Логотип Казан Утлары
Публицистика

 СОЛДАТ ТӨЙМӘСЕ

Сугышчан яшьлек олытлар, буранлы даладагы кар дулкыннары кебек сыртларын кабартып, әкрен генә көйриләр, Самолет вакытвакыт аларның төтен сыман куелыгына кереп китә дә, аннары, кабат өскә калкып, көмеш канатлары белән кояшта ялтырый. Җир хәзер кайдадыр бик аста, зәңгәр һава океаны төбендә ята. Тоташ болыт пәрдәсенең ертыклары арасыннан ул жыерчыклы йөзен бер генә күрсәтеп ала да кабат күздән югала. Биеклек тугыз мең метр. Мин самолетта гына түгел, күңел канатларында да очам. Хыялларым, үземне узып, еракка, Керулин далаларына омтыла. Күңелем белән күптән инде кылганнар, комнар арасында йөрим, андагы сукмакларны эзләп табып, таныш окоплар, землянкалар өстенә килеп чыгам. Ничек шулай ашкынмассың да ничек канатланмассың! Моннан утыз еллар элек узган юлымнан сугышчан яшьлегемә кайтып барам түгелме соң?! Әнә иксез-чиксез сахраның чит-читләрендә, диңгез ярларын хәтерләтеп, күксел сопкалар басканнар. Аларның түбәсенә кыр казлары кебек тезелеп дөяләр — чүл кораблары менеп бара. Ә үзәндә сизелер- сизелмәс кебек булып күккә зәңгәр төтен бөдрәсе үрелә. Анда ак киез тирмәләрдә кичке ашлар пешә. Яшел хәтфә өстенә бихисап мал көтүләре сибелгән. Озын ялларын туздырып, дала юргалары чабыша. Күккә, мәгърур канатларын җилпеп, бөркет ыргыла... Сагындым, бик сагындым мин шушы даланы — үземнең сугышчан яшьлегем канат ярган, тозлы тирем тамган, туңган, өшегән, сусаган җиремне. Менә ничә еллар инде аны оныта алмыйм. Җилләр тавышын ишетеп уянам да йокым кача. Аны юксынуым бу. Тиктомалдан сусыйм, иреннәрем көя. Димәк, хәтерем кайнар. Ә буыннарымның сызлавы — кайтаваз, миңа очсыз-карыйсыз дала юлларыннан килгән исәнлек хәбәре... Тиздән, тиздән... Инде күп калмады. Көмеш канатлы һава лайнеры иртәгә иртә белән безне дала иленә китереп төшерәчәк. ...Болытларга охшап, күңелдә әкрен генә истәлекләр агыла. Самолет моторларының тавышына каяндыр әллә җирдән, әллә еллар томаны эченнән вагон тәгәрмәчләренең җыры килеп кушыла. Себер урманнары өстенә корылган ак болыт җәймәсе аркылы мин кайчандыр үзебезне төяп чапкан эшелонны күргәндәй булам. Гүя самолет канатлары астында ак болыт даласы түгел, 1943 ел декабреның салкын карлары җәелеп ята. Ә офыктагы алсу шәфәкъ нуры ни өчендер шомлы янгын шәүләсен хәтерләтә. Унҗиде яшьлек егетләрне хәвефле утлардан ераккарак, ераккарак алып китәргә тырышкандай, эшелон көнчыгышка карап көне-төне алга чапты, һәм менә Себердәге нәни бер станция. Перрон. Күктән тирбәлә- тирбәлә күбәләк карлар төшә, һава искиткеч тын. Безнең эшелон фронтка китеп баручы бер состав янына килеп туктый. Вагоннарыбызны шунда ук солдатлар сырып ала. Төрле яктан сораулар яудыралар: — Егетләр, кайдан киләсез? — Арагызда москвичлар юкмы? — Әйтегез тизрәк, кайсыгыз Харьковтан? — Казаннар, кулларыгызны күтәрегез! Шау-шу, уен-көлке. Товар вагонының киң итеп ачылган ишеге төбенә өелешеп басканбыз да перрондагы солдатлар белән гәп корабыз. Күрше эшелон аларныкы булып чыкты. Безнең белән борынны чөебрәк сөйләшәләр, фронтка чакыралар, «әй. болар шомармаган котелоклар бит әле», дип чеметтереп тә алалар. Аеруча үткен телле бер егетнең тавышы безгә ничектер таныш тоела. Үзен күрергә теләп, классташлар барыбыз да, аяк очларыбызга баскан килеш, үрелеп ишектән карыйбыз. — Адаш, шайтан, синме бу?! — Кисәк арабыздан Хәмиз шулай дип кычкырып җибәрмәсенме. — Әнәс... Ләбит... Хатип... Тфү, тфү, егетләр, әллә күземә күренәсезме?! Алтыбыз бергә перронга сибелдек. Бүреген кыңгыр салып гимастер- кадан гына чыккан, биленә киң каеш буган шадра егет, чыннан да, безнең классташыбыз Хәмиз иде. Ул бер яшькә олырак булганлыктан, бездән алдарак алынды. Менә хәзер нинди гаҗәеп очрашу! Классыбыз белән Себер күге астында басып торабыз лабаса. — Солдат икмәге килешкән сиңа. — Килешмәскә, безгә икмәкне тозлап ашаталар, агай-эне. — Тоз дигәнең тир буламы инде ул? — Баргач күрерсез. Барысын берьюлы белү — зарарлы... Хәмиз чак кына көлемсерәп, безнең солдат тормышы турындагы сорауларыбыздан читкә тайпылырга тырыша. Дулкынлана, күрәсең. Бит алмаларындагы сөйкемле шадралары чекерәеп тора. Күбәләк кебек очып, аларга кар бөртекләре килеп куна да, шунда ук эреп, юкка чыга. Егет ут кебек яна. Үзе моны сиздермәскә, тыныч күренергә тырыша. Ыспай гәүдәсен кысып торган киң каеш астыннан җәһәт кенә баш бармагын шудырып ала да гимнастеркасын төзәткәләп куя. Әйтерсең аның шушы кыланышы, бөтен күз карашы: «Менә нинди солдат мин хәзер!»— дип кычкырып тора. Кинәт ул һавалануга охшаш бер ышаныч белән әйтеп куйды: — Безнең урынга барасыз, так что сынатмагыз, егетләр. — һәм мутланып адашына күз кысты: — Син минем винтовканы сора, яме. Номеры... — Майлап калдырган идеңме соң? — А как же! Барысы да тәртиптә, агай-эне. Нәкъ устав кушканча. — Алайса, ярый. Тик безнең юл башка яккарак шул, туган. — Ә кая? — Анысы хәрби сер. Син инде моны гына аңларга тиеш, солдат иптәш. — Кара, кара, син бик яман кешегә әйләнгәнсең әле! Алар көлешә-көлешә бер-берсенә төрткәләшеп алдылар. Шулай да солдат Хәмизнең бирешәсе килми иде. — Барыбер көнчыгышка барасыз, — диде ул әүвәлге тантана белән үк. — Самурайларны сезгә калдырып китәбез. Ну, сез көтегез, Гитлер- ны тончыктыргач, һичшиксез ярдәмгә килербез. Кисәк «вагоннарга!» дигән көчле тавыш янгырады. Хәмиз тиз-тиз генә кул биреп, һәрберебез белән саубуллашып чыкты да, бүреген g басыбрак киеп, йөгерәйөгерә китеп барды. 2 Алар көнбатышка, без көнчыгышка кузгалып киттек. 1943 елның декабре... Алдымда киң. тигез елга үзәнен күрәм. Кырыс н тынлык хөкем сөрә. Минем өчен әле монда барысы да яна, һәрнәрсә < кызыклы. Әнә, канатлары белән кылганнарга тиеп-тиеп, үзән өстеннән § түбәнтен генә бөркет очып бара. Еракта, үзәннең аргы кырыенда. Керу- 8 лин ялтырап ята. Ул хәзер тоташ боз астында. Ә кар юк. Җир шәп- ф шәрә. Кайрак шикелле такыр яр буенда атлар, дөяләр чемченеп йөри. и Бераз арырак акшарланган балчык өйләр, киез тирмәләр күренә. Бу— ш Баян-Төмән, дөресрәге, аның бер чите. Ә бирге якта,— уентыкла- « нып сопкаларга кереп торган иңкүлектә, — без, безнең дотлар, дзотw лар... ш Кисәк аргы яктагы сопка түбәсендә җанлылык күреп, мин шунда s төбәләм. Кечкенә генә булып калкып чыккан кара нокталарның анда, * түбән таба хәрәкәт итеп, арта, зурая баруын, ниһаять үзәнгә төшеп о җиткәч, озын тезмәгә әйләнеп, кылганнар арасына кереп китүен күs зәтеп торам. Бу — кәрван. Ул хәзер үзәк юлы белән китте. Аннан ерак түгел туган абыем хезмәт итә. Без—икебез дә дала солдатлары. Биш ел буе безне өметсез сагынуларга дучар иткән коточкыч ераклык кинәт көтмәгәндә юкка чыкты. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән далада ике туган бер-беребезгә күрше булып калдык. Өндерхан ягыннан кисәк коры салкын җил исеп китә. Ул, кылганнарны уятауята, Керулин үзәненнән йөгереп үтә дә без яшәгән иңкүлеккә килеп керә. Биредә, салам эскертләренә охшап, рәт-рәт солдат землянкалары тезелгән. Җил, аларга бәрелә-бәрелә, шәрә туң җирдән ком баганасы күтәрә. Аннары туп чөеп уйнаган шук малай төсле, бөтерчекләнеп, аны ары алып китә, бире китерә, землянкалар арасында бер югалып, бер калкып борыла-сарыла чабып йөрн-йөри дә сафта басып торучы солдатларның шинель итәкләре белән шаярырга керешә. Ком безнең сулыш юлларыбызга каплана, күзләребезгә керә. Аңардан сакланырга тырышып читкә борылабыз, калын бияләйләр кигән кулларыбыз белән битне ышкыйбыз. Үзебез инде күп-күмгәк. Дер-дер калтырыйбыз. Җил сөякләребезгә үтеп керә. Шул ук вакытта аптырашта калып үзебезнең взвод командирына карыйбыз. Әйтерсең аңа эссе. Утыз градуслы салкын исендә дә юк. Аягында хром итекләр. Шинеле дә юка гына Бүрек колакчыннары да безнеке кебек төшереп бәйләнмәгән. Колаклары ут капкандай кып-кызыл. Болары әле бер хәл, ә менә кулларының ялангач булуы безне тәмам акылдан шаштыра. Ничек түзә ул?! Тимердән чүкеп ясалган диярсең үзен. Гомумән, бөтен кыяфәте белән ул сынга охшаган. Җыйнак кына гәүдә. Какча яңаклар. Эчкә батып торган үткен күзләр. Яргаланып беткән иреннәр ... Ничектер шулар абыйның армиядән җибәргән фоторәсемен хәтерләтә. Без землянкабыз алдындагы ачык мәйданчыкта штык сугышына өйрәнәбез. Җилне теткәләргә, юк итәргә теләгәндәй, штыкларыбызны бер алга омтылдырабыз, бер кире тартып алабыз. — Раз, два!.. Раз, два!.. Коли!.. Коротким!.. Длинным!.. Акимов, сез шинель эченнән тун кимәгәнсез бит? — һич юк. иптәш кече лейтенант. Телогрейка.. — Ни өчен, алайса, кулларыгыз бөгелми? — Күшектеләр, иптәш кече лейтенант. Салкын. ю «к У.» * э. 145 — Салкын?! — Командирыбызның тавышында чын ихластан аптырау, риясыз гаҗәпсенү. — Сердюк, я әйтегез әле, солдат туңса нишли?— дип сорый ул уң флангта басып торган украин егетеннән. — Йөгерә, иптәш кече лейтенант. — Бик дөрес! Молодец, Сердюк!.. Взвод, на-прав-во!.. Шагом марш!.. Бегом!.. Штыклар ялтырап алга сөрлекте. Шәрә туң җирдән зыңлап аяк тавышлары сибелеп киттеләр дә сөзәк калкулык битеннән югары үрләделәр. сопка өстенә менеп җиткәч, алар аска коелды, аннары кабат кире әйләнеп кайттылар. — Взвод, стой!.. На-пра-во! — Командирның да сулышы капкан. Ләкин ул моны сиздермәскә тырышып күңелле генә итеп сорап куя: — Я ничек, егетләр? — Җылы, иптәш кече лейтенант. Хәтта эссе дә. — Ә сезгә, иптәш Акимов, җылымы? — Так точно, иптәш кече лейтенант! Мунчада чабынган кебек булдым. Шау килеп көлешеп алдык. Командир да канәгать. Шаян сүзләр әйтеп куя. Әмма йөгәнне тәмам кулдан ычкындырып бетерми. Бер минутка гына аны бушатып тора да кабат эшлекле, җитди тонга күчә. — Смиррр-но!.. На-пле-чо!.. Отставить!.. Акимов, сез тагын... Я бирегез әле... Взвод командиры винтовканы кулына алып аяк катына куя да: — На-пле-чо! — дип, аны шунда ук ялт-йолт иткән җитез бер хәрәкәт белән иңенә күтәрә. Менә хәзер ул винтовканың тимерле түтәсеннән ялан кул тоткан килеш кымшанмыйча басып тора. Бияләй аркылы да өшетә торган металлның салкынын гүя үз кулыбызда сизеп, тәннәр чымырдап, калтыранып китә. — К но-о-ге! — Командирыбыз, ниһаять, винтовканы аягы катына төшереп куйды да:—Тот! — дип, аны шунда ук Акимов кулына очырды. — Күз буды, күз буды, егетләр! Күрдегезме, винтовканы очырган арада кулын кулга ышкып җибәрде. — дип, Акимов шул чакта кычкырып әйтеп салмасынмы. Аның күзләре бу вакыт шундый зур шатлык, эчкерсез гаҗәпсенү белән ачылганнар иде ки, бөтен взвод, шул исәптән командир үзе дә, тыела алмыйча күтәрелеп көләргә тотынды. — Ну, бераз күңелегез ачылдымы? — диде шуннан соң командир, сәгатенә карап.— Ә хәзер — казармага! Обед җитте.— һәм. кинәт исенә төшкәндәй, көлемсерәп Акимовка төбәлде:—Миңа да салкын бит. Ләкин алай ук түгел. Чөнки сибиряк мин. Шуның өстенә Монголиядә алтынчы елым. Сез дә күнегерсез, чыныгырсыз әле. Безгә башкача мөмкин түгел. Юкка гына безне дала солдатлары дип атамыйлар бит... Эсселәр... Салкыннар... Сусау... Боларның барысына да түзәргә өйрәнергә кирәк. Биредә иң беренче чиратта шул таләп ителә. Эне. табигать тә монда әйтерсең дошман белән бер сүздә, ул да безгә каршы баскан. Җәен эсселәр 48 әр градуска җитә, диләр. Анысын әле күргәнебез юк. Ә менә 40 градуслы салкыннарны татыдык инде. Өстенә шинель, шинель астыннан телогрейка киясең — барыбер суык җилеккә үтә. Ә төннәрен уянып китәсең дә сискәнеп куясың: гөрес-гө- рес җир ярыла. Әйтерсең сугыш бара, әйтерсең кемдер синең тәнеңә землянка стенасы аша салкын хәнҗәрен батырырга ниятләнә. Коточкыч ком бураны купты. Табигать көчләренең шул кадәр аяу- сызлык. җимергеч дәһшәт белән котырганын әле бервакытта да күргәнем юк иде. Подрыкйодрык ташлар, чүп-чар кебек бөтерелеп, очып кына йөриләр. Казарма дер селкенә, тәрәзәләр зыңлый — менә-менә бөтенесе җирдән кубып очып китәр төсле. Колакка кайдандыр буш мичкә тәгәрәп үткәне, нәрсәнеңдер гөрселдәп ауганы килеп керә, өзек- өзек яңгыраган чаң тавышлары ишетелә. Доң-доң-диң... Доң-доң-дин... Адашмасыннар өчен давыл чагында һәр вакыт шулай чаң сугалар икән. Ләкин иң хәерлесе чыгып йөрмәвең. Юлда ком буранына очраган кәр- ♦ ван гадәттә туктый, җиргә ятып, давыл тынганны көтә, ди. Без дә ком туфаны эчендә калган ярым караңгы землянкада тик утыра бирдек. Төш вакыты җиткәч, кухняга аш алырга да тарттырылган бау буенча гына барып кайттылар. Көнозын котырды давыл. Кичен ул басылды, ишекне көчкә ачып һавага чыктык. Күз алдыбызга гаҗәеп күренеш килеп басты. Тып-тын. һич селкенгән, кыймылдаган нәрсә күренми. Тирә-якта өем-өем комнар, барханнар сузылып ята. Офицерлар торган вак-вак землянкаларны бөтенләй шәйләрлек тә түгел. Ком астыннан тик морҗалары гына чыгып тора. Керү-чыгу юлларына, тәрәз амбразураларына тыгызлап, түбәләмә итеп, ком утырган. Иң башта, көрәкләр алып, шунда киттек. Чыга алмый яткан командирларыбызны ком әсирлегеннән коткарырга туры килде. Аннары радиокласс, склад землянкаларына тотындык. Коткару эшләре беткәндә чалт аяз күктә тулган ай йөзә һәм безгә йокларга ятарга да вакыт җиткән иде инде. ...һавага соры тузан болыты эленгән. Ул очмый да, таралмый да. Без барсак бара, без туктасак туктый, колонна алга киткән саен зурая, куера гына төшә. Әйтерсең сине пар казанына бикләп куйганнар. Ва- кыт-вакыт тын бетә, атлап булмый башлый. Алдан да, арттан да солдатлар атлый. Сулышка иркенрәк булсын өчен бераз арткарак калам. Шунда ук взвод командирының: — Тартылырга! — дигән тавышы яңгырый. — Мөмкин түгел, иптәш кече лейтенант, — дим. — Ни өчен бүтәннәргә мөмкин, сезгә — юк? — Иптәш кече лейтенант, минем алдан домна миче бара лабаса!.. Үзем шаяртам, үзем, шикләнеп, алдымдагы зур гәүдәле егеткә сыңар күз белән генә карап алам. Аның куна тактасыдай киң, матур аркасы хәзер миндә нәфрәт уята диярлек. Әмма егетнең ачуланганы, хәтере калганы сизелми. Шаяртып әйткән сүземә аның да, башкалар белән беррәттән, хахылдап куйганы ишетелә Мин үзем кәрләләрдән түгел, шулай да Кусковның янәшәсенә килеп баскач, багана янындагы бүкәнгә охшап калам. Әле Новиков дигәне бар. Анысы моңардан да озынрак. Гадәттә, безнең телефонистлар взводы килгәнне әллә каян күреп, туктап көтеп торалар һәм, елмаюларын яшерә алмыйча, артыбыздан карап озатып калалар. Иң җитди командирларның да, безне күргәч, авызлары ерыла. Дөрес булса, бервакыт телеграф линиясе ремонтларга тырнаклар сорап баргач — Нәрсәгә сезгә алар, баганага менәргәме? Аяк очларына басып үрелсәләр, баһадирларыгызның болай да буе җитә, — дип, буш кул белән борып кайтарганнар, имеш. Гомуми тезелүләр вакытында хәтта дивизия командиры үзе, яныбызга килеп, баһадирлар белән кул биреп исәнләшеп китә, хәл-әхвәл сораша. Боларга ашны да аның приказы буенча икеләтә порция бирә башладылар. Кышын, каршыдан җил искәндә, Кусков артыннан баруы бик рәхәт. Ә менә хәзер эсседә, рәхимсез кояш баш өстендә басып торган вакытта, мондый ышыклануның бөтенләй кирәге юк. Киресенчә, җил иссен, бераз сулыш иркенәйсен иде дисең. Тик кая ул! Өч сәгать буе инде ут кебек кызган күк астында җансыз, үле дала буйлап барабыз. Җил ИСЛАМ БЕЛЯЕВ ф СОЛДАТ ТӨЙМӘСЕ урынына, сулышны каплап, Кусковның аркасыннан каннар пар бөркелә. Мин анын гимнастеркасындагы тир табына карамаска, күңелсез кичерешләремне онытырга тырышып, тирә-ягыма күз йөртәм. Әнә уйга чумып, аска карап, жыр башлаучыбыз Степанов бара. Әнә изүен чишеп җибәргән дә, төкердем дөньясына дигән кыяфәттә, җилләнеп, озын буйлы, нечкә муенлы Соколов атлый. Әнә киң җилкәле, төп кебек нык, үткен, чая егет Громов. Әнә җор сүзле Орлов, үтә тыныч табигатьле Тарасов, авыр, салмак адымлы Парфенов... Бер җан, бер тән без. Моннан сигез ай элек шинель кигән без төклетуралар нәрсәбез беләндер бер-беребезгә охшап та калдык. Дала безне үз калыбына тартты. Әнә ничек кара янып чуен китекләренә әйләнгәнбез. Янаклар какча. Иреннәр яргаланган. Гимнастеркалар уңып, тәмам агарып беткән. Әйе, походлар шәп суырган безне. Җәйге өйрәнүләр дә үтеп бара. Менә бүген дә иртән чыккан идек, әле һаман юлда. Флягалардагы соңгы су тамчылары белән иреннәрне чылатканга да инде байтактан. Ә туктарлык чик әле күренми. Көнчыгышка, Там- цак-Булак ягына карап атлыйбыз да атлыйбыз. Бара торгач, кин, тирән ермак очрады. Аны адәм ышанмаслык зурлыктадыр дип башыбызга китермәгән идек. Әле һаман чокыр кырыеннан барабыз. Егетләр тып-тын гына атлыйлар. Күрәсең, тел кыймылдатырлык та рәтләре юк. Сусау, әлсерәү өстенә, билгесезлек җанны кыйный. Шулай да солдатның көлке капчыгы һәр вакыт үзе белән. Әнә кемдер ялгыш кына шаяртып куйды: — Егетләр, танк чокырына дөя кереп баткан, шуны чыгарырга барабыз, — диде. һәм шул җитә калды. Гөр килеп көлешеп алдык. Атлавы да рәхәт булып китте. Җилкәләр күтәрелә, адымнар тизләнә төште. Яныбыздан выжлап узып киткән «виллис» һәм анда утырган хәрбинең тузан болыты эченнән күренеп калган ялтыравыклы погоннары янә бер җанлылык уятты, телләрне чишеп җибәрде. — Генерал! — Армия штабыннан... — Зур начальник килә, тикмәгә генә түгел бу, туганнар, — дип, солдат төрлечә фараз кылды. Кисәк туктарга команда бирелде. Каршыбызда—лагерь: машиналар, штаб палаткалары, поход кухнялары. Морҗаларыннан хәтта төтен дә чыга. Димәк, төшке аш пешә. Солдат халкы шунда ук эшнең нәрсәдә икәнен сизеп алды. — Я, егетләр,— диде Вася Орлов, учларына төкергәләп.— Килеп җиттек. Кулларыгызга ломнар, көрәкләр алыгыз. Аның сүзен раслагандай, колонна каршына сапер инструментлары төялгән машина килеп туктады. Безгә палаткалар корырга боерылды. — Оһо, биредә байтакка төпләнербез, ахры! — Шулай да күпмегә дип уйлыйсың? — Хет бер айга, хет бер елга булсын. Шушында калырга да риза. Тик бүген генә казытмасыннар, — диде Орлов, палатка эченә үрмәләп. Без дә аңа иярдек. Палаткага кереп, кайнар ком өстенә сузылып яткач, гаҗәеп рәхәт булып китте. Әмма бу озак дәвам итмәде. — Обедка! —дип белдерде кинәт старшина. Дежурныйлар, кухняга барып, чиләкләр белән төшке аш алып кайттылар. Ашагач, мөгаен, ял бирерләр, гомумән, бүген эшләтмәсләр, шул чаклы юл килгәннән сон борчып тормаслар инде дип уйлаган идек. Әмма юк, алай килеп чыкмады. Котелок һәм кашыкларыбызны комда «юып» капчыкларга кире тыгарга да өлгермәдек, тезелергә дигән команда яңгырады. Приказ укыдылар. Анда оборона эшләрен тиз көндә бетерергә диелгән иде. Шунда ук участоклар бүлеп бирелде. — һи, бу ике көнлек эш ич! — дип, дәртләнеп, мин көрәгемә ябыштым һәм... көтелмәгән хәлдән чак кына егылып китмәдем. Көрәк жиргә бер сантиметр чамасы керде дә бөгелеп килде. Аста таш, чат таш иде. Башкаларда да шундый ук хәл, күрәсең. Әнә берсе көрәген атып ук бәрде. — Шартлатырга динамит кирәк монда, — дип, үзалдына сүгенеп куйды ул. — Иң яхшысы — кәйлә! — аңа кайсысыдыр шулай дип киңәш бирде. Миндә кулыма кәйлә алдым. Чокыйм. Җир чак-чок итә. очкыннар чәчри. Ярты сәгать, бер сәгать азапландым, шабыр тиргә баттым, әэшлә- тән эшем чыпчык тезеннән. Кәйләмне ачу белән читкә ыргыттым да жиргә сузылып яттым. Кояш рәхимсез кыздыра. Тирә-якта ни куак, ни агач. Эссе. Авыз чатнап кипкән. Сулыш тамак төбен пешерә... Штаб палаткасы янына туктаган цистерна янына барып, чиратка бастым. Су бирделәр, һәр солдатка бер фляга — кичке ашка кадәр шуны җиткер. Уйлап-нитеп тормадым. бер эчүдә флягамны бушатып та куйдым. Шундук тәнемнән шабырдап тир бәреп чыкты. Утлы плитәгә төшкән су тамчысы кебек кенә булды бу, эчәсе килгәнне басмады. Кәефсезләнеп, кабат урыныма барып яттым. Кусков Николай гайрәт белән кәйләсен уйната. Ташка китереп суккан саен мускуллары зыңлап китәдер төсле. Шул тойгыдан күңелгә тагын да авыррак була. Үземне бөтенләй егәрсез, хәлсез итеп сизә башлыйм. Менә бит ходай бирсә биргән кешегә көчне дә, буйны да, дип уйлап алам. Абыйсының Кара диңгез матросы. Советлар Союзы Герое икәне исемә килеп төшә. Ул Коля кебек үк зур буйлы, киң жилкәле пәһлеван булып күз алдыма баса. Яраланган командирын яна торган корабльдән алып чыгып, аны күтәргән килеш, тоташтан өч сәгать суда йөзгән. Искиткеч батырлык бит бу... Хәзер исә мин шуның киресен уйларга, үзем табынган каһарманнар рәтеннән Кусковның абыйсын сызып ташларга әзер. «Көчле кеше — һәр вакыт батыр. Физик көче булмаса, Герой була алыр идемени», — дип үземә аклану эзлим Шул ук вакытта янәшәмдә эшләгән Орловның, кешедән калышмаска тырышып, жан тартышканын күрәм. Бичараның бүртәеп чыккан кабыргаларын берәмләп санарга мөмкин. Куллары — сөяк тә сеңер генә. Ә буен инде әйтеп тә торасы юк. Андыйлар турында гадәттә «чебен талагы», «чәбәш» дип сүз каталар. Тордым. Кабат кәйләгә ябыштым. Тиздән лом да ходка китте. Маңгайдан, аркамнан шабырдап тир ага. Гимнастерканы күптән инде салып ташладым. Казыйм. Телләр аңкауга ябышкан. Күзләрне, иреннәрне тоз ашый. Тез буыннарым бөгелеп-бөгелеп китә. Артык бер минут та түзәр- легем калмаган кебек. Әмма бирешмим, тырышам, «үлсәм үләрмен, барыбер хур булмам, башкалар рәтеннән ерып чыгармын»,— дип үземә көч бирәм. ...Шулай бер көн үтте, икенчесе килде. Без күнектек. Сулышыбыз иркенәйгән төсле булды. Ләкин кыенлыклар әле бетмәгән иде. Бер метр тирәнлегендә казыгач, мәңгелек туң башланды. Монысы инде таштан да яманрак иде. Ватып та, китеп тә алырлык түгел. Лом белән бар көчеңә китереп бәрәсең — уймак кадәрле чокыр кала. Аптырагач, учаклар ягып эретә башладык. Әле ярый, якын тирәдә өермә үләннәре күп иде... Мич авызыннан бәргәндәй, Гоби чүленнән кайнар жил исә. Җир кызган плитәгә әйләнгән, хәтта ботинка табаны аркылы аякны пешерә. Тирә-якта елап эзләсәң бер үлән, яшеллек әсәре күрмәссең. Үзәннәр, сопкалар инде көеп ком төсенә кергәннәр. Әйтерсең һәлакәтле кояш ИСЛАМ БЕЛЯЕВ ф СОЛДАТ ТӨПМӘСЕ бөтен тереклекне кырып бетергән. Дала үле. Хәер, гарнизонда да артык зур җанлылык сизелми. Соңгы вакытта походлар, өйрәнүләр бетте. Солдатлар ничектер тынып, басынкыланып калдылар. Бөтен дивизиядә киеренке тынлык урнашты. Калинин егете Парфенов белән икәү куна-төнә далада ятабыз. Гарнизонның көньяк өлешендәге сопка өстендә — безнең «штаб-квартира». Иелеп кенә басып торырлык чокыр казылган. Җир өстәле, җир сәкесе бар. Плащпалатка түбә хезмәтен үти. Өстәл өстендә төне-көне рация эшләп тора. Дивизиябез тирәсендәге барлык сопкаларда хәзер әнә шундый радионокталар барлыкка килде. Июль башында безнең радистларның һәммәсе далада торып эшләүгә күчтеләр. Үзара радиограммалар алмашабыз, тизлектә ярышабыз, кыскасы, кыр шартларында эшләүгә күнегәбез. Без Парфенов белән алмаш-тилмәш дежур торабыз, алмаш-тилмәш аска төшеп, гарнизоннан су һәм азык алып киләбез. Тирә-як тып-тын. Ара-тирә генә саргылт йонлы дала тычканнары яисә калын, итләч тарлаганнар йөгереп үтә. Көн урталарында, вакыт-вакыт. күккә җырлап тургай менә. Төннәрен исә тормыш тәмам сүнә. Тик кайдадыр шакаллар гына, нәни балалар кебек үксеп, үзләренең барлыкларын сиздереп куялар. Ә бер төнне алар землянкабыз янына ук килделәр... Парфенов дежур иде. Мин дә әле уяу ятам. Кичен, кояш баеганда, туган якларны искә алып, землянка кырыенда озак кына сөйләшеп утырган идек. Шул күңелне кузгаткан, ахрысы, йокыга китеп булмый. Кинәт аяк очында нәрсәдер кыштырдап куйды. Аннары баш турысында ук мышнаган тавыш ишетелде. Ул да түгел, Парфенов: — Шакаллар! — дип пышылдап, аягыма төртте. Мәхлукларны капчыкларыбыздагы коры паек исе ымсындыра иде, күрәсең. Безне алардаи нибары юка плащ-палатка гына аерып тора. Ә ишек авызы бөтенләй ачык. Җир баскыч турыдан-туры землянкага алып керә. Шуннан күренгән йолдызлы күк фонында берничә тапкыр елгыр шәүләләр узып-узып китте. Менә берсе баскыч өстендә тукталып, башын калкыткан килеш, озак кына эчкә карап торды. Мин янымда яткан СВТ винтовкасын капшап куям. Парфеновның куллары исә билендәге штыкка үрелә. Чүл эте борыннарын йөртеп иснәде дә үскегән тавыш чыгарып куйды, аның янына тагын берсе килде. Ләкин эшләп торган рациянең яшел уты һәм гөжләгән тавышы аларны өркетә иде булса кирәк, эчкә керергә кыюлык итмәделәр, колакларын уйнаткалап, таптанып тордылар да киттеләр, тагын әйләнеп килделәр. Бу юлы инде алар өчәү-дүртәү иде. Ләкин без үзебездә курку сизмәдек. Ни әйтсәң дә яныбызда винтовкалар бар. Ә корал кешегә батырлык бирә. Чакырылмаган төнге кунакларның әрсезлеге безгә ошамый башлаган иде инде. Алдыма алып, әзерләп куйган винтовкамның затворын кисәк кенә үземә таба тарттым. Металл шыкылдаганны ишетү белән мәхлуклар шундук читкә атылдылар. Затворны ябып, курокны җибәргәндә алар инде табан ялтыратырга да өлгерделәр. Буш көпшәдән чыккан коры шартлау тавышы качучы күләгәләр артыннан төнге далага очты... Ә гомумән көннәр бернинди маҗарасыз үтәләр. Билгеле бер тәртип, график буенча өйрәнүләр бара. Әле микрофон, әле телеграф ярдәмендә эшлибез. Тыныч, рәхәт. Ашыктырган, арттан куалаган кеше юк. Тик баш станция генә, көтмәгәндә эфирга кереп, бу күнегелгән гадәти тормышка бераз төрлелек һәм киеренкелек өстәп куя. Бигрәк тә төнлә яисә көндезге ял вакытларында дәшеп, безнең уяулыкны тикшерергә ярата ул. Әмма аның бу мәкерле гадәте күптән инде исәпкә алынган. Солдат уйлап чыгарган төрле эреле-ваклы хәйләләр, әмәлләргә гади котелокның акустик сыйфатларын ачуны да өстәргә мөмкин. Аңардан безнең радист халкы бик оста файдалана. Котелок эченә асып куелган колакчалар сигналларны бер дә динамиктан ким яңгыратмыйлар. Шулай да бу көнне барысы да ничектер көтелмәгәндә булды. Төшке аштан соң землянка кырыена чыгып иркенләп сузылып ятарга да өлгермәдек, котелок кинәт каты гына шытырдап куйды. Шундук сикереп урыныбыздан тордык. Морзе сигналларын чәчрәтә-чәчрәтә, безне баш станция чакыра иде. Колакчаның бер җәбен Парфенов, икенчесен мин эләктердем. Безне тагын да каушата, гаҗәпләндерә төшеп, баш станция микрофон белән эшләүгә күчте: — «Лачын», «Лачын», мин — «Карчыга»... Егерме дүрт... Егерме дүрт... Ничек аңладыгыз? Кабул итүгә күчәм... — «Карчыга», «Карчыга», мин — «Лачын»... Сезне аңладым... Сезне аңладым... Әйе, барысы да ап-ачык: «Егерме дүрт» — сугышчан тревога! Җыенып кайтырга дигән сүз. Күңелдә тик бер генә сизенү: «Димәк, димәк»... Әйе, моның хәзер башкача булуы да мөмкин түгел. Әнә югарыдан гарнизонда күренгән хәрәкәт, гадәттәгегә охшамаган җанлылык үзе үк шуны әйтеп тора. Анда иңкүлектә солдатлар инде колоннага тезелә, орудиеләр маскировка чокырларыннан чыгарылып машиналарга тагыла. Әйе, димәк, ул көн килеп җитте: димәк, кузгалабыз... ...Гарнизонда безне дөрләп янган учаклар каршылады. Бар артык- портык нәрсә утка ташлана. Иске чолгаулар яна, матрас, мендәрләргә тутырылган өермә үләннәре яна, кирәксез документлар, укылган солдат хатлары һәммәсе утка очалар. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, без инде тулы сугышчан хәзерлек хәлендә үзебезнең элемтә батальоны колоннасында басып тора идек. Аркада капчык һәм рация, иңнәрдә скатка, винтовка, противогаз; билдә көрәк, котелок һәм патронташлар, һәммәсе дә өйрәнүләргә чыккандагы кебек. Тик башыбызга кигән каскалар һәм капчыклардагы чын патроннар, гранаталар гына, иңнәргә авырлык өстәп, күңелне әлегә хәтле татылмаган хисләр белән дулкынландыралар иде... Өч ай дәвам итте безнең поход. Утлы Гоби чүле... Түбәләре болытларга тигән шыксыз Хинган таулары... Ниһаять, Кытай кырлары... Маньчжурия... Чиләкләп койган яңгырлар... Сазлы юллар... Утлы ата- жалар... 1945 елның 3 сентябрендә нәкъ җырдагыча, «Тын океанда тәмамланды безнең поход». Бөтен Үзәк Азияне диярлек җәяү йөреп чыгып, мең ярым чакрым юл үттек. Мең ярым чакрым бар да мең ярым чакрым кире кайт. Барлыгы өч мең дигән сүз. Менә кайчан кирәк булды ул безнең чыныгулар, кырыс дала шартларындагы күнегүләр! ...Түбәләрендә мәңгелек кар яткан биек таулар һәм уттай янган кызган комнар. Кеше үтеп йөри алмаслык урманнар һәм кысыр дала. Көмеш чишмәләр һәм тозлы күлләр... Монголия әнә шундый. Каяндыр илнең урта бер җиреннән Бөек дала башлана. Аның өстеннән сәгатьләр буе очарга һәм бер генә җан иясе, бер генә яшеллек тә очратмаска мөмкин. Тик яз ахырында һәм җәй башларында гына дала кыска бер вакытка хәтфәгә төренеп ала. Бу — аның иң матур, иң тыныч чагы. Куйлар кышкы калын туннарын салалар. Бияләр янында яшь колыннар уйнап йөри. Монгол хатыннары кымыз ясый, тирмә түбәләренә җәеп бислаг *, хурут2 , ит киптерә. Кыскасы, далада тормыш кайный. Монголияне яшел ил дип атаулары да, күрәсең, җәйнең нәкъ әнә шул чагы белән бәйләнгәндер. 2 Бислаг, хурут — сыр төреннән булган милли ризыклар ИСЛАМ БЕЛЯЕВ ф СОЛДАТ ТӨПМӘСЕ Әмма эссе кояш бик тиз яшеллекнең башына җитә, җәй урталарында инде дала тәмам көеп, эштән чыга. Бөтен тирә-як шыксызлана, ком төсенә керә. Көтүләр, корып җиргә ауган кыска, сирәк дала үләнен чүпли-чүпли, акрынлап көнбатышка хәрәкәт итәләр, яисә елга үзәннәренә тупланалар. Тулы тынлык урнаша. Күк тә, дала да җансыз. Бөтен җиһанда тик бер хаким — ул да булса кояш. Сәгатьләр буе баш өстендә шул утлы шар асылынып тора. Аңардан качар да, яшеренер дә урын юк: тирә- юнь шыр ялангач. .Мичтәй кызган дала буйлап, йомгаклана-йомгаклана, ара-тирә өермә үләннәре тәгәрәп үтә. Кайнар җил аларны, зур-зур чүмәләләргә төреп, офыкның бер читеннән икенче читенә куа. Дала коры кыштырдау тавышына күмелә. Төннәрен, кояш үзенең тәхетеннән төшеп ялга киткәч тә, бу хәрәкәт тукталмый. Җил өф итеп өреп куйдымы — өермә үләне маҗаралы сәфәргә чыга. Кинәт күрше посттагы часовойның кисәтүле тавышын ишетәсең: — Тукта, кем килә! Җавап юк. Тынлык. Тагын да катырак тавыш белән часовой кабатлап эндәшә: — Тукта, кем килә! Монысыннан да дәһшәтлерәк булып өченче кисәтү яңгырый: — Тукта, атачакмын!!! Шарт-шорт затвор ачылып ябыла. Барысын да ишетеп торасың. Тик мылтык шартлыйсы гына кала. Көтәсең. Нервлар кыл кебек тартыла. Менә Менә... Чү, нәрсә бу?! Йөрәгең кинәт кысылып куя. Эсселе- суыклы булып китәсең. Җиңел генә йөгереп, кемдер үзеңә таба килә түгелме соң?! Кисәтергә, ныклап торып күрергә дә өлгерми каласың — яныңнан куркыттым бит, куркыттым дигәндәй, лерт-лерт сикергәләп, өермә үләне үтеп китә. Әйе, шул үзе! Шул каһәр төшкере! Көләргә дә, ачуланырга да белмисең. Чын аяк тавышлары чыгарып, әштер-өштер йөгерә бит, иблис жан! Кышын походларда бу — алла биргән ягулык, ә казармада — түшәк. Ш\л чәнечкеле коры үлән тутырылган матраслардагы татлы йокылар әле дә булса төшкә керә. Ә инде бәхетсез очракка туры килеп, төнлә даланың янганын күрсәң— анысы үзенә бер табышмак. Менә караңгы офыкны иңләп неп- нечкә бер кызыл елан үрмәли. Әкрен генә шуыша, шуыша да, кинәт бөтерелеп, һавага сикерә. Аннары хәлсезләнеп кабат җиргә килеп төшә. Кабат үрмәли, кабат ыргытыла... Димәк, ялкын юлында өермә үләннәре очрый, йомгаклана-йомгаклана дала буйлап йөри торгач, алар шулай гөлт итеп кабына торган кибәннәргә әйләнәләр, ермакларга» чокырларга кереп тулалар. Тукта, нишләп соң әле болай күңел һаман юлдан читкә тайпыла, өермә үләне кебек бөтерелеп гел далага очарга гына тора. Нинди гүзәл урыннар өстеннән үтәбез ләбаса! Таулар арасындагы кояшлы яшел үзәннәр ничек күзне иркәли! Әнә җәйләү дә киләп чыкты. Кояшка җәеп салынган ак киндер кисәкләре — куй көтүләре болар. Ә югарыдан аспирин таблеткалары булып күренгән ак таплар — тирмәләр, әлбәттә, һәммәсе дә төсле кинодагы кебек ачык, матур. Күршеләребез— Америка туристлары да хәзер иллюминаторларга һаман саен ешрак иеләләр, җирдән күзләрен ала алмыйлар. Кинәт каршыбыздагы таблода искәртүле сүзләр белән чекерәеп кызыл ут кабынды: «Каешларны эләктерергә...» Шуның артыннан күп көттермәде, йөзеп барган су кошыдай, стюардесса да килеп чыкты. Кулындагы кечкенә подностан пассажирларга леденецлар тәкъдим итә- итә, ул креслолар яныннан узды. Колакларымда ят бер чымырдау, авырту сизеп, м<ин аның «күчтәнәчен» авызыма салып та куйдым, һәр вакыттагыча самолет җиргә төшәр алдыннан була торган гадәти хәстәрлек, биеклек кимегәндәге гадәти күренешләр болар. Тик ни өчендер мина хәзер алар гадәттәгедән үзгәрәк, сиздергечрәк, хәтта нәрсәләре беләндер газиз дә булып тоелалар. Әнә динамиктагы тавыш та күп өлеш мөлаемрак, тантаналырак яңгырый төсле. — Улан-Батор... Монголия Халык Республикасы башкаласы... Ике яклап таулар кысып торган елга үзәнендә Европа тибындагы биек таш йортлар калкып чыкты. Самолет гүя ш^ңа куанып, канатларын уйнатып алгандай итте. Җир, бер уңга, бер сулга янтаеп, башта ташлы-түмгәкле елга тугаен, аннары текә яр битен күрсәтеп алды да искиткеч зур тизлек белән иллюминаторлар яныннан очты. Бераздан бөтен тирә-як капылт ачылып, иркенәеп китте, бөтен нәрсә хәрәкәтсез калды. Мин үземне креслога бәйләп тоткан каешлардан ычкынырга ашыктым. Шул арада ишек тә ачылып китте һәм кемнеңдер җылы, җиңел тыны булып битемә йомшак дала җиле килеп бөркелде. «Исәнме!» дип ана шыпырт кына хәбәр салдым... Көләч нурда йөзгән дала аэродромында, «тәпиләрен» бетонга терәп, көмеш кош утырып калды. Чем-кара «ЗИМ»нар безне яр өсте буйлатып Улан-Баторга алып китеп баралар. Асфальт юл тасмасы бер түбән оча, бер югары чөелә. Алгы утыргычта шофер белән янәшә урнашкан калку буйлы, якутчарак кыяфәтле монгол егете Жигмит әледән-әле безнең якка борылып елмайгалап ала, я саф рус телендә ни дә булса әйтеп куя. Форсаттан файдаланып, ул безне визитыбыз планы белән дә таныштырып чыкты. Болгария, Венгрия, ГДР һәм Чехословакиядән дә журналистлар бар икән. Безнең алар белән бергә УбурХангай аймагында, яңа төзелә торган индустриаль шәһәр — Дарханда, аннары Селенгада булуыбыз күздә тотыла. Улан-Батор белән дә ныклап танышачакбыз. Жигмит болар турында әйткәндә, мин тын да алмыйча дулкынланып көтеп утырдым. «Керулин», я булмаса «Баян Төмән» дигән сүз дә чыкмасмы дип өмет иттем. Әмма юк. Колагыма бер дә үзем белгән урыннарның исемнәре чалынмады. Жигмит исә: — Прошу любить и жаловать, тәрҗемәчегез сыйфатында мин сезне озатып йөриячәкмен, — диде дә тынып калды. Аэродромда алар икәү иде: ул һәм Монголия Журналистлар союзы секретаре Уржинбадам. Анысы бездән бераз арттарак калып, икенче машинада кайта. Мин хәзер 30—35 яшьләрдәге бу монгол егетләренең икесе турында да уйлыйм, алар үткән тормыш баскычларын күз алдыма китерергә тырышам. Моннан 26 ел элек мин солдат төймәсе бүләк иткән малай да инде хәзер зур булгандыр, болар кебек укып белем алгандыр, ә кем белә, шушы егетләрнең берсе бәлкем үзе үктер. — Жигмит, әйт әле, син кайсы яктан, Керулиннан түгелме? — Юк. Нигә? — Тәк, болай гына... Ә Уржинбадам кайдан? — Ул Улан-Баторда туган. Жигмит дикъкать белән минем күзләремә карый. Мөгаен, әллә Керулинда булган идегезме дип кызыксына ук башлар. Ә мин бу сүзнең һич тә болай ашыгыч арада гына кузгатылуын теләмим. Вакыт килер, һәммәсе ачыкланыр. Монголиядә ике атна булачакбыз. Бу — шактый гомер. Күп нәрсәне эшләп өлгерергә, хәтта Керулин буйларына да барып кайтырга мөмкин. Әлбәттә, минем Убур-Хангай җирендә дә, Дарханда да, Селенгада да буласым килә, әмма үзем хезмәт иткән - урыннарны күрми китсәм, бу гомерлек бер үкенеч булып калыр төсле... — Жигмит. әнә теге тау ничек дип атала ул? — Зайсан-Толгой. — Әйе, әйе, ишеткәнем бар... Менә нинди икән син, гүзәл Зайсан! Як-ягың урман. Итәгеңдә шә ИСЛАМ БЕЛЯЕВ ф СОЛДАТ ТӨЙМӘСЕ һәр җәелеп ята. Ә хәтфәдәй яшел түбәң өстендәге әнә теге биек ак фигура — һәйкәл... Совет солдаты хөрмәтенә калкытылган монумент шул инде. Улан-Батор аннан уч төбендәге кебек ачык, матур күренәдер. Шуны бит инде кимсетеп, кайчандыр «Киез шәһәр» дип атаганнар. Ә хәзер әнә ничек күкрәп үскән ул Кызыл Баһадир! ’ һәркайда. күкне терәп, биек-биек йортлар, төзелеш краннары басканнар. Әйтерсең эчендәге якты куанычы ташып, шәһәр тагын да биеккәрәк сикерергә әзерләнгән. Борынгы Толу үзәне хәзер тар шул инде аңа. Көньяк-көнбатышта башкала тауга күтәрелгән дә, зур якты тәрәзәләрен балкытып, бире карап тора. Гүя ул: — Рәхим итегез!—дип, Улан-Баторга килүчеләрне каршылый. Очып барып аның кочагына атылырга теләгәндәй, машина зур тизлек белән түбән таба чаба. Тау астын сырган таллык каерып ачылган капка булып артка чигә һәм без шул ук секундта шәһәргә килеп керәбез. Менә Толу аркылы салынган зур бетон күпер. Күземә чуер ташлар белән капланган коры елга төбе чалынып кала. «Су юк...» «Суы кипкән...» Төкерек йоткан хәрәкәт ясыйм. Мин чын-чыннан сусау оизәм... Ниһаять, машина киң гранит баскычлар каршысына килеп туктый. Биш катлы зур матур бинаның өстендә язу: «Улан-Батор гостиницасы». Өченче каттагы люкс — безнең номер. Керү белән графинага ябышам. Буш! Стаканны альт, ванна бүлмәсенә юнәләм. Кранны ачам — шаулап су ага. Эчәм. Көмеш кебек саф, салкын су. Тагын агызам, тагын эчәм. Ванна кранын да борып карыйм. Аттырып су ага. Әнә инде юлдашларым да бу сәер кыланышларыма игътибар иттеләр. — Нәрсә син анда һаман су белән шаярасың? — диләр. Бу — көлке, билгеле. Ләкин нәрсә дим, ничек итеп аларга аңлатыйм. Кайчандыр Монголиядә яшәгәндә бик сусаган идем, бу сусау ике елга сузылды. Казармада сусадым, постта сусадым, Гобины кичкәндә сусадым. Хинганда сусадым, менә хәзер яңадан монгол җиренә аяк баскач, кабат тамагым кипкәнне сиздем димме? Юк, дәшмәвең хәерлерәк. Барыбер: — Эч рәхәтләнеп. Монголиядә хәзер ел саен меннәрчә кое казыла, меңнәрчә скважиналар бораулана, геологлар яңадан-яңа җир асты диңгезләрен, җир асты күлләрен табалар. Су җитәрлек, — диярләр дә сүземне көлкегә алырлар. Юлда Анатолий ашап утырган җирдән чәнечкесен өстәлгә куйды да озак дәвам иткән бәхәсне яңадан кузгатырга азапланган кыяфәт белән сорау бирде. — Димәк, барасың? — Барам. Мәсьәлә бу вакытта тәмам ачыкланып беткән иде инде. Дарханга без бергә барабыз, аннары Анатолий белән Иллеш Селенгага китә, ә мин кире Улан-Баторга кайтып, Керулин ярларына юл тотам. — Син бер тапкыр анда булган бит инде, — дип, Анатолий үзенекен сукаларга тырышты. — Ә Селенганы әле күргәнең юк. Әйдә, безнең белән. — Бу мөмкин түгел. — Гаҗәп! Нәрсә тарта сине анда шул кадәр? — Кошны туган оясына нәрсә тарта? — Керулин — синең туган ояң түгел. — Дөрес. Ләкин без анда канат чыныктырдык, егет булып җиттек. Тормыш юлыбыз шунда башланды. 1 Улан-Батор — монголча Кызыл Баһадир дигән сүз. — Син романтик, дускай! — Анатолий чәнечкесенә тозлы кыяр эләктереп алып авызына капты. — Романтиканың монда катнашы юк, — диде Иллеш, сүзгә кушылып.— Белмичә сөйләнәсең, Анатолии. Яшьрәк шул әле син. Солдат тозы ашамагансың. Романтикадамыни хикмәт? Их, җиңел дә кулланабыз соң бу сүзне хәзер! Аркасына рюкзак аскай теләсә кайсы туристны романтик дип исәпләргә әзер торабыз хәтта. — Монысы белән килешәм. Тик мин аңламыйм, бер булган җиргә яңадан барудан ни файда? — Ә яшьлеккә кире кайту?—Бу начармы? Моның зур мәгънәсе бар, агайэне. — Яшьлеккә кире кайтуныңмы? — Гомумән, үткәнеңне хәтерләүнең, истәлекләр яңартуның. — Иллеш тирән итеп, ләззәтләнеп тәмәке суырды, һәм, авызыннан төтен алкалары очыраочыра, каядыр югары караган килеш, уйга талып, бермәл тын гына утырды да көлеп җибәрде: — Бер кызык вакыйга искә килеп төште әле. Сөйлимме? — диде ул. — Сөйлә, — дип, без тыңларга әзерләндек. — Малай чакта булды бу. Бервакыт шулай Мәскәүдә урам буйлап барам. Ифрат эссе. Үлеп морожный ашыйсы килә. Ә кесәдә җилләр уйный. Их. мин әйтәм, ятсын иде хәзер шушында акча аунап. Күп түгел, бер морожныйлык кына... Үзем шулай уйлыйм, үзем аяк астына карап барам, һәм, ышанасызмы, үзебезнең чатка җиткәч... — Акча таптың? — Ихлас менә! Янгир трубасы астында төгәл бер тәңкә... — Оһо! Алайса, бер морожныйлык кына булмаган инде бу. — Тукта, бүлдермә... Шуннан соң бик күп еллар үтте. Фронттан кайткач, үземнең бала чактагы бер дустымны очраттым. Ул да сугышта булган, бер аягын, бер кулын югалткан. Сөйләшеп әкрен генә барабыз. Үзебезнең урамга җиткәч, әлеге вакыйганы искә алдым да: «Менә шушында бөгәрләнгән килеш ята иде ул бер тәңкә», — дип, урынын да күрсәттем. Бу да көлде башта. «Могҗиза», диде. Ә берничә көн үткәч, телефоннан шалтырата: «Беләсеңме, мин могҗизага ышанам, әйдә, тикшереп карыйк әле», — ди. «Нәрсәне?» мәйтәм. «Бүген гаҗәп төш күрдем: имеш, теге урында бер тәңкә акча ята. Киттекме?» — ди. — һәм киттегезме? — Әйе, киттек. Иллеш, сүзен өзеп, ашыкмыйча гына трубкасын суырды, сыра эчте. Анатолий түземсезләнеп кабат сорау бирде: — һәм акча таптыгызмы? — диде ул, чак кына көлемсерәп. — Әлбәттә. Нәкъ шул ук урында. Төгәл бер тәңкә. — Алайса, бөгәрләнгән дә инде? — Хәтта бөгәрләнгән дә... Кыскасы, сез үзегез дә сиздегез бугай инде... — Ягъни дустыгыз акчаны махсус ташлаган булган? — Әйе, бу аның фокусы иде. Тик мин моңа шундук түгел, бераз соңрак төшендем. Башта көлешә-көлешә акчаны эшкә җиктек. Морож- ныйлар сатып алдык та, бик әйбәтләп кенә сыптырып куйдык. Нәкъ малай чактагыча килеп чыкты. Шуннан соң гына күңелгә шик төште: акча бөгәрләнгән дә иде бит. Монысы инде ни өчендер артык тоелды. Ясалмалылык сизелә иде. Шуннан әйттем дустыма: — Молодец, могҗизаны шәп укмаштыргансың, ләкин нәрсәгә кирәк иде бу — шунысын гына аңламадым, — дидем. Көлде дә бу: .. — Тәк кенә, сине сынар өчен генә, — дип җавап кайтарды. Соңыннан исә, байтак вакытлар узгач, үзенең мәзәген түбәндәгечә аңлатты: ИСЛАМ БЕЛЯЕВ ф СОЛДАТ ТӨПМӘСЕ — Беләсеңме, — диде ул, —без сугышта тормыш өчен кирәк булган бик күп кадерле нәрсәләрне югалттык. Шул исәптән балаларча шатлана, ышана белү сәләтен дә. Синең дә бәгырең корышып каткандыр дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән. Бактың исә, син әле балалыкка да кайта беләсең икән. — диде. Иллеш сөйләп бетерде дә өстәл өстендә яткан трубкасын кесәсенә алып тыкты. Без тын гына урыннарыбыздан тордык... Анатолий бәлкем хаклыдыр. Бәлкем, чыннан да, мин төпсез хыялга бирелгән бер затмын һәм үткәннәремне артык идеаллаштыра торганмын. Яшьлегем даласына ашкынуым да бәлкем гел шуннан гына киләдер. Бактың исә. утыз ел үткән. Дивизиябезнең эзе генә түгел, урыны- да инде калмагандыр. Шулай булгач, баруымда ни мәгънә? Ник барам?... Яшьлекне сагынумы бу, нәрсә? Әллә, чыннан да, хыялга, романтикага бирелүме? Ә бәлкем без үзебез хыял чишмәседер?.. Ихтимал... Бик ихтимал... Тик беренче тапкыр далага килгәндә, 1943 елның теге салкын декабренда, без романтика турында уйламадык. Бурыч үтәү тойгысы көчлерәк иде, күрәсең. Безгә: «Туңсагыз, өшесәгез дә, үләр дәрәҗәгә җитеп сусасагыз да, түзегез, шушы урыннан кузгалмагыз», — диделәр, һәм без түздек, кузгалмадык. Без батырлыкның секундлар белән дә. минутлар белән дә түгел, бәлки атналар, айлар, еллар белән, ә аннары километрлар белән дә үлчәнгәнен аңладык. Менә шул бәлкем романтика булгандыр. Әгәр без күпмедер дәрәҗәдә романтик икән, моңа безне фәкать авырлыклар өйрәттеләр Даланың үзәккә үткән салкыннарына, чамасыз эсселәренә түзүебез, соңыннан сусыз чүлләр, текә таулар аша кичүебез, җәяүләп меңнәрчә чакрым юл үтүебез безгә үзе бер легенда булып тоелды һәм без авырлыкларны сабыр гына күтәрергә өйрәндек. Бу бер. Икенчедән... Ә икенчедән, нәрсә дияргә соң? Сугыш елларыннан исемнәре хәтергә сеңеп калган шәһәрләр, авыллар, станцияләр яныннан үткәндә юлдашыңның кинәт вагон тәрәзәсенә капланып тын калганын күрәсең дә тетрәнеп китәсең. Аның йөзенә тирән моң, сагыш билгесе чыга, ләкин моның сәбәбен сорамыйсың. Үлән баскан, җир белән тигезләнеп килгән окоплар өстендә берүзе каңгырап йөргән билгесез кешене очратканда да дәшми узасың. Кем ул? Кайдан? Ни өчен биредә? Сорашып, кызыксынып торуның кирәге юк. Димәк, ул биредә сугышкан. Ерактагы туган җиреннән аны монда, җимерек окоплар арасына нәрсә китергәнен бәлкем ул үзе дә рәтләп аңлатып бирә алмас иде. Ишелгән крепость стенасы, я булмаса иске блиндаж янында йөзе белән ташка капланып үксегән чал агайны күрсәң дә — эндәшмә, тын гына узып кит: ул — ветеран, ул сугышта булган... Шул барысын да әйтеп бирә. Җир буйлап ветераннар йөри. Алар белән бергә җирдә зур бер юксыну хисе йөри. Шагыйрь Сибгат Хәкимнең Курск дугасы турында язган шигырьләрендә, поэмаларында да мин шул ук юксынуны сизәм. Үзенең сугышчан иптәшләрен, полкташ дусларын сагына шагыйрь. Ләкин алар инде юк... Бөтенләйгә юк... Шагыйрь икенче тапкыр Курск дугасында булып кайтты. Соңгы баруы турында язган чәчмә әсәрен йотылып укыдым. Менә бу юллар тетрәндерде мине: «...Дуга, серле, дәһшәтле Дуга... Сыртларда, иске траншеяларнын өстендәге тынлыкта сагышым тирбәлә. Сагыну хисе күңелне шундый кисә, телә, талый, тәгәрәп-тәгәрәп үксисе килә»... Мин күршемдә утырган базык гәүдәле, киң битле монголга карыйм. Ифрат сөйкемле, матур күренә ул миңа. Әле ярты сәгать элек кенә аның дөньяда барлыгын да белми идем. Иртән аэропортка килгәч, Ур- жинбадам, кемнедер эзләп, ашыга-ашыга пассажирлар арасына кереп югалды да бераздан шушы ир уртасы кеше белән яңадан күренде. — Менә танышыгыз, — диде ул, аңа ишарәләп. — Намхай да Чой- балсанга кайта. Ул сезне дивизиягез торган урынга алып барыр. Самолетка кереп утыргач та без иркенләп, яңабаштан танышып алдык. Намхай аймак газетасы редакторы икән. Хәзер СССРдан кайтып килеше. Журналистлар делегациясе составында Кыргызстанда булган. — Димәк, тарихи урынга барасыз? — диде ул, сүзне мин теләгән темага күчереп. — Ә сез ул урымны яхшы беләсезме? — дип, мин дә сорау бирергә ашыктым. Сезнең дивизияне хәтерлим... Яхшы хәтерлим. Далада куйлар көтеп йөргәндә андагы зур-зур тәрәзәле биек йортка ерактан еш кына сокланып карап торганнарым истә. — Мөгаен, безнең клуб булгандыр ул. — Әйе... Ә мин, беркатлы, аны хан сарае дип уйлый идем. Бала гына идем шул әле. — Менә әкият!.. Ә хәзер ничек ул, торамы? Әллә соравымны ишетмәде, әллә юри ишетмәмешкә салышты, Намхай, ни сәбәптәндер, дәшмәде. Бераз тын калып утырды да ул үзенең ничек бервакыт безнең дивизия солдатлары янына тәмәке эзләп баруы турында сөйләп китте. — Кайда икән хәзер алар, исән микән? — дип көрсенеп, тирән сулап куйды ул.— Бәлкем сугыштан кире кайтмаганнардыр. Шәп егетләр иде... Мин аларның занятиедә чакларына туры килдем. Керулин үзәнендә утыралар. Алларында — сүтеп салынган пулемет. Курка-курка гына якынлаштым да ун-унбиш адым кала туктадым. Торам басып. Ул вакытта әле русча бер авыз сүз белмим. Болар миңа игътибар иттеләр Нәрсәдер әйтәләр, үз яннарына чакыралар. Мин исә башымны чайкыйм, «тамих, тамих» 3 дип, һаман үземнекен суктырам. Бармагымны суырып күрсәтәм, төтен чыгарган булып кыланам. Болар төшенеп алдылар да торып яныма килделәр, һәрберсе кесәмә тәмәке тутыра. Кайттым да әтинең итәгенә бушаттым. Картның күзләреннән яшь килде... Хәзер иң эссе зона өстеннән очабыз. Ераграк киткән саен Гобиның якынлыгы үзен ныграк сиздерә. Күктә бер болыт әсәре күрмәссең. Дала буш, җансыз. Фәкать, таш булып каткан дулкыннарны хәтерләтеп, шәрә сопкалар гына басып торалар. Кинәт анда, очлы хәнжәр кебек ялтырап, көчле нур чаткысы уйнап алды. Каяндыр сопкалар тезмәсе арасыннан ниндидер тар көмеш тасма килеп чыкты да, сулга ыргытылып, төньякка таба сүтелеп китте, һаваны карлыгачтай кыеп, самолет та шунда борылды. — Керулин! — дип әйтеп ташладым мин искәрмәстән. Кисәк телемә килгән шул сүз шактый каты ишетелде булса кирәк. Намхай көлемсерәп: — Әйе, ул, — дип башын селекте. Саумы, саумы, данлы елга! Әле син һаман шул ук икәнсең. Әйтче, зинһар, Үзәк Азиянең иң үзәгендә, һәлакәтле кояш көйдереп, яндырып бетергән үле далада нинди тылсымлы көч сине уятты да, нинди кодрәт иясе сиңа дәрман бирде. Буш сахралар буйлап, ярты илне дип әйтерлек иңләп, көне-төне агасың да агасың. Үзең, югыйсә, Нил да, Амазонка да, Идел дә түгел. Тирәнлектә, киңлектә булсын, син аларның берсе белән дә ярыша алмыйсың. Суың билдән, аркылыга да ун-унбиш метр гына. Шулай да никадәр көч. дәрт бар синдә. Керулин!.. 3 Тамих — тамәке. ИОЛАМ БЕЛЯЕВ ф СОЛДАТ ТӨЙМӘСЕ ф Дәһшәтле ханнар... Кара әләмнәр... Берөзлексез гөрләгән тояк тавышлары... Котырып чапкан атлар... Яшенле кара болыт булып яуга күтәрелгән баскыннар өере... 1945 елнын җәендә, ярларына көмеш канатлы эскадрильялар төшеп тезелделәр, танклар, бронетранспортерлар ташкыны җәелде. Чал киңлекләрнең тынлыгын моторлар гөрелтесе ертты. Үзләренең сугышчан байракларын Дунайда, Эльба ярларында данга күмгән азатлык гаскәрләре иде болар. Шушында ук синең данлы цэриглар — Сухэ-Батор солдатлары, кылычларын ялтыратып, тимер ташкынга кушылды. Истә, бик истә алар. Далада өйрәнүләрдә йөргәндә дә, соңыннан сугышчан походка чыккач та үткен күзле, киң күңелле ул бөркетләрең белән ничә тапкыр очрашырга туры килде. Аеруча Керулин буенда төнлә булган бер очрашу хәтердә нык саклана. . Көнозын икәүләп Баян-Төмәндә йөргәннән соң абыйны Керулиига кадәр озата киттем. Чөнки аерылышу минутының бераз гына булса да кичегеп торуын тели идек. Әмма тиздән моның өчен үкенергә туры килде. Кечкенә балчык өйләр, киез тирмәләр яныннан үтеп, шәһәрне чыгарга да өлгермәдек, машинабызның двигателе төчкерергә, көйсезләнергә тотынды, аннары бөтенлый үк сүнде. Сәбәп бензин багында булып чыкты. Ана ком эләккән икән. Яңадан шәһәргә кайтып, аны чистартып килгәнче байтак вакыт узды. Абый әледән-әле сәгатенә карап ала. Үземнең дә эчемдә мәчеләр тырнаша, чөнки кичке тикшерүгә кайтып өлгермәвем, сонга калуым бик ихтимал иде. Ниһаять, барысы да җайланды. Кабат юлга чыктык. Бу вакытта инде утлар алынган, төн җирне кара пәрдәгә төргән иде. Күзләребездәге аерылышу монын да ул бер-беребездән яшерә иде төсле. Керулин үзәненә төшеп җиткәч, ике туган кочаклашып машина әрҗәсендә тын гына саубуллаштык та мин түбән сикердем, һәм еракта янган утларга карап, кылганнар арасыннан туп-туры дивизиябезгә юл тоттым. Биш-ун минут бардым микән, кинәт йөрәгем жу итеп китте: мин үземнең түбән очканымны сиздем. Ул да түгел, шапылдап суга да килеп төштем. «Керулин!..» Куәтле агым шунда ук аягымнан екты. Беләм, су киң дә, тирән дә түгел. Шулай да ятьмәгә эләккән балык кебек чәбәләнәм. Ни йөзеп, ни атлап китеп булмый. Су бөтерчегенә эләккәнмен, күрәсең. Кисәк кемнеңдер эндәшкәнен ишетәм. Шул секундта ук кулыма бау тагылган корык башы да килеп керә. Күп уйлап тормастан, мин аңа ябышам... Менә, күзгә-күз карашып, без икәүдән-икәү Керулин буенда басып торабыз. Ул да, мин дә солдат. Тик аерма шунда гына: коткаручым монголча сөйләшә, ерактагы җемелдәп күренгән утларга күрсәтеп, мин үземнең шунда кайтып баруымны аңлатырга тырышам, вакытның күпме икәнен сорыйм. Цэриг исә: — Мэдэху, Мэдэху! — дип башын селкә. Якында гына атларның пошкырганы, кыштыр-кыштыр үлән ашап йөргәне ишетелә. Димәк, коткаручым атлар көтә. Кулындагы озын корык нәкъ шул турыда сөйли. Менә цэриг сузып, йомшак кына итеп кая табадыр аваз бирде. Шундук кемдер караңгыдан г.ңа җавап кайтарды. Болар үзара сөйләшеп алдылар. Тиздән мин сүзнең үзем турында, дөресрәге, мине дивизиябезгә илтеп кую турында баруын аңладым. Караңгыдан атка атланып килеп чыккан цэриг үзе белән тагын иярле бер ат та иярткән иде. Аның тезгенен ул миңа сузды. Ерактагы утларга табан без, атларыбызны кушаяклатып, икәү бергә чабып киттек, уңда-сулда палаткалар, маскировка чокырларына яшерелгән машиналар, туплар күренеп калды. Ләм-мим сөйләшмичә, шул ук вакытта күңелдә ниндидер сугышчан теләктәшлек, дуслык хисе тоеп, кылганнар арасыннан без озак чаптык. Ара байтак иде шул. Әле ярый, болар очрады дип, мин эчтән генә куанып барам. Ниһаять, килеп 158 життек. Үзән инде артта калды, без гарнизон янында. Икәү берьюлы иярләрдән сикереп төшәбез дә сүзсез генә кул кысышабыз. Тагын биш-ун минуттан мин инде землянкабызда идем. Нәкъ вакытында кайтып өлгердем. Киемнәремне сыгып үземне тәртипкә китерүем булды, «Тезелергә!» дигән команда яңгырады. Мин тиз генә ♦ сафка барып бастым. ы ...Аста һаман бер үк күренеш: безне аксыл кылганнар каплаган киң, ® I тигез үзән озатып бара. Аның буеннан-буена тоташ коридор булып соп- < калар баскан. Үзәнне урталай ярып үткән тар зәңгәр тасманың да иге- § чиге юк төсле. Көтмәгәндә ул сулга ыргытылды. Кисәк килеп чыккан 3 елга борылышы хәтер өчен уелган киртек кебек сискәндереп җибәрде дә күптәннән хыялымда йөргән таныш күренешне бөтен тулылыгы белән күз алдыма китереп бастырдым. «Менә хәзер Баян-Төмән күренер- 2 гә тиеш... Тәбәнәк өйләр, ак киез тирмәләр... Ә теге якта...» Ләкин бо- « ларны уйлап бетермәдем, йөзеп дип әйтерлек, каршыбызга шәһәр килеп щ чыкты. Тик мин бернәрсә дә күрергә өлгермәдем, ул дулкыннар арасын- « дагы салны хәтерләтеп кисәк кенә югары чөелде дә шунда ук түбән г шуышып күздән югалды. Без аның көнбатыш өлешендәге сопка өстенә * килеп төштек. о Шәрык стилендә салынган ике катлы кечерәк кенә гостиницада юынып, өсбашымны алыштырырга да өлгермәдем, номерым шау-гөр килеп күрешкәнисәиләшкән авазлар белән тулды. Җаны түзмәгән Нам- хай өенә кереп кенә чыккан да ничек урнашканымны белү өчен килеп тә җиткән. Өстәвенә, редакциянең бөтен хезмәткәрләрен дип әйтерлек үзе белән иярткән. Бераздан алар чыгып китте. Ниһаять, мин ялгызым гына хәзер. Кич. Гостиницаның палубадай яссы, тигез түбәсендә өстенә тент корылган бер нәни мәйданчык бар. Өстәл һәм камыш креслолар куелган. Арып-талып шәһәрдән әйләнеп кайткач, күңелемдәге мөлдерәгән уйлар, тәэсирләр белән шунда менеп кунакладым. Ял итәм. Шәһәр һәм аның әйләнә-тирәсе әкрен генә сыек караңгылыкка төренә. Асылда мин белгән теге элекке Баян-Төмән юк инде. Исеме дә, үзе дә яңа хәзер: Чойбалсан!.. Шәһәр өстенә калкып, биектә басып һәйкәл тора. Шәп-шәрә сопканы бизәп, анда яшь агачлар үсә Гөлләр утыртылган. Туганнар каберлеге ул. Монгол җирен яклап һәлак булган совет батырлары ята анда. Ә түбәндә, яр астында, үзенең мәңгелек җырларын җырлап, бөте- реләбөтерелә, Керулин ага. Кылган үскән елга үзәне, ерак-еракларга җәелеп киткән дә аръяктагы зәңгәр сопкаларга барып терәлгән. Күзләрем арып, әлҗе-мөлҗе килеп беткәнче шунда карыйм. Кичке эңгер төшкән иңкүлекләргә озак-озак карап утырам. Кайчандыр анда без идек... Без дотлар, дзотлар корып, танк чокырлары казып ныгыткан җир ул... һәм шул яктагы киң, иркен җәйләүләрнең берсендә алма битле чая малай яши... Монгол малае... Мин истәлеккә биргән солдат төймәсен кысып тоткан да ул җибәрми. Юк, кулыннан ычкындырмый. Монгол җире дә йөрәгемне шулай ныгытып тотып тора. Дала хәтере Өй алдында чыпчыклар чыркылдаша. Төркемнәре белән комга килеп төштеләр. Торып тәрәзәмне ачып җибәрдем. Канатлы эшкуарлар шундук, пырылдап, кая табадыр очып китте. Мәйданнан сөт бидоны тоткан монгол хатыны үтте. Буш автобус күренеп узды. Агачлар, йортлар, рәшәткәләр, каршыдагы мәйдан — һәр нәрсә алсу саф нурга төренгән. Киенеп урамга чыктым. Рәшәткәләр артында, яшь топольләрнең яфракларын лепердәтә-лепердәтә, иртәнге йомшак жил шаяра. Ашыкмыйча гына мәйдан уртасындагы яшь парк кырыеннан атлыйм. Каршымда, бераз үрдәрәк, таныш бина — элек безнең унҗиденче армия штабы урнашкан йорт. Хәзер анда партком — Көнчыгыш аймагының партия штабы. Биредәрәк —редакция, музей, аймак театры, һәркайсын тукталып карап уздым. ’ Мәйдан тып-тын. Вакыт әле бик иргә. Шәһәр уянмаган. Мин түземсезлек белән минутларны саныйм... Сәгать сигез. Намхай килде. Ишектән керә-керә үк шат, күтәренке тавыш белән эндәшеп: — Димәк, бүген тарихи урынга!.. Син әзерме? — дип сорады. — Әллә кайчан! — Алайса, бераз гына сабыр ит инде, яме. Мин бер җиргә шалтыратып кына алыйм да китәбез. Номерымдагы телефоннан ул озак кына кемнедер чакырды, кемнедер көтте, аннары тын торды, тагын шалтыратты, тагын сөйләште, шул арада исенә төшереп, «хәзер, хәзер!» дип мине дә тынычландырып алды. Түземлеге бетеп, күрәсең, шофер машинаны тәрәзә төбенә үк китереп туктатты да, үзе турында искәртеп, каты гына сигнал бирде. Намхай аны гүя ишетми иде. — Безне машина көтә бугай,— дип, мин сак кына әйтеп куйдым. Бераздан сәгатемә дә карап алдым. — Хәзер! Хәзер! — диде Намхай. телефоннан аерылмыйча гына. Аннары кинәт туп-туры итеп күзләремә карады: — Беләсеңме, мин синең танышыңны таптым ахрысы... — Таптың?!. Тукта, син кем турында әйтәсең? — Соң теге ни... Син төймә бүләк иткән малай инде. Хәзер малай түгел, әлбәттә. Худунда ул... Далада кайдадыр атлар көтә. Алло!.. Алло!.. Кабат, кызып-кызып, телефоннан сөйләшергә кереште. Мин беркавым шаккатып өнсез калып тордым. Исемә килергә дә өлгермәдем, Намхай тагын миңа мөрәҗәгать итте: — Кайдальггын ачык кына әйтә алмыйлар,— диде ул.— Дала бик киң бит. Якын-тирәдәге сурларга атлар җибәрелгән. Бу шул хәтле көтелмәгән нәрсә иде, беренче шәпкә хәтта зиһенем таралып китте. Әлеге малай турында Намхайга кайчан сөйләгәнемне дә хәтерли алмый тордым. Мөгаен, самолеттадыр. Моның өчен хәзер шатланыргамы яки үкенергәме икәнен дә белмим. Уйламыйча никадәр мәшәкать тудырганмын бит. Никадәр кеше эштән аерылган. Кемдер атта чаба. Кемдер телефонда утыра... Далада эзләү бара. Барысы да минем аркада. Мин Намхайга: — Ә син аның чыннан да ул икәнлегенә нык ышанасыңмы соң? — дия генә алдым. Ул җилкәләрен җыерып куйды да: — Без күп түгел бит. Үзләренең тирә-як җәйләүләрдәге күршеләрен монголлар яхшы беләләр, — дип читләтеп җавап бирде. Аннары фикерен ачыклый төшеп: — Кичә өйгә кайткач, бөтен сомоннарга, сурларга шалтыратып чыктым, — диде. Ниһаять, юлга кузгалдык. Намхай өметләндерерлек бер хәбәр дә ала алмады булса кирәк. — Киттек! — дип кул гына селтәде дә машинага чыгып утырды. Бөтен барлыгым белән мин бу вакыт еракта, Керулин артындагы күксел сопкалар арасында идем инде. Бормалы тигез юл буйлап «га- зик» шунда чапты. Ниндидер бермә.тдә миңа дөрес бармыйбыздыр кебек булып китте. — Үземә ышан. — диде Намхай, икеләнергә урын калдырмыйча.— Юлны яхшы беләм. Көтү көткән җирләрем бу... Ул тагын нәрсәдер әйтте. Мин баш кагып куйдым. Ә күнел дивизиябез турындагы сүзнең чыкканын көтте. Менә-менә Намхай землянкала- ♦ рыбызны искә алыр, клуб турында тагын нәрсә дә булса әйтер төсле g иде Ни хәлдә икән хәзер алар? Ихтимал, землянкалар ишелгәндер. Ә клуб?.. Күз алдыма таштан салынган калку, нык бина килеп баса, с • Клуб бинасын салуга бөтен дивизия катнашкан иде. Иртәләрен физ- £ зарядка урынына һәр көнне ике култык астына кыстырып таш китерә- 5 без. Ә ял вакытларында — өмә. Соңыннан кырыс солдат тормышын 5 бизәп, ул клуб безгә күпме куанычлы минутлар бүләк итте! Сугыштан g кайткач. «Батырлык өчен» медален дә шунда алдым ф Кылган арасыннан сузылган озын, тар юл тасмасы, көпчәкләр астына кереп, кыскарганнан-кыскара барды да кинәт, бездән качарга теләгән- 2 дәй. комлы яр өстенә сикерде. Мотор үкереп югары тартылды. Ә көп- ~ чәкләр. ана карышып комны актара-актара, зырылдап бер урында „ әйләнергә тотындылар. Гоби чүле исемә төшеп, мин машинадан чык- « тым. Намхай артымнан иярде. г — Әйдә.— дидем мин аңа,— икебез бер ат көченә торабыздыр әле. Дөрестән дә. әллә ни күп көч кирәк булмады: җилкәләребез эшкә о керешкәч, машина иркен генә югары менеп китте. Таш сопка итәгеннән чабабыз. Юл-мазар күренми. Мин сопканын калын, киң күкрәгенә карап барам. Кисәк ниндидер эчке бер сиземләү мине икенче якка борылырга мәҗбүр итә. Нәкъ шул вакыт күземә киң. тирән ермак чагыла. — Я, ничек, таныдыңмы? — дигән тавышын ишетәм Намкайның. — Нәрсәне? — Әле генә үтеп киттек ич... — Ермакны әйтәсеңме? — Ул сез казыган... Аңа сүзен тәмамларга туры килмәде. — Танк чокыры! — дип әйтеп салдым искәрмәстән. Ничектер колагыма бу чак-чок иткән, таш ярган тавыш булып яңгырады. Үз сүземә үзем гаҗәпсенгәндәй, машинадан башым тыгып, каранып алдым. — Без казыган өлеше әнә тегендә аның, — дидем мин, яртылаш ком күмгән ермакның офыкка китеп югалган очына төбәлеп. ...Күргәч тә таныдым бу урынны. Элеккечә анда акшарланган кечкенә таш йорт тора. Ә калганнарын инде хәтер китереп өстәде ...Караңгы салкын төн... Сибәләп яңгыр ява... Без Мухин белән бөрешеп ачык әрҗәле машинада утырабыз... Каршыбыздан бер-бер артлы хәрби составлар чабып үтә... Әйе, бу шул урын. Сонгы тапкыр өйрәнүләргә барганда монда төнге сәгать икегә кадәр тукталып торган идек. Хәзер инде разъезд юк. Солдатлар салган тар колеялы тимер юл да алынган. ...Нәкъ теге вакыттагыча, көтеп машинада утырам. Өйнең ачык тәрәзәсеннән Намхайның кабат шалтыратканы, кем беләндер телефоннан сөйләшкәне ишетелә. Якында ачык утар һәм берничә тирмә күренә. Монголлар сарыклар кыркыйлар. Биредә хәзер сур икән. Тормыш үзенә яңа магистраль салган. Без тагын юлда. Каршыбызда сопка. Сонгы сопка... Менәсе дә төшәсе... Теге якта — иңкүлек... Менә томан эченнән калыккан серле көймәләрдәй окоплар килеп чыкты. Яр күкрәгендәге йөзләгән тәкәрлек ояларын хәтерләтеп, алар тау битенә сырганнар. Эчләренә инде кылган п, «к У.» м э. 161 үскән, ком тулган... Авыр өйрәнүләрдә узган көннәребезнен телсез шәһитләре... Кисәк аста, уң канатта. Керулин җемелдәп китә. Шул, онытылган сәхифәне ачып җибәргәндәй, 1945 елның 31 маенда шушы юлдан кайтып абыйны күргәнемне исемә төшерә. Алда хәзер дә бит очрашу тора. Менә-менә сопканың түбәсенә менеп җитәрбез дә аста мине күреп алырлар: — Нихәл, кайттыңмы? — диярләр.- Юк. әкият түгел бу. Хыял таралды, әкренләп ул юкка чыкты. Кешене саңгыраулата торган коточкыч тынлык мине рәхимсез чынлыкка кайтарды. ...Машина туктаган иде. Намхай ишекне ачты. Беренче аяк баскан урынымда — буйга киселгән өйрәнчек граната һәм зур гына снаряд гильзасы .. Гранатаны кесәмә алып тыктым. Никтер гильзага да үрелдем. Нәкъ шул вакыт сагышлы, ачы бер хис бәгырьне телеп үтте дә, башымны күтәреп, игътибар белән тирәюньгә күз салдым. Иңкүлек буш. бөтенләй буш иде. Мин кабер каршындагы кеше кебек тын калып, беравык хәрәкәтсез басып тордым. Аннары тиз-тиз атлап түбән таба төшеп киттем. Каршыма кылган арасыннан бер-бер артлы җимерек саман стеналар, убылып төшкән землянкалар килеп чыктылар Ташлар, хәрабәләр, җирдә аунап яткан төрле кирәксез әйберләр.- Алар бер тавыштан ни турындадыр сөйлиләр, мине үз яннарына чакыралар иде. Әнә солдатлар үзләре коеп эшләгән алюмин кашык. Әнә ишелгән бер землянка катында кайсыдыр офицерның тимер койкасы чыгарып ташланган килеш ята. Әнә юынгыч итеп җайлаштырылган озын торба. Краннары хәзер, кәкрәеп, төрлесе төрле якка караган... Мине акрынлап ялгызлык тойгысы били барды. Тирә-якта үз землянкабызның урынын чамаларлык бер генә таныш нәрсә дә күренми иде. Маңгаемнан бөрчек-бөрчек тир бәреп чыга. Аларны кул аркасы белән генә сыпырып алам да туктаусыз каранам, эзлим. Бер уңга, бер сулга китәм. я ары. я бире сугылам, һаман бер үк күренеш: иске кирпеч базларын хәтерләтеп, як-якта ишелгән, җиргә иңгән землянкалар таралышып ята. Тәмам аптырап, гаҗиз булып хәрабәләр уртасында басып торам. Шул вакыт күзләрем иңкүлекнең аргы кырыена, көньяктагы сопка өстенә төбәләләр. Кайчандыр анда Парфенов белән куна-төнә радиоэлемтә тотып яткан идек бит. Безне соңгы тапкыр аннан алып төшкән сукмак зур тарихи юлның башы булды. Уйга чумып, күрәсең, байтак вакыт узганын да сизмәгәнмен. Намхай йомшак кына итеп җилкәмә кагылды. Әлегә кадәр ул, кайдадыр ерак- тарак калып, машинада артымнан ияреп килә иде. Комачауларга теләмәгәндер, әлбәттә. Менә хәзер, сак кына эндәшеп, уйларымнан аерды. — Бәлкем машинага утырырсың. Эссе, —диде ул, башы белән кояшка күрсәтеп. — Кайтабыз! _ Ниндидер шатлыклы, үтә җиңел бер тойгы белән мин шул сүзне әйтеп ташладым да урынымнан кузгалдым. Намхай гаҗәпсенеп сорап куйды: — Ә землянкагыз? Аны... — Юк инде, эзләп тормыйбыз. — Ни өчен? — Ничек табасың аны хәзер... Үткәнгә юл юк. дускай. Яшьлек эзләремне кылган каплаган. Комнар күмгән... Мин шаярып шулай сөйләндем. Машинага кереп утыргач, Намхай җилкәмә кабат орынып алды. Әнә! — диде ул, ниндидер зур гына бер таш өеменә игътибар итеп.— Клуб хәрабәсе түгел микән ул? Син бит землянкагызны шуннан ерак түгел дигән идең. — Кайчан әйткән идем? — Әйткән идең инде... — Гажәп! Ә син шуны исендә тоттыңмы? — Хәтерне бит ком басмаган. — Рәхмәт, Намхай!.. Тик хәрәбәләр, таш өемнәре монда аз түгел бит. — Шулай да киттек! — Намхай шоферга әлеге таш өеменә борылырга кушты. Эзләремне комнар, кылганнар күмгән диюем ялгыш булган икән шул. Юк, алар онытылмаган... Алар бүгенгедәй хәтердә сакланган. Мин барган көе үк машинадан сикердем. Иң әүвәле хыял пәрдәсе артында биек, матур таш бинаны күрдем. Ул хәрабәләрдән торып басканнан соң, тирәяктагы һәр нәрсә, үзенеке-үзенә урнашып, үз хәленә килде. Убылган землянкалар калку таучыкларга әйләнделәр. Җимерек саман стеналар штаб биналары булып рәткә тезелде. Кылганнар каядыр юкка чыкты. Кеше аягы басмаган ком өстеннән юллар, сукмаклар салындылар. . Сугыштан кайткач безгә орденнар, медальләр тапшырганда яңгыраган алкышлар, котлау сүзләре белән гөр килеп клуб артта калды. Бераз сулгарак тотып, мин түбән таба атладым. Ачык ишекләрен канатлар кебек жәеп, артымнан машина килә. Аннан Намхайның әледән- әле: — Әйдә утыр, утырып бар,— дип эндәшкәне ишетелә. Мин исә тулысынча инстинкт иркендә. Ниндидер илаһи бер эчке көч жнлтерәтеп алды да туп-туры землянкабызга таба алып китте. Юк, мин аны эзләмәдем, юнәлешне югалтып буталып та йөрмәдем, ә үзем күргән кебек ышаныч белән атладым да атладым... һәм кинәт заманнар алмашынып, башым әйләнеп киткәндәй булды. Күзләремә килеп капланган томан пәрдәсеннән котылырга тырышып, мин башымны югары күтәрдем. Күктә, бик биектә, көмеш чыңнар сибеп нәни генә бер кош сайрый иде... Җирдә старшинаның эмальле яшел чәйнеге ята. Өстеннән кайчандыр машина көпчәге үтеп киткән. Бөтен әйләнәдә хәзер узган-үткән юл күренмәсә дә, аны бер кырыйга алып куйдым. Яныма «газик» килеп туктады. Намхай машинадан төшү белән читкә борылды. Әйе, мондый чакта ир-атның күзләре бик сирәк очраша. Мин әкрен генә землянкабызның ишегенә юнәлдем. Ишек дигәнем сай гына ермак иде. Шуннан аска төштем. Ком... Ком да таш.. Үлән үскән... Кайчандыр пирамидабыз торган почмакта күземә ялтыравыклы бер әйбер чалынды. Аяк очым белән төртеп, аны комнан чыгардым. Тимер кружка, тимер котелоклар арасында, капчыкта, үзебез белән бергә Кытайдан йөреп кайткан бердәнбер затлы әйберебез — без жинү шәрабы эчкән стакан иде ул. Ватылган булса да, искиткеч кыйммәт. Алып аны кесәмә салдым да кире чыктым. Әнә кечкенә-кечкенә ком өемнәре. Аякларым шунда алып киттеләр, һәр өем катында тукталып узам: «Монысы старшина землянкасы». «Монысы безнең элемтә батальонының хужалык склады...» «...Монысы радиостанция...» Чү, тукта! Менә нәни казык! ...Соңгы тапкыр таныш иңкүлеккә карыйм. Тирә-як тып-тын. Сугышчан дусларымны кузалдыма китерәм. Сопка артындагы окоплар казылган өйрәнү кырыннан бер командир чатанлап кайтып килә. Башында папаха. Погоннарында өч зур йолдыз. Бер аягы калын итеп марля белән уралган, ә икенче аягында шпорлы хром итек. Әйе. бу — полковник Сальников. Фронтовик. Кавалерист. Сугышта яралангач, бирегә укчы ИСЛАМ БЕЛЯЕВ ф СОЛДАТ ТӨЙМӘСЕ дивизиягә җибәргәннәр үзен. Занятиеләрнен берсен дә калдырмый, һәрберсен тикшереп, энә күзеннән үткәрә. Әнә икенче бер фронтовик. Анысы — безнең элемтә батальоныннан. Сержант Косолапов. Ул — взвод командиры ярдәмчесе. Күкрәгендә орденнары, медальләре күренми, ләкин йөрәк турысына тегелгән кызыл тасманы зур горурлык белән йөртә. Бу — аның сугышта яра алганын белдерә торган билге. Ә икенче билге — гимнастерка астында. Кайвакыт анысын да күрәбез. Умырылган калак сөягендәге йодрык сыярлык жөй безгә бу кешенең нинди ихтыяр көченә ия булуы турында сөйли. Ул да безне өйрәтергә көнбатыштан килде. .Менә хәзер взводны занятиедән 1 алып кайтып килә. Ә аңардан чак кына арткарак калып, үзалдына нидер уйланып, көлемсерәп, взвод командиры, кече лейтенант Бочаров атлый. Ни өчендер мин аны гел бәсләнеп каткан керфекләре белән күрәм... Ифрат салкын. Коры ачы җил битне кисә. Ә бу юри, шуңа үч иткәндәй, бүрек колакчыннарын күтәреп үк куйган. Куллары ялангач. Шәрә колакларын бер генә тапкыр ышкып ала да, винтовканы кулында уйната-уйната. безгә штык сугышы алымнарын күрсәтә... Чойбалсанга кайткач, Намхай белән бергә Керулин буена киттек. Инде бу вакытта кара төн иде. Шыпырт кына дулкыннар сөйләшә. Җылы жил исеп киткәли. Яныбыздан, лертлерт сикергәләп, өермә үләннәре йөгереп үтә. Нәкъ теге чаклардагы кебек. Күктәге йолдызлар, даладагы кыштырдау тавышлары, кылганнар һәммәсе яшьлекне хәтерләтә. Елгадан кемнәрнеңдер тыелып кына көлгәне, суда чапырдашканы ишетелә. Аяк астында ук дулкыннар чайкала. Намхай киң итеп кулларын җәеп җибәрә дә: — Тын, рәхәт хәзер... .Мен ел яшисе килә,— дип әйтеп куя. Ә мин күккә карыйм. Даланы, Керулннны тыңлыйм. Дулкыннар - ритмына ялганып күңелгә шигырь юллары килә: Ил гражданы булып өлгергәнче Солдат булып үлгән үсмерне Полкташым, дустым, юлдашым, дим — Бер ант бәйли безнең гомерне. Без елларның утлы өермәсен Айкап кердек яшьлек чорына. Кузналардан гранатка күчтек, Мәктәпләрдән — сугыш кырына. Төнге далада Намхай белән без байтак йөрдек. Керулин буйлап атлый-атлый, шактый ерак киткәнбез, һәркайсыбыз үз уйларына чумган иде. Тын гына кире борылдык. Гостиницага кайтып җиткәнче сөйләшмичә бардык. Аннары каты итеп кул кысыштык та бер-беребезгә тыныч йокы теләдек. - Каты итеп ишек шакыган тавышка уянып киттем. Әле таң атар- ’ атмас вакыт иде. Бернәрсә аңламыйча, урынымнан тордым. Күнегелгән гадәт буенча тәрәзәгә күз төшереп алдым. Парк рәшәткәсенә иярле ат бәйләп куелган... Сыртыннан пар күтәрелә... Шуып-шуып җиргә ак күбек кисәкләре төшә... Сәерсенеп мин ишекне ачтым. Битен җил кискән. урта яшьләрдәге бер монгол бусага аша сәлам бирде. Аннары янында басып торган дежур администраторга борылды да, башын чайкап, нидер әйтеп куйды. Номерыма чакырып, мин аңа урын тәкъдим иттем. Ул шунда ук, гафу үтенгәндәй, ашыга-ашыга саф рус телендә сөйләп китте: — Мин еракта, бик еракта идем. Далада атлар көткән чакта килеп әйттеләр: СССРдан синен дустың килгән, диделәр. Көтүдәге иң яхшы аргамакка атландым да чаптым. Бер көн, бер төн чаптым. Юл бик ерак иде. Китеп барырсың дип курыктым. Ул графинадан су агызып эчте дә йөземә игътибар белән карап алды: — Юк, Жеребцов син түгел. Аның ирен кырыенда ат типкән эз бар иде, — диде. — Жеребцов кем соң ул? — дип сорау бирдем. Ул кабат йотлыга-йотлыга сөйләргә тотынды. — О, бик яхшы кеше! СССР цэригы. Сезнең дивизиядән иде ул. ♦ Безнең тирмәбезгә килеп йөрде. Атларны, куйларны жыеп кайтырга булыша, безгә тәмәке алып килә иде. Хәзинәдә булганы белән без дә аны хөрмәт иттек. Аннары Керулин үзәненнән күчеп китәргә туры килде. Ерак киттек, 20 чакрымга. Жеребцов барыбер эзләп тапты. Кыш иде I бу. Салкын. Тирмәдә ягарга утын юк. Дустыбыз бераз сөйләшеп утырды да китеп барды. Ә бер көннән ике иптәшен ияртеп яңадан килеп керде. Кечкенә чаналарга төяп безгә утын китергәннәр иде. Егерме чакрым тартып килгәннәр. Менә нинди кеше иде ул! Аннары сугышка китте. Кайткач күрешербез, мин сезне барыбер эзләп табармын дигән иде... Ләкин шуннан соң без аны күрмәдек. Монгол тирән итеп тын алды. Кулындагы эшләпәсен яньчештергәләп байтак вакыт дәшми утырды да: — Юк, һәлак булмагандыр, исәндер ул! Монголиядән киткәндә саубуллашырга гына өлгермәгәндер, — дип, урыныннан кузгалды. Аның ышаныч белән әйтелгән бу сүзләре никтер моңсу яңгырады. — Шул кешене тапсагыз, мин сезгә зур бурычлы булыр идем, — дип дәвам итте ул. — Тик менә исемен, адресын гына белмим. Сорарга башыма килмәгән. Әйе, ул чакта малай гына идем шул әле. Ә фамилиясе Жеребцов... Тәгаен Жеребцов. — Моны, басым ясап, ул кабатлап әйтте. Без аның белән урамда, «Дуслык» паркы янында саубуллаштык. Ул әле суынырга да өлгермәгән атына менеп атланды да чаптырып китте. Күперне чыгып, Керулин үзәнендә күздән югалганчы, мин аның артыннан карап калдым. һәммәсе моның гаҗәеп бер төш кебек иде. ...Самолет зәңгәр биеклеккә ыргылды. Яшел дала аэродромы уртасында артыбыздан кул болгап калган Намхай кечерәйгәннән-кечерәя барды. Күңелемнән аңа соңгы тапкыр саубуллашу сәламе җибәрдем дә кабат таныш үзәнгә карадым. Мин диңгез ярларына охшап баскан соп- каларны, кыр казларыдай тезелеп югары менеп барган дөя кәрваннарын күрдем. Күземә үзән уртасындагы ак киез тирмәләр, сизелер- сизелмәс кенә күккә үрелгән зәңгәр төтен бөдрәләре чалынды. Димәк, учакларда иртәнге ашлар пешә. Ә яшел хәтфә өстенә бихисап мал көтүләре сибелгән, җитез юргалар чабышып уйнап йөриләр. Шуннан бераз сулдарак, уентыкланып сопкаларга кереп торган иңкүлектә — җимерек дотлар, дзотлар... Хәрабәләр. Орудиеләр үткән юлларны нечкә, нәфис дала үләне каплаган. Аларны тибрәндереп моңсу җылы җил исә... Җил... Дала солдатларының истәлеген озак елларга сакларга тырышкандай, ул окопларны, землянкаларны акрынлык белән комга күмә.... һавадагы җилпенеп-жилпенеп киткән бер шәүлә кул изәү булып хәтеремә сеңә. Беләм, сайрар кош ул. Җимерек саман стена янында аның оясы бар. Анда, кабык ярып, яңа тормыш борынлый...