Логотип Казан Утлары
Публицистика

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

СЕНТЯБРЬ. 1973 ЕЛ Кама буенда автогигант тезүдә һәм Чаллыда яңа шәһәр салуда Мәскәү һәм мәскәүлеләрнең өлеше зур. Лихачев исемендәге завод инженерлары һәм конструкторлары «КамАЗ» маркалы зур йөк машиналарына тормышка путевка бирергә әзерләнәләр. Мәскәү архитекторлары Кама буенда иң матур шәһәрләрнең берсе булачак Чаллы шәһәренең проектын төзиләр. Мәскәүлеләр автоградның проектын төзү белән генә чикләнмиләр. Биредә алар беренче торак йортны салдылар. Бүген автоградны төзүдә мең ярымнан артык башкала төзүчеләре эшли. Алар салган йортлар матур эшләнешләре, тышкы бизәкләре, квартираларның уңайлы урнаштырылулары белән аерылып тора. Яңа шәһәр төзелә башлаганнан бирле—1971 елның августыннан мәскәүлеләр инде 230 мең квадрат метрдан артык торак мәйдан тапшырдылар. «Правда», Мәскәү. «Армэлектродвигатель» заводы коллективы Чаллыга «АОЛ-2» маркалы күп кенә электромоторлар җибәрде һәм шуның белән КамАЗ өчен продукция әзерләүнең тугыз айлык планын үтәде. Ереванда ясалган универсаль моторлар автогигант- та күп кенә производство процессларын автоматлаштыра һәм машинага көйләү өчен файдаланылачак фирма коллективы Чаллы өчен моторлар җитештерү буенча еллык планны октябрь аенда үтәү өчен көрәшә. ТАСС. Ереван. Чаллыда Татарстан композиторлары союзы тарафыннан оештырылган КамАЗ турында иң яхшы музыкаль әсәрләргә конкурс булып үтте. Чаллы районы Культура йорты каршындагы тынлы оркестр «КамАЗчылар маршы»н башкарды. Дәүләт премиясе лауреаты, СССР халык артисты, профессор Натан Рахлин җитәкчелегендәге Татар дәүләт симфоник оркестры башкаруында Ф. Әхмәтов, Ә. Бакиров, X. Валиуллин, А. Монасыйпов әсәрләре яңгырады. •Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Горький электромонтаж җиһазлары заводы үзләренә бирелгән җаваплы заказны вакытыннан элек башкарды. Кама автогигантын төзүчеләргә йөзләрчә комплект әйберләр җибәрелде. Алар автозаводта энергетика системаларын, электр җиһазларын монтажлау эшен кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга ярдәм итәчәк. Производствоның барлык участокларында почетлы КамАЗ заказына «яшел урам» ачылды. ТАСС. Горький. «Тугызынчы бишьеллыкның зур төзелеше — Кама автомобиль заводы бүген нинди омтылышлар белән яши?» — «Труд» хәбәрчесе КамАЗ профсоюз комитеты председателе Г. Закирҗановка шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. 9 <К У.» м 9. ОЧЕРКЛАР 129 — Төзүчеләр алдында,— диде ул,— беренче чиратта цех корпусларының түбәләрен ябу, производство биналарына җылылык үткәрү, җиһазлар монтажлау- чыларны эш фронты белән тәэмин итү бурычы тора. ТЭЦны ходка җибәрергә әзерлек эшләре бара, ул октябрь аенда эшли башлаячак. КамАЗның беренче заводы — ремонт-инструменталь заводта монтаж эшләре зур темп белән бара. Бер мең 800 станок монтажланды, шуларның мең ярымга якыны эксплуатациягә дә тапшырылды инде. «Труд», Мәскәү. «Сердца четырех» — Калинин шәһәрендәге иң яхшы вокаль-инструменталь ансамбльләрнең берсе шулай исемләнгән иде. Ансамбль членнары В. Забурский, С. Соколов. А. Пронин, Е. Катаев Кама буендагы бөек төзелешкә китәргә булдылар. Комсомол путевкалары алып, егетләр КамАЗга килделәр. Төзелештә эшләүчеләргә бүләк итеп алар җыр алып килделәр. Хәзер ансамбльнең исеме яңа — «Кама таңнары». Коллективның репертуары киң. Анда татар халык җырлары да, классик әсәрләр дә бар. «Татарстан буйлап сәяхәт» җыры аеруча шатлыклы яңгырый. Культура йорты ачылышка коллектив яңа программа әзерли. «Советская культура», Мәскәү. Воронеж авыр механик пресс заводы эшләп чыгарган махсус прессларның беренче партиясе графиктан ике айга элегрәк Чаллыга җибәрелде. КамАЗ өчен бу прессларны җыю эшен И. Панов һәм В. Шерстюков җитәкчелегендәге алдынгы бригадалар башкара. ТАСС, Воронеж. Наманган «Электротерм» производство берләшмәсе Чаллыга электр җылыткычлар җибәрде. Бу приборларны берәмләп тә, һәртөрле зурлыкта һәм формада батареяләр ясап та урнаштырып була. Алар һаваны да, суны да һәйбәт җылыталар, җылылык бирүнең югары коэффициенты белән аерылып торалар. Бу җылыткычларны КамАЗ өчен заводның иң яхшы бригадалары эшли. Автогигант цехларына салкыннар башланганчы куелырга тиешле приборларны эшләүне завод графиктан элегрәк башкарды. ТАСС, Наманган шәһәре, Үзбәкстан ССР. Озакламый башкалада яшәүчеләр һәм кунаклар Революция музее залларының берсендә тугызынчы бишьеллыкның зур төзелеше — КамАЗ турындагы экспозицияләр белән таныша алачаклар. Музейның фәнни хезмәткәрләре күптән түгел Чаллыда булып, төзелеш барышы, андагы кешеләр, аларның хезмәте, тормышы, көнкүреше, ял итүләре турында материал туплап кайттылар. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Чаллыда СССР халык артисты, Ленин премиясе лауреаты Людмила Зыкина концертлары зур уңыш белән барды. Концертлардан соң популяр җырчы газета хәбәрчеләре белән очрашты. «КамАЗ төзүчеләргә сез нәрсә теләр идегез?» —дигән сорауга Л. Зыкина: — Күңел көрлеге, хезмәттә яңа уңышлар телим,— дип җавап бирде.— Монда башкарыла торган эшләр барыбызның да киләчәге өчен эшләнә. Бу төзелештән озак вакытлар дәвамында киләчәк төзелешләр үрнәк алачак. Мин дә, барлык башка кешеләр кебек үк, завод һәм шәһәрегез матур, уңай булсын дип телим. Эштән шатлык бөркелсен, күңелләр бәхет белән тулсын! Ә без бирегә ешрак килергә тырышырбыз... «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Диңгез пароходчылыгы суднолары Мурманскидан АКШ портларына даими йөреп тора. «Шура Кобер». «Вася Шишковский», «Валя Котик» теплоходлары Америкадан КамАЗ өчен җиһазлар алып кайттылар... ВЛКСМ Үзәк Комитеты карары нигезендә оештырылган «СССРның 50 еллыгы» исемендәге удар отрядның икенче группасы 500 егет һәм кызлардан тора. Алар күптән түгел КамАЗның яшь төзүчеләре сафына бастылар. Бөтенсоюз удар комсомол төзелешенә килеп җитү уңае белән үткәрелгән тантаналы митингта Россия Федерациясенең 37 автономияле республикасы, крае һәм “ өлкәләреннән килгән яшь төзүчеләр производство планнарын вакытыннан элек үтәргә, комсомол экономия фондына 32 мең сум акча кертергә, «КамАЗ төзелеше ударнигы» исеме өчен ярышка кушылырга, профессиональ осталыкны, гомуми белем, идея-политик дәрәҗәне үстерергә сүз бирделәр. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода*. Сентябрь башында КамАЗда халык кинофестивале булып үтте. «Чулпан», «Гренада» кинотеатрларында, якындагы поселок клубларында, цехлардагы һәм монтаж идарәләрендәге клубларда, еш кына турыдан-туры төзелеш мәйданнарында эшчеләр кино сәнгате осталары белән очраштылар. — Сәнгатьнең көче,— диде фестивальне ачканда партиянең шәһәр комитеты секретаре И. С. Донская,— халык белән даими бәйләнештә булуда.— КамАЗчылар халык кинофестивале оештырган кинематографистлар союзына рәхмәт белдерделәр. Бу — кино хезмәткәрләре белән автомобиль комплексы төзүчеләре арасындагы иҗади дуслыкның башлангычы. СССР кинематографистлары союзы делегациясе: идарә секретаре А. Караганов, кинодраматург Б. Метельников, киноактерлар М. Володина, Л. Шагалова, Е. Гра- дова, Д. Фирсова, В. Этушлар Чаллыда һәм Түбән Камада 38 очрашу үткәрделәр, аларга 25 мең тамашачы катнашты. Шул ук вакытта «Ирек — тәмле сүз», «Иван Васильевич һөнәрен үзгәртә», «Монолог», «Язның 17 мизгеле» фильмнарының премьералары булды. «Советская культура». Мәскәү. Каунас шәһәренең «Нерис» заводыннан Кама автогиганты төзелешенә микро- шлнфлар әзерли торган махсус станокларның беренче партиясе озатылды. Алар ярдәмендә автомашинаның иң мөһим детальләр ясауга китә торган металлның микроструктурасы билгеләнәчәк. КамАЗ заказы бер айга вакытыннан элек башкарылды. Завод коллективы предприятие коммунистларының удар төзелеш заказларын иң кыска срокта һәм югары сыйфатлы итеп башкарырга чакыруларына бертавыштан кушылды. Шәһәрдәге барлык станок төзү заводлары КамАЗга үз продукцияләрен озаталар. «Прекалас» махсус станоклар заводы камилләштерелгән ярым автоматлар җибәрде, Дзержинский исемендәге станок төзү заводы да якын көннәрдә удар төзелешкә үз продукциясен озатачак. ТАСС, Каунас, Литва ССР. Кама автомобиль комплексы төзелеше Чаллы районының экономик структурасын тамырдан үзгәртә. Шәһәр тирәсендә куәтле авыл хуҗалыгы зонасы үсеп чыга. Анда барлык эшләр промышленность нигезендә башкарылачак. Шуңа бәйләнештә шәһәр тибындагы поселоклар салына. Авыллардагы төзелеш эшләрен рациональ оештыру өчен проект төзүчеләр реконструкция алымнарының иң эффектлыларын эзлиләр. «Жилищное строительство», Мәскәү. Чаллы музеенда «Сезгә, КамАЗ төзүчеләр» дигән исем астында үткәрелгән күргәзмә-конкурста Г. Симбирин, В. Куделькин, И. Әхмәдиев әсәрләренә югары бәя бирелде — алар конкурс лауреатлары исеменә лаеклы дип табылды. Чаллы кешеләре Татарстан художниклары союзы һәм Казан сынлы сәнгать музее оештырган сатирик рәсем күргәзмәсен дә яратып карадылар. ф КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ Казандагы А. М. Горький музее фәнни хезмәткәрләре дә КамАЗда еш булалар. Алар — тулай торакларда, тезелеш мәйданнарында эшчеләр өчен кадерле кунак. Чаллы музеенда алар ярдәмендә «Пушкин Казанда», «Рус әдәбияты классиклары Татарстанда» дигән күргәзмәләр оештырылды. •Советская культура». Мәскәү. Петров исемендәге Баку машина төзү заводыннан КамАЗ төзүчеләр адресына эре суүткәргеч металл конструкцияләр җибәрелде. Аерым өлешләре 2,8 метр диаметрлы бу трубалар буйлап КамАЗдагы ТЭЦ- ның турбиналары конденсаторларын суыту өчен су кудырылачак. Хәзер трубаларның яңа партиясе озатылырга әзерләнә. Сентябрь аенда автозавод төзүчеләр тагын 150 тонна труба алачак. Бу трубаларны әзерләү тәҗрибәле мастер П. М. Спичак җитәкчелегендәге иң яхшы бригадага тапшырылды. ТАСС, Баку. Чаллыда Чехословакия яшьләре арасында зур популярлык казанган «Контакт» эстрада ансамбле (Братислава) кунак булды. Алар концертларда словак һәм рус халык җырларын, эстрада әсәрләрен башкардылар. КамАЗ төзүчеләр Дунай буеннан килгән кунакларны җылы каршылады. трня» на строительстве Камского автозавода». СССР Монтаж һәм төзү эшләре министрлыгының Свердловск механика заводы коллективы КамАЗ заказын вакытыннан бер айга элек үтәде. Урал эшчеләре «МСК» кранын монтажладылар. Бу кран гадәти типтагы краннардан төзүчеләргә киңрәк мөмкинлекләр бирә. Быел Свердловск механика заводы КамАЗ өчен озайтылган уклы тагын бер зур кран әзерләячәк. Әлегесе кебек үк, монысы да төзүчеләргә срогыннан элек тапшырылачак. ТАСС, Свердловск. Шушы елның 22 июнендә «Советская культура» газетасында КамАЗда культура тормышы проблемаларына багышланган материаллар басылып чыккан иде. Газетаның бу чыгышы укучыларның, шулай ук төзүчеләргә культура хезмәте күрсәтүне яхшыртуга бәйле учреждениеләрнең, оешмаларның игътибарын җәлеп итте. Газетаның 21 сентябрьдә чыккан санында моңа ВЦСПС секретаре Л. Земляни- кованың, СССР Художниклары союзы идарәсенең, Бөтенсоюз театр җәмгыятенең. Үзәк актерлар йорты директоры СССР халык артисты М. Жаровның җаваплары басылып чыкты. Аларда КамАЗ төзүчеләр белән иҗади контакт программасы билгеләнә. РСФСР Министрлар Советының нәшриятлар, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре Дәүләт комитеты председателе Н. Свердлов Чаллы укучыларын әдәбият белән тәэмин итү буенча конкрет чаралар турында яза. «Советская культура». Мәскәү.