Логотип Казан Утлары
Шигърият

«ЯШЬ ЛЕНИНЧЫ» БЕЗДӘ КУНАКТА

Октябрь аенда *Яшь ленинчы» газетасының чыга башлавына 50 ел тула. Илебездә татар укучылары өчен чыгарыла торган бу бердәнбер газетаның тарихы татар совет әдәбияты үсеше белән үрелеп бара. *Яшь ленинчы»да күренекле әдипләр Фатих Кәрим. Галимҗан Мөхәммәтшин. Ләбиб Гыйльми эшләгән. Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил. Абдулла Алишлар үзләренең әсәрләрен шушы газетада бастырганнар. Әдәбиятыбызның бүгенге аксакаллары да беренче иҗат шатлыкларын *Яшь ленинчылда татыганнар. Язучылар хәзер дә газетабызның кадерле кунаклары. Бу санда •Яшь ленинчы» безгә кайбер авторларын тәкъдим итә. Зәкия Туфайлова Туган ил Туган ил ул була бер генә. Туган илнең кадерен бел генә. Туган ил ул — алтын арышлар, Туган ил ул — зифа камышлар. Туган ил ул — иркен болыннар, Болыннарда нәни колыннар. Туган ил ул—зәңгәр диңгезләр, Туган туфрак, үскән нигезләр. Туган илдә барыбыз бертуган, Бик кадерле безгә ул шуңа. Марс Шабаев хюооооооэоооооаоооооооооооооооооооооо о* Ленин Үстергән аны Иделем, Иләмән иткән Илем, Иделгә, Илгә аваздаш Исемгә ия Ленин. Бәхетле минем Иделем, Ирекле минем Илем: Иделенә һәм Иленә Игелекле булды Ленин. Мәңгелек иркен Иделем, Илем мәңгелек минем. Иделеңә, Илеңә тиң, Идеяң мәңгелек, Ленин. Ягымлы, моңлы, аһәңле Әй минем туган телем: Тоташ җыр булып яңгырый — Иделем, Илем, Ленин. 1971 Шәүкәт Галиев Рәхмәтләр хакында Җиргә төшкәч Бияләе, Гафур алып Биргән иде. Динә аңа: — Рәхмәт!—диде. Малайның да Җылы сүзгә Кәеф килде. Елмайды да: — Рәхмәтеңә Рәхмәт! — диде. Кыз җавапсыз Калсын диме? Җавап бирде: — Рәхмәтемә Рәхмәт өчен Рәхмәт инде! Малай аңа Башын иде: — Рәхмәтемә Рәхмәт өчен Рәхмәтеңә Рәхмәт! — диде. Динә көлде. Бик күңелле, Рәхәт иде. ...Җиргә төшкән Бияләйгә Рәхмәт инде!.. 1971 Рәдиф Гатауллин оооооооооооооооссс :toooo:. .-« соооооооооооооооооооо» Зәңгәр ил-бала чак иле Туган илем — илләр иле, Туган җирем — җирләр җире, Бәхет җире, нур иле. Мәңге яңгырар җыр җире. Әйдә җырлыйк яңа бер җыр: — Илемдә бар — иң матур ил, Исеме — Бала чак иле. Ямьле бала чак иле, Зәңгәр бала чак иле, Аяз күгең, якты көнең, Кем генә белми сине! Җилләрнең иңчиң җылысы Исә синдә, зәңгәр илем! Гөлләрнең дә иң гүзәле Үсә синдә, бәхет иле,— Хыяллар һәм чынлык җире! Татулык, Дуслык, Туганлык, Матурлык, Сафлык, Уңганлык, — Байрагыңда шулар синең — Язган шулай туган илем. Серләр тулы — утрау түгел, Әкиятләр күп — тормыш үзе. Бакча кебек — төрле төсле Матур ил — Бала чак иле! Шул илдә үткән бала чак, Җыр булып яңгырап барачак: Ямьле бала чак иле, Зәңгәр бала чак иле, Аяз күгең, якты көнең, Кем генә сөйми сине! 197! Равил Фәйзуллин ооооо >»ооооос Кошларга Бездә кыш. Җир-сулар капланды ак карга. Әй, кошлар, сезнең хәл ничек ул якларда? Җылы як илләре торганнармы көтеп, безнең күк сөенеп, оялар беркетеп? Бездәге кебекме ул җирнең таңнары? Исләргә төшәме туган як таллары? Каймакта шундый уй шомлата күңелне: кошкайлар, сез анда кадерсез түгелме? Талчыккан канатка сыеныр җир бармы? Очарга — тыныч күк, ашарга — җим бармы? Картадан карыйбыз сез киткән якларга. Бар анда дуслар да, бар анда ятлар да. ...Бездә кыш. Туңмыйбыз, Уйныйбыз күңелле. Кошкайлар, ул якта күңелсез түгелме? 1972 Газиз Нәбиуллин Чапаевчылар Әнием теккән Шлёмны киеп, Шатланып, көлеп. Әй йөрим биеп. Мине һәр малай. — Чапаев, — дияр. Кирәк инде ат, Бик яхшы ияр Чаптым урамга, Бу ни эш булган? Барлык малайлар Бүген шлемнан. — Мин,—дим, — Чапаев! Ничек күрмисез. Сәлам бирмисез. Хәрби тәртипне Әллә белмисез? —• Йөрмә бер ялгыз Масаеп,— диләр — Без бит үзебез Чапаев, —диләр. Рәшит Гәрәй Учакларың дөрли Барабанчы чая малайларга Мин кызыгып карыйм һаман да. Картлыгымны онытып, тагын менә Иярәсем килә аларга. Ә аларга кызык... Әйдә, абый, Пионерга син дә кер, диләр... Әй үсмер чак, сүнмәс учакларың Йөрәгемдә гелгел дөрлиләр. Юк, картаймый икән җырлы күңел, Якынлашсаң да син иллегә. Быргы тавышы серле, ерак юлга Дәшә әнә, дәшә мине дә. Күңел сөенә, йөрәк кушылып тибә Көчле, дәртле поход маршына, һәм кабатлыйм: Мең кат бурычлы мин Шушы җитез сафлар каршында. Шушы сафлар малай чакларымның Хыялларын чынга ашырды! Юлларыңны матур дәвам ит, дип, Комсомолга мине чакырды. 1972 Рөстәм Мингалимов Кар коела Кар коела, Куна өскә. Куна кашка, Куна күзгә. Кар коела, Кунак булып Килә Җиргә, Килә безгә. Гаҗәп кунак, Күпме килеп Өмет итми Безнең сыйны. Бозы белән, Кары белән. Уен белән — Безне сыйлый. Йортыбыздан Үзен читкә Чыгарсак та Көрәп-көрәп. Гаҗәп кунак, һаман сыйлый, һаман килә, һаман керә, Машинага Төяп-төяп Озатсак та Күпме генә! — Гаҗәп кунак, Үз вакыты Җитмичә ул Китми генә. Шаярмагыз, Кумагыз, ди. Куна кашка, Куна күзгә. Кар коела, Кунак булып Килә Җиргә, Килә безгә. Гәрәй Рәхим ^Линем тырысым Кибеттән чиләк сатып ал, диеп, Борчып тормадым әле әнине. Каен тузыннан үрдем бер тырыс, Ярдәмгә дәштем бары әбине. Матур булсын дип бик тә тырыштым, Күр, нинди күркәм булды тырысым. Урманга баргач, алсу җиләкләр Минем тырысны бик ошаттылар. Мине өз, диеп, яфрак астыннан Чыгып калырга ашыкты алар. Мин җиләкләрне бик тә яратам, Каен тырыска утыртып кайтам. Ал җиләкләрне кызыктыруның Бик ансат юлын уйлап таптым мин. Каен тузыннан тырыс үрдем дә Күп итеп җиләк җыеп кайттым мин. Каен тырыста каен җиләге, Бер читтә торсын кибет чиләге. 1971 Мөдәррис Әгъләмов ■ - • , .*М «•... ■ ... ||И11ЧП»1 Чая малай Ялан тәпиләрен салындырып, Атланган да агач коймага, Чая малай җиргә карап тора, Өстән карап тора дөньяга. Аякларын яктан якка гына Әйләндерим әле дигәндә, Кинәт кенә башы әйләнде дә Чая малай очты түбәнгә. Бармагыннан төшкән эзләр генә Сызгаланып калды коймада. . Чая малай күккә карап ята, Исе китеп ята дөньяга.