Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЕНӘРИЛЕ ГАЛИМҖАН

Иртән сәгать нәкъ алты тулуы булыр, Галимҗан абшиШ зый шактый көмешләнгән чәчләрен артка сыйпашТЬ1Р ЫП Ү 3 «реэиденциясе»ндә утырыр. Куе ябалдаш- ХсЛд И лы тополь төбендәге ике тәрәзәле кечкенә будканы, «иЙ/BL уенынчынын бергә кушып, шулай дия торган бул- (ЖС. ды Ул Труба-турбина хуҗалыгына начальник булып ЙЖЙУ^Гкилгәч, язганда-сызганда урын, дус-иш килгәндә ку- •ЯНП ыш булыр дип, үзе ясады ул аны. Буровойлардан калдык-постык такта кайтартты, балта, пычкы алып килде. Атна-ун көн дигәндә будка әзер иде. Үзе киеп йөри торган комбинезон төсенә буяп та җибәргәч, труба-турбина әрдәнәләре арасында әллә каян күренеп тора башлады әлеге будка Ишекне сак кына ачып керер Галимҗан абзый, керү белән ян тәрәзә өстендәге челтәрле читлеккә күз салыр. Шуны гына көткән пар кенәри пыр тузар, әрле-бирле сикерешеп, талпына-талпына канат кагар, өзеп- өзеп дәртле сызгырыр. Галимҗан абзый аяк очларына гына басып читлек янына килә, ягымлы тавыш белән кошларга сүз куша «Ай, рәхмәт төшкерләре, бүген дә сагынып көттегезме мин картлачны? Ашыйсыгыз да килгәндер инде, сыйлыйм үзегезне, хәзер сыйлыйм». Кошлар анын саен талпына төшәләр, сызгырулары анык саен дәртлерәк, түземсезрәк. «Ярар инде, ярар, бераз гына сабыр итегез, башта плащны салырга кирәктер, элеп тә куярга кирәктер» Карт мастер өстәл янына килә, тартмасын ачып кәгазь пакет чыгара. Учына киндер орлыгы салып, читлек эчендәге савытка коя, савытның икенчесенә графиннан су агыза. Кенәриләр тек тек җим чүпләгәндә, Галимҗан абзый өстәл артына кереп утыра, уң кулы белән яңагына таяна, күзләрен йомар-йоммас бер мәлгә тынып кала. Тамаклары туйган кенәриләр, шуны гына көткән кебек. янәшә куначага куналар, канат кага-кага сайрарга тотыналар Галимҗан абзыйның көн дә тыңлый торган иртәнге серенадасы бу. Үзе яшьлек дөньясында, бормалы су буенда, кызыл маңгайлы текә тау итәгенә сыенган Куштирәгендә. Бала чактан ук яратты ул сандугач сайрауларын. Урманга барса да, әрәмәгә төшсә дә, яшел үлән өстендә сузылып ятар иде, дөньясын онытып кош сайравын тыңлар иде. Әнкәй назын да, әткәй иркәсен дә алмаштырды моң Беркөнне Куштирәген ташлап китте ул. Авыл каршысындагы кызыл маңгайлы текә тау да калды, бормалы су буйларындагы әрәмәләр дә, сандугачлы тирәкләр дә. Кинәт булды аның китеп баруы, таң атканда станциягә барып җитәргә, Баку якларына юл тоткан поездларның берсенә утырып китәргә кирәк иде. Очраткан саен «көтүче калдыгы, авызыңнан үпкәң күренә» дип, бик тә теңкәсенә тигән зәһәр телле карт остабикәдән үч алырга булды Галимҗан. Көтү кергәнче кеше-карага күренмичә авылга кайтты, бакча артыннан ишегалдына узды, кача-поса чоланга керде, остабикәнең тәһарәт өчен генә тоткан җиз комганына муеннан тутырып керосин салды. Остабикәнең ишегалдындагы кое тирәсендә «шул көтүче калдыгыдыр, шул гынадыр» диядия, җан-фәрманга чабып йөрүен кет-кет көлә-көлә койма ярыгыннан озак карап торды ул. Шул китүдән әйләнеп кайтмады туган авылына Галимжан, башы да күзе, нужасы да үзе дигәндәй, илне күп гизде, ул чаклардагы нефтьле төбәкләрне барысын да йөреп чыкты. Кемнәрне генә күрмәде, кемнәр белән генә очрашмады — әммә шунысын белде: яхшы кешеләр күп булып чыкты дөньяда. Яшьлек гадәтен үзгәртә алмады, кая гына барып чыкмасын, бераз акча юнәтеп аякка басуы була, кенәриле читлек сатып ала. Аның турында сүз чыктымы: «Ә, теге, кенәриле Галимҗанмы?» — дия торган булдылар. Яраткан җыры да «кенәриле» иде аның. Яшьрәк чакларында өзелеп- өзелеп Куштирәген сагынганда тирәкле су буйларына, чәчәкле тау араларына китәр иде һәм бер ялгызы калып кенәриле җырын сузар иде. Эх. тавыш иде үзейдә, моң иде! Чәчләр агара башлагач, мәҗлес-мазар- ларда аерылмас дусты Юрий Юрич олы куллары белән аркасына шап та шоп суга-суга кыстарга тотыныр иде: «Галим-ка, друг, давай канарейку». һәм Галимҗан абзый күзләрен йома төшеп, әле дә моңын җуймаган күкрәк тавышы белән сузып җибәрер иде: Асылъяр, кенәри, бергә булырбыз әле. Галимҗан абзый өстәлгә счет куеп, төймәләрен шалт итеп бер тартуга кенәриләр сайраудан шып туктыйлар: «Агаебыз эшкә кереште, комачауламыйк»,—диләр бугай. Ашыкмый гына кәгазен кәгазьгә куеп, кичә кайсы буровойга күпме турбина, борау җибәрелгәнен исәпләгәч, техснабтан кайтартылган трубаларны санап карагач, саннарның йомгагына күз салгач, кат-кат баш кагып куя: «Ай азагы җитә, тагын трубаларга кытлык туа. Азрак кайтаралар, азрак...» Труба-турбиналарның иртәгә кирәклесенә заявка язу өчен ун минут вакыт җитә Кәгазь-дәфтәрләрне пөхтәләп кенә бер читкә җыеп куйгач, кесәсеннән Юрий Юрич бүләге көмеш портсигар чыгарып папирос ала. Әле дә шул зимагур гадәтен ташлый алмавына күңеленнән сыкранып шырпы сыза. «Юрий Юрич күптән ташлагандыр инде, ә мин, картлач, ташлый алмыйм, һаман да шул тәмәке колы». Сәгать сигезенче ярты, күптәнге гадәт белән күзләр тәрәзәгә төбәлә: хәзер тәрәзә төбеннән мастерлар узарга тиеш. Иртәнге планеркадан чыгып мастерской каршына килеп туктаган вахта автобусларына утыру өчен алар сукмактан килеп кечкенә капкадан керәләр һәм әлеге карт мастер резиденциясенең тәрәзә төбеннән үк узып китәләр. Ярата Галимжан абзый аларның ничек узганын тәрәзә аша күзәтеп торырга. Атлауларыннан. килешкилбәтләреннән планеркадагы сүзнең кайсы тирәдә бөтерелгәнен чамаларга ярата. Әнә сукмак очында беренче булып Гайнанов күренде. Ата каз кебек муенын сузган, озын кулларын тегермән канатлары кебек, шыксыз селтәп бер йөгерә, бер атлый. Кечкенә капканы да аягы белән генә тибеп ачты. Әһә, егетем, планеркада сүз син дигәнчә булмадымыни. Чыбыркылап куган кебек шуның өчен чабасың. Арттарак биш-алты мастер бергә киләләр, араларында Шәрипов, әле унга, әле сулга карап, төкерекләрен чәчә. * Директорның күзенә кереп һәр әйткәненә баш кага-кага куштанланып = утырган да, хәзер иптәшләре алдында боргалана, акланырга тырыша. £ Арзан мәзәкләреннән үзе хихылдап, койрык болгый. Тәүфыйк бүген дә артка калган, берүзе ашыкмый гына атлый. Әллә 5 инде барыбер терәлеп тормый дип. дөньясына кул селтәгән. Юк. менә ул £ башың күтәрә төште, күкрәген киереп әче итеп сызгырды. Үзе инженер, 5 бригада җитәкли, үзе һаман малай-шалай шуклыгын ташламаган. Алда- £ гы төркемдәгеләр берьюлы аңа таба борылдылар, һәм кайсы кул изәп, = кайсы баш кагып күңелле шаулашып алдылар. 5 Нәрсәсе белән күңеленә хуш килгәндер, Галимҗан абзый үз итә бит ф шул егетне. Институттан килгән көнне үк яратты үзен. Яшь инженерны _ аның бригадасына җибәрделәр, теләр-теләмәс кенә алган иде, борын 3 чөймәде, мин кем димәде, уен-көлке белән ярты ел помбурлыкта йөрде, ө бер ел чамасы тормоз сабы шомартты. Башы йомры егетнең, скважина * бораулау мәсьәләләренә аек карап инженерларча фикер йөртә белә, о Мастерга, бригадага төпле киңәшләре белән күп ярдәм итте, бөтен ° трестны шаккаттырып бер-бер артлы рекорд куйдылар. Бик үсеп китә торган, үсеп тә китәр иде дә, телгә зәһәр, кемлегенә карамый туры әйтә торганнардан. « Тәүфыйк капкадан керүгә, яшел будкага күз салды, аны көтеп ишек* төбенә чыккан карт мастерны күрүгә йөзе-күзе белән елмаеп, уң кулын күтәреп, ерактан ук — Галимҗан абзыйга иртәнге сәламнәр! — дип кычкырды. Алар, кулларын кыса-кыса күрешкәч, Галимҗан абзый бер мизгел Тәүфыйкка текәлеп карап торды. — Кәефең ярыйсы күренә, энекәш, әллә бүген эләкмәдеме? Тәүфыйк баягыдан да җәелә төшеп елмая; бер күзен кыса төшеп. — Ничек эләкмәсен инде, обязательно, эләкте,— ди. — Тагын партизанмы? — Кызык кеше икәнсез, Галимҗан абзый. Тормыш үзгәреп тора бит. — Соң? — Анархист мин бүген, абзый кеше. Карт мастер, кашларын җыерып, кырысрак булырга тырышкандай итеп әйтә: — Кешегә дигән буровойны басып алгач, шулай диярләр, егетем. — Гайнановның бик кудырасы килгән иде, китмәдем. Егетләр яклады Шәрипов да яклап сүз әйтте Галимҗан абзый бер генә мизгел уйланып ала һәм кинәт — Шәп иткәнсең, молодец! —ди. — Бәген конторны бер Гайнанов- ка эшләтәләр, атна-ун көн көтсен әле, башкалар көтәләр бит. Тәүфыйк, вахтага соңга калам дип, борылмакчы иде, Галимҗан абзый аның җиңенә үрелде. — Туктале, бер нәрсә күрсәтәсе бар. әйдәле минем белән Икәүләп бер читтәрәк урнашкан складка керделәр. Галимҗан абзый үрелеп ут кабызды Аслы-өсле өелгән ящиклар арасыннан узып бер почмакка җиткәч, тагын үрелеп ут кабызды Бер әрдәнә кечкенәрәк, нибары егерме яшик, шуның янына туктадылар. — Кара әле. Тәуфыйк, кулындагы сумкасын читкә ыргытып, тиз генә өстәге яшик- ны алып, идәнгә куйды, тактасын каерып, бер борауны тартып чыгарды. Икәүләп бик озак карадылар борауны, шарошкаларын селкеттеләр. тешләрен капшадылар. Башкалардан аермасы юк. Ә стаканындагы бу кызыл тамга? — Болар, энекәш, сынарга җибәрелгән бораулар булырга тиеш,— диде ахырда карт мастер,— тик документлары килеп җитмәгән... — Бораулап карыйм әле,— диде Тәүфыйк, аягүрә торып,— икесен генә алып китим. — Нинди тирәнлектә бораулыйсың? — Иртә белән верей горизонтына кергәннәрдер, сигез йөз метр чамасы булырга тиеш. — Ал! Ләкин кара, тирәнлекне төгәл үлчәп төшер, икесенең дә күпме, ничек бораулаганына, зинһар, акт яз. Вахта кул куйсын. Заводтан вәкил килеп җитәр. Төш вакытында буровойга су ташучы машина белән Тәүфыйк кай- тыһ төште, атылып будкага килеп керү белән баш бармагын сузып күрсәтте. — Нәрсә, Тәүфыйк, әллә кош тоттыңмы? — Галимҗан абзый, калганнарын тизрәк бир. Карт мастер сабырлыгын җуймаска тырышып сорады: — Ни булды? Бораулар менә дигән, проходкалары бермә-бер артык. — Ни кыларга икән синең белән? — Ничек инде, ни кыларга? Икенчесе забойда, күтәргәнче барып җитәргә кирәк. Галимҗан абзыйның кашлары җыерылды, йөзе кырысланды, ике-өч кенә минут уйлап торгач, кинәт кулын селтәде: — Беткән баш бетсен инде. Кичен безгә керергә онытма. — Буровойдан кайта алсам керермен. Обязательно, керермен. ...Нәкъ бер атна узды. Кичтән яңгыр сибәләп китте, Галимҗан абзыйның! тез буыннары сызлап тора иде. Иртән уянып китсә, сәгать алты тулган. Унбиш-егерме минутка соңга калсам, кенәриләр әллә ни үпкәләмәсләр әле дип, үрелеп радиоалгычның төймәсен борды. Соңгы хәбәрләр тапшыралар, Мәскәүдән... Төньяк-көнбатыш районнар өчен яңа рекорд. «Әлмәтбурнефть» трестының мастер Тәүфыйк Зиннуров җитәкчелегендәге бораулау бригадасы 1822 номерлы скважинаны девонга бораулаганда яңа рекорд куйды, файдалы тизлек станок-айга... Галимҗан абзый үзе дә сизмәстән сикереп торды, күз аллары караңгыланып киткәндәй булды, ни өчендер тамак төбен капшап алды. «Әйтәм атна буе күренмәде, тишек борын, әйтәм...» дип сөйләнә-сөйләнә, ни эләкте шуны киеп бораулау конторасына чыгып чапты.