Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ— ТАТАР КЛАССИКАСЫ

Камал исемендәге татар дәүләт академия театры репертуарында классик драматургларыбызның әсәрләре елдан-ел күбрәк урын ала бара. «Зәңгәр * шәл» (К. Тинчурин), «Галиябану» (М. Фәйзи), «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт) кебек, һәр сезонда уйналып килгән атаклы әсәрләр белән бергә, коллектив соңгы елларда күренекле татар драматургларының моңарчы игътибардан читтәрәк калып килгән пьесаларын да сәхнәгә куя башлады. Әйтик, К. Тинчуринның «Американ» комедиясе белән «Сүнгән йолдызлар» мелодрамасы 1924 елдан бирле, Н. Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» драмасы 1936 елдан бирле, Т. Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ы 1939 елдан бирле сәхнәдә куелмаган булган. 30—40 еллар тукталып торганнан соң, әлеге әсәрләр кабат сәхнәгә кайтты. Бу спектакльләрнең беришеләре, мәсәлән, «Миркәй белән Айсылу», «Американ», «Сүнгән йолдызлар» һәм өлешчә ■Кыю кызлар» бүгенге театрның җитлеккәнлек дәрәҗәсен, үсешен күрсәтә торган әсәрләр буларак кабул ителсә, икенче берләре (мәсәлән, «Зәңгәр шәл») нигездә тышкы яңалыгы белән генә игътибарны җәлеп итте, өченчеләре исә (әйтик, «Галиябану») бөтенләй уңышсыз булып чыкты. Әлбәттә, уңышка ирешүнең дә, уңышсыз- лыкка очрауның да үз сәбәпләре бар. Күптән язылып, озак еллар буе уйналмый йөргән ул әсәрләрне сәхнәләштергәндә, театр коллективы бүгенге сәхнә таләпләреннән чыгып, бүгенге тамашачыны истә тотып эш иткән. Башкача әйткәндә, ул заман рухы, заман сулышы белән сугарылган спектакльләр куярга омтылган. Фикеребез аңлашыла төшсен өчен, беркадәр арткарак кайтып карыйк. Югарыда телгә алынган әсәрләр кайчандыр сәхнәгә куелган булган, шуңа күрә элекке спектакльләр белән бүгенгелөрен чагыштырып багыйк. Сүз дә юк, 20 нче һәм 30 нчы елларда куелган спектакльләр бүгенге спектакльләр төсле булмаган һәм алай була да алмаган. Хикмәт аларның сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәләрендә генә дә түгел. Бу хәлнең төп сәбәбен шул чорның үзенчәлекләреннән, шул замандагы әдәби-эстетик карашлардан эзләргә кирәк. Тормыш үзгәрү белән кешеләр дә үзгәрә һәм аларның матурлыкны тою. шул исәптән, сәнгатьне аңлау дәрәҗәләре дә үзгәрә. Шуңа күрә 20—30 нчы еллардагы тамашачылар тарафыннан сокланып каралган спектакльләр бүгенге кешеләргә охшамаска, иске бер нәрсә булып тоелырга мөмкин. Без яратып карый торган постановкаларга да. ихтимал, егерме беренче йөздә яшәячәк кешеләр әллә ни сокланмаслар. Бу — диалектиканың бәхәссез законы. Бу кадәресе аңлашыла торган нәрсә. Безне, моннан да бигрәк, мәсьәләнең башка яклары кызыксындыра. Мәгълүм ки, татар театры барлыкка килгән чагында ук реалистик театр була. Шуңа күрә без 1910 елда сәхнәгә куелган әсәрләрне дә, 1930 һәм 1970 елларда куелганнарын да реалистик спектакльләр дип саныйбыз. Әмма, алда әйткәнебезчә, заманнар үтү белән реализм төшенчәсе үзе дә үзгәрә бара икән. Әгәр элекке елларда реализмны тормышның натуралистик дөреслеген сурәтләү дип аңласалар, бүгенге көндә инде безнең өчен барыннан да бигрәк әсәрнең идея юнәлеше. Г андагы социаль фикер әһәмиятле. Бу хакта һәр спектакльне аерым-аерым тикшергәндә конкретрак әйтербез. Моннан тыш, тагы шуны да истән чыгармыйк: утызынчы елларга хәтле театрлар, шул исәптән татар театры да, сезон саен дистәләрчә яңа спектакль куйганнар, икенче тәрле әйткәндә, һәр яңа пьесага күп дигәндә дүрт - биш репетиция туры килгән. Билгеле, бу рәвешчә эшләгәндә спектакльне иң сәләтле берничә артист кына «котка- ♦ рып» килгән. Ул заманда әле бүгенге мәгънәдәге режиссура да булмаган— 2 Яңадан куелган спектакльләр арасында 1966 елда М. Сәлимҗаноя тарафыннан < сәхнәләштерелгән «Миркәй белән Айсылу» беренче урында тора. Бу постановка ту- — рында матбугатта күп язылды. Шуңа күрә аның хакында җентекләп сөйләп тормый- tj быз. Шулай да. Г. Камал исемендәге академия театрында куелган классик пьесалар $ хакында сүз барганда, бу спектакль турында да берничә сүз әйтми китеп булмый. * Ченкм бу постановкада элекке әсәрләрне ничек итеп заманча куярга кирәклекнең о. теп принциплары чагыла. Режиссер бу әсәрне сәхнәләштерүнең заманга кулай төп J- принципларын таба, соңга таба аларны тагы да үстерә төшә. Суз. беренче чиратта, н хосусый, тар конфликтлар белән мавыкмыйча, әсәрнең төп, социаль фикерен калку п итеп ачу турында бара. Пьесаларның артык озын урыннары кыскартыла. Концерт тамашасына охшап китә торган җыр-бию номерлары нык кыскартыла, ә калган җырлар геройларның эш-хәрә- 2 көт логикасына туры китереп бирелә. Әгәр элек актерлар, төрле сәбәпләр аркасында, % геройның эчке дөньясын ачу. үз-үзен тотыш логикасына төшенү урынына, рольгә и иярүне, ипләшүне эзләсәләр, хәзер инде режиссер артистларга таныш образларның х дистәләрчә еллар буена ничек уйналганын онытып торырга куша, актерлардан < геройларның эчке логикасын тирәнрәк төшенүне таләп итә һәм геройларның эчке *- дөньясын, эчке халәтен ачу аша драманың төп фикерен ачык яңгырашлы итүгә ирешә. 5 —Көнкүреш планында язылган татар пьесаларын сәхнәгә куюдагы иске традиция < илленче еллар азагына хәтле яшәп килде. Бу турыда «Театр» журналы 1967 елда менә болай дип язган иде: «—Түбән зәвыклы тамашачыга ярарга тырышу милли үзенчәлек итеп карала. Андый тамашачы әсәрнең фабуласы белән генә кызыксына һәм, өстәвенә, спектакльдә җыр-биюләр дә булса, моңа бик күңеле була. Г. Камал исемендәге театрның кайбер * спектакльләре әнә шундый тамашачыга исәп тотып эшләнгән. Бу спектакльләрдә һәр- Q бер хәрәкәт җөеп-җентекләп күрсәтелә, ә аның эчке сәбәпләрө бер-ике сүз белән Ч әйтелә; тышкы хәрәкәт эчке торгынлыкны көчәйтә генә төшә; характерлар беренче күренүдә үк ачылып бетә, шуннан ары алар үстерелми дә, ачылмый да, кыскасы, X тамашачының игътибарын сәхнәдәге төп вакыйгадан башка нәрсә җәлеп итми. Мондый - спектакльләрдә персонажлар бары тик бер генә төрле буяу белән — күбесенчә ак яки кара буяу белән генә сурәтләнә, «чуарлык» комик персонажларда гына булырга н мөмкин, төрле полутоннар куллану исә бөтенләй юк» '. Яңа режиссурага сәхнә әсәрләрен куюда дистәләрчә еллар буена урнашып кил- гон бу традицион принципны җимерергә туры килә. «Миркәй белән Айсылу» спектаклен алыйк. «Миркәй белән «Айсылу»ны беренче тапкыр сәхнәгә 1935—36 елгы театр сезонында М. Мәһдиев куя. Шул елларда язылган рецензияләр буенча фикер йөрткәндә, спектакльдә алданган халыкның трагедиясе ачылмый кала, актерлар образларның асылына төшенеп җитмиләр. Айсылу ролен уйнаучы Ильская артык күп йөгерә, артык күп хәрәкәтләнә Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер да. артистлар да тулы канлы, тормышчан образлар тудыра алмаганнар дигән сүз бу. Спектакльнең оформле- ииосо натуралистик планда эшләнгән була. Әсәрнең соңгы пәрдәсендә зират, зират эчендә берничә кабер күрсәтелә. Кемнәрдер, ашыгып балчык ыргыта-ыргыта. Айсылуга чын кабер казыйлар. Персонажларның берсе—Гариф — ат ярата. Үзенең ат яратуын күрсәтү өчен ул кулына ат аягы тотып йөри. Дәүли, үзенең явызлыгын күрсәтү ечен, һәр вакыт кашын-йозен җимереп йөри, Шуңа күрә, драманы яңадан сәхнәгә куйганда. М. Сәлимҗаноя, беренче эш итеп аны натуралистик детальләрдән арындыруны күздә тота. Халык, аның фаҗигале язмышы спектакльнең теп героена әверелә 1 «Театр» журналы. 19ѻà ел 9 сан ’ «Красная Татарин» галетасы ШЭЬ ■■--.Соңгы спектакльдә массовый күренешләргә катнашучы һәр кешегә әсәрнең тәп фикерен ачыкларга ярдәм итә торган ачык бер бурыч куела. Алар мәгънәле итеп, хис-тойгы белән уйныйлар. Артистларга үз персонажлары өчен характер уйлап табарга, иҗади эзләнергә туры килә... «Миркәй белән Айсылупда халык төшенчәсен аерым шәхесләр тудыра»...‡‡‡ Спектакльнең төп үзенчәлегеннән туа торган икенче бер сыйфат — геройны һәм халыкны күрсәтү. Биредә халыктан өстен торган, үзенә бер төрле романтик герой юк, мондагы герой халыкның үз эченнән чыккан. Бу спектакльдә массовый күренешләр дә татар театрында беренче тапкыр яңача хәл ителә. М. Сәлимҗаноөның бу юнәлештәге тырышлыгы, «Миркәй белән Айсылупда да, аннан соңгы эшләрендә дә, бөтен совет театры үсешенең уртак бер сызыгына туры килә. Тулы канлы массовый күренешләр тудырып, аерым персонажларны психологик яктан конкрет, төгәл гәүдәләндереп, ул кеше язмышы аша халык язмышын ачуга ирешә. Массовый күренешләрне кую осталыгына ирешү белән бергә. Академия театры милли театр культурасына тирән тамыр җибәргән төп традицияләрнең берсен—татар артистларының психологик драманы ачудагы традицияләрен тагы да үстерә һәм тирәнәйтә төшә. «Миркәй белән Айсылупда режиссер да, артистлар да фаҗиганең киеренкелеген тышкы патетика белән түгел, бәлки кешеләрнең күңел дөньясын төрле яктан күрсәтү юлы белән ачалар. Спектакльнең куелышындагы кайбер нәрсәләрне үзгәртү нәтиҗәсендә артистлар геройларның эчке халәтенә аеруча игътибар итәргә тиеш булалар. Мәсәлән, җенпәриләрне куу күренеше әнә шундый. Акылдан язган Айсылу яткан өйгә, укып-өшкереп җен-пәриләрне куу өчен, муллалар килә. Элек бу күренеш иске тормышка хас гадәти бер хәл итеп уйналган булса, хәзер төп игътибар аның социаль асылын ачуга юнәлдерелгән. Сәхнә уртасында өч яктан чуар чаршау белән корып алынган, киң генә агач сәке тора. Сәкедә авыру Айсылу ята. Өй эче ярым караңгы. Муллалар сәкегә менеп утыралар, авыруның коты алынып кычкырынуына карамастан, аны көчләп урынга яткыралар, әфсен-төфсеннәрен укырга керешәләр. Айсылу кычкыра, чабалана, торырга талпына, ә муллалар кызны ныгытып тотканнар, урыннан торгызмыйлар. Чаршау белән корып алынган тар, караңгы сәке бөтен эпизодка куркыныч, шомлы бер төс бирә. Авыру кешене чаршау белән аерып кую бу очракта кешенең рухи тоткынлыгы, аның иркенең богауланган булуы, тормышта нык сакланып килгән иске кануннарга колларча буйсыну символына әверелә. Айсылу бу тар бүлмә эчендә читлектәге кош кебек чабалана, чыгарга талпына. Соңгы ун елда милли классиканы шушы рәвешчә яңача аңларга омтылу һәр театрда диярлек күзгә ташлана. Ягъни, бүгенге һәр совет театры әсәрнең социаль сызыгын беренче планга куя. бу хәл исә төрле төбәкләрдә куелган спектакльләрнең гомуми кешелек өчен уртак булган якларын тагы да көчәйтә төшә. Казакъ академия театрының баш режиссеры А. Мамбетовның классиканы яңача кую хакында әйткән фикерләре бик кызыклы. Ул болай ди: «Театр үзенең беренче елларында этнографик яклар белән мавыга, беренче нәүбәттә милли характер ачарга омтыла иде. Соңга таба без этнографик материалдан читләшә төштек. Хәзер исә безне гомум кешелек темалары, бөтен кеше өчен уртак булган мәсьәләләр һәм тойгыкичерешләр кызыксындыра. Хәтта борынгы заман тормышын күрсәткәндә дә без үзебезнең заман өчен әһәмиятле булган сыйфатларны, тамашачыга якын, аңлаешлы характерларны табарга тырышабыз. Без теләсә кайсы милләт тамашачысының да безнең спектакльне яратып каравын, безнең геройларны үзебез кебек үк аңлавын, якын итүен телибез»2 . Татар театрының эзләнүләре дә шушы юнәлештә бара. «Миркәй белән Айсылу», «Американ». «Кыю кызлар» исемле әсәрләрдән соң, ул К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» мелодрамасын сәхнәләштерүгә керешә. Алда әйтелгәнчә, бу әсәр сәхнәгә беренче тапкыр 1924 елда куелган. Ул чагында спектакльдә төп урынны өч гашыйкның мелодраматик, сентименталь рухта сурәтләнгән мәхәббәт хисләре алып торган. Сәрвәр исемле яшь кызга ярлы егет Исмәгыйл дә, мулла малае, бөкре мәхдүм дә гашыйк. Кыз исә Исмәгыйлне ярата. Сугыш башлана. Сәрвәр, үзенең сөйгән егетен солдаттан коткарып калу өчен, аның колагына им-томчыдан алган ниндидер дару сала. ‡‡‡ «Театр» журналы. 1967 ел. 9 сан. 1 «Советская Татария» газетасы. 1972 ел, 16 июнь, Дару зарарлы булып чыга. Исмәгыйл үлә. Сәрвәр бу авыр кайгы-хәсрәтие күтәрә алмыйча акылдан шаша. Мәхдүм акылдан язган кыз эчен җанын бирердәй булып йери. Дөньяда аның бөтен өмете, хыялы — шушы Сәрвәр генә. Әмма кыз сөйгән егетенең кабере өстенә барып җан бирә. Мәхдүм дә кызның үле гәүдәсе янында агачка асылынып үлә. Спектакльне беренче тапкыр куйганда актерларның бөтен игътибары шушы фаҗи- ♦ гане чын, дөрес итеп күрсәтүгә юнәлдерелгән була. Академия театрының өлкән ар- 3 тистларыннан Хәким ага Сәлимжанов бу спектакль турында болай сөйли: «Спектакльнең оформлениесе. костюмнары артык натуралистик иде — авыл йортларына хас бөтен вактөякләренә хәтле күрсәтелгән бер өй, кабер өсләре калкып ~ торган зират (соңрак, 1936 елда, азаккы пәрдәнең оформлениесе бернинди үзгәртүсез =; диярлек «Миркәй белән Айсылу» спектакленә күчерелде). Артистлар нәкъ авылдагы §§§ ярлы крестьяннарча киенәләр. Спектакльдә бер-бер артлы бик күп җыр башкарыла. х Диалоглар сүлпән һәм салмак кына алып барыла. Зират күренеше. Каберләр арасында, кайгы-хәсрәтеннән шашкан хәлдә. Сәрвәр каңгырап йөри (аны Р. Кушловская уйный иде). Җеназа күтәреп узалар. Каберләр арасында хәерчеләр дога кылып утыра. Ягъни, чынлыкта зиратта була торган хәлләр 5 бетен җиренә җиткереп күрсәтелә. Шуннан соң Сәрвәр үлә. Аның артыннан кыз янында мәхдүм агачка асылынып г үлә. Мәхдүм ролен башкарган артистларны баудан көчкә коткарып калган чаклар була иде...» Шулай итеп, спектакльдәге хәлләр нәкъ тормыштагыча итеп, тормыштагыча ритм - белән, гомумиләштерелмәгән эпизодлары һәм очраклылыклары белән күрсәтелгән. < Билгеле инде, 1971 елда 1924 елдагы постановканы кабатлау мөмкин түгел иде. н «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә (режиссер М. Сәлимжанов) «Миркәй белән Айсылу» х спектакленә караганда да яңачарак адым сизелә. «Миркәй белән Айсылу»да әле щ актерлар гадәти көнкүрештәгечә ясалган оформлениедә уйныйлар иде (художник < Ә. Тумашев). Монда инде бөтенләй шартлы декорацияләр ясала. Бернинди этногра- < фия, бизәкмазар юк. Бөтенесе жыйнак-тыйнак, аз-саран бирелгән (художник М. Су- g тюшев). Сәхнә алдында ике, түрдә өч ширма. Ширмаларны борып, сәхнәгә икенче төрле төс һәм яктылык бирү вакыйганың урыны алмашынуын күрсәтә. Моның белән в режиссер конкрет вакытка да, билгеле бер урынга да ишарә ясамый. Мондый офор- О мление әсәрнең бөтен кешелек өчен уртак булган мәгънәсен ныграк ача төшәргә булыша. Бу очракта артистларның үз рольләрен психологик яктан дөрес һәм төгәл е; башкарулары да әсәрнең гомум гуманистик яңгырашын көчәйтә. Оформление шартлы — булганга карап, тойгы-кичерешләр абстрактлашмый. Киресенчә, шартлы оформление = артистларның уенына тәэсир итә — алар, гадәттәге көнкүреш обстановкасы булмаган ~ буш сәхнәгә чыккач, үзләрен икенче төрлерәк хис итәләр, икенче төрлерәк «яши» н башлыйлар. Шуның нәтижесендә К. Тинчуринның бу мелодрамасы социаль яктан көчле яңгырашлы сәхнә әсәрен ә, искергән әхлак кануннарын, диннең кешелеккә х зарарлы булуын фаш итә. сугышка каршы нәфрәт уята торган бер әсәргә өйләнә. Рецензентлар бу хакта бик дөрес яздылар: -Шактый озын, сүзгә артык юмарт пьесаны Марсель Сәлимжанов бөтенләй яңа күз белән, үзенчә, хәзерге заман таләпләреннән чыгып укыган. Беренчесе һем иң мөһиме — ул спектакльгә көрәш рухы өргән. Шуның аркасында Надыйр белән Сәрвәрнең кара дөньяга протестлары да. сәхнәдәге дәһшәтле кара ширмалар да. актерлар ансамбленең уены да сугышчан сыйфатлар алганнар» '. Спектакльнең уңышлы чыгуы, алда әйткәнебезчә, әсәрдәге идеянең, социаль актив фикернең тирәнтен эшләнгән, психологик яктан дөрес конкрет кеше характерларына нигезләнгән булуыннан да килә. .Миркәй белән Айсылуида режиссер идеяне күл халык катнашкан күренешләр ярдәмендә ачарга тырышкан булса, биредә инде ул һәр образны психологик яктан җентекләп төгәл ачу юлы белән, тамашачыга аерым шәхесләр фаҗигасен җиткерә. Спектакльдә катнашкан артистларның Г. Нигъмәтуллина белән А. Харисоаадан §§§ А. Гыйләжев, Р Батуллин, Сүнмәс йолдызлар хүбәя, еСоциалнстих Татарстан» газетасы. 4В71 ел. 21 февраль башкалары — яшьләр. Бу хәл режиссерның эшен бераз җиңеләйтә төшкән диясе килә. Чөнки яшьләр бу образларның элек ничек башкарылганын белмиләр, шуңа күр» •ларның штамплашкан алымнарга иярү ихтималлары да азрак. Сәрвәр (Ф. Хәмитова) белән Исмәгыйл (Н. Әюпов) образлары спектакльнең буеннан-буена ачыла киләләр. Башта алар яшьләрчә шат күңелле, шаян-шук, дәртле булсалар, соңыннан фаҗигале хәлдә ни эшләргә, ни чара кылырга белми аптырап калалар. Спектакльнең азагында Ф. Хәмитова психологик яктан бик төгәл, көчле уйный. Әлбәттә, әсәрнең бу куелыштагы финалын беренче куелыштагысы белән чагыштырырлык та түгел — аерма бик зур. ...Буш сәхнәнең һәр ягында — кара ширмалар. Ярым караңгы. Акылыннан язган Сәрвәр арлы-бирле йөгерә. Менә аның күз алдында якын, кадерле кешеләрнең сыннары пәйда була. Сәхнә дөм караңгы. Шушы караңгыда прожекторның сыек яктысы бер ак фигураны гына күрсәтә. Кинәт әле бер ширма, әле икенче, әле өченче ширма янында сүрән, тонык нур яктысында Сәрвәр өчен якын, газиз булган кешеләрнең йөзләре күренә. Бөтен гәүдәләре түгел, йөзләре генә. Кыз эндәшкән тавышка таба йөгерә™ Ләкин әлеге сын шундук юкка чыга. Икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә таба йөгерә, тик алар да төштәге кебек югала баралар. Ниһаять, бу сыннар, әллә нинди куркыныч тавыш-өннәр чыгара-чыгара, кызны бөтен яктан чолгап алалар. Бу хәлгә коты алынып, Сәрвәр үлә. Кыз үлү белән бу җен-пәри туе да юкка чыга. Спектакльнең азагы әнә шулай саран гына детальләр белән бик тәэсирле итеп эшләнгән. Көчле уйналган образ — Надыйр мәхдүм образы. Аны ике артист: Ә. Шакиров белән Р. Таҗетдинов башкаралар. Артистларның икесе дә бөкре мәхдүмнең рухи халәтен дөрес уйныйлар. Бер яктан, ул үзенең гариплегеннән кимсенеп, көлу-хурлау- лардан куркып, сагаеп яшәсә, дөньяга ачулы, бәгыре каткан бер кеше булса, икенче яктан, Сәрвәрне күрсә, ул бөтенләй танымаслык булып үзгәреп китә, аны җаны-төне белән өзелеп сөя. Кызны очратуга, аның чыраендагы ачу, өметсезлек билгеләре шундук юкка чыга, йөзе ягымлыланып, яктырып китә. Үзенең гариплегеннән кимсенеп яшәсә дә, ул үз тирәсендәге кешеләрнең күбесеннән зирәгрәк. Характер, психология логикасы эш-хәрәкәт логикасын да тудыра Шуңа күрә дөньяның гаделсезлеген иң нык күралмаучы, шуңа җәберләнүче кеше — Надыйр мәхдүм. Ул йодрыгын төя-төя «күктәге» аллага каргышлар яудыра. Надыйр мәхдүм, бигрәк тә Р. Таҗетдинов башкаруында, үзенең гариплегеннән бик кимсенүче, шул сәбәпле дөньяның гаделсезлегеннән бик нык җәберләнүче Квазимоданы хәтерләтә. Татар драматургиясендә берничә пьесада: К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» һәм «Җилкәнсезләр»ендә, Н. Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ында бөкре (Надыйр мәхдүм, Рокыя, Гариф) образлары бар. Бу образлар дөньяга ачулы, караңгы чырайлы булулары белән бергә, оригиналь, үзенчәлекле итеп тә бирелгәннәр, бигрәк тә баштагы ике персонаж шундый. Алар акыллы, зирәк. Дөньяда барган социаль көрәшне алар ачыграк аңлыйлар, тирәнтен тоялар. Физик кимчелекле булу сәбәпле, алар үз эчләренә бикләнеп яшиләр, кешеләр белән аз аралашалар. Ләкин әнә шул ялгызлык аларны зирәк күңелле итә. Шуңа күрә дөньядагы гаделсезлеккә нәфрәт белдерүләре очраклы бер хәл түгел. Бу персонажларның шул үзенчәлеге театрның соңгы спектакльләрендә тагы да тулырак ачыла төште. «Сүнгән йолдызларпның яңа вариантында спектакльгә пролог һәм эпилог кертелгән. Пьесадагы ике эпизодик персонаж — карт белән малай — беренче вариантта иң азакта узгынчылар итеп кенә бирелгән булсалар, хәзер алар вакыйгаларның үзене бер төрле камертоны булып китәләр. Иң элек алар спектакльнең башында күренә. Буш сәхнә. Ике кеше — бер карт (Г. Фәтхуллин) белән бер малай (Н. Ибраһимова) узып бара. Алар «Каз канаты» җырын җырлыйлар. Малай бу җырның каян килеп чыкканлыгын сорый. Карт пьесаның сюжетын сөйләргә керешә. Спектакльнең азагында сәхнәдә тагы шушы ике кеше күренә һәм карт үзенең хикәясен сөйләп бетерә. Шул рәвешчә, спектакльгә үзенә бер төрле баш һәм азак куелган. Иске традицияләрне яклаучылар күзлегеннән караганда, «Сүнгән йолдызлар» спектакле уңышсызлыкка очрарга тиеш иде кебек, чөнки анда моңарчы татар тамашачылары күреп гадәтләнгән әйберләрнең күбесе кыскартылган. Баштарак театр үзе дә шулай булмагае дип шикләнә. Ләкин мондый шик-шөбһәләрне тормыш юкка чыгарды. Тамашачылар спектакльне яратып каршы алдылар. Гаҗәпләнүчеләр дә булды. Гадәти генә бер мелодрамадан шундый көчле социаль яңгырашлы сәхнә әсәре чыгарып булыр дип кем уйлаган, янәсе. Татар классикасының яңача куелган спектакльләрен тамашачы яратып кабул иткән икән, бу да күп нәрсә турында сөйли. Кайчандыр культ дәрәҗәсенә күтәреп киленгән ♦ традициячелекнең гомере узды. Татар классикасы әсәрләренең уңышлы куелуы гына з түгел, хәзерге һәм тәрҗемә пьесаларның яратып каралуы да шуны ук күрсәтә. < Ниһаять, театрга элек һәм хәзер күпме тамашачы йөрүе дә шуны әйтеп тора. Әйтик, s 1963 елда, театр иске традицияләр йогынтысында эш иткәндә, тамаша залында халык “ яртылаш кына яки аннан да кимрәк була иде (театрның финанс отчетлары шуны =: күрсәтә). Татар академия театрының соңгы еллардагы спектакльләре исә дистәләрчә **** һәм йөзләрчә тапкыр куела, зал һәр вакыт тулы була. (Моны да шул ук финанс отчет- < лары күрсәтә.) Тамашачы сан ягыннан арту белән бергә, сыйфат ягыннан да үзгәрде. < Тамаша залында хәзер яшьләр, интеллигенция күбрәк күренә башлады. Әлбәттә, | театрга аларны заманча куелган әсәрләр тарта. э «Миркәй белән Айсылуида конфликт күп халык катнашкан күренешләр, «Сүнгән х йолдызларпда образларны социаль планда психологи я ләштерү аша чишелсә, «Амери- - кан»да икенче төрле бурыч куела. Т. Гыйззәтнең «Кыю кызларл комедиясен (режиссер М. Сәлимҗанов) «Амери- л каноны куюга хәзерлек чоры дип карарга кирәк. «Кыю кызларл комедиясендә үк — инде режиссер дин әһелләрен, тәкәббер байларны һәм аларның тиле-миле малай- р ларын рәхәтләнеп көлә-көлә хурлыкка калдыра, искергән кануннардан аяусыз көлә. щ Ә менә заманына күрә зур кыюлык күрсәткән, егетләр киеме киеп мәдрәсәгә укырга килгән өч кызга зур симпатия белән карый. Бу комедия халыкка хас уен- х көлке, батырлык-тапкырлык стихиясе белән сугарылган. Сатирик элементлар исә ш ., Ч спектакльнең тукымасына аз-азлап кына салынган. Чын сатирик комедияне театр f үзенең шуннан соңгы эшендә—К. Тинчуринның «Американе комедиясендә күрсәтте. < К. Тинчуринның бу әсәре татар нэпманнарыннан көлеп язылган. Искәндәр исемле ф бер студент, нэпманнарның чит ил кешеләре алдында баш июләреннән файдаланыл, аларны алдый, көлке хәлләргә калдыра. Нэпманнарга ул үзен Америкадагы бер татар a галиме итеп таныта. Пьеса геройларыннан Муса дигән кешедә кыйммәтле китаплар. ° кулъязмалар саклана. Бу алдашу әнә шулерны кулга төшерү эчен кирәк була. Әсәр сәхнәгә фарс итеп, көлке бер тамаша итеп куела. «Сурәтләү чаралары ~ буенча иң төгәле — «Американп спектакле... Пьеса моннан утыз ел элек язылган булса “ да, идея максаты анык куелган һәм бүгенге заманга хас сурәтләү чаралары уңышлы = табылганлыктан, хәзерге тамашачы аны яратып карыйо,— дип язды «Правда» газе- < тасы *. «Миркәй белән Айсылу», «Гүзәлем Әсәл», «Сүнгән Йолдызләр». «Хуш, Назлыгөл» с; һәм башка драмалар белән чагыштырганда, бу комедиядә инде режиссер актерлар ал- X дына бөтенләй икенче максатлар куя. Бер яктан, артистлар һәр вакыттагыча тойгы- кичерешләрне чын итеп уйнарга тиеш булсалар, икенче яктан, бу чынлык үтә көлке, мәзәк рәвешләрдә бирелергә тиеш. Иң элек артистлар үзләре, Гоголь персонажлары йолкыш бер Хлестаковны усал ревизор дип кабул иткән кеб« «Советская Россия», 1970 ел 30 июль. К Вереэинмың «Секрет успеха» исемле мәкаләсен карагыз АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНД.) — ТАТАР КЛАССИКАС ишегалды элек колгалар белән генә киртәләп алынган, ямь-яшел чирәм үскән якты бер урын итеп бирелгән булса, хәзер зур капкалы, биек коймалы ишегалды күрсәтелә. Мондый оформление актерларга да билгеле бер дәрәҗәдә тәэсир итми калмый. Бәйрәм итүче яшьләр шау-гөр итеп Җиһанша йортына килеп керсәләр дә, биредә үзләрен уңайсыз хис итәләр. Биек койма, эре-эре бүрәнәләрдән салынган таза каралты-кура аларның иреген чикли кебек. Җиһаншаның күренеп торган байлыгы, ә крестьяннарның бәйрәмдә дә артык гади, ярлы киенүе кулак белән бөтен авыл арасында зур каршылык барлыгын сиздерә. Пьесадагы вакыйгалар ике капма-каршы сыйныфның социаль көрәше юнәлешендә бармаса да, режиссер театр сәнгатенә хас чаралар белән әсәргә шушы көрәш элементларын кертә. Спектакльдә өлешчә кайбер образлар да үзгәртелә. Мәсәлән, элек тәмле аш яратучы бер карт итеп кенә уйналган ишан Ш. Биктимеров башкаруында хәйләкәр, комсыз, намуссыз итеп күрсәтелә, ягъни актер бу образга яңа сыйфатлар өсти. Шулай да, кайбер үзгәртүләр булуга карамастан, тулаем спектакль үзенең элекке традициясендә кала. Шунысы кызыклы, Мәскәү тамашачылары (театр спектакльнең бу вариантын 1970 елда Мәскәүгә гастрольгә баргач күрсәтә) пьесаның куелышындагы үзгәрешләрне яратмый. Казанда исә спектакль андый ризасызлык тудырмый. Күп нәрсә аңлата торган кызыклы факт бу: Казан тамашачыларын театр инде тәрбияләгән, аларга заманча зәвык биргән. Шуңа күрә алар театрны яраталар, спектакльләргә еш йөриләр, яңа постановкаларны карарга хәзерлекле булуларын күрсәтәләр. Мәскәү тамашачылары хакында алай әйтеп булмый. М. Фәйзинең атаклы «Галиябану» пьесасын әллә ни исе китмичә кабул итүе дә шулай ук очраклы бер хәл түгел. «Зәңгәр шәл»дән кала үзенең популярлыгы ягыннан бу мелодрама, һичшиксез, икенче урында тора. Әсәргә Салих Сәйдәшев музыка язганнан соң халык аны тагы да яратыбрак карый. Шул сәбәпле татар театрының үз гомере дәвамында бу әсәрне кайта-кайта сәхнәгә куюы бик табигый. Спектакльнең соңгы премьерасы 1972 елның башында булды. Пьесаны сәхнәгә Хәким Сәлимҗанов куйды. Тик, кызганычка каршы, «Галиябанупны яңадан сәхнәгә кую сүздә генә яңа булып чыкты. Сәхнәдә, «элекке заманнардагы» шикелле, яңадан шул ук билгеле бер заманга һәм җирлеккә бәйләнеше булмаган кешеләр йөри. Тамашачы элеккечә үк рәхәтләнеп С. Сәйдәшевның искиткеч гүзәл музыкасын тыңлый. Артык матур декорацияләр, бәйрәмчә киенгән кешеләр идиллик картина тудыра. Сәнгатьчә югары дәрәҗәгә җиткереп, бүгенге заман ысулында уйналган берничә, әсәрдән соң, искергән манерда: һәр сүзне кирәгеннән артык кычкырып әйтеп, публикага тәэсир итү исәбе белән генә уйнала торган спектакль кую, әлбәттә, бик гаҗәп тоела. Галиябану (М. Хайруллина) белән Хәлил (Р. Әбелмәмбетов) рольләрен башкаручыларга да режиссер ярдәм итә алмаган: алар «сабый акыллы», кайгы-хәсрәт, газап кичерүче чарасыз-пассив геройлардан ерак китмәгәннәр. Арада тик бер генә актер — Исмәгыйл ролен башкаручы И. Йомагулое кына — үзенең уены белән башкалардан аерылып тора. Бу очракта артистның сәләтле булуы, мөстәкыйль уйлый белүе ярдәм иткәндер. Исмәгыйл образын гадәттәгечә явыз бер кеше итеп кенә уйнаудан бигрәк, И. Йомагулое үзенчә ярата белә, газаплы тойгылар кичерә торган характер тудырырга омтыла. Исмәгыйл-Йомагулов акайган күзле, әшәке тавышлы, кискен хәрәкәтле трафарет бер явыз бәндә түгел. Аның газаплы кичерешләре, әрнү- сыкранулары йөзенә чыккан. Галиябану белән ул бик йомшак итеп сөйләшә, үзенең яратуын кызга аңлатырга тырыша. Башка классик пьесаларыбыз кебек, «Галиябанупны да сәхнәгә яңача куярга мөмкин. Ләкин татар академия театрының үсешендә һәм милли классикабызны яңача аңлауда төп урынны «Галиябану» түгел, бәлки 60 нче елларның азагында һәм 70 нче елларның башында сәхнәдә өр-яңадан туган «Миркәй белән Айсылу», «Американ», «Кыю кызлар» һәм «Сүнгән йолдызлар» спектакльләре алып тора. Болар — бүгенге заман театрына хас сәнгать чаралары белән бөтен, төзек бер әсәр итеп эшләнгән, актерлар тарафыннан зур осталык белән башкарыла торган ачык социаль фикерле спектакльләр. Шуңа күрә тамашачы дә аларны яратып карый.