Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘН ГАСЫРЛАРГА СӘЯХӘТ

1773—1775 елларда бөтен Россияне тетрәткән крестьяннар восстаниесе турында ике меңнән артык фәнни хезмәт язылган. Пугачев хәрәкәте күп санлы матур әдәбият әсәрләрендә яктыртылган. Шуларга өстәп, тагын нинди яңа сүз әйтергә, нинди яңа мәсьәләләр күтәрергә мөмкин?.. Емельян Пугачев җитәкчелегендәге восстание бастырылганнан соң ике гасыр вакыт узды. Кеше кулы тимәгән яңа документлар кайда гына калды икән? Калса да, алар инде кулга тотып карарлык, эшкә ярарлык хәлдәме икән?.. Татар крестьяннарының Пугачев хәрәкәтендә катнашуларын өйрәнергә керешкәнче, шундый характердагы шик- шөбһәләр, икеләнүләр, ихтимал, С. Али- шевны да борчымый калмагандыр. Ләкин ул, бернигә карамый, шушы авыр эшкә алына. Еллар буе Мәскәү, Ленинград, Казан, Оренбург, Уфа һәм башка шәһәрләрнең архив киштәләрендә казына, гасырлар буе тузанга күмелеп ятып, саргаеп беткән, танымаслык хәлгә килгән меңнәрчә документларны өйрәнеп чыга. Архив документлары арасында моңарчы беркемнең кулы тимәгән бик күп яңа документлар таба. С. Али- шевның «Пугачев восстаниесендә Урта Идел буе татарлары»1 дигән хезмәте үзе тапкан шул яңа материаллар нигезендә языла. Хезмәт төрлесе төрле зурлыктагы өч бүлектән тора.- Беренче бүлек татар крестьяннарын Пугачев восстаниесенә катнашырга этәргән тарихи сәбәпләрне ачыклауга багышланган. Шул максаттан чыгып, автор XVIII йөзнең икенче яртысында Казан губернасында хөкем сөргән иҗтимагый тәртипләрне анализлый, халыкның социальэконо- мик хәленә тулы күзәтү ясый. Билгеле булганча, бу — Россия империясендә капиталистик мөнәсәбәтләр урнаша башлаган, патша Россиясе капиталистик үсеш юлыма аяк баскан чор. Моннан татар халкы да читтә калмый. Мәсәлән, бу елларда Казанның үзендә һәм губернаның башка төбәкләрендә 65 мануфактура предприятиесе булган. (Китап ахырында аларның тулы исемлеге китерелә) Татар халкы арасында тукыма, күн, сабын җитештерү**** †††† нык алга китә. Шуның белән бергә, губерна территориясендә дистәләрчә металлургия **** С. X Алише». Татары Среднего По- •олжья • Пугаяаасаом аосстаиня Рус телееде Татарстан китап нәшрияты 1973 ал. Фмии ре- лачторы — тарм фаиаар* кандидаты Ж. ГыМь- †††† «К. У.» М А 177 мануфактуралары эшләп килә. Авыл җирләрендә товарлыклы икмәк җитештерү үскәннән-үсә бара. Капиталистик мөнәсәбәтләр киңрәк җәелгән саен, халыкның социаль-эко- номик хәле дә авырлаша бара. Милли окраиналарда моңа тагын милли-ко- лониаль изү килеп өстәлә. С. Алишев китабында милли изүнең барлык формалары (көчләп чукындыру, татар крестьяннарының җирсезлектән интегүләре, күп төрле түләүләр, рекрут алулар, татарларны меңәрләп-меңәрләп ерак төзелешләргә куулар һ. б. һ. б.) турында тулы мәгълүмат бирелә. Барлык төр изүләр халык массаларының царизм строена булган нәфрәтен соңгы чиккә китереп җиткерә. Җаек буйларында Пугачев хәрәкәте башлануга, . аңа, һич икеләнүсез, бик күп милләт вәкилләре, шул исәптән татар халкы да, килеп кушыла. Алда әйтелгәнчә, Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесе беренче көненнән үк үз тирәсенә төрле милләтләрне туплавы белән аерылып тора. Җаек казакълары (алар арасында төрле милләт вәкилләре, шул җөмләдән татарлар да. күп булган) арасында башланып киткән хәрәкәткә озакламый татар, башкорт, чуваш, калмык һәм башка милләтләрнең вәкилләре кушылып китә, рус крестьяннары белән бергәләп, алар царизм строен җимерү өчен дәһшәтле көрәшкә күтәреләләр. С. Алишев хезмәтенең тагын бер уңай ягы шунда, ул татар халкының милли-азатлык хәрәкәтен ил күләмендә барган сыйнфый көрәш белән бәйләп аңлата, милли-азатлык хәрәкәтенең сыйнфый көрәштән аерылгысыз булуына басым ясый. Бу идея китапның беренче битеннән алып ахырына кадәр кызыл җеп булып сузыла. Авторның әлеге карашын тулысын- ча хуплаган хәлдә, аның игътибарын милли-азатлык хәрәкәте белән бәйле тагын бер мәсьәләгә юнәлтеп үтәсе килә. Сүз дә юк, югары катлау вәкилләре, кайсы милләттән булуларына карамастан, 1773—1775 елгы восстаниедә патшаны яклап, аның ягыннан торып чыгыш ясыйлар. Шуның белән бергә, югары катлау вәкилләре арасыннан восстаниечеләр ягыннан торып көрәшүчеләр дә булмаган түгел. Менә бу мәсьәләгә ачыклык кертү, аңа тарихчы- марксист күзлегеннән торып фәнни бәя бирү, һичшиксез, китапның әһәмиятен тагын да күтәргән булыр иде. Дөрес, А. Г. Усманов «Кинзә Арсланов — Пугачевның көрәштәше» дигән мәкаләсендә моңа берникадәр тукталып үтә. («Исторические записки». 71 том, СССР Фәннәр Академиясе нәшрияты. Мәскәү. 1962. 114 бит). Ләкин ул да кайбер башкорт феодалларының, шул исәптән Кинзә Арслановның да, восстаниечеләр ягында торып чыгыш ясауларын аларның патша политикасыннан ризасызлыклары белән генә бәйләп күрсәтә. Моңа кадәр чыккан хезмәтләрдә татар крестьяннарының Е. Пугачев восстаниесендә ничек катнашулары җитәрлек яктыртылмый иде. С. Алишев китабында бу хакта беренче мәртәбә тулы мәгълүмат бирелә. Ул хәзерге Татарстан территориясендә барган сугыш хәрәкәтләрен искиткеч дәрәҗәдә нечкәләп өйрәнгән һәм алар турында бик күп яңа материал туплаган. Хезмәт ахырында восстаниедә катнашкан татар авылларының зур исемлеге китерелә. Архив документларыннан күренгәнчә, Казан һәм Уфа янындагы хәрәкәтләрдә 85 меңгә якын татар крестьяннары катнаша. Дүртиле авылында, мәсәлән, өчәр һәм дүртәр йөз кешедән, Көлкәмәр авылында бишәр йөз кешедән, Богородское авылында сигез йөз кешедән торган сугышчан отрядлар була. Хезмәт белән танышканда, тагын бер яңалык күзгә ташлана. Моңа кадәр чыккан хезмәтләрдә восстаниедә катнашкан татар командирлары, аларның кем булулары, фамилияләре, кай җирләрдә сугышулары турында мәгълүматлар аз очрый иде. С. Алишев китабында алар хакында бик күп кызыклы материаллар тупланган Мәсәлән, анда восстаниедә катнашкан татар командирларының, Пугачев полковникларының исемлеге бирелә. Китаптан күренгәнчә, сугыш хәрәкәтләре белән Татарстан территориясендә генә дә алтмыш җиде татар командиры җитәкчелек иткән. (196—197 битләр.) Автор восстаниенең күренекле җитәкчеләре Мәсъгүт Гомәров, Бәхтияр Канкаев, Аит Уразметов, Осип Енгалычев, Канзафар Усаев, Әбҗәлил Сөләйманов, Каранай Муратов һәм башкалар турында кызыклы документлар китерә, алар- ның эшчәнлеге, оста хәрби җитәкче булулары турында яза (Бәхтияр Канкаевның һәм Мәсъгүт Гомәровның художник Б. Әльменов тарафыннан эшләнгән портретларын бирү китапны тагын да матурлый төшкән.) Автор моңа кадәр чыккан хезмәтләргә дорес бәя бирә, алардан тәнкыйть күзлеге аша карап файдалана. Шул ук вакытта ул Пугачев штабында татар телендә язылган приказларны, өндәмәләрне, указларны һәм башка документларны беренче булып фәнни әйләнешкә кертә, беренче мәртәбә рус теленә тәрҗемә итеп, дөньяга чыгара Елга кичүләрен саклау турындагы бер приказны тулысы белән китерәбез: «Полковник Бәхтияр Канкаев углын- нан бирелде приказ. Син. керәшен Гера- чим Сабай углына. Чистай кичүенә һәм кичү әһелләренең үзләренә Әүвәл Кичек авылына янә Тәрбирде Чаллысына янә Бүкәш авылына янә Чураш авылына янә Казаклар авылына янә Сатылган авылына янә Мукшы авылына янә Чаллы Башына һәрвакытта даимчелек илән ун-унбиш кеше тотмак үзләренә. Кичүдә ошбу эш тапшырылды. Кичек авылының Мәнди Тукташ углына һәрвакытта яхшыдин һәм яман- дин хәбәре булса югарыда язылган Ге- рачимга репортавать итмәгә Бу мәскүр югарыдагы язылган сигез авыл җәмә- гатьләрини поход сорап һичкем рән- җетмәгәй Ошбу мәскүр кичү боердык. Атланганнары булта һәм кайтарырга һәр көн элгәре анларны кеше сорап рәнҗетмәскә» (211—212 битләр.) Татар телендәге менә шундый документларга таянып, автор Е. И. Пугачев хәрәкәтенең яңа битләрен ача Әлбәттә, С. Алишев тапкан барлык документларны татар һәм рус телләрендә аерым китап итеп чыгару файдалы булыр иде. Ул чорларда башкорт, кыргыз һәм башка мөселман халыкларына адресланган барлык эш кәгазьләренең татар телендә язылганын исәпкә алсак. мондый китапның (документлар җыентыгының) кирәклеге ачык аңлашылыр. Билгеле, хезмәттә киңәйтәсе, ачыклый төшәсе мәсьәләләр дә бар Шулерның берсе Гобәйдула Әмиров турындагы материаллар. Ул Пугачев восстаниесендә катнаша, восстание җиңелгәннән соң. Бохарага. аннан Һиндстан- га китә. Г. Әмиров Һиндстанда утыз елга якын яши һәм бу ил турында, аның шәһәрләре, өлкәләре турында бик бай материал язып калдыра Аның кулъязмалары Һиндстанны өйрәнүчеләр өчен ифрат кыйммәтле һәм әһәмиятле чыганак булып санала С. Алишев китабында бу кешегә киңрәк урын бирелсә дә. начар булмас иде Унсигезенче гасырдагы татар. һөнәрчеләре турында да шул ук сүзләрне кабатлыйсы килә. Моңа кадәрге әдәбиятта бу турыда бер нәрсә дә әйтелми. С Алишев үзенең китабында Канкаев боерыгы буенча И Әюповның дары ясавы, Терем авылы кешеләренең корал ясап Урта Азиягә сатулары турында яза. Димәк, унсигезенче гасырда һәм әле аңа кадәр үк татарлар арасында төрле әйберләр ясаучы оста һөнәрчеләр булган. Менә боларны һәрьяктан җентекләп өйрәнү галимнәребезнең кичектергесез бурычы. «Пугачев .восстаниесендә Урта Идел буе татарлары» дигән китап киң катлау укучылар өчен чыгарылган Ә тиражы нибары мең данә. Табигый, ул китап кибетләренә чыгуга сатылып та бетте Әгәр нәшриятыбыз, татар теленә тәрҗемә иттереп, зуррак тираж белән аның яңа басмасын чыгарса, бик шәп булыр иде. Җыеп әйткәндә. С. X. Алишев монографиясенең дөньяга чыгуын без хуп күрәбез һәм тарихи хезмәтләр арасында ул тиешле урын алыр дип ышанабыз.