Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗГӘ АК БОЛЫТ БУЛЫРГА ЯЗМАГАН ШУЛ

... (Равил Фэйзуллинның яңа китабы чыгу уңае белән) Михаил Юрьевич Лермонтов турында язылган истәлекләрдән бер эпизод хәтергә нык сеңеп калган. Патша хөкүмәте ерак Кавказга сөрергә булгач, китәр алдыннан саубуллашып чыгу өчен, шагыйрь иптәшләре янына керә. Тиздән, бик тиздән авыр аерылышу минутлары җитәчәк. Таныш җирдән, җан дуслардан аерылу. Тиздән шагыйрь үзе теләмәгән күңелсез сәфәргә кузгалырга тиеш. Ямансу һәм авыр. Бу тойгыны дусларның эчкерсез теләктәшлеге дә, танышларның гадәттән тыш ягымлылыгы да баса алмый. Беркайчан булмаганча җан әрни, йөрәк сыза. Шагыйрь, эчендәге ялкынга түзә алмыйча, тәрәзә янына килә. Ә тышта салкын болытлар агыла. Болытлар... Аларны да каядыр куалармы соң әллә? Югыйсә, ник болай ашыгалар икән? Чит җирләрдә нәрсә бар дип уйлыйлар икән? Әгәр ихтыярында булса, ул менә шуннан беркая да китмәс, үз иленнән беркайчан да аерылмас иде... Ләкин, юк шул. аны бу җирдән куучылар бар. Чөнки аның талантыннан куркучылар бар. Шагыйрь җанын шул тираннар куа туган илдән... Лермонтов иптәшләренә таба борыла. Аның күзләрендә яшь. ә йөзендә — иксез-чиксез сагыш. Күпмедер шул хәлдә басып торгач, ул. ашыгып, бер почмакка китә һәм туктаусыз яза башлый. Бераздан иптәшләре шагыйрьнең атаклы «Болытлар» шигырен ишетәләр: Вечно холодные, вечно свободные, Нет у вас родины, нет вам изгнания... Әйе, туган ил —һәр чын шагыйрьнең иң зур байлыгы. Ил —шагыйрь җанының тормыштагы иң ныклы таянычы. Илдән аерылу, ил һавасыннан ераклашу — шагыйрь өчен иң каты җәза. Шуңа күрә патша хөкүмәте шагыйрьләрне илдән куган, аларны изге нигездән — үскән туфрактан аерган, шул юл белән корытырга, сүндерергә уйлаган. Совет әдәбиятының нигезендә туган илне ярату хисе ята. Безнең шагыйрьләр иҗатының матур ягы шунда: поэзиянең көче — шагыйрь йөрәгенең ил, халык тормышына береккән булуында. Моны без Сибгат Хәким шигырьләрендә аеруча ачык күрәбез. Аның иҗаты белән туып-үскән җирләрдән еракка киткәч кенә ныклап танышырга туры килде. Шагыйрь язган әсәрләрнең көченә шунда гына төшендем. Чит җирләрдә яшәгәндә туып-үскән җирең, андагы тормыш синең күз алдыңа яңа бер халәттә — һәр күренеше гаҗәеп матур картина булып, аермачык булып, бик нык тирәнәеп һәм олаеп килеп баса икән. Ул хатирә-күренешләргә карап туеп булмый икән. Хисләр татый, ургыла икән аларга карагач! Ьәм әнә шунда укылган Сибгат Хәким шигырьләрен мин әлеге хисләрнең иң нык сөзелгәне, иң куе һәм иң кайнар ялкын катламы булып йөрәккә утырып калганы итеп тойдым. Ал арда — безнең өчен кадерле ядкарь булган туган авылыбыз һавасы, әниләребезнең йомшак күңеле һәм әтиләребез- нең акылы. Шагыйрь үз буыны кешеләренең тормыштан алган иң зур сабакларын салган икән ул җырларына. Шуңа күрә ул җырлар көчле һәм нык икән. Шуңа күрә шагыйрь җыры ил җаны турында шул кадәр хисне, шул кадәр моңны әйтеп бирә ала икән! Р. Фәйзуллин шигырьләре дә, беренче чиратта, мине әнә шул сыйфатлары белән үзенә тартты. Дәрт — ялкын-тел! Хис — үкерә, үкси! Фикер — чарт-чорт! Мич тулып шигырьләр яна. Күгем яна, йолдызларым, аем яна... ...Кулларым яна, иреннәрем, бәбәкләрем... Карындагы бала кебек бөкрәеп, мин янам... Моңарчы үзем укыган әсәрләр арасында шагыйрь күңелен бу кадәр көч белән сурәтләгән шигырь очратканым булмады шикелле. Поэзияне көрәш мәйданы, шигырьне дөнья матурлыгы, җан пакьлеге, кеше күңеленең бөеклеге өчен көрәш коралы дип ышанып яшәүче шагыйрь генә шигырьләрнең шундый көчен аңлый һәм алар белән бергә утта да яна ала. Равил Фәйзуллинның бөтен поэзиясенә әнә шундый ялкын, тормыштагы иң кайнар хисләрне үзенә җыеп яну хас. Шагыйрь өчен андый хисләр чыганагы—беренче чиратта, аның үз буыны язмышы. Шагыйрь йөрәге буын язмышындагы һәр тибрәнешкә, аның яшәвендәге һәрбер үзгәрешкә искиткеч сизгер. Равил Фәйзуллин шигырьләрен күбрәк укыган саен, без бүгенге яшьлекнең рухын, аның идеалларын, борчылулы уй-хисләрен тулырак күз алдына китерә барабыз. Һәр шигырь «яшьлек» дигән мозаик панораманың матур бер кисәге кебек Күләме ягыннан бик кечкенә булган әнә шул кисәкләрдә тормышның, дөньяның бик күп хикмәтләре тупланып, көчәеп күренә. Менә «Бер дуска» дигән шигырьдән берничә строфа: Бездә әзрәк дуамаллык, бераз баламишкинлык. Аңа да риза. Алмасын тик мушкасына — мескенлек. Бала чактан туры без көрәшкә кердек... Равил Фәйзуллинның иҗат юлы әнә шулай башланып киткән иде. Күптән түгел «Наз» исеме белән чыккан шигырьләр җыентыгы 1 аның шул идеалларга турылыклы булып калуы хакында сөйли. Менә шуннан бер шигырь — «Мич тулып шигырьләр яна...» Анда шагыйрь тормышының бер күренеше — аның үз шигырьләрен утка ягуы: МАНСУР ВӘ ЛИЕВ ф БЕЗГӘ АК БОЛЫТ БУЛЫРГА ЯЗМАГАН ШУЛ.. Һаман төшенеп җитеп булмый яшәү хәйләләренә. Куллардан бигрәк, җан белән нык бәйләнгән бала чакның әйлән-бәйләннәренә! Син. әлбәттә, бездән акыллырак, Миеңдә бар хөкемчең. Безнең исә — шашкынлы хис генеральный йөртүче... Мөгаен, хис белән акылның беркайчан да безнең замандагы кебек шулай нык «дошманлашканы» булмагандыр. Ни өчен шулай? Моның сәбәпләрен тормышның үзеннән эзләргә кирәктер. Бүгенге тормыш агымы бер яктан, саф акылны. бар нәрсәдән элек исәп-хисапны, практицизмны нык көчәйтсә, икенче яктан, шул ук тормыш саф акылның Һәм исәп-хисапның гына Кеше өчен никадәр мескенлек һәм бәла дә була алганын күрсәтә. Бу мисалларның икесе дә бүгенге тормышта шактый еш һәм типик күренешләрдә очрый. Югарыдагы шигырьдә дә шагыйрьнең йөрәге дустының, кешелек гүзәллеген, намус һәм эчкерсезлеген югалту бәрабәренә, дан һәм югары дәрәҗә яуларга маташуына карап әрни. Шул ук вакытта шагыйрь- мәсьәләнең башка ягын да күрә, бу күренешне дә бик реаль аңлый. Шигырьдәге «Син. әлбәттә, бездән акыллырак. Бәлки үзең дә беләсеңдер», дигән юллар шуңа ишарәли. Ләкин шагыйрь мондый дәрәҗәгә кызыкмый, аның идеалы башка. Шагыйрьнең идеалы —намус белән, эчкерсез күңел белән яшәү. Кеше бәхете, намуслы тормыш, яшәү сөенече турында уйлану «Бер мәҗлестә» дигән шигырьдә тагын да көчәя, тирәнәя. Конкретрак әйткәндә, тормышта ике төрле яшәү үрнәгенең бер күңелле мәҗлестә күзгә-күз очрашуын күрәбез без ул шигырьдә. Шагыйрь фикере шулай шигырьдән шигырьгә үсеп, көчәеп укучыны җитди. зур нәтиҗәләргә алып килә: тормыш һәм кеше турында, кешенең тормышта никадәр батыр яки никадәр мескен була алуы турында уйландыра. Яшьтәшләренең язмышы турында кайгырту, табигый рәвештә, шагыйрьне, гомумән, буын турында уйлануларга алып килә: Чабылгач та, таң атканда чыклар белән кем көлә? ...Хәер, без үлән генә, җирдә бер келәм генә... Кояшка дип. күккә багып үскән идек гел үргә. Яшәргәнне күрсәләр дә, корган чакта кем күрә? Хәер, без үлән генә, җирдә бер келәм генә!.. («Чабылгач та. таң атканда...») Әйе. буыннар да, җир келәме — үләннәр кебек, яшьлек тә алышына. Ләкин аның матурлыгы дөньяның күзен ача, аңа үз-үзенең кем икәнен күрсәтә. Әйе, безнең дә яшьлек чоры үтәр, ләкин үзебезне, үз сүзебезне, үз эшебезне раслап, тормышның алга барганлыгын раслап үтәр! Һәм. намуслы яшьлек булып, җирдә мәңге яшел төс калыр! «Җирдә бер келәм генә...» дип. бер карауга гомернең кыскалыгына гына ишарә кебек тоелган шигырь яшьлекнең әнә шул асыл хасиятен, аның фәлсәфи асылын ачып сала — җиргә, тормышка яңалык килү күренешен сурәтләп бирә. Әйе. нурлар чәчеп, ярсып, көрәшеп, рухланып тормышка яшьлек килә. Анда дөнья үзенең яңа матурлыгын, башламаган гомерен, чигенмәс намусын, саф йөрәген күрә. Дөнья яшьлекне олы өметләр белән көтә. Ьәм менә шушы килү һәм көтү рухын биргән картинаның үзәгендә, шушы зур иҗтимагый күренеш яктылыгында без яңадан шагыйрь шәхесен, аның уйга чумган йөзен күрәбез. Бүген фейерверк чөеп, фанфаралар уйнап та, киләчәгең турында син карамасаң уйлап та,— ни мәгънә буш иҗаттан, бүгенге рәсми синнән,— әгәр киләсе буыннар баш тартса исемеңнән. Әкияттәге кебек, тормышта да төрле юллар бар: бусыннан китсәң —дан- дәрәҗә аласың; бусыннан китсәң — мал-мөлкәт табасың, ә бусыннан китсәң — «бары» кеше булып каласың. Хәзер безнең өчен ачык: шагыйрь соңгысын, ахыр чиккәчә кеше булып калуны яклый. Аның юлы шуннан бара. Ләкин бу юл — авыр юл. Ул шагыйрьне көрәшкә тартып кертә һәм шуның белән аны ныгыта, олыгайта. Ә кайвакытларда шагыйрь нәрсәнедер югалтканлыгын сизеп ала һәм борчыла, эзләнә башлый. Әллә кайсы гына үр менгәндә күз нурымның угын җил алды, аяз көндә чыккан яшен кебек мәхәббәтем ничә югалды... Ә кешеләр — мин югалткан саен, «Табасың!» дип гел мактадылар. Чагыштырып карап, күзләремә, күңелемә бер бакмадылар... (•Әй, кайтасы килә кайчакта .») Әйе, шагыйрь күңелендә кемнәргәдер үпкә дә бар. Үпкә -- тәбәнәк каланчадан карап, зур сүзләр сөйләүчеләргә Кайчандыр аларның сүзен тыңлап торган шагыйрь бүген мәсьәләне бөтен җитдилегендә һәм тирәнлегендә күтәрә: безнең һаман-һаман яраклашуыбыз гел яхшыга китерә микән? Шул вакытта югалткан нәрсәләр ни өчен соң соңыннан искә төшеп үзәкне өзә икән?! Әнә шул сорауларга җавап эзли-эзли шагыйрь ике зур көчнең — Яшьлек белән Чынбарлыкның тартышу кырына, көрәш мәйданына килеп чыга, һәм аның җаны инде шул ике көч арасында талпына башлый. Яшьлек хыялы — матур, саф һәм дәртле, ә Чынбарлык исә — кырыс, усал һәм нык. Китаптагы кайбер шигырьләрдә шагыйрьнең бу ике көчнең уртак ноктасын, чын матурлыкны табып җиткерә алмавы күренә. Менә шундый шигырьләрнең берсе Ул: Әйтәсең: «Минем йөрәк,— дип,— кайгылар каберлеге .» Санамыйм андый йөрәкне дөньяга кадерлегә,— дип башланып китә һәм: Яшеңне йот! Елмай! Хәтта Эчтән бетсәң дә көеп. Әйтсен кеше: «Йөрәге аның — Чәчәк бәйләме! — » диеп, — дигән юллар белән тәмамлана. Сүз дә юк, чәчәк бәйләме — матур, сокландыргыч нәрсә инде ул. Ләкин тормыш бит әле йөрәкнең тагын нык. гадел һәм олы булуын да таләп итә. Шуңа күрә шагыйрьнең йөрәкне чәчәк бәйләме итеп МАНСУР ВӘЛИЕВ ф БЕЗГӘ АК БОЛЫТ БУЛЫРГА ЯЗМАГАН ШУЛ„, күрергә теләве дә безнең өчен — тормыш ныклыгы, реаль җирлеге, киләчәге булмаган яшьлек хыялы булып тоела. «Дошманым юк. Дус-белеш бар» дип башланып киткән шигырь дә ышандырып җиткерми. Моның сәбәбе дә әнә шул ныклыкны таба алмауда, әлбәттә. Билгеле, шагыйрьнең юлы мондый шигырьләрдән арырак китә һәм барган саен аның җанында Яшьлек белән Чынбарлык дуслаша, аралаша баралар Шагыйрьнең иҗаты аларның һәр икесенә тигез таяна, алардан бердәй көч һәм хис ала башлый. «Аның җаны яралы...», «Язгы дәрт белән өздерә...», «Үлемнәре белән үлемсезлек», «Яшәсен», «Яңабаштан — булмый» — болар инде шагыйрьнең тормышта чын поэзияне — нык матурлыкны табуы турында ышанычлы итеп сөйлиләр. Аларда күтәрелгән тирән һәм төпле фикерләргә бер үк вакытта яшьлек ялкыны да, сафлык та хас. Шагыйрь җаны тормышта күпне күрә, заманыбызның рухи тормышындагы күп өермәләрне, «тугыз баллы дулкыннарны* кичерә. Ул үзен һәм халкын борчыган нәрсәләр турында зур сөйләшү алып бара, тормыш үзе көн тәртибенә куйган олы сорауларны өйләнеп үтми. «Наз»дагы халыклар язмышы, халыкның бөек уллары турындагы шигырьләр зур фикер һәм көчле хис белән язылган. Менә бу юллар шагыйрьнең нинди шәхес икәнен тулы һәм матур итеп ачып бирәдер дип уйлыйм: Төзү, кору, кискен үзгәрүләрнең мәгънәсен эзлим күңелдә. Борынгы ямь белән килер ямьнең чагылышы бармы күңелдә? (гТөзү, кору, кискен үзггрүлэрнең»..Л Китаптагы әнә шундый шигырьләрне күбрәк укыган саен, күңелдә шагыйрьгә ышаныч арта, аның заман алдында, заманның иң үткен мәсьәләләре алдында намуслы шагыйрь икәнлеген ныграк аңлый барасың. Әйе. Равил Файзуллин — заманның тынгысыз йөрәкле шагыйре Ә менә шул шагыйрьнең мәхәббәте нинди соң? Мәхәббәт турында «Наз» китабының махсус бүлеге җырлый. «Ак- кошлар»ны тыңлап карыйк: Китәсез дә мени, . китәсез дә мени, китәсез дә мени, аккошлар? Бу җыр шагыйрь йөрәгендәге мәхәббәтнең бөтен төсмерләрен ачып бирә төсле. Мәхәббәт шагыйрьгә никадәр бәхетле минутлар, тиңе юк гүзәллек альт килгән. Мәхәббәт шагыйрьнең тормышын җырга, ялкынга әверелдергән. Ләкин .. Әнә аккошлар, күтәрелеп китәргә җыенып, канат кагыналар. Күңелдә, йөрәктә ак ялкын, үзәк өзгеч, моңлы җыр — китәсез дә мени аккошлар? Шагыйрьнең мәхәббәт турында матур шигырьләре бик күп. Аларның күбесе җырга тиң һәм алар күңелдә тирән бер моң булып утырып калалар да. Менә берсе: Мин сиңа йомшак таң җиле юллаган идем. Чәчләреңнән иркәләр дип уйлаган идем. Сәфәрендә илләр кичеп, тауларда кунып, ул сиңа ирешкән икән зилзилә булып. Мин сине сагынып бер җыр чыгарган идем. Җан дуслар аны яратып тыңлаган иде. Җыр сиңа ошар дип йөрдем, ваемсыз булып. Ә ул сиңа барып җиткән хаин сүз булып. ...Хәзер җилләр дә юлламыйм. Чыгармыйм җыр да. Әгәр теләсәң җанымны, Үзең кил, тыңла. (<Мин сиңа йомшак таң җиле...») «Тимим күңелемә» һәм «Беренче дә, иң соңгы да түгел»... дигән шигырьләр дә укучыны мәхәббәтнең олылыгы, кырыс хакыйкате белән тетрәндерәләр. ...Ә безнең бу мәхәббәт, тиңдәшсез мәхәббәт, күз яшьле мәхәббәт җыр булып калсын! (гТимим күңелемә») Шагыйрь үзенең мәхәббәт шигырьләрендә дә үз буынына, үз заманына турылыклы булып кала. Без анда нәкъ менә бүгенге яшьләргә хас мәхәббәт хисләре белән очрашабыз. Яшьләребезнең иң саф гүзәллеккә, эчкерсез матурлыкка омтылуы, мәхәббәт җылысына сусавы, тормышта шуны эзләве, ялгышулары—Р. Фәйзуллин шигырьләренең нигезендә шул хисләр ята. Аларны сурәтләгәндә шагыйрь кайнар һәм табигый мәхәббәткә тугры булып кала, мәхәббәтнең кабатланмас матурлыгын һәм бөеклеген, димәк, шуның белән бергә, гомумән кеше тормышының да матурлыгын, мәхәббәтнең кабатланмас матурлыгын һәм бөеклеген, байлыгын күрсәтеп бирә. Әнә шуңа күрә Равил Фәйзуллинның мәхәббәт шигырьләрен укыганда: «Әйе, шагыйрьнең мәхәббәте дә ялкынлы икән!» дисең. Китапның соңгы бүлеге — «Нюанслар иле». Аларны Фәйзуллин иҗатының байрагы кебегрәк итеп күз алдына китерәсең. Без, гадәттә, байракларга карап илләрне, дәүләтләрне аерабыз. «Нюанслар иле» дә әнә шундый. Ул нюансларның һәрберсе диярлек Тормышны һәм Матурлыкны үзенә шул кадәр күп сеңдергән, алар күз нурларыннан сыгылган энҗе бөртекләре кебек. Һәм, билгеле, башка шигырьләре белән чагыштырганда алар бик үзенчәлекле дә. Бүтән шигырьләрдә шигъри юл яки строфа ялкынына төреп бирелгән сүзләр бу нюансларда башта ялангач, хиссез, салкын калалар кебек Ләкин нюансны укып чыккач, безнең өчен моңарчы ачылмый, бар көчен, мәгънәсен күрсәтми торган әнә шул сүзләр үзара тыгыз бәйләнешкә керәләр һәм синең алда бер поэтик күренеш — нюанс барлыкка килә. Шуннан инде сиңа хис ага. тормыш ага. хәтерләүләр, хыяллар кире кайта һәм алар барысы җыйналып күңелдә давыл куптара. Ә бит башта салкын сүзләр генә кебек иде Күңелең сай һәм дөньяң ярлы булса, ялгышасың икән шул! «Көзге яңгыр» дип исемләнгән нюанс әнә шулай тәэсир итә торганнарның берсе. Торналар китеп бара. Кош канатлары орынгач, болытларның күңеле тулды. Шигъри күңелләрдә нинди генә хисләр, нинди күзаллаулар тудырмый икән бу күренеш! Бу илдә шулай ук халык әйтеменә яки афоризмга охшап шигырьләр дә байтак Шатлыкны бик җиңел димә. Кайгыны бик авыр алма Һәр икәве — олы сынау кешелеге булган җанга (•Җиңел дим»* ) МАНСУР ВӘЛИЕВ ф Ы.ЗГ0 АК БОЛЫТ БУЛЫРГА ЯЗМАГАН ШУЛ.., Хәер. «Нюанслар иле» турында матбугатта байтак язылды. Ләкин, минемчә, аларның шагыйрь иҗаты өчен әһәмияте ачыкланмыйчарак калды шикелле. Ә бит алар — шагыйрь дөньясының нигезе, аның бүгенге уңышларының тамыры. Бүген Равил Фәйзуллин поэзиясен характерлый торган төп сыйфатларның әнә шулардан үсеп киткәнен күрәбез. Ә ниндиләр соң алар? Ьәм гомумән «Нюанслар иле»нең дә. шагыйрьнең бүгенге шигырьләренең дә сәнгать көче нәрсәдә, алар ни рәвешле тәэсир итәләр? Равил Фәйзуллин шигырьләрен укыганда без шагыйрьнең дөньяга, әйләнә- тирәдәге тормышка карашы никадәр игътибарлы, сизгер һәм тирән икәнен, аның тормыштагы кечкенә генә күренешләрдә дә зур фикерләр, көчле хисләр тоя алуын һәм аларны укучыда да уята, кузгата алуын күрәбез. «Образлы фикерләү» дигән хикмәтнең нинди зур көчкә ия булуына сокланабыз. Ә бит, уйлап карасаң, нәкъ менә образлылык, көчле, тирән гомумиләштерүгә, дөньяның катлаулы диалектикасын аңлауга булыша торган образлылык безнең яшь иҗат көчләренең байтагына җитми. Ә образлы тою, күрү сәләте булмагач, ирексездән нәсихәт, авторның укучыга мораль укуы, сай мәгънәле сүзләр боткасы башлана. Әнә шундыйлар янына хәзер менә бу шигырьне куеп карыйк: Еллар китә... Чай кала-чай кала Иделдә ай кала. Без китәбез... Җир — бирә. Җир — ала... Озатып җыр кала. («Ай кала».) Бу кыска юлларга нәрсәдер өстәргә тырышу яки аларны аңлатырга маташу бөтенләй урынсыз эш. Чын сәнгать әсәренең һәр күзәнәге сулый, сиңа ялкын өрә, яндыра башлый! Шагыйрь иҗатына хас булган менә шундый образлылык, сәнгать көченең муллыгы табигый рәвештә шигырьләрнең һәм гомумән Равил Фәйзуллин поэзиясенең тыгызлыгына китерә. Равил Фәйзуллин иҗатының шигърилеге, сәнгать ягы турында уйланган саен, үзең өчен яңадан-яңа нәтиҗәләргә, кызыклы фикерләргә киләсең һәм сәнгать дөньясына ныграк кергән, поэзияне ныграк тоя башлаган кебек буласың. «Наз» китабына кергән шигырьләрне уку минем үземне, мәсәлән, шундый нәтиҗәгә китерде: шигырьдә чын хис һәм олы хис булса гына ул көчле сәнгать әсәре була ала икән. Нәкъ менә Равил Фәйзуллин иҗатының чын кешелек хисләренә, көчле тойгыларга, үзе кичергән, бөтен йөрәк белән тетрәнеп кичергән күңел гарасатларына байлыгы аның поэзиясенең көчен һәм ялкынын билгели. Шигырь язучылар бик күбәйгән бүгенге көндә, мөгаен, бу таләп — чын, ихлас хис булу таләбе аеруча кирәктер. Чөнки хәзер кайчагында хисне ясалма юл белән —югары сүзләр, өндәү билгеләрен күпләп кую юлы белән ясарга тырышу тенденциясе дә сизелә башлады. Равил Фәйзуллин шигырьләрендәге хиснең олылыгы шунда: ул кешене көчле итә, бөек итә, матур итә һәм саф итә. Менә яңа китапның соңгы битен дә ябып куйдык. Без әле аны тагын кабат-кабат алып укырбыз, укыган саен яңа фикерләр, яңа хисләр табарбыз, китап турындагы тәэсирләребезне дусларыбыз белән уртаклашырбыз. Ә хәзергә безне икенче бер нәрсә уйландыра. «Наз» җыентыгына кергән шигырьләрне укыган вакытта да, китапны укып чыккач та уйлар кабат-кабат классик поэзиягә, өлкәннәр поэзиясенә кайта. Мәкаләнең башында без Лермонтов һәм Сибгат Хәким шигырьләренең никадәр көчкә ия булуы, тормышның чын моңына әйләнүе турында сөйләгән идек. Югарыда карап үткәнебезчә. Равил Файзуллин поэзиясе дә классик поэзиянең күп кенә төп сыйфатларына ия. аның иң кадерле һәм олы идеалларына тугры поэзия. Ләкин, шул ук вакытта, күңел шагыйрь шигырьләренең ничектер бүтәнчәрәк икәнен, икенче яңа сыйфатларга ия булуын да сизмичә калмый. Һәм китапны укып чыккач, әнә шул тойгы — шагыйрь иҗатының үзенчәлеген ♦ аңларга тырышу тойгысы тынгы бирми башлый. Чыннан да, эш нәрсәдә соң? Равил Фәйзуллин поэзиясенең үзенчәлеген ачыклау өчен безгә, барыннан да элек, аның буынының тормышта үткән юлын, язмышын карап үтәргә кирәк. Бу буынның җанын, акылын, характерын ниндирәк дөнья, ниндирәк мөнәсәбәтләр формалаштырды соң? Равил Фәйзуллин — сугыштан соң туган буын вәкиле. Шәхес формалашудагы хәлиткеч чор бу буын өчен алтмышынчы еллар булды. Ә ул еллар, ныклабрак карасаң, бөтенләй яңа тарих. Алтмышынчы еллар — илебез экономикасының нык үсү чоры, тормышның һәр тармагына фән-техника революциясе үтеп керә башлаган һәм аңа шундук яңа сулыш өргән чор. Бу — бөек могҗиза — беренче мәртәбә кешенең космоска очу заманы. Һәм шуларга һичшиксез бәйле рәвештә, бу заман кешенең дөньяга һәм үз-үзенә күзен ачкан заман, хезмәт кешесенең үзен чын м&гънәсендә иҗат кешесе, яңалыкны җирдә урнаштыручы бөек көч итеп тоя һәм яши башлаган заман. Тормышның әнә шулай җанланган һәм рухи яктан баеган чоры авыл тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Авыл хуҗалыгына моңарчы күрелмәгән көчле техниканың килүе, шуның нәтиҗәсендә эшче көчләрнең берникадәр бушавы һәм, икенче яктан, илебезнең төрле почмакларында, Татарстанның үзендә зур төзелешләрнең, заводфабрикаларның канат җәюе күпчелек яшьләрнең барыр юлын авыл хуҗалыгыннан, җирдән аерды. Алар өчен авыл «туган ягым — яшел бишек» булып калды. Өлкән буын әдибе әйткән бу сүзләр нәкъ менә яшьләр авызыннан чыккан кебек иде. Чөнки «яшел бишек» — бу буынның бала чагы үткән урын, ә «туган ягым» — авылдан киткән кеше авызыннан төшми торган сагыну сүзе. Ләкин тормышның объектив агышы, аның көчле ихтыяҗлары таләбе буенча, әлеге буынның язмышы авылдан, Җирдән аерылса да, бу аерылу тормыштан. киң мәгънәдәге җирдән аерылу түгел иде. Бу зуррак, киңрәк тормышка кушылып китү иде. Меңләгән яшь кешеләр очен тормышта тапкан бу яңа җирлек, яңа «җир» — төзелеш мәйданнары, завод-фабрикалар. уку йортлары, фәнни лабораторияләр булды Аларда заманның кайнар тормышы киңрәк һәм тирәнрәк агыла иде, яшәеш кызу һәм ашкынулы ритмлы иде Әнә Шундый актин атмосфера бу буын характерына байтак үзенчәлекләр салды, аны югары омтылышлы социаль яктан актив һәм көчле интеллектуаль дөньялы итеп үстерде. Бу сыйфатларга ия булу исә үз чиратында буынның көчен нык арттыра, аны социалистик җәмгыять үсешендә бик мөһим бер көч итә иде Һәм әнә шул олы миссияне үтәү, үзенә салынган зур потенциаль энергияне эшкә ашыру максаты белән дәртләнеп, әлеге буын тормышка килеп керде. Ә анда башланып киткән зур яңарыш ул буыннан күп проблемаларны хәл итүне һәм күп кенә үткен мәсьәләләрне көн тәртибенә куюны таләп итә иде. Аларның күбесе: кеше һәм аның тормыштагы урыны, яшәве, аның халык алдында, тарих алдында җаваплылыгы турындагы мәсьәләләр булды. Әнә шул чакта, һәр вакыттагыча, буын байракчылары — шагыйрьләр алга чыкты Үз яшьтәшләренең рухы аларның җаны булды, җыры булды Һәм менә шул факт — буын шагыйрьләренең заманга һәм үз буыннарына тугры булуы аларның иҗатындагы үзенчәлекле якларны китереп чыгарды. Яшьләр иҗатында һәм бигрәк тә Равил Фәйзуллин иҗатында иң беренче күзгә ташланган үзенчәлек, мөгаен заманның рухи тормышына, аның проблемаларына игътибарның нык артуыдыр Чыннан да, ул буын шагыйрьләренә карасак, без аларда тормышның аерым эпизодларыннан, вакыйгаларыннан бигрәк, кеше җанының төрле-төрле халәтләрен, аның тирән мәгънәгә ия МАНСУР ВӘЛИЕВ ф БЕЗГӘ АК БОЛЫТ БУЛЫРГА ЯЗМАГАН ШУЛ,., булган мизгелләрен күбрәк күрербез. Моңа «Наз» китабына кергән шигырьләр дә ачык мисал. Хәтта бер шигырендә Равил Фәйзуллин бу тенденцияне ачык- тан-ачык әйтеп бирә: Шигырьләрем — бер халәте тәнгә сыймаган җанның! Ә конкрет алганда нинди халәт соң алар? Аларда шагыйрьнең тормышка булган көчле мәхәббәте, аны бар катлаулыгында тоеп яратуы, тормыштагы һәм дөньядагы сафлыкка, матурлыкка табынуы, аның өчен борчылуы һәм көрәше, кеше гомеренең һәр мизгелен аңларга омтылуы, шагыйрь җанның әйләнә-тирә тормышка үтә нык сизгерлеге, нечкәлеге. Шул ук вакытта болар бүгенге яшь буынның характеры да, аны башкалардан аерып күрсәтә торган үзенчәлек тә. Һәм алар шагыйрь иҗатына да башка буын шагыйрьләренекенә охшамаган яңа сыйфатлар өстиләр. Күргәнебезчә, аларның беренчесе рухи проблемаларга, кеше җанына көчле игътибар булды. Шагыйрь иҗатына хас икенче үзенчәлек шулай ук аның үз буыны характеры белән нык бәйләнгән. Билгеле булганча, тормышка алтмышынчы елларда килгән бу буын күп белемле, тирән фикерле, югары интеллектуаль дөньялы булуы белән танылды. Әлбәттә, аларның поэзиясе дә шуңа тиң, шул дәрәҗәдә булырга тиеш иде. Һәм әнә шундый объектив таләп шигырьләрдә эчке поэзиянең көчәюенә, тирән һәм катлаулы образлар тууга китерде. Билгеле, монда катлаулы образлар булу төп максат түгел. Ләкин бит әле шундый нәрсә бар: һәр фикер бары тик үз формасын гына, үзенчә яңгырашын гына эзли, аны гади генә итеп әйтәм дисәң, ул бөтен төсмерләрен, тәэсир көчен югалта. Аннары, гадилек таләп итүчеләр, бүгенге яшьләрнең үзара сөйләшүен карагыз. Ул гадимени?! Кыскасы, эчке поэзиянең көчәюе — Равил Фәйзуллин иҗатына тормышның үзе тарафыннан кертелгән үзенчәлек булды. Равил Фәйзуллин шигырьләрендә күзгә ташланган тагын бер үзенчәлек — тематик киңлек. Юк, бу инде, кайбер яшь шагыйрьләр кебек һәр нәрсәгә карап шигырь чыгарырга көчәнү түгел, ә күңелнең байлыгы, күзнең үткенлеге. Ә тематика киңәюен исә тормышта яңа җирлек тапкан яшь буынның үзенең әйләнә-тирәсенә карануы, аны өйрәнүе, белергә, аңларга тырышуы дип карарга кирәктер. Анда бит әле яшисе һәм тир түгәсе, сөясе һәм көрәшәсе бар!... Шулай итеп, без Равил Фәйзуллин поэзиясендә шактый гына яңа сыйфатлар, яшь буыннан, яңа буыннан килә торган сыйфатлар күрәбез. Шагыйрь үз буынына җырлары, фикерләре белән генә түгел, ә үзенең иҗади карашлары, иҗат принциплары белән дә охшаш һәм аңа турылыклы. Аның йөрәге аерылгысыз булып буын язмышына һәм әнә шул язмыш аша заман тормышына, ил тормышына тоташкан Шул җирлектән шагыйрь бүген үзенә Ныклык һәм Матурлык ала. Үзенең шундый ныклы нигезе, таянычы булганга сөенеп, үзен ил эчендә, тормыш эчендә, кешеләр арасында сизгәнгә күрә, шагыйрь язмышының олы мәгънәсен аңлаганга күрә Равил Фәйзуллин бер шигырендә: Безгә ак болыт булырга язмаган шул...— ДИ. Бу юллар бүген яшь буынның тормыш девизы булып яңгырый. Спасск — Дальний шәһәре.