Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ФОЛЬКЛОРИСТИКАСЫНЫҢ АКСАКАЛЫ

Халыкның яшәеш дөньясын, олы тарихына һәм көндәлек көнкүрешенә хас аерым хәлвакыйгаларны, шуларга бәйле хис-тойгыларны, эчке кичерешләрне шагыйранә хыяллары белән сугарып сүз сурәтләре ярдәмендә мәңгеләштерә килгән поэтик иҗаты бар. Шул иҗатны — дастан һәм әкиятләрне, бәет һәм җырларны, мәкаль һәм табышмакларны бөртекләп җыйган һәм кадерле хәзинә буларак яңа буыннар өчен саклап калган кешеләр бар. Әгәр без татар фольклористика тарихының ике гасырга якын вакытны иңләгән сәхифәләрен актарсак, анда халык иҗатын җыю-өйрәнүгә өлеш керткән күл исемнәр белән очрашырбыз. Ул исемнәрне хезмәтләренә һәм тоткан урыннарына карап төркемнәргә бүләргә, дәрәҗәләргә аерырга мөмкин булыр иде. Әмма бу эш эшләнгән. Аны үзе шул исемлектә лаеклы урын тотучы фольклорчыларның берсе Хәмит Ярмөхәммэтов (Хәмит Ярми) башкарган. 1948 елда ул татар фольклористикасы тарихы турындагы диссертациясен яклый һәм шул тармакта беренче буларак фәннәр кандидаты дигән дәрәҗә ала. Гомумән, Хәмит ага Ярмигә карата беренче дигән сүзне куллану байтак очракларда хакыйкатькә туры киләчәк. Ул татар фольклорын фәнни өйрәнүгә өлеш керткән беренче монография авторы, Тел, әдәбият һәм тарих институтындагы фольклор секторының беренче мөдире, шул секторда һәм башка урыннарда эшләүче бер төркем фольклорчыларның беренче фәнни җитәкчесе, беренче булып шушы өлкәдә фәннәр докторы исеме алган галим. Татар фольклорын өйрәнү һәм бу өлкәдә фәнни кадрлар хәзерләү буенча алып барган күп еллык уңышлы хезмәтләре өчен моннан ун ел элек Хәмит Ярмөхәммәтовка Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде Хәмит ага Ярмигә май аенда 70 яшь тулды. Бу озын гомернең яртысыннан артыгы татар халык иҗатын җыюга, өйрәнүгә багышланган. Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммэтов Төмән өлкәсенең Назарова дигән кечкенә авылында туа. Аның дөньяны таный башлаган үсмер чагы Россия империясен тетрәткән данлы революция чорына туры килә. Бүген җитмешкә җиткән агайлар язмышына тирән эз салган истәлекле, тарихи борылыш еллары. Иске белән яңа арасындагы рәхимсез көрәш куәтләнеп кабынган заман. Керәш ялкыны гасырлар буе йокымсырап, йомылып яшәгән меңнәрчә авылларга да яктылык сибә, халыкны уята. Большевиклар партиясенең алдынгы идеяләрен халыкка җиткерүдә, хезмәт ияләре Х арасында аң-белем таратуда яшьләр, комсомоллар зур эш башкаралар. Шулар арасында Хәмит тә була. Ул үз авылларында яңа гына оешкан китапханәдә эшли, балалар укыта, авыл Советы председателе урынбасары була. Аннары аны техникумга укытучы итеп чакыралар, соңрак ул облоно инспекторы хезмәтләрен үти. 1930 елда Хәмит Ярмөхәммәтов Коммунистлар партиясе сафына кабул ителә һәм үз районнарында партия комитетының инструкторы булып эшли. Гомернең дәртле эш белән үрелгән яшьлек еллары шулай үтә. Әмма Хәмит күңелендә күптән инде бер хыял яши. Укырга кирәк, төпле, нигезле белем алырга кирәк. Шул теләген тормышка ашырыр өчен ул 1930 елда Казанга килә һәм педагогия институтының татар тел-әдәбият бүлегенә керә, аны уңышлы тәмамлагач, аспирантурада калдырыла. Шуннан соң Хәмит Ярминең хезмәт биографиясенә яңа юллар өстәлә. Ул журналист, Татарстан язучылар союзы идарәсенең жаваплы секретаре, марксизм-ленинизм классикларын татарчага тәрҗемә итүче редакторларның берсе. Ә 1939 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты оештырылгач, шунда татар фольклоры буенча тикшеренүләр алып баручы өлкән фәнни сотрудник. Менә гомернең штрихлар белән генә билгеләп үтелгән беренче яртысы. Ул ерак елларда баштан кичкән кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр, гомер юлында очраган күренекле шәхесләр, бигрәк тә замандаш язучылар турында Хәмит аганың сагынып һәм сурәтле итеп сөйли торган кадерле истәлекләре шактый күп. Аларның бер өлешен аерым китап рәвешендә дөньяга чыгару хакында дәрте барлыгын да әйткәне бар. Бу хыял чынга әйләнсә бик яхшы булыр иде. Тел. әдәбият һәм тарих институтында вакытта Хәмит Ярми халык иҗаты белгече булудан тыш фәнни оештыру эшләрендә сәләте барлыгын күрсәтте. Сугыш чорында ул берничә ел буе шул институтның директоры булып тора, ә фольклор секторы оештырылганнан соң ун елдан артык шуңа җитәкчелек итә, күп төрле җәмәгать эшләрендә катнашуга көчен кызганмый. Татар фольклорын өйрәнү эше Институтта билгеле бер план нигезендә алып барыла. 1941 елда зур антология хәзерләнә башлый. Ләкин, сугыш башланып киткәч, ул дөнья күрә алмый кала. Биредә безнең фольклористика тарихына хас бер күркәм үзенчәлекне билгеләп үтәсе килә. Татар халык иҗатын җыю, өйрәнү өлкәсендә, галимнәрдән тыш, язучылар да актив катнашалар. Бөек Тукай традицияләрен дәвам итеп, бу эшкә егерменче елларда Г. Ибраһимов зур игътибар күрсәтә, ә утызынчы елларда А. Шамов һәм Г. Толымбай, Н. Исәнбәт һәм Г. Бәширов төзегән җыр. бәет, табышмак һәм әкият җыентыклары дөнья күрәләр. Хәмит Ярми исә язучы Абдулла Әхмәт белән бергә 1938 елда «Халык иҗаты» дигән җыентык чыгара. Язучылар белән иҗади дуслык сугыштан соң да дәвам итә. "Татар халык иҗаты» исемендәге мәгълүм антология шуның матур мисалы (1951). Аны төзеп китап хәленә җиткерү өчен X. Ярми белән бергә Г. Бәширов, X. Госман, А. Шамов күп хезмәт куялар. Фольклорчы һөнәре бер-берсенә тыгыз бәйләнгән өч тармактан тора. Беренчедән, аңа халык белән тыгыз бәйләнештә торырга (кабинетта утырып кына фольклор турында фикер йөртү бик кыен), халык күңелендәге шигъри иҗат байлыгын эзләргә, табарга, язып ала белергә кирәк. Тәҗрибә һәм осталык сорый торган эш бу. Бер кеше дә кинәт кенә «җыр капчыгын» ачып салмый, бәетләрен әйтеп бирми, әкиятләрен сөйләми. Аларны сөйләтер өчен «тел ачкычы» таба белергә, кешенең ышанычын казанырга кирәк. Моңа ирешү җиңел түгел, әмма халык белән даими аралашып торган фольклорчы үзенә кирәк кешеләр белән уртак тел таба ала. Хәмит ага Ярми бу осталык серләрен яхшы үзләштергән фольклорчыларның берсе. Үэ гомерендә ул татарлар яшәгән уннарча өлкәләрне урап чыга, йөзләрчә авылларда меңләгән кешеләр белән очраша. Ул язып алган борынгы һәм хәзерге заман халык иҗаты үрнәкләре Институтның фольклор фондында күләмле генә урын алып торалар. Шул материалларны X. Ярми үзенең докторлык диссертациясенә өстәмә итеп биргән иде. Алар ике калын томны тәшкил иттеләр. Икенчедән, фольклорчы халыктан язып алган байлыкны халыкка кайтарып бирүче дә. Моның өчен җыелган материалны фәнни яктан бәяләп сайлый, барлый белү, тәртипкә салу сорала. Популяр җыентыклар төзү артык кыен түгел, ә фәнни җыен тык өчен мәгънәле, тыгыз кереш мәкалә язасы, кергән әсәрләргә һәм вариантларына карата искәрмә-аңлатмалар бирәсе бар. Бусы фольклорчыдан җыелган хәзинәне тирән белүне, эстетик кретирийларның югары булуын таләп итә. Хәмит ага Ярми әнә шул таләпләргә җавап бирерлек берничә фәнни җыентык төзеп дөньяга чыгарды. Шул исәптән иң элек «Татар халык әкиятләремнең ике томлык басмасын (I том —1946 ел, II том —1956 ел) искә алыйк. Алар әкият дөньясын яхшы белүче күренекле әдип Гомәр Бәширов белән бергә төзеләләр, ә сүз башын һәм искәрмәләрне X. Ярми яза. Боларга өстәп безнең фольклорда үзенчәлекле жанр саналган «Бәетләр» җыентыгын (1960 ел) төзүче, эчтәлекле кереш мәкалә һәм искәрмәләр авторы да Хәмит Ярми булуын әйтергә кирәк. Шул ук вакытта ул татар әкиятләренең популяр басма буларак рус телендә чыккан ике җыентыгын һәм мәкальләр китабын төзүче дә. Хәзерге вакытта Ярми ага башка фольклорчылар белән берлектә «Татар халык поэтик иҗатымның унике томлык фәнни басмасын төзүдә катнаша һәм Мәскәүдә «СССР халыклары эпосы» сериясендә чыгарга тиеш «Бәетләр» китабын хәзерләү өстендә эш алып бара. Фольклорчы эшчәнлегенең өченче тармагы — халык поэзиясен тарихи һәм теоретик юнәлештә өйрәнү, монографик хезмәтләр һәм фәнни мәкаләләр язу белән бәйле. Фольклор турында, аның аерым төрләре һәм жанрлары, үткәне һәм бүгенгесе турында тикшеренү язу халыкның эстетик карашлары үсешен тирәннән өйрәнмичә мөмкин түгел. Моңа ирешү өчен, халык иҗатында гәүдәләнгән социаль фикерләрне, иҗтимагый тормышка һәм көнкүрешкә караган уй-тойгыларны гади сөйләп чыгу белән мавыкмыйча, халыкның поэтик фикерләү дөньясына, шигъри сүз белән эш итә алу осталыгына үтеп керергә кирәк. Бу авыр эш фольклорчыдан анализ һәм синтез берлеген генә түгел, халыкның тарихын һәм этнографиясен яхшы белүне дә сорый. Яшерми әйткәндә, мондый хезмәтләр әлеге бездә бик аз. Ләкин аларны язар өчен хәзер ныклы гына нигез салынган. Илнең төрле төбәкләрендә яшәүче этник төркемнәр (Казан татарлары, мишәрләр, Урал, Себер татарлары һ. б.) фольклорын күзалларга мөмкинлек биргән бай фонд тупланды, аерым җыентыклар басылды һәм яшь белгечләр үсеп чыкты. Илленче еллар ахырына кадәр, татар фольклорын өйрәнү өлкәсендә исемнәре телгә алынган язучыларны искә алмаганда, Хәмит ага Ярми берүзе эшли иде. Хәзер аның фән кандидаты дәрәҗәсе алган биш шәкерте бар. Халык иҗаты секторында сигез белгеч фәнни эш алып баралар. Хәмит Ярми — илледән артык хезмәт авторы. Шулар арасында «Татар халкының поэтик иҗаты» дигән (1967 ел) зур монография үзенә аерым урын тота. Анда татар фольклорының төп жанрлары турында бай мәгълүмат бирелгән. Китапның уңышлы яклары, аерым кимчелекләре хакында үз вакытында матбугатта сүзләр булды. Шуларга өстәп бер фикер әйтәсе килә. Бу хезмәт аның авторының гына түгел, гомумән, билгеле бор этапта татар фольклор белеменә хас казанышларны һәм йомшак якларны шактый тулы чагылдыра. Поэтик географиясенең киңлеге һәм этник яктан чуарлыгы белән аерылып торган татар халык иҗатының барлык жанрларына хас идея-эстетик байлыкны бер китапта гына ачып бирү гаять авыр эш. Хәмит Ярми бу эшкә алынып фидакарьлек һәм тәвәккәллек күрсәтте. Ул бер кеше колачына гына сыймаслык тарихи чорлар һәм материаллар белән эш итте. Бу өлкәдә аның ачышлары булды, шуның белән бергә куелган проблемаларның кайберләре тиешле фәнни тирәнлектә чишелә алмый калдылар (мәсәлән, суз сәнгате буларак халык иҗатының поэтика дөньясы). X. Ярми монографиясен без татар фольклористикасы тарихында тәкъдир ителергә лаек хезмәт дип саныйбыз. Хәзерге вакытта аерым жанрларның тарихын, теориясен, поэтикасын мөстәкыйль өйрәнү өлкәсендә эш алып барган фольклорчылар өчен Хәмит ага Ярми язган фәнни хезмәтләр ышанычлы бер чыганак булып торалар. Хәмит Ярминең фольклор белән бәйле эшчәнлеге турында сөйләгәндә искә алынырга тиеш тагын бер тармак бар. Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбият бүлеге ачылганнан соң (1944 ел), ул анда байтак еллар буе татар фольклоры буенча дәресләр бирә. Әле дә хәтердә, без — төрле авыллардан килгән студентлар аның лекцияләрен кызыксынып тыңлый идек, чөнки ул, бу фәннең теориясенә караган төшенчәләрдән тыш, үзе катнашкан экспедицияләр, оста әкиятчеләр, җырчылар турында җанлы итеп, тасвирлап сейли белә, мавыктыра, тыңлаучыларны халык поэзиясен яратырга, җыярга, сакларга өнди, дәртләндерә. Шул студентларның кайберләре X. Ярми җитәкчелек иткән күп кенә экспедицияләрдә катнашты, ә берничәсе фольклористика буенча фәнни эшче булып китте. Хәмит Ярми татар мәктәпләре өчен илленче елларда чыккан әдәбият дәреслекләренең бер авторы да иде. Анда ул татар халык поэтик иҗатына багышланган бүлекләрне яза, бу предмет буенча программалар төзи, шуның белән мәктәп эшенә, мәгариф өлкәсенә үзеннән зур гына өлеш кертә. Хәмит ага Ярмине якыннан белүчеләр аның киң күңелле һәм игътибарлы кеше булуын таныйлар. Аксакал дигән сүзне кулланганда без аның бай һәм гыйбрәтле тормыш тәҗрибәсенә таянып әйтелгән акыллы киңәшләрен һәм тормышка, эшкә мәхәббәт уятучан кешелек сыйфатларын да күз алдында тотабыз. Н. Г. Чернышевский бер хезмәтендә: «Галимнәргә булган ихтирам нигезендә нәрсә ята соң?» — дигән сорау куя һәм аңа шулай дип җавап бирә: «Бу ихтирам фән-гыйлем дөньясын ихтирам итүнең, аң-белем һәм хакыйкатькә мәхәббәтнең үзенчәлекле бер күренеше». Хак сүзләр. Татар фольклорының атказанган галиме Хәмит ага Ярми эшчәнлеген ихтирам белән телгә алганда без бер үк вакытта халкыбызның үлемсез поэтик иҗатына, күп гасырлык олы әдәбияты һәм чәчәк аткан сәнгать тармаклары үсешендә нигез ташларының берсен тәшкил иткән бай фольклорына тирән мәхәббәтебезне белдерәбез.