Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАУСТОВСКИЙНЫҢ ГУМАНИЗМЫ

адәттә, рецензияләрне укучыны яна китап белән таныштырудан, тикшерелә торган китапның кереш өлешләрен бәяләүдән башлыйлар. Без исә башкарак юл сайладык. Күренекле совет язучысы Константин Паустовский иҗатын өйрәнү нигезендә монография авторы * нинди яңа фикерләр әйтә, нинди нәтиҗәләргә килә — сүзне әнә шул мәсьәләдән башларга булдык. Хезмәтенең йомгак өлешендә Л. Ачкасова болай ди: «һәр зур язучы ижаты кебек. Паустовский иҗаты да —катлаулы һәм кабатланмас сәнгать күренеше. Икенче Гайдар, икенче Катаев яки икенче Пришвин булмаган кебек, икенче Паустовский да була алмый Әдәбият тарихындагы урыннары һәм рольләре вакытлар узу белән генә, әдәби процессларга киң гомумиләштерүләр ясау, әдәбияттагы тарихи үсеш этапларының үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнү Һәм шуларны художникның үз нжат эшчәнлеге белән чагыштырып карау нигезендә генә ачыклана торган язучылар бар. Паустовский— шундый язучыларның берсе». Бер караганда, бу фикерләр күп дәлилләр Һәм фактлар ярдәмендә исбатланырга, расланырга тиешле декларация кебек яңгырый. Әмма мондый декларация хезмәтнең йомгак өлешендә китерелгәч, аны алдагы фикер йөртүләрнең нәтнжәсе кебегрәк кабул итәсең. Чөнки Паустовский гуманизмының социаль аспекты нигездә эстетик аспектлар аша чагыла. Хезмәттә Паустовский иҗатындагы гуманизмның социаль аспекты эзлекле рәвештә карала, алай гына да түгел, әдәби процесс белән, совет әдәбиятының ижат практикасы белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелә. Паустовский ижаты чынбарлык турында өзлексез уйланулар чылбырыннан тора 1 Л С, Ачкасова. Гуманная в творчестве Паустовского. Рус телендә. Казан дәүләт университеты нэшрвяты, 1972 ел, «Өзек-өзек берничә фикер» исемле мәкаләсендә язучы моны үз характерының төп сыйфаты дип саный. Монография авторы дөрес нәтиҗә ясый. Чыннан да. социальлек, тарихилык һәм социалистик халыкчанлык- ны соңгы дәвер Паустовский иҗатындагы кеше концепциясенең төп сыйфаты дияргә була. Талантлы язучының ижат методын билгеләү мәсьәләсендә дә. аны социалистик реализм методының төп принциплары белән бәйләнештә карау ягыннан да әлеге нәтиҗәләрнең принципиаль әһәмияте бар. Нәкъ әнә шул нәтиҗәләр аша Л. Ачкасова хезмәтендәге төп фикергә килә. Өлгергән Паустовский ижаты социалистик реализм методының төп юлыннан барды, аның ижа- тын, аның әсәрләрен социалистик реализм методының үзенчәлекле бер формасы итеп карарга кирәк, ди монография авторы. Хезмәтнең йомгак өлешендә ясалган нәтиҗәләр белән таныштык. Хәзер инде андагы аерым бүлекләргә, ул бүлекләрдә күтәрелгән мәсьәләләргә күз ташлыйк. Кереш бүлек гуманизм терминының мәгънәсен ачыклаудан башлана. Монография авторы бу мәсьәләгә багышланган хезмәтләргә төпле күзәтү ясый, алардагы төгәл- сезлекләрне, хата фикерләрне күрсәтә. Теманың артык киң. ә монография күләменең чикләнгән булуын истә тотып, галим үзенең төп игътибарын Паустовский гуманизмының аеруча аз өйрәнелгән ягына, аның гуманизмының «социологик» аспектына юнәлтә. «Совет әдәбиятының гуманизмы һәм Паустовский карашларының формалашуы» дигән беренче бүлек, исеменнән үк күренгәнчә, язучы иҗатының аерым этапларын тикшерүгә багышланган Паустовский иҗатындагы үсеш баскычлары революцион гуманизм тудырган новаторлык — Бөек Октябрь революциясе казанышлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән новаторлык фонында карала. Л. Ачкасова хаклы, революция туКИТАП КҮЗӘТҮ ■К У » !* Ii дырган әлеге новаторлыкнын, социалистик (коммунистик) идеалныц асылына тешенү барлык язучылар өчен дә бер дәрәжәдә жицел булмады Филология фәннәре докторы Ю Барабаш бу мәсьәләне тагын да ачыклый төшә. «Халыкчанлык турында» исемле китабында ул болан ди: «...язучымын революциягә мөнәсәбәте, халәт булудан бигрәк, процесс иде, язучы революциягә акрынлык белән килгән очракта бу аерата шулай» М Пришвин, Э Багрицкий, И Бабель һәй А Грин да, 20 еллардагы башка романтик язучылар да катлаулы һәм каршылыклы ижат юлы уздылар Константин Паустовскнй хакында да шул ук сүзләрне кабатларга туры килә. Билгеле булганча, яшь Паустовский нжа- ты идеалист философ Бергсон карашлары тәэсирендә формалаша. Бу нәрсә язучынын «Романтиклар» (1916—1923) исемле беренче зур повестенда аеруча нык сизелә. Монография авторы анык бу әсәрен «әлегә җаваплары табылмаган китап» дип атый, һәм дөресе дә шулай, авториыц теләге никадәр генә изге һәм яхшы булмасын, әсәрдә әле- дән-әле очрап торган идеалистик антропологизм әдәби ижатны принципиаль төстә социологиядән аера, ахыр чиктә, язучынын үз гуманистик омтылышларына да социаль аныксызлык кертә Әсәр интеллигентлык иллюзияләреннән котылып жнтмәгән Па- устовскнйныц әдәби карашларындагы эклектизм һәм каршылыклар турында сөйли. Өлгергән Паустовский бөтенләй башка кеше булып күз алдына килә. Бары ана гына хас кайнарлык белән ул романтик сәнгатьнең үзенчәлекләре, художникның югары гражданлык бурычлары турында уйлана, совет сәнгатенең бөтен жир шарында башкарган бөек миссиясе белән горурлана «Сайланма әсәрләр»енә язган кереш сүзендә художник болай ди; «Романтикада кешене яктырта, күтәрә торган көч бар. Киләчәк тормышыбыз өчен көрәштә, хәтта көндәлек гади тормышта да аннан ваз кнчтерерлек бернинди акыллы дәлилләрнең булуы мөмкин түгел». Игътибар иткәнсездер. «Романтиклар» повесте белән әлеге фикерләр арасында күпме аерма бар! Язучы аларга еллар буена сузылган газаплы эзләнүләр, сәнгать әсәрләренең социаль табигате турында өзлексез уйланулар аша килә. Шул эзләнү процессында акрынлап аның дөньяга карашы үзгәрә. ул идеализмнан материализмга килә, дөньяга марксистик-ленинчыл караш белән кораллана. Бу нәрсә аның әдәби әсәрләрендә дә ачык чагыла. Яшь Паустовский романтик юнәлештәге художник булган, дидек. Әмма ул бервакытта да романтикларның реакцион канатына кушылмый Беренче әсәрләренең геройлары арасында (шул ук «Романтиклар» повестендагы язучы Максимовны якн «Су өстендә» (1912) дип исемләнгән автобиографик хикәянең үзәк героен алып карагыз) ижтнмагый тормыштан читләшкән кешеләр бар. Хәтта шундый очракларда да моны, жир тормышына кул селтәүдән бигрәк, аларның яшәп килгән иске стройга протестлары дип бәяләү дөресрәк булачак. Шул рәвешчә, ижат» юлының беренче адымнарыннан ук Паустовскнйның кешенең асылы турындагы уйланулары берничек тә социаль проблемаларга бөтенләй кагылмый уза алмый иде. Соңрак. Бөек Октябрь революциясе жингәч. ил каршына яна социаль-политик мәсьәләләр килеп басты. Аларның күбесе социалистик стройны раслау белән бәйләнгән иде. Л. Ачкасова монографиясенең һәр бүлегендә Паустов- скнйныц әлеге мәсьәләләрнең асылын ижа- ди үзләштерү юнәлешендә нихәтле катлаулы һәм каршылыклы юл узуын күзәтә. Язучының «Кара-Бутаз». «Колхида». «Алтын роза». «Тормыш турында повесть», «Иске шинельле карт». «Ерак сәяхәтләр шигърияте», «Ильин чоңгылы» кебек әсәрләрендә инде «социаль категория белән эстетик категория арасында ныклы күперләр салынган иде», ди галим. Бу әсәрләрдә тормышны романтик сәнгать алымнары ярдәмендә танып-белүнең методологиясе үк бик нык үзгәрә, художник дөньяга яңача. социалистик караш белән коралланып өлгерә. Хезмәтнең «Социаль кеше» концепциясенең формалашуы» дип исемләнгән икенче бүлегендә язучы гуманизмының социологик аспектын өйрәнүгә караган мәсьәләләр күтәрелә. Л Ачкасова бик дөрес яза. Паустовский нжатынын иң кыен өлеше — социологик аспект. Хикмәт шунда, аның әсәрләре романтик сәнгать алымнарына нигезләнгән Бу — аның ижатын өйрәнгәндә өстәмә кыенлыклар тудыра Анлатудаи, бәя бирүдән бигрәк, аның әсәрләрендәге социологик мәсьәләләрне тотып алуы, аерып күрсәтеп бирүе кыен. Менә шуңа күрә дә галимнәр һәхү тәнкыйтьчеләр байтак еллар буе Паустовскнй нжатынын бу ягын читләтеп узарга тырыштылар Алай гына да түгел, язучыны әсәрләрендә социаль мотивлар булмауда гаепләделәр, аның ижа177 тын башка совет язучылары иҗатына каршы куярга, хәтта социалистик реализм сәнгатеннән читләштерергә тырышып карадылар Шуннан файдаланып, буржуаз галимнәр аны күкләргә чөйделәр, сәнгатьтәге экзнстенцналистик агымнарга якынайтырга маташтылар. Ул чорлар артта калды. Соңгы еллардагы совет әдәбият фәнендә, бигрәк тә совет сәнгатендәге романтик мәсьәләләрне өйрәнүгә игътибарның көчәюе нәтнжәсендә. Паустовский иҗатын өйрәнүгә багышланган күп кенә кызыклы хезмәтләр барлыкка килде. Биредә, мәсәлән, Н Антипьев. В Яценко. 3. Крылова. Л. Саприна. Е. Алексанян һәм башкаларның хезмәтләрен телгә алып китәргә мөмкин. Аларның кайберләре Паустовский иҗатындагы «со- ниаль кеше» концепциясен күрсәтеп үтү белән чикләнә, икенчеләре исә эчкәрәк керәләр. Әмма берсендә дә мәсьәләгә төрле яктан, төрле ноктадан карап төпле бәя бирү очрамый диярлек. Л Ачкасова хезмәтен асылда монографик типтагы беренче социаль хезмәт дияргә була. Монография төпле фәнни фикерләре, яңа, оригиналь күзәтүләре белән игътибарны жәлеп итә. Шул сыйфатлары аны конкрет бер язучы иҗатын өйрәнүгә багышланган чираттагы гадәти хезмәт итеп кенә түгел, ә социалистик реализм сәнгатендәге романтик юнәлешне өйрәнү юлында кулланма. методологик таяныч була ала торган хезмәт дип бәяләргә мөмкинлек бирә. Монографиянең «Халыкчанлык проблемасы». «Кеше һәм тарих». «Социализм — «реаль гуманизм» дип исемләнгән бүлекләре дә кызыксыну белән укыла Л Ачкасова гуманизмның тарихи формалашкан төп структур аспектларын күзәтеп чыга, аларның реалистик сәнгать әсәрләрендә ничек чагылуларын аңлатып бара Билгеле, тикшерүче үз алдында торган барлык мәсьәләләрне дә бер дәрәҗәдә уңышлы хәл иткән, дип булмый Әйтик, бүлектән-бүлеккә автор классик романтизмның бик ук анык булмаган идеалын яна, социалистик романтизмнын бик төгәл һәм анык иҗтимагый идеалы белән чагыштырып. янәшә куеп бара. Сүз дә юк, бик оста һәм унышлы чагыштырып бара. Аны аңларга була. Паустовский, беренче чиратта. романтик язучы. Әмма, ни генә булмасын, безнең Паустовский иҗатына багышланган хезмәттә шундый сорауга да җавап табасыбыз килә, әйтик, социалистик гуманизмың «реаль» һәм «романтик» юнәлешләре арасында нинди структур аерма бар? Кызганычка каршы, китаптан бу сорауга җавап табып булмый. Хәлбуки, әлеге мәсьәлә нәкъ менә Паустовский хакында язылган хезмәттә хәл ителергә тиеш иде. Билгеле булганча, өлгергән Паустовский әсәрләрендә, «ул үз характерының органик сыйфатына һәм романтиклык талантына турылыклы булып калса да», тормышны сәнгатьчә гәүдәләндерә торган алым һәм чаралар ачыктаначык «реаль төс»ләрен югалталар. «Социаль кеше» концепциясенең формалашуы» дигән бүлектә Л Ачкасова үзе дә шул хакта яза Нәкъ менә шул урында мәсьәләне ачыклый төшәргә иде. Прозада беренче совет шагыйрьләреннән саналган Паустовский беркайчан да көндәлекләр язмын, куен дәфтәрләре йөртми. Ул кеше хәтеренең кирәкле нәрсәләрне генә саклый алу сәләтенә ышана Аның әсәрләренең башка бер генә язучыныкына да охшамаган үзенчәлекле сыйфатлары бар. Аның әсәрләренең стилен беркемнеке белән дә бутап булмый, ул һәрчак үзе булып кала белә. Менә шуңа күрә дә аның әсәрләрен тикшерү, аның әсәрләренә хас сыйфатларны сүтү, аерым кисәкләргә бүлгәләү— ифрат кыен эш. Әсәрләренең нәкъ шул сыйфатларын күздә тотып. В. Солоухин аның иҗатын «Константин Паустовский иле» дип атады, шунда ук «Паустовский иле — географик төшенчә түгел, ә эстетик, инде телисез икән, рухи төшенчә ул», дип тә өстәде. Әгәр Л. Ачкасова язучы иҗатын сүтә, математика ярдәмендә тикшерә алган икән, бу —аның бәхәссез уңышы. Монография авторы ирешкән казанышлар совет сәнгатендәге романтик әсәрләрнең үзенчәлекле эстетик сыйфатларын өйрәнүче галимнәр өчен ныклы таяныч булачак. Үзенең «30 ел эчендә» дигән китабында А Фадеев романтик совет сәнгатен «романтик формаларда тормыш дөреслеген чагылдыручы» сәнгать дип атаган иде. Л. Ачкасова әлеге тезисны тагын да конкретлаштыра төшә, аңа фәлсәфи, тарихи- конкрет сыйфатлар өсти, шуның белән укучыларда үз китабына кызыксыну уята Социалистик реализм — тере, хәрәкәттәге метод, прогрессив кешелек җәмгыяте гасырлар буе тудырган культура казанышларын үзенә мирас итеп алган метод. «Паустовский нжатында гуманизм» днгән китап тагын бер тапкыр әнә шул фикерне куәтли.