Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ ФӘН ЮЛЫНДА

Галимнәрнең һәм хәкимнәрнең үзәк штабы — СССР Фәннәр академиясенә 250 ел тулды. Күп меңләгән совет галимнәре, киң совет җәмәгатьчелеге бу датаны лаеклы тестә билгеләп үтәләр. СССР Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилее ул — үтелгән зур һәм данлы юлга күз ташлап, ирешелгән уңышларны билгеләү генә дә түгел, ул — алдагы үсеш перспективасын ачыклау да. киләчәккә юллар сызу, эшләнәсе эшләрне барлау һәм галимнәрнең, хәкимнәрнең көчен һәм акылын шул эшләргә туплау һәм юнәлтү дә. 1924 елда Академиянең 200 еллыгын уздыру тантанасына Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы Академик Үзәкнең җитәкчесе атаклы язучы Галимҗан Ибраһимов та чакырыла. Тантанага килгән башка кунаклар белән бергә, ул да Мәскәүдә һәм Ленинградта була. Академиянең эшчәнлеге белән якыннан таныша, Академиянең ул вакыттагы Президенты академик А. Карпинский, Академиянең Баш гыйльми секретаре академик С. Ольденбург тарафыннан кабул ителә. Соңыннан язучы тантанада алган тәэсирләре белән уртаклашып матбугатта чыгыш ясый («Академия бәйрәменнән кайткач». «Мәгариф» журналы. 1925 ел. 9 сан). Әлеге мәкаләсендә ул Татарстанда фән үсеше турындагы фикерләрен яза, теләкләрен белдерә. Әлбәттә, әдипнең иң зур теләкләреннән берсе—безнең республикада да фән һәм техниканы академик юнәлешләрдә үстерү эшен юлга салу була. Классик язучы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесенең планнары Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда ныклап тормышка ашырыла башлады. 1945 елда Казанда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырылды. Шуннан бирле ул уңышлы эшләп килә. Хәзерге вакытта Казан филиалы академик Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институтын. Казан физика-техника һәм биология институтларын, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтын берләштерә. Монда 1 академик. СССР Фәннәр академиясенең 2 член-корреспонденты, берничә дистә фән докторы, ике йөзгә якын фән кандидаты фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар. Фәннәр академиясе төзелүнең данлы юбилеен Казан галимнәре дә җитди уңышлар белән каршылыйлар. Аерым алганда. Тел. әдәбият һәм тарих институтының да телгә алып сөйләрлек казанышлары бар. Татар филологиясенә һәм тарихына зур өлеш керткән Л. Жәләй. М. Гали. Н. Калинин, В. Хангильдин, Н. Воробьев, X. Гыймади, һ. Йосыпов, X. Ярми, X. Хәйри, X. Хисмәтуллин. Г. Хисаметднноа, Р. Газизов кебек өлкән буын галимнәр үзләренең күпчелек тикшеренүләрен шушында яздылар. Институт оешканда монда гыйльми дәрәҗәле хезмәткәрләр булмаган, хәэер исә 5 фәннәр докторы һәм 51 фәннәр кандидаты эшли. Бүген биредә эшләүче галимнәрдән М. Гайнуллин. М. Мәхәррә- мов, Г. Халит, X. Хәсәнов, А. Халиков. Л. Мәхмүтова. Н. Юэиев. И. Надиров, Б Гыйззәт. Ж Гыйльманов. Я. Абдуллин, X. Курбатов, Н. Борһанова, Ф. Фасеев, Ш. Абилоә, Ә. Кәрммуллин исемнәре Татарстанда гына түгел, бүтән тугандаш республикалар галимнәренә дә яхшы таныш. Инде фәндә кыю төстә үз сүзләрен әйткән К. Сабиров. Ш. Ханбикоәа. Ф Ганиев, И. Абдуллин. М. Мехәммәдиев. Н. Гынзэә- туллин. Р. Гайнанов, Ф. Мусин. X. Мәхмү- тоә. И. Илялова. М. Нигьмәтҗанов. М. Сей- дешева, С. Алишев, Ю. Смыков, А. Жәлә- леа. Р. Мохәммәдова. Р. Фвхретдинов, Г П. Старостин Һ. б. татар филологиясен һәм тарихын, сәнгатен өйрәнүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Институтның яшәве дәверендә 200 гә якын фәнни хезмәт иҗат ителде, аларның гомуми күләме өч мең басма табактан арта. Болар арасында культурабыз тарихына казаныш булып керерлек дистәләрчә хезмәтләр бар. Галимнәребез элек-электән төрле методик кулланмалар, мәктәпләр өчен дәреслекләр хәзерләү эшендә дә нәтиҗәле катнашып киләләр, шуның белән халык мәгарифе эшенә турыдан-туры ярдәм күрсәтәләр. Институт хезмәткәрләре соңгы бишәлты ел эчендә генә дә 40 тан артык әһәмиятле китаплар хәзерләп бастырдылар. Күпчелек хезмәтләрдә татар теленең, әдәбиятының, халык авыз иҗатының, сәнгатенең, тарихының, археология һәм этнографиясенең кызыклы һәм мөһим яклары яктыртыла. Бигрәк тә зур даталарны: Бөек Октябрьның 50 еллыгына, В. И. Ленинның 100 еллыгына, Татарстан төзелүгә 50 ел тулуга багышланган юбилейларны галимнәребез җитди хезмәтләр белән билгеләп уздылар. Шулар арасыннан, мәсәлән, та- рихчыларыбызның 1968 елда басылып чыккан «Татарстан АССР тарихы» дигән хезмәтен күрсәтеп була. Узган елны авторлар аның яңартылган һәм беркадәр кыскартылган вариантын бастырдылар. Бу китапларда татар халкының тарихы, аның күпчелек проблемалары яңа фәнни яктыртылыш тапты. Шул елда ук «Татарстанда ленинчыл милли политиканың тантанасы» дигән тематик җыентык та дөнья күрде. Ул Бөек Октябрьның 50 еллыгы хөрмәтенә партиянең өлкә комитеты белән безнең институт бергәләп уздырган фәннитеоретик конференция материалларыннан төзелгән иде. Профессор М. Мөхәррәмовның «Октябрь һәм Татарстанда милли-дәүләт төзелеше», «Татарстанда гражданнар сугышы» дигән монографияләре, тарих фәннәре кандидаты М. Сәйдәшеваның «В. И. Ленин һәм Татарстанда социалистик төзелеш» дигән хезмәте, «Ленин һәм Татарстан» исемле документлар һәм материаллар җыентыгы турыдан-туры данлы юбилейларга багышлап чыгарылдылар. Калган китаплар да, тегеләйме-болаймы, татар халкының революциягә килү юлын, аның олы вакыйгаларга катнашуын күрсәтүләре белән шул ук юбилейлар рухына җавап бирә торган булдылар. Шундыйлардан тарих фәннәре докторы X. Хәсәновның «Большевистик «Урал» газетасы» (1967) һәм «Революционер-интернационалист» (1971) дип аталган, С. Алишевнең «Урта Идел татарлары Пугачев восстаниесендә», Ю. Смыковның «Урта Идел татарлары җир һәм ирек өчен көрәштә» дигән, профессор А. Халиковның «Урта Иделнең борынгы тарихы», Р. Мөхәммәдованың «Татарлармишәрләр» исемле, коллектив язган «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» һ. б. китапларны күрсәтергә мөмкин. Аларның күпчелеге тарихчы, археолог һәм этнографчыләрыбызның фәндә яңа сүзләре булды, җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршыланды. Филолог-галимнәр дә нәтиҗәле эшлиләр. Татар теле һәм әдәбиятының үзенчәлекләрен, еракларга киткән тарихын һәм күп гасырлык байлыгын өйрәнүдә алар Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, Г. Нигьмәти, Г. Газиз, В. Богородицкий, X. Бәдигый, Г. Рәхим, М. Корбангалиев, Җ. Вәлиди, Л. Җәләй, М. Гали һ. б. галимнәрнең, танылган тюркологларның традицияләрен уңышлы төстә дәвам иттерәләр. Филология буенча эшләнгән һәм институт грифы белән басылган китапларның күлчелегенә карата «беренче» дигән сүзне әйтергә туры килә. Чөнки алар, чыннан да, татар әдәбияты һәм теле фәнендә беренче мәртәбә дөнья күрәләр. Мәсәлән, шундыйлардан 1969 елда Мәскәүдә «Наука» нәшриятында рус телендә «Хәзерге татар әдәби теле» дигән хезмәт басылды. Авторлар коллективы язган бу китапта фонетикага, графикага, орфографиягә, орфоэпиягә, морфологиягә һәм лексикологиягә багышланган бүлекләр бар. Анда шулай ук диалектология, стилистика һәм татар теле тарихы мәсьәләләре дә чагылыш таба. 1971 елда хезмәтнең икенче кисәге дә шундый ук исем белән дөнья күрде. Татар теленең синтаксисына багышланган бу китапны профестор М. Зәкиев язды, аны хәзерләшүдә шулай ук филология фәннәре кандидаты X. Курбатов та катнашты. Шулай итеп, бу ике китап ярдәмендә телчеләребез башка милләт укучыларын беренче мәртәбә тулы рәвештә татар теленең байлыклары белән таныштырдылар. Тел белгечләре төрле типтагы һәм билгеләмәсе төрле булган сүзлекләр төзүгә дә тиешле игътибар бирәләр. 1966 елда «Энциклопедия» нәшриятында зур күләмле «Татарча-русча сүзлек» чыкты. Ә 1969 елда беренче мәртәбә тулы итеп «Татар теленең диалектологик сүзлеге» басылды. Инде сүзлекче галимнәребез «Хәзерге татар әдәби теленең аңлатмалы сүзлегепн бастыруга хәзерләү эше белән мәшгульләр. Ул зур күләмдә: якынча 300 басма табакта булып, өч томнан торачак. Бу сүзлекләр татар халкының тел байлыгын чагылдыралар, халыкның сөйләм культурасын күтәрүгә ярдәм итәләр. Бездә әдәбият гыйлеменең академик юнәлешләрен әйрәнү, татар әдәбиятының тарихын эшкәртү, аның үткәндәге һәм бүгенге мөһим мәсьәләләрен хәл итү алгы планда тора. 1965 елда русча «Татар соает әдәбияты тарихыпн бастырып чыгарып, галимнәребез татар әдәбиятын бөтен союз мәйданына чыгаруга үзләреннән өлеш керттеләр. Татар әдәбиятының күп гасырлы бай үсеш юлын тулы чагылдырган берничә томлы тарих язу эше — инде күптән көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең берсе. Бу җаваплы эшкә хәзерлек йөзеннән әдәбиятчы галимнәребез соңгы елларда әдәбият тарихының аерым чорлары һәм аерым жанрлары буенча тикшеренүләр алып бардылар. Мондый хезмәтләрнең, әлбәттә, мөстәкыйль әһәмиятләре дә бар, шуңа күрә алар басылып чыга килделәр. Бу җәһәттән күренекле галим һәм тәнкыйтьче Гали Халит нәтиҗәле эшли. Ул, мәсәлән, «Революция тудырган геройлар» (1967) дип аталган китабында яшь татар совет әдәбиятындагы яңа әдәби геройлар, аларның идея-эстетик сыйфатлары, рухи байлык чыганаклары, социалистик җәмгыятьнең асылына тәңгәл килерлек эчке дөньялары турында сүз алып бара. Монографиядә Г. Ибраһимов иҗатын анализлауга аеруча эур урын бирелгән. Г. Халит XX йөз башында татар поэзиясенең үсеш юлларын, үзенчәлекләрен тикшергән яңа хезмәтен хәзерләп матбугатка тапшырды. Өлкән галимнәребездән берсе М. Гайнуллин үзенең күп еллык хезмәтен 1966 елда бастырып чыгарды. «XX йөз башында татар әдәбияты һәм публицистикасы» дигән исем белен русча язылган бу китап материалга байлыгы. Беренче рус революциясе тәэсире астында көчәеп үсеп киткән татар әдәбияты һәм журналистикасының шактый тулы картинасын күз алдына бастыруы белән әһәмиятле. 1968 елда галимнең югары уку йортлары өчен «XIX йөз татар әдәбияты» дигән тагын бер китабы дөнья күрде. Ә узган елда ул аның русча эшләнгән вариантын нәшриятка тапшырды. Әдәбиятчы галимнәр тагын да «М. Җәлилнең «Моабит дәфтәре» дигән, XVI йөз шагыйре Мөхәммәдьяр, совет язучылары Ф. Бурнаш, Г. Кутуй, Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмовлар иҗаты турында һ. б. китаплар бастырып чыгардылар. Болар арасыннан тагын да ике китапка аерым тукталып үтәсе килә. 1968 елда «Габдулла Тукай» исемле тематик җыентык дөньяга чыкты. Татар халык шагыйренең тууына 80 ел тулуга багышлап төзелгән бу китаптагы мәкаләләрдә Г. Тукайның иҗат мирасы, андагы проблемалар яңача яктыртылалар. Бу мәкаләләрнең авторлары — Мәскәү, Казан, төрки телендәге союздаш һәм күрше республикалар язучылары һәм галимнәре С. Муканов, Г. Голәм, А. Шәриф, М. Вәлиев, Т. Нуртазин, Л. Каюмов. X. Госман, С. Сафуаноә һ. б. — бөек шагыйрьнең татар поэзиясен үстерүгә керткән өлеше һәм аның тугандаш халыклар әдәбиятларына ясаган йогынтысы хакында сүз алып баралар. 1972 елда Татарстан китап нәшриятында «Герой, стиль, осталык» дигән җыентык чыкты. Аны галимнәребез КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындангы карарына җавап төсендә хәзерләгәннәр иде. Җыентыкта бүгенге җанлы әдәби процессыбызның кайбер өлгергән мәсьәләләренә багышланган, шулай ук бүгенге яэучыларыбыэның тел-стиль үзенчәлекләрен җентекләп тикшергән мәкаләләр урын алды. Инде институтта шундый рухтагы икенче җыентык хәзерләнә, ул «Метод, стиль, жанр» дип аталачак. Халык авыз иҗатын өйрәнүче галимнәребезнең дә уңышлары байтак. Татар фольклоры турындагы хезмәтләре белән танылган Хәмит Ярминең «Татар халкының поэтик иҗаты» исемендәге китабы басылып чыкты. Фольклорчылар чыгарган «Халык әйтсә — хак әйтер», «Татар халкының җырлы-биюле уеннары» дигән җыентыклар, И. Наднровның «Татар халык җырлары» дигән китабы укучылар тарафыннан яратыл каршы алындылар. Ф. Вәлиевнең «Казан татарлары орнаменты» (1969) исемле сәнгатькә багышланган китабы да тиз арада таралып бетте. Өлгергән фәнни проблемаларны хәл итүдә төрле дискуссияләр, фәнни конференцияләр һәм киңәшмәләр дә мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә институтта бу эшләргә тиешле игътибар бирелә. Мәсәлән, соңгы 5—6 ел эчеңдә генә дә шундый уннарча чаралар үткәрелде. Алар арасыннан татар халкының иҗтимагый-политик фикере һәм культурасы тарихының өлгергән проблемаларына багышланган дискуссияне (1969), В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга, Татарстан АССРның 50 еллыгына карата уздырылган конференцияләрне (1970), СССР тезелүнең 50 еллыгы уңае белән үткәрелгән ике конференцияне (1972) аерым алып күрсәтергә кирәк. 1973 елда иҗат Союзлары белән берлектә социалистик җәмгыятьтә (Идел һәм Урал буе автономияле республикалар материаллары җирлегендә) милли әдәбиятлар һәм сәнгатьләрнең үзара бәйләнеше мәсьәләләренә багышланган зур фәнни-теоретик конференция оештырылды. Аның материаллары Л. И. Брежневның «СССРның 50 еллыгы турында» дигән докладында куелган теоретик проблемаларны хәл итешүгә билгеле бер өлеш булып керерләр дип уйлыйбыз. Тормыш безнең алга да көннән-көн югарырак таләпләр куя. Г. Ибраһимов исемендәге институт галимнәренең бурычы— татар халкының тарихын, археологиясен, этнографиясен, тел һәм әдәбиятын, фольклорын һәм сәнгатен бүгенге фән югарылыгыннан торып, академик юнәлешләр таләп иткән тирәнлектә өйрәнү һәм аларны аерым китаплар. җыентыклар, сүзлекләр һәм материаллар рәвешендә дөньяга чыгару. Шуңар лаеклы төстә җавап бирү өчен, институт галимнәре якындагы елларда түбәндәге хезмәтләрне иҗат итәчәкләр. Телчеләр бишьеллык ахырына аерым күренекле язучыларның стилен өйрәнеп язган зур монография тәмамлаячаклар. Шулай ук халкыбызның көндәлек сөйләм телен, бу өлкәдәге үсешне һәм аерым кимчелекләрне яктырткан хезмәт тә, рус һәм татар телләре арасындагы бәйләнешләрне тикшергән монография дә әзер булачак. Тел тарихы буенча эшләүче галимнәр XV—XVI йөз язма истәлекләрен, шулай ук татар һәм чуваш телләрен чагыштырмалы өйрәнү өлкәсендә ныклы эш алып баралар. Диалектологлар татар теленең атласын төзиләр. Бу атлас 2 томнан булачак. Шулай ук аерым диалектлар буенча, татар телендә сүз ясалу, полисемия, синонимия һәм омонимия турында махсус хезмәтләр языла. Әдәбият галимнәре үзләренең төп иҗат көчләрен татар әдәбиятының тулы тарихын тудыру эшенә багышлыйлар. 5 томнан торачак дип исәпләнгән бу тарихта әдәбиятыбызның XII гасырдан алып хәзерге көнгә кадәр булган үсеш юлы тулы яктыртылачак. Моннан тыш Г. Ибраһимовның 8 томлык әсәрләре (аның I томы шушы көннәрдә укучылар кулына керәчәк), К. Насыйриның 2 томлык «Хезмәтләрне дөнья күрәчәк, Г. Тукайның, М. Җәлилнең 4 томлык басмалары хәзерләнә. Халкыбызның авыз иҗатын тикшерүчеләр татар фольклорының 12 томлык җыентыгын төзү. Идел буе һәм Себер татарларының фольклор үзенчәлекләрен өйрәнү буенча эш җәелдерделәр. Музыкаль фольклор буенча да хезмәтләр булачак. Себердә һәм Урал буенда яшәүче татарларның музыкаль иҗаты буенча монографияләр дә языла, җыр һәм көйләрен үз эченә алган альбомнар да төзелә. Театр белгечләре «Татар совет театры тарихы (очерклар)» исемле хезмәтне басарга хәзерләп тапшырдылар. Сәнгать буенча тагын «Хәзерге татар композиторлары иҗатында музыкаль фольклор традицияләре», «Татар совет сынлы сәнгате тарихы (очерк)», «Татар театры бүгенге көндә», «Революциягә кадәрге татар театры» дигән һ. б. хезмәтләр дә языла. Җәмгыятебезнең төп көче — эшче сыйныф. Аның данлы үткәне, революцион көрәше, тарихи җиңүләре җентекләп өйрәнүне таләп итә. Шуны истә тотып, тарихчылар Татарстанда промышленностьның һәм эшче сыйныфның тарихын тикшергән китап язалар. Бу зур һәм җитди монографик хезмәт булачак, анда XVIII гасырның урталарыннан, ягъни бездәге беренче эшче отрядлары оешу, тәүге промышленность учаклары барлыкка килү вакытларыннан алып бүгенге көнгә кадәрге вакыйгалар күз алдыннан үтәчәк, совет чорында Татарстан эшче сыйныфы ирешкән гүзәл казанышлар тулы яктыртылачак. «Татарстанда культура революциясе» дигән 2 томлык зур хезмәт тә үзенең фәнни әһәмияте белән аерылып торачәк. Тарихчылар шулай ук Казан шәһәре тарихы турында да китап язалар. Этнографлар һәм археологлар экспедицияләрне елдан-ел киңәйтә баралар. Киләсе бишьеллыкта татар халкының этнографик атласы төзелә башлый, «Идел буе Болгариясе һәм Каэан ханлыгының куль турасы һәм этник составы» дигән ике томлык хезмәт язылачак, Татарстанның күп томлык археологик картасын тезү эше дәвам иттереләчәк. Татарстандагы иҗтимагый-политик фикернең үсеше проблемалары галимнәрне күптән кызыксындыра һәм аларны ныклап ейрәнү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Хәзер бездә бу елкәдә дә эшләр җанланачак. Шуның беренче чагылышы буларак, якын елларда татар мәгърифәтчелеге турында зур хезмәт денья күрәчәк. ...Г. Ибраһимов югарыда искә алынган мәкаләсендә, академик С. Ольденбург алдында үзен нык кызыксындырган бер мәсьәләне куюы турында әйтеп, мондый юлларны яза: «...Сөйләшкәндә Татарстанны өйрәнү эшендә академия белән баглану мәсьәләсе кузгалган иде. Академик Ольденбург, бу эшнең кирәклеген Совнарком белән аңлашканның соңында, Союздагы өлкәләр эчендә аерымрак тип сыйфаты белән Татарстан өчен экспедиция төзүнең мөмкинлеген әйтте. Моның өчен, әлбәттә, урыннан башлау кирәк. (...) Татарстанның үзендә дә гыйльми көчләр булганга, бу эшне башкаруда Академиянең төп хезмәте юлбашчылыкта булып, урындагы куәтләр нык катнашу кирәклеген аңлатты». Әдип язган бу юлларны укып, аны моннан 50 ел элек биләгән планнарның һәм теләкләрнең берсе турында уйланасың да, күңелне горурлык һәм куаныч били. Шушы кыска гына тарихи вакыт эчендә Г. Ибраһимовның татар халкын академик фән нигезләрендә өйрәнә башлау теләге тормышка ашты гына түгел, артыгы белән үтәлеп бара. Әйе. бездә хәзер татар халкын, аның культура һәм гражданлык тарихын махсус өйрәнүче академик оешма бар. Бу оешма — Г. Ибраһимов исемендәге институт үзе генә дә республикага һәм Союзның татарлар яши торган башка районнарына ел саен уннарча экспедицияләр чыгара. Аның галимнәре ел саен уртача 8—10 китап, йөзләгән мәкалә бастырып чыгаралар, төрле шәһәрләрдә йөзләрчә фәнни докладлар ясыйлар. СССР Фәннәр академиясенең 250 еллыгын алар да зур күтәренкелек белән билгеләп үтәләр. Чөнки Советлар илендә фәннең киләчәге якты һәм өметле