Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ

КАМИЛ ЯКУБОВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ лкынлы революционер, большевик-ленинчы К. Якубов 1894 елның 21 мартында Бөгелмә өязенең (хәзерге Куйбышев өлкәсе, Шонталы районы) Аптек ай авылында туа. Башта Чистайда, аннары Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Үзлегеннән белем алып, укытучылыкка имтихан бирә. 1915—1917 елларда К. Якубов патша армиясендә хезмәт итә. Февраль революциясеннән соң большевиклар партиясе сафларына керә, солдатлар арасында агитация эше алып бара башлый. Камил Якубов Казанда Октябрь кораллы восстаниесен хәзерләү һәм үткәрүдә турыдан-туры катнаша. Восстание җиңгәч, Вакытлы революцион комитет составына кертелә. 1918 елның январь аенда уздырылган Икенче бетен Россия мөселманнар хәрби съездында К. Якубов башка большевиклар белән берлектә съездның реакцион делегатларына каршы кискен көрәш алып бара. Гомумән, ул бу чорда революцион эшкә бетен көчен, энергиясен бирә. Шәһәр гарнизоны солдатлары һәм эшчеләр арасында чыгышлар ясый. Мөселман социалистлары комитеты эшенә актив катнаша. К. Якубов Беренче бөтен Россия мөселман коммунистларының съездын (1918 ел. ноябрь) оештыручыларның берсе була, ленинчыл милли политиканы үткәрүдә Казан большевиклары оешмасына зур ярдәм күрсәтә. 1919 елны ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясе члены буларак, Көнчыгыш фронтка бара. Хәрби коллегиянең К. Якубов җитәкләгән политбүлеге кызылармеецларга культуратөрбия хезмәте күрсәтү, аларга Колчак бандаларының явыз ниятләрен аңлату буенча зур эш җәелдереп җибәрә. 25 яшьлек революционер К. Якубов 1919 елның җәендә милләтче контрреволюционерлар тарафыннан ерткычларча үтерелә. Татарстан хезмәт ияләре большевиклар партиясенең турылыклы улы Камил Якубовның якты истәлеген хөрмәт белән саклыйлар. Республикабызның иң зур Матбугат комбинаты, Казанның бер урамы аның исеме белән йөртелә «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНА 50 ЕЛ Шушы елның март аенда «Ялкын» журналының чыга башлавына 50 ел тулды. «Ялкыноның шәҗәрәсе «Кечкенә иптәшләр» журналыннан башланып ките. Бу журналның беренче саны Мәскәүдә 1924 елның мартында дөнья күрә Ярты гасыр эчендә журналның исеме берничә мәртәбә үзгәртелә- 1929 елдан ул «Октябрь белесы» исеме белен Мәскәүдә, 1933 елдан «Пионер каләме» исәме бәген Я Казанда чыга. Бөек Ватан сугышыннан соң журнал «Пионер», ә 1957 елдан «Ялкын» дип аталып йөртелә башлый. «Ялкын» журналының тарихы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәше Абдулла Алиш исеме белән бәйләнгән. Муса Җәлил 1927 елдан 1933 елга кадәр журналның редакторы, ә Абдулла Алиш озак еллар җаваплы секретаре булып эшли. Язучыларыбыз 50 ел буена балалар журналына әдәби әсәрләре белән катнашып килделәр. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Рахман Ильяс, Салих Баттал, Абдулла Әхмәт, Әминә Бикчантаева, Гарәфи Хасанов, Җәвад Тәрҗеманов һәм башка бик күп язучыларның таланты нәкъ менә шушы журналда ачылды. Филология фәннәре кандидаты, профессор Хатип Госман үзенең иҗат юлын «Кечкенә иптәшләр»дә шигырьләр бастырып башлый. Сугыштан соң А. Әхмәт, Л. Ихсанова, И. Юзеев, Г. Мөхәммәтшин кебек күренекле язучылар, М. Җәлил, А. Алишлар башлаган күркәм традицияне дәвам иттерү белән беррәттән, журналның сыйфатын тагын да яхшыртуга күп көч куйдылар. «Бүген «Ялкын» журналына иң актив язышучы өлкән әдипләрдән Н. Исәнбәт, Г. Галиев, А. Шамов, И. Туктар, Р. Ишморат, Г. Минский, Г. Әпсәләмов, А. Расих һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин. Н. Дәүли белән Җ. Тәрҗеманов — күп еллардан бирле журналның редколлегия членнары. Соңгы елларда журналның тиражы да үсте. «Кечкенә иптәшләр», мәсәлән, 3 мең данә булып чыкса, бүгенге «Ялкынвның тиражы 80 меңгә җитте. Бу журналны Татарстанда гына түгел, Советлар Союзының төрле почмакларында яшәүче татар балалары да алдыралар, яратып укыйлар.