Логотип Казан Утлары
Повесть

ТЕЛСЕЗ ШАҺИТЛӘР

Мин аны көткән чагымда «Бер кеше туар».—дидем. Тиран буласын белсәмче... Мин аны буар идем Илдар Юзеев. әрфуга иртәнге чәйне өстәлгә китереп утырткан гына иде, кемдер ишек шакыды. Мин шундук барып ачтым. Ишек төбендә телеграмма тоткан яшь кенә бер кыз басып тора иде. Кул куеп алдым да телеграммага күз төшердем «Ашыгыч. Акбүләк. Прокуратура. Тикшерүче Ибраһимов Гайнанга. Кичекмәстән Чулпан районы Байтимер авылына барыгыз», диелгән иде анда. лары тапшырылыр»,— дигән иде узган ел мина республика прокуроры, бер четерекле җинаять тикшереп бетергәннән соң. Әйе, мактау иде бу. Ләкин бу сүзне ишеткәнче баштан күп кенә күңелсезлекләр узды. Төннәр буена йоклый алмыйча уйланып чыккан чаклар булды. Партиянең шәһәр комитетында да, республика прокуратурасында да шактый сүз ишетергә туры килде Республика прокурорының кисәтүе юкка булмаган икән. Бер-бер чуалчык эш килеп чыктымы — телеграмма «Бар. Ибраһимов, чиш төен не», диләр. Шулай итеп, мин Акбүләк прокуратурасы тикшерүчесеннән районара тикшерүчегә әверелдем, иң буталчык эшләрне хәл итүче булып киттем. Мәсьәләнең бу ягы ачык: республика прокуратурасы мина тагын җаваплы бер эш йөкли. Мәрфуга шыпырт кына минем янга килеп басты. Күзләрендә борчылу: тагын телеграмма! Нинди эш белән? Кайда, озаккамы?. Соңгы вакытта мондый телеграммалар ешаеп китте. «Сынауны яхшы үттең, абынгансөртенгән чакларың да булмады түгел, әмма егылмадың, күңелеңне төшермәдең, Гайнан. Тик моннан соң гына тынычлык көтмә инде. Синең кебек тикшерүчегә эшнең нн катлаулы- Юлга чыгар алдыннан, гадәттәгечә, үзебезнең прокурор янына сугылдым. Әсхәт абый Мөхәммәтшинның кәефе яхшы иде. Мин аңа, телеграмманы сузгач, ничек тәэсир итәр икән бу? дип күз салдым. Мөхәммәтшинны алмаштырып куйдылармыни: * йөзе кара болытка әйләнде. Мондый телеграммалар прокурорның йөрәгенә пычак булып кадала. Кәефсез, ачулы була ул мондый чакларда. Барлык хезмәткәрләре дә үз урыннарында булса, һәрбер прокурор үзен ышанычлы сизә. Тормыш тормыш инде ул, бер-бер хәл килеп чыгып, кул астында тикшерүче булмаса? Күңелен шундый шик кимергән җитәкче тыныч эшли алмый, әлбәттә. — Боерык боерык инде ул! Барып кайт, Гайнан! Штат кыскартуга караганда яхшырактыр да әле ул. Күршеләргә дә ярдәм итәргә кирәк. Күрсәт үзләренә Акбүләкләрнең ничек эшләгәнен. Эш бүлмәмә кереп, урманга балтасыз бармагандай, тикшерү чемоданын алдым да, машинага утырып, врач Шакирҗановлар йортына ашыктым. Аны үгетләп тору кирәк түгел. Күп еллар буе хөкем медицинасы белгече булып эшләгән, илле ике яшьтәге эксперт мондый мәшәкатьләргә күнеккән, мәсьәләне бер сүздән аңлый торган кеше иде. Минем белән күрешүе булды, шундук киенә дә башлады. — Сәлимҗан абый, Чулпан районына барабыз бит. — Җәһәннәм тишегенә икән!—дип, ул киез итеген киде.— Ярар, энем, юл чыкканчы гына авыр булып тоела, бер кузгалгач барасың да барасың, сизми дә каласың. Бу чал чәчле ягымлы врачның сүзләре күңелемне күтәреп җибәрде. Акбүләктән чыгып киткәндә сәгатькә күз салдым: тугыз тулып килә иде. Юлны бульдозер чистарткан, алда кап-кара асфальт сузылып ята. Портфельдән кич белән укый башлаган китапны алдым да битләрен актарырга керештем. — Гайнан, нинди китап ул? — диде Сәлимҗан абый, күзлеген киеп.— Немецча да укыйсың икән, молодец! — Бельгия криминалисты Луваж язмалары. — Ниләр язган соң? — Алар яза инде! — дим.— Ул язганнарга ышансаң, бүген үк тикшерү хезмәтен ташларга кирәк. Шакирҗанов— әйбәт юлдаш. Аның белән һәр нәрсәне ачыктан- ачык сөйләшеп, күзгә-күз карап аңлашып була. — Луваж мәсьәләгә сәер карый,— дим мин, сүзне дәвам иттереп.— Аныңча, тикшерү эше — сәнгать. Тикшерүче булып туарга кирәк. — Берәү дә артист булып та, философ һәм тикшерүче булып та тумый. Бу эш өчен кирәкле сәләтне тормыш үзе тудыра, тәрбия, уку бирә. — Шулай да, Сәлимҗан абый,— дим мин аңа,— башка төр профессияләрдән аермалы буларак, тикшерүче кеше кирәк информацияне үзенең шәхси тәҗрибәсеннән ала алмый. Әйтик, укытучы кайчандыр үзе укучы булган, аның хәленә керә, халәтен аңлый ала. Сезне, врачларны, алыйк. Әлеге көндә сезнең карамактагы пациентларныкы шикелле авыруларны, ихтимал, кичермәгән булсагыз да, барыбер кайчандыр үзегезнең дә авырып караган булуыгыз мөмкин. Димәк, үз кичерешләрегезгә нигезләнеп, пациентларны да аңлый аласыз. Ә тикшерүче? Аның җинаять эшләгән кеше хәлендә булганы, кулга алынганы, гаепләнгәне юк бит. Тикшерүче дә, башкалар шикелле үк, тоя, кичерә белә торган кеше. Шулай да ул бүтәннәрнең кайгыларына салкын канлылыгын җуймыйча карарга, коточкыч явызлыкларны күреп тә, ачуын тыярга тиешле. Тойгы, хисләргә бирелеп, хакыйкатькә,, үз бурычыңа зыян китерсәң... Әлеге китап уңае белән, /олда барганда без Шакирҗанов белән байтак кына фикер алыштык. Байтимер авылы тәбәнәк тауның итәгенә урнашкан. Тау битләрендә зелпе, гөлҗимеш куаклары, анда-санда яшь каеннар җилгә чайкалып утыра. Уртача гына бер авыл ул Байтимер. Боргалы елгасы буена урнашкан Балыклы, Сазтамак, Туенбаш кебек авыллардан берни белән дә аерылмый. Мәгърур тупыллар, тал куаклары белән аралашып утырган агач йортлар тау бите буйлап елгага таба төшеп бара шикелле Шифер яки калай түбәле өйләрнең чакрымнан артыкка сузылган бер генә урам булып төзелүе бу күренешне тагын да көчәйтә төшә. Башка авыллардагы шикелле, монда да таңны әтәчләр уята, кичләрен тәрәзәләрдән урамга көлтә-көлтә нурлар сибелә, яшьләр культура йортына йөри. Шушындый тыныч тормыш белән яшәгән авылда фаҗигале вакыйга булыр дип беркем дә башына китермәгәндер. Авыл Советында безне Чулпан район прокуроры белән милиция хезмәткәрләре каршылады. — Саттаров, Рәүф Галиевич,— дип таныштырды үзен прокурор. Аның кулы миңа җиңел һәм кечкенә шикелле тоелды. Республика прокуратурасы язмаларында минем бу фамилияне очраткалаганым бар иде. Ә Чулпан прокуратурасы исә берни белән дә аерылып тормый—алдынгылар исемлегенә дә кертелми, артта калучылар җөмләсендә дә исәпләнми иде. Безнең прокурор Мөхәммәтшин һөнәрдәшләрен игътибардан читтә калдыра торган кеше түгел иде. Әмма бу юлы мине озатканда Сатта- *- ров турында пи өчендер бер-ике генә сүз әйтте. Аның бу сүзләре әле g дә хәтердән китми: Саттаров Ватан сугышына кадәр тегермән комбинатының директоры булган; юристлар фронтка китеп беткәч, аны тугыз айлык курска җибәреп укытканнар да район прокуроры итеп куйганнар. Ике-өч ел институтта да читтән торып укып йөргән Шулай калган да калган, үзен сугышка алмаганнар. Ул хәзер дә Чулпанда район прокуроры. Белеме аз булса да, җитезлеге, бигрәк тә куштанлыгы белән алдыра «Сак бул, шамбы балыгы кебек шома кеше»,— дип, Мөхәммәтшин мине азактан кисәтеп куйды. Саттаровка сыпаулы караш ташлап, исем-фамилиямне әйттем. Аның да күзе миңа төбәлгән иде. Ул миннән егерме яшьләргә олырак. Зур гәүдәле, күркәм кыяфәтле, чиста итеп кырылган алсу йөзле, зур пеләш башлы бер кеше иде. Карасу-зәңгәр костюмының ялтырап торган җиз төймәләре ике рәт булып тезелеп төшкән. Үзе иңбашы аша эленгән коңгырт-сары планшетны туктаусыз сыйпый, кулындагы кан тамырлары ап-ачык беленеп тора иде. Менә берничә ел инде мин үземнең һөнәрдәшләремне өйрәнәм Тик, әйтергә кирәк, күп нәрсә белдем дип мактанып булмый. Әлбәттә, үземә ярдәмчене тышкы кыяфәтенә карап кына сайламас идем, әмма шулай да күп очракта без кеше турында аның тышкы кыяфәтенә карап хөкем йөртәбез, йөз-кыяфәтенә, күзләренә игътибар итәбез, һәм еш кына ялгышып та куябыз. Кеше характерының бер генә ягын күрә алганга, безнең сиземләвебез әнә шулай чынбарлыкка туры килеп бетмидер Бер күрүдә үк аның нинди кеше икәнлеген белдем, диючеләрнең сүзенә ышанмыйм. Минемчә, андыйларны үтә сизгер кеше дип булмый, аның каравы, үзләре турында бик зур фикердә булалар алар. Ә миңа киресенчә тоела: кешене никадәр тирәнрәк белсәң, шул кадәр серлерәк була бара кебек ул. Саттаров белән очрашкач, бу уйларым тагын да ачыклана төште. Мондый сөйкемле кешене дә шамбы балыгы белән чагыштырсыннар инде. Аңламассың бу кешеләрне сүм НасыПбулл 1111 ф ТЕЛСЕЗ ШАҺ ИТЛӘР ф Ул әледән-әле майорга сүз ката, тәэсирләрен уртаклаша иде. Майор Чулпан милициясе начальнигы икән. Саттаров мине дә игътибарыннан читтә калдырмады. Сизәм: кемне жибәрделәр икән дип кызыксына ул. — Мина сезнең кулдагы җинаять эшен тикшерергә куштылар,— дидем мин һәм кесәмнән документымны чыгарып күрсәттем. — Беләм, беләм,— диде Саттаров, игътибар белән таныклыгымны карап чыкты.— Безнең тикшерүчебез бәхетсезлеккә очрады. Хәзер Казан больницасында ята. Ярдәмгә сезне чакырырга туры килде шул... Күп нәрсәләрне чагыштырып карап беләсең. Мин дә прокурор Саттаровны үзебезнең Акбүләк прокуроры Мөхәммәтшин белән чагыштырам. Әсхәт абый һичбер очракта да ярдәм сорап авыз ачмас, бу турыда башына да китермәс иде. Ә Рәүф Галиевичка ярдәм кирәк, минем килүем шуның өчен. Бәлки бу начар да түгелдер әле: һәркем үзенең сәләт чамасын белергә, шуннан чыгып эш итәргә тиеш. Саттаров ярдәмче турында сүз каткач, минем күңелгә шик төште. Ул эшне үз кулына алып, тикшерүгә үзе җитәкчелек итәрме? Ә ярдәмче роле мине канәгатьләндерми иде. Мөхәммәтшин кул астында булса, башка эш әле. Саттаров миңа таныш кеше түгел. Тикшерүче булып эшләгәне бармы аның? Тәҗрибәсе, сәләте нинди? Мин бу турыда уйланмый булдыра алмадым. Сүз җитди җинаять хакында бара бит. Вак-төяк өчен генә башка районга чаклы җибәрмәсләр иде. Әйтик, прокурор Саттаров яхшы тикшерүче дә, ди. Элек тикшерүче булып эшләгән прокурорлар аз түгел. Алай булса, ни өчен аңа ярдәмче кирәк. Бер җинаятьне икәүләп тикшерү эшне катлауландыра гына, өстәмә кыенлыклар китереп чыгара. Тикшерү эше уңышсыз бетсә, кем җавап бирер? Керүеңнән алда чыгарыңны уйламыйча ярамый. Үзен хәвеф- хәтәрдән саклый, җаваплылыктан курка торган кеше түгелме ул? Эшләргә икән, җиң сызганып, бөтен җаваплылык тоеп эшләргә. Туры килсә, җавабын да бирергә. Юк, әүвәл бу эштә үземнең бурычны ачыкларга кирәк: алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара. — Эшне башлагансыздыр инде, мөгаен? — Юк, кая ул! — Саттаров планшетын тезләре өстенә салып сыйпавында дәвам итте.— Төрле карарлар, беркетмәләр язарга яратмыйм мин. Бусы — сезнең өш. Бу сүзләрне Мөхәммәтшин ишетсен иде! Мин моны һавалану, чиркану, тикшерүче хезмәтенә бармак аша карау дип бәяләдем. Барын да документ итеп теркәмичә ничек була инде ул? Университетта укыган чакта да, эш дәверендә дә мин документның нәрсә икәнлеген яхшы төшендем. Рәсми кәгазьнең өскә аварга торган бәлаләрдән коткарып калган чаклары күп булды. Өлкән яшьтәге прокурор тарафыннан әйтелгән бу сүзләрнең миңа ничек тәэсир итүе аңлашылса кирәк. Документларны туплау минем өчен информацияне саклау, башкаларга җиткерү чарасы гына түгел, закончалыкны ныгыту, совет кешеләренең хокукларын саклау чарасы да. Тикшерүченең һәр адымы беркетмәгә теркәлгән, һәр карары кәгазьгә төшерелгән булырга тиешлеге мина яхшы аңлашыла. Бу — закон таләбе дә. Бу таләптән бервакытта да читләшкәнем булмады. Ә монда — шундый сүз. Аны кем әйтә бит әле! Мин — әйткәнне язып баручы секретарь булып кына йөрүдән канәгать түгел идем, әлбәттә. Илчегә үлем юк дигәндәй, мин үз уйларымны ачыктан-ачык әйтергә булдым. — Телеграмма алгач, миңа секретарьлык роле түгел, ә тикшерү бурычы йөкләнгән дип уйлаган идем. — Дөрес аңлагансыз, иптәш Ибраһимов.— Саттаровның җавабында рәсмилек сизелеп китте һәм ул бер-ике мәртәбә планшетына шапылдатып сугып куйды.— Тотыныгыз, эш кузгатыгыз. Никадәр тизрәк булса, шул кадәр яхшырак. Шуннан соң ул миңа Казанга җибәрелгән кыска гына телефонограмманың күчермәсен сузды. Эшләнгән җинаять биш-алты җөмләгә сыйган һәм ашыгыч рәвештә Казанга телефон аша тапшырылган булса да, ачык булып минем күз алдыма килмәде. Менә ул ничек булган. ...Сызылып таң атып килә. Әкренләп авыл уяна башлый. Әле анда, әле монда ишек, капкалар шыгырдап ачыла. Яшь кенә бер хатын, көянтәчиләкләрен асып, авыл читендәге чишмәгә суга китә Чиләкләреннән бозлы тамчылар тамыза-тамыза, кире борылганда күзе чишмәнең теге як ярына төшә. Ә анда — карга, саескан җыелган ак кар өстендә караеп күренеп торган ниндидер нәрсә тирәсендә кайнашалар. Хатын сагаеп кала. Ни булыр бу? Нәрсә чукый алар? Ул, үзе дә сизмәстән, каргалар җыелган җиргә китә. Чиләкләрен сукмакка утырта да көянтәсе, аяклары белән карны актарырга тотына. Кинәт сискәнеп, ихтыярсыз артка чигенә: кар эченнән сынар аяк— кеше аягы килеп чыга... — Яхшы, Рәүф Галиевич,— күңелсез сөйләшүне тәмамларга теләп, " урынымнан күтәрелдем. Әмма ялгышканмын икән. s — Тик исегездә тотыгыз, Гайнан Ибраһимович,— дип басым ясап әйтте Саттаров.— Аерым хуҗалыкны яратмыйм мин. Районда эшләнгән һәр җинаять өчен мин җавап бирәм, шуңа күрә тикшерүнең барышына ваемсыз карый алмыйм. — Рәүф Галиевич,— дип сүз башладым мин, тикшерүченең мөстәкыйльлеген чикләргә чамалаган Саттаровка.— Бер хатны бөтен авыл җыелып язмаган шикелле, тикшерүне дә авыл белән алып бармый, лар. Җинаять эшен тикшерү мина тапшырылган. Ә прокурор күзәтүенең нәрсә икәнен яхшы беләм мин. — Ярый, ярый,— диде Саттаров, артыграк ычкындырып ташлавын сизенде бугай — Монда без дә кул кушырып утырмадык — һәм ул планшетының кнопкасын берничә тапкыр баскалап шыртлатып алды — Гаҗәп хәл бит, ә? Бик гаҗәп! Киселгән аяк! Кеше аягы Уң аяк,— дип ачыклый төште ул.— Ә югалган кеше юк. Бер Байтимердән генә түгел, күрше Сазтамак. Балыклы, Туеибаш авылларыннан да беркемдә югалмаган. Бөтен районда. Димәк, мәетне кайдандыр башка җирдән китереп ташлаганнар,—дип сөйләп китте ул.—Ә беләсезме. Гайнан Ибраһимович, сер итеп кенә әйткәндә, бу җинаять безнең өчен — сукыр эчәк ул. Процентка суга бит ул! Каяндыр китереп ташланган сынар аяк аркасында януын бар. Күрсәткечләреңне түбәнәйттеңме — җавабын да бир. Квартал саен — отчет. Еллык отчеттан сон аңлатма яз. Бәлки, Гайнан Ибраһимович, бусын җилкәдән төшереп булыр, ә? Ул мина ялварып диярлек карады. Прокурорның элекке һавалануыннан берни дә калмаган иде. Бу минутта аңа каравы да кызганыч иде. Йөзе-бите үзгәргән, хәтта башы да ат башына охшап озынчалавын калган сыман иде Аның «авыруына» диагноз кую өчен әллә ни уйланып торасы юк. «Безнең Мөхәммәтшаннан ерак тора бу, ай, ерак тора»,— дигән уй үзеннән-үзе башыма килде. — Нинди уйларга чумдыгыз? — дип бүлдерде Саттаров мине. НасыЯбуллнн ф ТЕЛСЕЗ ШАҺИТЛӘР ф Мин, башымны күтәреп, ана игътибар беләнрәк карадым. Шаяртмыймы икән? Мыскыллавы түгелме? Кызганычка каршы, аның йөзендә шаянлык билгесе дә, уңайсызлану галәмәте дә юк иде. Мин кискенрәк булса да җавап бирми кала алмадым: — Сөйләүдән элек уйлау кирәк. Бер аягың белән җиргә ныклап басмый торып, икенче аягың белән атлап китеп булмый... Саттаров көрсенеп куйды: — Ярый, эшкә башлыйк, алайса,— диде ул, ләкин һаман аның нәрсәгәдер өметләнүе сизелә иде.— Вакыйга булган урынга сак куелды. — Монысы яхшы булган,— дип, мин ишеккә таба атладым. Барысы да минем арттан кузгалдылар. Альфа тартылып алга ыргылды. Эз табучы этләргә хөрмәтем әллә ни зур булмаса да, бу юлы безнең белән шундый җанвар да бар иде. Чулпаннан килгән милиция лейтенанты этне табылган уң ая« янында туктатты да, тирәякны иснәтеп чыкты. Чокыр тирәсендә бераз йөргәннән соң Альфа эз табып, иснәнеп бара башлады. Кинәт тукталып калды, борынын җиргә төртте дә алгы аяклары белән карны актарырга кереште. Озак та үтмәде, кар астыннан икенче аяк килеп чыкты. Бу аяк та чабып өзелгән иде. Эт борчулы шыңшып лейтенантка сыенды, аннары чокырга, елга ягына таба юл алды. Чокырда кар шактый тыгызланган. Альфа тегендә сугылды, монда сугылды һәм, ниһаять, нәкъ елга читендә туктап калды. Ачулы ырылдап боз катыш карны тырнаклары белән казырга тотынды. Кар астында ниндидер кара нәрсә күренде, эт алгы аякларын ныклап терәде дә, әлеге нәрсәне тешләре белән эләктереп, бөтен көче белән тарта башлады. Без Әскәров белән көрәк алып ярдәмгә килдек. Кар астыннан зур киндер капчык килеп чыкты. Саклык белән генә капчык авызын чиштек һәм беравык барыбыз да тынсыз калдык. Капчыкта хатын-кыз гәүдәсе иде. Аяксыз. Өстендә үтә күренмәле материалдан тегелгән эчке күлмәк кенә. Эксперт Шакирҗанов мәетне карый башлады. — Яшь хатын-кыз гәүдәсе бу,— диде ул башын күтәрмичә генә.— Өч ясалма теше бар, тутыкмый торган металлдан. — Сәлимҗан абый, кайчанрак үтерелгән? — дип сорадым мин. — Гәүдәне эреткәч белербез. — Билгеләре нинди: чәченең төсе, йөзе, күзләре, борыны? — Боларын әйтә алмыйм, Гайнан энем,— диде эксперт иңбашларын җыерып.— Йөзен танырлык түгел, күзе чокып чыгарылган, чәче яндырылган... Безнең алдыбызда коточкыч бер хәл иде... — Да-а-а!. — дип сузып әйтеп куйды Саттаров.— Хәзер моның кем булуын белеп кара инде! Ул тагын да картайган, кечерәеп калган шикелле күренде. Бу авыл Советындагы прокурор түгел иде инде. Аның бу халәте аңлашыла иде: Саттаровка күптән инде мондый җинаять күрергә туры килмәгән. Мондый чакта миңа да үз-үземне кулга алуы кыен. Хәтергә уелып калган сүзләрне эчтән генә кабатлыйм: «Үзеңнең хәрәкәтең, сүзләрең белән мавыгып китеп, тәэсиргә бирелеп, бурычыңа, хакыйкатькә зыян китермәс өчен, син кешенең хәсрәтенә тетрәнмичә, коточкыч явызлыкларга тынычлыгың җуймыйча карарга тиешсең». Кайвакыт моңа җиңел генә дә ирешеп була, кайвакыт көчхәл белән. — Белербез, һичшиксез белербез,— дидем мин. Үземнең дә кәеф шәптән булмаса да, Саттаровның күңелен күтәрәсе килде. — Күпме көч, күпме хезмәт салырга туры киләчәк! — Шундый вәхши җинаятьне ачарга кирәк булганда, көч белән исәпләшеп торып булмый инде. Кышкы көннәр кыска. Әйләнеп карарга да өлгермисең, караңгы да төшә башлый. Авыл ягыннан кичке авазлар ишетелә. Салкынайтты. Мин сикергәлим, кулны-кулга суккалыйм. Башкалар да тик тора алмый Саттаров белән милициядән килгән ике офицер гына бирешми шикелле. Аларның өсләрендә тун, аякларында киез итек. Ниһаять, прокурорның да эченә салкын йөгерде бугай. Ул тәмәке кабызды. Аның белән янәшә, бер-берсенә сыенып ук диярлек, эксперт, авыл Советы председателе һәм Чулпан милиционерлары тора. Бары да сүзсез. Беркетмә язуны төгәлләп, мәетнең гәүдәсен, баш, аякларын рәсемгә төшердем дә Шакирҗанов янына килдем. Ул башын чайкап куйды: — Гайнан энем, мәетне Казанга алып барырга туры килер Безне дулкынландырган сорауларга җавап бирә алмагангадыр инде, Шакирҗанов абыйның кыяфәте дә, тавышы да гаепле кешенеке шикелле иде. Олы яшьтәге, чал чәчле бу кешенең авыр уйлар кичергәне оизелеп тора иде. Билгеле, ул врач буларак үлем белән аз очрашмаган. Әмма кешеләр авырудан, картлыктан үлә. Фронтта да үлем адым саен. Ләкин бу кадәр үк ерткычларча үтерелгән яшь хатын-кызны аның да беренче күрүедер, мөгаен. Бу яшь кешенең гомерен өзгән нәрсә чор да, дошман пулясы да түгел бит. — Сәлимҗан абый, сез мәетне Чулпан больницасына илтеп, Казанга җибәрү өчен әзерли торсагыз...— Шакирҗанов янәшәдә генә булса да, мин бу сүзләрне кычкырып әйттем: Саттаровны да күңелсез уйлаа рыннан арындырырга кирәк иде. Теләгәнеңчә эшлә дигәнне аңлатып, прокурор баш какты. Чулпан милиционерлары брезентка салынган мәетне машинага таба алып киттеләр. Саттаров һаман бер урында басып тора бирде. Бер кулы белән авызындагы сигаретын, икенче кулы белән планшетын тоткан. Ул нидер уйлый, ниндидер карарга килергә җыена иде бугай. Мин аңа якынрак килдем, Саттаров җанланып китте. — Башка сыймаслык нәрсә.— диде ул әрнүле тавыш белән.—Минем районда шундый җинаять бит! Мондый хәлне күргәнең булдымы? Саттаровның адым саен «минем район» дип кабатлавы ошамаса да, артык игътибар итмәскә булдым. Минем сүз белән генә, берничә көн эчендә генә аның характерын барыбер үзгәртеп булмас иде. — Моңа охшашларны күрергә туры килде. Бер генә тапкыр да түгел,— дидем мин. — Я, ничек бетте соң? — дип, Саттаров җанлана төште — Җинаятьне ачмый калган чак булмады. Ул уй-тойгыларын яшерә белми иде, күрәсең. Җавабымны ишеткәч, балалар кебек шатланды — Бик әйбәт, Гайнан! Тырыш инде, монысын да ачарга кирәк,— Саттаров ялварып диярлек минем күзләремә карады — Ачылмаган җинаять—баш өстендә асылынып торган балта кебек бит ул! — Тырышырбыз, Саттаров абый — Барын да эшләрмен, эш кенә уңсын! — Ул нәкъ шушы җөмләгә басым ясарга теләгәндәй тын калып, тагын планшет кнопкасын шыртлатырга тотынды. Вакытны әрәм итәргә теләмичә, сүзне икенчегә бордым — Менә хәзер бер ун дружиначы белән көрәкләр булсын иде — Ялт эшлибез аны, күз ачып йомганчы! .—Саттаров тагын җитез, тәвәккәл кешегә әверелде. Пүнәтәйләр кул кунган беркетмә, төшерелгән кадрлар әзер, мәет моргка озатылды. Мин уйга чумдым нәрсә булса да табылырга тиеш ur-ьсүм Насыйбуллии ф ТЕЛСЕЗ ШАЬИТЛӘР ф бит биредә! Кечкенә генә булса да. Ни генә эшләнмәсен, ничек кенә ишерелмәсен, кеше һәр вакыт эзен калдыра. Нинди генә булса да... Мәет күктән төшмәгән ләбаса. Эзләре булырга тиеш. Саттаров чыннан да кинәт үзгәреп китте. Аның «аш дигәндә ашыгыр, эш дигәндә башын кашыр» кеше түгеллеге күренеп тора иде. Ул буран уйнатып кар актара, җилкәсенә аскан планшеты кая сугылырга белми. Кыска тунын кар өстенә салып аткан. Кешеләрнең аркаларыннан пар күтәрелә. Кардан арчылып, тикшерелә торган мәйдан киңәй- гәннән-киңәя бара. Чокыр һәм елга буе оборонага әзерләнгән фронт участогы кебек булып китте. Агач көрәк тоткан килеш әле бер, әле икенче урынга ашыгам. Итек табаннары астында зарланган сыман тавыш чыгарып кар шыгырдый: шыгырт-шыгырт, шыгырт-шыгырт. Башымда һаман бер уй: ни дә булса табылырга тиеш бит. Ат аунаган җирдә дә төк калмый булмас. Табылырга тиеш... Милиционерлар, депутатлар, дружиначылар. Берсе яныннан икенчесенә атлыйм. Юк. һаман юк. Ун... йөз метр. Эшләсәң — эш карышмый шул. Күпме кар көрәлгән, урыннан-урынга күчерелгән, иләк аша үткәргән кебек тикшерелгән. Кешеләр сулыш алыр, билләрен язар өчен ешрак туктала башладылар. Менә тагын көрәкләренә таянып тынып калдылар. Барысы да миңа карый, нидер көтә. Аларның арыган кыяфәтләрендә өметсезлек тә бар. Даладагы җилне эзләп күпме җәфаланырга була? Юкны бушка аударып ни файда? Тәҗрибәле булган, күрәсең, явыз: берни дә калдырмаган. Кар көрәүчеләрнең хәлен аңлыйм мин. Чөнки үземнеке дә шундый- рак. Саттаров моны теле белән үк әйтеп бирде. — Бәлки бүгенгә җитеп торыр, ә? — диде, һәм көрәге белән кояш баешы ягына төртеп күрсәтте. Кичке караңгы төшеп килгәнен мин шунда гына абайладым. — Ярый, алайса...— дип, теләр-теләмәс кенә килешергә мәҗбүр булдым һәм Саттаров басып торган төшкә атладым. Аның белән янәшә эшләүче озын буйлы кеше һаман казына иде әле. Соскы сыман көрәген тутырып кар ала да салмак селтәнеп читкә ыргыта. Менә ул көрәгенә тагын кар сосып алды да читкә ыргытмакчы булды. Әмма көрәге нәрсәгәдер эләгеп туктап калды. Нидер сизеп, мин аның янына ашыктым. — Әй, бау кисәге генә икән! — дип, ул аягы белән бауны эләктереп чөеп җибәрде. Саттаров өлгеррәк булып чыкты. Мин килеп җиткәндә бау аның кулында иде инде. — Ниндидер бау кисәге шунда,— диде кемдер ваемсыз тавыш белән.— Бауның да мунчаладан ишелгәне... Прокурор кулында чыннан да мунчаладан ишелгән бармак юанлыгы бау иде. Ул аны пыяла ваза сыман итеп саклык белән генә тоткан иде. Бау таныш сыман тоелды. Мәет салынган капчыкның бер почмагында да шундый ук мунчала бау бар иде. Юанлыгы да шундый ук, ишелүе дә бер — уңнан сулга ишелгән. Аерма — озынлыкларында гына. Икесе дә ниндидер үткен нәрсә белән киселгән. Икенче очы сүтелмәсен өчен төйнәп куелган. Мин бау бәйләнгән капчыкны алдым да ике бауның очларын бер-берсенә куеп карадым. Туры килә. Прокурор бауны кулыннан да ычкындырмый. Аны үлчәп, фоторәсемгә төшерү генә минем өлешкә туры килде. Аппаратны бер-ике тапкыр чыртлатып алырга да өлгермәдем. Саттаров планшетын ачып, бауны шунда салып та куйды. Аның бу кыланышы мина аңлашылып җитмәде. Табылган дәлилне жиляңгыр тидермичә саклау нияте белән эшләдеме, әллә бу уңышны үзенеке итеп күрсәтергә тырыштымы? — «Телсез шаһит бу!»—Прокурор планшетына сугып алды да, йөзенә ихласлык чыгарып, имән бармагын тантаналы төстә югары күтәрде. Мәетнең кем булуы да, ни өчен үтерелүе дә әлегә ачык түгел, шикле кешеләрнең исемнәре, вакыйганың сәбәбе дә билгесез, әмма кул очына эләктерерлек деталь бар. Зыян күргән кеше дә, шикле кеше дә билгесез, шаһитләр дә юк, ләкин капчык белән бау кисәкләре бар. Болар гына аз, бик аз, әлбәттә. Шулай да берни булмаган ише түгел инде. Күл тамчыдан җыелган шикелле, җинаятьне дә шундый юк-бар кебек тоелган, вак булып күренгән дәлилләр ача бит. 4 Авыл Советына кайткач, табышларыбызны тагын бер кат жентек- * ләп карап чыктык. о Үтерелгән кеше кем? “ Җавап юк. Моны беркем дә белми. Мәет янында документлары да, о киемнәре дә, үзенә генә хас билгеләре дә юк. я — Нәрсәдән башлыйбыз сон? я Саттаров сорауга каршы сорау бирде: > — Үзең ничек уйлыйсың? " Бусы инде жаваплылыктан котылырга тырышу сыман иде. Шулай итеп, үз соравыма үзем җавап бирдем. ~ — Иң элек җинаятьчене таррак мәйданда эзли башлыйк диюем: бу кешене үтерү кемгә кирәк булган? Ул кешене үләр алдыннан кем белән күргәннәр? Элек кем шуңа охшашлы җинаять эшләгән? Шушы сорауларга җавап таба-таба, шикле кешеләрнең санын киметергә мөмкин,— дидем. Милиция начальнигы игътибар белән тыңлап, куен дәфтәренә нәрсәдер язып бара. Прокурор да тыңлый сыман. — Килешәм,— диде Саттаров, бармакларын биетеп.— Авылларны бүлешеп алыйк та кем югалганын белергә тырышыйк, бер уңайдан шикле кешеләрне дә ачыклыйк. — Бу юл катлаулы булыр, вакыт күп кирәк аңа,—дип каршы төштем мин. — Нәрсә тәкъдим итәсең соң? — дип, прокурор гаҗәпләнеп миңа карады. — Эксперт мәетне Казанга алып барырга кирәк диде. Мин дә шулай уйлыйм. — Нигә? — Баш сөягенә карап йөзен-битен ясау өчен. Гәүдәсен җентекләбрәк тикшерү дә кайбер сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирер. — Ә мин үтерүчене эзли башларсың дип уйлаган идем Районда ачылмаган бер генә җинаять булуына да түзеп тора алмыйм,—диде Саттаров. — Әгәр үтерелгән кеше кунакка килгән булса? Бәлки командировкага килгәндер? — Шундый сораулар белән прокурорны уеннан кире кайтарырга тырышып карадым. — Моны исәпкә алырмын. — Бәлки кем дә булса берәрсенен килүен көткәндер? Бусын да ачыклармын. — Иптәш прокурор, бу сорауларны милиция хезмәткәрләренә рәсми йөкләмә итеп тапшырам. Кем үтерелгәнлеген белми торып, ф ТЕЛСЕЗ ШАҺИТЛӘР ф үтерүченең дә кем икәнлеген белеп булмый. Мин моңа берничә тапкыр үз тәҗрибәмдә ышандым инде. Ничек кенә булмасын, үтерелгән кешенең кемлеген ачыклау — тикшерүнең төп шарты. Ышандырырлык итеп өзеп әйтү Саттаровка да тәэсир итте булса кирәк. — Ярый, үз алымың белән эш ит, Гайнан, ә без милиция белән монда эш алып барырбыз,— диде ул. Татарстанның танылган медицина профессоры, бармаклары белән сак кына кагылгалап, мәетне тикшерә. Минем белән бергә килгән Шакирҗанов аңа ярдәм итә. Минут артлы минутлар үтә. Профессор кыска, әмма катгый сүзләр белән тикшерүнең нәтиҗәләрен әйтә бара. — Буе— 158—159 сантиметр. — Яше? — Унтугыз. — Нинди дә булса авыру кичергәнме? — Кичергән. Тешләренә, сөякләренә карагыз. Өч теше юк. Уң якта өске тешләре. Алар урынына тутыкмый торган металлдан ясалма теш куелган. — һөнәреме? — дип кайтарып сорый профессор.— Тегүче булырга тиеш. Мәетнең һәр өлешен җентекләп күздән үткәреп, галим билгесез хатынкыз турында яңадан-яңа мәгълүматлар хәбәр итә. Мин аның һәр сүзен куен дәфтәренә төрки барам. — Тән төзелеше дөрес, тыгыз тәнле. Туры басып йөри торган булган. Утыз алтынчы размерлы аяк киеме кигән, йөзе түгәрәк, киң иякле. Милләте татар, яисә чуваш, мари. Чәче коңгырт төстә, озын булган. Тәне дә шулай ук коңгырт. — Йөкле түгелме? — йөкле түгел. — - Бала тапканмы? — Юк. — Күзләре?— дип, профессор бераз уйланып торды. Шакирҗанов миңа карап алды.— Монысын әйтеп булмый, күзен чокып алганнар. — Үзенә генә хас билгеләре бармы? — Бар. Биш тиен акча зурлыгы миңе бар. Уң ботында тездән югарырак, эчке якта. Шулай итеп, билгесез хатын-кыз турында мәгълүмат арта барып, аның кыяфәтен күз алдына китереп була башлады. Ләкин болар гына аз иде әле, минем өчен аз иде. Шулай да канәгать идем. Туракланган мәетнең һәр өлеше «телсез шаһит» булса да, күп нәрсә сөйли иде. Әмма бу галимнәр белән башлаган эшнең беренче адымы гына иде әле. — Үлүенең сәбәбе нәрсә? — Үтерелгән. Баш сөяге арткы яктан һәм чигәсеннән яньчелгән. Баш капкачы да ватылган. Бу яралар барысы да үлгәнче ясалган. — Җинаятьче нинди корал белән эш иткән? — Тупас, каты әйбер. Таш, кастет, балта түтәсе булгандыр. — Кайчан үлгән? — Моннан җиде көн элек. — Мәет кайчан туралган? — Үлгәннән соң, мәет ката башлагач. — Күпме вакыт үткәч? — Бер-ике сәгатьтән сон. — Нинди корал белән чапкаланган? — Балта кебек әйбер булырга тиеш. Ләкин үткен балта түгел. Никадәр мәгълүмат! Без Шакиржанов белән медицинаның мөмкинлекләрен белгән хәлдә дә гажәпләнеп тордык. Ләкин тикшерү эшенә болар гына җитми иде әле. Шакиржанов мине анатомия галимнәре янына алып китте. Без аларга белгәннәребезне сөйләп, ярдәм сорап мөрәжәтать иттек. Баш сөягенә карап йөзен элекке кыяфәткә китерәсе иде. Берничә көннән соң белгечләр тарафыннан тегелгән гәүдә, төзәтелгән баш һәм аның фоторәсемнәре әзер иде инде. Мин аларны алып кире Чулпанга очтым. Кичен Байтимер авылы кешеләре радиодан гадәти булмаган тапшыру тыңладылар: үтерелгән кешенең кем икәнен танып белү өчен аларны авыл Советына чакырттым. Авылга килгәч, беренче эшем шул булды. Кабинетка бер-бер артлы кешеләр керде. Берәүләре тыгыла-кысыла кире чыкты, икенчеләре этешә-төртешә бүлмәгә узды. Әлбәттә, монда төрле халык бар иде, берәүләр — кызык өчен, икенчеләре — ләчтит сатарга азык булсын өчен, өченчеләре — чын күңелдән ярдәм итү теләге белән килә иде. Җинаять эшләрен тикшергәндә гел шулай инде ул. Күз алдымнан байтак кеше үтте. Билгеле, күбесе беркемне дә кунакка көтмәгән, таныш-белешләре дә юкка чыкмаган. Фоторәсемгә карыйлар да баш чайкыйлар: юк, танымыйбыз, диләр. Шулай да мин өметемне өзмәдем. Менә олы гына яшьләрдәге бер хатын, бераз икеләнеп торганнан соң, рәсемне сеңелесе Зөлфиянең бер дус кызына охшатуын әйтте. Ул кыз Якты Тауда яши икән. Милиция капитаны Сәмигуллин, һәммәбез шикелле үк эшнең тиз чишелүенә өмет баглап, шунда юл тотты. Бер сәгатьтән соң мине телефонга чакырдылар. Якты Таудан шалтыраталар икән. — Осечка,—диде Сәмигуллин —Барып чыкмады Зөлфиянең ахирәте үтерелгән кызга чыннан да охшаган, тик ул исән-сау, мин килгәндә рәхәтләнеп йоклап ята иде. Байтимер авылында мәетне белүче кеше табылмады. Авылдан хәбәрсез югалган хатын-кыз да юк иде — Безнең авылда начар кеше юк,— диделәр Байтимер кешеләре, горурлык белән — Яманатың чыкканнан кара күзең чыккан артык. Бездә беркайчан да кеше үтергәннәре юк. Җинаятьчене башка урыннан эзләгез. Яхшы исем малдан артык — Димәк, мәетне каяндыр китереп ташлаганнар,—дип, элекке нәтиҗәсен ясады Саттаров. — Булуы бик мөмкин,—дидем мин килешеп —Тик кайдан китереп ташладылар икән? — Их, белсәм мин аны! Шулай да кайгырма, Гайнан,— дип прокурор серле кыяфәт белән планшетына чиертеп куйды — Син Казанда чакта милиция байтак кызыклы нәрсә ачыклады бит Ничә кеше Чулпан районына командировкага килгәнен белергә телисеңме? — Ул үзе сорау бирә һәм, минем җавапны көтеп тә тормастан, үзе үк җавабын да чыгарып сала.— Унбер. Шуннанмы? Шуннан барысы да сау-сәла Мәгъсүм Н асы Л бул л и п ф ТЕЛСЕЗ ШАҺ ИТЛӘР ф мәт. Ә районнан ничә хатын-кыз киткән? Егерме җиде. Сине унтугыз- егерме яшьтәгеләр кызыксындырамы? Рәхим ит, андыйлары сигез. Кая киткәннәрме? Бусы да төгәл беленде. Өчесе — санаторий белән ял йортына, өчесе — Мәскәүгә күргәзмәгә, икесе — кунакка. Барысы да исәнме? Рәхим ит, җавап әзер. Җидесе турында телеграммасы бар. Берәү генә билгесез. Чулпанныкы үзе. Мин, бу сүзне ишеткәч, урынымнан сикереп үк тордым. Төш вакытларында минем янга бер хатын килеп керде. Ул Котлы Яр дигән авылдан иде, мин аны Чулпан район прокуратурасына телеграмма белән чакырттым. Ул миңа ничектер куркынган төс белән карый, моны яшерергә дә тырышмый. Вакыт-вакыт дерт итеп тирә- ягына карап ала. Тикшерүче кабинетында аны кемдер яшертен сагалап тора диярсең. Хатынның дулкынлануы миңа да күчә барды. Бу кадәр нәрсә тәэсир иткәндер, үзем дә аңламыйм. Гадәттәгечә, эчтән үземне тыярга тырышып карасам да — ярдәм итмәде. Бу хатын кабинетка килеп керү белән аны кайдадыр күргәнем бар шикелле тоелды. Бөтен хәтеремне эшкә җигеп карадым, тик исемә төшерә алмадым. Кайда күргән идем соң әле бу хатынны? Киң генә иякле, каратут йөзле, бер генә толым итеп үрелгән калын коңгырт чәч. Горур кыяфәт, төз гәүдә. Мин үземне ниндидер зур бер хәл алдында торган шикелле тойдым, серне ачуга күп калмаган кебек хис иттем. Турыдан-туры сорашуга керешкәнче, сүзне ераграктан башларга уйладым. Монысы минем өчен дә, аның өчен дә яхшырак иде. Безнең икебезгә дә котылгысыз күңелсезлек алдыннан бераз тынычлана төшәргә кирәк иде. — Исем-фамилиягез? Кайда яшисез? Болар гадәти сорау, кешене борчуга төшерерлек берни дә юк. — Мин — Бибинур Аллаярова, Котлы Ярдан...— Хатын, дулкынлануын басарга теләгәндәй, бераз тынып торды. Аннан соң туктала- туктала сөйләп китте:— Кызым Зарима кайтырга тиеш иде. Монда, Чулпанда тора ул. Кайтмады... Хаты килгәненә ун көн. Юк та юк... Ни уйларга да белмим... — Сезнең кызыгыз кем? — Зарима инде, Аллаярова. Чулпанда тегү фабрикасында эшли. Тегүче. — Аның кайда икәнен фабрикада беләләрме? — Ничек белмәсен инде. Ялда. Ялга чыкканына сигез көн. Приказларын күрсәттеләр. — Тагын нәрсә диләр соң? — Башкасын белмиләр. Дус кызы Ташкентка киткәндер, ди. Алдый... — Алдаганын каян беләсез? — Белми ни! Ташкенттагы улымнан телеграмма алдым. Зарима килсен, дигән. Кунакка чакыра. Димәк, Зарима анда түгел... — Кызыгызга ничә яшь? — Унтугыз. — Аягына 36 нчы размер кияме? — Әйе. Кайдан беләсез? — Ясалма тешләре дә бармы? — Бар. — Өчәүме? — Ө-өч-ә-ү...— Аның күзләре зураеп китте, ә үзе ничектер кечерәеп калды, иңбашлары бизгәк тоткан кешенеке шикелле дерелди башлады, калтыранган куллары белән йөзен каплап, өстәлгә сыгылып төште. Су салып бирим дип урындыктан күтәрелдем. Өзгәләнеп, ачыргаланып йөрәк түреннән чыккан тавышы мине тетрәндереп җибәрде: ♦ — Ай алла! Заримам, балакаем!.. Ь Ана кеше бераз тынычлана төшкәннән соң, мин ана реконструкция- =• ләнгән башның фоторәсемен суздым: 2 — Менә шушы рәсемне карагыз әле, Бибинур апа. Ул башын көч-хәл белән өстәлдән күтәрде, күзләрендә хәсрәт катыш я гаҗәпләнү иде. Ул, маңгаен җыерып, үзенең кайда икәнен, минем кем g булуымны хәтерләргә тырыша иде булса кирәк. Күз яшьләрен кулы § белән сөртеп алды да кыюсыз гына рәсемгә үрелде. — Юк, улым, юк! Зарима түгел бу. Менә нинди ул минем кызым! — ♦ дип, газетага төргән кәгазьләрен калтыранган куллары белән сүтеп, = мина Зариманың фотосын сузды.— Синең фотоң да охшаган, ләкин ул я түгел. Менә кара. Зариманың күзләре көлеп тора аның, ә монда — * җансыз. Минем кызымның кашлары сызылып тора, бит очлары чокыр- с лы, толымнары озын. Юк, Зарима түгел бу. — Аның миңе бармы?.. — Кемнең генә юк ул! = — Уң аягында, тезеннән югарырак, биш тиен акча зурлыгы? _ — Каян беләсең аны?! — Бибинур апаның күзләрендә гаҗәпләнү > булса да, иреннәре дерелди, тартышып-тартышып куя, ә иңбашлары £ баягыдан да ныграк калтырана иде. * Никадәр авыр булса да, Бибинур Аллаяровага мәетне күрсәтергә - туры килде. Башлый белсәң, бетерә дә бел, дигәннәр Үтерелгән кызның Зарима Аллаярова икәнлеге ачыкланды: анасы кызын ясалма тешләре һәм аягындагы миңенә карап таныды «Әгәр башка кеше булса?» — Күңелдәге эчке тавыш шулай дип пышылдады. һәм тагын эзләнүләр башланды. Чыннан да Заримамы ул? Хата юкмы? Өстәлемдә — Чулпан больницасыннан соратып алган Зарима Аллаярованың авыру тарихы, аны Вәлитова дигән фельдшер язган Зарима бер яшьлек чагында кызамык белән авырган. Әнисе белән кырык ике көн больницада ятып чыккан. Узган ел өске өч тешен алдырып, ясалма теш куйдырган. Тулай торакта бергә яшәгән ике ахирәте Зариманың эчке күлмәген таныдылар. Алар мондый күлмәкне өчесенә бергә кибеттән сатып алган булганнар. «Ышанмасагыз, менә,—дип, күлмәкләрен китереп күрсәттеләр.— Чагыштырып карагыз. Нәкъ үзе». Суд-медицина экспертизасы да ярдәмгә килде. Зарима Аллаярова ның әнисе биргән фоторәсеме белән мәетнең баш сөяген чагыштырып карап, катгый нәтиҗә чыгарды үтерелгән кеше —Зарима Аллаярова. Шулай итеп, ип әһәмиятле сорауларның берсенә ачык җавап табылды. Бусы эшнең башы гына әле Сораулар адым саен катлаулана бара иде. Зарима Аллаярованың үлүе кемгә кирәк булган? 5 Мин шуны аңладым: һәр җинаять эшендә ике табышмак бар. Берсе, тикшерү барышында тулысынча ачыла торганы — җинаятьнең яки вакыйганың үзе. Икенчесе — тикшерүче эшенең барышы. Аны беркайчан да аңлап бетереп булмый шикелле. Кайчак мин битараф бер кеше кебек үз эшемә үзем читтән карарга яратам. Безнең эшнең бик күп яклары башкалар өчен очраклы булып күренә, аңлаешсыз булып тоела. Хәер, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел. Үтерелгән кешенең кем булуы хәзер һәркемгә билгеле: Зарима Аллаярова. Аның кем тарафыннандыр үтерелгәнен дә сорап торасы юк. Бусы — беренче табышмакның җаваплары. Икенчесенеке исә катлаулырак. Бәлки Саттаров хаклыдыр да. Ул тәҗрибәле кеше, районны биш бармагы кебек белә. Елга буенда, мәет табылган җирдә кан таплары да, эзләр дә, җинаять кораллары да юк. Үтерелгән кыз нигә шулай эчке күлмәктән генә? Бәлки җинаятьче аңа өйдә йоклап яткан чагында һөҗүм иткәндер? Ул чакта аны авыл кешеләреннән кемдер белергә, ишетергә тиеш иде. Ләкин ләм-мим дәшкән кеше юк. Җинаятьчене башка урыннан эзләгез, диләр. Алай дип әйтүе җиңел ул. Мәсәлән, башка бер җирдә үтереп, Байтимер авылына китереп ташлаган булсалар? Ә ни өчен Байтимер авылына? Җинаятьче өчен моның нәрсәсе уңайлы булган? Үтерелгән кызның дуслары Әкълимә һәм Гатифә белән дә очраштым. Бу тыныч авылның исеме һаман күңелдән китми. Очраклымы бу хәл? «Кем үтергән?» дигән сорауга җавапның башы шушы авылда түгелме? Кызның үлүе кемгә кирәк булган? Кирәкле белешмәләр портфельдә. Соңгы илле ел эчендә районда мондый вәхшиләрчә кеше үтерү булмаган. Зариманың дошманнары булмаганмы? Юк, булмаган. «Үләр алдыннан Зариманы кем белән күргәннәр?» Аның яшәгән мохиты — фабрика, тулай торак; дуслары, танышлары күп түгел: Әкълимә, Гатифә, Гатаулла, Әхмәт. Төп сорауларга җавап менә шулар. Зариманың үлеме кемгә кирәк булган? Үләр алдыннан Зариманы кем белән күргәннәр? Шул ук дүрт исем: Әкълимә, Гатифә, Гатаулла, Әхмәт Икесе билгеле исем, икесе яңа. Гатаулла белән Әхмәт. Кем соң алар Заримага? Җепнең очы шушы түгелме? Бу сорауга вакыт үзе җавап бирде. Шул көннәргә кайтып, ком арасыннан алтын бөртекләре эзләгән кебек казына, эзләнә торгач, Зарима белән дуслары арасындагы мөнәсәбәтләрнең эченә керә алдым. Зариманы тормыш артык иркәләми. Әнисе колхозчы, әтисе балыкчы. Көнне төнгә ялгап эшлиләр. Зарима да кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсә. «Кызың бигрәк уңган, Бибинур, кем бәхетенә генә үсә икән?» — дип соклана күрше-тирә. Котлы Ярда унынчы классны тәмамлагач, Зарима эш, һөнәр турында уйлана башлый. Уйланып киңәшкәч, Казанга китә. Әти-әнмсе аның үзеннән дә, техник училище дирекциясеннән дә күңелле хатлар алып торган. Чулпандагы тегү фабрикасына Зарима тегү машиналары механигы булып эшкә кергән. Берничә айдан соң ук аның исеме «Яхшы эше һәм үрнәкле тәртибе өчен...» дип башланган приказларда күренә башлаган. Осталыгы үсү белән бергә, хөрмәте дә, акчасы да арта барган. Тулай торактан урын биргәннәр. Иптәш кызлары белән уңайлы да, күңелле дә яшәгән Зарима. Шулар өстенә кызның йөрәген беренче мәхәббәт канатландырган. Көннәрдән бер көнне: — Хәерле кич! — дип эндәшә аңа бер егет. Зарима аңа ялт кына күз сирпеп ала да исе китмәгән кыяфәт белән иптәш кызлары артыннан иярә. Көлешә-көлешә юлларында булалар. Ләкин егет оялып тормый, аларның артларыннан килә, кызлар тулай торак ишегеннән кереп югалганчы карап кала. Зарима кызлар белән кереп киткәч, димәк, егете юк дип уйлый ул. Егетләр дәшә дип тә ачылып китмәде, шулай булгач, тыйнак, тәртипле кыз. Буй-сыны зифа. Киеме дә зәвык белән тегелгән. Егетнең йөрәге кысылып куя. Бу татлы да, гаҗәп тә хисне кичергәне юк ич әле аның. Тик моның нилектән икәнен аңлап җиткерми әле ул. Күңеле аны тулай торакка әйди. Таныш вахтер апа башка егетләргә якты чырай күрсәтмәсә дә, Әхмәт белән мөлаем сөйләшә. Тегү фабрикасында эшләүче бу кызлар егет-җилкенчәк белән артык чуалмыйлар, тәртипле яшиләр, кинога йөрергә яраталар икән. «Исәбең булса, йоклап йөрмә»,— ди вахтер апа Әхмәткә. Үзе дә кызлар күзе төшмәслек егет түгел ул Әхмәт. Буе-сыны килгән, ачык йөзе, нурлы күзләре кеше күңеленә шунда ук сеңеп кала. Ап-ак тешләрен күрсәтеп бер елмайса, йөзе яктырып китә. Эшләгән _ урыны да әйбәт — Чулпан промкомбинатында столяр. Кыскасы, Әхмәт = Дәүләтшин яше җиткән бер буйдак егет була. Сигезенче класстан соң * кичке мәктәпкә күчеп, әтисе шикелле үк кулына балта ала. Армиядән « әллә никадәр мактау кәгазьләре алып кайта. Колхозда кулына ни тот- Z са шуны эшли ала торган балта остасына хөрмәт бар инде ул. Әнисе ° Әхмәт өчен шатланып туя алмый. Тату, җитеш яшиләр. Әхмәт өй л салырга ниятләп, бүрәнәсен, тактасын хәстәрли башлый. Әмма бәла дигәнеңнең күзгә күренми генә килеп керә торганы да була икән. Оста куллы егеткә авылда эш җитәрлек, һәр өйдә кагар-сугар нәрсә табыла. Эшен эшләдеме — хуҗа кеше инде сиңа бурычлы булып калмый — өстәлгә «акбашны» китереп куя: бераз тамак чылатып ал, ди, арыган тәннәрең язылып китәр, янәсе. Әнисе кисәтмәгән түгел. «Ташла, улым, эчү белән мәртәбәң артмас»,— дип күпме әйткән. «Куанычтан сыйлыйлар бит, шулай гадәткә кергән инде»,— дип кенә җавап бирә аңа Әхмәт. Ана кеше ничек кенә тырышып караса да, улы һаман аракыга хиресләшә бара. Кулың алтын икән, башың аек булсын. Әмма Әхмәтнең аек чаклары торган саен сирәгәеп, әлеге баткаклык аны тирәнрәк суыра барган. Бервакыт табындашлар арасында гауга чыгып, Әхмәт берәүнең яңак сөяген сугып сындырган. Шулай итеп, аны ике елга иркеннән мәхрүм иткәннәр. Срогын тутырып кайткач, Чулпанга килеп эшкә урнаша. Байтимергә кайтып йөри, һәр ялны диярлек әнисе, туган-тумачалары белән үткәрә. Тормыш күңелсез түгел. Тик менә көзгегә күз салса гына бераз боегып куя Әхмәт: чәчләре сирәкләнеп килә, йөзендә җыерчыклар да күрен- гәли башлаган. Ләкин артык борчылмый. Шаянрак табигатьле кеше ул, берникадәр купшыланырга да ярата. Бераз авызлыксыз, әмма зарарсыз егет дип саныйлар аны. Хатын кызларга үзенең ошаганын белә ул. Әхмәт бу юлы да шикләнеп тормый Кыюлык өчен бераз салып ала да тулай торакка килә, ишек шакый. Кызлар, кичә үзләрен озата килгән егет икәнен таныгач, бүлмәгә керергә дә рөхсәт итәләр. Әмма Әхмәткә монда озак утырырга туры килми, салганын сизеп алгач ук чыгып китәргә кушалар. Үзен бер сынаткач, икенче килүендә дә шул ук хәл кабатлана. Тагын барып күренүе оят булса да, әлеге Зарима дигән кыз аның күңеленнән бер генә минутка да китми. Бер җаен табарга кирәк. Шунда ул үзенең дусын искә төшерә: авылдашы Гатаулла югала торганнардан түгел, әмәлен тапмый калмас ул. асыйбуллнн ф ТЕЛСЕЗ ШАҺИТЛАР ф Гатаулла Вәлитов Әхмәттән бик нык аерылып тора. Чырае белән дә ул әле шактый яшь күренә. Үз-үзен тотышы да йөз кызартырлык түгел. Башкалар карта уйнаганны күрсә, читләп үтә, шешә-фәлән ачкан төштә стаканга чат ябышмый. Юкка-барга исе китми. Тун йөрәкле эгоист дип уйларлык урын булса да, бик итагатьле, тәртипле егет санала. Байтимер авылында менә дигән йорты-курасы, өр-яңа мотоциклы бар, пенсиядәге әнисе барына да өлгереп тора. Вәлитовның дәрәҗәсе дә юк түгел: механикалаштырылган төзү колоннасында мастер, үзенә беркетелгән аерым автомобиле бар. Кичләрен еш кына китапханәдә утырып уздыра, контроль эшләрен әзерли, имтиханнарга әзерләнә. Төзелеш институтында читтән торып укый ул. Ял көннәрен гадәттә Байтимердә үткәрә. Өс-башы да әйбәт, энәдән-җептән генә чыккан булыр. Килгән-киткән артистларның концертларын калдырмый. Иптәшләре аны хөрмәт итә. Шәп әңгәмәдәш ул, күп белә, үзен күңелле тота. Гатаулла бәхет өчен генә дөньяга килгән шикелле. Егет — җитеш кенә гаиләдә туган, ачлык-ялангачлык күрмәгән, хәзер дә рәхәттә яши. Әнисе аның өчен үлә язып тора... Әхмәт ана үтенечен әйтеп биргәч. Гатаулла аны шундук аңлап ала, сызгырына-сызгырына киенергә дә тотына. Әхмәт — җитди кеше. Зарима исеме теленә килү белән йөрәге еш- еш тибә башлый. Әмма Гатаулладагы ышаныч аңа да тәэсир итә, янәшә барган иптәшенә карап, бераз тынычлана төшә. Вахтер апа аларга ишек төбендә калырга кушып, үзе якындагы бүлмәгә таба китә. Бүлмәдә инде ут алганнар. Ишектән тонык пыяла аша хатын-кыз гәүдәсе чагылып кала. Шуннан соң вахтер апа егетләрне бүлмәгә уздырып җибәрә. Аларны ишектә чибәр генә кыз каршы ала. — Зарима,—дип исемен әйтә ул. Вәлитов та үз исемен әйтә һәм: — Әхмәтне сез беләсез инде,— дип, сәер генә елмаеп куя. Вәлитов кызга сокланып карый, аның буй-сыныннан, күпереп торган куе чәчләреннән, мөлаем йөзеннән күзләрен ала алмый карап тора. Гатаулла да кызга ошый. Егет игътибар итмәслек түгел шул. Кыю, ачык карашы, дугаланыбрак торган кашлары, кояшта янган шома йөзе, килешле гәүдәсе үзеннән-үзе карашыңны тартып тора. Кыз оялып башын ия, битләре алсуланып китә, күзләре озын керфекләре астына яшеренә. Гатаулла нидер әйтмәкче булса да, авызыннан сүзе чыкмый. Шул вакыт Зариманың бүлмәдәш кызлары кайтып керә. Егетләр алдында оялып кына басып торган Зариманы күргәч, Әкълимә белән Гатифә аның күңелендә ниндидер үзгәреш булуны шундук сизеп алалар. Шул көннән бирле җиде ай вакыт уза. Әхмәт кызлар янына йөрүдән туктамый. Кызмача килгән чаклары булса да, хәзер инде аны кумыйлар. Күнектеләр шикелле, шаярталар, көләләр. Әхмәт исә ара-тирә Заримага караштыргалап хәрәкәтсез утырудан узмый. Егет берәр сүз кушса, Зариманың чырае караңгыланып. күңелсезләнеп китә. Вакыт уза тора. Әхмәт Зариманың Гатаулла белән дуслашып китүен сизеп ала. Аларны бергә очраткан чаклары да була. Аларга «бигрәк пар килгәннәр» дип сокланып карыйлар. Гатифә генә Гатаулланы беренче күрүдә үк ошатмый. «Нәрсә таптың шул тәкәббер мактанчыктан! Ул бит үзеннән башка бер кешене күрми дә, белми дә»,—дип, ачыктан-ачык Заримага әйтә. Әкълимә кызларның сөйләшкәнен тыңлаптынлап тора да: «Мина да ошап бетми ул,—дип, сүзгә кушыла. Зарима аларны көлемсерәп кенә тыңлый, ә ахырдан: «Кызлар, сез көнләшәсез бит. Карагыз аны, берегезгә дә бирмим мин аны!» — ди. Әлбәттә, Әхмәт -бу хәлне бик авыр кичерә. Дуслары аны башка кызлар белән таныштырырга тырышып карыйлар, ләкин егет теләми. Әкълимә дә шаяртканкөлгән булып искәргәли: имештер, Гатифә көне- төне аны гына уйлый. Гатифә үзе дә хисләрен яшерми Үзе әйтмешли, «алтын куллы, ләкин бозылган тормозлы» бу егет ана бик ошый икән. «Кулыма эләксә, ефәк кебек итәр идем мин аны», дип тә ычкындыр- галый. Әхмәт кызларның тел төбен яхшы аңласа да, бу турыда сөйләшүдән гел баш тарта. Сораша башласалар, «өйләнми торам әле хәзергә» дип кенә җавап кайтара. Аның күңелендә ни асраганлыгын беркем дә ачык белми. Вакыт-вакыт Әхмәтнең йөрәгендә усал ачу кайный башлый. Эчеп килгән чакларында ул тешләрен шыгырдата, яңакларында төерләр уйный. Баштарак кызлар аңа куркыбрак карый, соңыннан игътибар итми башлыйлар. Аның Заримага янауларын исерек кешенең буш сүзе дип калдыралар. Мин карлы Байтимер урамы буйлап атлыйм. Битләрне салкын Z чеметкәләп ала. Башымда буталчык уйлар өерелә. Мин — нәкъ юл £ югалткан аучы. Тик шулай да ниндидер бер сиземләү дөрес юлда син 3 дип колагыма пышылдый, өметкә канат куя сыман. Мәрхүмә Зариманы, > аның әнисен, якыннарын кызгану тойгысы күңелемне биләп алган. “ Үтерүчегә булган нәфрәт йөрәкне көйдерә. «Кем икән ул җинаятьче? Кайда ул? Нигә Байтимерне сайлап g алган?» Авыл Советы бусагасын атлап кергәндә күңелемдә шул сораулар кайный иде. Беренче күргән кешем прокурор Саттаров булды. «Тегү фабрикасында аз гына тоткарланган идем, ул монда килеп тә җиткән,— дип, аның җитезлегеннән көнләшеп куйдым.— Күптән түгел генә аның кабинетында тикшерү юлларын уйлашып утырган идек бит, кан арада өлгергән диген!» Ул өс-башын салып утырган. Янында ике милиция офицеры — безнең даими ярдәмчеләр һәм авыл Советы председателе. Саттаров мине күрү белән урыныннан сикереп торды — Киттек! Пүнәтәйләр күптән көтә,— диде ул. Күмәкләшеп авыл Советыннан чыктык. Илле яшьләрдәге, оялчан кыяфәтле хатын,—Дәүләтшин Әхмәтнең әнисе иде ул,— башындагы шәлен төзәтеп алды, безгә сораулы карашын төбәде Ял көнендә нишләп минем тынычлыгымны бозасыз әле. дигән сыман иде аның кыяфәте Саттаров тыйнак кына итеп исәнләште дә: — Улыгыз кайда? — дип сорады. — Өйдә,—дип, хуҗа хатын кулы белән күрше бүлмәгә күрсәтте. Алдан килешенгәнчә, тентү эшенә прокурор җитәкчелек итә. Безгә билгеле: табуга караганда яшерү җиңелрәк. Чөнки яшерүче бер генә билгесезле мәсьәләне хәл итә: ул ничек эзләячәкләрен генә белми Калганнары: тикшереләчәк, яшерелә торган әйберләр дә. әйбер яше- реләсе урын да һәм башкалар да аңа билгеле. Бу хәл, һичшиксез, исәпкә алына. Саттаров сүз белән дә «разведка» ясаячак, тентүгә дә җитәкчелек итәчәк. Ә мин бары тик күзәтү белән генә шөгыльләнәчәк* 81и ф ТЕЛСЕЗ ШАЬНТЛӘР ф мен. Димәк, тентүчеләр дә, тентелүчеләр дә минем игътибар үзәгендә булачак. Читтән караганда күбрәк күренә. Мин — күзәтүче. Шулай уйлаштык. Кем ялгышса да — прокурормы, шикле кешеме — сизми калмам. Егет, безне күргәч: — Вәлитов Гатаулла,— дип урыныннан торып басты. Ул купшы гына киенгән, үзен тыйнак тота. Аны чибәр дип әйтерлек: бөдрәләнеп торган коңгырт чәч, йөзе якты, сөйкемле. Сөзәк маңгае гына чибәрлеген бераз боза төшә кебек, усаллыгы да булырга тиеш Өйдә тагын икенче бер ир заты да бар иде. Прокуро-р үзенең кем булуын әйтсә дә, әлеге кеше аңа игътибар итмәде. _ Мин аны баштанаяк карап чыктым Агарган чырайлы, ниндидер газап кичергән кешегә охшый иде ул. Күз төпләре зәңгәрләнеп тора, тонык күзләре битараф карый. Үз яшенә караганда олырак күренә иде ул. — Ә бу кем? — дип сорады прокурор Вәлитовтан. — Дәүләтшин Әхмәт, шушы йортның хуҗасы,— дип жавап бирде Гатаулла. — Ә сез нигә монда? — Күршеләр без. Мунчага әйтергә кергән идем,— Вәлитов дусына үпкәле караш ташлап алды.— Ә ул бармаска итә. Шулай дигәч, Вәлитов акрын-акрын ишеккә табан чигенде. — Чыгарга ярамый! Без тентүгә килдек,— диде прокурор, аны туктатып. Вәлитов безгә гажәпле караш ташлады да Дәүләтшинга табан атлап куйды. — Торып басарга кирәк!—диде Саттаров Дәүләтшинга кәефсез генә тавыш белән, планшеты өстендә бармакларын биетеп алды.— Киен! Дәүләтшин Әхмәт иңбашларын жыерып куйды да торып басты. Әле беребезгә, әле икенчебезгә гаҗәпләнеп карый-карый, ашыкмый гына киенергә тотынды. Аның акрын, сүлпән хәрәкәтләре, битараф карашы, бөкрәя төшкән гәүдәсе — һәммәсе дә: «Телисез икән, киенәм, ләкин аннан ни файда?» дип әйтә сыман иде. Әнисе хәвефләнеп улына карады. Ләкин улының күзләре гүя бу аңлашылмаучылык кына дип әйтә иде. Без дә Саттаров белән күзгә-күз карашып алдык: Дәүләтшинның битарафлыгы, акрын гына жыенуы ясалма түгел иде. Саттаровның күңелендә ниндидер икеләнү булуын абайлап алдым. Аның тәвәккәллеге кимегән төсле иде. Ул бармакларын планшеты өстендә биетүдән туктап, аны учы белән сыйпый башлады. Әйе, прокурор Саттаров безнең шикләрнең нигезле булуына икеләнә иде. Аның алдында гаепсез кеше тора. Юк, ул моңа кадәр очраткан җинаятьчеләрнең берсенә дә охшамаган булса кирәк. — Без тентү белән килдек,— дип кабатлады ул рәсми генә. — Аңлашыла, гражданин прокурор. Кунакка түгелдер инде,— диде Дәүләтшин. — Балта, капчык, бауларыгызны күрсәтегез,— дип, прокурор безне кызыксындырган әйберләрне санап китте. Ана белән ул, гаҗәпләнеп, бер-беренә карашып алдылар. — Нәрсәдән башлыйсыз? — дип сорады Әхмәт. — Балтадан булсын әйдә. — Әйдәгез! — Әхмәт алдан чыгып, өйгә кушып салынган лапас астындагы слесарьлык өстәле янына алып килде безне.— Өч балта да менә шушында. — Аларны кайда саклыйсыз? — Ничек кайда? Шушында. — Шулай ачык көеме? — Авылда кем нәрсәне бикләп тота? — Күрсәтегез. Әхмәт безнең алдыбызга өч балта китереп салды. Берсе кечкенә — столяр балтасы, икенчесе, үткене — зуррак, өченчесе — утын яра торган авыр, тупас балта. Прокурор, өстәл, әрҗәләрдә яткан, шүрлекләргә тезелгән коралларны җентекләп күздән кичерә-кичерә, йөренеп алды. Милиция хезмәткәрләре дә шуны ук эшләде. — Капчыкларыгыз бармы? — Ничек инде булмасын! — Дәүләтшин уң як почмакка өелгән әйберләр янына барып, аягы белән типкәли-типкәли, капчыкларны безгә таба этте.— Менә карагыз, бишәү. — Тагын икесе базда, өчесе келәттә,— дип сүз кыстырды аның әнисе. Капчыклар өстенә иелгән Саттаров кинәт турайды да башы белән ымлап мине чакырды. Аның йөзе кискен үзгәргән иде. Бармаклары тагын планшет өстендә биергә тотынды. Әйе, капчыкларның бишесе дә Зариманың гәүдәсе салынган капчыкның ишләре иде. Шундый ук зур, җитен капчыклар. Кесәдән метр- з лы тасма чыгарып, үлчәп карадым, иңе-буе да шул ук. s — Барын да китерегез! — Прокурорның дулкынланган тавышы = таләпчән яңгырады.— Барлык капчыкларыгызны да! a Әнисе җәһәт кенә өнгә кереп китте, Әхмәт канәгатьсез төс белән £ келәткә таба атлады, култык астына кыстырып капчыклар алып килде. A Әнисе дә Саттаров алдына тишек капчыклар китереп ташлады. — Менә барып да алып чыктым. s Саттаров сүз белән «разведка» ясавында дәвам итте: — Ничә капчыгыгыз бар? — Унбер,— хатын борчулы күзләрен Саттаровтан алмый иде.— Тугызы яңа, икәүсе иске. Барысы унбер. — Кайдан алдыгыз? — Кайдан булсын? — дип кайтарып сорады Әхмәт.—Алабуга пристаненнан. — Кайчан? — Былтыр. — Берәүсе кайда? Яңасы! Монда унау гына. Икесе иске, сигезе яңа. — Кайда булсын?! Шушындадыр...—Дәүләтшин нелеп капчыкларны санарга кереште.— Шушында булмый кайда булсын — һәм аның сүзе бүленеп калды. Тураеп, иңбашларын җыерып куйды, әле күптән түгел генә капчыклар яткан почмакка килде, әйберләрне ачу белән актара-туздыра башлады. Шунда түбәдән ниндидер авыр бер нәрсә килеп төште. Җитез Саттаров аны шундук эләктереп тә алды. Бу тутыгып кызгылт төскә кергән иске балта иде. Прокурор аны күзенә якын ук китереп әйләндергәләргә тотынды. Аның битләренә кызыл тимгелләр бәреп чыкты. Мин дә. үз-үземне белешмәстән, аның янына барып бастым. Балтаның ак җепселләр һәм туң май катламы белән капланган булуын шунда гына күреп алдым. Саттаров үзенең тойгыларын тыя белми иде. Күңелендә ни булса, телендә шул. Бу юлы да ул салкын канлы булып кала алмады. — Ннгә монысын әйтмәдең? Ннгә яшереп яткырдың, эттән тугая?! — дип кычкырып җибәрде ул, бөтен гәүдәсе белән Әхмәткә таба борылып. Прокурорның кыяфәте бу минутта шундый тәвәккәл, шундый усал иде, Дәүләтшин я куркып качарга, я тезләнеп гафу үтенергә тиеш кебек иде. Ләкин Дәүләтшин урыныннан да кузгалмады, дөрес, бераз каушады каушавын, әмма селкенмәде дә. Ул. яклаучы эзләгән шикел- в« 83Пбуллин ф ТЕЛСЕЗ ШАЬНТЛӘР лерәк, бик җитди төс белән мина карап алды да гадәтенчә иңбашларын җыерып куйды: — Кайчандыр хөкем ителгән булганмын икән, нигә әле шулай кычкырырга? — Бу сүзләрне ул тамак төбеннән, көч-хәл белән чыгарды. Мин, тынычланырга кирәклеген аңлатып, Саттаровның беләген кыстым, ә колагына: «Ачу — дошман, акыл — дус»,— дип пышылдадым. — Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын,— диде Саттаров сабыр гына.— Дүртенче балтаңны нигә күрсәтмәдең? — Нигә дип, ни... Иске балта бит ул, ташландык. Йөри шунда, аяк астында. — Унберенче капчык кайда? — Юк, тапмадым. — Бер капчыгыбыз югалган,— дип, әнисе дә сүз кыстырды. — Күршеләрегез алмадымы? — Юк шикелле. — Эзләгез,— дип боерды прокурор милиция офицерларына.— Бауны эзләгез. Нинди бау икәнен беләсез.— Аннары Дәүләтшинга таба борылды:—Нәрсә катып калдың? Бар, бауларыңны китер. Барын да! Балта шикелле яшереп калдырасы булма! Шушы минутта җил капка шыгырдап ачылды һәм ихатага бер хатын килеп керде. Безне күргәч, туктап калды. Ул озын буйлы, өстенә иске модалы кара драп пальто кигән, башына соры мамык шәл бөркәнгән, аягында кара киез итек. Сөйкемле генә түгәрәк йөзе кызарып тора иде. — Исәнмесез!—дип дәште ул йомшак кына итеп һәм, Саттаровны күргәч, тыйнак кына елмаеп исәнләште:—Исәнмесез, Рәүф Галиевич! — Ә, иптәш Вәлитова! — дип, прокурор кул биреп күреште, сорау яудырырга кереште.— Нинди жил ташлады? Депутат эше беләнме? — Улымны эзләп кергән идем,— дип, хатын стенага сөялеп торган Гатауллага табан ымлап күрсәтте.— Күрше генә без. Чәй эчәргә керегез. — Рәхмәт, иптәш Вәлитова, бик рәхмәт,— диде прокурор һәм өстәп куйды:— Белеп булмый... Хатын ары үтте, уйга калган Гатаулла янына килеп туктады: — Нәрсә, дөньяңны оныттың? Мунча суына бит,— диде. Тегесе гаепле төс белән баш какты, күзләре белән Саттаровка таба ымлады. — Өлгерер әле, өлгерер, иптәш Вәлитова,— диде прокурор, узышлый гына, һәм тукталып тормастан, өйгә кереп китте. Мин күзәтүемне дәвам иттерәм. Келәттән чыгып килүче Әхмәтнең йөзе тагын да агара төшкән. Үзе бер кочак баудыр, каештыр күтәргән. Гатаулла белән тыныч кына сөйләшеп торган Вәлитованы күргәч, Әхмәт туктады, җәһәт кенә як-ягына каранып алды. Беркемне дә күрмәгәч, кочагындагы бауны ташлап, ялт кына Вәлитова янына килде һәм ана: «Бау эзлиләр!» — дип пышылдады. Үзе шунда ук читкә тайпылды. Өйдән чыккан прокурорның калын тавышы яңгырады: — Ну, нәрсә? Алып килдеңме? Мин, сүнгән сигаретымны аяк астына ташлап, күзәтүемдә дәвам иттем. Вәлитованың йөзендә ниндидер эчке хисләр көрәше чагыла иде. Кыска бер мизгелдә аны биләп алган гаҗәпләнү, каушау, курку галәмәтләре прокурор тавышы ишетелү белән юкка чыкты. Ул баягыча итагатьле күрше хатын булып калды. Ләкин хәзер инде ул сүз таба алмый жәфалана иде. — Сау булыгыз, Рәүф Галиевич...—диде хатын һәм бераз тотлыга төшеп:—Эштән соң рәхим итегез,— дип өстәде. Прокурор, закон кушканча, тентү беткәнгә кадәр Вәлитованы җибәрмәскә уйлаган иде, мин башкаларга сиздермичә генә аны кисәтеп өлгердем: җибәрегез, китсен, дидем. — Рәхмәт, сау булыгыз,—дип хушлашты Саттаров һәм мина таба усал гына итеп күз ташлап алды. Җинаять бик сирәк очракта гына тулысы белән күз алдында ярылып ята. Безнен һөнәр кешеләренә башлыча яшерелгән эзләр, күзгә чалынмастай хәлләр, әйберләр белән анализ һәм синтез юлы белән эш итәргә туры килә. Безнең эштәге берничә билгесезле мәсьәләләрне чишүгә шулар китерә, җинаятьнең очы шулар ярдәмендә табыла. Инде әлеге тентүгә килгәндә, гаҗәеп бер хәлгә тап булырмын дип кем уйлаган? Гаҗәеп хәл дигәнем — Әхмәт Дәүләтшин белән Тәзкирә Вәлито- ваның очрашуы. Ул бик аз вакыт эчендә генә булып алса да. моңа кадәр караңгыда торган нәрсәләрне яшен яктыртып җибәргән төсле булды. Бу хәлне очраклы табыш дип тә, кинәт ялтыраган бер психологик ачыш дип тә атап була. Саттаровка ачуын тыеп калырга туры килде: урыны түгел Ләкин аның усал күзләре мине ашардай булып ялтырый иде. Тәҗрибәмнән чыгып беләм, унунбиш минуттан соң Саттаров тынычланачак, ярсуы басылачак. Вакытын туры китереп, аны эш белән мавыктырырга кирәк. Мин аны баулар өеме янына чакырдым. Ләкин Дәүләтшиннар йортында бауның дружиначы тапканга охша- ” ганы юк иде. Мин беркетмә язарга утырдым, ә бераз сүрелә төшкәч, > Саттаров телсез шаһитләр белән булашты. Тентү вакытында табылган " балта, капчыкларны үзебез белән алырга кирәк иде. Тентү бетеп килә. Ләкин Саттаровка болар гына аз булып күренде s бугай. Күңелен тынычландыру өчен дипме, ул ирексездән шаһит булган Вәлитов Гатаулла белән дә сөйләшеп алды. Сөйләшкәннәреннән минем колагыма Гатаулла әйткән соңгы сүзләре генә кереп калды — Үзегез беләсез, Рәүф Галиевич, мин монда очраклы кеше. Мине катнаштырмагыз. Өйләнгән кеше мин...— диде ул. 6 «Мин монда очраклы кеше. Өйләнгән кеше». Гатаулла Вәлитовның бу сүзләре күңелдән һич китми. Ни генә эшләсәм, ни генә уйласам да, шул сүзләр кылт итеп искә килә дә төшә, килә дә төшә. Күз алдымда һаман шул бер күренеш Дәүләтшинның Вәлитова янына килүе, колагына пышылдавы. Тәзкирә Вәлитованың күзләрендәге каушау, курку. Үземә ни булганын үзем дә аңламыйм. Шик —Дәүләтшинда. Тентү нәтиҗәсе дә гел аны гаепле күрсәтә балта, капчыклар табылды. Ә минем фикер икенче якка борыла. Колагымда һаман шул ук тавыш: «Мин өйләнгән кеше. » — Әйе, Вәлитов өйләнгән, менә карагыз,—дип, авыл Советы секретаре минем алга загс кенәгәсен китереп салды.—Хатыны — фельдшер Рәйсә Нуркаева. — Аны чакырырга буламы? — Өйдә юк ул. — Кайда? — Ульяновскида. Укырга җибәрделәр аны. — Күптәнме? — Байтак була инде. Өйләнешеп бер атна торгач ук китте. ыПбуллнн ф ТЕЛСЕЗ ШАҺИТЛӘР ф Мәсьәлә ачык кебек, ә мин, кемдер колагыма тәкърарлап торган шикелле, һаман эзләнәм, казынам. Ни өчен Дәүләтшин Вәлитовага бау турында пышылдады икән? Кешене эш-хәрәкәткә өндәгән һәрнәрсә аның аңы аша үтә, ихтыярына тәэсир итә. Минем күрүемчә, Дәүләтшин моны уйлап эшләде. Ни өчен ул Вәлитовага әйтеп куярга булды икән? Димәк, болай эшләү кирәк дип уйлаган. Ә бу хәл нәрсә белгертә соң? Беренче версия: үтерүче ул үзе. Икенче версия: катнашы юк, җинаятьне белә. Өченче версия үтермәгән, белми, ләкин сизенә. Ничек кенә булмасын, ачык җавап табарга кирәк. Ни өчен Вәлитовага әйтте ул? Аның да катнашы бар микән әллә? Булуы мөмкин. Тормышта мондый очраклар да булгалый. Логикага сыймас кебек күренгән хәлләр булмыймыни бу дөньяда? Бер-бер артлы туып торган сорауларга җавап табарга кирәк. Шик һаман Дәүләтшинга төшә. Тыелып кала алмадым, Дәүләтшинга чакыру кәгазе җибәрдем. Ләкин үзүземне кисәтеп куйдым: кара аны, бел, Гайнан, алдан ук билгеле бер фикердә торып эш итү — тикшерүче өчен иң куркыныч нәрсә. Нәтиҗәләрне ялгыш аңлауга китерүе мөмкин. Иң элек объектив, булырга, һәр нәрсәне тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяли белергә кирәк! Әхмәт Дәүләтшин белән сөйләшеп китүе әллә ни кыен булмады. — Әйе, Гатаулла өйләнде,— диде ул минем соравыма каршы. Туенда үзем дә булдым. — Вәлитов Гатаулланы яхшы беләсезме? — Белмичә! Ике ыштансыз малай дигәндәй, бергә уйлан үстек... — Ыштансыз ук булмагансыздыр инде... — Нишләп булмасын!.. Әй, юк икән, гражданин следователь, Гатаулланың ыштансыз йөргәне булмады. Әтисе — командир, әнисе — доктор. Тәзкирә апа аны ыштансыз йөртәме соң! Энәдән-җептән чыкканны гына киеп йөрде. Шуның өчен бик үк өнәп тә бетермиләр иде үзен. Урамга купшыланып чыга иде. Ә малайларга шул гына кирәк тә: коры көнне тузанга аунаталар, яңгырлы көнне баштанаяк пычрак белән коендыралар иде. — Яхшы киенгән өчен түгелдер инде? — Түгелдер... — Ни өчен яратмыйлар иде соң? — Малай чакта, беркатлы чакта төрлесе була инде ул, гражданин следователь Аткан ташың кеше чебиләренә, бәбкәләренә тия, таягын, да песи, көчек башларына төшә. Юк кына нәрсә өчен дә ачуланышып та китәсең. — Сез дәме? — Мин — юк, гражданин следователь, мине юаш диләр иде. — Әтәчләнгәне өчен Гатауллага эләгә идеме соң? — Кайчакта ару гына эләгә иде, я авыз-борынын канаталар, я кычытканга утырталар, мин булмасам... — Ничек инде ул «мин булмасам?» — Яклый идем мин аны. Аның аркасында үземә дә эләккәли иде, әлбәттә. — Әтәчләнгән өчен генәме? — Аңа гына түгел инде. — Ни өчен тагын? ■— Ну, ничектер шулай килеп чыга иде: Гатаулла белсә-күрсә, малайларның бөтен шуклыгы, серләре ачыла да куя иде. — Шуның өчен дә кыйныйлар идеме? — Кыйнау түгел! Малайларның яратмаганнары — хыянәт. — Сез шулай да яклый идегезме? — Яклый идем. — Гатаулланың үзен шулай тотуы ошый идемени? — Юк та соң. Ничек булса да, Гатаулла күрше бит Өстәвенә, мин аннан олырак та. Аның әнисен авылда яраталар иде. Әле дә шулай. Безнең ашау яклары такыр булды. Тәзкирә апа икмәген, сөтен биреп торды. Гатауллага күз-колак була күр, ди иде. Шуннан әтисенең үле хәбәре килде. Ятим малайны ничек кыерсытасың? . — Димәк, сез дуслар? — Дуслар, гражданин следователь... — Туйга дуслары күп килдеме? — Туган-тумачалары гына. Дусларыннан мин дә тагын Казаннан берәү. — Ә Чулпан кызлары? — Сез кемне күздә тотасыз, гражданин следователь? — Әхмәтнең тавышында сагаю, борчылу сизелеп калды. Кешенең эчке кичерешләре тышка чыкмый калмый, әлбәттә. — Әйтик, Әкълимә, Зарима, Гатифә? — Юк, алар булмады. — Туй буласын беләләр идеме соң? — Юктыр, белмәгәннәрдер...— диде Әхмәт, уйлана төшеп. — Туйдан соң алар белән очраштыгызмы? — Очраштык. — Вәлитов тамы? - — Әйе. я Әхмәт Дәүләтшин дөресен сөйлиме, юкмы, мин моны белми идем. > Минем урында Америка тикшерүчесе булса, лайдетекторын, ягъни ял- " ганны ачыклау приборын, тоташтырыр иде дә һәртөрле юллар белән £ үзе теләгән күрсәтмәләрне сыгып чыгарырга тырышыр иде. Ә бездә g закон андый нәрсәне рөхсәт итми. Минем коралым — гаделлек. — Очрашканда туй турында сүз чыктымы? — дип, сорау алуны дәвам иттердем. — Юк, сүз чыкмады — Вәлитов өйләнгәнлеген үзе әйтмәгәнме? — Белмим, гражданин следователь. - Зарима Вәлитовиы ничек каршылый иде? — Элеккечә. Үзгәреш-фәлән сизгәнем булмады. — Кайчанга кадәр? — Зарима югалганчы. — Туйдан соң да Зарима белән очраша идеме ул? — Зарима ачуланмасын, андый-мондый юләрлек эшләмәсен өчен, аны әкренләп әзерләргә кирәк, дип әйткән иде Гатаулла. — Гатаулла үзенең мәхәббәт серләрен сезгә сөйли идеме? — Кем көндәшенә йөрәген ачсын инде. — Аңламыйм мин, Дәүләтшин: әле дуслар, әле көндәш — Вәлитов минем мәхәббәтемне урлагач, элекке дуслыклар бетте инде ул. — Дошманлаштыгызмы? — Дошманлашуын дошманлашмадык, тик дуслык та суынды. — Вәлитов Рәйсә Нуркаевага өйләнгән бит. — Өйләнсә соң. Барыбер бернәрсә дә үзгәрмәде. Хатыны Рәйсә укырга китеп барды Ә Вәлитов Зарима белән очрашуын дәвам иттерде. _ — Зариманы кем үтергән дип уйлыйсыз? — Кем дип тә уйларга белмим Ничектер бөрешеп калган Дәүләтшин, озын керфекләрен сирәк- мирәк кенә каккалап, аска карап утыра. Күзләреннән менә-менә яшь сыгылып чыгар сыман — Вәлитов моңа ничек карый? н ф ТЕЛСЕЗ ШАЬИТЛӘР ф — Ул да кайгыра,—дип җавап бирде Әхмәт, авыр сулап —Үзен кая куярга белми. Бик дуслар иде. Аптырый да безгә керә. Бүген дә кергән иде. Мунчага дәшәргә. — Зарима белән ачуланыша идеме? — Юк, гражданин следователь, ачуланышмый иде. — Заримага янаганы булмадымы? — Анысын белмим, гражданин следователь. — Ә сезнең Заримага янаганыгыз булмадымы? , — Булды, гражданин следователь. Яшерә алмыйм. — Ешмы? — Бер генә тапкыр түгел...— Әхмәт гаепле күзләре белән миңа карады. — Үтерәм дип тәме? — Анысы да булды, гражданин следователь. — һәм тормышка да ашырдыгызмы? Әхмәт урыныннан сикереп торды, күзләре зур булып ачылды, йөзе куркыныч кыяфәткә керде. — Сез нәрсә, гражданин следователь! — Аның тавышы гына түгел, бөтен гәүдәсе калтырый иде. — Утырыгыз,— дидем мин ана тыныч кына. Мин, әлбәттә, уйлаганымның барысын да әйтеп бетермәдем. Әхмәтнең теге вакытны Вәлитова янына килүе, аның колагына пышылдавы күз алдына килде. «Сайра инде, сайра»,— дип кычкырасы һәм барысын да берьюлы чыгарып саласы килә иде. — Эчкечелек белән бит ул, гражданин следователь. Аңламыйсызмыни? Көнләшүдән... — Ә үтерү кем эше? — Белсәм иде мин аны?!. «Артист! Гаепсез булып кылана»,— дип уйладым мин. — Тентү вакытында Вәлитовага пи өчен бау эзләгәнне әйттегез? Дәүләтшин сискәнеп китте. Бу сорауны көтмәгән иде ул. Гаҗәпләнеп мина карады, әйтерсең жавап бирер алдыннан минем моны каян белүемне ачыклыйсы килә иде. Җавапның котылгысыз булуын аңлап, теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды: — Аптыраганнан гына. Күрше бит, гражданин следователь. Бау эзләгәндә килеп керде бит. Бу жавап мине ышандырмады да, канәгатьләндермәде дә, Дәүләтшинның Вәлитова колагына пышылдавыннан соң туган буталчык уйларга ачыклык кертми иде ул. Дәүләтшин тынычсыз күзләрен миннән алмый, тагы нинди сораулар бирелер икән дип көтә иде, күрәсең. — Капчыкны ник әйтмәдегез? — Андый капчыклар бездә генәмени, гражданин следователь... — Ә бер капчык кайда булган? Җавап урынына Дәүләтшин иңбашларын гына җыерды. — Ә балта турында ни әйтерсез? — Әйттем бит инде: аяк астында йөргән балта... — Балтада нәрсә барлыгын беләсезме? — Каян белим мин аны. Экспертиза озак көттермәде. Тентү вакытында табылган әйберләр белән Казанга киткән милиция капитаны Сәмигуллин телефон аша болай диде: — Биолог-экспертлар тутыккан иске балтаның йөзендә кеше тәне җепселләре, май күзәнәкләре булуын ачыкладылар. Хатын-кызныкы... Ләкин үлгән кешенеке, Гайнан Ибраһимович. Димәк, балта белән үтергәннән соң эш иткәннәр. Аллаярованың гәүдәсен тикшергән экспертлар мәетнең шушы балта шикелле тупас әйбер белән тураклануын әйтәләр. — Аңлашылды. Капчыкларга экспертиза ясалдымы? — Ясалды. Сәүдә институты галимнәре ярдәм итте. Капчыклар җитмешенче елны, Казан житен комбинатында эшләнгән. Аллаярованын гәүдәсе салынган капчык һәм Дәүләтшиннарда табылган сигез капчык бер үк материалдан, бер үк төрле ысул белән, бер үк цехта, бер үк вакытта эшләнгән. Экспертизаның катгый нәтнжәсе шундый, Гайнан ♦ Ибраһимович. Менә «телсез шаһитләр» телгә килде. «Мәет балта белән чапка- ланган». Дәүләтшиннарда ясалган тентү нәтиҗәсендә дүрт балта табылды. «Мәет тупас корал белән киселгән»,— ди телсез шаһит. Балталарның берсе чыннан да тупас, тутык. «Мәет үлгәннән соң кискәләнгән». Эксперт-биологлар иске балтаның йөзендә үлгән кешенең тән җепселләре, май күзәнәкләре булуын ачыкладылар Мәет белән бергә икенче телсез шаһит — житен капчык та табылды. Ул да телгә килде. Дәүләтшиннарда үткәрелгән тентү, сөйләшү-сорашу тагын бер ачыклык кертте: нәкъ шундый капчык юкка чыккан. Калган = сигезе исә: «Без Аллаярова гәүдәсе салынган капчык белән бертуган- * нар»,—ди иде. £ Шулай итеп, телсез шаһитләр Әхмәт Дәүләтшинга төртеп күр- ® сәтә иде. з — Дәүләтшинны кулга алдыңмы? — каударланып килеп кергән £ Саттаровның беренче сүзе шул булды. — Җибәрдем әлегә,— дидем кыюсыз гына. g — Нәрсә сөйлисең?! — дип кычкырып ук җибәрде ул аптыравыннан.— Ә мин, карт юләр, аны шатландырам дип кнләм тагы. Приказ чыгарып мактауларын гына көтәсе калды бит. Республика прокуроры үзе мактады,— дип, бармагын югары күтәрде Саттаров — Ничек республика прокуроры?..— дип сорадым мин, гаҗәпләнеп. Җинаять ачылган, Дәүләтшин фаш ителгән икән, мин моны яшереп тора алмыйм бит инде. — Ничек инде ул, Рәүф Галиевич? — Мин Казан белән сөйләштем, әйттем. — Җинаять бит ачылмаган әле. — Син, дустым, акыл сатма, мине шаяртма. Казанда хупладылар. — Рәүф Галиевич, мин бит чынлап әйтәм. — Менә мин дә синең белән чынлап сөйләшәм бит,— дип башлады ул үз дәрәҗәсен белә торган олы кеше тоны белән һәм бармакларын планшеты өстендә биетеп алды.— Күп акыл сату кирәкми... — Акыл сату дип нәрсәне әйтәсез, Рәүф Галиевич? — Тентү вакытында Тәзкирә Вәлитованы җибәреп, башбаштаклык эшләдеңме? Эшләдең. Бу — бер.—Саттаров үз сүзләрен раслап планшетына сугып куйды — Шул ук тентү вакытында дүртенче балтаны яшергән Дәүләтшинны якладыңмы? Бу—ике. Дәүләтшинны башта ук кулга алып, тиешенчә сорамадың. Бу —өч. Бер тәүлек үтеп бара инде, ә җинаятьче әле һаман иректә. Бусы —дүрт. Акбүләктә теләсә ничек эш итәргә өйрәнгәнсең, күрәсең. Үземнең районда мин моңа юл куймам. Мин сиңа Мөхәммәтшин түгел, кадерлем. Җинаятьченең урыны төрмәдә. — Нинди җинаятьче турында сөйлисез сез? — Белмәмешкә салышма, Гайнан,—дип дәвам итте ачулы прокурор.— Кем Аллаяровага үтерәм дип янаган? Дәүләтшин. Үзеңнең яраткан соравыңны бирик: аның үлүе кемгә кирәк булган? Дәүләтшинга. Мәет нәрсәгә салынган иде? Җитен капчыкка. Мондый капчыклар ф ТЕЛСЕЗ ШАҺИТЛӘР кемдә бар? Дәүләтшиннарда. Мәет нәрсә белән кискәләнгән? Үтмәс балта белән. Андый балта кемдә табылды? Дәүләтшиннарда. Өстәвенә, балта йөзендәге нәрсәләр? Болар җитмиме әллә сиңа? — Гаепсезлек презумпциясе дигән нәрсәне сез яхшы белергә тиеш. Закон көченә кергән хөкем карары булмый торып, кешегә «син — җинаятьче!» дип төртеп күрсәтергә минем дә, прокурорның да хакы юк. — Ташла шул теорияләреңне! Монда университет түгел! Уйлап кара: Дәүләтшин — эчкече, элек хөкем ителгән. Дустының яңагын җимергән кешедән хатын-кыз нәрсә көтә ала? — Иптәш прокурор, теорияне бутамагыз. Мин кабатлап әйтәм —I аны җинаятьче дип санарга әлегә тулы ышанычым юк. — Тагы нинди шик булырга мөмкин монда? — Дәүләтшин тентүне тыныч кына кичерде. Капчыклар да кул астында гына, балта да чүп арасында. Җинаятьче булса, мондый дәлилләрне шул кадәр озак саклар иде микән ул? Болар мине шикләндерә. Дәүләтшиннарда бау да табылмады. — Ташла әле, Гайнан, психологик тәҗрибәләреңне. Бер җинаять икенчесенең күчермәсе булмаган шикелле, җинаятьчеләр дә бер-берсенә охшамый. Соңыннан хатаңны үзең дә аңларсың. Вакыт көтми. Җинаятьченең иректә йөрүенә түзеп тора алмыйм. Аннан соң, кулга алган өчен син түгел, мин җавап бирәм. Хәзер үк карар әзерлә!.. — Юк, кешенең гаепле икәнен исбатламый торып, мин моны эшли алмыйм... — Курыксаң, документны минем исемнән әзерлә. Әгәр Саттаров мин студент чагында нинди трагедия кичергәнне, урлашуда гаепләнеп, ниләр күргәнемне күз алдына китерә алса, бәлки мондый сүзләрне әйтмәс тә иде. Саттаровка хәзер бу турыда сөйләп торып булмый бит инде. Мөхәммәтшин булса, башка эш. Ул шундук аңлар иде. Шуның өчен мин Саттаровка үзе минем белән сөйләшкән тондарак җавап бирдем: — Сез мине аңларга теләмисез, сабырсызлыкка өндисез бит. Сабырсызның эше — тамырсыз, диләр. — Язма резолюция салам, үтәми кара,— дип янарга ук кереште ул. — Мин, ул резолюцияне законсыз дип, югары инстанциягә мөрәҗәгать итәчәкмен. Кирәк булса, Генеральный прокурорга кадәр — Шул гына җитмәгән тагын! Мин монда эш өчен, район өчен янам бит! Безгә тапшырылган эш турында сүз бара бит. — Мин алай агым уңаена гына агарга күнекмәгәнмен. — Ни телисең соң син? — Хакыйкатьне табарга кирәк. — Хакыйкать синең алдыңда,— дип ачу белән планшетына шапылдатып сукты ул.— Пешкән алма кебек авызыңа төшәргә тора. Дәүләтшинның ни өчен тентү вакытында үзен тыныч тотуы, капчыкларның, балталарның ни өчен аяк астында ятуы турында уйлап карадыңмы? Артист ул Дәүләтшин. Елан аягын кискән кеше ул. Тентүне дә көтеп торган, буласын белеп, әзерләнеп торган. Үзен ничек тоту турында алдан уйлап куйган. Балтасын, капчыгын да юри аяк астына ташлаган. Ни өченме? Синең кебек беркатлыларны эздән яздыру өчен. Имештер, гаепле кеше дәлилләрне өендә сакламас. — Рәүф Галиевич, мин барыбер үз фикеремдә калам. — Ә кем гаепле соң, синеңчә? — Бәлки улдыр, ләкин дәлилләр җитәрлек түгел әле... __ — Нишләп җитмәсен! Сиңа тик бер генә нәрсә җитми. Ул да булса — кыюлык. — Сез әйткән дәлилләр белән генә мәсьәлә ачыкланып бетми. Бау да табылмады әле. — Университет кафедрасы түгел бу, иптәш Ибраһимов, тормыш бу! Лес рубят, шепки летят,— дип, рус мәкален кыстырып куйды һәм: — Анларга кирәк! — дип үгетләргә кереште.— Исеңдә тот, кадерлем, минем белән шаярырга ярамый. Яхшыга карата — яхшы, яманга — яман мин. Дәүләтшин кебек эчкече аркасында чәкәләшүнең кирәге юк. — Сез әйткәнчә эшли алмыйм мин. Беләсегез килсә, теория дә, намус та, интуиция дә, хәзерге замандагы җинаять эшен тикшерү практикасы да андый ашыгыч карар кабул итүгә каршы... Безнең бу сөйләшү күңелсез килеп чыкты. Саттаровның хуплавы, җылы сүзе канатландырып җибәрер иде. Күңелсез уйларга бирелеп, тәрәзә янына килдем. Каршымда — мәктәп ихатасы. Бер төркем малай кар бабай ясыйлар. Тик уен күпкә бармады. Кыңгырау шалтырау белән ихата бушап, тынып калды. Миңа да үз уйларыма кире кайтырга туры килде. Ә алар — йөзләгән. Саттаров белән иркенләп уйланып-сөйләшеп тә булмады, ичмаса. Прокурорның соравын яңадан ишеткәндәй булам: Дәүләтшин түгел икән, ке.м үтергән? Уйларым яңадан тентү вакытына әйләнеп кайта. Дәүләтшиннарның тынычлыгы гаҗәпләнмәслек түгел. Борчылуның әсәре дә юк иде. Вәлитова кергәнгә кадәр шулай булды. Эзләгән нәрсәләрнең һәммәсе аяк астында ята диярлек, һәм кинәт үзгәреш: Әхмәтнең Вәлитова янына килүе, тегесенең күзләрендәге курку, каушау. Моның сәбәбе нәрсә соң? Табышмак дисәң дә табышмак. Тентү кагыйдәләрен бозып, пи өчен аны ихатадан чыгарып җибәрдем әле. Белгән кеше дә түгел. Әмма фамилиясе таныш. «Вәлитова». Кайда очраткан идем әле бу фамилияне? Ә-ә. Чулпанда, больницада. Зарима Аллая- роваиың архивтан алынган авыру тарихын актарганда! Хәтер төпкеленнән тикшерүнең алдагы көннәрендә күргәннәр калкып чыкты. Чигәләрне кечкенә чүкечләр белән төйгән шикелле. «Вәлитова». менә ул серле Вәлитова... Бу табышмакны нигә дип әле шул вакытта ук чишеп карамадым? Артыннан ук тентү белән бармадым? Аннан бирле инде әллә ниләр булуы мөмкин. Их, бу вакыт дигәнең! — Телефонга! — Уйларымны Саттаровның тавышы бүлде. Бу — Саттаровның үзсүзлелеге иде. — Иртәгә үк кайтып җит! — диде телефоннан республика прокуратурасының тикшерү бүлеге начальнигы Тавышы борчулы иде. — Юк, Ислам Садриевич, булмый. Берничә көн түзегез инде. — Сәбәбе? — Кешеләр чакырылган. — Аларны яңадан чакырырлар. — Эш бик мөһим! Саттаровның капризлары артыннан йөрергә вакытым юк.— дип кырт кистем.— Тикшерүгә аяк чала ул, мин республика прокурорына мөрәҗәгать итәчәкмен. Ә хәзергә миңа вакыт кирәк, аннары эш узган булуы мөмкин. Шуны аңлагыз. Трубка беразга тынып торды. — Ярый, кызма!—дигән тавыш ишетелде аннары. Бу тавыш катгый һәм салкын иде, армиядә командалар гына шундый тавыш белән бирелә.— Төгәл ике көн сиңа! Эшеңне бетереп кант! Кемгә, ничек мөрәҗәгать итү турында да сөйләшербез. 7 Танышларыбызда!! берәрсе нәрсәгә булса да кирәгеннән артык нык ышанса, без, үзебез дә сизмәстән, аның ялгышуын телибез. Тик тормыш күп очракта синең теләкләрең белән исәпләшми. Прокурор Саттаров та үзен хаклы дип саный, ә мин аның уйлары хата булуын тели идем. Чөнки мин хакыйкатьнең үзем уйлаганча ачыласына шикләнми идем. Әмма ул уйлаганча да, мин теләгәнчә дә булып чыкмады. Мәгъсүм Насыйбуллии ф ТЕЛСЕЗ ШАҺИТЛӘР ф Прокурор Саттаровның басым ясавы «дәлилләрдән чыгып гаепне танырга» дигән схемага корылган иде. Бу схеманы яклаучылар җинаять тикшерүчеләр һәм башка юристлар арасында гына түгел, танылган галимнәр арасында да шактый очрый. Имештер, «телсез шаһит- ләр» серне ача икән, эшне сузма. Ягъни, менә сиңа капчык, балта, экспертиза нәтиҗәсе, ә син Әхмәт Дәүләтшиннан үз гаебен таныт. Мин шушы юлга баскан да шикелле идем инде. Әхмәтне чакырып сорау да алдым. Тик «дәлилләр сине гаепле итеп күрсәтә, гаебеңне таны» дигән сүзләрне генә ычкындырмадым. Сорау алу, Саттаров көткәнчә, чишелешкә китерә торган соңгы юл булмады, сүз белән разведка ясау гына иде. Шулай да мин Дәүләтшинны кулга алу өчен санкция сорап прокурорга бармадым. Саттаров хаклы да кебек, аны яклаучылар да бар. Хисләр интуициясе дә, логик интуиция дә җинаятьченең Дәүләтшин булуын әйтә. Тик икенче бер интуиция — акыл интуициясе каршы төшә. «Барысы да бик гади килеп чыга бит,— ди ул.— Җинаятьтән соң байтак вакыт үткән булса да, «телсез шаһитлар» кул астында гына яткан». Дәүләтшин үтергән булса, аларны ераграк җыештырган булыр иде. Ә бит башка дәлилләр үтерүченең тәҗрибәле булуын сөйли. Мәетне, аның киемнәрен, җинаятькә шаһит булырдай башка дәлилләрне ' шулай оста яшергән кеше үз өендә яткан дәлилләргә игътибарсыз карар микән? Фаш ителүдән котылу өчен ни генә эшләми ул җинаятьче! Ә Дәүләтшинда бу нәрсә сизелми. Нигә алай? Бу сораулар миңа җиде кат үлчә, бер кат кис дигән мәкальне искә төшереп тора иде. Бәлки җинаятьче башка кешедер. «Бәлки» дип икенче версия кору тикшерүченең эшен катлауландыра гына төшсә дә, аны да исәпкә алмыйча булмый. Чөнки сүз кеше язмышы турында бара. Курку — тикшерүче өчен начар юлдаш. Моны яхшы беләм. Шигең бар икән, курыкма, тикшер. Тентү вакытында Дәүләтшин белән Тәзкирә Вәлитованы күзәтү бу фикерне тагын куәтли төште. Күңелдә шик туды. Шуның аркасында тикшерүдә, эзләнүдә икенче юнәлеш барлыкка килде. Шикләнү әле чынында да шулай булган дигән сүз түгел. Ул алдынартыңны уйламыйча көч, энергия түгәргә, шул юнәлештә эш итәргә нигез булып бетә алмый. Әмма ул уйларга азык бирә, яңадан-яңа версияләр эзләргә этәргеч була. һәм шулай булып чыкты да. 8 Кыюсыз гына ишек кагучының ул икәнлеген мин шундук аңлап алдым. Тәзкирә Вәлитова бусага төбендә туктап, калтыранган тавыш белән әкрен генә сорап куйды: — Сез чакырдыгызмы? Мин игътибар белән аңа карадым. Хатын бик борчулы иде. Тентү вакытында күргәннән соң бер төн эчендә шактый үзгәргән иде ул: өс- тенә дә аннан-моннан гына киенгән. Битендәге җыерчыклар да арта төшкән кебек. Ул, күзен дә күтәрмичә, ни үле, ни тере дигәндәй басып тора. Мондый хәлдәге кеше белән ачыктан-ачык сөйләшеп булмый. — Әйе, чакырдым,— дидем мин тыныч кына. Ул шикле күзләрен күтәреп миңа сынап карады, әмма чыраемда үзен борчырлык нәрсә тапмады булса кирәк — акрынлап тынычлана төште. Сүзне аның өчен күңеллерәк темадан башладым: — Прокурор Саттаров чакыруыгыз өчен рәхмәт әйтте, сәлам җиткерергә кушты, дидем, ләкин уемда башка сүзләр иде. Аларны әлегә әйтергә ярамый. — Ул сезне бик мактап сөйләде. Авыл Советы депутаты булгансыз икән. Яхшы кеше, актив җәмәгатьче диде. — Алай ук түгел лә инде түгелен,— дип каршы төште Вәлитова.— Рәүф Галиевич сөйләр инде ул... Хатын куркуыннан беркадәр арынды кебек, йөзенә жинелчә кызыллык йөгерде, сизүемчә, күңеленә өмет очкыны кабынды булса кирәк. Димәк, Вәлитова белән «эшлекле мөнәсәбәт» урнаштыру өчен басма сала башларга вакыт. Турыдан ярырга яраткан Саттаров биредә булса, ак перчатка киеп эшлисең, дип мине битәрләми калмас иде. — Чыннан да, сезнең турыда яхшы сүз генә сөйлиләр,— дип әйткән сүземне куәтләдем мин. — Ярый инде, алай булса,— дип килешкәндәй итте Вәлитова һәм миңа житди карашын төбәп, үзе сорау бирде:—Ә нәрсә бар сон, иптәш Ибраһимов? — Без, иптәш Вәлитова, сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Җинаять бик җитди. — Ишеттем. Ишетмимме соң! Авыл халкы китереп ташлаганнар, имеш, дип сөйли — Мин башкачарак уйлыйм. — Каян чыга шундый явызлык, ә! —диде Вәлитова, тагын миңа карап алды. — Билгеле, тормыштан,— дидем мин аның сүзләрен игътибарсыз калдырмас өчен.— Кеше акрынлап бозыла, иң элек вак-төяктән башлана. Башта ярамаган кечкенә эшләрне эшли, аннары бу нәрсә гадәткә әйләнеп китә. Иң ахырдан инде җинаятькә барып җитә — Әгәр белгән булсаммы! — дип кинәт ычкындырды Вәлитова. — Нишләр идегез? Мине үзеннән нидер яшерә дип шикләнеп булса кирәк, Вәлитованың кыяфәте шундук үзгәреп китте, йөзендә бик кызганыч булып тирән хәсрәт, ачы газап галәмәтләре чагылды. — Менә шушы кулларым белән!..— дип йодрыкларын төйнәп тезенә сукты. — Аңламыйм сезне, гомер буе кешеләрне авырудан, үлемнән коттовага текәлде. — Тәзкирә җаным! Син түгелме соң бу?! — дип елап ук җибәрде ул. н ф ТЕЛСЕЗ ШАҺИТЛӘР ф каргансыз... — Яхшы белән яманны без дә аера беләбез, иптәш Ибраһимов — Монда бит сүз кешенең яшәве яки үлүе турында бара. Менә яшь кенә бер кызның гомерен кискәннәр, ә җинаятьче сезнең арада йөри. — Безнең арада? — Әйе, сезнең арада. — Иптәш Ибраһимов, гафу итегез...— дип, өзек-өзек сөйли башлады Вәлитова.— Үзегез ярдәм дисез, үзегез миннән нидер яшерәсез.. Бу минутны мин көткән идем Күп тапкыр ышанганым бар инде: кеше күренеп, аңлашып торган куркынычка караганда, билгесезлекме авыррак кичерә. Ул нәрсәдән сакланырга, нәрсәдән сакланмаска кирәген белмәсә, гадәттә иң начарын күздә тота. Әгәр хәл билгеле булса, кеше шуңа каршы тору яки яраклашу юлларын эзли. — Ярый, хәзер белерсез,— дидем мин, алдан ук килешеп куелганча, чакыра торган сигнал төймәсенә бастым Бүлмәгә чал чәчле, бөкрәя төшкән хатын килеп керде, өстәл янында туктап, башта дикъкать белән миңа, аннары хәрәкәтсез утырган Вәли- — Бибинур! — дип, Вәлитова да аны кочаклап алды.— Син каян килеп чыктың? — дип кинәт сорап куйды ул. Ниндидер озак ачылмаган зур сернең очына төшә башлаган кеше кебек була башлады. — Котлы Ярдан,— диде Аллаярова, күз яшьләрен сөртә-сөртә.— Тәзкирә җаным, бәла йөртә.— Аның күзләреннән тагы яшь тәгәри башлады.— Кызымны һәлак иттеләр бит, Тәзкирә җаным!.. — Кайсы кызыңны? — Вәлитованың гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачылды. — Кечесен... Зариманы... — За-ари-ма-ан-ы?.. — Әйе. Харап иттеләр балакаемны... Чулпан бульнисында яткан идек бит, исеңдәдер, яныбыздан китмәдең, үзең терелттең... Исеңдәме, Тәзкирә җаным? — Бүгенгедәй хәтеремдә, Бибинур, ә унсигез ел үткән дә киткән... — Менә, кара,— дип, Аллаярова ашыга-ашыга җитез генә төенчеген чиште һәм аннан бер төргәк кәгазь чыгарды. Алар арасында мактау кәгазьләре, фоторәсемнәр, төрле-төрле документлар бар иде. — Менә ул, балакаем,— дип, Аллаярова, алдан сөйләшкәнчә, Вәлитовага кызының фоторәсемнәрен сузды.— Харап кына иттеләр бит каһәр суккырлары!.. Ләгънәт кенә төшсен! Минем бөтен игътибарым Вәлитовада. Кызның рәсемнәрен күрү белән ул кинәт үзгәреп китте, шомлы гына тирә-ягына каранып алды, бер фоторәсемне ике кулы белән тотты да, шуңа текәлеп, таш сыман катып калды. Урындыктан калкына төшеп, аның кулындагы рәсемгә күз салдым. Бу парлашып төшкән фоторәсем иде: берсе — Әхмәт Дәүләтшин, икенчесе — Гатаулла Вәлитов. — Зариманың дуслары, Тәзкирә җаным,— диде Аллаярова һәм Гатауллага бармагы белән төртә-төртә өстәп куйды:—Монысы йөргән егете булган, диләр. Бибинур апа бу минутта үзенең кызыннан башка берни дә уйламый иде. Тудырган, күкрәк сөтен имезеп, бәла-казалардан саклап үстергән йөрәк парәсенең вәхшиләрчә үтереп ташлануы дөнья гамьнәрен күңеленнән кысрыклап чыгарган иде. Мондый йөрәк газабын, күз алдымда басып торган мондый кара кайгыны минем әле беркайчан да күргәнем юк иде. Тәзкирә Вәлитова, хәсрәт тулы күзләрен бер ноктага төбәгән килеш, сүзсез-өнсез утыра бирде. Бу минутта аның өчен тикшерүче дә, үтерелгән кызның әнисе дә юк иде. Хатирәләр аны Дәүләтшиннарда тентү үткәрелгән көнгә кайтарды. ...Дәүләтшиннардан чыгу белән Тәзкирә Вәлитова өенә йөгереп кайта. Аның күңелен курку баса. «Гатаулла түгелме? Юк, булмас, булмас!» ди. Ләкин куркудан тыны бетә, чырайлары агарып китә. «Гатаулла! Балакаем! — Ниләр генә күрергә язган, нәрсәләр булыр икән? Ай, улкаем!..» — дип, йөрәге өзгәләнә. Ананың үз баласын, бердәнбер улын саклау инстинкты шул ук вакытта бәладән арыну юлын да эзли. Куркудан, каушаудан томаланган акыл инстинктка урын бирә. Ана үз-үзенә урын таба алмыйча ары сугыла, бире сугыла. «Бау эзлиләр, бау эзлиләр...» дип кабатлый ул Дәүләтшиннан ишеткән сүзләрне. «Бау эзлиләр!» Хатын мич артындагы әрҗәгә тутырылган әйберләрне актарып ташлый, шундагы бер кочак бауны тиз генә күтәреп ала да ишеккә ташлана. Ишекнең ачык булуын күреп, калтыранып китә. Кемдер күзәтә шикелле тоела аңа. Ә колагында һаман Әхмәтнең борчылулы сүзләре: «Бау эзлиләр!» Хатын мунчага йөгереп килә. Мунча эче кызу, тын алырлык түгел. Тәзкирә кочагындагы бауларны көйрәп яткан утлы күмер өстенә ыргыта. Шундук аларны ялкын ялмап ала... Кире өенә кайткач, тәрәзә пәрдәләрен төшереп куя. Өй эче караңгыланып кала. Караңгылык белән бергә тынычлык та килгән шикелле була. Тирән сулап, ул шәлен, пальтосын салып ташлый, хәле бетеп, урындыкка утыра. Караса, башындагы яулыгы, өстендәге күлмәге сыгып алырлык манма су булган Шәлен карават аркасына ташлыйм дип борылгач, иренең стенадагы рәсеменә күзе төшә. Офицер киеме кигән иренең кара күзләре һәр вакыттагыча тыныч, ләкин ничектер үтә җитди, сынап карый кебек тоела. Ана дерт итеп китә, Әхмәт әйткән сүзне тагын ишеткәндәй була. Нәрсә булыр бу? Саттаров нигә шулай шикле итеп карады аңа? Күптән белә бит ул аны, югыйсә. Нинди бау кирәк аларга? Гатаулланың ни катнашы бар анда? Әхмәт нигә дип бу турыда ана әйтә? Җитмәсә, ишеттереп. Нинди сер бу? Бәлки... Әхмәт эчкечелеге белән берәр юньсезлек эшләгәндер, күршесеннән ярдәм көтәдер? Бәлки.. Гатаулла белән?.. Нинди баулар ул? Янды инде баулар, барысы да янып бетте. Баулар янды януын, ләкин... Ләкин янмаган нәрсәләр күрде бит әле ул. Фоторәсемнәр. Гатаулласының рәсеме Бибинур Аллаяровада! «Зариманың йөргәне». Тәзкирә Вәлитованың күңелен икенче хатирәләр, башыннан үткән истәлекләр биләп алды. ...Август аеның кояшлы бер көне. Ана улы Гатаулла белән бакчада, чия куаклары күләгәсендә утыралар. Тирә-якта бал кортлары безелдәшә. Урамда, койма артында, бала-чага чыр-чу килә. — Үзең белеп торасың, Гатаулла, гомеремнең күп өлеше синең күз алдыңда үтте,—дип башлады ул җитди сөйләшүне.—Син туганга хәтле ни булганын да сөйләгәнем бар. Башта укыдым, аннары Чулпанда район больницасында фельдшер булып эшләдем. Әтиең белән тора гына башладык — сугыш чыкты. Сип ул фронтка киткәч тудың. Әтиеңнең үле хәбәре килгәч, ачлыктан куркып, яшәргә җиңелрәк булыр дип, Байтимергә күчтем. Хәзер менә пенсиягә чыктым инде. Машина шикелле, кешеләр дә туза. Табигать кеше өчен запас әгъзалар әзерләп куймаган шул. Кеше үзе китә, эше кала Ярый әле, эшемне яраттым. Сиңа әйтергә була инде: шул фельдшер, депутат булудан башка берни дә эшли белми бит әниең. Хәтта ял итә дә белмәде. Бар шатлыгым — эш тә син булдың... — Белом, әни,—диде Гатаулла ягымлы гына,—барын да беләм. — Бит синең өчен борчылам, улым, уйлап кара — Минем иртә өйләнәсем килми. — Сиңа егерме биш яшь инде, аз түгел. — Эш яшьтә генә түгел бит әле. — Шулаен шулай да, улым. Булыр адәм ун яшеннән баш булыр, булмас адәм кырыкка җитсә дә яшь булыр, димәсләр иде Мин әтиеңне соңыннан ярата башладым. Башка кешегә чыккан булсам, аерылышыр идек, мөгаен. — Әтине яратуың очраклы гына булдымыни? — Юк. нишләп алай булсын. Ләкин чыгуым очраклы булды. Матурлыкка матур иде, көчле иде. Тик ул чакта әле бәхетнең дә, яратунын сыйвуллнн ф ТЕЛСЕЗ ШАҺИТЛӘР ф да ни икәнен аңламаган булганмын. Соңыннан бер-беребезгә күнеккәч, син туар алдыннан гына яратуымны аңладым. Син тугач инде бигрәк тә... Үзем дә яңадан туган кебек булдым... Нишләп өйләнмисең сон? — Әллә, бу турыда уйлаганым юк. — Гомер уза бит, улым, аны кире кайтарып булмый. Дөньяда бер генә тапкыр яшибез. Кешегә шатлык та кирәк. Тормыш кеше белән матур. — Институтны бетерим инде. — Өйләнгән кешене кем укудан тыя? — Тыймыйлар да соң. — Мин үлеп китсәм... — Юкны сөйләмә, әни!.. — Тормыш бу. Барын да көтәргә була. Бәла агач башыннан йөрми, һәммәбезнең дә башыннан йөри. Бәла килгәндә ялгыз булудан да кыены юк. Сау чагымда оныкларымны да күрәсе килә... йөрәгем сау түгел бит... — Бераз сабыр итик инде, әни. — Күздә тоткан кызың бармы әллә? — Юк, әни. Булса әйтер идем.— Гатаулла, кызарып, башын түбән иде. Ана кеше улының тормышка, кешеләргә җиңел карарга гадәтләнеп китүен белми иде, әлбәттә. Зарима белән танытканнарына байтак. Шулай булгач, ике арада булган соңгы хәлләрне очраклылыкка гына кайтарып калдыру мөмкин иде микән? Гатаулла уртага бөгелеп әнисе каршында утыра, аның өйлән дигән сүзен кире кагып баш чайкый. Ярты еллап дәвам иткән мәхәббәтен шулай ук күңеленнән чыгарып ташларга уйлый микәнни? — Кара аны, кызлардан яшь түктерәсе булма! Алар да синең кебек үк кеше. Алар да бәхет көтә, гаилә корып, кешечә яшәргә телиләр,— дип кисәтте аны әнисе. — Юк, әни, миңа ышанмыйсыңмы әллә син? — Бернинди күз яше, бернинди алдау булмасын! Ишетсен колагың! — Әни, нигә шулай каты бәреләсең әле? — Минем урынга килгән кызны димләргә исәп сиңа. — Мин аны белмим дә бит. — Белерсең, таныштырырмын. Кыз менә дигән. Төсе-бите дисеңме, буе-сыны дисеңме — бер генә дә килмәгән җире юк. Белеп тор: яхшы белән юлдаш булсаң — юлың уңар дигәннәр... Тик үзең карга булма. Гатаулла Рәйсә Нуркаевага әнә шулай өйләнде. Ана сагышлы күзләре белән иренең рәсеменә күтәрелеп карады. Ичмаса, яныңда ирең булсын иде! Сугыш, сугыш! Кеше башына нинди генә бәлаказа, кайгы-хәсрәтләр китермәде бу сугыш! Нишләп Вәли- товны үтердең син, сугыш? Ни өчен Тәзкирә ялгыз? Нишләп аның Гатаулласы әтисез үсте? Ананың уйлары буталчык, чуалчык иде. Кинәт ул бөтен тәнендә хәлсезлекарыганлык сизә, башында кайнашкан бер генә сорауга да җентекле туктала алмый. Авыраеп калган аякларын көчкә өстерәп, шкаф янына килә, валерианка белән йокы даруы ала да, стаканга су салып, бер-бер артлы эчеп җибәрә... Вакыт тукталып калгандай була. Салкын тиргә баткан ана төн буе ыңгырашып-саташып чыга. Ниһаять, ул авыр күз кабакларын ача. Өй эченә ниндидер сагышлы мон тулган. Бу иртә аңа кичәге кичнең дәвамы гына булып тоела «Гатаулла кайтты микән?» — дип, хатын күрше бүлмәгә чыга. Улы үз караватында йоклый. Юрганын иягенә кадәр үк тартып ф куйган. Ана улы өстенә иелә, карашларын аның йөзенә төби. Күзлә- х рендә сөю, соклану Гатаулла тын гына йоклый кебек, ләкин йөзендә ® әниләр генә сизәрлек яшерен борчылу эзләре бар. Ана кеше улыннан g күзен дә алмый. Әле яңа гына сабый иде бит ул. Күкрәк сөтен имезеп ; үстерде, жил-яңгыр тидермәде, үз авызыннан өзеп, аңа бирде, барысы 5 да улына гына булды. Хәзер инде Гатаулла буй житкән, ир кеше ” булган. И бала, бала! Тәзкирә, авыр сулап, яңагын стенага тери, сиз- 2 дермичә генә саркылган күз яшьләре тирәнәеп калган жыерчыклар £ буйлап агып төшә. Кызганыч иде ул бу вакытта. Аның бөтен гомере, ф күңелендә булган бөтен тойгылары бары бер нәрсәгә—ана хисенә _ әверелгән, шуңа буйсынган иде. Үзенең кайнар мәхәббәте белән, көн- = дәлек хезмәте белән ул бердәнбер баласын үз канат астында тотарга * теләде. Армиягә алмасыннар дип, бүсеренә дә вакытында операция g ясатмады. Авырлык белән булса да, әлегә кадәр Гатаулланы ул үз с янында тотып килде. Ә хәзер ни көтә аның газиз баласын?. Күңелен- ’ дәге ярату, кызгану, ачы сагыш тойгылары кайнар яшькә әверелеп, « яңаклары буйлап тәгәри дә тәгәри Шунда капка шыгырдаган тавыш ишетелә, ишек шакыйлар. Кичәге * вакыйгаларны бер мизгел эчендә хәтереннән кичереп, Тәзкирә ишек u ачарга юнәлә... £ — Тәзкирә апа, сезне тикшерүче чакыра. " Ана кеше, авырайган аякларын көчкә сөйрәп, кире өйгә керә. s Гатаулла да уянган. Ләкин Тәзкирә улына берни дә әйтә алмый Яшенә тыгылып, киенә дә чыгып китә. Әледән-әле артка, улы калган якка борылып карый, әмма бер ни дә кү*рә алмый Әхмәт белән Гатаулланың парлашып төшкән рәсеме һаман Вәли- това кулында иде әле. Мин алмакчы булып үрелгәч тә, Вәлитова миңа бирмәде аны. Аның каядыр еракка төбәлгән күзләре битараф карый кебек иде... Тикшерү барышында һәр көн, һәр сәгать саен уйланыр, фикер йөртер өчен яңа сәбәпләр туып кына тора. Минем уйлар да — искеләре дә, яңалары да — һаман Вәлитова тирәсендә әйләнә. Тентү барган жирдән чыгарып җибәрүнең ут белән уйнау икәне миңа башта ук ачык иде инде. Бу тәвәккәллекне эшләгәндә мин начар нәтиҗә килеп чыгуы мөмкинлеген дә күздә тоткан идем. Бу турыда ачыктан-ачык сөйләсәң, берәү дә ышанмас иде бәлки. Хәтта Саттаров та планшетына шап иттереп сугар да мыскыллап: «Үз акылыңдамы син?» дияр иде. Чыннан да, үзен хермәт иткән нинди тикшерүче «телсез шаһитләр»не юкка чыгаруга юл куяр икән? Ләкин бу ялгышлык — ачышның башы иде. Мин җыйган документлар һәм фотоларны үземә таба шудырдым Аларны күздән үткәреп, аңымда берләштерергә, Зарима Аллаярованың эчке дөньясын төшенергә һәм шуның аркылы үтерүченең эзенә басарга кирәк иде. Әмма Вәлитова моңа игътибар да итмәде, күрәсең Кулындагы фоторәсем белән аерылышырга да теләге юк иде аның. Күзләре һаман да каядыр текәлгән. Үзе таш сын шикелле катып калган иде. Бераздан иелә төшкән башында ак чәч бөртекләре ялтырап күренгәч, мин аптырап киттем. Игътибар белән карасам, ни күрәм: алар торган саен арта, куера бара сыман иде. Вәлитованың моннан бер сәгать элек кенә чал кермәгән чәче күз алдында дигәндәй агара башлаган иде. Шундый тышкы үзгәрешләр кичергән кеше эчтән үзгәрмичә кала микән? Аның күңелендә ниндидер тойгы үсә, көчәя иде булса кирәк. Нинди тойгы ул? Нәфрәтме? Бәлки. 9 Туракланган кеше мәете табылганлыгын ишеткәч, Вәлитованың күңеле нәфрәт белән тула. Соңыннан авылда мәетнең каяндыр читтән китерелеп ташлануы турында хәбәр тарала. Бу имеш-мимешләрдән соң вакыйганың тәэсире кими төшкәндәй була. Димәк, җинаятьчеләр бу тирә кешеләре түгел, аларны барыбер тотачаклар дип фараз кылып, Тәзкирә Вәлитова тынычлана төшә. һәм аңа көтмәгәндә шушы вакыйга аркасында прокурор Саттаров белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә. Тентү! Күршеләрдә тентү! Моны ничек аңларга? Ул, үзе дә белешмәстән, бауларны яндыра. Ләкин бу да тынычлык китерми. Уйлары бөтенләй таркала Тәзкирәнең. Төн буе саташып чыга... Тикшерүчегә чакырыла... Бибинур Аллаярова белән очраша... Елга буенда табылган мәет хәзер Тәзкирә Вәлитова өчен ниндидер билгесез хатын-күз гәүдәсе түгел, ә якын кеше — Зарима Аллаярова- ның мәете. Әйе, бу коточкыч җинаять турында Тәзкирә хәзер күп нәрсә белә. Белмәү җиңелрәк булган икән аның өчен... Бибинур Аллаярова да, мин дә авыл Советында әле генә күз алдыбызда булган кискен үзгәрештән өнсез калган идек. Аллаярова каушау катыш гаҗәпләнеп: «Нәрсә бу? Ни булды аңа?..» дигәндәй күзләрен миңа төбәде. Кинәт Вәлитова йокыдан куркып уянгандай сискәнеп китте, кисәк кенә урыныннан купты да, мин стакан белән сузган суга игътибар да итмичә, ишеккә атылды: — Мин... Мин хәзер... Хәзер киләм...— дип чыгып китте. Бибинур Аллаярованы озатып, коридорга чыктым. Шунда ашыгып кергән Дәүләтшинны күрдем. Кызарынган, бүртенгән, тиргә баткан. Элекке ваемсызлыгы, исереклек эзләре җилгә очкан иде. Ул миңа ияреп кабинетка керде. Әхмәт үз-үзенә урын таба алмаган кешегә охшый иде. һәм бу хәл гаҗәп тә түгел иде. Ул нәрсәдер яшерә, кичерешләрен эчендә саклап, берьюлы ике тормыш белән яши иде. Гадәттә, ялганны очраклы нәрсә, бернинди законнарга да буйсынмый торган нәрсә дип уйлыйлар. Әмма тормыш моның хата икәнен раслый. Ялганның үз принциплары, үз кагыйдәсе, алымнары, формалары бар. Ялганлаган кеше үзенә күрә бер фикерләү законына, логик формага таянып эш итә. Ялганлаучының аңында бер-беренә параллель булган ике вакыйга яши. Аларның берсе — чын вакыйга. Икенчесе — уйлап чыгарылган вакыйга. Моны ул, әлбәттә, сөйләр өчен уйлап чыгара. Ялганчыга булган вакыйганы «онытып», уйлап чыгарылган вакыйганы «хәтеренә сеңдерергә» туры килә... Дәүләтшинның минем каршыдагы урындыкка килеп утыруы булды, күзләре өстәлдә яткан фоторәсемнәргә текәлде. Мин Әхмәтне чакырыр алдыннан аларнын Валитов белән икәү төшкәнен дә, Зариманың төрле- ’ төрле фоторәсемнәрен дә өстәл өстенә махсус таратып салган идем. — Юк, гражданин следователь, мин башкача түзә алмыйм.— дип, кире сикереп торды ул. — Нәрсә булды тагын? — Нәрсә булса да булган инде, ләкин шуны белегез: Зариманы үтерүче кеше — Вәлитов. — Гатаулламы? Сезне аңлавы кыен: кичә генә белмим дидегез бит. дустыгыз Вәлитовны якладыгыз. — Миңа җиңелме әллә? Барысы да кичә, сездән кайткач ачыкланды. — Нәрсә ачыкланды? — Барысы да, гражданин следователь, сез озатканда мине дөрес кисәткәнсез икән,— дип, Әхмәт тирән сулап куйды.— Минем сезнең яннан кайтканны Вәлитов безнең капкага сөялеп көтеп торган. «Үтерүне үз өстенә ал!»— ди. Бәлки Вәлитовтыр дип мин үзем дә шикләнә идем. Шуңа күрә тентү вакытында әнисенә дә бау эзләвегезне әйттем. Шик шик инде. Ул ком кебек, таянып булмый. Гатаулланың бу сүзләрен ишеткәч, шиккә урын калмады. «Син нәрсә?!» — дип кычкырдым мин. Ул һаман үзенекен тукыды: «Мин нәрсә түгел, Әхмәт. Менә син — нәрсә! Болай да, тегеләй дә син — эләккән кеше. Үзең уйлап кара: көнләшүче — син, үтерәм дип янаучы — син. Балта да. капчык та сезнеке Утырып кайткан кеше — син. Әнигә бау турында әйтүче дә син. Моны Иб.раһимов үзе дә ишетте Каюк, парень,— ди,— үзеңнең гаебеңне үзең тану — иң дөрес юл», ди. — Шуннан? — Шуннан ни, бугазына ябышыр идем, Вәлитов үгез кебек көчле. Уң кулын да шикле итеп кесәсендә тотып тора. Имеш, җинаятьне үз өстемә алсам, гаебемне «танысам» — унбиш ел гына алып, исән калуым да бар... Дәүләтшин беразга туктап калды, күзләрен күтәреп, миңа карады. Белергә тели: ышанаммы, юкмы? — Балта белән капчыкны ничек аңларга соң? — Хәзер билгеле инде: барысы да Вәлитов эше, гражданин следователь. Бездә нәрсәнең кайда ятканын биш бармагы кебек белә ул. — Ә бау? — Анысы аларныкы. Андый мунчала бауны аларда гына күргәнем бар. Дәүләтшин сөйләгән сүзләрне магнитофонга язып барсам да, булачак суд өчен ул гына аз иде. һәрбер дәлил закон нигезендә тикшерелгән һәм җинаять эшенә рәсми протокол белән беркетелгән булырга тиеш. — Сөйләгәннәреңне үз кулың белән яз,—дип, Әхмәткә кәгазь, ручка бирдем. Күп уйланып торырга вакыт юк иде. Пальтомны элеп алдым да авыл Советы председателе янына кердем — Киен тизрәк! — Ни булды?—дип сикереп торды председатель. — Киттек Вәлнтоваларга! Ике пүнәтәй дә кирәк булачак. Председатель озак сорашып тормады, җәһәт кенә киенеп алды да минем арттан ашыкты: — Әйдә, ындыр ягыннан! Иөгерә-йөгерә Вәлитовалар ихатасына килеп кердек. Әллә дөрес булды, әллә юк, миңа хатын-кыз елавы ишетелгән шикелле булды. Без тагы да ашыга төштек. йөгереп керсәк, идән уртасында, җәелгән паласта Тәзкирә Вәлн- това хәрәкәтсез ята иде. Без суынып та өлгермәгән гәүдәгә абына М»г»сүм H а с ы П а у л л и п ф ТЕЛСЕЗ ШАҺНТЛОР ф яздык. Сул кулын тотып карадым, әмма пульсы сизелми иде инде. Хатынның уң кулында мунчала бау кисәге, нәкъ җинаять урынында табылган бау шикелле. Без күпме көч түктек ул «шаһитне» табу өчен! Әмма ул безнең кулга бик урап, зур кыенлыклар аша гына килеп эләкте. Тәзкирә Вәлитова бауны безнең кулга тапшырырга теләгән, күрәсең. Мин Вәлитованың мәетен берничә мәртәбә фотога төшереп алдым да, пүнәтәйләрне сакта калдырып, Акбүләккә шалтыратырга һәм Вәлитованың үлү сәбәбен ачыклау өчен эксперт Шакирҗановны чакырырга булдым. Председательне дә үзем белән иярттем. Ишектән чыгуга, безгә Гатаулла очрады. Без аны туктатып, кулга алынуын әйттек. Вәлитов, рөхсәт сорап-нитеп тормыйча, өйләренең тәрәзәсенә капланды һәм, аяк очларына басып, эчкә карады. Өйдә, идәндә үлеп яткан әнисен күрмәде. Вәлитов тагын да калкына төште, йөзе белән тәрәзәгә бөтенләй капланды. Гатаулланың кипкән иреннәре тартышып кыймылдады, күкрәгеннән әрнүле тавыш чыкты: — Әнкәй! Ләкин өйдән җавап бирүче булмады... Тәрәзәдән аерылуы булды, Вәлитов күз ачып йомганчы сөзгәк үгез шикелле миңа ташланды, .кулымны күтәрергә өлгермәдем, башыма ниндидер каты әйбер белән сугып, карга бәреп екты. Күземне ачканда, минем белән рәттән, председателньең кара бүреге дә кар өстендә тәгәрәп ята иде. Сукранып яткан председательне тартып торгыздым да урамга атылдым. Әмма Вәлитов белән безнең ара ерагайган иде инде. Иөгерәм. Башымда бер генә уй: куып җитеп, җинаятьчене тотарга кирәк. Йөгергән килеш, төймәләрне ычкындырып, иңбашыннан шудырып кына пальтомны ташлап калдырдым. Җиңеләйдем кебек, әмма ара ераклаша гына бара. Артта председательнең дә еш-еш сулыш алганы ишетелде. «Гаражга чаба ул. гаражга!» дип искәртте миңа председатель, үзе артка кала башлады. Мин бирешмәскә тырышам, пинжәкнең дә төймәләрен ычкындырып җибәрдем. Пинжәк чабуының ике якка җилкән кебек ачылып китүе булды, эчке кесәдәге пистолет, «мин кирәк түгелме?» дип сорагандай итеп, күкрәккә бәрелә башлады. Авыл уртасы — нинди атыш булырга мөмкин. Менә Вәлитов авыл Советына якынлашып килә, ә аннан соң өч йорт аша гына колхоз гаражы. Машинаның ниндиен телисең, утыр да сыз. Кинәт үземә-үзем ышанмый калдым: авыл Советының өйалды баскычыннан Әхмәт Дәүләтшнн төшеп килә иде. «Нишләр икән?» дип уйларга өлгермәдем, урам буйлап йөгерүчеләрне күргәч, бераз тукталып торды да Вәлнтовның каршысына ыргылды. Вәлитов, моны күреп, уң кулы белән Дәүләтшинга кизәнде, Әхмәт бераз читкә тайпылды да селтәнеп Вәлитовның ияк астына сукты. Вәлитов гөрселдәп юлга барып төшкәч, Дәүләтшин аның өстенә үк менеп атланды. Бераз тыпырчынып, аяклары белән тибенеп караса да, Вәлитов аны өстеннән алып ыргыта алмады. Ләкин шул чак Дәүләтшин, каты кычкырып, үзе авып төште. Вәлитов тиз генә сикереп торды да каяндыр пычак тартып чыгарды. Тик без килеп җиткән идек инде, ул бер генә селтәнергә өлгерде... Без күтәреп алганда, Дәүләтшинның сул яңагыннан иягенә таба канлы эз сузылган иде. Әмма ул шат иде. — Сатлык җан!—дип, усаллыгы йөзенә бәреп чыккан Вәлитов тагы да Дәүләтшинга ташланмакчы булды.— Үзең кеше үтерүче була торып... — Син ул кеше үтерүче!—дип араларына килеп басты председатель.—Син ул, хәсис! Әниеңнең дә башына җиттең! Яшен суктымыни! Вәлитов тетрәнеп китте һәм баскан урынында катып калды. — Әйтәм аны, эндәшмәде...— дип мыгырданды ул ишетер-ишетмәс кенә. Җинаятьче һәр вакыт җинаятьче инде ул. Нинди генә сынау, тетрәүләргә очрамасын, ул үзе корган ялганыннан тиз генә, җиңел генә аерыла алмый. — Юк, мин белмим!—дип кырт кисмәкче булды Вәлитов.— Әхмәттән сорагыз. Ул үтерде. Кичәге күршеләр, бергә үскән дуслар — Дәүләтшин һәм Вәлитов минем алда. Алардан кара-каршы китереп сорау алам. — Ышанмагыз, Әхмәт ялганлый. Гаебен миңа аударырга тырыша. — Нишләп Әхмәт? — Ул булмый кем булсын! — дип, Вәлитов бармаклары белән дәлилләрне санарга кереште:—Көнләшеп, янап йөрүче —ул! Зарима югалгач, эчкечелеккә бирелүче — ул. Балта да, капчык та... — Юк, бау сезнеке,— дип, кинәт өстәлдәге кәгазьне ачып җибәрдем.— Уңнан сулга ишелгән, мунчала бау...— Өстәл өстендә кулдан ишелгән юкә бау ята иде. — Дөньяда баулар күп... — Ләкин мондыйлары мәет салынган капчыкта да. сездә генә шул. — Нишләп бездә генә? — Үлгән әниегезнең кулында иде. — Булмас! — дип Вәлитов урыныннан сикереп торды.— Ышанмыйм. — Әни, ни булды сиңа? —дип, Гатаулла әнисен сорау белән каршылаган. — Сорап тора тагын!.. Вәлитованың йөзенә җирәнү билгеләре чыккан. — Рәйсә килен белән таныштырганда, күз атып йөргән кызың юкмы, дип сорадыммы? — Әйе, сорадың, әни. — Син бит ул чакта Зариманың да башын әйләндергәнсең. — Булган — беткән. Нигә бәйләнәсең? Аш ашка, урыны башка. Яшь чакта үзең дә... — Телеңне тый! — дип бүлдергән аны Вәлитова, калтыранып.— Гомер буе әтиеңне көтеп яшәдем мин. Бер генә кыздан да яшь түктерәсе булма дип әйттемме сиңа? — Әйтсә — ни булган? — Син бу юлы да алдадың, әманәткә хыянәт иттең. -ъсүм НасыЯбуллии ф ТЕЛСЕЗ ШАЬНТЛӘР ф — Фоторәсемнәрне күрсәткәч ышанырсыз! — Нинди рәсем тагын?! — Берсе әниегез мәете, икенчесе аның шушы бауны кыскан ун кулы,— дип, Вәлитованың соңгы фоторәсемнәрен кулга алдым. — Мә, карагыз,— дип, әле генә эшләнгән, дымлы фоторәсемнәрне Вәлитовка суздым — Әниегезне тану кыен түгел, уң кулында, баудан тыш, әтиегезнең бүләк балдагына кадәр күренә. — Эх, әни, әни! —дип сукты ул кинәт кенә маңгаена.—Нәрсә кирәк, языгыз... Эх, әни! — дип өстәде ул ачыргаланып һәм тотлыга-тотлыга сөйләргә тотынды. Мин Вәлитовны бүлмәскә булдым. Ул сөйләгәннәрне язып алдым. Менә ул юллар. Ана улыннан җавап көтепмедер, бераз тынып торган. Тегесе бер сүз дә дәшмәгәч, дәвам иттергән: — Бер көнне канга батып кайттыңмы? Эштә яраланган, имеш. Төн буе ишегалдында кар шыгырдатып йөрдеңме? Йөрдең. Өс-башыңны юганда су кып-кызыл булды. Бер атнадан соң — авылда мәет. Зарима мәете. Үзем дә җинаятьче мин хәзер! — Ана үкси-үкси сүзен дәвам иттергән:—Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрсең хурлыгыңнан.» Нигә дәшмисең? — дигән Вәлитова, ярсуы бераз басыла төшкәч.—Тнк торуым алтын, дисеңме? Хәзер үк тикшерүчегә бар! — Мин гаепле түгел, әнкәй! — Син булмыйча, Мөхәммәтдәминме әллә? — Зарима үзе. — Зарима?! Вәт оятсыз! — Ананың күзе шардай булган. — Әйе, әнкәй, үзе. Без эштән соң очраштык. Зарима ялга чыккан. Байтимергә алып бар, ди. Мин алып бармыйм, дим. Аның һаман үз туксаны туксан. Ачу чыкты. Өйләндем, бүтән очрашмаска кирәк, дип кырт кистем. Балавыз сыгарга ук тотынды. Тынычландырмакчы булган идем —кая ул. Тузыныпмы тузына бара. Ялганчы да алдакчы. Кул селтәдем дә ташлап киттем. Буфетка кереп бер стакан аракы эчтем. Кайтырга дип автобуска килеп керсәм — Зарима утыра. Кеше күрсә?.. Рәйсә ишетсә?.. Шушы уйлар күңелгә шом салды. Авылга җиткәнче автобустан төшеп калдым. Ул да төште. Кая барасың, димен. Сезгә, ди. Сизеп торам: уенда усаллык. Ачуланышып киттек. Сумкасы белән селтәнгән иде, мин этеп җибәрдем. Башы белән ташка егылды... Вәлитовның комга корылган хәйләсе барып чыкмаган. Гадәттәгечә, үзен кызгандырып, әнисеннән яклау тапмаган. — Бар, тикшерүчегә сөйлә! — дигән. — Әхмәт барсын,— дигән улы. — Ә-әх-мә-әт! Нишләп ул? — Минем алиби бар,— дип, җитез генә юридик термин китереп кыстырган Гатаулла.— Зарима үтерелгән көнне башка урында идем. Шәһитләрем дә бар. Егетләр ышанычлы! Алар булмаса. күптән башымны алып өйдән олагыр идем инде. Алиби — моны аңларга кирәк, әни! — Әхмәтнең ни катнашы бар? Ул бит...— дигән әнисе, кулы белән йөрәген тотып. — Әхмәт белән сөйләштем. Килешеп бетмәде әле бетүен. Килешми, кая барсын! Әхмәт тегеләй дә беткән, болай да беткән. — Кешене яшәүдән туйган дисеңме әллә? ■— Туймаса ни! Барыбер аның урыны тимер читлектә. — Ничек? — Гаҗәпләнүнең чигенә җиткән Тәзкирә улын беренче мәртәбә күргәндәй текәлеп карый. — Килешер, үз өстенә алыр. — Ни сөйлисең син, явыз? — Күрерсең, әни, дуслар сүз бирде, Әхмәтне кысалар, борылыр урыны да калмас. Әнисен үзем тәрбияләрмен. — Ай, ходаем,— дип кинәт кычкырып җибәргән түземен җуйган ана, йөрәген кысып.— Нинди кабахәтлек! Нинди елан! Еланның башы үлсә дә үзе үлмәс. Хәзер үк тикшерүчегә бар! Бармасаң, үзем барам.— дип, Вәлитова сикереп торган да ишек кырындагы чөйдә онытылып калган мунчала бауны алган һәм:—Мә, тикшерүчегә тапшыр!—дип Гатауллага сузган. — Әни, нишләвең бу? Әни, дим!—дип ялварган Гатаулла, әнисенең алдына тезләнеп. — Нишләгәнемне беләм. Бар тикшерүчегә! — Әни дим. Хәзер Әхмәтне алып керәм,— дип Гатаулла ишеккә киткән.— Әхмәт үзе әйтер... Хәзер, әни, хәзер...— Шуннан күршеләренә йөгергән. Вәлитова дәшмәгән. Ул әйтәсе сүзен әйтеп бетергән инде. Тагы нәрсә әйтсен инде ул! Яшьтән үк баласын үзе бозды бит. Улы теләгәнен ашады, сораганын эчте, энәдән-жептән генә киенде. Нәрсә теләсә, шуны эшләде, һичбер «ярамый!» дигән сүз чыкмады ана авызыннан Нәтиҗә—Гатаулла үзүзен генә яратучы, үзе турында гына кайгыртучы эгоист булып үсте. Бала чактан ук улының һәрбер гаебен, ярамаган эшләрен үзе каплап килде, яклады. Тәзкирә, улына яхшылык телим дип, вак җанлы, юлдан язган бер кеше үстерде. Хәзер әнә ике аяклы ерткычка әйләнде. Вәлитованың мәетен җентекләп тикшереп чыкканнан сон: — йөрәк,— диде врач-эксперт Шакирҗанов, чал чәчле башын аска игән килеш.— йөрәгенә кинәт кан сауган. Башына төшкән кайгыны күтәрә алмаган, бичара... Вәлитов тынып калды. Ул акылына кимчелек килгән кешегә охшый ’ иде. һәм бу гаҗәп тә түгел. Вәлитовның әнисенә дә, безгә дә ихлас « сөйләмәгәне ачык иде. Ул җинаять серен каплап торган пәрдәнең бер u читен генә ачып күрсәтте дә, «нишлим икән?» дигән сыман ярты юлда ’ шып туктады. Нәрсәне яшереп калдырырга чамалый ул? — Шуннан? — дип тынлыкны боздым мин. Вәлитов сискәнеп китте. — Шуннан ни булды? — Вәлитов, җавап биргәнче, бераз уйланып торды.— Дәүләтшиннарга керсәм, Әхмәтегез өйдә юк. Аны эзләргә әнисен йөгерттем. Юк та юк. Кайтсам, каршымда — сез... — Нигә качтыгыз? — Нигә булсын! Минем урында булсагыз, үзегез нишләр идегез? — Зариманы үтергәнгә кем җавап бирер? — Нинди җавап?! Үзе үлде ул. — Үзе? Үзен-үзе тураклап, үзен капчыкка тутырган булып чыгамы, сезнеңчә? — Үзе шул! Үтерү —бер нәрсә, иптәш Ибраһимов, үлгән кешене тураклау— икенче нәрсә! Сез, юрист буларак, аны гына беләсездер, шәт. Иптәш Ибраһимов, табыгыз әле җинаять кодексында мәет тураганга статья. — Гаепләнүчеләргә тикшерүче — иптәш түгел, бу — бер. Үзе үлгәч, Дәүләтшиннарныц балтасы белән капчыгы нигә кирәк булды? — Әхмәткә ул гына аз әле. — Бауны әйтәсезме? — Их, әни, әни.—дип, Вәлитов тезенә сукты,—бәйләдең бит кулларымны шул бау белән. — Нишләп бау гына булсын? — Нәрсә тагын? —дип, Вәлитов урыныннан сикереп торды. — Ташны да онытмагыз, Вәлитов! — Нинди таш? — Яссы таш. Дүрт килода өч йөз граммлы — Мушкага аласыз, гражданин следователь. — Дүрт чәч бөртеге ябышкан, ми һәм кан таплары да ярылып ята. — Дөньяда таш күп ул. асы 4 бул л и и ф ТЕЛСЕЗ ШАЬИТЛӘР ф * * Вәлитов кинәт тынып калды. Сорап су эчте. Әмма авызыннан бүтән бер сүз дә чыкмады. Аның чырае караңгы, юка иреннәре кысылган иде. Вәлитовның сөзәк маңгае бөтен йөзенә ямьсез кыяфәт биреп тора, усал итеп күрсәтә иде. Четерекле мәсьәләләрдән читләшергә теләптерме, — Монысы сез әйткән төштә, юл кырыенда табылганы. Менә беркетмәсе,— дип, Вәлитовка башта протоколны, аннары ташның фоторәсемен суздым.— Буран да ярдәм итмәде сезгә, кар астыннан казып алдык. — Ышанмыйм! Бу — провокация! — Бәлки хәзер ышанырсыз,— дип почмактагы кәгазьне ачып җибәрдем. Идәндәге таш ачылып китте. — Таш белән коралланып, кешедән булмаган гаебен танытмакчы икәнсез, гражданин Ибраһимов. — Таш — сезнең корал ул, Вәлитов! — Сезне, гражданин следователь, Зарима үлгән җирдә шаһит булып торган диярсең. — Менә ул шаһит,—дип, Вәлитовка ташны күрсәттем.— Телсез булса да, иң мөһиме. Медицина экспертизасының нәтиҗәсе катгый: Зариманың баш сөяге шушындый таш белән бәреп яньчелгән. Эләгеп калган чәч бөртекләре Зариманыкы кебек, таштагы кан таплары Зариманыкы белән бер төсле. Икенче группа. — Кабатлану була, гражданин следователь, әмма Зарима, сумкасы белән селтәнеп, башы белән ташка үзе килеп төште. — Башына нәрсә кигән иде? — Бүрек, норкадан тегелгән, тартышканда ул атылып читкә төште. — Вәлитов, сез алдашмагыз. Менә беркетмә! Анда акка кара белән: Зариманың норка бүреге торган бүлмәсендә калган. Ул югалган көнне мамык шәлен бөркәнгән дип язылган. — Хәтер...— дип, Вәлитов тына төште һәм теләр-теләмәс өстәп куйды:— Кайсын гына истә тотасың инде аларның. — Ул шәл кайда? — Янды. — Белгечләрнең карары, Вәлитов, шундый: чәчен артка үргән хатын сез әйткәнчә баш арты белән ташка ничек кенә килеп төшмәсен, үлү түгел, җиңелчә җәрәхәт булуы да икеле. Ни өчен дисәгез, беренчедән, чәч толымнары, икенчедән, кешенең үзен-үзе саклау инстинкты бар. Монда кирәкле расчетлар ясалган. Моңа мамык шәлне дә өстәсәк, нинди логик нәтиҗә соралганын сез беләсездер? — Әмма мин үтерергә теләмәдем. — Бу сүз бөтенләй аңлашылмый. Әйдә, Вәлитов, экспертларның нәтиҗәләренә күз салыйк,— дип, рәсми кәгазьне Вәлитовка суздым.— Монда: «Авыр таш өстән аска, бик зур көч белән ыргытылган, исән кешенең башын ясмык кебек яньчегән һәм үлемгә сәбәп булган», диелгән. — Барыбер мин түгел. — Кем соң? — Зарима очраклы үзе килеп төште. — Киемнәре, чәчләре кая? — Яндырдым. — Нишләп? — Нахакка гаепләүдән курыктым. — Мәетен кем турады? — Мин. — Нишләп? — Сәбәп бер, гражданин следователь. — Әмма эчке күлмәгенә, гәүдәсенә тимәгәнсез. — йөкле хатын бит. — йөкле? — дип кычкырып җибәрә яздым.— Кемгә ышанырга: профессоргамы, сезгәме? Профессор әйткәнчә Зарима бер дә буйга узмаган, бала тапмаган, аборт ясатмаган. Әйтеп өлгермәдем, Вәлитов коелды да төште. — Су эчәргә мөмкинме? — дип, Вәлитов миңа карамыйча уң кулын сузды. — Рәхмәт,— дип, ягымлы гына эндәшеп, Вәлитов тентү вакытындагы әдәпле, тәртипле Гатауллага әйләнде дә куйды.— Ул турыда экспертизаның нәтиҗәсе бармы соң? — Булмыйча. Мә, рәхим итегез, укыгыз,— дип нәтиҗәне Вәлитов- ның кулына тоттырдым. Ашыкмады, энәсеннән җебенә кадәр дигәндәй җентекләп укыды. Байтак вакыт узды. Әмма тынычлыкны бозмаска булдым. Ул түземлегемә хәзер үзем аптырыйм. Вәлитов тагы су эчте. — Җүләр мин, гражданин следователь,— диде ул, ишетелер-ише- телмәс тавыш белән.— Эшләрнең болай тирәнгә китәсен башыма да китермәдем. Танышкач, дуслашкач, Зарима ачыктан-ачык кушылу турында хыяллана башлады. Түз, сабыр ит, дидем Кая ул, өйлән дә өйлән, янәсе. Мин дә сүземнән кайтмыйм, түз, сабыр ит, дим. Кая ул, сабырлык. Өйлән, имеш, ул буйга узган, миннән йөкле. Аборт сүзен ычкындыруым булды, Зарима ду күтәрде. Аны кешегә санамыйча, хурлыкка калдырырга телим, имеш. Ташкентка, абыең янына барып кайт, дим. Син барсаң гына дип, кырт кисте. Бер яктан Рәйсә кайтыр көн җитә, икенчедән, Зарима белән аптыраш. Ул йөкле, нмеш, безнең өйгә килә дә утыра. Туйны ашыктырмакчы булган, күрәсең. Фаҗиганең сәбәбе шул. Ә мин, җүләр...— дип, Вәлитов көрсенде дә, куллары белән ике яңагын тотып, башын иде. Бүлмәдә тынлык урнашты. Мин урынымнан кузгалмыйча озак кына Вәлитовка карап утырдым. Алдымда — гаепләнүче Вәлитов, башымда— борчулы уйлар. Сәгатьләп вакыт узды, әмма Вәлитов селкенмәде дә. Тораташмыни. Бу очракта ул үзе дә стелсез шәһитләргә» охшаган иде. Берничә ел вакыт узды. Җәй көне миңа телеграмма килеп төште. Университетта бергә укыган иптәштән. Ул эшеннән азат ителгән Саттаров урынына Чулпан район прокуроры булып эшли башлаган. Курсташым, алдан сөйләшеп куйганыбызча, ял итәргә, балык каптырырга чакырган. Озакка сузып тормастан, юлга чыктым. Чулпан районының бай табигате, урман-болыннары мине күптән үзенә тарта иде инде. Юлым Байтимер авылы аша үтә иде. Авылга кергәч, мин шофердан акрынрак баруын үтендем. Күңелем бик кузгалган иде. Иске яралар ачылгандай булды. Зур- зур тирәкләр тагын да юаная төшкән. Тик менә алар янында Вәлнтова- ларның шифер түбәле өе генә юк иде. Берни дә калмаган Нигез өстендә җилләр уйный. Ә рәттән, Дәүләтшиннарның кыйшая төшкән өе урынында, шифер түбәле, алты почмаклы яңа йорт утыра, капкасына тикле бизәкләп эшләнгән Өн алдында ике бала уйнап йөри. Берсе —кыз, икенчесе — малай. Узып барган газикны күргәч, авызларын ерып, кулларын болгап калдылар. Шоферга туктатырга ымлап, кабина ишеге тоткасына да тотынган идем инде, ләкин мине нәрсәдер тыеп калды Хәер, Әхмәт Дәүләт- шин, мөгаен, Чулпандадыр, ә башкаларны минем килү шатландыра алмас. Аларның иске хәсрәтләрен яңарту кирәкмәс Вакыт узган, судның Вәлитовны үлем җәзасына хөкем итү турындагы карары күптән үтәлгән. Магъсүм Насыйбуллим ф ТЕЛСЕЗ ШАЬИТЛӘР ф Ләкин табигате буенча кызыксынучан бит ул адәм баласы. Авыл Советына туктамыйча үтә алмадым. Председатель һаман шул элекке икән. Без шатланышып кул кысыштык, исән-саулык сораштык һәм, бер-беребезгә карашып, икебез берьюлы тынып калдык. Үткәннәрне искә төшереп алдык. — Күпме вакыт узды, һаман онытылмый,— диде ул бераздан сон салмак, сабыр тавыш белән. — Ә Дәүләтшин ничек? — Сау-сәламәт, балалар үстерә. Узышлый игътибар итмәдегезме? Мин «күрдем» дигәнне аңлатып, баш кактым. — Туп шикелле тәгәрәп йөриләр үзләре,— дип өстәде председатель сокланып.— Игезәкләр. — Өйләндемени шулай да? — Өйләнде. Хатыны колхозда яшелчә үстерә. Хәзер егетне танырлык та түгел. Нинди зур кичереш бит! Акыл керде үзенә. Тамчы да авызына алмый хәзер. Промкомбинатта эшли. Столяр. Мастерскойга җитәкчелек итә. Менә дигән йорт салды. Газы, суы — барысы да үзендә. Мин канәгать идем. Үзенең моңа кадәр тайгак юлдан барганын аңлаган кеше турында җылы сүз ишетү һәр вакыт күңелле. Әйе, мин бирегә яңалык ишетергә исәп тотып тукталган идем. Ләкин бу кадәр шатлыклы хәбәр ишетермен дип уйламадым. Җитмәсә, шундый язмыштан соң. Язмыш кешегә сынау ул. Кешенең кемлеге авыр сынауларда беленә. Буыны сыекларны бөгә, көчлеләрне чыныктыра ул. Авыл Советыннан киткәндә Әхмәт Дәүләтшин йорты каршында шул ук балалар уйнап йөри иде. Якынлашып килгән машинаны күреп, алар капкага таба елыштылар, шатланып сикерешә-сикерешә, хәерле юл теләгәндәй, кул болгап калдылар. Бу минутларда аларның шатлыклы чыркылдавы үземә күчкәндәй тоелды. Дәүләтшинның исән калуына, чын кеше булуына шатлана идем мин. Бәхетнең барлыгына, аның яхшы кешеләрне читләтеп үтмәвенә шатлана идем. Балалар елмайганда шатланмый каламыни кеше!