Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

* * * Бу беренче пароходлар... Иделдән бозлар китүен миндәй кем көтә икән? Бу беренче пароходлар ник бик җилкетә икән! Апрельләр җитте исә, җаным ашкына, шаша. Бозлардан арынып, дулкын үтә күңелем аша. Ник алай? Үзем дә белмим — диңгезче түгел ласа!.. Быел нинди пароходлар затонда калган икән? Штурвалда торучылар танышмы, яңамы икән? Быел ничә баллы дулкын ярларны юар икән? Туган яктан киткәннәрне кайларга куар икән? ...Су өсләрендә гудоклар үзәкне өзәр инде! Маякчы кызы аръякта ничекләр түзәр инде... Палубадан күренеп торыр безнең якның ярлары. Әй, онытылып бара торган яшьлек пристаньнары! Акчарлаклар кабат кайтты Иделенә — Иленә. Бу беренче пароходлар искә төшерми ни генә! Иделгә карап бер уйлану Су саеккач атауларда, калкып чыкты имән төпләр. Комда ята тамырлары — сигезаяк кебекләр... Үлән әле бик тиз шытмас, туфрак өсләп ләм утырган. Элек гөл-чәчәкле җирдә хәзергә әле комлы буран. Адашкан күке кыйгачлап очып китте атау өсләп. Ял иткән нарат башларын килгән микән әллә эзләп? ...Фәкать картлар хәтерендә бу якларның болыннары. Дулкын юган, җил тараткан зиратларның урыннарын. Аңлы-аңсыз тия кеше Табигатьнең теңкәсенә... Су чигенгән җирдә йөрим басып балык тәңкәсенә. Еракта яр. Чын яр. Чыр-чу. Яшьләр. Уен. Сөю-гыйшрәт... Адәмнәр ни кылсалар да, Җиргә кыен, Җиргә хәсрәт. 1973 • * * Әйләнә сәхнә, әйләнә... Баш исәк тә даһи җанның сәнгатьтәге көченә, тик ул да каршы торалмый сәхнә әйләнешенә. ...Күренешләрне алыштырып, әйләнеп кереп китә. Гомерләрне, бәгырьләрне кискәләп, телеп китә. Менә шушы әйләнештә кемнеңдер соңгы роле. Соңгы алкышлануы, иң соңгы алган гөле. Кемдер Зөһрә, кемдер Таһир, кем әле Хәлил бүген. Ә сәхнәдән киткәннәрнең үз хәле хәлдер бүген... Әйләнә сәхнә, әйләнә, сибелеп кала еллар. Сибелеп кала язмышлар, режиссерлар, геройлар... Сибелә... Әйләнә сәхнә. Булмый каршы торып. Изге җиргә була икән табынып тик, баш орып. Тоела кайчак, сәхнә ул агачтан түгелдер күк. Күз яше белән юылган көзгедер, күңелдер күк. Анда иңләп йөрүчеләр илаһи затлар кебек. Алар гаҗәеп якын да һәм бераз ят та кебек. ...Әйләнә сәхнә, әйләнә, шуышып кереп китә. Гомерләрне, бәгырьләрне кискәләп, телеп китә. 1973 Төбенә төшеп уйлап баксаң, бер нәрсә дә куркыныч түгел. Туу-үлү дигән ике чикнө котылгысыз үтү һәркемгә. Мәңгелекнең, фанилыкның да мохтаҗы юк безнең хөкемгә. Ахыр чиктә бер нәрсә дә куркыныч түгел, бер нәрсә дә... 1970 Яңгыр юктан бар җир кипте, корды. Дөньяның йөзе саргайды. Көткән болыт килеп койды... суга. Аңа карап Идел сырты калынаймады. Җанны сыгып язган җырларымны, шул болыт күк, мин дө түктем яшь бер йөрәккә. Ул — тоймады, үзгәрмәде дә. Ә мин — беттем, калдым өрәккә... ...гэ Җир җимермәк идек! Күкләр ватмак идек! Мәңгелектә балкыр утлар якмак идек! ...Күзгә сагыш иңгән. Исәп башны игән. Балкыр чыра сүнгән тамчы яңгыр белән... 1970 * * * Чит җирләрдә йөргән чакта Барсы үзеңдә — эчтә. Яна... Ни мәгънә эндәшеп тә! Ни дошман юк, ни дус... Булмый җан атып та, көнләшеп тә. Бөркетме син, бер чебешме? Беркем барыбер тоймас. Бар да чит шул. Танышлардан — Зөһрә йолдыз, Ай да Кояш. Ичмасам, кайчак аларга җанны бушатам бераз... 1971 * * * Бер мәҗлестә Бу йөзләрнең күбесе онытылыр, гел хәтердә тормас бу табын. Тик онытмам Сибгат Хәкимнең мин «Туган телпне җырлаган чагын. Башын чөйгән бераз. Әйтерсең лә көткән бәхет кошын ул тоткан. Чын барлыгы белән җырга кереп фани борчуларны оныткан. Бөтен халык бергә җырлаганга күңеленә шатлык, нур тулган. «Туган тел» шул безнең барыбызны берләштерә, итә бертуган. Сибгат Хәким җырлый. Кемдер бәлки ишетмидер аның тавышын да. Тойган тояр, аның моңы баса җырчыларның монда барсын да. Җырчы шагыйрьне син аңла гына, хисләрен той, төшен гаменә. Уе киткән аның халкыбызның үткәненә, киләчәгенә. Җырында ул әйтә: халкыңны сөй, Тукайны син минем күк сагын... Сынау катыш өмет күзе белән карап ала без — яшьләр ягын. ...Байтак мәҗлестәшләр онытылыр. Гел хәтердә тормас бу табын. Тик онытмам Сибгат Хәкимнең мин «Туган телпне җырлаган чагын. 1972—73 * * * Бу — хис Иле Бу — сәясәт түгел. Сөю — бер йөзле. Бер утта янганның барын тигезли. Бу — хис Иле. Монда кануннар үзгә. Монда көчсез—Акыл көйләгән бизмән. Монда кызганмыйлар һәм баш имиләр. Рөхсәт сорамыйлар, рәхмәт димиләр. Гамәлгә кермәгән дәрәҗә, даннар. Мәхәббәттә һәркем үзенчә янган. Бәхетлеләр хәтта сүзсез аңлаша. Яшәүне данлыйлар җан һәм тән аша. Бу — үзгә Ил. Монда ләззәт, хис — өстә. Юк монда яз-көзләр, юк иртә-кич тә... Сөю — хезмәт түгел. Норма, тариф юк. Уйлап баксаң, ансыз Җирдә Тарих юк! Нишләр идем әгәр дә мин диңгездә туган булсам! Тәпи йөргән эзләремә акчарлак кунган булса?.. Болай да ярсу йөрәккә диңгез шау биргән булса, иреккә шашкан күңелгә давылын өргән булса?.. Далада тусам да, җаным — диңгезгә шундый охшаш: я булам мин зәңгәр сагыш, я булам дәһшәт — тоташ. Күрәсең, тәңре әйткәндер: болай да хисле бала — диңгез түгел, далалардан сабырлык кирәк аңа... ...Нишләр идем әгәр дә мин тауларда туган булсам! Кыя башларына менеп бөркетләр куган булсам?.. Күрәсең, тәңре әйткәндер: болай да текә башлы, үссен күреп болыннарны, үзәннәрдәге ташны. ...Туган илне үзе сайлап алалмый адәм-инсан. Нишләр идем туган җирдә туа алмаган булсам! 1973 * * ♦ Дэрдмэндкэ тәкълидэн Нинди мәхшәр! Кайдан бу ут? Җилкәннәр дөрләп яна. Дулкын шаша. Каек тулук, — Кайда ул, кайда ана... Кораб баткан. Каек эзсез. Нинди ярдан аңгырык? Кайсы якта илсез, күзсез кемнәр йөри каңгырып?.. 1968 Аклыны бирдисэң, ак яра җанда. Каралыны бирсаң — карасы... Ах, аеклык! — Бар да аныклык! Кешелар — аксым, матдә, җисем. Җирдә аек акыл ташса, әй Күк үкси: «Сөю әмер үтәп йөрсен...» Ах, исәрлек! Күк шаркылдап көлә! Җирдә — уйнаш, сугыш, рия... Кара көя Җир, тетри һәм оятыннан асыл акылларны җыя туфрагына кире... 1968 Сау булыгыз, күз күргән илләр! Дәрь я-диңгезләр, шәһәрләр, йөзләр! Сау булыгыз! Сау булыгыз... Очрашам да, сәламлим һәм саубуллашам. Очрашам да, сәламлим һәм саубуллашам... Гел шулай. Бу илләргә, бу җирләргә әллә киләм бүтән... Бу йөзләрне әллә күрәм бүтән... Таңда — төннең башы. Туу — үлем башы. Кабат күрә сирәк комсыз адәм башы. Сау булыгыз, күз күргән илләр! Инде янә күрә калсам, (сөенечтән ул чак бәлки яшь тә чыгар) — хушлашудан элек сәламләрмен башта. Чын күңелдән. Әүвәл күргән кебек. Ә хәзергә — сау булыгыз... Кыска шигырьләрдән • * * Этюд Күл төбендә йоклыйдыр төн. Төнбоеклар тора сакта. Кемдер таба, кемдер югалта... Кемдер фейерверк чөйде йолдыз атылган чакта. * * * Кыенрак Кызыктырамы! Читләр куйган балдактагы якут шәп ул! Үз туфрагың җәүһәрләрен ком аралаш күрү кыен. * * * Сынау Аз вакыт та безне тетте! Аҗаган булып килдең дә тычкан уты булып киттең... * * * Төш кенә Премьерлар, уенчыклар, сөйгән ярлар, режиссерлар — бар да искерә... Торган саен матурая бара бала чакта күргән төш кенә. * * * Бер чараң юк... Куркак дустан усал дошман яхшырак. Дошман өчен корал була, хыянәтенә якыныңның бер чараң юк. * * * Кем тыя ала! Уйламагыз, кошның канатларын кискәч инде туктар дип ул, күккә табынудан. Син онытсаң да, мине кем тыя ала яратудан сине, сагынудан! • • * Неруда ватанын уйлап Йөземнәр пешеп тулган. Төрмәләр шыплап тулган. Алмалар эрмәкләнгән. Йөрәкләр чәрдәкләнгән. • ♦ ♦ Бәлки... Биек очкан кошка Кеше: «Әй, могҗиза! Ничек оча, күз дә иярми!» — диде. Булса канатсыз, аны бәлки хәшәрәт дияр иде... • • • Бу дөньяда. Теле, иле булса — шагыйрь үрли. Укучысы булса — шәбәя. Бу дөньяда күпме хисле жаннар ук атмакчы сынган җәядән... 1972—73