Логотип Казан Утлары
Публицистика

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

АПРЕЛЬ. 1973 «Без барлык комсомол-яшьләр бригадаларына КамАЗның сафка басачак беренче заводы — ремонтинструменталь заводын шефлыкка алырга тәкъдим итәбез» — март ахырында бетен Союз удар төзелешендәге Е. Вдовина һәм В. Напалов җитәкчелек иткән алдынгы бригадалар шундый чакыру белән чыктылар. «Кам- гэсэнергосгрой» берләшмәсенең барлык идарәләре бу башлангычка кушылды. Уннарча иң яхшы бригадалар — меңнән артык кеше — ремонт-инструменталь заводында эшләүче «Автозаводстрой» коллективына ярдәмгә килде. Барлык производство мәйданнарының өчтән бер өлешендә хәзер инде идән җәю. стеналарны буяу эшләре тәмамланды. Монтажчыларның да эше уңышлы бара». «Правда*. Мәскәү. «Кама автомобиль комплексының ремонт-инструменталь заводы токаре Николай Иванович Ягуткинга мактаулы эш тапшырылды. Свердловск өлкәсеннән килгән бу оста булачак КамАЗ машинасының беренче детален— арткы рессорның кронштейнын ясарга тиеш. Шулай итеп, иң беренче сафка баскан заводта өр-яңа станокта иң беренче деталь ясалды». •Пзвестия*. Мәскәү. «Татар драматургы Д. Вәлиевнең «Дәвам» пьесасында КамАЗ төзүчеләр тормышы сурәтләнә. Аны иң беренче сәхнәгә В. И. Качалов исемендәге Казан зур драма театры куйды. Спектакльнең режиссеры — Н. Орлов. художнигы — Э. Гельмс, композиторы — Л. Блинов». «Театральная жизнь*. Мәскәү. «Чаллыда, КамАЗ төзелешендә «Художниклар — КамАЗга» дигән махсус күргәзмә ачылды». • Комсомольская правда*. Мәскәү. «Новый мир» журналының дүртенче санында «Металлургстрой» идарәсенең комплекслы бригада җитәкчесе Нигъмәтулла Абдуллин үзе һәм иптәшләре турында болай дип яза: «Минем бала чагым һәм яшьлегем Удмуртстандагы Воткинск шәһәрендә узды. Сораулары мөмкин: нигә соң мин туган җиремнән йөзләрчә километр читкә кит- тем? Миием җавабым әзер. Ә минем якташларым Днепрогэс, Магнитка, Кузбасс төзелешләренә нигә дип киткәннәр иде соң? Бетончыларның атаклы бригадиры Хәбибулла Галиуллпнның якташларын Магнитстройга чакырып язган хатын бездә әле дә хәтерлиләр. (Хәзер Магнитогорскида Галиуллин исемендәге урам да бар, диләр.) Энтузиастлар поселогы — автозавод төзелешендә беренче поселок иде. Безнең бригада членнарының күбесе шунда яшәде. «Мин Дилнур Хаматуллин белән дә шунда таныштым. Ул — Башкортстаннан. Уфада юл төзелеше техникумын тәмамлаган. 1968 елда Кыргызстандагы Ош шәһәренә киткән. КамАЗ турында ишеткәч, хатынын һәм ике баласын алып. Чаллыга килгән. Хатыны Венера, белеме белән укытучы булса да, штукатур-маляр булып эшли, ә үзе — безнең бригаданың тех- никмеханигы. (Шунысын да әйтергә кирәк, килгәч тә ул булачак заводта эшкә калырга гариза бирде.) Мин Дилнурны үз бригадама чакыруыма куанып бетә алмыйм. Чөнки аның кебек балта остасы башка бөтен күрше бригадаларда юк. Аның звеносы безне әллә ничә тапкыр кыенлыктан коткарды». Абдуллинның башка иптәшләре дә Дилнурдан ким түгел. Шуңа күрә дә аның бригадасы бөтен төзелештә атаклы. Алар бөтен көчләрен төзелешкә бирәләр, булачак завод аларның күз алларыннан китми... «Төзелеш темпы зур,— дип дәвам итә Абдуллин.— Яңадан-яңа һөнәрләр таләп ителә. Озакламый бетончыларга эш азаячак. Шул ук вакытта монтажчылар, стеналарны бизәү, шомарту белгечләре күбрәк кирәк булачак. Аннан инде заводта эшләүчеләр. Дилнур Хәбибуллин автомобиль заводының баш механигы кул астында эшләячәк. Валерий Неверов та, институтны тәмамлагач, бригададан китәчәк. Хәер, мин үзем дә — машина төзүче...» «Новым мир». Мәскәү. «— Кайсы Игнатьев ул. Географмы? Казан педагогия институты доцентымы? Әллә художник Игнатьевмы? Мондый сорау бирүчегә җавап бер: — Географ та, доцент та, художник та шул ук үзе инде. Чыннан да В. П. Игнатьев фәннәр кандидаты, вузда укыта. Шул ук вакытта ул күп кенә күргәзмәләргә катнаша. Мәсәлән, аның әсәрләре «Зур Идел», халыкара «Тынычлык өчен көрәштә сатира» күргәзмәләрендә күрсәтелде. Алар өлкә газеталарында, «Чаян» журналында еш басылып килә. Күптән түгел Казандагы китап кибетләренә «КамАЗ башлана» дигән альбом чыкты. Аның авторы — В. П. Игнатьев. Бу альбомдагы рәсемнәрендә художник Чаллының бүгенгесе, андагы батыр кешеләр, социалистик ярыш алдынгыларын сурәтли. «Советская культура». Мәскәү.