Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИЛКӘННӘР БИРЕШМӘС ӘЛЕ

Фәнис Яруллинның узган ел дөнья курган «Җилкәннәр җилдә сынала» III исемле повесте яшәү өчен, тормышта үз урынын раслар өчен көрәшкән кеше язмышын сурәтләүгә багышланган. Баштан ук искәртеп куйыйк: әсәр югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткән икән, ул инде гади тормыш материалыннан бер башка югары күтәрелгән дигән сүз. Шуның өчен дә без бу әсәрне Ф. Яруллинның гади автобиографиясе генә дип карый алмыйбыз. Фәнияр — әдәби образ, ул — язучының фантазиясе белән баетылган, үстерелгән. гомумиләштерелгән образ. Фәнияр, бәхетсезлеккә очрап, яшьли гарип кала, очраклы шул хәл аркасында гомер буе урын өстендә ятарга мәҗбүр була. Бу — аның физик хәле. Әмма образның рухи халәте, эчке хасияте тирән һәм кискен каршылыкларда бирелә, ягъни гому- миләштерелә. Мин моны тән һәм җан көрәше дип атар идем. «Берәүләрне тормыш гомергә бер тапкыр сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыеп килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп тамырларына таралган көчен куя. Куя да өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара, шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр. Икенчеләрне тормыш көн саен, сәгать саен сыный™» Әсәрнең үзәге, фокуска җыелган нурлар төенләнеше нәкъ менә шушы сүзләрдә. Фәниярнең алдагы тормышына күз салыйк. Укчы-радистлар мәктәбе, очучы булырга хыяллану. Беренче тапкыр парашюттан сикергән көн. Егетнең канатлы хисләре: «Шунда ул үзенең бары тик очар өчен генә яратылуын, моңарчы яшәгән егерме еллык гомеренең шушы очыш өчен хәзерлек икәнлеген аңлады, үзеңне тапкан көн — кеше гомерендә иң бәхетле көннәрнең берсе буладыр...» Фәниярнең олы максаты бар, ул очарга, очучы булырга тели. Моның өчен исә физик яктан нык, сәламәт кеше булырга кирәк. Спортзалда Фәнияр ялгызы гына, турникта ул авыр гимнастик күнегүләр башкара, «кояш» ясый. Бер. ике әйләнә. Кыюланып, куанып тагын, тагын һәм... очар күгеннән егылып төшә егет.. Шул кадәр очраклы, көтелмәгән һәлакәт бит бу Әгәр берәр батырлык эшләгәндә Фәнияр шушы хәлгә дучар булса, үзен юата, аклый алыр иде. Фәнияр Островский язмышын күз алдына китерә, һәм тарихта якты исемен калдырган бөек шәхес алдында үзен бик кечкенә итеп тоя. Сызлана, ачына. Башта ул терелермен дигән тирән өмет белән яши, әмма өметләре акланмый — ул беркайчан да аякка баса алмаячак икән. Бу аның беренче мәхәббәте Фәүрияне дә тетрәндереп ала. Калын китапларны ахырына кадәр укып чыгарга да түземе җитмәгән, бераз җилбәзәк, язмышның мондый борылышларына түзәргә әзерләнмәгән кыз берьюлы югалып кала. Фәниярне больницадан алып кайткан вакытта, Фәүрия станцияләрнең берсендә поезддан төшеп кала. Әйтмичә, сиздермичә генә. Ул әнә эшләгән җиренә —- III Ф Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала Повесть һәм хикәяләр, Казан. 1973 ел. Ф Фәниярнең туган авылына да кайтып тормый. читеисенә. документларын хат аша гына соратып ала. Бу адымы өчен ул үз- үзен кичерерме? Намус хөкеме аны гомер буе эзәрлекләмәсме? Язучы Фәүрияне гаепләми. Аны хөкем итүне ул укучы ихтыярына калдыра. Фәнияр алдында яңадан-яңа кыенлыклар туа тора. Автор герой күңелендә барган көрәшкаршылыкларны гаять эзлекле, нечкә ител сурәтләп килә. Кулларының хәрәкәтләнә башлавы, зур тырышлык белән яңадан язарга өйрәнүе... Бу. әлбәттә, физик күнегүләрнең нәтиҗәсе генә түгел, ә ышаныч, көчле омтылыш, ихтыяр көче бәрабәренә яуланган җиңү! Фәниярнең үзен башкаларга кирәкле кеше итеп күрәсе килә, аңарда шул теләген тормышка ашыру омтылышы көчәя. Ул үз теләгенә ирешә дә. Әйе, ул ялгыз түгел. Фәнияр чын йөрәктән ярдәм кулы сузарга әзер торучы гади кешеләр арасында. Үзенә дә әйтеп тормыйча, Фәниярнең беренче шигырьләрен район газетасында чыгарган, шәфкать туташы Нәсимә, искиткеч олы җанлы һәм туры сүзле шагыйрь Илдус Гаделшин. рус теле укытучысы Мария Викторовна, мәктәп укучылары совет кешеләренең туганлыклы матур сыйфатларын ачыклыйлар. Җәмгыятьнең гуманистик чынбарлыгы әнә шулар йөзендә чагыла. Язучы тарафыннан яратылып, кадерләп сурәтләнгән иң мөлаем кешеләрнең берсе — ана образы. «Аналарның бөтен мәхәббәте бөтен җылысы ярдәмгә мохтаҗ балаларына тию- чән. Язмыш ныграк кыерсыткан саен әнкәсенең якынлыгын күбрәк тоя ул. Ананы доньяда һични алыштыра алмый, ул — кешелекне тотып торучы алтын багана...» Гөлсәйдә түти олы кайгыны ирләрчә сабырлык белән каршылый. Ул һәр вакыт Фәнияр янында. Аны терелтү, тәрбияләү өчен бөтенесен эшләргә әзер. Әйтергә генә ансат: урта мәктәп. ВУЗ бетерү, беренче шигырьләр җыентыгын чыгару өчен, күлме әзерлек, йокысыз тәннәр, физик киеренкелек аша үткән Фәнияр. Ана — боларның шаһите. ярдәмчесе. Гөлсәйдә образын язучы конкрет тормыш җирлегендә, кечкенә генә детальләр аша типиклаштыра. ■•Купегә билетлар беткән иде. Фәүрия: — Гөлсәйдә түти, купега билет юк икән, общийга булса да ярыймы? — дип сорады. — Купе дигәне тизрәк барамыни, кызым? — диде Гөлсәйдә». Ерак җирләргә чыгыл йөрмәгән беркатлы татар хатынының самимилеген шушы бер диалог ачып бирә. Больницада улын саклап тәмам йончыган ананы эшче кызлар үзләренең тулай торакларына алып кайтырга булалар. Анда исә тәртип бик коры. Чит кешене алып керү мөмкин дә түгел. Шулай да, кызлар бик кыстагач, ул риза була, кайта. Иртән, кызлар эшкә киткәч, комендант килеп «— Сез бу кызларның кайсысына әни буласыз соң? — Эһем, эһем... Ләбибә минем кыз,— ди ана аптырап кына. — Үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем.— ди комендант— күзләрегез, кашларыгыз охшаган. Юлда килгәндә бик алҗытмадымы соң? — Юк,— диде Гөлсәйдә,— самолет бик уңай нәрсә бит ул„. — Сезгә шулай самолет та оча башладымыни? — диде комендант — Рәхмәт төшкере, авылга самолет җибәргәннәр, икебезне тиң утыртып ап- китте,— диде Гөлсәйдә, кем белән сөйләшүен онытыл. — Ничек икегезгә? Кем белән килдегез соң сез? Ана үзенең ялгышлык җибәрүен аңлап алды, ләкин хатаны төзәтү чарасын белмәде». Шушы мәкерсез ялганны ерып чыгарга да җөрьәт итә алмаган Гөлсәйдә түти гомер буе изгелеккә табынган, тыйнак эчкерсез авыл хатыны булып күз алдына килеп баса, аңа ышанасың, аны ярата башлыйсың. Фәниярнең бер канаты әнисе Гөлсәйдә булса, икенче канаты — Илсөя. Фәнияр янына килеп йөрүче, шигырьләрен яратып укып баручы эшче кызларның берсе. Фәнияр хәрби хезмәткә киткәндә военкомат янында очрашкан да булганнар икән. Аннан соң инде күп вакыт үтмен, еллар икесен дә нык үзгәрткән. Төскә-биткә чибәр, җор телле, эрудициясе. үзенең яхшы мөгамәләсе белән авыру икәнен дә оныттыра ала торган Фәнияргә кызның йөрәгендә якынлык, мәхәббәт хисе уянуы ышандыра. Юк. бу һич те кызгану аша туган ярату түгел, Фәнияр кызганудан өстен. Ул үзен беркемнән дә кмм санамый. Ф. Яруллин үз героеның мәхәббәткә, сөелүгә лаек икәнен, хакы барлыгын кыю рәвештә яклый, дәлилли. Илсөянең югары хисләре каршылыклар аша җитлегә. Аның күңел диалектикасын язучы сак һәм тормышчан итеп ачкан. Илсөя шагыйрьнең киләчәк иҗаты өчен таяныч, терәк булуын, аны назлау, рухын күтәрү өчен кирәклеген тоя, аңлый. Әсәрнең эчке конфликты шушында чишелә. Илсөя белән Фәнияр арасын кешелекле, физик һәм материаль мөнәсәбәтләрдән өстен булган рухи, изге мәхәббәт бәйли. Фәнис Яруллинның бу повесте яктылыгы, оптимистик рухы белән яшәргә димли, матурлыкка, ныклылыкка өнди. Әсәрнең тел тукымасында шагыйрь җаны сизелеп тора, Фәнискә генә хас ачышлар, бизәкләр, кабатланмас чагыштырулар күп очрый. Стиль үзенчәлегенә дә игътибар итми мөмкин түгел. Язучы бер вакыйганы күчемле икенче вакыйга белән янәшә куя, фәлсәфи уйлануга корылган яисә кыска эчтәлекле хәл белән беренче вакыйганы ачыклый. Ачыкламаса, тел төбен яшерә, укучыга уйланырга, бәя бирергә урын калдыра. Дәрес, дөньяда һәр яктан килгән, бөтен җире камил эшләнгән әсәрләр сирәк очрый. Кимчелекләр «Җилкәннәр җилдә сынала» повестенда да бар. Кай урында Фәниярнең уйлануфикер йөртүләре публицистик риторикага әйләнеп китә. Алгы планга язучы калкып чыга. Әсәрнең соңы да кискен аккорд белән тәмамланмаган кебек. Китапка, повестьтан тыш, кыска хикәяләр кертелгән. «Тарту көче» дип исемләнгән хикәягә киңрәк тукталып үтик. Солдат радиодан җыр ишетә, җырчының моңлы тавышы аның хисләрен кузгатып җибәрә. Егет тавышка гашыйк була. Ул җырчының адресын, фамилиясен белеп ала. Тик менә исеменең баш хәрефе генә хәтердә калган икән. Егет хат язып сала. Хат авылда нәкъ шундый ук фамилияле икенче бер кызга эләгә, һәм ул солдат белән үзе языша башлый. Була торган хәл. Бервакыт егет армиядән кайта. Очрашалар. Егет кызны, кыз егетне охшата. Ләкин... клубка чыгарга җыенып торганда гына, кичке тынлыкны ярып. урамнан әлеге җыр, моңлы тавыш яңгырап китә. Икесе дә тын калалар. Кыз үзенең ялганын ачып сала. Әлбәттә, ул аны барыбер яшереп калмас иде, бер әйтер иде. Шик юк, бу психологик моментта егетнең кызга карата вакытлы гына булса да күңеле төшәр иде, хикәядә язылганча чыгып та китәр иде. Әмма укучы күңелендә, теләгәндә кире борылып килер иде. Язучы бу юлны бикләп куя. Автор хикәянең азагын тормыш логикасына туры килмәгәнчә чишә шикелле. «— Мин сине яраттым, Вилсур,— диде Иркә. — Мин дә,— диде Вилсур,— ләкин мәхәбббәт ялган белән башланырга тиеш түгел. Ул изге нәрсә, хуш!» Ялганның объектив нәтиҗәсе матур бит, нигә кызга бу кадәр кискен гаеп ташларга? Язучы хикәяләрендә тематиканы төрлеләндерергә омтыла. Бүгенге хезмәт кешесе, яшьләрнең үзара мөнәсәбәте. Сугыштан соңгы балалар дөньясы. Ләкин аерым хикәяләренә тирәнлек, психологик төгәллек җитенкерәми. Тышкы хәрәкәткә буйсындырылган тормыш факты өстенлек итә. Фәнискә йөгерек тел белән күзгә ча- лынмастай «яфрак асты» детальләрен шигъриләштереп, кечкенә вакыйганы таркатып, калку ител бирә белү хас. Уңышлы хикәяләре шуның белән җылы тойгы тудыралар, шуның белән укучыны җәлеп итәләр. «Җилкәннәр җилдә сынала» китабы Фәнис Яруллинның сыналу чорында тагын бер адымын, күтәрелешен раслый. Укучылар аны яратып кабул итәрләр дип ышанабыз.