Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Бакчадо бәхәс 1. Кояш нинди! Кызыл кашкарый Кояшка карый: — Минем төсле! — дип, Күзләрен алмый. Бишни кашкарый Кояшка карый: — Юк, юк, бишни! — дип, Үзенчә саный. Зәңгәр кашкарый Кояшка карый: — Минем төсле! — ди, Килешә алмый. Күк кашкарый да Кояшка карый: — Күк ул, күк, күк! — дип, Кабатлап арый. Яшел яфраклар Кояшка карый: — Безнең төсле! — дип, Үзләрен таный. Көнбагыш бигрәк Текәлеп карый: — Минем төсле! — ди, — Сары ул, сары! Өстәл өстеннән Әфлисун карый: — Кояш нәкъ минем Төсле ул, җаный! Шунда салават Күпере калкып: — Минем төсле!!! — дип Елмайды балкып. 2. Җир тәмлеме! Кура җиләк: —Җир —шикәрле, Тәмле, — диде. Торма әйтте: —Ялганлама, Яме! — диде. Кайсына да Кушылырга Белми суган: —Җиләк, син дә, Торма, син дә Хаклы сыман... —Икеләнмә, Сөйләшсәң син Өзеп сөйләш —• Җәен — әче. Көзен — баллы, — Диде миләш. Алма әйтте: —Мин дә шулай Дөрес күрәм. —Юк, юк, җир ул һәрчак әче! — Диде керән. Кеше әйтте: —һәркайсыгыз Хаклы, — диде. — Тирем — әче, Ә хезмәтем — Татлы! — диде. Тиктормас Җирдә, әнә, туп тора, Сезнеңчә, ул тик тора. Кәлине үртәп тора: — Тип! Тип, әйдә! — дип тора. Юлда шома таш тора, Тупны да оныттыра, Учларны кычыттыра — Алдырта, ыргыттыра! Карт юкә өстән карый: — Берни күрмисең, дия, Ничек менмисең, дия, Әллә шүрлимсең?! — дия. Машиналар кычкыра: — Исәнме, таныш, диеп, Әйдәле, ярыш, диеп, Җитәлсәң, ябыш! — диеп. Күрделәр, кисәттеләр, Йодрык та күрсәттеләр. — Йөрмә әле син анда Теләсәң нишләп, — диләр, — Өйдә утырып кара! Утырса, исе китә! Утырыр иде бик тә — Диван аны сикертә! Буфеттагы конфет та: — Мине табып кара, ди, Менеп алып кара, ди, Берне кабып кара! — ди... Торыр иде тик кенә, Котырталар бит менә! ...Сүзләре күп, дәшмиләр Китаплары ник менә? Бугай... Басуга чыкты бабай, Кулына алды курай, Кушылды аңа тургай. Уйнап торгачтын шулай Тургайга уңай бугай... Вәли сөйләде болай: — Басуга чыктым, малай, Алдым кулыма тургай, Кушылды аңа курай. Ник көләсең? Нәкъ шулай! Нәкъ шулай иде бугай... Мәймүн Үчекләп ала, Мыскыллап кала, Кеше көлдерсә, Шул җиткән аңа... Кыланмышыннан Тәмам арыйлар: — Маймылланма! — дип, Бармак яныйлар. Җитмәгән җире Аның бар микән, Агачка менгән — Урам тар микән? Мәймүн ботакка Асылып тора, Чичи кычкырып Атынып тора. Тегесе дә бит Кызыгын тапкан, Төтен пошкыртып Тәмәке тарткан. Бер абый моны Күзәтеп торган: — Мөймүнләнмә! — дип, Колагын борган. Сөзгәк Сөзмичә бәти Ничек чыдасын — Маңгай кычыта, Мөгез чыгасы! Сөзә мине дә, Сөзә диванны, Үпкәләмим дә, Аңлыйм мин аны. Ә Мәгазь исә, Мәгазь ул бүтән, Мәгазь ул усал, Усал ул күптән. Исәп-хисапны Өзеп йөри ул, Кем юлыкса да, Сөзеп йөри ул. Усал тәкәдәй Килә каршыңа, Тик шул уй гына Аның башында. Яшь үгез, очрап, Үз ишен сизгән, Маңгай кычыткач, Мәгазьне сөзгән! Ахры, сөзгәккә Шактый ук тигән — Өркә ул хәзер Хә<та бәтидән! «Элпәкем» Шәвәли рәсем ясый, Сакаллы... мәче ясый! — Бигрәк әкәмәт икән! Мыегы кая киткән? — Кәҗәгә бүләк иткән. Үзара аңлашканнар, Кызык дип алмашканнар. Кәҗә әйткән: «Мә»! — дигән, Мөгезләрен дә биргән. /Ләче бик тә шатланган, Дусларына мактанган: — Менә мин, күрдегезме, — Мин берүзем мөгезле! Мин-мин, дигән, сакаллы, Мин-мин, дигән, акыллы! Акыллырак та бәлкем, Мин бит хәзер — Әлләкем! Акбай килгән тавышка: — һау-һау, иске танышлар! Ахрысы, шундый «Эшләр»дән арыл, Зоопаркта Ял иткән барып. Монда да шул ук Иске гадәте — Маймылга малай Биргән тәмәке... Мәчеләр пыр тузганнар, Кайсы кая сызганнар. Әлләкем дә китмәнче, Рәшәткәдән үтмәкче. Сыймыенча мөгезе, Торып калган берүзе... — Мин-мин-мин белмим сезне, Мин-мин, дигән, мөгезле, Мин-мин, дигән, сакаллы, Мин-мин, дигән, акыллы. Акыллырак та бәлкем — Мин бит, мин бит — Әлләкем! Акбай исеннән сизгән — Мәче койрыгын өзгән. Кыскаргачтын койрыгы, Искә төшкән мыегы: Мыегы сыйган җирдән Ул бит бик иркен йөргән! Мәчеләр читтән күргән, Мәчеләр ятып көлгән! — Мәчеләр ничек көлгән? — Мияу-мияу, дип көлгән, Эчләрен тотып көлгән! Кыска койрык — Әлләкем! Озын мөгез — Әлләкем! Әлләкем дә Әлләкем — Түгелсендер дә, бәлкем? Ник берәрсе жәлләсен... Әйткәннәр, бүтән бер дә Мөгез чыгарып йөрмә! ...Шәвәли рәсем ясый, Тагын ул нәрсә ясый? Чит җирләр күргән карга Үзе әле яшь каргә, Тулган тик бер яшь аңа, Ә инде күпне күргән, Чит илләрдә дә йөргән! Быел очасыларга Сөйләр нәрсәсе бар ла! Сөйли яшьләргә карга, Томшык ачып тыңлыйлар, Чит җирләрне сорыйлар: — Гаҗәптер, диләр, анда, Рәхәттер, диләр, анда! Дәшми тора да карга, Болай дия аларга: — Безнең туган якларда Җиңелрәк канатларга!