Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Лена Шакирҗанова Үземә кайтып төштем Тагын кайтып төштем үземә, Мин үземне үзем сагынып. Ничә тапкыр инде адашып. Ничәнче кат инде абынып... Зарыктырды чит-ят гадәтләр, Гарык итте ашы-табыны. Бушка узган күпме сәгатьләр, Ятлар почмагына табынып... Тагын кайтып төштем үземә, Арып~талып, әмма бушанып. Соңгы кабат, бүтән китмәскә, Үз-үземә тәмам ышанып. Ахры, кайтып төштем үземә, Сусап, сырхаулардан арынып... Ятсынасыз. Беләм, үзем дә Мин үземне көчкә таныдым. Чишмә эзләп Су алырга төшсәм тау астына. Бу ни хикмәт: чишмә югалган... Улаклардан ташып моң түгелә, Тирәкләргә сагыш уралган... Юл буена җырлый-җырлый килгән Чиләкләрем тынып калдылар. Төсе китте гүя көянтәмнең, Бизәкләре тоныкландылар. Чишмә эзләп киттем тау буеннан, Сусыз ничек кайтыйм авылга? Мөлдерәмә сулы чиләкләрне Иңнәремә хәтле сагынган... Я табармын шундый татлы чишмә: Йотылып-йотылып һәркем эчәрлек. Я табармын шундый серле бер җыр: Чишмәләрнең телен чишәрлек. Фәһимә Галиева Урамнар була бормалы, Урамның була ун гына йорттан торганы. Ун йорттан торганы — Коммунарлар корганы. Тапкан-табынганын бүлешеп, Бөрлегәндәй бергә оешып, Яшәпмеяшәгән бертугандай Безнең ул олы туганнар. Эзлим эзләрен, күзгә бәрелми: Чәчәккә күмелгән курганнар. Әткәм кабере Карабашлар үскән күл генәм, Кайнар яшем сиңа түгелгән. Кара тасма булып йөрәгемә, Йөрәгемә бер көн үрелгән. Баш иделәр уг. көн җикәннәр, Туктап калды кебек җилкәннәр... Күңелемдә уйлар уелды, Кара җирдән таучык өелде. Мин яраткан сылу кыналар Гөлбакчаңа нигә соң алар? Гөлбакчаңны бизәр өченме? Чит-ят куллар өзәр өченме? Ай туды. Кем туды икән? Йолдызлар тамэр төсле! Шигъриятнең шәмдәлендә Якты ут янар төсле. Майя Румянцева Чап чәчләр турында баллада Горур атлап кызлар Урамнардан уза — Чал чәч — мода, имеш, чал чәч — япь-яшь кызда!.. Саксыз кагылмагыз шундый изге төскә — Җанда әрнү булып яши торган хискә! Модамыни — кайгы, керфектәге яшьләр? Ничек мода булсын Чал йөгергән чәчләр? Тукта, хәтер... Сабыр... Без онытмыйк моны. Бу — китаптан түгел, бу — әрнеткеч моңым. Искә алам шуны әрнү-каһәр белән: Чолганышта калган Ленин шәһәреннән Нәни малай кайтты Көчкә җанын саклап: Карашлары — җитди, ә чәчләре — ап-ак. Җанда саклыйм аның авыр истәлеген. ...Яраланган солдат һаман истә минем: Ул саңгырау калган Шартлау тавышыннан, — Аһ! — дигәнче чәче ап-ак булган — Шуннан. Агардылар чәчләр — үлем күзгә баккач, Янган утка дошман сабыйларны аткач, Шәһәрләрне берүк ятка бирмик, диеп, Шәһәрләрне хәтта ятка бирдек, диеп — Агардылар чәчләр! Чал чәч — мода, имеш. Ул чак — кайгы иде чәчләрдәге көмеш. Чал төтеннәр күккә менгән иде ургып, Ашар өчен без чал алабута урдык. Япа-ялгыз толлар... чәчтә — кайгы кары — Чаларды күк хәтта яшьле карашлары... Кайнар сугыш көле бәгырьләргә кунды: Нурлы йөзгә хәтта чал кергәндәй булды. Заман тыныч, сүнде сугыш ялкыннары: Тик агарта чәчне Кайгы гына бары! Туктатасы килә Сине, кискен дәшеп, Их, син, мода, мода... Их, син, саксыз яшьлек! Оят түгелмени чәчне күмү акка — Илле тиен хакка, илле тиен хакка!.. Булсын мода кыю, Каршы килмим һич тә, Ләкин берүк саксыз кагылмагыз төскә; Чәчләреңне әгәр агартсалар синең Авыр кайгы уты, кайнар газап җиле — Хаклы дан күк горур йөртелергә тиеш Чәчләрдәге көмеш, чәчләрдәге көмеш... ЗӨЛФӘТ тәржемгсе.