Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЯЛТА АҺӘҢНӘРЕ Мин Ялтада ялда. Як-ягымда — Кипарислар матур, мәһабәт! Ләкин ятлар, Холыклары башка — Юк аларга миндә мәхәббәт. Алар җиргә гүя юри генә, Уйнап кына кадап куелган. Кипарислар көязләнә бирсен, Каеннарым китми уемнан. Язгы кар исеннән исерә-исерә, Каен суы эчеп йөргәндә, Умырзая зәңгәр ялкыннарын Кызганмыйча юмарт биргәндә, Кызлар чәчәк кебек ачылганда, Яз җилләре кагылып китүгә, Нәни кояш булып балкыганда Алар йөзендәге сипкелләр, Иделемдә бозлар ташыганда, Актарылып, Күкрәп, Дөбердәп,— Яшел орчык төсле салкын, җансыз Кипарислармыни күңелдә?! Хет кисегез! Мин — сут җыйган каен, Умырзая.— Минем ялкыннан Бозлар түгел, кызлар эрер иде! Зәңгәр ялкыннарым балкыган. Мин — язгы җил — Кызлар йөзендәге Сипкелләрне сыйпап үтүче. Мин ул — Идел бозы — Кузгалырга Ташкын суны зарыгып көтүче. Кипарислар гүя юри гена, Уйнап кына кадап куелган. Алар, айда, көязләнә бирсен, Каеннарым китми уемнан... Суың зәңгәр, Исемең — Кара диңгез! Үз итмәссең, ахры, Кагарсың. Читтән килгән татар малаена Чит йомычка ител карарсың. Эзләгәнем син түгелен тоеп, Үчләнәмсең шулай, ярсынып? Әүлия син! Минем күз алдымда Бормалана һаман ярсу Ык. Юк, юк, үпкәләмим. Искәртүең, Кисәтүең әле ярады. Мин — йомычка. Ыкта чайкалырлык, Бер учакта дөрләп янарлык, Ләкин, Кирәк булса, Диңгезеңдә Батмыенча гомер агарлык. Әйтерсең дулкыннар — Уйныйлар дельфиннар: Ял иткән халыкка тамаша. Инде төн. Караңгы. Кешеләр таралды... Дельфиннар калдылар таңгача. Таң белән килделәр, Кешеләр күрделәр: Дельфиннар һаман да шаяра. Уйныйлар дельфиннар, Чәчрәтеп дулкыннар, Ярга ук сикереп кай ара. Өч тәүлек дигәндә, Чумдылар тирәнгә, Куркытып еак-төяк балыкны. Киттеләр, киттеләр... һәм моңсу иттеләр Яр буен, андагы халыкны. Аларның уйнамый, Дулкыннар кыйнавын, Елавын сизмәде беркем дә. Зар булып соңгы кат Килгәндер дельфиннар: — Аңлашыйк, кеше,— дип,— бер телдә! Ташлар естеннән йөгерә дә үтә. Йөгерә дә үтә Учан-су... Саф суларында синең шәүләңме? Нигә соң әле уйчансың? Күренми миңа Учан-суларның Көмештәй чиста төбеннән: Йөгерә дә үтә, йөгерә дә үтә Гайбәтме әллә күңелеңнән? Кемнәр тырыша күңелеңне шулай Айкап, болгатып карарга? Тау чишмәләре һәр вакыт сафлар, Пычрак иярми аларга. Йөгерә дә үтә, йөгерә дә үтә... Ташлар өстеннән Учан-су... Кеше сүзләре йөгерер дә үтәр — Нигә соң әле уйчансың? Дәһшәтле сугыш еллары. Син сабыйга табигать Әйткәндер: «И бала, бала... Нинди көчләр табыйм, әйт! Еракларда — утлы сөрем, Биредә — явым болыт. Җылытырга, яратырга Калганмы ягымлылык? Бар булган матурлыгымны, Сафлыгымны ал, әйдә! Бер сабыйга төкәнерлек Бардыр әле алай да. Сугыш ялмап бетергәнче, Сиңа бирим, кыз бала. Кыз бала бит — булыр ана, Анадан кем кызгана? Сугышны үтереп үлә Еракта әтиләрең. Уллары ятим булмасын Синең күк ятимнәрнең. Үс кенә, әйдә, авыз ит Балтырганнан, юадан... Баһадир егетләр итеп Кайтарырсың яңадан». —Үсеп җиттең. Сейгәнөң бар — Матурлыгың кызганма: Табигатьнең әманәтен Үтер вакыт. кыз бала! Диңгез җәйрәп ята иркәленеп, Сукайлары зәңгәр фирәзә Чуерташлар җыеп яр буеннан, Белгәнемчә итәм күрәзә. Менә ак таш Түп-түгәрәк үзе. Кемнең бәхетләре түгәрәк? Дулкын ялмамасын. Алып куйыйм Бәхет ташын бераз түргәрәк. Монысы — яшькелт. Әле чарланмаган. Бу кемнеңдер, ахры, яшьлеге. Суга салам: Әле сынальюга. Кыйналырга тиеш яшь көше. Менә — кызыл. Нәни генә тамчы. Кан-яшьләрнең әллә тамчысы? Җыйганмы ул диңгез телләреннән Кайгы диңгезенең ачысын? Мин ыргыттым аны бик еракка. Кире чыкмас булсын. Югалсын. Барыбер чыгар ләкин — Кеше канын Нинди сулар гына юалсын? Ә бу — зәңгәр! Үтә күренеп тора. Мәхәббәткә аны юрыйм мин. Оялтасым килми, Аңа тимим. Күрмәмешкә салынам юри мин. Ә монысы — сары. Миңа пары. Сары сагышларым тамгасы. Куеныма салам: Миндә калсын, Диңгезләрдә сагыш калмасын. Кирәк булса, Диңгез янә табар — Диңгез бит ул изге, олы җан. Сагыш байлык миңа бу көннәрдә, Сагышларым белән җылынам. Җәйрәп ята диңгез иркәләнеп, Сукайлары зәңгәр фирәзә. Чуерташлар җыеп яр буеннан, Мин үземчә итәм күрәзә. Таудан иңде болыт, Кара булып. Була икән кайчак танышы Болытның да! Хәтерләтте кинәт Ай-Петрида күкрәү тавышы Нәкъ шушындый кара бер болытны... ...Ык буенда идек, Куышта... Икәү генә идек... Ә ул болыт Метрәй тауларыннан шуышты. И ишелде өскә! Яшен телде Утлы камчы белән күкләрне. Гүя сине сукты— Миңа аудың... Кайнар иде синең күкрәгең... Шомлы иде куыш. Дөм караңгы. Рәхмәт инде кара болытка: Яшеннәрдән якты хисләр алдым, Сине таптым караңгылыкта. ...Әле менә иңде дә болыт, Йөрәк гүя куйды убылып. Янә салкын, шыксыз, шомлы төн килде, Ялгызлыгым белән -тәңгәл, хгиң килде. Йомшак урын, ак җәймәләр өстендә,— Гүя судан алган балык төсле лә!— Бәргәләндем, боргаландым, әйләндем... Ай үттеме, ел үттеме? — Әйтәлмим. А, ниһаять, балкып көләч көн туды! Битләремә җылы, йомшак нур кунды. Назлы җил сарылды иңгә иркәләп. Шатлык тоеп тетрәнде җан иртәрәк... Син түгел бит, син түгел бит, ах! түгел! Ник соң шулай җанга якын ах! бу көн! — Сим-сим, ач ишекне! — Бер ваемсыз. Бер риясыз авыл баласы, — Юри генә мин шакыган идем Ишегеңне, Казан каласы. Ачылды да куйды! Кердем киттем... Таш урамнар булды лабиринт. Әйттең, ахры, кала: «Бу балага Ягын онытырлык яр бирик!» Серле идең, кала, сихри идең... Туып килә иде алсу таң... Пәйда булды гүзәл яр дигәнең. Шык-шык атлап шыксыз асфальттан. Аны тапкан асфальт урамнарда Мин ваз кичтем болын-кырлардан. Онытылды сиртмә коеларым, Сулар эчтем колонкалардан Казанда да тополь мамык коя. Кыркып торсалар да башларын Җирсүемне җилгә очырдым шул. Сагышымны кыркып ташладым. Авыл алачыгы. Аида — чыңнар... Йотылдылар оркестрларда. Эх! Кайтарып кабат шул елларны Сандалларга салып сугарга! Инде хәзер күпме шакысам да: — Сим-сим, ач! — дип,— серле ишекне — Әкият онытылган... Тылсым үткән... Таш лабиринт... Беркем ишетми... Үпкәләмә. Кыз чакларың түгел. Сүреләдер матурлыгың да... Иерәгемә иртә кергән идең, Соңлап урын таптың җырымда. Булды вакыт: Сыеша алмый, ташыл, Кага идең кайнар күкрәгем. Чайпалдырмадым да, Түкмәдем дә — Барыбер сине җырга кертмәдем. Күңел — комсыз, Йөрәк көнчел булды: Яшереп килдем кеше күзеннән. Аз идеме гыйшкын җырлаучылар, Җырлап бетермичә өзелгән?! Җырга кереп күпләр онытылды. Ә син идең һаман моң гына. Шауламадың, Урын дауламадың, Үз урыныңны белдең тын гына. Син һәр вакыт янда, Янәшәдә, Әйтерсең лә минем күләгәм. Сиздермәдең... Ләкин ул җырлардан Йөрәгең көнләгәндер, көнләгән! Кил әле, кил! Йомшак башмаклардан, Кухня исе сеңгән халаттан Булсаң ни соң? Сине җырлыйм әле Тарсынмыйча гына халыктан. Җырлыйм әле... Сине һәрчак янда, Янәшәмдә кебек хис итеп: Казаннардан килеп җитмәссеңме, Соңлап туган җырым ишетеп... Кораблар океанга китәләр, Кемнедер каядыр илтәләр, Кемнедер кемнәрдер көтәләр... Әдхәт Синеголов Таулар иле Йөрәк кебек Урал тавы тибә Башкортстан күкрәге өстендә. Канатланып очтым тауларыңнан, Синдә туып, синдә үстем дә. Уралыма билбау булып аккан Агыйделгә гыйшкым төшмәсә, Иңен-буен колач салып иңләп, Су коенып, суын эчмәсәм, — Мин үземне Урал чаклы тауның Варисы дип санар идемме... Янар таулар булып капкан утлар Йөрәгемдә янар идеме? Яшьнәп чапкан чаптарларың сыман Күкрәп үткән яшьлек бу җирдә... Әллә шуңа сагынып ул якларның Мин тауларын йөртәм иңемдә. Чаң Тыңласаң, Уйласаң, Уйлансаң, — Таңнарның Чыңнары Яңача... Кага чаң. Кага кан, Тибә кан. Көн туа, Уй туа, Туа таң. Йөрәктә — Җан булып, Гамь булып, Кага кан! Кага аң! Кага чаң! Тыңласаң, Уйласаң, Уйлансаң, — Чаңнарның Чыңнары Яңача. Кораблар кәрванын карап кал: Кораблар океанга китәләр; Киткәннәр кулъяулык селкәләр, Калганнар яшьләрен сөртәләр. Барын да хәтерләп карап кал: Океанга китәләр кораблар... Исеңдә калсын бу иртәләр — Кемнәрдер кайтмаска китәләр, Ярларда калганнар көтәләр, — Кораблар океанга китәләр... Балыкчы кыз, кил, чибәрем, Балыгың калсын комда... Утыр яныма, серләшик Кулларны салып кулга. Куй башыңны күкрәгемә, Качма иркәләвемнән. Уйныйсың ич син диңгездә һәр көн язмышың белән... Минем йөрәгемдә диңгез — Давыллар китә-кайта... Үзәгендә китмәс-кайтмас Гаҗәеп серләр ята. Күкләрнең бар үз йолдызы, Диңгезнең үз энҗесе... Йөрәкнең бар берәүгә дә Әйтелмәгән бер хисе. Күкләр, йолдызлар, диңгезләр Сыйган да йөрәгемә, Балкып, янып, шаулап, тынып Сөяләр сине генә... /VWWWWWl