Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ ЮЛГА ЧЫККАНДА

Татарстанның кино тарихы турында язмалар __ овет киносы — күл милләтле Ж^кино. Инде егерменче елларның уртасында ук Советлар Союзының күп кенә республикалары һәм елкәявре илебез экраннарына үз фильмнарын чыгардылар Ләкин шуны да әйтергә юфәк милли кинематографияләрнең һәр- кайсы — революциягә кадәр бу эштә азмы-күпме тәҗрибәле булганнары да. революциядән соң оешканнары да. кагыйдә буларак, эшне яроникадан башладылар. В. И. Ленинның хроникага нинди зур игътибар биргәнлеге күпләргә мәгълүм. Мәсәлән, беренче Мәгариф наркомы А. В. Луначарский үэенең истәлекләрендә болай яза: «Владимир Ильич миңа, коммунистик идеяләр белән сугарылган һәм совет чынбарлыгын чагылдырган яңа филь—нар эшләүне хроникадан башларга кирәк, дигән иде...■ Әлбәттә, тавышсыз кинолардан хәзерге (киң экранлы, тесле) документаль фильмнарга кадәр кинематография чиксез озын юл узды. Тик 20—30 елларда кинохроника елкәсендә эшләүчеләр тарихи вакыйгаларны олы теләк, зур энтузиазм белән җанландыруларын. кыска метражлы фильмнарга илебез тормышыннан иң әһәмиятле вакыйгаларны гына тешерүләрен басым ясап әйтеп китмичә булмый Кино, аерым алганда, хроника шикелле оператив жанрның үсүе һәм камилләшүе— Советлар иле кинематографистларының партиябез җитәкчелегендә бер максатка юнәлтелгән планлы эш алып баруы нәтиҗәсе ул. Бу җәһәттән, кинохроника тарихына, аерым алганда, Татарстан кинематографиясе тарихына тукталып китү кызыклы булыр. Революциягә кадәр киноны тешерү дә, күрсәтү дә шәхси фирмалар, аерым кешеләр кулында иде. Революциядән соң Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең рухи тормышы терле яктан, шул исәптән, сәнгатьнең кино кебек интернациональ һәм тиз тарала торган тере белән дә баеды. 1918 елда Мәскәү (үзәк) кинокомитеты- ның карары белән Казанда, Мәгариф Комиссариаты каршында, театр һәм музыка бүлекчәләре белән беррәттән. кино бүлекчәсе дә оештырыдды. Ә инде 1919 елда кинокомитет Мәгариф Комиссариатының аерым бүлегенә әверелде. Революция еллары, гражданнар сугышы, җимереклек, ачлык — болар, әлбәттә, барысы да совет кинематографистларына бик нык комачауладылар. Мондый шартларда Татарстан кинокомитеты каршында торган тәп бурыч — агитация һәм культура эше турындагы фильмнар чыгара торган киноательелар оештырудан һәм барлык шәхси кинематографияләрне хисапка алудан гыйбарәт иде. Шулай да. революциядән соңгы авыр еллар булуга карамастан, кинога, аерым алганда, кинохроникага һәм тәрбияви әһәмияте булган документаль фильмнарга игътибар бик тиз үсте. 1919 елның 25—26 январенда кинокомитет тарафыннан ■«Электра» дигән документаль фильм чыгарылды. Бу фильмда Смоленск губернасының Вонляев имениесендә оештырылган коммунаның эше һәм тормышы яктыртылган иде. «Җирне күмәкләп эшкәртү идеясен нинди генә сүзләргә караганда да үтемлерәк пропагандалый торган» бу фильмны тамашачылар зур кызыксыну белән карадылар һәм аңа югары бәя бирделәр. 1921 елда Казанны азат итүгә 3 ел тулу уңае белән үткәрелгән хәрби- фәнни җәмгыять утырышына катнашучыларның: «Казанны алу» дигән кино бар икән — шуны карыйсыбыз килә»,— диюләре мәгълүм. Революцион рухлы, агитацион характерлы картиналарга беренче конкурслар үткәрү дә шул чорга карый. «Сценарийлар бер генә кисәктән торырга тиеш, ә киноленталар 300—400 метрдан артмасын» диелә ул конкурсларның шартларында. Ләкин әле болар барысы да кино өлкәсендә беренче адымнар гына булып, әле- гә бу эшне үз кулына алырлык махсус оешма да, кирәкле материаль база да, әзерлекле кадрлар да юк иде. Ул чактагы ситуацияне истә тотып, «Известия ТАТЦИК» болай язып чыкты: «...Бу мәсьәләне тәртипкә салырга вакыт. Хезмәт ияләрен тәрбияләүнең шундый мөһим чарасын игътибарсыз калдыру — дәүләт мәнфәгатеннән чыгып караганда, түзеп тормаслык хәл». Татарстанда кино эшенең алга китүе һәм үсүе 1923 елга туры килә. Шушы елның башында Мәскәүдә ВЦСПС, Мәскәү шәһәр Советы профсоюзлары, политидарә һәм башка оешмалар инициативасы белән «Пролетарское кино» («Пролеткино») җәмгыяте оештырыла. 1923 елның 14 июнендә «Пролеткино» вәкиле 3. Островский Казанга килә. Ә икенче көнне Татпрофсоветның культура бүлегендә партия, совет, профсоюз һәм хуҗалык оешмалары вәкилләренең «Пролеткино»ның максаты һәм бурычлары мәсьәләсенә багышланган киңәшмәсе була. Киңәшмә «Пролеткино»ның Татарстан республикасы белән багланышына киң тукталу, бу багланышның төрле формалары барлыгын ачыклау белән бергә, «Пролеткино» оешмасына пайчылар да билгели; Татарстан кинематографиясен юлга салу, аны җанландыру өчен махсус комиссия дә шушы киңәшмәдә төзелә. «Таткино»ның рәсми рәвештә эшли башлавын 1924 елның 13 февраленнән санарга мөмкин. Чөнки нәкъ шул көнне Татарстан Мәгариф Комиссариаты үз системасыннан дәүләт фотокиноидарәсенең Татарстан бүлеген аерып чыгара. Оешуының беренче ике елында ук «Таткино» пропаганда өлкәсендә дә, хроникаль ленталар җитештерү буенча да зур эшләр башкара. 1924 елда «Таткино» бүлеге теньяк-көнбатыш өлкә кино идарәсе белән берлектә Казан тамашачылары өчен «Энштейн теориясе», «Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе», «Октябрь революциясенең 6 еллыгы», «Советлар власте өчен» кебек документаль фильмнар карау оештыра. «Таткино» керткән тагын бер яңалыкны — нәфис фильмнар алдыннан хроникаль кадрлар күрсәтүне дә җәмәгатьчелек хуплап каршы ала. «Соңгы еакытта,— дип яза ул чагында «Красная Татария» газетасы,— сеанслар программасына еш кына кыска метражлы кинохроникалар да кертелә. һәм бу, һичшиксез, сеансларның кыйммәтен арттыра. Бу елларда кино төшерү өлкәсендә беренче тәҗрибәләр ясала. Бүлекнең махсус белгечләре документаль һәм нәфис фильмнарның титрларын тәрҗемә итә башлыйлар. В. И. Ленинның йөрәге тибүдән туктаган көннәрдә төшерелгән матәм демонстрациясе татарча текстлар белән күрсәтелә; октябрь аенда шәһәрнең татарлар яши торган өлешендә ачылган «Чаткы» кинотеатрында Шәрык тормышын чагылдыручы «Мөселман кызы» дигән нәфис фильм да «Таткино» лабораториясендә татарчалаштырылган текстлар белән бара. 1924 елда Татарстанның яшь кинематографистлары үз көчләре белән дә, Самара белгечләренең дусларча ярдәме белән дә берничә хроникаль лента чыгаралар. Октябрь аенда ук инде Казан кино хезмәткәрләренең актив катнашында Самара «Пролеткино»сы төшергән «Казанда өченче Идел буе олимпиадасы» дигән кыска метражлы фильм Мәскәүгә җибәрелеп, яхшы бәя ала. Моның артыннан ук «Унион» кинотеатрында Казан кинематографистларының үз фильмнары — «Луначарский Казанда» күрсәтелә башлый, һава шартларының начар булуына карамастан, фильм уңышлы төшерелә. Бу уңайдан газеталар да: «Таткино» техник сынауны яхшы узды»,— дип язып чыгалар. Татарстан кинохроникасының үсүенә «Пролеткино»ның Самара бүлеге кинематографистлары да зур йогынты ясый. Алар хуҗалык эшләрен яктырта торган һәм агитацион, реклама характерындагы кинолар төшерәләр. Ул чагында Татсов- нарком, Комклуб, Татпрофсовет һәм башка бик күп оешмалар, пайчылар рәтенә басып, Татарстан киносын үстерүгә материаль ярдәм күрсәтәләр. 1925 елның 9 мартында «Таткино» оештырылуга ел тулу уңае белән кино хезмәткәрләренең һәм партия, совет, проф союз оешмалары вәкилләренең тантаналы тыелышы була. Җыелыш киноны хезмет ■•лар* массаларына якынайту буенча «Татх»но»ның байтак кына «шлөр башкарганлыгын билгеләп үте. Бу вакыт «чанда Татарстанда биш ароника тешереле, дурт «ур картина татарчага тәрҗемә ителә, анмо белгечләре хеэерләү максаты балан ач каша кинематография институтына укырга «чибәре лә. Идеология зшенең иң мөһим бер тармагы буларак, кино эшенә республикабызның партия органнары да игътибарларын «ечайталар. ВКП(б)ның Татарстан алка комитеты (Агитпропы) каршындагы кино комиссиясе утырышларында «Таткино» һем «Соакмно» «шчэнлега Совет киносы дуслары җәмгыятен оештыру, картиналарны татарчалаштыру мәсьәләләре тикшерелә. Фикер алышулар вакытында кинохроник* лар тешеру Ьам аларны пропагандалау буенча да. республикабыз тормышыннан нәфис фильмнар тешеру буенча да эшлекле тәкъдимнәр әйтелә. Коммссплнең бер утырышында Татарстан тормышын чагылдыра торган нәфис фильм ечен сценарийга конкурс шартлары проекты тикшерел раслана. Бу фильмны уэектаге кино оешмалары ярдәмендә тешеру куздо тотыла. 1927 елның апрелендә Октабрь революциясенең ун еллыгына багышлап агылган сценарий буенча (авторы А. Шакиров) ■Булат батыра дигән нәфис фильм эшлау ечен аСовкино> белән килешү тезелә. Бу фильмдагы вакыйгалар Пугачев хәрәкәтенә караган елларны зченә ала. Фильмның тарихи материалларга нигезләнүе баш кутәргән ярлы халыкның патша хекүмәтенә һәм патша аклы татар байларына каршы героин керәшен дәрес чагылдырырга мемкинлек бирә. Крестьяннар хәрәкәте фонында качкыннар башлыгы Булат батырның шәхси драмасы ачыла, һәм бу картинаның теп сюжет сызыгын тәшкил итә. Баш күтәрүчеләр җитәкчесенең ике улы капма-каршы ике лагерьда керәшәләр. Җәза отрядлары экспедициясенә катнашкан Асфан, хөкүмәт гаскәрләренең коточкыч ролен аңлаганнан соң, восстаниечеләр ягына чыга. Ә Тимер, киресенчә, сәүдәгәр булу хыялыннан айный алмыйча, крестьяннар хәрәкәте мәнфәгатьләренә хыянәт итә һәм Екатерина гаскәрләре сафында сугыша башлый. Хыянәтчегә кырыс хекемнә әтисе чыгара. Картина Емельян Пугачев һәм Булат батыр гаскәрләренең Казанны алуы белән тәмамлана. 1927 елны Казеиның борлык кинематографистлары һем кино һәвәскәрләре бетен кәчләрен нәфис фильм тешеру зшенә бирәләр. Май аенда «Соакииоьдан Казанга кинематографистлар киле. Киноның режиссеры итеп Ю. В. Тарич, операторы ител инде ул чагында ук В. И. Ленин турындагы кинохроникалары белән танылып елгергән Г. В. Гибер билгеләнә. Кинематографистлар моннан оч гасыр булып узган вакыйгаларны тешергәндә, мем- кин кадәр тарихи һәм документаль тегел- лек сакларга тырышалар. Мамадыш тракты, Арча кырындагы кирпеч сарайлар, шәһәрнең татарлар яши торган елеше һәм Кремль чыннан да картинага шул еллар рухын бирә. Казанка белән Кремль арасына берничә агач йорт салып куялар. Бу йортларга кино тешеру барышында ут тертелә. Шәһәрне штурмлау манзарасын тешергәндә 15 меңнән артык кеше, шул исәптән, Казан хәрби гарнизоны сугышчылары да тартыла. Бу киноны тешеру эшләре Казаннан тыш Камада һәм Вяткада алып барыла. Кинематографистларның Татарстанда бе - ренче тарихи нәфис фильм төшерүләре ничек бәяләнүен белергә теләсәк, газеталарга күз салыйк. Бу хакта «Красная Татария» газетасы менә нәрсә яза: «Булат батыр» без моңа кадәр караган Шәрык картиналарыннан күп естен. Картина татар халкының тарихын, кенкүрешен бернинди күпертүләрсез, купшы бизәкләрсез, хәтта романтик буяуларны артык куертмыйча дөрес итеп, реаль җирлектә чагылдыра. Фильмда политик хаталар юк — күренә ки, сценарист һәм режиссер бу җаваплы темага җитди караганнар һәм зур әзерлек белән керешкәннәр». Техник яктан да фильмга тел-теш тидерерлек булмый. Шәһәрне тупка тоту эпизоды, Пугачев гаскәрләренең Булат батыр отряды белән очрашуы, Идел буе урманнары, Кама таулары, Вятка буе әрәмәлекләре аеруча уңышлы чыга. «Булат батыр» кинофильмын тешеру, бер яктан, Татарстанда социалистик культураның үсешен күрсәткән зур вакыйга булса, икенче яктан, сәнгатьнең бу яңа өлкәсендәге эшләрнең камилләшүен раслый торган бер дәлил була. Шуңа күрә дә инде Октябрь революциясенең ун еллыгы уңае белән культура-тәрбия эшләренең нәтиҗәләре турындагы докладта «Булат батыр» — Татарстанның үз фильмы» дип телгә алына. Бу еллар Татарстанда кинохрониканың тагын да ныграк үсүе белән характерлы. Казан кинематографистлары төшергән һәрбер яңа кинохрониканы тамашачылар яратып кабул итә, республикабыз хезмәт ияләренең тормышын чагылдырган документаль кадрларны кызыксынып күзәтә. 1927 елда республикабыз кинематографиясе тагын да ныграк үсә, кинохроника даимиләшеп җитә. Идарә директорының урынбасары Гринберг (профессиясе буенча оператор) үзе Казан тирәсе күренешләрен һәм хроникаль кадрлар төшерә башлый. Бу чорда төрле тантаналы утырышлар. иске һәм яңа Казан күренешләре, эшче һәм крестьян хатын-кызлары съезды, «Красная Татария» типографиясендәге эш процесслары кинога төшерелә. Октябрь революциясенең ун еллыгына «Наданлыкны бетерү» җәмгыяте заказы буенча республикабызда махсус фильм эшләнә. Татарстанның «Наданлыкны бетерү» җәмгыяте советы каршындагы мәктәпләр тормышыннан төрле эпизодлар, олылар өчен оештырылган авыл һәм шәһәр мәктәпләреның эше турында сөйләүче кадрлар, әлбәттә, тамашачыларның һәр- кайсына якын һәм аңлаешлы була. Шуңа күрә дә бу лента Татарстанның гомуми кинохроникасына кертелә һәм Октябрь бәйрәме алдыннан экраннарда күрсәтелә. богатырь» заводында күрсәтелә. (Бу коллективта татар эшчеләре дә күп иде.) Тагын бер айдан бу фильмны Казан тамашачылары да карый башлыйлар. «Татарстан» фильмы — безнең республика турында беренче зур документаль фильм — тамашачыларга аеруча нык тәэсир итә. Әгәр дә казанлылар «Булат батыр» киносының кайбер җитешсезлек- ләрен моннан күп еллар элек барган вакыйгалар бәрабәренә кичерсәләр, хәзер, ун ел эчендә үзләре төзегән яңа тормышны экранда бөтен тулылыгы белән күрергә теләгәнлектән, «Татарстан» фильмына карата бөтенләй үзгә фикердә булалар, кинематографистларга олы таләпләр куялар. «Восток-кино» эшләгән лентаны язучы Г. Кутуй тәнкыйтьләп чыга. Татар хезмәт ияләренең революциягә кадәрге тормышы картинада уңышлы күрсәтелүенә тукталу белән бергә Г. Кутуй «фильмның иң җитди хатасы — пролетариатның. аерым алганда, татар эшчеләренең Октябрь көннәрендәге революцион ролен чагылдыра алмауда икәнлеген әйтә. «Картинада,— дип яза ул,— эшчеләр белән ярлы һәм урта хәлле крестьяннар массасын берләштерүче җитәкче көчләр юк...» Г. Кутуйның бу фикерен С. Галиев, А. Шәрәфетдинов, Л. Соколов һәм башкалар үстерәләр. Алар фильмда Казанның В. И. Ленин исеменә бәйле урыннары күрсәтелмәвен, Я. Шейнкман, Я. Чанышев, К. Якубов кебек ялкынлы көрәшчеләрнең игътибар үзәгеннән төшеп калуын. Совет Татарстанының культурасына һәм сәнгатенә кагылышлы кадрлар булмавын ачынып язалар. Ун ел эчендә Татарстанда булган вакыйгаларның барысын да бер лентага сыйдыру, әлбәттә, мөмкин түгел иде. Шулай да, «Востоккино» кинобригадасы адресына әйтелгән тәнкыйть сүзләренең хак булуын танырга кирәк. Әлеге хаталар кино оешмалары белән республикадагы культура көчләре арасында багланыш булмавын, кино төшерүчеләрнең җирле материалны, милли республикаларның үсеш тенденцияләрен белмәвен күрсәтте. «Койрыклы йолдыз» исемле нәфис фильм авторлары үз алларына ялган экзотикадан тулысы белән арынган милли кинофильм төшерүне максат итеп куялар. Төп вакыйга күпчелек татарлар яши торган шәһәрчектә барырга, шушы фонда муллаларның, реакцион татар сәүдәгәрләренең сыйнфый йөзе фаш ителергә тиеш. Ләкин, кызганычка каршы, экранга чыккач, «явгв фикернең хыяпдв гына калганлыгы (чы«л4н*. Вакытлы матбугат бу фильмга &м таклы рәвештә «кинохалтура» дип бәя бкра. Революциягә кадәрге татар талкы тормышын сурәтлегендә тарихи дәреслекне бозыл күрсәтү, этнографияне һам крайның үсү үзенчәлекләрон белмәү—бу себәлпер барысы да фильмның 6>< йомшак булуына китерә. Әлеге уңышсызлык лар җирле кино базасы булдыру һәм милли кадрлар тәрбияләүгә игътибарны көчәйтү кирәклеге турында сөйлиләр. Шуңа күрә 1930 елның апрелендә Казанда «Восток-кино»ның Татарстан бүлеге ачыла. Озакламый бу бүлек каршындагы җитештерү базасы Идел буе республикаларындагы социалистик тезелеш турында хроникаль фильмнар чыгара башлый. Кинофильмнарга терпе текстлар азу ечен махсус лаборатория җиһаэландырыла. яңа аппаратлар алына. Бу чараларның барысы да кино эшенең үсүен, ныгуын тизләтәләр. Нәтиҗәдә •Татарстанның 10 еллык юбилее» дигән фильм бетен Союз экранына чыга. Тиздән Казан шәһәре предприятиеләрендәге социалистик ярышны һәм ударниклар хәрәкәтен чагылдыра торган фильм — «Чакыру» тәшерелә. Аннан соң «Тугызынчы». «Ижминаод». «Икмәк өчен көрәш», Казан укчы дивизиясе турында документаль фильм һәм башка бик күп картиналар день я га чыга. Ләкин әле бу вакытта Казан кинохроникасы махсус оешма булып яшәми. Кино төшерү планы рәсми рәвештә расланмаган була. «Сеюзкинохрониканның Татарстан бүлеге бары тик 1932 елның 1 апрелендә генә оештырыла. 1931—1932 елларда республикабыз кинохроникасы даимиләшеп, тәмам ныгып җитә. Казанда оешкан төстә һәм системалы рәвештә хроникалар төшерелә башланганнан бирле иллегә якын кыска метражлы документаль фильм эшләнә, йөзгә якын сюжет бөтен союз экранына чыгарыла. Бу елларда «Союэхроника»ның Казан бүлеге башка Идел буе республикаларына да хезмәт күрсәтә. 1932 елдан «Татарстан» киножурналы даими рәвештә чыгарыла башлый. Татарстанның бай һәм күп яклы тормышы, хезмәт геройлары, алдынгы колхозлары һәм предприятиеләре журналның ике-өч ел эчендә чыгарылган 30 санында тулы чагылыш таба. Бу елларда кинематографистлар арасында да, матбугат битләрендә до «беренче» сүзе еш яңгырый. «Союзкииохроника»- ның Татарстан бүлеге беренче тапкыр К. Тинчуринның «Булат батыр» һәм «Зәңгәр шәл» спектакльләрен пленкага языл алды. Беренче мәртәбә оператор К. Мотков гармунчы Туишев белән, аның уйнавын тавышлы кинога төшерү эчен Мәскәү- гә китте. Татарстан АССРиың 15 еллыгына багышлап чыгарылган «Татарстан» киножурналының бер саны беренче тапкыр тавышлы итеп эшләнде. Беренче кат 1939 елны «Кинопленка» тәҗрибәэкспери- менталь станциясе тарафыннан эшләнгән пленка уңышлы сынау узды... Кинохроника, «җанлы тарихның аерылгысыз кисәге буларак», тамашачылар арасында кеннәнкөн киңрәк популярлаша. Хезмәт ияләре җирле һәм союз күләмендәге киножурналларны зур кызыксыну белән карыйлар. Әгәр дә нинди дә булса нәфис фильм алдыннан документаль картина күрсәтелмәсә, кинотеатрны тәнкыйть итәләр. Мәсәлән, «Красная Татария» газетасында без: «Халык журнал сорый... Киножурналлар һәм кыска метражлы фильмнар өчен махсус сеанслар оештырырга кирәк» дигән юлларны укыйбыз. 1939 елның февраленнән Идел буендагы барлык автономияле республикалар өчен дә уртак киножурнал чыга башлый. Соңга таба аны «Халыклар дуслыгы» дип атыйлар. Бу журналның беренче саннарында ук тамашачылар «Спартак» берләшмәсе стахановчылары белән беррәтгән Ижевск мотоцикл заводы эшчеләрен, "Кызыл яшьләр» артеле колхозчылары белән беррәтгән Мари АССР студентларын да күрәләр. Әнә шулай ител, Идел буенда яшәүче тугандаш халыкларның зур киноелъязмасы башлана. Автономияле республикаларда милли политиканың тантана итүе, промышленность һәм авыл хуҗалыгы, сәнгать һәм культура өлкәсендәге уңышлар турында сөйләүче кадрлар экраннарда көннән-кен киңрәк урын ала. 1939 елны Казанда зур киностудия төзү турында проект раслана. Ләкин бу проект тормышка ашмый кала — Бөек Ватан сугышы башланып китә. 1942 елда кинохрониканың Казан бүлеге Куйбышев киностудиясенең хәбәрчеләр пункты итеп үзгәртеп корыла, һәм егерме ел буе шул сыйфатында эшләп килә. Фәкать 1961 елда гына, махсус бина салынып, Казан кинохроника студиясе бүгенге хәленә китерелә