Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Җәйге яңгыр Килә болыт, килә дулап, Әйтерсең кыр үгезе. Җирдән мине эләктереп Алыр сыман мөгезе. Яшен-камчы шул үгезгә Суккан иде китереп, Чылтырт итеп күкнең чите Төште гүя кителеп. Китте яңгыр. Иләкләп тә, Чиләкләп тә койды ул. Бер минутта иңкүләрдә Күлләр ясап куйды ул. Дөньяны су баса бит дип, Тора идем аптырап. Бер болытны ертып кояш Килеп чыкты ялтырап. Яңгырдан соң Җем-җем итеп тора үлән, Энҗегә манган кебек. Чәчәкләрдән тәмле хуш ис Тамчылап тамган кебек. Күккә карыйм, шундый зәңгәр, Сабынлап юган кебек. Шатлыгыннан бөтен дөнья Елмаеп торган кебек. Өч кыз Берсе Дилә, берсе Зилә, Өченчесе Миңлегөл. Берсе үлчи, берсе кисә, Өчесе дә бик өлгер. Әнә тагын җыелганнар Ян тәрәзә каршына. Алларында келтер-келтер Җырлап тора машина. Диләсе дә, Зиләсе дә, Машина да ашыга: Курчакка бит күлмәк кирәк, Яулык кирәк башына. Тегүче дә булмас бәлки Бу кызларның барсы да. Ә тормышта һөнәрнең бит Артык түгел кайсы да. Канатлы музыкант Җир өстенә кайдан болай Бик матур көй тарала? Әллә транзистор элеп Куйганнармы һавага? Уңга карыйм, сулга карыйм, Беркем дә юк янымда: Кайсы шулай өздерә соң Кыңгыраулы гармунда? Кара син ә, артисты да Армас икән армаса!.. Үзен күргәч исем китте: Тургай икән ләбаса! Язгы бакча Бөтен бакча ап-ак бүген, Кар явып үткән сыман. Алмагачлар тып-тын гына Кемнедер көткән сыман. Өсләрендә ап-ак күлмәк, Сабан туй җиткән сыман. Карт алмагач әллә шуңа Яшәреп киткән сыман. Г ӨЛИНӘ Көзге кебек боз өстендә Оча гына Гөлинә. Куып җитсә җитәр аны Бары җитез җил генә. Өйрәткәндер кем генә, Оча гына Гөлинә... Тимераягым да яңа, Нишләдем соң мин генә, Гөлинә? Шугалакта биегәнен Күрсәгез лә бер генә: Гөлинә дип белмисең дә, Артист инде гел менә. Кулын куеп биленә, Тып-тып бии Гөлинә... Бер атлыйм да егылам бит, Нишләдем соң мин генә, Гөлинә?