Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗат портретына штрихлар

 1939 елның азакларында без Шәриф абыйның утыз еллык хезмәт бәйрәменә әзерләнә башладык. Иптәшләр миңа аның иҗатын өйрәнергә, тулырак итеп биографиясен язарга куштылар. Иҗаты азмы-күпме билгеле булса да, аны яңача күз салып укырга кирәк иде. Чөнки биш ел элек кенә, аның 25 еллык иҗат бәйрәмен билгеләү уңае белән, матбугатта капма-каршы фикерләр күп әйтелгән иде. Үз вакыты өчен хас булган вульгар социологизм тәнкыйте революциягә чаклы булган иҗатын вак буржуа лагерена аударып калдыра, комедиясеннән уңай образлар эзли, М. Горькийча пролетариат әдәбияты тудыра алмавы өчен шактый үтемле сүзләр әйтә. Шуның белән бергә, Ш. Камалның язучылык гомере 1909 елдан исәпләнеп йөртелә, чөнки аңа чаклы газеталарда басылган публицистик характердагы әсәрләрен, янәсе, язучы «үзе серьез эшкә хисапламый». Ләкин әдипнең хеэмәт юлын күз алдына бастыру максатын куйгансың икән, аларга игътибар итмәскә мөмкин түгел иде. Карасаң... 25 еллык юбилей түгел, 1934 елда ук инде утыз еллыкка хәзерләнә башларга кирәк булган икән. Ә безнең 30 еллыкка 1939 елда җыена башлавыбыз — инерция буенча булган. Сүз дә юк, 1905 елда «Нур» газетасында басылган шигырь, фельетоннары өйрәнчек каләме белән язылганнар. Ләкин аларның иҗтимагый яңгырашы бер дә «наивный» язучы фикерләренә охшамыйлар. Алардан Петербургта 1905 елда барган канлы көрәш исе аңкый, патша палачларына, жандармнарга үч һәм нәфрәт ялкыны берке- лел тора. Ә бу «өйрәнчек» язмалар өчен кечкенә нәрсә түгел. «Нур» газетасының беренче санында ук (1905 ел, 2 сентябрь) Ш. Камалның милләтнең хәлен кайгыртып язган фельетоны басыла. Фельетонның ахыры икенче санда басылырга тиеш була, тик икенче санда да, аннан соң да фельетонның ахыры басылмый. Фельетон дигәч тә, ул чакта «фельетон» сатирик жанр мәгънәсендә йөртелмәгән, газетаның подвалына урнаштырылган һәрбер җитди мәкалә, публицистик язма «фельетон» дип йөртелгән. Фельетонда язучы милләт эшен кайгыртырга тиеш булган «олылар, байлар, ага- ларвның бик күп сөйләп тә берни эшләмәүләре ирония белән языла. Ш. Камал аларны «тел белән көрәшүче баһадирлар» дип атый. Фельетонның басылмый калган өлеше нәрсә турында икән? Мин Шәриф абыйның үзеннән сорыйм. Ул чыннан да тыйнак, үз әсәрләренә бәя бирүдән яки аларга нинди дә булса аңлатма ясаудан читләшә. — Булгандыр инде... — диде ул миңа теләмичә генә. Күп сораштыра торгач, Шәриф абый болай ди: — Яшь чак бит, таләпләр күп булган, күрәсең... басмадылар. Миңа шунысы ачык, Шәриф абый, чыннан да, башлангыч иҗатына өйрәнчеклек эше дип карый, шул ук вакытта үзенең шактый кискен карашларда яшәвен дә әйтә. Димәк, фельетонның икенче яртысы патша цензурасына да, редакторга да ошамаган. Шул рәвешчә, Ш. Камалның матбугатка аяк басуы кискен каршылыкка очрый. Ул чакта Шәриф Камалга да, башкаларга да «Нур» газетасының хөкүмәт акчасына чыгарылуы һәм хөкүмәт политикасын якларга тиешлеге билгеле булмый. «Нурины реакцион позициядән тугел. яктылыктан атылган «нур» дип ышаналар. Моңа шулай ук сирәк-сирәк кенә булса да Ш. Камалның газета битләрендә чыгып торган шигырь- ф ләре ярдәм итә. Ә ул «өйрәнчеклек» чоры кичергәндә дә революция елларының . иҗтимагый-политик атмосферасын чагылдырмый калмый. Чөнки илнең политик тор- < мышы. революцион хәрәкәт аны бик нык кызыксындыра. Шуңа күрә дә ул Петербург- * ка — эшчеләрнең революцион учагына килә. 1906 елда аның беренче китабы «Сада» £ исеме белән басылып чыга. Сада — аваз дигән суз, яшь шагыйрь аның эчтәлеген ре- = волюцион рух белән сугара, һәм ул революцион аваз булып яңгырый. Шул нәни < җыентыкка тупланган шигырьләр элек «Нурида басылалар. «Хакы бар...», «Халык 3 тавышы» кебек шигырьләр исемнәре белән үк күл нәрсә сөйлиләр. 1906 елның 12 маенда «Нур» газетасында басылган «Хакы бар...» исемле шигырьнең F баш өлеше табигать хозурлыгын сурәтли, аннан халыкның эшкә башлавын тасвир £ игә. Ахырдан бер крестьянның сука ясавына туктала. Крестьянның нәни улы өти- н сенең сука ясавын белгәч, аптырап кала, чөнки алариың сукалары бар ич. Әткәсе дир: китте, шымды ф Членнәремез Думага. Падишаһтан җир сорарлар. < Балам, сука хәзер булсын! з Күрәсез, шигырь зәгыйфь, шигъри тел әле эшләнмәгән. язучының әйрәнчек * язмаларын хәтерләтә. Шулай да анда крестьянның Думага ышанып яшәве генә әй- X телми, шигырьгә бирелгән исем авторның политик позициясен чагылдыра. Соңын- ” нан әдәби тәнкыйть аның символлар, ишарәләр белән хикәяләеен язачак. Монда шу- ш ның башлангычы, авылның идиллик күренешләре, крестьянның табышмак кебек әйтелгән «шымды» сүзе, шигырь исеме шул турыда сөйли. Шәриф Камалның журналистлык, язучылык эше шулай башланып китә. Минем тырышлыгым уңышлы барып чыкмады, Шәриф абый миңа узе турында да, иҗаты турында да берни сөйләмәде. Бәлки ул миңа ышанмый булыр?! Бәлки чыннан да шулай тыйнактыр?! Без инде аның белән күптәннән таныш, җыелышларда, теге я бу әсәрне тикшергәндә, минем чыгышларны аның бик күп тыңлаганы бар. Җае туры килгәндә, кайчак, дөрес әйттең, кебек хуплау сүзләрен дә ишеткәнем бар. Миңа аның иҗади ярдәме дә тигәне бар. Бервакыт «Совет әдәбияты» журналының редакторы Гомәр Гали белән бәхәсләшеп торганда. Шәриф абый редакциягә килеп керде. Безнең бәхәсне тыңлап торганнан соң: — Гомәр хаклы, ул урынны төзәтергә кирәк!—дип. мине берничә сүз белән ышандырды. — Юкса, менә мондый мәгънәгә дә урын кала.... Өлкән, тәҗрибәле язучының бер сүзе айнытып җибәрә ала. Ләкин үз иҗаты һәм үзе турында сөйләми. Еллар узгач кына моның аның характерына хас нәрсә икәнен аңлыйсың. Татар дәүләт академия театрында «Габбас Галин», «Козгыннар оясында», «Матур туганда» кебек спектакльләрне җәмәгатьчелек катнашы белән карал-тикшерү уздырылганда. Шәриф Камал үзе дә шунда иде Ләкин беркайчан да, бер генә тапкыр да чыгыш ясамады. Тын гына тыңлап утыра, халык беренче тәэсирләрен сөйли, кайсы артистның уенына, кайсы әсәргә карата уңай яки кире фикер әйтә. Ә Шәриф абый тып-тын. — Без сөйлибез дә сөйлибез, автор үзе ничек карый икән?! — дигән сүзләргә дә ул борчылу-маэар күрсәтми. — Режиссер әйтер... Уйлармын... — кебек сүзләр белән чикләнә. Хәер, бер талкыр ул язучылар җыелышында шактый озын чыгыш ясады. Ясамаслык та түгел иде. 1937 елның ялкынлы җыелышларында кемнең генә хәрам йоннары янмый да, канет очлары көйми. Ялкын телләре Шәриф абыйга да килеп җиткән әле ике-еч ел гына элек 25 еллык хезмәт бәйрәмен уздырган язучыны тегесе белән аралашкан, монысы белән чәй эчкән, анысын күреп бетермәгән өчен «либерал», хәтта «сакаллы либерал» дип тә тамгаладылар. Хәзер аңлатма бирсен, диделәр. 13. <К. У.» 2* 2. 17 Бервакыт Шәриф Камал акрын гына урыныннан торды, ашыкмый гына трибунага килеп басты, яулыгын алып авыз кырыйларын сертте, күзлеген ипләп алды һәм: — Минем хаталарым күп, иптәшләр, —дип, тыныч кына, эчке дулкынлануын сиздермәскә тырышып сөйләп китте. — Иң элек, мин әтине сайлый белмәдем... Соңыннан мин ул җыелышның беркетмәсен сораган идем, табылмады. Стенограмма язып алынмаган, магнитофон тасмалары исә ул чакта юк иде әле. Шәриф Камал иҗаты буенча язылган гыйльми хезмәтләр, мәкаләләр, диссертацияләр шактый күп. Язучы хикәяче-ноееллачы буларак та, драматург буларак та. повесть, романнар язучы буларак та җитәрлек тикшерелгән. Әдәбият тарихында да ул үзенә тиешле урынны алган. Реалистмы ул, критик реалист яки романтикмы социалистик реализмга ни дәрәҗәдә өлеш керткән—бу мәсьәләләр буенча да кирәкле мәгълүмат табарга мөмкин. Ничек кенә һәм кайсы ноктадан тикшерә башласаң да. безнең кар- шыга оригиналь, гаять үзенчәлекле язучы килеп баса. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы еллардагы тикшеренүләрдә 40 нчы елларга чаклы сузылган капма-каршылык, тупас социологизм белән эш итү күзгә ташланмый. Дөрес, иҗат бәхәсе һаман да яши һәм ул яшәргә тиеш! Ләкин 1939 елда бу хезмәтләрнең берсе дә юк, булганнары «фән әйләнешенә» кертелмәгән. Шуңа күрә мин иң элек. Шәриф Камалның үз иҗатыннан чыгып, аның иҗади биографиясен язарга тырыштым. Язып бетерүгә, әле һичкемгә күрсәтмәс борын, Шәриф абыйга укырга кирәк дип уйладым. Ул миңа 1940 елның башында (яңа елның беренче көннәре иде) үзенә килергә кушты. Мин Островский урамына киттем. Мин бик дулкынланган идем: нәрсә әйтер, болай язарга кирәкмәс, диярме, бракка чыгарырмы, әллә дөрес факт түгел дип, мине кире борып җибәрерме?! Шуңа күрә мин Шәриф абый квартирасының җиһазларына игътибар итмәдем. Зур бүлмәнең кояш белән балкып торуы хәтеремдә һәм Шәриф абыйның тыныч йөзе, күзлек пыяласы аша моңаеп та, елмаеп та караган күзләре истә. — Шәрәф абый, бу язма — сезнең анкета һәм Сез язган әсәрләр буенча эшләнде. шуңа күрә дөрес булмаган җирләрен әйтә барыгыз! — дидем мин. Мин укыйм, ул тын гына, һичбер хәрәкәт ясамыйча тыңлап утыра. Ара-тирә мин, тукталып: — Шулаймы, дөресме? — дип сорыйм. Шәриф абый, әйе, шулай, дөрес дигән сүзләре белән мин язганнарны җүпләп бара. Укып бетергәч, ныклап сөйләшергә исәбе бар, күрәсең, дип уйлыйм мин. Ләкин ул укып бетерүгә тора да зур имән буфет шкафыннан ике рюмка һәм коньяк алып минем алга куя. — Яңа елны каршылаганнан калган нәрсә генә... Әйдә, Яңа ел хөрмәтенә берәр рюмка күтәрик! Яңа ел өчен күтәргән тосттан соң да Шәриф абыйның теле ачылмады. Ул мин язган биографияне телдән раслап, рәхмәт әйтеп, үземнең ничек яшәвем турында сораша башлады. Мин чәйгә калмадым, зур эшне башкарып чыкканнан соң була торган канәгатьләнү тойгысы белән кайтып киттем. 1940 елның мартында Шәриф Камалның юбилее матур, күңелле узды. Юбилей татар совет әдәбиятының дәрәҗәсен күтәрде, аны сөючеләрнең санын үстерде. Казандагы мәктәп, предприятиеләрдә язучыга багышланган кичәләр узганнан соң, тантана Мәскәугә күчте. Мәскәүдә Казан вокзалына язучыны каршы алыр өчен Константин Федин җитәкчелегендә бер төркем рус язучылары килгән иде. Федин Ш. Камал вагоннан чыгуга аны кочып алды һәм. култыклап, автомашинага юнәлде. Беренче көнне язучының иҗатына багышланган тантаналы җыелышта да председательлек итүче — шул ук — русның атаклы язучысы Константин Федин булды. Язучылар йортында оештырылган кабул итү мәҗлесе Федин җитәкчелегендә узды. Ул язучы исәнлеге өчен беренче тостны күтәргәндә дә Ш. Камалның иҗатына югары бәя биреп, аның гаҗәп тыйнак кеше булуына басым ясады. Шәриф Камалның юбилеен Мәскәүдә билгеләү өчен без байтак кеше барган идек. Язучылар күп булмаса да, Ш. Камал драмаларында уйнаучы артистлар шактый иде. Кемнәр кайда урнашкандыр, хәтерләмим. Ләкин без яКиев» гостиницасында Шәриф Камал, Фәйзулла Туишев, Афзал Шамов һәм мин—дүртебез бер номерга урнашкан идек. Туишев мәҗлестән бик соң кайтты, ченки ул безнең банкетта гына кунак түгел, бәлки язучылар ресторанында гаиләләре белән шимбә кичен уздырырга килгән рус язучыларының да күктән төшкән кунаклары булды. Без гостиницага кайтып киткәндә, Фәйзулла абыйга үзенең гармуны белән мәҗлесне ташлап китү мөмкин ф түгел иде: виртуоз гармунчы язучыларның заказы буенча нинди генә көйләрне башкармады икән. Кыскасы, виртуоз үз стихиясендә иде. Тик ул бик арып, авырып кайтты. Икенче көнне Шәриф абый, иркә баланы тәрбияләгән кебек, Туишев яныннан китмәде. Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге өчен оештырылган кичәгә барыр вакыт җиткәнче үл аның янында, әле дару биреп, әле чәй белән кыстап, тәрбия-хөрмәт күрсәтте һәм гармунчыны аякка бастырды. Константин Федин Шәриф Камалга багышланган кичә һәм язучы турында Александр Фадеевка сөйләгән булырга тиеш, чөнки соңыннан Фадеев белән очрашу вакытларында, ул миңа Камалның зур художник булып та шул кадәр тыйнаклыгы турында әйткәне бар. — Алай ук кирәкмәс иде, язучыларны бүләкләүгә әзерлек алып барганда. 1939 елда, без аны белми калдык... Урыны белән өстәл җимерел дауларга кирәк!—диде Фадеев һәм ягымлы итеп көмеш тавышлар тәгәрәтеп көлеп алды. һәм мин ул чакта Фадеев җитәкчелегендә эшләгән СССР Язучылары союзының Шәриф Камал иҗатын Союз күләменә күтәрү өчен зур тантана оештыруын аңладым, чөнки 1940 елга кадәр автономияле республикалардан язучылар чакырып, Мәскәүдә тантаналы кичәләр уздыру гадәте юк иде дисәм, хата булмас. Шәриф Камалның революциягә чаклы иҗатын өйрәнүче галимнәр бер нәрсәне хәтердән чыгаралар. Янәсе, ул үзе белгән тормышлы язган, сезонлы эшчеләр, шахтерлар арасында йөрсә дә, революционерларны күрә алмаган, чикләнеп калган. Ләкин язучы аңлы гомере башлануга үз иҗат биографиясен үзе яза башлый, ата-ана яшәгән тормыш аңа чит, органик рәвештә ул аларга кушылып китә алмый. Аны гел хезмәт кешесе алга әйдәп бара, ул хезмәткә омтыла, матурлыкны хезмәттән, кешенең һөнәреннән эзли. Шунысы да характерлы, ул моны XIX йөзнең соңгы елларыннан ук эзли башлый һәм гомере буе шул эзләнүдән туктамый. Революциядән соң да иҗади хезмәт кешесе, завод-фабрика эшчеләре аның игътибар үзәгендә кала. Казан предприятиеләре алдынгылары, Бондюг химия заводы патриотлары, Ак диңгез — Балтик каналы төзелеше аны иҗатка илһамландыра. Шул рәвешчә, хезмәтнең илаһи көчен башта интуитив рәвештә генә аңлаган, руха- ни-буржуаз тормышның «изгелеген* адым саен тукып торганда да хезмәт кешесенә омтылудан ваз кичмәгән, һаман эзләнгән, хезмәт кешесенең күңел түренә кереп казынган илһамлы бер кеше күз алдына баса. Шул сыйфатлары аны революция белән тоташтыра һәм ул революция солдаты булып, һаман югарыга күтәрелеп баручы яңа тип язучы — совет язучысы булып калкып чыга. Шуңа күрә Шәриф Камал турында, бөтен иҗатын һәм тормыш юлын күз алдына бастыра торган тулы монография язу вакыты җитте дип ышанам. Югарыда без Шәриф Камалның иҗаты вакытлы матбугатта башланганын әйткән идек. «Нур», «Вакыт» газеталарында аның журналистлык хезмәте башлана. Революциядән соң исә соңгы сулышына кадәр ул партия-совет матбугатында эшләүдән бер вакытта да аерылып тормый. Безнең яшь, әле яңа борынлап килә торган журналистика фәне «Эшчеләр дөньясы», «Кызыл йолдыз*, «Юксыл», «Юл». «Сабан». «Кызыл Татарстан» газеталарын һәм Казанда чыккан журналларны өйрәнгәне юк. Анда салынган көч, Шәриф Камалның элеше дә өйрәнелмәгән. Әнә шул газеталарның бүлек мөдире яки редакторы булып эшләгәндә, Шәриф Камал дистәләрчә эшче-хәбәрчеләргә чын мәгънәсендә иҗади ярдәм күрсәтә, еларның игътибарын тиешле юлга юнәлдерә белә. 1919 елда «Кызыл йолдыз» газетасында эшләгәндә, яшь Муса Җәлилгә дә поэзия юлына аяк басарга булышучыларның берсе ул. Хәзерге «Казан утлары» — ул исән чакта «Совет әдәбияты» журналы — редколлегиясе члены буларак эшләве минем күз алдымда узды. Гадәтенчә, ул аз сүзле. ГАЗИ КАШШАФ ф ИҖАТ ПОРТРЕТЫНА ШТРИХЛАР шау-шулердан ерак торырга тырыша торган кеше, редакция тапшырган кулъязмаларны да тавыш-тынсыз гына укып чыга да: — Журналда бастыру мәслихәт булыр.— дип, яки: — Иптәшкә әйтергә иде, менә бу җирен яңадан эшләсен иде,— кебек фикерләрен җыйнак итеп, кыска фразалар белән әйтеп калдыра. Язма рецензия биргәндә «басарга ярый» яки «яңалык тапмадым» кебек сүзләрне кулъязманың бер почмагына терки. Гадәттә, редакция үз аппаратында әзерләнеп, басарга яраклы табылган материалларны гына редколлегия членнарына бирергә тиеш. Редколлегия члены—ул җәмәгатьчелек тәртибендә эшләүче тәҗрибәле язучы, аның үз эше өчен дә вакыты бик кысан. Ләкин Шәриф Камал редколлегия члены булган чорларда редакция аппараты бик кечкенә, кулъязмалар күп, редакция үз көче белән генә материалларны эшкәртеп бетерә алмый, шуңа күрә редколлегия членнарына, өстәмә рәвештә, басарга яраксыз кулъязмаларга да вакыт билгеләргә туры килә. Аннан соң шунысы да бар. һәрбер чор үзенең алдынгы әдибен күтәреп чыгарган кебек, маньякларын да онытмый. Кеше никадәр таланттан еракта калган булса, редакция аппараты аның белән шул кадәр җәфа чигә. Югары оешмаларга язган гаризалары буенча гына да күпме эш өелә... Шундый автор кулъязмасын мин бервакыт Шәриф абыйга тәкъдим иттем. Бөек Ватан сугышы башлангач, редакциядә ике генә кеше калды. Шәриф абый, редколлегия члены буларак, редакция эшенә ярдәм итү нияте белән көн саен диярлек редакциягә кереп булыша. Шуңа күрә гаугалы «автор»дан да баш тартмады. Ләкин икенчеме, өченчеме көнне редакциягә бик рәнҗеп килде. — Кәшшаф, — диде йомшак тавыш белән, — моннан ары миңа мондый кулъязма тапшырма. Миңа син рәт чыгардайракларын бир, вакыт әрәм... Мин аны аңладым, гафу үтенеп, «минем язучылык язмышымны үзең генә хәл итмә, Шәриф Камал кебек язучылар бәя бирсен» дигәнгә күрә генә бирүемне аңла ттым.... Озакламый миңа командировкага китәргә кирәк иде. Таҗи Гыйззәт, Шәриф Камал һәм мин столовойдан кайтып киләбез. Безне Куйбышев мәйданындагы столовойга беркеткәннәр һәм сугыш чорының тозлы помидордан пешергән шулпасы һәм песи теле чаклы котлеты белән сыйлана идек. Бауман урамы буйлап Матбугат йортына кайтканда, Шәриф абый: — Син озак йөрмә инде. Кәшшаф, — диде. — Монда да эш җитәрлек, аннан соң без Таҗи белән берәр колхозга барып килмәкче идек... Мин үземнең озак йөрмәскә исәпләвемне һәм кайту белән редколлегия членнары җыелып, рәсемгә төшәргә исәп тотуымны сөйләдем. Таҗи абый да. Шәриф абый да: — Мәслихәт булыр, — диделәр. Ләкин командировкадан кайтканда, Бөгелмә юлы белән Рузаевкага төшкәч, анда ике тәүлек поезд көтеп утырырга туры килде. Анда бер тимер юлчы белән танышып, аның Пешлә авылыннан икәнен белгәч, Шәриф абыйның яшьлек еллары турында сөйләттем. Ул Шәриф Камалны яхшы белә икән, бигрәк тә аның хәтерендә 1905 ел вакыйгалары сакланып калган иде. Ул Ш. Камалның Рузаевка тимер юлчылар восстаниесендә актив катнашуын, бер митингтан да калмавын сөйләде. Ул Шәриф абыйның хәлен сорашты, бик күп сәлам тапшырырга кушты... һәм мин шул әманәтне тапшырырга дип шатланып Казанга кайтып төштем. Чишенеп тә тормастан. Матбугат йортына киттем, анда мине бик борчылган йөз белән Таҗи абый каршы алды. — Исәнме, кайтуың әйбәт булды,— диде Таҗи Гыйззәт,— зур бәхетсезлек... Ул бераз тын калды һәм: — Әле генә Шәриф абый үлде, әйдә шунда киттек... — диде... Туган авылыннан юлланган сәлам иясенә тапшырыла алмады. Редколлегия рәсемгә төшә алмыйча калды. Шәриф абый белән Таҗи абыйның колхозга барып, «бераз бәрәңге алып кайту» һәм очерк язу планнары һавада асылынып калды...