Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТЫРЛАР ЭЗЕННӘН

Бөек Ватан сугышы елларында, илебездәге башка милләт вәкилләре белән иңгә-иң торып, татар егетләре дә зур геройлыклар күрсәттеләр. Сугыш кырларындагы батырлыклары өчен, халкыбызның ике йөзләп улына Советлар Союзы Герое исеме бирелде, йөз меңнәрчә кеше сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Үзенең батыр улларын барлау, аларның якты истәлеген мәңгеләштерү эшенә халкыбыз бик күптән — әле сугыш барган елларда ук керешкән иде. Аннан бирле узган утыз ел вакыт эчендә бу юнәлештә шактый зур эш башкарылды. Колхоз һәм совхозларга, шәһәр һәм авыл урамнарына, мәктәпләргә һәм культура сарайларына фронт каһарманнары исеме бирелде. Шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авыллар- fl- сугыш кырларыннан кайтмый калган солдатлар истәлегенә һәйкәлләр салынды. Геройларның якты истәлегенә багышлап, рәссамнарыбыз зур-зур картиналар яздылар, композиторларыбыз яңа җырлар, симфонияләр, опера әсәрләре иҗат иттеләр. Бөек Ватан сугышы, геройлар темасы бигрәк тә матур әдәбиятта киң чагылыш тапты. Бу хакта язылган шигырь һәм поэмаларны, хикәя һәм очеркларны, истәлекләрне санап бетерерлек түгел. Прозаикларыбыз, батырлар истәлегенә багышлап, күп кенә повестьлар һәм романнар иҗат иттеләр. Кыска гына вакыт эчендә татар совет әдәбияты сугыш темасын яктырту буенча бай тәҗрибә туплады. Көн тәртибенә әлеге тәҗрибәне гомумиләштерү һәм аңа йомгак ясау бурычы килеп басты. Бу мәкалә әнә шул бурычны күздә тотып язылды. Сүз Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган очерклар һәм публицистик мәкаләләр хакында барачак. Советлар Союзы Геройларына багышланган беренче очерклар сугыш елларында языла. Төрле фронтларда чыккан татар газеталарында, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Социалистик Татарстан») һәм «Красная Татария» (хәзерге «Советская Татария») газеталарының, шулай ук «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының сугыш елларында чыккан саннарында батыр якташларыбыз хакында бик күп мәкаләләр, очерклар басылган. Алар- ны фронт газеталарында эшләүче журналистлар һәм язучылар, төрле хәрби частьларның командирлары язган. Ватан сугышының кайнар эзләре буенча язылган ул материалларның кыйммәте бәяләп бетергесез зур. Алга таба республикабыз территориясендә туыпүскән геройларны барлау, аларның батырлыгын пропагандалау эше әлеге материалларга таянып алып барыла. 1945 елда чыккан «Батырлар китабы»н укучылар хәтерлидер. Күренекле язучыбыз Кави Нәҗми аны шул еллар матбугатында басылган мәкаләләрдән һәм очерклардан төзи. «Батырлар китабыпн укучылар ифрат җылы каршылый, ул байтак еллар буена куллардан төшми укылып килә. Бу китап әле хәзер дә җитди игътибарга лаек кулланмаларның берсе санала. Шуның белән бергә, аның бераз искерә төшүен дә әйтми узып булмый. Китапка тупланган очеркларның байтагы ашыгыбрак язылган. Геройларның фронт тормышы, сугыш кырларында күрсәткән батыр Б лыклары шактый тулы һәм тепле яктыртылса да, батырлыкның алшартлары — аларның тыныч еллардагы тормыш юлы, кайда, нинди урыннарда тәрбия алулары тиешенчә ачылмый кала. «Батырлар ки- табыоиа Татарстан җирендә туыпүскән Соаетлар Союзы Геройларының бик аз өлеше генә кергән. Кызганычка каршы, аның икенче китабы бетенләй чыкмый калды. «Батырлар китабы»нда төрле характердагы төгәлсезлекләр дә очрый. Т. Шәрәфетдине* та, Г. Шакиров та Соаетлар Союзы Геройлары түгел. Геройлар китабында, ни өчендер, аларга да урын бирелгән. Советлар Союзы Герое К. Я ку по* күрсәткән батырлык турында бер җыентыкта ике тапкыр языла. Геройның исем- фамилиясен ялгыш язу аркасында, бер герой ике геройга әйләнгән... Кави Нәҗмидән соң байтак еллар буена бу эш тукталып торды. Яңа очерк җыентыклары күренмәде, искеләре кабат басылмады диярлек. Алтмышынчы елларга кадәр бу өлкәдә ныклап эшләүче кеше булмады дияргә ярый. Ниһаять, 1966 елда тарих фәннәре кандидаты Л. Ханинның «Татарстан уллары—Соаетлар Союзы Геройлары» дигән китабы басылып чыкты. Тагын ике елдан шул ук китапның татарча варианты да дөнья күрде. «Батырлар китабы» белән чагыштырганда, Л. Ханин төзегән җыентыкның күп кенә отышлы яклары күзгә ташлана. Иң элек ул тулылыгы, фәнни төгәллеге белән аерылып тора. Автор китапханәләрдә күп утырган, архивларда озак казынган. Нәтиҗәдә ул күп кенә яңа геройлар ачкан, аларның сугышчан юлларын күрсәтә алган. Шул ук вакытта китапта эчне пошырырдай төгәлсезлекләр дә киткән. Исеменә караганда, җыентыкка Татарстан җирендә туып- үскән геройлар гына кертелергә тиеш иде. Ни өчендер бу принцип төгәл сакланмаган. Сәхаб Нургаян улы Майский, мәсәлән, Башкортстанда туып-үскән герой. Л. Ханин китабында без аны да очратабыз. Татарстан геройларының кайберләре исә бөтенләй онытылып калган. Чнстай районы егете Габделәхет Вәлие*, әйтик, шундый язмышка дучар булган геройларның берсе. Л. Ханин күбрәк хәрби архив документлары, аерым алганда, бүләкләү кәгазьләре белән гене эш иткән булса кирәк. Җыентыкта исән калган батырларыбыэның сугыштан соңгы тормыш юлы бетенләй яктыртылмый. Ә бу бик кирәк иде. Аларның күбесе тыныч хезмәт фронтында да үзләрен чын солдатлар ител танытты. Бер дә ерак барып торасы юк. Арча районының Мирҗәм авылында туып-үскән Нәкыйп Сафинны гына алып карыйк. Башта ул озак еллар буе «Северный» совхозында директор булып эшләде, хәзер «Юдино» совхозының директоры. Авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен, хөкүмәтебез аны орденнар, медальләр белән бүләкләде. Я булмаса, Зеленодольск шәһәрендә яшәүче Советлар Союзы Герое Вәлит Хаҗиевны алыгыз. Производство алдынгысы, шуның өстенә, яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча да ул күпме эш алып бара. Л. Ханин китабында без боларның берсен дә күрмибез. Соңгы елларда сугыш батырларының тормышы һәм көрәш юлларын өйрәнүчеләр сафына яңа авторлар өстәлде. Мин, беренче чиратта. Шамил Рәкыйпов һәм Зәки Әх мәтҗаноа ларны күздә тотам. Кыска гына вакыт эчендә алар бер яки берничә җыентык чыгарып өлгерде Ул җыентыклар укучылар арасында шактый зур кызыксыну уятты, матбугат битләрендә авторларның хезмәтенә уңай бәя биргән рецензияләр чыкты. Бу авторларның очерк китаплары ни өчен шундый популярлык казанды? Моны ничек аңлатырга соң? Сәбәпләре шактый күл булса кирәк. Сүзне гомуми характердагы бер закончалыктан башлыйк. Без хәзер халкыбызның героин үткәне. Ватан сугышы кырларында күрсәткән батырлыклары белән күп талкыр ныграк кызыксына башладык. Укучы каршында документаль әдәбиятның абруе, дәрәҗәсе күтәрелде. Ш. Рәкыйпов һәм 3. Әхмәтҗаноа китапларына булган гомуми игътибар күпмедер күләмдә шуның белән дә аңлатыла. Моңарчы чыккан китапларда Советлар Союзы Геройларының фронт тормышы гына тулырак яктыртыла иде. Алардан аермалы буларак, әлеге очеркларда геройларның яшьлек елларын, тыныч тормыш шартларындагы эшчәнлөкләрен сурәтләүгә дә киң урын бирелә. Аннан соң, Ш. Рекыйпов та, 3. Әхмәтҗаноа та очеркларын әдәби итеп, мавыгып укырлык итеп эшләүгә зур игътибар бирәләр. Аларның әсәрләренә булган мөнәсәбәт хакында фикер иәрткәндө. мәсьәләнең бу ягын да ««стан чыгарырга ярамый. Эләгә кадәр без нигездә Татарстан территориясендә үскән геройлар турында гына язып килдек. Илебезнең башка республика һәм өлкәләреннән чыккан татао геройларын өйрәнмәдек диярлек, аларны барлау, аларның батырлыгын пропагандалау эше белән җитәрлек шөгыльләнмәдек. Ш. Рәкыйпов белән 3. Әхмәтҗанов исә бер Татарстан территориясе белән генә чикләнмиләр. Аларның җыентыкларында башка өлкәләрдә туып-үскән татар геройларына да киң урын бирелә. Укучыларны алар моңарчы аз билгеле булган яки бөтенләй таныш булмаган геройлар белән таныштыралар. Без хәзергә татар халкы арасыннан чыккан Советлар Союзы Геройларының төгәл санын белмибез. Шуның аркасында аларның саны төрле чыганакларда төрлечә йөртелә. «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы тарихы» дигән хезмәтнең 1970 елда чыккан яңа басмасында татар геройлары 161 кеше дип күрсәтелә. Ә «Татарстан АССР тарихыпның шул ук елда чыккан басмасында татар халкы арасыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары 157 кеше диелгән. Соңгы елларда алып барылган эзләнүләр нәтиҗәсендә күп кенә яңа геройлар ачылды. Бүгенге көндә без Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булган 171 татар егетен беләбез. Иң элек шул кадәресен билгеләп үтәргә кирәк, әлеге яңа геройларны ачу эшенә Ш. Рәкыйпов белән 3. Әхмәтҗанов та шактый өлеш керттеләр. Үзенең «Геройлар эзеннән» дигән китабында Ш. Рәкыйпов безне моңарчы билгеле булмаган 4—5 яңа геройның тормыш һәм көрәш юлы белән таныштыра. Моңарчы без белмәгән геройлар 3. Әхмәтҗановның «Утлар-сулар аша» исемле җыентыгында да очрый. Берьюлы 4—5 яңа герой ачу җиңел эш түгел, билгеле. Моның өчен күп белергә, күп йөрергә, эзләнергә кирәк. Бу авторларга популярлык китергән төп сәбәпләрнең берсе менә шушы иде булса кирәк. Бүгенге укучылар каршында алар күп эзләнүче, яңа геройлар ачучы әдип һәм журналист буларак танылдылар. Шул ук вакытта һәр ике авторның иҗатына хас бер кимчелек тә торган саен ныграк сизелә барды. Аны яңа герой ачу шаукымына бирелү дип атап булыр иде. Яңа герой ачу белән мавыгып, алар электән билгеле булган геройларны икенче кат ача башладылар. Фикеребезне конкрет мисаллар белән дәлилләп китик. «Геройлар эзеннән» дигән китабына язган кереш сүзендә Ш. Рәкыйпов башка өлкәләрдә туган 116 татар героеның сугышчан юлы бөтенләй диярлек өйрәнелми, ди. Бу фикер белән килешеп бетеп булмый. Ватан сугышы геройларының сугышчан юлын өйрәнү һәр республикада, һәр өлкәдә шактый киң күләмдә алып барыла. 1965—66 елларда Уфада «Башкортстан- ның батыр уллары» исемле ике томнан торган китап чыккан. 1967 елда Йошкар- Ола шәһәрендә «Мари АССР Бөек Ватан сугышы елларында», 1968 елда Чебоксарда «Безнең якташлар — Советлар Союзы Геройлары» исемле китаплар дөнья күргән. Аларның һәр кайсында әлеге республикаларда туып-үскән татар геройлары турында да языла. «Башкортстанның батыр уллары» дигән китапның икенче томында Советлар Союзы Герое Низаметдин Әхмәтҗанов хакында шактый тулы һәм матур язылган. Ш. Рәкыйпов китабының 55 битендә без бу герой белән кабат очрашабыз. Ш. Рәкыйпов китабындагы «Җилләр, җилләр, сәлам илтегез» дигән очерк турында да шул ук сүзләрне кабатларга туры килә. Советлар Союзы Герое Д. Ногманов турында «Башкортстанның батыр уллары» дигән китапта да зур гына очерк бар. Бу ике очерк эчтәлекләре белән бер-берсеннән аз аерылалар. Менә 1966 елда басылган очерктан берничә өзек: «..Д огромной бронированной лавине шел и танк старшего лейтенанта Дейлегея Нагуманова. Не обычный танк, а тральщик. Кто был на фронте, то видел, какую опасную «военную работу» выполняли танкистытральщики. Мощная машина должна была проложить дорогу своим «коллегам» — танкистам, механизированной пехоте, артиллерии... Танктральщик был и воином-разведчиком и «медицинской сестрой», потому что на его долю падала обязанность «выносить» с поля боя раненные боевые машины...» (Башкортстанның батыр уллары. Икенче китап. 104 бит). «Все меньше остается до «пантеры». Стиснув до боли зубы, Дейлегей выжимал из мотора все, что мог. Машина неслась на полной скорости и когда расстояние до врага измерялись уже несколькими десятками метров, он вдруг увидел, что попал в засаду. Из-за кустарников на него двигались четыре тяжелых фашистских танка. Отступать было некуда, немцы окружили со всех сторон. Дейлегей при нял бой... Командир дал команду: «Экипажу покинуть машину!» Хэзер Ш. Рәкыйпов китабына мөрәҗәгать итик: «Күперләр шартлатылган, юллар миналанган. Ләкин Дәүләгәй танкысы өчен мина артык куркыныч түгел. Тикмәгә генә тральщик дип аталмый ич ул. Аның «боры- ны»на барабан сыман нәрсә урнаштырылган. Мина шуңа эләксә һәм ярылса да танкка зыян китерә алмый. Бүтәннәргә юл салып үткән бу машина артыннан гадәти танклар, үзйөрешле орудиелар һәм мехаиикалаштырылган пехота шөбһәләнүсез бара. Юлда ул-бу хәлгә дучар булганда да тральщик ярдәмгә килә: трос белән эләктерә дә сөйрәп чыгара». (265—266 битләр.) ■Дәүләгәй бу «тигр»ның командир машинасы икәнлеген чамалап алды һәм йөрәгендәге әлегә кадәр кайнаган нәфрәте бермә-бер артты. — Сулга! — Тулы газ! Алга! Эх, машина да кеше йөрәге төсле гаҗәеп көчкә ия булса икән! Ләкин ул үз мөмкинлекләреннән уза алмый шул. Мотор соңгы чиккә җитеп кызган, әмма бер генә секундка да туктарга ярамый, һич тә ярамый... Дошман снаряды тиюдән танк чайкалып куйды... — Экипаж, танктан чыгарга! Төтен ягына!..» (270 бит.) Күрәсез, беренче очеркта эмоциональ киеренкелек бар, икенче очеркта коры санап чыгу гына. Өстәвенә С. Вайсманны- кы алданрак язылган. Башка өлкәләрдә туган Советлар Союзы Геройларының сугышчан юлы турында язарга алынган кеше башта үзенә кадәр нинди очерклар, әдәби әсәрләр язылганын барлап чыгарга тиеш иде. Әгәр дә алар начар икән, әгәр шәбрәк, төплерәк язарыңа ышанасың икән — рәхим ит! Моның өчен берәүне дә гаепләп булмый. Менә тагын бер характерлы мисал. Ш. Рәкыйпов «Утны безгә күчерегез» дигән очеркын Төмән өлкәсе Аслана урта мәктәбе укучыларыннан килгән хат белән башлый: «Геройның (сүз С. Кәримов турында бара — А. А.) адресын һәм аның нинди батырлыклар күрсәтүен тулырак итеп язсагыз иде...» Шуннан ул, өр-яңа герой ачкан кеше кебек. Советлар Союзы Герое Салават Кәримов турында сөйләргә тотына. Ә бит мәсьәләгә җитдирәк караганда, Ш. Рекыйпоака бу очеркны язып тормаска да мөмкин иде. Аслана мәктәбе укучыларына ул С. Кәримов турында инде язылган, матбугатта басылган материалларны тәкъдим итә ала иде. Әйтик, Ә. Ерикәйнең 1943 елда ук язылган очеркын. Күренекле шагыйребез Әхмәт Ерикәйнең «Салават Кәримов» дигән ул язмасы бүген дә рәхәтләнеп укыла. Ул очерк белән танышканда, Советлар Союзы Герое Салаеат Кәримов безнең күз алдына ифрат колоритлы шәхес булып килеп баса. Бу яктан караганда, Ш. Рәкыйповныкы кайтышрак. «Утны безгә күчерегез» дигән очеркта төрле характердагы төгәлсезлекләр дә шактый очрый. Генерал Г. Сафиуллинның «Җиңү юллары буйлап» дигән мемуарлар китабы да 1962 елда ук басылды. С. Кәримов турында бу китапта да шактый күл материал бар. Димәк, Ш. Рәкыйпов һич кенә дә яңа гөрой ачучы булып санала алмый. Моңарчы сүз Татарстаннан читтә чыккан китаплар хакында барды. Үзебездә басылган китапларга килгәндә дә, кызганычка каршы, шул ук нәрсә күзгә ташлана. Мәсьәләгә җитди карый белмибез, ачылган геройларны кабат ачу белән мавыгабыз. Советлар Союзы Герое Хатип Хәсәноаны алыйк. Гали Хуҗиевның бу геройга багышланган очеркы беренче талкыр «Ватан намусы өчен» дигән газетаның 1944 елгы 18 январь санында басыла. Шуннан аны башка фронт газеталары күчерел баса. Бу очерк 1945 елда чыккан «Батырлар китабыяна да кертелгән. Ниһаять, без аны 1946 елда Казанда чыккан «Җиңү юлы» исемле китапта да очратабыз, һәм менә 1968 елда Ш. Рәкыйпов, тота да. Хатип Хә- сәнов турында тагын бер очерк яза. Ике очеркны чагыштырыл карагач, шул нәрсә күзгә ташлана: Ш. Рәкыйпов герой биографиясенә әллә ни яңалык өсти алмаган. Шулай булгач, аңа бер ачылган герой турында кабат языл торырга кирәк идеме икән? Мөгаен, кирәк булмагандыр. 3. Әхмәтҗановның югарыда телгә алган җыентыгында «Пулеметчы Хатип» дигән очерк бар. Ул болай башлана: «СССР Оборона министрлыгының архив документларында эзләнүләр вакытында без Татарстанда бүгенге көнгә кадәр аз билгеле булган Хатип Хәсеновның бүләкләү кәгазе белән таныштык». Күрәсез, Г. Хуҗилар. Ш. Рәкыйповлар ачкан геройны 3. Әхмәтҗане» та ача, өченче талкыр ача. Ачуын ача, тик герой биографиясенә яңалык өстәми. Аның «Пулеметчы Хатибы» Гали Хуҗие» очеркының кыскача конспектын хәтерләтә. «Егерме еч елдан соң» дигән очеркны укыганда, Советлар Союзы Герое Габделәхәт Вәлиевне дә башлап 3. Әхмәтҗанов ачкан икән дип уйларга мөмкин. Хәлбуки, алай ук түгел: Г. Вәлиевнең батырлыгына багышланган беренче мәкалә 1944 елда ук «Сталин байрагы» газетасында чыга. «Советская Татария» газетасындагы 'Баллада о солдате» дигән мәкалә дә 3. Әхмәтҗанов китабыннан күп алда басылган иде. Зәки Әхмәтҗанов счерклары турында сүз чыккач, шул кадәресен дә әйтми узып булмый. Аның «Утлар-сулар аша» дигән китабында Г. Умеркин, 3. Исхаков кебек батырларга багышланган очерклар бар. Бу геройларның һәр икесе хакында аңа кадәр Ш. Рәкыйпов язып чыкты. 3. Әхмәтҗанов язган очеркларда әллә ни яңалык юк. Димәк, аңа яңа герой ачып торасы калмаган булган. Бу да эшкә җиңел карау бәласе. Батырлар турында язу мактаулы эш, билгеле. Әмма шул ук вакытта ул бик четерекле һәм җаваплы эш тә. Без мәсьәләнең әнә шул ягын аңлап бетермибез шикелле. Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә: фронт газеталарында халкыбызның батыр улларына багышланган бай материал тупланган. Шуларны җыеп, бер җыентык чыгарасы иде. Бу, берьяктан, хәрби журналистларның һәм язучыларның зур хезмәтләрен хөрмәтләү булса, икенче яктан, яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү юлындагы файдалы бер эш булыр иде. Аннан соң бүгенге матбугатта еш очрый торган күңелсез фактлар да азая төшәр иде.