Логотип Казан Утлары
Публицистика

АШКЫНУЛЫ БУЛСАҢ

БРИГАДИР КӨНДӘЛЕГЕ

Күр син монда: кеше КамАЗ төзи. Тирә-юньдә мең төр авазлар... Ә кешенең үзен корыч итеп Чыныктыра шул ук КамАЗлар... ел, 18 июнь. Без, Чаллыга юнәлеш тотучы ике иптәш, икенче көн инде менә пароходта барабыз. Баш төртергә дә урын юк. Халык, халык. Ыгы- зыгы... Күбесе Чаллыга Кама автомобиль заводы һәм яңа шәһәр төзелешендә катнашырга ниятләгән, шунда ашкынып баручы яшьләр. Шау-шу. Үзара бәхәсләр... Иптәшем Бари белән саф һава суларга палубага күтәреләбез. Минем Казаннан чыгып киткәннән бирле бераз гына ямансулап баруымны сизеп булса кирәк, кәефне күтәреп җибәрер өчен үгет-нәсихәт биреп маташа: — Кайгырма, дускай. Чаллыга бик тиз ияләшеп китәрбез, менә күрерсең, тик, давай, сынатмыйк,— ди. Чынлап та. нәрсәгә кайгырырга, ни сынатырга? Юлларны мин бик күп йөргән кеше ләбаса. Чирәм җирләр... Себер төзелешләре... Киресенчә, күңелдә... куану гына... куану... Мин Барига шушы хакта үз фикерләремне әйтергә теләп башымны күтәргән генә идем, каршы яктан безгә таба ике егетнең нәрсә турындадыр кызу-кызу бәхәсләшеп килүен күргәч, бүленеп калдым. Якынрак килеп туктауларына әлеге ике адәмнең сүзләре аермачык ишетелә башлады. Кепкасын тирән батырып кигәне мишәр акценты белән сөйли: — Син выт Казан ягыныкы. Әт әле син миңа, нинди җир ул Чаллы9 Әпәй турында сүләмә, безгә сәмән кирәк. Выт безнең авылның Калине әтәм, Тольяттида акцаны каерды да каерды гына инде, малай. Хәзер, имеш, Чаллыда тагын акцаны бик каты суга, дир... Икенчесе сүзгә катыша: ♦ — Кем белгән инде аны, бәлки начальство тирәсендә куштанла- х нып йергән берәр портянкадыр шунда, кем белгән... Тәресенә күрә J тактасы, чиләгенә күрә капкачы дигән шикелле, хезмәтенә күрә акча - сыдыр инде ул, малай. Күнелгә әллә ничек кенә чиркәнчек булып китте. Менә бит ул ничек?! Күрәсең, кайберәүләр Чаллыга озын сумнар өчен генә = баралар икән. Белмим, егетләрнең әңгәмәсе Барига нинди тәэсир 2 калдыргандыр, ул Кама дулкыннарына караган килеш нидер уй- < лый иде. ф Бу вакытта палуба өстендә башта акрын гына җыр сузылды. Кама буе туган як ла. Гелләр үсә торган як. > Комсомол путевкасы белән КамАЗ төзелешенә баручы татар, < •чуваш, рус егетләре һәм кызларының дәртле, яңгыравыклы бу көмеш тавышлары, кичке тынлыкны ярып, Кама дулкыннары өстендә бик озак тирбәлде. * 19 июль. Ниһаять, Чаллыга килеп җиттек. Безне яхшы гына каршы алдылар. Кадрлар бүлеге янында 50—60 лап кеше — барысы да яңа килүчеләр. Никадәр җаваплылык — әле генә килеп җиткәннәрнең барысын да гостиницага урнаштырып бетерергә кирәк. Торак мәсьәләсендә монда бик читен, ди. Кешеләр вагоннарда, палаткаларда торалар икән. Гаиләле кешеләргә аерата кыен. ди. Егермешәр, утызар километр ераклыктагы авылларда квартираларда торучылар бар, имеш. Тагын шуны да белдек: Чаллыда һәр көнне 150—200 ләп кеше кабул ителә икән. Менә бу сан!.. Искитәрлек. Безне Кама култыгындагы иске пароходка — ♦ гостиница»га урнаштырдылар. Пароходның исеме ♦Павел Холзунов». Кайсыдыр шаяртып, җиңел кулдан ♦ Астрахань шәһәренә юл тота» дип язып та куйган, Астрахань шәһәреннән килүче яшьләр эшедер инде бусы. 20 июль. ♦Башсантехмонтаж» трестының 1 нче төзү-монтаж идарәсенә слесарь-сантехник булып эшкә урнаштым. 1 нче участокның Иван Савоськин бригадасына билгеләделәр. Прораб Зайцев иртәгә үк эшкә чыгарга кирәклеген әйтеп, вакытлы торак урыны итеп вагон күрсәтте. Бардым. Вагон ишеген ачып керсәм, гаҗәп хәлләр: урын- җир җыештырылмаган, анда-санда ботинкалар, кием-салым аунап ята. Өстәл өстенә күз төшердем, анда каткан ипи сыныклары, кефирдан бушаган шешәләр, аракы һәм төрле зурлыктагы одеколон куыклары дисеңме, ниләр генә юк. гомумән, тәртипсезлекнең иң чиге — чүплеккә әйләнгән вагон кисәге. Кинәт одеал астыннан бер тере баш күтәрелде. Битләре шешенгәнлектән, күзләре кысылып калган бу адәмнең хәле бик авыр иде булса кирәк, кем кергәнен абайламыйча: — Иван, Иван дим! — салып бир әле тизрәк, салып бир,— дип бер чайкалды да лып итеп идәнгә килеп тә төште. Көч-хәл белән яңадан аякка басты.— A-а, яңа таныш икән! Александр Македон ский сезнең алда! Мин сүзсез генә исәнләштем. Кешеләр эштә вакытта аның Hit сәбәптән эштә булмавын белешмәкче булдым. — Эшләп кем баеган? Акча алган идек, менә, өченче көн инде башны күтәрә алмыйча ятам. Сухой закон монда, товарищ. Күрше районга барып алып кайткан идем, бетте... Әле дә ярый, менә коньяк кына калган икән,— дип сөйләнә-сөйләнә, кесәсеннән одеколон тартып чыгарды. — Эчәсеңме? — Юк. — Дуслык өчен, әйдә, берәрне күтәрәбез. — Юк, мин эчмим бит, кем... Македонский. Шул чак, ишекне киң иттереп ачып, сүгенә-сүгенә тагын берәү кайтып керде. Керә керешли үк, ул өстәл өстендәге одеколон салынган стаканны ялт иттереп алды да эчеп тә җибәрде. — Саша, син иртәгә эшкә чыгасыңмы, юкмы, югыйсә, икебез дә янабыз! Әле бүген дә... Мин чыгып киттем. Кая барырга? Кем белән сөйләшергә? Кәеф шәптән түгел, билгеле. Мондый типтагы кешеләрнең характеры миңа күптән таныш. Себер төзелешләрендә һәм чирәм җирләрдә эшләү дәверендә андыйларны күргәләгәнем булганлыктан, «Македонский әфәнде»ләргә бик исем китми. Күрәсең, алар берсеннән-берсе «яхшы» лар. Эшләмиләр. Кыскасы, эшләргә яратмыйлар. Андыйларның күбесе куркак була, тыштан гына ялтыраган итәләр. Беренче көнне үк шундый хәлне күрү кызганыч, әлбәттә. Шулай да апатиягә бирелергә һич ярамый. Төзелешне, яңа шәһәрне карап кайту теләге белән автобуска утырдым. Гидротөзүчеләр поселогына бер генә урам. Башка урамнарда әле- гә асфальт-бетон җәю белән мәшгульләр... Тегендә дә, монда да актарылган җир, чокыр-чакыр... Әмма шәһәрдә зур җанлылык сизелә. Кая карама — яшьләр, яшьләр... Берәүләр эштән кайта, икенчеләре кичке сменага ашыга. Русча, татарча, грузинча, чувашча, тагын әллә нинди телләрдә сөйләшкән сүзләр колакка чалына. Атлый торгач, «Чулпан» кинотеатрына килеп чыктым. Тузанлы эш киемнәрен дә алыштырмыйча кинога билет алучы яшьләргә сокланып карап тордым. Мин яңадан вагонга әйләнеп кайтканда, егетләрнең барысы да өйдә иде. Эштән кайткан егетләрнең берсе Астрахань егете, ә икенчесе Башкортстаннан килгән Якуп белән танышып, Камада су коенып кайттык. Икесе дә шоферлар икән, ә теге исерек башлар, икенче атна инде эшкә чыкмыйча, ялган справка белән эштән «азат ителеп», трай тибәләр икән. 21 июль. Безнең участок идарәдә иң артта сөйрәлүчеләрдән икән. Мин эшли торган бригада да ялтырамый, таркаулык сизелә, бердәмлек юк. Бригада Орловка авылында яңа мәктәпне монтажлауда соңгы операцияләрне тәмамлап килә. Эш сыйфаты түбән. Кайсыбер сантехник приборларны яңадан тәртипкә китерергә кирәк. Бригадир белән уртак тел таба алмабыздыр шикелле. 22 июль. Эштән кайтып кына керүемә Якуп та минем арттан ук кайтып җитте. Ул инде эш киемнәрен алмаштырып та өлгергән. — Виктор кайда соң? — Аның эш ходта, парень. Ашханәдә эшләүче Маша белән любовь крутить итәргә китте. — Ә син? — Миңа нәрсә? Уфада кура җиләге кебек сөйгәнем калды. Сагындым үзен, күрешә алмыйча ут йотып ятам шушы Чаллы калаларында. — Ничева, түзәргә кирәк, брат. Я, Якуп, төзелеш турында сөйлә әле син миңа. Эш нәрсәдә, ничек соң? Нәрсәсен сөйлисең инде аның? Төзелеш төзелеш инде. Пычрак, тузан, рәтле кием киеп йөрерлек түгел. Җеннәр төзесен бу КамАЗ- ♦ ны! Беләсеңме, дус кеше, өле соң түгел, ычкын син моннан. Бер- = нинди кызыклык та юк монда. Яшьләр өчен тем более. — Юк, Якуп, мин китәргә килмәдем,— дим мин аңарга.— Берен- £ че автомобильне чыгарышуда без дә кирәк. — Беренче автомобиль ун елсыз да булмый. — Тагын ике-өч елдан һичшиксез булачак. — Юк инде, син мине агитировать итмә,— ди ул.— Миңа аги- = тация үтми, тирем калын минем. Безнең сөйләшү җанлана алмады, шуның белән өзелде. 24 июль. Иван белән Македонский һаман айнып җитә алмыйлар = әле. Менә бүген дә өстәл артында исерешеп утыралар. Мин килеп =: керү белән, Македонский урыныннан күтәрелеп минем иң башыма * кулын китереп сала, ә мин аның кулларын җилкәмнән бик тиз генә = кире төшерәм. — Браток, положениегә кер, баш авырта, бир әле «пәнҗеки», - Минем кечкенә генә бүлмәм шырпы кабы сыман тулды да куйды. , Кая утыртып бетерергә? Күршеләрдән бу көнне урындык һәм савыт- сабаны күп ташырга туры килде. Бүген көне буе алар белән булдым. Бергәләп төзелешне карадык. Тагын шулай очрашырга сүз куешып, соң гына таралышабыз. 5 октябрь. Әйе, яшьләр белән эшләүдә синең коры, гади бригадир гына булуың җитми шул әле. Син аларга бригадир булу белән бергә олы иптәш тә, киңәшче дә, остаз да, гомумән, яшьләргә дөрес тәртип бирү өчен педагог да була белергә кирәк. Алар бүгенге көндә киләчәккә, олы тормышка беренче адымнарын гына ясыйлар бит. Шулай да, беренче адымнарын шушы олы төзелештә башлаулары нинди зур горурлык! Үз кулларың белән үз шәһәреңне — яшьлек шәһәрен — төзү ул — бәхет! 12 октябрь. Бүген бригадабыз белән «Чулпан» клубына концерт тыңларга бардык. Егетләргә концерт бик ошады. 18 октябрь. Эшләр шәптән түгел. Материал җитешми. Участок начальнигы Лев Николаевичның йөзен сакал-мыек баскан. Беләм, аның өстендә зур җаваплылык, күбрәк аңа борчылырга туры килә. Әле кичә генә хатыны Ленинградка кайтып китте. Күрәсең, монда яшәргә теләмәде, ахрысы. Киткәндә ул: — Ә, син. Лев, КамАЗыңа өйләнеп торырсың инде,— диде дә саубуллашмыйча гына вагоннан чыкты да китте. Менә бит ул ничек?! КамАЗ чыдамлыкны таләп итә. Түзәргә кирәк. 20 октябрь. Көзге көндә бик тиз караңгы төшә. Подвал яктыртылмаган, караңгы. Генподрядчикларга подвалны яктырту турында берничә мәртәбә әйтелгән булса да, нәтиҗәсе күренми. Караңгыда канализация торбаларын үткәргән чакта Илдус Каюмов ялгыш бармагына суккан. Бер кеше сафтан чыкты дигән сүз. Бу турыда ул миңа бер сүз әйтмәде. Якынрак килеп карасам, кулын аннан-моннан гына чүпрәк белән бәйләп куйган булган. — Нигә әйтмәдең? — дим мин аңа. — Орышырсыз дип уйладым. Эш тә күп бит, абый! — Бар хәзер үк медпунктка! Көчкә озаттым. 22 октябрь. Үземнең һөнәр мәктәбен тәмамлаганнан соң, беренче мәртәбә бригадага килгән көннәремне искә төшердем. Безнең бригадир Ходов Петр бик таләпчән кеше иде. Беренче көнне, килү белән үк, торбаларның диаметрын сораша башлады: — Менә бу торбаның диаметры күпме була? Мин җавап бирәм. — Ә бусыныкы? — Менә бу нәрсә? — Кран. — Ярый, яхшы, син боларның барысын да белергә тиешсең, өйрәнерсең. Без башта синең белән сөйләшик әле! Танышыйк,— диде ул. Мин аңарга кайда туганлыгымны, ничә класс бетергәнлегемне сөйләп бирәм. — Дөрес, синең биографияң юк әле. Ул башлана гына. Ә син беләсеңме, эшче кеше нинди булырга тиеш? Мин аның ул соравына төгәл генә җавап бирә алмадым. — Ә-ә-ә, туган, эшче кешенең кем икәнлеге турында белмисең шул әле син... Ярар, син моны аңларсың... Беренче бригадир яшьләр өчен бик истә калучан була. Эштә җитез, көнкүрештә культуралы, җыйнак, пөхтә киенә белүче, һәр яктан белемле, уңай кеше булып күренә иде ул безгә. Буш вакытларда ул безгә В. Маяковский, С. Есенин шигырьләрен укый торган иде. Аның шигырьләрне яхшы итеп укый белүенә без гашыйк идек, әлбәттә. Бригадирыбызның шул яхшы сыйфатларын искә алыпмы, күбесенчә, без һәр яктан аңарга охшарга тырыштык. Шундый хәлләрне хәтерлим: бирелгән эшне көн азагына кадәр тәвәккәлләп чыгу өчен без йөгереп кенә йөрибез. Кем әйтмешли, аяклар җиргә тими... Төшке ашка бармыйбыз, көндезге ялны эшләп уздырабыз. Олыларга моны сиздермибез. Ни өчен? Югыйсә, хурлык, бригадир биргән эшне көн ахырына бетерә алмавыбыз мөмкин. Бу — бригадирдан курку түгел, олылар безне булдыксызга санамасыннар өчен. Шаярган вакытлар да бар иде. Бервакытны шулай, олылар күрмәгәндә (автоген белән эретеп ябыштырырга өйрәнәбез, янәсе), үзәктән җылыту системасының торбасына тагын бер торба ябыштырып канализациягә тоташтырдык. Җылы җибәргән вакытта бу «хәлне* — безнең «конструкция»не тапканнар бит! Системадан канализациягә байтак кына су агызыл- ган. Без бу шуклыкны соңыннан онытканбыз. Хәер, ул көнне олылардан шәп эләкте үзебезгә. Шулай итеп, безнең автогенчы булу теләген бик тиз сүндерделәр. 24 октябрь. Ашханәдән кайтып, көндезге ялда вагонга җыелышып кергән генә идек, Илдус Каюмовның: — Әхәт абый! — дигән тавышын ишетәм. — Ни булды? — Безнең бригада һаман шулай балалар бакчасын гына монтажлаячакмы? Югыйсә, безнең ЗЯБ поселогында тагын бер балалар бак- часы төзелеп килә. Шунда эшләргә соңга калмыйбыз микән? — ДИ ул. — Ни дип мондый сорау бирдең әле син? Мин аның сорауны ни сәбәптән биргәнен аңлыйм һәм үзем Илдусның кызарган йөзенә карыйм. Бу көннәрдә безнең бригадага олылар тарафыннан «балалар бакчасы» дигән кушамат та тагылып өлгергән ♦ иде инде. Егетләргә бу кушамат бик ошап бетмәде, күрәсең. - — Нигә дип балалар бакчасы гына булсын ди. Менә, озакламыйча, каршыда гына тагын бер йорт салалар, мондагы эшне бетергәч, ? шунда күчәбез. Борын салындырырга ярамый, без кешедән киммени? г Ә хәзергә хезмәтебезгә сынауны шушында үткәрергә туры килә,— rj дип, мин аларны юатырга тырышам. Сүзләремнән канәгать булып, алар бер-берсенө мәгънәле генә кара- g шып елмаешып куйдылар. 26 октябрь. Егетләрем эшкә күнегә башладылар. Тырышканлыкла- ♦ рын оизәм. Әнә бит кечкенә генә буйлы Илдус Каюмовны гына ал. = Җитезлеге, тырышлыгы белән бик күпләргә үрнәк булып тора. Васи- = лий Деминский да аңардан калышмый. Шулар белән бергә эшләүче, 5 иптәшләре тарафыннан «полк улы» булып йөртелүче Низамиев Ильяс > башка характердарак егет. Ул араларында буйга да иң кечкенәсе, = яшькә дә иң яше. Эшендә төгәлсезлек җибәргәнлектән, аның эшен < яңабаштан эшләргә дә туры килә. Вакытны бушка әрәм итү булып - чыга. ь Мондый хәлләр булмасын, кабатланмасын өчен, эш җиренә җитке- - зеп эшләнсен өчен, мин аларга сызымнар сызып, практик эш ° урынында детальләрнең бер-берсенә ничек бәйләнергә тиешлеген күр- сәтәм. Шулай иткәндә дә сантехника нечкәлекләре егетләремә барысына да җиңел генә бирелми. Аның каравы, миңа күп йөрергә, күп чабарга туры килә. Эштән арып кайтыла. Белмим, әгәр эшебездә һаман шулай нәтиҗәсезлек дәвам итсә, идарә начальнигының ышанычын аклап булмас, дип уйлыйм. 1 ноябрь. Бүген әллә нигә кәефем юк, салкын тидердем, ахры. Аяк чолгаулары юеш, киптерергә урын юк. Бүлмәдә салкын. Торак йортларга җылы бирү сезоны күптән башланган булса да, үзәктән җылыту системасы әзер булмаганлыктан, тагын бер атнага тоткарланачак. Быелгы көз бик яңгырлы булды, тездән пычрак ерып йөрергә туры килә. Чаллыдагы бу һава хәлләренә карата шаяртып «нәкъ Мәскәүдәге кебек — йортлары да биек, тик асфальты гына сыек», диләр. Җиһазлау материаллары, детальләр төялгән автомашиналарны төзелеш мәйданына кертә алмый интегәбез. Автомашиналарны тракторлар белән тарттырырга кирәк, ә тракторлар җитешми. Бирелгән заданиене срогында башкарып чыга алуыбызга шикләнәм. Шунлыктан эштән соң да калып эшләргә туры килә. Егетләрем үзләренчә тырышкан булалар, тик тәҗрибәсезлек кенә бераз әрнетә. Минем аларның аркаларыннан сөясем, кочаклап үбәсем, кулларын кысасым килә. Тик... эмоциягә бирелергә ярамый, егетләремне бозуым, сүрелдерүем бар... 14 ноябрь. Эшкә соңга калып килүләр, прогул ясаулар кабатлана. Бу яман чирдән ничек арынырга соң? Менә бүген Евгений Изотов белән Фәйзи Әхмәдуллин тагын эшкә чыкмадылар. Тулай торакларына барып килергә булыр. Башымны иеп вагон эчендә берүзем утырам. Бригадада дисциплинаны какшатырга ярамый. Бу турыда нык кына уйланырга кирәк. Шул вакыт идарә начальнигы белән баш инженер килеп керделәр. 7. «к. У.» J* 2. 97 — Но, нәрсә, командир? Канаты каерылган кош шикелле утырасың, ни булды? — диләр алар. — Булмый, Владимир Хачатурович, мин бу яшьләр бригадасы белән бер нәрсә дә башкарып чыга алмыйм, алыгыз мине. — Бу хакта бернинди сөйләшү дә булырга тиеш түгел. Карыйк әле, нәрсә эшләнгән, ниләр эшләнмәгән, һәрбер этапны, һәрбер сантехник узелларны үз күзе белән күреп, тикшереп чыкканнан соң, ул, тукталып, минем кулны кысты. — Менә бит, иптәш Гайнуллин, мин ялгышмадым, эшегездән бик канәгатьмен,— диде ул.— Беренче декабрьга кадәр шактый гына вакыт бар. Этажларда, күп дигәндә, бер-ике көнлек эшегез калган, ә менә нолевой циклга шактый көч куярга туры килә. Шулай булса да, вакыттан урынлы файдалана белгәндә эшегез күп калмаган. Эш процессы буенча нинди тоткарлыклар бар? — Әгәр генподрядчиклар траншеяләр казуда тоткарлык ясамаса- лар, бәлки... — Бернинди «бәлки» дә түгел, эшне тәмамлап чыгуыгыз анысы реаль, генподрядчиклар белән траншея хакында үзем сөйләшәм. Эшегездә уңышлыклар телим,— дип, ул кәефне күтәреп китеп тә барды. 29 ноябрь. Ура! Без җиңдек! Начальник беренче объектыбызны вакытында башкарып чыга алуыбыз уңае белән үзе килеп җитте. Ул егетләрне котлап, безнең адреска бик күп җылы сүзләр сөйләде. — Киләчәктә бу бригаданың тагын да катлаулырак эшләрдә үзен күрсәтә алачагына ышанычым зур, сынатмагыз,— дип бетерде ул сүзен. Егетләремнең авызлары колакларына кадәр ерылган. Алар канәгатьләр. Әйтерсең лә безнең бүген олы бәйрәм. Күңелләр шат. Әйе, бу егетләргә хәзер ышанырга була. Тик барысына дамы? Эшнең иң кызган, иң киеренке вакытында төзелештән качып китүче Фәйзи Әхмәдуллин белән систематик рәвештә прогул ясаучы Евгений Изотовка да ышанырга буламы?.. 30 ноябрь. Эш беткәч, бригада җыелышы ясап алдык. Фәйзи Әхмәдуллин белән Евгений Изотовның язмышын хәл итәргә кирәк иде. — Иптәшләр, Фәйзи Әхмәдуллин ике атналык сәяхәттән соң үзен яңадан бригадага алуны сорый. Аннан соң көн аралаш прогул ясаучы Изотовны киләчәктә бригадада калдыра алабызмы? Нишлибез? Егетләр, сезнең карамакта, мин үзем генә хәл итә алмыйм, сез ничек уйлыйсыз? - Әйтерсең күкерткә ут төрткәннәрмени, малайларым дәррәү кабынып киттеләр. Каюмов Илдус белән Василий Деминский чөгендер кебек кызарышкан Фәйзигә, Женяга тагын да утлы күмер өстәргә тотындылар. Чыдап кына тор. — Безгә качаклар кирәкми!.. — Тунеядецлар бригадасы юк ич бездә, сорап торасы да юк. Килмешәкләр! Борылып кайтасы да калмаган, нишләп кайткан? Бер төкергән коедан яңадан килеп су эчмиләр... — Алмыйбыз, алмыйбыз! Нәрсәгә кирәк безгә әрәмтамаклар? — дип ду куба башладылар. Хәлнең бу кадәр кискен борылыш алачагын мин үзем дә көтмәгән идем. Малайлар әле бик озак шаулаштылар. Башларын түбән игән Фәйзи белән Женя яшьтәшләренең мондый көчле тәнкыйть утына каршы авыз күтәреп бер сүз дә әйтерлек түгелләр иде. Үз иптәшләреннән шундый сабак алу иң зур хөкем иде аларга ул минутта. Калтыраган тавыш белән үзләрен кичерүләрен үтенделәр. Бу минутта бик кызганыч кыяфәттә иде алар. Чыннан да, әллә бер юлга кичерергә микән? Үз фикеремне бригада членнарына җиткердем. ♦ Соңыннан җыелыш беркетмәсенә шундый җөмләләр язылды: “ «Фәйзи Әхмәдуллин белән Женя Изотовка бер ай төзәтү срогы ; билгеләргә һәм һәр икесен дә бригадада түбәндәге катгый шарт белән £ калдырырга: а) тагын бер генә мәртәбә эш ташлау, эшкә соңга калып килү 5 очраклары булганда, бернинди кисәтүсез бригададан куарга. б) Женя Изотовка чираттагы квалификация разряды бирүне бер = айга кичектерергә». Җыелыш карары бертавыштан кабул ителде. ♦ 1 декабрь. Яңа объектка — торак йортны монтажлауга күчәбез. ~ Ике бригадага бер йорт. Срок кыска. Көн саен тугызар-унар сәгать ~ эшлибез. Балавыз сыгарга ярамый. Төзелеш андыйларны яратмый. Фәйзи белән Женя йөгереп кенә йөриләр. Кайда авыр эш, шунда г ашыгалар, әйтеп торганны көтмиләр. 28 декабрь. Торак йортны да тәмамладык. Эшләр гөрләп бара. - Җиңелдән генә булмады, билгеле. Нолевой циклдагы канализацияне командировкага килгән кешеләр эшләп киткәннәр. Су тутырып 3 карасак, иләк кебек, һәр стыктан су ага. Яңадан безгә эшләргә туры * килде. 1972 ел, 5 январь. Идарә буенча үткән айның нәтиҗәсе безнең бригаданы икенче урынга чыгарды. 20 бригада арасыннан икенче урынга чыгу бу безнең зур җиңү. 1972 ел, 10 октябрь. Бүген идарәнең комсомол комитеты секретаре Людмила Анцибор тагын шатлыклы хәбәр китерде. Социалистик ярышта югары күрсәткечләре өчен ЦК ВЛКСМ органы «Молодой коммунист» журналының махсус призы «Кызыл канәфер» белән бүләкләнгәнбез! Шатлыклар зур һәм шатланмаслык та түгел. Бу призга хуҗа була алу бик җиңел генә булмады. Монда һәркемнең үз өлеше кертелгән. Партия оешмасы секретаре Виктор Степанович һәм комсомол секретаре Людмила безне җылы тәбриклиләр, кулны кысалар. Кечкенә генә митинг булып үтте, һәркемнең куанычтан нидер сөйлисе, әйтәсе, шатлыкларны уртаклашасы килә. — Алдынгылар сафыннан төшмәскә! — Сүз бирәбез! Группа комсоргы Евгений Изотов сүз алды. — Әйдәгез, егетләр, күршебез Сопкин бригадасын ярышка чакырабыз! Алар да комсомол яшьләр бригадасы — тиңдәшләр. Көч сынашыйк! — дип бетерде ул сүзен. Бригада членнары бу тәкъдимне бик хуплап каршы алдылар. 15 октябрь. Яңа шәһәрдә 2,08 нче йортны монтажлыйбыз. ЗЯБ поселогында да 15/17 нче йортны сафка кертү бурычы тора. Объектларның төрле җирдә булуы хезмәттә рациональ көчләрне тулы файдалануга комачаулык китерә. Хезмәт ресурсларыннан тулы файдалану Һәм простой булдырмау хакында бүген бригада членнары белән киңәшләштек. Иртәгә ЗЯБ поселогындагы йортны сафка кертү өчен кайбер әзер леклор күрү кирәклеген искә төшереп, үземнең шунда булачагымны әйттем. — Ә бригадир өчен кем? — Бригадир өчен Дамир Мостафин кала,— дим мин аларга. Барысы да көлешәләр. Дампр Мостафин барысыннан да иң яше: бары унҗиде яшь. Шулай булуга карамастан, җитез, чая, эшендә һәр вакыт төгәллек. — Гомумән, ул бүгенге көннән соң һәр вакыт бригадир ярдәмчесе булачак, белегез, иптәшләр. — Но, Дамир — начальник! — дип елмаешалар егетләр. Дамир, үзенә таба авызын ерып торган Изотовка карап, сүзгә кереште: — Нигә авызың ерасың, комсорг кеше?! Әхәт абый, иртән радиаторлар өчен кронштейннар беркетергә кирәк, пистолетчик-операторы- быз юк,— диде ул. — Нишләп юк, Изотов бар бит. — Мин иртәгәдән бригадир булгач, эштән куам аны, вәт нәрсә... Барысы да көләләр. — Ай-Һай, бригадирның усалына килеп эләктек! — дип шаулашалар, көлешәләр. Дамир үзе көлми дә, елмаймый да, сүзен дәвам итә: — Нигә көләсез, шулай... Тышта 20 градус суыклык, ә ул резина итек белән эшкә йөри. Биш минут эшли, ун минут аягын җылыта, болай эш бармый... Кызларга конфет суыртып, акчасын туздырып бетерә, итек алырлык та акчасы юк ич... — Ә үзең соң кызларга шоколад аямыйсыңмыни! — ди аңа Вася. — Ә мин кызлар белән чуалмыйм, лучше үзем ашыйм,— ди ул, уңайсызлана төшеп. Автобуста кайтканда да малайларым бу темага озак бәхәсләштеләр, шаярыштылар. 17 октябрь. Кичә ЗЯБ поселогындагы йортны тапшырдык. Бригада членнарын сөендерим дип иртәрәк килсәм, Дамир миннән дә элегрәк килеп җиткән. — Но. я, ничек эшләр, бригадир? Иртәләгәнсең... —Бригадир беркайчан да соңга калмый. Үзең шулай дисең бит?!. Эшләр әйбәт. Кронштейннарны беркетеп бетердек. Женяны итекле иттем, суыкта каткан әтәч шикелле өшеп йөрмәс инде бүтән... Складка кичә итек китергән иделәр, Женя бәхете. — Тагын нинди яңалыклар? Ул кичә «Молодой коммунист» журналыннан хәбәрче килгәнен сөйләп бирде. — Эшләгән эшләрне күрсәтеп йөрдем. Минем вакыт юк, ә ул һаман минем арттан калмый. Гаҗәпләнә. Сораулар бирә. «Кай арада өлгерәсез?», «Ничә класс бетердегез?», «Эштән соң ничек ял итәсез?» Фәлән дә фәсмәтән. Аннан соң ул кулын суза. «Кулларым майлы» дим, ап-ак куллары белән безнең майлы кулларыбызны кысмыйчан тынычланмады. Чудак кеше! 30 декабрь. Бүген идарәдә СССРның 50 еллык юбилеена багышланган тантаналы зур җыелыш. Шунда ашыгабыз. Кичке тынлыкта салмак кына яуган тәңкә карлар аша яңа шәһәрнең биек ап-ак йортларыннан сибелгән якты нурлар, әкияттәге кебек, матур җемелдәшәләр. Шушы табигый матурлыкны сизеп микән, автобус тукталышына килгәндә, кинәт кенә Женя Изотовның: — Туктагыз әле, егетләр! Шәһәр нинди зур булып үсеп килә бит, ә?! — дигән тавышын ишетәм. — Үзебезнең шәһәр...— дип җөпләп куя аны Дамир Мостафин. Аларның сөйләшүенә кушылып, яңа үсеп килгән шәһәргә сокланып карап торабыз. Дөрес, гаҗәп түгел, төзүче кешенең шундый гадәте бар: ул эш бетергәч тә әле, төзелеш мәйданына яңадан кайта- кайта борылып карый һәм күңелне бизи алырлык үз хезмәтенең җимешен күргән көйгә сөенә-сөенә атлый. Әйе, егетләрнең горурланырга хаклары бар. СССРның 50 еллык юбилеена багышлап алган югары социалистик ярыш йөкләмәләрен үтәүдә аларның да хезмәтләре зур булды. Әнә бит алар, бүгенге көннең батырлары: Илдус Каюмов, Дамир Мостафин, Ильяс Низамиев, Женя Изотов, Вася Деминскийлар! Аларның йөзләре елмаюлы — үзләре төзегән йортларга сокланып карап торалар. Шатлыклар зур һәм шатланмаслык та түгел шул, алар бүген социалистик ярышта югары күрсәткечләр өчен икенче мәртәбә ВЛКСМ Үзәк Комитеты органы «Молодой коммунист» журналының махсус призы «Кызыл канәфер» белән бүләкләнделәр! Менә бу «балалар бакчасы» бригадасы! Олыларның борыннарына шәп чиертә! Тик уңышлар белән генә масаеп калмыйк, безне алда зур эшләр көтә! Алда яңа үрләр! Яшьлек, яшьлек! Көтә сине, көтә Төзелешләрнең бердәм гүләве. Ашкынулы булсаң, юлга чык син. Йөрәк шунсыз тынгы беләме?!. Кушыл да кит. әнә. дулкыннарга, Ташкыннарда бергә агарга; Җир өстендә гөлләр үссен өчен Яңгырлары булып яварга.