Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АЛАЙ ДА БУЛА!»— БУЛМАСЫН

Милләт булып оешып җиткән һәр халык тарихи үсешенең бер чорында үзенең асыл йезе булган телен дә ныклап, тамырына төшеп өйрәнә башлаган. Тел гыйлеме дип аталган үзенә аерым фән шулай хасил булган. Әгәр дә без татар тел гыйлеменең җеп очын эзли китсәк, җепне сава-сава, Гали Махмудов, Салихҗан Күкләшев, Хөсәен Фәезханов, Ибраһим Хәлфин һәм, ниһаять, мәшһүр бабабыз Каюм Насыйрига барып чыгачакбыз. Ләкин ул заманнан бирле күп сулар агып, бер гасырдан артык вакыт кичте. Бу вакыт эчендә әдәби телебез үзе дә. тел гыйлеме дә бик нык үсеп алга атлады. Әмма бу үсешнең иң куәтле агымы ирекләре буылып-томаланып яткан халыкларга чын ирек биргән совет чорына туры килә. Бөек Октябрь революциясенең җиңеп чыгуы, революциянең нигез ташларыннан саналган милли политиканың гамәлгә ашуы, тигез хокуклы милләтләрне берләштергән СССРның төзелүе —боларның һәммәсе дә илебездәге гаять күп телләрнең колач җәеп үсүенә иркен юл ачты. Үзебезнең татар әдәби теле моңа ачык мисал. Совет чорында ул бик каты җегәрләнеп, дөньядагы алдынгы телләрдән һич калышмас дәрәҗәгә басты. Чыннан да, егәр остасына эләксә, җәүһәр-алмазлар уйната ул безнең тел! Галимҗан Ибраһимовлар, Һади Такташлар, Муса Җәлилләр, Гомәр Бәшировлар, Әмирхан Еникиләр, Сибгат Хәкимнәр теле әнә шундый. Ләкин әле моңа карап кына: телебез тәмамынча камил, чишәр мәсьәләсе юк, әйдә шулай торсын дил, канәгатьлектә оеп утыра алмыйбыз. Бүгенге җитез тормыш әдәби телебез алдына да мәсьәләне куеп кына тора — берсен чишеп өлгермисең, икенчесе килеп чыга. Хәер, фән шулай инде ул: проблемасыз, бәхәссез булмый. Ләкин, миңа калса, бәхәс әле күбрәк алынма сүзләр тирәсендә урала. Хәтта профессор М. Зәкиев аны «бик катлаулы һәм күп тавыш куптарган» проблема дип атый. «Хәзерге көндә дә мәсьәлә инде ачыкланган һәм көрәш туктаган дип уйлау, ким дигәндә, беркатлылык булыр иде», ди. (М. Зәкиев. Туган тел үсеше. 1967. 57 бит.) Шулай да мин моны ул кадәр катлаулы, көрәшле нәрсә санамыйм. Нинди телдән күпме сүз алу яки алмау мәсьәләсен заман үзе хәл иткән һәм итә — аласын ала, калдырасын калдыра. Әйтик, хәзер бер язучы да индустрия, промышленность урынына санагат сүзен кире кайтарыйк дип дәгъва кылмый. Әмма ләкин сүзнең аһәңе, эчке ритмы хакына берәр язучы меңгә бер, анда да сүз сөрешеннән җиңел аңларлык итеп, санагат сүзен кыстырып җибәрә икән, аңардан гына татар әдәби теленең бер чите дә кителеп төшмәячәк. Мәгәр заманы булган — телебезгә кемнән сүз алу, ягъни кемгә йөз тоту мәсьәләсе тирәсендә каты бәхәсе дә. көрәше дә булган. Тарихтан беләбез: дөньяда бер халык та, океан эчендәге исемсез атау кебек, үзенә генә аеры яшәмәгән. Гасырлар М дәвамында көч-куәт, культуралар үзгәреп тору сәбәпле халыкларның урыннары алмашынып, үзләре дә. телләре дә тәрле йогынтыга эләгә торган. Җөмләдән, татар телен алыйк. Әле бер, әле икенче тарафтан агым-агым килеп кагылган күпме тел йогынтысы кичергән ул1 Безгә иң дәвамлы (мең ел буена!) йогынты ясаганы ул — гарәп теледер. Әгәр бүгенге татар әдәби теленең лексик байлыгын тикшереп карасак, лингвист булмаган кеше, мәсәлән, кайсы татар, кайсы гарәп сүзе икәнлеген аера да ♦ алмый. Грамматик яктан бөтенләй башка — берсенең сыгылмалы флектив, икенчесе- — нең үзгәрмәс аглютинатив тамырлы булуларына карамастан, гарәп сүзләре «бәр 3 сузыкка бер тартык» моделе белән калыпка калып, авазга аваз дигәндәй кергән дә J утырган, кергән дә утырган. Ләкин һәр нәрсәнең чамасы була. Әгәр читтән бер сүз 5 чама белән, котылгысыз ихтыяҗ, кирәклек аркасында гына алынган булса иде. ул - чакны ничә еллар бу хакта сүз сөйләп, бәхәс коруның хаҗәте дә калмас иде. Кызга- ‘ нычка каршы, татарда да әүвәл үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан өстен сыйныф- < лар телне дә сыйнфый итәргә тырышканнар; язганнары гарәпчә булып, төркичә дигә- > нендә дә унга бер генә татар сүзе туры килгән. < «Пролетариат әдәбияты турында» дигән хезмәтендә Галимҗан Ибраһимов болай яза: «Без, бердән, хәзер гарәпчә сүзләргә каршы сугыш ачтык. Буржуазия заманында борынгы чыгтай теркисеннән бер адым атланып, гарәбизм киметелгән иде. Ләкин пролетариат аңа тукталмады, халыклашмаган (курсив минеке — X. С.) Гарәбстан " сүзләреннән әдәбиятны коткару мәсьәләсен уртага куйды. Әле без моны эшләп ♦ җиткерә алмадык, ләкин шуңа барабыз». Әмма ул гарәп сүзләрен тоташ кырып чыгу X юлына басмый, ө без бүген дә онытмаска тиеш булган дөрес принцип белән эш л итә. Ләкин бер чор булып алды ки, Галимҗан Ибраһимовтан соңгы ике дистә ел с. эчендә кайберәүләр гарәп сүзләрен генә түгел, үзләре белмәгән теләсә нинди * татар сүзен дә «халык аңламый» дип кисә башладылар. Бәхетебезгә, ул вакытлар _ инде артта калды, әмма «аңламый» дип халыкка япсаруның әле булса бетеп җиткәне - юк. Хәлбуки без бер хакыйкатьне истән чыгармаска тиеш: әдәби телдәге барлык сүзне, каян гына алынса да, бер халык та йөз процент аңлап бетерми һәм бетермәя- >■ чәк тә. Үз иҗатында татар теленең гүзәл үрнәкләрен биргән Кави Нәҗми бу хакта ачынып: «Барлык татар халкының яше, карты бер тигез белгән сүзләрне генә әдәбиятка кертү принцибы белән эш итсәк, телебезне ярлылатудан башка нәтиҗә чыкмаячак» дип язган иде. (Әсәрләр. 1960. 4 том. 235 бит.) Мәгәр мәгълүм: гарәп безгә бик ерак — җиде диңгез, җиде тау артында: без гомер-гомөргә гарәп белән түгел, рус белән бергә яшәгәнбез. «Россия кешесе (руслар— X. С.) мөселманнар белән бер җирдә торган һәм... бер икмәкне ашап үскенлекләре сәбәпле, бу ике халык бер-берсенең гадәтен вә мәгамәләсен яхшы беләләр», ди Каюм Насыйри. (Сайланма әсәрләр. 1956. 87 бит.) Октябрь революциясе Россия халыкларына политик ирек, яңа культура ишекләрен каерып ачкан кебек, өр-яңа сүзләрен дә нурдай чәчеп җибәрә. Татар халкы моңарчы ишетмәгән, әйтергә теле дә әйләнмәгән бу сүзләрне әйләндереп йотып кына тора. Бу дулкын әдәбиятка да килеп кагыла. «Чөнки Кызыл Армия фронтында, продналог отрядында, крестьян җыеннарында, хәзерге вузлар эчендә кайнаган яшь каләмнәребез, шулай ук завод-фабрик. шахта төбеннән күтәрелгән рабкорларыбыз татар әдәбиятына үзләренең шул дөньяларында өйрәнгән сүзләре, тәгъбирләре белән киләләр. Шулай итеп татар теленә яңа байлыклар бирәләр». (Г. Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. 1960. 180 бит.) Бу әле ул вакытта. Ә хәзер! Техник прогрессның космик адымнар белән алга китүе, дөнья цивилизациясе, халыкларның еллап түгел, көнләп аралашуы, ил эчендәге миграция, матбугат, радио, телевидение информациясе — боларның һәммәсе дә бер телдән икенче телгә яңа сүз алуны туктаусыз ихтыяҗ итә. Чөнки көне-сәгате белән колакка килеп ирешкән яңа төшенчә, мәйданга килгән яңа предмет өчен һәр халык, үзле-үзенә мир җыены ясап, сүз уйлап утыра алмый — ул мемкин эш түгел. Шуңа күрә боз техникага, фән я башкага бәйле өр-яңа сүзләрне рус теленнән шул көе я тәрҗемә ит.зп алабыз. Рус теле дә сүз өләшеп кенә ятмый, без турыдан-туры ала алмаган день» телләреннән үзе дә туктаусыз сүз алып тора. Димәк ки. башка бер телдән ихтыяҗ белән, кирәккәнгә сүз алу әдәби телебез өчен гаять тә зарури бор хәл икән. Ләкин монда бор таләп бар: ягъни читтән алынган һәр сүз бу телнең 9. «К- У.» 2. 129 генә каты законына буйсынып, грамматик кысасына керергә тиеш. Юкса читнеке түгел, үз сүзеңнең дә ят булуы бар. Чөнки бер телнең чын мөстәкыйльлеге алынма сүзләрнең аз я күплегенә карап йөрми (составында 70—80 процент чит сүз булган телләр дә бар), ә бәлки гасырлар буена бөртекләп кенә салынып, цементтай ныгый килгән грамматик кагыйдәләр мөстәкыйльлегенә, һәр сүзнең шул кагыйдәгә мотлак буйсынуына карап йөри. Менә ике мисал: Бул кеше, байбәтчәләрнең калдыгы хәмрен көтеп, Алты еллык образованиеңне йөрмә селкетеп. (Г. Тукай. Әсәрләр. 1955. 2 том. 103 бит.) Бу көнне кызлар тик бер аны гына сөйделәр, (хәтта хатынына көнләп көйделәр). (Ш. Махмудов. Юл өстендә кояш. 1971. 71 бит.) Тукай шигырендә ике чит сүз бар: хәмер һәм образование. Әмма икесе дә татар теленең үз кагыйдәсенә буйсынып, әүвәл изафә формасы белән, аннары, фигыль таләп иткәнчә, төшем килеш кушымчасы белән төрләнгән. Шулай итеп, һәр кайсы ике кабат татарлашкан. Инде Ш. Мәхмүдовның шигырен карап карыйк. «Хәтта»- дан башкалары — һәммәсе татар сүзе. Башка телдә бәлки башкачарактыр, мәгәр безнең татар телендә «көнлим» дигәндә, «кемнән кемне» моделе генә бар. Татар кешесе бер вакытта да: «иремә яки хатыныма көнлим» дип сөйләмәс, кемнәндер «иремне яки хатынымны көнлим» дип сөйләр. Телне мөстәкыйль иткән, аны мәңге хәрәкәттә тоткан нәрсә — ул грамматик чара. Шуның аркасында гына сүзләрдән тел дип аталган гүзәл бер бина хасил булган. Шул бинага карап без төзүчесенең, ягъни һәр халыкның үзенә хас булган үзенчәлекле фикерләү ысулын күрәбез. Җыеп кына әйткәндә, һәр телнең үзенә җитәрлек грамматик ысуллары бар. Тик аны белергә генә кирәк. Кызганычка каршы, бу соңгы елларда кайбер яшь язучы һәм журналистларыбыз телебезнең грамматик кануннарын, агач кортыдай, әкрен-әкрен генә кимерә башладылар. Ләкин берсе дә моны махсус эшлим димәс. Чөнки язу язучылар хәзер бик күбәйде. Яхшысы бар, начары бар. Әлбәттә, яхшысы күбрәк, ләкин начары да җитәрлек. Бер ишесе, мәсәлән, телне тумыштан ук белми, аны инде үгетләү түгел, дегетләсәң дә бер ни чыкмый; кайберсенең тел тою хисе атрофияләнгән, ул хәзер кайсы дөрес, кайсы ялгыш икәнлеген дә аермый, «алай да була!» дип, телебезнең төзек һәм мөкамәл бинасына үзе сыярлык кына тишек тишеп, шуннан йөри башлаган; өченчесе исә үз телен өйрәнер-өйрәнмәстән Европа я Азиянең модалы бер агымына ияргән була да, телне мескен бакага әйләндереп, мәктәп баласыдай тәҗрибә ясый; тагын бер ишесе бар: болары исә «мин беләм инде!» дигән җирдә туктаган да, бүтән бер адым алга атламас. Әмма һәр кайсының нәтиҗәсе бер: телне бозалар! Башлыйк орфоэпиядән. Татар телендә бер кагыйдә бар: яңгыраусыз ябык тартыкка беткән сүздән соң сузыкка башланган сүз әйтелсә, тартык аваз ачылып яңгыраулана. Мәсәлән: дибәйтә (дип әйтә), барыбал (барып ал) һ. б. Ләкин кайбер яшьләр, бигрәк тә җырчыларыбыз, орфоэпик нормаларны белмәү сәбәпле, бу нигез кагыйдәне бозалар: дипәйтә, барыпал диләр. Үзара сөйләшкәндә әле бер хәл, алай әйтмә, болай әйт дип, төзәтеп була. Әмма инде, көн саен булмаса атна саен, радиодан: «татарлар елмаепүлделәр» дип җырлыйлар икән — радионы борып куеп кына котылып булмый. Татар шигъриятендә берничә эндәш аваз — ымлыклар бар. Алар: и, а, аһ. (Их, ах, ух, әй ләр бу исәпкә керми, алар үзенә башка.) Шушы өч шигъри авазның берсе дә диярлек дөрес кулланылмый — и әй гә, а о га, ah ax ка әйләнде. Менә Р. Гатаул- линның «Күңел ташлары» дигән китабына күз салыйк. Исеме бик начар. Ләкин «Күңел ташлары» инде ташка басылган! Безгә мисал эзләү генә кала. Р. Гатауллин үлеп 6 ларны ярата. «0, бу тема!», «0, нинди яр анда», «0, кешеләр», «0, Сальери түгел элеккечә!», «О, без нинди матур идек!». «О. язмыш!». «О. ул. бәхетем!», «О. горур гүзәл!», «О, матур таулар!», «О, бәхетле таулар!», «Ой, дэдэ! Ой!»... Барысын да чүпләп чыктым шикелле, бүтәннәргә дә күз тешерик: «Оһ-оһ-бһ, күп әле аңлашылмаган нәрсәләр» (Р. Батуллин. Уйларымны кеше белсен); «һо! Кайттыңмы?» (А. Ганиев. Сүзсез җыр); «0, мәрхәмәтле хуҗа, алай димәгез!», «Оһо! — дип куандылар бораулаучылар» (Ш. Бикчурин. Каты токым.) һ. б. ♦ Бу нинди 6 лар. ой лар. оһ лар. Һ6 лар? Тукайда бармы? Дәрдмәнд я Такташта х бармы? Җәлилдә бармы?.. Ил ла кызык булыр иде, әгәр Тукай я Дәрдмәнд болай j язса: 5 ч О тугаи тел, 6 матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! (Г. Тукай. Туган тел.) J Җитәр, 6 Дәрдмәнд, сүзне озайтма. Катып уңган күңелләргә боз атма! К (Дәрдмәнд Куанды ил) < Мәгълүм ки, татар телендә киң әйтелешле 6 авазы юк. Ул фәкать рус теленнән ♦ кергән сүзләрдә генә бар: совет, социализм һ. б. Бәлки Р. Гатауллинның Тукай, Дәрд- х мәндләрне кабатлыйсы килмидер? Шигырь саен а дип сокланасы киләдер? Бездә дә к бар ул а! Тик ул 6 дип язылмый, ә «ат» дигәндәге а кебек языла һәм шулай әйтелә д. дә. Мәсәлән, Р. Гатауллин бик яраткан Бабич белән Такташта нәкъ шулай: х Андамы, әйтимме?.. А!.. Анда гаять Кадре зур бер нәрсә ул — «Әбелхәят!» л х (Ш Бабич Газазил) К. атомнарны кояштан Каплаган җир катлавы. А, кояшны без атомнардан Яшергән кол тавы! (һ Такташ. Янар таулар) Миңа калса, Р. Гатауллин шигырьләрендәге сеекле о ларның күбесен и белән алмаштырып булыр иде: «И язмыш!», «И горур гүзәл!» һ. б. Әнә чордашлары шулай язган бит: «И җәрәхәтле дулкыннар» (Р. Харис), «И җанның даулы мизгеле!» (Золфәт). Телдәге авазлар бик аз булганы хәлдә, алардан ясалган сүзләр санап бетергесез, ә мәгънәләре тагын да күбрәктер. Чөнки заман арты заман үтү белән op-яңадан сүз ясау я кимегән, я бөтенләй тукталган. Аң ирешкән яңа мәгънәләр беренчел тамыр сүзнең тамыр мәгънәсеннән ишәеп үрчи башлаган. Бер сүзе бер генә мәгънә аңлаткан тел дөньяда юк. Хәтта синоним сүзләрнең дә оясы ояга тәңгәл тешеп утырмый. Бу хакыйкать көн саен сүз белән эш иткән һәр кемгә билгеле булырга тиеш иде югыйсә. Әмма көндәлек тел практикабызда алай түгел: менә дигән бер сүзне башка бер сүз кысрыклап чыгарып, аның бөтен мәгънәсен бер үзе били башлады. Мин аларны «универсаль» сүзләр дип атадым. Менә берничәсе: катнашу, тудыру, башкару, җитештерү, кайгырту, чакыру, белдерү, җәелдерү, күрсәтү, күрсәткеч, буенча, почмак, бара һ. б. һәр кайсына мисал меңләгән — ерып >»1кмалы гына түгел! Шулай да беразын әйтеп үтми булмас. Тудыру дигәненә берничә мисал: «Шушы елларда Салих Сәйдәшев мәшһүр «Совет Армиясе маршы»н тудыра»; «Хәзер инде Нигъметуллмна һәм Рогожин тарафыннан тудырылган Сәйдәшев образы». «Хатыны икенче баласын тудыра». Кыскасы, тудыру сүзе туып кына тора! Ләкин бу мисалларның берсендә дә ул дәрес кулланылмаган. Ни өчен? Чөнки тудыру сүзе ясалмыш көненнән үк нәсел ишәйтү процессына бәйләнгән. Мәгълүм ки, нәсел ишәйтүгә бәйле байтак сүзләр, дөньяга әдәп иңгәч, әйтелми башлаган. Шуңа күрә безнең татар әниләре нәсел ишәйтү серләрен чишмәс өчен тудыру сүзен әйтмәгән; моның өчен берәр нейтраль сүз, ягъни таптым дигән сүзне тапкан: коедан таптым, чишмәдән таптым, болыннан таптым һ. б. Чынлап та кайсыгызның әнисе: «Мин биш бала тудырдым» яки «Мин сине, улым, фәләненче елны тудырдым» дип сөйли икән?! Халык җыры да бар: Әнкәй мине тапкачтын да ак биләүгә биләгән... Такташ та болай яза: Рәхмәт, әнкәй, сиңа. Ярый әле, мине тапкансың— Ә без әдәбиятчылар — әдәп кешеләре — нишлибез? Әти-әниләребез әйтергә дә кыенсынган сүзне авыз тутырып, тудырдык дип кычкырабыз: әсәр тудырдык, образ тудырдык, материаль байлыклар тудырдык һ. б. Хуш, тудыруны кулланмагач, родильный домны ничек тәрҗемә итәргә соң? Әлбәттә, бала табу йорты дип! Ә образны иҗат итәләр, әсәрне язалар да, иҗат та итәләр, рәсемне ясыйлар, материаль байлыкларны булдыралар һ. б. Янә. үзенең туган моментын үзе белмәгәнлек- тән, татар кешесе тудым дип сөйләми, туганмын ди. Шулай да тудым дип язучылар да күзгә чалынып тора. Мәсәлән: «Мин Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында 1940 нчы елда тудым». (Р. Идиятуллин. Беренче карлыгачлар. 1969.) Күрсәтү Һәм күрсәткеч. Күрсәтү дигәне байтактан килә. Ул хәзер бер үзе генә дә җиде-сигез сүзне алмаштыра: әйтте, өйрәтте, аңлатты, сөйләде, язды, төшендерде, раслады — бөтенесе урынына да күрсәтте йөри ала. Бер генә мисал: «Мондый катнаш сөйләмнең булуын революциягә кадәр үк М. Гафури да күрсәткән иде». (М. Зәкиев. Туган тел үсеше.) Бу җөмләне укыганнан соң минем күз алдына Гафури- ның «Менә!» дип бармагы белән төртеп күрсәтеп торган позасы күз алдына килеп баса. Күрсәткечнең гомере озын түгел әле. Ул күзгә алтмышынчы елдан соң гына чалына башлады. «Икенче урында Әхмәтсолтан Әминов бригадасы. Аның да күрсәткече безнеке чамасы ук» '. (Моны бригадир егет әйтә.) Кискеч — киселә торган предмет булмаган кебек, күрсәткеч тә күрсәтелә торган әйбернең, төшенчәнең, ягъни уңыш, җиңү, нәтиҗә һ. б.ның үзе түгел. Нигә предмет я төшенчәне үз исеме белән атамаска! Буенча дигән бәйлек сүзгә берничә мисал. «Электрлаштыру буенча механик» (кирәк: электрлаштыру механигы); «Районда хезмәтне механикалаштыру буенча башкарасы эшләр гаять зур» (кирәк: районда хезмәтне механикалаштырасы эшләр гаять күп); «Мәктәпләр төзү буенча районның алдагы елга планнары нинди?» (кирәк: мәктәпләр төзүнең алдагы ел планнары); «һәр группада терлекне симертү буенча технологик карта төзәдек» (кирәк: терлек симертү өчен); «Уфа телевидениесе буенча чыгыш ясадылар» (кирәк: Уфа телевидениесеннән сөйләделәр); «Шагыйрьнең әсәрләрен популярлаштыру буенча нәрсәләр эшләнә?» (кирәк: популярлаштыру өчен); «Казан шахмат клубында йөз шакмаклы шашка буенча Татарстан чемпионаты тәмамланды» (кирәк: шашка уенының); «Иң җиңел үлчәүдә казанлы Р. Бикметов очколар буенча А. Самедовны отты» (кирәк: очко саны белән, яки: очколар ягыннан); «Туфан Миңнуллинның «Ир егетләр» пьесасы буенча эшләнгән спектакль (кирәк: пьесасыннан эшләнгән я куелган спектакль). Кыскасы, буенчаны көн буе санасаң да бетәсе юк. Бер-ике мисал белән генә почмак һәм бара дигән ике сүзгә тукталып үтәм. Почмагыбыз да хәзер, бик кыршылып йөри торгач кыры шомарып, түгәрәкләнеп килә. Менә: «Илнең барлык почмакларын күргән» (Ә. Баянов. Ут һәм Су); «Дөньяның төрле почмакларыннан күренекле врачлар җыела» (Тат. календарь. 1969); «Җир * Авторлары күрсәтел иәгән мисалларның һәр кайсы газеталардан алынды. шарының төрле почмакларыннан алынган хәбәрләр» (Тат. радио, 1972). Телебездә илнең, җирнең, дөньяның чите бар, әмма шарның ни чите, ни кырые, ни почмагы булмый. Әлеге еч мисалда почмак нинди сүзләрне кысрыклап чыгарган соң? Санап бирик. «Илнең барлык почмаклары» түгел, ә бәлки «илнең барлык җире, барлык урыны, барлык елкәсе, барлык теше, барлык агы, барлык тарафы» һ. б. Ә «дөнья» дигәндә аңа илләре, дәүләтләре; Җир шары» дигәндә кыйтгалары, континентлары ♦ килеп өстәлә. Күпме сүз! Инде бара дигән сүзне бөтенләй аздырдык. Без язган, сөйләгәннәрдә хәзер ни и генә бармый! Вакыйга бара, квартал бара, сүз бара, җыелыш бара, кино бара, g конкурс бара, бәхәс бара, смотр бара... Бара да бара, бара да бара! Әгәр үз аягы > белән генә бара алмаса, алып баралар. «Разведчиклар Арча җирендә эзләнү эшләре алып баралар» (Ә. Фазылҗанов. һөнәрлеләр ягы); «Ә бу юлы исә концертны алып . баручы булмау үзен бик нык сиздерде» (Р. Гарипов, М. Харисов. Зур концертка зур 2 таләп); «Рояль партиясен алып бара» (Тат. радио, концерт программасы). Кая бара- £ лар? Кая алып баралар? — һич мәгълүм түгел. Мисалның һәр кайсында бара сүзе < үзенең тел мәгънәсен җуйган — хәрәкәттән халәткә авышкан. Хәлбуки аның телебездә бик популяр ике мәгънәсе бар; беренчесе хәрәкәтнең үзен, икенчесе дәвам- < лылыгын аңлата, ул чагында ярдәмче фигыль вазифасын гына үти. Беренчесенә < мисал: Китте болар. Бара, һаман бара, бара, х Күренмидер күзләренә ак һәм кара. (Г Тукай. Кәҗә белән сарык хикәясе ) Икенчесенә мисал: х п Күзләре йомылып бара инде аның әкрен генә! е а (Г. Тукай. Мияубикә ) х Бара, алып бара кебек хата мәгънәле фигыльләрне нинди сүзләр белән алмаштырып була соң? Җөмләсенә карап төрле сүз я конструкция белән алмаштырып була. Әйтик, пьесаларда язган кебек: «Вакыйга безнең көннәрдә бара» дип түгел, ә «безнең көннәрдә булган вакыйга» дип. конкурсны башланды, дәвам итә. тәмамланды дип, рояль партиясен уйный дип төзәтү мөмкин иде. Шулай ук Ә. Фазылҗа- новның да «Разведчиклар Арча җирендә эзләнү эшләре алып баралар» дигәнен гадирәк итеп — эзләнәләр, нидер эзлиләр, эзләнүне дәвам иттерәләр һ. б. кебегрәк итеп — үзебезчә язып булыр иде. Озынга сузмый гына, җитәкләшеп кизү йөргән тагы бер-ике дежур сүзгә тукталып үтәм. Алары җөмләнең «зур роль уйный», «зур әһәмияткә ия», «зур урын алып тора» кебек универсаль хәбәрләре. Бу мәкаләне язганда мин яңадан бер мәртәбә Г. Тукайның «Халык әдәбияты» дигән мәкаләсен укып чыктым. Бармы анда зур роль уйный лар, зур әһәмияткә ия лөр, зур урын алып тора лар? Ләкин шундый да гади, шундый да гыйльми, чын безнеңчә мәкаләләр тагын да язылсын иде! Җөмләнең «дежур», «универсаль» хәбәрләре бу бер-ике ел эчендә тагы бер тәгъбиргә артты әле. Анысы — өлеш кертү. Элек ара-тирә, тәкъдим әйтте диясе урынга, тәкъдимне генә кертәләр иде. Хәзер — өлеш кертәләр. Әйтергә кирәк, өлешләп кенә түгел, күмәртәсе белән кертәләр. Мисаллар: «Бу эшкә аларның һәр кайсы үз өлешен керткән» (Н. Саттарова. Гүзәллек җырчысы); «Мәктәп коллективларының укыту процессын камилләштерүгә зур өлеш кертүләре әйтелде» (М. Ягъяев. Заман таләпләре); «Урып-җыюны югалтуларсыз үткәрүгә зур өлеш кертте» (С. Дементьев. Коммунистның җаваплылыгы); «Ул һем аның семьясы колхозның районда алдынгы хуҗалыклар рәтенә басуына зур өлеш кертә» (Г. Галимҗанов. Алар — бер колхоздан). Сүз төрләнү кануннары бик нык унификацияленү сәбәпле татар теленә кушымча һәм бәйлек тавтологиясе хас түгел. Әмма ләкин сүз ясау ысулы буларак телебез түрендә тавтологиянең үз урыны бар. Тик без аны — я оныткан, я белмибез дерес- pare: бик тә «мудрить» итеп язарга тырышуыбыз аркасында бу садә, үзебезчә сүзләрдән файдаланмыйбыз. Нинди сүзләр соң алар? Менә алар: 1) форма тавтологиясе— буяу буяу, чәчү чәчү, чигү чигү, кичү кичү, көтү көтү, язу язу, каю каю, сату, сату, терәү терәү, биләү биләү, кату кату, сүрү, сүрү, туку туку, ташу ташу, тегү тегү Һ. 6.; 2) тамыр тавтологиясе—эш эшләү, буа буу, аш ашау, бәйләм бәйләү, яшен яшьнәү, өем өю. урам урау, кием кию, таң таң ату, йокы йоклау, җыр җырлау, көй көйләү, күк күкрәү, салым салу, иләк иләү, атлам атлау, ау аулау, им имләү, ярма яру, уй уйлау, тугым тугу һ. б. Бу сүзләрнең инде күбесен оныттык. Онытмаганнарын да, ике кабат кабатлаудан курыккан булып (аннары бик тә үзебезчә була бит), икенче өлешен икенче сүз белән алмаштыра башладык. Шуның берсе — башкару дигән сүз. Мәсәлән, көтү көтә генә түгел, ә «Тормыш иптәше Әсләх терлек- че-көтүче хезмәтен башкара»: эш эшләнде генә түгел, ә «Клубларның материаль базасын яхшырту буенча шактый эш башкарылды»,- кызлар тегү тегә генә түгел, ә кызлар тегү эшен башкаралар; чигү чигәләр генә түгел, ә чигү эшен башкаралар: фәлән җырчыбыз җыр җырлый гына түгел, ә җыр башкара яки фәлән җырчыбыз башкаруында фәлән җыр ишетерсез һ. б. Нинди тел бу? Кем теле? Нигә җырлый гына түгел? Гел җырлый гына дисәк, бер төрле генә булып, телебез фәкыйрьләнә дисезме? Ә гел башкара гына дигәч, тел фәкыйрьләнмимени? Җыр җырлый дигәннең әле аның, кирәк кешегә, җыр әйтү формасы да бар. Мәсәлән: «Безнең турыга җитәрәк, егетләрнең берсе (мөгаен Әхәттер!) гармун көенә сәер генә җыр да әйтте». (Г. Бәширов. Сайланма әсәрләр. 3 том. 1968. 256 бит.) Мәгънәсе бозык сүзләр. Болар да гел күренеп тора. Мәсәлән, вакытлы матбугат дигән терминдагы вакытлы сүзен, безнеңчә, мотлак үзгәртергә кирәк. Чөнки вакытлы сүзенең чын мәгънәсе, күпме тартсаң да, вакытлы дигәнне генә аңлата: вакытлы эш. вакытлы кеше, вакытлы хөкүмәт, вакытлы хәл һ. 6. Димәк ки, миңа калса, вакытлы дигән (һәм грамматик, һәм политик яктан) бик хата сүз урынына көндәлек дигәнне кабул итсәк, һәр яклап та дөрес булыр иде. Бу сүзнең мәгънәсе, киңәеп, айлык я атналыкка да күчә ала. Чөнки ай да, атна да — көннең күплеге генә, шулай булгач барысының да мәгънә тамыры бер. Әйтергә кирәк, көндәлек матбугат дип өлкән журналистыбыз Сәгыйт ага Фәйэуллин күптән яза: «Кайвакыт мәктәп дәреслекләре белән көндәлек матбугат арасында да терминнарны куллануда аермалар очрый». (Ике тел хәзинәсе. 1964.) Болай язу газета-журналларда да күренә башлады: «Хәзер Казан диңгезе булып җәелгән Казанка елгасы буенда көндәлек матбугат чыгару өчен яңа комбинат салына». («Каван утлары». 1970. 10 сан.) Язу язучыларыбыздан хәзер ничек белән нинди сүзен бутаучылар барлыкка килде. Мисаллар: «Өстендәге йон күлмәге ничек килешә аңа» (Мәгъсүм Хәбибуллин. Кискен җыры.); «Ах, ничек сагындырган!» (Зиннур Мансуров. Сагыну); «Мин сине ничек яраттым!» (Р. Фәйэуллин. Монологлар); «Аһ, син ничек каты уйлыйсың!» (Р. Харис. Кайтаваз); «Күрәсезме, аларның таҗ яфраклары ничек сизгерләр» (Р. Төх- фәтуллин. Давыл чәчәге). Ничек сүзе, гамәлнең рәвешеннән тыш, төрле дәрәҗә аптырау, гаҗәпләнүне аңлата. Янә дә үрнәге Тукайда бар: «Ничек соң без табындык потка?» дип хәйранга калганнар». (Г. Тукай. Иһтида.) Ә мин әйткән мисалларда исә ничек? дип аптырау түгел, ә гамәлнең куәт дәрәҗәсе, соклану я таң калу булырга тиеш иде. Мәсәлән, Р. Фәйзуллинның уенда, әлбәттә, «Мин сине нинди яраттым! дип, яратуының көчен әйтү теләге булган, ләкин сүзен таба алмагач, теләгенең бөтенләй киресе килеп чыккан. Ягъни, «Мин сине ничек яраттым?» дип аптырап, хәйраннар калып тора. Бу урында, әлбәттә, нинди сүзе кирәк иде. Әнә, Тукайлар шулай язган. «Нинди елмайган авызлар! Күрсәнә, ул нинди шат!» (Мияубикә). «Нинди оста алдадым түгелме ди», «Шул әнә, нинди әнә, нинди яна». (Ш. Бабич. Газазил.) «Күрәсең, әнә Йолдыз да нинди сагынган үзеңне». (Г. Бәширов. Сайланма әсәрләр. 1 том, 50 бит.) Аерым сүзләрнең генә түгел, тоташ җөмләләрнең дә ялгыш мәгънәле булу мисаллары бар. Менә берсе: «Ул акча тора». (Н. Дәүли. Җимерелгән бастион; А Расих. Каһарманнар юлы, журнал варианты.) Бу иптәшләр әлбәттә русчаның «Он денег стоит» дигәнен татарча әйтергә уйлаганнар, ягъни «аңа бит акча түләнгән», «ул бит акча җимеше» дип әйтәселәре килгән, әмма «ул акча тора» җөмләсенең татарча мәгънәсен белмәүләре сәбәпле, бөтенләй башка мәгънәле җөмлә килеп чык кан, ягъни «ул акча тора» дигәндә без: ул акча тора, тотылмаган, куйган килеш тора дип аңлыйбыз. Радиодан кен саен һава хәлен әйтәләр. Ләкин «бүген тенлә салкын булды» дип, гап-гади генә әйтәсе урынга, «бүген тенлә салкын һава сакланды» яки «салкын һава күзәтелде» диләр. Аязучан болыт, алмашынучан болытлар да радионыкы. Кем языл бирә моны? Болыт алмашынмый бит, болыт аязмый бит! Болыт чыга, болыт каплый, ♦ болыт агыла, болыт тарала һ. б. Әгәр күктә болыт йезел тә, кояшны каплый алыр- - лык булмаса, андый көнне без гомумән аяз дибез. Инде бер болыт та булмаса, Z анысын чалт аяз дибез. Радионың аязучан болыт, алмашынучан болыт дигән баш- г ваткычы безнеңчә аяз көн була микәнни инде ул? Аннары халкыбыз, гомумән, һава > дип сөйләүгә караганда, күбрәк кон дип сөйли: кен аяз, кен болытлы, кон начар, "j- кон юеш һ. б. Ләкин бу әле һич тә һаваны кен гә алмаштыру кирәк дигән сүз түгел: • һәр кайсының үз урыны бар. Әйтик, Тукай: «Анда бик салкын вә бик зссе түгел, 2 урта һава» дип язган икән, моны инде кон гә әйләндереп булмый: урта кен килеп « чыга. Радиодан янә бу араларда: «Республика юлларында яңгыр ява» дип әйтә < башладылар. Анысы тагы нинди яңгыр микән — юлга гына ява торган! Мәгънәсе бозык сүзләребез байтак, барысын да санап чыгу һич мөмкин түгел — * бик нык күзгә кереп торганнарын гына әйтеп китәм. Кыска вакыт түгел, аз вакыт, < чөнки вакыт озын я кыска булмый — аз я күп була. Вакыт ничә яки вакыт күпме дип сорау дөрес түгел, вакытны беләсе килгәндә сәгать ничә дип сорау дөрес. Чөнки, _ беренчедән, вакытны бер, ике. өч, дүрт... дип санамыйлар; икенчедән, гомумән вакыт ул бик күп —чиксез! Янә, шигырьне уку бар. сөйләү бәр: карап укыса, укый ~ була, яттан сөйләсә, сөйли була. Әмма бу ара шагыйрьләребез, ни сәбәптер, халык < алдына чыкты исә: «Мин сезгә хәзер берничә шигырь укыйм» дияр дә, китапка- и нигә күз дә атмастан, ике кулын селти-селти яттан шигырь сойләп җибәрер. Янә X металл ватыклары түгел — тимер-томыр. Чөнки металл керәч савыт шикелле ватылу- чан, уалучан әйбер саналмый. Янә өйне, бинаны, башканы торгызмыйлар — ауган, "3 егылган, яткан әйберләрне генә торгызалар; өйне күтәрәләр, салалар, төзиләр, җит- х кезәләр һ. б. Кушма сүзләр. Бу мәсьәләдә безнең үз телебезгә генә хас булган мөстәкыйль кагыйдәбез юк диярлек — барысы да күчерелгән, барысы да алынган. Бер генә мисал: рус телендә унбердән алып унтугызга кадәр саннар кушылып языла. Бу — рус теле ечен бик дөрес кагыйдә. Чөнки хәзерге рус теленде дцать дигән мөстәкыйль сүз юк. Ә безнең телдә уны да. бере дә бик мөстәкыйль ике сүз. Ун бернең илле бер, йөз бер. мең бер дигән саннардан нинди грамматик үзгәлеге бар? Ләкин ун бер кушылып языла, ә йөз бер. мең бер аерып языла. Әгәр үзебезнең мөстәкыйль кагыйдәбез булган булса, я боларның икесе дә кушылып, я икесе дә аерылып язылыр иде. « -и Гомумән, бездә хәзер теләсә кем теләсә нинди сүзне куша ала. Бер мәгънә аңлата диләр дә, ике сүзне китәреп кушалар. Хәтта компонентларына карап бу сүзләрне үзенә күрә классификацияләгән дә булалар. Әйтик, беренче компоненты — гомум, бетен, ярым, һич, бер һ. б.; яки икенче компоненты — ара, чак. еллык, томлык һ. б. сүзләр. Менә көндәлек матбугаттан да, китаплардан да чүпләнгән «кушма» сүзләребез: бөтенхалык, бөтендөнья, гомумусеш, радионокта, радиотыңлаучылар, ультрасул, уитомлык, икееллык, ярымшар, ярымүткәргеч, җирбиләүче, егетчак. кызчан, шулчак, купчак. сукояр. сусаклагыч, телара, кабнләара. халыкара — бихисап күп болар! Яратышмый, көчләп әйләндерелгән егет белән кыз кебек. Ике суз кушылыр өчен иң әуаәл беренчесенең басымы юкка чыгарга тиеш. Чөнки татар телендә сүз басымы һәр вакыт соңгы иҗектә була — кушмамы ул. ялгызмы. Мәсәлән, ташбака, билбау, кыргаяк (монысында хәтта нәкъ кушма сүзләр ечен кирәк булган тагы бер шарт бар: кырык сүзенең инде формасы да җуелган). Болар кушма сүз. чәнки басым фәкать соңгы иҗектә генә. Әгәр беренче сүзгә де басым куйсак, бу сүзләр шундук ике якка аерылып китәр. Мәсәлән, таш бака (таштан ясалган бака), бил бау (бил һәм бау), кырык аяк (ягъни аяк икәү генә түгел, ә кырык). Шулай итеп, никахсыз кушылган ике сүзнең беренчесе дә басым белән әйтелә икән (яки әйтелә ала икән), алар кушма сүз түгел. Мисаллар: һәр вакыт, һич нинди, һәр кайсысы, һәр кеше, һәр җир. теләсә кем, әллә нинди, бер ни, җир биләүче, халык-ара, ике еллык, ярым шар, дөнья-күләм, бөтен халык эше һ. б. Теләсә нинди ике сүзне кушардан әүвәл аналогия дә ясап карау кирәк. Мәсәлән, газета: «Галимҗан Ибраһимовның унтомлыгы чыгачак» дип хәбәр итте. Әлбәттә, ун томлык кушылган. Ләкин моны кушкан иптәш, аналогия ясап, уйларга тиеш иде: «Ярый, ун томлыкны куштым. Ә Чеховның ун ике томлыгын, Горькийның утыз алты томлыгын ничек язарга?» дияргә тиеш иде. Аналогиягә тагы бер мисал: радиотыңлаучыны кушып язган иптәш тә иң әүвәл: «Ярый, радио тыңлаучыны куштым. Ул чагында суз тыңлаучы, концерт тыңлаучы, опера тыңлаучы, киңәш тыңлаучыны нишләтергә — кушаргамы, юкмы?» дип аз гына миен селкетергә тиеш иде! Чынлап та нишләтергә соң: икенче компоненты барсының да бер, ә беренче компонентлары — һәр кайсының мөстәкыйль сүз? Теләсә нинди ике сүзне кушып язмаска кирәклекнең тагы бер шарты бар: ул — сүзләрнең фотографиясе. Без. мәсәлән, китап я газетаны алып укый башлау белән, фотодан берәр танышыбызны күргән кебек, тиз генә сүзне дә танып алырга тиешбез. Ләкин сүзләр кушылып беткәч, мин аларны танымый торам, хәтта ничек укырга да белмим. Мәсәлән, күпсерияле дигәнне мин башта үзебезнең купсену дигән сүз кебек, тамырын күпсер дип укый башлыйм. Ә менә сукояр ни дигән сүз? Мин аны танымыйм, үзебезчә укыр идем — специфик татар авазлары юк, шуңа күрә мин аны русча итеп сукояр дип укыйм. Берничә елдан соң гына белдем: русчадагы Водолей йолдызлыгын шулай тәрҗемә иткәннәр икән. Су кояр дигән сүз икән ул. һәр кемгә билгеле: татар телендә кыска сузыклы, озын сузыклы сүзләр юк. Ләкин куша торгач, андый ялган сүзләр дә барлыкка килде: суүсем, кабиләара, икееллык һ. б. Боларның икәвесе — әлбәттә кушма сүз. Тик алар кушылып түгел, ә сызыкча аша язылырга тиеш иде: су-үсем, кабилә-ара һ. 6. Бер көн газетадан трансиран дигән сүз укып аптырадым. Бераз баш ваткач кына белдем: ул тран-сиран түгел, ә транс-иран икән. Ә мин ни өчен аны тран-сиран дип укыйм? Чөнки татар телендә сүз уртасына ике тартык янәшә килсә, аның берсе бер, икенчесе икенче якта кала, ягъни сүз уртасындагы иҗек һәр вакыт тартык аваздан башлана. Шуңа күрә бу сүзне мин тран-сиран дип укыйм да. Димәк, тран-сираннар, трансатлантик- лар килеп чыкмасын өчен безнең телдә андыйларны дефис белән бүлеп язарга иде: транс-иран, транс-атлантик. Татар телендәге иҗек сүз уртасында сузыктан башланмый дидек. Халыкараны иҗекләргә бүлек карыйк: ха-лы-ка-ра. Ләкин безгә халыкара кирәкми (бу мәгънәсез), безгә халык-ара кирәк. Шулай булгач, соңгы компоненты ара булган ярым кушма сүзләрне дефис аша язарга кирәк: дефис бу очракта бик кирәк булган ике сүзнең басымын да саклап кала: халык-ара. Нәтиҗә: татар теле өчен иң дөресе — мөстәкыйль сүзләрне кушмау. Чөнки, әйткәнемчә, телебез флектив тамырлы түгел; сүзләребез дә ничек бар, шул килеш каткан — механик кушудан гына аның мәгънәсе үзгәрми: аеры торганда ни мәгънә бирсә, кушылгач та артын алга әйләнеп басмый. Аннары тагын, әйткәнемчә, тел кагыйдәләребез бик нык унификацияләнү сәбәпле бездә бер нинди мөстәсна (искәрмә) юк. «Башка телләрдә бар бит, бездә дә булсын әле», дип кенә ясалма исклю- чениеләр ясау — үз тел кануннарың белән исәпләшмәү генә ул. Безгә дә тел кагыйдәләребезне камилләштерергә вакыттыр инде? Тормышта бит ялгышлыклар төзәтелеп тора; телдә дә ул шулай булырга тиеш иде. Әнә рус теле үрнәк. Аның кайбер кагыйдәләре, тормыш таләбенчә, без белгәндә генә дә берничә кабат камилләштерелде инде. Кушымчалар. Монда да буталчык күбәйде. Алыйк халкыбыз җан кебек күргән изафә категориясен. Ул безне бик күп артык сүзләрдән азат итә, җөмләбезне кыска, экономияле итә, чөнки сүзнең кемгә, нәрсәгә япсаруын бер кушымча әйтеп бирә. Тик без моны хәзер нигәдер аз куллана башладык. Гыйбрәтле бер генә мисал (дөрес, бу тәрҗемә, ләкин тәрҗемәдә безнең тел бит!): «Сез безгә үзегезнең товарларыгызны саткан өчен алырга тиеш булган акча өчен сез бездә безнең товарларны ала алырсыз». («Кызыл таң» газетасы.) Күрдегезме, сезнең, безнең ди торгач, күпме сүз килеп чыккан! Хәзер моңа изафә формасы белән операция ясап карыйк. Менә: Безгә саткан товарларыгыз акчасына бездән товар ала аласыз». 17 сүз урынына 8 сүзлек җөмлә! Килеш кушымчалары. Болар бер сүзне икенчесенә бәйли. Бәйләнгән сүз бәйләгән сүз таләбенә карап бер килеш кушымчасы кабул итә. Мәсәлән, катнашу сүзе фәкать юнәлеш килеш кушымчасы таләп итә, ягъни кемгә, нәрсәгә катнашу? Шуңа күрә җыелышта катнашу, бәхәстә катнашу — дөрес түгел, дөресе: җыелышка катнашу, бәхәскә катнашу. Мәсәлән: «Без буржуа да түгел, пролетарий да түгел, без сыйнфый көрәшкә катнашмыйбыз диделәр». (Г. Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. ♦ 105 бит.) Яки кайгырту сүзе. Матбугатта әледән-әле күренеп тора: кайбер иптәшләр X ни сәбәптер турында кайгырту моделе белән язалар. Хәлбуки, кайгырту сүзе һәр ~ вакыт төшем килеш кушымчасын гына таләп итә. Халыкта аның классик мисалы бар: g иртәгесен ишәк кайгырткан диләр. Менә язучыларыбыздан да мисал: «Инде мин 2 чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма» (Г. Бәширов. Сайланма әсәрләр. 2 том. j 24 бит); «Үз кайгың колагыңны күмгәндә ниндидер Ычтапаннарның кайгысын кайгыр- • тыл ятма әле» (Г. Мөхәммәтшин. Тынгысыз төн.). S Хыяллану сүзе дә үз бәйлеген җуя башлады — аңа да хәзер икенче сүзне £ турында белән бәйлиләр. Ә халыкта аның дип хыяллана, белән хыяллана калыбы бар. < Беренчесе мәгълүм, икенчесе күбебезгә мәгълүм түгел ахры — мәгълүм булсын: «Берсе — Иран купецының кызы Сәлимә, икенчесе — дөньяның иң ерак илләрен < барып күрү белән хыялланучы Казан шәкерте» (К. Нәҗми. 4 том. 133 бит); «Ул вагон < сәкесенә менеп ята да, үзенең мәктәптә уздырган матур көннәре турында уйлана, яисә киләчәге белән хыяллана иде». (Г. Бәширов. Сайланма әсәрләр. 1 том. 150 бит.) “ Өстәл артында утыра, руль артында утыра кебек тәгъбирләр дә бер заман бик = еш күренә башлаган иде, без аларны хәзер шактый киметтек. Шулай да кайвакыт л татарча белмәүчеләр яки татарча уйлап җиткермәүчеләр телендә бүген дә күренгә- °’ ләп китә. Мәсәлән: «Идарә пульты артында ике кеше утыра». Нәрсә, качып утыра у микәнни алар? «Яшь Салих (Сәйдәшев — X. С.) көннәр буе гармун тарткан, пианино = артында утырган». Көннәр буе нишләп алай кешедән качып утырды микән ул егет? о Куплен кушымчасы. Телебездә күплек кушымчасы да бер төрле генә. Монда да тел тавтологиядән бик җиңел котыла. Чөнки безнең исем, сыйфат, фигыль, модаль * сүзләребеэнең һәр кайсында, ясалмышында ук, күплек идеясе бар. Мәсәлән, бүрәнә. Бу күп. Күп булмаса, бүрәнәдән йорт салып булмас иде. Яки: таш. Бу да күп. Күп булмаса, таш ташыйбыз димәсләр иде. Аягыңа итек, кулыңа бияләй ки диләр. Моңа карап аягы да, кулы да бер генә микәнни дип кем уйлар! Г. Тукай болай язган: Каты йоклап Ай бишектә мәгърипкәчә, Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә. f/1d һәм Кояш.) Нурларын чәчә димәгән. Яки: «Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә» дигән, мәгәр хәзергечә: «Минем күзләрем күпне күрәләр, колакларым күпне ишетәләр», димәгән. Алай булгач берлек идеясен ничек аңлатырга соң? Аны, сүз сөрешенә карап, сүз үзе яки бер дигән артикль аңлата. Әйтик, тарыдан ботка була, ә бер тарыдан ботка булмый. Инде күплек кушымчасының үзенә кайтыйк. Әлбәттә, аның беренче мәгънәсе, вазифасы — әйберләрне ишәйтү, күбәйтү. Ләкин ул моның белән генә чикләнми, моннан тыш әле аның тагын ике төп вазифасы бар: берсе — исем ясау, икенчесе — сүзнең экспрессив куәтен куәтләү. Факелда җилләр шаяра. Алланып куя һава. Сабан туй батыры кебекл ә р Вахтадан кайтып бара. (X. Туфан ) Кебек кә ләр кушылып, сүзне күбәйтмәгән, ә исем ясаган: кемнәр? — сабан туй батыры кебекләр. Ә менә бу шигырьдә дүрт күплек кушымчасының дүртесе дә фәкать экспр»*ссие куәт өчен куелган: Килмә якын зәһәрләнеп «сл эрем ә1 Ерткычлык чыккан синең йөз л ә р еңә! Канат л а р ың канлы синең, килмә! Куркам. Кан йәгергән агу. зәһәр куз л ә р еңә. (һ. Такташ.) Кыскасы, күплек кушымчасының кайчан куела, кайчан куелмавын үзенә бер мәкалә язып сөйләргә була. Тик мин монда озынга җибәрмичә шуны гына әйтәм: язу язучыларыбыэ нигәдер күплек кушымчасы белән артык мавыга башладылар. Кирәгенә дә куя. кирәкмәгәненә дә куя. Хәлбуки, телебездә, зәгыйфь я авыру җәнлекләрне аулап йөргән бүре төсле, күренмәс бер санитар бар. Ул — шушы телнең генә үз кануны. Бу канун һәр грамматик категорияне чамалап кына, пропорциясен белеп кенә кулланырга өйрәтә, лар га да бик ларылдарга ирек бирми. Ләкин канун бер, аны белү-белмәү икенче нәрсә. Менә тагын ике мисал. Дәрдмәнднең «Сайланма әсәрләрвенә кергән бар-ык шигырендә 3820 сүз бар, шуларның 257 сенә күплек кушымчасы кушылган. Ягъни 15 сүзгә бер лар туры килә. Ә менә Р. Фәйзуллинның «Гадиләргә гимн» шигырендә җәмгысе 499 сүз булып, шуларның 144енә күплек кушымчасы кушылган. Ягъни өч сүзнең берсе. Тукай әйтмешли, ларылдап тора! Тыныш билгеләре. Бу өлкәдә шулай ук бик нык буталчыклык хөкем сөрә. Әгәр кушма сүзләрдә яратышмаган ике сүзне тотып кушсак, монда исә ана белән баладай җитәкләшеп барган ике я өч сүзне аерабыз. Әйтик, дип сүзе. Ул үзе юкса ике сүзне чат ябыштырып куярга тиеш иде. Ләкин ул хәзер бер ни дә эшли алмый: әллә нинди кагыйдәләр, искәрмәләр чыгара торгач, дип ләребезне ике яктан да тешле- тырнаклы, тырмалы-сәнәкле тыныш билгеләре эченә тыгып куйдык та, ул хәзер, мескен, мәэюс карашлы бер мәхбүскә әйләнде. Тыныш билгеләре куйганда мәгънә ягы гына түгел, синтаксик ягы да искә алынырга тиеш дигән булып, катлаулы хәбәрләрдәге күрәсең, ахры, югыйсә, ичмасам, мөгаен, әйдә, имеш ләрне үз аналарыннан аерып бетердек. Мәсәлән, менә бу җөмләне ничек аңларга: «Өни дөрес әйтәдер, мөгаен, корычтыр аның куллары». (Г. Бәширов. Сайланма әсәрләр, 3 том. 11 бит.) Мөгаен кайсы якта—«әни дөрес әйтәдер мөгаенвме, әллә: «мөгаен корычтыр аның куллары»мы? Яки: «Бер күсе йөгерә, имеш тә, бу куган төсле була» (Г. Тукай). Имеш кайсы якта? Яки тагын: «Бөлсәк бөләрбез, әйдә, бездән калмасын» (Г. Бәширов). Ягез, моның әйдәсе кайсы якта — «бөлсәк бөләрбез әйдәпме, әллә «әйдә бездән калмасынпмы? Менә шулай адым саен өтергә абынып, ни йөгереп кенә укып китә алмыйча, ни мәгънәсен аңлап бетерә алмыйча утырасың. Хуш, соңгысы итеп Г. Тукайдан тагы бер мисал алам. «Тәләһһеф» дигән шигыренең актык строфасы болай: Керләнә өс, өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк. Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк!| Шагыйрьнең дүрт томлыгына да, соңгы «Шигырь китапханәсе» сериясендә дә керләнә өс дигәннән соң, язганымча, өтер куйганнар. Хәлбуки язучы һәм галимебез М. Мәһдиев әйтүенчә. Тукайның үз оригиналында керләнә өстән соң бер билге дә юк икән. Чөнки ул вакытта дефислар дә, ниләр дә булмаган, гомумән тыныш билгесен — кирәк булса куйганнар, кирәк булмаса куймаганнар. Ә без, әлбәттә, үзебезне Тукайга өтер куеп чыгарга кирәк дип саныйбыз да, керләнә өс артыннан боргычлап бер өтер сылыйбыз. Шуннан керләнә өс чыга да. өстенә рух дигәне бер мәгънәсез аерылып кала. Ә Тукай алай дип түгел, ә бәлки «Керләнә ес-өстенә рух» (ягъни рух өсле-өстенә керләнә) дип язган икән. Шуңа күрә дә: «Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?» дип әйткән дә. Менә сиңа өтер! Табигать безгә күрергә күз, ишетергә колак, сөйләргә тел биргән. Болар һәр кемнең яшәвен якты, моңлы, җырлы иткән өч гүзәл шәйдер. Ә безнең өчен алар унлата, йөзләтә кирәк: без халыкка үткен күз, сизгер колак, чын телебез белән хезмәт итәргә тиеш. Өстәвенә тел —безнең бердәнбер эш коралы да. Ул бер, ө без мең! Шуңа кура без инде аны меңебез мең яктан бозмыйк. Киресенчә, меңебез мең яктан үстерик, баетыйк. Ә моның өчен әүвәл телнең үзен өйрәнү кирәк. Әдәби телебез турында, фәнни сөйләшүләрдән тыш, конкрет анализлы популяр мәкаләләр язылсын иде. Ләкин бу елларны андый мәкаләләрнең популярлыгы бетте. Радиодан сөйләмибез, телевидениедән сөйләмибез, газета-журналларга язмыйбыз. Дәрес, «Социалистик Татарстан» сүзләр этимологиясе, авыл, кеше исемнәре этимологиясен бастырып әйбәт итә, шулар янына тел турында да мәкаләләр бирә барса, нинди әйбәт булыр иде. Язучыларның үзләрендә дә күпмедер дәрәҗә гаеп бар Менә бер әсәргә анализ ясыйлар, эчтәлеге тикшерелә, идеясе тикшерелә, ә теле — юк. «Кайбер җитешсезлекләренә карамастан, теле әйбәт» дигән, аркылысы-буе бер тигез шаблон җөмләдән узмыйбыз. Хәтта «әсәре әйбәт, теле генә начар» дигәнне дә ишеткән бар. Бу ни дигән сүз? Көйнең чын моңы булмаса, без аны Илһам Шакиров җырласа да тыңламыйбыз. Теле, моңы булмаган язучы да макталырга тиеш түгел. Чөнки сәнгать теле булмаганда, бер нинди гүзәл идеяләрне дә сәнгать дәрәҗәсенә менгезеп булмый. Чөнки идея һәм тел—бер кешенең ике күзе, ике кулы, ике аягы; ниһаять ул — бер кешенең сөяге белән каны, акылы белән йөрәге! Чын идея чын тел белән язганда гына халык күңеленә төшеп сеңә. КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы карары язучылар алдына яңа бурычлар куйды, идеологии көрәшнең сыйнфый асылын ачты һәм фронт сызыгын сызды. Без язучылар шул сызыкның иң алгы буена басарга тиеш. Шуңа күрә безнең төп эш коралы булган телебез дә булаттай ялтырап торырга тиеш икән. Зәгыйфь телле имгәк әсәрләр белән генә бу көрәштә җиңеп булмаячак.