Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАҺИД ХӘБИБУЛЛИН

Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты композитор Заһид Хәбибуллинның иҗаты бай һәм күпкырлы. Ике балет, дистәдән артык сәхнә әсәре өчен махсус язылган музыкалар, инструменталь һәм вокаль әсәрләр авторы ул. Композитор тарафыннан иҗат ителгән җырларның гына саны да өч йөздән артып китә. Социалистик культурага, халкыбызның музыка сәнгатен үстерүгә менә инде кырык ел буе армый-талмый хезмәт итү 19!9 ел башы. Оренбург шәһәреннән 240 чакрымнар чамасы ераклыкта, тау башында, Урал суы буена урнашкан Орск шәһәре. Кышкы «аты салкыннар. Халык ачлыктан интегә. Илдә тиф. Көнен көнгә ялгап яшәгән Вәли абзый гаиләсен дә бу афәт читләтеп узмый. Тугызынчы яшенә атлаган Заһидның бер атна эчендә башта әтисе, аннан әнисе дөнья куя. Салкын әйдә бер сынык икмәксез калган бала ятимнәр йортына килеп керә. Ачлык-хәерчелекнең ачысын татып өлгергән Заһид өчен балалар йортындагы тормыш гаҗәеп матур булып тоела. Биредә ул беренче тапкыр музыка тавышын ишетә, беренче тапкыр рояль, скрипка, мандолина кебек уен коралларын күрә, һәм монда ул ятимнәрнең иң якын абыйсы булган ягымлы, саф күңелле Мирхәйдәр Фәйзи белән очраша. Аның балалар йортына килеп укыган шигырьләре, сөйләгән әкиятләре, шәһәр китапханәсендә оештырылган әдәби-музыкаль кичәләр һәм, ниһаять, шул кичәләрдә тыңлаиган җыр-кей- ләр Заһидның киләчәгенә, музыка өйрәнүгә булган теләгенә юл ачып җибәрә. Шушы балалар йортында Заһид музыка дәресләре ала башлый. Ишетелгән авазларны көйләтеп каратудан башланган дәресләр аша укытучы апасы акрынлап Заһидны музыканы тәшкил итүче авазлар һәм аларның исемнәре белән таныштыра. Алар җиде генә булсалар да, Заһид өчен дәресләр җиңел булмый. Әмма ул аларны хәтерләргә, күңеленә сеңдерергә тырыша. Берничә дәрестән соң бу авазларны фортепьяно клавишаларында таба да башлый. Аннан соң Заһид нота билгеләре, аларны станга урнаштыру һәм шушы нота станына керү ечен кирәк булган скрипка һәм бас исемнәре белән аталган ачкычларга СӘНГАТЬ нең мул җимешләре бу. һәм алар җентекле анализны, күләмле фәнни тикшеренүне таләп итә. Кечкенә очерк күләме, әлбәттә, аны сыйдыра алмый һәм без андый бурычны куймадык. Максат, яшьтән ата-анасын югалтып, урамда калган ятим баланың Совет власте шартларында тәрбияләнеп, күренекле сәнгать эшлеклөсенә кадәр ничек үсүен күрсәтүдә. да килеп җитә. Дәресләр кеннән-кен кыенлаша баралар. Бигрәк тә, төп нота билге» ләреннән тыш, тагы аларның кардәш билгеләре, нота алдына куела торган «диеэ», «бемоль» дип йөртелүче нечкәлек белән калынлык атамалары, ачкычларга карап но» таларның исемнәре үзгәрүләре Заһидның башын чуалтып та җибәргәлиләр. Аларны озак үзләштерә алмый җәфаланган чаклары була. Хәтта вакыты-өакыты белән: «Аларны белү миңа нигә кирәк инде? Уйнарга гына өйрәтсә...»,— дип көрсенеп тә куйга- лый ул. Авыр булса да, Заһид сынатмады. Иптәшләре белән бергә буласы, туйганчы урамда уйныйсы килгән чакларда да ул үзен тыя белде һәм бар көчен үз алдына өйрәнүгә, күнегүләргә бирде. Ихтыярының нык булуы һәм музыкага мәхәббәтенең көчлелеге Заһидны музыкадан аерылмаска, махсус уку йортына кереп укырга, музыкант булырга дигән карарга китерә. Укырга! Ә кая барырга? Ул бит Орскидан башка тагын шәһәрләр барлыгын да әле күз алдына китерә алмый. Ләкин балалык тәвәккәллеге үзенекен итә, малай икмәкле шәһәр саналган Ташкентка юл тота. Әммабалалык акылы белән генә җиңел уйланган бу сәяхәт Заһид өчен күңелсез тәмамлана. Ташкент базарларында эш эзләп йөргәндә аны караклар шайкасы үз элмәгенә эләктереп ала. Ләкин Заһид караклык юлына басудан баш тарта, төрле сәбәпләр белән читләшергә тырыша. Нәтиҗәдә, кирелеге, буйсынмавы өчен аңа самосуд ясала — сул кулының урта бармагына кадак кагалар. Шушы фаҗигадән соң ул качып китә. Башта Оренбург шәһәрендә кагылып-сугы- лып йөргәннән соң, Актүбә шәһәренә килә һәм шәһәр үзәгендәрәк утырган бер чәйханәгә йомышчы малай булып эшкә урнаша. Шушында ул үз хезмәте белән тапкан акчасына туйганчы икмәк ашый, сәләмәләнеп беткән өсбашын азрак рәткә кертә, һәм биредә ул казакъ музыкантларының думбрада уйнауларын һәм чәйханәдәге ярым һәвәскәр, ярым профессиональ оркестр чыгышын сокланып тыңлый. Шушы оркестр составындагы бер латыш музыканты Заһидка музыка буенча башланган белемен дәвам иттерергә булыша. Моңа чаклы ноталарны түгәрәк билгеләреннән генә гыйбарәт дип белгән Заһид алдына тагы да кыенрак, тагы да катлаулырак билгеләр килеп баса: бөтен нота, ярты, чирек һәм сигезле, уналтылы... ноталар, шуның өстене аларның таякчыклары, койрыклары... Ул гынамы өле. Тагы такт дип аталган нота бүлемнәре һәм аларның счет- метрлары, ноталарны тоташтыручы «лига» дип исемләнгән дугалар һәм башка бик күп төрле билгеләр. Заһидка алар кайчак өйрәнеп булмаслык читен һәм авыр нәрсә булып тоелсалар да, һәрбер яңа үзләштергән тавыш, яңа термин аның күңелен күтәрә, дәрт өсти иде. һәм менә ул, ниһаять, ике-өч татар көен дә башкара алуга ирешә. Чәйханә хуҗасы Заһидның бу һөнәрен үзенә табыш өчен файдалана. Шәһәр буйлап «Чәйханәдә скрипкачы татар малае уйнаячак» дигән хәбәр бик тиз таралып өлгерә. Беркөнне хуҗа Заһидка: — Бүген бик әйбәт итеп уйнарга тырыш, чәйханәгә Казан композиторы килә,— Ди- — Әйбәт итеп уйнасаң, үзеңә чалбар алып бирермен, — дип тә өстәп куя. Заһид каушап кала. Өйрәнчек малай өчен профессиональ музыкант алдында уйнау ансат эшмени? Шабыр тиргә батып беренче көйне уйнап бетерүгә, Казан музыканты Заһид янына килеп: — Энем, сиңа укырга кирәк. Үзеңне көчләмә, уйнамавың яхшырак булыр. Казанга кил. Менә сиңа адрес. Үземне күр. Солтан абый Габәши дип сорарсың... — ди. Хуҗага кунак ошамады. Бигрәк тә «уйнама» диюе аның ачуын чыгарды һәм Заһидка чалбар эләкмәде. Чалбарсыз калса кала, әмма шушы кичне Заһид Солтан абыйсы калдырган контрамарка белән Казаннан килгән артистлар концертына бару бәхетенә ирешә. Беренче тапкыр ул профессиональ артистларны күрә, беренче тапкыр Казан артистлары тарафыннан бирелгән концерт тыңлый. Мәшһүр җырчы Газиз Әлмөхәм- мәтов башкаруындагы башкорт һәм татар халык көйләре, Солтан Габәшинең рояльдә уйнавы, «мандолина короле» дип даны таралган Исмәгыйл һилаловның башкару осталыклары Заһидта зур тәэсир калдыралар. Концерттан соң аның күңеле тагы да үсеп китә, музыкант булу теләге кечәя төшә. Хәзер ул фәкать Казанга китү, укырга керү турында гына уйлый башлый. 1926 елның август аенда, иң арзанлы билет алып, Заһид Казанга юл тота. II балалар йортына килеп кергәнче Заһид музыканың нәрсә икәнлеген дә белми иде. Дөрес, әтиәниләре исән чакта урамнарда некрутларның җырлап йөргәннәрен аның күргәне дә һәм ишеткәне дә булгалады. Ләкин ул аны җыр яки музыка дип түгел, ә солдатка китүче абый кешеләрнең елаулары дип кенә аңлый иде. Моңа чаклы аңа музыка турында хыялланырга да мөмкин түгел иде. Беренчедән, Вәли абый алла тарафыннан тыелган, мөселманнар өчен гөнаһ саналган музыкага, ихтимал, каршы булыр иде. Әле ризалыгын биргән тәкъдирдә дә, баласын укытырга һәм аңа нинди дә булса музыкаль инструмент алып бирергә байлыгы җитмәс иде. Совет власте урнашу белән милли музыкабыз алдында торган каршылыклар, киртәләр дә көннән-көн җимерелә башлады. Колак ишетмәслек, күз күрмәслек аулак урыннарда гына шыңшыган музыка кораллары тулы хокук алды. Давыллы еллар һәвәскәрлеккә дә җанлылык кертә. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да «санаигъ нәфисә» хәрәкәтләре киң колач алды. Заһид Казанга килгәндә, профессиональ сәнгатебез, шул җөмләдән музыкабыз, бөреләнеп чәчәк ата башлаган еллар иде. Кыен заманда оешып, иске мохитның һәр авырлыгын үз җилкәсендә татыган «Сәйярога да 1926 елны егерме ел тула. Революциядән соң ул стационарга күчеп дәүләт карамагында эшли башлый. Шушы театр сәхнәсендә уйналган әсәрләргә музыка кертелә. Театрда Салих Сәйдәшев беренче профессиональ композитор һәм беренче татар дирижеры буларак таныла. Шушы театрыбызның тамаша залында беренче тапкыр татар көйләре симфоник оркестр башкаруында яңгырый. Бөек Октябрь революциясенә ун ел тулган көнне Казан радиостудиясе үзенең дулкыннарын эфирга тарата башлый. Татар музыкасы, татар җыры илебезнең ерак почмакларына тарала. Студиядә В. И. Виноградов җитәкчелегендә симфоник оркестр оеша. Профессиональ башкаручы буларак мәйданга Асия Измайлова, Мәрьям Рах- манкулова, Гөлсем Сөләйманова, Сара Садыйкова, Ситдыйк Айдаров, Ярулла Чамаее, Зөһрә Байрашева, Любовь Юрусова кебек җырчылар белән Фәйзулла Туишев, Һилал Гомәров, Хәсән Гобәйдуллин, Заһид Зверев кебек музыкантлар күтәреләләр, һәм Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев кебек үсеп килүче композиторларыбыз да күренә башлый. Шушы ук елларда татар музыкасының беренче зур күләмле әсәре — «Сания» операсы да сәхнәгә менде. Болар әлегә беренче тәҗрибәләр, башлангыч сукмаклар гына иде. Музыкабызның киләчәге турында да уйланылды. Нигезе салына башлаган музыка сәнгатебезгә кадрлар хәзерләү, моңа чаклы Казанда Шәрык консерваториясе төсендә яшәп килгән уку йорты нигезендә оештырылган һәм Римский-Корсаков шәкерте, олы музыкант, педагог Александр Александрович Литвинов җитәкчелегендәге Казан көнчыгыш музыка техникумына йөкләтелде. Бу техникумда дистәләрчә татар егетләре, татар кызлары тәрбияләнделәр. Җыйнап кына әйткәндә, шушы техникумда белем алган һәм алгы елларда югары музыка уку йортларында укыган көчләр белән татар совет музыкасы барлыкка килде, опера һәм балет театры туды, филармония оешты, җыр һәм бию ансамбле кебек зур художество коллективлары булдырылды Заһид Хәбибуллин да Казанга килгәч республикабызда бердәнбер музыка уку йорты саналган шушы техникумга керә һәм скрипка буенча А. А. Литвинов классына алына. Биредә Заһидка укуны яңабаштан башлап җибәрергә туры килде, һәм ул укуга зур дәрт, зур теләк белән тотынды. Әмма беренче курсны тәмамлау алдыннан егеткә шик төшә. Укый алмаудан түгел, ә аны гарипләнгән бармагы борчый. Юк-юк та, күнегүләр вакытында бармак үзенең музыкант өчен яраксызлыгын сиэдергәләп куя. ШӘРИФ РАХМАНКУЛОВ ф ЗАҺИД ХӘБИБУЛЛИН Рәсемдә (сулдан уңга): композитор Александр Ключарев, композитор Заһид Хәби- буллин, шагыйрь Хәсән Туфан, актриса Шәхсәнем Әсфәндиярова, композитор Җәүдәт Фәйзи. Укучысының борчылуын Александр Александрович та сизә. Ул әледән-әле Заһидны тынычландырып килә һәм, озакка сузмый, каникул вакытында аны больницага алып бара. Врачлар белән сөйләшә, хирургик ярдәм кирәклеген аңлата, һәм бармакка операция дә ясала. Заһидның күңеле күтәрелеп китә. Киләчәккә булган ышанычы ныгый төшә. Уку» лар да, күнегүләр дә җиңеләеп киткән кебек була. Татар театры спектакльләрен карый, концертларга йөри башлый. Менә ул уку алдынгыларыннан төзелгән оркестр составында уйнау бәхетенә дә ирешә. Югары уку йортларындагы студентлар өчен бирелгән концертларда да катнаша. Заһид өчен зур шатлык була. Тәҗрибәле профессиональ музыкантлар белән янәшә утырып уйнау укучы-музыкант өчен үзе бер мәктәп була. Опера коллективы тарафыннан куелган «Эшче» операсында уйнау яшь музыкантның үсешендә югарыга тагын бер баскыч булып истә кала. Татар, башкорт халкының музыкаль фольклорын җыюда зур хезмәт күрсәткән мәшһүр музыкант, композитор Антон Эйхенвальд дирижерлык иткән оркестр составында уйнау Заһид күңелендә онытылмаслык тәэсир калдыра. Ә инде бу олы маэстроның утызынчы елларда Казанда уйналган «Дала» операсы аңа көчле йогынты ясый. Композиторның башкорт һөм татар халык көйләреннән оста һәм иҗади файдалана алуы Заһидны илһамландырып җибәрә һөм иҗат теләкләре тудыра. Заһидта иҗат сәләте бөреләнә башлый, һәм ул халык көйләренә гади генә аранжировкалар ясап карый, импровизация белән мавыга. Бу елларда илебездә «Күк күлмәклеләр» сәнгатенең тамыр җәйгән чагы иде. «Күк күлмәклеләр» иң әүвәл агитаторлар, ә аннан соң артистлар: декламаторлар, биючеләр, җырчылар, музыкантлар һәм гимнастлар булдылар. Искелекне, артталыкны, җимереклекне чыбыркыладылар, яңалыкны, производство алдынгыларын пропагандаладылар. Җыйнап кына әйткәндә, алар эчке һәм тышкы дошманнарны, кимчелекләрне фаш иттеләр, яңа мораль, яңа тормыш өчен көрәштеләр. Аларның үз формалары бар иде. Ирләр кара күлмәк, кара галстук, соры костюм, кызлар — күк блуза, кара юбка, кызыл яулыктан чыгалар иде. Завод-фабрика, предприятие-учреждениеләрдәге җыелышларның берсе дә «Күк күлмәклеләр» чыгышыннан башка үткәрелмәде. «Күк күлмәклеләр» өчен сәхнәнең кирәге булмады, алар кайда туры килсә, шунда: урамда, мәйданда, цехларда, хәтта тәбәнәгрәк түбә башларында да чыгыш ясыйлар иде. Бүгенге күзлектән караганда, ул чыгышларның художество сыйфаты түбән булса да, алар үзләренең тоткан юлы, алларына куелган бурычлары белән яңа иделәр, алар пролетар сәнгать буларак партиягә, яшь совет иленә зур булышлык күрсәттеләр. Совет власте өчен көчле һәм тәэсирле агитация алып бардылар. Барлык яшьләрне хәрәкәткә китергән бу агымнан Заһид та читтә кала алмады. «Күк күлмәклеләр» концертларында ул аккомпаниатор-иллюстратор буларак катнаша. Һәм менә шушы про- ф летар сәнгать хәрәкәтенең гөрләп торган чагында ул үзенең беренче ижат адымнарын ясап карый. «Күк күлмәклеләр» программасындагы кайбер номерлар аның музыкасы астында башкарылалар. Асылда ул музыкалар, мөстәкыйль әсәр булмыйча, фәкать сәхнәдә барган хәрәкәтләр өчен марш стилендә, югары пафос белән язылган кисәкләрдән генә гыйбарәт була. Ә соңга таба инде Заһид производствоны артка сөйрәүче ялкаулар, корткычлар, мещан типларын фаш иткән, вакытында көчле генә тәэсире булган, җиңел такмак төсендәге куплетлар да яза башлый. Заһид Хәбибуллинның башлангыч иҗат юлы искелек белән яңалыкның бәрелешү елларына, сәнгать дөньясында төрле измнарның яшәгән вакытына туры килә. Ул елларның шаукымы татар музыкасына да кагыла. Музыка яңалыкка юл яру елларында татар композиторларының музыкаль әсәрләре, нигездә, илебездә барган вакыйгаларга, аның бүгенгесенә һәм киләчәгенә аваздаш булып яңгырады. Заһид Хәбибуллинның композитор буларак иҗади эшчәнлеге менә шушы катлаулы елларда башланды һәм аның беренче әсәрләре дә шушы елларда язылдылар. Сынау, тәҗрибә төсендәге бу беренче әсәрләрендә кимчелекләр дә булмады түгел. Кызыклы гына эзләнүләре булуга карамастан, кайберәүләре тирән эчтәлекле, мөстәкыйль әсәрләр югарылыгына күтәрелә алмады, төрле тавышларга нигезләнеп кенә язылдылар. Тәҗрибә дә, белем дә җитеп бетмәве әле үзен сиздерә иде. Әлбәттә, беренче тапкыр тәртә арасына кереп иҗат арбасын тигез юлдан тартып китү җиңел түгел. Әмма Заһид бу арбаны урыныннан кузгатты, аны тормыш юлыннан алып китәрлек сәләт тә, талант та барлыгын күрсәтте. 1932 елда Заһид техникумны тәмамлый. Башта Казан җитен комбинаты каршындагы эшчеһәвәскәрләр театрына җибәрелә. Озак та үтми, профессиональ театрга күчерелә. Менә шушы «Эшче театры»нда аның иҗаты беркадәр камилләшә, ачыклана төшә. Театр коллективы тарафыннан уйналган «Кызыл байрак өчен көрәш*, «Кояшлы цех», «Ударниклар», «Фабзавком» (барысы да Әсгать Мәҗит әсәрләре) кебек пьесаларга язылган музыкаль оформлениеләр сәхнәдәге вакыйгаларның пафосын бирүдә, геройларның характерларын ачуда уңышлы гына иҗат адымнары иделәр. Ә инде аның шул елларда «Ударниклар маршы*, «Грузчиклар җыры*, «Машиналар биюе*, «Чүкеч тавышы», «Колхоз маршы* кебек индустрия, колхоз төзелеше, беренче бишьеллыклар пафосы белән рухланып язылган әсәрләре татар музыкасында хезмәт темасының яңгырашын көчәйттеләр. Композитор буларак үзен таныта башласа да, бу беренче иҗат җимешләре Заһидны канәгатьләндермәде. Белемен ул тагы да тулыландырырга, тирәнәйтергә тиеш иде. Шул ният белән 1934 елны Заһид Мәскәүгә китә. Башта Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы рабфакның композиция бүлегенә икенче курска укырга урнаша. Бер елдан соң шул ук консерваториянең училищесына, ә тагы бер елдан яңа гына ачылган татар опера студиясенә күчеп, 1940 елга чаклы профессор Г. Литинский классында укый. Укуының беренче елларыннан ук иҗат эшен җәелдереп җибәрә. Ул труба өчен «Урманга, кырларга» исемле, кларнет өчен «Күңелле җыр», скрипка өчен «Фантазия» кебек пьесалар, инструменталь ансамбль өчен «Татар маршы»н яза. Бо- лардан тыш Заһид Хәбибуллин, татар халык җыр иҗаты традицияләренә таянып, гади, ачык, матур көйләре һәм обраэлылыклары белән аерылып торган җырлар да иҗат итә. Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Сагыну», «Җырым булсын бүләгем», «Колхоз кырлары», «Без яшь көчләр», «Батыр егеткә», «Хезмәткә» һ- б. лар — әнә шундыйлардан. Гомумән, сугыш алды елларыннан алып аның иҗади йөзе киңәя төшә һәм ачыклана башлый. Заманның актуаль темаларына ул бу елларда иллегә якын җыр яза, • 1940 елны скрипка һәм фортепьяно өчен язылган поэмасы Заһид Хәбибуллин иҗатының уңышлы үсә баруын раслаучы үрнәк булып тора.ШӘРИФ РАХМАНКУЛОВ ф ЗАҺИД ХӘБИБУЛЛИН Ill Заһид Хәбибуллинның иҗат эшчәнлеге күзгә күренеп үсв барганда, Беек Ватан сугышы башлана. Композиторга башта кулына көрәк, лом тотып, көзге салкын көн» нәрдә каткан җирне актарырга, окоп казырга туры килә. Аннан соң солдат шинелен кия, хәрби техниканы өйрәнә. Ләкин Заһидка сугыш кырына китәргә туры килми. Ул Казанга кайтарыла һәм иҗат эшенә тотына. «Җиңеп кайт» (К. Нәҗми), «Партизан егет» (Н. Арсланов), халык сүзләренә язылган «Сугышчан егеткә» кебек халык, ны изге көрәшкә рухландырган, сугышчан ритм, чакыру интонацияләре белән сугарылган патриотик җырлар туа. Фашизм тар-мар ителгәннән соң Заһид Хәбибуллин зур иҗат күтәренкелеге белен яңа әсәрләр өстендә эшли. Композиторның бу еллардагы иҗаты иң өүвәл үзләренең актуальлекләре һәм тематик яктан төрле булулары белән аерылып торалар. Сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән сугышчыларыбызга ул «Совет солдаты* җырын багышлый, тынычлык өчен көрәшкә чакырып «Яшәсен тынычлык» (Г. Насрый сүзләре), «Дүрт яран» (С. Хәким) җырларын яза, нефтьчелөребезгә «Баулылар» (Н. Арсланов), кыр батырларына «Сабанчы егетләр», «Комбайнчылар җыры», «Безнең басуда», «Сайра син, тургай», «Бригадир кыз Гөлниса» әсәрләрен бүләк итә. Ә аның «Партия турында җыр»ы (Ә. Ерикәй) республика конкурсында беренче премияне ала. Заһид Хәбибуллинның Тукай сүзләренә язылган яңа җырлар циклы да шушы елларда барлыкка килә. Үзенең бер мәкаләсендә Хәбибуллин: «Тукайның һәр әсәре үзе музыканы тудыра. Бу аның шигырьләренең халыкчан, халык моңына бай булуыннан килә», — дигән иде. һәм бөек шагыйребезнең үлемсез мирасы белән рухланып, композитор Тукай поэтикасына тәңгәл килгән җырлар иҗат итә, Тукай сүзләренә ачык һәм матур яңгырашлы музыкаль образлар таба. Циклдагы «Туган тел», «Бишек җыры», «Иртә», «Карлыгач», «Пар ат», «Гали белән кәҗә» кебек җырларда җитезлек, тапкырлык, тормышка, хезмәткә мәхәббәт ачык гәүдәләнә. Ә «Җил», «Чишмә» кебек җырларда табигать матурлыгы чагыла. Илленче еллардан алып 3. Хәбибуллинның композиторлык эшчәнлеге киң колач алды. Татар дәүләт академия театры һәм республиканың башка театрлары спектакльләренә язылган музыкалар, бигрәк тә балет кебек зур күләмле әсәрләр өстендә эшләү елдан елга, әсәрдән әсәргә композиторның таланты ачыла баруын раслыйлар. Бу вакытта аның инде үзенчәлекле үз стиле формалашып җитә, иҗатының төп юнәлешләре билгеләнә, жанрлар буенча төрлеләнә. 1950 елда Заһид Хәбибуллин композитор Н. И. Пейко белән берлектә, татар музыка культурасы тарихында беренче булып, революция темасына багышланган балет иҗат итәләр. Бу — Кави Нәҗми романы буенча Ф. Гаскаров либреттосына язылган «Язгы җилләр» балеты. Балетта революция алды елларында татар һәм рус халкының героик көрәше сурәтләнә. Вакыйга Казанда бара һәм Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүе белән тәмамлана. Балетның музыкасы гражданнар сугышы елларындагы татар һәм рус җыр фольклорына нигезләнеп һәм шәһәр татарлары җырларындагы интонацияләрдән оста файдаланып язылган, тыңлау өчен ягымлы, матур яңгырый. Гомумән, бу балет Заһид Хәбибуллин иҗатының җитдилеген, аның тирән эчтәлекле социаль темалар өстендә эшләргә сәләтле булуын күрсәтә. 1955 елда Заһид Хәбибуллин зур күләмле сәхнә әсәрен, Тукай поэзиясенә һәм татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган «Раушан» балетын тәмам итте (Г. Селимов либреттосы). Монда да композитор татар халкы музыкаль иҗаты традицияләренә таяна, аларны иҗади эшкәртә һәм социаль яңгыраш бирүгә ирешә. Язучы Җ. Тәрҗеманов «Татарстан яшьләре» газетасында басылган рецензиясендә әсәр хакында «Күңелнең иң нечкә җирләренә үтеп керерлек, тормышка дәрт бирерлек, уч төбе кызарганчы кул чабарга җәлеп итәрлек көйләр белән, онытылмаслык булып күңелгә сеңеп кала торган образлар белән иҗат ителгән спектакль», — дип язды. Ә «Социалистик Татарстан» газетасында музыка белгече М. Нигъмэтҗановны «килечек буынны, коммунистик иртәгебездә яшәячәк балаларыбызны тәрбияләү өлкәсендә зур хезмәт итәчәк һәм аларның эстетик зәвыкларын үстерүдә зур роль уйнаячак» әсәрләрдән «беренче карлыгач» дип бәяләде. Татар музыка культурасы өлкәсендә хәзер халык әкиятләре, Г. Тукай поэзиясе белән рухланып язылган балетларның саны шактый үсеп бара. Менә алар: Ф. Яру- линның «Шүрәлехсе, Н. Җиһановның «Зөһрө»се, Р. Гобәйдуллинның «Кисек баш»ы, Ә. Бакировның «Алтын тарак» исемле әсәре һәм, ниһаять, Заһид Хәбибуллинның «Рау- шан»ы. «Раушан» балетының эчтәлеге үзеннән алда язылган балетларга охшый төшсә дә, «изге һәм явыз көчләрнең бәрелешен, яхшылыкның җиңү тантанасын» тасвирлауда тема кабатланса да, балет яңгырашы белән яңача кабул ителә. Балет музыкасындагы моңлылык, нәфислек һәм җылылык әсәрне тамашачы күңеленә якын итә. Әйткәнебезчә, 3. Хәбибуллинның бу еллардагы иҗаты республика театрлары сәхнәләрендә уйналган күп санлы спектакльләр белән дә бәйләнгән. Дөрес, бу жанрда ул иҗатының беренче елларында ук эшли башлаган иде. «Күк күлмәклеләр» дәверендә, соңрак «Эшче театры» Һәм сугыш алды елларында күчмә театр сәхнәсендә уйналган «Шатлык җыры» (Г. Кутуй), «Эшче» (Ә. Мәҗит) спектакльләренә музыканы 3. Хәбибуллин язган һәм алар үз вакытында җылы гына каршыланган иделәр. Ә инде илленче еллардан алып композиторның бу жанрдагы эшчәнлеге сизелерлек активлаша. Соңгы 15—20 ел эчендә Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйналган һәм уйналып килгән «Татар хатыны ниләр күрми» (Г. Ибраһимов), «Беренче театр» (Г. Камал), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш. Камал), «Якын дус» (Р. Ишморат), «Куш нарат» (Г. Насрый) һәм республикабызның башка театрлары тарафыннан куелган «Күңел дәфтәре» (Г. Насрый) спектакльләренең музыкасы Заһид Хәбибуллинның иҗат җимешләре булды. Спектакль геройларының психологиясенә керү, характерны һәм заман колоритын музыкада бирү осталыгы әсәрдән әсәргә үсә бара. Сәхнә әсәрләренең эчтәлекләрен тулыландырып, алардагы вакыйгаларга органик үрелеп барулары, драматик төгәллекләре белән ул музыкалар мөстәкыйль хезмәт булып саналырга хаклылар. Җыр жанрында Заһид Хәбибуллинның иҗаты бу елларда аеруча киң колач алды. Матбугатта басылган мәкаләләрдә Заһид Хәбибуллин язган җырларның саны 300 дән артып китүе күрсәтелә. Әлбәттә, шушы көнгәчә композитор әсәрләренең библиографик белешмәсе булмавы төгәл санны күрсәтүне беркадәр кыенлаштыра. Мәгълүм ки, һәр җыр тексттан, сүздән башлана. Заһид Хәбибуллин сүз белән музыканың органик бәйләнешенә, аның бөтен бер әсәр булып берегүенә омтыла. Композитор үзенең музыкасы белән шагыйрь сүзләренең идея яңгырашын тулыландыра, көчәйтә һәм текстның «резонаторы» — көчәйткече югарылыгына күтәрелә. «Җырны мин ике авторның күңел тавышы, йөрәктән чыккан иҗат җимеше дип таныйм, — ди Заһид Хәбибуллин, — шуңа күрә дә язылачак җырыма текст сайлаганда мине, композитор буларак, иң өүвәл авторына гына хас үзлекләргә ия булган, ихлас язылган һәм саф күңелдән иҗат ителгән шигырьләр кызыксындыра». Композиторның текст буенча соавторлары кырыктан ашып китә. Алар арасында Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Һади Такташ кебек классик шагыйрьләр дә, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим, Гадел Кутуйлар белән бүгенге көндә иҗат итүче урта буын сүз осталары да һәм поэзиягә әле яңа гына аяк баскан яшь шагыйрьләр дә бар. Сибгат Хәким сүзләре белән әйткәндә, «Татар халкына искиткеч көйләр биргән. Заһид Хәбибуллин барлык татар шагыйрьләренең иң якын каләмдәш дусты». Заһид Хәбибуллин җырларының тематикасы киң. Бу үзе композиторның халык белән бергә атлап баруын һәм аның иҗатының тормыш таләпләре белән сугарылганлыгын раслый. Композиторның лирик җырлары да анык адресланган һәм җитди мәгънәгә ия бу» яулары белән аерылып торалар. Мәсәлән, үзенең нәфислеге, сафлыгы белән тыңлаучыларны сокландырган, туган табигатебезнең матурлыгы белән бергә колхоз кырларының хезмәт батырлыкларын җырлаган «Бормалы су» (Н. Исәнбәт) һәм «Айлы төн». «Сиңа», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Сөясеңме», (Ә. Ерикәй сүзләре) «Кичке Идел» (Ш. Маннур), «Казан кызы» (Н. Арсланов), «Иркәмә», «Зәңгәр» (Г. Насрый) ШӘРИФ РАХМАНКУЛОВ ф ЗАҺИД ХӘБИБУЛЛИН һ. б. бик күп җырлар Заһид Хәбибуллинга хас җылылык, самимилек белән иҗат ителгәннәр. Заһид Хәбибуллин — шаян һәм күңелле җырлар остасы да. Алар ачык күңел белән дусларча шаяру булып та. адресатларына туры барып тия торган үткен такмаклар булып та яңгырыйлар. «Күк күлмәклеләр» эчен язылган «Ялкаулар турында җыр», скрипка ечен эшләнгән «Чикерткә», соңгы елларда иҗат ителгән «Мактанчык егет» (һ. Солтанов), «Яшәсен кияүләрем» (М. Хөсәен), «Нәсимә», «Күтәр күңелләремне» (Н. Арсланов), «Чибәр егет килсә» (халык сүзләре) һәм башка җырлар әнә шундыйлардан. Заһид Хәбибуллин пионерлар һәм мәктәп балаларына да берсеннән-берсе матур әсәрләр бүләк итте. «Пионерлар маршы» (Ә. Маликов), «Ана белән бала», «Чаңгычылар җыры», «Күңелле чыршы», «Әйлән-бәйлән», «Исәп-хисап» (Җ. Тарҗема- нов сүзләре), «Без үсәбез» (Б. Рәхмәт), «Күк күгәрчен» (Г. Насрый) җырларында балаларга хас җанлылык, җитезлек сизелеп тора. Заһид Хәбибуллин күмәк башкару ечен дә шактый сандагы әсәрләр язды. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен әле соңгы ике елда гына да аның тарафыннан «Халыклар дуслыгы» һәм «Туй» исемнәре астында махсус ике зур программа эшләнде. Ә үзешчән коллективлар өчен язылган хор һәм бию музыкалары, аерым район алдынгыларына багышланган көйләрнең хәзер инде санын әйтүе дә кыен. 1968 елны Заһид Хәбибуллинның алты җыры Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителә. Аларның берсе — М. Җәлил сүзләренә язылган «Гөлләрем» җыры. Җыр исеме кебек үк гаҗәеп ягымлы, саф музыкаль телдә язылган әсәр. Алар арасында шулай ук «Солдат җыры» (К. Латыйп) кебек сугыш-тынычлык темасына багышланган патриотик әсәр дә, «Бормалы су» (Н. Исәнбәт) кебек лирик җыр да, сатирик планда язылган «Мактанчык егет» (һ. Солтанов) һәм «Казакъ кызы сөйгәнем» (Г. Сэ- гыйдуллин), «Безнең кардәшлек» (Г. Зәйнашева) исемле дуслык темасына багышланган җырлар да бар. Бу җырлар һәрьяклап эшләнгән һәм композиторның иҗади йөзен билгеләүче югары сыйфатлы иҗат җимешләре итеп бәяләнделәр. «Советская Татария»1 газетасы композиторның дуслык темасына язылган җырларына карата: «халыклар дуслыгы һәм туганлыгы темасы аның музыкасында йолдыз булып яна», — дип язды. Шул ук газетада басылган икенче бер мәкаләдә бу җырларның яңалык алып килүләре һәм «татар сәнгатендә бөтенләй яңа сәхифә» ачулары» 1 турында әйтелә. Чыннан да, ул җырлардан саф күңеллелек, табигый юмор, эчкерсез дуслык хисләре бөркелеп тора. Заһид Хәбибуллин үз иҗатында кешеләргә аеруча бер җылылык саклый, һәр яңалыкка шатлана, һәр уңыш өчен чиксез куана ала. Үзенең тыңлаучылары арасында 3. Хәбибуллин бик еш була. Кыр эшләренең барышы да, нефтьчеләрнең казанышлары да, балаларның укулары да аны кызыксындырмый калмый. Заһид Хәбибуллинны «тимер юлыннан бик ерак булган авылларда да, Кама аръягы болыннарында, учак ягып утыручы көтүчеләр янында да... бик еш очратып була». Композиторның күпчелек җырлары менә шушы хезмәт кешеләре белән очрашу вакытларында туа. Чыннан да, кайда гына булмасын, ул бөтен җирдә җыр калдыра. Нефтьчеләргә ул «Баулылар», «Лениногорск турында җыр»ын бүләк итә. Тымытык авылында тракторчылар һәм колхоз сыер савучыларыннан баянчылар ансамбле оештыра, аларга багышлап «Тымытык маршы»н яза, Балтач яшьләрен марш белән сәламли, кыр батырларының хезмәтләренә соклануын «Игенче — ил терәге» җырында белдерә. Композитор Актаныш, Баулы, Минзәлә, Саба һәм башка бик күп районнарның үзешчән коллективлары өчен тематик программалар хәзерләде, Арча районындагы гармунчылар ансамбленә махсус көйләр язды. Аның бу хезмәтләре СССР Культура министрлыгы һәм культура работниклары профсоюзы Үзәк Комитеты тарафыннан «Авыл культура шефлыгы отличнигы» исеме белән билгеләп үтелде. Республикабызның Мөслим районы аны үзенең почетлы гражданины итеп мәңгелек хөрмәт кенәгәсенә кертте. Шулай ук җирле һәм өлкә партия, совет оешмалары тарафыннан бирелгән дистәләрчә Мактау грамоталарында да Заһид Хәбибуллинның бу хезмәтенә зур ’ «Советская Татария». Баш яэкале. 1968 ел, 26 апрель. «Советская Татария», М. Нигъмәтҗанов, «Его песни поет народ», 1968 ел, 12 апрель, бәя бирелә һәм композиторны совет авылы хезмәт ияләренең иң якын дусты итеп танулары әйтелә. Заһид Хәбибуллин тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр арасында «ару» музыка дип аталган, ягъни текст белән бәйләнмәгән инструменталь әсәрләр дә бар. Мисалга аның трио, квартет, милли музыка кораллары, эстрада һәм симфоник оркестрлар өчен язылган әсәрләрен, аерым инструментлардан труба, гобой, кларнет өчен языл- ♦ ган пьесаларын һәм фортепьяно, скрипка өчен иҗат ителгән поэмаларны күрсәтә = алабыз. ч Шулай ук Заһид Хәбибуллин «Сарман», «Арча», «Уракчы кыз», «Су буйлап», «Су -ъ юлы», «Фазыл чишмәсе», «Сүнмәс дәрт», «Аккош» кебек дистәләрчә татар халык — көйләрен үзенчәлекле эшкәртте. g «Сарман» көендә моңлылык арта төшкән, лирик буяулар баерак бирелгән, ә «Берсе алма, берсе хөрмә» җырында халык шаянлыгы һәм җанлылык өстәлгән, ? «Аллакай, алмакай» көе дуэт итеп каракаршы җырлау өчен эшкәртелгән һәм музы- £ касында мәхәббәт хисләре үстерелеп бирелгән, ө «Арча» көенә композитор татар ф халкына якын булган тальян гармун тавышлары кертә... Борынгы халык көйләрен композитор, алар барлыкка килгән дәвердәге яңгы- о рашны төгәл саклап, ничек бар — шул көенчә нота кәгазенә генә күчерми. Ул алар- “ ны үз күз алдына китерә алганча, иҗади тирәнлектә ишетеп эшкәртә. Халык көйлә- рен ул үз иҗаты табышлары белән бизи, матурлый, хәзерге заман рухы белән су- X гара. Нәтиҗәдә халык җырларының тәэсире көчәя төшә. 2 Гомумән, Заһид Хәбибуллин әсәрләренең барысы да — балет, вокаль, инструмен- х таль әсәрләр дә—халыкчанлык сыйфаты белән сугарылганнар. Мисалга бер генә < җырны атау да җитә. Композиторның «Сагыну» җыры халык җырына шул кадәр якын ки, хәтта аны әле дә халык көе дип кабул итәләр. Шулай ук «Өчле» һәм «Бишле» — дип аталган кызлар биюләре дә халыклашып киткән көйләр рәтендә йөриләр. Аның &• әсәрләренең күңел кылларын тибрәтә алырлык кодрәткә ия булуының сере дә әнә g шул халыкчанлыкта. Шуңа күрә композиторның музыкасы тыңлаучыларга аңлаешлы, “ якын һәм кадерле. Композиторның алымы, стиль үзенчәлеге халык җырларыннан файдалана белүендә генә түгел, ө халык җырлары интонацияләреннән үсеп чыккан оригиналь әсәрләр тудыра алуында. Татар халкының гаҗәеп бай фольклорыннан тыш, Заһид Хәбибуллин рус революцион һәм совет халкының массовый җырларының интонацияләрен дә үзенә иҗат үрнәге итеп файдалана белә. Заһид Хәбибуллин елдан елга, әсәрдән әсәргә техникасын үстерә һәм үзенең композиторлык почеркын ачыклый бара. Аның иҗади алымы үзенә бертөрле һәм үзенә генә хас аерымлыкка ирешә. Ләкин шулай да, бу иҗатның мөһим сыйфаты итеп, борынгы озын көйләргә, авыл җырлары тибындагы халык иҗаты чыганагына аеруча якын торуын күрсәтергә кирәк. Музыка белгечләре Заһид Хәбибуллинның «билгеле булган композицион алымнарны, интонацияләрне, гармоник борылышларны үзенчә баета, аларны үзенчә эшли, яңадан «эретеп коя» һәм әсәрдән әсәргә югары уңышка ирешә» алуына басым ясыйлар. һәм аны кыю художник дип атап, «иҗатының буеннан-буена һәрбер әсәрендә яңа саф һәм ачык тавышлар табуын, үзенә хас художество алымнарына һәм гадәттән тыш мул фантазиягә ия» булуын күрсәтәләр *. Заһид Хәбибуллин иҗатына хас икенче сыйфат — аның әсәрләрендәге гражданлык хисенең көчле булуында. Ул заманның иң үткен, иң әһәмиятле мәсьәләләрен тирән кичереп иҗат итә торган композитор. Аның әсәрләре уңышының төп сере дә — Ватан язмышы, халык тормышындагы зур вакыйгалар белән бергә үрелеп иҗат ителүендә, әсәрләренең заман сулышы белән сугарылган булуында. Композиторның музыкаль палитрасы асылда ачыклыктан-аңлаешлыктан, оптимизмнан һәм дәртлелектән, шат күңеллелектән гыйбарәт. Аның күпчелек әсәрләрендә яз энергиясен, яшьлек көчен, туган илебез табигатенең гүзәллеген тоясың, халкыбызның үз тавышын ишетәсең. Бу исә әсәрләренең мелодик сулышы татар халык фольклорыннан, халыкның үз рухыннан килүен күрсәтә. 60 яшь тулып узуга карамастан, ул әле җиңел, хәрәкәтчән, ачык чырайлы, елмаю1 «Музыкальная культура Советской Татарии», Москва. 1969 ел, 177 бят, чан йөзле, саф күңелле һәм яшьлеккә хас җыйнак кеше. Бу сыйфатлары аның музыкасында да сизелә. Кешене яратуы, табигатькә соклана белүе, илен чын күңелдән сөю, халкының гореф-гадәтләрен ихтирам итүе гүзәл аһәңнәр булып аның музыкасына күчә, тыңлаучыга нык тәэсир иткән җырларында, күңелне сихерләгән инстру. менталь пьесаларында, зур күләмле музыкаль әсәрләрендә чагыла. IV Заһид Хәбибуллин композитор булуыннан тыш, киң танылган башкаручы-му- зыкант та: ул талантлы профессиональ артист, солист-скрипач, пианист-аккомпаниатор. Г. Тукай исемендәге филармония бригадалары, ансамбльләре составында ул республикабызның барлык районнарында да булды. Кыр батырлары алдында үзенең һәм каләмдәшләренең әсәрләрен, халык көйләрен башкарды һәм башкара. Илебезнең бик күп шәһәрләрендә бирелгән концертларда ул меңләгән хезмәт ияләре алдында татар совет музыкасын пропагандалый. Үзенә генә хас алым, башкару осталыгына ия булган 3. Хәбибуллин һәр концертта тамашачыларны сокландырмыйча, аларның җылы мәхәббәтләрен яуламыйча калмый, чөнки сәхнәдә башкарган әсәрләрен ул чын йөрәге белән, тирән кичереп уйный. Сибгат Хәким үзенең бер язмасында татар композиторлары арасында Заһид Хәби- буллинның иң үзенчәлекле композитор булуына басым ясый да, аның уйнау осталыгына карата түбәндәге сүзләрне әйтә: ул уйнаганда «ашкынулы, ярсулы, хисләрдән тәмам шашынган бер шагыйрь кебек күз алдына баса. Илаһи рух уяна анда...» Менә шушы «илаһи рух» аша Заһид һәр көйнең үзенә хас телен табарга, музыкадагы тирән серләрне йөрәге белән тоярга, милли рухта булган гармонияләрне, үзенчәлекле алымнарны тотып алырга тырыша, һәм ул башкарган һәрбер көй тамашачыга барып җитә, аның күңелен әсир итә. Борынгы көйләр белән ул артта калган хаят трагедиясен күз алдына бастыра, халкыбызның тирән зарларын ишеттерә, ә инде бүгенге көн музыкасы белән хәзерге тормышыбызның матурлыгын, ямен, шатлыгын ачып бирә.