Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТӘРБИЯТЕЛ ӘТФАЛЬ» ҺӘМ «АК ЮЛ» ЖУРНАЛЛАРЫНДА БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Белның январь аенда мәдәни тарихыбызда урын алырлык күренекле ва. кыйга була. Татар балалары эчен Мәскәүдә беренче журнал — «Тәрбиятел әтфаль» («Балалар тәрбиясе») чыга башлый. 1905—07 елгы революция Россиядәге милли халыкларның культурага омтылышларын көчәйтеп җибәрә, бу елларда киләчәк кешесенең аңын, дөньяга карашын киңәйтүдә балалар әдәбиятының роле дә югары бәяләнә башлый. Җәмгыятьнең алдынгы көчләре аны иҗтимагый аң, нечкә хис, эстетик зәвык уяту һәм тәрбияләүнең куәтле чарасы итеп карыйлар. Татар балалар әдәбияты исә ул чорда яңару чоры таләпләрен канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә булмый, анда тормыштан аерылган дини схоластика, коры үгет-нәсихәтчелек өстенлек итә. Әдәби китаплар сан ягыннан да аз басыла. Заман рухына җавап бирерлек яхшы әсәрләргә ихтыяҗ классикларыбыз Г. Тукайны, Ф. Әмирханны, соңрак Г. Ибраһимовны, М. Гафурины балалар әдәбиятына китерә. «Шура» журналында Дәрдмәнд кечкенәләргә атап гаҗәеп нәфис шигырьләр бастыра башлый. Әлеге сүз осталары балалар әдәбиятында югары художестволылык, реализм өчен көрәш ачалар. «Сабыйларыбызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә, вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен» VII ,— ди Г. Тукай, балалар әдәбиятының нинди булырга тиешлеген образлы гәүдәләндереп. «Тәрбиятел өтфаль» шушы әдәби бурычлар яктылыгында туа. Аның битләрендә чорына хас дини-мистик әйберләр байтак, әмма журнал нигездә яшь буынны дөньяви рухта яңача тәрбияләүне максат итеп ала. Журнал балалар әдәбиятын үстерүгә аеруча зур игътибар бирә, үзенең беренче санында ук: «Бармы бездә балалар әдәбияты?» дигән сорау куя, үзе үк: «Ул авыр хәлдә», дип җавап бирә. Балалар өчен әдәби әсәрләр бастырганда, журнал реализмны алга сөрә. Аның җаваплы секретаре булып күренекле реалист Ф. Әмирхан торуын искә алсак, бу бик аңлашыла да. Бер иптәшенә язган хатыннан күренгәнчә, әдип һәр санны баштанаяк диярлек үзе эшләгән. Журналда Ф. Әмирхан дөньякүләм мәшһүр язучы X. Андерсенның «Мәхәббәтсез үрдәк бәбкәсе», «Гөл агачы һәм әкәм-төкәм» исемле бүгендә сокланып укырлык әкиятләрен тәрҗемә итә. Н. Думавиның туган як табигатен җылы хисләр белән сурәтләгән пейзаж шигырьләре һәр санда диярлек чыгып килә. Моңарчы балалар әдәбиятында рәсемнең тәрбияви роленә илтифат ителмәсә, журнал иллюстрацияне балалар китабының аерылгысыз өлеше итеп саный һәм бу эшне башлап җибәрә. Шуннан соң балаларга багышланган әсәрләрне иллюстрацияләү гадәткә керә. Дини әдәбиятның «җир үгез мөгезе өстендә тора» дигән уйдырмаларына каршы, журнал үзенең битләрендә Җир шары, Ай, Кояш, йолдызлар турында башлангыч фәнни мәгълүматлар бирерлек әдәби парчалар, пейзаж миниатюралары урнаштыра. Киләчәктә мәдәниятле халыклар әдипләренең, татар язучыларының балаларга багышланган югары художестволы әсәрләрен басарга вәгъдә итә. Ләкин ул биш кенә сан чыгып кала, үзенең мәсләген тулысынча тормышка ашырырга өлгерми. Бу гаҗәп түгел. Журналның һәр саны цензура аркылы үтә. Ул елларда революция инде җиңелүгә таба бара, хөкүмәт демо- VII Г, Тукай. Сайланма эсерлар. 1956. Том 4. 72 бжт, 10. «К. У.» М 12. 145 кратин хокукларга яңадан һөҗүм башлый, журнал исе тоткан юнәлеше белән реакция, схоластикага аркылы төшеп, чынбарлык турында яңа кыю фикерләр өйтө. «Тәрбиятел әтфаль» тукталса да, балалар өчен журнал кирәклеге көн тәртибеннән төшми. «Әльислах» газетасында, «Сөембикә», «Мәгариф» журналларында шул хакта әледән-әле сүзләр кузгатыла, нәшриятта басылган әсәрләрнең генә балаларны тәэмин итеп җиткермәве әйтелә. Ниһаять, 6 елдан соң, яңа революцион күтәрелеш елларында «Ак юл» журналы чыга башлый.VIII «Ак юл» — «Тәрбиятел әтфаль» шикелле демократик эчтәлекле, алдынгы журнал. Ул капиталистик җәмгыятьтә бала бәхете өчен көрәшне үзенең төп лозунгысы итеп ала. Журналда эшләүчеләр сәнгать көченә ия булган реалистик әсәрләр генә яшь буынны заманның барышын дөрес аңларлык, үз бәхетен дауларлык көчле ихтыярлы кешеләр итеп тәрбияли алуын шактый ачык күзаллыйлар. Реализмга мөнәсәбәттә журналда чо. рының әдәби каршылыклары, заман тудырган яңалыклар көзгедәгедәй чагыла. Дини дидактика тарафдарлары Вакыйф Җәлал, Зәки Вәлиди, Шәех Алкин кебекләр яшьләрне алла һәм пәйгамбәрләрнең ризалыгы өчен гыйбадәт кылырга чакыралар, әсәрләрендә дини бәйрәмнәрне күккә чөеп мактыйлар. Алар балалардан тормышның кырыс хакыйкатен яшереп калдырырга тырышалар, яшь буынны язмышка буйсынучан пассив кешеләр итеп тәрбияләүгә этәрәләр, балалар әдәбиятында реализмны инкарь итәләр. Әсәрләрендә, ярлы һәм байны бертугандай тату яшәүчеләр итеп күрсәтеп, ялган буржуаз иллюзияләр тараталар. Төрле пәйгамбәрләрне, хан-ханзәдә, гарәп илчеләрен, милли рухы кабарган батырларны, дин исеменнән барган сугышларны сурәтләүче дини-романтик характердагы хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр дә журналда шактый очрый. Тулаем алганда, «Ак юл»да реалистик тенденция өстенлек итә. Аның халык шагыйре Г. Тукайга олы мәхәббәт белән каравы да шул хакта сөйли. Шагыйрьнең туу һәм үлү көннәре журнал битләрендә киң күләмдә билгеләп үтелә, аның тормыш юлына, иҗа- тына багышланган зур мәкаләләр, истәлекләр басыла, рәсемнәре урнаштырыла. Редакция сынлы сәнгать аша балаларда эстетик зәвык тәрбияләүгә нык игътибар иткән. Журналның техник оформленмесе Мәскәүдә эшләтеп кайтарыла торган булган. Нәфис, нечкә зәвык белән эшләнгән ул рәсемнәрдән бүгенге укучы да ләззәт алырлык. Журнал уз чорының танылган әдипләрен җәлеп итә. Ф. Әмирханның «Ул үксез бала шул» хикәясе беренче шушында дөнья күрә. Журналда Н. Думави актив языша. «Ак юл» Тукай мәктәбен үткән зур төркем яшьләрне — демократик карашлы укытучы, ларны, татарская учительская школа укучыларын, алдынгы шәкертләрне туплый. Журнал эшендә Шәһит Әхмәдиев, Садри Җәлал, Габдрахман Сөнгати, Хәлил Әбелхан, Гафур Гыйсмәти, Фәрит Ибраһимов, Гали Рәфикый, Лотфи Гадел, Рәхим Баязит, М. Әхмәр һ. б. якыннан торып катнашалар. Хәзер байтагының биографияләре дә билгеле булмаган бу яшь каләмнәр журналны өч ел буенча алып баралар. Араларыннан соңрак Зыя Ярмәки, Фатыйх СәйфиКазанлы, Сәгыйть Сүнчәләй, Нәкый Исәнбәт кебек танылган язучылар үсеп чыга. Совет балалар шагыйре Б. Рәхмәткә тәүге иҗади фатиханы «Ак юл» бирә. Язучы-галимнәребеэ Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин беренче әдәби сынауны әлеге журналда үтәләр. Әсәрләрен беренчесе — «Бикчәнтәй угылы», икенчесе — «Сәлмән» псевдонимы белән бастыралар. Г. Тукайдан соң балалар өчен иҗат итүчеләрнең күбесе шушында туплана. Дөрес, бу яшь каләмнәрнең әсәрләре арасында әдәби яктан йомшак булганнары да, дини эчтәлеклеләре дә юк түгел, заман каршылыклары аларның иҗатларына эз салмый калмаган. Алар капиталистик җәмгыятьтә яшь буынның бәхетен социаль стройны узәртү юлы белән генә тәэмин итәргә мөмкин булуын аңлау югарылыгында тормыйлар әле. Иҗатларында иң әһәмиятлесе шул: бу яшьләр яңалыкны яклап, схоластикага, дини-дидактик тенденцияләргә каршы чыгалар, әдәбиятны хезмәт баласының реаль тормышына якынайту өчен тырышалар, сүз сәнгате, әдәби образлар аша гасырлар буе килгән артталыкка, наданлыкка, явызлыкка каршы көрәш ачалар. Журналда реализм, табигый рәвештә, ул чорда көннең кадагында торган мәгърифәт һәм гуманизм таләпләре яктылыгында формалаша. Әсәрләрнең тематикасы, жанр байлыгы, әдәби алымнары шул идеяләрдән чыгып билгеләнә. Мәгърифәткә бәйле хәл- VIII 191»—1916 еллар арасында ике атнага бер мәртәбә Казанда чыга, Редакторы һәм оештыручысы язучы, журналист, педагог Фәхрелислам Агиев. дэ. журналга мәктәп темасы килеп керә. Мәктәп ачылу, яңа уку елы башлану кеннәре балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә зур шатлык, бәйрәм итеп сурәтләнә. Уку йорты изге урын, бәхет йорты итеп күрсәтелә. Аны тасвирлаганда, әдипләр күңелне биләрлек нәфис сүзләр һәм тәгъбирләр эзлиләр. Мәсәлән, «яшел түбәле мәктәп ерактан нурланып күренә», «ямьле бакча эчендә утыра торган мәһабәт агач бина, ул бинаның тәрәзәләреннән ак нур балкыган төсле»; «әйдә, без мәктәпкә барыйк, нинди ямьле ул әнә» һ. б. Бу —балаларда укуга, белем алуга теләк уяту максатыннан чыгып шулай эшләнә, юкса, ул чордагы мәктәп-мәдрәсәләрнең күбесе җиргә сеңгән, юеш, кысан булуы һәркемгә мәгълүм. Галим, белемле бала әдәбиятның уңай героена әйләнә, надан боларга капма-каршы куела. Күр галимне, ул килә кулга китабын кыстырып, Ул галимгә юл бирәдер бар надан читтән торып.IX Шундый эчтәлекле өндәүләр, шигырьләр «Ак юл»да еш очрый. Бу тема әсәрнең темасы итеп алына. (3. Ярмәки. «Мәктәп баласына»; X. Әбелхан. «Яңа мәктәп ачылганда»; Ф. Ибраһимов. «Яңа мәктәп ачылган көн»һ. б.). Журналда мәгърифәт һәм гуманизм идеяләре коры үгет-нәсихәт әйберләреннән башлап, төрле сурәтләр, үзенчәлекле образлар ярдәмендә гәүдәләндерелүгә кадәр үсә. 3. Ярмәки, Н. Думави, С. Сүнчәләй, Г. Сөнгати шигырьләрендә, Ф. Агиев, Ш. Әх- мәдиев, С. Жәлал, Г. Рәхим хикәяләрендә мәгърифәт һәм гуманизм төшенчәләренең эчтәлеге тирән, сурәт чаралары киң сыйдырышлы. Мәсәлән, байтак шигырьләрдә белемле кешенең рухи байлыгы, күркәмлеге гүзәл табигать күренеше аркылы гәүдәләндерелә, бер-беренә шактый ерак торган бу ике нәрсә арасында өстән караганда сизүе дә кыен булган эчке чагыштыру үткәрелә. 3. Ярмәкинең пейзаж шигырьләре, шул исәптән җырларга күчкән «Ак каен», «Ялгыз каен»ы «Ак юл»да басыла. Шигырьләренең беришесендә пейзаж — мәгърифәт сурәтләмәсе. «Ялгыз каенны менә ниләр турында сөйли; яшь чагында ак каенның ботак, ларына сары сандугачлар кунып сайраган, яшел яфракларына, ак кәүсәләренә кешеләр сокланып караганнар. Сез дә, ди ул балаларга, китапларда язылган алтын сүзләрне өйрәнсәгез, яшь каендай гүзәл булырсыз. Авторның «Иртә» шигыре дә пейзаж һәм мәгърифәт параллеле формасында язылган. Иртә ул иҗтиһадка тиң, ул безгә яктылык, тормыш китерә. Баланы да шагыйрь иртә таңнан үрнәк алырга өнди. С. Сүнчәләйнең «Тау биекме?» шигырендә белем серләренә төшенү — гүя биек тау башына менү. Көчең, ихтыярың җитеп, шуны эшли алсаң, синең алдыңда киң дөньяның бөтен яме, байлыгы пәйдә була. Икенче төр шигырьләрдә табигать — кешелеклелек сурәтләмәсе. Галим һәм язучы Н. Исәнбәтнең журналдагы шигырьләре өйрәнчек тәҗрибәләре генә булса да, «Урманда», «Яз башы», «Теләнче бәхете» кебек күңелгә кереп утыра тор. геннары юк түгел. Соңгысында, мәсәлән, явыз адәмнәр кагып-сугып рәнҗеткән хәерчене җылы кояш, ямьле җәй иркәли, күңелен күтәрә, табигатьтә кешеләрне аерып карау юк. Г. Сөнгатинең «Урманда», «Бакчада», «Бәхет таңы» шигырьләрендә дә табигать бе. лән кеше аерылгысыз бәйләнештә бирелгән. «Бөтен җиһанда мәҗлес» исемлесендә яшел сәхрә шундый иркен, тормыштагы кысынкылыкка бөтенләй чит. Хәлсез хәерче карт тик шул сәхрәдә генә җанына тынычлык таба, табигать гүзәллегенә сокланганда, аның рухи бай күңеле ачылып китә. Биредә шуны әйтеп үтәргә кирәк: шагыйрьләр журналда күбрәк табигатьнең күңелгә аеруча хуш килә торган җылы, йомшак чакларына: яз, җәй айларына мөрәҗәгать итәләр, ул шигырьләрдә эпитетлар да җылылык тойгысын бирерлек итеп сайлана. Алар- да караңгылык, күңелсезлек, тән юк. Буяуларның да күңелдә күтәренке хисләр уята торганнары алына. Бу хәл язучыларның гуманистик карашлары белән бәйле Бер яктан, табигать белемле кеше сурәтләмәсе итеп алынса, икенче яктан, язучылар сыйнфый җәмгыятьтә көндәлек тормыштан табу кыен булган рәхәтлекне, гаделлекне шунда күрәләр. Табигатьнең кешене иркәли торган рәхимле чагы ыгы-зыгылы, шау-шулы мәрхәмәт IX Н, Исәнбәт. «Гялни», «Ак юл»! 1915. № 1> 15 бвт, И Б Р А һ И М О В А ф ЖУРНАЛДА БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ СӘХИФӘЛӘРЕ сез чынбарлыкка контраст куела, пейзаж гаделлекне гәүдәләндерүче символга әй* ләнә, үзенең матурлыгыннан бигрәк, иҗтимагый ягы белән ялтырап чыга. Журналда мәгърифәт һәм гуманизм идеяләре, әле сөйләгәннәрдән тыш, тагын күп тәрле чагылышларын таба. XX йөз башында яшьләргә белем алу, бәхеткә ирешү өчен шартлар юк иде. Ок* тябрь революциясе генә моның ишекләрен киң итеп ачты. Яшь буын исә гомер-гомер- гә бәхет турында хыялланып килде. Ш. Әхмәдиев, Ф. Алиев, Г. Рәхим балаларның шушы хыялларын чагылдыру өчен халык арасында йөри торган фантастик образлардан файдаланалар, хикәяләрендә хыялый һәм реалистик вакыйгалар бергә үрелә. «Без сукыр Ильясны һаман да күрә алмый идек» исемле хикәясендә Ф. Агиев халыкта изгелек сурәтләмәсе булып киң таралган хәзер Ильясны традицион мәгънәсендә ала. Хикәядә ярлы гаиләнең ишле балалары никадәр авыр яшәмәсеннәр, өметсезлеккә бирелмиләр. Хикәянең тәэсир көче дә ярлы балаларының әкиятләрдә генә мөмкин булган яхшылык, мул тормыш турындагы беркатлы өметләрен һәр деталенә кадәр тәфсилләп сурәтләүдә, сабый гына хыялланырга мөмкин булган гаҗәеп фантастик дөньяның бер күренешен иҗат итүендә. Кечкенә геройлар киләчәкне матур итеп күз алдына китерәләр, ниндидер бер мәрхәмәтле сукыр Ильяс килер дә аларны бөлгенлектән тартып алыр төсле Г. Рәхимнең «Елан мөгезе» хикәясендә тылсымлы әкиятләрдә генә очрый торган елан патшасы образы — геройны да, сюжетны да хәрәкәткә китерүче төп чара. Авыл малае Габдрахманның эчке дөньясы, киләчәк турындагы уйлары, омтылышлары шул хыялый образга мөнәсәбәттә ачыла. Г. Рәхим чынбарлыкны бала күзлегеннән чыгып күрә белә. Малайның күзаллавынча, шул сихри, ап-ак елан патшасының мөгезен табып алсаң, бәхет, имеш, кулыңа үзеннән-үзе килеп керә. LU. Әхмәдиевнең «Канатлы тай» хикәясендәге фантастик образ — канатлы тай да крестьян баласының бәхет турындагы хыялын гәүдәләндерә. Хикәяләрдә фантастик вакыйгаларга реалистик мәгънә бирелә. Балаларның көткәне сукыр Ильяс та килми. Габдрахман да елан мөгезен тапмый, авыл малаеның да күңел төбәп көтеп алган тае, ул теләгәнчә, канатлы булып чыкмый, сабан туйларындагы ат ярышларында беренче килеп, аны шөһрәткә күмми. Бәхет ерактагы өмет кенә булып кала. Сыйнфый җәмгыятьтә идеал белән чынбарлык арасында тәңгәллек юк, төп фаҗига әнә шунда. Хикәяләрдә бу гаделсезлеккә карата ризасызлык сизелеп тора. Хезмәт иясе баласы бәхетле булырга тиеш, аның моңа тулы хокукы бар. Биредә авторларның гуманистик карашлары шул рәвешчә чагыла. Язмышка, дингә буйсынучан кешеләр хәзерләү ниятеннән чыгып, руханилар гомер* гомергә яшь буынны төрле юк-бар нәрсәләр: җеннәр, пәриләр, су анасы, албасты, йорт иясе, аждаһа һ. б. белән куркытып, дини йолалар белән агулап килделәр. Мәгърифәтчелекнең бер күренеше буларак, яшь буынны рухи яктан гарипләндерүче хорафатларга, зарарлы йолаларга каршы көрәш журналда даими төс ала. Бу тема ике планда яктыртыла. Язучыларның беришесе әсәрләрендә иске хорафатларга каршы чыга башлаган бала образлары иҗат итәләр. Аларда яңалык чаткылары искелек белән каршылыкка керә. Ф. Агиевның «Гармонь» хикәясе иске карашлы ата белән баласы арасындагы рухи конфликтка нигезләнгән. Хикәядә башка берәү дә түгел, нәкъ менә мулла малае гармонь уйнарга өйрәнергә тели. Мулла урамда уен коралларын ватып-җимерел йөри, малае исә аңардан яшереп акча җыя һәм гармонь сатып ала. Ф. Агиев яңалык, ның җиңәчәгенә сизелерлек ишарә ясый. Хикәя гармонь моңы белән тулы, аның тавышы, мулла тыюга карамастан, кичләрен авылның төрле почмакларыннан ишетелеп тора. Г. Рәфикыйның «Үрдәкләр эзләгәндә» исемле хикәясендә җен-пәриләрнең уйдырма гына булуы хакында үз күзәтүләреннән чыгып нәтиҗә ясый башлаган бала образы җанлана. «Төнлә җен була торган булса, көндез дә берәр җирдә күренер иде ул», — дип фикер йөртә бу бала. Икенче төр хикәяләрдә юк-бар ышануларның, зарарлы хорафатларның яшь буынны ничек итеп рухи яктан гарипләндерүе ачыла, иске мәдрәсәләрдәге тәрбия эшенең тормыш алдында көчсезлеге, реаль булмавы күрсәтелә. Мәсәлән, Ш. Әхмәдиевнең «Ай алдады» хикәясендә нәкъ менә иске мәдрәсә шәкерте төп герой итеп алынган. Дини әкиятләр белән тәрбияләнгән баланың эчке дөньясының мескенлеген, караш даирәсенең тарлыгын хикәяче оста ачып салган. Ш. Әхмәдиев моңа сюжетны киеренке итеп төзү, геройны гадәттән тыш хәлгә кую юлы белән ирешә. Жен-пври, албасты, шүрәле кебек мифик образлар кайбер әсәрләрдә, мәсәлән, С, Рахманколый хикәяләрендә халык арасында йөри торган әкият сюжетларына дөньяви эчтәлек бирү, ул сюжетларны яңача аңлату юлы белән дә фаш ителә. Болар исә журналда атеистик тәрбия элементларының да урын алуы турында сөйлиләр. «Ак юл»да ятимлек мәсьәләсе махсус проблема дәрәҗәсенә күтәрелеп, чорның бер фаҗигале күренеше итеп сурәтләнә, журналның байтак саннары шушы теманы яктырткан шигырьләр белән ачыла. Капиталистик эксплуатациянең көчәя баруы шартларында производствода кечкенәләр хезмәтен куллану киңәя бара, көчләре җитәр-җит- мк килеш сабыйларны ялчылыкка, «малайлыкка» бирү типик күренешкә әйләнә. «Ак юл> империалистик сугыш елларында чыгып килә, сугыш исә күп санлы балаларны урамга ташлый, ә хөкүмәт бу турыда бер төрле дә кайгыртучанлык күрсәтми. Язучылар тирән борчылу белән җәмәгатьчелек игътибарын шушы социаль фаҗигагә юнәлдерергә тырышалар. Тәрбиячесез калган карт һәм карчыклар, ятим балалар әсәрләрнең уңай геройлары итеп сурәтләнәләр. «Безнең кан кардәшләребез булган ятимнәр күңелләре ярсыган, күзләре яшь белән тулган килеш урам чатларында, былчырак эчендә боегып, теленеп йөргәндә, мин бәйрәм көнне дә шатлана алмыйм», 1 — дип яза Ф. Агиее «Мин шатлана алмыйм» исемле публицистик мәкаләсендә. ф. Әмирхан «Ул үксез бала шул» хикәясендә ятимнең эчке матурлыгын чагылдыруга игътибарын юнәлтә. Урам балалары арасында күпме сәләтле киләчәк кешеләре бар, тиешле игътибар, тәрбия җитешмәү нәтиҗәсендә алар иҗтимагый тормыштан тибәрелеп читтә калалар, яисә һәлакәткә дучар ителәләр, ди автор. Хикәядә байлык һәм ярлылык контрасты көчле бирелгән. Бер якта — аякларына үкчәле итекләр кигән, эшсезлектән нишләргә белми кызык эзләп йөргән бай малайлары. Икенче якта— ярлы, ятим Нури. Үксез дип кимсетүләренә карамастан, ул җебеп, басылып калмый, уен вакытларында бай малайларын җиңеп чыга, тапкыр һәм эирәк булуы белән аларның ачуын кабарта. 3. Ярмәкинең «И ятим», «Ятим зары» шигырьләрендә дә кешенең кешелек дәрәҗәсе белән урам баласының хәле капма- каршы куела. С. Җәлал «Аерылышу» хикәясендә империалистик сугыш елларындагы ятимнәрнең ачы фаҗигасен сурәтли. М. Әхмәрнең «Вахит бабай» хикәясендә ятимнең үз хәленнән ризасызлыгы чагыла. Вахит бабай курай уйнаганда агачларның шаулаудан тынып, кешеләрнең барган җирләреннән туктап калулары, курай тавышының үзәк өзгеч моңы тикмәгә түгел. Ятим карт ул моңга үзенең бөтен эчке рәнҗүләрен, кайгы-хәсрәтләрен, кимсетелү хисләрен салган. Шуның аша карт гаделсезлекне, тигезсезлекне гаепли сыман. Гомумән, журнал көндәлек вак-төяк, ыгы-зыгыны сурәтләүгә караганда, тормышның иҗтимагый мәсьәләләренә күбрәк урын бирә, яңару чоры сулышы аңа шактый ти- ә рән үтеп керә. Әсәрләрдә яңалык белән искелек конфликты, артталыкка, дини йолаларга, зарарлы хорафатларга каршы көрәш, белемле, укымышлы кеше образларын идеаллаштыру, хезмәт иясе баласына теләктәшлек, аны уңай герой дәрәҗәсенә күтәрү, байлык һәм ярлылык контрасты үзәк урынны алып тора. «Ак юл»ның балалар өчен халыкчан әдәби телне үстерүдәге эшчәнлеге дә зур. Әле язма телебездә күпчелеккә аңлашылмый торган гарәп-фарсы сүзләре киң урын биләп торган бер вакытта редакция беренче санда ук «журнал саф татар телендә бу. аачак» дип белдерде һәм бу сүзенә ахыргача турылыклы булып калды. «Март ае керү белән көннәр җылына. Кояшның нурларына көч кергән кебек сизелә. Кыш буена җирне каплап яткан карлар инде тавышсызчтынсыз гына эреп, су була башладылары» 2 ,— анда әнә шундый һәркемгә аңлаешлы җиңел телдә язылган әсәрләр өстенлек итә. Г. Тукайга кадәр балаларга багышланган күп әсәрләрнең теле коры, образсыз, тәче үгет-нәсихәт лексиконына корылган иде. Шагыйрь балалар әдәбиятына образны сөйләм, яңа сурәтләр алып килде, аны халык иҗатына, аеруча җыр-әкиятләргә хао метафоралар, эпитетлар, чагыштырулар, сынландырулар белән баетты. Журнал авторлары бу яңа традицияне күтәреп алалар, иҗатларында фольклор белән бәйләнешне үстереп киләләр. Хикәяләрдә әкияткә тартымлылык фантастик һәм реалистик вакыйгаларның бергә үрелеп килүе тотрыклы күренешкә әйләнә. Шүрәле, су анасы, «Ак юл» 1913 № 14. 111 бнт. Г, Рвфикый, «Аякка чеби чыкты», «Ак юл». 1915, .■* в. 1Л опт, ИБРАЬИМОВА ф ЖУРНАЛДА БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ СӘХИФӘЛӘРЕ канатлы тай. елан мөгезе, алтын кош кебек әкият образлары аша дөньяви мәсьәлв- ләр чагылдырыла. Шигырьләр нигездә җыр һәм такмак үлчәмендә языла. Аларда җырлардан килә торган биек тау, алсу шәфәкъ, алтындай игеннәр, салкын чишмә, сары сандугач, күбәләк, моңсу таң, пакь күңел, нурлы йөз, моңлы тургай, ялгыз каен, көмеш тавыш кебек традицион образлар һәм эпитетлар киң кулланыла. Бер яшәрү сизгән кебек бөтен кырлар Таңның көмеш нурларында иркәләнә. Изге бәхет таңы дигән аваз белән Сайраулардан колакка бер җыр бәрелә '. (Г. Сенгати. «Бәхет таңы».) Бүгенге көн күзлегеннән караганда, бу эпитетлар һәм образлар таушалган сыман. XX йез башы татар балалар әдәбияты өчен алар әле яңа була. «Ак юл» балалар әдәбиятын жанр ягыннан баетуга күп көч куя. Балалар драматур. гиясен тудыру юнәлешендә башлангыч тәҗрибәләр ясала. Диалог формасындагы әдәби парчалар күренгәли. Мирхәйдәр Фәйзи 1915 елда рус балалар язучысы Клавдия Лука, шевичның «Чәчәкләр арасында», «Эшләп тапты», «Корым тазартучы» исемле пьесаларын тәрҗемә итә. Әмма ул пьесаларда драманың җаны булырга тиешле динамика, хәрәкәт, конфликт юк. Эчтәлекләре белән дә ярлыларга ярдәм итәргә әзер торучы нечкә кү. ңелле бай балаларын мактауга гына кайтып калалар. Моңа өстәп тагын Ш. Әхмәдиев- нең Лее Толстойга ияреп «Байлык хакында», «Үкенү» исемле пьесалар язуын күрсәтер, гә мөмкин. Ләкин Октябрьга кадәр балалар драматургиясе, гомумән алганда, форма, лашмый кала әле. Проза һәм лирик поэзиянең исә журналда балалар әдәбиятының үсешен чагылды, рырлык ныклы традициясе булдырыла. Прозаның төпле нигезен Ш. Әхмәдиев, С. Желал, Ф. Агиев, Г. Рәхим, Г. Рөфикый, Р. Баязит хикәяләре сала. Бу жанр кыска хикәя җирлегендә үсә. Роман, повесть кануннарына җавап бирерлек күләмле әсәрләр анда очрамый диярлек. 3. Ярмәки, С. Сүнчәләй, Н. Думави, Н. Исәнбәт, Г. Сөнгати пейзаж лирикасы юнәлешендә уңышлы гына эзләнүләр алып баралар. Реалистик поэманың башлангычы булган сюжетлы шигырьләр иҗат итүгә омтылыш ясала. 3. Ярмәкинең «Сабан туенда», «Атлар белән куна барганда», С. Сүнчәләйнең «Балыкчы карт», Г. Сөнгати. нең «Урманда» шигырьләренең сюжеты реалистик сурәт чараларыннан үсеп чыга, лирик геройның кичерешләрен сурәтләүдән бигрәк аларда вакыйгаларны хикәя итү өстенлек ала. Журналда иң киң яктыртылганы — әкият. «Шүрәле» һәм «Үги кыз» әкиятләренең төрле вариантлары барлыкка килә. Ш. Әхмәдиевнең, Г. Рәхимнең, Ф. Агиевның, Ф. Сәй. фи-Каэанлының хезмәт иясе вәкилләрен уңай геройлар итеп алган әкиятләре халыктан килә торган сюжет-компоэиция төзү алымнарын тирәнтен үзләштереп, мавыктыргыч итеп язылулары белән аерылып торалар. Л. Гадел, И. Бикмулов, X. Мәүлюдов фәнни әдәби жанр өстендә эшлиләр. «Караны кем түкте?». «Бер кәгазь кисәгенең башыннан үткәннәре», «Киңәю һәм кысылу», «Күк дөньясы», «Жил нидән була?», «Су бөртекләре» һ. б. әсәрләрдә физик күренешләр һәм аларны китереп чыгарган сәбәпләр публицистик стильгә салып, я төрле әдәби образлар ярдәмендә аңлатылалар. Журналда мәсәл жанрын 3. Ярмәки җитәкли. Язучылар нәсер жанры өстендә каләм көчләрен сынап карыйлар. (С. Желал. «Яз»; Л. Гадел. «Томан күтәрелде».) Ф. Агиев- ның байтак публицистик мәкаләләре дөнья күрә. Хайваннар, кош-кортлар турындагы анималистик әдәбият та шактый урын ала. «Ак юл» турында сөйләгәндә, әдәби бәйләнешләрне читләтеп үтеп булмый. Журнал башка халыкларның әдәби тәҗрибәләренә җитди игътибар бирә. Бу үэеннән-үэе аңлашыла. Язучыларны рус һәм Европа классик мирасының тормыш һәм халык белен тыгыз бәйләнгән булуы җәлеп итә, анда алар үзләренең мәгърифәтчелек һәм гуманистик теләк-омтылышларына җавап табалар. Әдәби бәйләнешләр татар балалар язучыларына милли чикләнгәнлектән чыгуда ярдәм итә. Әсәрләрне файдалану журналда нигездә ике төрле — ияреп язу, тәрҗемә юлы белән бара. Бер очракта әсәр ' «Ак юл», 1915, М 7, 1 бит, оригиналдагыча татарчага күчерелә, икенчесендә әсәрнең кайсы автордан икәне дә әйтелми, вакыйга татар җирлегендә итеп күрсәтелә, геройларның исемнәре дә алыш* тырыла, персонажларга үз милләтебезнең рухын бирергә тырышыла. Октябрь революциясеннән соң, утызынчы елларга таба ияреп язу, яки авторын да әйтмичә текстны бөтенләй үзгәртеп куюлар тәнкыйть астына алына. Оригиналның төп үзенчәлекләрен саклап тәрҗемә итү принцибы яклана. Татар балалар әдәбиятының формалашу чоры — XX йөз башларында исә тегесе дә, бусы да уңай күренеш була. Шундый бер дәверне XVIII йөздә рус балалар әдәбияты да кичерә. Күренекле рус мәгърифәтчесе Н. И. Новиков «Детское чтение для сердца и разума» (1785—1789) исемле балалар журналы чыгара. Журналда Көнбатыш Европа әдәбиятыннан үрнәкләр күп. Төп нөсхәдәге исем, фамилияләрне русныкы белән алыштыру, вакыйгаларның урынын Россиягә күчерү, текстны үзгәртү, кыскарту һәм өстәүләр, әсәргә рус колориты бирү Новиков журналында да еш очрый. «Детское чтение» белән «Тәрбиятел әтфаль»ның күп кенә бүлекләре (хайваннар, мәгъдәннәр, үләннәр, чәчәкләр, кошларга багышланган мәкаләләр, фән яңалыклары, күренекле кешеләрнең тормыш юлы, чит ил хәлләре, уеннар, табышмаклар һ. б.) туры килә. Мәгърифәтчелек идеаллары яктылыгында туулары, яшь буынны дөньяви рухта күп яклы тәрбияләүне максат итеп куюлары белән бу журналлар бер-берсенә шактый якын торалар. Журналда татар балалар язучылары дөньякүләм танылган әдипләргә мөрәҗәгать итвләр. Пушкин, Толстой, Бунин, данияле Андерсен, инглиз әдипләре Р. Киплинг, О. Уайльд, француз язучысы В. Гюго һ. б. авторларның әсәрләреннән тәрҗемәләр еш басылып тора. Болардан тыш авторы күрсәтелмәгән, сюжеты я русчадан, я инглизчәдән, я казакъчадан, төрекчәдән алынды диелгән дистәләрчә әсәрләр урнаштырыла. Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: татар балалар журналлары гасырлар буе килгән торгынлыкка, наданлыкка каршы көрәшнең бер нәтиҗәсе буларак туалар. Алар заманның алдынгы карашларын, мәгърифәт һәм гуманизм байрагын югары күтәрәләр. «Тәрбиятел әтфаль», бигрәк тә «Ак юл» балалар әдәбияты үсешендә зур роль уйныйлар, яңаданяңа язучыларның әдәбиятка килүе өчен мәйданны киңәйтәләр, уз чорының яшь укучыларын бай әдәбият материалында тәрбиялиләр. М. Жәлил инде үсеп үзе шагыйрь булгач, «Ак юл»ны җылы хисләр белән искә ала. «Кечкенә иптәшләр» журналының редакторы итеп билгеләнгәч, аның сыйфатын күтәрү максаты белән «Ак юл»ның талантлы авторларына хатлар җибәрә. Г. Рәхимгә җибәргәнендә мондый юллар бар: «Кечкенә иптәшләр» «Ак юл»ның сабакларына нык тукталырга тиеш. Ә аны бизәүчеләр, нең, билгеле, берсе — Сез. Безнең хәзерге җәмәгатьчелегебездә тагы да зуррак роль уйнаган «Кечкенә иптәш лөр»гө үзегезнең хезмәтегезне кызганмассыз, дип ышанам»1 . «Ак юл» нәшриятта чыккан балалар әдәбиятын пропагандалау өлкәсендә дә эш алып бара, үзенең аерым саннарына өстәп бушлай китаплар бүләк итә. Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясе беренче тапкыр «Ак юл»ның бүләк китабы булып дөнья күрә. Жур. нал балалар китабының библиографиясен булдыруга омтылышлар ясый. «Ак юл» журналының тормыш күренешләрен әдәби детальләр, пейзаж тасвирлары, геройларның эш һәм хәрәкәтләре аркылы ачкан әйбәт әсәрләре совет балалар әдәби я. тына традиция булып күчәләр. Октябрь революциясеннән соң алардан берничә мәр. тәбә серияләр бастырылып чыгарыла. «Балалар күңеле» (1917), «Балаларга ирекле уку» (1921), «Күчмә уку китабы» (1922). Бу җыентыклар ул вакытта мәктәпләрдә дәрестән тыш уку өчен файдаланылалар. «Тәрбиятел әтфаль», «Ак юл» чәчкән орлыклар мул шытым бирде. Совет власте елларында балалар матбугаты чәчәк атты, үз үсешенең яңа дәверен башлады. Әле яшәү яки үлем өчен киеренке көрәш барган алмашыну көннәрендә (1917 елның мартыннан) «Балалар дөньясы» журналы чыга башлый. «Кечкенә иптәшләр», «Октябрь баласы», «Пионер каләме», «Ялкын» журналлары — барысы да балаларга Октябрь бүләкләре. Татар балалары үзләренә багышланган беренче газетаны да («Яшь