Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Гыйлемдар Рамазанов, башкорт шагыйре Райнис Рига каберлегендәге шагыйрь Райнис һәйкәлен скульптор яшь, чибәр егет итеп ясаган. Ак сакаллы булып үлгән шагыйрь — Рәсемнәре таныш күпләргә, Ә ул менә — япь-яшь гүзәл егет, Хыяллары ашкан күкләргә. Мәңгегә ул шулай унсигездә, Туган төягенә охшаган, Ышанам мин аның яшьлегенә, Шагыйрь икәненә ышанам. Ул мәңгегә шулай: юлдаш аңа Бары бөеклекләр, сафлыклар, Ерак йөри аннан түбәнлекләр, Кара мәкер белән ваклыклар. Олылыкны, изгелекне җырлый, Үзе белми ләкин ул даһи, Шул яшь егет кебек беркатлы ул, Шушы сафлык кебек >илаһи. Бәйрәмнәрдә сагынам эш көннәре> Эш көнендә — олы бәйрәмне, Кайчагында тыныч тугайларда Юксынам мин шаулы мәйданны. Эссе көнне көтәм яңгыр җилен, (АйҺай, кыен ярау кешегә!) Дуслар белән булсам, туганнарны, Якыннарны искә төшерәм. Чыршы чыңлап торган урманнарда Искә алам сагынып мин бүген — Крещатикта җылы апрель кичен, Невскийда алтын көз көнен. Торганым бар аяз күк астында Җәйге төндә йолдыз яуганда, Дуслар белән таң аттырган булды Ирек мәйданында Казанда. Күз алдымда: казакъ далалары Тюльпан ялкынына күмелгән, Шул язларны әле җырламадым, Ләкин алар китми күңелдән. Эш көннәрем — минем бәйрәмнәрем, Салса салсын тормыш сагышка, Җирдә дуслар, кулда каләм булса, Үпкә сүзе әйтмәм язмышка. Яшьлегемнән миңа хат килде Үсмер чакка, күңел, кайт инде — Одессадан миңа хат килде. Узам гүя мәшһүр урамын, Аша атлап еллар ызанын. Ни дип кенә җавап бирәсе! — Аңа да бит илле тирәсе... «Саумы, — дигән, — ерак танышым! Радиодан синең тавышың Ишеттем дә сәлам җибәрәм Кушып илгә искән җилләргә. Исеңдәме, Идел буенда, Яшь чактагы кичке уеннар? Хәтерлисең микән төсемне, — Икәү идек бер үк исемле. Шомырт чәчәк аткан чакларда Булдым былтыр туган якларда. Агыйделне төшеп буйладым, Бер җырладым, берчә еладым. Туган җиркәй белән хушлаштым, Диңгез белән күптән дуслаштым. Өйрәтте ул гомер итәргә — Түзем-сабырлыкка, көтәргә. Адресымны хәбәр итмимен, Җавап хаты синнән көтмимен. Яза калсаң яңа җырларны, Бел бу җирдә мин дә булганны». Сәер бер хат. Ни дип әйтергә? һәммәсе дә төште хәтергә. Уналты яшьмени бүген дә — Шул ук хисләр күңел төбендә. Үткәннәргә, күңел, кайт инде, — Яшьлегемнән бүген хат килде. Бөркет Исхаков казакъ шагыйре Тукай Тукай ул — олы Тукай, Бөек халык акыны, Татарның улы Тукай — Казакъның да якыны. Кырлай авылында туган, Булган казакъ җирендә, Сөйгән башкорт бауырын да ', Җырлаган Русь илен дә. Абай кебек, Тукай да Йөрәгендә казакъның, Инанган ул ак таңга, Туар, диеп, азат көн. Бөтен илгә танылган Егерме җиде яшендә, Җырын мирас калдырган Егерме җиде гасырга! 1974 Чулпан йолдыз Алыстагы алтын шәүлә — арманым 1 2 , Йолдыз булып күк йөзендә җайнадшң 3 , Күпме җанның күңелен тартып үзеңә, Күркең белән уй-хыялын арбадың. Канмасам да 4 тылсымыңа-сереңә, Илһам булдың үләңемә-җырыма. Сөйгәнемне исемең белән атадым, Ак йөзләрен тиңләп асыл нурыңа. 1 Б а у ы р — кардәш, туган. 2 Арман — теләк, омтылыш. ’ Җаннау — ялтырау. ♦ Канмасам да — эчеп туя алмасам да. Җитте нәүбәт яннарыңа барырга, Ракетада кемеш канат кагарга, Кояш булып ал йөзеңне иркәләп, Ак муйныңа муенсалар тагарга. 1961 Татар кызы Әллә кайдан күрәм үзен — Ерак ындыр башыннан. Көн яндырган нурлы йөзен, Җилләр сыйпый чәченнән. Сүз кушып карыйм, дим, аңа, Ниятем бер — танышмак. Якынлашкан саен бара Ара никтер алыслап: Ындырда эш кыза гына, Буш минут өмет итмә, Булмый мондый чакта кызга «Сөям, бәгърем!» диеп тә. Китәм бер сүз әйтәлмичә Гүзәл татар кызына, Ниятеннән кайталмыйча, Күңел һаман кызыга. һәр таң саен бер юл, бер эз — Машинам оча гына. Мине бар дип тә белми кыз, һаман эш кочагында... 1959 Казакъчадан НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәлере. ЛЛ/WVWWW