Логотип Казан Утлары
Повесть

КЫР ЧӘЧӘГЕ

Тәнәфес вакытын туры китереп, укытучы Ләйсәнне телефонга чакырдылар Районнан шалтыраталар икән. Аның иртәнге якларда ук мәгариф бүлегенә килеп чыгарга тиешлеген әйттеләр. Чакыру җитди яңгырады. Сәбәбен-ниен тикшереп тормастан, кыз ашыгып юлга җыенды. Апрель урталары булса да, көн суык. Төньяктан авышкан әче салкын инде март башларында ук сыза башлаган карны яңадан чиратты. Ташу төшүен көткән яшьләр табигатькә хәтта үпкәләрен белдерә башладылар. — Юкка чапал анасыз,— диде аларга гомер иткән картлар.— язгы бозга ястык калынлыгы булса да ышанма, көннәре шундый аның. Б\- ген болай, иртәгә тегеләй, сына да куя. һәм шулай булды да Кичке зәһәр суыкны куып, көпшәкләнгән карларны ялмаштырып, җылы җил чыкты. Ләйсәнне утыртып киткән автомобиль районга җитәрәк шып туктады. Алда җәйге челләләрдә тараеп кала торган инеш иңкүлеге җәйрәп ята. Кырык яктан агып төшкән гөрләвекләр аны олы күлгә әверелдергән. Аркылы салынган күперчек уртада кыйшайган көймә сыман тирбәлеп тора. Моңа кадәр шул күпер астында мыштым гына агыш яткан исемсез-нисез инеш бүген, гүя үзенең кемлеген күрсәтергә җыенгандай, боз өстенә калкып чыккан да олы юлны буган. Янәсе, күрәсезме, ул нинди кодрәтле: тели икән әллә кемнәрне дә юлдан туктатыр. Ләйсән бу минутларда әнә шул инешне хәтерләткән берәүне исенә төшерде. Мондый кәпрәюләр шундый көйсез килгән язда гына була торган кысыр шапырыну ул. — Булмый.— диде шофер Кәшиф абый, сәгатенә карап. — Егерме биш чакрымны биш сәгатьләп килсәк, бу араны биш тәүлексез дә узып булмас. Борылмый булмый. — Ә мин барып карыйм әле,— диде Ләйсән калын кашларын җыерган шоферга. — көтәләр бит. монда чаклы килгәч инде — Кая ашкынасың? — диде янәшәдә калын портфелен кочаклап утырган авыл Советы хисапчысы,— төнлә су саркый төшәр, иртәгә иртәрәк 'кыймылдарбыз. Кыз барыбер сүзен сүз итте. Әйләнә-тулгана, бата-чума мәгариф бүлегенә барып кергәндә, инде эш сәгате тәмамланып килә иде. — Менә үзе дә килде, — диде Габбасов, каршында утырган ят кешене Ләйсән белән таныштырып, — иптәш Мөслимова дигәнебез шушы була инде. Бик пөхтә киенгән бу озын буйлы кунак министрлыктан килгән вәкил булып чыкты. Кунакка Ләйсәннең татар кызларына хас чандыр гәүдәсе, коңгырт чәчләре, кершәнгә буялмаган пакь йөзе, шомырттай кара күзләре гажәп сөйкемле булып күренде. Баштарак Казан кешесеннән уңайсызланса да, соңга таба аның каш астыннан гына сынап утыруына ачуы килеп, Ләйсән кыюланып китте. 1 — Менә, — диде ул, урта яшьләрне узып баручы мөдирнең кабаклары сәлперәя башлаган күзләренә карап, — сез чакырдыгыз, мин килдем. Шуннан? — Күреп торам, — диде мөдир, Ләйсәнгә каршысына утырырга ишарәләп, — сезнең белән сөйләшәсе бик җитди сүз бар, сеңел, ягъни иптәш Мөслимова. Баштук гафу үтенәм юл өзек чакта чакырып алуыбыз өчен!.. — Гафу, гафу!.. — Язгы ташудан да курыкмый юлга чыккан мондый кыю кыз, шаять, безнең ышанычны аклар, — диде мөдир, Ләйсән белән сөйләшкән җиреннән вәкилгә борылып. Вәкил, анысы бик дөрес, тик менә үзе ни әйтер, димәкче иде. тыелып калды. Мәсьәләне хәл итүне кызның үз ирегенә куярга ярамас Шуңа күрә, кыска гына паузадан соң, дөрес, дөрес дип мөдирнең сүзен генә куәтләп алды. Мөдир сүзне озакка сузмый гына мәсьәләнең асылын әйтергә ашыкты. — Безгә инспектор кирәк. Бик кирәк. Ашыгыч кирәк!—диде ул. яңадан Ләйсәнгә текәлеп. Ләйсән көлемсерәп куйды: — Тиешле кешесе табылмагангамы әллә? — Нәкъ тиешле кешесе табыла кебек. Инспектор өчен кирәк булган һәр ике нәрсәгә дә ия сез: дипломыгыз бар, тәҗрибәгез җитәрлек. — Нәрсә әйтергә теләгәнегез аңлашылды, — диде Ләйсән,— димәк» хәзер мин уйларга, уйланырга һәм иртәгә иртән шуның нәтиҗәсен сезгә кереп әйтергә тиешмен. \ Мөдир белән вәкил елмаешып куйдылар. Кызның тапкырлыгы ошады ал арга. Башланган сүз Ләйсән чыгып киткәч тә дәвам итте. — Кандидатураңа тел тидерә торган түгел, әйбәт күренә, —диде вәкил,— тик. —«Тик»тән сонын әйтеп бетермичә сүзне икенчегә борды, эш стажын сорады. — Җиденче елын укыта. Институтны читтән торып тәмамлады. Менә икенче ел инде укыту бүлеге мөдире булып эшли, — диде Габбасов. — Алары әйбәт икән икәнен дә. тик бер тоткарлык бар бит әле. Кыз сылу күренә. Аңа кызыгып йөрүчеләр берәү генә түгелдер. Сайлар мөмкинлеге бар дигән сүз. Кыскасы, кияүгә чыгар чагы җиткән аның. Балалы хатыннарга инспектор булуы кыен. Бер айданмы, бер елданмы, икенче кандидатура эзли башларга туры килмәсен, диюем. Габбасов министрлыктан килгән инспекторның бик җитди бу фикеренә җиңел генә җавап та бирде: — Ирләр алдында бик эре кылана ди ул. Андыйлар кияүгә ашыкмыйлар... Ләйсән мәгариф бүлегеннән уйланып чыкты. Бу хезмәтнең вазифалары аңа азмы-күпме таныш иде инде. Инспектор, нәкъ язучы Чехов әйткәнчә, һәр яктан да гүзәл кеше булырга тиеш. Ул — үрнәк кеше. Бусы — теләсә кайсы укытучы яттан белә торган билгеле кагыйдә. Инспектор иң әйбәт укытучы дигән сүз ул. Монысын Сәфәр абый әйтте. Пенсионер укытучы Сәфәр Батыршин Ләйсәннең элекке остазы, кыз аның белән һаман да аралаша, киңәшә. Менә бүген дә мәгариф бүлегеннән чыккач ук аларга китте. Сәфәр ага Ләйсәннәргә тел-әдәбият укытты. Ләйсәннең дә әдәбиятчы булып китүенә аның тәэсире тими калмагандыр. Үтә яратып тыңлый иде шул ул аның дәресләрен. Сәфәр ага Казан педагогия институтында укыган. Шул чакта әдәби җомгаларга йөргән, атаклы язучыларның күбесен күреп белгән. Хәтта үзләреннән кул куйдырып алган китаплары да байтак. Үз-үзен тотышы да, кием-салымы да гаҗәп гади шул абыйның. Аның алмаш-тилмәш кия торган буй-буй күлмәкләре бар. Шуларның якасын күк галстук белән буа да иңенә күгелҗем пинжәк сала. Сугыштан кайткан көнне үк үзенең дары исе сенгән хәрби киемнәрен мичкә дөнгечләп тутырган да ут төрткән дип сөйлиләр... «Нигә әрәм итәсең киемсалымны?» дигән сорауларына «Күз алдымда тормасын, яңадан киясе булмасын», — дип җавап биргән, имеш. Дөрестер, чөнки аның мәктәптә бер генә мәртәбә дә яшел гимнастеркадан, галәфи чалбардан күренгәне булмады. Менә шундый үзенчәлекле кеше ул Сәфәр абый. Ул вакытның кадерен белә. Кырык биш минутның бер генә секундын да әрәм иттерми. Класс ишегеннән җәһәт кенә килеп керә дә өстәлгә узышлый ук исәнләшергә, кабатлыйсы дәресне искә төшерергә өлгерә. Исемлек барлап тормый, буш парталарга күзе төшсә, бер ара табып, журналга билге төртеп куя. «Кем килмәгән, ни өчен килмәгән?» кебек сорауларын укытучылар бүлмәсенә чыккач класс җитәкчесенә бирә. Сәфәр абый Ләйсәннәр мәктәбенә мәгариф бүлеге аппаратыннан күчте. Ул озак еллар буе инспектор булып эшләгән. Шуңадыр, күрәсең, укытучыларның яше-карты аны зурлыйлар. Әле генә институт тәмамлап кайткан Дилбәр апа бигрәк мохтаҗ аның ярдәменә. Балалар шаулый башладымы, дәрес уртасы дип тормый, килеп ишек кага да аны чакырып чыгара. Менә стена аркылы ишетелгән гүләү тынып кала. Сәфәр абый «сабакларын» укыта тегеләрнең... Озак та үтми, ул берни булмагандай яңадан класска кереп, ишекле-түрле йөреп яңа дәрес аңлата башлый. Шундый чакларда ул Ләйсәнгә тумыштан укытучы булып туган, тырнак очына кер кундырмас, пакь җанлы кеше булып тоела һәм аңа охшарга теләп хыяллана иде. Хәер, мәктәп елларында күңеленә якты нур сызучылары аз булмады Ләйсәннең. Үзе укытучы булып эшли башлагач күңеле нечкәргән бер көнне көндәлек дәфтәренә үрелде. Әмма тыелып калды, кайчандыр кайсыдыр әдипнең: «Мин көндәлекләр алып бармыйм, йөрәк аша үткән вакыйгалар болай да хәтердә кала. Ә кирәк- мәстәйләре, орлык җилләткәндә очкан кибәк кебек, барыбер онытылып бетә» дигән юлларын искә төшерде һәм дәфтәрен читкә этәрде, язып куясы уйларын хәтеренә сеңдерде. Сәфәр абыйсының: «Соң син, иптәш укытучы, укытучы галиҗәнаб- ләрне чын күңелдән ихтирам итәсеңме?» дигән сүзенә ул әнә шул күңе- лендәген әйтеп бирде. — Укытучым! Мәктәп елларында илаһи бер зат булып тоела идең син миңа! Кыңгырау чыңын мин синең аваз итеп ишетәм. Класска сәга- тендә-минутында керергә тиешлегенә төшенеп түгел, сине рәнҗетмәс өчен керә идем. Кайбер дәресләрне дә акыл белән аңлап түгел, синең алда кызармас, сине ачуландырмас өчен хәзерли идем. Баксаң, эчке тәртип кагыйдәләрен генә искә төшертеп, гел әйбәт булырга, күп итеп гыйлем җыярга, ялгышмаска өндәп торучы рәсми вәкил генә түгел, гади бер табигый кеше икәнсең. Җаның да, йөрәгең дә олы. Син әти дә, син абый да. син сабый да була аласың икән... — Ләкин шуны онытма, иптәш җитәкче, әнә шул хөрмәтле укытучыны куркытырга, оялтырга хакың юк синең. Ул син уйлаган сабый түгел, олы кеше. Ул синең, нәкъ бая әйткәнеңчә, җаның, йөрәгең барлыгын тойсын. Артык үз дә итмәсен, санласын, дәрәҗәңне күрсен, зурласын, — диде Сәфәр абыйсы, Ләйсәннең киңәш сорап ялварган күзләренә карап, — шул сыйфатларга ия була алсаң, ризалаш! Кыз уйга калды. Ул остазының гадәтен яхшы белә. Мондый җитди сорауга чәчрәп җавап биргәнне яратмый. Ләйсән бу минутларда, үзенең киләчәк язмышыннан бигрәк. Сәфәр абыйсы турында уйланды, шундый акыллы киңәшчең булу зур бәхет бит ул. Аштан соң Суфия апа бизәкле касәләргә салып җимеш суы китерде. — Сиздеңме җиңгәңнең табиплыгын? — диде Сәфәр абыйсы, сөйкемле карчыгының сыен хуплап.—Мондый җитди сөйләшүләрдән соң ул мине хуш исле куе чәйдән мәхрүм итә. йокысы качмасын, диюе инде. Суфия апа кунакка моңсу гына карап алды. Ләйсәннең күңелендә шик яралды. Абыйсының суырылып ябыгуына күрешкәч үк игътибар иткән иде инде ул. Сәламәтлек какшау билгесе түгелме соң болар? Суфия апа — поляк кызы. Сәфәр абыйсы аны сугыштан алып кайткан бердәнбер трофеем син минем дип шаярта. Мондый чакта Суфия апа да авыз ачып калмый: — Трофей бушка төшә ул, ә син мине катынлыкка ялварып, ялынып алдың. — И карчык, анысы мактанма инде, — ди карты елмаеп, — уртак сәбәпләр аркасында кавыштык. Мине телең белән алдасаң, мәрхүмә әнине динең белән шаккатырдың. Монысын шулай аңларга кирәк: Сәфәр абыйның әнисе, килен белән күрешкәч үк, үпкәләп, улына борылып- «И улым, пәселдә-нәсәптә юк эшләрне мәйтәрден, хатының мәржүшкә түгелме соң?» — дигән. Суфия апа мөселман поляк кызы икән. Ул аңа мәкамь белән бер дога укып җибәргән. Шуннан соң гына гайрәтле каннана тәүбә-әстәгъфирулласына килгән. Бу имеш-мимеш түгел, Сәфәр абыйның үз авызыннан ишетелгән кызыкларның берсе иде... Иде дияргә генә калды шул инде.. Ләйсәннең зирәк акыллы остазы белән соңгы очрашуы иде бу. Язгы ташулар тынып, ерганаклар корый башлаган көнне район газетасында некролог басылып чыкты. Кара белән каймаланган җыйнак кына хәбәрдә Сәфәр абыйсының озакка сузылган каты авырудан соң вафат булуы турында әйтелгән иде. Озакка сузылган дигән юллар Ләйсәнне тетрәтеп җибәрде. Шул тикле дә ихтыяр көче булыр икән кешедә. Ул бит авыруыннан беркайчан да зарланмады. Эчтән генә сызып йөргән икән. Кайгыдан кангырап калган Суфия апаның үтенечен кире кагу мөмкин түгел иде. Ләйсән үзенә аерым фатир алганчы, аның янына күчеп килде. Шулай итеп, ялгыз калган Суфия апа, кайчандыр үзенең кадерле картын көткәндәй, кызның мәктәпләрдән арып кайтып керүен көтә башлады. Ә яңа инспектор авылларга еш йөри иде. Мәктәпкә кунаклар килеп төште. Тәнәфескә агылучы балалар, тар коридорның ике ягына сыенып, аларга юл бирделәр. — Күрдегезме? — диде арада калкурак күренгән бер чая малай, якындагыларга телен чатлатып, — апалар-абыйлар утка басалар икән бүген, тикшерергә килгәннәр ич, теге озын абый башлыклары аларның. — Рәхим итәсез!—диде директор, урыныннан торып, мәгариф бүлегеннән килеп төшкән иптәшләргә. — Хәбәрегезне алдык, көттек. Чишенегез. Мөдир Габбасов пыяла шкафны көзге итеп төзәтенә башлаган инспекторга да, бөгелеп туфлиларын алмаштырып маташкан методистка да гаҗәпсенеп карап алды. Ләйсән бу карашны бик йөгерек укыды «Кайсы сер тотмасыгыз җиткерде боларга киләсебезме?» дигән сүз иде бу. Директор чыгып китүгә, Ләйсән моңа җавап та биреп өлгерде: — Укытучылар газетасында укыдым, фронталь тикшерүләр алдан хәбәр ителергә тиеш! Мөдир кинаяле елмайды: — Әзергә->бәзер генә килеп төшү күңеллерәк, әлбәттә. Ләйсәннең җавабы бу юлы да хәзер иде: — Бер тәүлек эчендә иң хәйләкәр укытучы да безнең күзне буарлык эш башкара алмый. Мөдир Ләйсәннең туры әйтә торган гадәтен ишетеп белә. Сүз куертып маташу килешмәс, диде ул эченнән генә. Шул арада яшь инспектор үзенең тәкәллефләнә белүен дә күрсәтергә өлгерде Алдан әзерләнгән план буенча, тикшерү комиссиясе стенадагы дәрес расписаниеләрен өйрәнә иде. Яшь инспектор бу мәктәптә татарча һәм русча тел-әдәбият дәресләренең укытылышын тикшерәчәк. — Мин хәзер бишенче «а» классына керергә, аннары унынчы класста татар әдәбияты дәресендә катнашырга тиеш.— диде ул янәшәсендәге иптәшләренә. Бу фәнне алып баручы юантык укытучы журналлар шүрлегендә актарына иде. Инспекторның әлеге сүзен ишетүгә сискәнеп китте һәм ыспай гына атлап ишеккә юнәлде. — Сәкинә апа, — диде Ләйсән, үз кешегә эндәшкәндәй аны туктатып, — рөхсәт итсәгез, мин сезнең дәресегездә утырырга телим. — Булмый, җаным, — диде Сәкинә апасы, тавышларын уйнаклатып,— сочинение яздыртам мин бүген алардан. Балалар каушарлар. Астыртын мөдир бу күренешнең дә шаһите иде. Мыек аслап кына шуны уйлап алды: яшь инспекторның кече күпеллелегеннән ничек оста файдалана. Ул арада кыңгырау да шалтырады. Икенче дәресне сайлар вакыт узган иде инде. Нәүмизләнгән Ләйсән урталыкта аптырап калды. Нәкъ вакытында мөдире аңа ярдәмгә ашыкты: — Кыек атып туры китердек,—диде ул, журналын кочаклап чыгып баручы Сәкинә Галимованы туктатып, — укучыларның ижадн фикер йөртүләре белән дә кызыксынабыз без. иптәш Галимова —Аннан сон инспекторга борылды:—Мин сезнең бу дәрескә катнашуыгызны үте- нәм, — диде. — Бә-ә-әй,— диде укытучы җөмләсен көйгә салып,— керегез со-о-ң!.. Дәресне башлап җибәргәндә класста ризасызлык аңлаткан «ыһлауэ- лар купты. Бая гына коридорда тикшерүчеләр килүен хәбәр иткән теге калкурак малай шушы классныкы икән — Апа-а-а, сочинение дәфтәрләрен алып килергә кушмаганыегыз би-и-ит, нигә алай итә-ә-сез инде-е-е... «Укучыларын да нәкъ үзе кебек көйләп сөйләшергә өйрәткән икән бу»,— дип уйлады Ләйсән. Укытучы бу юлы да югалып калмады: — Сезнең иҗади фикер йөртүегез белән кызыксынам, — диде ул, мөдирнең әлеге сүзләрен кабатлап, — аннан со-о-ң, язмаларыгызның аерым кәгазьдә булуы шарт. Районга алып китүләре мөмки-ин. — Ә үзе күз кырые белән генә арткы партага сыенган инспекторга карап алды. Сәкинә Галимова, сизгәнегезчә, йокымсырый торганнардан түгел. Җитәкче ише кешеләрнең нәсел-нәсәбенә чаклы тикшеренеп, аның турында хәбәрдар булып яши. Яна инспекторның телче-әдәбиятчы икәнен белде инде ул Шуңа күрә аны үз дәресләренә якын җибәрәсе килмәгән иде. Чөнки ул бу фәнне бик үк белеп, яратып укытмый. Галимова башлангычтан җидееллыкка күтәрелде. Башка фәннәргә теше үтмәслеген сизеп, тел-әдәбиятка алынды. Хәйләли-юмалый торгач. ДИЛӘРӘ ЗӨБӘЕРОВА ф КЫР ЧӘЧӘГЕ укытучыларның шул чордагы ике генә еллык «мини институтын да» ермачлап чыкты һәм дипломлы әдәбиятчылар исемлегенә керде. Ә аннан сон сессияләргә йөрергә тиешле вакытын хуҗалыгын аякка бастыруга сарыф итте. Шактый гомер иткән мәктәп йортына кул селтәп, дүртпочмаклы гына булса да үз өен торгызды. Танасы бозаулады, берсе саулык, берсе тәкә булсын дип бәрәннәр сатып алды, кош-корт үрчетте, йорт- жире көйләнгәч, өсте-башы бөтәйгәч, җиде кат үлчәп дигәндәй, һәр ягын уйлап, киңәшеп кенә акыл утырткан бер сабыр кеше белән гаилә корып җибәрде. Ә тормышның җитенкерәмәгән вак-төяк якларына пошмый башлады. Эштәге аягүрә генә әйтелгән тәнкыйть-мазарны ишетмәмешкә салыша, жнтдирәкләреннән я теле белән җайлап, я табыны белән майлап котыла килә. Инспектор дигәннәренә дә исе китми башлады. Киләләр, кисәтәләр, китәләр, ә ул һаман үзенчә, үз җае, үз көе белән генә ватылмый-таушалмый эшли бирә. Аларның тел төбендә һаман бер сүз: — Искечә укытасың, китаплар укымыйсың, иҗади эшләмисең, әдәбиятка мәхәббәт уятмыйсың, мәктәптә бер шигырь язучың да юк, кыскасы, киләчәктә эшеңдә борылыш ясамасан, чара күрүебез мөмкин,— диләр. Ә аның тел очында һаман шул шомарып беткән әзер җаваплар: — Без тәҗрибә белән алдырабыз, яңачалап әнә яшьләр укытсы-ы-н. Такмак әйтүче, декламация чыгаручы малайлар тумаганга да мин гаепле түге-е-ел. Такташтыр, Туфандыр ишеләр, җанкисәкләре-е-ем, мондый гына мәктәпләрдә аунап ятмый алар. Чара-мазар белән янаулардан да бик тиз генә өркә торган кеше түгел бу апагыз, беләсегез килсә-ә-ә. То- ра-салып кешене эштән куулар күптән бетте инде алар! Мәктәптән чыгарып ташларлык ни эшләгән әле мин ул кадәр! Я, әйтегез! Әйтегез! Эчеп-исереп йөрим-ме-е? Юк! Прогул ясап, бот күтәреп өйдә ятам-м-ы-ы? Юк!! Ул тарафлардан местком каршында да, дирекция алдында да йөзем акмы? Ак!.. Я, бу яшь кенә нәрсә мине тикшермәк булып нәрсә кыра ала инде? Ул, алдында ачылып яткан китапны укыганга салышып, әнә шулар- ны уйлап утыра иде, янына «яшь нәрсә» килеп баскач сискәнеп китте: — Мин катнашкан дәрес планыгыз белән таныштырыгызчы, иптәш Галимова. «Әй-әй-әй,— дип уйлады ул күңеленнән,— фамилияләп дәшә башлады бу яшь нәмәстәкәй хәзер миңа, юньлегә түгелдер... Юмаланып алмый булмас». — План дигәннән, Ләйсән матурым, сезнең белән бер утырып киңәшәсе барые бит әле ул хакта,— диде яшькелт күзләрен ача-йома,— язма эшләр үткәргәндә дәфтәр тутырып план язуның кирәге юктыр дип уйлыйм мин үземә калса. Менә сез ничегрәк уйлыйсыз микән бу хакта, диюем. Үзе ашыккан кыяфәт белән, җиңен терсәгенә кадәр тартып, сәгатенә карап алды. — Барысын да аңлашырбыз,— диде инспектор әлеге соравыннан чигенергә теләмичә, — башта план дәфтәрегез белән танышыйк. Нәкъ Ләйсән уйлаганча булды да чыкты. Галиәсгар Камал иҗатына багышланган дәреснең сочинениегә әверелүенә инспектор иптәш Мөс- лимова үзе «сәбәпче» икән... Берничә минуттан Ләйсән рус әдәбияты дәресендә утыра иде. Класс тып-тын. Балалар, юка күкрәкләрен парта кырыена терәп, укытучыга төбәлгәннәр. Укытучы Гөлсинә Рахмаевна әле икенче елын гына укыта. Яшьлеге йөзендә уйный. Бит очлары яна. Мәрмәрдәй ак кулында акбуры дерелди. Өстенә шәмәхә йон костюм кигән. Аякларында кашлы туфлилар. Тактага, каушау билгеседер инде, авышканрак хәрефләр белән дәреснең темасы язылды: «Поэзия М. Ю. Лермонтова». Стенага шагыйрьнең рәсеме эленде. Күпертмә погонлы офицер шагыйрьнең әсир иткеч сөйкемле йөземе, әллә аның күңелгә Тукай шигырьләре белән бергә иңгән әсәрләре йогынты ясадымы, укытучы кыз үзе дә кыюланды: тавышы көчәйде, хәрәкәтләре кимеде. Партага ябышкандай булып тып-тын утырган балалар иркенәйделәр. Укытучы кыз, нәфис гәүдәсе ♦ белән класс каршына басып, «Шагыйрьнең үлеменә» дигән шигырьне яттан укыды. Һәлак булды шагыйрь, намус колы Ялалардан әрнеп егылды.. «Укытучы булып, әдәбият укытучысы булып туган бу кыз», дип язып куйды Ләйсән алдында яткан дәфтәргә. Аннан сон ул, сөенеп, як-ягын- да утырган балаларга карап алды: Сабыйларның канатланыр чагы Мәктәпләрдә укыр чак булыр . — дигәнме шагыйрь? Шулай дигән Тукай. Тукай, Такташ әсәрләре белән теле ачылган балалар әкренләп рус поэзиясенә дә сукмак салалар. Ике милләт әдәбиятын-сәнгатен бергә өйрәнү кешенең дөньяга карашын киңәйтә, фикерләү офыкларын иркенәйтә. Ләйсән бу турыда күптән уйлана. Хәтта Сәфәр абыйсы белән шушы хакта бәхәс ачып кызып киткән чакларында Суфия апа гына арага кереп татуландырган иде бер үзләрен. — Нәрсә син, — диде аңа абыйсы, бер кочак патефон табалары күтәреп кайткач,— тагын шул колак барабаннарын имгәткеч «бугн-буги»- лар белән аза кубасыңмы? — Таба алган кадәр аларын да алып кайттым, — диде кыз, юка иреннәрен очлайтып, — «Карурманжнар моңайткан күңелне «буги-буги»- лар да юаткалый. — Шул такмакларга бастырам дип кушаяклап сикерергә дә өйрәндек, дисең инде, ә? — Уңган кеше барысын да булдыра ала, дисез ич үзегез. Сәфәр абый арык куллары белән чуар түбәтәен кымшатып кунды, аннан сон шәкертенең тозсызрак сүз ычкындырганын искәртеп, тамагын кырды: — Нәрсә?! Чү, талпынып кына күккә ашам дигәндә, башың түшәмгә тиеп мәтәлеп төшмә! Ләйсән абыйсыннан да уздырмакчы. Кызыл чүпрәк күргән күркәдәй кызарып, кабарып китте. — Яшьләргә везде дорога, картларга везде почет! Бер чатлы сукмаклар гына тар безгә!.. Ул алай артык өркеми иде абыйсыннан. Аның көмеш таба кебек «ыһ» иткәнче кыза, «уһ» дигәнче суына икәнен белә. Тик бу дуамал гадәтне Суфия апа гына өнәп бетерми. «Үзенә-үзе хужа булмаган кеше белән яшәү — ярсу айгырны йөгәнсез тоту белән бер», ди ул. Аларның һәр икесен авызлыклау өчен көч-куәт кирәк . Ярый ла, яныңда шундый куәтле кешең булса... Бу сүзләр Ләйсәнне дә уйланырга мәҗбүр итә. Аны да холкы-фигы- ле белән Сәфәр абыйсына охшаганнар диләр бит әле. Ярый ла, Сәфәр абый янында шундый куәткә ия булган кеше бар. Ә Ләйсән ялгыз. Әнә шундый сабыр, көчле рухлы кешене очрата алмаганга ялгыз Ләйсән. Әти-әниләре аның Ташкентта яшәделәр һәм ул аларны шунда җирләште. Ят телдә башлангыч классны тәмамлау белән, ул Татарстанга кайтты. Туган телендә укыйсы, туган ягында канат ярасы килде аның. Менә шул гомердән бирле ул анда калган агасы белән ике-өч елга бер генә күрешеп яши. Арада хатлар йөри, хатларда сагынычлы сәламнәр, инсафлы булырга кушкан киңәшләр килә. Ләйсән андый үгетләргә алай( ДИЛӘРӘ ЗӨБӘЕРОВА ф КЫР ЧӘЧӘГЕ бик мохтаҗ түгел түгелен. Ана сөте белән кергән тәүфыйк дигән күркәм сыйфаты аның башкалар белән бүлешергә дә җитә. Тик менә анда җанны җылыта, ташны эретә торган йомшак күңеллелек җитенкерәми. Кичерә, күтәрә белми. Фасоннан төшеп калган бер мәкаль бар. Көлкегә санап әйткәндә, кеше сиңа таш белән кизәнсә, син аның алдына аш куй дигәнрәк мәгънәне аңлата ул. Төптәнрәк уйласаң, теләсә кем алдына тез чүгәргә, ә аннан соң зәһәррәк үч алу өчен бер уңай көтеп, яшерен позициягә посарга кушкан мәкерле мәкаль бу. Юк, юк, таш белән атканнарны гына түгел, кыек-мыек ычкынган сүзләрне дә уйлап- чамалап кына гафу итә Ләйсән сеңелегез. Дөресен әйткәндә, ир-ат холкы анда. Ачуын чыгарсаң, әйтәсен шунда ук йөзенә бәреп әйтә дә йөрәген баса, артыңда елап-рәнҗеп йөрми. Кеше көен көйлим дип бөгелми-сыгылмый, кирәк икән ипләп кенә үз көенә дә бора белә. Мәрхүм Сәфәр абый үзе дә шәкертенә сабырлык тели, сабыр төбендә сары алтын барын онытмаска куша иде. Ул үз холкының кайнарлыгын белә һәм аны тумыштан килгән хаста дип аңлата. Алар нәсел-нәсәпләре белән гаскәри кешеләр булганнар. Аның кирәкле кәгазьләр тартмасында бабаларыннан калган шәҗәрә бар. Шәҗәрә — нәсел агачы дигән сүз. Саргаеп беткән, таушалган кәгазьгә агач рәсеме ясалган. Шуның тырпайган ботак очларына, боҗрага алынып, кеше исемнәре язылган. Алар Сәфәр аганың бабалары, туган-тумачалары икән. Шәҗәрә Гази бабайдан башланган. Гази — гарәпчә — гаскәри кеше. — Исеме җисеменә туры килгән аның,— дия иде Сәфәр абый.— Петр патшалык иткәндә. Төньяк сугышына катнашкан ул. Ә менә бу ботактагы Байчура бабай Пугач батырны яклап Канкай полкында сугышкан. Ә шуннан чыккан ботак — аның улы Мостафа бабай буладыр. Ул инде беренче Ватан сугышы солдаты. Бородино кырында ятып калган. Менә бу сул яктагы ботак төрекләрнең иманын укытканда яраланып, доктор Пироговтан дәваланган Шакир бабакай була. Бу кырый- дагысы — әткәйнең агасы һидиятулла, ул да иснәгән дары исен. Япон сугышына катнашкан. Аның хатка өстәп язган бер жыруын әткәй гел такмаклый иде: Аягымны яралады Маньчжурия ташлары. Илгә жанын фида кыла Газиз солдат башлары. Ә менә бу очтарак торган ботак Сәфәр агаңның үзе инде. Мин дә сәфәрләр кылдым шул. Иделдән Одерга барып җиттем. Шулай, кызым, сугыш дигән афәтнең, еллар узса да, учагы сүнде, ярасы төзәлде, димә. Әле аның буыннарданбуынга кан белән күчә торган хастасы кала. Каны коелган кешенең холкы кырысрак була, диләр. Безнең нәселнең каны күп коелган Дөрестер бу... — Уфф, — дип пошыргаланды Ләйсән, өстендәге юрганын бер якка сыдырып, — инде уйлана торгач, әллә кайларга тәгәрәдем. Йокы дигәннең әсәре дә юк. Бу ниткән бөркү бүлмә булды соң әле?.. Морҗалары шартлаганчы якмасалар... Аннан соң үзенең тупаслыгыннан оялып, шыпырт кына, инде ничәнче тапкырдыр, уң ягына борылып ятты. Караңгыга ияләнгән күзләр кичтән үзенә җәлеп иткән китап шкафын эзләп тапты Шүрлекләрдә мал шактый. Татарның Дәрдмәнденнән алып чукча Рытхэугә хәтле менеп кунаклаган. Дәрдмәнд диделәрме, Ләйсән мәрхүмә әнисен, ваем сыз сабый чагын сагына. Шәфәкъ баткан кичке моңсулыкта әнисенең Дәрдмәнд шигырьләрен көйләп йоклатканын хәтерли: Асыл ташым, кыйгач кашым йоклаек икәү, йокла, иркә, йокла, бәбкә, Бәллү-бәллү, бәү, Бәллү, бәәәүүү.. Инспектор әлеге Ядрәк мәктәбеннән алган тәэсирләреннән айнырга өлгермәде, аны икенче сәфәргә ашыктырдылар. — Мөслимова,— диде мөдир Ләйсәнгә, иптәшләп-фәләнләп тормый гына, — әнә тегендәге шкафтан Каенсу мәктәбе укытучылары делосын ал. Анда Жанна Миңнегайнетдинова белән Кифая Мөлековаларның анкеталары, гаризалары һәм шуңа охшаган барлык нәрсәләр белән таныш та менә бу жалобаны укып чык. — Ул инспекторга зәңгәр конверт сузды. — Фикерләрең туплангач миңа кер, иртәгә үк шул якка чыгып керергә туры килмәгәе. Әллә яшь инспекторны канатландырмак булыпмы, әллә инде күңелендәген ычкындыруы иде, ул тагын шуны да өстәде: — Сынау вакытын уздың, мәктәпләрне күргәләден, яна эштә чирканчык алу шул була. Ләйсән пыяла өлге капланган өстәлгә мөдир кабинетыннан алып чыккан папкаларны куйды, алдына әлеге хатны жәеп салды. Дәгъваның башын йөгертеп кенә укый башлаган иде, тора-бара ак маңгае ж.ыерыла төште, керфекләре озынаеп ачулы җөмләләргә кадалды. «...Җәмилә белән Кифая дигән укытучыларыгыз авылның ямен җибәреп яталар. Мәктәп өен кеше атлап кермәслек шайтан почмагы иттеләр. Стеналары тулы сурәт, идәннәрендә эт тиреләре ауный. Базар көнне иртәдән кичкә чаклы патефон әйләндерәләр. Аннан чыккан яшел- ле-зәңгәрле тавышка чыдар әмәл юк. Заграничный көй бугай. Үзләре дә чәлдер-чөлдер әллә нинди телдә сөйләшәләр. Менә сиңа камсамул- лар... Өс-башларын күрсәгез иде әле, чуар чалбар кияләр. Яннарына ир-атлар да кергәли сыман. Шушы азып-тузып беткән нәрсәләргә ничек итеп үзеңнең газиз балаларыңны тапшырмак кирәк. Уффф!..» Кыз хәрефләрен ватып-сындырып куелган имзаларга үртәлеп карап горды да янындагы папкага үрелде. Тышына Миңнегайнетдинова Жанна Җиһангәрәевна дип язылган шәхси делога текәлде. Кызга егерме дүрт яшь. Әле беренче елын гына укыта икән. Хәрби хезмәткәр гаиләсендә туган. Төрле җирдә яшәп төрле мәктәп тәрбиясен алган. Мәскәү педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлаган. Малайларча боргалап язылган автобиография Шук кызга охшый. Икенче папканы да ачты Ләйсән. Кифая Мөлекованың биографиясе нибары нке-өч җөмләдән тора. Авылда туган, калада укыган Тарих укыта... Каенсуга килеп төшү белән, инспектор туп-туры мәктәпкә юнәлде. Директор Ләйсәнне тыңлаганда күзләрен йомгалап, кулларын уып утырды. Ул арык гәүдәле, артык хәрәкәтчән, нервлары шактый какшаганга охшый. Д ИЛ ЭРӘ ЗӨБӘЕРОВА ф КЫР ЧӘЧӘГЕ — he, he, — дип кабатлады директор, бармаклары белән өстәлне барабанлап,— Җәмилә белән Кифая диген, һе, һе, фасонын-ниен китерә беләләр инде алар белүен. Нишлисең, яшь чаклары бит. һе... язып җибәрүчесен әйтер идем, дөнья күрмәгән кеше галәмәте бу. Директорның хатка булган мөнәсәбәте ачыкланмады: кызларны якларга теләве — «өйдән чуп чыгармавымы»? әллә, ул фараз иткәнчә, яшьләрнең артык заманча кылануы кемнәргәдер ошамыймы? Шулайрак икән шул, моңа дәлилләр эзлисе булмады. Үзләре очрап тордылар. Авыл уртасындагы такта түбәле иске йортка укучылар озата барды аны. Китапханәдән кайтулары, ахры, култык асларында таушалган калын китаплар. Романнарга үрелгәннәр. Берсе чуклы башлык урынына брошка кадаган беретка киеп алган. Өлкән класста укый болар. — Укытучы Җәмилә апаларыгыз кайда тора? — диюгә, дәррәү җавап бирделәр: — Түбән очта гына! — Озатып куйыйкмы, апа? — Күреп торам, укытучы апаларыгызны зурлыйсыз икән. — Бәй, яратмый ни. Җәмилә апа — класс җитәкчебез ич ул. Сипкелле кызның сүзен чалбарлы костюм кигәне җөпләде: — Җәмилә апамы? Җәмилә апа белән Кифая апа безнең классны, каникулда колхоз печәнен җилләтеп алган акчабызга үзләренекен өстәп, Ленинградка алып барып кайттылар. Безнең ул Эрмитажларны, ул Ленин басып торган броневикларны тиз генә күрәсебез юк иде әле. — Күп нәрсәләргә өйрәндек без алардан. Мандолина уйныйбыз, танцы түгәрәгенә йөрдек... — Алар безгә кызыклы китаплар биреп торалар... Яшькелт пәрдәләрен җилфердәткән ачык тәрәзәдән таныш моң агыла. Юа торгач юкарып беткән сөян баскычта салып калдырган аяк киемнәре тора. Ләйсән үзалдына гына елмаеп куйды: «Спартак» фабрикасы чыгарган туфлинең каешын өзеп, җиз чылбыр такканнар. Башкаларныкына охшамасын, янәсе. Ләйсән өйгә узгач иңбашын сикертеп куйды: «Керегез!» дигән яңгыравык тавыш кайдан килде соң? Соравына җавап эзләп, як-ягына каранды: тыштан мескенрәк күренгән бу өйнең эче, ачык тәрәзәдән яңгыраган моң кебек, күңелне хушландырып җибәрде. Стеналарында — Африка урманнарын тасвирлаган рәсемнәр. Журнал битләреннән кисеп алынган киноактерлар елмая. Ишек катында — тәбәнәк тахта. Өстендә җәймәсе төсле яшькелт мендәр ята. Киштәләрдә — китаплар. Өч аяклы җәенке өстәлчектә магнитофон әйләнә. Аның катында торшер... Чү, нәрсә соң бу? Әйе, әйе, баздан үсеп чыккан диярсең, идәнне тишеп агач ботагы утыртканнар да фонарьлар асканнар. Аяк астында йонлач келәм ята. Ләйсән юка иреннәрен ерып торганда, кече яктан чакырган тавышның иясе килеп чыкты. Сары чәчләрен турыга ачып тараткан бу кыз стенадан карап торган кайсыдыр актрисаны хәтерләтте. Күпмедер ап- тырашып-елмаешып торгач. Ләйсән аңа кул сузды: — Ялгыз өйгә бәреп кергәч, угры дип уйлый күрмәгез, мин — кунак. Исемем — Ләйсән. йомарлак май кебек ак тезләрен каплар-капламас чуар күлмәкле кыз, шуны гына көткәндәй, аның йомшак бармакларын эләктереп алды: — Мине Җәмилә диләр... Озак көттермәде, хаттагы «чуар чалбарлысы» — Кифая да кайтты. Кызлар, кунакны үз тиңнәре итеп, теләгән кадәр чыркылдаштылар: берберсең үртәшәүртәшә, кече якта чәй кайнаттылар, башланган конфет кабы ачылды, ипи телделәр, парлары чыгып торган бәләкәй чуен белән бәрәңге дә утырды өстәлгә. Ә магнитофон һаман әйләнә, хисләрне кытыклагыч музыка агыла то- ра. Шул чак Ләйсән, үзенең ник килгәнен һәм кемлеген онытып, кызлар дөньясына чумды. Монда күңелле, рәхәт иде. Тамак ялгангач та, алар ниндидер җитди сөйләшүләрдән читтә кала бирделәр. Инспекторның бирегә ни өчен килүе белән дә кызыксынмадылар, чөнки, ни әйтсәң дә, алар күңелләре белән тиңдәшләр иде. Ләйсән чөйдәге гитарага үрелде. Кылларын чирткәләгәч, кызларга ымлады: ♦ — Җырлыйбызмы? “ — Җырлыйбыз! 2 Торма, егет, мине көтеп Тәрэз төбендә. Башка егет, башка өмет 2 Күнел түремдә... Лә-лә, Минем күңелемдә... ♦ Шуңа җавап биргәндәй, ишек яңагындагы кыңгырау төймәсенә төрт- = теләр: Җәмилә урыныннан сикереп торды һәм сораулы карашларын ? кызларга текәде. ы — Кара әле,— диде Ләйсән, кыз чыгып киткәч Кифаяга,— чын 2 исеме ничек аның? Рәсми кәгазьләргә Жанна языла, ә үзенә Җәмилә Ф дидертә.п — Җәмиләме? Әтисе кушкан исемнән баш тартып, үз-үзенә кушкан 2 интернациональ исем ул Җәмилә. Дөньяның Татарстаны, Урта Азиясе, Африкасы Җәмиләләр белән 2 тулган ич. — Синең егетең бармы, Кифая? Кызның зәңгәр күзләре тоныгаеп калды. Ләйсән, кирәкмәс сүз башлавын тоеп, китап киштәсенә борылды. Җәмилә тиз әйләнеп кайтты. — Иртәләдең, — диде аңа Ләйсән елмаеп. — Әй, без шундый өй кошлары ла, иеме, Кифая? — Шулай шул. — Клубка да йөрмисезме? — Ни бар анда? — Менә сиңа — мә! Кино карарга, биергә, ял итәргә. — Кеше «көлдерепме?» Ләйсәннең маңгае җыерылып, кашлары бүртте: — Көлдереп? Кеше моң-зарлы чагында олыгаеп күренә, кызларның да яшьлек ялкыны капкан нурлы күзләре сүрелгәндәй булды. Инспектор чынлап та аларның күңелләрен күләгәли торган борчу барын тойды. Җайлап кына уртаклашырга иде шуны. Ул моңа җирлек хәзерләде! Йомшак башмакларын салып тахтага янтайды. — Үземә калса да, әллә кая китә алганым юк, киносын да рецензиясен укымыйча караганым юк, башкасына да өлгерә алган кадәр генә. Вакыт җитмәве үзәккә үтә лә. — Райүзәктә яшисез, ичмасам, анда ни кылансаң —шул килешә. Ә монда . — Ә укучыларыгыз үзегез өчен үлеп торалар — Әбиләренә генә ярап булмый. — Шулай шул, — диде Җәмилә, дустының сүзенә мәгънә өстәп. — Күлмәкнең озынын кисәк, «карчыкка әйләнәбез», кыскасы «оятыбызны качыра». Чәчне дә үзебезчә йөртер хәл юк, «тузган баш» диләр. Сөрмә тартырга да хакыбыз юк инде менә. Итегебезгә кадәр катышалар. Озын кунычлысын кисәң, «торна аяклар» булабыз, ботинкаларыбызны мулла кәлүшенә охшаталар. Шулай итеп, клубка киеп чыгар өс-башыбыз юк безнең. I — Башка яшьләр ничегрәк киенәләр соң? — Монда яшьләр озак торамыни? — Торганнары? — Безнеңчә киенә, янәсе, бездән күрмәкче киенә. Үз башыма бәла алып, «Ничек киенсәң килешә» дигән лекция укыган идем, ник укыганыма үкенеп үлә яздым, иеме, Кифая? — Әйе шул! Бу авылда кызлар кызлар белән генә танцевать итәләр икән. Болар егетләрне дә биергә өйрәтмәкче булганнар да «ирдәүкә» исеме алганнар. Шуларга җавап итеп «дуслык, иптәшлек» турында лекция сөйләгәннәр икән, «мәхәббәт инструкторлары» дип атаганнар үзләрен. — Кемнәр үрти соң сезне? — Ханжалар. Мондый иске карашлы кешеләре бар авыл бөтен Татарстанда берәү генәдер. Ләйсән иренен тешләп куйды: искелек белән яңалык арасында барган көрәшнең бер мизгеле инде бу. Шушы темага район газетасына бер мәкалә язып караргамы әллә, чынлап та?! Эш сәгате тәмамланган иде инде. Ләйсән пальтосын төймәләп торганда телефон шалтырады. Трубканы Әкбәрова алды. — Юк, китмәде әле. Ләйсән, кабаланып, аның кулындагы трубкага сузылды. — Тартып алмасаң булмый идеме? Телефоннан металлдай чыңлаган тавыш ишетелде: — Нәрсә сез анда? Үзара низагъларыгызны куегыз. Менә нәрсә, Ләйсән Гәрәевна, мин әле моннан — райкомнан шалтыратам. Алан мәктәбен тикшерәсебез бар бит. Иртәнге алтыда аппаратта булыгыз. Кисәктән шалтыраган телефон, Әкбәрованыц төкселеге, мөдирнең кырыслыгы — барысы берьюлы кызның кәефен кырды. Җитмәсә, кайдан шалтыратуын әйт әле син аның. Безне ничек әрләгәнен анда тыңлап торучы булмаса ярар иде. Авылга барасын да сәгате килеп җиткәч кенә әйтүен кара тагын. Теге вакыттагы кебек, директорларына хәбәр итеп куймасын, янәсе. Бу Ләйсәннең үзенә күрә башлыгыннан зарланып алуы иде. Габбасов хезмәткәрләренә әтиләренең исемен кушып дәшә. Ә Ләйсән исә өлкәннәргә апа, абый дисә, яшьләрне, яшьтәшләрен исемнәре белән атый. Арада апа, абый дияргә дә, исемнәре белән дәшәргә дә кыймый торган иптәшләр очрый. Аларны фамилияләре белән йөртә. Шундыйларның берсе Хәнифә Сәлимовнага Әкбәрова дип кенә мөрәҗәгать итә ул. Әкбәрова — методист. Үзен бик кадерләп һәм кадерләтеп яшәргә- ярата торган хатын. Искерсә дә төсе уңмый торган затлы товар кебек инде олыгаеп килсә дә — әле ул матур. — Яшь чагында тагын да чибәр иде әле бу зәһәр,— диләр аның турында сүз чыкканда кайберәүләр. Алдында әйтергә базмыйлар. Әкбәровада кисәктән кинаяләп туры әйтә һәм шуның белән кешеләр- алдында синең дәрәҗәңне бер мыскалга төшереп куя торган «көч» бар. Сүзен ул теш арасыннан сайлап кына чыгара, чамалап кылана. Әмма кешеләрдә була торган кимчелекләрне бик сизгер эләктерә һәм артларында гайбәтләренә керешә. Ләкин ул гайбәт дигәнең аның тарафыннан шундый оста эшкәртелеп тарала ки, күпләр ирексездән кешеләргәӘкбәрова яккан бәя белән килешәләр. Үзе беркем белән дә кара- каршы дуэльгә чыкмас, ягъни ызгышмас. Әмма, авыл картлары әйтмешли, күчәрең аңа орына икән, сак бул. Мондый төр кешеләр ачуын китергән бәндәсеннән астыртын үч алмый калмый. Менә шуңа күрә дә биредәге хезмәткәрләрнең берсе дә, хәтта мөдир үзе дә Әкбәрова белән, сүз көрәштерергә, аңа «орынырга» теләми. Ә Ләйсәнгә нәрсә: «Минем. Әкбәрова алдында әкбәр укыйсым юк,— дип кенә җибәрә ул, анык алдында бик ачылмаска, аннан сагаерга кушкан иптәшләргә.— Үзен белсен. Кемне нинди ысул белән үзенә якынайтырга, яки этәрергә кирәк булган «шәхес методикасыннан» башка нәрсәсе юк. Педагогик методикасы сай, мәктәпләргә чыкмый, укытучыларга ярдәм итми». Әкбәрова үзенә инспектор Мөслимова биргән мондый бәяне үткер- ♦ леге беләнме ишетеп-тоеп тора. Коллегасы булган икенче инспектор Галимә апаның үз мәшәкате үзенә /киткән, аның беркемдә дә эше юк. Ул аппаратта сирәк була, еш авырый. Айлар буе больницада ята, санаторийларга йөри Табигате беләнме, сырхаулык баскангамы — йомык кеше ул. Көн саен туа торган кыңгыраусыз яңалыкларга колак торгызмый, теш үтмәстәй эшкә тыкшынмый. Ләйсән меткабинет мөдире Маһибә Фәйрушина белән әйбәт мөнәсәбәттә. Ләкин аның бер ягы бар: синең турыңда күпчелек нинди фикердә — ул шуңа кушыла. Ләйсән Маһибәнең мондый холык-фигы- лен тормышны белмәүдән, авырлык күрмәүдән килә дип карый. Ул — район советы башкарма комитеты председателе кызы. Җылы ояда үскән. Нужасыз укыган. Ире сабыр. Эше мөстәкыйль. Мөдир Габбасовның үзенә килсәң» беркем алдында да ачылмый ябылмый, бераз мин-минлеге дә бар, коеп куйган администратор. Үзен тотышы шәп. Бәрелеп сугыла белми. Тагын, директорлар кубызына биемәсә дә, алар белән дус яшәүне хуп күрә. Ләйсән хисапчы Мәсгуть абыйсын аеруча ихтирам итә. Аз сүзле, акыллы кеше ул. Үзенең олы яшьтә икәнен искәрткәндәй, Ләйсәнгә «кызым» дип дәшә. Мөдир белән инспектор Аланга килеп кергәндә, авылның уянып аякка баскан җанлы чагы иде. Берсе бара, берсе кайта дигәндәй, халык—хәрәкәттә. Директор Газизов кунакларны гаҗәпсенеп каршылады: — Ай-ап-ай, иртәләгәнсез! Уртача буйлы бу директорны Ләйсән еш күргәлн Бик үк әшнәләр булмасалар да, алар мөдир белән үз кешедәй аңлашалар. Алар — райүзәккә якын. Мәктәбе яңа Коллектив көчле. Контроль җитәрлек Шуңа күрә Казаннан килеп төшүчеләр дә, үткән-сүткән дә шушы мәктәпкә кагыла, куст киңәшмәләре монда үтә. Башлангыч класслар яна программаны ничек кабул итәләр? Инспекторның бүгенге бурычы — тагын бер кат шуны тикшерү, сораш\. фикер алышу. Ул тоташ биш сәгать буенча дәресләрдә утырды. Фәтхия Кадыйрова икенче елын гына эшләсә дә. батыраеп җиткән, күзеңә туп-туры карый, кыю сөйләшә. Ул быел өченче классларны укыта. Өченче класс балалары сабый түгел инде, үсмерләнә башлыйлар. Җаваплы класс — өченче класс. Аларның артык калын уку китаплары белән танышкач, уйланыш утырганы бар Ләйсәннең. Йөз егермеләп авторны берләштергән бу дәреслек «Туган ил» дип атала. Ай-Һай, тугыз яшьлек сабыйлар өчен тозлырак түгелме? Ул бу фикерен дәреслекне төзүче авторларга да язып җибәрде Озак та үтмәде, рәсми конверт белән машинкада басылган җавап килеп төште — Укытып карыйк, киләчәк нәрсә күрсәтер, нәтиҗәсен бергәләп хәл итәрбез...— дигәннәр. Икенче ел инде «укытып карау» дәвам итә Укытучылар сүзенә карагайда, балалар китапны авырсынмый кабул итәләр. Мәктәпләрдә булган саен инспектор үзе дә моңа инана бара ДИЛӘРӘ ЗӨБӘЕРОВ/Х ф КЫР ЧӘЧӘГЕ Ләйсән Фәтхия белән дәрескә кереп китте. Ул, гадәттә, класс ишеген ачу белән тотышны үзгәртә. Балаларның үзенә төбәлеп карауларын күрмәмешкә салышып, арткы партага сыена. Дәфтәрен кыштырдатмый гына ача. Каләмен тотып утырмый. Дәрес барышында чыккан кызыктан авызын ермый, эче пошса, маңгаен җыермый, тыныч кына тыңлап утыра. Дәрестәге уңай яки кире якларны мөмкин кадәр хәтерендә сакларга тырыша. Соңгы кыңгырау шалтырап, балалар өйләренә таралгач, инспектор белән укытучы буш класста калдылар. Баштарак үзен бик иркен тоткан Фәтхия' Ләйсән белән икәүдән-икәү калгач тартынып куйды, күз- | ләре юашланды. Кулына каләм алды, дәфтәр ачты — инспекторның искәрмәләрен язып барачак. Укытучы халкының яшьрәкләренә дә һәм өлкәнрәкләренә дә хас уртак бер гадәт бар: аларның инспектордан уңай яклары турында да ишетәселәре, ягъни бераз гына макталасылары да килә. Тәнкыйть мәсьәләсендә шул: кеше-кара юкта гына ипләбрәк тәнкыйтьләгәнне яраталар алар. Ләйсән аны үзенчә аңлый. Институт эскәмиясеннән генә күтәрелгән яшьләрдә әле һәртөрле кисәтүләргәшелтәләргә каршы, табипларча әйтсәк, иммунитет тумаган. Әмер тоны белән сөйләшкәнне, шелтәле кисәтүне авыр кабул итәләр. Ә өлкәнрәкләргә исә тәҗрибәләренә таянып масаю хас. Туры әйткән — туганына ярамагандай, дөреслекне күзләренә тутырып карап әйткәнне дорфалыкка саныйлар. Шулай итеп, ниһаять, Ләйсән дә кемнең ниндирәк кылларын ничегрәк тирбәтергә кирәгенә төшенә башлады. Менә бүген дә ул башта Фәтхиянең уңай якларың телгә алды: — Сәләтле укытучы сез. Дәресләргә хәзерлекле йөрисез. Классны кулыгызда тота беләсез, шулай да... Кыска гына паузадан соң, каршында утыручының сораулы күзләренә текәлде: — Балаларны кырык биш минут буена гаскәри формада «смир- но»га гына тотарга да ярамый. Иркенрәк хис итеп, хәрәкәтләнебрәк утырсалар да зыян юк. Буыннары йомшак, тиз арыйлар алар. Аннан соң, шуны да әйтик, укытучының урынлы-урынсыз кырыслыгы сабыйны куркыта, алай гына да түгел, рәнҗетә. Алар күңеленең өрфиядәй нечкә һәм сизгер чагы. Кеше дигәнең, үзең беләсең, бик катлаулы җан. Берәүләрен җитдилек белән тыңлатсаң, икенчеләре җан азыгы булган яхшы сүзгә мохтаҗ. Тиз җәрәхәтләнә торган йөрәк тупас сүздән генә түгел, ачулы караштан да күләгә артына поса. Гөлнәзирәң тактага дәртләнеп чыкты. Ялгышмасам, кайбер укучыларга авыр тоелган катлаулы мисалны чатлатып чишеп бирәчәк иде ул. Кызның кулына акбур алуы булды, шунда сез аңа нинди кисәтү ясадыгыз? — Такта янында дөрес басып торырга куштым бугай. — Ә менә шуны ничек итеп әйттегез? — «Тактага сыртыңны куйма», дидегез аңа, Фәтхия, укучыгыз шунда ук коелып иңде... Кешедә арка бар, җилкә бар, ә сырт... ’ Инспекторның исем белән үз итеп дәшүе каушый башлаган укытучының кәефен күтәребрәк җибәрде. Менә хәзер аның белән күзгә-күз карашып, кыюланыбрак сөйләшергә дә була инде. — Сез соңгы дәрестә гади сүзләр белән генә укучыларны рәссам Шишкин иҗаты белән таныштырдыгыз. Күргәзмә әсбаплар алып кергәнсез. «Башаклар өлгерде» картинасын тәэсирләнеп карады балалар. Әмма.. ялгышмасам, сез Алабуга кызы түгелме әле? — Ийе! — Ә менә шул моменттан файдаланып, атаклы художникның каладашыгыз икәнен әйтсәгез, «Башаклар өлгерде» картинасында туган як басуларыгыз тасвирлануын сөйләсәгез һәм тагын да китереп шәһәрдәге Шишкин музеенда булгалаганыгызны да өстәсәгез, нинди шәп бхласы иде, ә! Башлангыч класслар өч кенә еллыкка калдылар бит. Дүртенче « класс яңача укыту белән йөзгә-йөз очраша. Бу күренешне ун яшьлек- £ ләр ничек күтәрәләр? Бу сорауга җавапны Алан урта мәктәбе дә ? бирергә тиеш. Икенче көнне инспектор алар арасында утырды, дүртен- з челәр генә димәссең, эре сөякле, буйлы хәзерге балалар. Өс-башлары * күркәм. Кызлар кашемир күлмәк өстеннән атлас алъяпкыч япканнар. ♦ Ир балалар өстендә йон костюмнар, өстәл аслары күн портфельләр < белән тулган. Кара капкачлы авыш парталарга алмашка жайлы өстәл- ® ләр куелган. Кара такта да хәзер кара түгел, яшькелт такта. Җылы о. төсләр балаларның күзен саклый, диләр врачлар. “ Укытучы Гарипова үзе тәмамлаган шушы татар мәктәбендә рус w теле укыта. Кичә мәсәлче Крыловның «Квартет»ын өйрәнгәннәр икән. ® Ул, уртанчы рәттә утыручы чандыр малайны бастырып, шул мәсәлне га укытты. с. Авыр сүзләрне дөресләргә теләп берничә кул калыкты. — «Он» дигәнне дөрес әйтмәде. Русча «О» татарчадагы «О» кебек = түгел, урманда ишетелгән аваз шикелле «ао» булып яңгырый. — Дөрес. Тагын нинди ялгыш ясалды әле? — «Давать» сүзен «давайт» дип укырга кирәкми... Журналда мәсәлне укыган малай фамилиясе янына өчле билгесе төшсә, инспектор дәфтәренә дүртле тамды. «Кырысрак таләп итә, түбәнрәк бәя куя» дигән юллар язылды. Икенче дәрес икенче катта — стеналарыннан Колумб. Магеллан, Гагарин рәсемнәре карап торган география кабинетында узды. Яраталар икән балалар бу фәнне. Укытучының сөйләвенә караганда, бирегә күтәреләсе көнне бәйрәмчә киенеп киләләр алар. Бүген дә кызлар чәчләрен төрле тасмалар белән үргәннәр, малайлар пинжәк төймәләрен ялтыратканнар... Фәне дә кызыклы. Укытучылары да үзенә жәлеп итә торган. Мактаулы укытучы шул Әминә Вәлитова. Кыз чагы райкомолда үткән аның. Андыйлар картая белмиләр. Әнә күзләре нинди тере. Инде кырык бишне узып барса да, очып кына йөри. Өсте-башы яшьләрчә: чәче кыска, күлмәге гәүдәсенә сыланып тора. Әминә инспектор белән кайберәүләр кебек ятсынып, каушап түгел, дус кызыдай күреп, кул кысып күрешә. Нәрсә ди чех педагогы Каменский: «Укытучы мәгърифәтче генә түгел, психолог та булырга, артист рәвешенә дә керергә тиеш»,— диме? Әминә — Амос абзый таләбенә дә жавап бирә торган укытучы. — Әйдә, киттек,— ди ул, инспекторны култыклап,— мыскал тәлинкәңне тигезлә, кай ягым жинәр, яманымы, яхшысымы? Язмыш бүгенгә синең кулыңда. Узган дәрес әйбәт йомгакланды. Менә ул класс каршына соргылт төстәге ят глобус тотып басты. — Бу нәрсә, укучылар? — Ай шары! Бу хорга инспектор янында утырган почык борынлы кызның да нечкә тавышы кушылды: — Ай шары! Ләйсән, елмаюдан тыелу өчен, иреннәрен бөрештереп куйды. — Карагыз әле.—диде укытучы, балаларга Айның экватор өлешендәге калкулыгын күрсәтеп,— менә монда көянтәле кызга охшаган 2. «к У.» J* 12. 17 шәүлә бар Халык шуңа таянып моңсу әкият ижат иткән. Я. кемнең ишеткәне бар шуны? Беләләр икән. Кәтүк хәтле генә кара чәчле малай алмалы чиләкләрен асып суга төшкән ятимә кызның баш очындагы тулган айга карап елый-елый үзенә тартып алуын ялварган әкиятне сөйләп тә чыкты. Ә чынлап карасаң, ятимә кызга охшаган бу шәүлә Аязлык диңгезе уртасындагы кратерлар икән. Монысын укытучы үзе аңлатты. Балалар Айның картасын беренче Совет галимнәре төшереп алуын да белеп торалар. Шулар өстенә бүгенге Айга кагылышлы башка мәгълүматлар да өстәлде. Алар Ай өстендә абына-абына йөреп кайткан Америка 1 астронавтларын телевизордан карап торганнар. Бишектән төшкәннән алып таякка таянганына хәтле алар хуплап сөйли торган егерменче гасыр галәмәтләре инде бу. Кеше галәмгә юл салган елны туганнар бүген кулларында ай шарын уйната. Ә тагын ун елдан, егерме елдан аларга алмашка кемнәр килер? Яна укучылар! Менә ни өчен программалар үзгәртелә! Ләйсән шул турыда да уйлап утырды. Педсоветта сүз Алан сигезьеллык мәктәбендә уку-укыту эшләренең яңача куелуы турында барды. Тикшерү йомгакларыннан коллектив канәгать калды. Директор да. җыелыштан чыккач, иркен сулап куйды Күңеле күтәренке чакта сүз куертасы килде аның. — Педсоветларны кыска тота башладык бит. әйбәт бу. Бар иде | заманында бишәр сәгать өзлексез бәхәсләшеп утырган чаклар... Бер елны, мин сиңа әйтим, теге инде — Аргасык районында эшләгәндә, РОНО мөдире бер взвод диярлек кеше белән килеп төште. Күрше мәктәп директорларын җыйган, инспекторын иярткән һәм тагын әллә кемнәрен алып килгән. Биш көн буена мәктәпнең астын өскә китерделәр. Үзләренең дә, укытучыларның да күзләренә йокы кермәде. Соңгы көнне педсовет җыйдык. Төш авышкач башланган җыелыштан чөгендердәй кызарышып төнлә таралдык. Ник шунда берәребез «әйбәт эшлисең» дигән җылы сүз ишетсен дә, ник беребезгә генә булса да юньле киңәш бирүче булсын. Ә шелтә дигәнен жәлләмәделәр: ике кешегә катысы, берсенә йомшаграгы чәпәлде. Беренче елымны гына укытсам да. мин дә коры калмадым, кисәтеп киттеләр. Директорның сүзен өзәргә туры килде. Чөнки математика укытучысы Гыйльмеҗиһан Ләйсәнне, төркемнән аерып, юл өстендәге өйләренә алып кереп китте. Ә мөдир, гадәттәгечә, бу юлы да директорларга I туктаган иде, алар сөйләшә-сөйләшә алга атладылар. йокыга гына китеп барган Ләйсәнне тәрәзә чиртеп уяттылар. Башта ул үзенең кайда, кемнәрдә икәнен абайламый торды. Исенә килгәч, җәймәсен генә бөркәнеп, хуҗалар йоклаган бүлмә ишегенә килде: — Гыйльмеҗиһан апа. тәрәзә төбендә кеше бар. Үзе ялт итеп урынына кире кереп ятты. Ләкин аңа барыбер тиз генә йоклап китәргә ирек бирмәделәр. Төнге кунак — мөдир Габбасов булып чыкты. Аңа яңа урын җәеп, ах-вах килеп йөргән арада ярты төн узган иде инде. Нишләп РОНО мөдире директор фатирына сыймаган? Нигә аны төн уртасында чыгарып җибәргәннәр? Өеңдә ни булганын күршеңнән ра дигәндәи, инспектор бу сорауларга тулы җавапны аппаратка кайткач кына Әкбәрова авызыннан ишетте. Эш болан булган. Директор хәзергә бер генә бүлмәле йортта тора. Салына башлаган дүрт бүлмәлесе әле өлгермәгән. Менә шул котыйчыктай кечкенә өендә ‘*НЬ|Н эштән кайтуын көтеп утыра торган иркә хатыны бар. Эшләми ул. Уидә генә тору ямансудыр, кунак-мазар килеп чыктымы, ачылып китә, * өс-башын алмаштыра, бизәнеп ала. Менә шул сәбәпләр аркасында ир дигәне кунак-мазар белән бик мавыкмый — көнчелеге килә булса ? кирәк. Шулай да ул хатын-кыз алдында үзен вәкарьле тота торган ? I аббасовны, җитмәсә тагы, үзенең башлыгы да бит, күпсенми, гел ияр- =• теп кайта. £ Кунак килүгә, гадәттәгечә, пилмән бөгелгән, мичтә бәлеш була, ф Габын уртасында шешә дә сыйгандыр, ансыз булмастыр. Хатыны изү- < сез, җиңсез күлмәген кигән, кершән сөртенгән. Мич каршында пеше- а ренеп йөргәндә хуҗабикә болай да чибәрләнеп китә бите, түше алсу- ? лана. Кыскасы, сыйдан сыгылып торган табыны да. бизәнгән-төзәнгән ш хатыны да — барысы да әлләллә икән. Алдан әйткәнебезчә, мондый •абыннарны, мондый хатыннарны күргәләгән ир уртасының боларга х> бик исе китмәгән китүен, тик хуҗа кеше генә, гадәттәгечә, «тешем п сызлый» хәйләсе белән, чыраен сыткалап алгалаган Табын җыелган. ? урың җәелгән. Ут сүнгәч кенә, чәе-мәе артыграк йотылгангамы, кунакЧ пың тагын бер тышны әйләнеп керәсе килгән. Бераздан аның артын- 5 пан хуҗа да чыгып киткән. Икесе ике төрле йомыш куып болын кадәр ~ ишегалдында аймыл булышканнар. Кунак исә, хуҗасының тышта калганын шәйләмичә, келәсен элә кергән. Хуҗа дигәнебез, абзар- кураларны әйләнеп, малын-туарын барлап дигәндәй, шактый вакыттан соң инде керим дип ишегенә төртсә — аптыраш... Башта ипләп кенә шакый — ачмыйлар. Әллә «шайтан вәсвәсәсе кереп» бикләнгәннәрме болар?! Күңелен шом баскан ир инде ишекне дөмбердәтә үк башлый. Кунак, хуҗалар ачар дип — ул аларның икесен дә өйдә дип белә — хатын исә, ир кеше торсын дип, бер-берсенә салынышып ятканда, инде кыйшайган иске ишек башындагы тимер-томырлар коела башлый. Икәүләп сикерешеп торсалар, ни күрсеннәр: ачуыннан ярсыган ир ишекне иңенә салып кергән. Иртәгесен акыл утырткан ирләр бер-берсен аңлашканнар аңлашуын да, әмма шул җирлектә туган пмеш-мимешләр телдән телгә йогып үрчи биргән. Дөрес булса, хак булса, директорның яшь хатыны белән борчагы пешмәгән Габбасов барыбер үзенекен иткән. Җиде төн уртасы дип тормаган, инспектор кыз кунаклаган фатирга киткән. Кыз ягындагы тәрәзәгә бер генә чирткән, ишеге дә ачылган. Мәсьәләнең асылына тиз төшенгән хуҗа хатын аптырап калмаган, икесенә бер бүлмәгә үз кулы белән урың да жәеп биргән. Гыйльмеҗиһанның эше хутта ди, хәзер мөдир дә, инспектор да аның кулында: «Күр дә тор, орденын ук ала алмаса да, медален тагып куяр әле». Ләйсән юлдашы мөдир башыннан узган бу хәлләрне баштарак ыша- ныргаышанмаска белми авызын ачып тыңласа да, гайбәтнең үзенә кагылган өлешен ишеткәч, бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде. Ләкин икенче көнне уеннан уймак чыкты: — Бик күп сөйләшә башладыгыз, Ләйсән Гәрәевна,— диде аңа Габбасов, каш астыннан гына карап,—бүгеннән алып аппаратка мәктәпләрдән гайбәт ташуыгызны ташлагыз Өстенә ауган бу нахактан телсез калган Ләйсәннең йөзенә күк тимгелләр типте. — Минме? — диде ул. кулын күкрәгенә куеп.— Минме сөйләгән?.. Ярар, аңлашылды,—диде мөдир, инспекторны кызып китүдән туктатып — Кара әле, ничек кызардыгыз. Ояла белгән кешедә өмет бар. Димәк, моннан соң мондый хәлләр кабатланмас, дип ышаныйк. Ләйсән эштән үзгәреп кайтты. Аның һәр хәрәкәтендә, кыйланмы- шында артык олысымаклану сизелә. Башка чакта ул өйгә кайткач ук кешелеккә кия торган киемен үзе теккән җиңсез халатына алыштыра иде. Яшел борчак төшкән бу кыска күлмәк аны кызчык итә. Шуның өстенә, эштә ирләр катында оялыптартынып утырган кыз Суфия апасы янында иркенәеп китә. Ялан тәпиенә үкчәсез чүәген элә дә кухняны айкап чыга. Тәмле аш исен сизгән борын яфраклары бөрешә, иркә күзләрен ача-кыса, апасыннан үзен жәлләткән була: — Бу минутта дөньяда миннән дә ач кеше юк. ипекәемдер, менә. — Ризык белән ант итмә,— ди аңа Суфия апасы ачуланып, аннан соң, кәефен җибәрмәгәем дип, аркасыннан чәбәкләп ала.— Кылтайма тагын. Укытучылар җитәкчесе, имеш, син нарасыйның үзен җитәкләп балалар бакчасына озатасы бар. Ә бүген үзгә Ләйсән. Юл костюмнарын салгач та, халатына үрелмәде, кеше-кара кергәндә кия торган җиңле күлмәген эзләп тапты. Бер дә төчеләнмичә, апасының хәлен сорашты. Ашыкмый гына табын хәзерләште, сөйләшми генә ашады. Телевизор катында да озак утырмады, «Соңгы хәбәрләр» сүнү белән эш өстәленә күчте. Суфия апа, кичке йорт эшләре белән гадәттәгечә бер кат мыштырдап алгач, игътибарын кызга юнәлтте. — Апам,— диде Ләйсән, яңадан җитдиләнеп,— хәзер генә төшенә башладым...— Ниһаять, ул күңелендәген бушаткандай булды. Сулкылдап сулыш алды да сүзен дәвам иттерде:— Бик-бик җаваплы эшкә тотынганмын бит мин, әй. Утыр әле, уйлашыйк бергә.— диде аннан соң, урындыгын апасына сузып, үзе өстәл башына терәлгән диван почмагына күчте. Суфия апасы. Ләйсәннең бер генә җөмләлек кысыр хәсрәтен тыңлагач, үзенекен әйтте: — Бик күп укыйсың, кызкай. Азрак ял ит, танса-мансасына бар. Теге егеткә хат яз. — Кайсы? — Кушнарат укытучысына, теге предложение ясап маташкан... Ләйсән көлемсерәп куйды. — Көлмә дә. нитмә дә. Мине синең киләчәгең борчый. Ләйсән кашын җыерыл язу өстәле янына узды. Суфия апасы тезеп куйган яңа журналларны актарган булып, аңа бирәсе җавапны үз- үзенә бирде: — Тансага... Булмый. Тансага чабар яшь узып бара. Теге Кушнарат егетенәме? Булмый, сүз кушкан бер егеткә борылып карый башласаң, дәрәҗәңнең кайларга тәгәрәгәнен шәйләүчеләр табылыр. Әле болай да... Ләйсән эшкә иртәләп килүчән... Бүлмәдәшләре күренгәләгәнче, киеме элгечтә булыр, үзе көзге каршында төзәтенгәләгәч, алдына кирәкле кәгазьләрен җәеп эшкә утырыр. Бүген дә шулай, ипләп кенә кабинет ишеген ачкан иде, сискәнеп китте, күңеленә килгәнен теле белән әйтә алмый аптырап калды. — Ай, бу Сезме, ни, Сабиржан абый? Хәерле иртә, алайса! — Исәнмесез, Мөслимова,— диде яндагы буш өстәл артына утырган кунак, кашларын жәя төшеп.— Көтмәгәндә килеп төштек бу юлы. — Ник хәбәр итмәдегез сон? Каршылаган булыр идек. Кунакның елмайганда чагыла торган платин теше ялтырап китте. — Без синең белән чакырып кына алына, зурлап каршылана торган кунаклар гына түгел шул, сеңелкәш. Ләйсән юка иреннәрен бөреп, сул кашын кыйгайтты: — Дөрес сүзгә җавап юк. Сабирҗан Гайнуллин — Мәгариф министрлыгы инспекторы. Ләйсән аныц белән РОНОга чакырылган көнне — язгы ташу өстендә—мөдир кабинетында танышкан иде. Шул елны ук алар хезмәттәш булып киттеләр. Ике-өч ай саен очра- ♦ шып торалар. Менә бу юлы да бик вакытлы килде әле ул. Быелгы бәйрәм түгәрәк санлы, Сәфәр ага әйтмешли, мөбарәк санлы бәйрәм. Аны каршылау хәзерлеге күптән башланды. Октябрь каһарманнары сафына бастырасы үтә яхшы укытучылары бар. Менә ул икенче көнне үк Гайнуллин алдына сөлге буе исемлек китереп салды. — Карагыз һәм сайлагыз. Берсеннән-берсе әйбәт кешеләребез болар: укытучы булып туганнар, укытучылыкка укыганнар, укытучы булганнар. Барысы да шул изге юлда: эш дигәндә — җаннары фида. Исемлек инспекторлар күзеннән үткәч, райком, профком бюроларында тикшерелгәч, иләктән-иләккә сөзелгәндәй, шактый кыскарды. — Сабирҗан абый,— диде Ләйсән, кабинетта икәве генә калгач, аңа ялварулы күзләрен текәп,— чын кеше итеп баш ия торган бер кешем бар. Шуны исемлектән тәгәрәткәннәр. Гайнуллинга кызның чаялана гына түгел, назлана белүе дә ошады. — Беләм мин ул укытучыны. Әйбәт, бүләккә лаеклы. Әмма барысын да берьюлы зурлап булмый, бүләкне өләшмиләр бит... Кызның сөмсере коела башлаган иде, Гайнуллин аның җилкәсенә аталарча сакланып кына кулын салды, ә кыз тартынып куйды. — Яшьрәк чакта мин дә сезнең кебек чәчрәп чыгучан, сүземне сүз итү өчен яна торган кеше идем. Олыгая төшкәч, басылдым Кирәкми, дөрләргә ярамый, «йөрәкне йөгәнләргә кирәк»,— ди берәү, канатлы йөрәкләр күгәрчен кебек очып чыгарга торалар. Очырмагыз әле сез аны. Кышкы айларда йокымсырап яткан буран март башларында шаулап уянды, карын-ниен берьюлы тузгытып дуларга тотынды. Атналык командировкага гына килгән министрлык вәкиле юл өзеклегенә, һавалар болганып, очышлар тукталып торуга артык хафаланмады. Укыту бүлеге мөдирләрен җыеп сөйләшкәч, алдына мәктәпләр исемлеге алып салды, каләмен тамгалы графага төртте: — Безгә бу мәктәпкә барып кайтырга кирәк булыр... Илле алтынчы размерлы толып эченә чумган Ләйсән үрәчәле чананың түренә чүмәште. — Төньяк котыпка юл тоттык,—диде шундый ук толыплы Казан инспекторы, дилбегәне кагып,—Хәерле юлга! Мөдир, бераз соңгарак калып чыксагыз да ярыйсы иде, юл бераз языла төшсен иде, дисә дә, алар ашыктылар. — Үзебез сапкай юллардан атлыйк әле! Табигатьнең дә үз .холкы холык. Төн буена сызгырган җил таң алдыннан басылып, көн җылынып китте. Ай буе сарайда солы ашап яткан бахбай да сәфәрне тансыклаган, ахры, тигезрәк урыннардан юырта, көрт салган төшләрдә абынмаска тырышып гайрәтләнеп атлый. Ләйсән исә, толып эченнән башын калкытып, ак юрганлы иркен басуларны хозурланып карап бара. — Шәһәрләрдә мондый ак карны күрмисең,—диде кунак, кызның күңелендәгеи җөпләгәндәй.—Кайчандыр заводларны шәһәргә терәп салганнар...Д И Л Ә Р Ә ЗӨБӘЕРОВА ф КЫР ЧӘЧӘГЕ — Шулай да, безнең калалар көнбатышныкылардан пагьрак. — Сөремгә ысланган Лондонны истә тотасыз дисез инде. — Әйе, һавасының шакшылыгы буенча ул дөньяда беренче урындатора. Аннан кала Будапешт... Юлдаш һәр иҗегенә басым ясап әлеге шәһәр исемен кабатлады: — Бу-да-пешт. Геллер калкулыгы... Шуның башында мадьярларны фашистлардан азат итешкән гаскәрләргә һәйкәл бар. Мин аларның, исемнәрен куен дәфтәремә күчереп алып кайттым. — Анда минем әтинең дә исеме булырга тиеш. Ләйсәнгә бөркү булып китте. Ул толып якасын артка кайтарды. Күзләрен ярым йомып, тирә-якны каплаган кардай ак мәрмәргә уелган фамилияләрне хәтерләргә тырышты. Әйе, рус, украин, латыш исемнәре белән рәттән тезелгән татар фамилияләрен кат-кат укып торды бит ул: Галим Шакиров... Гайса Мөхәммәтшин... Камалетдин Гайнуллин... ' — Әйе, бар ул исем минем дәфтәрдә,— диде кыз, авыр сулап. Аннан сон Гайнуллинга беренче мәртәбә әтисенең исемен кушып дәште.— Бар, Сабирҗан Камалетдинович. Бар!.. ♦ Август киңәшмәләре килеп җитте. Сәфәр абый аны укытучыларның сабан туе дип атый иде. Ләйсәнгә дә шулай тоелды. Бу көнне үзәккә машина-машина халык агыла. Халык дигәнебез — районның хөрмәтле мәгърифәтчеләре. Язгы чәчүләреннән бушагач печәнгә төшәр алдыннан бераз көч сынашып алырга теләгән игенчеләргә охшыйлар алар бу көннәрдә. Ярата Ләйсән алтын көз башында шаулап үтә торган бу җыелышны. Быел докладны ул ясаячак. Мөдир кисәктән авырып китте. Больницага салдылар. Ашказанында зыян бар икән. Операция ясамый булмый, диләр. Киңәшмәгә мәгариф министры урынбасары киләчәк. Ләйсән элеккесен якыннан күрешеп-сөйләшеп белә иде. Ләкин аның шушы көннәрдә генә РСФСР министрлыгына күчкәнен ишетте. Янасы кемдер, телеграммада фамилиясе әйтелмәгән. Вәкилне каршыларга райком машинасына утырып үзе чапты. Киләсе самолетның якынча ике сәгатькә соңгаруын ишеткәч, кире борылмакчы иде, аны аэродром радисты туктатты: — Иптәш Мөслимова, әле генә радиодан хәбәр иттеләр: сезгә киләсе кунак санавиация самолеты белән оча. Алар инде һавада. Көтегез. Кызыл хаҗ тамгалы «ЯК-12» очкычына трап куясы түгел, люк ачылуга очучы артыннан ук чирәмгә бер-бер артлы ике пассажир сикереп төште. Тукта, боларның берсе инспектор Сабирҗан абый түгелме соң? Шул, билгеле. Икенчесе?!. Ләйсәннең йөрәге тетрәнеп куйды. Исәнләшергә дип ачылган иреннәр тартылып китте. Кунакның танырга теләп текәлгән үткер карашыннан әсәрләнгән күзләр кыюсызландылар. Рахман Еникеев! Өнме бу? Төшме? Кеше дигәнеңнең, ерактагы якты йолдыздай, яшьлек томанлыгында үзенә тартырга теләгән берәве булмый калмый. Ә менә аны онытырга еллар, еллар кирәк булса, хәтерне яңартырга секунд җитә. Мөҗәһит хыянәтеннән соң ул аның исемен бушанган йөрәк сандыгына бикләде. Менә шул йозакка аз гына орындыңмы, чыңлап китә. Әлеге «чың» күңелләрне айкап, хәтергә сеңгән истәлекләрне яңарта. Бер елны Ләйсән Казанга кышкы сессиягә барышлый авыру балалы хатын белән бер купега туры килгән иде. Арган апаны ял иттермәк булып, ул елак сабыйны көйли-көйли ишекле-түрле күтәреп йөрде. Авыру баланың уймак иреннәрен үзенең пакь яулыгы белән сөртте. Ә берничә көннән үзе аяктан егылды. Аны больницага салдылар ♦ — Сездә паротит,— диде доктор, авыру кызның кысылып беткән ± дымлы күзләренә карап.— колак төбе бизләрегез шешкән. Бүген үк 2 •операция ясыйбыз. 2 Ләйсәнне дару исе аңкыган якты бүлмәгә илттеләр. Үзен кабул с. иткән кичәге докторны ул башта танымый торды. Битенә марля кап- i латан халат өстенә полиэтилен алъяпкыч япкан, җиңнәре сызганулы. ф Күзләре — кырыс Ул сестрага нидер ымлады, шприц тотып Ләйсәнгә иелде. а — Санагыз,— диде доктор авыруга. ° — Бер, ике. өч... ы Кыз унбишкә кадәр санады. 2 — Тагын,— диде әлеге кырыс тавыш сестрага,— организм яшь. з> Бирешми. п Ләйсән ничек йоклап киткәнен хәтерләми, ул тамак төбе чатнап, 2 сусап уянды, яңак элеккечә башны тулгандырып түгел, ярылган урыннан сызлый, әчеттереп сызлый иде. 4 — Су. су-у-у... 5 Палатага хирург керде. Ул, зур күзләрен туры аңа төбәгән килеш, карават янына ук килде дә, юрган итәген кайтарып, янына утырды. Ләйсән шундый оялды, яткан җирендә көзән җыергандай бөгәрләнеп куйды. — Борчылмагыз, борчылмагыз,— диде доктор аңа йомшак тавыш белән һәм елмаеп.— Менә хәзер сезнең шартлы рефлексларыгыз эшли. Ятсына башладыгыз. Кызларга килешә ул. Хирург ипләп кенә кызның кулына үрелде. Баш бармагын беләк тамырына йомшак кына басып, йөрәк тибешен санады. Читкәрәк карап, дәшми генә кан басымын тыңлады. Аның кинәт сүзсез калуы авыруны сагайтты, шуңадыр, ахры, үзе дә сизмәстән, сабыйларча сорап куйды: — Доктор, мин терелерменме икән? — Әлбәттә,— диде аңа доктор көлемсерәп,— менә бүген сөйләшәсез инде, иртәгә торып утырачаксыз, ике көннән елмая башларсыз. Аннан сон инде аякка басасы гына кала. Бер атнадан танцага җибәрәм мин сезне. Чынлап та, биш көн дигәндә аякка басты Ләйсән. Больницадан чыгасы көн иде. Ул докторына рәхмәт әйтеп саубуллашырга керде. Хирург җитди иде. Сирәк елмая икән дип уйлады аның турында Ләйсән. Өстендә шул ук килешле пакь халат, түшеннән ак якасы белән кызыл бөрчекле галстугы күренеп тора. Аягында ялтыравык шиблитләр. — Рәхим итегез,— диде ул, ишек катында кыяр-кыймас басып торган кызны кечкенә өстәле янына ымлап, үзе шул ук секундта ачылып китте: — Мөслимова!.. Ләйсән ни әйтергә белми кызарып куйды — Шулай. —диде аңа бераз карап торгач доктор,—вакытында ■операция ясамасак, шешегез мигә үк үрмәлисе иде. Шундый чибәр кызга яшәргә дә яшәргә кирәк бит әле. Ләйсән аның больница листогына куйган имзасын кат-кат укыгач кына төшенде. Еинкеев икән, ә исемен озатырга чыккан сестрадан сорарга базлы. «Рахман Харрасович дип дәшәбез без аңа. Егет кеше, вченче елын эшли. Быел ординатурага китә»,— дигән җавап алды Аннан соң кыз доктор Еникеевне жәйге сессия чорында Җәлил театрында очратты. Ләкин бу очрашу йөрәккә тамыр җибәрергә өлгермәгән үсенте хисләрне утагандай булды. Егет үзе генә түгел, хатынымы, кызымы шунда, кыяфәтенә, кыланышына ятышлы ялтыравыклы күлмәк кигән берәү белән иде. Ләйсәннең йөрәге тырналып куйды. Көнләшепме? Алан дисәң, ни хакы бар әле аның моңа? Югалтуданмы? Нәрсәсен? Кемен? Хәер, югалтулар да төрлечә була. Күңеленә дә матур эз салган бер хатирәсе җуелды аның шул көнне. Очар кош жймен, тыйнак кеше тиңен эзләр, ди. Ә инде аны эзлисе юк. Ул — бар. Кызның ялындырып йөргән көне генә. Шул кичне ул Мөҗаһитенең бер атна элек килгән хатына җавап язды. Күп итеп яздьк Җылы итеп язды. Тукта, бу көтелмәгән очрашуны нигә ул аның исеме белән күләгәли әле. Шуның тәэсиредер, кинәттән алланып киткән яңаклар сүрелде. Оялып керфекләре астына поскан күзләр ачылды. Үзен кулга алды һәм беләзексезнисез нәфис кулларын Еникеевкә сузды. Ул кунакка исеме белән дәшмәкче, докторым дип әйтмәкче, аның бу якка килүенә бик шат булмакчы иде. Әмма Гайнуллин бүлдерде: ят кунак белә» таныштырырга ашыга, янәсе. — Мине үз буксирына алган бу мәрхәмәтле юлдаш доктор Рахман Харрасович була инде. Ә бу иптәш,— диде ул, яңадан Ләйсәнгә борылып.— безнең инспекторыбыз Ләйсән туташ! Кайчандыр күңелне алгысыткан үткер күзләр белән яңадан очрашкач. тагын каушап китте кыз. Юл уңаенда алар кунакны больница янында төшереп калдырдылар. — Ул бүген Габбасовка операция ясаячак,—диде Гайнуллин,— бәхете бар икән: шәп хирург чакыртканнар. — Киңәшмәгә сезнең үзегез килүегезгә мин бик шатмын,— диде инспектор әлеге башны әйләндергеч күрешүләрдән, сөйләшүләрдән арынгач.— Ят вәкил киләчәк дигәч, әллә ничегрәк тоелган иде. — Сез көткән бәндә, ят бәндә без үземез буламыз инде, кем әйтмешли... Район культура йорты бу көнне шау итте. Фойелар, тамаша залы гөр килә. Түрдәге ялтыравыклы өстәл гөлләргә күмелгән. Киңәшмә алкышлар белән ачылды. Президиумга түшләрен орденмедальләр бизәгән ветераннар, мактаулы укытучылар, кунаклар күтәрелде. Тантаналы минутлардан соң Мөслимова трибунага чыгып басты. Сәгать ярымга сузылган доклад дәвамында сәгатенә багучылар сизелмәде. Алкышлардан соң сораулар яуды. Җаваплар тапкыр иде. Кызыклы чыгышлар, тәкъдимнәр белән киңәшмәнең беренче көне тәмамланды. Гайнуллин белән Ләйсән больницага барып килделәр. — Габбасов «сират күперен» узган,— диде кыз җиңел сулап. — Рахман Еникеев ни житте хирург кына түгел, доцент кеше. — Рәхмәт аңа. — Анысын үзенә әйтеп җибәрергә кирәктер, иртәгә китә инде ул. Кунак йорты яныннан узабыз түгелме, әйдә, янына кереп чыгыйк. Ул анда хәзер. Ләйсәннең миң тамган бит очлары алланып китте. Бу сөйкемле кунак белән тагын бер очрашырга күңел бик тели, тик... Шул чак аның ■башына кисәктән кызыклы уй килде. — Биредә мин түгел, сез үзегез кунаклар. Вакытыгыз сыйдырса, мин сезне үзебезгә чакырыйм, чәйне бездә эчәрбез. Ләйсәннең тәкъдиме кунаклар күңеленә хуш килде. ♦ Суфия апаның ашы өлгергән, самавары куелган иде. Ләйсәнгә К ашъяулык җәеп кашыклар гына таратасы калган. Табын әзер булгач, ? кыз кече якка апасын чакырырга керсә, ни күрсен, суыткычтан торна ? •борынлы шешә чыгарып ята теге. | — Кире тык,— диде ул апасына ялварып.— Ир-ат алдына хатын-* кыз эчемлек куямыни? Килешми! ♦ Суфия апа аның сүзен колагына да элмәде, алай гына да түгел, < кунаклар ягына шешәсен болгап сөйләнә-сөйләнә узды: — Синнән сорап тордым ди менә, үзем сыйлыйм, рәхмәтен дә үземә £ алам. Кызым саран,— диде, үзе табындашларга күз кысып,— беркем о алдына бернинди шешә куйдыртмас, үзе дә бер тамчы капмас. Ни £ печән ашамый, ни сарыкка ирек бирми, дигәндәй. * ° Шау килеп көлештеләр. « Суфия апа Гайнуллин Сабирҗанны ишетеп тә, күреп тә белә. Ә менә „ Ләйсәннең юка иреннәренә, елмайганда тоташа язган озын керфеклә- =: ренә карангалап алган Казан докторын астан гына сынап утырды. = Чырайга яшь күренсә дә, чигәләре агарган, бу иргә кырык өч-кырык 4 бишләрне шикләнми бирергә була. Күзләре акыллы, хәрәкәтләре салмак, сабыр холыклыдыр. Күңелгә ятмаган җире юк. Ят кунак алдында юашланып калган кызга да караштырып алгалады. Киңәшмәгә барганда салган алкасын яңадан таккан, йөзеген кигән, кашын озайткан, хәерле булсын. Моңарчы исеме-ние чыкмаган кызкайның башы әйләнеп китмәгәе тагын. Сайлаган сазга, тап булган «нигә» дигәндәй. Бу бәндә таз ук түгел түгелен. Әмма шундый чибәр, дәрәҗәле ир шушы яшькә чаклы гаиләсез торамыни?! Менә бит хикмәт кайда. Мөҗәһит дигәне егет килеш тә әллә нишләп китте... Хуҗа апа әнә шулай үзенчә юраштыргалаган арада, кунаклар яратып аш ашадылар, чәй эчтеләр. Башланган күңелле әңгәмә ашъяулык алышынгач та дәвам итте. Ләйсәнгә татар, рус, көнбатыш әдәбияты шактый таныш. Андый кешеләрне тыңлавы күңелле. Рахман—галим кеше, медицина әһеле. Шуның өстенә ана телендә гаҗәп матур сөйләшә. Шулай да сүз аралаш мөрәҗәгать иттем диясе урынга «мөҗәрә- гать», министр урынбасары урынына «министр юлбасары» кебек имгәнгән сүзләр дә ычкынгалады. Хуҗаларның мондый чакта көлмәскә тырышып сүзне икенчегә боруларын сизенгәч, түзмәде, үзе үк елмайды: — Үртәмәгез. Сез әле минем кайчандыр ярым-йорты милләт булып йөргәнемне белмисез. Безнең өебездә татарча аңлашалар иде. Ә мин исә, ул чакта дөнья офык белән чикләнә дип уйлый торган малай, һәр ике телгә дә тиешле игътибар бирмәгәнмен, күрәсең. Аспирант чак иде, Мәскәүдә Куба яшьләре белән очраштык. Алар белән иркенләп испанча аңлашкан бер олы галим, Казан егете икәнлегемне белгәч, искәрмәстән мина минем ана телемдә дәште: аннары аптырап калуымны сизептер, сүзенә ачыклык кертте: — Кеше кайсы гына баскычта тормасын, туган теленең барлыгын тоймаса, башка милләт телләренә игътибарсыз була. Югарырак күтәрелергә омтылган фән кешесе өчен бу зарури,—диде. — Менә шуннан мин телемнең нигез ташы ныклыгына чынлап иман китердем. Гафу итегез, монысы да татарча яңгырамый, ахры. — Кайберәүләргә аңлашыла, иман — гарәпчә ышаныч дигән сүз. Әйбәт сүз. Рахман Ләйсәнгә тагын бер сөеп карады. Ә Ләйсән күңеленнәв инде ничәнче тапкырдыр шуны уйлый торды: бу бит, бу бит мине үлемнән диярлек коткарып калган докторым, әйтимме икән шуны... Кирәкми лә. Бер вакыты, жае чыгар әле. Ул җитдиләнеп китте. Кунакның медицина әһеле булуын искә алып, сүзне шул якка юнәлтте. Доцент моны бик хуп күрде, һәм үзе дә тел очында торган фикерләрен әйтергә ашыкты. — Яхшы әсәрләр укыганда мин шуны тоям, язучы — психолог ул. Латинча рецептлар гына яза белми. Академик Павлов кешеләрне нервларына карап дүрт төргә бүлә: холерик, флегматик, сангвиник һәм меланхоликларга... Язучы да персонажларын әнә шул категорияләр аша тасвирлый булыр. — Монда гаҗәпләнер урын юк.— диде Ләйсән, кунакның якты күзләренә карап.— Сезнең белән язучылар арасында уртаклык бар. Сез, һәр икегез дә, кешеләр яратучы, кешеләрне яхшы анлаучы. Гомер буена кешеләр тормышын җиңеләйтү өчен көрәшәсез. Доктор кеше гомере сагында торучы солдат булса, язучы — кеше күңеленең инженеры. Рахман башта, шәрабтан баш тартып, туры карарга кыймый утырган бу нәзакәтле туташның кыюлана баруын тойды. — Уртаклык бар дисез инде сез. Ләкин бит сәләтле һәр кеше медицина институтына имтихан тота ала һәм биш-алты елдан «кешеләр гомере өчен мәңге көрәшәчәкмен» дип ант бирә, ягъни врач була. Ә бит язучылар мәйданына филология факультетыннан меңгә берәүләр генә күтәрелә. — Бу фикернең асылы сезгә таныш. Сүз медицина өлкәсендә ачыш ясаган галим-табиплар белән кешеләр рухын тәрбияләүче язучылар турында гына бара. Кешеләрне врач әнә шул галимнәрнең гасырлар буена ача килгән дарулары белән шифаласа, без — гади әдәбиятчылар, шул ук гасырлар тудырган язучыларның әсәрләрен бәяләүчеләр, шулар аша яшь буынны тәрбияләүчеләр, дөресрәге, әдипләребездә» калган мирасны һәм бүгенге әдәбиятны халыкка җиткерүче илчеләр. һәр минутын исәпкә алырга күнеккән галим бу юлы сәгатькә карамаска тырышты. Садә күңелле мондый акыллы кыз белән саубуллашырга ашыкмый иде әле ул. — Ләйсән,— диде ул, кызга тагын исеме белән дәшәсе килеп,— әдәбиятка медицина өлкәсеннән килгән язучылардан кемне аеруча яратасыз? — Ак халатын ак кәгазьгә алмаштырган әдипләргә образлар тудыру җиңелрәктер шикелле. Алар аек психологлар. Бар алар. — Шуның өстенә артык реалистлар да. — Чеховны күз алдында тотасыз, әлбәттә. Бер генә хикәясен алыйк. «Милочка»дагы ханым саф күңелле, беркатлы кеше, ә үзе бичара. Кеше дөнья яктысын тоеп рухланырга, яманын күреп гыйбрәтләнергә тиеш. Ә ул шул ике арада адаша. Чөнки ул яхшыны яманнан аера алмый, мөхите тар. — Вересаев? — Викентий Вересаев ул доктор чагында ук кешеләргә, сез әйткәнчә, дөрес диагноз куярга ант иткән. Шуңадыр кешеләрнекенә ген» түгел, үз күңеленә дә чаршау кормый, чөнки кешеләр берсе дә коеп куйган фәрештәдәй саф, Гомердан даһи, «Гали» батырдай пәһлеван түгел. Ул шуны раслый. «Врач язмаларын» гына хәтерлик. Аннан сүз элекке ипи салучы Максим Горький, юрист Гомәр Бәши- ров. шахтер Шәйхи Маннур, журналист Муса Җәлил, кавалерист Бабель, комиссар Шамил Усманов, архитектор Андрей Вознесенский- лар турында барды. Кешене институт кына түгел, ә тумыштан бирелгән •сәләт, аяусыз тырышлык, тормыш язучы ясый икән дигән уртак фикерне расладылар. Саубуллашканда Еникеев Ләйсәнгә өендәге һәм эшендәге телефоннарын әйтте. — Әңгәмәне Казанда дәвам итәрбез дигән өмет бар... Бу затлы ирнең гаиләсе белән чынлап торып кызыксына башлаган ♦ Суфия форсаттан оста файдаланды: ш Шалтыратырмы икән, белмим шул. Минем кызым кемнәрнедер 2 көнләштерергә теләмәс шул. 2 Кунаклар бер-берсенә карашып елмаештылар. — Рахман Харисович — өйләнмәгән, егет кеше. — Алайса, була!.. Ләйсән, күңелендә рәхәт бер талпыну сизсә дә. апасының Сабиржан * абыйсына биргән җавабын өнәмәде: «алайса...» имеш. а Рәхмәт әйтешеп, кул бирешкәндә, ул Еникеевнең кайнар учын о тойды. Чынлап та, Рахман кыз белән күңеленнән сөенеп саубуллашты. “ Урамга чыккач, ул Гайнуллинга да сак кына шуны әйтеп куйды: п — Мине бу кыз белән таныштыруыгыз өчен рәхмәт. ® — Сез инде аның белән таныштым дип уйлыйсызмыни? — Аңламыйм? Сез Ләйсәнне яхшы беләсезме? о — Ике соравыгызга бер җавап: җилгә сыгылмый, кыраудан йоел- £ елый торган кыр чәчәге ул. Тигәнәк сыман... - — Алайса, теләсә кем өзә торган түгел. — Әйе, сәламәт куллар, тәвәккәл йөрәкләр генә үрелә андыйга! Бер айдан Габбасов терелеп эшкә чыкты. Атналар буена ташпулатта аунау уен түгел шул. Агарып, суырылып калган Авырудан соң кеше сабый сыман көйсезләнүчән була, диләр. Дөрестер, менә ничә көн рәттән инде ул кара коелып йөри. Бүлмәсенә әле методика кабинеты мөдирен, әле Әкбәрованы чакыра. Башкалар Әкбәрованың үзәк кабинетта сәгатьләр буе утыруын өнәп бетермиләр. Ләйсән елмая гына, «шикле генә чикмән бөркәнә» диләр, гөнаһсыз-нисез юрапюранып утырмагыз ла, ди ул. Ә үзе муеннан эшкә чумган. Министрлыктан формалар белән генә йөртелә торган әллә никадәр кәгазь килгән. Ничә укытучы, күпмесе югары белемле, ничә укучы, кайсы милләттән һәм башкалар, һәм башкалар. Аннан соң ул шул кәгазьләрне тутыргач, хисап бирү өчен Казанга барачак. Туганнары белән күрешәчәк, Сабир- җан абыйсы янына кереп чыгачак, киңәшәчәк. Бәлки, бәлки күңелне алгысыткан теге телефоннар санын да җыяр... Шул минутта аның битләре кызышып китте. Юктыр, кыюлыгы җитмәс монысына. Аңа шалтыратып сәлам бирү һавада очып барган кошка кул болгап калу белән бер. Габбасов турсайган, күз кабаклары кабарган. Әллә сырхавы яңарамы икән,— дип куйды кыз аңа карап. Ләкин мөдир аның кызгануына бүген бер дә мохтаҗ түгел иде. _ Сезнең белән сөйләшәсе бар, Мөслимова.—диде ул.—Сорауларыгызны. аңлатмаларыгызны соңыннан бирерсез. Ләйсәннең бу кысыр кисәтүгә хәтере калды аның беркайчан да каршында сөйләшеп утыручының сүзен бүлдергәне юк. «Кешеләрне игътибар белән тыңлый белү үзе бер сәләт»,—дигән Сократ. — Мин моңарчы сезнең бар эшләрегезгә дә — яхшысына да, уртачасына да әйбәт тамга куеп килдем Ләкин дә соңгы вакытларда эшегез ифрат дәрәҗәдә сүлпәнләнде. Менә ел ярым инде аппаратка •өстегездән языптыр, шалтыратыптыр торалар. Ләйсәнмен иреннәре шәмәхәләнде, кашлары кушылды. Директор Җәләлов белән Сәкинә Галимова әмәлләгән уйдырмалардыр бу, дип уйлады ул эченнән. — Ә нигә мине ул хатлар белән таныштырып бармыйсыз? Ялгышсам, төзәтер, нахак яксалар — яклар идегез. Сез бит житәкче... Соңгы сүзләрне ишеткәч, мөдир бер мәлгә йомшарып киткәндәй булды. Әмма әлеге кырыслыгыннан чигенергә теләмәде: — Ялганга саналган һәр язмада өлешчә дөреслек тә була. — Шул өлешләрне җыеп зуррак нәтиҗәләр ясарга җыенмыйсыздыр ич? — Нәтиҗәләр чыгарырга сез үзегез дә бик остарып барасыз. Мәсәлән, Шәмдәл урта мәктәбен тикшердегезме? — Тикшерү акты өстәлегездә. Мөдир телен чатлатып куйды. — Больницага кеше үләргә керми... Мине көтмәгәнсез, диюем. Инспектор йомры иңбашларын кузгатып куйды: — Сез савыгып чыкканчы эшләрне бераз җиңеләйтим дидем. — Катлауландыргансыз гына сез аны. Язган актыгызга таянсаң, директор Җәләловны эштән алырга кирәк. — Анысы безнең уртак эш. — Күп нәрсәләрне уртаклый башладыгыз сез, иптәш Мөслимова. Беренчедән, укыту-тәрбия эшләрен тикшерә башларга иртәрәк әле. Уку елы башы гына. Икенчедән, яңа программага күчеш чоры. Бәхәсле, кыен мәсьәлә хәл ителә. Яңалык ул — яңа кар кебек: бүген ява, иртәгә эри. Әнә шулай яваява, эри-эри генә иңә ул тормышка. Өченчедән, ул мәктәптә шунда туып үсеп, гомергә шунда төпләнгән йортлы-Җирле укытучылар эшли. Менә шуларның көен табып эшләргә гайрәтле директор кирәк. Җәләлов шундый. Кемнәрнеңдер йөрәгенә сары май булып ятмый икән — анда безнең эшебез юк. Мин андый директорны аяз көнне кулыма шәм тотып түгел, прожектор яндырып эзләсәм дә таба алмыйм. Вот так!.. Менә синең шундый дуамал нәтиҗәләрең аркасында туган чуалчыкларны без бүген җыелыш җыеп тикшерергә булдык. Бер сәгатьтән — барыгыз да минем кабинетка! Ләйсән Габбасов яныннан чыккач китапханәгә күтәрелде. Өстәлдә яткан журналга иелеп яңагына таянды. Үзе укыганга сабышты, ә уйлары аны Шәмдәл мәктәбенә алып киттеләр. Былтыргы тикшерү вакытында анда яңа программа буенча укытуга искитмәс караш сизелде. Директор горбиянланган, коллектив фикере белән исәпләшми башлаган иде. Ләйсән, быел яңа уку елы башлану белән, дүрт укытучыдан торган комиссия төзеп, тагын шул якка юнәлде. Ә директор Җәләлов исә аларны, вакытсыз килеп йөдәткән әрсез кунакларны каршылагандай, эреләнеп кенә кабул итте. Чөнки ул шактый еллар уңган җитәкчеләрдән саналып килә. Үзен районның иң шәп укытучысы итеп хис итә. Моңа азмы-күпме җирлек тә бар. Ул институт эскәмиясеннән генә торып әзер постка баскан җитәкче түгел. Элекке фронтовик. Польша туфрагына каны аккан. Демобилизацияләнгәч погоннарын салу белән физкультура укыта. Техникумны да, институтны да читтән торып тәмамлый. Аннан соң — укыту бүлеге мөдире. Менә ун еллап инде директор булып тора. Бу дәрәҗәгә ул тормышның ачысын- 1 өчесен татып, үз тырышлыгы белән ирешкән кеше. Хуҗалык белән оста идарә итә. Яна мәктәп салдырды. Аның каршында кичке урта мәктәп ачылды. Мәктәп тирәли гөлбакча шаулап утыра. Түшендә — мәгариф отличнигы значогы. Үзен илчелек вәкилләредәй төз, вәкарьле тота белә. Елмайганда да күзләре уяу аның. Дәрәҗәсенең ныклыгына ышана. Берәүләрнең кичергән авырлыклары яки үзен данга күмгән шатлыклары, тырышлык бәрабәренә килгән җиңүләре аны киң күңелле, хөрмәтле кешегә әверелдерсә, икенчеләрне — гади кешеләрдән аера. Юл биргәннәрне сәламләп, каршы килгәннәрне таптап уза башлый андыилар. Мондый кеше әйләнә-тирәдәгеләрен кимсетә, шәхси каршылык уята. Иптәш Җәләлов соңгы вакытларда әнә шул тайгак юлга баскан. Аны бөтенләй үк абындырмас өчен ипләп кенә читкәрәк чыгарып куярга, постыннан вакытлыча азат итәргә кирәк иде. Инспекторлар шундый карарга килде. Мөдир Габбасов тикшерү комиссиясенең бу ♦ тәкъдименә кушылмады: «Үзсүзлерәк кыз булып чыкты ла бу Мөслимова... Миннән узыбрак эшли башлады», дип уйлады ул. Киңәшмәнең максаты — киресенчә, Җәләловны түгел, инспектор Мөслимованың үзен «читкәрәк чыгарып кую» иде. Мөдир урыныннан торды, тамырлары бүрткән ябык куллары белән өстәлгә таянды: — Иптәшләр,— диде ул,— көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: инспектор Мөслимова Ләйсән Гәрәевна өстеннән килгән жалобаларны тикшерү. Үзе Мөслимова ягына карарга кыймады. Инспекторның сиземләвенчә, бу гаугалы киңәшмәне кемнәрдер мәҗбүр итеп кенә оештырганнар түгелме икән? Маһибә атылып торып басты. Кечкенә буйлы, тутлырак чырайлы бу ханым сүзгә оста, җыелыш карарларын гел аңардан укыталар. Бу юлы да ул каушамый-нивми сүзне дилбегәсеннән тотып башлады: — Яшерен-батырын түгел, дуслар, иптәш Мөслимованың үз сүзен генә санга санаучы, хәйләкәр һәм иптәшләреннән һәрчак бер башка олырак булырга тырышуын мин, безнең аппараттагылар күптән беләбез. Аның бу сыйфатларын раслаучы хатлар кулга төшкәч, мин моңа тагын бер мәртәбә ышандым. — Менә бу хатны укыганда,— диде ул, учында йомарлап таушал дырган кәгазьне селкеп,— йөрәкләрем әллә нишләп китте. .Менә дигән отличник директор Җәләловны эшеннән куарга, дигән карар әвәлә- мәкче булган. Нәтиҗәсе нәрсә белән беткәнен соңыннан ишетерсез... ” ” Азгын укытучылар саналган __ _,„т _______ ________г . __ инспекторыгыз үзе дә шундыйрак нәрсә, ахры», дип язганнар авылдашлары. Чөнки сез, иптәш Мөслимова, аларны акылга утыртып кайтасы урында, үзегез дә алар компаниясенә кушылып, төне буе җырлашып, күңел ачып утыргансыз. Соңыннан, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, үзләрен мактап газетага яздыгыз. Монысының да нәтиҗәсе аянычлы. Соңыннан... Өченче \ат — Сарсаздан,— дип, икенче як кесәсеннән тагын бер табак кәгазь тартып чыгарды Маһибә. Дерелдәгән куллары белән күзенә үк якын китереп укый да башлады: «Бу хатны аноним хат итеп кабул итмәгез. Имзабызны куярга шикләндек. Әгәр дә мәгәр хат Мөслимова кулына төшә икән, бетте баш. Бәлки ялгызак яшәгәнгә ул шулай кешеләр яратмыйдыр...» Маһибә тотлыгып калды һәм хатны укудан тукталмакчы иде, иреннәрен бөрештереп ачуташ капкандагыдай утырган ярсулы Ләйсән телгә килде: __ Укытучы кеше хатына охшамаган бу, соңгы җөмләсенә кадәр укып бетерегез! _ «Кияүгә чыкмаган кызлар шулай усал булалар инде, ләкин ул үзенең нинди постта утырганын беләме икән?..» ДИЛӘРӘ ЗӨБӘЕРОВА ф КЫР ЧӘЧӘГЕ Икенче хатны Каенсудан салганнар. «Җәмилә белән Кифаяне тикшерергә килгән Әлеге сүзләр Ләйсәнгә ядрә булып атылдылар. Йөрәге урыныннан купкандай сулыгып алды, йөзе киндердәй агарды. Кан йөреше үзгәрүенә бераз түзеп торды да, үзенең чынлап та инде утыздан узганын исенә төшерде. Аның яшьтәшләре барысы да диярлек тормышта инде. Ә ул, ә ул... нигә һаман ялгыз соң әле? Кеше карамастай ямьсез дә, кеше ярата алмастай җансыз да түгел ләбаса. Булдылар. Аңа караучылар да, яратучылар да булды. Әнә шулар- ның берсенә пар була алмавына бары «ул» гына гаепле. Ә бит ышанган иде ул аңа, вәгъдәләшкән иде ул аның белән. Соңгы саубуллашулары да хәтердә. Мартның сигезе иде. Хатын-кызлар яшәрә торган көн. Ул, йөз чакрым ара үтеп, Ләйсәнне бәйрәм белән тәбрикләргә килде. — Арлы-бирле киләп салудан ардым. Соңгы килүем икәнен бел,— диде егет, кызның салкыннан кызарган колак яфракларына җылы сулышын өреп.— Нишлибез? Бар, кереп ят. Уйлан. Кара аны, иртәгә беретка кимә, шәл урап чык. Егетләр авызыннан берәүгә генә ычкына торган тәкъдим бу. Ул аның кайчан да булса бер әйтеләчәгенә ышана, көтә иде инде. Тик менә, сөйгәне алдында каушауданмы, әллә басынкы булырга тырышыпмы, барысын да кыз хөкеменә куеп торган тыңлаучан егетнең болай дуамал кыюланып китүенә аптырады ул. — Нигә шулай ашыктырасың, синнән башка беркемем юклыгын, булмаячагын да беләсең ич инде, ышан миңа... Ләйсән боларны чын йөрәгеннән кабына язып әйтте. Беренче мәртәбә үбешкән, үз күргән егете иде аның Мөжәһите. Яна ел кичәсендә булды бу хәл. Алар, бии-бии башлары әйләнгәч, ■фойега чыктылар. Анда беркем дә юк, барысы да залда, дөньяларын онытып вальс әйләнәләр иде. Шул чак Мөҗәһит як-ягына күз ташлады да, кызны күкрәгенә кысып, иреннәренә үрелде. Менә шул кичәдән бирле инде кыз егетне үз итеп, аннан оялып, үзен аныкы санап йөри Егет узгынчы түгел. Алар бер-берсен инде алты ел буена беләләр. Институтлары аерым булса да, бер чорда укыдылар. Җәйге-кышкы сессияләр аларны очраштыра торды. Егет, диплом алганчы ук, туган колхозында инженер булып эшли иде инде. Кыз да, институт тәмамладым дип, моңарчы әллә кая үрелмәде, шул ук мәктәбендә укыта торды, тик күрешүләр сирәкләнә барды. Күрше районнарда гына яшәсәләр дә, эш кешеләренә гел очрашып тору тәтеми иде. Ике йөрәкне баглаган мәхәббәт җепләренең өзелмәслегенә артык ышана иде Ләйсән. Мөҗәһит аны беркайчан да рәнҗетмәде, оялтмады. Кайбер кызлар егетләре турында ни генә сөйләмиләр. Имеш, ул «тегендирәк, мондый- рак» Мине дә сынамакчы иде дә. көрәшеп кенә җиңдем, дип мактаналар. Ләйсәнне беркем дә алай сынаштырганы юк әле. Мөҗәһит — инсафлы егет. Чөнки ярата ул Ләйсәнне. Ләйсәннең моңа ышанмаска хакы юк. Акыллы егетнең сөйгән кызын, җиляңгыр тидерми, киләчәге өчен саклаганын белә ул. Мөҗәһит шундый булырга тиеш... Әмма ир-атның күңелендә иярләгән ат ятар дигән мәкальнең мәгънәсенә ул соңрак төшенде. Бу вакытта чибәр инженерның күңелен тагын берәү били башлаган иде шул инде. Егет ул сылуны клубка чыкса да күрә, урамда да очрата тора, юк сәбәпне бар итеп ул эшли торган медпунктка да сугылгалый. Яна сылу Ләйсәнгә караганда күндәмрәк күренә. Тавышы йомшак, хәрәкәтләре салмак. Нәрсә әйтер икән дип, егетнең авызына гына карап тора. Куллары күпереп пешкән кабартмадай җылы. Кыскасы, кызыйның нәкъ пешеп-өлгереп җиткән чагы. Тәҗрибәсе аз. Мондыйлар ирләренә баш иючән, санлап кына торучан •булалар, имеш. Март башлары иде. Егет ике юл чатында калды: кайсы якка юырттырырга икән шул күңел сараендагы иярле атны? Ләйсән тарафларынамы, әллә күрше йортка гынамы?.. Бу юлы Ләйсән җиңде. «Ләйсән!.. Пакьлыгына ышансам да, чаялыгыңнан шикләнәм. Шулай да. үкенечтә калганчы, тагын бер күреп кайтыйм, йөрәк кылларыңны тартыйм әле. Әгәр дә күзләремне йомып тәкъдим ясасам. » Әнә шундый җилбәзәк уйлар гына алып килгән иде аны бу юлы Ләшәүгә. Әмма ул аннан үзгәреп кайтты. Икеле-микелегеннән айныды. * -Атна буена клубка чыкмады. Күршедәге сылуның ялынып төбәлгән £ өметле карашларын күрмәмешкә салышты. Ә бер айдан Ләйсәннән кайтарма адресы үзгә булган хат килеп ? төште. а. Ләйсән яңа эшкә күчәчәген Мөҗәһитенә хәбәр итәргә ашыкма- * ган иде. < «Үзенә калса яңалык ясамакчыдыр. Көтмәгәндә генә менә шулай < үстереп җибәрделәр әле дип, бәясен күтәрмәкче булгандыр. Яратсаң, “ якын итсәң, яныма күчеп кил диюедер». Хаттагы юл араларыннан әнә - шул ишарәләрне укыды егет. Аннан соң башын кушучлап утырды- “ утырды да буфеттагы графинга үрелде. Бер рюмканы тутырып аракы йотты. Тәэсирен сизмәде, икенчесенә сузылды... Өченчесе дә юатмады. ® Киресенчә, ачуы гына кабарды аның. һы.. Башлык буласы килгән. о Дан ярата икән. Ничек мин элегрәк аның бу гадәтләрен сизмәгәнмен. =- Хәер, чаялыгы, үзе артыннан ияртергә теләве, өстен буласы килүе бар иде аның барын. Хәзер нишләргә? Үзенә үпкәләсенме әллә?! Үзенә!!! s Ул кызган баш белән чөйдән бүреген алды, иңенә пальтосын салды. =* Урамга чыкты. Язгы тамчылар тыпылдый иде. Тамчы? Түгелдер, яңгыр бу. Ләйсән яңгыры диләр беренче яңгырны. Егет бер мәлгә капка төбендә таптанып торды: Ләйсән яңгыры, имеш. Әллә «әүлиялыгы» I бармы? Минем кая юл тотканымны сизенәме? Әллә аның үкенечле. үпкә яшьләре шулай тамчы булып тамалармы? Мин бит, мин бит инде аның ягында идем... Ә ул... Ләкин Мөҗаһит бу минутта үз хисләренә үзе хуҗа түгел иде инде. Шешә пары аны күрше йортка өндәде. Шушы ук төнне ул, ниһаять үзенең татлы да, оятлы да булган яшерен максатына иреште.. Егетнең көтмәгәндә өйләнгәнен ишеткәч, Ләйсән бик гарьләнде, әмма сер бирмәде. Урамга чыгып тамчыга кушылып түгел, кешеләрдән качып, чигешле мендәрен кочаклап үкседе: — Йа дөнья, нигә син адәм балаларының язмышы белән шулай I шаярасың?! Ул бит минеке, бары минеке генә булырга тиеш иде! Тыштан ялтыраса да, эче тулы хәйлә, ялган булган икән, хыянәтче! Я. пигә кирәк булды мине шул кадәр газапларга, алдап, ышандырып йөрергә?! Я. ни зарарым тиде минем сиңа, әйт?! Саф күңелле солдаткалар кебек тугрылыклы идем мин сиңа. Я, хәзер башкаларның тасма телләренә ничек ышаныйм инде мин?! Ышанмады башкаларга Ләйсән. Ул аларның яратырга маташуларыннан киная белән көлде: — Ышан егетләргә! — диде ул, матур башын югары чөеп.— Мәхәббәт көенә сайраучыларның нинди кош икәнлекләрен таныйм инде мин. Юк юк, Ләйсән бичара түгел һәм ялгызак калганына да үкен мәячәк’ Тик кемнәрдер генә йөрәктәге шул җәрәхәтсез сызлавыкка орынмасыннар иде. Кыз килеш, пакь җанлы, кешелекле кеше булып картайган күпләрне белә ул. Юк, юк, алар сугыш кәсафәте тиеп, ирексездән чәчәк атмый, чәчәк коймый шиңгән иясез гөлләр генә түгел, алар артык горур җанлы сак кызлар. Ә ул андыймы? Түгел. Ул алар алдында баш июче генә. Аның күңеленә тамыр җәйгән берәү бар. Ул бар. Рахман абыйсы бар. Ләкин ул үзенең бу садә хисләрен шундый ерак яшергән ки, еш кына үзе дә җепнең очына чыга алмый аптырап кала. Нигә ул бүген шундый шат әле, нигә ул бүген шулай дәртләнеп эшләде әле... Ә-ә-ә, ул бүген аны төшендә күрде. Имеш, Ләйсән авырып егылган да аны больницага салганнар. Ярдәмгә доктор Еникеев килгән. — Ләйсән, Ләйсән, шундый тере кыз, шундый сак кыз. Сез дә авырый беләсезмени?! Ул төшен өненә юрарга тырышты... Ул бүгенге газапларына дару эзләми, ул беркемнән дә ярдәм сорап ялвармас. Мине нахакка, гөнаһ- сызга кыйнадылар дигән рәнҗеш ишеттермәс. Вакыт—барлык авыруларга да дәва, дигәннәр. Шул чак... Тирә-ягына каранды. Бу вакытта Маһибә әлеге хатларны укып бетерә иде инде. Кем сүз ала дигән сорауга тагын сискәнеп китте. Моны мөдир түгел, укытучыларның профсоюз райкомы председателе әйтте. Инспектор җыйнак, матур башын күтәреп иптәшләренә карап алды. Берсе башын аска игән. Ул бу көтелмәгән вакыйгадан аптырап калган һәм әлеге чыгыш ясаучыдан чиркангандай йөзен сыткан. Бухгалтерның урыны буш. Ялда шул ул. Сәфәр абыйның элекке дусты Мәсгуть абый сирәк әйтә, әйтсә берәгәйле әйтә. Кем белә, бәлки аның юклыгыннан файдаланганнардыр бүген. Каршыда урындык култыксасын сыпыргалап Әкбәрова утыра. Сүз алырга җыенуыдыр. Соңгы вакытларда Ләйсән нигәдер аны үз күрә башлаган иде. Ул август киңәшмәсендә ясаган докладында фамилиясен атамый гына Әкбәрованы чеметеп алды, алай гына да түгел, йомшак кына җәеп катыга яткырды. Ә методист исә, моны ишетмәмешкә салышса да, эшен көйгә салды. Авылларга чыгып кергәләде. Моңарчы бик санга сугарга теләмәгән инспектор белән киңәшә һәм үзе дә аңа «акыл бирә» башлады. Ләйсәнне Шәмдәл мәктәбенә озатканда хәтәр кешелекле булып тоелды: — Директор Жәләлов белән сак кылан, каты орынма, хәсрәтле чагы, хатынында яман шеш бугай дигән сүз йөри. — Мөдирнең соңгы көннәрдә кәефсез йөрүенә эчең пошмасын,— диде ул, бер көнне кабинетта икәүдән икәү генә калгач,— синең киңәшмәдәге докладыңны мактадык без аңа. Ир халкын белмисең шул әле син, алар хатынкыздан да болайрак көнчеләр... Ләйсән шулай фараз кылып утырган арада, Әкбәрова торып басарга өлгергән иде инде. Инспектор аның кыяфәтенә күз салу белән барысын да аңлады, ал пудрасын ягынып, иреннәрен иннекләсә дә, зәһәрләнгән чакта бу чибәр хатын күңел кайткыч булып ямьсезләнә икән. — .Мин Фәйрушинаның сүзләрен дәвам итәм,— дип башлады сүзен,— Инспектор Мөслимованың сайсызлыгы, кешеләрне аңламавы аркасында килеп чыккан нәтиҗәләрне саныйм. Беренчедән, инспекторның фронталь тикшерү нәтиҗәләрен тыңлаган көнне иң яхшы директорыбыз иптәш Жәләлов йөрәген тотып ауган. Врач белешмәсе бар. Миндә ул. Икенчедән, иптәш Мөслимова мактап кайткан Каенсу кызы Кифая Мөлекованың икенче өлкәгә күчеп китү сәбәбен әйтергә тел әйләнми — ир-ат бар. Укытучы кеше бөтен мәктәп йөзенә кара якты. Ләйсән сискәнеп китте. Бу сүзләр аның тез буыннарына чаклы йөгерде. Көзән җыергандай тартылып куйды. Я, нәрсәләр ишетәсең, газиз башым? Төшемме-өнемме бу? Ул атсыз бармагындагы йөзеген кымшатып куйды. Өнем! Абау, аның мондый ямьсез гайбәтле киңәшмәдә дә утырганы юк иде әле. Кайчан гына шушы ук кабинетта бер пенсионер укытучының сиксән яшен билгеләп үттеләр алар. Шушы ук кешеләрнең изге теләкләреннән башы әйлән- rJuo галлим агай түзмәде, яшьләре сакалына тамды. Әле кайчан а, моннан нибары ике генә ел элек, шушы ук бүлмәдә өч кешегә 1 тариф отличнигы значогы тапшырылды. Аларнын берсе Ләйсәнгә иде. Кешеләргә медальләрне, орденнарны, гадәттә, илледә, алтмышта, җитмештә тагалар,—диде тәбрикләү өчен Казаннан үзе килгән кадрлар бүлеге мөдире.— Ә без сезгә аны өч дистәгез тулганда ук тап- ♦ шырыик әле. Кеше үз сәләтен үз вакытында тоеп, хезмәт җимешен үз £ вакытында татып калсын. 2 Әле канчан гына Әкбәрова Ләйсәнне өйләренә озата килде, бер- 2 гәләп чәй эчтеләр. Ләйсән сүз арасында Җәләевнең авырып торганын & әйтте. 1 — Иркәлектер,— диде Әкбәрова елмаеп.— начальниклар отставкага ф чыккач чирләштерә башлый бит. — Дөрес,— диде ана Ләйсән,— бәйге атыдай гел ашкынып-чабып a эшләгән куәтле кешеләргә тормышның салмак агымына кушылуы ° кыен... J; Шушы кеше, кайчан гына әле авыру Җәләевнең гайбәтенә төшкән, 2 хатын аерган кешегә кыз килеш кияүгә чыккан Каенсу кызы Кифаяны © яклашкан кеше, касәсен өрә-өрә, Ләйсәннең кайнар чәен мактал утыр- " ган кеше бүген ни сөйли. Мостай Кәримнең андыйларны чага торган ° бер шигыре хәтеренә төште: « ч Елан зәһәр булыр өчен агу эчми. Алсу чәчәкләрне сыгып агу эшли. Сине мактап тәмли-тәмли ширбәт эчкән. Бу, мөгаен, бал кортыдыр,— димә эчтән Үз уйларына чумган Ләйсән җыелышның соңгы өлешләрен аз хәтерли. Әлеге ике хатын салган чүпрәдән күпергән киңәшмә аның җанын кыйнады, күңелендә әлеге иптәшләренә булган җылы хисләрен суытты. Район укытучыларының профсоюз комитеты председателе нәтиҗә ясардай төпле фикер әйтә алмады, әмма мөдирнең тел төбен бик яхшы төшенде Ләйсән. «Инспекторның сонгы айларда сүлпән эшли башлавы иптәшнең аспирантурага хәзерләнүеннән киләдер (кайдан белгән әле ул аны?). Бәлки ана шартлар җитмидер, аппарат кысандыр». Димәк. Габбасов Мөслимованың гариза язып, шау-шусыз гына эштән үзе китүен тели... Ләйсән ишек катында утыра иде. Җыелыш гүләп үтүгә бусагага атылды. Ләкин аяклар, төшендә каядыр ашыкканда артка сөйрәп интектергәндәй, авырайганнар. Ул чайкала язып калды. Кесәсеннән калтырана-калтырана ачкыч чыгарды. Кабинетына кереп бикләнде һәм чуар тышлы журналлар яткан өстәленә капланып еларга тотынды. Ишеккә орындылар. Кактылар. Дөбердәттеләр. Ләйсән күтәрелмәде. Аның сыгылып чыккан күз яшьләрен һичкем күрергә тиеш түгел. Ләкин ачкыч яраттылар. Берәү атлап керде дә шым гына чождырдатып чөйдәге плащын алып чыгып китте. Атлавы, мыштым хәрәкәтләре аныкы — әлеге дәгъвалы хатларны куертучы Әкбәрованыкы иде. Аның артыннан башкаларның да керүе мөмкин. Туй үткәч дөмбергә дигәндәй, юатмакчы булырлар. Кирәкми. Кирәкми... Ул җәһәт кенә башын күтәрде, өстәл тартмасында яткан көзге кыйпылчыгын алып каршындагы каләмнәр вазасына сөяде. Күзләре җилсенгән, йөзе бик а, «к У > № 12. нык үзгәргән иде аның. Батист кулъяулыгының очын бөтергәләп күз төпләрен, борын очларын пудралагандай итте дә, ачкычын ишектә калдырып, акрын гына урамга чыкты. Таныш-белешләр очрый калса күрмәмешкә салышу өчен, башын югары күтәреп, билгесез бер ноктага текәлгәндәй атлый бирде. Өйгә кайтып кергәч, күңел тагын да әрнебрәк сулыкты. Ичмасам, Суфия апасы да өйдә юк чак. Я, хәзер нишләргә? Ул туфлнсын салып атты да, өс-башын алыш- тырмыйнитми, түргә узды. Күз кырые белән генә өстәлдә яткан китапка карап алды. Мавыгып укый башлаган иде ул аны. Америка язучысыныкы. Очучылар, очыртучылар тормышыннан. Башларын диванага салган хәйләкәр кешеләрнең эчке дөньялары шәп ачылган. Ләкин ул китапка үрелмәде. Телевизор кашагасын ачты, кабызмады. Чәйнегенә су тутырды, утка утыртмады. Суыткыч янына килде, ак киштәсендә тәгәрәп яткан бердәнбер алманы алды, тешләмәде. Нишләргә икән? Тахтасына янтаеп, башын чиккән тышлы мендәрчеккә салды да, рәнҗешле күзләрен түшәмгә текәп, унга калды. Күңелне тырмап торган әлеге сорау ырмаулы койрыклары белән тагын алга килеп басты: — Нишләргә?.. Ишек кактылар .. Бераздан ул тагын кабатланды: тук-тук... Кем булуы мөмкин? Хәлсез генә тавыш белән рөхсәт бирде: — Керегез. Үрелеп караса, аптырап китте. Бусагада Мәйсәрә апа. һы, Мәйсәрә апа!.. Ул сикереп торды. Исәнләшәсе урында, алар бер-берсенә моңсу гына карашып алдылар. Мәйсәрә апа гадәтенчә киенгән. Затлы соры күлмәктән. Таушалмаган туфлилардан. — Узыгыз, Мәйсәрә апа. Мәйсәрә апа күрше урамда яши. Райүзәк мәктәбендә химия укыта. Күп белә, аз сөйли диләр аның турында. Менә шул Мәйсәрә апа бүген аның фатирына килгән. Чакырып та түгел, йомыш белән дә түгел, башны кая куярга белмәгән чакта иптәш булып килгән... Ләйсән моның шулай икәнен күңеле, жаны белән сизде. Кунак әле генә Ләйсән аунаган тахтаның читенә килеп утырды, һәм күзләрен тагын аңа борды. Көтмәгәндә пәйда булган кеше алдында каушап калган Ләйсән кече яктан түгә-чәчә ике пыяла кофе күтәреп чыкты. Кунак исә кофены бер-ике йотты да кызга күтәрелеп карады. — Кеше ике нәрсәнең кадерен: икмәк һәм үз кадерен белергә тиеш. Үзен дөрес бәяләгәннәр — егылмыйлар, абынганда еламыйлар. Тор, чәчләреңне рәтлә. Эшеңә утыр. Бүгенге эшеңне иртәгәгә калдырма. Кар явуы бар. Ләйсән кунакны озаткач көзге каршына басты да яңгырлы кояш чыккандай яшьле күзләре белән елмаеп куйды: дөньяда дөреслек сагында торучы зур гаскәр бар бит. Шуның бер вәкиле булып китте бит әле аның янында. Ул арада күңелне берничә сәгать элек кенә гөжләп узган жыелыш болыты тагын сарды. Ул шунда ук, тәмәкече төтен кугандай, куллары белән ишарәләп алды. Кирәкми, кирәкми, хәзергә ул жыелышны күэ алдына китермәскә, китермәскә... Йокларга яткач, Ләйсән мендәрен күтәребрәк куйды. Монда да баш югарырак торсын әле. Нәрсә диләр, иелгән башны кылыч кыймый, иелгән баш кояш нурын да тоймый, диләрме?.. дылар”СӘН У КЫТУ ЧЫ ®УЛЫП якадан мәктәпкә кайтты. Дөресрәге, кайтарХәзергә райүзәктә укытып тор, яңа уку елы башыннан үзең . 'теләгән мәктәпне сайларсың,— дип куярга да җөрьәт итте мөдир, ләкин артык үз күрми иде лә ул бу мәктәпне. Сәфәр абый әйтмешли, £ үрнәге бар, гыйбрәте юк. Инспектор чакта ул монда сирәк килә, аның g үзен дә кайберәүләр бик «хуш киләсең»ләп каршыламыйлар иде. =” ■Әмма приказны кулга алгач, икеләнүләр бетте. Хәерсезрәк саналган = һәр адымның бер уңай ягы була, диләр. Бәлки... 2 Ияген ими генә исәнләшкәнгәме, сәламен җиңелчәрәк кабул итте- ♦ ләр сыман тоелды аңа. Хәтта астан гына карап алган берсенең «куласа, < әйләнә дә бер баса, син дә безнең рельска бастыңмы?» дигән карашын в тотып алды. ° Аның моңа бер дә исе китмәде. Пальтосын чөйгә элде дә стенадагы ы расписаниегә борылды. Ләйсәннең күзләре стенада булса, кайберәү- 2 ләрнеке аның тышкы кабыгында иде. ® «Матур киенеп, чәчләремне ясап барыйм әле,— диде ул үз-үзенә.— п Яшерергә тырышсам да, кәефемнең китек чагы, күңеленә хуш килгән 2 затлы кием рухны күтәрешә, күңелдә бәйрәм хисе уята». Шкафтан кершәндәй ак кофтасын алды һәм көзге каршына басып 5 түшенә куеп карады. Ярый бу. Тик изүе, җиң очлары гына челтәрле. 5 күпереп тормас микән?.. Ләкин килешле көрән костюм аларны каплый төште. Ялгышмаган Ләйсән, кемдә нинди яңа фасон күрсә, иртәгесен шундыйны киеп килә торган Марсельеза күзләре белән Ләйсәннең кофтасын өтеп алды. «Исемең җисеменә туры килми,—дип шаярта иде бу кызны Ләйсән инспектор чагында.— Үзең балаларга Каюм Насыйрины, Тукайны тәкърарлыйсын,. ә исемең французский, туфлиын чешский, күлмәгең болгарский». Тегесе дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел: «француженка татар баласына Тукай иҗатын өйрәтә икән, бу нәрсәдер сөйли», янәсе. Ләйсән, аның игътибарыннан читләшергә теләп, сәгатенә күз салды: вакыт җиткән икән. Дәрес әйбәт үтте. Балалар арасында барысын да онытасың. Күңелләре күшекмәгән, хисләре саф аларның. Ләйсән дәрестән кайтып тамак ялгаган арада телефончы кыз кагылып китте. Ләшәүдән директор Рәхмәтулла абзый шалтыраткан. Шушы кыз аша аңа «хәл итәрбез» сүзенең мәгънәсен үзе төшенсен» дигән шартлы хәбәр җиткерергә кушкан. Берчак Ләйсән «мөмкинлек туса. Ләшәүгә кире кайтыр идем, райүзәктә рус телен генә укытыр мөмкинлек бар, минем татар әдәбиятын укытасым килә» дигәнрәк сүз ычкындырган иде шул. Искә алган. Рәхмәт, рәхмәт Рәхмәтулла абыйга. Ләйсән аңа шалтыратып тормас, чыбыктан аңлашу — елга аша сөйләшү белән бер. Ул аңа әйбәтләп хат язар. Ә берничә көннән соң Ләйсәнне райкомга чакырып алдылар. Кабул «тү бүлмәсендә ул Ләшәү егете — үзенең укучысы Миргасыйм белән очрашты. Биредә эшли икән _ Ләйсән апа,—диде егет, урындыгыннан сикереп торып,— утыра торыгыз. Мин хәзер...—Үзе секретарь бүлмәсенә атылды һәм шул минутта ук ялт әйләнеп тә чыкты — Керегез, апа, ул сезне көтә. *Т» хәрефе ясап кушылган нке озынча өстәлле иркен кабинетта аны беренче секретарь аягүрә басып каршылады. Елмаеп, әтисенең исемен кушып дәште. Кызның эченә тагын җылы керде. Күнелсез киңәшмәдән соң һәртөрле шалтыратулар, чакыртып алулар һаман шөбһәләндерә бит әле. — Сез яңа эшкә күчкәнсез икән?!—диде секретарь җитди итеп. — Күчмәдем, элекке эшемә кире кайттым. — Күчешме, кире кайтышмы, анысы барыбер: әмма андый чакта безнең белән киңәшергә кирәк иде. Сез бит җаваплы эш башкарган кеше. — Шулай кирәк булган икән... — Сәбәбе? — Үзем теләгән атлы булып гариза язып киттем. — Анысын да ишеттек.— диде секретарь, яңача салынган бинаның тоташ стенасын хасил иткән тәрәзәгә ымлап,— райкомнан дөньяга панорама киң ачыла ул. Барысын да ишетеп торабыз. Казаннан шалтыраттылар. «Сабирҗан абый! Бары шул гына!» Ләйсән читкә караган боек күзләрен секретарьга борды. Төз гәүдәле, күзлек кигән яшь җитәкче кызның бу халәтенә игътибар итми калмады. — Алай икән!—диде ул сүзенә аерым мәгънә өстәп. — Әйе. Әмма кабат кайту ниятем юк. Мине дөрес аңлагыз. Сезнең ул аппаратның эшенә, кадрларының үз-үзләрен тотышларына күз-колак булуыгызны теләр идем. Бу минем фикерем генә түгел! Фәйруши- наның әтисе кемлеген шәйлисездер, ул кайбер гөнаһлары белән бергә ана сыенырга тели, монысы да исегездә торсын. — Аңлашылды! Суфия апа Кырымда ял итеп, кояшта янып, каралып кайтты. Ул Ләйсәннең РОНО аппаратыннан читләштерелгәнен хат аша гына ишеткән, әмма әлеге ямьсез, күпертелгән дәгъвалар турында берни дә белми иде. Шуңадыр, Ләйсәннең хәлен сорашудан бигрәк, гел үзенекен тезде: нинди бүлмәдә, нинди хатын белән торган, нинди доктор дәвалаган, кемнәр белән танышкан, ниләр сатып алган һәм башкалар, һәм башкалар... Әнә шундый килделе-киттеле яңалыкларны уртаклашып самавар катында утырганда, Мәйсәрә апа килеп керде. Суфия апа аны елмаеп, шулай да бераз гаҗәпсенеп каршылады. — Әйдәгез, Мәйсәрә ханым, әйдәгез, мактап йөрисез икән. Җәелгән табынга тап булу әйбәт галәмәт дия торган иде безнең Сәфәр. — Рәхмәт, рәхмәт,— диде кунак, шаянын-ниен бергә кушып, — сез өйдә юкта мин бу аулак өйгә ияләштем бит әле. Ләйсән туташка ямансу булмасын, хуҗасыз өйдә «азып-тузып» китмәсен дигәнрәк идея белән инде... Ят кунак алдында тагын ни әйтергә белми аптырап калган Суфия апага сүз ялгап китәр җай чыкты. — Менә рәхмәт. Кызыма иптәш булуыгыз иллә әйбәт булган. Ул андыймондый юлга баса торганнардан түгел түгелен, шулай да ялгызлыкны беркем дә хуп күрми. . Хәерле иртә,— диде Суфия апа әкрен генә радиола тыңлап яткан ләйсәнгә,— ике көннән синең көн!.. Ләйсәнгә бозлы су чайпалгандай булды. Анда туган көн кайгысы оөтенләй юк иде әле. Әбиләр-бабайлар искә дә алмаган бу көннәр, м' ниһаять, гадәткә кереп бетте. Теләсәң-теләмәсәң дә, сине табын әзер- ләргә, кунаклар каршыларга, аларның төче теләкләрен тыңларга мәҗбүр итәләр. Авылда чакта искә дә алмый иде ул декабрьның тугыт рынчы көнен. Монда килгәч менә исенә төшерделәр. Аппараттагы берәү д анкетасын актарынган, кайда, кайчан, кайвакытта тууы белән кызык- * сынган һәм шуны тиешле кешеләренә таратып өлгергән. Районга күчкән ♦ генә ел иде. Суфия апасы белән икәүдән-икәү генә шул көн хөрмәтенә < бәләкәй табада пешкән бәлеш капкачын ачулары булды, өйгә бер төр- ® кем кунак кереп тулды. а. Ярый әле, кибеткә чыгып йөгерәсе булмады, ризыклары тулы иде: “ шампаны да, «ак паны» да, кабымлыклары да, хәтта бүләкләре дә... « — Бездә гадәт шулай,— диделәр алар берсен-берсе бүлә-бүлә,— ® чакырып алмавыңа хәтеребез калса да, шундыен хөрмәтле кешебезне газиз көне белән тәбрикләми булдыра алмыйбыз. о. Икенче елны аның үзенә бу хакта кайгыртырга туры килде. «Кунак ® килсә, ит пешә, ит пешмәсә, бит пешә»,— ди халык. Менә ничә ел инде я рәттән декабрьның тугызы җиттеме — өйдә шундый мәшәкать, мәхшәр... =( Ләйсән эштән кайтып кергәндә, өй эче эссе, таба исләре чыккан, табын җәелгән иде. Иренми дә инде бу Суфия апа пешеренергә. Өстәлдә чәчәкләр! Тамырларын җибәрми, кояш нурын күрми су эчеп кенә хәл җыйган бу чәчәкләрне алар үзләре «кыстап» аттыралар. Кыш уртасы дип тормыйча, шомырт яки сәрби ботакларын пәке белән кисеп алалар да җылымса суга салалар. Башта ботакчыкларга кечкенә бөречекләр тибә, шулар вак-вак яфрак яралар, аннан кәүсәләр бөреләнә башлый. Инде унбиш-егерме көн дигәндә, син күр дә мин күр: алдында ап-ак чәчәкләр! Ләкин Ләйсән үз иркендә үсеп аткан әрсез кыр чәчәкләрен — арыш арасыннан баш калкыткан, болыннарны ямьләп утырган күкбашларны ярата. Алар суга да сусамыйлар, узгын җилләрдән дә бөгелмиләр, җәйнең җәй буе шиңмиләр. Аларны такыя үреп башка кияргә дә, хрусталь вазага салып табынга куярга да була. Ләйсән биленә алъяпкыч япты та тәрәзәгә карады: озакламый килә дә башларлар инде. Тегеләрнең килеп чыгуы ихтимал. Әйбәтрәк каршыларга кирәк. Эчле кешедәй куенда таш йөртеп булмас, бер табынга сыенгач, үпкәсе-ние таралыр әле. Суфия апасы белән шулай гәпләшкән арада бәлешнең йөзе килде, токмач киселде. Ит туралды. Сәгать сигезенче китте, әле капка шыгырдамый, чү... Ләйсән ипләп кенә ишекне ачты һәм кунакны кочып алды. — Мәйсәрә апа! — Тәбриклим, Ләйсән! Ләйсән кунакны, тунын салдыргач, җитәкләп залга алып керде, телләрен чатлатып аны «боргаланырга» мәҗбүр итте: — Күлмәгегез лә күлмәгегез!.. Кече яктан елмая-елмая Суфия апа чыкты. Чынлап та, кунакның яңа фасон белән үзе бәйләгән кара чия төсендәге күлмәге, аның түшенә кунган ике тәлгәш чия брошкасы жәлеп итәрлек килешле иде. Ул арада тагын ишеккә килделәр. — Әйдәгез, әйдәгез, хуш киләсез, күршекәй! Нигә парлап түгел, Хөрмәтуллаңны өй сакларга калдырдыңмы әллә! — Колхозга вәкил итеп җибәрделәр. Нурҗамал Кәримова — беренче класс укытучысы. Өйләре бер-бер- сенә орынып кына тора. Аһ-зарларын, шатлыкларын уртаклашып, йомышка йөрешеп яшиләр алар. Ләйсән ике кунакны кара-каршы утыртты да Суфия апасы янына кухняга кереп китте. Савыт-сабаларны, кашык-пычакларны барлаган арада күңеленнән шуны уйлады: Нурҗамалларның биредәге аш-судан калганы юк, ә менә нигә Мәйсәрә апаның аның туган көненә беренче тапкыр килүе? Хәер, сәбәбе шул: моңарчы килеп йөргән таныш-белеш-1 ләрнен берсен дә хат җибәреп, хат артыннан ат җибәреп чакырганы юк иде ич аның. Токмач кабарды, бәлеш шулпаланды. Кунаклар да ялыга-ачыга башладылар. Ә хуҗаларның күзләре — тәрәзәдә, ишектә. Сәгать уклары инде тугызынчыга авышты. Димәк, калганнарның килер исәпләре юк. — Ярар ла,— диде Суфия апа. Ләйсәннең колагына гына үрелеп,— кирәкле суган яфраклары килмәүдән ни беда! — «Кирәксез» кишер яфраклары, диген, суган яфрак ярмый, кыяклана гына! Ун-унбиш урынлы табынга дүрт кеше иркенләп утырдылар. Нурҗамал гына эчтән көлемсерәп алды: Ләйсәннән түгел, аның кунакларыннан. Бүгенгеләреннән түгел, элеккеләреннән. Ләйсән аппаратта утырганда бу көнне кочак-кочак чәчәкләр, төргәк-төргәк бүләкләр күтәреп килүче Маһибәдән, Әкбәровадан... Бичара хуҗа ул бүләкләргә бер дә мохтаҗ түгел иде түгелен. Ләкин ул болармы үзенең ягымлылыгы, әйбәтлелеге өчен киләләрдер дип уйлагандыр әле. Шуңа күрә табыны бүген дә әнә нинди мул. Рәхим итсеннәр, янәсе... Ә Мәйсәрә апага килгәндә, ул табын каршындагы буш урындыкларны күрмәмешкә салышты. Аның бик сирәк әйтә торган тапкыр бер сүзе бар: ашъяулыкны таплаучы түгел, аны искәрүче һәм искәртүче гаепле, дигән бер зирәк. Әмма ничек кенә булмасын, Ләйсәннең дөньяга килүенә утыз ел тулган бу көн күңелле үтте. Кунаклар көмеш башлы шампанның төбенә үк төшмәсәләр дә. «бераз» киметтеләр. Суфия апа ай-вай итеп кыставын белде: — йотыгызсана, йөзем согы гына бит бу. Витамин! Әй, ашагыз- сана, әй, капкалагызсана... Аннан соң кичә икән чын кичәчә булсын диптер, каяндыр мандолинасын алып чыкты. Полякча такмаклар әйтте. Татарча «Утыр әле янна- рыма»ны көйләде. Аның артыннан Ләйсән кузгалды. Башын аз гына артка чөеп, Шәйхи Маннурны укыды: ...Мин күтәрәм, дуслар, бокалымны Алсу ялкын салып эченә. Ялкыннан да кайнар сәламнәрне Китергәнсез туган кичемә. Уйныйк та без. көлик. шатланыйк та. Мәңгелек жыр моңы шикелле. Мин сәламлим иркен гомеребезне һәм ирекле туган илемне... — Тагын берне укыйммы? — Укы!!! Укы! — Монысы башкортча: Елдәр искән һаен, каеннарда Япрак кәмей, шәйлә, йылдыр үткән һаен. табыннарда Дустар кәмәй төшә. йылдар-елдәр. Шәфкать көтеп булмый Улар ваемыннан. Япрак кеүек койла кай исемдәр йөрәк каеныннан. Әллә кояшыбыз һаранаеп. Яйлаймы көз аен? Бәлки безгә акыл утырадыр, Гомер үткән һаен. Шулай әйткән Мостай Кәрим. Аннан соң Нурҗамал апа, әле авыздан гына төшкәнвкызык бу, дип, бер мәзәк сөйләп алды. Башларына азмы-күпме шампан, моң киткән дуслар кычкырып көлештеләр. Соңгы сүзне Мәйсәрә апа алды. Ләйсәнне эреләмивакламый гына бәйрәме белән котлады да, рөхсәт сорап, стенага сыенган рояль капкачын ачты. Сәфәр абыйдан соң ничә еллар тынып торган моңлы зур тартма телгә килде, уйнаучының балдаклы бармаклары клавишалар буйлап йөгерде Югарырак чөйсәләр дә.^ түбәнрәк тәгәрәгәндә дә тиңдәшләрең белән саубуллаша бел икән. Ләйсән Ләшәү укытучылары белән аерылышканда: «Вакытлыча гына китүем, кире кайтуым да мөмкин», дигән иде. Ул аны чынлапмы, кыланып кына әйттеме, хәтерләми инде. Юраган юш килде, быелгы уку елының яртысын Ләшәү урта мәктәбендә каршылады ул. Директор Рәхмәтулла абый да, укыту бүлеге мөдире дә хуплап каршыладылар аны: — Солдат үз постына кайтты, көчәябез!.. Борынлап очып киткәч, оясына яраланып кире кайтып төшкән коштай хис итте үзен Ләйсән. Биредә хәл җыеп яңадан канатланыр шартлар бар. Директор Рәхмәтулла Гатауллин — утыз ел укыткан орденлы укытучы. Чал башы, көмеш кысалы күзлеге, аксыл костюмы белән ул күңелдә гел изге тойгы уята. Аның урынында укыту бүлеге мөдире булып калган шул ук Сәхибә апаны да хөрмәт итә иде Ләйсән. Сугыш корбаннарына авыл уртасына куелган һәйкәлгә аның әтисенең дә, абыйсының да, энесенең дә, хәтта кырык бернең сабан туенда ярәшергә сүз бирешкән егетенең дә исемнәре уелган. Тумыштан укытучы булып туган бу кеше балаларга, иптәшләренә гашыйк. Шуңадыр, аның беркайчан да ялгызлыктан ямансулаганы, алдынгылардан көнләгәне, гайбәт сөйләгәне юк. Җаны теләгән мәктәбенә әнә шулай әйбәт кенә килеп кунды Ләйсән. Ләкин ашыкмыйк... Авылдан авылга, мәктәптән мәктәпкә гел әйдәп торган ялыктырмас сәфәрләр сагындыра башлады аны Ару-талу белмичә юлларда йөреп, тыйгысыз көннәр эчендә янып яшәргә яралгандыр, күрәсең. Мәктәптән мәктәпкә алып киткән таныш сукмаклар күз алдына килә. Ул аларның күбесеннән рухланып, дуслары белән бүлешердәй җим алып кайта иде. Мәктәптә бары тик усаллыгы белән янап ябышып торучы яки бил бөгеп, яраклашып яшәүче кайбер бичара укытучыларны да исенә алып елмаеп куя. Хәзер барысы да артта калдымы инде?.. Хәер, алай уйларга да базмын Ләйсән. Нәрсә дия иде Сәфәр абыйсы Укытучы кайда гына эшләмәсен — балалардан таяк санатамы яки кафедрага басып лекция укыймы, ул - барыбер укытучы зурлап әйткәндә, остаз булып кала. Ул һәр чак юлда. Ул һәр чак алга карап яши. Күпме тырышлык белән яуланган бу мөкатдәс исемне синең белән миннән беркем дә, беркайчан да тартып ала алмас! ДИЛӘРӘ ЗӨБӘЕРОВА ф КЫР ЧӘЧӘГЕ Көн артыннан көн узды. Февраль урталары җитте. Ярата Ләйсән бу айны Буранлы-карлы ай бу. Озакка сузылган явымсыз аяз көннәр шыксыз булып тоела аңа. Бу ай, ичмасам, давыллана да, елмая да белә. Якшәмбе көн иде. Ул авыл башындагы әрәмәлектә карга бата-чума ялгыз башы чаңгы шуды. Арып алсуланып кайтып керсә, өстәлдә калын конверт ята. Суфия апа кулы! Шуныкы! Ачты. Ачты да аптырап калды. Конверт эчендә тагын конверт. Бумы — бусы... Казаннан... Адресы ят... Ул бу юлы кайчы-фәлән алып тормады, конвертны ертып кына ачты: «Кадерле Ләйсән дустыбыз! Сезне чын күңелдән Яна ел белән котлыйбыз. Эшегездә уңышлар телибез. Быелгы яңа ел безне күрештерер дигән өмет бар. Сабирҗан абыең белән Рахман». Ләйсән бу тәбрикнамәне өченче кат укып чыккач кына исенә килде һәм әлеге конвертларны ашыгып ачканда идәнгә төшкән кыска гына хатны күтәрде: «Ләйсән акыллым! Бу хат мәктәп адресына килеп сине көтеп яткан. Соң булса да кабул ит! Хатынны алдым. Язгы каникулда очрашырбыз. Мәйсәрә апаңнан сәлам. Сине сагынабыз. Ләйсәннең класска кереп, аягүрә торган балалар каршына басуы булды, ишек кактылар. Укытучының ник дәресне өздең дигән сыман салкын карашыннан секретарь кыз каушап китте. — Апа, апа, сезне телефонга...— диде ул, әйтәсе җөмләсен дә очлап бетерә алмыйча. — Тәнәфестә шалтыратсыннар. — Булмый, апа, Казан тиңелте Казаннан! Укытучы класска үзгәреп керде. Ул куанычын дермәскә тырышса да, булдыра алмый. Күзләре тавышы ачыла төште. Шатлык дигәнең, хәсрәткә . ... , атылып чыгучан шул. Укытучының яхшы кәефенә ияреп, класс та үзенә бер төрле җанланып тора. Шулай да Ләйсән аларның игътибарын тартыр көч тапты. — Бүген без «Кем булырга телим» дигән темага сочинение язабыз. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, каләмнәрегезне алыгыз! Берничә минут үтүгә, башлар партага иелгән иде инде. Укытучы үзе өстәл артына утырган килеш ике яңагын учлап уйга чумды. Үткән Үбеп, Суфия апаң». Ләйсән хатны йомарлап күкрәгенә кысты да мендәргә капланды, йөрәге басылгач, көзге алдына килде. Буран аралаш елмайган февраль кояшыдай, үзеннән-үзе көлде: «Җүләр син, утызга җиткән, утырган кыз. Ә акылың юк. Җүләр син, менә кем!» Тышына зәңгәр таҗлы кыр чәчәге төшкән бу открытканы салганда Рахман белән Сабиржан абыйсының нәрсәләр уйлавын, нинди кинәш тотканнарын белсә — ул ни эшләр иде икән әле. Әйдә, белми торсын, нке күк капусын берьюлы ачмыйк. никадәр генә сизялтырабрак китте, караганда, тизрәк хатирәләр эле гена күкелне жилкеткән якалыкларга үрелеп янарды: «мин кем булырга телим?»... Кайчандыр үзенең дә нәкъ шушы хакта язган сочинениеләре искә төште. Онытылмас остазы — Сәфәр абыйсы «инша» дип яздырта торган иде аны. Ул телгә карата бик талымлы кеше иде. Сүзләрнең онытылырга йөз тотканнарын тикшерә, сайлый, кирәк дип тапканнарын куллана бирә, яңарак кергәннәрен чамалабрак кабул итә. Укучылар аныңча сөйләшергә тырышалар: циркульне — « җәзбә, линейканы — правила, материкны — кыйтьга, тапкырлаулар таблицасын — җәдвәл диләр. Чирек азакларында яза иде алар иншаны. («Мин нинди һөнәр сайлар идем» дип атала ул. Менә шунда Ләйсән аптырап кала инде: я, кем булырга телим соң әле мин? Уйлана башлый, якягына карана, барысы да кыштыр-мыштыр килеп яза инде. Аның шулай каушап калганын Сәфәр абыйсы күзлек астыннан гына күзәтеп тора да ярдәмгә килә: — Я,— ди ул, кызның партасына иелеп,— күңелгә хуш килердәй хезмәт таба алмыйм әле, дисең инде, ә? Уйла, уйла, вакыт ул шулай уза... Укытучының соңгы сүзе Ләйсәнне сискәндереп җибәрә. Менә ул каләменә тотына һәм җилкеиә-җилкенә очучылар һөнәрен мактый башлый. Шул чакта ук иске китаплардан укыган геройлары Мәгүбә Сырт- ланова, Марина Осипенколар төшә... Яза, яза, яза... Әмма аңа карап Ләйсән очучылар мәктәбенә гариза язмый. Язмый гына түгел, хыялланмый да. Әнә каршыда язып утыручы укучыларның дәфтәрләренә генә күз төшер: арада инженер, космонавт, Алтын йолдызлы бригадир, капитан һәм тагын әллә кемнәр булырга омтылучылар бар. Ә менә шул язмаларны бүген сандык төбенә салып, нәкъ ун елдан яңадан алып карасаң, нәрсә мәгълүм булачак? һәркем дә яшьли хыялланган теләгенә ирешеп бетә алмый шул. Берәүләр, сәләт чамалы булганга, икенчерәк эш сайларлар. Юраганы юш килүчеләр дә булыр, әлбәттә. Әмма арада бер-икесе үз сүзен сүз итми калмас!.. Ул тагын уйга чумды. Еллар йомгагына уралып ераклашканнан-ераклаша барган сөенеч- лекөенечле көннәрне хәтерләү югалткан китабыңны табып, таныш геройларыңны очрату белән бер. Аларга инде хәзер син икенче күзлектән карыйсың. Вакытында бик мәхәббәтле булып тоелганнары төссезләнеп киткәннәр... Нәфрәт уятканнарыннан шактый гыйбрәт алынган. Алар инде сиңа хәзер дошман булып түгел, менә миңа охшый күрмә, шундый хәлдә калуың бар, дигәндәй кыймый гына читтә басып торалар. Ә шул чакта игътибар да ителмәгән шәхесләр арасында, каршыңда чекрәеп тормаса да, күңеле тулы нур булган гаҗәеп матур кешеләр булган икән... Тәнәфескә чыгарга дигән кыңгырау авазы Ләйсәнгә бу юлы әле генә хәтергә төшкән вакыйгаларга озаткыч марш булып яңгырады. Ул, бер кочак дәфтәр күтәреп укытучылар бүлмәсенә үтешли, директор белән очрашты. — Рәхмәтулла абый!? —Барысын да беләм. Әле генә Габбасов белән дә сөйләштек. Сәлам әйтергә кушты. Озатырга төшәчәкләр. Сез бездән бөтенләйгә китәчәксез, сеңелем. Министр үзе чакырткан. — Ышанып бетмим әле... — Мин Сезне беләм һәм ышанам, Ләйсән. Иртәгә колхоз машинасы белән аэропортка озатачакбыз. Хәзер өегезгә кайтыгыз, озын юлг. хәзерләнегез. , Штнпа Рәхмәтулла абыйның әлеге сүзләренә үрелеп кайсыдыр бер якын кешесенең фикере естолде:-Дәреслек юк ул дигән мәнсез, нманДИЛӘГӘ ЗвБӘЕРОВА ф КЫР ЧӘЧӘГЕ сыз бәндәләргә ышанма син. Иртәме-соңмы, барыбер калка ул. Син Идел уртасында чайкалган йомычка түгелсең, син — кеше. Әйләнә- тирәң тулы кеше. Алар барысын да күреп-сизеп торалар. Берәүләрнең күңелендә хөсетлек булырга мөмкин, синең нәрсәңнедер күпсенәләр. Икенчеләре юашраклар. Якларга кирәк чакта сүзләрен әйтә алмый читтә калалар. Өченчеләре — синең өчен утка-суга да керергә әзерләр. Болын төрле чәчәкләрдән торган кебек, кешеләр дә әнә шундый күп төрлеләр. Ләйсән берьюлы иңгән ике шатлыктан сүзсез калды. Самолет җиленнән кыр чәчәгедәй тузган чәчләрен төзәткәләде дә трапка атлады. Менә ул, самолетка кереп урнашкач, иллюминатор тәрәзәсеннән үрелеп аска карады. Саубуллашырга төшкән дуслары кулларын маңгайларына куеп күкне күзәтәләр: ярый әле, көн аяз! Барысы да аңа хәерле юл тели — Юлыңа ак җәймә, кызкай! — Кара аны,— диде шунда Ләйсән үз-үзенә,— сине югарыга очыртып, үзләре түбәндә калган бу кешеләргә таянып яшә. Кешенең хыяллары күктә булса, аяклары барыбер җирдә. Арада узган көннәр хатирәсеннән аныңча сабак алыпмы, уйланыпмы аска иелгән бүтән башлар да бар иде. Әмма бу минутта Ләйсәннең иелгән башлар турындагы мәкальне искә аласы килмәде: син тәрбияче,, син мәгърифәтче кеше. Йомык күңелләрне яктыртырлык, тайгак юлда- гыларны турайтырлык көчең бармы? Якты күңелләрдән алган нурыңны, гайрәтлеләрдән алган куәтеңне алар белән уртаклаш! Сиңа да таянсыннар. Кешеләр ышанычын акларга кирәк. Әйе. Ләйсән бу минутларда үз алдында шундый имтихан тота иде. Соңлап килгән бәхет яктырак та, татлырак та. Ул баш очындагы кояшлы көн күгедәй аяз, галәмдәй киң күңелле кешеләрне генә ярата. Син аңа лаекмы?! Казан, 1973 ел.