Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

ДЕКАБРЬ. 1973 ЕЛ Воронеж авыр механик пресслар заводы коллективы КамАЗның еллык заказын вакытыннан элек үтәде, «К-2,5-35 А» моделендәге, югары җитештерүчәнлекле тугыз пресс әзерләде. Алар автомобиль рамнарын ясау вчен кулланылачак. «Советская Россия». Мәскәү. Чаллыда яңа типтагы, 320 урынлы «Алтын әтәч» балалар бакча-яслесе ачылды. Яңа ел алдыннан балаларга бу бүләкне «Соцкультбытстрой»ның «СМУ-11» тезүчеләре өлгертте. Алар бетоннан, пыяладан, металлдан һәм агачтан бөтен бер шәһәрчек кордылар. Татарстан художество фонды осталары «Алтын әтәч» стеналарына чәчәктән чәчәккә, агачтан агачка төрле төстәге күбәләкләр, чикерткәләр, кошлар очып йөргән матур бакча рәсеме төшерделәр. Җанлы почмакта да балаларга бик күңелле. Анда ботактан ботакка попугайлар очып йөри, аквариумнарда алтын балыклар йөзә, ә иртә белән, бөтен тирә- якны яңгыратып, «алтын» әтәч кычкыра. «Правда», Мәскәү. КамАЗның төзелеш мәйданнарында еш кына гаять зур фургонлы автомашина күренә. Фургон стеналарына зур хәрефләр белән «Кинотеатр» дип язылган. By күчмә кинотеатр төзүчеләр арасында киң популярлык казанды. Аның экранында алдынгы хезмәт алымнары, прогрессив төзү конструкцияләре һәм материаллары, төзелеш иядустриясе яңалыклары күрсәтелә. Алты ай эчендә аларны унбер мең чамасы төзүче һәм монтажчы карады. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». КамАЗ тезелеше тугызынчы бишьеллыкның төп төзелешенең үзаге булган Чаллы шәһәре тормышын тамырдан үзгәртте. Кама буендагы бу борынгы шәһәрнең халкы көннөн-көн арта. Автомобиль комплексын кору белән бергә, монда яшәүчеләрнең үскәннән үсә барган таләпләрен канәгатьләндерү өчен продукция җитештерү дә зур темплар белән арта. ШУШЫ елның башында Чаллыда куәтле суыткычы белән ят комбинаты сафка басты. Күптән түгел сөт заводы эшли башлады... Ул Венгрия Халык Респуб- лпкасыннан килгән машиналар белән җкһазландырылган. Барлык товарлар кибет- тәрго сатып алучыларга уңайлы итеп, төоеп чыгарыла. «Сельская жвэиь». Мөпсяү. Кама автомобиль комплексының ремонт-ннструменталь заводында якшәмбе емәсе үткәрелде. Ана вч меңнән артык кеше катнашты. Якшәмбе вмәсендә эшләнгән 3 мең 436 сум акча. Чили патриотларына ярдәм итү өчен, тынычлык фондына бирелде. • Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Кама автогиганты өчен зур габарптлы пыяла кою буенча еллык заданиене Володарский исемендәге Курловск заводы коллективы вакытыннан элек үтәде. Чаллыга биш мең квадрат метр продукция җибәрелде. Бу пыялалар производство корпусларының тәрәзәләренә һәм түбәләренә куелачак. ТАСС. Владимир. Комсомолның Мәскәү шәһәр комитеты 1972—73 еллардагы иң яхшы әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә Мәскәү комсомолы премияләрен бирү турында карар чыгарды. Мәскәү комсомолы премиясенең беренче лауреатлары арасында РСФСРның халык артисты. М. Н. Ермолова исемендәге Мәскәү театрының баш режиссеры Владимир Алексеевич Андреев та бар. Аңа бу премия татар драматургы Д. Вә- лиевнең «Сиңа тормыш бүләк итәм» әсәрен сәхнәгә куйган һәм спектакльдә баш рольне башкарган өчен бирелгән. • Комсомольская правда*. Мәскәү. • Татарстан радиосының бүгенге барлык тапшырулары Кама автомобиль заводын һәм Чаллы шәһәрен төзүчеләргә багышлана...» Менә инде ике елдан бирле һәр атнаның шимбә көнне республика радиосы үзенең тапшыруларын шундый белдерү белән башлый. Республика радиосы үзенең тыңлаучыларын биниһая зур төзелеш белән, автоград районнары белән, төзүчеләрнең күп милләтле дус семьясы белән таныштыра. •Социалистическая индустрия» на строительство Камского автозавода*. Паневежис автокомпрессорлар заводында яңа куәтле технологик линия эшли башлады. Анда чыгарылачак барлык продукция — КамАЗ өчен. Предприятие коллективы агрегатларның беренче партиясен яңа ел башында җибәрергә йөкләмә алды. ТАСС, Паневежис шәһәре. Литва ССР,