Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЭПИК ЖАНРЛАР»

Әдәбият белгече Фәрит Хатипов- ның яңа китабы шулай дип атала ’. Исеменнән ук күренүенчә, үзенең бу хезмәтендә автор художестволы прозаның төп жанрларын яктыртуны максат итеп куйган. Китапта эпик жанрларның бәләкәй формалары — новелла, хикәя һәм күләмлеләре — повесть, романның эчке табигате билгеләнә, аларның төп үзенчәлекләре ачыклана. Ләкин башта ук шуны әйтергә кирәк: Ф Хатипов бөтен бу эпик жанрларны тулы һәм җентекле тикшерүне бурыч итеп куймый, ә төп максат «аеруча типик күренеш1 Фәрит Хатипов Эпик жанрлар Казан. 1973 ел. ләргә характеристика бирү булганга», автор бу жанрларның иң характерлы сыйфатларына күбрәк туктала. Димәк, аның алдында торган бурычлар таррак. Безнеңчә, бу китап, беренче чиратта, университет һәм педагогия институтларының тел һәм әдәбият факультетлары таләпләрен исәпкә алып язылган. Хезмәтенең кереш бүлегендә Ф. Хатипов сәнгатьнең тармаклану принципларын аңлата, аның үзенчәлекле бер тармагы булган матур әдәбиятның төрләренә (эпос, лирика, драма) һәм аларның үзара мөнәсәбәтләренә кыскача характеристика бирә. Бу бүлек, әлбәттә, бик кыска, ләкин автор монда алда сүз алып барылачак темасы Ә II. «К У.» № 12. 161 •чей кирәк булган күренешләргә генә туктала. Эпик жанрларның тел сыйфатларын билгеләүгә күчүдән элек, китапта башта халык иҗаты жанры булган мәзәк җентекле тикшерелә. Авторның бик дәрес билгеләвенчә, каның тирән тамырлары язма әдәбият жанры новелла белән шактый тыгыз үрелешкән». Бу фикер мәзәкне анализлаганда да һәм ары таба новелла жанрына характеристика биргәндә дә нигезле дәлилләр белән аңлатыла. Аерым бүлекләрдә Ф. Хатипов, әйткәнебезчә, новелла һәм хикәя, повесть һәм роман жанрларының иң мөһим үзенчәлекләрен күрсәтә. Бөтен бу жанрларны тикшерүне ул аларның барлыкка килү, туу тарихын сөйләүдән, новелла, повесть, роман терминнарының мәгънәләрен аңлатудан башлый, жанрларның үсеш юлларын күрсәтә. Барлык очракларда да автор көнчыгыш һам көнбатыш илләре, рус, татар, башкорт әдәбиятлары мисалларына мөрәҗәгать итә, төрле чагыштырулар үткәрә. Аның шулай бай материалга таянып эш итүе, безнеңчә, китапның фәнни кыйммәтен арттыра. Эпик жанрларның хәзерге үсеш мәсьәләләрен караганда, Ф. Хатипов соңгы елларда матбугат битләрендә барган төрле бәхәсләрне дә читләтеп үтми, үзе дә бәхәскә керә һәм һәрбер мәсьәләдә үз фикерен әйтергә тырыша. Барлык жанрларны тикшергәндә дә алар арасындагы уртак сыйфатлар һәм аерымлыклар күрсәтелә, һәрбер жанр эчтәлек һәм форма бердәмлеге җәһәтеннән чыгып карала, төпле дәлилләргә нигезләнеп, аерым нәтиҗәләр ясала. Автор хикәя, повесть, роман жанрларына, аларның төп сыйфатларыннан чыгып, үзенең билгеләмәләрен бирә. Жанрларның үзенчәлекләрен теоретик күзәтүдән соң, Ф. Хатипов аларның һәрберсенә мисал итеп конкрет бер әсәрне алып тикшерә. Китапта Ф- Хөснинең «Тромбон һәм кыз» хикәясе, Г. Ахуновның «Чикләвек төше» повесте һәм И. Газиның «Онытылмас еллар» трилогиясе тулы килеш Бу исә теоретик фикерләрне укучыга җиткерергә, ныклап аңлатырга мөмкинлек бирә. Чөнки күп очракта бер әсәр аша да аерым жанрны, әдәбияттагы агымны, хәтта бер чорны мәгълүм дәрәҗәдә күз алдына китереп була. Аннан соң аерым әсәрләрне конкрет анализлауның студент яки укытучы өчен практик ярдәме, эш процессында китергән файдасы да шиксез. Тик шунысы бар: билгеле булуынча, эпик жанрлар бер-берсеннән күләмнәре буенча нык аерылалар. Әйтик, новелла яки хикәя—кыска, ә повесть, роман зур күләмле булулары белән характерлы. Шушы яктан гына караганда да, хезмәтнең бүлекләре арасында күләм җәһәтеннән үзара нисбәт, безнеңчә, исәпкә алынырга тиеш булгандыр. Ф. Хатипов мәзәкне дә, новелла һәм хикәя жанрларын да бик җентекләп тикшерә, аерым конкрет әсәрләрне анализлаганда да бәләкәй жанрларга игътибарны күп бүлә. Әлбәттә, мәзәк жанрын җентекләбрәк тикшерергә, безнеңчә, бөтен нигезләр бар, чөнки ул (автор моны үзе дә билгели) әле әдәбиятта аз өйрәнелгән. Тик аерым бүлекләрдә күләмгә игътибар бирмәү повесть һәм роман жанрларына азрак урын калдыра. Бәлки китапта очерк һәм мәсәл жанрларына да тукталырга кирәк булгандыр. Ф. Хатипов — югары уку йортларында күп еллар эшләп килгән педагог, әдәбият галиме. Аның «Эпик жанрлар» дигән китабы өнә шул эш тәҗрибәсеннән чыгып язылган. Күләме ягыннан зур булмаган бу хезмәт эпик жанрларга, бер урынга туплап, тулы гына характеристика бирүе, алар- иың төп сыйфат һәм үзенчәлекләрен нигезле аңлата алуы белән әһәмиятле. Һәм ул, беренче чиратта, студентларга һәм әдәбият укытучыларына «Әдәбият гыйлеменә кереш» курсын һәм әдәбият тарихын өйрәнгәндә файдалы кулланма булачак. Чөнки әдәби әсәрләрнең аерым жанрларын конкрет әсәрләргә нигезләнеп җентекле анализлаган хезмәтләр бик кирәк.