Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТАКЛЫ ГАР/ЛУНЧЫ-МУЗЫКАНТ

Мәшһүр гармунчы-музыкант, Татарстанның халык артисты Фәйзулла Туи. шевның тууына январьда 90 ел тула. Фәйзулла Туишев хезмәт халкының традицион уен коралы— гармунда уйнау осталыгын чын сәнгать биеклегенә күтәргән гармунчы буларак дан казанды. Г^>мунны ул халык сәнгате чикләреннән профессиональ сәнгать киңлекләренә алып чыкты. Гармун тавышларының кабатланмас яңгырашларын тапкан, үз стилен, мәктәбен тудырган бу музыкантның уйнавы үзенә күрә бер дөнья, гүзәллек дөньясы иде. Чын музыка, чын сәнгать бер вакытта да эзсез югалмаган кебек, күл тармаклы татар му. выка сәнгатендә дә Фәйзулла Туишев салган эз бетмәде, матур бер традиция булып М Рәсемдә Фәйзулла Туишев үзенең гармуннары белән. үсеп китте, Фәйзи Биккенин, Гали Җәмлиханов, Гани Вәлиев, Рокыя Ибраһимова һәм дистәләрчә башка талантлы яшь гармунчы-музыкантлар иҗатында чәчәк атты. Татар музыкасында Фәйзулла Туишевның урыны әнә шулар белән билгеләнә дә. Фәйзулла Туишев Мәләкәс шәһәрендә батрак Хәбирнең ярлы һәм ишле семья, сында туа, авыр бала чакның ачы җимешләрен татып үсә. Кечкенә чагыннан үк күңеленә кереп утырган музыкага, гармунга мәхәббәте аның өчен бу тормышта бердән, бер якты нур була. Томана атасыннан кыен ашаулары да. дин әһелләренең каргышы да малайны гармун белән саташу «чиреннән» биздерә алмый. Шуннан соңгы елларда, инде иҗа. тының чәчәк ата башлаган чорында да, Фәйзулла Туишевка үзенең гармуннарын һәм музыканы динчеләрнең, хәтта официаль власть органнарының да һөҗүмнәреннән яклап көрәш алып барырга туры килде. Дингә хилаф дип игълан ителгән «гөнаһ иясе» гармунны ул «идән астыннан» яктыга, халык алдына, киң Россиянең шәһәр һәм авыллары сәхнәләренә алып менде. Бу үзе үк зур батырлык, чын бер каһарманлык иде. Революция алды елларында, аеруча Петербургта яшәгән чорда, Ф. Туишев үзенең концерт эшчәнлеген киң колач белән җәеп җибәрә. Нигездә татар музыканты булып саналса да, бу вакытта ул рус һәм башка халыкларның көйләрен дә гаҗәеп зур оста, лык белән башкара. Бөек Октябрь Ф Туишевны чын мәгънәсендә халык артисты итте, аның алдында моңарчы күрелмәгән офыкларны ачып җибәрде. Миллионлаган хезмәт ияләре аның гармуннарын үзләренең күңел сердәшләре буларак кабул иттеләр 1929 елны Татарстан җәмәгатьчелеге Фәйзулла Туишевның иҗади һәм концерт зшчәнлегенең 25 еллыгын билгеләп үтте, юбилярга Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Гомеренең соңгы көннәренәчә Фәйзулла ага үзенең гармуннарыннан аерылмады. Аның илленче елларда магнитофон тасмасына язылып алынган көйләрен без хәзер дә зур ләззәтләнү белән тыңлыйбыз. Фәйзулла Туишевның башкару осталыгы тирән һәм гыйбрәтле. Көйне иҗат иткән халык белән гүя янәшә басып, ул җыр иҗатының дәвамын күрсәтә, аны яңа аһәңнәр белән баета. Аның тылсымлы гармуннарының телләреннән көйләр гүя яңарып һәм сафланып, үзенә бер гайрәт алып чыгалар, тагын да хәрәкәтчәнрәк, омтылышлырак яңгырый башлыйлар. Алар безгә көйләребезнең гүзәллеген ачарга һәм аңларга ярдәм итәләр.