Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРАДАН БЕР ҺӘЙКӘЛ

Хәрби темага, аерым алганда. Бөек Ватан сугышына кагылышлы әсәрләр бездә шактый күп язылды. Алар арасында романнары да, повесть һәм хикәяләре дә, истәлекләре дә бар. Сугыш темасына караган әсәрләр һаман языла тора һәм, күрәсең, киләчәктә дә күп язылыр. Шуңа күрә. Әдип Маликовның «Яшьлек утравым» 1 повесте хакында ни дә булса әйтер алдыннан, сугыш темасына язылган әсәрләргә карата кайбер уйлануларым, күзәтүләрем белән дә уртаклашасым килә. Сугышның фәлсәфәсен аңлап, беренче чиратта, кешенең рухи дөньясына мөрәҗәгать итеп язылган әсәрләрне укыганыбыз бар. Кеше дигән затны самолетлар һәм танклар гүләве, автоматлар тырылдавы, снаряд һәм бомбалар шартлавына күмеп, аның эчке дөньясын, эчке халәтен бөтенләй онытып, тулысы белән диярлек баталь сценаларга, сугыш маҗараларына корылган, детективка тартым әсәрләрне, кинофильмнарны да байтак күрдек. Мондый әсәрләрдә геройлары күп булса да, нигездә алар барысы да төссезләр, шуңа карамастан, үзләре тагын коеп куйган батырлар. Куркуны, үлем дигән нәрсәне бар дип тә белмиләр. Вакытында андый әсәрләрнең язылуы бәлки котылгысыз да булгандыр. Ләкин инде хәзер, сугыш беткәнгә утыз ел тулып килгән көннәрдә, шундыйрак әсәрләрнең һаман басыла торуы эчне пошыра. Бу очракта мин нигездә Совет Армиясе көненә. Җиңү көненә. Ватан сугышы башланган көнгә һәм башка истәлекле даталарга төбәп, сугышны үзләре күрмәгән, анда катнашмаган кешеләр тараӘ, Маликов, Яшьлек утравыи, Казан, 1974 ел. фыннан кемнеңдер сөйләвенә яисә аерым документларга таянып язылган һәм газетажурнал битләрендә басылып килгән кайбер әдәби әсәрләрне, очеркларны күздә тотам. Алар ясалма булулары. авторларның укучыларны шаккатырырга тырышулары, ялган пафослары белән ачуны китерәләр, күңелне рәнҗетәләр. Бәхеткә каршы, безнең хәрби темага багышланган әдәбиятыбызны алар билгеләми. Аны, рус әдәбиятындагы Алексей Толстой, Александр Твардовский, Леонид Леонов, Михаил Шолохов, Константин Симонов, Борис Полевой әсәрләре белән беррәттән. үзебезнең «Си- ваш»лар. «Газинур»лар, «Тупчы Ваһап»- лар, «Өзелгән кыл»лар, «Йөзек кашы», «Җимерелгән бастион»нар кебек, сугышның үзен бер генә минутка да онытмаган хәлдә, беренче чиратта кешенең эчке дөньясына үтеп, сугыш мәйданына аның рухи байлыгын чыгарып. шуңа таянып язылган күренекле әсәрләр, Сибгат -Хәким, Афзал Шамов, Әмирхан Еники. Шәйхи Маннур, Атилла Расихларның сугыш хикәяләре, сугыш истәлекләре билгели. Болардан тыш та әйбәт, тормышчан әсәрләр бар, монда мин беренче булып хәтергә төшкәннәрен генә атадым. Узган сугышта безгә бик тә мәкерле, бик тә көчле, бөтен Европаның сугыш потенциалын үзенә туплаган дошманга каршы торырга туры килде. Сүз дә юк, мондый дошманга каршы торуы кыен булды. Кыен вакытларда безгә туган илебезгә булган чиксез мәхәббәт ярдәм итте. Ьәр сугышчының эче тулы нәфрәт, моңсагыш иде. Солдатлар белән бергә «Саратский яшел гармуннар», Пушкин, Лермонтов, Тукай һәм Такташларның солдат капчыгында йөрХ гән әсәрләре дә сугышты, чак кына буш ара булган саен окопларда, блиндажларда, привалларда бергә җыелып җырлана һәм тыңлана торган, күңелләргә сеңгән, граммофон тәлинкәләренә язылган «Сагыну», «Салкын чишмә», «Карурман», «Тәфтиләү» көйләре дә булышты. Кыскасы, дошманның ут һәм корычына каршы һәр милләтнең, һәр халыкның Совет власте шартларында үткән бөтен тормышы, шул тормыштан чумырган рухи байлыгы ярдәмгә килде. Нәкъ менә шушы хәзинә безне көчле итте. Ниһаять, җиңүгә китерде. Сугыш кырында кемнең үз-үзен ничек тотуы, гражданин буларак үзен ничек күрсәтүе соңгы чиктә әнә шуларга бәйле. Сугыш ул — халыклар тормышында иң зур сынау. Монда бөтен илнең барлык материаль һәм рухи ресурслары хәрәкәткә килә. Вакыйгасын да, баш әйләндергеч маҗараларын да уйлап чыгарасы түгел, барысы да үзендә, барысы да күз алдында. Тик күңел күзең үткен булсын да йөгерек фикерең булсын, образлы итеп уйлый, сурәтли генә бел. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышы кебек зур, җаваплы темага язылган әсәрләрдә дөреслек, табигыйлек, фәлсәфи тирәнлек, күрәсең, теләсә нинди башка әсәрләргә караганда да күбрәк булырга тиештер. Әлеге әсәрләрне совет халкының фидакарьлегенә, батырлыгына, якты идеалларыбыз өчен шәһит киткән якташларыбызга, миллионнарча ватандашларыбызга бер һәйкәл дип карарга кирәк. Шуңа күрә алар дөрес коелган, яшьләребез сокланырлык, авыр сынау вакытларында үрнәк һәм өлге итеп алырлык мәһабәт булырга тиеш. Әдип Маликовның «Яшьлек утравым» повестен укыганда мин әнә шулар турында да уйландым. Бу повесть турында мин бары бер генә сүз әйтер идем: әйбәт әсәр! Повестьта бернинди уйдырма урыннар да, ялган пафос та юк. Барысы да дөрес, барысы да чамасын белеп сурәтләнгән. «Яшьлек утравым» — билгеле дәрәҗәдә документаль әсәр. Сурәтләнгән вакыйгаларда катнашучыларның күбесе исән. Алар сиңа нине дә булса күпертергә яисә шомартырга, урынлы- урынсыз мутланырга ирек бирмәячәкләр. Бар булган материалың — нигездә үзең күргәннәр, син һәм синең белән бер үк юлдан атлаган дусларыңның, иптәшләреңнең кичерешләре. Менә шулардай кеше мавыгып укырлык та, образлы да итеп әсәр язып кара. Моның өчен осталык та. тәҗрибә дә кирәк. Әдип Маликов бу әсәре белән үзендә әнә шул сыйфатларның булуын ышандырырлык итеп күрсәтте. Повесть бик гади, бик табигый башлана. Көннәрдән бер көнне, истә-төштә югында, Әхнәф Мәүлитовка телеграмма килеп төшә. «Көньяк Сахалинны һәм Куриль атауларын япон империалистларыннан азат итүгә егерме биш ел тула. Сезне, хөрмәтле Әхнәф Галимович, шул сугышларда катнашучы буларак, олы бәйрәм белән тәбрик итәбез, тормышыгызда иминлек һәм корьгчтай сәламәтлек телибез», дип, юбилейга чакырып язганнар. Үзе сугышып йөргән, яшьлеге узган җирләрне кайсы гына солдатның яңадан бер барып күрәсе килмәс! Китә солдат Әхнәф. Аңа ияреп син дә китәсең. Китми хәлең юк, чөнки әсәр гадилеге белән ияртә, баштан ук үзенә ышаныч уята. ...Ниһаять, Әхнәф белән бергә Сахалинга килеп төшәсең. Элекке солдатны купшы гына гостиницага илтәләр. Инде автор сүзләре: «Мондый гостиницаларда, белүемчә, югары чиндагы хәрбиләр: полковник ишеләр, генераллар тукталу- чан була. Мин, армиядә сеңеп калган гадәт буенча, үземне һаман рядовой яки сержант итеп хис итәм. Рядовой булып йөргән чакларым хәтердә ныграк саклана. Янымнан кызыл лампаслы генерал узганда йөрәгем әле хәзер дә уч төбенә күчәрдәй була. Минем өчен бик үк кулай гостиница булып чыкмас, ахры...» Инде менә солдат вакытлары искә төшкәндә йөрәкләре әле хәзер дә уч төбенә күчәргә торган егетләрнең армиягә чыгып киткән чакларына күз салыйк: «Без утырган вагон караңгыда паровоз белән «чәкеште». — Көнбатышка, егетләр, җылы якка! Сөенергә иртә иде әле. Чуен тәлинкәләр чәкешкәннән соң, безне бер сәгатькә якын урыннан-урынга тәгәрәтеп йөрттеләр. Ахыр чиктә, очы-кырые күренмәгән эшелонның урта бер төшенә кыстырып куйдылар... Күңелдәге нечкә кыллар чыңлап өзелгәндәй итте. Шул китү китү булды». Туган ил белән аерылышу моменты әнә ничек гади дә, хисле дә итеп бирелгән. «Шул китү китү булды». Күп сөйләп торуның кирәге дә калмаган, барысын да, барысын да аңлата торган җөмлә бу. Менә тагын, солдатның стройда йөрергә, честь бирергә өйрәнгән вакыттагы кичерешләре: «Әниләр безне солдат тәртибенә тугач та өйрәтә башлаганнар. Аяклар төз булсын, куллар һавада буталмасын өчен кысып биләүгә биләгәннәр. Дөньяга туры карасын дип, башыбызны мендәргә җайлап, турылап салганнар. Биләүдән ычкынуга, без бу кагыйдәләрне онытканбыз. Кызык бит, тәпи йөреп киткәннән бирле җиргә ничек басарга белмичә йөргәнбез... Әле аның тагын (честь бирүнең — Г. Ш.) кырык төрле вак детальләре бар. Менә шулар- ның берсе килмәсә, Батраков (отделение командиры — Г. Ш.) сине зырылда- тып борып җибәрә... Батраков мине бер вакытны җиде мәртәбә рәттән борып җибәрде. Һәр куылу йөрәгемә ук булып кадала... Бик нервыма тигәч, сигезенчесендә кире әйләнеп килмәдем, үз хаҗәтем белән бүтән якка йөгердем...» Йөгерүен йөгерә дә бит солдат, ләкин командир янына кире килмичә барыбер булдыра алмый. Әнә шулай җәза артыннан җәза, наряд артыннан нарядлар китә. Ниһаять, солдат шундый бер нәтиҗәгә, әйтергә кирәк, бик кыйммәтле, безнең армиябезнең нигезен тәшкил иткән нәтиҗәгә килә. Автор үзе моны кызыклы, гыйбрәтле генә итеп сөйләп бирә: «Мин һаман бер нәрсә турында уйланам: буйсынырга теләмәгән яшь тайны Миңнулланың (Миңнулла авторның якташы — Г. Ш ) әтисе өянкегә бәйләп ярган. Күрәсең, башкача мөмкинлеге булмаган. Шул көнгә калмас өчен, үз кытыгыңны үзең качыру яхшырак түгелме? Армия өянкесе нык. Хәтәр давылларга, гарасатларга каршы торган, тамырларын гасырлар төбенә җибәргән өянке ул. Аны какшата алмыйсың...» Бу инде солдатның чын солдат булып җитлегә баруы. Бу инде аның хәрби дисциплинага аңлы рәвештә буйсына белү, командирлар әмерен Ватан әмере итеп кабул итә алу дәрәҗәсенә күтәрелүе. Солдатның әнә шулай әкренләп җитлегү моментларын я юморга төреп, я булмаса күңелгә ятышлы буяулар сайлап, тыйнак кына бизәп күрсәтә алуы белән дә кирәкле әсәр бу. Аннан китә көн аралаш диярлек кы- рыкилле чакрымлы походлар, танкка каршы чокырлар казу, урман кисүләр, атналар буена чишенмичә йоклаулар, көненә әллә ничә тапкыр була торган тревогалар... Көнбатышта дәһшәтле сугыш бара. Көнчыгышта да ул менә-ме- нә кабынырга тора. Мондагы дошманның да мәкерлеге немец фашистларыныкыннан ким түгел. Вакыты белән көрәк-лом тотарлык, аягын атларлык хәле калмаса да, солдат үз бурычын үти, уфтанмый-сыктанмый. Чөнки Ватанның әмере шундый. Ватан газиз. Бу тема әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган. Автор солдатларның сабыр гына сагына белүләрен, туган илләреннән килгән хатларны укып юануларын, кышкы салкыннарда, юеш землянкаларда бала чак хатирәләре, туган як моңнары белән җылынуларын, кайчандыр әллә ни исләре китмичә, бары тик шома һәм кызыклы итеп язылулары белән генә истә калган китаплардан, үз тирәләрендә, илдә һәм бөтен дөньяда барган вакыйгалардан хәзер сулышларын, элек үз авылы, үз шәһәре белән генә чикләнгән офыкларын киңәйтерлек җим эзләүләрен, тирән мәгънә табуларын, нинди генә очракта да рухи байлыкка омтылуларын, ата-бабалар мирасы, туган туфрак, туган ил, Ватан дигән төшенчәләрнең ни икәнен чынлап торып аңлый баруларын дөрес һәм калку итеп тасвирлый. Инде әйтелгәнчә, документаль әсәрнең мөмкинлекләре шактый чикле. Шуңа карамастан, Әдип Маликов истәлектәге төп геройларны образ дәрәҗәсенә күтәрә алган. Чын тәрбияче сыйфатларына ия булган кадровый офицер — взвод командиры лейтенант Орлов, беренче карашка төксе, корырак булып күренгән, ләкин асылда ышанычлы иптәш, әйбәт командир сержант Батраков, сугыштан соңгы бөтен гомерен һәлак булган солдатларының каберен эзләүгә багышлаган полк командиры Сабит Жумакаев, «эшләпәсе, зур кабак өстенә менеп утырган песи баласы шикелле, баш өстендә генә тора» торган музей экскурсоводы, соңыннан фәннәр кандидаты Алексей Рыжиков, авторның як- ташы, отделение абруе дигәндә үлеп китүче. үтә дә самими, сабыр, шул ук вакытта кыю һәм тапкыр, һәр нәрсәгә юмор аша карый белүче авыл баласы Миңнулла Миңлекәев — һәркайсы тулы канлы, якты һәм кешелекле образлар булып күңелдә калалар. Әсәрнең теле җыйнак, мамыклы, юморга бай. Автор турыдан-туры үзенә кагылышлы, үзенә бәйле вакыйгаларны да тыйнак кына итеп, юмор белән сурәтли белә. Язучы өчен бу бик кыйммәтле сыйфат, бу инде киң күңеллелек. олы җанлылык галәмәте Әдип Маликов чагыштыруларны, гомумән. сурәтләү чараларын җиренә җиткереп. тәмен белеп куллана. Япон самурайларына каршы сугыш атна-ун көндә тәмамланды. Ләкин шул вакыт эчендә дә без анда меңнәрчә һәм меңнәрчә кеше югалттык. Каты булды бу сугыш. Безнең гаскәрләргә табигый киртәләр, климат шартлары да баштанаяк коралланган дошман кебек үк каршылык күрсәтте. Сахалин һәм Маньчжурия сазлыкларында батып, ком чүлләрендә сусап, алҗып үлгән солдатларыбыз тагын күпме! Әмма шунысы бар, әлеге сугыш Көнбатышта дүрт ел буена дәвам иткән, халыкны инде тәмам алҗыткан, җелегенә төшкән сугыш тәмамланып, җиңү тантанасы белән кинәнеп яшәгән бервакытта башланды. Илебезнең үзәгеннән читтә, иң ерак чигендә барганлыктан, шуның өстенә тагын тиз дә тәмамлануы белән. ул ничектер игътибар үзәгеннән читтәрәк калып торды шикелле Бу вакыйгаларга багышланган әсәрләр рус әдәбиятында да шактый вакытлар үткәч кенә күренгәли башлады. Безнең татар әдәбиятында исә алар әле шушы көнгә кадәр юк дәрәҗәсендә аз. Әдип Маликовның «Яшьлек утравым» повесте әнә шул бушлыкны шактый киметүе белән дә әһәмиятле. Әлеге әсәр биш-алты ел буена японнарның һөҗүмен көтеп, дөресрәге, аларның юлын бикләп торган гаскәрләребезнең искиткеч кыен шартларда да. бернигә карамыйча. сугышчан сәләтләрен туктаусыз үстерә баруларын, инде вакыты җиткәч, алларына куелган бурычны намус белән башкарып чыгуларын калку итеп, дөреслеккә хыянәт итмичә сурәтләп бирә алган. Миңа, шул вакыйгаларда катнашкан кешегә, бу нәрсәләр ачыграк күренә дип әйтсәм дә ялгышмам төсле. Кыскасы. Әдип Маликов укучыларыбызга әле моңарчы таныш булмаган яисә аз таныш булган хәлләрне, вакыйгаларны ачты. Мин исә аның шагыйрь дә булуы өстенә лирик- уйчан, шәп прозаик та икәнлеген ачтым.