Логотип Казан Утлары
Драма

ҺӘЙКӘЛ


ДРАМАТИК ПОВЕСТЬ
ЕРАК АВЫЛ
Икмәк.
Икмәк — җирнең үзе төсле,
Түгәрәк.
Ераклардан килгән илбасарлар Тырышканнар ашап бетерергә аны Телгәләп.
Ирек өчен яуга күтәрелгән Баһадирлар тоткан икмәкне Тартып алып, ачлык туен, үлем туен Бәйрәм итмәкче Булган алар.
Сабый ирек кулындагы икмәк телемен
Тартып алып, биер-уларга
Теләгәннәр алар, теләгәннәр киләчәкне Ачлык кулы белән буарга.
Теләгәннәр аяк кына баскан Сабый өлешен шулай таларга. Хәтәр юлга чыгып киткәнсең син, әткәм, Ирек куймас өчен аларга — Илнең гомерен, бәхетен дауларга.
Күрәм сине ерак шул елларда, Талчыккансың үзең, аргансың. Ерак авыл өе — кара төн.
3 а һ и т. Син ул хәтле кайгырма әле, Арслан, баш кайгысы түгел ләбаса.
Арслан. Баш кайгысы бу, Заһит, баш кайгысы, командова- ниенең заданиесе үтәлми дигән сүз.
Заһит. Әй, без генәме дөньяда! Бер без үтәмәгәннән Армия җимерелмәс. Кызыл Армия бит ул!
Арслан. Без бу эшне харап итсәк, бүтәннәр корал китерә ал- маса... Шуннан ни булыр? Колчак көчле! Көчле дошман!
Мәгъдәния. Көчле белән сүз көрәштермә, дигәндәй. Көчле икәнен белә торып ник сугышасыз, сугышмагыз.
Ахыры. Башы 10 санда.
Арслан. Мено сезнең кебек ахмаклар әдәм тесле яшәсен дип. Менә бу сукыр лампалар бетсен дип. Сугышабыз һәм җиңәчәкбез. Халыкның каралыгын, аңгыралыгын да җиңәчәкбез.
3 а һ и т. Халыкны яманнарга ярамый, безнең халкыбыз бөек, әйбәт халык.
Арслан. Бөек, ләкин аның наданлык дигән әшәке дошманы ♦ бар. Уйлап карагыз: без кем өчен сугышабыз? Шушы халык өчен, п бәхетле яшәсеннәр дип. Ә алар? Менә шушы авыл кешеләре? Юк, 2 юк! Аңласалар, соңгы ризыкларын бирерләр иде алар безнең Кы- § зыл гаскәр өчен. Бушка бирерләр иде. Ә без акчага, алтын акчага “ да бер йөк ашлык таптык. Бөтенесе бер йөк! ♦
Мәгъдәния. Төрле кеше бардыр инде. а
3 а һ и т. Бу тирәгә килмәскә кирәк булган безгә. Шундыйрак о авыллар булып чыкты... ~
Арслан. Дөрес, бүтәк чакта ярты көн арасында олау тула < торган иде. а
Заһит. Анысы дөрес. Бу тирәнең элек-электән даны киткән: s саранлык, караклык белән. о
Арслан. Чамадан тыш бай халык монда. Безгә каршы!
Мәгъдәния. Иртәгә бүтән авылларга китәрбез. Мә, минем о хөрмәткә (аракы бирә).
Арслан. Юк, аракысыз гына — давай, ял итәбез. Әйдә, Мәгъдәния! Иң шәп көеңне! Трам-та, трам-та та-та-таля, тралля-ля, ля, ля... Их! Яле!
Мәгъдәния (бии). И-их!
Яратуымны да белдең,
Сизмәганга салыштың шул, Күрмогонгә салыштың. Авыру тесле күчер сиңа, Тынгы бнрмос, бирмәс сиңа Минем сагышым.
Сагышым.
Заһит. Әйбәтрәк, тагып Аа шәбрәк җырла. Сип бит безнең шансонетка хәзер. Без буржуй түгел, без — революционерлар.
Мәгъдәния (ачу белән). Күрерсең әле син минем нинди шансонетка икәнне.
Арслан, Дөрес, кимсеттермә үзеңне. Молодец! Трам-та-та! Трал-ля-ля-ля... Эх, Мәгъдәния!
Мәгъдәния (аны кочаклап). Арсланым минем, җүләрем! Мә, минем стаканнан! Исерергә булгач, исерергә! Безгә барыбер!
Заһит. Исерергә булгач, исерергә!
Арслан. Эчегез, ләкин акылны түгел.
Мәгъдәния. Бүген акыл кирәкми.
Арслан. Минем хөрмәткә.
Мәгъдәния (эчә). Синең хакка (җырлый).
Китам инде, син каласың.
Эзлэсоң до табылмам шул. Үкенерсең — мин булмам. Үргә табан агар сулар, Юлын алыштырыр җиллор, Ә мин борылмам.
Борылмам.
Заһит. Син дә бер генә күтәр инде Сылубикә хорм этенә.
Арслан. Мине исертеп сезгә ни бар?
Мәгъдәния. Күңелдәге бөтен чүп-чарны юып китсен әле. Мә!
Арслан. Күңелгә чүп-чар тутырып йөрергә киңәш итмим мин севго.
7. <к. у.» № и.
•37
Мәгъдәния. Бернинди чүп-чар юк. Сик ялгыш аңладың- вак- төяк хәсрәтне димәкче идем мин (җь.олый).
Ашыктырма соңгы кичне, Болай да бик тиз үтә шул, Аерылыр сәгать җитә. Минутларга еллар сыйсын. Бер гомерлек хисләр тулсын Шушы бер кичкә. Бер кичкә.
Арслан (уйланып). Ярый, сез кыланыгыз, миңа җитте.
3 а һ и т. Арлы-бирле сугылып, үгетләп, янап, кычкырышып, ялынып, тәмам йончыдың син, Арслан.
Мәгъдәния. Әйе шул, син аргансың. Ял ит булмаса, бераз йоклап ал.
Арслан. Йоклар идем, бик йоклар идем.
3 а һ и т. Мин сакка калам. Нәрсә, ышанмыйсыңмы?
Арслан. Сиңа ышанам да бит... Монда...
3 а һ и т (пышылдап). Аны (Мәгъдәнияне) әйтәсеңме? Курыкма, ирек куймам.
Арслан. Курыкмыйм. Курыкмыйм. Сиңа мин ышанам. Но кара. Йоклыйсы булма.
Мәгъдәния (якын килеп). Күрше бүлмәдә урын җәелгән. Әйдә, үзем кертеп яткырам.
Арслан. Күрше бүлмәгә генә үзем дә чыга алам мин. (Китә башлый да туктала.) Заһит! Кара аны! Әгәр йокласаң, сине иртәгә аягыңнан күккә асам.
Заһит. Товарищ Арслан! Нинди шикләнү — иң якын дустыңнан.
Арслан. Син миңа андый ук дус түгел, конечно, сизеп торам. Син мине яратып бетермисең. Шулай да, начар булса да, туган тиеш кеше мин сиңа. Карт атайлар гына бертуган, канга хыянәт итә алмассың. Югыйсә, мин сине асам — аякларыңнан күккә асам!
Заһит. Арслан, дөрес әйтәсең, уртак канны пычрата алмам, Арслан. Исермәскә ант итсәң, мин йокларга ятам.
Заһит. Менә инде!
Арслан (җикереп). Ант ит! Ата-бабалар хатирәсе белән.
Заһит. Ата-бабалар хатирәсе белән ант итәм, исермәм, йокламам.
Арслан. Ә хәзер бәйрәм итегез, тик артык шауламагыз — хуҗалар йоклый (китә).
Заһит. Сәер кеше.
Мәгъдәния. Акыллы кеше.
Заһит. Без аңардан да акыллырак.
Мәгъдәния (кинаяле). Син? Әлбәттә, акыллырак!
Заһит. Эшебезнең уңышлы чыгуы хөрмәтенә!
Мәгъдәния. Уңыш өчен.
Заһит. Безгә хәзер ашлык кирәкми. Киттек. (Эчәләр.) Трали- тра трам-та траля-ля-ля... Әйдә, Арслан яраткан җырны, рәхәтләнеп йокласын.
Мәгъдәния «Уел» көен көйли...
Мәгъдәния. Җиттеме вакыт?
Заһит. Җитте бугай.
Мәгъдәния. Шуннан?
Заһит. Нишләргә соң?
Мәгъдәния. Капчык кайда?
3 а һ и т. Арсланның мендәр астында.
Мәгъдәния. Эчерә алмадык.
3 а һ и т. Ничава, болай да эчкәннән хужерак ул.
Мәгъдәния. Кереп хәлен бел, авырып китмәсен.
3 а һ и т. Хәзер. (Китә.)
Мәгъдәния (җырлый).
Сагынырсың мин булмам. Мин булмам.
3 а Һ и т. Булды бит.
Мәгъдәния. Хәзер үк? ♦
3 а һ и т. Әйтәм бит, эт булып алҗыган иде ул (капчыкка сукка- а лый, анда акча чылтырый). Ничегрәк? Әт-тә-тә-тә!
Мәгъдәния. Ат җигүлеме?
3 а һ и т. Җигүле. «Мәгъдәния. Хәерле!я
Чыгып китәләр. Лампа, керосины бетеп, окренлоп сүн». Денышы башта караңгы- о лык баса, аннары кон яктыра. °
х
Арслан (бүлмәгә чыгып). Заһит! (Кычкырыбрак). Заһит! Мәгъдәния! (Каты кычкырып.) Заһит, кайда син? (Урамга чыгып йөгерә дә бераздан тагын керә һәм каты итеп кычкырып җибәрә.) Заһит, мерзавец!
БУШ КУЛ БЕЛӘН
Сылубикә сүзсез генә «Уел» көенә моңаеп утыра, җеп эрли. Бераздан ишек кагалар да ул урыныннан сикереп юра.
Сылубикә. Ходаем, ирсез өйгә төн белән кем килә инде. Әллә үзе кайттымы? Алай дисәң, әле биш кенә көн узды. Бүтән чакта унбишәр көн йөри иде. (Ишекне катырак каккач.) Кем бар анда?
Г о б ә й. Без бу, җиңгәчәй, ач әле.
Сылубикә. Нишләп йөрисез болай җиде төн уртасында. Ул- бу юктыр бит? (Ача.)
Юламан беләп Гобой кероләр.
Гобәй. Әллә ни юк. Кайтып җитмәделәрме икән дип, белмөкче генә булган идек.
Сылубикә. Үзең беләсең ләбаса, Гобәйдулла, тиз бит әле. Әллә берәр нәрсә ишеттегезме?
Гобәй. Ишетмәдек тә...
Сылубикә. Куркытмас өчен генә әйтми тормыйсыздыр бит?
Юламан. Берни дә юк, җиңгәчәй, курыкма. Без синең хәлне белергә генә кердек.
Сылубикә. Яшерәсез, күзләрегеадьн күреп торам.
Юламан. Дөньяда начар хәбәрләр. Шуны да әйтмәкче идек.
Сылубикә. Арслан исәндер бит?
Гобой. Исән булырга тиеш.
Сылубикә. Әй, ходаем, әллә ничек сөйләшәсез. Нидер бар. Бар ла, әйтмисез генә. Әйтегез, әйт, нинди хәбәр?
Юламан. Хәбәр шул: безгә таба Колчак якынлаша. Бөгелмәне дә алган, Минзәләгә дә кергән.
Гобәй. Хәзер бу табатын килә ди.
Сылубикә. И ходаем, сезгә кагылмаслар микән?
Гобәй. Безгә кагылмаслар да...
Юламан. Арсланны сакларга кирәк. Кайткач та тизрәк сыпыртсын.
С ы л у б и к ә. Ай, ходаем, ай, ходаем...
Ишек кагалар.
Гобәй. Кем анда?
Арслан. Мин.
Сылубикә. Ай, Арсланым исән»
Чыраеннан язган Арслан керә. Аптырашып калалар.
Сылубикә. Арслан, ни булды?
Арслан. Таладылар...
Сылубикә. Ходаем...
Юламан. Аклармы?
Гобәй. Бандитлар?
Арслан. Бандитлар боерыгы буенча, Заһит белән Мәгъдәния. Юламан. Ашыкма, Арслан, алай ярамас.
Г о б ә й. Гөнаһлы булуың бар. Үз '.уганыңнан шикләнмә.
Арслан. Барыбер эләгәчәк. Сез аңа әйтеп куегыз.
Юламан. Без аңа ничек әйтик, ул бит авылда юк.
Арслан. Булмаса, кайтыр, кайтмый булмас. Шул хәтле акчаны тотарга аның башы җитмәс.
Юламан. Син төгәлрәк сөйлә әле, Арслан агай, болай аңлашылып җитми. Сезгә кайтыр дип, нәрсә уйлап әйтәсең?
Арслан. Сез белгәнне уйлап.
Юламан. Мин берни белмим.
Арслан. Белмәсәң, бел: әнә Астрахань ягында дәүләткә ашлык илтүне тоткарлаган спекулянтларны атарга боерык биргәннәр. Бу җинаятьчеләрне дә шул ук хәл котә, белеп торыгыз.
Юламан, һмм...
Гобәй. Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме синең, Арслан агай?
Юламан. Гобәйдулла!
Г о б э й. Ул бит безнең күзгә карап әйтә.
Арслан. Монда балалар юк, Юламан, хәзергә сүз белән әйтергә ярамаса да, без өчебез дә аңлыйбыз сүзнең йөрсә хакында баруын.
Юламан. Сүзне гадәттә исбат итәргә туры килә.
Арслан. Анысын Чека раслар. Моңарчы раслап килделәр.
Гобәй. Кайда соң синең Чекаң? Кайда? Бөгелмәдә Колчак, Алабугада Колчак, Минзәләдә Колчак. Син аяк баскан җир генә калды бит инде. Ә сип безгә янап торган буласың. Аттырмакчы, имеш.
Юламан. Гобәйдулла... Ялгышасың. Ул безнең хакта сөйләми. Шулай бит. Арслан?
Арслан. Үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан булып, акка да, кызылга да кушылмаган булып, уңайлы форсат көтеп утыручы аждаһалар илдә шактый ул. Дөрес, алар бергә яшәмиләр, әмма бер явыз уй бөтен итә аларны — алар властька үз юллары белән омтылалар. Ил буенча җыйсаң, шактый зур банда булып укмаша алар. Шуларның кайбер очкыны безнең бу җиргә дә килеп төшкән булуы бик ихтимал.
Юламан. Кызык... шуннан...
Гобәй. Ул әллә нинди җен телендә сөйли, миңа да тәрҗемә ит әле, Юламан.
Юламан. Шулай, ашыкмаска кирәк. Ашыкмаека-
Гобәй. Ни кәгәргә тагын?
Юламан. Тәк-тәк. (Ишекле-түрле йөренә.)
Арслан (түрдә кызыл байракны күреп). Сылубикә, бу байрак нишләп монда?
Сылубикә. Китерделәр, аклар кулына эләкмәсен дип. Сәвит ♦ йортыннан.р.
Юламан. Эһем, эһ-ем. S
Арслан. Эшләр хәтәр, чыннан да хәтәр.
Сылубикә. Әйттем мин сиңа, Юламан энең дә кисәтте, йөрмә ~ үзеңә-үзең эш табып, ашлык ташып, диде. Менә күр инде көялеген. ♦
Арслан. Кемдер эшләргә тиеш бит ул эшне дә. Гаскәр дә, в шәһәр дә ачыкмаска тиеш. о
Сылубикә. Синең бшп-алты йөк арышың белән ил туя ди. ~ Арслан. Микем кебекләр бетмәгән. <
Сылубикә. Менә ташысын иде шулар, син ят идең җылы о өйнең тәмен белеп кенә.
Арслан. Ялгыш сөйлисең, ялгыш. о
Сылубикә. Әйдә, чишен инде. (Арсланның аякларына иелә, * чабатаны икәүләп чишәләр.)
Арслан. Усал авылга эләктек. Алтын акчага да бирергә теләмиләр.
Сылубикә. Ашлыклары юктыр.
Арслан. Юктыр! Җыен карак, җыен ерткыч. Коячакны көтәләр. Күрсәтербез әле без аларга Колчакны!
Сылубикә чабатаны алып күрше бүлмәгә кереп китә.
Юламан. Шулай, Арслан агай, хәзер әйт инде: кайда безнең Заһит абыебыз?
Ар елан. Акчаны эләктергәч кая китәргә кушылса, шунда киткәндер.
Юламан. Без әйтәбез сиңа: кайда Заһит?
Арслан. Белгән җирегездән эзләгез, минем кесәмнән түгел.
Гобәй. Кайда безнең Заһитыбыз, кадерле туганыбыз! Шул чаклы акча, шул чаклы алтын!
Арслан. Бүлешкәндә өч кешедән артмассыз дип уйлыйм.
Юламан. Шаяртма, Арслан, малайга чутлама безне. Без инде чирек гасыр яшәгән бу җирдә.
Арслан. Сезне шатландыра алам: шактый оста эшләде Мирзаһитыгыз. Мин йоклаган идем. Иртән уянып китсәм, җилләр искән. Кызык бит, ә?
Гобәй. Кызык.
Юламан. Туганнан туган абыебыз югалган, ә алар... кызык тапканнар.
Арслан. Сезгә туган булган кебек, Заһит минем дә туганым.
Гобәй. Сиңа бер ягы үги аның.
Арслан. Шуннан?
Гобәй. Синең күзләрең бик шикле карый, Арслан туган.
Арслан. Шулаймыни? Сез нәрсә, Заһитны ашап кайткан димәкчеме? Капчыкка Сылубикә бик тәмле ашамлыклар салган иде. Алар да бетмәде...
Гобәй. Бетәргә... Аларына чират җитмәгәндер.
Арслан. Шулай. Бөр көнне Заһитны, икенче көнне Мәгъдәнияне, бүген сиңа чират. Яхшы чакта...
Юламан. Син кызма әле бик, без кызарга тиеш монда, син түгел, Арслан агай, без.
Арс л an (кычкырып). Сезгә ник кызарга? Бер нәрсәгез дә югалмаган. Сезгә нәрсә?
Гобәй. Ә Заһит? Безнең яраткан абыебыз!
Арслан. Заһитны сезнең ничек яратканны мин беләм.
Ю л а м а н. Ә яратмасак?
Гобәй. Яратмаган бер кешене...
Арслан. Әйтеп бетер...
Юламан. Калып торсын.
Гобәй. Бүгенгә.
А р с л а н. Ә иртәгә?
Юламан. Иртәгә син аны эзләп табарсыңдыр бит.
Г о б ә й. Тапмый карасын.
Юламан. Менә шулай, үпкәләшмик. Син Заһитны кайда калдырдың, шунда барып алып кайт инде, Арслан агай.
Арслан. Кайда? Каян?
Юламан. Без каян белик.
Арслан. Мин дә белмим.
Юламан. Ә син бел. Онытсаң, исеңә төшер.
Арслан. Чекага хәбәр итәрбез. Табарлар.
Юламан. Юк хәзер бернинди Чека.
Гобәй. Безнең абыебыз Чека белән китмәде. Без синнән сорыйбыз.
Юламан. Шулай итеп: кем табышыр, кем белен эзләрсең — безгә барыбер.
Ар елан. Барыбер булса, хушыгыз.
Гобәй. Кунарга килмәдек, курыкма. Я безне дә югалтып куярсың.
Арслан. Югалсагыз...
Гобәй. Сөйләнеп кал.
Арслан. Тыныч йокы!
Ю л а м а п. Иртәгә! Кара аны! (Китәләр.) Арслан. Туганнар!
ТЕГЕРМӘН ЯНЫНДА
Еракта мылтык тавышлары ишетелә. Якында кемнәрдер кычкырып уза: «Аклар килә! Аклар! Сезнекеләр чигенә! Аклар килә! Безнекеләр килә! Аклар!»
Сылубикә (урамга чыга). Я хода, ана улны, ата кызны белми дигәннәре шушыдыр инде. Кыямәт көне шушыдыр. Кызылларны да безнекеләр диләр, акларны да безнекеләр диләр.
Гомәр күренә.
Ак үрдәккә, күк үрдәккә Җимнәр салдым дүмгәккә. Эчем җана, тышым җана, Әл дә капмый күлмәккә.
Сылубикә. Аклар керә ди бит авылга, нишләп йөрисең болай. Ник бармыйсың Арсланнар янына? Тәки китерәсезмени инде шуларны?
Гомәр. Мин башлаган сугыш түгел, чәнчелеп китсеннәр. И гомумән яратмыйм мин сугышны. Чәнчелеп китсен дөньясы.
Ак үрдәккә, күк үрдәккә...
Ю л а м а в белән Гобәй керә. Кулларында — ак флаг.
Гобәй. Гомәр, әйдә.
Гомәр. Кая?
Гобәй. Акларны каршыларга. Менә шушы флагны эләбез.
Гомәр. Ак минем үз өемдә дә бетмәгән.
Юламан. Флаг эләбез ди ул әйтә, флаг.
Гомәр. Миңа флагсыз да бик күңелле. Бигайбә, җәмәгать, мин андый эштән җәяүләп качам.
Гобәй. Арслан кызыллар ягында буталамы?
Сылубикә. Ир кеше өйдә ятмас.
Гобәй. Эен бөтенләй дә күрә алмас әле, болай булса. х
Сылубикә. Үз туганыгызга шулай янамагыз, оятыгызга көч л килмссен. л
Юламан. Дөресен генә әйтеп бир әле, җиңгәчәй, кайда үтерде ♦ ул Мирзаһитны — өйгә кайткачмы, юлдамы? я
Сылубикә. Әстәгыйфирулла тәүбә, нинди сүз ул? Тузга яз- о наганны. я
Гобәй. Әйт, без капчыкта ятмый, кайда мәете Мирзаһитнын? < Урмандамы, баздамы? а
Сылубикә. Базда, базга күмдек, сөт-катык янына. Адәм ак- я тыклары — ни сөйлиләр бит, ә? 3
Гобәй. Ишеттеңме, Юламан, базда ди бит? “
Юламан. Ишеттеңме. Гомәр?
Г о м ә р. Минем колак сайлап кына ишетә, сезнең алама сүзләрне кертми ул минем чиста башыма.
Гобәй. Әйдә, Гомәр, Юламан, карап чыгыйк баздан.
Г о м о р. Кәкәй кешеләр сез, әшәке кешеләр.
Гобәй белән Юламан өйга кереп киткәч, алзр артыннан Сылубикә дә ияро.
Сылубикә тавышы. Хакыгыз юк тентүгә керергә, законы юк. Юламан. Нинди закон кирәк сиңа, кем син шул хәтле?
Гобәй тавышы. Кем законы кушмый, акларныкымы, кызылларныкымы?
Сылубикә тавышы. Икесенеке да.
Юламан. Хәзер икесе дә юк. Хәзер безнең закон. Sea хуҗа авылда.
Гомәр. Хуҗа диме? Кара, бер якка да кушылмыйча торты-тор- ды да... Хәйләкәр! Тәки аклар беләнрәк, ахрысы, бу. Хәйләкәр!
Сылубикә тавышы. Ай, сөт өсте чүлмәгемне харап иттеләр. Ай, тәмуг кисәүләре. Баздан башыгыз чыкмагырлары! (Урамга чыга.) Гомәр, күрше булып ник карап торасың? Көпә-көндез тентүгә керделәр бит, таптыйлар, җимерәләр.
Гомәр. Әйттем мин аларга, сугыша алмыйм бит инде.
Сылубикә. Сугыш, сугышмыйча булмый ул.
Гомәр. Андыйлар белән кул пычратмыйм мин.
Сылубикә. Ә алар безне пычраталар, тентиләр, җимерәләр, таптыйлар. Ояты ни тора бит, Арслан өенә шушы юньсезләр тентү ясасын инде. Арслан ни әйтер.
Гомәр (чыгып килүче Юламан белән Гобәйга). Я, таптыгызмы?
Юламан. Авызыңны ерма. яме.
Сылубикә (Юламан кулындагы кызыл флагны тартып алмак- чы була). Тотынма әшәке кулың белән изге әйбергә.
Гомәр. Сиңа ник кызыл әләм, куеныңда агы бар бит инде.
Г о б ә н. Безгә аның икесе дә кирәк.
Сылубикә. Арслан флагы, хакыгыз юк. Бөтен авылныкы.
Гобой. Авыл хсзер безнең кулда, без хуҗа. Әйдә, Юламан.
Сылубикә. Шунда берәр ядрә яр ыгы гына эләксен, башыгыз беткерләре.
Гобәй. Янама, гүрләгән тавык, куркыта алмассың, синең ке- бвкляри* күп күргвн без.
Юламан. Хатын-кыз белее талашып үзеңне төшермә, Гобәйдулла, әйдә, киттек. (Китәләр.)
Сылубикә. Я ходаем, шушындый ввидәләрең дә йөри бит, нишләп җир йотмый аларны! Нишләп җир күтюра... Ходаем! Ник кайтмый соң инде үзе. Әй, Арслан!
Сәхнә артыннан тавышлар ишетелә. «Аклар килә! Аклар! Юла- жан белән Гобәй ак флаг элделәр. Аклар безгә тими, болай булгач! Аклар килә, аклар!»
Сылубикә. Я ходаем, үзең сакла.
Урамнан тагын тавышлар ишетелә: «Аклар авылга керми, аклар узып китә! Арслан абзыйны тоттылар! Арслан абзыйны үтерәләр!»
Сылубикә (ачыргаланып кычкыра). Кайда, кайда?
Тавышлар: Тегермәндә! Үтерәләр!
Сылубикә. Арслан! (Чыгып йөгерә).
Елга буе, тегермән буасы. Шунда Арслан ятып тора.
Сылубикә. Арслан, нишләттеләр сине, Арсланым минем, нишләттеләр? (Арсланның, канлы башын тотып үкси.)
Арслан. Елама, Сылубикә, ерткычлар алдында кимсетмә угздне.
Сылубикә. Арсланым, бәгърем, ни өчен? Нәрсә булды?
Арслан (торып утыра). Шул Заһит хакында... Үтергәнсең диләр.
Юламан. Үтермәгәч, кайда соң?
Гобәй. Кая куйдың безнең абыебызны? Әйтмәсөң тагын эләгә. (Кендек белән кизәнә.)
Юламан. Кая күмдең? Кая яшердең? (Гомәргэ.) Күрәсеңме? Әйтәсе килми. Болай булгач, тагын кайсыбызны харап итмәс.
Гобәй. Кеше үтерүчегә — үлем!
Сылубикә. Гомәр дим, ни карыйсың, бер гөнаһсыз кешене харап итәләр бит! Кеше үтерергә нинди закон куша? Нинди суд? Аклар законымы, кызылларныкымы?
Гобәй. Аклар да юк моңда, кызыллар да. Без — үзебез закон, без — үзебез судья!
Сылубикә. Кем куйды сине хөкемдар итеп? Хакыгыз юк! Якын килмәгез.
Юламан. Ә сезнең хакыгыз бар идеме безнең бертуган абыебызны үтерергә?
Сылубикә. Без үтермәдек! Минем Арсланым аңа тимәде, ышаныгыз! Ышаныгыз!
Юламан. Кем ышана?
Гобәй (кендек белән кизәнеп). Кем ышана? Синме, Гомәр?
Гомәр. Кем ышана д?ш... Нәрсәгә ышана?
Юламан. Арслан Заһитны үтермәде дип кем әйтә ала?
Гомәр. Мин әйтәм.
Гобәй. Син? (Кендек күтәрә.)
Гомәр. Син бик әтәчләнмә, калай отәч. Кулың кыскарыр.
Юламан. Син күрдеңме үтермәгәнне?
Гомәр. Күрдем — ул үтермәде.
Гобәй. Кем үтерде?
Гомер. Сги.
Гобәй. Үз абыемнымы?
Г о м ә р. Арслан үз энесен нишләп үтерсен?
Юлам ан. Заһит Арсланга бертуган түтел, үги туган.
Сылубикә. Сез үзегез үтергәнсез! Үзегез!
Гобәй. Сүз көрәштерергә безнең вакыт юк. Әйдә, Юламан, сиг судья.
Юламан. Хәл ачык. Монда карар бер генә була: үтерүчегә — g үлем. |
Гобәй. Суд карары шундый. 3
Г о м ә р. Авылдашлар, акылдан язмагыз, авылдашлар! Ф
Сылубикә. Кызганыгыз, намуслы кешене харап итмәгез!
Гобәй. Намусы-нисе белән — җәһәннәмгә! (Арсланга таба ® килә. Арслан торып баса.) х
Г о м ә р 'аны туктатып). Кулыңны төшер, адәм актыгы!
Юламан. Исерекбаш. а
Г о м ә р. Тамчы да капмадым.
Гобәй. Сыпырт яхшы чакта. (Тагын кизәнә.)
и Гомэр чигенергә мәҗбүр була һәм тына.
Сылубикә Арсланга таба килә. Гобәй, аны йолкып ата да Арс- ° ланга үзе якынлаша.
Арслан (көч-хәл белән). Якын килмә, ерткыч!
Сылубикә (Гобәйнең аяк астына егыла). Ерткычлар! Тәмуг кисәүләре!
Юламан. Суд карары — бер. Халык сүзе! Җиренә җиткерергә!
Гобой Арсланга табан атлый. Арслан тагын чигенә. Сылубикә. Ат, ат, Арслан, инк атмыйсың?!
Арслан пистолетын күтөрмзкче була, күтәрә алмый — куллары пмгенгән. Пистолет җиргә тошо.
Сылубпкә. Авылдашлар! Коткарыгыз! Алла хакына! Тәмуглык гөнаһ алмагыз! Коткарыгыз!
Гобәй. Ата алмадыңмы? Булмыймы? Мә! (Кендек белән селтәнә.)
Арслан. Авылдашлар, безгә иннди кешеләр кул күтәргәнен күрмисезмени? Ялгышмагыз, кешеләр, белегез, талаучылар властен җимерсәк тә, тормышыгызда, гадәтләрдә калтая гариплекләр — менә болар. (Юламан белән Гобәйгә күрсәтә), халык көчен, ил байлыгын урлап, кешеләрне талап яшәргә тырышучылар.
Гобәй кендек белән бәреп. Арсланны суга төшерә.
Сылубикә. Арслан! (Йөгереп суга ташланмакчы була, аны тотып калалар.) Арсланым!
Г о м ә р. Каешны ычкындырыгыз! Тегермәнне туктатыгыз! Туктатыгыз! (Чыгып йөгерә.)
Шактый вакыттан COR тегермән тавышы тына, ләкпп Асрлжж гәүдәсез алырга өлгермәгәннәр.
Гомәр. Өлгерә алмадык. Төште дә юк булды! Су кал төслә ага...
Сылубикә (җиргә тезләнеп, ачыргаланып кычкыра). Үтерүчеләр! Куркаклар! Ялганчылар! Сезне дөньяга тудырган аналарга ләгънәт. Иремнең каны, үземнең күз яшем тотал:! Үлгәндә дг кеше затыннан мәхрүм булып, кырмыска оясын* үл^ан еланнар төслә газапланып үлегез! Җылан-җаннарыгыз моңг. тәмугт., боргалан :ъ.п, раббым. Раббым!
Мин басма өстендә тезләнеп торган әниемә кул сузам. Тик кулларым җитми — арада еллар.
Күпме кешеләрне йоткан бу кое һәм тагын күпме йотар. Минем әтиемне дә ул йоткан.
Кое төбендә су шаулый. Су шавы кеше тавышы төсле, Юламан тавышы төсле ишетелә.
Кое тавышы. Синең әтиең ген? түгел, бик күпләр монда — аларның саны-исәбе юк. Син дә шушында булачак. Шуның өчен килдең бит.
М и н. Әйе, шуның өчен. Син йоткан барлык төннәр, барлык көн* нэр һәм төннәр с&нынча каһәрләнгән упкын! Шуның өчен!
Ярсынудан түзә алмыйча, кое авызына оли-олы ташлар ыргытам, Ә ул шыркылдап көлә.
Кос тавышы.Тиле! Тиле! Тиле адәм! Ха-ха-ха-ха!
Мин хәлдән таеп егылгач, кое тавышы да тына. Күрәм, янда гына кемдер басып тора.
М п н. Син кем?
Ата. Мин — синең атаң. Гасыр яшьлеге. М я н. Син миңа нәрсә әйтә аласың? Әтием? Ата. Мин синең җирдәге эшләреңне хәтергә төшерергә килдем. М и п. Нинди эш?
Ата. Алдыңа кара! (Анда револьвер.) Соңгы минутта ул кулымнан төште. Ул — сиңа мирас!
' Мин. Мирас! Шул гынамы?
Ата.
Калдырдым мин сиңа зәңгәр күкне, Караш җитмәс җирләр калдырдым. Бар төсләрен җирнең, бар киңлеген Күрер әчеп күзләр калдырдым. Яктылыклар җиргә өстәр өчен, Җиңәр өчен акыл калдырдым. Гаделлекне әкиятләрдән җиргә Күчерер өчен закон калдырдым. Әгәр булса күпме байлыгым, Барысын сиңа, сиңа калдырдым. Мин дөньяны сиңа калдырдым, Синдә минем бөтен барлыгым. Өметләрем аклый алдыңмы син, Саклый алдыңмы?
Мин.
Сез калдырган дөнья яши, атам, Бөтен килеш минем йөрәгемдә.
Ата.
Соңгы сүзем әнә Җирдә ята — Ал аны да.
Шул вакыт күз алдымда тагын ниндидер шоүлэ барлыкка килде.
Шәүлә.
Әй, хәерсез ата, Балаң эшли, яши милем беләп, Син әйтәсе соңгы сүздән инде баш тарта.
Ата.
Син кем, хәерсез бәндә?
Мин.
Син кем?
Шәүлә.
Мин — Юламан, сезнең күләгәгез.
Ата.
Син исәнме һаман?
Юламан.
Мин мәңгелек буйлап, сезнең арттан барам.
Ата.
О, хәерсез, бәхетсез адәм!
Юламан.
Син мираслар санап киткән булдың. Ләкин үзең карамадың татып. Кан хакына алган замананың Минутында калдың ятып...
Ә мин син калдырган бөтен байлыклардан Улың белән бергә файдаланам.
Әйт, кайсыбыз бәхетлерәк, акыллырак — Синме, минме?
Ата.
Бу — Юламан.
Вик күп дошманнарны җиңдем, ләкин аиы Җиңалмадым.
Син җиңәргә тиеш.
Юламан.
Сез батырлар, ләкин сезнең йөрәктә дә була Тик үзегез белгән курку, шикләрегез.
Мин — Юламан, сезнең шундый хисләрегез.
Мин — Юламан.
Көнләшүсез сөю, юк, булмаган. Бәхет белән кайгы бергә йөри һаман. Ә мин — сезпен юлдаш.
Мин яшимен сезнең күңелләрдә. Мин яшимен дөнья йөрәгендә — Чордан-чорга мирас.
Сез җиңәсез. Ләкин тиз үләсез, ә мин сезнең Кыяфәтне алам.
Үлмәсәгез, тагын җаеп табам — Сезне мактап, сезне җырлап,
а о п и у о неэхо
Түрегездә бергә урын алам.
Яшим, калам.
Мин — мәңгелек ялган.
Ата.
Ул хәзер ахыр чиккә җитеп алган — Син җиңәргә тиеш аны, балам!.
Юламан.
Көрәшүе кыен сезгә минем белән, Мин бит хәзер сәнгать булып әвереләм. Әсәр булып килеп чыксам дөньягызга, Бар син, аер: хаклык кайсы, ялган кайсы —■ Сәнгать — сихер, шигъри ялган — аның чишмә башы Әнә ул килә, баш иегез!
Сахяәгө скульптор керә.
М И Н.
Лениза!
Лениза.
Әйе, мин бу.
Мин.
Әйт, син кем яклы?
Лениза.
Мин матурлык яклы.
Ата.
Матурлыкның була төрлесе.
Мин.
Син — табигать яратучы. Әйтик, синең елда — Каен гөмбәсе һ.чм чебен гөмбәсе.
Шуның кайсы ивт/р синең өчен?
Лениза.
Икесе дә.
М нн.
Агулысы да?
Лениза.
Әйберләрнең миңа кирәк төсе, рәвеше, Ә калганы сезнең эшегез, галимнәр эшс.
Юламан.
Ишеттегезме? Бу — киләчәк сүз?, Сез дә, мин дә барыбер аңа.
Лениза.
Художник — ул матурлыкка үлемсезлек китерүче.
Мин.
Юк, хаклыкны, дөреслекне терелтүче!
Нигә кирәк сәнгать, гаделлекне үтерүче?
Ата.
Күрәм, шактый көч куйган Юламан.
Гасыр уртасы аны белми.
Сиңа, улым, кала бер генә юл — җиңү.
Лениза.
Чын гүзәллек белми җиңелүне. Ул — үлемсез.
Ата.
Дөрес, син җиңәргә тиеш!
М и н.
Атам, синең кулда корал иде теге чакта, Ник атмадың?
Ата.
Анысы — минем хата.
Дошманнар күп иде, моннан явызлары, Ә моның без кем икәнен, ни икәнен Белми идек рәтләп ул чакларда.
Ә син кара, соңгы чиктә минем кулдан төшкән корал Синең алда ята.
Юламан.
Ул аңардан хәзер баш тарта.
Заман инде башка, хәерсез ата.
Чөнки ул бик яхшы белә.
Миңа төзәп аткан пуля
Уза сезнең йөрәк аша.
Ата.
Ныклык кирәк мондый чакта.
Мин.
Мин нишләргә тиеш?
Ата.
Хәзер заман башка, үзең кара.
Мин.
Әйе, мин үземчә эшлим һәм сичеңчә: Мин барыбер атам, Аңа һәм... йөрәгемә...
Юламанның каршы сына килеп атам... Шартлау... Һушыма килсәм. янымда беркем дә юк. Аптырап торам да торам. Кос туктаусыз үкерә. Аның үкерүен җиңеп, дәрья төбеннән сүзләр килә.
Мин (кабатлап).
Калдырдым мин сиңа зәңгәр күкне, Караш җитмәс җирләр калдырдым. Бар төсләрен җирнең, бар киңлеген Күрер өчен күзләр калдырдым. Синдә минем бөтен батырлыгым. Мин дөньяны сиңа калдырдым.
Әйе, мин синеңчә яшәргә тиеш. Һәм үземчә.
Кайтаваз (ана тавышын китерә). Арслан, сакла үзеңне, сакла, ат, кулыңда корал бит! Арслан! Авылдашлар! Коткарыгыз аны, алла хакына, коткарыгыз!
М и н. Анам тавышы!
Кайтаваз (Юламан тавышын китерә). Хәзер без хуҗа. Безнең сүз: үтерүчегә — үлем!
М и н.ТОламан! Нинди сүзләр!
Кайтаваз. А-а-а-а!
Авыртуга чыдый алмыйча, колакларымны каплыйм.
УТ
Мин. Шулай, әткәм, тарихны үзгәртеп булмый. Әгәр үзгәртеп булса, иң башта мин сине исән калдырган булыр идем. Юк, мин сине коткара алмыйм, димәк, тарихны да үзгәртә алмыйм. Аны бары тик бозарга гына мөмкин. Ә моңа беркемнең дә хакы юк. Аны мин дә бары тик булган хәленчә генә терелтергә тиеш. Бернинди куркыту, янауларга карамастан.
...Дәфтәргә яңа юллар өстим.
...Күпмедер утыргач, кемдер, арттан килеп, куллары белән күзләремне тотты.
Мин. һич әйтә алмыйм, кем сез?
Лениза (кулларын ычкындырып). Оныттыгыз дамы?
М и н. Лениза! Нишләп сез монда?
Лениза. Менә сиңа... кунакка үзе чакырды, үзе...
М и н. Мин чакырганга күрә түгелдер шул.
Лениза. Эш белән дә, билгеле.
Мин. Эскизлар алып килдегезме?
Лениза. Әйе.
Мин. Бик яхшы, тикшереп карагыз.
Лениза. Сез дә кайбер нәрсәләрне ачыклагансыздыр дип б^ләм.
Мин. Ачыклаган саен хәл кискенләшә. һич тә сезнең файдага түгел.
Лениза. Әгәр киресенчә килеп чыкса? Мин сезнең хаксызлык- ка ышанма сам?
М и н. Сезнең алда һәм Юламан агай алдында техләнеп гафу үтенер идем. Ләкин шунысын әйтеп куйыйм, тарих шәфкатьсезлек ♦ дәрәҗәсендә туры сүзле. Ишетергә әзер торыгыз. Ул сезгә үзенең иң г; каты сүзләрен әйтәчәк.
Лениза. Нәрсә дип?
Мин. Сезгә менә нәрсә диячәк: Юламан Ардаширов утлы кү- “ мерләрне һәр вакыт бүтән кеше куллары белән тотып йөри. Аның ♦ янында һәр вакыт бер кеше палач ролен үти. Минем атамны ул үз я юлыннан Гобәй дигән бер адәм аша алып ташлаган. Хәзер атамны о ул икенче кабат үтермәкче, истәлеген юк итмәкче. Бу юлы Гобәй = ролен ул миңа тапшырды — әшәке эшен художник куллары белән < эшләтмәкче. Менә нинди коточкыч карьерист ул. Ә син... и
Лениза. Фирудин, син вөҗдансыз! =
Мин. Шулаймы? Туры сүз өчен рәхмәт.
Лениза. Сүзләрегезгә хисап бирә аласызмы сез? Әллә узган £ кошмар эченә кереп үк баттыгызмы? Сезне коткарырга кирәктер — о караул кыч^грыгыз.
Мин. Юк, үзем дә чыгып җитә яздым инде — күп калмады бугай.
Лениза. Мин, менә шушы кеше, художник — палач ролендә! Сезгә бу сүз өчен җавап бирергә туры киләчәк.
М и н. Ярый, мин әзер, исбат итегез хатамны.
Лениза. Минем сезнең белән сөйләшәсем дә килми (кит? башлый).
Мин. Лениза, бер генә минутка.
Лениза. Тагын берәр матур сүз әзерләп куйдыгызмы?
Мин. Әйтмәкче идем шул... Үзегез яхшы күңелле булгач, сез дөньяда начар кеше юк дип уйлыйсыз...
Лениза. Гафу итегез, шундый хөрмәтле кешене сез сурәтләгән төстә күрә дә алмыйм мин. ышана да алмыйм...
М и н. Ярый, монда килүегез әйбәт булган. Белгән кешеләр белән сөйләшербез.
Лениза. Әлбәттә, сөйләшәчәкмен. Эшкә тотынырга рөхсәт итегез.
Мин. Алар белән яңадан сөйләшкәннән соң китапка яңа бүлекләр өстәлде. Теләсәгез укыгыз. (Лениза дәфтәрне алгач.) Укыгыз һәм күз алдыгызга китерегез.
Узган көннәр безнең алга яңадан кайтты һәм кайчандыр яңгыраган тавышлар яңадан ишетелә башлады. «Аклар качты! Кызыллар кермәде! Безнекеләр китте! Аклар китте! Кызыллар килмәде. Безнекеләр килмәде».
Сылубикә. Тамакларыгызга таш кергәннәр, акырмагыз, әнә кемдер Базы буеннан кычкыра, шуны тыңлыйк.
Ерактан тавыш. Пожар! Пожар! Җир янып килә! Җир яна?
Сылубикә. Җир яна! Дөньяның бетүе шушы икән. Адәмнәрнең бу хәтле азынуына ничек түзсен ул! Дөнья беткәндә җирнең бер каты янып килә дигәннәре хак икән! Хак икән!
Тавышлар югары очка менеп китәләр: «Пожар! Пожар! Җир яна! Тегермән яна!»
Сылубикә. Тагын ниләр күрәсебез бар икән. Нинди генә казалар китерер икән ходай! Ай алла! Пожар! (тегермән янына ашыга.)
ЕЛГА БУЕ
Сылубикә. Әйттем мин сезгә, ходайдан әллә нпнди афәтләр килер дип! Кеше каны тотмый калмый ул. Арслан каны, минем күз яшьләрем, каргышым бу! Бөтен авыл белән янабыз. Бер гаепсез кешеләр кыр өстендә калса, куллары канлы бәндәләрдән үч тә ала алмабыз без! Әшәке кешеләр тагын калыр, алар башкалачыбызның канын-яшен эчәрләр!
Гобәй. Шайтан бичәсе! Син чакырган афәт бу!
Ю л а м а н. Су сибегез, су!
Г о м ө р. Торф яна!
Юламан Коры торф өстенә кемдер зур учак яккан — пожарның башы шуннан.
Сылубикә. Кеше каны тота ул! Әллә ниләр күрерсез әле. Күрми калмассыз!
Юламан. Авыл якса, синең өең берүзе утырып калыр дип беләсеңме?
Сылубикә. Минеке күптән янган инде. Аның эчендә җан калмаган, шуннан да куркынычрак хәл булмас! Безгә барыбер көн юк! Ятимнәр яше сезне дә озак җибәрмәс: алла җавабын кайтарыр. Менә күрерсез!
Г о м ә р. Контр! Контр! Контр! Карагыз, тегермән эте. Яна торган җирдә йөри. Контр! Монда кил! Мәһ, мәһ!
Юламан. Исемен дә тапканнар — Контр!
Г о м ә р. Арслан кушкан исем. Башта аларныкы иде ул.
Гобәй. Арсланда эт тә тормады.
Г о м ө р. Контр! Контр!
Еракта эт күренә, ул, бу таба килгәндә, кинәт юк була.
Г о м ә р. Харап булды, батты Контр?
Гобәй. Җир йотты. Тереләтә тәмуг!
Юламан. Контрның урыны шунда.
Сылубикә. Кансыз! Исеме генә шундый бит аның, ул сездән яхшырак иде! Мең кабат ягымлырак иде! Кешеләрне ярата иде! Эт булса да! Әйбәт эт иде ул, сезнең төсле түгел иде.
Гобәй. Убырлы карчык, үзеңне тотып салабыз бит шул утка.
Г о м ә р. Әй, җәмәгать! Кемдер килә, яна торган юлдан кайтып килә! Әй, мөсафир! Урап кил, сул яктан кил! Сул яктан! Карагыз әле, Заһит түгелме соң бу? Заһит! Заһит! Син бит буi
Сылубикә. Заһит! Арслан үтергән Заһит!
Юламан. Булуы мөмкин түгел.
Г о б ә й. Бу Заһит түгел, бөтенләй чит юлаучы!
Алар алдыма Заһит килеп баса.
Заһит. Нәрсә, энеләрем. Мине танымыйсызмыни инде? Онытты-гызмыни?
Юламан. Син Заһит түгел, алдама! Алдама!
Гобәй. Син чит кеше, юлбасар! Юри йөрисең безне харап итәргә.
Заһит. Мин бит бу, гөнаһ шомлыгына каршы, мин бу! Синең бертуган абыең — Заһит! Заһит мин! Шул арада оныттыгызмыни! Бер генә ай вакыт бит әле.
Юламан. Түгел, син безнең туган түгел. Каян килсәң, шунда олак!
Гобәй. Син безнең башыбызга гына исән калгансың. Арслан шунда үтереп бетермәгән!
3 а һ и т. Арслан! Әй үтергән булса.
Гобәй. Ул сине тукмап кына ташлаган идеме? Син терелдеңме?
Заһит. Кыйнаган булса икән! Мин анын янына кайттым: бала кыйнаган кебек кыйнасын ул мине!
Сылубикә. Заһит — синме бу? >
Заһит. Менә инде, кем булыйм, Заһит булмыйча? ч
Сылубикә. Җәмәгать, сез бу кешенең Заһит икәнлегенә ыша- J насызмы? Б
Г о м ә р. Инанабыз! Инанабыз! Заһит бу! 5
Сылубикә. Заһит, әйт, минем ирем Арслан сине үтердеме? > Заһит. Үтерсә әйбәтрәк була иде!
Ю л а м а н. Ул сине үтерер дәрәҗәдә кыйнаган, алайса!
Гобәй. Шулай диген, әйт, ялганлама!
Заһит. Кыйнаса икән! Хәзер кыйнасын ул мине. ®
Гобәй. Ахмак! а
Ю л а м а н. Ул акылсыз булып калган, кыйналудан.
Г о м ә р. Арслан сине нишләтте? го
Заһит. Арслан миңа тырнагы белән дә чиертмәде! Авылдаш- ° ларым! Иптәшләрем! Туганнарым! Мин сезнең хөкемегезгә кайттым: * теләсәгез нишләтегез!
Сылубикә. Сез, сез... Мәгъдәния белән...
Заһит. Теләсәгез нишләтегез: без ялгыштык, шайтан котыртуына түзә алмадык!
Г о м ә р. Нишләдегез?
Заһит. Без... Мәгъдәния белән...
Юламан. Заһит! Акылыңа кил!
Гобәй. Акылга килерлек булса, монда кайтамыни ул! Афәт.
Син алып кайттың бу афәтне! Бу җир син кайтканга күрә яна!
Сылубикә. Гомәр, әйтеп бетерсен Заһит!
Г о м ә р. Шуннан, Заһит, Мәгъдәния белән сез... Шуннан нәрсә булды?
Заһит. Без... Арслан йоклагач... (Юламан белән Гобәйгә күрсәтеп.) Менә болар сүзен тыңлап харап булдым мин...
Юламан. Әшәке! Үз туганыңа үзең яла ягасың. Пычрак җан!
Заһит. Сезнең сүзне тыңлап харап булдым мин! Туган! Ходай биргән туганнарны миңа!
Сылубикә. Заһит, алла хакы өчен әйтеп бетер — син югалган аркасында Арсланны үтерделәр бит!
Заһит. Үтерделәр? Кемнәр? Кемнәр аңа кул күтәрә алды?
Сылубикә. Менә алар — синең туганнарың — Юламан белән Гобәй!
Юламан. Мин аңа кул тидердемме? Күрдегезме, җәмәгать?!
Сылубикә. Син үз кулың белән түгел. Гобәй кулы белән...
Юламан. Гобәй үзе балигъ... Үзе өчен үзе җаваплы.
Гобәй. Син ни сөйлисең, Юламан!
Юламан. Мин аңа тырнак белән дә чиертмәдем!
Заһит. Арслан! Нинди кешене харап иткпннәр!
Гомәр. Ә үзең? Шул кешене ташлап качкансың — каракларча...
Заһит. Ташлапмы соң! Без Мәгъдәния белән...
Гобәй. Кайда куйдыгыз алтыннарны?
Заһит. Мәгъдәния белән урлап качтык без ул акчаларны.
Сылуби к ә. Халык акчасын!
Гобәй. Арсланның һәлак булуына — аның алтыннарын, акчаларын урлаган кешеләр гаепле... Без ялгыштык! Без ялгыштык!
Юламан. Минем бер кемгә тырнак белән дә чиерткәнем юк, каты сүз дә әйткәнем юк.
Сылубикә. Юламан түгел син, елан!
«• «к. у.» м ц.
113
Юламан. Иреңнең яраткан туганына шундый каты сүз әйта аласың!
Сылубикә. Туган!
Юламан. Әйтәм бит... Мин түгел, Гобәй!
Г о м ә р. Заһит, әйтеп бетер, кайда ул сез урлаган алтыннар?
3 а һ и т. Аларны миннән Мәгъдәния урлап качты!
Г о м ә р. Кая качты?
Заһит. Кая булсын: аклар ягына, Колчак ягына. Уфага таба- Мин үтә алмадым.
Г о б ә й. Заһит, син җинаятең өчен җавап бирергә тиеш.
Заһит. Курыкмыйм, җавап бирәчәкмен. Мин шуны белеп кайттым... Минем белән син дә...
Гобәй. Мин урламадым...
Заһит. Мин үтермәдем...
Гобәй. Ялганлама, син... Арслан сине үтермәкче булган. (Кендек чыгара.)
Заһит. Җәмәгать, коткарыгыз!
Г о м ә р. Заһит, кач!
Заһит. Коткарыгыз!
Заһит юл буйлап йөгерә, аны Гобәй куа.
Сылубикә. Бетәләр, янган юл буйлап киттеләр! Бетәләр! Коткарыгыз!
Г о м ә р. Заһит! Заһит! Әй!
Заһит уңга чыгыйм дигәндә яртылаш җиргә бата.
Заһит тавышы. Коткарыгыз, а, янам! Ай!
Аңа сугарга барган Гобәй дә бата.
Гобәй. Синең аркада... Ай, коткарыгыз! Ай-ай-ай.
Сылубикә. Коткарыгыз! Коткарыгыз, харап булалар!
Юламан. Сылубикә, алар синең иреңне кызганмадылар! Бетсеннәр!
Г о м ә р. Эт баткан җирдә үк! Өчәүләп! Баттылар, югалдылар!
Юламан. Этләрчә! Аларга шул кирәк!
Сылубикә. Арслан каны! Минем әрнешләрем! Кайта, афәт булып кайта!
Мин (хәзерге заманнан). Юламан Ардаширов! Ул миңа да тырнагы белән чиертмәде? Ардаширов!
МИН ДӨНЬЯНЫ ЯРАТАМ
Лениза. Монда язганнар хак булса, Юламан абый минем күзләремә ничек карар икән?
Мин. Юламан абыймы? Карар, туп-туры карар. Безне оялтырга тырышыр әле.
Лениза. Ә монда минем эскизлар...
Мин. Күрсәтегез халыкка.
Лениза. Нәрсә әйтер икән халык?
М и н. Ни әйтсә дә хак әйтер, ышанырга туры килер.
Лениза. Ни уйларга да белмим хәзер.
Мин. Ни булса да халыкка, гаделлеккә хыянәт итмәскә киңәш итәм мин сезгә. Мин беләм, хыянәт гафу ителми — гомергә һәм мәңге. Бу — минем анам сүзләре, сөт белән тәнемә кереп урнашкан.
Лениза. Ана сүзләре. Ул аларны кемгә әйткән? "
Мин. Беләсегез килсә, укып бетерегез.
Леипзв укырга керешә: җәйге басу. Сылубикә арыш ура.
Сылубикә. Үземә иптәшкә я малай, я кыз элып кайтам инде. Кайсын бирер ходай: малаймы, кызмы. Ир бала булса, әтисе кушармын дип йөргән бер исем бар иде. Шуны кушарбыз — Фирудян дип. Әтисенең шундый бер бик якын дусты булган — Себердә үлеп калган, сөргендә чакта. Мәхмүдә! И, мин сине янда дип сөйләнгән булам тагы... Кара, бу таба, безнең янга кемдер килә. Ярый, килә бирсен. Җәй көне басуда кеше өзелеп тормас инде ул. (Бераз тынып торгач.) Сәер кыяфәтле — безнең авылныкы түгел. Әллә нинди бер карачкы, кап-карадан киенгән. Җәйге челләдә кара киенгән кеше — кайгылы кеше булыр. Берәр кемен үтергәннәрдер... Әллә инде, ходаем...
Җәһәт кенә көлтәләренә иелә һәм килүчегә таба карамаска тырыша.
Мөсафирә якын ук килеп, сүзсез басып тора. Сылубикә аңа күз дә ташламый.
Мәгъдәния. Сылубикә апа, син бит бу? (Сылубикәгә якын ук килә, тегесе һаман күтәрелми.)
Сылубикә (күтәрелеп). Шуннан?
Мәгъдәния. Сылубикә апа!
Сылубикә. Әйе. (Горурлык хисе белән.) Мин — Сылубикә.
Мәгъдәния. Мин — Мәгъдәния.
Сылубикә. Бу исемне әйтүдән чирканмаган кеше дә калган икән әле. Ул бердәнбер булырга тиеш.
Мәгъдәния. Мин үзем Мәгъдәния. Үзем. Танымыйсыңмыни? Бер елда оныттыңмы?
Сылубикә. Юк, танымыйм, хәтерләмим.
Мәгъдәния. Без бергә тордык синең белән, бер түбә астында... Мин шул Мәгъдәния.
С ы л у б и к ә. Ул Мәгъдәния үлде.
Мәгъдәния. Юк, үлмәде. Мин исән.
Сылубикә. Ул үзе эшләгән барлык әшәкелекләрдән хурланып, үзен-үзе күралмас дәрәя;әгә килде. Аннан үзенә-үзе кул салды. Аның урынында мин дә шулай эшләр идем.
Мәгъдәния. Ә мин алай эшли алмадым. Мин — шундый кеше.
Сылубикә. Син үз кыяфәтеңне күралмыйсың. Артык хәерче булганга, көзге алырга хәлең җитмидер синең. Тышкы кыяфәтеңне түгел, эчке кыяфәтеңне күрсәтә торган көзге. Юк шул андый көзге дөньяда, юк. Шундый к^зге булып, синең чын йөзең күренсә иде, сиңа дөньяда беркем дә карый алмас иде, чирканып читкә борылыр иде. Син хәтта үз битеңә үзең төкерер идең. (Уйланып торгач.) Юк, ялгышам, төкерә алмас идең, «бу—мин» дияргә батырлыгың җитмәс иде синең. (Урагын тоткан хәлдә Мәгъдәниягә таба килә.) Мәгъдәния булсаң, син шундый кеше. Әйт, Мәгъдәнияме сип? Әйт!
Мәгъдәния (куркып бөрешә). Түгел, түгел!
Сылубикә. Син Мәгъдәния түгел!
Мәгъдәния. Әйе, Мәгъдәния түгел мин...
Сылубикә. Әшәке! Әгәр сораучы булса, куркаклыктан үз исменкән дә баш тарткан әшәке җаннар була дисәм, ышанмаслар иде. Ә андый кеше бар. Әгәр ул син булсаң, хәзер мин синең күзләреңне чокып чыгарырга тиеш булыр идем. Хыянәтчел йөрәгеңне, пычрак йөрәгеңне йолкып ташларга тиеш булыр идем Бәхеткә каршы, син Мәгьдәяия түгел. Бар, юлыңда бул, хәерсез мөсафирә, минем силе күргәнем юк, күрергә теләмим. Бу басу итен кыры. Син баскан җирдә бодай үсмәс, ызан буйлап уз, иген корымасын.
Мәгьдання китә башлый да кире борыла.
Мәгъдәния (үксеп). Мин! Мин — Мәгъдәния! Мә, када! (Тезләнә. күкрәкләрен ача.) Мә! Чәнче, када, үтер’ Чокып чыгар күзләремне — дөнья миңа хәрам булсын. Йолкып ташла йөрәгемне — дөнья рәхәте хәрам булсын. Мин — Мәгъдәния.
Сылубикә. Кызганыч, кулымда корал юк.
Мәгъдәния. Урагың белән! Ул шундый үткен, ялтырап тора. Урак белән! (Ләкин Сылубикә килә башлагач, үзе куркып кычкыра.) Сылубикә!
Сылубикә (урагына карый). Урак белән? Арыш исе, шушы изге туфрак исе сеңгән урак беләнме? Булачак балам күңеле кебек, ирем намусы кебек шушы якты, чиста урак беләнме? Синең өчен артык зур хөрмәт күрсәтү булыр иде бу! Бар, тизрәк, җиребезгә синең арттан афәт килә күрмәсен. Кешеләребезгә күренеп йөрмә, бәхетләре кимемәсен.
Мәгъдәния. Мин китәм. Соңгы сүземне, актык теләгемне үтә.
Сылубикә. Әйт теләгеңне.
Мәгъдәния. Арсланга тапшыр соңгы сүземне.
Сылубикә. Әйт сүзеңне.
Мәгъдәния. Мин аны эзләп авылга кергән идем. Өегез бикле...
Сылубикә. Кешесенә карата бикле дә була шул. Мәгъдәния. Урамда бер олы кеше дә күренмәде. Сылубикә. Урак өстендә кем өйдә ятсын.
Мәгъдәния. Балалардан сорадым: алар Арсланны үлде диделәр.
Сылубикә. Зинһар, ул хакта...
Мәгъдәния. Ул үлмәгәндер бит? Дөрес түгелдер бит бу сүз? Зинһар, мине куркытмагыз, ул исәндер бит?..
Сылубикә. Аның үлүеннән сез куркасыз!.. Ә үзегез...
Мәгъдәния. Ул исәндер бит? Мин зиратка бардым: анда аның каберен таба алмагач, тынычлангандай булдым: ул исәндер бит?!
Сылубикә. Арслан кебек кешеләр үлми. Ул исән.
Мәгъдәния (җиңел сулап). Аллага шөкер. Мин аны харап итә яздым... Әгәр үлгән булса, бу үлемдә мин дә катнашкан булыр' идем. Аның акчаларын, җыелган алтыннарын без Заһит белән бергә урладык бит... Минем башыма килә торган нәрсә түгел иде бу. Юламан белән аның абыйсы Гобәй кушуы буенча... Минем сезгә ачуым да купкан чак иде: өйдән куып җибәргән көнегез иде: мин риза булдым...
Сылубикә. Алар — Юламан, Гобәй!
М ә г ъ д ә н ия. Заһит ул акчаны Юламаннарга алып кайтырга тиеш иде: анысына риза булмадым. Шуңа күрә Эаһитны үзем белән алып киттем.
Сылубикә. Ә соңыннан? Син ул акчаларны кая куйдың? Заһиттан син урлагансың бит.
Мәгъдәния. Мин ул акчалар белән шәһәргә кайтып кешечә яши башламакчы идем.
Сылубикә. Кешечә яшәр өчен кеше булырга кирәк. (Мәгъдәния җавап бирми.) Кайда ул байлык?
Мәгъдәния. Уфага кереп барганда мине Кызыл гаскәр кешеләре тотып алдылар да акчаларны кире бирмәделәр.
Сылубикә. Аллага шөкер!
Мәгъдәния. Арслан нәрсә әйтте минем хакта?!
Сылубикә. Әйтмә ул исемне пычрак телең белән.
Мәгъдәния. Сылубикә! Минем беләсем килә. Ул ни әйтте?
Сылубикә. Намуслы кешеләр үлгәч тә көрәшәләр, үлгәч тә җиңәләр. Үлгәннәр тарафыннан тере килеш җиңелүдән дә хурлыклы җиңелү юк, диде Арслан. Бу сүзләрне мин улларымның улларына тапшырсын өчен туачак улыма әйтеп калдырачакмын.
Мәгъдәния. Сез әллә ничек сөйлисез... Томанлы итеп. Арслан әллә чынлап та исән түгелме?
Сылубикә. Арслан исән. Әйт. аңа нәрсә тапшырырга? Югый- * сә, сез аның белән үлгәч тә очрашмаячаксыз. Шайтан нәселен анып “ янына үткәрмәсләр. Әйтеп кал сүзеңне.
Мәгъдәния. Мин аңа үзем әйтермен дип кайткан идем. m Сылубикә. Чак кына иртәрәк кайткансың.
Мәгъ дән и я. Ул кая китте? ♦
Сылубикә. Әйтеп бетер сүзеңне. а
Мәгъдәния. Сүзем шул: ул мине, мин җүләрне гафу итсен. £ Сылубикә. Хыянәт гафу ителми. Гомергә һәм мәңге.
Мәгъдәния. Ул гафу итәр... бәлки. (Китә башлый.) Хуш. Сы- < лубикә, хуш! °
Сылубикә. Юлың кая таба? я
Мәгъдәния. Аяклар кая таба китәр, шул таба.
Сылубикә. Кайда да бер кояш. и
Мәгъдәния. Кайда үлсәң дә барыбер. Хушыгыз! (Китә.) °
Сылубикә хәлсезләнеп чүмәлә төбенә утыра. Озак та үтми, басу буйлап яшь бала тавышы яңгырый. Еракта, яр буенда, Мәгъдәния силуэты күренә һәм югала.
Җәйге күренеш сакланган хәлдә заман алмашына.
Лениза (дәфтәрне миңа суза). Рәхмәт.
М и н. Я, ничек?
Лениза. Ашыктырмагыз мине, мин үзем... Үземнең төшенәсем килә (тау ягына карап). Аида кемдер килә бугай.
Мин. Тукта. Әнием! (Каршысына барып, җитәкләп китерэм.) .Ник килдең, әнием. Нәрсә бар?
Ана. Кайтканнар... теге зобанилар монда киләләр.
М v н. Әйбәтләп, әни, каушама, кемнәр кайткан?
Ана. Шул инде... Юламан. Ачуланыштык дигән идең. Берәр яәрсә уйлап кайтмасын тагын. Атаң төсле итеп куймасын. Бар, ба- дам. кит син моннан.
М и н. Юк. әни, мин китмим.
А н а. Килен җиттеләр, балакаем!
Юламан (керә). Исәнмесез. (Эндәшүче булмагач.) Лениза, сезнең кәефегез киткән димме? Фирудия безнең проектка каршыдыр генде. Шуның өченме?
Лениза. Юк, әле без карамадык.
Юламан. Әйдә соң. карыйк, күрсәтик. (Сәхнәгә керүче Гомәр- «е күреп). 0, кемне күрәм мин! Гомәр! (Кочак гамакчы була, тегесе читкә тартыла.) Таныйм, таныйм. Молодец, ^ртык бирешмәгәнсең Цияр идем мин.
Гомәр. Мактама, Юламан, бирешелде инде, бик каты бирешел- 1е. Шулай да азат тешләрем исән әле.
Юламан. Ярый. ярый. Бик әйбәт дияр идем.
Лениза. Юламан абый, эскизлар белән... Әллә бераз сабыр Шш*?
Юламан. Юк, мондый эшне сузу ярамас. Халыкның үткәненә 1ӘЙКӘЛ салабыз бит. Аның өчен тырышабыз. Шулай. Менә шушында 5улыр дибез инде. Авылыбызның иң биек төшендә. Сез ничек карыйбыз, иптәш скульптор?
Лениза. Авылның киләчәген, үсәчәген исәпләгәндә, урыны 'йбәт, анысы...
Го м э р. Бик хуп, җәмәгать. Алга карап яшисез икән.
Юламан. Дөрес! Авыл көннән-көн зурая безнең. Үсә!
Г о м ә р. Урыны шулай. Ә теге... ни дисез соң әле... сурәте...
Лениза, һәйкәл.
Г о м ә р. Ә һәйкәл дигәнегез ниндирәк була?
Юламан. Сезнең белән киңәшергә кайттык менә. Хәл итик бергәләп — сезнең заказ бит. Художник гипска күчергәнче үк киңәшергә теләде. Халык белән.
Бер зур кәгазь щит күтәреп бастыралар.
Сурәттә кеше басып тора: аяк астында — кара кошлы флаг, патша флагы. Герой шул кошның койрыгына баскан. Ике кулы белән тагын нидер күтәреп тора.
Л е н п з а. Макет эшләнеп бетмәгән. Бу ике кул ураклы-чүкечле флаг күтәреп торырга тиеш.
Г о м ә р. Кем куллары?
Лениза. Герой куллары.
Г о м ә р (алга узып). Туктагыз әле, балалар, ныклабрак карыйк әле. Герой куллары дидегезме? Бу адәм героймы гнде?
Лениза. Герой булырга тиеш иде.
Г о м ә р. Ниткән герой булсын, Юламан бит бу! Нәкъ үзе инде, суйган да каплаган — Юламан! Шул бу, шул. Егетләр, бәхәссездер. Конешно, шул!
Лениза. Мин Юламан Ардашировны прототип итеп алмакчы булган идем шул.
Г о м ә р. Ничек дидегез? Прутип дидегезме?
Лениза. Прототип.
Г о м ә р. Юламан үзе бик дөрес эшли, прутип булып. Без дә прутип. Бу сурәт безгә кирәкми.
Юламан. Ничек кирәкми? Заказны җибәргәнсез бит.
Гомәр. Безгә чын герой кирәк.. Арсланны ясагыз. Авыл Советыбызның беренче председателен! Менә ул герой иде! Ә болар... ягъни Юламаннар... пүчтәк алар.
Юламан. Иптәшләр! Мин скульпторның консультанты буларак, сезгә килгән рәсми вәкил буларак...
Гомәр. Менә нәрсә, Юламан туган, инде унтугызынчы ел түгел. Нотыгыңны туктат инде син, матур гына иттереп.
Юламан. Нәрсә, сүз дә бирмисезме? Бездә сүз иреген кысарга ярамый — бу минем хокукым...
Гомәр. Син ул хокуктан дөрес файдалана белмәдең инде, иске авылдаш. Син моннан тай инде, яхшы чакта.
Юламан. Ә таймасам? Иптәшләр, бу нинди тәрбиясезлек? Нинди әдәпсезлек? Егерменче гасырда! Егерменче гасыр уртасында!
Гомәр. Без үзебезчә инде — гаеп итмә. Әмма дә ләкин тай диюебез хак, югыйсә, сизми дә калырсың.
Юламан. Хөрмәтле авылдашлар, кадерле якташлар... Мин Арсланны хәтерлим... Яхшы кеше иде ул... Тик герой түгел иде, авантюрист иде, бунтарь иде... үлеме дә... шуның аркасында килеп чыкты.
Ана. Авылдашлар, үлгән кешене мыскыл иттермәгез, Арсланның рухын рәнҗетмәгез.
Гомәр. Юламан, син һаман да шул кәкәй килеш калгансың икән. Дөнья тәки үзгәртмәгән сине. Кайда яшәдең син? Мәгарәдәме? Адәм хурлыгы. Мәрхүм белән көрәшә бит.
М и н. Ул аның белән бөтен гомере буе көрәште.
Ана. Ирек куймагыз, авылдашлар... Аңа ирек куйсаң...
г о мә р. Соңгы сүзем шул сиңа, Юламан. Ходай миңа озын гомер бирде. Шулай да бәхетле булмадым — гомерем буе пычрак вөҗдан белән яшәдем. Синең аркада пычраттым мин аны; синең Арсланга сузылган кулыңны бәреп сындырырга батырлыгым җитмәгән. Хәзер инде үләр алдыннан синең гөнаһыңны гүргә ияртеп хәлем юк. Сүземне әитәм мин сиңа хәзер — синең үзеңә дә, залим җаныңа — рухыңа да урын юк безпен авылда. Тиз генә сыпырт син моннан. Я’ ♦ (Таяк күтәрә. ’
Мин. Яраыый, бабай. (Кулын тотам.)
Г о м ә р. Кешесенә күрә ярый ул. Я! =
Юламан. Сезнең бу тәртибегез өчен... *
Гомәр. Янама, без беләбез хәзер. Куркудан узган инде хәзер без. һм... Әләм күтәреп тора, имеш. Кайсы әләм? Менә монымы? ₽ (Куеныннан кызыл флаг чыгара.) Таныйсыңмы син моны? с
Юламан (сискәнеп). Күргәнем юк. “
Гомәр. Күргәнең булмагач, һәйкәлдә нишләп аны син тотып < идем.
Лениза. Герой! Менә сиңа герой!
Юламан. Ышанасыңмы син шуларга, Лениза?
Лениза. Юламан абый, һәйкәл булып каласыгыз килгәч, сез иик бүтән төрле яшәмәдегез соң?
Юламан. Лениза!
Лениза. Хәйлә белән алдырмакчы булдыгызмыни?
Юламан. Мин сезне аңламыйм, Лениза.
. Лениза. Ә мин сезне аңладым бугай. Бер генә нәрсә башка сыймый; шундый зур гөнаһны нишләп күңелегездә йөртә алдыгыз — авылыгыз каршына басып, нишләп гафу сорамый түзә алдыгыз?
гаеп түгелме? _
Юламан. Болай дәвам итү мөмкин түгел. Безнең сүз бетте — хушыгыз. (Китә, аның белән беркем дә саубуллашмыл .)
Гомәр. Арслан басып торган урынны дәгъваларга кайткан, оятсыз. Дәгъваламый тор әле (таяк белән макетны төртеп аудара.)
Лев и за. Сез... нишлисез? Ә1 Дөрес! Чүп була «имәсегез, калсыи
торырга тиеш? °
Юламан. Ә... хәтерлим... хәтерлим бугай. я
Гомәр. Хәтерлә, хәтерлә — авылыбызның беренче кызыл әлә- ° ме, син Арсланнар өеннән талап чыккан байрак бит ул. н
Юламан. Ялган! ©
Сылубикә (байракны алып). Әйе. шул, әйе, мин дә таныйм — Арсланым байрагы. (Кулына ала, битләрен каплый.)
Гомәр (Юламанга). Син аны кызыллар килә башлагач элдең, конишно. Хәлбуки, синең куенда ак елан, ак әләм дә бар иде. Арслан һәлак ителгәч, истәлеге булсын дип, сез элеп куйган җирдән алган
Юламан. Нинди гөнаһ?
Лениза (аптырап). Эх, Юламан збый?
, Мин. Җитәр, Лениза, күп сөйләштек инде без — ул үзенең сафлыгына тәмг.м ышанган.
Гомәр. Судан ак, сөттән пакь. Бәйләнә башласаң, сәбәп тә юк — искитмәле.
Лениза. Ул чактагысы — ялгышлык ди. Ә хәзергесе. Бу да
Шушында — миңа кирәкми.
Гомәр. Калмасын әле. (Сурәтче суга ата.) Атып китте.
А н а. Яңадан кайтмасын инде. ____
Гомәр. һәйкәлне үзең карап ясат, Фпрудпн энем — Арсланнар рошңерпек булмасын — арабызга чын герой кайтсьга.
Ана.
Арсланнар рухы? Ул — безнең арада, Киткәне юк аның бер кая да.
Күзгә күренмичә яшәде ул, яши һаман
Безнең белән. Менә бит ул! (Байракны җәеп күрсәтә д миңа бирә.)
Мин (байракны алып).
Аталардан калган ядкяр...
Ана.
Изге васыять һәм әманәт — сезнең кулда.
Ышанычым, өметем дә минем шунда: Хәзер инде сез яшәгез алар кебек — Җитәкчегез Хаклык булсын һәм Гаделлек.
Мин.
Тыныч бул син, анам, ышан һәм борчылма — Сезнең өмет — безнең канда, Йөрәк тибеше күк Ишетелә әнә аның тавышы да...
Ана.
Мин ишетәм аны, балам — әткәң тавышы кебек.
Г о м ә р.
Ишетәм мин дә.
Лениза.
Мин дә.
Ата тавышы.
Элек мин дә сезнең кебек идем, Бу дөньяны сезнең төсле сөя идем. Күккә карап елмая һәм көлә идем. Җиргә сезнең кебек басып йөри идем. Кеше идем, тере идем.
Йөрәгемдә чын кан иде, кызыл иде.
Тәнемдәге, җанымдагы җәрәхәтләр Сезнекечә,
Сез гойганча сызлый иде,
Сызлый иде...
Ләкин түздем, җиңелмәдем. Ләкин үлдем, үлдем чынлап. Калды чыңлап, Колагымда җиңү тавышы калды чыңлап. Шул җиңүне сезгә калдырдым мин.
Мин (кабатлап).
К эл агымда җиңү тавышы калды чыңлдд. Шул җиңүне сезгә калдырдым мин.
Ата тавышы.
Кеше идем, мин дә тере идем, Хәзер җил мин — шаулап исәмен. Хәзер су мин — шаулап агамын. Шушы урман, шушы иген, шушы һавамын.
Мин.
Мин җилләрне сөям.
Алар мине
Әнкәм кулы, Әткәм кулы төсле сөяләр. Гаебем булса, өшетә, үртәләләр, Кайгым булса — елый. Шатлыкларым булса, сөенәләр. Чал дулкыннар.
Хисләремә җавап итеп, Шундый йомшак сыйпый, кочалар. Бишек җырын яңгырата кошлар. Зурайгач та һаман дус алар Адашмадым буран һәм төннәрдә. Күпме йөреп, Урман, яланның,—
Сөюемнең,
Җ|грне сөюемнең чикләренә Чыга алмадым.
Шул сөюне миңа бүләк иткән Анам һәм атам!
Икмәгемне.
Тормышымны хөрмәт иткән кебек, Сезне яратам.
Сезне сөйгән кебек.
Күздән яшь килерлек итеп, Җирне,
Күкне, Суны яратам!
Г о м ә р.
Әйе, сезнең бу заман да
Үзегез белән, яңа Арсланнар белән бергә Тарих булып калыр.
Заман — сез төзегән якты сарай булса. Башкаларга әзерләнгән таш нигезгә һәйкәл булып басмак булып тырышулар Кирәк булмас сезгә.
Үрнәк алып безнең үрнәкләрдән. Гыйбрәт алып безнең гыйбрәтләрдән, Шуны белеп яшәгез сез.
Мин.
Аталар эшен, исемен яманларга.
Кагылырга безнең горурлыкка һәм воҗдапга, Ирек куймабыз даз беркемге да. лич шичда да.
Лениза.
Апа шаһит сүәебезгә!
- с о ■в
Байрагыбыз — вәгъдәбезгә
Төшмәс кер дә, тузан бөртеге дә.
Бүгенгене сезнең күзләр белән күреп...
Лениза.
Чын батырлык-гүзөллекне һәйкәлләргә күчереп, Геройлар...
Мин.
Без яшәрбез сезнең кебек.
Ана.
Күзләремнең яктылыгын арттырдыгыз, Балкыттыгыз җир-күк ямен, сөенечен. Бар аналар исеменнән сезгә рәхмәт, Сезгә рәхмәт Арсланнар исеменнән.
Лениза.
Тереләр байрак күтәрә
Үлгәннәр өчен!
М и н.
Батырларга һәйкәл — шушы дөнья, Рәссамнар күк бизәп, төзеп үзебезчә, Саклап аны бөтен көенчә.
Тапшырырбыз яңа чорга!
А и а.
Ак юл сезгә!
1967—1970.