Логотип Казан Утлары
Публицистика

РАФАИЛ ТӨХФӘТУЛЛИН ПОВЕСТЬЛАРЫ

Татарстан китап нәшрияты Рафаил Төхфәтуллинның илле еллыгына туры китереп хикәяләр һәм повестьлар җыентыгын туплап чыгарды '. Китапка бер нәсер, ике хикәя, өч повесть («Авылдашым Нәби», «Йолдызым», «Агымсу») кергән. Бу әсәрләр, бигрәк тә укучыларга яхшы таныш булган повестьлар, үзенчәлекле каләм остасының иҗади йөзен шактый тулы чагылдыралар. Биредә без тик «Тамчылар ни сөйли» исемле повесть-поэманы гына күрмибез. 1965 елда ул аерым китап булып чыккан иде. Кыскасы, җыентыктагы повестьларны күздән кичереп, әдип -иҗатына хас булган кайбер сыйфатларны билгели алабыз. Китапта урнаштырылган сүз башы да бу бурычны беркадәр җиңеләйтә төшә. Ул «Ир язмышы— ил язмышы» дип атала. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин тарафыннан язылган. Мәкалә, җыйнак кына булса да, укучыларны җитәкләп ир уртасы әдипнең образлар дөньясына алып кереп китә, прозаның характерлы яклары белән таныштыра. Без дә, күз җиткән кадәр, кайбер үзенчәлекләренә тукталып китик. Р. Төхфәтуллин каләменә поэзиядәге кебек, уйхисләр муллыгы, лирик ягымлылык, йомшак лиризм хас. Шуның белән бергә, Р. Төхфәтуллин әсәрләрендә бу хисчәнлек 1 Хикәяләр һәя повестьлар. Каэаи, Татарстан китап нәшрияты, 1973 ел, кичерешләр тыйнаклыгы аша чагыла. Бу җәһәттән аның прозасы С. Хәким поэзиясен хәтерләтә. Р. Төхфәтуллин да күңел дөньясын ачканда турыдан ярмый, бик сак эш итә, еш кына фикерен әйтеп тә бетерми, тик художество чаралары белән ишарә ясап, сиздертеп кенә куя, укучының уйлау, анализлау, күз алдына китерү, нәтиҗә ясау сәләтенә таяна. Ләкин мондый тыйнаклыктан, саранлыктан рухи дөнья һич тә ярлыланып калмый, киресенчә, хисләрнең олылыгы, ка- дерле-якын булуы, аларга бик сак кагылырга кирәклеге аңлашыла. Р. Төхфәтуллин бик тирәндә, күңел түрендә яшеренеп яткан хисләрнең тыйнак тибрәнешен укучы йөрәгенә барыл җитәрлек итеп сурәтли белә. Аның прозасында поэмаларга хас булган лирик чигенешләр дә әһәмиятле урын ала. Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Габдрах- ман Әпсәләмов романнарында без Бөек Ватан сугышы елларының кайнар сулышын, каты көрәш дәверенең киеренке-катлаулы хисләрен тоябыз. Рафаил Төхфәтуллин да илебез тормышындагы билгеле бер чорның уй-фикерләрен, билгеле бер катлау кешеләренең тойгы-кичерешләрен сурәтли. Ул башлыча сугыш һәм сугыштан соңгы елларны, ягъни үз буынының йөрәге аркылы үткән дәверне, шул вакыттагы авыл тормышын гәүдәләндерә, игенчеләрнең яки буразнадан производствога, нефтькә килгән Т гади хезмәт кешеләренең рухи матурлыгын күрсәтеп бирә. «Авылдашым Нәби» повестеның баш герое югары җитәкче постлар да биләми, бүгенге әдәбият-сәнгатьтә, җырларда мактала торган романтик профессия кешесе дә түгел. Ул — колхозда атлар караучы. Хәзер инде колхозларда бу профессия үзе үк бетеп бара. Төс-кыяфәткә дә чын ясау түгел. Өстәвенә, бер күзе дә зәгыйфь. Ләкин шулай да без аны яратабыз, якын, кадерле ул безгә. Гомер-бакый җәмгыятьне туйдырып килгән игенче хезмәтен күңел биреп башкаруы, колхоз эчен көчен аямавы, коллектив җанлы булуы, шәхси бәхетне ил уңышлары белән бәйләнештә каравы, күркәм сабырлыгы якынайта аны безгә. Нәби үзе дә эшкә сәләтлелекне, булдыклылыкны бик олылый, югары куя. Кешеләрне ул эш белән сыный, уңганлыгына карап бәя бирә. Повестьның рухын билгеләүдә Нәби ха. рактерының тагын бер ягы, кереш сүзендә Фәрваз Миңнуллин әйткәнчә, «хисләренең сафлыгы, тирәнлеге» бик мөһим роль уйный. Автор шушы гади хезмәт кешесенең олы тойгыга сәләтле булуын, гомер буена аңа кер кундырмый саклавын күрсәтә. Яшьлегендә Нәби Зөһрә исемле гүзәлне күреп гашыйк була. Ләкин аңа өйләнә алмый, чөнки бу вакытта инде ул үзенең тормышын башка берәү белән бәйләгән була. Мәхәббәт, сагыш һәр әсәрдә диярлек урын ала. Биредә исә аның повесть сюжетына ясаган йогынтысын күздән кичерү кызыклы. Әдәбият практикасында сюжет җебен, вакыйганы тудырган сәбәпне озак кына яшереп бару еш очрый. Ул җеп очы гадәттә нинди дә булса мөһим вакыйгадан үрелгән була. «Авылдашым Нәби» повестенда исә ул функцияне кешенең психологик халәте башкара. Әсәрнең ахырына кадәр автор Нәбинең әлеге бер үк вакытта газаплы да, ләззәтле дә булган мәхәббәт тойгыларын, моннан килеп чыккан эчке драманы яшереп бара, аратирә моңа тик бераз ишарә ясап кына үтә. «— Аккош ярыннан калса, таш кыяга атылып төшеп, башын да бетерә әле,— дип ке. нә куя Нәби үзе дә». Менә бу тирән хис, әсәрнең ахырына кадәр яшерелеп килгән тойгы, мазыктыручан- лык функциясен башкару белән бергә, сюжет үсешә дәвамында үзенә бертөрле моң булып агыла, вакыйгаларга мәгънәлелек өсти, геройлар күңелен, шул ук Нәбинең, аның тормыш иптәше Сәрвәрнең рухи дөньсының башка бик күп катлаулы якларын ■ачарга мөмкинлек бирә. Нәбинең чын гүзәллекне әнә шулай олылавы, изге, мөкатдәс дип санавы, башкалардан да шундый ук олылау таләп итүе, хәтта бу мәсьәләдә нечкә хискә пычрак куллар белән тыгылучы әшәке бәндәләр белән җитди бәрелеш-конфликтка да керүе бездә соклану тудыра. Кеше күңелендә матурлыкка, гүзәллеккә никадәр зур һәм хөрмәтле урын саклануын күрсәтә. Шул ук вакытта Нәби үз характерындагы икенче бер даими сыйфат — семьясына, тормыш иптәшенә турылыклы булуы белән дә укучыда тирән ихтирам уята. Ул, таңга калдырырлык, акыл җуйдырырлык матурлыкны зурлаган хәлдә дә, семья мөнәсәбәтләренә бервакытта да күләгә төшерми. Хәтта хатыны гүр иясе булгач та хисләр сафлыгына кер кундырмый, мәрхүмә күңелен рәнҗе, тердәй сүз әйтүдән дә саклана. «— Юкса, болай бит... Сәрвәр апагызның рәнҗеп ятуы бар. Ни генә әйтмә, болай әйбәт тордык, ачысын-лөчесен бергә татып гомер иттек...» — ди. (87 бит.) Автор Нәбине үтә дә бала җанлы итеп сурәтли, икенче балалары туу ихтималын белгәч, ул бөтенләй үзгәрә, «бу вакытта аның сыңар күзе һәм күз кырыйларындагы вак- вак җыерчыклары болай гына карауга күреп тә булмый торган эчке бер бәхетле елмаю белән балкый, хәтта авыз эченнән генә ишетелер-ишетелмәс ниндидер бер көй дә кузгалып куя иде». (55 бит.) Картаймыш көнендә ул олы мәхәббәтнең балалар күңелендә дәвам итүенә куанып яши, бәхетне әнә шунда күрә: «Менә бит ул бәхет дигәнең...» (88 бит.) Сәрвәрдә исә Нәбинең хис-мөнәсәбәтлә- ре башка төрле кичерешләр кузгата. Сугыш нәтиҗәсендә тол калган чит хатыннар аның бәхетенә, гаиләсе бөтен булуга кызыгып карыйлар. «— Бигрәк тә изге сәгатьләрдә кавышкансыз икән, Сәрвәр җаным... Без генә инде менә шулай корырбыз»,— диләр. (41 бит.) Ләкин автор шушы тышкы иминлеккә эчке драманы контраст китереп куя. «Нәби үзе янда булган белән дә... күңеле башкада булгач...» «— Сылудыр шул... Зөһрәсе,— диде. — Без генә менә шулай бер сөйкемсез сөяк булдык инде, улым». (39 бит.) Сәрвәрнең бу сүзләрендә сабырлык та, эчке әрнү дә ишетелә. Әнә шулай, әсәргә үзенә бер төрле моң сибеп бара торган мотив геройлар психи- насын шактый тирәнтен һәм күп яклап як. тыртырга мөмкинлек бирә. Нәбинең рухи дөньясы турында сүз алып барганда, бер принципиаль мәсьәләгә кагылмый үтеп булмый. Ул да булса аның интеллектуаль байлыгы. Юньле-башлы белеме дә булмаган кешегә карата «интеллектуаль байлык» төшенчәсе урынсыз күренүе ихтимал. Андый хәзинәне күп кенә әсәрләрдә сурәтләнгән белем ияләрендә дә еш күрмибез бит әле. Ләкин шулай да без андый төшенчәне Нәбигә һәм әдипнең башка геройларына карата кулланырга булдык. Автор Нәбинең фикерле булуына, уйлануына, күзәтүчән, тормыш турында фикер йөр. түчән, төпле нәтиҗә чыгаручан булуына ба. сым ясый. Ул, мәсәлән, сугыштан соңгы елларда хуҗалыкны үстереп җибәрердәй реаль чаралар күрәсе урында кайбер рай. он вәкилләренең бушка шапырынуларына, игенчеләрдән нигезсез антлар бирдертүлә- ренә каш җимереп карый. Төптән уйланырга, киңәшергә, реаль чаралар турында фикер йөртергә кирәк дип саный. «Акылга акылны куша торгач, чын бер акыл килеп чыгар иде»,— ди. (43 бит.) Нәбидә, системалы гыйлеме булмаса да, халык акылы, халык зирәклеге тупланган. Р. Төхфәтуллин геройлары, гади колхозчылар, зшчеләр, еш кьгна иҗади эзләнәләр, тормыш күренешләрен анализлыйлар, якын һәм ерак киләчәкнең үзләренчә реаль һәм фантастик картиналарын төзиләр. Р. Төхфәтуллин үзенең геройлары теленнән шактый җитди, мөһим фикерләр әйттерә. Бу җәһәттән «Агымсу» повестенда сурәт, ләнгән нефть остасы Борһан ага сүзләре, кешенең табигатькә якынлыгы, ясалма рәвештә аны табигатьтән аеруның тискәре нәтиҗәләре турындагы фикерләре (377—378 битләр) игътибарга лаеклы. Шул ук вакытта автор кайбер район җитәкчеләренең, ягъни халыкны җитәкләрлек үткен зиһенле булырга тиешле бәгъзе кешеләрнең гамәлдә, киресенчә, тик кушканны гына формаль үтәүләрен тәнкыйтьли. Кыскасы, геройларны характерлауда интеллект дәрәҗәсе шактый әһәмиятле роль уйный. Моннан бер нәтиҗә. Әгәр дә интеллектуаль зирәклек башлыча физик хезмәт кешеләренең рухи дөньясын да шулай матур итеп бизи икән, акыл хезмәте әһелләрен сурәтләүче әдипләр алдына бу өлкәдә тагын да зуррак бурычлар килеп баса, әдәби практика интеллектуаль дөньяны ачуның зур мөмкинлекләре булуын раслый. Табигый, моның өчен беренче нәүбәттә әдипнең үзенә, җәмгыятьнең рухи тәрбиячесенә, фикер иясе булу кирәк. Инде Р. Төхфәтуллин прозасында геройларның психологик анализына тукталып үтик. Фәндәтәнкыйтьтә, иҗат практикасында моңа әле төрле мөнәсәбәт яшәп килә. Кайбер тәнкыйть хезмәтләрендә, мәсәлән, әсәр геройларының үз рухи дөньяларына, күңел омтылышларына контроль ясамаулары аларның уңай сыйфаты дип бәяләнә. Р. Төхфәтуллин концепциясе бу мәсьәләдә беркадәр аерыла төшә. Аның геройлары өчен үзләренең күңел тормышы, рухи халәте һәр вакытта да иркен-мәшәкатьсез үтеп керерлек, ачык дөнья булып кала. Аны күрер өчен интегеп казыну-чокыну да таләп ителми, тик рухи тибрәнешләр, зирәклек- сиэгерлек кенә кирәк. Р. Төхфәтуллин үзенең геройларын психологик зирәк ител, уз күңелләрендә нәрсәләр кайнаганлькына хисап бирерлек итеп сурәтли. Тормышта без производство максатлары, бурычлары белән, шуны уңышлы үтәү өчен барган көрәшләр белән көн саен очрашып торабыз, максат куюның, шуңа ирешүнең нәрсә икәнен ачык беләбез. Андый бурыч-максатларны, үсә төшкәч, «Агымсувдагы Хәйдәр дә куя. Шуның белән бергә үк Хәйдәр үэалды. на икенче бер максат та куя — характерын яхшырту, камилләштерү, ботак-сатаклардан арындыру. Ул, яшь чагында егылып имгәнгән малай, физик һәм рухи яктан көчле булырга омтыла. «Күңелең китек, эчең ялкын булса да, иптәшләрең алдында сер бирмә, үзеңне көчлеләрдән дә көчлерәк итеп хис итә һәм күрсәтә бел икән!» — дип уйлый. (278 бит.) Мәхәббәт, гашыйк булу рухи үсеш теләген тагын да көчәйтеп җибәрә. Ул һәр яктан, шул исәптән күңел байлыгы һәм матурлыгы белән дә сөйгәненә тиң булырга тырыша: белемен күтәрә, тырышып музыка өйрәнә, вузга керергә әзерләнә. Бу өлкәдәге үзгәрешләрне ул даими күзәтү ас. тында тота. Анда эчке анализ, үз характерын, эшгамәлен. психик халәтен анализлау көчле. Автор аны «эчке контроль», «эчке хөкем» дип атый. «Шулай да эчке контроль дигән нәрсә кинәт кенә сорап куя: — Җә, Надяңны лаеклы каршылау өчен көчеңнән килгәннең барысын да эшләдеңме соң әле? Тиң була алырсыңмы син аңа? Күңел шунда ук җавап бирә: — Алдашасың юк, чын-чынлап көчле кеше булырга ерак әле сиңа. Төптәнрәк уй- лыйхисаллый башласаң, һаман да мәгънә- сеэгә үткән вакытың күпме... характерыңда 12, «К, У.» № U. 177 да үзгәрешләр, ай-һай, бик аз сизелә...» (364 бит.) Эчке хөкем, шулай ител, геройга масаерга ирек бирми, кылган гамәлләреннән сабак алуны, нәтиҗә чыгаруны таләп итә. Менә шушы эчке контроль, психологик анализ герой характерының динамикасын бик ачык итеп күз алдына китерергә булыша. Хәйдәр производство өлкәсендә генә үсми, эчке яктан да үзгәрә. Ә характерны динамикада күрсәтү — ул матур әдәбиятның мөһим таләпләреннән берсе. Бу мәгънәдә хикәяләү формаларының да очраклы гына сайланмаганлыгы күренә. Р. Тәхфәтуллин иҗат иткән дүрт повестьтан тик берсе — «Тамчылар ни сөйли» генә автор исеменнән хикәяләнә, анда да әле барлык вакыйгалар да баш герой карашыннан үткәреп бирелә, ә калганнары һәммәсе дә герой авызыннан сөйләтелә: «Авылдашым Нәби» — журналист исеменнән хикәя ителә, «Йолдызым» — Г өлзифа истәлекләренә, «Агымсу» — герой дәфтәрләренә корылган, ягъни вакыйгалар турында сөйләү дә, күңел дөньясын тасвирлау да герой кулына тапшырылган. Ләкин гаҗәп хәл: үз геройларының эчке контролен шулай ышандырырлык, такт белән сурәтләгән язучы бер урында, героеның күңел дөньясын характерлаган чагында, сәер генә психологик төгәлсезлек җибәреп куя. Гөлзифа турында ул, өлкән әдипкә охшатыбрак, болай ди: «Моңарчы әле аның кием-салым турында, гомумән, кызларча ничек тә купшырак — чибәррәк булу турында уйлап та бакканы юк иде». (127 бит.) Автор сугыш чорының үтә кырыслыгы, купшыланырга-бизәнергә вакыты да, материаль мөмкинлеге дә булмавы турында әйтергә тели. Әйе, барына канәгать итәргә туры килгән, киемнең дә затлылыгыннан бигрәк ныклыгы, эшкә уңайлылыгы югары бәяләнгән. Затлылык төшенчәсе үзе заманча булган. Болар һәммәсе дә шулай. Ләкин шулай булган хәлдә дә биредә бик мөһим бер психологик фактор исәпкә алынмаган: авыр шартлар хыялны чикләми бит, хыял үз иркендә кала. Җиткән кызлар тормышында исә матурлык хыялы тагын да зуррак урын ала. Матурлыкка омтылу, ана булырга омтылу кебек, аларның канына сеңгән, чөнки ул игътибарны җәлеп итү чарасы. Гәрчә автор монда Гөлзифаның эш интереслары белән яшәвен күрсәтергә теләсә дә, үз матурлыгына битараф, сүлпән карый башлаган кызның эштә дәртле булуына ышанасы килми. Кешене бер өлкәдә сүрәнлек басса, ул сүрәнле* башка якларга да тарала. Психологик төгәлсезлек, шулай итеп, образны ярлыландыруга китерә. Ә бит без тулаем Гөлзифа образын, аның характерын башкачарак күз алдына китерәбез. Уңганлыгы, тырышлыгы өстенә, ул егетләр йөрәген яндырырлык чибәр дә. Әсәрдә юкка гына аңа урта бармактай өч егет (Давыт, Мөнир, Җиһангир) күз атып йөрми бит! Гөлзифа Давытка чыга. Гөлзифа характерын язучы күбесенчә Давыт характеры фонында ача. Әдәбиятыбыз тарихында хатын-кызны ир-атка караганда активрак, көчлерәк натура итеп сурәтләгән әсәрләр күренеп-куре- неп киткәли («Кыйссаи Йосыф-та — Зөләйха, «Тапшырылмаган хатлар»да — Галия, «Чирмешән якларында» җырроманында — Мәгъэия). Ләкин шулай да андыйлар еш очрамый. Хатын-кызлар күбесенчә ир-атка караганда йомшаграк характерлы итеп биреләләр. «Йолдызым» повесте бу ягы белән алдарак телгә алынган әсәрләр традициясен дәвам иттерә. Давыт — башлы, уңган егет. Комбайнда дәртләнеп эшли, кайбер җайланмалар да кертә, ягъни иҗат оеткысы да бар аңарда. Ләкин шулай да Гөлзифа белән чагыштырганда аның буыннары сыеграк булып чыга. Тормышның беренче каты бәрелүеннән соң ук аптырап, йомшап кала, авылдан кыяклау ягын карый. Сугыштан соңгы еллар авылындагы кайбер күләгәле күренешләргә, изге һәм бөек игенче хезмәтенә хөрмәт җитмәүгә автор да тирән борчыла. Бу мотив, ягъни игенченең җирдән аерылуы мотивы башка әсәрләрдә дә (А. Гыйләҗев. «Берәү» һ. б.) үзенең чагылышын тапты. Әдипләр моны нормаль процесстан тайпылу дип бәяләделәр. Ләкин шул кыенлыкларны, гаделсезлек очракларын Гәлэифа да башыннан кичерә бит. Аңа әле михнәт шулпасын күбрәк тә татырга туры килә. Ләкин ул, Давыт кебек, сыгылып төшми. Аның җиргә, туган авылына мәхәббәте көчлерәк, характеры ныграк булып чыга, һәм менә шушы характерлар контрастлыгы әсәргә үзенчәлекле кичерешләр гаммасын китереп кертә. Авырлыкларга, гаделсезлекләргә Гөлзифа сабырлык белән карый, дидек. Ләкин сөйгәне Давыт «тормышның һәртөрле кыек-китеген, ачысын-төчесен йөрәгенә артык якын ала, хәс- тәсырхауга якын бик авыр кичерә иде. Аның шулай эчтән сыза башлавын Гөлзифа бик тиз сизеп ала да үзенең дә җан тынычлыгы югала, күңелнең әллә кай җирләре әрни башлый иде. Давытны борчуга салган сәбәпнең үзе түгел, ә менә иренең моны шул кадәр авыр кичерүе, сызуы хафага сала иде Гөлзифаны». (169—170 битләр.) Иҗтимагый хәлләрнең кеше күңеленә тәэсир итүе —табигый күренеш. Биредә исе йогынты шактый катлаулы, буынлы-буынлы төс ала, ягьни иҗтимагый тормыш күренешләре бер кеше күңеленә икенче кеше күңеле аркылы тәэсир итә. Р. Төхфәтуллин балалар психологиясен, аларның уй-кичерешләрен, хыял-омтылыш- ларын бик зирәк һәм поэтик үтемле итеп сурәтли белә. Нәни геройларның куаныч- шатлыклары да, кайгыкөенечләре дә сабыйларның үз дөньясыннан килә: зурларның исе дә китмәстәй хәлләр аларда давыллы кичерешләр кузгата яки, киресенчә, мөһим күренешләрнең мәгънәсе сабыйлар аңына барып җитмичә кала. Менә Хәйдәр, сугыш чоры малае, солдат әтисе алып кайткан шикәр шакмагын акбур дип кабул итә. (280 бит.) Биредә баланың дөньяны үзенчә танып-белүе белән бергә, чорның үз психологиясе дә күренеп кала. Бу күренеш олылар күңеленә дә зур йогынты ясый. Р. Төхфәтуллин психологик халәт-кичереш- ләрне катлаулы төсмерләре, каршылыклары белән күрсәтергә ярата. Хисләрнең төрле юнәлештә агышыннан, тойгыларның капма- каршы якка күчешеннән уңай геройлар да азат түгел, Гөлзифа, мәсәлән, зурлап мактауларга, бер яктан уңайсызлана, әле уңышны күңелдәгечә үстереп булмады, дип уйлый, икенче яктан горурлана да, исеме Давытларга, Зөлхәбирәләргә барып ишетелүгә шатлана. Кайчак тойгы-кичерешләр бик үк логик эзлекле дә булып чыкмый, герой, кеше күңелен күреп-белеп җиткермәү аркасында, артык беркатлылык та күрсәтеп куйгалый. Поэзиядә шагыйрьләр, прозада Ф. Хөсни, Ә. Еники, Р. Төхфәтуллин һәм башка әдипләр күңел дөньясының тагын бер бик мөһим үзенчәлекле ягына — акыл белән хис көрәшенә еш кына мөрәҗәгать итәләр. Ләкин нишләптер бу бәрелеш төшенчәсе тойгы ягы өстенлек алган чакта кулланылмый. Хис ташкынын тыеп, буып тормау, иркенләп, үз дигәненчә агарга ирек бирү табигый күренеш дип карала. Тойгы кушканча хәрәкәт итү процессында геройның бик матур сыйфатлары, рухи байлыгы, гүзәллеге ачылып китә. Шуның белән бергә тик хисләр тавышына гына колак салу геройны кайчак трагик финалга да китереп куйгалый. Акыл белән хис бәрелеше төшенчәсе гадәттә тойгы агымына акыл каршы төшә башлаган, контрольлек итәргә керешкән мәлдә- килеп керә. Мондый чакта акыл — салкынлык сыйфатлары белән, хис — кайнарлык сыйфатлары белән характерлана, ягъни акыл өчен салкынлык, хис өчен кайнарлык хас дип бәяләнә. Салкын акыл ялкынлы тойгыны үз контрольлегенә алып, тыеп тора башлый. Инде бу бәрелештә акыл ягы өстенлек алса, мондый хәл кешенең җитдиләнүе, уйнак тойгылардан арынып, акыл утыртуы дип санала, (һ. Такташ. -Мәхәббәт тәүбәсе».) Хис белән йөрәк конфликтын шушындый яктылыкта сурәтләүне әдәбиятта еш кына очратабыз. Р. Төхфәтуллинда бу мөнәсәбәт башкарак төсмерләрдә чагыла. «Йолдызым» повестенда Мөнир Гөлзифага тыныч, битараф кына карый алмый. Якын, кадерле ул аңа. Ләкин шул ук вакытта хисләренә дөрләп кабынырга да юл куймый. Чөнки ул, өченче кеше, Давыт белән Гөлзифаның бер-берсен өзелеп яратуларын белеп, күреп тора. Араларына керергә, бәхетләрен җимерергә теләми. Бу факт, әлбәттә, Мөнирне уңай яктан характерлый, аның олы җанлы булуын күрсәтә. Ләкин моңа карап кына автор хискә акылны баш итеп кую гел уңай нәтиҗә генә бирә дигән берьяклы караш үткәрми. Давыт Гөлзифага лаеклы булып чыкмый, ул аны ташлап китә. Мондый хәлдә Мөнирнең үз хисләрен тезгенләү мәсьәләсе дә башка төс ала. Элегрәк олы җанлылык булып күренгән вакыйга ахыр чиктә мәхәббәттәге пассивлыкка әйләнә. Мөнир мондый нәтиҗәгә килә: «Хисләреңә һәр вакыт акылны гына баш итеп кую һаман да дөрес кенә булып бетми икән шул ул, һай, дөрес кенә булып бетми икән». (210 бит.) Моны ул ир уртасы булгач, акыл утырткач әйтә. Хискә иркенләп үсәргә ирек бирмәү анда үкенү тудыра. Без моны күңел диалектикасын эстетик үзләштерүнең бер күрсәткече дип карый алабыз. Кыскасы, җитди бәрелеш-көрәшләр белән тулы реаль тормышта яшәүче кеше халәтенә нинди психологик төсмерләр хас булса, шулерның билгеле бер ситуациядәге балкышын автор түкмичәчми, тулысынча күрсәтергә тырыша. Әсәрдә бу кичерешләрнең тегесе дә, монысы да табигый чыга, тормыш шартлары белән аклана. Гөлзифа образын, аның эшен, җиргә мәхәббәтен, рухи халәтен автор лирик-роман, тик буяуларда сурәтләгән. Әсәр «Йолдызыма дип атала. Нәрсә аң. лата ул исем) Беренчедән, күктәге йолдыз, иы, Гөлзифаның тик үзенеке генә булган, ■бары тик яхшыга, бары тик яктыга гына енди, шуңа чакыра» (94 бит) торган йолдызны; икенчедән, Гөлзифаның Йолдыз исемле кызын; өченчедән, омтылган идеалын аңлата. Давыт белән Гөлзифа югары белем алу, берсе инженер, икенчесе агроном булып, мул иген уңышы үстерү турында хыяллана, лар. «Әнә шул хыялны тормышка ашыру өчен тырышырга кирәк, Гөлзифа»,— ди Давыт. (145 бит.) Әйтүен әйтә, ләкин максатына барып җитә алмый. Гөлзифа исә, бик зур авырлыкларны җиңел, яшь баласы, өнисе белән шәһәргә күчеп, югары белем ала. Ул беләме белән дә, хезмәт урыны белән дә күтәрелә, шуның белән янәшә үк колхозның да экономикасы ныгый, яхшыра бара. Бер урында Давыт Гөлзифаның үзен дә йолдызым дип атый. Дөресен әйткәндә, Гөлзифа укучылар өчен дә якты йолдыз булып өве. релә. Бу образга, аның эшлеклелегенә, уң. санлыгына, сабырлыгына, түземлелегенә, максатка омтылышындагы ныклыгына сокланып карыйбыз. Ә. Еники, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, М. Әмир, Р. Төхфәтуллин әсәрләрендә Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы чор кешеләренең рухи дөньялары, ягъни хәзерге буын укучыларының зур өлешенә шактый таныш халәт яктыртыла. Зур художниклар шушы таныш материал арасыннан да күңелнең моңарчы гади күз белән күрел җиткермәгән якларын ачып күрсәтәләр, образлы сурәттә укучы күз алдына китереп бастыралар.