Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Клара Булатова Ана җыры Бакча гөле микән бу? Таң былбылы микән бу? Бер елмайса, көн җылына, Кояш улы микән бу? «Үчти-үчти» дигәндә, «Үчтеки»ләп сөйгәндә, Күгәрченнәр көнләшерлек Минем улым көлгәндә. Дөньядагы зиннәтләрнең Иң затлысы шушыдыр. Табындагы нигъмәтләрнең Иң татлысы шушыдыр, һавадагы йолдызларның Иң яктысы шушыдыр. Ал тирәктер, гөл тирәктер, Чәчәкләрдер, гөлләрдер, Сандугачтыр, карлыгачтыр... Тагын әллә кемнәрдер. Алма болай ал булмас, Хөрмә болай бал булмас. Шушы матур малаемның Илдә тиңе табылмас. Алышмам бер гөлгә дә, Алыштырмам унга да. Шушыннан да матурлары Булмас инде дөньяда. «Үчти-үчти» дигәндә, «Үчтеки»ләп сөйгәндә, Кояш үзе таң каладыр Минем улым көлгәндә. Эрбетемнең чикләвеге, Өрегемнең җимеше. Буй үстергән илҗиремә Бүләгемдер бу кеше. Каеннар яшь иде Каеннар яшь иде, алар да яшь иде Авылдан хушлашып киткәндә. Кайтмаска киткәнне белделәр микәнни? Каеннар сыкранды үткәндә. Озата бардылар, кул болгап калдылар, «Онытма!» «Исән кайт!» «Җиңеп кайт!» Җилләрдә җилфердәп тибрәлде каеннар. Кызларның иңрәвен кабатлап. Каеннар яшь иде, алар да яшь иде... Каеннар картайган, саргайган. Ап-ак бәс түгел дә, сыкылар күренә, Чигәләр сизелеп агарган. Яз арты яз үтә, яз арты яз үтә. Җәй җитә, җәй китә аннары. Бу күңел ни көтә? Бу күңел ник көтә? Кайтмаска киткән бит ярлары. Каеннар саргайган, чигәләр агарган. Күңелләр, әйтерсең, япь-яшьләр. һаман да сөяләр, һаман да көтәләр Ярлары кайтмаган кәләшләр. Июнь ае Арыш кыры яшькелт-сары, Серкәләрнең очкан чагы. Ашыкма әле, үтмә әле. Чуак чагым — июнь ае. Юл буйлары яшел тары, Саргаерга иртә әле. Чуак чагым —июнь ае. Ашыкма әле, китмә әле. Кыр читендә кояш байый, Кыр өстендә ашлык тәме. Чуак чагым—июнь ае, Китмә әле, ашыкма әле! Әни, сиңа ак чәчләрем күрсәтмим мин, Алар өчен оят миңа синең алда: Тик үземнең шәхси борчу-уемнан тыш Ни кагылган, ни чагыла соң аларда? Синекендә — буыныңа туры килгән Чор өлеше никадәре, ил өлеше... И газизем! син бит сугыш елларының Сынауларын сынмый үткән әни кеше. И әнием! Изге күңел, олы җаным, Гомереңдә күп күргәнсең, кичергәнсең... Безне кеше иткәнсең дә, инде хәзер Безнең иркә балаларны үстергәнсең. Кайтып керсәм, өем җылы, бүлмәм нурлы, Табыным тулы, ашым тәмле, син булганга. Чыгып китсәм — эшем уңыш, күңелем тыныч, Юлым якты, көнем ямьле, син булганга. Бу тормышны бәяләргә өйрәттең син, Акыл бирдең гади генә, тыйнак кына. Әни, сиңа ак чәчләрем күрсәтмим мин, Алар өчен синең алда оят миңа... Шамил ЛЛаннапов Китә чын Кеше дөньядан... Әти иствлегена Кем уйлап чыгарган сүздер: Ризыгы беткән, имеш. Бакчы, калды бакчалары Шау чәчәк аткан килеш. Ризыгы беткән чаклары Күп булган, беләм, ансы. Походларда йөргән чакта Ни күрми солдат башы. Ризыгы булмаганда да Үлемне җиңә белгән, Ризыгы беткәнгә актык Кисәген бүлеп биргән. Кеше турында кем әйтә; Ризыгы беткән, диеп?! Аңа соңгы сулышыңны Бирергә иде бүлеп. Бирергә иде бүлеп тә, Барыбер алмас иде. Кеше өлешенә кермәс, Ул гадел солдат иде. Актык сыныгын бирсә дә, Сатмады ул намусын. Саклады иле алдында Иманын-ышанычын. Кем уйлап чыгарган сүздер: Ризыгы беткән, имеш. Бакчы, калды бакчалары Шау чәчәк аткан килеш. Ризыгын бетереп түгел, Башкаларга калдырып Китә чын Кеше дөньядан, Яшәргә сагындырып... Төрбә Елизавета патша Чиләбедә табылган көмеш рудасыннан 90 потлы гробница-төрбә койдырган. Төрбә Ленинград Эрмитажында саклана. Мәңгегә килмәгән патшалар: Көннәре санаулы, — Тойганнар. Рәсәйдә табылган металлдан Иң әүвәл төрбәләр койганнар. Юк, алар үзләре коймаган, Камчылап халыкны эшләткән, Хаклык дип талпынса кешеләр, Тупларга, төрбәгә күрсәткән... Бәлки ул үз данын үлемнән Калмакчы булгандыр йолып та. Я ирек теләгән Рәсәйне Салмакчы булгандыр гробка. Мәңгегә килгәннәр эшчеләр, Патшадан акыллы булганнар, Тиранны күмгәннәр төрбәсез... Үзләре ясаган төрбәне Кадерләп музейга куйганнар. Егор Уткин Кырда күксел томан... Нинди бөркү Бу көн. Кырда күксел төтен. Җилләр, Кошлар, Иген — Тып-тын. Бу чакларда Орлык Авырая, тула... Тургай булып Тургай Җырдан туктап тора, Җырдан туктап тора, Тынлык саклый сыман... Кырда күксел томан, Кырда күксел томан... Бүлган, диләр, Гаҗәп шундый заман, Юк, әиият түгел, чын бар да... Ык суларын иңләп Аккош йөзгән, Камышларда бала чыгарган. Без — кешеләр, Табигатькә хуҗа, Хуҗа гынамы соң, Түрә без... Ык буйлары тып-тын. Аккошларны Киноларда гына күрәбез. ZWWVWWW* Идрис Туктар Җөмләләр • Чын мәхәббәт — әйтеп-сөйләп, бөек шатлык ул. язып-көйләп, тоеп-туеп бетергесез • Ул, ай саен 1 апрель булмавын ләнеп алдауларын дәвам итә. авыр кичерсә дә, еллар буе рәхәтШатланганда теләсә кем — оптимист, син менә кайгырганда оптимист бул. • Эчкечеләр: «Эчкечелеккә каршы» дигән китапны без эчсәк тә укымыйбыз»; эчмәүчеләр! «Ул китапны без укымасак та эчмибез»,— диләр. • Мәхәббәтле — иң бәхетле, мәхәббәтсез — иң бәхетсез. — Минем мөгеземнән беркем дә тота алмый, — дип мактанган ди бер мүкләк сыер. Ала каргага бирәчәгең булмасын.