Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ямаш Игәнәй сс;?оосоо->оооооооооооооооо Сөрелгән җир ята күпереп... Буразна эзендә Саф бодай бөртеге, шундый тук! Күктәге кояшның саф нуры Гашыйк булды да аңа шунда ук Сикерде сөйгәне янына — Яңгыр тамчысына тотынып... һәм тиздән Ямь-яшел нәни бер чаткы Кояшка үрелде... Кырда Этюд Бер трактор кырда җир сөрә... Әйтерсең ул Әкияттәге көч-кодрәткә ия: Буразнасы — аркан. Шуның белән Ураган да әйләнәсен җирнең Гел кояшка таба тарта гүя... ...Офык чите. Тракторны кара: Кояш уртасына кереп бара!.. Менә шушы якка таба Барам мин, барасы бар: Әнә шул офык ташыннан Бер кала саласы бар! Менә шушы якка таба Барам мин, барасы бар: Әнә шул яшен чаткысын Үземә аласы бар! Менә шушы якка таба Барам мин, барасы бар: Ул кыя — юлның өстендә, Урталай ярасы бар! Менә шушы якка таба Барам мин, барасы бар: Җыр язар өчен каләмне Кояшка манасы бар!.. Габделхак Шәмсетдинов Көз Этюд Юл буена тезелгәннәр Шәмдәй нарат баганалар. Үтеп киткән юлчыларга Моңсу гына карый алар. Баганалар җитәкләшкән Тимер чыбык куллар белән. Суыктанмы калтыранып Чыбыкларда Ай йөгерә... Гафу итмә Оныт инде мине мәңгелеккә, Йөрәгеңнән алып ташла да... Гафу итмә мине, гафу итмә. Алыштырдым сине башкага... Үкенсәм дә, хәзер соң бит инде. Кире кайтмас безнең үткәннәр. Гафу итмә мине, гыйбрәт алсын Мәхәббәтен ташлап киткәннәр. Рашат Низамиев Ил кайгысы — минем кайгым, Мең кайгырам, мең янам. Кайгыларны киметмичә Китәсем юк дөньядан! Ил шатлыгы — минем шатлык, Мең шатланам, мең янам. Илгә шатлык өстәмичә Китәсем юк дөньядан! Чаган Юл кырына төште орлык, Үсеп чыкты яшь чаган. Канат төрткән кош кебек ул Омтылды өскә табан. Карлы-бозлы бураннарның Килер әле ничәсе! Күпме язны каршылыйсы, Күпме җәйне кичәсе. Күпме боҗра ишәйтәсе, Күпме яфрак коясы, — Каршында тора чаганның Башланмаган дөньясы... Юл буеннан үтеп тора Җәяүлеләр, атлылар. Чыбыркы сабына диеп Яшь чаганны... чаптылар! Нур Әхмәдиев Йөз чишмәнең суын эчеп карыйм, Чын бәясен белер өчен бер чишмәнең. Бер җимешнең тәмен белер өчен, Ашап карыйм йөз агачның җимешләрен. Йөз илдә мин йөрим сәяхәттә, Чын кадерен белер өчен туган илнең. Мин йөз төрле телдә җыр өйрәнәм, Нәфислеген җырлар өчен үз телемнең.