Логотип Казан Утлары
Публицистика

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ

НОЯБРЬ. 19 7 3 ел Кама автомобиль комплексын тезүчеләр 15 ноябрьда зур җиңүгә ирештеләр: тимерчелек заводының өч корпусы — штамповка, автоматлаштырылган һәм меха- никалаштырылган линияләр, ярдәмчел пехлар корпусы төзелеп бетте. Кама авто- гигантының тимерчелек заводы Европада иң зур завод. 15 ноябрьда Чаллыда КамАЗ төзүчеләрнең культура сарае ачылды. Анда симфоник концертлар, кинофильмнар күрсәтү, биюләр һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус заллар бар. Якын арада биредә кинотеатрлары, китапханәләре булган район культура үзәкләре сафка баса, шулай ук гомум шәһәр культура үзәге дә салыначак. Анда драма һәм курчак театры, яшь тамашачылар театры, цирк булачак. Аннан тагын культура сарае, кинотеатр. Халык иҗаты йорты. «Литературная газета», Мәскәү. Ульяновск машина төзү фәнни-тикшеренү һәм проект-технология институты белгечләре ярдәмче заводлардан аерым комплектларны Чаллыга китерүне оештыру проектын эшләделәр. Илебезнең сиксәннән артык предприятиеләре Кама автогиганты өчен ике меңнән артык төрле автомобиль узеллары һәм агрегатлары әзерләячәк. Аларны китерүне ничек җайлырак итеп оештырырга? Моның өчен 20 шәр тонналы контейнерларны файдалану планлаштырыла. Ульяновск институтында Кама автозаводы өчен илебездә иң зур контейнер мәйданы планлаштырылды. Ул автомат белән идарә итә торган иң камил күтәрү- транспорт җайланмалары белән җиһазландырылачак. «Советская Россия». Мәскәү. ЗЯБ поселогының «Строитель» клубында комсомол комитеты инициативасы белән «Смена» исемле эшче театры оештырылды. Бәйрәм алды көннәрендә театр сәхнәгә «Тагын бер Америка» дигән феерия куйды. (Авторы — монтер Павел Юлаев.) Спектакль тамашачыларга ошады. «Советская Татария*. Казан. ТЭЦның 250 метрлы торбасы очыннан төтен бөркелде, беренче теплоэнергетика агрегаты эшкә кереште. Ул сәгатенә 420 тонна пар һәм 60 мегаватт электр энергиясе эшләп чыгарачак. «Труд». Мәскәү. Комплексның төп заводлары төзелеп беткәнче үк биредә «КамАЗ» маркалы зур йөк күтәрешле 50 автомобиль җыелачак. Алар өчен детальләр һәм узеллар ремонт-инструменталь заводында — комплексның беренче промышленность объектында эшләнә. •Труд», Мәскәү. Чаллы шәһәренең төньяк-көнчыгыш өлеше һәм автомобиль комплексы төзелеше мәйданы арасында, район чистарту корылмалары белән бергә, төп коллектор эксплуатациягә бирелде. Унҗиде километрга сузылган ике ярым метр диаметрлы җир асты торбалары буйлап көнкүрештә һәм промышленностьта файдаланылган су механик һәм биологик чистарту объектларына ага. •Труд». Мәскәү. Чаллы шәһәре янында Түбән Кама гидроэлектростанциясе өчен плотина салу эшләре бара. Моңа кадәр бетон эшләре булачак ГЭС бинасының нигез плиталарында һәм шлюзларда барды, плотинаның үз нигезен кору башланды. Плотина ^еННӘН ™“е п Р о“ Л Ү т һ эчәк - Ул ™мер юл Идел-Бөгелмә линияләре белән төп Себер магистрален һәм Казан — Свердловск. Киров — Пермь магистральләрен тоташтырачак. г е г •Труд», Мәскәү. Чаллы шәһәрендә яңа сөт заводының беренче технологик линиясе эшли башлады. Бу предприятие һәр көнне 50 тонна сөт эшкәртеп чыгарачак, уннарча төрдәге сөт продукциясе җитештерәчәк. Сөт заводы янында гына азык индустрия- сенең куәтле предприятиеләре: икмәк заводы, ит комбинаты төзелде. Алар инде эшли. •Труд», Мәскәү. Ленинград «Электроаппарат» фәнни-производство берләшмәсе коллективы бишьеллыкның өченче елында КамАЗга җибәрелергә тиеш булган 12 һәм 20 мең вольт көчәнешле 28 трансформаторның соңгысын озатты. Бу заказны вакытыннан элек үтәү предприятиенең социалистик йөкләмәсендә әйтелгән иде. Ленинград энерготөзүчеләренең бу трансформаторлары быел дәүләт Сыйфат билгесенә лаек булды. ТАСС, Ленинград. КамАЗда художниклар еш була. Гигант төзелеш бик күп сынлы сәнгать осталарын үзенә тарта. Күптән түгел Чаллыда Петрос Оганесович Малаян булып китте. Ул Ереван художество-театр институтын тәмамлаган. Ул иҗат иткән әсәрләрнең темасы —совет кешеләренең фидакарь хезмәте. Газетада художникның КамАЗ альбомыннан кайбер үрнәкләр дә басылып чыккан. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Казагыстандагы Состобинск цемент заводы коллективы Чаллыга унбер айлык заданиеда билгеләнгәнгә караганда артыграк — ике мең тоннадан артык ак. сары, кызыл һәм яшел цемент озатты. ТАСС. Алма-Ата. Чаллы шәһәренең яңа салынган өлешендә «Орфей* әдәби берләшмәсе «Шигъри атналык* оештырды. Җиде көн эчендә КамАЗдагы яшь шагыйрьләр унҗиде тулай торакта чыгыш ясадылар. «Советская Татария*. Казан. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 56 еллыгы алдыннан ВЛКСМ Үзәк Комитеты бюросының «Фән, техника һәм производство өлкәсендә Ленин комсомолы премияләре бирү турында* карары басылып чыкты. Халык хуҗалыгындагы башка белгечләр белән бергә. 1973 ел өчен Ленин комсомолы премиясе «Камгэсэнергострой» производство берләшмәсенең комсомол- яшьләр бригадасы җитәкчесе Рәис Ганиевкә дә бирелде. Яшь белгеч бу югары бүләккә бөтен союз удар комсомол төзелешендә производство куәтләрен вакытыннан элек эксплуатациягә тапшыруда ирешкән уңышлар, иҗади инициативасы өчен лаек булды. «Социалистическая индустрия» на строительстве Камского автозавода». Кама автогиганты өчен махсус заказ буенча Хабаровск станок төзү заводы эшләгән станокта ике мең ярымнан артык детальне эшкәртергә мөмкин. Мондый агрегатларның беренче партиясе ясалды инде. Алар теге яки бу детальне эшкәртү өчен махсус җайлаштырылган. Дәүләт комиссиясе бу станокларның сыйфатына яхшы бәя бирде. ТАСС. Хабаровск. Яңа салынган «Энергетик» культура сараенда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе артистлары концерты булды. Бөтенроссня конкурсы лауреаты, җырчы Гали Ильясов, эстрада артистларының бөтенсоюз конкурсы дипломанты Нурмөхәммәтов җырлары. Эльба Закирова биюләре һәм башка чыгышлар КамАЗ төзүчеләрендә җылы тәэсир калдырды. •Социалис тическая индустрия* на строительстве Камского автозавода».