Логотип Казан Утлары
Роман

УРГЫЛ

 

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Кайсыдыр кычкырып җибәрде: — Эй, малайлар! Күрегез әле, күр! Җәй көне кар ява икән монда. Малайлар, баржа идәненә җәелгән арыш саламын туздырып сикерешә-сикерешә, өске катка менеп тулдылар. — Кар ява, кар!.. — Эх, чаңгы белән әнә теге таудан выжлатып кына бер төшәргә! — Ну, бар икән күрәселәребез! Монда елның унике ае кыш, калганы гына җәй икән. Якуп белән Хәмзә, яшь-җилкенчәкләрнең берсен-берсе бүлдерә- бүлдерә гәпләшүләренә кысылырга кыймыйча, иренеп кенә төшкән җепшек кар бөртекләрен уч төпләренә аулал, шаккатып карап торалар. Чыннан да. нигә болай көз үтмәс борын кыш килә икән? Авылларда бу чакта бәрәңге дә казымыйлар бит. Әле генә бөркү иде, ә хәзер суык колакларны чеметтерә башлады. Сәер дә соң! — Эх, шушы минутта авылда булсаңие! Малайлар сабакка йөриләрдер... Быел үзебезнең авылда сигезенче класс ачыла бит... — Хәмзә, карале теге як ярга! Дөнья хәтле зур болын, җитмәсә, сәкедәй типтигез. Әнә, ике кечтеки кыз казлар куалый. Болын тулы терлек-тару. — Атлары да атлары! Гали батыр дөлдөлемени! — Хәмзәнең кинәт тавышы калтырый башлый. — Әни яңа арыш оныннан ипи салгандыр... Сөтләп чәй эчә торганнардыр... — Еламасана! Өйдән чыкканыңа унөч тәүлек тә тулмаган әле. ФЗО ны тәмамлагач, мәҗбүри дүрт елыңны тутырырсың да, ошатма- сан — дүрт ягың кыйбла.— Якуп, баржа әйләнәсендәге терәккә күкрәге белән сөялеп, күзләрен аска текәде. һавага тамчылар чәчрәтә-чәчрәтә күбекләнеп ага елга. Исеме дә кызык, җисеменә бик туры килә: «Ургыл». Ургылып-ургылып ак, з. «к. У » м ю, 33 янәсе... Алар ягындагы тын Ашыт елгасы түгел инде бу. Чын-чыннан ургыпярсып, бөтерелеп ага. Ә нигә шулай татарча исем куштылар икән? Әллә якутлар кушканмы? Барасы шәһәр дә шулай дип атала,ди. Бәхет оялары әнә теге таулар астында түгел микән? Гарәфи абыйсы әйтә иде: шахтер авырлыкка баш имәс, жир астында аңа жил-буран тимәс, дия иде. — Якуп, әй, Якуп! Безгә дигән шахта да шушы таулар астында микән? Өстенә ишелсә, тәбегә төшкән тычкан шикелле изелерсең, име.— Хәмзә дә сокланып тирә-якиы күзләп барган икән. ФЗОга алмасалар, мондый шаккаттыргыч җирләрне кайчан күрә алыр идең. — Җир астында йомран ничек, шахтер да шахтасында шулай йөри, ди, белдеңме? Юллар алда да, артта да. уңда да. сулда да тулып ята, ди, нәкъ әкияттәгечә, һәммәсе мич эчедәй тар, учактай кысан. Кайсысының исеме дә мич икән. «Турысына китсәң, бәхетеңне табарсың» дигәне бар Гарәфи абыйның. Кызыкмы? — Якуп бу сүзләрне дусты йотардай итеп, матур итеп сөйли. Хәмзәнең эченә җылы кергәндәй итә, «шахта басып үтерми икән болан булгач» дип куя. Якуп кыза-кыза бәхәсләшкән малайлар ягына карап ала да дустына таба борыла: үзе тәбәнәк, үзе ябык, беләкләр көрәк сабыдай нәзек, муены тырпаеп тора, коңгырт күзләре эчкә батып кергән. Икесенең дә аякларында кирза ботинка, өсләрендә сырган бишмәт. Кайсыдыр тагын кычкырды: — Кояш чыга, кояш!.. Бар нәрсә искитмәле икән монда: көтмәгәндә күбәләк-күбәләк кар ява башлый, аннары кояш чыга да, кылычтай нурларын сирпеп, малайларның туган якларыннан сәлам әйтә шикелле. Менә шушындый кызык җирләр аша еракка, Ерак Көнчыгышка баралар алар. Мәгарәләргә кереп эшләргә туры киләчәк. Ал арны озата барган таза-озын гәүдәле рус кешесенең кичә: - Шахтада күмерне корычтай таза беләкле, батыр йөрәкле егетләр генә авызлыклый ала», дигән сүзләрен Хәмзә эчтән генә кат- кат кабатлый. Үзенең беләк сумнарын кармалап карый: «Песнәк чукырлык та ит кунмаган», ди дә борчыла. Ә менә Якуп — батыр, ичмасам. Сабан туе көрәшләрендә екмаган малае, аркылы йөзеп чыкмаган елгасы, сикереп төшмәгән ат чоңгылы калмый иде. Әнә, авылдашы каршында теге кичәге кыз да басып тора, нигәдер авызын ерган була тагы. Татар кызлары шикелле колакларына бәләкәй генә алка таккан. Өздереп алган суыкка карамыйча, зәңгәр күлмәге өстеннән кигән кызыл кофтасының төймәләрен ычкындырып җибәргән. Кашлары да Якупныкы төсле кап-кара, нәзек, матур гына сызылып киткән. Бит очлары алмадан алсу — салкынга микән, әллә гел шулаймы? Кичә һәммәсе өерелешеп төртешә-төртешә баржа эченә кереп тулды. Ә бу кыз көчәнә-көчәнә яр буеннан төргәк-төргәк китап, плакат, әрҗә ташый иде. Шул чакта Хәмзә йөгереп килде дә булыша башлады. Ана Якуп та иярде. Алар кергәндә баржаның җайлырак урыннарын алып бетергәннәр иде инде. Кыз катерга кереп китте, ә Хәмзә белән Якупка бер читтә, түбәсез якта урнашырга туры килде. Менә хәзер шушы кыз тел очын күрсәтеп малайлар арасына кереп югалгач, Хәмзә: — Әй, кыланчык! Шар күз, җитен чәч!—дип калды. — Аның каравы, әтисе — менә дигән шахтер. Кичә җыелышта ут чәчте, ишетеп утырдың ич. — Исең киткән икән иске чикмәнгә! Күп сөйләгән — җир чүпләү- чән. Карап торырсың менә — йомшак җәеп катыга яткызыр әле. Шахтасына кызыктыра ул безне, качып бетсәк, үзенә эләгәчәк. Шулай сөйләшсәләр дә, икесенең дә колакларында кичә җыелышта ишеткән сүзләр чыңлый: «Шахтерның юлы туры, бәхеттер юлы тулы...» Әйе, бәхет кемне генә кызыктырмый икән дә, кем генә аны эзләми икән! Чыга алырлармы шул бәхетле юлга, тота алырлар микән шул бәхетнең койрыгын?! Уйларына чумып бара торгач, Хәмзә тагын телгә килде: — Исеңдәме, икебезнең дә колакка киртеп җибәрделәр. Атка утыргач, әни сиңа әйтте: «Улымны караштыргалап йөр, яме. Якупжан энем. _ син инде җиткән егет», дигәнне. Ташлашмыйк, яме. Бары бергә, югы 2 уртак булсын. Читкә-чотка кереп, адашып йөри башласак, туры юлга £ безне кем салыр? Якуп исе китми генә әйтеп куйды: * — Әниеңнең сүзләре исемдә. Ә менә теге абзый кичә «шушындый = батыр егетләребез барында мәңгелек тун җирдә шәһәр калкып чыкмас- - мы сон» диде. Кызык, име? Безне генә көтеп ятканнар икән монда. Бер көтү малай Хәмзә белән Якуп каршына килеп туктады. Кайсы- £ сының өстендә сырган бишмәт, берәүсендә кайры тун, башларында каты Е козыреклы картуз яисә колакчын бүрек, күбесенең аягында галош, кай- ’ берләре кирза итек кигән. Үзләре кызып-кызып гәпләшәләр, дәррәү __ кубып көлешеп алалар. Арада бер сипкеллесе Якуптан да озынрак * күренә, бик кыю да. ахры. Шунысы әйтте: * — Әй, егетләр! Сез ат ите ашыйсыз, әйеме? Якуп кыю гына: — Ашыйбыз, эләксә. Сиңа шуны белү бик кирәкмени?! — диде. Сипкелле малай иптәшләренә таба борылды. — Ишетәсезме, йолкышлар? Ышанмаган буласыз. Малайлар хихылдарга керештеләр. Хәмзәгә бик гаҗәп: ат ите ашауның ярамаган ни ягы бар икән? Ә бу. җитен сипкән бит. миңа карамый да, кәтүк дип кимсетүедер. Әнә тагын тотынды. — Сез дуңгыз ите ашамыйсыз, әйеме? Мин «татарлар дуңгыз ите ашамыйлар» дигәч, болар: «алдыйсың» диләр. Алдамыйм бит, әйеме? — Иптәшләрең хаклы, — диде Якуп, — син алдакчы гына түгел, бәйләнчек тә икәнсен әле. Сипкелле үзен тыныч тота, аның ачуланышырга исәбендә дә юк. — Син нәрсә? Минме алдакчы? Мин Пензада татарлар белән бергә балалар йортында үскән кеше. Пензалар ашамагач, сез дә ашамыйдыр дип уйладым. Арада берсе, бишмәт чабуыннан дуңгыз колагы ясап, чинагандай итеп үчекләп маташа, икенче берсе ат булып кешнәргә итенә иде. Сипкеллесе малайларны тыймакчы — Гау-гау-гау итүегезне ташлагыз, зинһар!.. һәммәсе шундук элеп алды: «Гау-гау-гау...» Хәзер аны үчеклиләр. Сипкелле, малайларга кул селтәп, Якуп каршысына килеп басты — Теш ыржайтырга дигәндә боларга бир инде,—диде ул. эре генә. Аннары Якупның башыннан аягына кадәр күз йөртеп алды да кулын сузды: — Таныш булыйк. Мин — Судаков Илья. Якуп аның кулын чытырдатып кысып куйды. — Синең куллар алай камырдан әвәләгәнгә охшамый.— Илья бармакларын тиз-тиз йомарлап бер язып алды.— Әйдә, булмаса, көч сынашабыз. Өстеннән кайры тунын, колакчын бүреген салып ыргытты. Якуп та өс киемен Хәмзәгә тоттырды. Көрәш башланды. Көрәшчеләрне сырып алдылар. Кем атып бәрер дә. кем лапылдап төшәр? Судаков көрәштәшен җиңел генә сырты белән җиргә салмакчы итә, юк. булдыра алмый Әйләнәләр, тулганалар: берсе дә бил бирми. Ахырда Судаков баш аркылы очканын сизми дә калды. Малайлар бер мәлгә шып тындылар, аннары дәррәү кубып җиңүчене мактарга, җиңелүчедән көләргә тотындылар. Илья берни булмагандай тиз генә киенде дә әйтеп куйды: — Таза егет икәнсең! Әмма, кара аны, жир астында забойда да сынашып карарбыз, кем кемне — күрербез. — Чебешне көз көне саныйлар.— диде Якуп, эре генә. Татарлар янына теге кыз килеп туктады. — Хәзер сезнең белән танышырга да була. Мин — Оксана. Ә сез? Якуп үзенең дә, Хәмзәнең дә исемен әйтте. — Берегезгә Яша, икенчегезгә Хәмзушка дип дәшәрмен. — Сез кайда торасыз? Ургылдамы? Укыйсызмы, эшлисезме? — дип сорады Хәмзә, кыюсыз гына. — Сигезенчене бетергәч, укырга туры килмәде. Ургыл шахтасында китапханәдә эшлим. Аннары күз күрер. Әти үзенә ияртеп клуб өчен кайбер нәрсәләр хәстәрләргә алып чыкты. Кичәге ярдәмегез өчен тагын бер кат рәхмәт, егетләр! — Әтиең маладис кеше. Кичә шәп тә сөйләде, ичмасам. «Шахтерны жир өстендә бал-майга салсаң да, ул һаман шахтага тартыр»,— диде. Үзе дә шундыйдыр әле. Начальник булып безгә эләксен иде. Ул арада баржа эченнән «кызым, вакыттыр» дигән тавыш ишетелде, кыз көлә-көлә Хәмзәнең бүреген иягенә тикле шудырып төшерде дә күбәләктәй пырхылдап, баскычларга тып-тып басып, аскы катка төшеп китте. Хәмзә мыгырданып калды: «Әй, кыланчык! Күзе бахбайда, ыспайлана тайга». Янәсе, Якупка күзе төшкән, ә Хәмзә белән юри генә шаяра. Илья аскы катка төшеп барышлый, туктап, йомшак кына әйтте: — Яша, Хәмзушка, уртага, безнең арага ятыгыз. Сезнең турыда салкын бит анда. Аскы катта, кысыла-кысыла малайлар арасына кереп ятуга, Хәмзәнең борынын бик таныш бер ис кытыклап алды. Салам исе. арыш саламы исе икән ич! Баржа төбенә салам жәйгәннәр, шуннан аңкый... Күңелгә бик тә якын шушы ис малайны туган якларына алып кайтып та китте. Әнә дулкынланып торган арыш, бодай басулары... Яшел болыннар, сыер, сарык көтүләре... Әнә ул ат саклап йөри, тайлар өйрәтә. Авызы бөрешкәнче шомырт ашый, әнисенә, әтисенә, сеңелләренә дә жыеп, атка атланып өйгә кайта. Өйдә ярмалы бәрәңге ашый, яна сауган җылы сөт эчә... Аны татлы уйларыннан әллә нинди жыр тавышы, малайлар шау- шуы бүлдерде. Кичә пристаньда баржага бер кеше кереп утырган иде. Төн буе балалайкасын чиртә-чиртә җырлап барды. Әнә хәзер дә аны һәммәсе сырып алган. Куркынычлы җырлары белән малайларны шүрләтеп бетергән, йокыларын качырган. — Ни күрсә дә ат башы белән ир башы күрә, име, малай? Дусты дәшмәгәч, вагонетка астына кереп тапталган теге коногон атына охшатып, үзенең дә авылда калган кашка таен исенә төшерде. Абзар-кура, малтуар арасында чуалып үскәнгәдер инде, бил-баш бирмәс тайларга жиде яшьтән үк атлана башлаган иде ул. Бригадир атлы эшкә кушса, дөньясын онытыр, китаплар кулыннан төшәр иде. Әгәр канатлары булса, очып кына кайтып керер иде дә хәзер, кашка таеның муенына асылыныр иде. Кайтыр, ник кайтмасын, киткән кошлар да әйләнеп кайта ич. Әнә теге сукбай тагын җырлый. — Якуп дим, Якуп, ач әле күзеңне! Теге сукбай татарча җырлый. — Әй, таман! Бетмәс андый зимагурлар. Оксананың әтисе белән забойда күмер чабып ятканда уяттың,— дип, Якуп икенче ягына әйләнеп ятты. Шулай да тыңлады җырны. Зимагур булып йөргәндә Каты жирдә ятмадым. Баш асларына салырга ф Ярты кирпеч тапмадым. |_ Җыр тынгач, уйланып, әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнгәләде £ Якуп. Шушы җырчының кем икәнен тизрәк беләсе килә иде. Чыннан S да, сәер адәм, жырларында иман әсәре булмаса да, күз карашлары ф моңлы. Бүреген кыңгыр салган да әле һаман балалайкасын сайрата, _ үзе тагып да моңлырак күренә. Сөйкемле дә шикелле... Кем булыр s икән? Якупның йөрәге сулык-сулык тибеп куйды Авылда чакта үзе ту- £ рында «каторжан Әхмәтҗан малае» дип такылдаганнарын ишеткәч, а. азмы ачы күз яшьләрен агызды Якуп. Ләкин әтисеннән килгән хатлар £ бер дә алай куркыныч булмый иде. «Себер киңлекләрендә, кыенлык- х ларга аз гына да баш имичә, тимер юл салабыз. Безнең алда таби- s гатьнең барлык кырыслыклары баш иде», дип яза иде ул. Ләкин кай s тирәләрдә салалар икән ул тимер юлны? Себер бик зур бит. Хатла- * рындагы кире адресларында бары саннар гына күрсәтелгән була, х Соңгы елларда андый хатлар да өзелде. Эзләп таба алыр микән Якуп әтисен шул серле хатлар буенча? Караңгы төште. Ашыт буйларындагы кебек, акрын гына, моңсу гына иңеп маташмады караңгылык, ничектер күз бәйләнде дә калды. Начальникның әмере буенча, һәммәсе урыннарына кереп чумды. Баржа эче тын. Вак яңгыр тамчылары брезент түбәне әкрен генә шакылдата. Сирәк-мирәк нәзек тавышы белән баржаны өстерәүче катер кычкыртып ала, таулар аңа кырык кат яңгырап сәлам кайтара. Шул тавыш Хәмзәне тагын, тагын авылга алып кайтып китте. Әтисе белән әнисе, ике кечкенә сеңелесе аны авыл башына хәтле озата бардылар. Олы урамны узганда, түбән очта солдатка китәсе яшьләр дә жырлап үтте. Хәмзәнең үзенә атап җырланган шикелле тоелды бу, аздан гына үксеп җибәрми калды. Кояшлар чыга әйләнеп, Алмагачка бәйләнеп. Еламагыз, яшь түкмәгез. Бер кайтырбыз әйләнеп. Хәзер иптәшләре мәктәпкә йөриләрдер инде. Исәбе сигезенче класска керергә иде, насыйп булмады. Авыл Советына чакыртып, ФЗО мәктәбенә җибәрәбез, диделәр. Кызыктырдылар. «Анда, Ерак Көнчыгышта, кибетләрдә онтсы-мазар, кием-салым тулып ята. Посылка салырсың, шахтада акчаны да көрәп кенә алалар. Бик сагынсаң, ял алып кайтып йөрерсең, бару-кайту бушлай», диделәр. Күрше егетләренә тикле җанын кытыклап үртәп бетерде. Имеш, череп баеп кайтыр да, бүләк-санаклар өләшеп, затлы киемнәр киеп, күкрәк киереп йөрер. Аңа карап, җыен чибәр кызның баш-күзе әйләнеп бетәр. Дусты Якупның да язылуын ишеткәч, китәр көннәрен санап кына тора башлады. Китүен китте, әмма, бүгеннән үк сагына башлагач, саргаеп үләргә генә кала түгелме соң? Әнә, Якуп гырлыйгырлый йоклый. Авылда ул олылар белән беррәттән эшләп, тәмам пешеп җиткән, чыныккан. Азрак дөнья күрсен, кеше арасында йөреп кайтсын дигәндер инде, әнисе дә тоткарламады аны. Яман телдән котылыр, өс-башы бөтәер, тамагы ипигә туяр, ичмасам, дип өметләнгәндер ана. Хәмзә: «Өстеннән төшеп беткән ич, малай»,— дип, дустының өстенә әйбәтләп салам өйде. Ләкин Якуп йокламый иде. Аның уйлары әллә кайларда уратып-ура- тып йөреп, инде кичәге көнгә килеп җиткән иде. Поезддан төшкәч тә аларны. төрле җирдән җыелган утызлап малайны. йөк машинасына утыртып, таш клубка алып килделәр. Әллә тагын, тора-бара, меңләгән малай җыелгандыр монда. Яшь кенә бер апа сәхнәгә менеп, гыйбрәтле сүзләр сөйли башлады: «Бүгеннән башлап сез эшчеләр сыйныфына аяк басасыз. Гәүдәгез кечтеки, әмма ул үсәр, акылыгыз да аннан калышмасын. Шахтерлар — җир астында гомер кичереп тешләрен койган бабайлар да, сезнең кебек яшьләр дә, чын мәгънәсендә батыр егетләр алар. Сез дә хәзер үзегезне малайлыктан егетлеккә күчтек дип исәпләгез». Шулай диюгә малайларның түбәсе күккә тигәндәй булды, дәррәү кубып кул чаптылар, куанычларыннан көлеп җибәрделәр. Эшче турында сөйләүче апа райкомолдан булган икән. Аның артыннан ук хәзер шушы баржада малайларны алып баручы руска сүз бирделәр. һәммәсенең шар күзе анда гына иде. Шәп тә сөйләде соң! Иң әүвәл бармагын залга төбәде дә сорады: «Син шахтер булырга телисеңме?» Шулай дип әле берсенә, әле икенчесенә «син, син?» дип чыкты. Кайсы «телим» дигән була, кайсы сүзсез генә авызын ера. Ә менә Якуптан сорамады да, төртеп тә күрсәтмәде. — Минем фамилиям Уханов,— дип тотынды аннары.— Гәүдәмә кызыгасызмы? Шахта үстерде мине шулай, җир асты чүпрәдәй күпертте. Участок начальнигы булып эшлим. Сезне, ФЗО мәктәбен тәмамлагач, минем участокка эшкә җибәрәчәкләр. Кайсыгыз забойщик, кайсыгыз ныгытучы, кайберегез коногон булачак. Гаҗәпләнеп ята Якуп: «Юри әйткәндер, тәп-тәбәнәк кысрык штрек- ләр кешене ничек үстерә алсын!» Гарәфи абыйсының «Шахтада уклау йотып йөрсәң, маңгаеңа бик тиз фонарь аласың» дигәне бар. Саламда ауный-ауный биш тәүлек чамасы баргач, баржа бозга килеп терәлде. Малайлар ду кубып этешә-төртешә көзге боз өстенә сибелделәр. Кайсы арты, берәүләре итекләре белән шуарга кереште. Уханов, катерны тизрәк кире җибәрү ниятеннән, баржада килгән йөкне тизрәк бушатырга кушты. Теләр-теләмәс кенә боз өстен ташлап, эшкә тотындылар. Иң элек, озын-озын бүрәнәләр куеп, йөк автомобилен, аннары шахта җиһазларын төшерделәр. Бүтән тимер-томырны, әрҗәләрне, капчыкларны чыгарып өйделәр. Барысы да кырмыскадай кайнаша. Тик теге балалайкачы гына яр буена чыккан да моңаеп утыра. Уханов салмак кына атлап аның каршысына килеп басты: — Малай-шалай тир түккәндә, кадалып утырырга оялмыйсыңмы? Атна буе шыңшыдың, ә хәзер ыңгырашасың! Кара аны. Харитонов, моннан соң «Коногон»ынны ишетәсе булмыйм! Харитонов, оешкан буыннарын шарт-шорт китереп, урыныннан кузгалды. Якуп аны байтактан бирле күзәтеп йөри: бу кеше Ухановтан олырак күренә, күзләре дә эчкә кереп баткан, карык-корык ютәлли, җитмәсә, бите, маңгае тулы җыерчык. Карашлары ук күпне күргән бәндәнекенә охшый, аркасында кечтеки генә бөкресе дә бар. Сихәте дә чамалы, ахры — моңлы йөзе көз көннәрендәге имән яфрагыдай сапса ры. Әнә, юан бармагы белән өскә таба күтәрелеп торган мыек очларын бөтергәләп алды, җайлап кына әйтеп куйды: — Кемнең кемне рәнҗетергә хакы бар, начальник? — Башта хезмәт, аннары хөрмәт! — һәр кошның үз моны. .Минем сүзнең эштән аерылмаганы сиңа күптән мәгълүм. Бала-чага алдында рисвай итеп, йөрәк җәрәхәтенә нигә тоз сибәргә! Эх! Юаш булсаң басарлар, усал булсаң асарлар.— Соңгы сүзләрен Харитонов үз-үзенә әйтә-әйтә, капчык өемнәре янына китте. ♦ Кара син аны, кайчандыр дөрләп янган, хәзер генә сүнә төшкән учак § икән ич бу! Бишәр потлы шикәр капчыкларын ярыйсы гына очырып £ йөртә. >» Баржа бушатылгач, катер аны арканга эләктерде дә өстерәп кире ♦ кайтып китте. Малайлар бик озак, күздән югалганчы, ана кул болгап = калдылар. Үзләренең өсләреннән пар күтәрелә, кызарынганнар, янган3 нар. Уханов аларга машина әрҗәсенә менеп утырырга кушты, үзе иң ~ беренче булып сикереп менде. Оксана белән Харитонов кабинага ур- > наштылар. Кузгалып киттеләр. Салкын җил колакларны чеметтерә, куенга үрелә, аякларга «тара- « каннар» үрмәли. Салынасы тимер юлга дип өелгән дамба буйлап. * такыраеп каткан балчык өстеннән чаптыра гына машина. Әнә, буша- s тылган йөкне алып китәргә трактор килә, артына олы-олы ике чана ~ таккан. Әрәмәлек арасыннан бер көтү кыр кәҗәләре чыгып карап тора го иде—малайлар сызгыруга, секунд эчендә юкка да чыктылар. Алда* нибары тик шушы юл гына, артта әле һаман елга ялтырап күренеп тора. Тирә-якта кеше юанлыгындагы усаклар үсә, читтәрәк мәңгелек сазлык җәйрәп ята. Ничаклы җир узып, ник кенә бер авыл очрасын. Көн кичке якка авышканда, машина туктап калды: дамбаның дәвамы юк икән, машина барырлык түгел, Уханов әйтүе буенча, аны моннан трактор чанасына салып алып китәчәкләр. Малайлар шыбырдашып машинадан коелуга, аяклар шундук тубыктан сазга кереп батты. Ләч- келдек, ботинкаларда су чылтырдый, Харитонов авыз эчейнән генә әйтеп куйды: — Сабыйларны эшкә өйрәтергә алып бара начальник. һәм капчыгын, балалайкасын аркасына асып, карлы пычракны ера- ера. сазлыклы әрәмәлек эченә кереп күздән дә югалды. Уханов та, кызын ияртеп, карт артыннан атлады, малайларга да үзеннән калмаска кушты. «Барасы җир биш кенә карыш, теге урманлы тау артында гына»,— диде. Бөтенесе ботинкалары эченә тулган карлы суны чыптырдатып. капчык, чемоданнарын асып китеп бардылар. ...Кая ул карышлап кына, әллә тагы унлап чакрым үткәннәрдер инде, шәһәр дә юк, шахталар да күренми. — Иптәш Уханов, кайда калагыз? —дип сорап куйды Якуп. Уханов усал итеп апа карап алды. — Шыңшымаска! Шахтер тау-таш җимереп җир астында юл сала, ә сез әзер сукмактан атларга да ыңгырашасыз. Марш! Җырларга! Кайсыгыз башлый? Шыңшучы синме? «Күзең бик очлы, телең бик әче, ник сүз каттым икән?» —дип үкенеп алды Якуп. Тик менә ничек кенә башлап җырларга?! Авылда концерт куйганда, хорда басып җырлаганы бар барын, әмма анда татарча... Ул да түгел: — Я, кемгә боералар! — дип кычкырды начальник.—Әйдәгез, «Если завтра война»ны җырлыйбыз. Мәңгелек туң җирнең тынлыгын бозып, җыр яңгырады. Тау башына ук менеп китә дә җыр, урман аша узып, яңадан кире әйләнеп, ишәеп кайта. Если завтра война. Если завтра в поход Будь сегодня к походу готов. Шулай атлый торгач, алларында ап-ак шәһәр барлыкка килде. Тау итәкләрен брезент йортлар сырып алган. Алар арасында кара таплар да бар. һәммәсенең күзе шул кара тапларга төбәлгән. Сәер дә икән бу якта кала дигәннәре! Йортлары игез балалар кебек бөтенесе бер төсле, бер тигез. Ә тап булып күренгәннәре — иң кызыгы икән: күмер өемнәре. «Шушы микәнни без яшисе Ургыл каласы? Без эшлисе шахта?» — ди Якуп эченнән һәм тизрәк, барысыннан да алданрак барып күрергә ашкына, күмер өемнәре янына йөгереп китә. — Әнә шахта! Әнә мәгарәсе! — дип кычкыра-кычкыра тау итәгенең астыннан, җир белән бер тигезлектә үк тау астына кереп киткән куышка күрсәтә. Малайлар шунда җыела. Ифрат та зур икән бу тау асты тишеге: рәхәтләнеп авылның бер өе сыярлык. Хәмзә шүрли үк башлый: «Шушы була икән инде коногонны харап иткән җир! Безнең дә тир түгәсе төшебез, көн саен кереп-чыгып йөрер куышыбыз». — Маңгаена «Беренче шахта» дип язылган язуны күрәсезме? — Уханов кулын мәгарә ягына суза-суза сөйләп китте: — Бу куыш «штольня» дип атала, анда ике участок бар, берсе «Сивак», икенчесе «Чаланык» исемле. Чыгарылачак күмерне тимер юл вагоннарына төяп озату өчен эстакада төзибез. Икенче елга тимер юл да килеп җитәр дип өмет итәбез... Кыюрак малайлар күз күрерлек чамада шахта эченә үк үтеп кергән. Монда биткә җиләс дымлы һава бәрелә, аяк асты пычрак, ботинкаларны салдырып калмакчы итә. җибәрми тора. Куышның ике як стенасын да кеше юанлыгы баганалар белән терәтеп куйганнар, түшәмдә дә шундый ук баганалар. Борынга, иске бәрәңге базындагы шикелле, черек гөмбә исе бәрә. Бер кавым карап торгач, күзләр дә ияләнә. Әнә, бик еракта утлар җемелди, тимерме, күмерме дөбердәп ала. Терәүләргә элеп куелган тимер торбалар туктаусыз зыңгылдап тора. Штольня авызыннан ерак түгел арба шыгырдаган тавыш ишетелде, малайлар тизрәк тышка атылды, ә күзләре һаман эчтә. Иң әүвәл куыштан атның башы, аннары үзе дә күренде: көчәнә-көчәнә вагонеткалар тартып чыга. Бу вагонеткаларга өч-дүрт ат арбасы сыя торгандыр, билләһи. Саныйлар: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү. Якуп ат башы хәтле күмер кисәге алып калды, коногон вагонеткалар бушатыла торган җиргә чаптырып китте. Хәмзә ат артыннан йөгерде. — Менә маладис, ичмасам, бахбай! Берүзе йөкле килеш биш арба тартып йөри.— Шпалларга абына-сөртенә аттан калмаска тырыша. Бу ат куучының кулыңда ни чыбыркы, ни чыбык, ни дилбегә. Тычкан уты шикелле генә җемелдәп торган шахта лампасын түшенә аскан. Өсте суга манып алгандай юеш. бер сызгырып җибәрүгә аты читкә атылып чыга. Коногон вагонеткаларын ычкындыра да бушларын тага. Бик җитез кылана. Хәмзә сокланып туялмый: дөлделе дә дөлделе! Егете дә егете! Теләсә кайсы атны, теләсә кемне куймыйлардыр мондый кыю эшкә... Кире әйләнеп килгәндә, Якуп белән Илья күмер кисәген таш өстенә салып, ватмакчы булып азапланалар иде. Кая ул, битләренә борчак- борчак кыйпылчыклар гына чәчри. «Сәер икән бу күмер дигәннәре, меңләгән йолдызчыклары күзне чагылдырып җемелди»,— дигән була кайсыдыр. Илья күмерне тешләп карый, чәйнәп карый, тәмсез икән дип төкеренә, борын төбенә үк китереп исни, аннары иңбашларын җыерып куя: шайтан исе дә юк. Якуп берсенә дә ышанмый, Илья эшләгәннәрне кабатлый. Авылда чакта Гарәфи абыйсы әйтә иде бит: «Күмердән йөзләгән шахтерның тир исе аңкый», дип. Ә моннан бер ис тә килми. Шахтаның килеш-килбәтен ишетеп тә, китаплардан укып та белә белүен, әмма үз күзләрең белән тикшерү гаҗәеп кызык икән! Эх, очып кына кайтып авылдашларны яныңа җыярга да кызыктыра-кызыктыра сөйләп бирергә бөтен күргәннәрне! Хәмзә пышылдый: — Әнә, әнә, шахтерлар чыга. Чыннан да, шахтадан бер төркем шахтер чыгып килә иде. Өсләрендә пычракка батып беткән брезент кием, аякларында шахта галошы, башларында бүреккә дә, картузга да охшамаган түбәтәй сыман колак- 5 чын бер нәрсә. Кайсы кәйлә, кайсы көрәк, кайсы балта-пычкы, кайсы а нәрсә күтәргән, кулларында янып торган лампа. Гарәфи абыйларының * да шушындый лампасы бар иде. И кызыгалар да иде малайлар шуны ♦ яндырып кичләрен урамда йөрергә. Тик ул аны малайларга бик сирәк = тоттырды, узган гомеремнең истәлеге итеп саклыйм ди торган иде. Бу ® лампам җирнең астын гына түгел, тормышымны да ялт иттереп яктыр- ч тып торды заманында, ди иде. Инде Якупның да үз лампасы яктыр- £ тачак. в Менә малайлар, Ухановка ияреп, палатка шәһәрчеге аша узып бара- & лар. Монысы да кызык аларга. Бу брезент йортның ишек урынына * тишек кенә: эленеп торган ак пәрдәне төртәсе дә керәсе. Тәрәзәләре дә ® пыяласыз, дәфтәр бите хәтле генә үтә күренмәле ак ситсы белән кап- * ланган. ° Ә инде биек тау башына менгәч, палаткаларның заты да юк. Монда * икешәр катлы агач өйләр салынган. Кырдай иркен урамнарда карагай, кара каен, кәрлә имән үсеп утыра. Яна гына салынып ята торган Ургыл шәһәренең бу урамнары «Яшьләр шәһәрчеге» дип атала икән. Уханов малайларны «Ургыл шәһәренең ФЗО мәктәбе» дип язылган йортка алып керде. Өске катка менделәр. Анда аларны чандыр гына гәүдәле, ябык чырайлы олы яшьләрдәге бер агай бишәр-бишәр итеп бүлмә саен урнаштырып йөрде. Аннары җыеп мунчага алып китте Шаяра-шаяра рәхәтләнеп юынгач, чистарынгач, бит алмалары кызарды, арулар әллә кая югалды, һәрберсенә ап-ак күлмәк-ыштан, соры төстәге йон кәзәки, кул яссылыгы сары бил каешы, кара төстәге бишмәт бирделәр. Урак-чүкеч сурәте төшкән сап-сары төймәләре елыкелык итә. Аякларга менә дигән ботинка да киеп җибәргәч, түбәләре күккә тиде малайларның. Сафка тезелеп ашханәгә киттеләр. Икешәр тәлинкә итле карабодай боткасын тетеп салгач, агай яңадан сафка тезелергә кушты, үзе уртага басып болай диде: — Минем кем икәнлекне беләсегез киләдер, җанкисәкләрем, мин сезнең мастерыгыз булам, һөнәргә өйрәтүчегез. Фамилиям — Степанов. Узган набор егетләре «иптәш мастер» дип кенә дәшәләр иде. Ә хәзер, җанкисәкләрем, рәхәтләнеп йоклагыз. Шушы дүрт-биш сүз арасында да берничә тапкыр «җанкисәкләрем»- не кабатлагач, малайларга җитә калды: пырхылдый-пырхылдый аныңча итеп сөйләнә башладылар. Менә шушы була икән инде куанып та, шикләнеп тә көткән ФЗО мәктәбе. Хәзергә рәхәт. Бүлмәләрдә пружиналы тимер караватларга ак җәймәләр җәелгән, баш-башлары яшел сызыклы одеял, кабарып торган мендәр. Урын җәя, өнгә килә алмый Хәмзә: «Мондый урын-җир- не әни янына больниска баргач кына күргәнием, ә хәзер үзем көн саен сузылып ятачакмын»,— ди. Тышта салкын җилле көз. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Монда, одеял астында, майдай җылы, тамак тук. Өсләр дә бөтен хәзер. Түшәмдә яп-якты булып электр лампочкасы яна. Барысы да бар, тагын ни кирәк? Шулай да, «рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил», дип юкка гына җырламыйлар икән. Хәмзә пышылдап дустын уятып маташа: __ Якуп дим, Якуп, йоклыйсыңмы әле син? Әмма дусты ишетми, башы мендәргә тиюгә VK йокыга талган ул. Аларның тәрәзәләреннән ап-ак башлы галәмәт биек таулар күренеп тора. Якында гына кебек алар, урам артына чыксаң, текә итәгеннән күтәрелә дә башларга булыр кебек. Ләкин алай түгел икән. Мондагылар әйтә: ул тауларга кадәр барып җнтәм дисәң, өч көн, ике төн тәпиләргә кирәк, диләр. Анда да әле, бара белеп барсаң гына... Юкса, очсыз-кырыйсыз төпсез сазлыкларга мәңгегә кереп чумуың, усак урманнарында башың чыкмастай адашып калуың да бик ихтимал икән. Мондагы асты тулы ташкүмерле Ургыл таулары шул ак башлы тауларның фәкать итәкләре генә, ди. Якуп белән Хәмзә, буш вакытлары булды исә, бу сәер һәм гаҗәеп якларны хозур кылып йөрергә бик яраталар. Ургыл тавын төшүгә, сазлык башлана. Шул сазлыкны ерып үтә алсаң, ургыла-ургыла аккан ташкын сулы елга буена килеп чыгасың. Атаклы Ургыл елгасы бу. Елга буенда колач җитмәслек усак бүрәнәләреннән салынган озынозын бараклар тезелешкән. Ваграк йортлар да бар — аларын шахтерлар үзләре салып чыккан. Тагын яңадан-яңа өйләр салып яталар. Шушында ук бүрәнәләрен дә кисәләр, биек станнарга басып, тактасын да яралар. Тук та тук балта тавышы, чыж да чыж пычкы чыңы өзлексез яңгырап тора монда. Шушы авазлар күңелгә якынмы, әллә өйләрен үз авылларындагыга охшаталармы, малайларның аяклары гел бу төшләргә тарта. Аннары, елга буйларында нәкъ авылдагыча шомырт, тал агачлары да очрый — болары да күңелгә бик хуш. Тик шунысы: өйләр авылдагыга охшаган, ләкин ник кенә бер әтәч кычкырсын да, ник кенә бер мал-туар тавышы яңгырасын... Бигрәк сәер икән ул әтәчсез, мал-туарсыз йорт-җир. Шулай да бервакыт малайларның күңеле булды. Ургыл буенда әлеге шул җанга якын шомырт агачлары эзләп йөриләр иде алар. Икесенең дә күзләре тирә-юньне айкый, ә күңелләре әллә кайларда... авылга ук кайтып киткән. Сөйләшмичә генә атлыйлар. Шул чак Хәмзәнең кинәт кенә ташып торган шатлыклы тавышы ишетелде. — Якуп! Тыңла әле, каргалар! Каргалар каркылдый. Тыңла әле... Әнә, үзләре дә... Чыннан да, биек усак башына ала каргалар оя корганнар, шул тирәдә очакуна каркылдашалар иде. Малайларның дөньялары онытылды. Таныш кошкайлардан күзләрен ала алмыйча, бик озак басып тордылар. Авылларында өздереп-өздереп сандугач сайрауларын да болай ук бирелеп тыңлаганнары юк иде аларның. Туган-үскән якларның кадере, чит-ят җирләргә киткәч, ай-һай, чиксез була икән! Ургыл буйлатып, кайтыр юлга таба атладылар. Хәмзәнең йөзеннән моңсу гына елмаю китми, ә Якупның чырае бик җитди иде. Бераздан Якуп тукталып калды. Ярсып, чәчрәп, ашкынып аккан Ургылга карап, тик басып тора. — Әтинең сүзләре искә төште,— диде ул бераздан, һаман да шулай Ургылга текәлгән килеш.— «Җир йөзендә үрмәләп яшәгән кәлтәнең бөтен гомере бөркетнең биектә талпынып яшәгән бер сәгать гомеренә дә тормый».— ди иде әти. Аннары Хәмзәгә таба борылып өстәде: — Менә шушы елга кебек ургып, ашкынып, янып яшәргә кирәк, име? — Әлбәттә,—диде Хәмзә, күзләрен зур ачып. Якупның әтисе турында искә алуын беренче ишетүе иде аның. Дустының йөрәк ярасын кузгата күрмим дип, үзе дә бу турыда һич вакыт авыз ачмый иде. Иртәгесен, жир астында хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнү бүлмәсеннән чыккач, Якуп әйтеп куйды. — Атналар буе тик ятабыз. Бездән шахталарын кызганалар, күр- ♦ сәтергә дә алып төшмиләр, ичмасам. Укучыларга шул җитә калды. Степанов күренүгә, унысы ун яктан u сорау яудыра башлады: ' £ — Кайчанга тикле класста аунарбыз, иптәш мастер? — Лекция тыңлатасыз. Без сезгә сабыйлармыни! — Даешь шахта! — Без Ерак Көнчыгышка күмер чыгарырга килдек. Степанов, сизелер-сизелмәс елмаеп, кулын күтәрде. — Сабыр, җанкисәкләрем, һәртөрле жимеш үз вакытында пешә, аНиһаять, ул көн җитте. с Әнә, коридорда кием. Сайлагыз! Шахтага киттек,— диде мастер х бер иртәдә. z Малайлар тизрәк киенеп алдылар да сафка бастылар. Беренче з шахтаның штольнясе янындагы такта алачыктан һәрберсенә лампа, * соскы, көрәк, өчдүртенә берәр кәйлә өләшенде. * — Якуп, малай, синең дә йөрәгең җилкенәме? — дип пышылдады Хәмзә.— Минеке очып чыгардай итә. Бүтәннәрнеке дә шулай микән, сора әле. Дустының бик исе китми иде, «әйдә, артта калма» дип кенә куйды. Эчкә кереп киттеләр. Биредә бер нәрсә күренми. «Күз тышта калган». Баш штрек эче биек, түшәмгә баш бәрелми. Степанов ашыкмый гына алдан атлый бирә, укучыларына әйләнеп тә карамый. Ара-тирә: «Петя, галошыңа су тулдымы?», «Лампаң белән селтәнмә, аякка бәрәсең!» дигән тавышлар ишетелеп куя. Тездән лай ярып бара торгач, Хәмзә шпаллар арасындагы суга кереп баткан да сукрана: «Җәһәннәм чокырына төштем, егетләр!» Якуп гаҗәпләнә: нигә бу мастер укучыларын бер дә күзәтми? Әнә, малайлар терәүләргә бәреләләр, чыланып беттеләр, канберләренең лампа пыялалары чәлпәрәмә килгән. Юри күрмәмешкә салышадыр ул, әйткәннең кадерен белсеннәр, дидер. Хәйләкәр төлке. — Иптәш мастер, нишләп штольнягә электр лампалары куелмаган?— дип сорады Якуп, мастерны куып җитеп. Степанов, туктап, башкаларның да килеп җиткәнен көтеп торды да аңлатырга тотынды: — Электр станциясе төзелеп беткәч, уты да булыр, электровозы да чаптырып йөри башлар, врубмашиналарны да гөрләтерсез. Ә хәзергә электр су түктергеч насосларга гына җитә. Тагын алга юл алдылар. Кайдадыр гөрселдәп шартлаган тавышка һәммәсе шып туктап калды. Борынга сасы төтен исе бәрелде. Мастер өйрәнчекләренә карап елмая: — Эй, арыслан дип торам тагы мин сезне,— ди. Өйрәнчекләре батырая төште. Мондый шартлатулар көн саен булып торачак лабаса. Баш очыбызда каты таш катламы, юан-юан карагай бүрәнәләре, ишелмәс әле... Еракта утлар җемелди, дөбер-шатыр итеп тимергә әллә нәрсә бәрелеп китә. Җемелдәгән утлар отыры якыная. Килеп тә җиттеләр. Забойны күмер тузаны каплаган. Ике забойщик ат башы хәтле күмер кисәкләрен буш вагонеткага салганда шулай каты дөбердәтәләр икән. Өсләреннән пар күтәрелә, шабыр тиргә батканнар. Олы кисәкләр беткәч, көрәкләре белән вагонетканы төяп бетерделәр дә, малай-шалайга игътибар итмичә, аякларын шпалларга терәп, көчәнә-көчәнә, урыныннан кузгаттылар, җилкәләре белән этеп бара-бара, караңгыга кереп чумдылар. Бераздан бушын этеп китереп, яңадан төяргә тотындылар. Малайлар күз алдында төяп тә бетерделәр. — Исәнме, яшь гвардия! — диде арадан берсе, ап-ак тешләрен елтыратып. Лампасын баш очына күтәреп, берәм-берәм карап чыкты. — Федор Иванович, безгә менә дигән алмаш әзерлисең. Болардан рәт чыгачак. — Бөркет балалары болар, Малик туган. Канат кына кагасылары бар. w е Степанов өйрәнчекләренең кайсы көрәк, кайсы кәйлә, кайсы балта тотып кайнашканын күзәтә. Пычкыга тикле тылсымлы тоела малайларга: тешләрен тоткалап карыйлар, кисеп маташалар. Арадан берсе: — Юньлерәк кораллары бардыр шахтерның дигәнием, кәйлә дә пычкы, көрәк тә соскы икән,— дип куйды. Забойщикларның Малик дигәне ялт итеп аңа таба борылды: — Ялгышасың, энекәш. Бөтен эш коралының да үз көе, үз җыры бар.— Пычкысын алып бармаклары белән суккалап, көйгә охшаган тавыш чыгарды.— Корал—ул синең укучың да, укытучың да. Бигрәк тә балта белән пычкы бик нәзберек нәрсәләр. Алар белән эш итә белсәң, алтын куллы егет диярләр үзеңне. Коралын тоткан — таш кискән, әмәлен тапкан — су кичкән. Коралсызның кулы ике, кораллыныкы унике.— Шулай диде дә эһ дигәнче юан гына бүрәнә башын кисеп ташлады. Хәзер икенче забойщик ипләп кенә сүз башлады: — Эшләгәнче көлмә, эшләп аргач көл, диләр бездә. Әүвәл-әүвәлдән кәйлә җир казыганда хакимлек итеп килгән. Хәзер дә шулай. Әмма ләкин көеннән тормасаң, күз ачарга өлгергәнче аудара да сала үзеңне. Суга белеп суксаң гына буйсына. Ягъни мәсәлән, менә болай. Карап торыгыз! — Ул селтәнгән саен йодрык-йодрык кисәкләр бәргәләп төшерә, аннары туктый да сүзен дәвам иттерә — Бик таләпчән, ачу тотучан бу. Вакытында очлат аны, сапларын җайла. Шул чакта гына сиңа ул таҗ кигезер, данга күмәр. Кадерен белмәгән бәндәгә бәла тудырыр.— Менә ул яңадан күмер төяргә кереште. Хәмзә аны танып алды: баржада бергә килгән теге зимагур икән ич. Эттә генә шәп уйната кулында көрәген! Эх, үземә дә шулай... Кузгалып киттеләр. Текә баскыч буйлап мич арты шикелле кысан штреккә үрмәләп менгәч, Степанов аңлатырга кереште: — Бу авыш штрекне без «мич» дип атыйбыз. Шахтаны файдалануга тапшыргач, монда ниләр булачагын кем әйтер? — Тимер колашалар. Лавада чыгарылачак күмер шушы колашалар буйлап ага-ага баш штреккә коелып торачак. Ә анда вагонеткаларга төялә.— Монысын Якуп әйтте. Мастер аның сүзен раслый, молодец икәнсең, беләсең, ди дә өскә таба үрмәли. Биленә чыдар әмәле юк Якупның. Кысыла-кысыла башны билдән дә түбәнрәк иеп атлаган саен аяклар тая, артка шуыша бара. Аяк очларында гына яткан колашалар буйлап өске яктан бәрелә- сугыла күмер кисәкләре оча, абайламасан, бәреп егарга да күп сорамас. Җитмәсә, түшәмнән муенга су тама. Яна-пешә конвейер штрегенә менеп җиттеләр. Монда тигез, биек, иркен, коры. Забой түре тулы шартла- тылган күмер: хет буа бу. Баш очында бүселепбүселеп таш кисәкләре асылынып тора. — Кайсыгызның маңгаена мөгез чыкты — бер адым алга! — дип, мастер имгәнүчеләрне тикшерде. Андыйлар күренмәгәч, ягымлы тавышы белән сөйләргә кереште:— Бөркет шулай канат кага, җанкисәкләрем. Очып китсә, аннан да батыр, көчле кош булмый. Ә хәзер шушы күмерне колашаларга төягез! Ялт иттерүгә, кайтып та китәрбез. Малайлар шаулаша-шаулаша өемне сырып алдылар да күмер төяргә керештеләр. Менә кайчан кирәк икән мастерның атналар буе тукыган дәресләре! Лампаңны җиргә куйсаң — төртеп аударасың, кулда тотыйм дисәң — куллар буш түгел. Юк-бар гына нәрсә үзе, әмәлсез суя да сала. Этәләр, төртәләр көрәкләрен, ә ул эре-эре кисәкләргә килеп төртелә дә күмерне көри алмый аптырата. «Мастер әйткәнне,— ди Якуп үз-үзенә,— башта баскан урынында өемнең төбенә кадәр бер * урында гына казьт төшәргә дә,— дигән иде,— аннары таш җирлек 5 буйлап көрәк майлаган табадагы кашык шикелле шуып кына йөрер». £ Менә, мастер өйрәткәнчә ун өлеш асатрак: көрәк шуа гына, ал да сал * күмерне, ал да сал. Хозурланып төни Якуп, кулы кулга йокмый, ман- ♦ гаеннан шыбырдап тир ага. Куанычы эченә сыймый: «Азаплана тор- = гач, күмер төяүнең дә әмәлен таптым»,— ди. L Күмер төялеп бетте, забой чистарып калды, тагын да иркенәйде, ч Мастер, забойны, терәүләрне тикшереп чыккач, малайларга килгән * юлдан кайтып китәргә кушты. Җир асты буйлап адашмаслармы, җитди в кыланырлармы, янәсе. Ә өйрәнчекләре колашаларга менеп утырдылар п да «мич» буйлап тәгәри-тәгәри, караңгылыкка кереп чумдылар. Рәхәт * тә сон! Биек тау башыннан чанага утырып төшкән кебек. Тик, бер рәхәтнең бер михнәте дә була икән. Артык кызу төшүдән, баш штреккә 5 җитәрәк туктый алмыйча, штольняда колашалар астына куелган ваго- £ нетка эченә мәтәлеп килеп төштеләр. Кайсының сырты сызлый, кемдер башына зарлана, кайберләренең битләре сыдырылган, күз төпләре кара янып чыккан. Якупның чалбар арты умырылган, тәне күренеп тора иде. Берәүләре әле һаман лампаларын таба алмый интегә, көрәкләрнең кайда икәнлеген белгән кеше дә юк. Орышмый, әрләми мастер, авыз чите белән генә елмаеп, малайларның корал һәм лампа эзләгәннәрен күзәтеп тик тора: болай да ярыйсы сабак алдылар ич. Судаков пышык-пышык килеп кулларын изи: — Карагыз әле Яшага, карагыз! Оксана күрсәие... Бөтенесе Якупка карап ахылдадылар: умырык чалбар, умырык чалбар... Тегесе чынлап та борчуга калды: шәһәр буйлап бу килеш ничек кайтыр? Нишләп ул кыз атна буе бер дә күренми әле? Үч иткәндәй, хәзер туры килсә? Чалбарның ертык җирен тимер чыбык белән эләк- тергәләде дә иптәшләре артыннан чацты. — Кайчан гына сезне бераз юынгалап-суккалап шахтер сурәтенә кертеп булыр икән?—дип уйлап атлады Степанов алар артыннан. ...Бу төнне май кебек эреп йоклыйсы урында, берсе дә тиз генә ятмады, шахта турында сөйләшеп сүзләре бетмәде. Яткач кына беләкләре, билләре, кулбашлары сулкылдап сызлавын сизделәр. Якупка тикле зарлана. — Болай булса, ничек эшләрмен еллар буе. Ярты көн казынып, кулбашсыз калдым. Авылда ат белән сука сукалап та болай булганы юк иде. Шахтер чыгачак түгел бездән... түгел... Хәмзә уфылдап ята, кичке ашка да бармый калды, дустына әйтә: — Якуп, малай, мин үләм бугай. Иртәгә торалмам, ахры. Җирләгәч, авылга хат яз. яме! Хәмзәгез батырларча вафат булды, диген... Якуп шаркылдап көлде, малайларга әйтимме, ди. «Авыру» әйтеп кеше көлдермәскә кушты. Менә ун көн чамасыдай алар шахтага йөриләр. Тора-бара, яңадан атналар үткәч, сызланулар кимегән шикелле булды. Хәзер иртән кузгалып китүе генә кыен, аннары тәннәр языла. Инде күмер төяргә генә түгел, түшәм астына терәү куярга да остарып баралар. Монысы да бик авыр эш. Үзең юанлыгындагы нкешәр-өчәр метрлы карагай бүрәнәләрен кысрык штрекләр буйлап өстерәп кара әле! Төгәл үлчәп кисәсе, аннары пот ярымлы тимер тукмак белән тукмый-тукмый нык иттереп \з урынына бастырасы бар. Шулай бер көнне Илья, Якуп белән икәүләп забойны ныгытып ятканда, тукмагын җиргә атып бәрде. — Яша, өченче бүрәнәне әрәм итәбез бит, дөрес үлчәп кисәргә кирәк,— ди.— Ярты сәгать тукмаклап та кертеп булмый бу терәүне. — Китер!—дип, Якуп тукмакны алып үзе дөнгечли башлады, манма тиргә батты. Тәки үз урынына утыртты терәүне. Эш беткәч, авызларын ерып, икәүләшеп карап тордылар, үз эшләренә үзләре сокланып туя алмадылар. Аннары, каткан гәүдәләрне бераз турайтып алыйк дип, күмер өстенә сузылып яттылар. Якуп үз уйларына чумды. Кичә Хәмзә ана бер газета күрсәтте. ФЗОнын кызыл почмагыннан эләктергән икән. — Кара әле, безнең Хафиз түгелме сон бу? — дип, бер рәсемгә төртеп күрсәтте, үзе, кош тоткандай, иреннәрен җыя алмый иде. Газетадан очлы иякле, киң маңгайлы, сөйкемле генә бер егет елмаеп карап тора, астына язылган: алтын приискасының алдынгы эшчесе, читтән торып тау эшләре техникумында укый, комсомолның район комитеты члены Хафиз Сафин, дигәннәр. — Шул бит. каһәр! — дип кычкырып җибәргәнен Якуп үзе дә сизми калды.— Исеме, фамилиясе дә туры килә, төсе дә аңа тартым. — Тартым да... Ул бит Судаков кебек сипкелле иде, җирән иде. Ә моның сипкеле юк, чәче-кашы да кара, әллә коңгырт... — Ул түгел бугай шул,— диде Якуп.— Дөньяда азмыни охшаш бәндәләр, Сафиннар да Хафизлар... — һәм ерык авызлар,— дип өстәде Хәмзә. Менә хәзер Якупның күз алдына шул рәсем килеп басты да уйлары әллә ни ерак та булмаган бала чак истәлекләрен актара башлады. Бик сәер дуслар иде алар Хафиз белән. Икесе ике күрше авылдан хилеп, бер үк мәктәптә укыдылар. Икесе дә классның алдынгы укучылары иде. Ләкин шунысы кызык: Якупның берәр «отлично» билгесе Хафизныкыннан артык булса, моның сөмсерләре коела, әллә ничә көн дусты белән сөйләшмичә йөрер иде. Менә «отличнолар» саны тигезләнә, болар тагын аерылмас дусларга әвереләләр. Бишенче классны тәмамлагач, икесен дә пионер лагерена җибәрделәр. Шунда Якупны звено вожатые итеп куйдылар. Тагын араларыннан кара мәче үтте боларның. Көнләшүен һич яшерә алмыйча, җае чыккан саен төрттерергә генә тора иде Хафиз. «Син вожатый кеше, әйдә, безгә үрнәк күрсәт», ди дә, Якуп башлаган бер генә эшкә дә, уенга да катнашмый. Ә Якуп, аңа үчегеп, йөгерү, сикерү ярышларында беренчелекне бирми. Тегермән буасы артындагы биек күпердән юри Хафиз алдында сикереп төшә, елганы икешәр-өчәр тапкыр йөзеп чыгар иде. Ә Хафиз, никадәр генә тырышса да, ана җитә алмый, гәүдәгә калкурак булса да, Якуптагы кебек каксаң кадак оикереп чыгарлык тыгыз мускуллар юк иде шул аңарда... Аның каравы, сүзгә бик оста Хафиз. Отряд сборларында, пионер костерларында шигырь сөйли башласа, бөтенесен авызына карата, котыра-котыра кул чабып, кабат-кабат сөйләтәләр иде үзен. Яна уку елы башлангач, дуслар арасында мондый астыртын тартыш йомшарды, хәтта бетте диярлек. Хафизны класс старостасы итеп сайладылар. Мактаулы староста булды ул. Малайларны шома тел белән юмалап та тыңлата белә, кайбер баш бирмәсләрне «акылга утыртуның» да әмәлен тапты. Еш кына Якупны аулаккарак дәшеп ала да: — Әйдә, теге Тәкә маңгайның арт сабагын укытыйк әле. Тарихтан бөтенләй тыңларга да бирми бит,— ди. Тәки укыталар арт сабагын Тәкә маңгайның. Озын тәнәфестә сарай артына алып чыгалар да икәүләп кабыргаларын саныйлар тегенең!.. Дәрес башлангач. Хафиз, күзләре белән теге малайга ымлап, Якупка бик дустанә елмая. Чыннан да, майлаган күк булган бит Тәкә маңгай. Күзләрен челт-челт йомгалап, кымшанмый да утыра. § Шулай да арада тагын бер бәхәс чыкты. Башка авыллардай килеп укучыларга торак урыны итеп буш класс * бирелде. Егермеләп малай, дәресләрен караштыргалагач, төн уртасына ♦ тикле шаярып чыгалар, асылмалы унлы лампаны сүндергәч тә, әкият- х ләр сөйлиләр, бәетләр көйлиләр иде. = Бер кичне тагы да уздырып җибәрделәр. Берсе әкияттәге аждаһа, икенчесе җен-пәри булып әверелде. Улашалар, төртешәләр. Китте * әүмәкләшү, дөмбәсләшү, мендәр атышу... Кайсы пышык-пышык елый, £ кайсы шырыкшырык көлә. Ничек кирәк алай тынычланып, тан ал- о дыннан гына йокыга изрәделәр. Күпме генә йоклаганнардыр, коридорда команда яңгырады: — Тревога! Коридорга тезелергә! х Малайлар күзләрен уа-уа баш калкыттылар, ә коридорда физкуль- о тура укытучысының командасы тагын, тагын кабатланды. Бүлмәдә х ыгы-зыгы купты, киемнәрне таба алмый йөдәделәр, бер-берсенең чабаталарын, киез итекләрен бутап бетерделәр. Мыгырданалар, балавыз сыккан тавышлар да ишетелеп куя. Ничек кирәк алай кушылган җиргә чыгып тезелделәр. Физрук укучыларны караңгы урам буйлап алып китте. Төн сал- кынча, җилсез. Дөм караңгы. Тик янгын сарае тәрәзәсендә генә ут җемелди. Малайлар чаба, капка асларыннан өрә-өрә этләр чыгып, аларга иярә. Менә басу капкасы да артта калды. Куе гына куаклыкка барып керделәр. Монда шомлы, бүреләр яки җен-пәриләр килеп чыгар кебек. Бот тиңентен кар ярып, тау астына ук төштеләр. Шунда физрук туктарга кушты. Артта калучыларны көтеп алдылар. Кайсы мышный, кайсы кырык-карык йөткерә, кайберләре мышык-мышык борын тарта. Төнозын шаярып ятуның җәзасы шушы икәнен һәммәсе сизенә. Физрук ачулы тавыш белән әйтте: — Таң атканчы, без моннан биш чакрымдагы Шушмабаш авылына барып кайтырга тиешбез. Кем дә кем шушы сугышчан бурычын үтәргә әзер, ике адым алга! Саф дулкынланып ала, әмма берәү дә алга атламый. Бераздан соң Хафиз ялгызы гына физрук каршына чыгып басты. Алга чыгарга тагын, тагын команда яңгырады. Кымшанучы юк. Физрук малайларны әрләргә тотынды. «Куян йөрәкләр сез, патриотлар чыкмаячак сездән»,— ди. «Ә төн буе хулиганланып чыгарга булдырасыз». ди. Соңгы сүзләргә тәмам җеннәре котырды малайларның. Инде теләүчеләрне алга чыгарга кыстап-кыстап тормыйча, барысына берьюлы «Алга, шагом марш!» командасы бирелсә дә, саф урыныннан кузгалмады. Менә шушы вакыйгадан соң тагын аралары салкынайды Якуп белән Хафизның. «Бу төнге поход Хафиз әләкләве буенча икән, барысы да йоклап беткәч, мыштым гына чыгып китүен күрүчеләр булган», дигән сүзләр йөрде. Якупның монысына бик ышанасы да килми, әмма Хафизның берүзе алга чыгып басуын һич тә ошатмады ул. Икенче елны Якупка мәктәпкә йөрергә туры килмәде Семьяның бердәнбер таянычы булып ул калды. Озакламый Хафизның да әти- әнлсе белән Үзбәкстан ягына күчеп киткәннәрен ишетте. Әйе. Үзбәкстан ягына киткәннәр иде алар. Бу якларга ничек килеп чыкты икән? Юктыр, ул белгән Хафиз түгелдер бу. Шулай да очрашсак күңелле булыр иде. Ни генә әйтмә, вакыт-вакыт ачуланышып- көнләшеп йөрсәләр дә, әйбәт дуслар иде алар. Эй, сагындыра шул чаклар... Малайлар күмер төяп ятканда, алар янына забойдашы Малик белән Харитонов килеп китте. Бик хикмәтле сүзләр әйттеләр алар. «Җир асты,— диде Харитонов,— кәйлә белән китереп төрткән һәр кешегә дә үз байлыгын бирми. Күмернең, аның, һәр килеш-килбәтен, ятыш-торы- шын аңлый белергә кирәк. Шахтага гашыйк булырга кирәк. Шулай итмисең икән, күмерне дә азаплама, үзеңне дә интектермә». Малик та хәтердә калырлык сүзләр әйтте: «Эх, тоя белсәгез икән сез, агайэнеләр, күмер Исен,— диде.— Аңламыйсыз шул аның күңел түрендә кояш балкытуын. Югыйсә, саф бодай бөртегедәй күмерне таш-комга бутап, пычратып бетермәс идегез. Карагызсана, бөтенләй тәмен җибәргәнсез ич! Бакчы, кайсы хатынның үз миченә ягасы килсен моны! Янган утыңны да сүндереп бетерер». Шулай диде дә күмер арасыннан берәмләп бармак башыдай таш кисәкләрен чүпләргә кереште. Якуп бик уңайсызланды. Түшәмне үз вакытында ныгытырга иренеп, ком таш койдырган, ә чүпләп ыргытырга башына да килмәгән. Киткәндә Малик аңа ачык итеп әйтеп китте: «Әйе, агай-эне, сез әле забой һавасын аз иснәгән, маңгай тирен кара алтын өстенә аз агызган. Нича- ва, килер бер көн, Малик абзагызның сүзләрен искә төшерерсез». Кичен, Хәмзә белән йокларга гына ятканнар иде, бүлмәләренә тагын Харитонов килеп керде. Бүтән малайлар әле кайтмаган. Менә ул керде дә карават читенә утырды. Өчәүләшеп күзгә-күз терәшеп озак кына утырдылар. Ахырда кунак сүз башлады: — Я, белгәнегезне укырга тотыныгыз! Лә хәүлә вәлә куатә... Тотып ашыйм хәзер икегезне дә! Иң әүвәл кечтекидән башлыйк.— Шулай диде дә куен кесәсеннән шешә алып, өстәлгә куйды. Якуп белән Хәмзә аның һәр карашын, хәрәкәтен күзләп яталар. Әнә, чылгыйлары өскә таба күтәрелгән кара мыегы астыннан елмайгандай итә. Калын иреннәре селкенеп куя, куллары кисәк-кисәк калтыранып куя. Тышта өздереп ала торган суык булуга карамастан, башындагы эшләпәсен кыңгыр салган — андый киез эшләпәне авылда татар картлары бик яратып кия. Эшләпәсен салса — дулкынланып торган чем-кара чәч. Аягында йонлы ягын өскә каратып тюлень тиресеннән теккән, тездән дә югары унты. Өстендә бүре тун. Бөтен киеме затлы, җылы, үзенә бик килешә. Уң кулының бирчәйгән бармаклары белән мыегын бөтергәли. Гәүдәсе бөкрәйгән булса да, беренче көннәрдәге кебек түгел, таза сыман. Якуп кыяр-кыймас кына: — Харитонов абый, нишләп сезне үз исемегез белән йөртмиләр? — дип сорады. Тегесе бик теләп җавап кайтарды: — Бүтәннәр шулай дисен, ә сез Хәертдин абзый дип әйтегез. Мин татар, әлегә ана телемне онытмадым. Ә хәзер — салганны тотыгыз! Бу карт пәри сөмсезлек кыла икән диегез! Стакандагы мәй сезгә үтенечем түгел, әмерем. Җә, кайсыгыз? — Без эчмибез бит, Хәертдин абзый. — Эх, хөрәсәннәр! Шахтер булыйм дисәң, өстәл янында да егет булырга кирәк. Ашаганда колагың селкенеп, эшләгәндә йөрәгең җил- кенеп торсын.— Үзе шулай ди, үзе салган аракының чиреген дә чыраен сытасыта гына йотты. «Ятып тору килешмәс» дип, Хәмзә карават читенә аягын асылынды- рып утырды. — Күрәм, сез җәһәннәм артына әҗәл эзләп түгел, чәчәк атарга килгәнсез. Җәһаләт галәмәте ул бездә мәйгә үрелү.— Карт офтанып куеп сүзен дәвам иттерде:— Язмыштан узмыш юк, якташлар. Үпкәм § зур сезгә, бик зур. Килгәнегезгә ничә ай, үз кешеләребез бар микән £ монда дип, гамегездә дә юк. Ә мин, авылдан Донбасска килеп төшкәч * үк, дуслар эзли башладым һәм йөзләгән дус таптым. Урысы да, хохо- ♦ лы да калмады. = Якуп белән Хәмзә уңайсызланып,астан гына бер-берсенә карашып - алдылар. ч Ә Хәертдин абзыйлары һаман сөйләнә: а. — Умыртка баганаңны бөкрәйтеп бил бөксәң дә, күл-күл тир түк- £ сәң дә, кара сакалың үзеңнән калмый ул... Фани дөнья ачысын да, * төчесен дә татыта. Әмма намусны яшьли саф тотарга тырыш икән, s Күмер дивары белән ант итәм, бу галәмдә алла да юк, иман да. Бар = ие безләрнең дә әдәмгә тәңгәл, жиһанга йөз белән караган чаклары! o Җә, кай мәкамьгә сыздыртабыз? «Тәфтиләү»неме, «Галиябану»нымы? * Әллә «Коногон»нымы? Телегезне йоткансыз, ахры! Барыбер мин сезне үз итәм, ыланнар, күңел түремә менмәкче буласыз. Ул моңлы гына жыр башлады: Шахтер кия шапкысын, тота кулына лампысын. Сәгать алтыдан алтыга күрми дөнья яктысын. Эх!.. Күлмәклеккә алдым ак кнтән. Шахталарга, әнкәй, мин китәм. Җиһан гизеп туйган газиз башкай Туган илгә бер кайтыр микән? Аның җырларын малайлар бу юлы, баржадагы кебек, котлары очып түгел, йотлыгып тыңлап утырдылар. Якупның һаман үз кайгысы кайгы — сорап куйды — Хәертдин абзый, күмер чабу сезгә дә җиңел генә бирелмиме әллә? — Забойщик күмер чабып юана, йолкыш. Бер көн кәйләсен кулына алмаса —сыны ката. Бар икән кулында инәдәй очлы кәйләсе, пәкедәй үткен көрәге, тәнендә җаны да бар дигән сүз. Килегез катыма, иртәдән үк иттифаклы булыгыз: күктәге йолдызларга тикле үзара тәртиптә урнашкан. Күмерне җир астына салучы да бик тә аңлы булган — аркылы-торкылы тутырмаган. Зәһәр нәрсә, хәйләкәр ул — ала белсәң бирә... Кая соң, гармуныгыз юкмы? Патефон тәлинкәләрегез, яңа җырларыгыз?.. Малайлар дәшми. Бик уңайсыз килеп чыкты, ул сораганнарның берсе дә юк. — Патефон тәлинкәләре алып килмәгәнбез шул. Соратып яздым әле, җибәрерләрме, юкмы,— диде Хәмзә. _ Туган якларыгызны өзелеп сагынсагыз-саргайсагыз, халкыбызның моңнарын сөйсәгез, өемә рәхим итегез, ыланнар. Сезнең өчен һәр вакыт ишегем ачык. Ухаиовлардан ерак тормыйм, сорарсыз, әйтерләр. Хәертдин, калтыраган бармаклары белән тун төймәләрен каптыра- каптыра, урыныннан торды 4, «к. У.» л 1* 49 Ул ишек тоткасына үрелүгә, тук-тук ишек шакыдылар. Якуп ачып җибәрсә, май кояшы кебек балкып Оксана тора! — Хәерле кич, егетләр! Атна буена бүлмәгездә очрата алганым юк. Әти шахтага төшерми. Бик кирәк идегез, минем бәхеткә өйдә туры килдегез.— Шулай дип, кыз керүгә үк сүз башлады. Хәертдин еламсыраган кыланып: — Исәнме һәм сау бул, хыянәтчеләр токымы,— дип чыгып шылмак- чы иде. кыз ишек бусагасына басып, көлә-көлә жавап кайтарды: — Беркемгә дә хыянәт иткәнем юк, Харитон Харитонович. Ә егетләрне и көттем клубта, и көттем, эзләре дә юк. «Саннарны көчкә кыймылдатып йөрибез, синдә биләм кайгысы»,— диде Якуп эченнән. Ә үзе: — Көн саен шахтада кино карыйбыз, шуңа күрә шәһәрнекенә йөрмибез. Ә без сине көттек, килмәдең ич,— диде. Оксана, бүлдерә күрмәсеннәр дигәндәй, тиз-тиз сөйләп китте: — Беләсезме, Яша. комсомол комитеты миңа концерт куярга кешеләр табарга кушты. Анда руслар да, украиннар да, якутлар да, татарлар да, бүтәннәр дә катнашырга тиеш. Хор да, ялгыз җыр да. бию дә, :армун уйнау да кирәк. Сез татарча җырларсыз, ярыймы? Теләсәгез биерсез.— Хәертдингә олы зәңгәр күзләрен тутырып карады.— Бу юлы, Харитон Харитонович, карыша күрмәгез, яме? Баржада барганда һич тә артисттан ким җырламадыгыз — Кара пальтосының жиң очыннан дәфтәр белән карандаш чыгарып, язарга җыенды. — «Зимагурны»мы, «Каторжан»нымы җырларга кушасыз? Әллә берәр романс сиптеримме? — диде Хәертдин. — Юк, юк, бүтәнне, тик боларны түгел. Шахта турында да, «Катюша» да ярый. Үзегез белерсез. — Татар көйләрен җырлармын. «Тәфтиләү»не, «Зәңгәр шәл»не. Үзебезнең Габдулла Тукайны, Мәүлә Колыйны сөйләргә телим... Әгәр дә әүвәлге дәрәжәм, элгәрге дәртле чакларым булса, фетнәле йөрәккәйләрнең гыйсъяны басыла төшсә. Менә хәзер сезгә аз гына Мәүлә Колый: Бу көндә дә, тзнда да сагыш, Бизәге юк, дегел нәкеш... Такташыбыз безнең: Мин карадым, ә ул йөзкәйләрен Ябынчасы белән каплады... Габдулла Тукаебыз: И туган тел, синең белән Иң әүвәл кылган догам — Ярлыкагыл, дип. үзем һәм Әткәм-әнкәмне, ходам! Оксана белән малайлар бирелеп тыңлап тордылар: чыннан да, Хәертдин артист шикелле бик матур итеп сөйли. Заманында нинди кеше булды икән бу абзый? — Репетициягә килербез, концертта җырларбыз, сеңелкәш. Аннан эш тормас. Минем үтенечне дә җиренә җиткерсәң иде: әтиеңә әйт, моннан ары жыен хәчтерүш алдында йөзне кызартмасын минем! Әүвәл аңына алсын: менә бу лавадан зәһәр ялкын дөрләп чыгуы ихтимал. Ә сез, йолкышлар, көрәк сабыгызга язып куегыз: ашлык башын боз бозар, егет башын кыз бозар. Мәгънәсенә тора-бара төшенерсез. Якуп бик гаҗәпләнеп тыңлый, бозның ашлыкны бозып киткәнен яхшы белә ул, ә нишләп шушындый матур кыз егет башын боза икән? Сихерли микәнни? Кызык та соң бу кеше! Хәертдин серле сүзләрен һаман дәвам иттерә. «Бик тә чуар йөрәкле икән бу,— ди Хәмзә үз-үзенә.— Тагын нинди хикмәтле сүзләр сөйләр икән?» Ләкин Хәертдин бүтән сөйләмәде, саубуллашып чыгып китте. 1 афу итегез, егетләр, башка бүлмәләрне дә әйләнәсем бар,— « дигән булып, Оксана да урыныннан торды, ничек очынып керсә, шулай _ очынып чыгып та китте. * з Бер кавымнан Хәмзә сүз башлады: £ — Якуп дип, Якуп! Авылга хат яздым, тыңлыйсынмы? Укыйммы? « Якут: — Иртәгә, иртәгә,— диде дә юрганын башына ук тартты. , .. Оксана Хәертдин сүзләре турында уйланып кайта: «Моннан ары йөзне кызартмасын минем!» дияргә ничек теле бара аның? Харитон £ абзыйның үпкәләргә хакы юк. Әти аны икенче тапкыр инде, шахтадан - китеп юкка чыгып торгач, эзләп алып кайтты да эшкә урнаштырды. _ ■\з участогындагы менә дигән забойга куйды. «Тагын качсаң, җаныңны х суырырмын, дустым дип тормам»,— диде. Әле дә хәтерендә Оксананың, % әтисе пристаньда уйламаган җирдән аны очратты. Күрүгә үк аңа = әйберләр алу турында кәгазьләр тоттырды. Тегесенең күзләре шар * булды: «Мина, хезмәт дезертирына, ун мең сумлык әйбер ышанып х тапшырасын?» — дип, баскан җирендә катып калды. Әтисе тагын: «Кабул итеп ал да тизрәк баржага китереп төят, кичкә юлга чыгабыз»,— диде. Авыр сүзле, каты куллы аның әтисе, тоткан җирдән кара көйдерә торганнардан. Ярата ул әтисен, бераз курка да төшә. Шахтерлар да шүрли бераз. «Чакыртып мунча кертер».— диләр. Шуңадырмы, әллә намусы кушкандырмы. Харитон складтан әйберләрне ала да төятеп тә куя, үзенә уйнап торырга балалайканы гына алып кала. «Раббым, гомеремдә беренче тапкыр көрәктән, кәйләдән башка дөнья хәтле байлык тоттыралар».— ди ул, айкала-чайкала үзе китергән шахта җиһазлары арасына кереп утыра. Оксана, өенә кереп тормыйча, әтисе янына нарядныйга керергә булды, Хәертдиннең теләген җиренә җиткерергә. Тик тыңлармы әтисе, юкмы? «Әйдә, килешерләр әле карт бүреләр»,— диде дә, ярты юлдан кире борылып, өенә таба китте. Теләр-теләмәс кенә кыш үтеп бара. Кояш арканы хәтсез җылыта хәзер. Әмма саран март бөтенләй үк җылы кочагын киереп ачып бетерми әле. Ишегалларында, урамнарда өелеп кар ята, тәрәзә кыекларына тезелешеп чыпчыклар да чыр-чу килми. Ниндидер моңсу яз, сагышлы яз. Хәмзә бигрәк тә ямансулый: авылда чана ташлаганнардыр, сукага әзерләнәләрдер... Малай-шалай тай өйрәтәдер... Тиздән сабан туйлары җитәр... Ат чабышына барырга —мин, көрәшергә Якуп булмас... Бүген ул өйдән хат алды. Үзе дә дәфтәр битен тутырып куанычын да, сагышын да язып бетерде. Кичен эштән Якуп кайтуга аңа кычкырып укый башлады. Тегесе, бүтән чактагы кебек, чын ихластан тыңлый. «...Әти, әни. без иртәгә бөтен группабыз белән, кулларыбызга кәйлә тотып, күмер чабарга шахтага төшәбез. Кем күбрәк һәм остарак тураклый белә —аңа «бик яхшы» куячаклар. Якуп эләктерми калмас, остаруы тәмам җиткән. Аны Хәертдин абзый өйрәтә, бик тә гайрәтле кеше. Төяүләрен күрсәң! Кулы-кулга йокмый. Мин дә алардан калышмаска ант итеп куйдым. Башлап кубарган күмер кисәген истәлек итеп сандык төбенә салып куярмын, кайткач сезгә күрсәтермен. ФЗО мәктәбен тәмамлагач, забойщик булырсыз, диләр. Минем кәйләгә һәвәслегем чамалы, коногон итеп куйсалар ие, шахтадан ат белән күмер ташырга. Бушаган арада жир асты атлары янына баргалыйм, солы каптырам, су эчерәм. Җәй җиткәч, яшел чирәм ашатам әле. Минем өчен кайгырмагыз, хәзергә сау-сәламәт, тамак тук, өс бөтен. Сагынып capгаймасак ярар иде дип, кайтыр көннәребезне саныйбыз. Яна ел көнне концерт куйдык. Якуп җырлады да, биеде дә. Мин биедем генә. Патефон тәлинкәләрегез озаклады, көтәм һаман. Татарча китаплар да. Бигрәк тә «Совет әдәбияты» журналын укыйсым килә. Шунынча тәмам, хушыгыз, туганнар! Уфа таракларым сынды чәчләремне тарарга. Таулар биек, баскычлар юк сагынганда карарга.» Хатны укып чыккач, сәер генә бер кавым дустына карап торды, аннары өйдән алган хаты турында сүз кузгатты: — Якуп дим, беләсеңме ни язганнар? Синең әниең минем әни янына хатыңны тотып килгән. Сорый икән: «Майшәкәр, телеграм баганасы чәчәк атамыни?» дип. «Саташа башладың мәллә, Мәликә?» дигән жавап ишеткәч, әниең: «Якупжаным, телеграм баганасы чәчәк аткач кайтабыз, дип әйтеп язган»,— дигән дә кычкырып елап җибәргән. Әни: «Яшь бит әле алар, сабый гына, юри генә язгандыр, ай кебек балкып кайтып керерләр әле бәбчекләрем»,— дигәч. Мәликә апа: «Ай, раббым, баганаларның чәчәк атканын кем күргән? Әтисе дә китеп юк булды шул юкка, инде монысы да»,— дигән. Шулай өй борынча йөргән әниең. Ышанмасан, укып кара. Нишләп хатыңны җибәрер алдыннан мина укытмыйсын? Мин һаман укытам ич сиңа. Бер дә кешене кызгана белмисең икән... — Йокла, яме! йокыны ачма! — диде Якуп. Ул тәмам эштән чыгып арган кыяфәттә кайтып кергән иде. Йөзе мич төсле агарган, күзләре кызарган. Хәзер ул баш тиңентен одеялын ябынды да кыймылдыйсы да килми. Хәмзә аның өстеннән одеялын тартып төшерде: — Якуп дим! Арганыңны онытып тор! Клубка киттек! Оксана килергә кушты. Әйдә, тор инде! — Иртәгә барам, йокла! Шулай көн саен Хәмзә аның белән интегә: иртәгә дә иртәгә... Атна буе ялгызы гына йөри клубка. Аруын дустыннан ким армый, әмма, аның хәтле күмер чапмагангамы, бик тиз хәл җыя. «Акрын баскан— ат булган, ашыкмый йөргән — ир булган.— ди ул Якуп турында.— Колын анасына адалангандай, Якуп та шахтасына ябышып ята. Булыр булмас көч белән нигә азапланырга ул хәтле!» Бүген дә ялгызы гына китте Хәмзә клубка. Оксана аны якты йөз белән каршы алды. Көннән-көн матуррак һәм сөйкемлерәк тоела шушы кыз егеткә, күбрәк аны күрергә йөри дә. Ни кушса шуны үти: плакатлар элә, эскәмияләр тезә. Оксана бу юлы аңа яна гына чыгарылган стена газетасын залга элеп куярга кушты. Бөтен газета ФЗО укучыларының тормышына багышланган. Иң уртада бик олы соскы көрәк тоттырып, ерык авызлы Якупны ясаганнар. Шундый ук көрәкләр белән биш-алты малай аның алдына күмер ыргытып тора. Якуп берүзе шуны төяргә өлгерә. Газета каршына Судаков килеп басты, авызы колагына җиткән. — Молодец, Әхмәтжанов! Синең белән без махы бирмибез,—дип телен шартлата. Әйе шул, яуда батыр бер иде, яу үткәч бар да батыр,— дип куя ялпык борынлы бер малай. Яша тирләп-пешеп күмер төягәндә, өем өстенә кем сузылып менеп яткан иде? — Күмер төяү сиңа пипруз кабып, борын күтәреп йөрү түгел шул! — Яша егет тә соң! Күпме мактасаң да артык булмас... ♦ Гәпләшәләр, көлешәләр малайлар. Хәмзә уйларына кереп баткан. 5 Якупның җан теләгәне трактор да машина иде авылда, ә хәзер мактау- ? лы шахтерга әйләнеп бара. Адалана, шахтада азау ярыр, ахры. Башы- * күзе белән эшкә баткан, бичара. Кул-аягы сызлаусыз булсын. ♦ Мәшәкатьләр, борчу-шатлыклар белән ямьле җәй дә җитте. Тау s итәкләрендәге ком-таш араларына көчле тамырларын батырып үскән = карагайлар кыш буе кәүсәләрендә асылындырып яткызган сап-сары ылысларын яшелгә алыштырдылар. Мәңгелек сазлык өстенә дә чәнчә > бармак озынлыгы гына мүктән яшел җәймә җәелгән. Ургыл буйларын- £ да, очлары күккә ашкан усакларда ала каргалар, саесканнар, ә палат- о калар тирәсендә чыпчыклар күренгәли. Тик туган якларында сагына- * сагына көтеп ала торган кара каргалар да, йөз төрле көйгә сайраучы s сыерчыклар да бу якларга килми икән шул. Очмыйлар алар әлегә бу 3 якларга. Көндезләрен чыдамаслык бөркү булса, кичтән үк җылы кие- я нергә кирәк. Җәй дигәне дә бер-ике ай гына, ул чакларда да Ургылдан * боз аккалый, ерактагы тау башларыннан ишелеп кенә тора. Ничек кенә кырыс булмасын, җәйне барысы да зарыгып көтте. Ник дисәң, кайтып китәр көннәре якыная ич. Күбесенең чемодан төбендә бүләк-санак, чәй-шикәре ята. Шушы көзгә укый башлауларына ел тула, аннары бер айлык ял бирәчәкләр өйгә кайтып килергә. Их, тизрәк җитсен иде шул көннәр! Туган-үскән җирләрдә туйганчы аунап, һавасын сулап, катык-сөт эчеп, әтиәниләр, туган-тумачалар белән туйганчы чөкердәшеп-гөрлә- шеп, сабан туйларында гармунга җырлап килгәч, яна дәрт белән, чын шахтер булып эшкә башларлар иде. Ләкин ул шатлыкларны күрергә язмаган икән аларга. Чемодан- әржәләрне төяп юлга чыгарга дип торганда, 1941 елның дәһшәтле июнь таңы килде. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Канлы сугышның ялкыны Ерак Көнчыгышта да көйдерә башлады. Донбасс. Ростов шахталары дошман кул астында калгач, партиянең Үзәк Комитеты һәм Дәүләт Оборона Комитеты тиз арада Себердә һәм Көнчыгышта күмер чыгаруны унлата арттыру бурычын куйдылар. Шул хакта газеталарда языла, җыелышларда сөйләнә. Клубта һәм китапханәдә. урамнарда һәм ашханәләрдә, эш урыннарында, хәтта мунчада да бурычны намүс белән үтәргә өндәгән лозунглар, плакатлар эленгән. Партиянең район комитеты «Октябрьның егерме дүрт еллыгына Беренче шахтаны файдалануга тапшырыйк!» дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Исеме генә түгел, бу әле Ургылда чын мәгънәсендә беренче шахта. Бу көннәрдә җир асты да, шәһәр үзе дә казандай кайнап тора. Җир өстендәгеләргә генә түгел, забойда, ныгытуда эшләүчеләргә дә фронтка китәргә повесткалар килә. Шундый кәгазьне бүген Малик та алды. Менә ул эш урыны белән исәп-хисапны өзеп, төрле хисаплардан- теркәүләрдән төшеп, шәһәр буйлап чаба-чаба. тәмам арып кайтып керде. Әле хатыны Фатыйма эштән кайтып өлгермәгән, малайлар биләмдә, әнисе дә килене янына киткән иде. Пычкысын һәм көрәген, кәйләсен һәм балтасын вазелин белән майлап чүпрәккә төрде дә чолан стенасына элеп куйды. Ата-бабасыниан мирас булып калган шахта лампасын самавар шикелле ялтыратканчы ком белән агартты, керосин салды, ут кабызды да өстәлгә утыртты. Бик озак карап торды ул лампага. Аннары ишегалдына чыгып китте. Өй түбәсенә, йорт стеналарына күз салды. Әле бу өйдә тыныч кына йөз ел яшәргә дә була. Малик шушында усак кисеп, өмә ясап салып чыккан иде бу йортны. Быел жәен шушы төпләрне казып ташлап, бәрәңге һәм яшелчә утыртырга хыялланып йөрде. Шәһәрдә беренче булып кәбестә, кишер, суган үстереп карамакчы иде. Ул бөтен гомере буенча бәхетне үз кулы, үз көче белән тапты. Җилкәсеннән терәүлекләр, кулыннан балта-пычкы төшмәде, әмма эшеннән һәм тормышыннан тәм, ямь табып яшәде. Фашистлар ил өстенә афәт төшермәгән булсалар, бөтен гомерен шахтада эшләп уздыру иде исәбе. Әйләнеп кайтыр әле ул. Аны монда әнисе, хатыны, балалары, иптәшләре, йортҗире һәм өй эчендә балкып янган шахта лампасы көтә, балта-пычкысы көтә. Менә ул капка төбендәге эскәмиягә килеп утырды. Әти-әниләрен, үзенең бөтен тормышын күңеленнән уздыра башлады. Әби-бабалары Казан каласы тирәсендәге бер авылда яшәгәннәр. Гомер-гомергә җир- сезлектән, ярлылыктан иза чиккәннәр. Ат-арбага акча юнәтергә дигән булып, әтисе Донбасска чыгып киткән. Кая барсан да, кара сакалың артыңнан калмый икән шул: бөкре белән шахта лампасыннан бүтән нәрсә алып кайта алмаган. Беренче бишьеллык чорларында Малик та әтисенең шахта лампасын алып, Донбасска китте. Электән балта тота белү шахтада да бик ярап куйды, аны агач эшенә — жир астында терәүләр куючы, шахтерча әйткәндә, ныгытучы итеп билгеләделәр. Бик тиз арада дус-ишләр табып өлгерде, йөзләренә кызыллык төшермичә, тату яшәде. Аның алтын куллы, аз сүзле булуын бик яраттылар. Әмма Фатыймасы гына ияләнеп житә алмады, авылын өзелеп сагынды. «Китик моннан!» — дип интектерде. Үгетләүләр, иркәләүләр дә җинә алмады аны: ирен калдырды да туган ягына кайтып китте. Яратышып яшиләр иде, бик яратышып, рәхәт торалар иде. Икесенә бер бүлмә, йорт жиһазлары, кием-салым юнәткәннәр иде. «Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил».— дип. борын-борынгыдан юкка гына җырламаганнардыр зимагурлар. Ләкин «кан тартмаса да, җан тарта» дигәне дә бар бит әле. Соңгысы жинде, һәм Фатыймасы ире янына кире әйләнеп килде. Шулай ике малайлары туды. «Ерак Көнчыгышта күмер ятмасы эзлиләр икән, анда аның иге-чиге юк икән, җитмәсә, ул өстә генә дип әйтерлек ята икән»,— дип ишетте Малик. Түзми янар йөрәк: язылып, шунда китеп тә бардылар. Алар килеп төшкәндә, монда хәтта палаткалар да юк иде әле, беренче атналарын шалаш корып яшәделәр. Шәһәр- : дә беренче казыкны үз кулы белән Малик какты. Беренче шахтаны казый башлаганда беренче көрәк балчыкны да ул алып ыргытты һәм, вакыты җиткәч, терәүне дә беренче булып куйды... Әнә, аның әнисе белән Фатыйма да кайтып килә. Нәфисә әбинең бер-ике генә теше калган, бите тулы җыерчык, озын гәүдәсе, сыгып алган сөлектәй, юка. Өстенә сырма бишмәтен элгән, башында бүрек. Ул да заманында картына ияреп зимагурлыкта йөргән, күпне күргән. Ә килене карчыкның нәкъ киресе, су мичкәседәй юан гәүдәле, беләкләре бүртеп-бүртеп тора, төскә-биткә дә ярыйсы. Гадәттә такылдарга яратса да, бүген иомыкыйланган, күз төпләре шешенгән. Сүз ялганып китә алмый: әйтәсе күптән әйтелгән, түгеләсе яшь тә түгелгән. Нәфисә карчык Гитлерны каргый, сүзләре авызыннан сызгырып чыга: — Мөрәвәтсез мөртәт, муйны астына килгере бәдбәхет!.. Килер бер көн, килер, чәнчелеп китәр! Утыз көн уразаның бер гаете булмый кал- мый ул! Ә син, улым, коштай әйләнеп кайтырсың. Синең әле шахтада тау-тау чабасы күмерең кала, без калабыз. Өзелеп көтәрбез, теләк теләрбез. — Рәхмәт, әнкәй! Теләгең изге сәгатьләрдә булсын! Төннең бик кыска чагы хәзер, бөтенләй юк дип әйтерлек. Маликның t китәр сәгатьләре, саубуллашыр минутлары да җитеп килә. Өчәүләшеп ' өйгә керәләр, кирәкле әйбернең барысы да салынганмы дип, юл капчы- ■ гын тикшереп чыгалар. Аннары өчесе өч җирдә утырып дога кылалар. ; Бераздан Малик телгә килә: — Үтенечем шул: лампамны көн саен шушында өстәлгә куеп янды- ' рыгыз. Истәлек кенә булып түгел, якты өмет булып янып торсын ; каршыгызда. — Ярый, ярый, Малик. Шул лампадай балкып кайтып керергә ■ язсын! — ди Фатыйма, балавыз сыга-сыга. — Тынычлан, анасы. Синең өскә генә төшкән авырлык түгел. Тагын , бер үтенечем: үзеңне сакла! Малик йоклаган малайларын уятып бик озак итеп күкрәгенә кыса- кыса үбә. Урамга чыгалар. Саубуллашу өчен күршедәге иң якын дусты Хәертдин өенә таба атлыйлар. Ләкин ул үзе. таягына таянган килеш, ашыга-ашыга болар янына килә. Бик каты ябыккан, саргайган, атлаулары да алпан-тилпән. Кул биреп күрешәләр. Ярты гомерләрен диярлек бергә яшәделәр, ничәмә еллар бер забой тузанын эчтеләр, ә Маликны рәтләп күргәне булмаган икән Хәертдиннең. Карап туймаслык кеше икән ич бу Малик!.. Мондый киң җилкәләрне, таза буй-сынны бер аңа гына биргән икән тәгаләсе. Азынып-тузынып йөрмәде, авызы ни әйткәнен колагы бик яхшы ишетте. Җирән чәчен, сакал-мыегын кыркып ташлагач, яшәреп киткән кебек. Шулай да кысык зәнгәр күзләре уйчан бүген, нур чәчеп тормыйлар, йонлач саргылт кашлар да сынык. Шушындый искитәрлек кешеләр кулында булганга күрә гөрләп яшәгән икән шахта... Сүзне Хәертдин башлый: — Әгәр дә мәгәр үземне алсалар, каһәр суккан Гитлернын сыртын каезларга бүген китәрием. — Син инде, кордаш, монда махы бирмә! Ярый, туганнар, юл кешесенең юлда булуы яхшы. Урам буйлап атлыйлар. Аларга Алеша белән аның хатыны Талига да килеп кушыла. Яңадан бер төркем фронтка китүче шахтер куып житә. Хәрби комиссариат янында төркем-төркем кеше басып тора. Гел елаш кына түгел монда, гармун-жыр тавышлары да ишетелә. Талига иренең муенына асылына, күп елаганнан күзләре шешенеп беткән, сүзләрен әйтә алмыйча тотлыгып азаплана, күз яше бугазына төер булып утырган. Алеша аны ничек тә юатмакчы, тынычландыр- макчы итә, булдыра алмый. — Йөрәккә кояш ташучы кыз, бәгърем, көт мине, яме? Матурым, йолдызым минем, сүнмәс утым, сөмбел чәчәгем! Мин синең янга җиңү яулап кайтырмын. . Тукта, яшь түкмә инде шул кадәр? — Маңгаеннан, битләреннән, күзләреннән бертуктаусыз үбә дә үбә, аннары хатынының башын күкрәгенә куеп сүзсез кала. Менә бер төркем малайлар белән Илья да килеп җитте. Аңа яңарак кына унсигез тулган иде, ул да армиягә китә, иптәшләре аны озатырга килгән. Ул бүген дә үзен иптәшләреннән өстенрәк тотарга тырыша, әмма авызы ерылган булса да, ара-тнрә күзләре юешләнеп ала. Җитди генә әйтә; Эх, егетләр, шунысы үкенеч, Яша белән көч сынашып карарга иде исәп. Булмады. Аерылабыз. Якуп күренмәгәч, кайсыдыр җавап кайтара: — Кайткач, кайткач, Илюша. Без синең махы бирмәсенә ышанабыз ич. — Син анда Гитлерның сыртын сындыр, арт сабагын укыт тизрәк! Без монда синең өчен дә берәр эшелон күмер чыгарырбыз. Билләһи дип әйтәм...— ди Хәмзә. Ул һаман Илья тирәсендә кайнаша: күңеленә хуш килгән иде бу малай. — Барып җиткәч, ничек сугышканыңны әйтеп яз, яме? Ул арада Якуп та йөгереп килеп җитте. — Эх, Илюша, бәхетле дә син! Фронтның үзенә үк китәсең, безнең кебек ерактан гына кызыгып калмыйсың. Кулыңда винтовка булачак. Бәлки туптан да атарга туры килер. Ә безгә монда кәйлә дә көрәк. — Бер дә офтанма, Яша, киләсе елга үзең дә караласы. — Без сине көтәрбез, Илюша. Илья иптәшләре белән кул биреп күрешеп чыга да хәрби комиссариатка кереп китә. Озатучыларның изге теләкләре белән машинага төялеп шахтерлар китеп тә баралар. Ә монда сыкрану һәм елау гына түгел, хатыннар йөрәгендә сагыш кала... Хәмзәнең күз алдына әтисе килеп баса. Алар да шушылай бик авырдан аерылышканнардыр... Хәзер авылда әни атлар карый, әтием урынына калган... Урман чыгарырга да йөргән... Монда да шахтада кеше кимеп кенә тора, безнең ишеләрнең кыйммәте арта... Әнә, Талига апаны да култыклап кайталар, үкои дә үкси, бичара... * * * Күзләренә төшкән кояш яктысыннан Хәмзә елмаеп уянды. Башын мендәр өстеннән калкытты да тирә-якка каранып алды. Бүлмәдәге алты караватның өчесе буш иде. «Бу малайлар төнге сменадан кайтмаган икән әле, вакыт иртәдер»,— дип уйлап куйды ул. Кичә Хәмзә көндез эшләде, ә бүген аңа төнгә чыгасы. Димәк, көнозын диярлек вакыты буш. Мастердан рөхсәт сора да кирәкле йомышыңны юлла. Ә барасы юллар бармак белән генә санап бетерерлек түгел. Тик менә торасы гына килми. Кичә бик каты эшләде, и тырышты, и тырышты забойдагы бөтен күмерне төяп озатырга, тәки булдыра алмады. Нинди гарьлек! Әнә Якуп барысының маңгаена чиртә, ичмасам. Сугышка хәтле шахтерлар бәхетле дә булганнар соң! Алтышар сәгать эшләп, кесә тутырып акча алганнар, кибетләр тулы кием-салым, ашамлык булган. Ялын да алганнар, туган якларына да кайткалап йөргәннәр. Шәп яшәгәннәр. Сугыш бөтенесен җимерде дә салды. Ипи дә, ашау-эчү дә нормага калды, эш сәгатьләре дә ун ителде. Менә инде ике ай диярлек көн саен фәләнфәләннең яраланган яки үлгән хәбәре килеп тора. Олы шахтерларны һаман озаталар, эшләргә кеше кими дә кими, шахта малайлар кулына кала бара... Ямансу уйларга чумып яту егетлек түгел, кояш нурлары да тәрәзәдән тикмәгә генә кереп тулмаган. Егет күңеле һәр вакыт бер булырга тиеш, юкса, адашып китүең дә ихтимал. Эх, рәхәт тә икән тышта! Кояш баш түбәсендә генә кыздыра. Эссе, бераз бөркүрәк тә кебек, шулай да җанга рәхәт. Ашханәгә кереп көндезге норма белән тамак ялгап алгач. Хәмзә тар сукмак буйлап турылатып кына клубка таба юл алды. Клубта бик күп китаплы китапханә бар. Анда китап биреп тора торган Оксана бар. Култык астындагы китапларын хәзер ул Оксана янына кереп алыштырачак. Оксана китап тәмен күп татыган кыз, мактый- мактый моңарчы ишетмәгән-күрмәгәннәрен тоттырып җибәрә. Күп тә белә шул кыз! Тоттырган бер китапның эчтәлеген аңлата. Эх, тизрәк русчага өйрәнеп җитәргә иде дә татарча укыган һәр китабыңны ана да сөйләп бирергә иде! Булмый шул. Ярый әле, забойлар турында авыз ачмый, начар эшлисең дип әрләми... Оксананы уйлап, клуб ишеге төбенә килеп җиткәнен сизми дә калган. Керергәме, кермәскәме? Нишләп бу малай гел монда килеп йөри * дип уйламасмы? 5 Көтмәгәндә ишек ачылды да, клубтан җитез генә Оксана үзе килеп £ чыкты, гаҗәпләнеп Хәмзә каршында туктап калды. — Алыштырасы иде,—дигән булды Хәмзә, бераз ык-мык итеп тор- _ ганнан соң. ~ — Укып та бетердеңмени шул арада? — Оксана хәйләкәр дә, серле дә, ягымлы да елмая иде. ч — Мин китапны йотам гына... £ — Беләсеңме, Хәмзушка, минем белән барырга телисеңме? — дип к сорады Оксана җитдиләнеп. 2 Бармыймы соң Хәмзә. «Кая?» дип тә сорамады, «барам» диде атлыгып. а Култык асларына китап төяп, барактан баракка, палаткадан палат- * кага, өйдән өйгә кереп китап таратып, китап җыеп йөрделәр алар. 2 Эх, күңелле дә үтә бүген Хәмзәнең ял көне! Шушылай янәшә кичкә хәтле йөрер иде аның белән, таратырга дип алып чыккан китаплары бетте дә китте бит. Бигрәк кыю, бигрәк туры сүзле, үпкәләр дип тә уйлый белми торган шаян кыз бу Оксана, юл буе үртәп, оялтып бетерде Хәмзәне. — Хәйләкәр дә син, Хәмзушка, миңа ияреп чибәр кызлар күзләп йөрисеңдер әле,— дигән була, текәлеп карый. Аннары, бөтенләй клуб янына әйләнеп кайткач, бармак янаган булып әйтте:— Кара аны, икенче сине ияртеп йөрисем юк. Ә мин синең көн аралаш китап алыштырырга гына килмәгәнеңне беләм. Нигә дисең? Нәрсә дисен Хәмзә, кызарып тик тора: болай булырын белсә, бүген клубка ике аягының берсен дә атламаган булыр иде. — Кинога... Концертка... — Ябышмый. Хәмзушка. Алдаша белмисең. — Алайса, үзең әйт. Нигә? — Мине күрергә. Шулаймы? Бу сүзләр үтерде дә салды малайны. Ничек иттереп: «Әйе, сине сагынып киләм»,— дисен. — Теләмәсәң... Ошатмасаң... — Әллә килмәс идеңме? — Бу юлы Оксананың йөзе җитди иде. бусы инде коры шаярту гына түгел бугай, һәрхәлдә, Хәмзәгә шулай тоелды. — Син ачуланмасаң, мин гел-гел китап алыштырып йөрер идем, Оксана. Ачуланма, яме?!—диде. __ Ә бүген алыштырып китмисеңмени? — Укып бетергәч. — Бик озак укыма, яме, Хәмзушка.—Эх, матур да, ягымлы да иде бу минутларда Оксананың күзләре, һәр карашы, һәр сүзе. — Иртәгә бетерермен.—Бер дә китәсе килми генә китеп барды шул бүген Хәмзә клубтан. Урам чатына борыла башлаганда, артына әйләнеп карады .. һәм үзәкләре өзелеп китте: Оксана кул болгап кунды. Нигә генә борылырга булган! Бу бит үз аякларың белән упкынга барып ташлану' Ян менә хәзер кеше утында... Хәер, нигә кешенеке булсын йөрәге шулай куша бит. Бәлки... Бәлки бөтен кешедә дә мәхәббәт шулай башланадыр Әллә Якуптан сорашып белергәме? Ул олырак егет белми калмас. Бу утта януы газаплы да, рәхәт тә икән. Хәмзә татлы уйларга батып, атлар абзарына да килеп житкәв. Утарда йөргән Акбүз аны әкрен генә кешнәп каршы алды. Аның ялларыннан бераз сыйпаштыргалагач. Хәмзә Ургыл буена чапты. Күр әле. тубыктан чирәм икән монда! Сары чәчәк тә ак чәчәк басып бетергән бу төшләрне. Жәй көннәрендә ярыйсы гына ямьле икән бу якларда! Авыл болыны диярсең. Тик аллы-гөлле, кызыллы-зәнгәрле чәчәкләр генә җитми. Әмма узган көзне һәм быел язны бу жирләр тагын да ямьлерәк иде, тирә-як шаулап-гөрләп тора иде. Әле анда, әле монда шаркылдап көлгән хатын-кыз тавышын, салмак кына гәпләшкән ирләр тавышын ишетергә була иде. Кая гына карама, агач аударып йорт салалар иде. Сагынып сөйләргә калган икән ул көннәрне! Шул ук көнне, кичкә таба. Якуп та Ургыл буена барып чыкты. Ярсу күңелен шушы ярсу елга буенда гына басар кебек тоелды ана. Ә күңел кузгатырлык сәбәпләр җитәрлек иде бу көннәрдә. Механически мастерскойда слесаре дә. токаре дә яшь кенә кызлар хәзер. Шахта янына терәүлекләрне дә ат белән урманнан олы-олы апалар ташый. Инде алтмышның теге ягына баскан Прошка агай шартлатучы булып элекке эшенә кайткан. Көндезен ФЗО малайлары күмер төяп торган штреккә Уханов килеп чыкты. Ябыккан, зур зәңгәр күзләре элеккечә елмаеп тормый. Олы гәүдәсе кечерәебрәк калган кебек. Сөйләп алды: тиздән Ургылга тимер юл килеп җитә, аннары безнең эшләр шактый җиңеләя, ди. Аяклары Ургыл буена таба атлады. Монда, чыннан да, тынычлангандай булды. Тик карт усаклар гына, туктаусыз шаулап, күңелгә шом салалар иде. Юкка гына шауламаганнар икән усаклар. Кинәт якында гына үксеп-үксеп елаган тавыш ишетелде. Хатын-кыз елый... Мондый елауларны сонгы вакытта шактый ишетте инде Якуп. Ләкин монысы... Әйтерсең кемдер бүтән түгел, ә Якупның үз күңеле шулай сыкрап үкси башлады кебек. Якуп шул якка таба китте. Аяк астындагы чыбык-чабыкларны сындырмаска, кыштырдатмаска тырышып кына атлады, әйтерсең ярамаган җиргә таба бара төсле иде. Бераздан елаучыны күреп алды. Әнә ул яшь шомырт агачын кочаклаган да башын агачка бәрә-бәоә елый. Бер якка салынып төшкән озын толымнары чайкала-чайкала гәүдәсенә орыныпорынып китә. Инде караңгы төшеп килә иде. Шулай да Якуп елаучыны күрүгә үк таныды. Талига ич. Мондый озын толымнар, мондый зифа гәүдә биредә бары анда гына. Ашханә буфетында талонга ипиен, тегесен- монысын үлчәп биреп торучы көләч йөзле Талига... Нәрсә булган ана? Якуп ана якын ук килде, ни әйтергә белмичә, туктап калды. Талига, янында кемдер барын сизеп бугай, елаудан туктады, ләкин башын күтәрмәде. — Талига, нәрсә булды? — дип, ярым пышылдап сорады Якуп. Талига елаудан туктаса да, һаман сулкылдавын тыя алмый иде әле. Шуңадыр, күтәрелеп бер генә карап куйды да яңадан шомыртка иелде. — Башта ышанмаган идем —диде бераздан,—Малик абый язган булган Фатыйма апага... Алеша һәлак булды дип... Инде менә военкоматтан хәбәр алдым... Якупның бөтен эче кайнарланып киткәндәй булды. — Их, бу фашистларны!..— диде, тешләрен кысып. Талига, шомырт агачыннан кулларын алуга, чайкалып китте дә егылмас өчендер Якупның җиңеннән тотты. Якуп икенче кулын Талиганың кулбашына куйды. Акрын гына шәһәргә таба атладылар. Саз җирләргә салынган тар басмалардан бер-беренә сыенышып ук үттеләр алар. Хатынның кайнар тәнен тоюы Якупка бик рәхәт тә. шул у:; вакытта бик уңайсыз да * иде. «Кешенең, ихтимал, мәңге сүрелмәс хәсрәтле чагыдыр, ә син...» 5 дип. үз-үзен тиргәп барды ул. Ул бүлмәгә кайтып кергәндә, инде барлык малайлар да йоклап 'л йбеткән. Тик Хәмзә генә китап укып утыра иде. Әллә укыган китабы бик ♦ кызыклы — йөзе кояштай балкый иде Хәмзәнең. Ишектә Якупны күрү- = гә, авызы тагы да ерыла төште. һәм дустының йончыган кыяфәтен күреп, кинәт тукталып калды. - Якуп өстәлдәге графинны күтәреп, голт-голт су эчте, акрын гына үз * караватына барып утырды. Б — Син Алешаны белә идеңме? — диде.— Ашханәдәге Талига-2 яын ире. ? — Нигә белмәскә Алешаны. Мактаулы шахтер иде бит ул. Газет- = ларда да гел язалар иде аның турында. * — Менә шул кеше инде дөньяда юк. Фашистлар башына җиткән- * нәр аның. — Ихх!..— дип кенә әйтә алды Хәмзә.— Ә без монда укыган булып йөрибез. Шушындый чакта...—диде ул бераздан, кемдер артына төрткәндәй. утырган җирендә си кереп < и кереп куйды. — Җитәр! Иртәгә үк мастерга әйтергә кирәк, эшкә күчерсеннәр безне. Өйрәнеп җиткермәгәнен эш үзе өйрәтер! — Якуп идән буйлап йөренергә кереште. Башта алар, иптәшләрен уятмас өчен, ярым пышылдап кына сөйләшеп утырганнар иде. Сонга табарак аларның тавышы күрше бүлмәләргә дә ишетелерлек яңгырый башлады. Ни арададыр бүлмә эче йокылары качкан малайлар белән тулды. Кызу бәхәс китте. Үзбаш эшкә күчәргәме, әллә уку срогы тулганчы, мастерлар, тәрбиячеләр канаты астында, әзергә хәзер булып кына яши бирергәме? Иртәгесен участок начальнигы Уханов бүлмәсенә йөзе кояштай балкыган Степанов килеп керде. — Эшләр харап, начальник,—диде ул, җитди булырга тырышып та, һич ничек булдыра алмыйча. — Нәрсә булды? — Минем бөркетләр восстание күтәрделәр анда... Ухановның бик кәефсез чагы иде. Эш бармый, кешеләр җитми, техника җитми, ә югарыдан «Давай план!» дип телефон шалтырый, телеграммалар килә, вәкилләр килеп төшә, шахта идарәсе начальнигы Михайлов үзе көн-төн шахтада ята... — Аңлатыбрак сөйлә! Степановның шунда гына авызы җыелды. Ашыкмыйча гына сөйләп бирде. Башка көннәрне туптан атып та уятып булмастай малайлар бүген иртән мастерны барысы да торган-киенгән хәлдә каршылаганнар. Шау-гөр килеп аңлата башлаганнар: укып йөрер чак түгел, җитте, без эшләргә телибез, дигәннәр. — һаман да шул кыбырсык җан Ә.хмәтжанов башлап йөри,— дип сүзен бетерде Степанов. Ухановның бергә кушылган куе кара кашлары язылып китте. — Чыннан да бөркет егетләр тәрбияләгәнсең, Федор Иванович. Молодец! Степанов авыр гына көрсенеп куйды. — Чын бөркет икәннәрен бүген генә белдем мин аларнын. Ай, үзәкләргә үткән чаклары булды. Якаларыннан бөтереп алырдай була торган идем. Баксаң, үзәкләре нык икән... Шул ук көнне Уханов ФЗО укучыларының теләген тиешле оешмаларга житкерде. Озакламый ФЗО егетләрен «Сивак» участогына үзбаш эшкә күчерделәр. Үз язмышларына үзләре хуҗа хәзер алар. Гомуми торакның җылы бүлмәләреннән палаткаларга күчтеләр. Күп тә үтмәде, өйрәнчекләре артыннан Степановның үзен дә «Сивакжа десятник итеп җибәрделәр. ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Палаткада беренче булып Якуп уянды. Әле караңгы иде. Торыргамы, юкмы? Бәлки әле йоклыйсы вакыты шактыйдыр? Юк, торырга кирәктер. Әнә, тәрәзә аша эчкә аз гына яктылык үрелә башлаган. Якуп палатка эчен яңгыратып аваз салды: — А ну, күпме ятарга була! Торыгыз! Кузгал, эшчеләр сыйныфы! Малайлар әле анда, әле монда селкенгәлиләр, әмма торырга гамьнәрендә дә юк. Җылы юрган астыннан һич кенә дә торып чыгасылары килми. Якуп күршесендә яткан Петянын юрганын тартып төшерде, аннары берәмберәм бүтәннәрне дә төрткәләде. Кайберләре аны санга сугыпмы, үзләре теләпме, торып киенә башлады. Якуп карават астыннан көрәге белән кәйләсен тартып чыгарды, кичтән үк тимерчелектә очлатып куйса да, печән чапканда чалгы йөзенең үткенлеген тикшереп караган кебек, кәйләсенең очын бармак битләре белән кармалап карады, бераз йөзе дә ачылып киткәндәй булды. Ишектән чыгып сызарга гына торганда. Петя кисәтте: — Яша. ашханәдә миңа да чират алып тор, яме? Бу яньчек борынлы, табак битле малай буйга-сынга да. көчкә-куәткә дә Якуптан калышмый. Үзе саргылт йөзле булса да, чәче һәм кашлары жете кара. Аның кабаланып эшләвеннән көлсәләр дә. тырышлыгын күреп яраталар малайлар. Соңгы көннәрдә ул Якупның көндәше дә. — Петя, бүген нинди көн икәнне онытма!—диде Якуп ишектән чыкканда. Көн чалт аяз булырга охшый. Айдан артык инде Якупның көннәрнең нинди булганлыгын күрә алганы юк. Хәтта кояшны да күрә алмый. Иртән кояшның таулар өстеннән сузылып киткән озын-озын кызыл нурларын гына күреп кала да шахтадан караңгы булгач кына чыга. Көн саен шушы вакытта торып иптәшләре белән ашханәгә ашыга ул. Башка көннәрне бергәләп сөйләшеп баралар иде. Ә бүген — юк. Аңа беренче булып ашханәгә керергә кирәк. Юкса, ашханә ачылганчы ук ишек төбенә чират тезелгән була. Эх. нигә ашкына икән бу күңел дигәне? Сөенечкә генә булса ярар иде. Шуңадыр, юкса, иртән иртүк торып тамак туйдыру өчен генә тилпенмидер ич ул күңел! Алар палаткасыннан ашханәгә тикле ике-өч чакрымнар бардыр. Бу арага сукмакны да инде йөз еллар элек үк авып беткән черек карагайлар, усаклар, биек-биек абагалар, еланнар тулы үлән аша малайлар үзләре салдылар. ФЗОдан «Сивакжа күчкәннән бирле шахта белән ике араны шушыннан таптыйлар. йөгереп бара диярлек Якуп. Ашханә ишеге төбендә әле кеше күренми. Шулай ул бик иртә килде микәнни? Әллә соңгарак та калганмы? Юри генә, ачар-ачмасларына ышанып та түгел, ишеккә төртте, ә ул ачык икән, берничә кеше өстәл артында ашап утыра иде. Якуп, кәйләсе з белән көрәген бер почмакка сөяп, буфет янына килде, ипи һәм ашам- £ лык карточкаларын буфетчы хатынга сузды, һәм... күзләре Талига күз- * 'ләре белән очрашты. Талига авыз чите белән генә елмаеп куйды. Тали- « ганың мондый матур елмаюын күптән күргәне юк иде Якупның, дөрес- = рәге, сугышка хәтле генә күргәне бар иде. Күптәнге танышына елмай- “ гаи кебек якын итеп, үз итеп елмаю иде бу. һәрхәлдә, Якупка шулай ң тоелды. >» — Исәнме, Талига? — диде ул. Е Талига жавап кайтарды. Аннары: «Ябыгып киткәнсең, Якуп»,— ° диде. Якуп аның бу сүзләренә көлемсерәп кенә жавап кайтарды да буш = өстәл янына килеп утырды. Официантка кыз аның алдына бәрәңге * боламыгын тәлинкә тутырып китереп бирде, гадәттә, ярты да булмый 2 торган иде. Ипи дә мулрак шикелле. Талига кулы иде бу... Ашханәдә ул эшне тиз тотты. Мунчада да эш киемнәрен киенгәндә кулыкулга йокмады. Эх, бу эш дигәннәре! Көчеңне кызганмыйча, маңгай тиреңне чишмәдәй агызып күмер төяүдән дә куанычлырак нәрсә юктыр дөньяда. Юкса, ул бит кунакка яки кыз алырга бармый. Барасы жире нибары забой гына. Забой дигәннән, аларның да төрлесе була. Тубыктан су тонып торганы да, өстән коеп яуганы да, буй җитмәслек биеге дә, бертуктаусыз шатыр-шотыр терәүләрне калтыратып күңелгә шом салып торганы да... Ә бүгенгесе коры, иркен, биеклеге дә таманча... Бүген Якуп үзенең теге табак битле Петя дусты белән кочышырга тиеш. Алар бер штректә икесе ике забойда эшлиләр. Бу штрек ике яклап кара-каршы тишелеп ята. Арада әле бераз гына стена бар. Якуп бер яктан, Петя икенче яктан шул стенаны җимерәләр, аннары забойлар тоташа да төгәл бер штрек хасил була. Инде айдан артык көтте бу көнне Якуп. Бу штрекнен — су җыйдыр- гычның— әһәмияте турында участок хуҗаларының авызыннан күп ишетте, газеталарда да язылды. Менә шушы ике забой кушылып, күмердән арынуга ук Беренче шахтаның бөтен штрекләрендәге су, канаулар буйлап, шушында җыелачак. Көчле насослар суны торбалар буйлап тышка кудырып торачаклар. Беренче көннәрдә шушындый әһәмиятле забойны үзеиә ышанып тапшыруларына бераз шүрләп тә алган иде. Тора-бара эшләре җайга салынгач, үзен бераз олыгаеп киткәидәйрәк сизеп йөри башлады, бераз горурлык та уянды. Шул көннәрдән бирле Уханов та аны олы шахтерлар рәтенә кертеп сөйли... Якуп нарядныйга кереп күренеп кенә чыкты да забоена йөгерде. Күмер шартлаты.тган, әллә тагы унлап тонна бардыр. Ә теге якка бармак сыярлык та тишек юк. Димәк, штрек тоташмаган, кәйләләп үтәргә кирәк, ара якын, шартлатырга ярамый, геологлар шулай әйтә. Штрек уртасыннан күршедәге «мич»кә тикле сыңарлап кына такта сузылган. Якуп шартлатылган күмерне тачкага төйи дә шушы такта буйлап «мич»кә илтеп бушата. Янып-пешеп чыкты, забойда күмер һаман кими барды. Ул кнлгәнкиткәннәргә дә игътибар итмәде, хәтта Уханов ияртеп килгән газета корреспондентларын да тыңламады, һаман эшен белде. Күмер төялеп озатылды. Менә Якуп, бар көченә кәйлә белән кизәнә-кизәнә, утлар чәчрәтеп, күмер стенасын кимерә башлады: тавыш тонык, димәк, ара бик тә якын. Тагын да хозурланыбрак селтәнә, йөрәге, чабыш атныкы кебек, атлыгып тибә. Әһә! Теге яктан Петя җавап кайтара: тук, тук, тук... Шулай тукылдады-тукылдады да туктады... Ул әле һаман күмерен төяп озатмаган булса кирәк, кәйлә белән күмер чапканы ишетелми аның, болай гына, ара чамасын санап кына сигнал бирә. Тавыш бик якын, шушында гына кебек сизелә. Болай булгач, менә-менә кочышачаклар. Якуп урта бер тирәдәрәк бармак кына сыярлык ярык тапты, шул ярыкны кәйләләп киңәйтергә, тирәнәйтергә кереште. Инде тәмам кулбашларына кабып бетте, муен сөякләре, билләре сулкылдап сызлый башлады, ә ул һаман селтәнде дә селтәнде... «Юк, сыгылып төшмәскә, сынатмаска! — дип куйды үз-үзенә.— ФЗО ны тәмамлаганны көтмичә шапырындылар да бер-ике айдан мәтәлеп тә төштеләр хөрәсәннәр, диярлек булмасын». Иптәшләре турында кайгыртып уйлангангамы, көч тә өстәлгән кебек сизде үзендә, ныграк бәргәләргә тотынды. һәм... Менә кая ашкынган икән йөрәк! Кемдер: — Ура!—дип кычкырып җибәрде. Теге яктан Петяның уты ялтырап күренде. Якуп тагын берничә тапкыр селтәнүгә, тар гына күмер стенасы ике якка да ишелеп төште, тоташ штрек хасил булды. Якупның җиңүе иде бу, зур җиңүе, һәм ул, малайларча, кәйләсен атып бәрде дә үзе ишеп төшергән стена тишегеннән икенче якка атылды, шаркылдый-шаркылдый Петяны кочаклап алды. Икәүләшеп сикерештеләр, куаныштылар малайлар.

Дәвамы бар