Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ПРОЗАСЫНЫҢ ОФЫКЛАРЫ

Миңа проза өлкәсендәге әдәби хуҗалыгыбызга күз ташларга, сезнең белән бергәләп, прозаикларыбызның табышлары һәм ачышлары, проза әдәбиятының уңышлары һәм кимчелекләре хакында уйланырга, аның төп тенденцияләрен күздән кичерергә, кыскасы, татар совет прозасының офыклары хакында сүз алып барырга туры киләчәк. Ике съезд арасындагы алты ел вакыт эчендә 15 роман, 43 повесть, 15 ләп хикәя һәм очерк җыентыгы дөньяга чыккан. 73 китапның исемен генә санап чыгу өчен дә күп вакыт, зур урын кирәк булыр иде. Шуңа күрә алдан ук гафу үтенеп куям һәм мине дөрес аңлавыгызны сорыйм: соңгы елларда язылган роман, повестьлар, хикәя, очерклар һәм ул әсәрләрнең авторлары мәкаләдә кузгатылган аерым мәсьәләләргә бәйле төстә генә искә алыначак. ...Шулай итеп, ике съезд арасында 73 исемдә яңа китап чыккан. Азмы бу, күпме? Әле әдәби тәнкыйть эшчәнлеге белән генә шөгыльләнгән заманнарда миңа, 3. Бигиевнең «Зур гөнаһлар» романыннан башлап, татар әдәбиятындагы барлык романповестьларны укып чыгарга туры килгән иде. 1870 елдан 1953 елга кадәр, ягъни туксан елга якын вакыт эчендә татар язучылары тарафыннан 100 ләп роман һәм повесть язылган булган. Бу — 90 ел вакыт эчендә шул кадәр. Ә ике съезд арасында, ягъни нибары алты ел вакыт эчендә, 73 исемдәге яңа китап дөнья күргән. Мондый зур үсеш каян килә соң? Әдәбиятыбыз узган юлга күз салыйк. Октябрь революциясенә кадәр реалистик татар прозасы илле елга якын (ягъни Совет власте чорындагы кадәр үк) үсеш юлы уза. Бу өлкәдә, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан кебек, әдәбиятыбызның алтын фондына керерлек әсәрләр биргән әдипләр эшли. Шулай да татар совет прозасын чынында гражданнар сугышы мәктәбен узган кызылармеецлар башлап җибәрә. Алар- ның бер кулында — мылтык, икенчесендә — китаплар, бер кулында — ил язмышы, икенчесендә татар әдәбиятының киләчәге була. Татар совет әдәбиятының нигезе салынган ул елларда хәзерге өлкән буын язучыларыбызның күпчелеге әдәбият кануннарын яхшы белеп түгел, эчке сизенүгә таяныбрак эшли. Кешелек җәмгыяте гасырлар буена тудырган әдәби байлыкны үзләштерү һәм «йотып җибәрү» өчен күп көч куярга туры килә, һәм өлкән буын язучылар шуны эшлиләр: эшләмәсәләр — сүзнең сихри көченә төшенә алмаслар, шул кадәр үзенчәлекле язучы булып өлгерә алмаслар иде. Ихтимал, иске дөньяның барлык әшәке якларын үз күзләре белән күреп, барлык авырлыгын үз җилкәләрендә татыгангадыр, бу буын язучылар иҗат иткән әсәрләрдә ирекле хезмәтнең һәм гасырлар буена килгән коллыктан азат ителгән кешенең могҗизалар тудырырга сәләтле булуы аеруча көчле, аеруча тәэсирле итеп сурәтләнелә. Аларның яңа буын прозаиклар алдындагы төп хезмәте менә шул. Г. Ибраһимов. Ш. Камал, Ф. Әмирхан һәм М. Галәүнең роман-повестьлары, К. Нәҗминең «Язгы җилләр»е, А. Шамовның «Рәүфә»се һәм гражданнар сугышы чорына караган башка повестьлары, И. Газиның «Онытылмас еллар» трилогиясе, Г. Бәширов- ның «Сиваш»ы һәм «Намус» романы, Ә. Фәйзинең «Тукай»ы, М. Әмирнең «Агыйдел»е һәм «Саф күңел»е, Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» һәм «Утызынчы ел»ы, Г. Әпсәләмовның М «Алтын Иолдыз»ы һәм «Сүнмәс утлар»ы, Ә. Еникинең сугыштан соң язылган кыска повестьлары, Г. Гобәйнең балалар өчен язылган әсәрләре, А. Расихның «Ике буйдак■> романы безнең әдәбиятның мөһим казанышлары булып әверелделәр. Һәм вакыт, әлеге иң рәхимсез судья, илле ел эчендә иҗат ителгән әсәрләрнең иң яхшыларын нык кул белән сайлап алып, олы юл баганалары кебек, күренекле урынга тезеп куйды. Без горурланып әйтә алабыз: өлкән буын прозаикларыбыз совет классикасына керерлек әсәрләр иҗат иттеләр, кыйммәтләрен мәңге югалтмаслык җәүһәрләр тудыра алдылар. Дөрес, заманга һәм халыкка кирәкле әсәрләрне алар көткәннән азрак бирделәр, ләкин моның өчен аларны гаепләп булмый, чөнки алар вакытларының күп өлешен, яна тормыш күренешләрен гомумиләштерүдән бигрәк, үзлекләреннән белем алуга, Бөек Октябрь казанышларын саклауга бирергә мәҗбүр булдылар. Әдәбиятка шуннан соң килгән буыннар совет властен әзер килеш, фашизм афәтеннән коткарып калынган хәлдә алдылар, ләкин моннан чыгып кына алар алдында бернинди кыенлыклар бул матам икән дип уйларга ярамый. Татар прозаикларының Р. Төхфәтул- лин, Н. Фәттах, А. Гыйләҗев, Л. Ихса- нова, М. Хәсәнов, X. Сарьян, Э Касый- мов, Г. Мөхәммәтшин, Ә. Баянов, Ш. Бикчурин, Б. Камалов, Ш. Рәкый- повлар кебек сугыштан соңгы буыны илленче елларда әле, мөстәкыйль әсәрләр тудырудан да бигрәк, өйрәнү чоры уздылар, үзебезнең әдәбиятта һәм башка әдәбиятларда тупланган байлыкны үзләштерү һәм шул юл белән әдәбиятның асылын, бурычларын һәм максатларын аңлау югарылыгына күтәрелделәр. Алар гомеренең икенче ун елы мөстәкыйль әсәрләр язуга китте, алар- ның иҗади мөмкинлекләре елдан-ел ачыла барды һәм ике съезд арасында узган алты ел вакыт эчендә алар инде үзләрен өлгергән прозаиклар итеп таныттылар. Ике съезд арасында роман, повесть, хикәя һәм очеркларның күпләп иҗат ителүе әнә шуннан килә. Әгәр ике съезд арасындагы прозаның иң характерлы төп сыйфатын ачыкларга теләсәк, без бер дә икеләнмичә: узган алты ел эчендә прозаиклаПроза турындагы докладны Гариф Ахунов сөйли. рыбызның игътибары башлыча хезмәт кешеләренең образларын иҗат итүгә юнәлде, дип әйтә алыр идек. Ш. Бикчуринның «Каты токым» романы — нефтьчеләр, Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романы һәм М Хәсәновның «Кама таңнары» романы — төзүчеләр. Э. Касый- мовның «Һаваларда тургай» романы — химиклар, X. Хәйруллинның «Канатлар талмасынмы — авыл эшчәннәре, М. Мәһ- диевнең «Фронтовиклар» романы укытучылар турында. Бу исемлекне С. Рафиковның «Тын елга буенда», Г. Әпсәләмовның «Яшел яр» романнары исәбенә тулыландыра төшәргә мөмкин. Монда әйтелмәгәннәрен дә кертеп исәпләсәң. хезмәт кешеләре турында 9 роман! Республикабызның хезмәт тормышы роман кебек камил, күп сыйдырышлы жанрда беркайчан да шул кадәр тулы, шул кадәр күп яклы чагылганы юк иде. Әгәр бу романнарның һәркайсында республика тормышының төп ягы — аның социализм төзелешендәге зур уңышлары көзгедәге кебек чагыла икән, бу — сугыштан соңгы елларда, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең зирәк җитәкчелеге астында, Совет Татарстаны куәтле индустриаль республикага әйләнгән дигән сүз, димәк, тормыш үз таләпләрен язучылар алдына бик ныклап куйган дигән «сүз. һәммәбезнең хәтерендә, соңгы елларда роман жанрының язмышы хакында кайнар бәхәсләр барды. Чит илләрдәге ■белгечләр жанр буларак роман үлә дип лаф ордылар, «антироман»ның ничәмә- ничә төрле модельләрен тәкъдим иттеләр. Әмма вакыт мәсьәләне башкача хәл итте, роман жанры, үлемгә йөз тотмау гына түгел, киресенчә, илебез- •яең барлык төбәкләрендә гөрләп чәчәк атты, яңа үрләр яулап, дөньядагы иң революцион иҗат методы — социалистик реализм белән коралланган художниктан яңа ачышлар ясауны таләп итеп, тормышчан көч. яңа буяулар белән тулылана барды. Димәк, роман жанрының кирәклеге апачык нәрсә. Инде шулай икән, безнең бурыч жанрны тагын да үстерүгә, камилләштерүгә кайтып калырга тиеш. Әдәбият кешене төрле аспектта — иҗтимагый, сәяси, фәлсәфи, тарихи хәлләрдә сурәтли, болар, үз чиратында, язучыдан халык тормышының тирән катламнарын кузгатуны таләп итә Шул таләпне үтәү өчен, иҗат кешесенең тормышны бөтен тулылыгында белүе һәм табигый талантка ия булуы сорала. Игътибарыгызны тормыш тулылыгы, тормышны аңлау дәрәҗәсе, әдәби талант кебек төшенчәләргә юнәлтәсем килә. Ш. Бикчуриннын «Каты токым» романы ни өчен «Казан утлары» журналында басылып чыгу белән үзебезнең әдәби җәмәгатьчелекнең генә түгел, хәтта башкала язучыларының да игътибарын җәлеп итте дисез? Ш. Бикчу- рин тормышны китаптан өйрәнгән кеше түгел. Ул Әлмәт шәһәрендә озак еллар төзүче булып эшләде. Лениногор- скига күчеп килгәч, бораулау бригадалары белән дуслашты, көне-төне шулар янында ятты, нефтьчеләрнең үз кешесенә әйләнде. Романын нык материалга таянып язганга күрә дә. автор безгә талантлы булуын күрсәтә алды, шулай булмаганда ул әле һаман да уртачалар рәтендә йөргән булыр иде. Хезмәт кешеләрен шәп белгән рус язучысы В. Чивилихин тарафыннан бик әйбәт тәрҗемә ителеп, роман «Москва» журналында басылып чыкты һәм үзенә лаек бәяне алды. «Производство романнары» дип яманаты чыккан кайбер әсәрләрнең төссез, укыр өчен күңелсез булуын тәнкыйтьчеләр авторларның «шәхси як» белән «иҗтимагый якны» тиешле пропорциядә бирә белмәүләреннән күрәләр. Мондый фикер ышандырып җиткерми. Хикмәт «иҗтимагый як» белән «шәхси як» арасында дөрес пропорция табуда гына түгел кебек. Минемчә, хикмәт шунда, производство темасына караган кайбер төссез романнарның авторлары үзләре сайлаган өлкәне я тиешенчә өйрәнергә, күңелләре аша үткәрергә өлгермәгән булалар, яки аларда әдәби талант булмый. Э. Касыймовны талантсызлыкта гаепли алмыйбыз. «Кояш көн дә чыга», «Бир кулыңны, дустым», «Сорбонна профессоры һәм без», «Көмеш язулы кылыч» кебек повестьлары, «Гомер ике килми» һәм «Томан аша» дигән романнары белән ул укучы алдында сынауны уңышлы үтте. Ә менә республикабыз химикларына багышланган «Һаваларда тургай» романы баштагы әсәрләреннән төссезрәк булып чыккан. Нидән бу? Э. Касыймов талантын югалтканмы әллә? Һич юк. Язу стиле элеккечә үк, кеше характерларын аңлау дәрәҗәсе дә үз урынында, ә әсәр дулкынландырмый. Күпме генә гаҗәп тоелмасын, ничә еллар химиклар арасында яшәсә дә, Э. Касыймов шул кешеләрнең тормышын якынча гына белә, дөресрәге, ул тормышны тирәнтен өйрәнмәгән, «Һаваларда тургай» романында алынган материал аның үз җырына, үз моңына әйләнеп җитмәгән. «Хуҗалар» исемле романында бу юлларның авторы үзе дә шундыйрак язмышка дучар булган иде. Унике еллар чамасы нефтьчеләр арасында яшәгән авторны бик хаклы рәвештә шул тормышны белмәүдә гаепләделәр, әсәрнең байтак кына башка кимчелекләрен ачып салдылар. Каләмдәш дустым Э. Касыймов (без аның белән бергә университетта укыдык, бер чорда яза башладык) язучылар һәм укучылар тарафыннан әйтелгән тәнкыйть сүзен ничек кабул иткәндер, ул кадәресен белмим, әмма «Хуҗа- лар»ның авторы, тормышны белмәүдә гаепләп тәнкыйть иткәне өчен. Ф. Хөснигә бик нык үпкәләп йөрде, берничә ел узгач кына үзенең хаксыз булуын аңлады һәм өлгереп җитмәгән әсәрен яклап матбугатта чыгыш ясамый калуына шатланды. Бактың исә, тормышны белү аның тышкы билгеләрен күрү белән генә чикләнми икән, тормышны белү дигәнебез ул әле язучыдан чынбарлыкның төп процессларын тирәнтен һәм кыю рәвештә өйрәнүне сорый, гадәти фактларны һәм гадәти характерларны белү белән генә чикләнмәскә, тагын да югарырак даирәләрне өйрәнергә чакыра икән. Илленче еллардагы нефтьчеләр турында язганда, ихтимал, борынгы авылларның ничек итеп нефть шәһәрләренә әйләнүләрен, иске гадәтләр белән көрәштә характерның ничек формалашуын күрсәтү дә җиткәндер. Әмма инде җитмешенче еллардагы инженер-нефтьче, инженер- химик образын иҗат итү өчен без бүгенге фәнни-техник революция югарылыгында булырга, аларның эшчәнлек даирәсен үз республикабыз масштабында гына түгел, ә бөтен ил, алай гына да түгел, бөтен дөнья масштабында белергә тиешбез. Безгә бер хакыйкатьне һич кенә дә онытырга ярамый: тормышны өйрәнү мәсьәләсе һәр вакыт, һәр дәвердә беренче дәрәҗәдәге бурыч булып килде һәм шулай булып калачак та. Социаль каршылыкларга һәм сыйнфый көрәшләргә корылып языла торган романнар чоры узып бара. Бүгенге каршылыклар үзгәрәк төс алды, алар катлаулырак, нечкәрәк, күзгә бәрелми торганрак була баралар. Аларны кеше мөнәсәбәтләренә һәм кеше характерына тирәнтен үтеп кергән сурәттә генә ачып бирергә була. Шуңадыр, күрәсең, соңгы елларда психологик роман турында күп сөйләнелә. Мондый романның аеруча матур үрнәкләрен без латыш әдәбиятында күрәбез. Мондый типтагы роман бездә дә бар. Ә. Баяновның «Ут һәм Су», А. Гыйләҗевнең «Урамнар артында яшел болын» романнары аерым персонажларга тирәнәйтелгән характеристика бирүләре белән аерылып торалар. Беренчесендә, әйтик, производствода эшләүче Филинның КамАЗ кебек гигант төзелештәге яңа мөнәсәбәтләр комплексы хакындагы газаплы уйлары, икенчесендә — журналист Искәндәрнең уйланулары, аның Идел буенда элекке немец солдаты белән очрашуы, шуның аша илебез халыклары семьясында үз бәхетен тапкан татар халкының яңа тормышын күрсәтү. укучыга эмоциональ-психологик тәэсир ясау. Фикерләрен төрле алымда белдерүче бу ике язучы кызык уйла- нылган, әмма эшләнешләре ягыннан камилләшеп җитмәгән романнар иҗат иттеләр. Тәнкыйть бу әсәрләр турында төпле фикер әйтмәде, төрлечә фикер йөртүләргә урын калдырырлык күзәтүләр белән чикләнде. Миңа, мәсәлән, кайбер тәнкыйтьчеләрнең, хәтта прозаикларның да Ә. Баянов романындагы Кама-Камилә кебек символларга мөнәсәбәте аңлашылмый, миңа калса, ул символлар гүзәллек төшенчәсен шигъри итеп ачарга булышалар һәм язучы стиленең үзенчәлекле бер сыйфаты булып торалар. Минем уемча, сүз мондый алымнарны кире кагу турында түгел, ә язучы стилендәге эпик һәм лирик агымнарны бергә кушу хакында барырга тиеш, хәзергә Ә. Баянов әсәрендә алар аерым-аерым яши. Үзенең күп планлы кызыклы романын Мәскәүдә чыгарганда А. Гыйләҗев талымсызлык күрсәткән. Романның русча тәрҗемәсе артык юкарып һәм йолкынып, кызганыч хәлдә дөньяга чыкты, өстәвенә тәрҗемәнең сыйфаты да әллә ни шаккатырлык түгел. Без Мәскәү нәшриятлары татар әдәбиятына битараф карыйлар дип зарлана алмыйбыз, әсәрләребезнең иң уңышлы дигәннәрен бастырып чыгарырга гел әзер торулары өчен без аларга рәхмәт әйтәбез. Ләкин хәзер безне теләсә нинди тәрҗемә канәгатьләндерми. Н. Евдокимов, Н. Богданов, Н. Шундик, Е. Мальцев, А. Иванов кебек үз эшләренең зур осталары булган чын язучылар безгә яхшы тәрҗемәләр бирә алырлар иде, без үз әсәрләребез белән аларны кызыксындырырга, аларның безнең республикада булуларына, халкыбызның тормышын, психологиясен өйрәнүләренә ярдәм итәргә тиеш. Татар прозасы яхшы тәрҗемәчеләр белән эшләгәндә генә союз күләмендә әйбәт яңгыраш табачак. Проза мәйданында М. Мәһдиевнең күренүен ике съезд арасындагы кызыклы күренеш-дип саныйм. Прозаик буларак, ул нәкъ менә ике съезд арасындагы елларда формалашты. «Без — кырык беренче ел балалары» безнең арага үткен фикерле, күзәтүчән, юморга бай прозаик килүен хәбәр итте. «Фронтовиклар» романы бу карашны тагын да ныгытты. Нәрсә хакында бу роман? Аны кыскача гына болай аңлатырга була: сугыштан кайткан фронтовик укытучылар, каты кул белән, фронтта алган тәҗрибәләренә таянып, мәктәп һәм колхоз эшләрен рәткә салырга керешәләр. Бөтенесе менә шул. Монда артык бормалы сюжет та, шаккатырлык композиция дә юк, әмма тере кешеләр, характерлар бар, укучы өзлексез шуларны күзәтә. Бу безнең әдәбиятта мәктәп тормышын һәм укытучылар образын зур итеп сурәтләгән беренче роман, дип әйтә алабыз. М. Мәһдиев чорның рухын, сугыштан соңгы елларның атмосферасын төгәл бирә алган, ил һәм халык алдындагы изге бурычларын дөрес аңларлык образлар иҗат итә алган — әсәрнең төп кыйммәте шунда. Күпчелек а вторл арыбызның әсәрләрендәге кебек үк, романда, аерым алып караганда, шәп язылган, әмма романның идеясенә һәм образларның характерларына әллә ни яңалык өсти алмый торган озын урыннар бар иде. матбугатка чыгарганда алар кыскартылды. Тасвирчылык, озакка сузып аңлату — безнең прозаның төп чире, аңа каршы иң эре калибрлы пушкалардан ут ачарга вакыт. Миңа калса, үзенә зур өметләр баглаткан М. Мәһ- диевкә сюжет-композиция төзү осталыгына ирешү җәһәтеннән дә совет әдәбияты классикларыннан өйрәнер нәрсәләр бар әле. Татар әдәбиятында хәрбипатриотик роман күп еллар буе аруталуны белмәс язучыбыз Г. Әпсәләмов тарафыннан үстерелеп килде. Хәзер Г. Әпсәләмов авырый, бу өлкәдә эш тукталып тора, ике съезд арасында бу жанр әллә ни үсмәде, дияргә була. Бу темага караган бары бер әсәрне — X. Камалов- ның «Ьәркемнең гомере бер генә» дигән романын телгә алырга мөмкин. Үзе дә фронтта булган автор зур күләмле беренче проза әсәрендә үк ышандырырлык картиналар һәм характерлар иҗат иткән, шул чорның кырыслыгын, ныклы, чын солдат дуслыгын күрсәтә алган. Беренче тәҗрибә буларак, роман кимчелекләрдән дә азат түгел — теле бераз кытыршы һәм авыррак, аннан соң автор хәрби начальниклар арасындагы ызгышларга кирәгеннән артык күп урын биргән. Матбугатта чыгарырга әзерләгәндә әсәрне ул кимчелекләрдән арындырырга тырыштык, әмма аерым җитешсезлекләр һаман да калган. Тормышны бөтен тулылыгында сурәтләү кебек изге теләктән чыгып эшләнсә дә, мондый характердагы тайпылулар, ягъни хәрби җитәкчеләрнең низагларын җәелеп сурәтләү, совет солдатының фашизмны тар-мар итүдәге ролен, героизмның чыганакларын аңларга комачаулый— автор буларак X. Камалов менә шуны яхшы аңларга тиеш. Татар совет романы үсү, камилләшү юлында — ике съезд арасында язылган әсәрләрне тикшерү шуны күрсәтә. Без роман жанрының тармаклана төшүен, яңа формаларның барлыкка килүен күрәбез һәм күп планлы, масштаблы эпос тууын көтәбез. Безнең прозаикларның андый әсәрләр иҗат итәргә хәзерлекләре җитәрлек — тәҗрибә шуны күрсәтә. Кыюлык кирәк, йөрәксенеп тотынырга кирәк! 2 Ике съезд арасындагы чорда безнең әдәбиятта повесть жанры әйбәт үсеш алды, бу — әдәбиятка яңа исемнәр килү гә һәм танылган прозаикларның актив эшчәнлек алып баруларына бәйләнгән. Күләме өч табактан алып алты табакка кадәр булган тыгыз, күп сыйдырышлы повесть формасын язучыларыбыз әйбәт үзләштерделәр. Моны бигрәк тә Ф. Хөснинең бүгенге авыл тормышына багышлап бай тел белән язылган < Гыйльмениса > һәм «Мәйдан» повестьларыннан ачык күрергә мөмкин, әлеге повестьларның беренчесе өчен автор Тукай премиясенә лаек булды, М. Әмирнең «Балыкчы ялганнары» исемле шаян повестенда җылы, йомшак юмор аша табигатьне, аерым алганда, Иделне саклау белән бәйле җитди мәсьәләләр күтәрелә. Халыкчан үткен тел белән язу, безнең тормышта очрый торган аерым кимчелекләргә борчыла белү әсәрне тормышчан һәм файдалы иткән. Повесть Л. Ленчның әйбәт тәрҗемәсендә «Волга» журналында басылды һәм, аерым китап булып, Мәскәүдә чыкты. Бөек Ватан сугышында катнашкан Р Төхфәтуллин, совет халкының туган илебезне азат итү өчен героик көрәшен сурәтләүгә багышлап, «Акбүз ат» исемле лирик яңгырашлы җылы повесть язды Ике съезд арасындагы алты ел вакыт безнең прозага яңа исемнәр дә алып килде. «Канатлар талмасын» дигән җитди повесте белән X. Хәйруллин үзен яхшы яктан танытты. Мирсәй Әмирнең «Социалистик Татарстан» газетасында басылган мәкаләсендә бу әсәр роман дип бәяләнде, рецензент әсәрнең сәнгатьчә эшләнешендәге күп кенә уңай якларны күрсәтеп үтте. Әсәргә М. Әмир биргән бәя белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, автор күләме белән артык зур булмаган әсәрдә кеше күңеле тибрәнешләрен, кешенең физик һәм рухи халәтен ышандырырлык итеп күрсәтә алган, әле моңарчы күрелмәгән яңа образлар иҗат иткән. Элеккеге шофер, монтер һәм тагын башка күп төрле һөнәрләр иясе Мөсәгыйть Хәбибуллинны да мин яңа исемнәр рәтенә кертәм. Читтән торып университет тәмамлагач, ул «Унсигезенче яз», «Икмәк кадере», «Тау белән тау очрашмаса да» кебек повестьлар язып, безнең коллективка килеп кушылды. Совет кешесенең хезмәттәге фидакарьлеген сурәтләүгә багышланган бу повестьларның өчесе дә Мәскәүнең «Современник» нәшриятында басылып Балалар язучысы С. Б. Радзиевская ята. В. Нуруллин моннан алты ел элек «Шинельсез солдатлар» дигән үзенчәлекле повесть язып танылды, шуннан соң «Күпер чыкканда», «Әгәр син булмасаң...» дигән повестьлар язып, язучылык абруен тагын да күтәрде. Шагыйрь Ф. Яруллин «Җилкәнне җилләр еккач» дигән исем белән бүгенге замандашыбызның какшамас ихтыяр көче турында сөйли торган көчле, эмоциональ тыгыз повесть язды. А. Ганиев белән Гөлшәһидә яшь художниклар тормышына багышланган кызыклы яңа повестьлар иҗат иттеләр. «Казан каласы— таш кала» дигән повесте белән М. Маликова җитди темаларны күтәрергә сәләтле язучы булуын раслады. Д. Зөбәерова, элеккерәк елларда поэзия әсәрләре язу белән шөгыльләнеп, бу өлкәдә үзен әллә ни таныта алмаган иде, соңгы елларда язылган лирик повестьлары белән ул яңадан әдәбиятка кайтты. Танылган прозаик Б. Камалов берсе икенчесенә охшамаган өч повесть язды: «Күршеләр» дигәне бүгенге шартлардагы каруннар турында, «Ялыкмас- лар»да коммунист җитәкченең менә дигән образы бирелә, ә менә Камадагы гигант төзелешкә кайткан якташлары быз хакында сөйли торган «Урамнар киңәя» дигән әсәре, болай кызыклы гына уйланылган булса да, тормыш тулылыгы, тирәнлеге ягыннан баштагы икесеннән йомшаграк чыккан. А. Гыйләҗевнең «Урталыкта» повесте хезмәткә намуслы мөнәсәбәт, буыннар арасындагы эзлеклелек һәм бәйләнеш турында. Игътибар иткәнсездер, күпме тематик байлык, күпме характерлар! Бу исемлекне тагын өч әсәр — Р. Ишморатованың «Милиция лейтенанты», М. Ма- ликованың «Адашканга юл кайда?» һәм М. Насыйбуллинның «Телсез шаһитләр» дигән повестьлары белән тулыландырырга мөмкин. Әлеге әсәрләрнең өчесе дә маҗара жанрына карый, аларның өчесе дә яшь буынга тәрбия бирү кебек изге темага багышланган. Сүз дә юк, мондый әсәрләрнең чыгып торуы һәр яктан хуплауга лаек, ләкин, шуның белән бергә, маҗаралы әсәр язучы прозаиклар, мавыктыргыч сюжет, вакыйга төзү белән бергә, кеше характерларын тирәнрәк ачып бирү кебек таләпне дә онытмасыннар иде дигән теләк белдерәсе килә, моннан ул әсәрләр отарлар гына иде! Әдәби осталык хакында сүз башлагач, бу мәсьәләгә киңрәк тукталырга рөхсәт итегез. Тормыш материалын өйрәнүнең катлаулы булуы һәм кирәклеге хакында сөйләштек, партиялелек, югары идеялелек — социаль категорияләр, һәм аларның җитешмәве иҗади уңышсызлыкларга китергәнен дә беләбез. Зур идея үзенә лаек форма таләп итә. Әйдәгез, әдәбиятның төп төзү материалы булган тел турында сөйләшик. Татар совет прозасы һәр вакыт күп милләтле халыклар семьясының сулышын тоеп, шул ук вакытта үз йөзен саклаган хәлдә үсте. Безнең бәхеттер инде, татар прозаиклары заманга аеруча кулай дип саналган «телеграф» стиле йогынтысына бирелмәделәр. Тәнкыйтьчеләр арасыннан кайбер кешеләр, телеграф стилендә язучыларны күздә тотып, безне бик кыстап яңа формалар эзләргә өндәсәләр дә. картларның бишмәт чабуына тотынып йөрүдән котыла алмыйлар, дип гаепләсәләр дә, прозаик- ларыбызның берсе дә бу кармакка эләкмәде. Эләкмәде, чөнки безгә Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан кебек классикларыбызның традицияләре якын һәм кадерле, без бөек рус язучыларының, совет классикларының һәм дөньядагы прогрессив язучыларның традицияләренә хөрмәт белән карыйбыз. Иҗаттагы новаторлыкны тышкы эффектта, әйтик, токмач кебек тураклап ташланган җөмләләрдә күрү дөрес булмас. Новаторлык «эчтән», әдәбиятның бурычларын, кешене, аның искиткеч катлаулы рухи дөньясын дөрес аңлаудан килә. Новаторлык, билгеле, формага мөнәсәбәттә дә, телебезнең байлыкларына ифрат сак. игътибарлы килүдә, аның күп сыйдырышлы булуын, нәфис һәм музыкальлеген кайгыртуда да чагыла. Тәнкыйтьчеләребезгә инициатива җитми, алар осталык мәсьәләләрен кузгатмыйлар диярлек. Әйтик, ни өчен иҗат секцияләрендә тормыш материалын оештыра белү, геройның истә калырлык портретын бирү, һәр фразаның мәгънә байлыгын, тыгызлыгын кайгырту кебек мөһим мәсьәләләр турында сөйләшмәскә. Сүз җаеннан әйткәндә, әдәби әсәрдәге фразаларның тыгызлыгы хакында А. Фадеев күп кайгыртты, ул даими төстә яшьләрне тыгыз җөмләләр белән язарга өйрәтте. Мәсьәлә аңлашыла төшсен өчен бер мисал китерәм. Ф. Гладковның «Цемент» романында элеккеге эшче Глеб Чумалов гражданнар сугышыннан кайтып килә. Менә ул җимерек завод хәрабәләрен күреп катып кала. «Хәзер аны бәләкәй Нюрканы җитәкләгән хатыны Дашка каршы алыр, шатлыктан нишләргә белми кычкырып җибәрер дә күкрәгенә килеп капланыр. Даша көтми аны, Глеб та аңардан башка узган өч ел эчендә хатыны ниләр кичергәнне белми. Илдә кеше канына буялмаган юл-сукмаклар калмады бит: үлем монда эшчеләрнең бәләкәй, тар куышларын читләтеп узганмы, әллә ут һәм давыл өермәсендә аның куышын да туздырып атканмы — Глеб әле үзен ни көткәнен белми иде». Бер абзацта һәммәсе: Глебның өйләнгән кеше булуы һәм кызы барлыгы да, өч ел сугышта йөрүе һәм алдагы нүрешү күренеше дә, эшче кешенең җаны аша узган ифрат авыр шәхси һәм иҗтимагый фаҗига да әйтелгән. Ф. Гладков фразаны шулай күп сыйдырышлы, тыгыз итеп төзи алмаса, боларның һәммәсен бирү өчен кимендә өч бит урын китәр, ә тәфсилле тасвир, үзегез беләсез, роман героеның алдагы тормышын якын итеп кабул итәргә комачаулар иде. Моннан тыш, әсәрнең башында ук бирелгән мондый киеренкелек бөтен әсәргә үзгә бер яңгыраш өсти, герой хәрәкәт итәчәк атмосфераны күз алдына бастыра. Мондый мисалларны үзебезнең әдәбияттан да китерергә мөмкин. Тик, нигәдер, безнең тәнкыйтьчеләр андый мисалларны өйрәнергә һәм күрсәтеп бирергә ашыкмыйлар, ә бит аларны барлау яшь буын прозаикларны тәрбияләү өчен дә кирәк. 3 Үзебездәге хәлне белеп тору һәм кабатланудан котылу өчен, мин М. Әмирнең Татарстан язучыларының VII съездында сөйләгән доклады белән танышып чыктым. Ул чагында докладчы төп игътибарын тарихи романнарга юнәлткән булган. Моны ул бездә заман темасына багышланган әсәрләр булмаудан түгел, ә бәлки нәкъ шул елларда А Расихның «Ямашев» романы, И. Газиның күп еллык хезмәт куеп язган һәм нәтиҗәдә Тукай премиясенә лаек булган «Онытылмас еллар» трилогиясе, Ш. Маннурның «Муса» романы, Г. Бәщировның «Туган ягым — яшел бишек» исемле автобиографик повесте тәмамланган бер чорга туры килгәнгә эшләгән. Боларның һәркайсы югары сәнгать таләпләреннән чыгып язылган җитди әсәрләр иде. Бу юлы бүгенге көнгә багышланган, замана темасына караган роман-повестьлар һәм хикәяләр өстенлек итсә дә, ике съезд арасында тарихи-революцион жанр да үсешен дәвам иттерде. Н. Фәттах борынгы бабаларыбыз болгарлар турында роман язды. Авторның күп еллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе булган әсәргә язучыларның гомуми җыелышында төпле бәя бирелде, романның күп кенә уңышлы яклары һәм кайбер кимчелекләре күрсәтелде. Н Фәттах бабаларыбызның тарихын өйрәнүне дәвам итәргә уйлый, авторның эрудициясен һәм ниятенең җитди булуын искә алып, аңа үзе сурәтли торган чорга хас сыйфатларга, социаль хәлләрнең дөреслегенә күбрәк игътибар бирергә, тарихилык принципларына турылыклы булырга киңәш итәсе килә. Язучылар җыелышында әйтелгәнчә, Н. Фәттахның зур һәм җитди әсәрендә легендалар өскә калкып чыга, күрәсең, аларның лирик ягы авторны сокландырган. Күптән түгел Татар дәүләт академия театрында Н. Фәттахның «Кол Гали» исемле тарихи трагедиясен карадык. Бу әсәрендә автор каләмдәш дусларының киңәшен истә тоткан булса кирәк, трагедия тарихи яктан ышандырырлык, шул ук вакытта заманча яңгырашлы булып чыккан. Автор, күрәсең, сыйнфый караштан килми торып тарихи әсәр булмавын һәм була да алмаячагын аңлап эш иткән. Г. Әпсәләмов тарихи-революцион темага күп планлы зур роман тәмамлады. Аның «Күк күкрәр» романы татар халкының, рус халкы белән бергәләп, унтугызынчы гасыр ахырындагы революцион көрәш тарихын сурәтләүгә багышланган. Шул кадәресен дә билгеләп үтәргә кирәк, моңарчы язылган аерым әсәрләрдә мишәрләр комик персонажлар булып кына йөри һәм асылда тел үзенчәлекләрен сиздерү өчен генә кертелә иде, Г. Әпсәләмов мишәрләр тормышының тирән катламнарын күтәрә. Роман ике кисәктән тора. Әсәрнең мишәрләргә, аларның тормыш һәм көнкүрешенә, Мәскәү шартларындагы революцион эшчәнлегенә багышланган беренче кисәге уңышлырак чыккан. Безнең прозада беренче тапкыр Ленин образын сурәтләүгә багышланган икенче кисәге бераз кайтышрак. Монда да барлык логик категорияләр дөрес бирелгән, ләкин дөнья пролетариатының булачак юлбашчысын сурәтләү, миңа калса, беркадәр иллюстратив. Нәтиҗә ясыйк: Владимир Ильич Ленинны сурәтләүдә Г. Әпсәләмов кебек зур тәҗрибәле язучы да иҗади уңышка тулысыңча ирешә алмаган икән, Ленин образын иҗат итүнең никадәр җаваплы һәм җитди эш булуы моңардан ачык аңлашылса кирәк. «Янар таулар аша» дигән повестенда Ә. Шамин XX йөз башындагы үзбәк халкының тормышын ярыйсы ук яхшы белүен күрсәтте, тугандаш ике халыкның— татар һәм үзбәк халыкларының интернациональ дуслыгын ышандырырлык итеп бирә алды. Моңа кадәр әдәбиятта сүлпәнрәк эшләп килгән язучының үзбәк халкының телен, көнкү- решен, гореф-гадәтләрен әйбәт белүе аңардан тарихи-революцион темага җитдирәк әсәрләр көтәргә өмет уята. Безне проза өлкәсендәге беренче җитди әсәре — Муса Җәлил турында язылган романы белән шатландырган III. Маннур ике съезд арасында «Агымсуларга карап» дигән автобиографик повесть язды. Ике әсәрне чагыштырып карасак, соңгысы Ш. Маннур иҗатында алга таба бер адым булып саналырга тиеш. Материалга бик бай һәм язылышы ягыннан яңача булса да, «Муса» романында озынгарак сузылган, ялыктыргыч эпизодлар күп иде. Авторның яңа әсәре күп тапкыр камилрәк һәм җыйнаграк чыккан. Әсәр өчен сайлап алынган материалның бай булуы, күп нәрсә хакында сөйләргә теләү тасвирлауның ирекле формасын сайлауны сораган. Автор әсәрен жанр ягыннан повесть дип билгеләгән. Фикерне гомумиләштереп әйткәндә, болай дияргә була: «Агымсуларга карап» повестенда Ш. Маннур бер кеше биографиясенә ике зур чорны сыйдыра алган — әсәрнең уңышын әнә шул билгели. Ике чор, ике контраст. Бер яктан, Себер рудникларында хөкем сөргән күңел өшеткеч салкынлык, хәерчелек, ачлык, законсызлык күренешләре, царизм шартларында хезмәт кешеләренең җәберләнүе, икенче яктан, Днепрострой төзелешендәге бетончыларның күтәренке, поэтик хезмәт күренешләре әсәргә искиткеч киеренкелек биргән; зур дөреслек хакына автор үзен дә, якыннарын да жәлләп тормаган. Берәүгә дә сер түгел, безнең кайбер мемуарчылар төп геройларын һәр җирдә, һәрнәрсә хакында дөрес уйлый, бер дә ялгыша белми торган изге фәрештә итебрәк бирергә яраталар. Ш. Маннурда мондый гөнаһ юк. Әмма аның үз йомшаклыгы бар. Повесть ахырына таба автор, әдәби әсәр язуын онытып, уртак ихтирамыбызга лаек аерым әдипләр белән публицистик бәхәскә кереп китә. Менә шул чагында инде тарихи күренешләрнең асылын билгеләүдә марксистик-ленинчыл караш йомшап китә, повестьның баштагы бүлекләрендәге объектив геройны авторның рәнҗешләре алмаштыра башлый. Бер нәрсәне онытырга ярамый: хикәяләү хәтта өченче заттан барган очракта да, безнең китапларның төп герое булып барыбер автор үзе кала, чөнки, ахыр чиктә, әсәрнең яңгырашын ул билгели, симпатия һәм антипатияләрне ул билгели. Язучының дөньяга карашы, тирә-юньдә барган вакыйгаларга мөнәсәбәте, партияле принципиальлеге — әсәрнең яңгырашын әнә шул билгели. Ш. Маннур беренче карашка тиз төзәтерлек кайбер кимчелекләре дә булган ике әйбәт әсәр язды, әсәрләрендәге кимчелекләрне төзәтүнең кирәклеген үзе аңласын, алардан котылу юлларын үзе тапсын иде, шул чагында бу ике әсәр татар совет әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән бер рәткә басачак. Тагын ике әсәр мисалында мемуар әдәбиятның үсеше хакында берничә сүз әйтәсе килә. Аларның беренчесе — Г. Иделленең егерменче еллар ахырында бер төркем язучыларның Советлар Союзы буйлап зур сәяхәте турындагы әсәр. Анда ул, бай материалга таянып, безнең илнең шул чактагы хәлен, сыйнфый көрәш киеренкелеген, яңа тормыш төзү сулышын күрсәтә. Икенчесе — Ә. Маликовның «Яшьлек утравым» исемле әсәре, соңгысында солдат язмышы аша илнең зур биографиясе сурәтләнә. Менә без прозабызның ике съезд арасындагы хәлен күздән кичердек, аның көчле якларын һәм аеруча игътибар ителергә тиешле йомшак якларын күрдек. Ихтимал, алга таба да роман һәм повесть жанрларындагы прозабыз нигездә заман темаларын яктырту, безнең көннәрнең уңай героен иҗат итү юнәлешендә үсәр. Алда әйтелгәнчә, моны бездән XXIV съезд карарларын тормышка ашыру максаты белән яныпялкынланып яшәгән хезмәт ияләре таләп итә. Халык тормышын дөрес итеп, коммунистик кайнарлык һән сәнгатьчә тулылык белән сурәтләү, зур сәнгать көче белән коммунистик идеяләрне раслау — партиянең күрсәтмәләре шундый; һәм ул күрсәтмәләр совет язучылары- ның ихтыяҗларына, иҗади таләпләренә тулысыңча туры киләләр. Әгәр без тугандаш әдәбиятлар прозасына мөрәҗәгать итсәк, Урта Азия һәм Балтик буе республикаларында тарихи-революцион роман жанрының, Украинада һәм Белоруссиядә хәрбипатриотик теманың көчле үсеш алганын күрербез. Заман темасына караган роман һәм повестьларны күбәйтү белән бергә, безгә революция көннәре белән бәйле вакыйгаларны да истән чыгарырга ярамый. Без А. Расихның беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев турында роман язуын хуплыйбыз, шуның белән бергә, безнең әле күренекле революционер, Ленинның көрәштәше Мулланур Вахитовның тормышына багышланган роман укыганыбыз юк; Камил Якубның революция идеалларына багышланган тормышы үз авторын көтә; революционер, галим, әдип Галимҗан Ибраһлмовның һәм башка көчле шәхесләрнең фидакарьләрчә эшчәнлеге романга лаек. Халык бездән гражданнар сугышының зур вакыйгаларын сурәтләгән киң колачлы романнар көтә. Аз булганмыни безнең җирдә сугыш вакыйгалары? Идел һәм Кама дулкыннарына кан аз коелганмыни? Татарстан җиреннән легендар Азин һәм Маркиннар узмаганмыни? Донның бәхете шунда, анда заманыбызның бөек язучысы М. Шолохов туып уса. Әгәр безнең арадан моңарчы татар Шолоховы чыкмаган икән — көтеп торыргамы? Рус совет әдәбияты соңгы елларда «Даурия», «Вечный зов», «Тени исчезают в полдень» кебек әсәр авторлары бирде. Иванов белән Седых Себер материалында М. Шолохов башлаган эшне дәвам иттерделәр. Башкорт язучылары 3. Биишева, Ф. Исәнголов, Я. Хамма- тов, Урал тауларыннан алып Кызыл Питерга хәтле җәелгән революция вакыйгаларын иңләп, башкорт халкының гражданнар сугышы елларындагы героик көрәше хакында трилогияләр яздылар. Мин инде украин халкының көрәш тарихыннан монументаль әсәрләр иҗат иткән М. Стельмах, О. Гончар, А. Головко кебек күренекле украин язучылары турында сөйләп тә тормыйм. Илебез халыклары, беренче чиратта, рус әдәбияты ирешкән казанышларга мөрәҗәгать итү безне һәр вакыт көчле итте, әдәбиятыбызның дәрәҗәсен күтәрде, алга таба да башкалар тәҗрибәсеннән өйрәнү йомшармаска, ә көчәергә тиеш. Эстетик җәүһәрләрдән Фикер алышулар тәнәфестә дәвам итә Г омар Бәширов һәм Шамил Бикчурин. өйрәнүдә генә түгел, практик эшләрдә дә көчәергә тиеш. Украинада, Язучылар союзы идарәсенең инициативасы белән, Октябрьның 40 еллыгына «Украина совет прозасы китапханәсе»н чыгару планлаштырыл- ган иде. Бу китапханә 50 ел буена язылган иң яхшы романнар, повестьлар, хикәяләрне үз эченә ала. «Дюпро» нәшрияты шул сериядән (Украина прозасы осталарының 50 ләп китабын чыгарды инде. Шундый ук серияләр Уралда һәм Себердә, Башкорт- станда планлаштырыла. Әгәр без үз проектыбызны акыллы итеп төзесәк, китап нәшрияты белән Язучылар союзы арасьпада әйбәт мөнәсәбәтләр урнашкан бүгенге көндә планнарыбызны тормышка ашыру әллә ни кыен булмас дип уйлыйм. Хикәя һәм очерк турындагы сүзне аңлы рәвештә ахырга калдырдым. Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, III. Камал кебек әдипләр безгә реалистик хикәямнең югары үрнәкләрен мирас итеп калдырдылар. Аларның ул хикәяләре үзе бер мәктәп, ләкин нигәдер соңгы вакытларда без алар турында аз сөйлибез. Соңгырак буын татар совет язучыларының хикәяләре ил тормышындагы борылыш моментларын чагылдыралар, ул хикәяләрдәге геройларның биографиясендә ил биографиясе гәүдәләнә. Прозаның хикәя һәм очерк кебек сугышчан жанрлары гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында көрәште, күмәк хуҗалыклар төзеште, җимерелгән хуҗалыкны торгызышты. А. Шамовның гражданнар сугышы чоры хикәяләрен, И. Гази, К. Нәҗми, Г Бәширов, Ф. Хөсни, Г. Әпсәләмов, Г Галиев, Г. Минский, Ә. Еники, М. Шабай хикәяләрен, сугыштан соңгы елларда F Төхфәтуллин, А. Гыйләҗев, Г. Мехәммәтшин хикәяләрен хәтергә төшерик. Әйе, бар иде заманнар, безнең әдәбият — хикәя әдәбияты иде. Югары таләпләр ноктасыннан карап якын килгәндә, соңгы елларда хикәя нык биреште. Хикәя бөтенләй юк дип булмый, яшь авторларның хикәяләреннән газета-журналларның папкалары тулып тора. Әмма бөтен бер дәверне бирердәй хикәяләр юк, «Нәфрәт фәне» һәм «Кеше язмышы» юк, «Рус характеры» һәм «Өченче ул» юк, «Зәңгәр сукмак» һәм «Яр буендагы учаклар» юк, Г. Бәшировның «Ана»сы, Ф. Хөснинең «Йөзек кашы», Ә. Еникинең «Тауларга карап», М. Әмирнең «Мөстәкыйм карт», Р Төхфәтуллинның «Авылым хикәяләре» юк. Гыйбрәт өчен Ф. Хөснинең «Ана хикәясе»н алыйк. Нибары берничә бит Ана авыллары аша отряд белән узарга тиешле улын, кызылармеец Батталовны көтә, улын ул үгетләп үзе янында калдыру нияте белән көтә. Көтә-көтә, лампасында керосины бетә. Ниһаять, Батталов кайта, улын көткән ана ай яктысында аның шинель төймәсен тага һәм сүзсез генә тагын озата — авыр юлга озата. Бар булганы менә шул! Әмма анда һәр сүзгә күпме мәгънә салынган, ана образында күпме җылылык, күпме заманны аңлау хисе! Мин инде фразаның тыгыз булырга тиешлеге хакында сөйләдем. Әлеге хикәя: «Күгәрченнәр тынычлык эзләп урманнарга очалар, авыл картларның тынычлык теләп укыган догалары белән пышылдый» дигән сүзләр белән башлана. Бер фразада шомлы, дәһшәтле унсигезенче елның төп рухы бирелгән. Сүз дә юк, хикәя жанры безнең әдәбиятта бар, бар гына түгел, яши, өлкәннәргә алмашка яшьләр килә, әмма хәзергә яңалык альт килүчеләр азрак шул. Ике съезд арасында бу өлкәдә Р. Төхфәтуллин, X. Сарьян, М. Рафиков, А. Гыйләҗев, Б. Камалов, Р. Ба- тулла, М. Маликова, К. Тимбикова, С. Сөләйманова кебек язучылар актив эшләде, чын мәгънәсендә юмористик хикәяләре белән драматург Т. Миңнуллин, шагыйрь Г. Афзал катнашты, өлкән әдипләребездән И. Гази хезмәте хакында аеруча җылы сүз әйтәсе килә. Аның «Сарбай — сары эт», «Тургай картаямы икән?» дигән хикәяләре — кечкенә мәйданда зур характерлар ачып биргән чын сәнгать әсәрләре. Алар янына чын материалга нигезләнеп, көчле гражданлык мотивлары белән сугарылган хикәяләр язучы М. Зариповны өстәргә була. Яшьләрдән А. Ганиев белән Ә. Гафаров үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Сәяхәтчеләр тормышын шәп белүче М. Юныс турында да җылы в. «к. У.» № ю, 129 сүз әйтми кала алмыйм. Үзе белгән шул материалга таянып, ул «Энҗе эзләүче ләр» дигән. социаль яктан үткен, җыйнак һәм төзек хикәя язды. Ихтимал, киләчәктә хикәя жанры, аның үсеш юллары һәм тенденцияләре хакында махсус бер сөйләшү уздырырга кирәк булыр. Татарстан язучыларының VII съездыннан соң СССР төзелүгә 50 ел, Татарстан төзелүгә 50 ел, В. И. Ленинның тууына 100 ел кебек зур тарихи вакыйгаларга бай алты ел гомер үтте. Ул еллар безнең әдәбиятка яңа уңышлар, яна хикәяләр һәм очерклар, яка повестьлар һәм романнар алып килде, иң мөһиме — кызыклы яңа исемнәр һәм яна геройлар алып килде. Хәрәкәттә — бәрәкәт, ди халык. Тырыш хезмәт иҗади шатлыклар китерә. Прозабызның офыклары ’турындагы сүземне рус әдәбиятының бөек остасы, укытучыбыз М. Горький сүзләре белән тәмамлыйсы килә. 1928 елда, татар язучыларына мөрәҗәгать итеп, ул болай дип язды: «Мин татар поэзиясе һәм прозасының чәчәк атуын чын күңелдән телим, ләкин моңа әдәбият алдында торган бурычларга үтә җитди караганда гына ирешергә мөмкин». Әдәбият алдында торган бурычларга үтә җитди карау — татар совет прозасының офыкларын әнә шул киңәйтәчәк, әнә шул җитдилек безне яңа уңышларга алып киләчәк.