Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Атлыйм әле... Кышлар буе яуган карлардан да Иелмиләр иңле тирәкләр. Күтәрәләр, таудай кайгыларга Түзгән кебек безнең йөрәкләр. Әз өймәде язмыш иңнәремә Кайгыларның калын карларын. Тик шунда да, тал чыбыктай сыгылып, Авырлыктан егыла бармадым. Табаннарга сөял чыкса да, Күкрәгемне камыт кысса да, Алга атлыйм әле һаман да, Илем белән якты заманга... Тау астыннан бертуктамый Җырлап аккан мин бер чишмә. Аккан суы — гади бер су. Ширбәт һәм бал түгел һич тә. Мин әзермен хезмәтеңә, Калганчы иң соңгы тамчым, Файдалан син кирәгеңә, Ярасам мин, Туган халкым! Китәләр Әйтерсең лә буталышып, Бер-берсенә башын салып, Тузан бөркеп куйлар чаба: Агыйделнең өстен каплап, Берсен-берсе этеп-таптап, Өерелешеп бозлар ага... Җилләр белән айкалышып, һуштан язып, чайкалышып, Ярдан ашып карлар китә. Әйтерсең лә яздан качып, Ишекләрен тулы ачып, Йөрәкләрдән зарлар китә... Ул булмас... Мәгъфурем истәлеген» Сыена идем һәрчак аңа кайтып Җанга җылы кирәк көннәрдә... Карт йөрәгем җуйды шул терәген, Сөйкәлермен инде кемнәргә — Җаным газап чиккән тәннәрдә? Упкыннардан тартып ала иде Аның сизгер, изге карашы. Күзләренең нуры белән юып Яман карашларның карасын, Бәйли иде җанның ярасын... Кемгә генә сыенып сөйкәлсәм дә, Барыбер инде алар ул булмас. Йөрәкләре шундый киң булмас, Сөюләре аңа тиң булмас, Җан газапларына им булмас; Ул булмас!.. • Кайбер вакыт юлга чыга идем Өйдә аны ялгыз калдырып. Сагынсын дип, йөрәген яндырып, Көтсенче дип, күзләр талдырып. Көткәндерме, юкмы, белмим аны, Сагынгандырмы ул кабынып. Тик мин үзем вакытыннан элек Кайта идем аны сагынып... © Күргәч минем арбамдагы, Аркамдагы таудай йөкне, Уйламагыз: «Комсыз икән, һәммәсен дә алып китте!» Юлларымның чаңнарында 1 Битләремнең тире калды. Төннәремнең таңнарында Күзләремнең нуры янды. Уелып туган туфрагымда Аягымның эзе кала. Өелеп китап киштәсендә Кызыл телнең сүзе кала. 1 Чаңнарында — тузанында. Ариемдагы таудай йөкләр — Буш савытлар, буш яшнекләр: Бушаганнар... бурычлардан, Эшкә биргән сулышлардан. Алмыймын бер шырпысын да, һәммәсен калдырып китәм. Йөрәкнең соңгы ялкынын Дөрләтеп яндырып китәм!.. Җырларым Җырларым — язмышым минем, гомерем, Тормыш учагын җылыткан күмерем. Үтсеннәр дип гасырларның арасын, Дәрттән куйдым мин аларның канатын. Түзсеннәр дип кышларның салкынына, Манып алдым йөрәгем ялкынына. Тапсыннар дип теләкле йөрәкләрне, Үзләренә бирдем саф теләкләрне. Качырсыннар дип күзләрнең йокысын, Керфек какмый төндә язып утырдым. Кузгатсыннар диеп хис диңгезләрен, Хисләремә урадым мин үзләрен... Булсыннар дип кешеләргә сөйкемле, Җырларыма бирдем мәхәббәтемне... Җырларым — язмышым минем, гомерем, Тормыш учагын җылыткан күмерем. Тик җырларым белән генә терекмен, Алар үлсә — мин тумаган кебекмен. 1955 Уңыш җыйганда Үтте инде яшь гомернең бер дә Кабатланмый торган көннәре... Түкте чәчәкләрен көзге җиргә Гомер бакчасының гөлләре. Гомер буе чәчкән басуларның Көлтәләрен ашыгып җыямын, Калмасын дип көзге яңгырларда, Зуратларга өеп куямын... Көлтәләрем булды эреле-ваклы, Бердәй биек түгел зуратлар... Калдырганмын җирдә башакларны, Шәп урмаган кайчак ураклар... Тик ни файда бүген үкенүдән? Әрнү белән нәрсә кыласың? Яз көннәрен үзең нәрсә чәчсәң, Көзләрен бит шуны урасың!.. 1957 Сукмак Күз өстенә куеп кулларымны, Юл чатында басып торам, Уйлыйуйлый үткән юлларымны, Таңга калып, шашып торам. Тар гына бер сукмак иде элек Чабаталы аякларга. Шуннан чыктык без дөньяга килеп, Таянып тал таякларга. Шул сукмакта Бер саплам җеп сымак Сузылып калган гомерем бор. Яккан идем учак Шунда бер чак, Көйрәп яткан күмерем бар. Кәкере-бөкере бу сукмакны ярып, Бабайлар түкмәсә тирен, Бу зур юлга чыкмас идем барып, Максатка җитә алмас идем. 1960 Дим ярында Көзнең караңгы төнендә, Салкын җил шашкан чагында, Ут яктык без Дим ярында, Карт бер тирәкнең төбендә. Яккан учак тиз кабынды, Дөрләп һәм ярсынып янды. Әйтерсең ялкын пычагы Төн карасын уеп алды. Җылынгач шулай ут ягып, Өстән юл тузанын кагып,— Капчыкларны иңгә салып, Киттек без тагы кузгалып. Актык шырпысын сүндергән, Ут табудан өмет өзгән Берәр юлчы юлыксын дип, Туңган кулын җылытсын дип, Калган утыннарны ягып, Без аны калдырып киттек. Ялкынын өреп йөрәкнең Дөрләтеп яндырып киттек. 1961 Каеннарым минем, каеннарым Каеннарым минем, каеннарым, Кордашларым, сердәш дусларым, Каршыладык, бергә озаттык без Тормышымның яз һәм кышларын. Яшьлек белән дөрләп бергә сүрелә, Сүнә диләр сөю ялкыны. Барлык теләкләргә баш идерә, Җиңә диләр картлык салкыны... Арткан саен яшьләремнең саны, Каеннарны ныграк яратам. Күргән төсле булам яшьлегемне, Яшел каеннарга карасам. Каеннарым минем, каеннарым, Сагынам сезне, сердәш дусларым. Бергәләшеп каршылыйсым килә Бик күп язын тагы кышларның! 1961 Бармыни соң? Җырлап чапкан чишмә сулары Акмагач та әллә кирегә, Уйламагыз бер көн аларны Кайтмас диеп туган җиренә. Бармыни соң сагынмаган затлар Туган ояларын дөньяда? Булсалар да алар каты таштан, Бер сагына кайчан булса да. Бик еш кайта туган туфрагына Чишмә сулары да сагынып. Җәен алар яңгыр булып ява, Кышын төшә энҗе кар булып. 1962 Бар һәм әзер Шоңкар килсә — тавыбыз бар, Кунар кыя сайлар өчен. Былбыл килсә — талыбыз бар, Кунып кына сайрар өчен. Аккош килсә — кулебез бар, Горурланып йөзәр өчен. Толпар килсә — кырыбыз бар, Тузан бөркеп җиләр өчен. Мәйданнар киң батырларга, Сынашырга, көрәшергә. Шагыйрьләр һәм чәчәннәр күп Сүз йөгертеп сөйләшергә. Дуслар килсә — ишек ачык, Өстәлләрдә ашыбыз бар. Дошман килсә посып-качып, Томырырга ташыбыз бар. Кунак килсә хөрмәт көтеп, Йөзләр ачык, түрләр әзер. Читләр килсә кылыч тотып, Казып куйган гүрләр әзер! Һәммәсе дә икегезгә Әллә нинди бер көн бүген! Әллә нинди бер төн бүген! Аңкып тора яшел җирем, Балкып тора зәңгәр күгем! Ямьләндереп бакчам эчен, Чәчәк атты гөлҗимешем. Әллә атты синең өчен? Әллә атты минем өчен? Тау буенда, һичбер тынмый, Чылтыр-чылтыр чишмә җырлый. Әллә инде сиңа чыңлый? Әллә инде миңа чыңлый? Кәккүк чакыра өяңкедә, Гомер теләп әллә кемгә? Әллә инде тели сиңа? Әллә инде тели миңа? Көмеш сулы күл читендә Камышлар баш иеп бөгелә. Әллә инде сиңа бөгелә? Әллә инде миңа иелә? Таң җилләре исеп китте, Яшерен серне чишеп китте. Шыпырт кына әйтте безгә: «һәммәсе дә икегезгә, һәммәсе дә икегезгә!» 1960 Исемем турында Әти кушкан исемем минем — Сәйфи, Үзебезчә әйтсәк — «кылыч» була. Өлешемә чыккан көмеш булгач, Йөртә бирәм шөкер кылып кына. Кирәк чакта аны кулда тотам, Кулга алмаганда кында тотам. Кулга алмаган, кынга салмаганда, Ут ургылган кайнар тында тотам. Кайда гына булсам, нишләсәм дә, һәр вакытта була ул янымда: Я кулымда, Җырда, Кында, Тында, Я йөрәкнең кайнар канында. Мин яшәрмен исемемә тиң булып, Юкка селтәп кулны талдырмам. Калса калыр ул кителеп, сынып, Тик тутыккан кылыч калдырмам! Буш чагы юк... Яхшы беләм мин үземнең чамамны, Арттырмагыз, киметмәгез бәямне. Белгән өчен күлләремнең күләмен, Колачымны кымтып кына йөзәмен. Тирәнлеге үземә таныш булганга, Үз чамамны белеп чумам чумганда. Үз урнымны белми, түргә узмыймын, Язмаган нигъмәтләргә кул сузмыймын. Чиктән узып башны күккә чөймимен, Мескенләнеп түбәнгә дә имимен. Үз бакчамның җирен, серен нык беләм, Ул үстергән гөлне генә үстерәм. Тыным җиткән җырны гына җырлыймын, Кулым белгән сырны гына сырлыймын. Буш чагы юк кулларның да, башның да, һәр чак иңем илем йөге астында!