Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кадыйр Сибгатуллин Кибәнче карт Баллада Гайрәтләнеп һәм яшәреп кырга килде, Бер кечерәк эскерт кенә салыйм, диде. Аптырашып карап торгач, агай-эне кибәнчегә кыска саплы сәнәк бирде. Килде йөкләр. Көлтә түгел, салам гына. Күтәрәләр. Кибәнче карт сала гына. Гүргә кабык иңгән кебек, әкрен генә кибәнчегә сәнәк - сәнәк салам менә. Ыспай булып үсә эскерт, тигез, шома. Карт кибәнче егет сыман басып тора. Җыелышкан бу кырдагы барча халык, тынган басу, карый басу хәйран калып. Тулды эскерт. Карт кибәнче дәште өстән: «Соңгы көлтә! Бер көлтә дә сыймый бүтән!» ...Сәнәк төште әкрен генә шуып күптән, астагылар эзләделәр картны күктән. Азга гына, ял итәргә генә ятты: «Бу һавалар, бу күк йөзе бигрәк якты...» Уйга салды картны гомер агышлары, моңсуланып көзге кояш баешлары: «Унсигез яшь... егерме яшь... кырык... илле... Без бик озак яшәгәнбез икән инде. Бабагызга алтмыш тулды... җитмеш... сиксән... Дөнья матур, матур итеп гомер итсәң. Соңгы көннәр инде орчык төбен сүтә, үткән гомер хәтеремнән каткат үтә. Ул язларым яңаралар уҗым сыман; унсигездә егет булып басып торам. Яшь гомердәй җирдән яшел чишмә ургый, кырда безнең хисләр кебек серкә уйный. Юллар сыман ерак китә пакусларым, бергә туктап чалгы яный бар дусларым. Атлар сыный, ятлар сыный — түземнәрме? — Чорнап-чорнап тоткан чаклар тезгеннәрне. Атка менсәк — үзебездәй япь-яшь тайлар, яныбызда — япь-яшь кызлар — сөйгән ярлар. Җәйләр әнә килә-китә уйнап-көлеп... Яшьлек серкә уйнап торган басу кебек. Менә көзләр килде тагын сабырланып, нурлар тулды башакларга сарыланып. Без береккән бу кырларга тамырланып, күңел тулды ир чагымны танып алып. ...Учларымда моңлы кыллар — сары камыл, чыңлап тора: урак белән генә кагыл. Каерып-каерып арыш урам чын ир булып: көлтәләрем тәгәрәшкән басу тулып. Кайнар һава, кайнар сулыш, кайнар учак... Ирләр алган басуларны урап-урап. Башак уйный, учма уйный, көлтә уйный, билләр ара, куллар ара — җаннар тынмый. Уйный урак камылларны өзеп-өзеп, сала куллар учмаларны тезептезеп. Моңлы көйләр, моңлы җырлар сузып-сузып, бара ирләр берсен-берсе узып-узып. Чыңлап торган камылларым, уракларым — минем чыңлап узып киткән ир чакларым. Кибән салган агай-энем, нәсел-нәсәп. Бәхет тапкан көлтәләрдән таулар ясап. Сиксән яшьтә әти соңгы тавын өйде, очлады да: «Менә күккә аштым»,— диде. Шуннан бирле миңа җитте инде чират, атаң кебек күкләргә аш, диде ир-ат. Кешеләргә бәхет юрап салдым кибән, беркайчан да гомер зая үтте димәм. Башы башта, иңе иңдә, биле билдә, сыенышып, кочаклашып ята көлтә. Өмет өям, бәхет өям,— көлтә өям, почмагы нык, нигезе нык — куям кибән. Күтәреләм хозурлыктан хозурлыкка, көлтәләргә басып меиәм бу зурлыкка. Әйтерсең лә бу кырларга бер мин башлык, кибәнемнең эче тулы дәүләт, ашлык. Офыкларым киңәяләр, күкләр якын, иркенәя, ачылып китә тирә-ягым. Минем өчен таңнары да иртә ата, минем өчен кояшы да соңрак бата. Соңгы көлтә, бер көлтә дә сыймый бүтән. ...Ничә мендем — һич төшәсе килми күктән. Кибәннәргә басканым кж инде күптән, кибән куяр заманалар үтеп киткән... Күңел уйный, әллә нәрсә көтә-көтә... Бу гомерләр әнә шулай көлтә-көлтә... Эскертендә карап ята күккә туры. Җыерчыклар — баеп барган кояш нуры. Күккә карап чалкан ята, йөзе көләч. Сөенечләре кимемәгән хәтта үлгәч... Аптырашып, өннән чыгып торды ир-ат: күккә ашты кибәнче карт — илаһи карт. 1973 6. «к. У.» ю. Нәҗип Мадьяров о Ник тынычлык бетми урнашып ла Бу дөньяга, якты дөньяга? Йөз миллионнар шулай уйлап үлгән, Йөз миллионнар шулай уйлана. Бу шомлыкны вакыт иде дә бит Бетерергә күптән сүндереп; Тик кайдадыр — сугыш... ил, җир яна. Безнең җанны монда көйдереп. Яшьләр җырлый! Ишетәм ашкынулы Тау елгасы шавын аларда. Канатлы һәм дәртле көйләреннән Ромашкалар бии аланда. Яңгырый җыр. Ул өлкәннәр җыры! Тын инештәй салмак агымлы. Гүя шуңа иген дулкыннары Иңләп йөгерә туган ягымны. Тапшырырга кирәк булса әгәр Дус-ишләргә яхшы хәбәрне, Тырышасың аның шатлыгын син Арттырырга мөмкин кадәрле. Кайчагында авыр хәбәр иңә Җиткергәндә инде анысын, Ирексездән җаның тетрәп тора Киметергә теләп кайгысын. Бабай Көмешләнгән сакал, мыек тәмам, Җыерчыклы йөзе. Күреп торам: сүрән шатлык белән Көлемсери үзе. Карый безгә баеп барган җәйге Гүзәл кояш сыман. Сизәм — шушы карашына аның Гасыр моңы сыйган. Чишмәләрнең суын ятып эчәм, Әгәр кайтсам туган авылга, һәм аларның рәхәт салкынлыгы Кайнарлыкны бирә каныма. Инешләрне ярга басып карыйм, Әгәр кайтсам туган ягыма, һәм аларның ярсып агышлары Сабырлыкны бирә җаныма. Картайды көз. Шәрә үзәннәргә Чын-чынлап ук кырпак түшәлде. Дулкыннарны беректергән күлнең Көзге кебек булды өсләре. Ак халатлы авыл үзгәрешкә Бетмәгән күк әле күнегеп. Кайдагыдыр бураннарны эзли Антенналар бәскә төренеп. Түбәләргә штыкларын элеп. Сөңгеләрен тезеп, Кыш атака әзерлидер, ахры, Яз һөҗүмен сизеп. Әмма мартның җылы нурдан койган Кылычы нык, көчле. Кырып төшерә штык, сөңгеләрне Әкияттәге төсле. Салават купере сузылды, Эз салып йөрәкнең түренә. Бер башы тугайлы инештә, Бер башы карурман күлендә. Мәхәббәт күпере сузылган Безнең дә куңелдәнкүңелгә. Бер башы аерылу төнендә, Бер башы кавышу көнендә. Гомер буе матурлыктан Матурлыкка омтылып Яшәве кешенең җирдә Үзе дә бит матурлык. Кыю сүзе бер яңгырар һәм чишелер мәсьәлә. Фикере шытмас җебегәннең Мең мәртәбә әйтсә дә. Мескенләнсәң, күңелең һәрчак Зарлы булыр. Биш минутлык шатлыкка да Ярлы булыр. Берәүгә әйткән ялган сүз Дөресләнми үкенүдән; Хаклык барыбер бөтенәйми Меңнән гафу үтенүдән. Белем кирәк, акча кирәк — Яшь вакыт бит. Акча да, белем дә бар, юк Яшь вакыт тик. Өлкән кешенең кап-кара Чәченнән көнләш, имеш. И, күңел, синең акылга Чал бит кермәскә тиеш. ...Аерылганнар. Бу хәбәрне Җан өшетеп тыңладым. Ярый әле, ярый әле, Туйларында булмадым. Гашыйк хәле — Таныштык та, аңлаштык та, дисең,— Тик гыйшкы шикләндерә. — Көтеп алган яңгырларның да бит Яшене сискәндерә. «Боз йөрәк»кә шул кирәк Бер боз йөрәк бер бик шәп шигырьне Утка атты. Азмы-күпме шулчак бу дөньяда Җылы артты. Акыл тулылансын өчен, Чын күңелдән бирелеп Кирәктер ул бер булса да, Гашыйк булу тилереп. Дошманның көчен-куәтен Киметү өчен яуда, Ачудан ярсып, солдатка Тешен кысса да файда. Дәреслеккә һәрчак — яшел урам! Туры килеп әмма сатлыкка Үзенең якты максатыннан хәтта Чигенеп тора кайчак хаклык та.