Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖТИМАГЫЙ ЯҢАРЫШНЫ ЯКЛАП

Иҗтимагый яңарыш татар мәгърифәтчеләре философиясендә иң мөһим социологик мәсьәләләрнең берсе булган. Татар халкының артталыгы һәм фәкыйрьлеге, аның урта гасырчылык һәм патриархальлек сазлыгындагы күңелсез тормышы игътибар үзәгенә нәкъ менә шушы мәсьәләне куярга мәҗбүр иткән. Татар мәгърифәтчеләре Европа халыклары тормышында зур үзгәрешләр барган һәм Россия үзе дә шул үзгәрешләр өермәсенә килеп кергән бер чорда яшиләр. Алар башка илләрдә фән һәм культураның, җитештерү һәм сәүдә мөнәсәбәтләренең бик нык алга китүен күреп торалар. Шул ук вакытта аларның үз халкы фәкыйрьлектә һәм мохтаҗлыкта яши, чиксез газаплар кичерә, гомерлек хәерчелеккә дучар ителгән була. Бу хәл аларны борчымый калмый, әлбәттә. «Заманыбыз һәр шәйнең тәрәкъкый итдеке бер замандыр,— дип яза Ш. Көлтәси.— Ләкин безләр бу тәрәкъкыйдән һич файда итмиче гафләттә дәвам итмәктәбез» (Ш. Көлтәси. Мөфассал һәйяте җәдидә. Казан. 1900 ел. 105 бит). Идарәче даирәләрнең башбаштаклыгы һәм залимлеге, мөлкәтле катлауларның эгоизмы һәм комсызлыгы, әхлакый тупаслык, милли һәм дини изү, шәхес иреген кысу, кешеләрне богауда тоткан караңгылык, халык массаларының ишаннарга һәм һәр төрле алдакчы бәндәләргә баш иел яшәүләре — урта гасырчылыкның татарлар арасында сакланган иң авыр мирасы менә шулар була. Ш. Көлтәси аларны «бәгырьләребезне телгәләгән вә күкрәкләребезне изгән» нәрсәләр дип атый, «аларны искә төшерү дә куркыныч», ди. (Ш. Көлтәси. һәйяте җәдидә. Казан. 1896 ел. 3 бит). Мәгърифәтчеләр: үткәннең бу авыр мирасы кешенең акылын богаулый, фәнни белемнәр һәм мәгърифәт нурлары таралуга киртә булып тора, иҗтимагый яңарышны тоткарлый, дип саныйлар. Урта гасырчылык һәм патриархальлек күренешләренә нәфрәт белдерү, артталыкны һәм торгынлыкны гаепләү белән бергә, мәгърифәтчеләр үткәннең шул авыр мирасын яклаучы һәм саклаучыларны — реакцион руханиларны, халык массаларын алдау юлы белән байлык җыйган иске сәүдәгәрләрне дә кискен тәнкыйть, итәләр. Тегеләренең дә, боларының да иминлеге артталыкны һәм караңгылыкны саклау, гомере узган иҗтимагый-икътисади тәртипләрне мәңгеләштерү белән бәйләнгән була. Шуңа күрә дә искелек тарафдарлары үз кулларындагы бөтен чаралар белән яңалыкның теләсә нинди күренешләренә каршы көрәш алып баралар, тормыштагы иске гадәтләрне һәм патриархаль тәртипләрне ничек тә булса саклап калырга тырышалар. Мәгърифәтчеләр искелек тарафдарларының надан һәм чикләнгән кешеләр булуын күрсәтәләр, алар арасында хөкем сөргән комсызлыкны һәм карунлыкны ачып салалар, аларның рәхимсезлеген һәм эгоизмын фаш итәләр. Искелек тарафдарларының мораль йөзен фаш итеп, күренекле татар мәгърифәтчесе К. Насыйри болай ди: И Бонча җаһил, бонча гафил, Курдекем юк филкора. Бонча фаттан, бонча дәюс Мәлгунь бәйнәлвәра '. Иске тәртипләрне яклаучыларны фаш итү мәгърифәтчелек әдәбиятындагы барлык әсәрләрдә төп мәсьәлә булып тора. М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» исемле әсәрендәге Бикбулат мулла һәм Гали бай, 3. Бигиевнең «Генаһ кәбаир» романындагы Накәс мулла, Г. Ильясиның «Бичара кыз» драмасындагы Биктимер һәм яучы карчык, Ф. Халидинең «Саран, надан Теллә бай хикәяте»ндәге Теллә хуҗа, билгесез авторның «Комедия Чистайда» әсәрендәге Хәйри бикә — нәкъ менә шул катлауның вәкилләре. Әлеге образлар аша мәгърифәтче язучылар урта гасырчылыкны һәм патриархальлекне яклаучыларның чын йөзләрен ачып бирәләр, алар арасында хөкем сөргән мораль бозыклыкны һәм шөһрәт сөючәнлекне тәнкыйть итәләр, аларның никадәр чикләнгән һәм надан кешеләр булуын күрсәтәләр. М. Акъегетнең үз сүзләренә караганда, Бикбулат мулланың бетен эшчәнлеге хөр фикерле кешеләрне эзәрлекләүгә, аларга каршы төрле мәкерләр оештыруга кайтып кала. «Бикбулат менда иҗарәе вәзыйфәсиле мәшгуль улып, менлаларга сәдака вирмәк лазем идекене мәхәлләсенә таусыя вә тәнвиһ итеп, аучы куян вә үрдәкне өмет итеп сакладыкы кеби, бу да никахлар өмет итеп сакламакта иде»,— ди язучы (М. Акъегет. Хисаметдин менла. Казан. 1886 ел. 19 бит). Бикбулат мулла кебекләргә җәмәгать мәнфәгатен кайгырту ят. аларның бөтен белгәне үз иминлекләрен кайгырту. Шундый кешеләрнең чын йөзен күрсәтеп, Ш. Көлтәси болай яза: Мәдрәсәдән чыгарлар, илгә имам булырлар. Ләкин ил өчен алар кайгырмаслар, дусларым. Бар эше имәк булыр, яхшы киенмәк булыр. Йортын төзәтмәк булыр — максады шул, дусларым. Азга һич разый булмас, барга канәгать кылмас. Илдән тәмәгы бетмәс, күзе туймас, дусларым. Арбасы яхшы булсын, кигәне купшы булсын, Атның юргасын җиксен, чабып йөрсен, дусларым2 3 Аллага ышанулары һәм руханилыклары белән мактансалар да, үз кирәкләрен кайгыртканда алар һәр төрле этлеккә сәләтле кешеләр. Накәс мулла, әйтик, «хили заманнан бирү «Къ» карьясендә имам улып хәйләи шәргый вә на хәлаль кәсепләр кыйлып, ришвәт вә риба тарикыйлә мал казанып шимдеки хальдө башка имамнара нисбәтән малдар бер углан»дыр (3. Бигиев. Гөнаһ кәбаир. Казан. 1890 ел. 2 бит). Урта гасырчылыкны һәм патриархальлекне саклаучы икенче төркемгә — иске сәүдәгәрләргә дә шул ук кимчелекләр хас. Рухани кардәшләре кебек үк, болары да артык надан һәм чикләнгән кешеләр, болары да һәртөрле яңалыкка каршы, иске тәртипләрне саклау һәм мәңгеләштерү бәрабәренә, теләсә нинди әшәкелеккә әзер торалар. Мәгърифәтчеләр халык массаларының мәнфәгатьләрен яклаучылар булалар. Шуңа күрә аларның урта гасырчылык күренешләрен һәм шул ук күренешләрне саклаучыларны тәнкыйть итеп чыгулары котылгысыз төстә социаль тигезсезлекне һәм гаделсезлекне тәнкыйтьләүгә кадәр барып җитә. «Барлык мөселманнарның мәнфәгатьләре уртак» дип лаф оручы феодаль идеологлардан аермалы буларак, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең алдынгы вәкилләре җәмгыятьтәге социаль каршылыкларга күз йомып тормыйлар. Алар җәмгыятьнең капма-каршы сыйныфларга бүленгән булуын таныйлар, байлар һәм ярлылар арасындагы тирән аерманы күрәләр. Шуның белән бергә, алар меңнәр, миллионнар белән эш иткән байлар белән иң кирәкле нәрсәләрдән дә мәх- 2 К Насыйр я. Сайланма әсәрләр. Икенче басма Казан 1956 ел. 401 бнт. ’Ш Келтәси. Хәлемездән шикаять, Казан, J903 ел, 9 бит, ителгән ярлылар арасында тигезлек юк һәм булуы да мөмкин түгел, дип саныйлар. Шул мәсьәләгә тукталып, шигырьләренең берсендә М. Акмулла болай ди: Гаҗәп һәр кем гани улса, аңа хөсне ди дар әйләр Фәкыйрь мискингә права юк, мәэалләт берлә зар әйләр... Ләтафәттә хәсән улса, ки Локман хикмәте улса, Дәрига! бәхте юк ирне фәкыйрьлек шәремсар әйләр...4 Ачы тормыш хакыйкате, шәхси тәҗрибәләре мәгърифәтчеләрне байлар белән ярлылар арасында бернинди уртаклык була алмый дигән фикергә китерә, алар «барлык мөселманнарның мәнфәгате уртак» дигән сүзләрнең буш сафсата гына икәнлегенә ышаналар. Оренбург шәһәрендә йөреп кайтканнан соң, зур ачыну һәм хурлану хисләре белән, К. Насыйри түбәндәгечә яза: «Шулай итеп Оренбург шәһәрендә тугыз кичә-көндез җыясы ризыгым бар, имеш. Барып ашап кайттым. Ләкин нә мин берәү белән таныштым, нә минем белән берәү танышты. Чөнки миндә юктыр кырык-илле мең тәңкә акча, такки байлары белән танышыр идем. Яки юк иде минем башымда зур чалма, такки голямасы белән танышыр идем» (К. Насыйри. 1894 ел өчен календарь. 37 бит). Татар мәгърифәтчеләре җәмгыятьтә яшәп килгән социаль тигезсезлекне күрү, аңа ризасызлык белдерү һәм кешеләрнең тигезлеге идеясен күтәреп чыгу белән чикләнмиләр. Алар хезмәт иясе массаларының авыр һәм шатлыксыз тормышы турында да ачынып язалар. Мондый мотивлар К. Насыйри, 3. Бигиев, М. Акмулла кебек мәгърифәтчеләр иҗатында аеруча көчле чагыла. Ярлы халыкның авыр язмышы һәм фәкыйрьлеге хакында алар тирән ачыну белән язалар. К. Насыйри новеллаларында фәкыйрьләр тормышы барлык авырлыклары белән сурәтләнә. Аларның иң гади нәрсәләре: йорт- I лары, урын-җирләре, киемнәре, икмәкләре, хәтта эчәр өчен сулары да юк. Җитмәсә, алар күтәрә алмаслык салымнар түләргә тиеш, шуның белән аларны кабергә кергәнче җәфалыйлар. «Бер фәкыйрь,— дип яза К. Насыйри новеллаларының берсендә,— үлем сырхавы хәлендә. Якыннарыннан янына җыелган адәмнәр: «И фәлән, хәлең начар, иманыңны әйт»,— дигәч, ул бичара: «һай, шул үлем хәлендә дә имана белән аптыраталар ла,—димеш» (К. Насыйри. Сайланма әсәрләр. Казан. 1956 ел. 389 бит). К. Насый- риның симпатиясе тулысы белән гади кешеләр ягында. «Әбугалисина» исемле әсәренең төп герое һәрчак ярлыларны яклый, патшаларга, байларга, түрәләргә каршы чыга. Шуның белән бергә, мәгърифәтчеләр мөлкәтле кешеләрне фаш итәләр, алар арасында хөкем сөргән комсызлыкны, акча колы булуны тәнкыйтьлиләр. Г. Ильясиның «Бичара кыз» драмасындагы геройларның берсе, тирән ачыну белән, иптәшенә: «Безнең халыкка бай булсын, бай булса бар да ярый»,— ди. Татар әдәбияты. XIX йөз. 545 бит). Драманың үзендә үк әлеге сүзләргә конкрет иллюстрация китерелә: Маһитапның әти- әнисе бердәнбер кызларын, акчасына кызыгып, ямьсез һәм эчкече, акыл ягыннан да әллә ни аерылып тормаган бай малае Җантимергә кияүгә бирергә әзер торалар. I Татар мәгърифәтчелегенең икенче бер вәкиле, драматург Ф. Халиди әсәрләрендә дә шул ук идея уздырыла. Персонажларының берсеннән автрр шундый сүзләр әйттерә: «...Бу мәмләкәттә нә философ кадерене белерләр, нә һөнәр кадерене, бары акча булсын, фәкать бары акча булырга кирәк...» (Ф. Халиди. Морат Сәлимов. Казан. 1905 ел. 8—9 битләр). Татар мәгърифәтчеләре карашынча, барлык явызлыкның төп чыганагы — байлык. Акчаның зарары, аның күп төрле бәла-казаларның сәбәпчесе булуы хакында XVIII йөз шагыйре Утыз Имени үк язган иде. XIX йөзнең икенче яртысында яшәгән мәгърифәтчеләр иҗатында бу мотив тагын да көчәя төшә. «Малны сөймөк — явызлыкның кадагыдыр. Аның өчен явызлык һәммәсе малга могалләкътер», диелә К. Насыйри җыентыгындагы новеллаларның берсендә (К. Насыйри. Сайланма әсәрләр. 1956 ел. 381 бит). Тормышларындагы иң зур идеалны акча җыюда күргән кешеләр һәр төрле җинаятькә әзер булалар. Ф. Халидинең «Залим ачлык...» пьсесасындагы Бекер белән Зәет кебек, акча өчен алар сатылуга һәм хыянәткә кадәр барып җитәләр. Пьеса геройларыннан Сәет Яхья ачыну белән болай ди: «Муса. Муса! Бак Бәкернең йөрешенә. 4 М. ГаПнуллии. Татар әдәбияты. XIX йвэ. Каэвя, 1968 ел, 136 бит, ЯХЪЯ АБДУЛЛИН ф ИЖ.ТИМЛГЫИ ЯҢАРЫШНЫ ЯКЛАН Ачкычларны алгач ничек шатланды. Бичара, милләтне дошманга сатканга ничек куаныр. Миллионнарга хуҗа булып та канәгать түгел. Янә милләтне сатты. Ваһ, сәүдәгәрләрдә нинди кабахәтлек» (Ф. Халиди. Залим ачлык... Казан. 1906 ел. 6 бит). Татар мәгърифәтчеләре урта гасырчылык күренешләрен һәм социаль гаде лсезлекне гомумтигезлек һәм гуманизм позицияләреннән торып тәнкыйтьлиләр. Мәсьәләгә бу яктан якын килгәндә, аларның әлеге тәнкыйте мәгълүм бер чор өчен генә әһәмиятле адым була, алар иҗтимагый мөнәсәбәтләрне кайсы да булса бер сыйныф ноктасыннан торып бәяләмиләр. Менә шуңа күрә дә. никадәр генә кыю һәм рәхимсез булып күренмәсен, аларның ул көрәше эзлекле булмый, ярым-йорты тәнкыйтьтән ерак китми. Мәгърифәтчеләр милли тормыштагы артталык һәм торгынлык хакында сөйлиләр, нәфрәт белән шул артталыкны каһәрлиләр. Алар кешеләр тормышындагы гаделсезлеккә ачыналар, социаль тигезсезлекне, берәүләрнең балда-майда йөзеп тә, икенче кешеләрнең хәерчелектә яшәргә дучар ителүен фаш итәләр. Шул ук вакытта алар артталык һәм торгынлыкның да, социаль тигезсезлек һәм гаделсезлекнең дә төп сәбәпләрен ачыклауга кадәр барып җитмиләр. Социаль күренешләрне бәяләүдәге идеалистик методология, җәмгыять үсешенең объектив законнарын белмәү аларга артталыкның һәм торгынлыкның, шулай ук социаль тигезсезлекнең чын сәбәпләрен күрергә комачаулый. Әмма мәгърифәтчеләрнең урта гасырчылык күренешләрен тәнкыйтьләве никадәр генә эзлексез һәм ярым-йорты характерда булмасын, аларның үз әсәрләрендә җәмгыятьтәге ярлы катлауларга теләктәшлек белдерүләрен уңай яктан бәяләп үтми булмый. Акча колы булуга каршы чыгып һәм мөлкәтле кешеләрне комсызлыкта, ачлар хәле белән санашмауда гаепләп, алар шәһәр һәм авыл хезмәтчәннәренең, бигрәк тә хезмәт иясе крестьяннарының, мәнфәгатьләрен чагылдыручылар буларак чыгыш ясыйлар. Һәм бу яктан караганда, аларның урта гасырчылык һәм патриархальлек күренешләренә каршы көрәше гомумдемократик эчтәлеккә ия була. Абыйсына язган хатларының берсендә, Казан татарларының аяныч хәлен сурәтләп, тирән ачыну белән К. Насыйри болай ди: «Ләкин халык бик ябык. Зарланмаган кеше юк, нәрсә кыйбат, ике бәя»... (Татар әдәбияты. XIX йөз. 143 бит.) Авылда булып кайтканнан соң язган икенче бер хатында мондый юллар бар: «Өйгә кайтып килдем, белдем, күрдем, ишеттем. Нәрсә белдең, нәрсә күрдең, нәрсә ишеттең? — дип сорарсың. Белдем — зур мохтаҗлык. Ул чиктән ашкан. Күрдем — атлар юк...» (Материалы научной сессии, посвященной 120-летию со дня рождения К. Насыйри. Рус телендә. Казан. 1948 ел. 122 бит.) Бу сүзләр К. Насыйриның халык кайгысы белән яшәгән кеше булуын күрсәтәләр. 3. Бигиев, М. Акмулла, Г. Ильяси, ф. Халиди һәм башка мәгърифәтчеләрнең әсәрләрендә дә шул ук идеяләр уздырыла. ♦ * * Татар халкын урта гасырчылык һәм патриархальлекнең авыр мирасыннан коткару, шул заман мәдәнияте ирешкән казанышлардан файдалана белүче халык итеп күрү теләге мәгърифәтчеләр каршына, иң мөһим мәсьәләләрнең берсе төсендә, артталыктан арыну һәм яңарышка киң мөмкинлекләр ачу мәсьәләсен китереп куя. Шул ук вакытта татар мәгърифәтчеләренең иҗтимагый яңарыш мәсьәләләре буенча булган каәашлары, философия һәм социология мәсьәләләре буенча булган карашлары кебек үк, җәмгыять тормышын алла тәкъдиренә бәйләп караган һәм җәмгыятьтәге һәр төрле үзгәрешләрне инкарь иткән дини тәгълиматка каршы көрәштә формалаша. Татарстандагы дини даирәләрдә киң таралган гомуми тенденцияне чагылдырып, Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов: «Священникларның христиан дине үзгәрергә дә мөмкин, ягъни даими дин түгел, ислам дине исә үзгәрешсез кала»,— дип яза («Мир ислама» журналы. 1913 ел. XII чыгарылыш. 867 бит). Ислам динендә дини һәм дөньяви кануннар аерылгысыз төстә бергә үрелгән була, һәм ул кануннар буенча тормыштагы теләсә нинди үзгәреш инкарь ителә. Безнең тирә-юньдәге, шул исәптән җәмгыять тормышындагы вакыйгалар, дип өйрәтә дини тәгълимат, билгеле бер тәртип белән, бернинди яңалыксыз, алла ничек кушса, шулай чиратлаша. Инде сирәк кенә ниндидер яңалык туа икән, бу могҗизалы хәл дип саналырга тиеш. Өстәвенә андый могҗизалы хәлләр үтә сирәк була, анда да алла кодрәте белән генә. Иҗтимагый күренешләргә менә шундый менәсәбәт җәмгыять тормышының закончалыклы характерын, анда барган үзгәрешләрнең прогрессив, алга таба юнәлгән төстә булуын инкарь итүгә китерә һәм аерым шәхесләрнең һәм халык массаларының тарихтагы актиа ролен сызып ташлый иде. Бу тәгълимат артталыкны һәм торгынлыкны яклый, патриархаль тәртипләрне һәм урта гасырчылык мөнәсәбәтләрен изгеләштерә һәм шул сәбәпле иске тормыш тәртипләрен яклаучылар кулында ■ яңа- ♦ лыкка каршы идеологии корал ролен ути. Е Татар халкын урта гасырчылык богауларыннан азат итүне яклаган мәгърифәтчеләр ? дини тәгълиматның бу күрсәтмәләрен кыю төстә тәнкыйть итәләр. Аларның актив к уйлану һәм эшчәнлек күрсәтү заманы үтте дигән дини карашны кискен тәнкыйтьләп 3 чыгулары үзе үк артталыкка, торгынлыкка һәм урта гасырлардан мирас булып калган = мөнәсәбәтләргә каршы юнәлдерелгән була. Татар мәгърифәтчеләре фикеренчә. 3 җәмгыятьнең түбәннән югарыга, гадидән катлаулыга таба үсеше иҗтимагый тормыш- < ның төп кануны булып тора. «Адаб вә гадәт үзгәрүчән ула килдеке кеби,— дип яза к Ш. Көлтәси,— голум вә фөнүн вә һөнәр вә санаигъларның һәрбере яңару вә арту Е ителә-ителә бөтенләй башка бер халәткә килмеш вә даимән бер халәт мөтәрәкъкыяне £ белмәктә булынмыштыр» (Ш. Көлтәси. һәйяте җәдидә. Казан. 1896 ел. 4 бит). Бүгенге югарылыкка күтәрелгәнче, кешелек җәмгыяте озын үсеш юлы үткәч, р Мәгърифәтчеләр моны яхшы аңлыйлар. «Истиляхате җәгърафия» исемле хезмәтендә f К. Насыйри тарихи яңарышны хәтта аерым чорларга бүләргә омтылыш ясап кары-<_ Кыргыйлык, күчмә тормыш һәм утрак тормышны ул кешелек җәмгыятенең эзлекле төстә алмашына килгән төп этаплары дип саный. Марксистикленинчыл методология “ күзлегеннән караганда, мондый бүленеш, билгеле, төгәл була алмый. Биредә чорларга бүлүнең төп сыйфаты итеп җитештерүнең мәгълүм тарихи ысуллары түгел. Ч ә бәлки эшчәнлекнең характеры яки кешеләр тормышының оешу формалары алынган. Шуның белән бергә, бу инде җәмгыять тарихын фәнни нигездә аңлатуга таба из мөһим бер адым да. Барыннан да бигрәк, мәгърифәтчеләр җәмгыятьнең түбән ”* формалардан югары формаларга таба үсешен таныйлар һәм бу үсешне алла кодрәтенә түгел, ә кешеләрнең үз эшчәнлекләренә бәйләп аңлаталар. Иң мөһиме шул, х иҗтимагый тәртипләрнең үзгәреп торуын тану татарлар арасындагы иске иҗтимагый R тәртипләрне саклап калырга тырышуның мәгънәсез булуын аңлауга китерә. Иҗтимагый яңарышның закончалыклы характерына басым ясау белән бергә, мәгърифәтчеләр ул яңарышның чыганакларын һәм хәрәкәткә китерүче көчләрен аңларга да омтылыш ясыйлар. Билгеле, бу мәсьәләгә дә алар, барыннан да элек, мәгърифәтчелек позицияләреннән чыгып якын киләләр, һәм җәмгыятьнең яшәеше һәм үсеше нәрсәгә бәйләнгән, дигән сорауга фәннәрнең үсешенә бәйләнгән дип җавап бирәләр. «Мәгърифәт — һәр төрле байлыкның нигезе»,— дип язды Н. Г. Чернышевский. Күренекле рус революцион демократының бу карашын татар мәгърифәтчеләре дә тулысы белән уртаклашалар. «...Дөнья әмерләренең бөтенесенә нигез вә төп сәбәп булган укымак вә язмак хакында,— ди Ш. Көлтәси,— һәр кем фикере иреш- деке вә теле дүндеке кадәр тәргыйб вә тәшвикъ лязуме кабил инкяр түгелдер. «Адәмнең хәйванияте йимәк илә вә инсанияте укымак илә каилдер» казыясе һәр кемгә мәгълүмдер» (Ш. Көлтәси. һәйяте җәдидә. 2 бит). Фән һәм гыйлемгә таянып кына кешеләр кешегә яшәешләрен һәм яңарыш юлыннан алга баруларын тәэмин итә алалар. Гыйлем һәм мәгърифәтне тарату, мәгърифәтчеләр фикеренчә, иҗтимагый яңарышка төп юнәлеш биргән көч тә һәм аның төп билгесе дә. Нәкъ менә «шул голум вә фөнүн вә һөнәр вә санаигъның тәрәкъкыяте сәмәрәсә уларах,— дип яза Ш. Көлтәси,—Көнбатыш Европа дәүләтләре хәд вә хисапка сыймас мал вә сәрвәт, вә хыял вә фикерләргә килмәс нәфүз вә куәт кәсеп» итмешләр (Ш. Көлтәси. һәйяте җәдидә. 5 бит). Мәгърифәтчелек хәрәкәтенең башка илләрдәге вәкилләре кебек үк, татар мәгърифәтчеләре дә гыйлемнең көчен төрлечә күпертеп күрсәтәләр. Әбугалисина гыйлемлек һәм гаделлекнең җанлы гәүдәләнеше булып тора һәм К. Насыйриның яраткан бу герое, акыллы һәм киң белемле булуы аркасында, залим һәм караңгылык белән бәрелештә теләсә нинди каршылыкларны җиңеп чыга. Аңа каршы көрәштә тиран патшалар да, аларның мәкерле вәзирләре дә, галим исемен күтәреп йөргән наданнар да һем караңгылык патшалыгының башка вәкилләре дә көчсез булып калалар. Фан һәм мәгариф эшенең чәчәк аткан чорларында җәмгыятьнең прогрессия үсеше һәм илнең алга китүе өчен киң мөмкинлекләр ачылса, фән һәм мәгариф эше нең түбәнгә төшүе, гыйлем тарату юлында торган төрле киртәләр, киресенчә, иҗтимагый үсешне тоткарлауга, җәмгыятьнең таркалуына һәм җимерелүенә китерә. «Бу афәтләрнең берсе,— ди Ш. Мәрҗани,— хикмәт гыйлемнәрен, аның төрле тармакларын инкарь итү, аны белүче, шуңа таянучы һәм саклаучыларны хурлау һәм кимсетү, — бик кечкенә мәсьәләләрдә дә үзбаш фикер йөрткән, үзенчә караган өчен кяфер дип читкә кагу» (Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты архивы, 22 фонд. 1 саклау берәмлеге. 20 тасвирлама. 107 бит). Шундый тенденцияләрне хуплау, ди галим, кайчандыр көчле булган габбасилар хәлифәтенең җимерелүенә китергән. Анда «мәгариф, һөнәр һәм промышленность бер-бер артлы югала барды, укыту эшләре түбәнгә китте, килешеп эшләүләр кул тимәгәндәй онытылды; гыйлем һәм һөнәрләрне өйрәнү, үстерү, дөньяга кояш кебек яктылык һәм нур сипкәннән соң, бетүнең чигенә килде. Аның эзләрен өйрәнү һәм күркәм рәвештә өйрәнү юллары, наданлык сәбәпле, яшерен калды»,— ди Ш. Мәрҗани (Шунда ук, 106 бит). Нәтиҗәдә габбасилар дәүләте акрынлап үзенең элекке куәтен югалта һәм тора-бара бөтенләй таркала. Мәгърифәтчеләр җәмгыятьнең нормаль яшәве һәм үсешендә фәннең һәм мәгариф эшенең роленә басым ясыйлар, аларның бу карашында рациональ орлык бар. Шулай да фән һәм мәгариф эшен иҗтимагый яңарышның төп нигезе дип карау методологик яктан дөрес түгел иде. Биредә мәгърифәтчеләрнең иҗтимагый тормыш күренешләренә идеалистларча якын килүләре күренә. Марксизмга хәтле булган тарих фәннәренә бәя биреп, В. И. Ленин болай ди: «Алар, беренчедән, иң яхшы дигәндә, кешеләрнең тарихи эшчәнлегендәге идея мотивларын гына өйрәнделәр, әлеге мотивларның ничек барлыкка килүләрен тикшермәделәр, иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы үсешендәге объектив закончалыкларны күрә алмадылар, әлеге мөнәсәбәтләрнең тамырларын материаль җитештерүнең үсеш дәрәҗәсе белән бәйли алмадылар; икенчедән, элекке тәгълиматлар нәкъ менә халык массаларының хәрәкәтен иңли алмадылар» (В. И. Ленин. Әсәрләренең тулы җыелмасы. 26 том. 57 бит). Мондый чикләнгәнлек татар мәгърифәтчеләренә дә хас була. Җәмгыять үсешенең объектив законнарын аңламаганга күрә, алар җәмгыять тормышында барган үзгәрешләрне, билгеле булганча, акыл өлкәсеннән эзлиләр һәм, җәмгыять үсешенең хәлиткеч факторы төсендә, фән, мәдәният, мәгариф эшенең чәчәк атуын күтәреп чыгалар. Алар фикеренчә, җәмгыять үсешендәге төп хәлиткеч көч иҗтимагый практика да, кешеләрнең хезмәт эшчәнлеге дә түгел, ә кеше акылы. Шулай да иң мөһиме шунда, иҗтимагый күренешләрне аңлатканда татар мәгърифәтчеләре шул заманда хакимлек иткән дини кануннар йогынтысыннан котыла алганнар. Дини даирәләрдә хакимлек иткән идеяләрдән баш тартып, алар иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә якын килүдә тарихчанлык позицияләренә басалар, тормышта барган үзгәрешләрнең прогрессив характерда булуына басым ясыйлар. Алар тарихны алла кодрәте белән түгел, ә кеше эшчәнлегенең нәтиҗәсе белән бәйләп аңлаталар. Заманы өчен бу да зур кыюлык була. Алар фикеренчә, кешелек җәмгыяте тарихында гайре табигый бер нәрсә дә юк, җәмгыятьтәге бөтен эшләр кешеләр тарафыннан эшләнә. Рас шулай икән, иҗтимагый күренешләрне аңлату өчен табигатьтән өстен көчләргә мөрәҗәгать итүнең хаҗәте юк, ә бәлки реаль кешеләрнең реаль эшләрен өйрәнергә кирәк. Татар мәгърифәтчеләре иҗтимагый тормышта барган процессларны материалистик аңлатуга кадәр күтәрелә алмыйлар. Ләкин, аек төстә фикер йөртүче кешеләр буларак, алар фәннең, мәдәниятнең һәм мәгариф эшенең җәмгыять тормышындагы ролен билгеләп үтү белән генә чикләнеп калмыйлар. Алар әлеге иҗтимагый күренешләрнең үсеш сәбәпләрен дә аңлатырга тиеш булалар. Шуның белән бергә, алар фән һәм мәгариф эшенең үсешен тәэмин иткән объектив шартларны ачарга омтылыш ясыйлар. Дөрес, бу очракта да алар, тормышның һәм иҗтимагый үсешнең хәлиткеч нигезе буларак, материаль җитештерүнең ролен һәм әһәмиятен аңлауга кадәр күтәрелеп җитмиләр. Фән һәм мәгариф эшенең, шул сәбәптән җәмгыятьнең дә, үсешен тәэмин иткән факторларның берсе төсендә алар географик тирәлекне күрсәтәләр. Ш. Мәрҗани фикеренчә, мәсәлән, теге яки бу халыкның таулы яки урманлы җирләрдә башкалардан аерым яшәве ул халыкның рухи үсешенә, фәнни белемнәрнең һәм мәгариф эшенең җәелүенә зыян китерә. Күрәсез, мәгърифәтче, җәмгыятьнең нормаль яшәешенең бер факторы төсендә, географик тирәлеккә игътибар юнәлтә. Моны социологик фикер тарихында беренче мәртәбә җәмгыять тормышына климат, туфрак һәм башка шартларның тәэсире турындагы фикерне күтәреп чыккан урта гасыр гарәп галиме Ибн-Хандунның тәэсире белән аңлатырга кирәктер, мөгаен. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, табигый-географик шартлар җәмгыятьнең нормаль яшәве һәм үсүе өчен кирәкле бер шарт булып тора. Әмма ни генә булмасын, җәмгыятьнең үсеше дә, анда барган үзгәрешләр дә аларга гына бәйләнмәгән. Җәмгыять үсеше географик тирәлек шартлары белән түгел, ә материаль җитештерү ысулларындагы үзгәрешләр белән билгеләнә. Әмма шулай да XIX йөздәге татар тормышы өчен игътибарны табигый-географик шартларга юнәлтү зур әһәмияткә ия була, чөнки мондый караш идеализмны фаш итүгә һәм тарихка материалистик караш булдыруга ярдәм итә. Мәгърифәтчеләрнең фән һәм мәдәниятнең үсеше өчен халыклар арасындагы аралашуның һәм иҗтимагый хезмәт бүленешенең әһәмиятен күтәреп чыгулары иҗтимагый тормыш закончалыкларын аңлатуда мөһим бер адым булып тора. Ш. Мәрҗани фикеренчә, мәсәлән, башка һөнәрләрдән азат галимнәр төркеме аерылып чыккан һәм җәмгыять аларның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге өчен кирәкле шартларны тудыра алган илләрдә генә фән һәм культураның ныклап үсеше өчен уңай мөмкинлекләр туа. Фәнни белемнәрнең һәм мәдәниятнең үсеше өчен халыклар арасындагы аралашуның әһәмиятенә басым ясап, К. Насыйри кеше тумыштан белемле дә, мәгърифәтле дә булмый, ди. Алар кешенең тормыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә туплана, кешеләр никадәр күбрәк аралашса, аларның белемнәре дә шул кадәр күбрәк була. Ш. Көлтәси аралашуны шулай ук яңарышның бер факторы дип саный. Фән һәм мәгариф эшенең яңа замандагы яңарышын ул турыдан - туры информация алышу чараларының үсеше, матбугат эшенең киң таралуы белән бәйләп аңлата. Шул рәвешчә, тарихны материалистик аңлату югарылыгына күтәрелеп җитә алма- салар да, мәгърифәтчеләр тормыштагы һәм җәмгыять үсешендәге аерым материаль факторларының ролен һәм әһәмиятен инкарь итмиләр. Тормышта һәм җәмгыятьнең нормаль яшәешендә географик тирәлекнең, кешеләрнең хезмәт тәҗрибәсенең, иҗтимагый хезмәт бүленешенең һәм халыклар арасындагы аралашуның әһәмиятенә басым ясап, алар дини-идеапистик карашларның нигезләрен җимерәләр, җәмгыять тормышы турында фәнни белемнәр таралуга җирлек әзерлиләр. Иҗтимагый яңарышның чыганакларына һәм юнәлеш бирүче төп көчләренә анализ ясау белән мәгърифәтчеләр татар халкын артка калдырган һәм хәерчелектә яшәткән сәбәпләрне ачыкларга омтылалар. Татарлар арасында фәнни белемнәрнең йомшак таралуы, халыкның белем дәрәҗәсе түбән булу һәм татарларның культура казаныш- ларыннан читләшкән булуы — алар фикеренчә, әлеге сәбәпләрнең иң мөһимнәре менә шулар. «Җир йөзендә кирәк кайда күрсәң дә,— дип яза К. Насыйри,— замана әһеле гыйлем вә һөнәргә вә санагатькә шул кадәр зиһен куймышлардыр, шуйлә ки, кадимнән укыла килгән голум вә фөнүн генә җитми. Ни кадәр мал сарыф итеп яңа фәннәр иҗат кылырга иҗтиһад итәләр. Әмма ни үкенечтер ки, бөтен галәм гыйлем вә фөнүнгә кәмаль рәгьбәт белән рәгьбәт иткән заманда да милләтебез халкы арасында гыйлемнең әсәре дә юктыр» (К. Насыйри. Санаигъ голфания. Казан. 1900 ел. 2—3 битләр). Фән һәм культура казанышларын белмәү, дип саный ул, безнең халыкны артка сөйри һәм мохтаҗлыкта яшәргә дучар итә. Ш. Көлтәси дә шул ук фикергә басым ясый. Фән һәм культура, һөнәр һәм промышленность үсешендә алга киткән халыклар искиткеч зур байлыклар, көч һәм куәт тупладылар, шул ук вакытта без, ди ул, фән һәм культура, шулай ук промышленность өлкәсендә артта булуыбыз аркасында, аларга тулысынча бәйле булып калдык. Аеруча үкөнечлесе шул, ди галим, без артталыгыбыз белән килешеп яшибез, шуннан арынырга теләмибез, бу артталык һәм хәерчелек безнең халыкның табигатеннән үк килеп чыккан бер нәрсә дигән караш киң таралган (Ш Көлтәси. Хикмәте җәдидә. 18 бит). ЯХЪЯ АБДУЛЛИН ф ИҖТИМАГЫЙ ЯҢАРЫШНЫ ЯКЛАП Татар халкын артка һәм торгынлыкка сейрәген икенче бер җитди сәбәп итеп мәгърифәтчеләр мөселман динендәге актив эшчәнлек күрсәтү һәм мөстәкыйль төстә хакыйкать эзләү заманнары үтте дигән карашларның таралуын, кешеләр аңында тәкълидчелек һәм төфкирчелек принципларының, шулай ук әлеге принциплар белән бәйле төстә борынгы авторитетларга сукырларча иярүнең, хөр фикерле кешеләрне эзәрлекләүнең нык тамыр җәюен саныйлар. Мәгърифәтчеләр карашынча, мондый хәл татар халкын мәгърифәт нурларыннан каплап тора, аларны фән һәм культура казанышларыннан читләштерә, соңгысы исә, үз чиратында, яңарыш процессыннан читкә этәреп, халыкны артталыкка һәм мохтаҗлыкка дучар итә. Мәгърифәтчеләр татар халкын артка һәм мохтаҗлыкка сөйрәгән җитди сәбәпләрнең тагын берсе халык белән надан муллалар һөм ишаннар идарә итүдә, дип саныйлар. «Бу афәтләрнең янә берсе,—ди Ш. Мәрҗани,—наданнарның галим, бозыкларның яхшы булып танылулары... Белеме, изгелеге - билгеле юлы булмаган бер надан кеше шәехлек дәгъвасы кыла башлый, кешеләрне ялган тынычлануга, дөнья тормышы киң, дәрәҗәсе югары кешеләргә тиешсез хөрмәт күрсәтү һәм шулар артыннан котыргаи эт кебек чабып йөрү рухында тәрбияләргә иҗазәт ала: гади халык шуларга иярә, алар тирәсенә эшлексезләр туплана. Мондый кешенең дәрәҗәсе күтәрелә, кадере зурая, ...кешеләр аңа киләләр, баш ияләр, уйлары, фикерләре аңа юнәлә... Әмма чын галим... андый надан шәехләргә баш ими һәм шуның аркасында кешеләрдән ераклаша» (Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты архивы. 22 фонд. 1 тасвирлама. 20 саклау берәмлеге. 107—108 битләр). Шушы аянычлы хәл, ди мәгърифәтче, гыйлемнәрнең таралу даирәсен чикли, массаларны караңгылыкка һәм наданлыкка сөйри, халыкның дәртен сүндерә һәм аны гарипләндерә. Мәгърифәтче язучыларның әсәрләрендә татар халкын артка илткән һәм фән- культура казанышларыннан читләштергән сәбәпләрнең социаль-экономик нигезләрен ачыкларга тырышу да күзгә ташлана. Ш. Мәрҗани шундый факторлар төсендә татарлар арасыннан чыккан галим кешеләрнең материаль яктан начар тәэмин ителгән булуларын, аларның җәмгыятьтә түбән урында торулар ын, надан сәүдәгәрләргә һәм башка байларга бәйле булуларын, көчләрен фән эшенә багышларга мөмкинлекләре булмауны күрсәтә. «Әмма безнең гасырыбызда бахосус таифәмездә, — ди ул,— гыйлемгә вә әһеленә рәваҗ юк. Төхсилгә мәхрәк вә багыйс юк. Тәэмин мәгаш кылырлык вазифалар юк. Шуның өчен дә арамызда гыйлем артмыйдыр» («Мәрҗани» мәҗмүгасе. Казан. 1915 ел. 452 бит). Күргәнегезчә, Ш. Мәрҗани бу очракта кешеләр эшчәнлегендө материаль мәнфәгатьләрнең әһәмиятен аңлауга кадәр килеп җитә. «Мокаддимате Вафиятел эль-асляф вә тахият эль-әхляф» исемле хезмәтендә, әлеге фикерен тагын да үстерә төшеп, Ш. Мәрҗани галимнәрнең кызганыч хәле, сәүдәгәрләргә караганда начаррак тормышта яшәүләре, татарлар арасында фәнни белемнәр һәм мәгариф эше таралуга җитди киртә булып торуы хакында яза. Безнең болгар туфрагында гыйлемгә бернинди игътибар юк, ди ул. Берәү, зур тырышлык куеп һәм искиткеч кыенлыклар күреп, фән биеклекләренә күтәрелә, әмма ахырдан үзенең тормышын тәэмин итә алмый. Мондый шартларда, ди галим, бик аз кешеләр генә көчләрен һәм вакытларын фән юлына багышлыйлар. Күпчелек исә сәүдә эшенә йөз тота. Татар халкын артка һәм мохтаҗлыкка сөйрәгән иң җитди сәбәпләрнең берсен фәнни белемнәрнең аз таралуында күргәнгә һәм мәгариф эшен, фәнне җәмгыять үсешендәге төп фактор дип санаганга күрә, мәгърифәтчеләр кешеләрне урта гасырчылык богауларыннан, караңгылыктан һәм мохтаҗлыктан коткару өчен, аларга белем бирергә, алар арасында фән казанышларын таратырга кирәк дип уйлыйлар. Моның өчен, диләр алар, башка халыкларның фән һәм культура өлкәсендәге казанышларына битараф мөнәсәбәтне бетерергә, көч һәм байлыкны кызганмыйча, ул казанышларны халыкка җиткерергә кирәк. Җәмгыять тормышында җитештерүчән хезмәтнең хәлиткеч әһәмияткә ия булуын аңлаганга күрә, мәгърифәтчеләр, фәнни белемнәр белән бергә, практик белемнәр таратуны да хуплыйлар, шул чордагы производство нигезләрен һәрьяклап өйрәнүгә, профессиональ күнекмәләр һәм һөнәр үзләштерүгә аеруча басым ясыйлар. Производство белән бәйле һөнәрләрне белү кешенең иң зур байлыгы дип уйлыйлар алар, «һөнәр өйрәнегез, дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас,— ди К. Насый- ри,— алтын-көмеш сәфәр кешесенә хәтәрдер вә йорт-җир кешесенә дәхи хәтәре бар: ■ угры <лып китар, аки утка ,нып Китар. а„„ а f»„ap 6ер „„„ суд„р „ „шаяычпи дэулаттер. һ.иар иясе кеше агар даулаттан ташса да к.йгы к,к» (К. Насыпай Т.рбиа китабы. Казан. 1898 ел. 2 бит). Фанни һем практик белемнәр таратуның зарурлыгын алга сөргәндә мәгърифәтчеләр бу эш кешеләрнең дөньяга карашын киңәйтергә, җитештерүнең заманга хас төрләрен таратырга, кешеләргә наданлыктан, хорафатларга ышанудан бозык әхлаклардан котылырга ярдәм итәр, аларны максат куеп эшләргә өйрәтер һәм җәмгыять членнарында югары әхлак нормалары тәрбияләргә булышыр дип ышаналар. Ә һөнәр үзләштерү, максат куеп эшләү, үз чиратында, иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең үзгәрүенә китерәчәк һәм яңарышка, мәдәнияткә киң юллар ачачак. Артталыктан, торгынлыктан котылу өчен мәгариф эшен алга сөрү — мәгърифәтчелек хәрәкәтенең уртак сыйфаты. Ләкин көнбатыштагы күл кенә илләрдә ул иҗтима- гыи каршылыкларны тыныч юл белән хәл итү һәм мәгърифәтле патшалар, закон чыгаручылар ярдәмендә кешеләрне мохтаҗлыктан һәм изелүдән азат итү идеяләрен алга сөрүгә кайтып кала. Дөрес, мондый тенденция аерым татар мәгърифәтчеләренең карашларында да сизелми түгел. Шундый карашның тәэсирен күпмедер дәрәҗәдә, мәсәлән, М. Акъегет, Г. Ильяси һәм Ф. Халиди әсәоләрендә күрергә мөмкин. Әмма, тулаем алганда, татар мәгърифәтчеләре халык массаларының аңын үстерүгә йөз тоталар Һәм аларны артка калудан, мохтаҗлыктан коткаруның юлын шунда күрәләр. Беренче планга халык массаларын агартуны кую татар мәгърифәтчелегенең бер үзенчәлеге булып тора. Татар мәгърифәтчеләре халыкны изелүдән һәм мохтаҗлыктан җилкәсендә утырган нәкъ әнә шул искелек тарафдарларында икәнен аңларга өйрәтә. “ Татар мәгърифәтчелегенең бу үзенчәлеге бездә әлеге хәрәкәт формалашканда яшә- -и гән тарихи шартларга да бәйләнгән. Мәгърифәтчелек вәкилләре җир шарындагы и I халык массаларының аңы уяна башлаган һәм кешелек җәмгыятен хәерчелектән һәм изелүдән азат итү өчен көрәш алымнары формалаша башлаган бер чорда яшиләр. ? Чорның шул үзенчәлеге татар мәгърифәтчеләренә дә йогынты ясый һәм алар бәхетле х киләчәк эчен көрәштә массаларның аңлы эшчәнлеге никадәр мөһим булуын төшенми ” калмыйлар. Алар карашынча, аңлы, мәгърифәтле халык бары үзе генә үэ-үзен изелүдән һәм хәерчелектән коткарырга, артталыкны һәм торгынлыкны җиңәргә сәләтле. Татар мәгърифәтчелегендә халык мәгарифе мәсьәләләрен, мәктәпләрне һәм укыту эшләрен үзгәртеп коруны бөтен кискенлеге белән кую әнә шуның белән аңлатыла. Газета һәм журналлар чыгаруда, дөньяви фәннәрне укытуны гамәлгә ашыруда, белем бирү методларын үзгәртеп коруда мәгърифәтчеләр халыкны агартуның һәм киң массаларны фәнни һәм практик белемнәр белән коралландыруның бердәнбер дөрес юлын күрәләр. Шуннан чыгып, татар халкының алдынгы карашлы фикер ияләре бе р гасыр буена газета-журналлар чыгару өчен тырышалар, мәктәпләрне үзгәртеп коруны, аларда дөньяви белемнәр бирүне яклап киләләр. Татар мәгърифәтчеләренең социологик карашларына тарихи оптимизм хас. Алар татар халкының гасырлар буена килгән артталыктан, караңгылык һәм хәерчелектән чыгачагына, иҗтимагый яңарыш юлында торган киртәләрне җиңәчәгенә ышанып яшиләр. Шул тенденцияләрне чагылдырып һәм бер ук вакытта татарлар арасында таралган төшенкелек настроениеләрен бетерергә теләп. Ш. Мәрҗани болай яза: «Безнең халкыбыз Болгар вә Казан мәмләкәтләреннән фәйзъ илаһи киселдекен зан кылалар. Шуның өчен араларыннан хакыйкый гыйлемгә малик булган кемсәнәнең зоһурыны вә соңгыларының борынгылар дәрәҗәсенә мөмкин булмаячагыны игътикад кылалар болгар вә Казан мәмләкәтләреннән дә фәйзъ бабы киселгәне юк» (^Мәрҗани» мәҗ- мүгасе. 613 бит). Бүгенге татарлар, борынгы бабалары кебек үк, белем үрләрен яуларга һәм мәдәният казанышларыннан файдаланырга сәләтле халык. Мәгърифәтче татарлар арасыннан да фән һәм производствоны яңа үрләргә күтәрерлек күренекле фикер ияләре чыгачагына ышана. Өстәвенә, кайбер замандашларыннан аермалы буларак, ул татарларның прогресска каядыр читтә түгел, ә үз ватаннары булган Россиядә ирешәчәкләренә ышана. Шул рәвешчә, татар халкының яңарышка бару юлын Ш. Мәрҗани Россиядәге гомуми яңарыш белән бәйли. Татар мәгърифәтчеләренең башка вәкилләренә дә шундый ук оптимизм хас. Үз романындагы каһарманнарның 7. *К У.» •"* )9 коткаруны патшадан да. помещиклардан да, дин вәкилләреннән дә көтә алмыйлар Z иде. Гасырлар буена туплана килгән тәҗрибә аларны хәерчелекнең төп сәбәбе халык =; 97 берсеннән М. Акъегет болай дип әйттерә: «Татар да яртиян гакыл дәгел, зиһене бик мөкәммәлдер. Зияланмага истигдатлы бер кавемдер» (М. Акъегет. Хисаметдин менла. 46 бит). Рас шулай икән, алар мәдәният казанышларыннан файдаланырга һәм яңарыш юлына аяк басарга сәләтле кешеләр. ♦ * * Татар мәгърифәтчеләре нинди яңарышны яклыйлар? Алар нинди иҗтимагый төр. типләр хакында хыялланалар? Урта гасырчылык мөнәсәбәтләре сакланган һәм сыйнфый мөнәсәбәтләрнең үсеше йомшак шартларда яшәгәнгә күрә, алар Көнбатыш тормышы биргән әзер формалардан ерак китә алмыйлар. Көнбатыш үрнәге аларга патриархаль торгынлыктан һәм артталыктан котылу, шәхесне урта гасырчылык богауларыннан азат итү, фән, мәгариф эшен һәм производствоны үстерү юлын күрсәтә. Бу өлкәләрдә Көнбатышта ирешелгән казанышларны мәгърифәтчеләр үзенә күрә бер үрнәк итеп саныйлар һәм тормышның Европача формаларын пропагандалыйлар. Ә ул үрнәк үзенең эчтәлеге белән, мәгълүм булганча, буржуаз характерда була. Урта гасырчылык богаулары белән бәйләнгән булганга һәм аларны яңарыш юлындагы иң зур явызлык дип уйлаганга күрә, алар буржуаз җәмгыятькә хас каршылыкларны күрмиләр һәм күрә дә алмыйлар, көнбатышта тантана иткән тәртипләр урнаштыру яңарышка юл ачар, кешеләргә азатлык һәм тигезлек китерер дип ышаналар. Шуңа күрә дә алар Көнбатыш тәҗрибәсен өйрәнергә һәм шуны практикада кулланырга чакыралар. Дөрес, татар мәгърифәтчеләре Көнбатышның буржуаз мәдәнияте алдында сукырларча баш иеп тормаганнар. Аек акыллы фикер ияләре һәм хезмәт иясе массаларның мәнфәгатьләрен гәүдәләндерүчеләр буларак, алар буржуаз мәдәниятнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген дә сизгәннәр һәм аларны нык кына тәнкыйть иткәннәр. К. Насыйри өчен, мәсәлән, капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсүе нәтиҗәсендә социаль тигезсезлек тирәнәюе һәм әхлакларның бозылачагы ачык була. «Бу заманда,— ди ул,— кая карасаң фәкыйрь күп вә фәкыйрьләре кайгыда, хәсрәттә вә караклыкта, вә байларын күрсәң көфран нигъмәттә.., саранлык вә хәсислек белән күп мал җыймакта» (К. Насыйри. Фәвакиһел-җөласа. Казан. 1884 ел. 177 бит). Капиталистик цивилизациянең эчкечелек, фахишәлек һәм әхлакка сыймаслык башка яклары мәгърифәтчеләрнең ачуын һәм нәфрәтен кузгата. Язучы 3. Бигиев аларны зур гөнаһлар дип атый. Әлеге гөнаһларның нәкъ менә капиталистик цивилизация җимеше булуына басым ясап, ул болай яза: «Менә гыйбрәт күзе илә кара, сән безем авылның хазердәге халенә вә илле ел мокатдәм улан халенә... Ул вакытта хазердәге кеби авылымыэда мәйханәләр юк иде. Шимде исә унбиш-егерме яшьлек угланнан алтмыш-җитмеш яшькә кәлмеш картларымыз да, аллаһ сакласын, аракы өчен җанын фида кылыр вә карендәшен үлтерер, атасын кыйнар... Әмма гөнаһ кәбаир улан бу яманлык вә фәсадымыз бердән кәлеп өстемезә дәшмәделәр. Ана карыныннан бәйлә исрек вә сәрхуш тугмадык» (3. Бигиев. Гөнаһ кәбаир. Каэан. 1890 ел. 6 бит). Әгәр хәзер җинаять һәм бозыклыклар күп таралган икән, моңа кешеләр үзләре түгел, ә бәлки алар яшәгән тормыш шартлары — капиталистик цивилизация шартлары гаепле. Әсәрдәге Ибраһим һәм Якуп Галиевләр, Маһруй Агиева һәм акушер карчык, Мамай һәм Габделгафур кебек персонажлар — нәкъ менә шул цивилизация җимешләре. 3. Бигиевнең кыска гына иҗат юлы әлеге зур гөнаһларны — капиталистик цивилизация җимешләрен фаш итүгә багышланган һәм аның әсәрләре кешеләрне шул гөнаһлардан арынырга өндиләр. Ләкин, урта гасырчылык богаулары белән бәйле бер халыкның вәкилләре буларак, татар мәгърифәтчеләре буржуаз көнбатыштагы чын кимчелекләрне, андагы каршылыкларның экономик нигезләрен күрмәгәннәр һәм күрә дә алмаганнар. Шуңа күрә дә әларның тәнкыйте ярым-йорты характерда, социаль-экономик характердан бигрәк, әхлакый характерда булган. Алар, беренче чиратта, капиталистик мөнәсәбәтләрнең әхлак өлкәсенә үтеп керүен гаеплиләр, ләкин әлеге мөнәсәбәтләр китереп чыгара торган социаль каршылыкларны күрмиләр. Аерым кулларда байлыкның артык күп туплануын тәнкыйтьләү белән бергә, алар һич кенә дә хосусый милекчелеккә каршы чыкмыйлар, киресенчә, аның изгелеген алга сөрәләр. Шундый карашларын үткәрү өчен, К. Насыйри хәтта дини китапларга таяна. Җәмгыятьтәге хезмәт иясе массаларның мәнфәгатьләрен яклаучылар буларак, алар комсызлыкны, карунлыкны һәм башка юллар белән байлык җыюны тәнкыйтьлиләр. Әмма шул ук вакытта алар. К. Насыйри сүзләре белән әйткәндә, намуслы хезмәт белән тапкан хосусый милекне яклыйлар, аны арттырырга, әрәмшәрәм итмәскә өндиләр. -Тәдбир белән тотсаң вә сарыф кылсаң аз нәрсә дә бәрәкәтле буладыр вә тәдбирсез тотып исраф кылсаң күп нәрсә дә җитмидер... Көненә ун тиен файда итсәң, җиде-сигез тиенен хәраҗәтеңә тотып, калганы сәрмаяңа кушылсын, гомердә фәкыйрь булмассың вә мохтаҗлык күрмәссең, әгәр ун тиен файда итеп тә унбер-унике тиен хәраҗәт тотсаң тиз эштән чыгарсың. Файда итмәгән көн икмәк белән су ашап торсаң да ярар... Гакыллы кеше шулдыр ки. кулындагын саклар» (К. Насыйри. Тәрбия китабы. 1895 ел. ,19—20 битләр). Бу очракта күренекле мәгърифәтченең карашларында вак буржуаз чикләнгәнлек ярылып ята. Хосусый милекчелек мөнәсәбәтләре өстенлек иткән җәмгыятьтә гадел хезмәт белән баеп булмаячагын да, социаль тигезсезлекне бетерү мөмкин түгеллеген дә алар аңлап җиткермиләр. Социаль каршылыкларның тирән сәбәпләре н аңламау да. яңа күтәрелеп килгән сыйныфның пролетариатның тарихтагы урынына һәм роленә төшенеп җитмәү дә татар мәгърифәтчеләре алга сөргән социаль идеалның чикләнгән булуына китерә. Артык байлар да, артык хәерчеләр дә булмаган, һәркемнең байлыгы шәхси хезмәте белән тәэмин ителә торган җәмгыять аларның идеалы булган. Бу— вак товар җитештерүчеләр — крестьяннар һәм һөнәрчеләр җәмгыяте. Мондый җәмгыять хосусый милекчелекне бетерми генә түгел, киресенчә, аны үзе тудыра. Мондый җәмгыятьтә бәхетле булу өчен белем алу, берәр төрле һөнәргә өйрәнү, чын күңелдән хезмәт итү һәм шул юл белән табылган малга канәгать булып яшәү җитә. «Гыйлем һөнәре,— ди К. Насыйри,— уку һөнәре кебек, һәр һөнәрне бер камил остаздан өйрәнмәк лаектыр... Нитәк ки гыйлем укып, остаздан фатихасыз чыккан кеше мәнфәгать күрмидер... һөнәр иясе бай булмаса да, мохтаҗ булмыйдыр, һөнәрсезлек мәзмум эштер» (К. Насыйри. Сайланма әсәрләр. 381 бит). Караңгы татар авылында яшәгән Ш. Көлтәси «Мәктәп баласы яхут Сәхилә әби» исемле әсәрендә үзе өчен идеал булган җәмгыятьне сурәтли. Бу җәмгыятьтәге барлык кешеләр — ирләр дә, хатынкызлар да, аларның уллары һәм кызлары да яхшы белемле, киң мәгълүматлы кешеләр. Алар нигездә игенчелек һәм терлекчелек белән көн күрәләр, кулларыннан башка һөнәр дә килә. Биредә яшәүчеләр ачлыкны, мохтаҗлыкны белмиләр. Алар җитеш яшиләр, ләкин артыгын кимиләр, артык ашамыйлар, араларында ялкаулар бөтенләй юк. Ялкаулык бу илдә хәерчелекнең төп сәбәбе санала, шуңа күрә ялкауларга көн күрсәтмиләр. Әмма хезмәткә яраксыз гарипләр, картлар һәм карчыклар бәладә калдырылмый, алар хакында җәмәгать кайгырта. Хәерчеләр һәм мөлкәтсез кешеләр булмагач, хәер сорашу, караклык та юк. Кешеләр ифрат тату һәм тыныч яшиләр. Мондый идеалның чикләнгәнлеге күренеп тора. Аңарда крестьян массаларының гаделлек һәм тигезлек хакындагы примитив идеаллары чагыла. Шул ук вакытта ул хыялый һәм утопик характерда. Чөнки хосусый милекчелек мөнәсәбәтләре хакимлек иткән җәмгыятьтә социаль гаделлек тә, тигезлек тә була алмый. Мондый рухтагы карашлар татар мәгърифәтчеләре нең шәһәрдәге һәм авылдагы хезмәт массаларының авыр хәленә кызганып караулары, аларны мохтаҗлыктан коткару өчен янып яшәүләре. ләкин иҗтимагый тормышның үсеш закончалыкларын, төрле сыйныфларның хәлен һәм ролен белмәүләре, социаль изелүдән һәм гаделсезлектән котылуның, халык массаларының тормыш шартларын яхшырту юлларын белмәүләре хакында сөйли. Шулай да татар мәгърифәтчеләре алга сөргән карашлар массаларга гамәлдәге иҗтимагый тәртипләрнең яраларын ачып салганнар, кешенең бәхете өчен башка социаль системаның зарур һәм мөмкин булуын күрсәткәннәр һәм шул юл белән якынлашып килгән зур вакыйгалар алдыннан кешеләрнең аңнарын агартканнар. Заманында аларның тәгълиматы социаль изүгә һәм гаделсезлеккә каршы актив чакыру булып яңгыраган. Аңарда мәгърифәтчеләрнең кеше ләрне һәртөрле изүдән азат итеп, экономик яктан да, политик яктан да тигез хокуклы итеп күрү теләге гәүдәләнгән. Алар хыял иткән җәмгыятьтә акыл һәм гаделлек, ә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә югары мораль принциплар җиңәргә тиеш була. Бу җәмгыятьтәге кешеләрнең бәхете һәм иминлеге байлык белән дә. биләгән урыны белән дә түгел, ә кешенен шәхси хезмәте һәм халыкка хезмәт итүе белән билгеләнергә тиеш була.