Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬНЕҢ УҢЫШЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

Үзәк Комитетының партиягә, совет халкына мөрәҗәгатендә турыдан-туры безгә, социалистик культура хезмәткәрләренә, адресланган сүзләр бар: «Совет кешеләренең тормышын баетырлык рухи хәзинәләр тудырырга!» Шул рухи хәзинәләрне тудыруда әдәби тәнкыйтьнең роле нинди соң? Күптән түгел көндәлек матбугат битләрендә җанлы әдәби процесста тәнкыйтьченең урыны хакында кызу бәхәсләр булып узды. Берәүләр тәнкыйтьче ул, әдәби процесска өстән карап, тыныч кан һәм гаделлек белән әдәбият әсәрләренә хөкем чыгаручы судья, дигән карашны алга сөрделәр. Икенче кешеләр тәнкыйтьче, яңа әсәрләрнең мәгънәсен аңлата һәм аларны пропа- гандалыйпропагандалый, әдәбият белән укучы арасында элемтә урнаштырырга ярдәм итә-итә, әдәби процессның артыннан барырга тиеш, дип карадылар. Өченче берәүләр исә, тәнкыйтьченең бурычы алдан, әдәби процессның авангардында барудан гыйбарәт, диделәр. Боларның һәркайсында күпмедер дөреслек булса да, берсе белән генә дә тулысынча килешеп бетеп булмый. Әдәби тәнкыйтьнең урыны әдәби хәрәкәтнең алдында да, артында да түгел, ә аның үз сафларында. Әдәби тәнкыйть — совет әдәбияты дип йөртелгән мәңге яшел, мәңге үсештәге агачның бер тармагы, тәнкыйтьче исә — әдәби тормышның тулы хокуклы бер члены. «Бәя куючы», «аңлатып бирүче» генә дә түгел, ә чын ижатчы, эстетик байлыклар тудыручы. Белинский, Чернышевский, Добролюбов, Писарев хезмәтләре, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ә. Фәйзи мәкаләләре кебек әсәрләр иҗат итүче... Шул ук вакытта тәнкыйть әдәбиятның башка җанрлары арасында аерым урын алып тора. Бөтен әдәбиятның идея-сәнгать дәрәҗәсен тәнкыйть билгели дип уйлау урынсыз кыюлык һәм үз көчеңә артык ышану булыр иде Талантның, бигрәк тә даһиның кайчан туачагын алдан планлаштырып булмый һәм тагын да яхшырак, көчлерәк әсәрләр язарга чакыру белән дә мәсьәлә әллә ни үзгәрмәячәк. Халык бик дөрес әйткәнчә, «бал, бал, бал» дип күпме генә тәкърарлама, моңардан авызда бал тәме булмаячак. Әммардәби әсәрләр хакында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, тулы канлы, талантлы әсәрләр иҗат итәргә булышырлык иҗат атмосферасы булдыру тәнкыйтькә бәйле. Шул рәвешчә, тәнкыйть бөтен әдәби хәрәкәтнең уңышларын уртаклаша, кимчелекләре өчен җавап бирешә. Татарстан язучыларының VII съездыннан соң узган елларга күз ташласак, күрербез: тәнкыйтьчеләр кул кушырып тик утырмаган. Бу вакыт эчендә Казанда, Мәскәүдә, илебезнең башка шәһәрләрендә әдәбият белеменә һәм тәнкыйтькә караган 60 тан артык яңа китап, 8 библиографик белешмә, татар әдәбияты буенча күп кенә дәреслекләр һәм кулланмалар, йөзләрчә тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр, аннотацияләр басылган. Тәнкыйтьчеләр әдәбиятыбызның уңышлары белән горурлана алалар, шуның белән бергә, татар совет әдәбиятындагы кимчелекләр, ялгышлар һәм күңелсез хаталар өчен үзләрен гаепле итеп тә сизәргә тиешләр. Соңгы елларда тәнкыйть мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә этәргән мөһим бер вакыйга булды./1972 елның январенда КПСС Үзәк Комитеты «Әдә- бият-сәнгать тәнкыйте турында» махсус карар кабул итте. Партиянең XXIV съезды трибунасыннан әйтелгән фикерләрне органик төстә дәвам иттереп һәм үстереп, бу карар соңгы еллардагы бөтен әдәби хәрәкәткә тирән эз салды. Партия безнең кулга казаныш - ларыбызны һәм кимчелекләребезне үлчәргә яраклы, озак елларга исәпләнгән һәм киң хәрәкәт программасы бирде. Карар бер нәрсәне ачык күрсәтте, партия әдәби тәнкыйтьне халык һәм партия карашларын яклый торган, җәмгыятьнең эстетик аңына юнәлеш бирерлек, иҗаттагы алдынгы тенденцияләрне вакытында күреп алып яклап чыгарлык, чит идеология күренешләренә, халтурага һәм кәсепчелеккә кискен отпор бирерлек реаль көч дип саный. Әлеге карардан соң ике елдан артык вакыт узды. Әдәби тәнкыйть өлкәсендәге ниндидер тирән, мөһим үзгәрешләр хакында сөйләү өчен бу күп вакыт түгел. Әмма мәгълүм бер үзгәрешләр күз алдында. Әйтик, 1971 елның ахырларына кадәр «Казан утлары» журналында елына күп дигәндә 5—6 тәнкыйть мәкаләсе чыгып барган булса, 1972 елда 14, э 1973 елда 20 дән артык мәкалә басылган. Әгәр 1972 елда Татарстан китап нәшрияты әдәбият белеме һәм тәнкыйтькә караган 2 генә китап (гомуми күләме 21 табак чамасы) чыгарган булса, 1973 елда гомуми күләме 60 табак чамасындагы 4 китап, 1974 елда гомуми күләме 75 табактан артык 6 китап чыгарды. 1975—76 елларда тәнкыйть китапларын тагын да күбрәк чыгару күздә тотыла. Республикадагы башка матбугат органнары да тәнкыйтькә игътибарны сизелерлек яхшырттылар «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталарының бу юнәлештәге эшен аерым билгеләп үтәсе килә. Һәр ике газета атна саен әдәбият һәм сәнгатькә багышланган махсус сәхифә биреп бара. Безнең республика партия газеталарының уңай тәҗрибәсен хәзер илебезнең башка өлкә һәм республикаларында да үзләштереп киләләр. Боларның һәммәсе Үзәк Комитет карарыннан соң тәнкыйтьчеләрнең үз эшчәнлекләрендә генә түгел, тәнкыйтьнең ролен һәм иҗтимагый бурычларын аңлау юнәлешендә дә уңай үзгәрешләр барлыкка килүе хакында сөйли. Тәнкыйть ул, барыннан да бигрәк, әдәби процесс белән партия җитәкчелеген тәэмин итә торган корал бит. КПСС Үзәк Комитеты карарының әһәмияте берничә ел белән генә чикләнми. Әлеге карар яктылыгында татар тәнкыйте һәм әдәбият белеменең ике съезд арасындагы бөтен хәле ачык күренә. Республикада әдәби тәнкыйть фикерен үстерү мәсьәләләре Татарстан язучылар союзы идарәсе, партия оешмасы һәм матбугат органнарының даими игътибар үзәгендә булды. Татар совет тәнкыйтенең торышы Язучылар союзы партия оешмасының 1971 елның Тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин белән язучы Юрий Белостоцкийның әңгәмәсе бик җитди, күрәсең. ноябрь аенда уздырылган ачык җыелышында каралды. Сүз анда тәнкыйть һәм бүгенге әдәби процесс, әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть, яңа китапларга рецензияләр язу, әдәби бәхәсләр уздыру кебек иң төп. хәлиткеч мәсьәләләр турында барды Партия җыелышы һәм СССР Язучылар союзы идарәсенең 1972 елның 28 январь карарлары нигезендә Татарстан язучылар союзы идарәсе, тәнкыйть секциясе белән берлектә, әдәби тәнкыйтьне үстерү буенча күп төрле чаралар билгеләде. Әлеге план буенча Татарстан китап нәшриятында әдәби тәнкыйтькә һәм әдәбият белеменә караган китаплар чыгаруны нык арттыру, газета һәм журнал редакцияләре каршында танылган тәнкыйтьчеләр исәбенә авторлар коллективы булдыру, күренекле тәнкыйтьчеләрне һәм әдәбият галимнәрен дәреслекләр һәм кулланмалар язуга тарту һәм башка төрле эшләр күздә тотылган иде. Ахырдан тәнкыйть секциясе җитәкчесе бу планның ничек үтәлеше хакында язучыларның гомуми җыелышында отчет ясады. 1971 елдан «Казан утлары» журналы иң яхшы тәнкыйть мәкаләләре өчен махсус премия булдырды. Аеруча сугышчан һәм үткен язылган мәкаләләргә бирелеп килгән бу премия тәнкыйтьчеләрнең кыен һәм авыр хезмәтен стимуллаштыруда шулай ук уңай роль уйнады. Дөресен әйтергә кирәк, әгәр эзлекле төстә тормышка ашырылсалар. конкрет практик чаралар иртәме- соңмы уңай нәтиҗәләрен бирми калмыйлар. Әйтик, моннан ун еллар элек, тәнкыйть секциясенең инициативасы белән безнең республикада беренче тапкыр әдәби ел йомгаклары уздырылган иде. Соңга таба әлеге җыелышлар рәсми төс алды һәм ел саен уздырыла төргән иң мөһим бер— чарага әйләнде. Шунысы аеруча игътибарга лаек, аерым жанрлар (проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты, тәнкыйть, очерк һәм публицистика) буенча ясала торган докладлар әдәби хуҗалыгыбызның торышына төпле бәя бирү белән генә чикләнеп калмадылар, алар бик тә мөһим булган тәнкыйть жанрының — әдәби күзәтүләрнең үсү һәм формалашуына булыштылар. Ф. Миңнуллинның «Прозаның гражданлык йөзе» (сүз уңаеннан шул кадәресен дә әйтеп китәргә кирәк, мәкалә «Казан утлары* журналының махсус премиясенә лаек булды). Н. Юзиевның «Хәрәкәттәге эстетика — хәрәкәттә», Ф Әгьзамовның «Чорның елъязмасы» дигән мәкаләләре, җитди проблемалар күтәргән күп кенә башка мәкаләләр әдәби ел йомгакларында ясалган докладлар нигезендә тудылар Безнең тәнкыйтьнең соңгы елларда җанлана төшүен тагын бер факт күрсәтә. Татарстан китап палатасы мәгълүматларына караганда. 6—7 ел элек Татарстан китап нәшрияты чыгарган һәр биш китапның берсе генә рецензия күреп барган булса. 1972 елда инде һәр ике китапның берсенә рецензия язылган. Сүз дә юк, бу да әллә ни мактанырлык күрсәткеч түгел, чөнки безнең нәшрият чыгарган китап продукциясенең яртысы һаман әле рецензияләнми кала килгән. Әгәр инде ил күләмендә барлык китап продукциясенең 10—15 проценты гына рецензияләнә баруын исәпкә алсак, бу — алай ук аз да түгел. Бердәнбер калын журналыбыз «Казан утлары»ның тәнкыйть бүлеге үзенең эшен сизелерлек яхшыртты. «Литературное обозрение» журналының быелгы беренче санында басылган баш мәкаләдә тәнкыйть материалларының сыйфатын яхшыртуга ирешкән өч журнал телгә алына, алар — «Знамя», «Сибирские огни» һәм «Казан утлары» журналлары. Безнең тәнкыйть, партияле позицияләрдән чыгып, тагын да активрак төстә әдәби процесска тәэсир ясый, укучыларның карашларын, фикер һәм зәвыкларын формалаштыра. Тәнкыйть, социалистик реализмның төп принципларын аклап һәм яклап чыгып, әдәбиятның партиялелек һәм халыкчанлык принципларын актив һәм эшлекле төстә тормышка ашырырга булышты. Бу әдәби тәнкыйть өлкәсендә бөтенесе эшләнгән, борчылырга урын юк, дигән сүз түгел, әлбәттә. КПСС Үзәк Комитеты карарында әдәби тәнкыйть совет әдәбиятының үсеш процессларын тиешле дәрәҗәдә тирән өйрәнми, сәнгать күренешләрен халык тормышы белән бәйләп карый белми, дип күрсәтелде. Бу сүзләр тулысы белән татар тәнкыйтенә дә карый. «Марксистик-ленинчыл эстетика традицияләрен үстерә барып, совет әдәбият тәнкыйте идея ягыннан булган бәяләрнең төгәллеген, социаль анализның тирәнлеген эстетик таләпчәнлек, талантка сак, игътибарлы караш, нәтиҗәле иҗади эзләнүләргә сак мөнәсәбәт белән бәйләп алып барырга тиеш», диелә карарда. Бу фикер дә җитди әһәмияткә лаек. Шуңа күрә ана киңрәк, тәфсиллерәк тукталырга рөхсәт итегез. Сүз биредә нигездә тәнкыйтьнең методологик принциплары хакында бара. Идея ягыннан булган ) бәяләрнең тирәнлеге, социаль анализның тирәнлеге... Бу таләпләргә тулы җавап бирү өчен, тәнкыйтьче тормышны язучыдан да ким белмәскә, ул социолог, философ, экономист һәм тарихчы да булырга тиеш. Шуның белән бергә, ул җаны белән художник булырга, әдәбиятны яратырга һәм нечкә зәвыклы кеше булырга тиеш. Бары шул чагында гына ул эстетик таләпчәнлекне талантка сак, игътибарлы мөнәсәбәт белән бәйләп бара алачак. Әле утызынчы елларның башларында ук язылган мәкаләләрнең берсендә Ә. Фәйзи болай ди: «Бездә тәнкыйть берьяклы гына булмасын. Гадәттә безнең тәнкыйтьчеләргә язучының уңышы түгел, ә аның кимчелеге каләм тотып язарга «илһам» бирә... Менә моннан тәнкыйтьнең язучыларга әлеге төрле ярлык тагып утыру кебек берьяклылыгы килеп туа. Тәнкыйть, киресенчә, язучының бөтен ягын үлчәп бәя бирә торган, аңардагы актив һәм пассивның принципиаль дөрес учеты булырга тиеш. Тәнкыйтьче язучының (бигрәк тә яшь язучының) кимчелеген бик тиз күреп ала белгән кебек, аның җитешлеген — кечкенә җитешлеген дә күреп, эләктереп ала белергә тиеш». Күренекле әдипнең бу сүзләре бүген дә актуаль яңгырый, ул елларда исә алар аеруча урынлы булган. Чыннан да, ул елларда чыккан тәнкыйть мәкаләләре белән танышканда бәхәсләрнең кискенлеге, фикерләрнең кырыс һәм рәхимсез булуы гаҗәпкә калдыра. Шуның белән бергә, вульгар социологизм позицияләреннән торып, тупас һәм дәлилсез төстә туздырып ташлаулар да аз булмаган. Еллар узу белән мондый берьяклылыктан акрынлап котылдык. Тәнкыйть язучы хезмәтенә хөрмәт белән карарга, объектив һәм тынычрак тонда язарга өйрәнде. Әмма, шуның белән бергә. безнең тәнкыйтькә икенче бер кимчелек — чамасыз мактау, җитешсезлек- ләргә искитмәү чире үтеп керде. Чын мәгънәсендәге талантлы китаплар турында да, төссез, талантсыз әсәрләр хакында да бер төрле тон, еш кына бер төрле үк фразалар белән яза башладык. Мактамаган да, тиргәмәгән дә, төссезчырайсыз рецензияләр язу гамәлгә керде. Андый рецензияләр белән танышкач, аптырап каласың, сүз яхшы китап турындамы, әллә начар китап турында барамы, автор нинди дә булса яңа сүз әйтә алганмы, әллә күптән билгеле хакыйкатьләрне кабатлау белән чикләнәме — берни аңлашылмый. Мин һич кенә дә безнең бөтен тәнкыйтьне тешсезлектә гаепләргә җыенмыйм. И. Нуруллин татар прозасында зур урын алган күпсүзлелек хакында чын борчылу һәм ачыну белән язды. Поэма жанры һәм җыр текстлары өлкәсендәге кимчелекләрне Н. Юзиев ифрат кискен итеп һәм принципиаль төстә күтәрде. Г Халит, Т. Галиуллин, М. Мәһдиев, Ф. Миңнуллин кебек тәнкыйтьчеләрнең, М. Әмир, Ф. Хөсни, Ш. Маннур кебек язучыларның туры сүзле, гадел фикерле мәкаләләре истә калган. Әмма ни генә булмасын, комплиментарлык дигән нәрсә безнең тәнкыйтьтә дә шактый киң таралган иде. Моңа төрле бәйрәмнәр уңае белән язылган мәдхияләр нык ярдәм итте. Аерым язучылар менә шундый чамасыз мактау һәм мәдхияләргә шул кадәр ияләшеп киттеләр, матбугат битләрендә әйтелгән кечкенә генә тәнкыйть сүзен дә шәхси һөҗүм итеп кабул итә һәм югары инстанцияләргә жалобалар язарга гадәтләнеп киттеләр. Билгеле, моның өчен бер тәнкыйтьчеләрне генә гаепләргә ярамый. Еш кына язучылар үзләре үк бер-берләренә булган таләпчәнлекне нык киметтеләр, каләмдәш дусларының урта кул әсәрләрен дә «күренекле», «талантлы», «искиткеч» кебек эпитетлар белән күмеп ташладылар (мин Б. Камалов, М. Садри кебек язучыларның кайбер мәкаләләрен күздә тотам). КПСС Үзәк Комитеты карары нәкъ менә шундый чыгышларга каршы юнәлдерелгән иде. [ Бу карар ко.мплиментарлыкны. чамасыз мактауны кискен төстә гаепләп чыкты һәм бездән эшлекле, принципиаль, объектив тәнкыйть хезмәтләре язуны таләп итте. Үзәк Комитет карарыннан соң оу юнәлештә дә күпмедер алга китеш сизелә. Агымдагы тәнкыйтебез, таләпчән- лекне талантка игътибарлы монәсәбәт белән чиратлаштыра барып, әдәбият күренешләрен бәяләү эшенә таләпчәнрәк. объективрак төстә якын килә башлады. Тәнкыйтьчеләр, матбугат органнары иҗади бәхәсләр, карашлар бәрелеше һәм полемикадан курыкмаска өйрәнеп киләләр. 1972—73 елларда «Казан утлары» журналында барган сөйләшү, мәсәлән, шул хакта сөйли. Бүгенге проза мәсьәләләренә багышланган бу сөйләшүгә төрле буын тәнкыйтьчеләр һәм язучылар катнашты. Алар соңгы елларда дөнья күргән бик күп әсәрләргә төпле анализ ясадылар, татар совет прозасының бүгенге хәленә һәм үсеш тенденцияләренә караган мөһим мәсьәләләрне кузгаттылар. Бәхәс үткен һәм туры сүзле күп кенә мәкаләләр язылуга сәбәпче булды. Дөрес, улозын- гарак сузылды һәм таркаурак чыкты, аңа эзлеклелек һәм максатка юнәлгәнлек җитеп бетмәде. Вульгар социологизм заманнарында киң таралган кимчелекләрдән тәнкыйть уңышлы төстә арынып килә. Шуның белән бергә, 60 еллар азагында һәм 70 еллар башында башка характердагы берьяклылык көчәя башлады. Без хәзер, дөрес эстетик позицияләрдән торып, әдәби форма турында сөйләргә өйрәндек. Шул ук вакытта әле сәнгать күренешләре артында реаль тормыш мәсьәләләре торуын күрмибез, алар хакында тирәнтен фикер йөртә белмибез. Соңгы еллар тәнкыйтенә әйбәт мәгънәсендәге социальлек җитми. Үзәк Комитет карарында укучыларны интернационализм рухында тәрбияләүдә, социалистик милләт әдәбиятларының бердәмлеген ныгытуда, төрле әдәбиятларның бер-берләренә булган йогынтысын үстерүдә әдәби тәнкыйтькә зур роль йөкләнә, диелә. Совет әдәбият белеме, тулаем алганда, бу яктан нык алга китте, бу өлкәдә зур уңышларга иреште. Партиянең кешеләрнең тарихи яңа гомумилеге булган совет халкы турындагы, совет кешесенең гомум милли горурлыгы турындагы тезисы эстетик фикерне тагын да баета төште, безнең әдәбиятның интернациональ рухын көчәйтте. Бу юнәлештә безнең республикада да күпмедер алга китеш бар. 1973 елның язында башкалабыз Казанда өлгергән социалистик җәмгыятьтәге милли әдәбият һәм сәнгатьләрнең үзара йогынтысын һәм бер-берләренә тәэсир ясавын өйрәнүгә багышланган фәннитеоретик конференция булды. Конференция кызыклы һәм нәтиҗәле узды, алга таба уйлану һәм гомумиләштерүләр ясау өчен бай материал бирде. Бу — беренче адымнар гына дип уйларга кирәк. Киләчәктә әлеге юнәлештәге эзләнүләр, һичшиксез, дәвам иттерелергә һәм үстерелергә тиеш. Алай гына да түгел, хәтта үз әдәбияты турында сүз алып барганда да тәнкыйтьче бөтен ил күләмендәге әдәби процессны күз алдында тотарга тиеш. Бөтен ил күләменнән торып фикер йөртү — бүгенге тәнкыйтькә аеруча кирәкле һәм аның позицияләренең ныклыгын билгели торган төп нәрсә әнә шул. Ил күләмендә барган әдәби процессларны аңлау һәм белеп тору, тугандаш әдәбиятлардагы яңалыклардан хәбәрдар булу тәнкыйтьчегә үз әдәбиятының казанышларын һәм йомшак якларын ачыграк күрергә, критерийлар мәсьәләсендә төгәлрәк булырга мөмкинлек бирә. Бездә чыккан күпчелек тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләрнең төп кимчелеге шунда, аларда теге яки бу әдәби әсәр еш кына гомуми процесстан аерым, аңа бәйләнешсез хәлдә карала. Ләкин бүгенге укучы үз язучылары- бызның әсәрләрен уку белән генә чикләнми, ул Ч. Айтматов, К. Симонов, Р. Гамзатов, А. Твардовский, К. Кулиев, М. Кәрим һәм башка бик күп, бик күпләрнең иҗаты белән дә танышып бара бит. Ул чагыштыра, янәшә куеп карый ала. Һәм җирле, тар критерийлардан гына чыгып эш итүче тәнкыйтьче мондый укучының абруен казана алмаячак. Дөрес, бездә гомум союз югарылыгында торган әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр дә аз түгел. Мисал төсендә И. Нуруллинның «Өлгергәнлеккә юл» («Путь к зрелости») исемле монографиясен атарга була. Авторның мәгърифәтчелек реализмы хакындагы фикерләре бөтен ил күләмендә яңгыраш тапты. Филология фәннәре докторлары X. Госман. Г. Халит һәм Й. Нигьмәтул- линаларның хезмәтләре тирән һәм төпле язылган булулары белән аерылып торалар. Н. Юзиевның «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык», «Шигырь гармониясе» дигән хезмәтләре һәм бигрәк тә «Хәзерге татар поэтикасы» исемле китабы татар совет әдәбият фәне өлкәсендә зур вакыйга булды. Тирән һәм катлаулы фәнни мәсьәләләрне гади һәм аңлаешлы итеп яза белү, авторның әдәбиятка мәхәббәте, әдәбият үсешенең иң хәлиткеч мәсьәләләре белән кызыксынып яшәве һәм киң эрудицияле булуы—бу хезмәтләрнең төп уңай сыйфатлары әнә шулар. Н. Юзиев хезмәтләренә Тукай премиясе бирелү — бигрәк тә күңелле факт. Тукай премиясе беренче мәртәбә әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәткә бирелә, бу — безнең тәнкыйтьнең иҗади өлгерүе һәм җитлегүе хакында сөйли, бу — кайчандыр иң артта сөйрәлгән әдәбият белеме алгы планга чыгып килә, дигән сүз. Дөрес, тәнкыйтьчеләребезнең җирле матбугатта үзләрен бик шәп яктан күрсәткәннәре дә бөтен союз аренасына кыюсызрак чыгалар. Хәзер әдәби тәнкыйтьнең яңа плацдармы — «Литературное обозрение» журналы бар. Әмма, бер-ике чыгышны исәпләмәгәндә, безнең тәнкыйтьчеләр анда басылмыйлар диярлек. «Литературная газета» һәм «Литературная Россия» битләрендә, шулай ук башка үзәк матбугат органнарында безнең тәнкыйтьчеләр сирәк күренә. Ә бит шагыйрьләрнең, прозаикларның һәм драматургларның китаплары бөтен союз аренасына елданел күбрәк чыга бара. Дөрес, ул китапларның күбесе зур таләпләр югарылыгыннан торып һәм күп милләтле совет әдәбиятының гомуми үсеше белән бәйләп тикшерүне сорый. Тәнкыйтьчеләрнең бөтен союз аренасына чыгулары, татар совет әдәбиятындагы яңалыкларны пропагандалаудан тыш, аларга, таләпләрне киметмичә, бөтен союз тәнкыйтенә хас булган принципиаль положениеләргә таянып фикер йөртергә мөмкинлек бирер иде. Безнең тәнкыйтьчеләр хезмәтендәге иң йомшак урын (мин агымдагы газета-журнал тәнкыйтен күздә тотам) — әдәбиятның үсеше закончалыкларын күрә һәм аларга төпле бәя бирә алмау. Әгәр аерым әсәрләргә артык юмарт, яки, киресенчә, артык түбән бәя бирелә икән, бу тәнкыйтьнең өлгереп җитмәгән булуы хакында сөйли. Аерым жанрларның үсеше һәм төп закончалыкларын ачыклау эше исә тагын да начаррак тора. Дөрес, бездә теге яки бу аерым жанрларны өйрәнүдә специальләшкән тәнкыйтьчеләр бар (Т. Галиуллин, әйтик, даими төстә поэзия өлкәсендәге яңалыкларны күзәтеп бара, Ф. Мусин бүгенге проза мәсьәләләре, Б. Гыйззәт белән А. Әхмәдуллин драматургия хакында язалар), ләкин алар язган мәкаләләргә еш кына тирәнлек һәм объективлык җитеп бетми. Аерым күренешләр арасындагы бәйләнешне тотып алу һәм үсеш перспективаларын күрсәтеп бирү өчен, тәнкыйтьчедә тарихилык хисе булырга тиеш. Заманга игътибар, нечкә зәвык һәм төпле теоретик хәзерлек үткән мирасны белү белән чиратлашырга тиеш, чөнки бүгенге күренешләр үткәннән үсеп чыга, аның логик дәвамы булып тора. Бу яктан караганда, әдәбият белеме белән тәнкыйть арасында үтеп чыкмаслык чикләр юк. Кагыйдә буларак, әдәбият күренешләренә иң төпле һәм тирән бәяне әдәбият галимнәре бирә. Шулай булгач, безгә алга таба да тәнкыйтьчеләрнең галим, ә галимнәрнең актив тәнкыйтьче булуларын теләргә кала. Бүгенге әдәбият буш урында үсеп чыкмаган. Шуңа күрә үткәндәге культура күренешләренә кимсетеп карау тегеләйме-болаймы бүгенгегә китереп суга, бүгенге әдәбият үсә торган базаны тарайта, аның традицияләрен ярлыландыра. «Хәрәкәттәге эстетика — хәрәкәттә» исемле мәкаләсендә Н. Юзиев бу хакта бик дөрес яза. Безнең әдәбият фәне узгандагы культура мирасын өйрәнүдә мәгълүм уңышларга иреште. Г. Тукай (И. Нуруллинның күп кенә мәкаләләрен һәм китапларын телгә алырга мөмкин), Ь. Такташ (Г. Халитның «Шагыйрь, герой, чор» исемле монографиясен искә төшерегез), М. Җәлил, Г. Ибраһимовлар (М. Хәсәновның рус һәм татар телләрендә чыккан капиталь хезмәтләре аерым игътибарга лаек) иҗаты турында кызыклы хезмәтләр бар. Татар әдәбиятының биш томлык тарихын язу гамәлгә ашырылып килә. Әмма, шул ук вакытта, безнең әдәбият