Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАБИГАТЬ БЕЛӘН ОЧРАШКАНДА

Импорт товарлар арасында чыпчыклар ти мәрхүм әйтә торган иде: «Улым, берәр эшкә тотынырга ниятләсәң, сразы зурдан купма, башта вак-төяктән генә башла»,— ди торган иде. Әти мәрхүмнең васыятен истә тотып, сүзне чыпчыклардан гына башлап җибәрергә булдым. Беренчедән, чыпчыклар безнең якның иң вак кошлары, икенчедән, алар миңа бик якыннар. Чыпчыклар мин йоклый торган кровать турысында тәрәзә наличнигы белән бүрәнә арасында гомер итәләр. Безне стена гына аерып тора. Ояларында һич тә тавышланышмыйлар. Йоклаганда авызларына кечкенә кавырсын кисәге яки яфрак шикелле берәр әйбер кабып йоклаганнарын беләм мин аларның. Таң беленә башлау белән, чыпчыкларның җиңелчә генә кыштырдаулары ишетелә. Бераздан өй эчендә йоклаган карт белән карчыкның берәрсе алдан уянып: «Торырга вакыт түгелме икән? Таң атты бугай, чәй куеп җибәрмисеңме?» — диюе кебек итеп иренеп кенә чыркылдап куя. Икенче чыпчык аңар каршы әлеге йокылы-уяулы карчыкның: «Бүгенгә әллә самаварны үзең генә куясыңмы, әллә нигә билем авыртып тора»,— диюе кебегрәк итеп җавап кайтара. Иртән торгач, юыну, өсне-башны тәртипкә китерү, физзарядка ясап алуны — барлык тере табигать өчен кагыйдә булган тәртипне чыпчыклар да белә. Алар, ояларыннан очып чыгу белән, алмагач ботагына куналар да, әле теге якка, әле бу якка карап сикергәләп, физзарядка ясап алалар, аннан соң нәни томшыклары белән канатларын, каурыйларын аралап тазарталар һәм тик шуннан соң гына көндәлек эшкә — азык эзләргә очып китәләр. Минем чыпчыкларым бик күп: алты тәрәзә башында икешәрдән унике оя, ә кәрнизләрдә күпмедер тагын? Мин үзебезнең чыпчыкларны барын да танып бетерә алмыйм. Бердән, алар бик күп, икенчедән, минем аларга тамга салып чыкканым да юк. Шулай булса да безнең чыпчыклар минем үземне таныйлар, миннән курыкмыйлар, алай гына да түгел, оялары тирәсенә мәче килә башласа, чыркылдашып миңа мөрәҗәгать итәләр. Бер укытучы I нче класста укучылардан: «Чыпчыклар нәрсә белән туеналар?» —дип сораган икән, укучылар бертавыштан: — «Тавыкларга куйган җим белән туеналар»,— дип җавап биргәннәр. Бу дөресен дә шулай. Чыпчыклар тавык җимен бик яратып ашыйлар. Тавыкларга килсәк, алар чыпчыкларны үзләренә куйган азыктан куып җибәрү турында уйлап та карамыйлар. «Әйдә, ашасыннар бәләкәчләр!» — диләр, күрәсең. Кошларга перепись вакытында кара каргалар, чәүкәләр, күгәрченнәр, чыпчыклар, сыерчыклар үзләрен «йорт кошлары» дип яздыралар икән, ди. Бу, мөгаен, дөрестер. Әмма шушы кечкенә кошчыкларга карата дошманлык саклап йөрүче өлкән кешеләрне дә очратырга туры килә. Күптән түгел генә минем ишек төбемә үк килеп бере артыннан бере ике чыпчык үлде. Авыр кышны уздырып, күңелле язны каршылаганда һәлак булу — кызганыч хәл. Мин чыпчыкларны ярып ашказаннарыя тикшереп карадым. Тары ярмасыннан башка нәрсә чыкмады. Алар- га агулы ярма ашатканнар, күрәсең. Кемнең дә булса берәр абыстайның тавык җимен ашарга барганнардыр. Ә абыстай тавыкларының күкәй салмавын шушы чыпчыклардан күргән булыр. Моннан күп еллар элек безнең авылда да чыпчыкларга карата тискәре карашта торучы кешеләр бар иде. Һиндкытай халыкларын кырып бетерергә кыҗырап торган Америка хәрбиләре шикелле, чыпчыкларны җир йөзеннән юк итәргә кирәк дигән фикергә килә язганнар иде ул чакта. Хәтта председатель дә, агроном да, бригадирлар да чыпчыкларга бик нык ачуланганнар иде. Ачу килмәслек тә түгел иде шул: урман буена чәчелгән тарыдан югары уңыш көтеп торганда, әлеге шул вак кошлар буе йөз метр киңлектәге җирдән тары бөртекләрен чүпләп бетергәннәр. Үсемлекләрнең себерке шикелле коры сабаклары гына тырпаеп калганнар. Икенче елны чыпчыклар авыл янына чәчелгән бодайны шул хәлгә төшергәннәр. Хисапчыларның чутлап чыгаруы буенча чыпчыклар 250 центнер бодайны ашап бетергәннәр булып чыкты. Менә шуның үчен алу өчен ау мылтыкларын бик вак ядрәле патроннар белән корып, чыпчыкларны атарга дигән тәкъдим әйттеләр. Әмма картрак колхозчылар бу эшкә бик каты каршы чыктылар:— Монда гаеп чыпчыкларда түгел, ә үзебездә,— диделәр алар.— Бодайны яки тарыны авылдан кимендә 200 метр читкәрәк чәчәргә кирәк иде. Чыпчыклар авылдан яки урманнан ерак китәргә кыймыйлар. карчыгадан куркалар, ә урман буена, авыл тирәсенә чыпчык ашамый торган этен — карабодай чәчү кирәк иде. Шулай итеп, чыпчыкларга карата тәкъдим ителгән хөкем карары гамәлгә ашмый калды. Ә менә Кытайда моннан байтак еллар элек галимнәр чыпчыкларның хуҗалыкка күпме зарар китерүе турында газета-журнал- ларда үтә ялкынлы мәкаләләр белән чыкканнар иде. Аларның исәпләп чыгарулары буенча, чыпчыклар ел тәүлегенә берничә миллион тонна икмәкне йоталар икән. Менә шул коточкыч зур саннарны күргәч, җитәкчеләр «чыпчыкларны кырып бетерергә!» дип боерык биргәннәр. Чыпчыкларны үтереп бетерү өчен мылтыклар да, автоматлар да, туплар да кирәк түгел икән ләбаса. Чыпчыкка беркая да кунарга ирек бирмичә, 10—15 минут һавада очыртып йөртсәң, үзеннән-үзе егылып үлә, ди. Бичаракайларны юк итү өчен күп вакыт кирәк булмаган. Ике көн рәттән бөтен халык, бердәм кубып, чыпчык куалар. Өченче көнгә тере чыпчыклар калмый. Шулай итеп, «миллион тонна» икмәккә экономия ясыйбыз дип торганда, хәтергә дә килмәгән башка бер бәла килеп чыга. Икенче елны ук чәчүлекләргә, җимеш агачларына, яшелчәләргә корткыч бөҗәкләр һөҗүм итә. Кытайда халык бик тыгыз утырганлыктан, агулаучы матдәләр куллану да мөмкин түгел диярлек. Корткычлар үрчегәннән-үрчи баралар һәм иген уңышы бөтенләй юкка чыгу куркынычы туа. Әлеге шул ук § галимнәр бу хәлнең сәбәбен чыпчыклар булмаудан дип табалар. < Чыпчыкларны чит илләрдән китерергә туры килә. Ә чит илләрдә = «чыпчык хәзерлеге», «чыпчык сәүдәсе» оешмалары да килеп чыга. 5 Кытайлар вагоннарга төяп чит илләрдән чыпчык ташырга мәҗбүр § булалар. Ләкин илне яңадан чыпчыкларга баету булган чыпчык- - ларны бетерү кебек ансат түгел икән. Үзләре кечкенә булсалар да, аларның да туган җирләре, төп ватаннары бар, сагыну, җирсү дигән “ нәрсәләрне дә беләләр икән бәләкәчләр. Аннары чыпчык кына булса -а да, теләсә нинди сыңар белән парланып семья төзеп, үрчи башларга < да бик дәртләнеп тормыйлар икән әле алар. Кытайда чыпчыкларны яңадан үрчетү бик кыйммәткә төшкән < дип сөйлиләр... Чыпчыклар, бик тәҗел эшләре бар шикелле, йорт тирәсендә әле * тегендә, әле монда очалар, җиргә төшсәләр, Шатлыкларыннан куш- * аяклап сикерәләр. Тәрәзәдән карап утыручы балалар аларга карап “ куаналар, һәрбер теле ачылып өлгермәгән сабый бала чыпчыкны * үзенчә атый: тымтык, тыптык, сыпсык, чепичепи, бычык, бычыкый, “ чымчык һ. б. лар. Чыпчыкларның ояда әниләреннән, әтиләреннән азык сорап дөнья куптаручы ашамсак балалары бигрәк тә файдалы. Чөнки алар орлык ~ бөртеге дә, тавык җиме дә ашамыйлар. Аларга аксымга бай, ашка- * заны җиңел эшкәртә торган йомшак азыклар кирәк. Бик күп төрле үсемлек корткычлары, күбәләкләр, көяләр, аларның курчаклары, чебеннәр, кигәвеннәр һ. б. лар нәни кошчыкларның иң яраткан азыклары. Шуның өчен дә чыпчыклар мондый корткычларның күпләп үрчүләренә киртә булып торалар да. Чыпчыклар төнге күбәләкләрне һәм төнлә җир өстендә шуышучы корткыч бөҗәкләрне генә тота алмыйлар. Төнлә оядан чыгып йөрү мөмкин түгел, чөнки куркынычлы төн ерткычлары: ябалаклар, мәчеләр бар бит дөньяда. Шуның өчен төнге корткычлар белән көрәшүне хәзергә ярканатларга, бакаларга тапшырып торабыз. Сүз юк, чыпчыклар файдалы кошлар. Әйе, аларны өйрәнергә дә, өйрәтергә дә кирәк. Бер вакыт мин яшелчә бакчамда яңа гына тише леп үсә башлаган чөгендер түтәлләреннән чүп үләннәр утап йөрим. Эшемне бетердем дә кара туфрак өстендә рәт-рәт булып тишелеп чыккан яшел үсентеләргә сокланып карап торгач, көндезге ашны ашарга өйгә кереп киттем. Тамак туйдырып чыгуыма, ни күзем белән күрим: чыпчыклар чөгендеремне пыран-заран китергәннәр. Йолкый алган тиңлесен йолкып, йолкый алмаганнарын имгәтеп бетергәннәр. Моның өчен чыпчыкларга ачуланыргамы, ачуланмаскамы? Кем белә аларның акылын. Бәлки, яхшы ният белән: «Бабай йолкып бетерә алмаганнарын йолкып бетерик, карт кешегә ярдәм итик», дип шулай эшләгәннәрдер? Әгәр дә мин түтәл буйлый бер метр чамасы биеклектә тимер чыбык яки җеп тарттырып каз, күркә канаты ише нәрсәләр аскалап куйган булсам, чыпчыклар якын да килмәгән булырлар иде. Минем бакчамда кызыл, ак карлыган һәм крыжовниклар яңа кунаклар иде әле. Алар миндә бер-ике генә ел иркенләп үстеләр, өченче елларында, мин күреп өлгергәнче, яшел төстәге кискеч көяләр яфракларның байтагын ашап бетерергә дә өлгергәннәр иде. Тегенди мондый химик агулаучы матдә кулланырга мөмкин түгел, җимешләр өлгерә башлаганнар. Бердәнбер юл — көяләрне кул белән чүпләү. Ә тирәмдә чыпчыкларым очып йөриләр, күбәләкләр тоталар. Мин кружкага җыйган көяләрне түл өстенә таратып салдым да үзем бер якка киттем. Берничә минут та үтмәде, чыпчыклар мин таратып салган көяләрне бетерделәр һәм крыжовник куакларына кунып, әлегә минем кул тимәгән куактан көяләрне эзләргә керештеләр. Баксам, чыпчыкларым яшел яфрак астындагы яшел көяләрне моңарчы күрә алмый йөргәннәр икән. Әмма бу ысул да һәр вакыт уңышлы булып бетми. Кайвакыт шулай да була: чыпчыклар әзер көяләрне чүплиләр, ләкин үзләре яфрактан тоту белән кызыксынмыйлар. Шулай да бу кечкенә генә тәҗрибәдән бер нәтиҗә ясыйсы килә: салкын кыш айларында бу кошлардан тавык җимен кызганмаска кирәк. Ә җәй көннәрендә йорт кошларын күзәтү астында туендырырга да арткан азыкны яшереп куярга кирәк. Юкса, чыпчыклары- бызның ялкаулыкка бирелеп, әзерне генә ашап ятарга гадәтләнеп китүләре бар. Шуның белән бергә чыпчыкларга иптәшкә песнәкләрне дә ияләндерү кирәк. Корткыч бөҗәкләрне аулауда алар чыпчыкларга үрнәк күрсәтә алалар. Чыпчыкларның песнәкләргә иярү гадәтләре бар. «Тиле» боярның акыллы хәйләсе 1954—56 еллар тирәсе иде. Ул чактагы Ютазы район газетасы «Коммунизмга» битләрендә шундый мәкалә басылып чыкты: «...♦Байкал» колхозында кукуруз дошманнарына каршы көрәш киң җәелдерелде. Авылда соңгы ункөнлектә 200 карга үтерелде, бик күп йомыркалары алынды, барлык карга оялары туздырылды. Каргаларны юк итүдә укучы балалар аеруча активлык күрсәтәләр. Алдынгыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды...» Мин үзем кукуруз үстерү ягында, аны авылда башлап пропагандалаучыларның берсе. Ләкин, кукуруз дошманы дип, каргаларны кырып бетерү белән дә һич тә килешә алмыйм. Яратам мин ул кара бәрхеттән киенгән күк күзле кошларны. Мин әле дә аларга карап торып бала чакларымны, сабан сөреп уздырган үсмер яшьлегемне искә төшерәм. Март урталарында, колагыма беренче карга тавышы керү белән, бөтен тәнем яз җиткәнен тоя башлый. Безнең ихата артыннан кечкенә инеш — Бәйрәкә елгасы ага. Әтиләр менә шул инеш буйлап яр буйларына өянке агачлары утыртканнар. Яз җитте исә менә шул мәһабәт өянкеләргә каргалар чыбык- чабыктан үргән «кара чалмалар» кидерәләр. Безнең яшьтәшләрнең тере табигать белән очрашып танышулары менә шул өянкеләр астында башланды да инде. Ул чакларда әле безгә әниләребез дә көч җитмәслек авыр эшләр йөкләмиләр иде йөкләвен: нибары — каз бәбкәләре саклау. Аның бер ние дә юк. Яшел чирәм түшәлгән урамда бибиләрне тилгәннәрдән саклыйсың. Бибиләр ачыгып китсәләр, ипигә сөт кушып чәйнәп, китек табага салып, алларына куясың. Аннан кулыңа башына иске чүпрәк бәйләгән озын таякны тотып: «Тилгән тилергән! Баганага бәйләнгән, башың-күзең әйләнгән! Бер күзеңә яфрак, бер күзеңә туфрак!» — дип, такмаклап ятарга гына кала. Әгәр дә көн аязлы- болытлы булып, салкынча җил дә искәләп торса, озын киндер күлмәкнең эченә бөтен гәүдә белән кереп чүгәлисең дә: «Кояш, чык, кояш, чык! Тәти кашык базарда, майлы ботка казанда, сөтле сыер абзарда! Эт кояшы, ары кит, тәти кояш, бире кил!..» — дип тезеп китәсең. Әмма бу эш безгә — малайларга ни өчендер ошап бетми, без тизрәк су буена таба таярга җай чыкканын гына көтеп йөрибез. Анда безне канатлары җитлекмәгән килеш ояларыннан егылып төшкән * карга балалары көтә. Алар безне, зур кызыл авызларын ачып, 2 «га-га-га!» кычкырып каршы алалар, һәм без килүгә, чиктән тыш = шатлыкларын белдереп, кечкенә канатларын селеккәләп куялар. £ Суалчаннар, кортлар җыеп, карга балаларын туйдыра торгач, каз < бәбиләрен генә түгел, кичке ашны да онытып җибәргән чаклар булга- g лый торган иде. Илле елдан артык шушы ихатада яшим. Каргалар _ һаман да бар әле алар. Авылдашлар менә шул яз хәбәрчеләреннән £ зарланалар: «Алар утырткан бер нәрсәне йолкыйлар, хәтта бәрәң- ? геләрне дә чокып алып ашап бетерәләр, атып үтереп бетерергә кирәк л ул явызларны!» — диләр. Бер елны минем бригадада эшләүче Сәгыйтов: «Кәшиф абый, = зинһар, мылтыгыңны биреп тор, бәрәңгебезне каргалар ашап бетерә, « бер-икесен атсам, әллә бизәрләр иде. Иртә торуыма бакчабыз тулы . карга була, куып та китмиләр»,— дип мөрәҗәгать иткән иде. Мылтыкны кешегә биреп торырга ярамаганлыктан, үзем киттем. Чынлап * та каргалар Сәгыйтовларның бәрәңгесенә каныкканнар икән. Ныклап * тикшереп карагач, биредә каргалар түгел, Сәгыйтовлар үзләре гаеп- « ле булып чыкты. Алар, җәй ашыйсы бәрәңгене аерым бер почмакка “ утыртып, рәттән казып алмыйча, бәрәңге кирәк булган саен төрле * җирдә йолкып яки чокып, эрерәген сайлап алгач, ваграк бәрәңгеләр = җир өстендә кала икән. Билгеле, моны өлкәннәр түгел, балалар эшлә- п гәннәр. Җир өстендә җәйрәп яткан бәрәңгене күргәч, каргаларның * авызларына су килмичә хәле юк. Бәрәңге бакчасына каргаларның бер-икәве генә төшсен, калганнары җыелырга әзер торалар. Җир өстендә ачык яткан бәрәңгедән авыз иткәч, аның ярым ачык ятканына да күз төшә. Аннан туфрак астындагы бүлбене чокып алу да кыен булмый инде. 1950—60 елларда гомер булмаган хәл күзгә чагыла башлады: кара каргалар тавык чебиләрен, каз-үрдәк бәбкәләрен алып китә башладылар. Бу күренеш күп кешеләрнең каргаларга карата нәфрәтен тагын да арттыра төште. Хәтеремдә: шушы уңай белән колхоз председателе урынбасары авыл арасында булган кара карга оялардай барлык агачларны — өянке һәм топольләрне кисеп бетерергә дип җыелышта чыгыш ясаган иде. Күп өянкеләр, топольләр кисеп, төпләп ташланды. Әмма каргалар әле һаман да бар. Аз санда гына калсалар да, яшәп яткан көннәре. Кешеләрнең үзләрен мылтыклардан атып үтерүләренә, тере балаларын алып кукуруз басуында таякларга асып куеп җәфалап үтерүләренә карамастан, яз җитте исә авылга киләләр. Иң элек үзләренең биредә кышлый торган дуслары — чәүкәләр белән исәнләшәләр. Ә чәүкәләр! Чәүкәләр үзләренең карга дусларын шундый шатланып каршылыйлар, әйтерсең алар өчен бәхет тик шунда гына — карга дусларының килүендә генә. Каргалар җылы якларга китә башласалар, чәүкәләр алардан бер тотам калмый ияреп йөриләр, китмәгез, монда да кышларга була лабаса, диләр, күрәсең: «Так-так-так! Тут-та-так! Там-да-дак!» янәсе. Карга тыныч кош. Ул талашырга-сугышырга яратмый. Чәүкә гәүдәгә кечерәк булса да, холыксызрак. Чәүкәләр үзара да чукышып алалар. Әмма кара карга белән чәүкәнең сугышканын беркемнең дә күргәне юктыр. 10. «к. У.» м I, 145 Карга-чәүкә дуслыгының бер сәбәбе бар. Аларның дошманнары уртак. Уртак дошманнарга каршы көрәштә алар бердәм хәрәкәт итәләр... Менә төрле якка карангалап тавык карчыгасы авыл өстенә очып килеп җитә. Ул урман тирәсендә үзенә азык таба алмаган. Көртлекләр, боҗырлар аннан яшеренеп котылганнар. Ниһаять, ул авылга килеп гамьсез генә тырманып йөрүче берәр тавыкны, ул да булмаса, ялгызрак калган берәр карганы яки чәүкәне булса да эләктереп сызарга исәп тоткан. Карчыганы беренче тапкыр ерактан күреп алган карга үзенчәлекле бер тавыш белән кычкырып җибәрә. «Кар, кар! Карчыга бар!»—ди. Бу тавыш каргалар өчен дә, чәүкәләр, хәтта сыерчыклар өчен дә куркыныч турында уртак сигнал булып яңгырый. Сигналны ишетү белән, кошларның иң көчле, тазалары югарыга күтәрелергә ашыгалар. Карчыга никадәр көчле, үткен тырнаклы булмасын, әгәр дә аңар югарыдан китереп канат белән бәрсәләр, һавада тизлекне югалтып, түбәнгә төшеп китәргә мәҗбүр. Берәү генә түгел, берничә кош бере артыннан икенчесе китереп бәрә башласалар, карчыгага җиргә мәтәлергә генә кала. Авыл өстенә төшү ерткыч кош өчен бик уңайлы түгел, анда аны малай-шалай да таяк белән кыйнап үтерә ала. Карга-чәүкәләр һавага күтәрелү белән, карчыга авыл тирәсеннән таярга ашыга. Тавык чебиләреннән авыз итәргә ниятләп авылга килгән тилгәннең бик югарыда гына очып күзәтүенең дә сәбәбе шунда. Минем каргалар белән чәүкәләрнең колхоз тавык фермасына килгән карчыганы ничек итеп куып җибәргәннәрен карап торганым бар. Ул көнне кичкә таба каралты тирәсендәге зур-зур топольләрне, каргалар оялап йөдәтүдән туеп, кисеп аудардылар. Нишлисең, берни дә эшләп булмый. Дөнья шулай каршылыклы инде ул... Бер елны майның соңгы яртысында шундый күренешкә тап булдым. Ул көнне миңа берничә хатын: «Бакча артындагы өянкеләрне я кисеп аудар, я каргаларны атып бетер, юкса, тавык-чеби- ләребезне чүпләп бетерәләр!» — дип инәлделәр. Ә кукуруз саклаучы малайлар ул көннәрне карга ояларыннан карга балаларын кырга алып китә тордылар. (Агач башыннан егылып төшеп имгәнүче малайлар да булгалады.) — Әнә, әнә, күрәсеңме? — диде күрше карчыгы.— Синең өянкеңдәге каргалар баядан бирле минем тавык чебиемне ашыйлар... Карга оясы минем өйгә 120 метр гына җирдә. Мин бинокль алып чыктым да күзәтәм. Ни күрим: ояда тере тавык чебие. Ике карга аның авызын ачтырып азык каптырырга азапланалар. Куркынган тавык чебие каргаларның шәфкатен һич тә аңларлык хәлдә түгел. Соңыннан мин каргалар оялаган өянке төбеннән үлгән үрдәк бәбкәләре, тавык чебиләре очраткаладым. Мәсьәлә аңлашылды: үз балаларын югалткан каргалар тавык чебиләрен ашар өчен түгел, ә «асрау бала» итеп туйдырып үстерергә теләп алып китәләр икән. Әле менә күптән түгел генә, апрель аенда урамнарда үлеп яткан каргалар еш очрый башлады. Аларны кемнәрдер вак калибрлы мылтыклардан качыппосып кына аталар, кемнәр атканын белеп булмый. Әле кукурузлар тишелә торган чор да түгел. Карга тавышы яратмаган кешеләр аларның ояларын гына боза торалар... Моның да сере ачылды. Өянке, тополь башларына ояларга ирек булмагач, каргалар электр станциясенең мәһабәт чыршылар төсле басып торган биек баганаларына оялап йөдәтә башлаганнар. Без ел саен кошлар көне уздырабыз. Ул көнне мәктәп балалары сыерчык оялары ясап куеп һәм... карга ояларын туздырып каршылыйлар. Кара каргаларны үтерү әле һаман да дәвам итә. Киләчәктә бездә дә «Кытай чыпчыклары» белән булган кебек берәр хәл тумасмы?» —» дигән сорау туа. Колхоз җитәкчеләре андый сорауга болай җавап бирәләр: — Булмас. Хәзер химия гасыры, үсемлек корткычларына каршы көрәштә карга-чәүкәгә мохтаҗлык булмас, корткычларны химик матдәләр белән юк итәрбез,— диләр. Мин хәзерге заман агрохимиясенең көченә ышанам. Әмма «Җил тегермәне икәнен беләм дә, суы каян килә?» — дигән сыман сорау килә. 1967 елны безнең урамга 300—400 генә метрдагы кырга шикәр чөгендере чәчелгән иде. Июнь аенда шушы чәчүлекләр трактор ярдәмендә гексахлоран белән эшкәртелде. Көньяктан искән коры җил гексахлоран тузаны белән безнең урамнарны да «сыйлады». Күзләр пешегә, тын юллары әчетә иде. Бу хәл озакка бармады баруын. Берике көннән саф һава сулый башладык. Әмма... 1969 ел җәендә Казанга баргач, күз врачына күренергә туры килгән иде. Ул минем күзләрне карагач: — Кайнар цехта эшләдегезме әллә? — дип сорады. — Юк. — Эш урыныгызда зарарлы газлар бар идеме әллә? — Юк. Мин — укытучы,— дим. Шулай да күңелдә бер төен урнашты: теге елны гексахлоран тәэсире түгелме икән? Чөнки бу авыру безнең очта күбрәк таралды бит әле. Каргаларның кимеп бетүе аркасында килеп чыккан кайбер күңелсез хәлләргә тукталып үтик. 1919 елның май аенда безнең авылда чигенеп баручы Колчак армиясе ятты. Шунлыктан бер генә игенче дә атларын җигеп кыр эшләренә чыга алмады. Ай буена безгә атлар, сабаннар белән урманнарда качып йөрергә туры килде, чөнки авылда яки кырда күренгән һәр атны аклар тотып алып олауга җиктерәләр иде. Ә акларга олаучы булып эләксәң, башыңның Себер ягына китеп олагасы көн кебек. Ул чакта әле безнең якта туңга сөрү дигән нәрсә булмаганлыктан, басуларда узган елдан килгән камыллар язын да сөрелмәде. Менә шул елны каргалар бала үстерә алмадылар. Ә 1921—22 елларда ачыккан кешеләр каргаларны ите өчен ауладылар. Нәтиҗәдә бу кошлар азаеп калды. Өянке башларындагы «кара чалмалар» сирәгәйде. Элек тә һәрбер сабанчы артыннан буразна тулып ярышаярыша каргалар йөгерешә торган иде. Хәзер алар берәм-сәрәм генә калдылар. 1922, 1923, 1924 еллар җылы һәм явым-төшемгә бай булдылар. Әмма авыл халкы җирдән югары иген уңышы ала алмады. Ул елларны чәчүлекләргә саранчалар һөҗүм итеп йөдәтте. Кызу эш өстендә крестьяннарны «саранча куарга» мобилизацияләргә туры килә, саранчага каршы көрәш атналыклары, ункөнлекләре уздырыла тора иде. Картрак крестьяннар: «Бу афәтнең безнең якта гомердә булганы юк иде, каян килеп чыкты соң бу шомлык?» — дип зарланганнары хәтеремдә. Саранчалар таралуның сәбәбен агроном Кошелов Николай карга-чәүкәләрнең саны кимүдән дип аңлатты, һәм бу шулай булды да шикелле. 1926. 1927, 1928 елларда каргалар ишәйделәр һәм әкренләп саранчалар да югалдылар. Бәйрәкә авылының урта бер җирендә иске каберлек бар. 1930 елларга кадәр читтән күзәткәндә бик матур урман булып күренә иде ул. Анда мәһабәт наратлар да, каеннар да, имән агачлары да күп иде. Кисәк шушы агачлар корый башладылар, унбиш-егерме ел эчендә күп агачлар юкка чыкты. Наратлар бөтенләй беттеләр. Ниһаять, анда үлән дә үсми башлады. Яз башында гына берике 1о» * 147КӘШИФ РӘХИМ ф ТАВИГАТЬ БЕЛӘН ОЧРАШКАНДА атна яшәреп тора да аннан сап-сары булып кибә дә бетә зират өсте, 1947 ел җәендә каберлекнең чирәмен каргалар эшкәртергә тотындылар. Таң беленгәннән башлап караңгы төшә башлаганчы каргалар эштә — томшыклары белән чирәм чукыйлар. Бер атна эчендә бу мәйдан тырмалап эшкәртелгән кебек уңдырышлы туфракка әверелеп калды. Икенче елны монда һәртөрле кәрешкәләр, тукранбаш һәм күп төрле болын үләннәре үсеп китте. 25 ел инде менә зират өстендә һәр елны печәннең мул уңышы үсә. Бәлки әһәмият биреп утыртучылар табылса, тиз арада кабат урман да үсәр иде биредә. Каргаларның зират өстен генә түгел, кайбер болынлыкларны, көтүлекләрне эшкәртүләрен күп тапкырлар күрергә туры килгәне бар. Алар берьюлы ике төрле файда ясыйлар. Беренчедән, туфракны зарарлы бөҗәкләрдән, кортлардан арындырсалар, икенчедән, туфракның үзен яхшырталар. 1861 елгы реформа буенча патша хөкүмәте җирләрнең күп өлешен кисеп алып, арзан бәя белән алпавытларга тапшырган. Бу без яшәгән Бөгелмә өязендә бигрәк тә кискен төс алган. Авыл кешеләренә һәр ир җанына 4 дисәтинә исәбеннән (көтүлекләр, болыннар, яраксыз җирләр, тау һәм сазлыкларны да кертеп исәпләү) җир калдырылган. Берничә ел эчендә крестьян общиналары җирләренең 50 проценттан артыгы алпавытлар кулына күчкән. Алпавытлар солы, борай, арыш, тары игүне крестьяннарга калдырып, үзләре бу як өчен яңа культуралар: борчак, карабодай, мәк, горчица һ. б. кебекләрне чәчә башлаганнар. Крестьяннар алпавытларга җиңел генә бирелмәгәннәр. Алпавыт хуторларына «кызыл әтәч» җибәргәләгәннәр. Терлекләрен куып алып киткәннәр, төнлә- төнлә көлтәләрне урлап ташыйлар икән байларның. Ә каргалар? Каргалар да авыл кешеләрен якларга тырышканнар. Алпавытларның борчак басуларына һөҗүм итә торган булганнар. Бөгелмә өязендәге күп санлы яңа алпавытлар арасында Елатчич дигән бер алпавыт булган. Татарлар аны Ялатич дип йөргәннәр. Баштарак аны «тиле алпавыт», «дурак барин» дип тә атаганнар. Базарларда суйган куян түшкәсе 5 тиен торганда Ялатич 50 тиен биреп тере куян сатып ала икән. 2 сумга менә дигән төлке тиресе барында ул 20 сум түләп тере төлке сатып ала торган булган. Тере килеш тотып илтсәң, ябалак өчен дә акча биреп чыгара торган булган Ялатич. Үзендә бик күп тере җәнлекләр асраган. Аннары алар- ны күреп туйгач, иреккә чыгарып җибәргән. Эшчеләргә башкалар кебек каты булмаса да, аның җиренә кереп аучылык белән маташырга һич тә мөмкин булмаган. Бер елны шул Ялатич бик күп борчак чәчтергән. «Барыбер каргалар ашап бетерә ич, нигә шул кадәр күп борчак чәчтерәсең?» — дигәннәр күрше алпавытлар. Борчаклар бик матур булып үсеп киткәннәр. Ялатич борчак чәчүлекләре арасына бишәр, унар метр биеклектә итеп карачкылар ясатып куйдырган. Борчаклар өлгереп каргалар төшкәли башлагач, Ялатич тере каргалар сатып алырга керешкән, һәрбер тере карга 1 сум. Ул чакта ялчылар 50 тиенгә көн буе печән чабалар икән. Ялатич тере каргаларны әлеге зур карачкылар янына арканлап бер-ике көн асрагач, үз кулы белән иреккә очырып җибәрә икән. Шуннан соң каргалар борчак басуындагы карачкыларны күрү белән, бер чакрым читләтеп уза башлаганнар. Ялатичның борчагына зыян килмәгән. Икенче елны күрше алпавытлар «тиле алпавыт» эшләгәнчә эшләгәннәр. Алар тере карга җыюны икенче, өченче, дүртенче елларда да дәвам иттергәннәр. Ялатич тере карга бәйләп асрауны бер генә ел эшләгән. Әкренләп бу эш өязгә таралган. Тора-бара каргалар карачкы булмаганда да борчак чәчүлекләренә һөҗүм итми башлаганнар. Ул заманнан халык телендә «борчак карачкысы шикелле» дигән сүз генә калган. Мәсәлән, өстен-башын чишенмичә түргә узган кешегә: «Нәрсә син борчак карачкысы кебек утырасың»,— диләр. Елатчичның «Хайваннар психологиясе» дигән китабы (1926 елда булса кирәк) татар телендә дә басылып бик тиз таралып беткән иде шикелле. Без машиналар белән җиңел идарә итәбез. Тере табигать белән дә шулай идарә итә белергә кирәктер, һәрбер җәнлекне кечкенә «гөнаһы» өчен дә үлемгә хөкем итү гаделлек түгел. Бик ачыккан төлкенең авылга килеп бер тавык урлаганы өчен кызып китәргә ярамый. Ул мәхлукның кыш буе тычканнар белән генә туенуын исәпкә алырга кирәк. Бер оя карга баласы туйдырып үстерү өчен центнерлап азык кирәк икән. Ә ул азык нәрсәдән гыйбарәт соң? Алар — игенчелек корткычлары, бигрәк тә аларның туфрак эчендә яши торганнары, ягъни әлегә безнең химия көче генә җитмәстәй- ләре. В. И. Ленин тормышыннан алып язылган бер очерк бик нык хәтердә калган. Бер ял көнне Ильичны иптәшләре үзләре белән ауга алып чыгалар да, аны бер зур агач төбендә яшеренеп торырга калдырып, үзләре төрле якка таралалар. Алар төлкенең Ильич ягына таба үтүен тәэмин иткәннәр, күрәсең. Төлке Лениннан 20 генә метр кала туктап иснәнеп торган да әкрен генә китеп барган. Ә аркасына ике көпшәле мылтык аскан Ильич төлке күздән югалганчы сокланып карап торган. Соңыннан аңа иптәшләре килеп: — Нигә атмадыгыз, Владимир Ильич, төлке Сезгә 20 генә метр җирдә туктап торды ич! — дигәннәр. Ленин: — Бигрәк матур иде шул ул! — дип җавап биргән. Мин аркасына мылтык аскан Ленинның үзенә якын ук килгән төлкегә сокланып карап торуын ачык күз алдыма китерәм. Шундый рәсем иҗат итеп — хәер, андый рәсем бар да бугай — күпләп бастырылып таратылуын теләр идем мин. Ә ул очеркны балаларыбыз өчен китап итеп чыгару яшь буынны табигать сөючеләр итеп тәрбияләүдә зур урын тотар иде. Ике ат бәясе торган бурсык Бәйрәкә авылында узган йөзнең сиксәненче еллар тирәсендә ярлы крестьян семьясында туып үскән Моратша Зайдулласы дигән таза гына гәүдәле бер агай бар иде. Бик тырыш, шуның белән бергә гел баю турында гына исәпләп йөри иде ул. 1919 елда тоз белән сату итәргә дә маташып караган иде дә, беренче сәфәрендә үк тотылып, барлык мөлкәтеннән язды. Шулай да Заһидулла агай 1921—22 елгы ачлыкларны җиңел уздырды. 1924 елда аның бик таза ике баш аты, салам түбәле булса да, алты почмаклы өе, келәте һ. б. бар иде. 1924 елның март аенда шушы Заһидулла абзыйга БАССРның Туймазы районыннан бер кардәше кунак булып килә. (Безгә Туй- мазы районы унике генә километр). — Сезнең якта нинди яңалыклар бар? — дип сорый Заһидулла, исәнлексаулык сорашканнан соң. КӘШИФ РӘХИМ ф ТАБИГАТЬ БЕЛӘН ОЧРАШКАНДА — Безнең якта яңалык шул,— ди кунак,— Туймазыга «әмиркеләр» килде. Бурсык җыялар. Бер бурсык алтын белән 200 сум. — Булмас ла!? — Валлаһи газыйм, ипи, тоз, кояш, шушы көн!.. — Димәк, бер бурсык ике ат хакы тора. — Нәкъ менә шулай. Кунакны озату белән, Заһидулла агай бурсык тиреләре җыярга ашыга. Баштарак һәр тирегә 5—10 сум түли, соңрак 25 әр сумнан да алгалый. Билгеле, бурсык тиресе җыю өчен акча кирәк. Заһидулла күп уйлап тормый, йөзәр сумнан ике атын берьюлы сатып җибәрә. Моратша Заһидулласы бурсык тиреләре төяп Туймазыга юнәлә. Үзе, «әмиркеләр» кайтып кына китмәгән булсалар ярар иде, дип борчыла. Менә бурсык тиреләре төягән олау Туймазыга барып керә. Бурсык җыючы «әмиркеләр» кайтып китәргә өлгермәгәннәр икән өлгерүен. Ләкин... Ләкин Заһидулла абзыйга аларның кайтып китәргә өлгермәүлә- реннән ни файда? «Әмиркеләр»гә бурсык тиреләре түгел, ә тере бурсыклар кирәк икән. Аларның да парлы, ягъни аталы-аналы булуларын шарт итеп куялар икән алар. Шулай итеп, тиз баерга исәп тоткан Заһидулла агай язгы чәчүгә чыгар алдыннан гына ике атыннан да колак какты. Ә без: «Әмиркеләргә тере бурсыклар нигә кирәк булды икән?» — дип баш ваттык. Чынлап та, бер пар аталы-аналы бурсыкка «4» ат хакы түләп алып, аларны баллы ипи белән тамакларын туйдыра- туйдыра асрау нигә кирәк булды икән? Бу күренеш минем өчен унбиш еллар дәвамында сер булып калды. Ә халык арасында шушы уңай белән бик күп төрле «имеш- мимешләр» таралды. Барыннан да бигрәк бурсык маеның үпкә авыруларыннан, коры сызлау һәм ревматизмнан ышанычлы дару булуы турындагы хәбәрләр ишетелде. Бурсык мае белән дарулаучы им- томчыларга яңа керем чыганагы ачылды. Спекулянтлар да буш калмадылар. Гади майның килосы 50—60 тиен торганда, бурсык маена 15—20 сум сорый торган булып киттеләр. Соңга таба бурсык мае гына түгел, ите дә дару булуы турында хәбәрләр таралды. Мулла абзыйлар бурсык итенең хәрам булуы турындагы элекке карашларыннан тәмам ваз кичтеләр. Ул чакта әле безнең яктагы таулы урыннарда суырлар да (байбаклар) бик күп иде. Әти белән язгы сабан сөреп ашлык чәчкәндә буш араларда үзебезнең җиргә якын гына булган «Туры тау» дигән түбәдә суырларны күзәтә идем мин. Мәчедән зур, эттән кечерәк булган бу җәнлекләр көне буе мәш килеп яталар. Убаларыннан (өннәреннән) чыгалар да, кулларын алга сузып, кеше шикелле ике аякка басып озак карап торалар, көтүчеләр кебек итеп теш үтәли бик каты сызгыралар. «Әнтыйф, әнтыйф!» дигән кебек итеп кычкыралар. Басып торган суыр янына 10 адым калганчы барып була. Тагы да якынрак килә башласаң гына, «әнтыйф»ны кабатлап, койрыгы белән җиргә бәрә-бәрә убасына кереп китә. Әти миңа суырларга кагылмаска, аларның убаларына якын килмәскә куша. «Күрәсең бит: кыйблага карап аяк өсте басалар да кулларын күтәреп дога кылалар! Көннәрнең җылы булып, яңгырларның яугалап китүен, үләннәрнең, игеннәрнең тиз үсүен телиләр алар!» Атларны чирәмгә ашарга җибәреп үзебез кара чиләктә тозлы каз ите турап пешергән борай өйрәсен ашагач, йокыга киткәнче әти миңа суырларның тарихын сөйли. «Борын-борын» заманда бик ярлы бер кеше булган. Аның бар карап торган байлыгы үзенең өлешенә тигән тау башындагы җире 150 булган. Әмма ул җирдә иген үсмәгән, сарыклар асрап кына яшәргә мөмкин булган ул җирдә. Ә җир хуҗасының сарык нәселе тергезеп тә җибәрерлек хәле булмаган. Бердәнбер көнне Антыйф исемле алпавыт шушы ярлыдан сорамыйнитми шул җирдә сарыкларын көттерә башлаган һәм ул җирләрне үзенеке дип игълан иткән. Ярлы кеше Антыйфны судка биргән. Ә Антыйф шундый ук бер ярлы ♦ кешене яллап хәйлә оештырган һәм судьяларга әйткән. «Кемнеке < икәнен җирнең үзеннән барып сорагыз»,— дигән. Судьялар әлеге § ярлы җир хуҗасын үзен дә ияртеп килгәннәр дә: — Җир! Син кемнеке? — дип кычкырганнар. Ә җир эченнән: = — Антыйф, Антыйф! — дигән аваз ишетелгән. Шул рәвешчә өч тапкыр кабатлагач, судьялар җирне Антыйф- S ныкы дип карар чыгарып кайтып киткәннәр, ди. Актык җиреннән дә мәхрүм калган ярлы кеше. Судьялар кайтып ~ киткәч, бу күренешкә аптырап, яңа казылган туфрак күренгән урын- < га барган да таяк белән төртеп караса: ни күзе белән күрсен, анда = үзенең күршесе күмелеп ята. Судьяларның соравына «Антыйф! < Антыйф!» дип җавап биреп ятучы да шул сатлык булган икән. н Шунда инде әйтә моңар әлеге ярлы кеше: ♦ — Байга сатылып, мине актык җиремнән мәхрүм иттең, сабый ' балаларымны ачтан үлүгә дучар иттең. Шуның өчен мин сине йөрә- “ гем белән каргыйм. Үзең генә түгел, хатының, балаларың, моннан - соңгы бөтен нәселең җир астында яшәүче җәнлекләр булып калсын- “ нар иде! — дип әйткән ди. Ярлы кешенең каргышы төшеп теге * сатлык шунда ук суырга әверелгән, ди. Аны эзләп килгән хатыны “ да суыр булып калган, ди. — Менә шуның өчен суырларны рәнҗетергә, хәтта аларга кагы- * лырга да ярамый,— ди иде әти.— Алар кешеләргә зарар салмыйлар, буш калган тау үләне — кылган белән канәгатьләнеп яшиләр. Күрәсең, безнең бер башагыбызга да тигәннәре юк. Мең еллар элек бабалары эшләгән әшәкелек өчен алар гаепле түгел. Әгәр суырларга кагылсаң, алар үзеңне каргарлар. Авырырсың, кулың корыр... дип әйтә торган иде әти. Әмма спекулянтлар, карак аучылар (браконьерлар) бер нәрсәдән дә тукталып калмадылар. Бурсык ите, бурсык мае, дип алдап сату өчен суырларны да ауларга керештеләр. Хәзер инде безнең тирәдә бу җәнлекләр дә бетте дияргә мөмкин. Әти мәрхүмнең сөйләве буенча, бурсык та кешедән килеп чыккан, имеш. Әмма аның тарихы суырныкына караганда бераз гына башкарак. Аның тарихын әти болай сөйли торган иде. «Бер байның үсеп буйга җиткән улы, мин сине үземә хатын итеп алам дип. үзләрендә асрау булып торучы ятимә кызны алдаган, ди. Кызның йөкле булуы беленгәч тә бай аны йорттан куган. Ә авыл кешеләре аны бөтенләй авылдан да куганнар. Йөкле хатын урманда бер зур агач ышыгында чүп-чарлардан үзенә куыш ясап яши башлаган һәм шунда бер малай тапкан. Урмандагы җәнлекләр боларга төрле азыклар китереп торганнар: тиеннәр чикләвек җыеп китергәннәр, куяннар какы, кузгалак, балтырган ише үләннәр ташыганнар, бүреләр, төлкеләр үзләре ашый торган иттән өлеш чыгаралар икән. Ана пошилар, боланнар җиленнәре тулы сөт белән килеп, саудырып китә торган булганнар. Малай көннән-көн үскән. Унбиш яшьләрендә ул дөньядагы иң көчле кешеләрнең берсе булып танылган. Аның даны якын-тирәгә генә түгел, чит илләргә дә таралган. Ул чагындагы закон буенча, иң көчле кеше илгә җитәкчелек «тәргә тиеш булган. Яшь батырның атасы билгеле булмау гына моңар комачаулык иткән. Әнисеннән ул әтисенең кем булуын әйтүне үтенә. Ана улын әлеге үзе асрау кыз булып торган йортка алып килә. Бу чакта инде карт бай үлеп, яшь бай, ягъни егетнең атасы үзе хуҗа булып калган һәм бер бай кызына өйләнеп тора башлаган икән. «Сине бер батыр чакыра!» дип хәбәр иткәч, бай болдырга чыгып баса. Егет аңар: — Мин синең улың! — ди. Әнисе дә: — Ие, бу синең улың! — дип хаклап тарихны сөйләп бирә. Бай үзенең хатынын кочаклап: — Ялган! Минем менә шушы кешедән башкага өйләнгәнем юк, тизрәк күземнән югалыгыз! — ди. — Үз сүзеңнең дөреслегенә шаһитың бармы? Нәрсә белән ышандыра аласың? — ди егет. Байның хатыны: — Ант ит, карт, ант ит кояш белән, ай белән, икмәк, тоз белән ант ит,— дип, иренең колагына пышылдый. — Кояш белән ант итәм, син минем улым түгел! — ди бай. Әмма, шул сүзне әйтеп бетерүгә, кояш аның өстендәге киемнәрен көйдереп төшерә. Бай моны егет тарафыннан эшләнгән сихер галәмәте дип белеп, ачуланып болдырдан төшеп җиргә баса. — Тагын нәрсә белән ант итәсең? — ди егет. — Җир йотсын, менә шушы көнне күрмим! — дип әйтеп бетерүгә, бай, хатынын култыклаган килеш, бурсыкка әверелеп җир астына кереп киткән, ди. Ул да суыр шикелле җиргә казып оялаучы нәселен калдырган. Әмма ул бай сыйныфтан — тәмле тамаклардан булганлыктан, бурсыклар баллы нәрсәләр: төклетура, шөпшә, җи- ләк-җимеш һәм гөмбә ише нәрсәләр белән туеналар икән, ди». Безнең бабайлар үсемлекләр дөньясы белән дә, тере табигать белән дә бик нык таныш булганнар. Аларның кешегә нинди файда китерүләрен яхшы белгәннәр. Файдалы кошларны, җәнлекләрне үтерергә ярамавын коры сүз белән генә түгел, суыр, бурсык, үрмәкүч һ. б. ларның «килеп чыгулары» турындагы әкиятләр белән балаларның күңеленә беркетә торган булганнар. Дөрес, бу әкиятләр фәнгә нигезләнмәгән, күп очракта дин буявына буялган булганнар. Әмма аларның әдәби кыйммәте бар, дидактик әһәмиятләре зур. Мәсәлән, әлеге без телгә алган әкиятләрне генә алып карыйк: биредә суырларны, бурсыкларны үтерергә ярамавы турындагы фикерләр байларга, комсызларга, алдакчыларга, сатлыкларга, гомумән, намуссыз кешеләргә карата тирән нәфрәт тудыру белән бергә үрелеп бара. Аерым әйтемнәр, мәкальләрдә дә тирән хакыйкать бар. Мәсәлән: «Каргага тимә, каргар, йортың янар», «Бака үтермә, ашың тәмсез булыр», «Кош баласына тимә, атаң-анаң үләр, үксез калырсың», «Кышкы җәнлек — тәнгә азык, җәйге азык — җанга язык», «Йоклаган җәнлеккә атма, үзеңә тияр», «Танымаган җәнлеккә таяк атмыйлар», «Тилгән оясына тигән тинтәк», «Кош баласын кеше баласы кебек сакла», «Сабый килеш бүре баласы да кызганыч». Халык телендә, бигрәк тә карт аучылар арасында мондый мәкальләрне бик күп ишетергә мөмкин. Бурсыклар, суырлар турында да әйтергә теләгәннәрне әйтеп бетерик. 1939 ел җәендә Бәйрәкә авылы, «Авангард» колхозының умарталыгында булырга туры килгән иде. Умартачы Хафизов Рәхимҗан белән урманга таба чыгып барганда балалар баш киеменә охшаган нәрсәләргә күз төште дә: — Бу нәрсә? — дип сорыйсы иттем. — Бу — оя, бөҗәк оясы,— диде Хафизов, теге нәрсәгә аягы белән тибеп.— Күрәсеңме, әнә җирдән казып чыгарылган. Бурсык актарып чыгара аны. Божаннар, шөпшәләр умарта кортларының явыз дошманнары. Аларны юкка гына умарта корты бүреләре димәгән- ♦ нәр. Менә бу җир астына казып кереп оялый торганын филант < диләр. Берүзе көнгә 25 умарта кортын очып барган җирендә үтерә. 3 Ул үз балаларына умарта кортының бавырын изеп ашата. Болар и үрчегән җирдә умартачылык белән шөгыльләнергә мөмкин дә түгел. Э — Аларга каршы көрәш чаралары бардыр бит? — дип сорыйм, у — Китапларда язылган чаралар безнең шартларда мәгънәсез. * Әйтик, божанның оясын табып, агулаучы матдә сибәргә кушалар. ? Ул инде «тычканны тоткач күзенә сибә торган дару» дип, базарда 5 кирпеч оны саткан шәкерт сыманрак. Божанның оясын табуы мөм- л кин түгел, икенчедән, агулаучы матдә сипкәч, умарта кортлары 5 үзләре дә үлә бит. s Ә менә безнең дүрт аяклы дусларыбыз — бурсыклар божаннарга- < шөпшәләргә каршы көрәштә иң ышанычлы һәм файдалы җәнлекләр. Алар үзләренең озын танауларын сузып сак колаклары белән тың- ♦ ланып, астындагы божан оясын да, җир өстендәге куаклардан шөп- s шә ояларын да табып алалар. * — Әле менә урманга чыгуымның да сәбәбе шунда. Моннан ерак « түгел бурсык убалары бар. Менә шуларга кемдер капкын корып киткән,— дип сөйләп бирде Хафизов. 1942 ел язында Хафизов, Ватан сугышы фронтларыннан ярала- в нып кайткач, теге умарталыкны элекке урыныннан 7 километр п көнбатыштарак булган Әрчү дип аталган имәнлеккә күчертте. * — Теге урында бурсыкларның нәселен бетерделәр,— дип аңлатты аның сәбәбен умартачы.— Кыш өстендә убаларын казып актарып ташлаганнар. 1940 елда ук инде анда керем алу кимеде, ә 1941 ел җәендә корт семьялары бөтенләй зәгыйфьләнгәннәр. Анда хәзер адым саен божан оясы... Ә Әрчүдә, Баланлы урманында, әлегә бурсыклар бар... Әрчү умарталыгы берничә ел рәттән зур табыш бирде. Әмма браконьерлар «Баланлы» урманындагы бурсыкларның да нәселләрен корыттылар. Соңыннан бу умарталык «Натравис урманы» дигән урынга күчерелгән иде. Биредә инде умарталыкта каравылчы булып торган Мифтахетдин агай үзе үк капкын корып бурсык ауларга кереште. «Мин тотмасам да, аларны сунарчы Нигъмәтҗан аулап бетерә, ул бер ел эчендә генә 70 ләп бурсык алган»,— ди иде ул. «Натравис»та да бурсыклар бетерелде. Хафизов Рәхимҗан да умартачылык эшен бөтенләйгә ташлап, «пүләвәй» булып эшләп, вафат булды. Ютазы райзосында район буенча умартачы булып эшләгән Корнеев та бурсыкларның умартачылык дуслары булуын раслап сөйли иде. Хәзерге «Коммунизмга» колхозы территориясендә элек 8—9 умартачылык булып, 1941—45 елларда барысының уртача еллык бал табышы 400—500 центнерга җиткән. Хәзер инде бал уңышы ул вакыттагыга караганда ун мәртәбәгә кимрәк. «Коммунизмга» колхозының 8000 гектардан артып киткән чәчүлек җирләре дүрт яктан да дәүләт урманнары белән уратып алынган. Юкә кебек баллы үсемлекләргә бай булган 4000 гектар мәйдандагы урманнардан бик күп бал алырга мөмкин булыр иде. Икенчедән, карабодайның да уңышы 40 процентка күтәрелер иде. Хәзер инде умарталыкларга файда китерерлек санда бурсыклар юк шул. Шөпшәләр, божаннар, уклы чебеннәр аркасында колхоз умартачылыгының түбәнгә тәгәрәвенә тагын бер дәлил. Колхозның урман буенда урнашкан умарталарыннан, шунда гына карабодай һәм башка баллы үсемлекләр чәчүлекләре дә булуга карамастан, һәр оядан уртача 10—15 килограммнан артык бал табышы алынмый. Ә авылдагы һәвәскәр умартачыларның «ташка үлчим» умарталары 30—50 кг бал бирәләр. Чөнки авыл арасында божаннар, шөпшәләр юк. Менә шуннан инде 1924 елны «әмирке»ләрнең тере бурсыклар җыеп алып китүләренең серен аңларга була. Ул заманда һәрбер фетр эшләпә кигән кешене «әмиркеле» дип хисаплау гадәт иде. Бәлки ул кешеләр бик ерактан да булмаган- нардыр. Умартачылыкны алга җибәрергә дибез икән, безгә дә каян да булса бурсыклар алып кайтып үрчетү кирәк булмасмы икән? Бабайларыбызның бурсык ите ашауны кеше ите ашау белән бердәй итеп санауларының да хикмәте аңлашылса кирәк. Ә инде суыр- лар турында эшнең ничек булганын 1970 ел азагында телевизордан күреп кенә аңларга туры килде. Ул җәнлекләрнең күп авырулары кешеләрнеке белән уртак икән. Әйтик, алардан чума авыруы йоктыру да мөмкин икән. Шуның белән бергә алар безгә бик кирәкле җәнлекләр дә булып чыкканнар. Моңарчы безнең медицина галимнәребез, төрле авыруларны өйрәнү, даруларны сынап карау өчен чит илләрдән бик кыйммәт бәягә маймыллар сатып алырга мәҗбүрләр иде. Соңгы вакытта, билгеле булганча, суырлар бу эштә маймылларны алыштыра алалар булып чыкты.