Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЙ ҺӘМ ЙОЛДЫЗ ЯКТЫСЫНДА

СТАМБУЛ БЕЛӘН БЕРЕНЧЕ ТАНЫШУ

Самолет Мәскәүдән Стамбулга һем Анкарага атнасына ике генә тапкыр оча. Бу рейс белен барсаң, конференциягә я ике-еч кен алдан киләсең, я бер көнгә соңга калуың бар. Шуңа күрә без Төркиягә, урау булса да, башка рейс белән. София аркылы китәргә булдык. 1972 елның 25 сентябрендә көндез, «ТУ» маркалы совет самолетына утырып, Софиягә юл тоттык. Самолет салонында туган якларына кайтып баручы төрле чит ил кешеләре дә, башка илләргә ярдәм итәргә баручы совет белгечләре дә бар. Шулар арасында без — Анкарада булачак беренче тюркологик конференциядә катнашырга баручы делегация членнары да урын алганбыз. СССР Фәннәр академиясе тарафыннан оештырылган бу делегация составында совет тюркологларыннан унбер кеше очабыз. Бу группаның җитәкчесе — филология фәннәре докторы, профессор Әдһәм Рахимович Тенишев. Ул тюркологиядә уйгур теле белгече буларак танылган. Берничә ел буе Кытайда гыйльми командировкада булып, уйгур телен яхшы өйрәнгән һәм шуның буенча зур-зур хезмәтләр язган, хәзер СССР Фәннәр академиясенең тел гыйлеме институтында төрки телләр секторы мөдире булып эшли, Төркиягә беренче баруы. Аның ярдәмчесе — Ленинградтан СССР Фәннәр академиясе член-корреслон- денты Андрей Николаевич Кононов. Ул моңа кадәр дә Теркиядә берничә мәртәбә булган. Тюркология өлкәсендәге, аерым алганда, төрек теле буенча булган хезмәтләренең әһәмиятен истә тотып, төрекләр аны үз гыйльми җәмгыятьләренә мактаулы член итеп сайлаганнар. Шуңа күрә аңа тюркология буенча Теркиядә чыккан хезмәтләр килеп тора, андагы яңалыклар белән ул таныш. Делегация составында Төрек тел җәмгыятенең мактаулы членнары булган һәм Теркия юлларын моңа кадәр дә берничә мәртәбә таптаган тагын ике кеше бар: Мәскәүдән тел гыйлеме институтының өлкән гыйльми хезмәткәре профессор Эрванд Севортян һәм Бакудан тел гыйлеме институтының директоры, аСоветская тюркология» журналының баш редакторы, Әзербәйҗан Фәннәр академиясенең академигы профессор Мамед Ширалиев. Өлкән буын тюркологлардан Смет Кенесбаевның да Төркиягә икенче баруы икән. Ул үзе Алма-Атадан, анда тел гыйлеме институтының директоры һем Каэагыстан Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр буенча вицепрезиденты булып эшли. Бу биш галимгә командировка Фәннәр академиясе тарафыннан бирелгән. Калган алты кеше Фәннәр академиясе делегациясенә гыйльми турист итеп кертелгәннәр, шуңа күрә болар, конференциядә катнашудан тыш, турист буларак. Теркия С белән танышып та йөрергә тиешләр. СССР тюркологлары делегациясенең гыйльми туристлары арасында Мәскәүдәге тел гыйлеме институты өлкән гыйльми хезмәткәре Людмила Покровская да бар. Ул төрки семьяга керә торган гагауз теле төзелешен тикшерә һәм шуның буенча докторлык диссертациясен тәмамлап килә. Төркиядә конференциягә ул гагауз теле буенча доклад әзерләгән. Аннан тыш бу группага биш доктор-профессор кергән: Әзербәйҗан дәүләт университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Әлүәвсәт Абдуллаев, шул ук университетның филология факультеты деканы Агамуса Ахундов, тюркология кафедрасы мөдире Фәрхад Зейналов; Үзбәкстан Фәннәр академиясе тел гыйлеме институтының бүлек мөдире Эргәш Фазылов һәм Казан педагогия институтыннан — мин. Кишинев һәм Бухарест шәһәрләре өстеннән очып, самолетыбыз өч сәгатьтән София аэродромына килеп төште. Мондагы аэровокзалда без биш сәгать буе София—Стамбул — Дамаск рейсын көтеп тордык. Безне каршылап озатырга Болгария тюркологлары ирле-хатынлы Молловлар һәм тагын бер-ике коллега килгән иде. Алар белән бергәләп дөнья хәлләрен сөйләшеп, тюркология яңалыклары турында фикер алышып йөрү үзе бер файдалы очрашуга әйләнде. Кызганычка каршы, бу сөйләшүләрдә Смет Кенесбаев юньләп катнаша алмады, башын аска иеп. йоклаган кешегә охшап утырды. Ул күтәрелеп: — Хәл яман, Мирпәтик, организмда су җитми, эчәсем килә,— дип зарланып кына алгалады. Чәй дә, кока-кола да, минераль су да эчеп карый, яхшырып киткән кебек була. Шул арада кызыклы хәлләр сөйләп безне көлдереп тә ала. Ләкин хәле тагын начарлана. Эрванд Севортян күбрәк үзенең Төркиягә элегрәк баруы турында сөйли. Мамед Ширалиев та аңа кушыла. Төркиянең зур филологлары турында алар безгә кыска гына мәгълүмат бирәләр. Аннары без тагын самолетка кереп утырдык һәм, бер сәгать дигәндә, Стамбулның Яшел кәй (Яшел авыл) аэродромына килеп тә төштек. Сентябрьнең 25 еннән 26 сына каршы төн, безнең вакыт белән сәгать бер иде. Аэропортта гыйльми туризм буенча баручыларны «Контуар туризм» вәкиле каршы алырга тиеш иде. Бу учреждение бер кешенең хосусый милке икән. Хуҗа эшне яхшы оештыра алмаган, ахрысы. Рус телендә сөйләшә белә торган эшчеләре юк, андыйлар Төркиядә гомумән бик аз, шуңа күрә алар туристларны йөртү өчен бик кыйммәт хакка гына ялланалар икән. Шуны истә тотып булса кирәк, «Контуар туризм» безгә төрек телендә сөйли торган гид тәкъдим итте. Делегациянең командировкалы вәкилләре Стамбулда калмаска, якындагы рейс белән Анкарага очарга тиешләр иде. Ләкин Смет ага Кенесбаев үзен начар хис иткәнлектән, алар да безнең гыйльми туризм группасы белән Стамбулга барып кунарга булдылар. Әйберләрне автобуска төягәнче, без Төркия төненә игътибар ител, бераз фикер йөртеп алдык. Төн бездәге кебек түгел, күк аяз булуга карамастан, кап-кара төн. Бары йолдызлар һәм ай гына ачык булып ялтырый, ләкин алар җиргә бөтенләй яктылык бирмиләр кебек. — Биредә төн дә караңгырак бугай,— дим мин иптәшләргә. — Көньякка киткән саен, төн караңгылыгы куера бара.— дип, сүзгә катыша бер әзербәйҗан юлдаш. — Төн караңгы булганга, кешеләр иң элек айга, йолдызга игътибар иткәннәр, аларны хәтта караңгыда да яктылык бирә ала торган җисемнәр итеп санаганнар,— ди бер өлкән иптәш. Караңгыда кем белән кем сөйләшкәнен, кемнең кемгә җавап биргәнен абайлавы да кыен, ләкин әңгәмә һаман җанлана. — Шундый куе караңгыда иң элек ай белән йолдыз кирәк булганга, алар күп кенә көньяк илләренең дәүләт гербында һәм байракларында да урын алганнар. — Алай гына булмаска тиеш, ярты ай сурәте басып алучылар эмблемасы булган ат дагасы сурәтенең әкренләп үзгәрүе, кыскаруы нәтиҗәсендә туган булуы да мөмкин. — Терния байрагындагы айны сапсыз урак белән тиңләгән иде бер төрек егете,— ди Төркиядә электән булган бер юлдаш. — Монысы булмас, бу, чынбарлыктан бигрәк, шундый теләк булганга әйтелгәндер бәлки. — Элек нәрсә булгандыр, хәзер аны һәр төрек ай-йолдыз дип аңлый, караңгыда яктылык бирә, юнәлешне күрсәтә торган җисем сурәте дип саный. ф Төн караңгылыгына чумгач туган бу фәлсәфә шактый дәвам иткән, ахрысы. Безнең багажларны төяп бетергәннәр, гид, бик эшлекле кыяфәт белән, автобуска Ц утырырга чакырды. Кузгалып киткәч, ул роленә кереп, безнең алга чыгып басты, з Хәзерге яшьләр кебек озын буйлы, кап-кара чәчле, бакенбардлы һәм мыеклы, Кавказ халыкларындагы шикелле озын һәм кәкре борынлы, елмаеп кына сөйләшүче 2 30—35 яшьләрдәге бер кеше иде ул. — Төркия җиренә аяк басуыгыз белән сезне тәбриклим, әфәнделәр! Минем з исемем — Угур Аййолдыз. — О-ol Кара ничек туры килә! Ай-йолдыз яктысында. Аййолдыз җитәкчелегендә, g ай-йолдыз иленең борынгы башкаласына барабыз,— дип көлешеп алдык. g — Туристларны каршылау программасы буенча, мин сезне төрек тарихы белән кыскача гына таныштырырга тиешмен,— дип сүзен дәвам итте Угур. әле генә көле- с шеп алудан җитди төскә керә алмыйча.— Сез тюрк телен һәм тарихын өйрәнүче * галимнәр булгач, миннән күбрәк беләсездер, сөйләмәсәм дә ярыйдыр? ♦ — Юк, юк, сөйләгез. Төркиягә килгәч, без үзебезнең элек белгәннәрне яңартыр- e re тиешбез. Төрек тарихын гына түгел, Стамбул тарихын да сөйләрсез; әле барасы “ юл озын,— дип җавап бирә Фәрхад Зәйналов барыбыз өчен дә. Шунысы игътибарга лаек: гид төрек тарихын үзенчәрәк сөйли. Аның аңында о «төрек» һәм «төрки» дигән ике төшенчә урынына, «тюрк» дигән бер генә төшенчә бар. Төрекләр турында сөйләгәндә, ул «Төркиядәге тюркләр» тезмәсен куллана. * Аның өчен тарихта төрекләрнең халык булып, аннан соң милләт булып формала- җ ш ул ары да юк. Халыклар формалашу чорында ук аерым тарихи берәмлек булып оешкан төрки халыклар хәзер инде аерым-аерым милләтләр булып үсеп а, җиткән булуга карамастан, безнең гидның авызында алар барысы да бер «тюрк = милләте». — Сез даталарны дөрес беләсез, ләкин тюрки милләтләрне барысын бергә бутыйсыз,— дип әйтеп куя Фәрхад, ирек куйсаң, ул терек тарихын яңадан сөйләп чыгар иде. Булса да була икән сүзгә бай һәм туктамый сөйли ала торган кешеләр! Без нәрсә әйтергә дип уйлап торганчы, ул әйтеп тө куя, нигездә, дәрес әйтә. Өзербәйҗан теле төрек теленә бик якын, шуңа күрә аңа бәхәсләшеп алу да берни тормый. Гидның артка шактый авышкан терек тарихын турайтып һәм бераз өстәп тө сөйләсәң, болайрак була. XI йөз башларында көнчыгыштан күчмә терки кабиләләр Иранга. Әзербәйҗанга. Әрмәнстанның бер өлешенә. Иракка һәм Сүриягә ташкын булып килеп керәләр. Алар күбрәк угызлардан һәм төркмәннәрдән торган булалар, төрки-сельҗуклар дип йөртеләләр һәм бик зур территориядә «Бөек Сельҗукидлар» дәүләтен төзиләр. Шул ук йөзнең бОнчы елларында. Византия гаскәрләрен җиңеп, Анатолий ярым утравын яулап ала башлыйлар һәм шунда «Бөек Сельҗук» хакимлегенә рәсми генә буйсынган Рум солтанлыгы төзиләр. Рум дип ул вакытта сельҗуклар Византия грекларын атыйлар. Алардан тартып алынган җирдә төзелгәнгә, дәүләтнең исемен дә шулай кушалар. Рум солтанлыгы, башка төрки кабилә союзларын да яулап алып, XII—XIII йөзләрдә сельҗукларның бик зур дәүләтенә әйләнә. Аның халкы составында огуэ, төркмәннәрдән башка тагын бик күп төрки кабиләләр — печенглар, кыпчаклар — һом терки булмаган җирле кабиләләр — греклар, әрмәннәр, кердләр. лазлар, грузиннар, славяннар һ. б. була. Яулап алучы теркиләр күпчелек тәшкил иткәнлектән, җирле халыклар да әкренләп терки телне кабул итәләр, теркиләр үзләре, җирлә халыкның җитештерү культурасын үзләштереп, утрак тормышка күчәләр. Бу монгол яулап алуларыннан соң, XIII йөз ахырында туган Госман дәүләте чорында тагын да көчәя һәм XVI йөзнең беренче яртысында, элекке терки һәм терки булмаган төрле җирле кабиләләр кушылып, терек халкы формалашып җитә. Төрекләрнең милләт булып оешуы бик озакка сузыла, чөнки Госман империясе» чит ил капиталына буйсынганлыктан, феодаль мөнәсәбәтләрдән котыла алмый интегә, социальэкономик яктан һаман артта кала бара, капиталистик үсеш юлына күче алмый. Төрек халкының буржуаз милләт булып оешып җитүе XX йөзнең 10—20 елларында гына реаль булып чыга. Моның өчен Мостафа Кемаль Ататюрккә, Госман империясен җимереп, 1923 елдагы революциядән соң, төрек буржуаз республикасын төзергә кирәк була. Төркиядә шуңа күрә Ататюркне ихтирам итәләр, аңа зур-зур һәйкәлләр куйганнар. Аңлашылса кирәк, төрекләрнең әкренләп формалашу тарихын безнең Угур болай сөйли алмый, чөнки аларда Төркия тирәсендәге халыкларның гына түгел, бәлки Европа халыкларының да төрекләрдән килеп чыгулары турында язылган пантюр- кистик китаплар да аз түгел. Төркиянең хәзерге вакыттагы халык санын әйткәндә дә ул «Төркиядә 36 миллион төрек яши» дип белдерә. — Башка халыклар бармы соң? — дип сорыйбыз. Болай туры сорау биргәч, безнең гид көрдләрнең, грекларның булуын өсти. Ә төрки халыкларны аерып сорагач, аптырап кала, бераз уйлагач, «әзәри төрекләре дә бар»,— дип куя. Менә без Стамбулның машиналар, кешеләр тулган, йортлары нигезләреннән алып түбәсенә кадәр рекламалар белән чуарланган тап-тар урамнарына килеп керәбез. — Сәгать төнге ике тула, шәһәр йокламаган. Ни өчен шулай? — дип сорыйбыз Угурдан. — Бездә сәгать бер генә тула әле, сәгатьләрегезне күчереп куегыз,— дип кенә чикләнә гид, башкасын аңлатмый. Күрәсең, ул да арыган, без дә талчыкканбыз. Ни әйтсәң дә, йокы вакыты бит. Шактый текә урамнан күтәрелеп, Таксим (бүлү, бүленеш) дигән мәйданнан уңга борылдык һәм, тагын да таррак урамда туктап, автобустан төштек. Бер йортның ишегалдына кердек. Анда тагын бер кечкенә бина бар икән. Монысы «Кеннеди отель», ягъни Кеннеди исемендәге кунакханә. Монда бары ирләр генә хезмәт итә икән, алар әйберләребезне безнең өчен алдан әзерләнгән бүлмәләргә бик тиз ташып бетерделәр, һәр бүлмәгә икешәр кеше бүленеп урнаштык. Самолетта бераз черем итеп алган идек, йокы килми, бит-кулларны югач, йокы тагын да ачылды. Җирле вакыт белән икенче яртыда төнге Стамбулны карарга чыктык. Урамда халык тагын да арткан. Машиналар бертуктаусыз кычкыртып узалар. Урамның тротуары шул тикле тар — ике кеше янәшә барырлык та түгел. Машина таптап китмәсен дисәң, бер-бер артлы йөрергә кирәк. Йортларның урамга чыга торган якларында, беренче катта, вак-вак кибетләр. Аларның кайберләрендә әле сату итәләр. Кибет хуҗасы я малае, я хатыны белән бергәләп сата. Төнлә сигарет, сагыз һәм кыздырылган каштаннан башка нәрсәләр бик үтми булса кирәк. Тәрәзәң урам якка чыкса, төнлә йоклыйм дип уйлама икән. Машиналар тавышына кешеләрнең кычкырып сөйләшүләре кушыла, тирә-як шау килә. Шуңа күр» без дә бөтен шәһәрне тутырып кычкырып сөйләшәбез: — Безнең шәһәрләр төнге бердән соң гел бушап кала, ә монда, киресенчә, төннең икенче яртысында хәрәкәт арта гына бара икән. — Күбесе яшьләр. Бай балалары кәеф-сафа коралар. — Эш юк, уку йортлары аз, нишләсеннәр, башка чара юк. Ерак китмик, төнлә адашырбыз дип. кунакханәгә борылып кайтабыз. Менә кайда икән әле капитализм төне! Ишегалдында төнге клуб. Ул тирәдә йөргән яшь кызларның һәм ир-атларның килеш-килбәтләре, кыяфәтләре һәм кыланышлары аларның холык-фигыльләрен, эшшөгыльләрен көзгедәге кебек күрсәтеп тора. Мондагы төн үз һөнәрләренең килереннән казнага өлеш кертүче законлаштырылган фахишәләр дөньясы икән! Бу—капитализм өчен гадәти бер күренеш, чөнки бер якта байлыкның аерым кешеләр кулында туплануы, икенче якта ярлылыкның үсүе кешенең хезмәтен генә түгел, рухи дөньясын да эксплуатацияләүгә китерә. Бу хәлләрне күрү урамдагы кибетләрнең ялтыравын күңелдә берьюлы тоныкландырып җибәрде. Капитал дөньясы чыннан да тыштан ялтырый, эчтән калтырый икән. Иртән торып ашау залына җыелгач, Угур Аййолдыз да килеп җитте. Ләкин аның кайгысы бездә түгел: безнең гостиницада тору, ашау-эчү, багажны төяү-бушату. автобуста йеру хаклары, тегендә-монда хезмәт күрсәтүчеләргә чәйлек кебек бурычлар алдан түләп куелган. Ә менә командировкалы иптәшләр мондый мәшәкатьләрдән азат түгел. Гид өчен алар — кызыктырырлык объектлар. Безнең өчен бирелгән автобуста аэропорттан шәһәргә килү, отель да бер төн куну һәм иртәнге аш командировкалы юлдашларыбызга 240 ар лирга төшкән. Бу — Тәркиядәбер гади кеше бер айга ала торган хезмәт хакының яртысы дип әйтерлек. Моңа без генә түгел, Төркия- ♦ не элегрәк күреп белгән аксакаллар да игътибар иттеләр булса кирәк. «Яшәү кыйммәтләнгән икән1» — дип куйдылар. Смет Кенесбаевның хәле тагын да авырая төшкән иде. Дарулар, чәйләр эчерт- кәләп аны юлга әзерләдек тә, иртәнге рейс белән Анкарага очу өчен, командировкалы иптәшләрнең барысын да аэропортка озаттык. Без, гыйльми туристлар, бүген көне буе Стамбул белән танышырга тиешбез. Анкарага безнең рейс кичке аштан соң гына була. Ниһаять, Угур безне автобуска чакырды, Стамбул белән таныштыра башлады. Шәһәр Византия императоры Константин тарафыннан IV йөздә салынган, XV йөз уртасында төрекләр яулап алганчыга кадәр, ул Константинополь дип аталган. Яулап алгач, төрекләр аны үзләренең башкалалары итәләр һәм шәһәрнең бер өлеше йөрткән исеме белән Стамбул (Истамбул) дип атыйлар. Хәзер Стамбул җиде тауда урнашкан, халкы 3 миллионга якын, ул —Төркиянең иң зур шәһәре. Зуррак өлеше Европада, кечерәге — Азиядә. Шәһәрнең бу ике өлешен тоташтыру өчен Босфор аркылы күпер сала башлаганнар. Гидның әйтүенә караганда, ул зурлыгы ягыннан дөньяда дүртенче күпер булачак. Босфорның ике як ярында бик биек ике челтәрле тимер багана күтәрелеп, алар өстән корыч арканнар белән тоташтырылганнар. Бер мең биш йөз метр арада башка баганалар булмаячак,—дип өсти гид,— күпер шул арканнарга асылынып торачак. — Без хәзер күпер янына ук бармыйбыз, Стамбулдан китәсе көнне сез аның яныннан паромда чыгарсыз,— дип, гид безне төп җамиларны (мәчетләрне) карарга алып китте. Менә Селәймания җамиы, ул XVI йөз башында хакимлек иткән терек солтаны хөрмәтенә төзелгән. Дүрт манаралы, һәр яктан биек таш койма белән уратып алынган. Төп бина уртада бер зур гөмбәз, аның дүрт ягында дүрт кечкенәрәк гөмбәз астындагы гаҗәеп зур биек залны тәшкил итә. Койма тышындагы урам буйлап тезелгән кечкенә биналарның түбәләре дә бер үк төрле гөмбәзләрдән торалар. Бу — төрек архитектурасының гүзәл бер үрнәге, дип аңлата гид. Селәймания зиратында Төркиянең иң мәшһүр әһелләре күмелгән. Анда төрек эпитафиясенең төрле чорларга караган истәлекләре саклана. Сөләйманиянең иң зур байлыгы аның терки, гарәп, фарсы кулъязмалары китапханәсе икән. Беренче кулъязмаларны монда XVIII йөзләрдә җыя башлаганнар. Соңыннан Төркия солтаннарының, аларның туган-тумачаларының шәхси китапханәләре дә Селәймания җамиына тапшырыла килгән. Угур Аййолдызның әйтүенә караганда, бу китапханәдә кулъязмаларның һәм иске китапларның библиография таләпләреннән чыгып эшкәртелгәннәре генә дә 100 меңнән артып китә. Китапханә эшчеләренең җитмәве аркасында, бик зур милли байлык булган кулъязмаларның шактый зур өлеше эшкәртелмичә тора; фән эчен кыйммәтле материаллар дөнья күрмичә ята. Борынгы Византия грекларының Ат мәйданына куелган терле һәйкәлләренә карагач, без янәшәдәге Солтанәхмәт җамиына килдек. Таш койманы үтел ишегалдына кергәч, безне үсмер малайлар уратыл алдылар һәм төрле рәсемнәр тәкъдим итә башладылар. Бу рәвештә сату итү монда тыела булса кирәк; кемдер килеп чыккач, малайлар бер-берсенә «кач, кач!» дип кычкырышып, төрле якка шәрә табаннарын ялтыраттылар. Солтанәхмәт җамиы башкаларыннан алты манаралы булуы белән аерылып тора. Менә Төп Капы җамиы. Монда, Кремльнең Оружейное палатасындагы кебек, алтынбриллиантлардан эшләнгән терле әйберләр тупланган. Дәүләт байлыгын тәшкил иткән кулъязмалар да Төп Капыдагы махсус китапханәләргә урнаштырылганнар. Шәһәр белән танышуның планына кертелгән соңгы җами — Айя-София. Бу— борынгы Византия архитектурасының гүзәл бөр истәлеге, 532—537 еллар арасында МИРФАТИХ ЗӘКИЕ В ф АП ҺӘМ ЙОЛДЫЗ ЯКТЫСЫНДА тезелгән, Ат мәйданы белән бер ансамбль тәшкил итә. Хәзерге кендә бу изге София храмы музейга әйләндерелгән. — Сез Теркиянең байлыгын Стамбул базарыннан да күрә аласыз. Теләгегез булса, Капалы чаршыга барабыз,— ди Угур, автобуска кереп утыргач. Өсте ябык базар терекчә чаршы дип йөртелә, капалы — ябык, бикле дигән сүз. Димәк, без Стамбулның ябык базарында. Аркылыга һәм буйга сузылган бик күп урамнардан тора ул. Монда нәрсә генә юк1 Әйберләр кыйммәт, алучы аз, сатучылар, кибет ишеге төбенә чыгып, үз әйберләрен сатып алырга өндәп торалар. Әйберне сораган хакка алу юк монда. Сатулашып арыгач, кибет хуҗасына нәрсәдер сатырга насыйп булса, алучыны ул чәй яисә кофе белән сыйлап җибәрә. Чөнки сатып алучы булмаса, алар банкротлыкка төшәчәкләр. Шуңа күрә сатучыга караганда алучы кадерлерәк. Бу инде — төрек халкының сатып алу мөмкинлеге бик түбән дигән суз. 26 сентябрьдә кичен безне Яшел көй аэропортына илтеп куйдылар. «Контур туризмвнан бер төрек кызы озата килде. Билетларны хисапка алдыргач, хәзер соң инде дип, аны Стамбулга кайтарып җибәрдек. Менә бер вакыт самолетка утырту башланды. Чемоданнарны алдан аерым алып киттеләр, ә кулдагы портфельләрне, кесәләрне бик җентекләп тенти башладылар. Пыш-пыш сөйләшү китте. — Корал эзлиләр. — Әле күптән түгел кораллы кешеләр бер самолетны пассажирлары белән бергә алып качканнар. — Бу мыскыл итү була бит инде. — Юк, тентесеннәр. Юкса, безне дә самолет белән бергә урлап качарлар— Тентүне үтеп, «Боинг-707» самолеты янына киттек. Аңа «Төркия һава юллары» дип язылган. Кереп утырдык, ләкин һаман кузгалмыйбыз, ниндидер ыгы-зыгы бара. Пассажирларны самолеттан чыгарырга тырышалар, ә кешеләр тартыша. Ниһаять, без тагын аэровокзалда. Имеш, кергәндә бер кешедән пистолет тапканнар, аның юлдашларын яңадан тентергә уйлаганнар. Ни булса да булган, безне ярты сәгатьтән соң самолетка яңадан кертеп утырталар. Бу юлларны язганда, минем кулга «Правдапның 23 октябрь саны килеп керде. Анда. 22 октябрь көнне коралланган дүрт кеше нәкъ шул рейс белән оча торган «Боинг-707» самолетын Софиягә алып киткәннәр, дигән хәбәр бар. Самолет бортында 66 пассажир һәм экипаждан 9 кеше булган. Шундый җентекле тентүне ничек үткәннәр икән бу кораллы кешеләр, дип аптырамас җиреңнән аптырарсың. АНКАРАДА ОЧРАШУЛАР Бер сәгать дигәндә, самолет Анкара аэродромына килеп төште. «Контуар туризм» вәкиле, яшь кенә бер егет, безне Ататюрк бульварындагы Мола отеленә китереп урнаштырды, һәрбер этажында икешәр кешелек алты бүлмәсе булган бу кунакханә француз капиталына салынган, хуҗасы — француз. Димәк, чит ил капиталы кешегә хезмәт күрсәтү сферасына да үтеп кергән икән. Иртән торып, тәрәзәдән карауга беренче тәэсир: Стамбул тар урамлы шәрык шәһәре икән. Анкара көнбатыш шәһәрләренә тартымлырак киң урамлы икән. Кичә кич гид сөйләгәннәрне, онытылганчы дип, блокнотка яза башлыйм. Анкара шәһәренә безнең эрага кадәр VIII йөзләрдә нигез салынган. XI йөздә Анкараны төрекләр-сельҗуклар яулап ала. Кемаль Ататюрк милли азатлык хәрәкәте белән Анкарадан торып җитәкчелек итә. 1923 елда, бу хәрәкәт тәмамланып, республика игълан ителгәч. Теркиянең башкаласы Стамбулдан Анкарага күчерелә. Анкарада хәзер 1 миллион 200 меңнән артык кеше яши. Бу — Стамбулдан кала илдә икенче зур шәһәр. Чит җирдә соң ятылса да, иртә торылган. Мин тагын тәрәзәдән, җиденче каттан, шәһәрне күзәтәм. Монда Стамбулдагы кебек зур җамилар күп төрле. Дүрт манаралы берәү күренә, аны, ремонтлау өчен, такта корылма белән уратканнар. Башкала булгангадыр, эре-эре биналар күзгә чалына, ләкин шәһәрнең күпчелек өлешен бер катында бер гаилә генә урнашырлык тар, дүрт-биш катлы йортлар тәшкил итә. Болары — аерым хуҗалык галәмәтләре. Урамда рекламаларның иге-чиге юк; беренче каттан башлап соңгы катка кадәр тезелгәннәр. Дүртенче катта теш врачы тора икән, ул шунда үз тәрәзәсе турына реклама яздырып элгән: фәлән-фәлән теш врачы тетлары. Анкарада тагын БМО хисабына ачылган Урта көнчыгыш техник университеты эшли. Моның дүрт факультеты бар икән: администрация, архитектура, техник һәм филология факультетлары. Бу университетта укыту инглиз телендә алып барыла, һәм анда Урта һәм Якын Көнчыгыш илләре студентлары белем ала. Төркиядә барлык гыйльми эшләрне координацияли торган гомуми учреждение юк. һәрбер фән буенча галимнәрнең җәмгыятьләре оештырылган. Мәсәлән, тарих, тел, экономика, юриспруденция, геология, медицина, физика һ. б. бик күп ирекле җәмгыятьләр. Без катнашачак конференцияне Төрек тел җәмгыяте (Тюрк дил курумы) оештырган һәм ул төрек теле буенча беренче гыйльми конференция (Би- ринҗе тюрк дили билимсел курултае) дип атала. Безне бигрәк тә беренче сүзе җәлеп итә. 40 елга беренче конференция! Терек тел җәмгыяте Ататюркнең ризалыгы һәм кушуы буенча 1932 елда оештырылган, хәзер дә Ататюркнең килеренә яши. Аның дүрт этажлы махсус бинасы бар. Шунда директор, генераль секретарь, канцелярия, галимнәр өчен бүлмәләр, китапханә һәм киңәшмәләр үткәрү өчен заллар бар. Бу җәмгыять төрек теле буенча гыйльми тикшеренүләр җыентыгы һәм «Төрек теле» дил аталган журнал чыгара. Журналга «айлык тел һәм әдәбият журналы» дигән аңлатма да бирелә. Конференция Тюрк дил курумының 40 еллыгына һәм Мәхмүт Кашгарлы тарафыннан төзелгән «Дивану Лугат-ит-тюрк» сүзлегенең 900 еллыгына багышланган. Программага караганда, конференциядә катнашу өчен, галимнәр дөньяның бик күп шәһәрләреннән җыелганнар: Анкара. Стамбул, Мәскәү, Ленинград. Баку, Казан. Ташкент, Алма-Ата, Бухарест, Будапешт, Прага. София, Сиэтл (АКШ), Тирана. Белград. Геттинген (ФРГ), Гамбург, Токио, Берлин, Осло, Копенгаген, Париж, Варшава, Упсала (Швеция), Приштина (Югославия). Беренче танышканда ук безне: — О, иң зур делегация Советлар Берлегеннән! — дип каршыладылар. Сәгать 10 җитте, актлар залы тулды. Менә бер вакыт фоторепортерлар колагына ишетү аппараты тыккан карт кына бер кешене йөгерешә-йөгерешә әле сәхнәдән, әле халык арасыннан торып рәсемгә тешерә башладылар. Терек галимнәреннән сорап белдек: бу Ататюрктән соң ил белән 30 елга якын идарә иткән, Теркияиең иң өлкән дәүләт эшлеклесе. Халык республикасы партиясенә нигез салучыларның берсе Исмет Иненю булып чыкты. Димек, терекләр бу конференциягә бик зур игътибар бирәләр, аны политик бер чара дип саныйлар. Л, «К У • М I шушында тора, янәсе. Менә без, гыйльми туристлар, иртәнге ашны ашагач, Ататюрк бульвары буйлап Анкара университетының тел, тарих һәм география факультеты бинасына юнәләбез. 27 сентябрь иртән сәгать 9 да анда җыелып, Ататюрк каберенә зыярәт кылырга тиешбез. Кичә соң килгәнлектән, без белми калганбыз: Иран шаһы килү уңае белән программаның бу элеше соңгарак кичектерелгән икән. Конференция 10 да гына ачылырга тиеш. Шулай да без факультетның актлар залын эзләп табарга булдык. Эчкә үтәрлек түгел, халык җыелган. Болар да конференциягә килгән дип торсак, алай түгел икән. Бүген конкурс йомгаклары буенча I курска алынучыларның исемлеге эленгән. Халык шул исемлекне карарга җыелган булып чыкты. Безне эчкә үткәрделәр, актлар залында конференциягә килүчеләрне каршылап торучы бер-ике кеше генә бар иде. Без, совет галимнәре, залда урын алып, конференциянең программасы турында фикер алыша башлыйбыз. Көткәндә вакыт озак үтә. Коридорга чыгабыз, шунда бер укытучынымы, канцелярия эшчесенме табып, университет турында сораштырабыз. Ул бик сүзчән кеше булып чыга. Безгә күп кенә мәгълүмат бирә. Анкара университеты әле бик яшь уку йорты икән, ул 1946 елда гына төзелгән. Аның сигез факультеты бар: филология, тарих һәм география. табигать, юридик, медицина, ветеринария, авыл хуҗалыгы, политика һәм теология факульМИРФАТИХ ЗӘКИЕВ 16! Сәхнәдә президиум өстәле һәм урындыклар юк. Трибуна һәм аның янында кечкенә өстәл. Трибуна артында Тюрк дил курумы президенты, философия фәннәре докторы, профессор Мәҗит Гөкберк чыгып баса, кечкенә кереш сүздән соң конференцияне ача һәм сүзне дәүләт министры Исмаил Арарга бирә. Димәк, бу конференциягә төрекләр дәүләт күләмендә әһәмиятле эш дип карыйлар. Министр кунакларны Төркиягә килү белән котлады, конференция эшендә уңышлар теләде. Тюрк дил курумының 40 еллыгы белән котлап килгән телеграммалар укылгач, сүз курумның генераль секретаре Өмәр Асым Аксойга бирелде. Алда гына сөйләгән ораторларның сүзе һәм Аксой доклады Тюрк дил курумының 40 ел эчендә бик күп эшләр башкаруын күрсәттеләр. Җәмгыятьнең тюркология фәненә керткән иң зур өлеше — борынгы төрки кулъязмаларын эшкәртеп дөньяга чыгару. Төрек галимнәре хәзерге көндә дә бу өлкәдә зур һәм мактаулы эш башкаралар. Ләкин теоретик яктан сайлык та сизелә. Беренчедән, шуны әйтергә кирәк: төркиләрнең тарих тарафыннан берничә төрки халыкка аерылуын, шулар нигезендә инде күп кенә төрки телдә сөйләүче милләтләрнең формалашуын танымаска тырышалар. Төрки телләрнең кайсында гына язылган истәлек булмасын, алар өчен ул — тюрк теле истәлеге. Кайчандыр төрки халыкларны Төркия флагы астында берләштерү хыялыннан туган пантюркизм идеясе һәрбер лингвистик эзләнүләрнең нигезендә ята. Икенчедән. Тюрк дил курумы галимнәре пуризм (тел чистарту) идеясе белән коралланганнар. — 1932 елларда төрек телендә төрек сүзләре 35—40% кына иде, Тюрк дил курумы эшчәнлеге нәтиҗәсендә безнең телдә үз сүзләребез 70—75 процентка җитте,— дип белдерде Өмәр Аксой. Билгеле, чит телдән кергән һәм халыкка аңлашылмый торган атамалардан телне чистартырга кирәк. Ләкин инде халыкка аңлашыла һәм халык куллана торган алынмаларны чыгарып ташлау, алар урынына, үз сүзләреңнән дигән булып, аңлашылмый торган яңа сүзләр тәкъдим итү телне халыктан аеруга алып бара. Төрекләр бу хәл белән исәпләшмиләр, халыкка аралашырга ярыймы ул, юкмы, аңа карамастан, телгә яңа ясалма сүзләр тәкъдим итеп торалар. Төрек телен элеккерәк чыккан дәреслекләрдән өйрәнгән кешеләргә Өмәр Аксойның үз теле дә бик ааыр аңлаӨмәр Аксойдан соң конференциядә катнашучыларны төрле ил делегацияләре тәбрикләделәр. Беренче сүзне Совет делегациясе исеменнән профессор А. Н. Кононов алды. Конференциянең председателе утырышның башыннан ахырына кадәр трибуна янындагы өстәл янында басып торды. Өйләгә тәнәфес игълан ителгәч, безне элекке танышлар урап алды. Иң элек: — Зәкиев абый, безне таныйсызмы? — дип, Бухаресттан Әнвәр һәм Нәдрәт Мамутлар килеп күрештеләр. Алар Румыниядәге Добруҗа татарларыннан булып, моннан берничә ел элек Казан университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган иделәр. Алар хәзер икесе дә Бухарест университетында эшлиләр: Әнвәр — тел, Нәдрәт фольклор укыта. Конференциянең калган барлык утырышлары Тюрк дил курумы бинасында булды. Алар ике секциягә бүленгән иде. Турыдан-туры төрек теленә һәм тел материалларыннан чыгып төрек тарихын өйрәнүгә караган докладлар «Төркия төрекчәсе» дигән секциядә укылды. Чыгышларның башка төрки телләргә караганы «Төркия тышындагы ләһҗәләр» дигән секциягә тупланган иде. Ике секциядә дә докладларның юнәлешләре бик чуар иде. Биредә фонетика да, лексикология дә, морфология дә һәм борынгы текстларны өйрәнү дә бар. Ләкин шунысын әйтергә кирәк: барлык докладлар да билгеле дәрәҗәдә теге яки бу төрки халыкның формалашу тарихы белән бәйләнгән иде. Татар теле һәм тарихы турында Токиодан килгән профессор Широ һаттори «Төрки телләр арасында татар теленең урыны» дигән чыгыш ясады. Башта ул телләрнең формалашу процессында булган фонетик үзгәрешләргә тукталды, ягъни фонетик закончалыкларга таянып, үз докладына фәнни нигез бирде. Шуннан соң төрле галимнәрнең фикереннән чыгып, Идел болгарлары теленнән 12 сүз китерде, аны чувашча, татарча, команча сүзләр белән чагыштырып, Идел болгарларының теле чуваш телендә, коман (кыпчак) теле татар телендә сакланып калган дигән нәтиҗә чыгарды. Таблицага анализ биргәч, бик тулы булмады дип уйласа кирәк, Ш. һаттори тагын болай дип белдерде: Идел татарлары — нигездә Идел болгарларыннан калган халык, ләкин алар бу җирләрне яулап алган һәм Алтын Урда дәүләте тезегән татарлар белән аралашканнар һәм шулерның кыпчак телен кабул иткәннәр. һаттори үзенең докладын терек телендә сейләде. Терекчө белү минем дә шуның кадәр генә булганлыктан, докладтан соң ук без сораулар биреп аңлаша алмадык. Фикер алышуны тәнәфестә икәүдән-икәү генә дәвам итәргә туры килде. Широ һаттори терек теленә караганда татарчаны яхшырак белә икән. — һаттори әфәнде, сез Волга-болгар (Волга елгасын без Идел дибез), ягъни Идел-болгар теленнән 12 сүз китердегез. Аларны сез кайдан алдыгыз һәм аларның Идел-болгарныкы булуын ничек исбат итә аласыз? — Бензин һәм Поппе хезмәтләреннән һәм башка гыйльми чыганаклардан. Кызганычка каршы, Идел-болгар теле үрнәкләре сакланмаган, шуңа күрә ул сүзләрнең болгарларныкы булуын тәрле тикшеренүләрдән генә белеп була. Бик мемкин: бәлки болгарча алай булмагандыр да. — Рәхмәт, һаттори әфәнде, Юнчы йеэдә Идел болгарлары ислам динен кабул иткәннәр, соңыннан гарәп язуында күп кенә тарихи һәм әдәби әсәрләр калдырганнар дигән фикер бар. Идел болгарлары культурасының соңгы буыннарга тапшырылу процессы турында нәрсә әйтә аласыз? Чувашларда һәм татарларда болгар культурасының нинди традицияләре бар? — Әфәндем, мин культура тарихын әйтә алмыйм, мин тел проблемалары белән генә шегыльләнәм. — Рәхмәт. Тагын бер сорау бирергә рәхсәт итегез, һаттори әфәнде. Сезнең таблицада китерелгән сүзләрне Идел болгарларыныкы дип исбатлый алган очракта да, 12нең алтысы гына чуваш сүзләренә якын, калган алтысы татар сүзенә якынрак. Мәсәлән, болгарча-татарча: алты — алты, җнети — җиде. елев — илле (чувашча — аллА). йон —ун, куэи — кән. җал — йыл (җыл). Соңгысын сез таблицада ялгыш күрсәткәнсез. Йәш чувашча да яшь, чувашча ?ул— болгарча җал — татарда йыл (диалектта — җыл). Сез боларга ничек карыйсыз? — һичшиксез, болгар-чуааш, болгар-татар проблемалары хәл ителеп тәмамланган проблемалар түгел. Бәлки киресенчадер. Эшләргә, исбатларга кирәк. Моның әчем телнең закончалыкларын әйрәнүачу иң ышанычлы юл. һаттори фикеренчә, Иделболгар сүзләре Чувашча Татарча Команча һир хёр кыз кыз жүр ?ер йез — алты ултта алты алты җал ?ул йәш йаш җиети ?иче җиде — сәкир саккар сигез сегиэ әлев алла илле — биел пиллек биш беш тухыр тахар тугыз тогуз йон ванна ун — күэн кун кен күн түәтим тават дүрт дерт МИРФАТИХ 3 О К И t В ф АП ҺӘМ ЙОЛДЫЗ ЯКТЫСЫ11ДАМена Ш. һаттори таблицасы (транскрипциясе үзгәртелде): — Туры җавабыгыз өчен рәхмәт, һаттори әфәнде. Инде хәзер турыдан-туры докладыгызга карамаган бер тәкъдим. Әйдәгез, чәй эчәргә чыгабыз, юкса арыган- дырсыз. — Юк, талчыкмадым, ләкин чәй эчү — ярый торган эш. Көн бик эссе, 30—33°. Без һаттори белән чынаякларны тотып, чәй эчә-эчә коридорда әңгәмә алып барабыз. — Сез, һаттори әфәнде, алтаистиканы яхшы беләсез инде. Бу теория буенча төрки, монгол, тунгус-маньчжур телләре ерак тарихта бер телдән яралганнар. Шунда ук Корея һәм япон телен дә кертәләр. Төрки телләрен һәм япон телен яхшы белүче буларак, Сез моңа ничек карыйсыз? — О, мин моңа уңай карыйм. Мин үземнең хатыным Маһирә ханымнан татарча өйрәнгәндә ук моңа игътибар иттем. Япон һәм төрки телләре лексик яктан бик нык ераклашканнар, ләкин синтаксик төзелешләре боларның нәкъ бер төрле. Димәк, төрки һәм япон телләре бик борынгы чорда я бер телдән аерылып киткәннәр, я кайчандыр бер-берсенең төзелешенә бик нык тәэсир итешкәннәр. Конференциянең беренче өлеше шуны күрсәтте: Төркиядә дә, башка илләрдә дә күбрәк игътибарны язма әдәби телләр, төрле борынгы язмалар өйрәнүгә бирәләр. Шул ук вакытта иске язма әдәби телнең башка тел (дин теле) сүзләре белән чүпләнмәгән булуы да исәпкә аз алына, бу ясалма алынмаларның борынгы тарихны тел материаллары аркылы өйрәнүгә комачау итүләр бөтенләй әйтелми. Җанлы телләрне тикшереп, халыкның борынгы тарихын өйрәнүгә өлеш кертү буенча нигездә совет тюркологлары эшлиләр икән. Теоретик яктан да безнең докладлар башкалардан уңай якка аерылып торды. Моны төрек галимнәре дә таныдылар һәм утырышларга күбрәк совет тюркологлары җитәкчелек иттеләр. Тагын шунысын әйтергә кирәк: төрек тюркологлары Советлар Союзында басылган хезмәтләрдән бик нык файдаланалар, аларны читләтеп үтә алмыйлар. Конференциянең икенче өлеше иске төрки ләһҗәләре (диалектлары) һәм «Дивану Лугат-иттюрк» дип аталган иде. Иртәнге утырышта Әзербәйҗан университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры профессор Әлүәвсәт Абдуллаев председательлек итте һәм конференциянең икенче өлешен ачу алдыннан кереш сүз сөйләде. Моннан 900 ел элек Мәхмүт Кашгарлы тарафыннан төзелгән «Дивану Лугат-ит- тюрк» сүзлеге төрки халыкларның һәм аларның күршеләренең тарихын, этнографиясен, әдәбиятын, фольклорын һәм телен өйрәнү өчен энциклопедик чыганак хезмәтен үти, дип башлады Ә. Абдуллаев.— Бу бөек истәлекнең 900 еллыгы Советлар Союзында нәкъ бер ел элек билгеләп үтелде. Аерым алганда, 1971 елның 7—9 Октябренда Ферганә шәһәрендә бөтен Союз күләмендә өч көнлек конференция булды. Анда 105 тюрколог катнашты, Советлар Союзының 20 гә якын шәһәреннән 43 доклад тыңланды. Шушы конференциянең эшендә актив катнашкан тюркологлардан бер төркем СССР Фәннәр академиясе тарафыннан Төркиядәге конференциягә җибәрелде. Абдуллаев тагын Мәхмүт Кашгарлы хезмәтен СССРда өйрәнү тарихына һәм шул хезмәтләрнең кыскача эчтәлегенә тукталды. Шуннан соң Төрки я дәүләт театрының бер артисты Хөсни Дагларҗа тарафыннан Мәхмүт Кашгарлы истәлегенә язылган шигырьне укыды. Конференциянең бу өлешендә СССРдан ике доклад укылды: иртәнге утырышта— «Төрки синтаксик системасын өйрәнүдә «Дивану Лугат-ит-тюрк»ның әһәмияте» дигән минем доклад, кичкесендә — «Мәхмүт Кашгарлы «Дивану...»ның төрле басмалары» турында — Ташкенттан Э. Фазылов доклады. Төрекләр конференциядә төрек, немец, инглиз, француз телләрендә генә сөйләргә рөхсәт иттеләр. Совет делегациясе вәкилләре үз докладларын төрек телендә, ә милли республикалардан килгәннәре үз телләрендә укыдылар. Смет Кенесбаев конференциядә бөтенләй катнаша алмады: Анкарага килеп җитү белән аны Совет илчелеге аркылы больницага салырга туры килде. Аның докладын казакъ телендә Әдһәм Тенишев укыды. Смет Кенесбаевның үзен, хәле бераз рәтләнгәч. самолетка утыртып, туган илгә озаттык. Аңа яхшы юлдаш та булды. Измирдәге ярмаркада берничә ай буе эшләгән Роза Юсипова иде ул. Роза Юсипова. тюрколог буларак, конференциядә катнашты һәм терек телендә тирән эчтәлекле доклад сөйләде. 29 сентябрьдә көндезге аштан соң конференциядә катнашучыларны, автобусларга утыртып, Ататюрк каберенә алып киттеләр. Ул бер калку урында төзелгән берничә бинадан һәм төрле корылмалардан тора. Төп бинасы төрек милли фрескалары белән бизәлгән. Венок кую тантанасының башында Тюрк дил курумы генераль ♦ секретаре Өмәр Асим Аксой һәм профессор Андрей Николаевич Кононов бардылар. Конференциядә катнашучылар исеменнән венок куюны А. Н. Кононовка тапшырдылар һәм ул мондагы истәлекләр журналына галимнәрнең фикерен язып калдырды. Димәк, төрек галимнәре Совет тюркологларын әйдәп баручылар итеп таныйлар. Конференция тәмамланган көнне кичен Анкара шәһәре муниципалитеты башлыгы Әкрәм Барлас галимнәрне коктейльгә чакырды. Ататюрк бульварындагы Бульвар Паласның зур залы. Бер якка өстәлләр, урындыклар тезелгән, өстәл өстендә тәлинкәләргә кытырдап торган, киптерелгән бәрәңге куелган. Залның икенче яртысы буш. Әңгәмә башта өстәл тирәсендә утырып, әкрен генә кипкән бәрәңге кетердәтүдән башланды. Официантлар эчемлек өләшергә тотынгач, кешеләр залның буш калган өлешен тутырдылар. Очрашулар, танышулар, фәнни бәйләнеш урнаштыру, фикер алышулар башланды. Миңа монда Татарстан галимнәренең татар тарихы, әдәбияты һәм теле буенча эшләре турында берничә мәртәбә сөйләргә туры килде, чөнки күп кенә чит ил галимнәре кызыксыну белдерделәр, күп кенә гыйльми хезмәтләр жибә- ш рүемне үтенделәр. Күп әңгәмәләрнең берсе турында әйтми мөмкин түгел. Венгрия- S дән фәннәр докторы Жужы Какук ханым үзенең татар текстларын дөньяга чыга- рырга әзерләнүен әйтте. Беренче бөтендөнья сугышы елларында әсирлеккә эләккән п татарлардан бер венгр галиме җырлар, әкиятләр, бәетләр, мәкальләр, табышмаклар х яздырып алган, ләкин ул аларны үзе эшкәртеп чыгара алмаган. Менә шул күп том- — нарга җитәрлек язмаларны эшкәртеп матбугатка әзерләүне Жужы Какук ханым үз < өстенә алырга булган, ләкин безнең тарафтан булышу кирәк икән. Бу эштә мин аңа ярдәм итәргә әзер булуымны белдердем. s Ике сәяхәт БЕРЕНЧЕ СӘЯХӘТ Төрек галимнәре үз кунакларына Төркиянең аерым урыннарын күрсәтүне программага баштан ук керткәннәр иде. 30 сентябрь көнне иртәнге 9 да Тюрк дил курумы яныннан автобусларга утырып ике көнлек сәфәргә чыгып киттек. Әйткәнемчә, Анкара таулы-чокырлы урынга урнашкан. Аның янындагы авыллар да теп-текә шәрә тауга утырганнар. Гомумән, табигать монда бик ярлы. Без таулар арасыннан барабыз. Ул шәрә тауларга нарат кебек агачлар утыртылган, ләкин алары да әйбәт үсмәгән. «Җир, табигать тузса да туза икән» дигән гаҗәпләнү тойгысы биләп ала. Кеше туздырган бит аны, дөресрәге, билгеле бер кешелек җәмгыяте туздырган. Тузмыйча мөмкин дә түгел. Бу җирләр бит — кешелекнең иң борынгы бишекләреннән берсе. Монда әле безнең эрага кадәр ике мең ел элек хеттларның колбиләүчелек дәүләте барлыкка килгән. Безнең эрага кадәр VIII йөзләрдә бу җирләр борынгы Персиягә, аннан соң Македониягә кергән. Соңгысы чорында җирле халыклар грөклашканнар. Безнең эрага кадәр II—I йөзләрдә бу җирләр римле- ләр кулына эләгә. Рим империясе таркалганда, монда Византия империясе төзелеп кала, бу чорда Анкара тирәләрендә уңдырышлы, бай табигатьле җирләр була, авыл хуҗалыгы бик нык алга китә. XI йөзнең ахырында бу тирәләрне күчме тормышлы сельҗуклар яулап ала, чәчү җирләре башта көтүлекләргә әйләндерелә, электән үк тузып килгән табигать тагын да ярлылана, ташландык җирләр барлыкка киле.АП ҺӘМ ПОЛДЫЗ ЯКТЫСЫНДА Без мена шул җирләрдән барабыз. 33—35 градуслы коры эсселектән кереп сыенырга бер генә күләгә урын да кж. бер генә агач та юк. Ара-тирә зур шәрә тау итәгенә яисә текә тау ярына сыенган кечкенә авыллар күренеп кала. Тигез түбәле балчык өйләр янында сирәк-мирәк кенә хатынкызлар күренгәли. Алар я авырлы, я яшь бала күтәргән, я берсеннән-берсе бәләкәй өч-дүрт бала иярткән. Үләне корып кибеп беткән ташлы җирдән ашарга нәрсәдер табып, ара-тирә ишәкләр чемченеп йөри. Кечкенәрәк шәһәрләр, зуррак авыллар үтәбез. Аларның бик борынгы икәннәре күренеп тора, һәрберсе, дошманнан сакланырга җайлы булсын өчен, текә тау борынына утырганнар. Бер урамнан икенчесенә күчү өчен, текә таудан күтәрелергә яисә төшәргә кирәк. Олы яшьтәгеләре, бала-чагасы, ире, хатыны — барысы да ишәк өстендә. Текә ярдан күтәреләләр, төшәләр, әйбер ташыйлар, мәктәпкә баралар. Ишәккә атланган хатыннар, җыелышып, авылның соңгы хәбәрләрен сөйләшеп торалар. Ишәкләр булмаса, текә тау битендә бу халык ничек яшәр иде икән? Күп кенә урамнарына машина белән керермен димә. Авыл урнашкан тау шундый текә: берәр, икешәр катлы йортларның бер ягы тауга сыенып тора, тау хәтта кайбер йортларның стенасы хезмәтен үти. Безнең авылларда булган кебек келәт, мунча, абзар-каралты- лары юк. Аларны, тау тишеп, җир астына ясаганнар. Мондый шәһәрчекләрдә йортлар балчыктан түгел, ә таштан салынган. Иң элек ташны зур кисәкләр итеп чыгаралар, йорт салынасы җирләргә ташыйлар. Шунда алардан, берәмтекләп, яртышар метр озынлыгындагы зур шакмаклар ясыйлар. Шулардан әкренләп йортлар салына. Кирпеч куллану күренми. Кечкенә генә йортлар да бик күп еллар буе салына булса кирәк. Чөнки яңа төзелеш бара торган һәр җирдә бер үк хәлгә тап буласың: астагы катта кешеләр инде тора, ә өске каты салынып ята. Ләкин анда да стена салучылар күренми. Өч-дурт кеше тәртипсез формалы зур ташлардан аста дүрт почмаклы зур кирпеч ясап азапланалар. Төп хезмәтне шул эш ала, күрәсең. Әзер булган берсен илтеп стенага салалар, тагын ниндие кирәк, шундыен ясарга керешәләр. Бөтен нәрсә кулдан чүкеч белән эшләнә. Бездәге кебек күтәрү краннарын кечкенә шәһәрләрдә түгел, зурракларында да күрергә туры килмәде. Без бара торган Анкара — Невшеһәр маршрутындагы юлга бик тигез итеп асфальт җәелгән, аны игътибар белән карап, төзәтеп торалар. Соңгы елларда юлларның төзеклегенә төрекләр үзләре генә түгел, бәлки НАТО һәм СЕНТО да бик зур әһәмият бирә икән. Стратегик әһәмияткә ия булганлыктан, юлларның күбесе дәүләт карамагында. Анкара тирәсендә, илнең үзәк районында тимер юллар җитәрлек булмаганга. автомобиль юллары бик тыгын. Ташыла торган йөкләрнең бик күп өлеше шушыннан үтә булса кирәк. Шуңа күрә бу юлларда машинада йөрү куркынычлы. Юл буена тәгәрәп төшкән ватык машиналар да, әле хәзер генә булган аварияләр дә шактый еш очрый. 200—300 км китеп, күзгә күренердәй бер елга очрамады, кечкенәләре дә бик сирәк. Менә безнең автобус бер гаҗәеп күл буеннан бара. Өсте көзге кебек тигез, җил булуга карамастан, дулкын юк, бездәге сулар кебек зәңгәрләнеп, яшелләнеп тә тормый — ап-ак. Бу Төркиянең иң зур тоз күле булып чыкты. Күлнең якын тирәсендә бернинди үсемлек һәм җан иясе күренми, тик теге як ярында уенчык кебек кенә булып тоз чыгаручы машиналар күренеп тора. Тоз күлен үтеп бераз баргач, уйсурак җирләрдә чәчүлекләр күренә башлый, ләкин бездәге кебек зур иген басулары түгел алар. Вак-вак өлешләргә тәртипсез итеп бүленгәннәр. Бер участокта хуҗа арбасын юл читендә калдырган да җирен трактор белән сөрә, күршесендәге хуҗа, бер төрәнле сабанны бер ябык кына аттан тарттырып, кечкенә генә җирен сөреп азаплана. Ара-тирә кырда бәрәңге алучылар күренеп китә. Халык кайда да халык: чит ил туристларын йөртүче автобусларны танып, эшләреннән туктап кул болгап калалар. Көндезге ашны юл буена туристлар өчен махсус салынган ресторанда ашаттылар. Бу тирәдә шактый гына агачлар күренә, шуңадыр ресторанны да «Агачлы» дип атаганнар. Өйләдән соң тагын күп кенә авыл һәм шәһәрчекләрне үтеп, сельҗуклар тарафыннан салынган кәрвансарайлар һәм архитектура истәлекләре белән таныша- таныша, кичен Невшеһәргә килеп җиттек. Бу — урта куллы гына административ үзәк. Өйләр, мәчет манаралары — барысы да таштан салынган. Җиңел промышленностька кадрлар әзерләүче бер лицей бар. Лицей каршында юл аркылы гына мәктәп булса кирәк: аның янында 8—9 яшьлек балаларга гимнастика ясатып, бер хатын-кыз укытучы басып тора. — Сездә дә укытучыларның күбесе хатын-кызлармы? — дип сорыйбыз гид хезмәтен дә үтәүче шоферыбыздан. — Әйе, 65 проценты хатын-кызлар,— ди ул. Теркиядә республика игълан ителгәч, балаларга мәҗбүри башлангыч белем бирү * кертелә. Башлангыч белем бирү ике баскычлы. Беренче баскычта уку — еч ел, икен- < чесендә — ике ел. Башлангыч мәктәпнең ике баскычын да тәмамлаган бала урта = мәктәпкә керә ала, урта мәктәп еч еллык. Урта мәктәптән тыш. белгечлек бирә “ торган лицейлар да бар. Профессиональ-техник белем махсус башлангыч һәм урта ± мәктәпләрдә дә бирелә. Кемаль Ататюрк революциясеннән соң укырга, белем алырга барлык хокуклар " игълан ителә. Ләкин рәсми хокук бирелү — эшнең башы гына, моны тормышка 5 ашыру өчен материаль мөмкинлекләр кирәк. Аның булмавы аркасында, хәзерге О көндә Төркия халкының яртысы дип әйтерлек укый-яза белми. Балаларның күп кенә _ өлеше уку урынына эшләргә мәҗбүр булалар. Невшеһәрдәге туристлар кунакханәсендә ял итеп, икенче көнне, 1 октябрьдә, с иртән җир асты шәһәрен карарга киттек. Без барыбыз да башта аны табигать * тарафыннан тезелгән зур тау тишеге дип уйлаган идек. Автобус югарыга күтәрелгән ф саен, текә тау битен күзәтеп бардык, тау тишегенең башын эзләдек. Менә беэ тауның ы естенә үк менеп, тагын 5—10 км чамасы киттек. Ниһаять, бер авылда туктадык һәм 1 - безне кечкенә бер җир тишегенә алып керделәр. Бу табигый тишек түгел, ташны ниндидер үткен әйберләр белән тырмап ясаганнар, иелеп кенә кермәсәң, баш тия. "3 кара-каршы килсәң, ике кеше бер-береңә юл биреп үтә алмыйсың. Менә без җир п астында зур залда. Монда инде иелмичә басып торып була. Түшәм-стеналары кап- * кара корым. Элек шәм яндырганнар булса кирәк. Ә хәзер туристлар өчен электр үткәрелгән. Экскурсовод, шул зур залда безне җыеп, кечкенә лекция укыды, миннән башка бер тишеккә дә кермәгез, адашырсыз, диде. Алай-болай адашсагыз, бер £ урында гына тавыш биреп торыгыз, күчеп йөрмәгез. Шулай итсәң генә монда адаш- — каи кешене табып була, юкса, бөтенләй югалуыгыз бар, янәсе. Бу зур залдан төрле * якка берәр кеше генә үтәрлек тишекләр тишелгән, алар тагын шундый ук бүлмәләргә илтәләр. Аларның кайберләре махсус ашау бүлмәсе ител эшләнгән. Тауны кискәндә, уртада озын өстәл һәм ике яклап эскәмия калдырылган. Бүлмә стеналарына виноград сыгып шәраб ясау өчен резервуарлар уелган. «Чыннан да, шәһәр икән бу! Күр. ничә бүлмә, санап бетерерлек түгел»,— дип. туристлар хәйран калып йөриләр. Боларның барысын да каты ташны нәрсә белендер уеп ясаганнар бит. Уелган вак ташларны шул тар юллардан чыгарырга кирәк булган. Күпме колның гомере өзелгәндер монда! Беренче тәэсирләргә бәя биреп өлгермисең, безне урап-урап тешә торган тишектән аска алып төшәләр. Анда шәһәрнең икенче каты икән. Шундый ук бүлмәләр, шундый ук заллар. — Тагын төшәбезме?! — дип шаярта берәү безнең гидны. Аныңча, җир асты шәһәренең тагын бер каты булу һич мемкин түгел. — Әйе, төшәбез, әфәнделәрем.— ди гид. Боз әле ышанмыйбыз. Менә икенче катны да карап бетердек. Үзеңне җир астында хис итү җанны да изә, моннан чыгу юлын эзлисе килә. Ләкин җир астындагы бу бетмәс-төкәнмәс юллар, бүлмәләр арасыннан бернәрсә табарлык түгел. Без. җир өсте кешеләре, кояшка карап якны билгеләргә өйрәнгәнбез. Монда кереп, бер-ике бүлм оно карарга елгермисең, ориентирны югалтасың. — Җир естенә чыгып, якты дөньяны күрер көннәр бар микән?—дип сөйләнү уфтану-шаяру тавышлары да ишетелә башлый. Шул вакыт гид: — Әфәнделәр, чыгабыз! — дип, безне тагын бер юлдан алып китте. Бу нәрсә?! Тагын аска төшәбез түгелме?! Әйе, аска тешебез! Менә шәһәрнең өченче каты! Менә, ниһаять, дүртенче каты! Юк, башка тешмнбеэ инде. Безнең борчылулар, уйланулар гидка да күчте булса кирәк: — Башка төшмибез, әфәнделәр. Бу җир асты шәһәре — җиде катлы, калган өч каты әле гасырлар буе тупланган туфрактан арындырып та бетерелмәгән. Килегез, кое күрсәтәм,— дип безне бер читкә чакырды. Гид, кулындагы газеталарга ут төртеп, коега ташлады, без күзәтәбез. Бу коеның төбе бармы икән? Газеталар яна-яна төшәләр, янып бетәләр, ә төпкә төшеп җитмиләр. Якынча 1 метр X 70 см зурлыгындагы бу кое ташны шундый тигез кисеп ясалган — исең китәр. Шушы бер кое җир асты шәһәренең барлык җиде катын да тоташтыра. Шәһәрне борынгы Византия империясе V йөздә коллардан төзеткән. Анда 20 мең кеше, беркая чыкмыйча, бер ел буе дошманнан качып ята алган. Аскы катларда салкынрак, өстәгеләрендә җылырак булганга, монда һава тиз алмашына, тәмәке төтеннәре дә шундук каядыр китеп юк була. Җир асты шәһәре кешеләргә мең ел чамасы хезмәт иткән, 15нче гасырда аны ташлаганнар. Ул вакыт тузаны белән капланган. 1960 елларда төрекләр, чистартып, электр утлары үткәреп, аны туристлар өчен ачканнар. Ниһаять, без җир өстендә! Яшәсен якты дөнья! Кешегә күп кирәкмени? Барысы да җир астыннан соң якты дөнья күрүгә куанышалар. Менә без тауның каршы ягына килеп җиттек. Автобуслардан төшеп, өстән иңкүлекләрне күзәтәбез. Гаҗәеп күренеш! — Марс өстенең фантастик рәсемнәрендә генә мондый күренешне күзәтергә мөмкин дип уйлый идем. Җир өстендә аннан да җиллесе бар икән! — дип гаҗәпләнә башлыйбыз. Күз күреме җитмәслек тигезлек эреле-ваклы чүмәләләр, манаралар белән тулган. Болар барысы да — дөрес формалы тоташ таш таулар. Кайбер таш манараларның өстенә, гаҗәеп зур бүрек булып, икенче таш кунган. Вулкан атылганда төрле якка очкан ташлар шулай кунганнар дип аңлата гид. Табигатьнең үзе тарафыннан ясалган бу тоташ таш чүмәләләр, манаралар үзләре үк кешене актив хезмәткә этәргәннәр. Шул тауларны чокып кереп, кешеләр үзләренә торак урыннары ясаганнар, гыйбадәт кылу өчен зур заллар тишкәннәр. Зуррак таш чүмәләләрдә 5 әр, 6 шар катлы тораклар тишелгән. Аларда хәзер инде тормыйлар, ләкин шул чүмәләләр арасына салынган торак пунктларында алар склад, келәт хезмәтен үтиләр. Тау-таш арасында әйбер үстерерлек җирне табуы кыен. Шуңа күрә борынгы кешеләр җирне ашлауга бик зур игътибар биргәннәр. Тау ташларын матур итеп колонналап кисеп, күгәрченнәргә махсус оялар ясалган. Бу ояларда хәзер миллиардлаган күгәрченнәр тереклек итә, һәм алар кешеләргә ничә мең ел инде җир ашлау өчен ашлама бирәләр. Бу тирәләрдә йөзем плантацияләре еш күренә. Шунда ук вино заводлары очрый. Крестьян балалары, ишәкләргә төяп, йөземне шушы заводларга алып килеп саталар. Урыны-урыны белән помидор утырткан басулар да күренгәли. Чокырлырак, дымлырак урыннарда бездәге таллар кебек куаклар үсеп утыра. Гид безгә аларның ботакларын сындырып, бер кочак алып килә. Ни күрик, тал түгел, ә хөрмә агачы икән! Хөрмәсе инде җитешкән. Барыбыз да авыз итәбез. Невшеһәрдә өйлә ашын ашагач, бер автобус безне, гыйльми туристларны, туры Анкарага алып китә. Башка галимнәр Анкарага әйләнеч юлдан, әле без күрмәгән шәһәрләр аркылы кайтачаклар. Кичке сәгать 6 да без, Анкарага кайтып җитеп. Мола отелена туктыйбыз. Безне «Контуар туризм» вәкиле Анкара аэропортына алып китә һәм без Измирга очабыз. ИКЕНЧЕ СӘЯХӘТ Измирга төн уртасында килеп төштек. Безне Угур Аййолдыз каршы алды. Ул, безнең белән йөрү өчен, Стамбулдан Измирга махсус килеп торган. Стамбулдагы «Контуар туризм» безне йөртү өчен микроавтобус җибәргән. Шул автобус белән аэропорттан шәһәргә кайттык һәм «Измир палас» дигән кунакханәгә урнаштык. 2 октябрьдә иртән борынгы Эфес шәһәре хәрабәләрен карарга киттек. Табигать гаҗәп бай. Биек-биек таулар урман белән капланганнар, түбәнрәк урыннарда мамык һәм тәмәке плантацияләре. Измир тирәсендә тәмәке үстерү бик нык алга киткән булырга тиеш, чөнки шәһәрдә дә, авыл җирләрендә дә атлаган саен дип әйтерлек «Төтенчеләр банкысы» (төтен—тәмәке) очрый. Бу тирәдә җирләр вак кисәкләргә бүленмәгән. Эре кулак яисә дәүләт хуҗалыклары өстенлек ала, күрәсең. Җир эшкәртүдә күбрәк машиналар кулланыла, ләкин җир өстендә эшләп йөргән батракларны еш күрәсең. Тау битләрендә, тау өстендәге ачык урыннарда йөзем плантацияләре очрый. ф Без биек бер тауга урата-урата күтәреләбез. Алдыбызда Эгей диңгезе җәелеп - ята. Урман эчендә, туристларга күрсәтү өчен, төрле корылмалар ясалган. Бу— 5 «Мәрьям ана өе», ягъни «Изге Мария торган өй». Төрекләр аны элекке легендаларга 2 таянып 1951 елда реставрацияләгәннәр һәм туристларга күрсәтә башлаганнар. 3 Шуннан соң без борынгы Эфес шәһәре хәрабәләрен карарга киттек. Бу — ике тау арасында Эгей диңгезеннән ерак түгел бер урынга салынган. Гаҗәеп озын бер п урамнан тора, урамның буеннан-буена тип-тигез итеп таш җәелгән, күл урында 2 өсте каплаулы булган. Йортлар бер-берсенә терәлеп үк торалар. Алар ак мәрмәрдән бизәкләп, колонналап салынганнар. Гидның аңлатуына караганда, әле төрекләр G монда килгәнче ук, ниндидер чир таралып. Эфес шәһәренең халкы үлеп бетә язган, 2 исән калганнары яңа җирләргә күчеп киткәннәр. Шәһәр төрле күчмә кабиләләр х тарафыннан таланган, кайчандыр җир тетрәүдән җимерелгән, хәрабә хәленә килгән. Е Гасырлар үткәч, тора-бара ул җир астында калган. Шәһәр XIX йөз ахырында XX йөз башларында гына археологлар тарафыннан ачылган. Анда әле дә казу * эшләре алып барыла, яңадан-яңа йортлар, бүлмәләр, архитектура истәлекләре табыя ла. Эфес шәһәрендә культура бик нык үскән булган. Андагы укыту биналарының, „ китапханәләрнең, театрларның зур зәвык белән эшләнүе моның шулай икәнен сөйли, а Ике театрның зуррагы ярты түгәрәк формасында хәзерге стадионнар кебек эшлән- £ гән, 66 рәт утыру урыннары тоташ кыйммәтле таштан салынган, 25 мең кешелек. * Монда хәзер казу эшләре тәмамланган һәм менә берничә ел инде Теркиянең җыр — конкурслары шушында үткәрелә башлаган. Измирга кайтышлый, безгә Торбалы шәһәрендәге махсус музейда Эфестан $ табылган истәлекләрне күрсәттеләр. Алар тагын бер мәртәбә Эфестагы культураның °- югары дәрәҗәдә булуын исбатлыйлар. Измирда ел саен халыкара ярминкә була. Без шунда киттек, анда танылган тюрколог Н. А. Баскаковның улы тәрҗемәче булып эшли, диделәр. Ярминкә моннан бер атна чамасы элек ябылган, шулай да гид барып аңлаткач, безне аның территориясенә керттеләр. Совет павильонын эзләп таптык, анда машиналарны җыеп ящик- ларга тутырып яталар иде. А. Баскаковны очраттык, ул директор тәрҗемәчесе булып эшли икән. Директор белән таныштык. Хәл-әхвәлләр сорашкач, күргәзмәнең эше турында сүз китте. Гадәттәгечә. Совет күргәзмәсе быел да иң эур уңыш казанган. Измирда шәһәрнең үзе белән танышырга да вакыт калган иде. Бу шәһәр зурлыгы ягыннан Төркиядә өченче урынны алып тора. Хәзер анда 700 меңнән артык халык яши, күбесе төрекләр, икенче бетен дөнья сугышы вакытында греклар һәм әрмәннәр шәһәрдән читкә куылганнар. Йортларның күбесенә су һәм канализация үткәрелгән. Төркия өчен бу — бик сирәк күренеш. Стамбулдагы кебек монда да бик эур ябык базар бар. Аның тар урамнарында сатучылар тавышы яңгырап тора. Кибетләрдә Америка. Англия. Франция, Италия һәм башка илләрдән кергән товарлар күп очрый. Нәкъ менә шул чит ил товарлары күпләп кергәнгә күрә. Теркня үзенең эшләп чыгару предприятиеләрен ныклап үстерә алмый һәм шуңа күрә илдә эшсезлек күп урын ала. Кичен Эгей диңгезе ярындагы бульварда үтеп йөрерлек түгел иде. Портка Италия флотының унлап корабльдән торган бер берләшмәсе килеп туктаган. Анда тротуарларга, урамнарга өстәлләр, урындыклар куеп, кәеф-сафа корып утыралар. Кем кайсы телдә сөйли: аерырлык түгел. Ниндидер сатуалу эшләре дә бара. Матрослар арасында шикле хатын-кызлар буталып йөри. Нәрсә генә юк бу Эгей тоиендв! 3 октябрьда бәз иртүк тордык һәм үзебезнең микроавтобуста 650 километр ара үтеп, кичке тугызларда Стамбулның Азия өлешенә килеп җиттек. Бу — шеһернең Ускюдар дип аталган җире, эшчеләр, һөнәрчеләр шәһәре. Босфор бугазын үтеп. Стамбулның төп өлешенә — Европа ягына —чыгу өчен паромга килдек. Паром янындагы машиналарны куырган чикләвек сатучы малайлар сырыл алды. Без бу тамашаны озак карап тора алмадык: паромга чират бик тиз җитте, чөнки чираттагы машиналарны берьюлы берничә паром кабул итә. Паромга керү белән, без Босфорны якыннан карарга ашыгабыз. Төн шомлы, салкынча көчле җил исә. Босфор тыныч түгел, аның кара болганчык дулкыннары паромга китереп-китереп бәрәләр, без, тирбәлә-тирбәлә, үз юлыбызны дәвам итәбез. Моннан тирә-якны ачык карап булмый: Босфор төрле зурлыктагы пароходлар белән тулган. Төркиянең иң зур шәһәрен — Стамбулны ерактан карыйсыбыз килә. Шул теләк безне паром өстенә алып менә. Европа белән Азияне тоташтырачак күпер яныннан үтәбез икән ләбаса! Мондый күпер турында борынгы греклар да хыялланганнар. Материкларны тоташтыру җиңел эш түгел икән шул! Теркиягә бер килүдә Стамбулны икенче тапкыр күрәбез. Монысы бигрәк тә кызыклы: ерактан, биектән карыйбыз. Аның йортлары да, урамнары да, мәчет манаралары да күренеп, аерылып тормый. Әйтерсең карт тарих бу тирәдәге берничә тауга үзенең йолдызларын чәчеп җибәргән дә, кояш чыгып, көн туганчы, аларга яктылык биреп торырга кушкан. Без тагын «Кеннеди отель»гә кайтып йокларга ятабыз. КАЙТЫР КӨН Иртән торып күзне ачу белән башланган күңел күтәренкелеге һаман арта бара, Бу нидән? Әйе, үз илеңә кайту шатлыгыннан. Кайтыр көн бүген, 4 октябрь. Туган илнең тарту көчен чит җирләргә чыккач кына беләсең икән. Бүген өйләгә кадәр гидтан башка гына Стамбулны карап йөрергә тиешбез: план шулай. Аны тормышка ашырырга дип, өчәр кешелек ике төркемгә бүленеп, Стамбул урамында әкрен генә йөрибез. Ара-тирә кибетләргә дә кереп чыгабыз. Сирәк кенә булса да дәүләт кибетләре дә бар икән. Анда «сатулашмак юк» дигән белдерүләр язып эленгән. — Әйе, сатулашмагы да юк, сатып алучысы да юк,— дип нәтиҗә ясыйбыз, ул белдерүне укыгач. Стамбул белән беренче танышкан көнне, кибетләрдәге алтын һәм кыйммәтле ташлардан ясалган бизәнү әйберләренең күплеген күреп, минем башка мондыйрак фикер килгән иде: «Бизәккә тулгандыр инде бу Төркия хатын-кызлары». Юк икән, хәтта профессор хатыннарында да бизәнү әйберләре ялтырамый. Димәк, кибеттә әйбернең булуы байлык дигән сүз түгел икән әле ул. Без шәһәрдә озак йөрмибез, кунакханәгә кайтабыз: әйберләрне җыйгаларга кирәк. Кунакханә балконына чыгып ял иткәндә, ерак түгел җирдә йорт төзүчеләрне күреп алам. Бу йортның бер катында бер гаилә иркенләп урнашырлык та түгел, ә үзен сигез кат итеп өйгәннәр. Аны аерым хуҗалык салганы күренеп тора. Бернинди төзү техникасы юк. Йортның өстенә бик кечкенә күтәрү краны беркеткәннәр. Ул электромотор белән эшли, ә стреласын бер 10—12 яшьлек малай борып тора, моторны да шул малай тоташтыра. Астагы эшчеләр аңа: «Күтәр!», «Төшер!» — дип боерык бирәләр. Бездәге кебек зур төзелеш краннары күренми Стамбулда. Айя- София, Солтанәхмәт. Сөләймания, Төп Капы кебек мәһабәт җамилардан башка зур күләмле йортлар да юк дип әйтерлек. Төп урамнар бик кечкенә, ләкин 5—8 катлы йортлардан торалар. Алар бер-берсенә терәп салынганнар, араларында бакча кебек бушлыклар бөтенләй юк. Шундый тыгынлык монда, хәтта борылырга да урын юк кебек. Ләкин кеше яраклашкан. Беренче катның бер өлешендә — гараж, икенче өлешендә — кибет, өченче почмагында торак бүлмәсе урнашкан. «Бу кадәр тар урамнарга машина кертми торганнардыр инде» дип уйлап бетермисең, әллә кайдан зур автобуслар килеп чыгалар, җиңел машиналар колакларны ярырдай кычкыртып үтеп китәләр, ә син стенага аркаңны терәп, машина үткәнен көтеп торасың. Кер элү өчен дә хәйлә тапканнар. Бер стенадан икенчесенә урам аркылы ике катлы бау сузганнар. Ул бауның бер катын үзеңә таба тартасың, икенче каты үзеңлән читкә китә. Шул юл белэн керне урам уртасына 3 каттан башлап 8 катка кадәр югарылыкта элеп куялар. Адәм баласы нәрсәгә генә күнекми дә, нинди генә кыенлыктан чыгу юлын талмый! Без кен саен терек газеталарын укыштыргалап тордык. Бүген дә берничә газета алып кердек, таныштык. Төркиянең контрастлар иле булуын газеталардан тагын да ачыграк күрәсең. Без барганда, илдә бик нык чуалчык чак иде. Газеталар илне тәртипсезлекләр белән тутырган анархистларны ачуланып язалар. «Анархист» сүзе белән янәшә «коммунист» сүзен дә кулланмыйча калмыйлар. Коммунистлар куркыныч кешеләр итеп сурәтләнәләр. Шул ук вакытта китап кибетләрендә рус совет язучыларының тәрҗемә әсәрләре сатыла. Хәтта М. Горькийның «Ана» романын да терекчәгә тәрҗемә итеп басып чыгарганнар һәм кибетләрдә аны һәркемгә саталар. Газетаның бер битендә Теркияне инсафлы кешеләр иле итеп күрсәткән хикәя басылган, икенчесендәге хикәяне укысаң, урамда кендез йөрергә дә куркырсың: янәсе, Теркия үтерүләр, кечләүләр белән тулган. Газеталар бик еш кына «пантюркизм» идеясен алга сөрәләр. Төрки халыкларны берләштерү уе яңа уй түгел, бу бик борынгыдан килә. Вакытында Кемаль Ататюрк бу хыялның реаль булмавы турында бик ачык әйткән, пантюркистларны гаепләп чыккан. Кызганычка каршы, аның васыятьләрен хәзерге терек журналистлары оныт- ф каннар. Төрки халыкларның күбесе Советлар Союзында яшәгәнлектән, терек пантюр- ш кистлары безнең бакчага әледән-әле таш атып торалар. Алар, бу идеологияне алга w сөреп, төрки халыкларны Төркия тирәсенә берләштерү, төрекләштерү уе белән — хыялланалар. Бу хыялның терки халыкларны үзара сугыштыруга китерүен аңламый- - лар булса кирәк. Менә шул турыда сөйләшеп, өйлә ашын ашарга төшкәндә, безне бер терек * көтеп тора иде. Ул— бер парфюмерия фабрикасының хуҗасы, милләте әзербәйҗан _ Икенче бөтен дөнья сугышында катнашкан. Советлар Союзында да булган. Безнең " янга чын әзербәйҗаннарны күрергә дип килгән. Карашлары таркаурак булса да. бу кешенең дөньяга күзе ачылган күренә. Халыклар арасындагы дуслык, үзара ярдәм- = ләшү һәм тынычлык идеяләре ят түгел булса кирәк аңа. Минем Казан татары икәнне белгәч, бу әзербәйҗан Стамбулдагы Казан татарлары турында, аларның «Казан» дигән журнал чыгарулары турында сөйләп алды. Ул журналның сәясәт белән бәйләнмәгән булуын кат-кат әйтте. Мин «Казан» журналының булган саннарын карал чыгуымны, аның үзенә күрә бик тә сәяси журнал булуын әйттем. Бу журналга карап, татарлар һөм татар культурасы Октябрь революциясенә кадәр генә булган икән дип уйларга мөмкин. Татарларда хәзерге чорда культураның үсүе, чәчәк атуы турында ләм-мим. Бәлки болай язу анда мөмкин түгелдер, ләкин журнал «Казан» булгач, хәзерге Казан турында берни әйтми ярамый бит. Әзербәйҗан агае тагын үзенең Казан татарларыннан дуслары, танышлары булуы турында сөйләп алды. Алар арасында төрле кешеләр булуын әйтте. — Алар Казан татары килгәнне белгән булсалар, һичшиксез, сезне күрергә тырышырлар иде.— дип уфтанып та куйды Мин аның белән бу турыда сөйләшеп тора алмадым китәр вакыт җиткән иде Ләкин аэропортка барганда, үз-үэемә уйланып бардым. Әйе, Теркиндә йөргәндә, эмигрант нәселеннән килә торган күп кенә татарларны күрергә, алар белән сөйләшергә туры килде миңа. Чыннан да. төрлесе бар аларның. Бер төрлеләре инде үз телләрен дә онытып әлсергәннәр, пантюркизм идеясенә тырышып хезмәт күрсәтелер «Татарларны саклау», «татар культурасын саклау» турында сафсата саталар. Билгеле инде, аны саклауны алар тереккә әйләндерү юнәлешендә генә аңлыйлар. Шулай булмаса, алар үзләренең төрекләшүләренә басым ясамаслар иде. татар булып калуларын күрсәтергә тырышырлар иде. — Сезнең терки халыкларны «саклау», аларны «кушу- теориягез әларны төрекләштерүгә кайтып кала түгелме соң?— дидем берсендә. — Әйе, терекләр — иң алдынгы милләт,— диләр алар, пантюркизмның асылын бер дә яшермичә. АП ҺӘМ ЛОЛДЫЗ ЯКТЫСЫНДА Боларны бигрәк тә минем хатынымның татар булуы гаҗәпкә калдыра, кайберсе хәтта ышанмый: — Булмас, анда бит татарларны русларга көчләп өйләндерәләр,— дип әйтеп куя. Бу уйдырмаларны бәлки алар төрле төрек чыганакларыннан алганнардыр, ләкин без газеталарда мондый дәрәҗәдәге ялганнарны күрмәдек. Миңа татарларның Татарстан дигән дәүләте булуы, анда культураның, әдәбиятның, телнең үсеше турында конкрет фактлар белән сөйләргә туры килде. Татарлардан, хәтта татар хатынкызларыннан докторлар, профессорлар күп булуны, Татарстандагы тугыз институтның ректоры татар булуны да әйтеп сөйли башлагач, тыңлаучыларның йөзе төрлечә үзгәрде. Кайберләре «пропаганда бу» дип китеп бардылар, кайберләре йотылып тыңладылар, дәшмәделәр. — Нинди кыен хәл,— дип уйладым мин,— үз фикерләрен белдерергә дә хокуклары юк шул боларның. Бу фикерләрдән арынганчы, без аэропортка да килеп җиткәнбез. Билетларны җайга салып, кайбер аңлашылмаучылыкларны җиңеп, ниһаять, үзебезнең ил самолетына кереп утырдык. Барыбыз да үзебезнең газеталарны йотлыгып укырга керештек, ул арада самолет кузгалып та китте. Менә без яңадан Анкарага очабыз, бу — безнең Төркия өстеннән көндез беренче очуыбыз. Мин тәрәзәдән карап барам. Гел таулар, файдаланмый торган буш таулар. Бик сирәк кенә шәһәрләр күренә, зур төзелеш булган җирләр дә бар. — Боларның кайберләрен безнең СССР төзи торгандыр инде,— дип уйлыйм мин, Н. В. Подгорныйның апрель аенда гына Төркиядәге сөйләшүләрен искә төшереп. Әйе, В. И. Ленин үз вакытында К. Ататюрк белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырып җибәргән иде. Алар күп еллар онытылып тордылар, чөнки Төркия хөкүмәте бигрәк тә сугыш елларында Германия белән мөнәсәбәтне өстенрәк күрде. Хәзер инде СССР һәм Төркия хөкүмәтләре арасындагы мөнәсәбәтләр якынаю ягына авыша башлады. Бу — ике ил кешеләре өчен дә куанычлы хәл. Совет галимнәре делегациясе дә төрек галимнәре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырды. Төрки халыклар тарихы, әдәбияты, теле буенча нәтиҗәле сөйләшүләр булды. Октябрь — декабрь, 1972.