Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

РЕВОЛЮЦИЯ СОЛДАТЫ


ның исеме тиресендә төрле сүзләр йөри. Миңе, ул «актагы яшь студентка, ул сүзләр, әлбәттә, нык тәэсир итә. Аның әсәрләрен укыйм, үзек дә күрәсе килә. Ләкин аны бик зур урыннарда эшли диләр. Шуңа язучыларның җыелышларында күренми.
— Ул дивизия комиссары)
Институтта минем белән бергә у ку «ы атаклы Гадел Кутуй Шамил Усманов белән таныш икән. Ул мине исемнәрен ишетеп, китапларын укып белгән язучылар белән таныштыра, әсәрләренә характеристика бирә, тормыш эпизодларыннан берәр вакыйга сөйләп ала. Шунысын да әйтим, Кутуй бик объектив кеше, иҗат эшенә хөрмәт белен карый, хәтта үзен тетеп салучыларга да ачу кабартып йөрми. Шамил Усмановны ул өлкән язучы итеп таный, хөрмәт итә иде.
Һади Такташ 1922 елда Казанга килгәч, Шамил Усманов аны Казан белән таныштыру өчен үзе белән ияртеп Казан . урамнарында йөри. Йөри торгач, алар тимер юл станциясенә килеп чыгалар да китәргә торган товар поездын күрәләр.
— Беэ ачык ишекле товарный вагонга сикереп мендек,— дип сөйли Һади агай, үзенә генә хас җылы юмор белән.— Ишектән аякларны салындырып идәнгә утырдык. Шамил семечка яра, сөйләшмибез. Тимер юлчы килеп чыкты да безгә вагоннан тешәргә куша. Мин Шамилгә карыйм, ө ул бер сүз дәшми. Уң кулы белән сул як күкрәгенә төртеп күрсәтә. Ә аның күкрәгендә ТатЦИК члены значогы. Янәсе, күр, мин хөкүмәт члены... Вагоннан төшмичә, без Юдинога китеп бардык—
Такташ елмаеп сөйли, бу елмаюда мин Шамил Усмановка булган хөрмәтне сизәм. Шул ук вакытта көне буе йөреп, бик күп җирләрдән өйләнеп кайтып бернәрсә дә диярлек сөйләшми йөрүгә ул гаҗәпләнә дә һәм ирония белән:
— Шулай минем аңа көне буе тагылып йөргәнем бар) — дип үз-үзеннән көлә дә иде.
— Шамил бик кызу яза, машина кебек!
Моны миңа кем әйткәндер, хәтерләмим. Ләкин «Канлы көннәрдә» драмасын бер төн эчендә язып бетерүен искә алсак, аның җитезлеген чамаларга була. Ул әсәр яшь комиссарны олы юлга, совет әдәбияты юлына алып чыга. 1925 елда язган истәлегендә Ш. Усманов бу әсәр турында болай ди: «Бер Америка язучысының, әсәре мең мәртәбә куелгач, баеп миллионер булганын ишеткән идем. Минем «Канлы көннәрдә» дә, шөбһәсез, ул елларда меңнән артык куелгандыр. Гәрчә ул миңа бер генә тиен гонорар бирмәсә дә, рухи капиталы зур булды. Ул миңа алда язучы булырга юл ачты».
Ниһаять, мин аның үзен күрдем, бер генә тапкыр да түгел. 1927 елдан аны Казанда кайда гына күрми калып була иде икән) Ул бик хәрәкәтчән, эшлекле, бик әйбәт
А
оратор — армиядә комиссар булу аны бу һөнәргә яхшы ойрәтхвн булса кирәк. Хвор, талантың булмаса, өйрәнеп кенә буламы икән. Ул теләсә кайда, теләсә нинди аудиториядә бик иркен сейли, язу-фәләнсез, экспромт белен. Тавышы ягымлы, хәрәкәтләре саран. Мин бетен гәүдәсен, кулларын хәрәкәтләндереп утлар чәчеп сөй- ♦ ләүче ораторларны да ул елларда күп ишеттем. Ләкин Шамил Усманов андый оратор 3 түгел иде, ул тышкы эффектка әһәмият бирми, аның ялкыны эчтән чыга, үтемле < сейли, кирәкмәгән сүзләр кыстырмый, ык-мык итеп паузалар да ясамый. Русчасы да. ? татарчасы да бердәй үк ягымлы, йәрәкке ятышлы яңгырый иде.
Әйе, ул социалистик революциянең улы иде. Социалистик революция ана атом д. көченә тиң көч бирде. Революциягә җаиы-тәне белән бирелгән, интернационализм S рухы белән сулыш алган шушы эшлекле солдат революцион колач белән эшләргә 2 чакыра иде.
Әдәбияттан тыш аны тагын ике нәрсә мавыктыра иде. дөресрәге ул үзе дә яшьләрчә дәртләнә һәм тыңлаучыларны да дәртләндерә, мавыктыра белә иде.
Аның берсе — радио, икенчесе — эсперанто! Радио, эсперантоның безнең тор- ♦ мыш эчен кирәклеген ул ярсып сейли, революциянең бетен дәньяда җиңүе өчен $ эсперанто телен үзләштерүнең бик меһим икәненә ышанып сейли. Соңыннан ул шушы < ике нәрсәнең практик мөмкинлекләрен «Памирдан радио» исемле повестенда әдәби - образлар аша да күрсәтте.
Татарстанда радионы көндәлек тормышка кертү өчен күп көч куйган беренче s пионерлардан иде ул Шамил Усманов. 1922 елда ук Татарстан елке партия конфе- _ ренциясендә ул бу хакта ялкынлы чыгыш ясый. Буржуаз идеологиягә каршы керәш £ тә матбугат һәм радионың зур корал булуы турында, киләчәктә агитация-пропаганда < эшендә радио-телефонның (ул чактагы термин) гаять зур роль уйнаячагы турында “* сөйли.
Еллар узды, Шамил Усмановның хыяллары тормышка ашты һем ул үзе до бу юлда практик эш башкарды.
Шамил агайның радио челтәрен киңәйтү ечен уздырган чаралары күп булды. Шулерның берсе, мәсәлән, артистлар катнашы белән тыңлаучылар өчен кичәләр уздыру иде. Ул чакта радиоалгычлар бик сирәк, шуңа күрә радио сөючеләргә радиоалгычны үз куллары белән ясарга кирәк иде. Киче башланганчы Шамил Усмамое радиоалгычны үзенә ничек ясарга өйрәтеп чыгыш ясый иде.
— Аңа зур нәрсә кирәкми, мин сезне шырпы тартмасы зурлыгында гына радиоалгыч ясарга өйрәтем,— дип башлый иде ул.
Чыннан да, Шамил агай өйрәткәнчә яс ялган радиоалгычтан минем файдаланганым бар. Дәресен әйткәндә, минем фатир хуҗам радио белән шаша иде һем Шамил Усмановны тыңлап кайту белән детекторлы радиоалгыч ясарга кереште һем ясады. Наушниклар киеп, без бик рәхәтләнеп концертлар тыңлый идек.
Минем фатир хуҗам Александр Ивановичның радиоалгычы бик мактаулы булып чыкты. Ул үзе башкаларны радиоалгыч ясарга ойрота башлады, һем аңа килеп радиоалгыч ясарга өйрәнүче беренче кеше — соңыннан СССРның халык артисты булгаи атаклы Максим Дормидонтоаич Михайлов иде! Дерас, ул чакта Михайлов артист түгел иде әле...
Радионы пропагандалау һәм әдәбият-сәнгать векиллерен халыкка якынайту максаты белен Шамил Усманов !928 елның кышында бер бригаданы Нэрлат волостена алып китте. Бригада составында Шамил Усманов, радио аша халыкка бик якын булгаи җырчы Асия Измайлова, шагыйрь Гадел Кутуй һәм бер теряем яшьләр бәр иде Һади Такташ ниндидер сәбәп белән ул бригадада катнаша алмады. Татар мәдәнияте йорты каршында системалы рәвештә эшләп киле торган яшь язучылар түгерәгендо катнашучы берничә язучы арасында мин до бар идем. Боз әле барыбыз да яшьләр, каләм тибрәтергә яңа өйрәнә башлаган кешеләр, халык каршына чыгып басарлык әйберләребез дә юк, шуңа күрә МИН!
— Нишләрмен соң мин анда! — дидем.
Шамил агай бик гади итеп:
— Тормыш белен танышырсың, халык күрерсең Газета а хәбәр язарсың! — диде
Баз —унлап кише - вокзалга тошеп киттек. Минем кебек фәкыйрь студент өчен
гомуми вагонның өченче каттагы сәндерәсе дә бик күнегелгән урын иде. Ләкин җитәкчебез Шамил Усманоа башкача карады.
— Язучылар бара! Анда безне каршы алалар!—дип, кемнең нинди дәрәҗәле кеше булуын аермыйча, йомшак вагонга билет тоттырды. Шулай итеп, без Шамил Усмановның киң колачына кереп чумдык. Билгеле, Төрләмә станциясенә чаклы без гомуми вагоннан да коелып калмаган булыр идек, ләкин, беренчедән, язучылар бригадасы әле тарихта беренче тапкыр халык эченә юнәлә, икенчедән, каршы алучылар өчен дә күңелле булачак—
Хәер, безне хәзергә олаучылар гына каршы алды, ләкин авыл башында аншлаглар тоткен мәктәп балалары һәм башка яшьләр күп иде.
Волость советы башкарма комитетының конференциясе ачылуга без дә килеп җиттек. Монда да безне аермадылар, барыбызга да конференциядә катнашу мөмкинлеге бирделәр.
Кич әдәбият-сәнгать кичәсе. Анда Асия Измайлова үзенең җырлары белән сокландырды. Конференциягә өлкә вәкиле булып килгән язучы Фатих Сәйфи-Казанлы, язучы-юморист Мәхмүт Бөдәйли, шагыйрь Гадел Кутуй уңыш казандылар. Шамил Усманов исе бөтен кичәнең җаны иде.
Берничә көн эчендә мин Шамил Усмановның яшьләргә бик игътибарлы булуыи белдем. Ул безнең белән сөйләшкәндә үзен өстен куймый, күптәнге дусты кебек, бер сафтан торып сөйләшә. Сиңа бирергә теләгән уй-фикерләрен дә акыл өйрәтү төсендә түгел, бәлки киңәшләшү төсендә алып бара.
Яшьләрне дөрес юлдан үстерү, аларга иҗади ярдәм итүне ул таләпчәнлек белән бергә алып барды. Берничә мисалда моны ачык күрергә мөмкин.
1928 елда Габдрахман Минскийнең беренче драмасы Татар дәүләт академия театрында куелды. «Мансуровлар гаиләсе» исемле бу драманың яшь авторына театрның иҗади ярдәме йомшак иде. Ул премьера көнне сизелде. Шул ук вакытта театр үзе дә хәзерләнес бетмәстән пәрдә ачарга ашыкты. Спектакль бик озакка сузылды. Тәнәфес араларында йокы туйдырып алырга мөмкин иде.
Икенче көнне Татар мәдәнияте йортында язучыларның нәрсәгәдер багышланган җыелышы булды. Шул җыелыштан хәтердә Шамил Усманов чыгышы сакланган. Ул хәзер дә минем күз алдымда тора. Сәхнәгә ул бик җитез менде, трибунага килеп басканчы ук сүзен башлады, үзенең ораторлык осталыгын монда да күрсәтте. Кулында аның кәгазе юк, тезислары алдан әзерләнмәгән. Ул бөтен залга карап сөйли. Ниһаять, уңаен туры китереп, сүзне кичәге премьерага — «Мансуровлар гаилөсевнә күчерде. 45 елдан соң ул болай дип әйтте дисәм, хата булыр иде. Минем көндәлекләрдә ул сакланып та калуы ихтимал. Ләкин сүзнең мәгънәсен яхшы хәтерлим, чөнки ул яшь язучыга игътибар кирәклеге турында сөйләде. Әнә шул игътибар булмау аркасында «Мансуровлар гаиләсе» өлгереп җитмәгән килеш сәхнәгә чыга, җитмәсә, театр сепктакльне төн уртасына чаклы сузып, тамашачыны ялыктыра. Ул спектакльнең сүлпәнлеген театрның яшь авторга тиешле юнәлеш бирә алмавыннан икәнен аңлатты һәм шуның өчен театрны, режиссерларны тәнкыйть итте.
Шамил Усмановның бу чыгышы үзенең кыюлыгы һәм дөреслеге беләк матур иде. шуңа күрә дә ул онытылмый хәтердә сакланган.
1929 елда яшь язучы Әмирхан Еникинең беренче китабы басылып чыкты. Ул «Дус кеше» дип исемләнгән иде.
Әмирхан кебек үк мин дә ул чакта бик яшь идем һәм... Билгеле, яшь чакта буең җиткән җиргә кыюрак үреләсең һәм сүзеңне кычкырыбрак әйтергә, җитмәсә, башкалардан алдарак әйтеп калырга ашыгасың. Без Әмирхан белән дус идек, шуңа күрә аның повестен да мин бик тиз укыдым һәм повестьның йоннарын очыра торган рецензия язып чыктым.
(Җәяләр эчендә шунысын да әйтим, ул рецензия Әмирхан белән минем арадагы дуслыкны җимермәде, без дус булып калдык һәм инде дус булып картайдык. Тик икебезнең дә ул рецензияне телгә алып искә төшергәне юк!)
Шамил Усмановка минем рецензия ошамады. Ул моны шулай ук чираттагы бер җыелышта кайнар речь белән чыгыш ясаганда әйтеп китте. Шунысы кызык: Шамил агай, Минский драмасы постановкасын тәнкыйть иткәндәге кебек, турыдан-туры мине гаепләп, мине тәнкыйть итеп чыкмады. Таякның юан башы аны бастырыл дөнья-
га чыгарган иптәшләргә юнәлгән нде. Янесе, яшь кеше нәрсә «змее, аны өйрәтергә, каләменә юнәлеш бирергә хирәи. Шуннан соң уг үзенең «Дус хешем повестей кичек аңлавы һем ничек аңларга кирәклеге турында сөйләде.
Ул сейли, вакыт-вакыт миңа да карап ала, ә минем битем пешә, колакларым яна һәм башымнан сөрем чыга кебек иде. Ул миңа азучының иҗатына беа бирү кабан эшнең уен түгеллеген, гаять җеваплы булуын, беренче тәэсиргә бирелеп эш итмәскә кирәклеген төшенергә ярдәм итте. Аның чыгышыннан тагын шуны да аңладым: «Дус кешем повееге Шамил Усмаиовның эчке рецензиясе буенча китап булып дәньяга чыккан икән. Димәк, ул —өлкән язучы —яшь язучы Әмирхан Еники ижатына хәерле юл теләгән!
Соңгы тапкыр мин Шамил Усмановны 1937 елның язында очраттым.
Ниндидер эш белән Язучылар союзына килгән идем. Матбугат йортының бишөиче катындагы нәни бүлмәнең түр почмагында, язу өстәленә иелгән килеш, Шамил Усманов келә-кәлә кемнеңдер кулъязмасын укый. Мине күргәч, ул үзенә чакырып алды да, гадәтенчә, кызу-кыэу сөйләп китте. Аның алдында атаклы гармунчы Фәйзулла Туишевның язмалары икән. Шамил агай, бик кызык дип, берничә урыннан укып күрсәтте.
— Күпне күргән ул гармунчы, тик яза белмәгән, литературная обработка аса» саи, менә дигән кызыклы һәм гыйбрәтле әсәр килеп чыгар иде! — диде ул.
Мин анык белмим, ләкин ни эчендер миңа Фатих Хәсиине «Гармунчы» исемле повестьны язарга рухландырган кеше Шамил Усманов булгандыр кебек тоела.
Еллар бик күп детальләрне үзләре белән алып киткәннәр. Ләкин Шамил Усманов образы һаман җанлы булып, дәртле булып, эшчән, хәрәкәтчән булып күз алдында бась п тора. Ул героик чорның героик улы булды һем ул үзенең йерек җылысын дөньядагы барлык пролетарийларга өләшеп бирергә әзер иде. Җир шарының теләсе кайсы ноктасыннан азатлык көрәшендә ярдәм сорап кул сузучы булса, шунда атылып барырга һәм соңгы тамчы канына кадер социаль азатлык ечен керешергә хәзер иде. Ул революция солдаты иде!