Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗАНЫҢ ГРАЖДАНЛЫК ЙӨЗЕ


1972 елгы татар прозасына күзегү
розаикларыбыз иҗат елын ейбәт теголлоделәр. Татар совет әдәбияты кызыклы гына роман-поаесть- лар, яңа хикәя җыентыклары белән баеды. Байтак еллар аяк есте сырхаулап йергән- нән соң, прозабыз, ниһаять, яңадан элекке хәленә кайтып килә шикелле.
Прозаның элекке хәле дигәндә, мин алтмышынчы елларның беренче яртысын күздә тотам. И. Газиның «Онытылмас елларны (икенче кисәк), Ф. Хеснинең «Утызынчы ел», А. Расихның «Ике буйдак» романнары басылган елларны... Г. Бәшироа һәм Г. Әпсәләмов. И. Салахов һәм С. Ра-фиков, Г. Ахунов һем Н. Фәттахларның яңа романнары. Ә. Еники. С. Баттал, М. Шабай, Р. Төхфөтуллин кебек язучыларның берсеннән-берсе кызыйлырак хикәя- повестьлары чыккан заманнарны— Тагын да конкретрак ител әйткәндә, прозаиклар әдә- бм хәрәкәтнең алгы сафында йоргән һәм бетен әдәбиятка юнәлеш, тон биреп барган вакытларны. Бар иде шундый вакытлар!-
Менә шул кывыклы һәм кочлә прозабыз бер заман түбәнгә тәгәри башлады. Азазлап кына, сиздерми генә ул үзенең иң кәчлә сыйфатларын югалта барды. Без, акрынлап, карашлар киңлеген, масштабларны югалттык, без олы характерларыбызны югалттык. Елдан-ел прозаның иҗтимагый яңгырашы кими барды. Аның каравы, урта кул конфликтлар, урта кул геройлар активлашты. Әдәбиятта урта кул әсәрләр полосасы башланды. Прозаиклар тавыш- тынсыз гына әдәби хәрәкәтнең артынарак чигенделәр. Беренче рәткә шагыйрьләр күтәрелеп чыкты—
Нәрсә булды? Ни ечен проза шундый хәлгә калды? Ул чагында без моны ачыкларга ашыкмадык, әлеге сорауларга җавап эзләп, артык баш ватмадык. Киресенчә, проза елкәсендә барган үзгәрешләрне күрмәмешкә салыныбрак йордек.
Бүген исә. күпме генә тырышсак та, без ул сәбәпләрнең һоммәсен ачыклап бетерә алмабыз Хәер, моның инде әллә ии кирәге дә калмады. (Прозаикларыбыз, безнең ярдәмнән башка гына, үткәндәге кимчелекләрдән арынып киләләр. Татар проза әдәбияты элекке үрләренә күтәрелеп бара.) Шулай да үз ваиыгында прозаның хәлен шактый авырайткан бер сәбәпкә тукталмый үтеп булмый. Мин буыннар алмашынуны күздә тотам.
Билгеле булганча, соңгы 6—7 ел эчендә әдәби эстафета акрынлап урта буын прозаиклар кулына күчте. Проза йогом, тәртәнең тәбанә җигелеп, алар тарта башлады. Элегрәк, картлар белән аралашып вшәгән- дә, бик сизелмәгән иде. Үзләре мосте- кыйль тормыш юлына аяк басуга к үр дек- урта буын без коткәннән сыеграк, без уй-лаганнан йомшаграк булып чыкты. Үзбаш яши башлауга, ети-ениләре уңган семьяларда үскән балалар кебек алар бер мел-
11, «К. У». М 9.
П
161
гэ аптырап, каушап калгандай булдылар. Гомуми шаукымга ияребрәк йөрделәр, бер өлкәдән икенче өлкәгә, бер темадан икенче тема*а ташланып аптыраттылар. Баксаң, күбесенең умыртка сөяге дә ныгып өлгермәгән, кайберләренең хәтта иҗади иманнары, әдәби кыйблалары да анык түгел икән...
Билгеле, моннан чыгып, урта буын про-заиклар арасында бер генә рәтле кеше дә булмаган икән дип уйларга ярамый. Бар иде алар (алдарак кайберләренең исеме дә телгә алынды). Ләкин аз иделәр. Прозаның гомуми хәлен алар гына үзгәртә алмады.
Бер акланырга тотынгач, шул кадәресен дә әйтеп узыйм: йомшак диеп, сыек диеп яман аты чыккан әлеге буын әдәбиятка начарлык кына төяп килмәде. Алар иҗатында мактауга лаек яклар да бар иде. Аларның күбесен, мәсәлән, берничек тә активлык җитмәүдә, иҗади пассивлыкта гаепләп булмый иде. Бу яктан бүген дә тел-теш тидерерлек түгел.
Соңгы елларда безнең проза йоз белән заман темасына борылды. Бүгенге көннең уңай героен, замандаш образын иҗат итү юнәлешендә кызыклы тәҗрибәләр ясалды. Тормышның мөһим, актуаль мәсьәләләренә багышланган роман-повестьлар күбәйде. Монда урта буынның роле зур булды.
Прозабызда авыл темасы өстенлек итә иде. Хәзер эшче темасы алга чыкты. Бусы да алар катнашыннан башка гына эшләнмәде. Әмма ни генә булмасын, уңышларга караганда кимчелекләр, ачышларга караганда югалтулар күбрәк иде.
Бәхеткә каршы дип әйтергә кирәктер инде, прозабызның авыру хәле әллә ни оәакка сузылмады. Еллар уза торды. Еллар узу белән урта буын үз иҗатындагы кимчелекләрдән аз-азлап арына барды. Алар сафына яңадан-яңа авторлар кушыла торды. Әлеге буын елдан-ел ишәя, көчәя килде, һәм менә 1972 елда ул безне иүп кенә кызыклы әсәрләр белән куандырды.
Шулай итеп, прозада яңа буын үсеп җитте. Әдәбиятның киләчәге шул буын кулында. Татар прозасының яңа сәхифәләрен шулар язачак. Ничек язарлар? Ул кадәре- се куп кенә дәрәҗәдә үзебезгә бәйле. Әдәби җәмәгатьчелекнең һәм тәнкыйтьнең бүгенге көндә никадәр таләпчән һәм принципиаль булуына, азучыларыбыз иҗатына карата нихәтле игътибарлы булуына бәйле.
Яңа буын прозаиклар үз иҗатларында иң җаваплы чорга — иҗади җитлегү чорына аяк бастылар. Булырдайларының үз стиле, үз йөзе калыплашып килә. Ничек калыплаша? Дөрес юнәлештәме, без теләгәнчәме? Ныклап уйлашырга кирәк.»
Яшьләр прозасы торган саен күп төрлерәк, кызыклырак була бара. Бүгенге прозада төрле юнәлешләр һәм тенденцияләр төсмерләнеп килә. Шуларның кайсына ориентация тотарга? Кемнәргә күбрәк өмет багларга?. Бергәләп уйлашырга һәм ачыкларга тиешле тагын бер мәсьәлә менә шушы. Аны дөрес хәл итү безнең нихәтле сизгер булуыбызга һәм алдан күрә белүебезгә бәйләнгән.
Сүз дә юк, татар совет прозасы алга таба да иң дөрес юлдан — партия, халык күрсәткән юлдан барачак. Сүз дә юк, прозаикларыбыз киләчәктә дә партияле, халыкчан әсәрләр иҗат итәчәкләр. Бу кадә- ресенә шикләнмәскә мөмкин. Әмма безне әле аларның иманнарының көче, зурлыгы да кызыксындыра. Максатлары зурмы аларның? Идеаллары бөекме? Көчләре күпкә җитәрлекме?.. Кыскасы, борчый, уйландыра торган мәсьәләләр күп. Бәлки барысына да җавап табып бетерә алмабыз. Шулай да хәл кадәренчә тырышып карыйк. Алда безне кызыклы авторлар, кызыклы яңа әсәрләр көтә!»
«Казан утлары» журналының узган елгы саннарында ике роман, унбер повесть басылган. Шул унөч әсәр арасыннан аеруча зур популярлык казанганы Фәнис Яруллин- ның «Җилкәнне җилләр еккач» исемле повесте булды дисәм, әллә ни ялгышмам кебек. Укучылар арасында иң нык кывык- сыну уятканы шушы повесть булды. Редакциягә килгән хатларның күпчелеге шул әсәр уңае белән язылган иде.
Баштарак мондый популярлыкның серен мин үземчәрәк аңлап йөргән идем. Билгеле булганча, повесть авторның үз тормышына, аның үз башыннан узган хәлләргә нигезләнеп язылган. Фәниснең тормышын беләсез: бәхетсезлеккә очрап, яшьли гарип калу. Больницадан больницага күчеп, озак еллар буе рәхимсез язмыш белән көрәшү. Больницада яткан килеш урта мәктәп тәмамлау. Аннары университетта уку. Шуларның һәммәсе өстенә иҗат газаплары, бу тынгысыз дөньяның бик күп башка газаплары.» Мондый материалга нигезләнгән әсәр, ничек язылса да, мавыгып укылырга тиеш дип уйлый идем мин. Янәсе, материалның характеры шундый. Әсәр белен ныклап танышкач, ялгышканымны аңладым. Популярлыкның төп, хәлиткеч сәбәбе no-
вестьның сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсендә икән.
Фикеремне дәлилләү ечен, мин әсәрдән бик күп мисаллар китерә алыр идем. Гаҗәеп көчле язылган аерым өзекләр дисезме, берсеннән-берсе кызыклырак әдәби детальләр, матур-матур чагыштырулар дисезме. Әмма хикмәт аларда гына түгел. Хикмәт язучының художник буларак өлгергәнлек дәрәҗәсендә, аның әдәби-эсте- тик карашлары җитлеккән булуда. Шул хакта сөйли торган берничә мисал китерим.
Алда Фәнис Яруллин сайлаган материалның характеры турында, аның әдәби әсәр язу ечен отышлы булуы турында әйткән идем. Отышлы булу өстене, автор сайлаган материал шактый куркыныч та әле. Аз гына чама хисен югалттыңмы, сине монда сентиментальлек һәм мелодраматизм, төче пафос һәм күз яшьләре сагалый, ясалма әдәбиятка хас башка куркынычлар көтә. Фәнис Яруллин шул куркынычлардан исән котылган. Авторның җитлеккәнлеге хакында сөйли торган мисалларның берсе менә шул.
Әсәрне укыган кешеләр хәтерлидер, Фәниярне очраклы бәхетсезлек харап итә. Турникта күнегүләр ясаганда, ялгыш егылып төшә, шуннан гомерлек гарип кала. Баштарак бу момент та күңелдә ризасызлык уяткан иде. Бигрәк юкка харап була инде, янәсе. Берәр зур эш башкарганда, бөегрәк максатлар өчен көрәшкәндә булса икән.. Уйлый торгач, бу мәсьәләдә дә автор белен килешергә туры килде. Нишлисең бит, кешеләр төрле-төрле булган кебек, бу дөньяда алар эшләгән батырлык та күп төрле икән. Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Шул чагында югалып калмаганны батыр диләр. Газинур кебек, Матросов, Зоялар кебек. Башкалар алдына тормыш бөтенләй икенче төрле сынаулар китереп куя. Аларны ул көн саен, сәгать саен сыный, гомер буе сыный. Сынаулар гомер буена сузылганда, кешедән инде башка төрлерәк батырлык сорала. Андый чакта синнән һәр кон, һәр сәгать, һәр минут йөрәгеңне учың белен кысып, сыкранмыйча, зарланмыйча яшәү сорала, Фәниярнеке өнә шундый батырлык. Фәнис Яруллин гомер буена сузылган, гомер буена сынала торган батырлык турында язарга тели. Шуңа күрә аның герое турниктан
«Җилкәнне җилләр еккач» — нигездә бер герой язмышына багышланган повесть. Әсәрнең башыннан ахырына кадер Фәнияр турында, аның фаҗигале язмышы, рәхимсез тормыш белән әзлексез керәше турында сөйләнә. Фәнияр язмышы — күл кенә дәрәҗәдә Фәнис язмышы да. Тели- ме-юкмы, автор үз тормышы, үз хисләре, үз кичерешләре турында язарга мәҗбүр. Менә шунда ул тагын бер егетлек күрсәткән. Фәнис Яруллин үз героеннан, хәтта үэ-үзеннән югарырак күтәрелә алган. Автор үз героен идеаллаштырмый, Фәниярнең кимчелекләрен, йомшак якларын яшереп калдырмый. Моңа карап образның дәрәҗәсе дә төшми, мөлаемлыгы да кимеми. Киресенчә, аның тормышчанлык кече генә арта. Фәниярнең батырлыгы безне сокландыра, тырышлыгы, үҗотлеге бездә ихтирам хисләре уята. Аны ярата башлыйсың, аңа ышана башлыйсың. Әйе. ышана башлыйсың. Фенияр образы ышандыру кеченең зурлыгы белән дә аерылып тора. Мин аның барлык эшләренә, кылган барлык гамәлләренә ышанам. Иң кыен вакытларда иманын югалтмавына да, больницада яткан килеш урта мәктәп бетерүенә дә, аңа гына канәгать булмыйча, университетка керүенә дә, әйбәт шагыйрь булып китүенә дә. ниһаять, Илсәя исемле бик чибәр кызның Фәнияргә кияүгә чыгуына да ышанам. Чөнки автор ышандырырлык итеп яза бел», геройларының эш-хәрәкетл»рен, үз-үзлерен тотышларын дәлилли, мотивлаштыра беле.
Билгеле, никадәр генә тырыш, үзсүзле егет булмасын, Фәнияр бу кадәр кыенлыкларны үзе генә җиңеп чыга алмас иде. Тормыш юлында аңа әйбәт кешеләр очрап тора. Шулар иң кыен чакларда аның рухын күтәрәләр, кеше булырга, күтәрелергә булышалар. Әсәр безне тагын ане шул әйбәт кешеләре белән үзенә җәлеп ите. Гее- сәйде түти белән Фәниярнең туганнары турында сейлеп тә тормыйк ди. Алардан калганнарын алыгыз. «Берүк мишейтләп йөрмәгез, егетебез укый...» дип, Фәниярнең тынычлыгын саклап торучы швейцар карчыктан башлап, күпме алар: Илдус Ге- делшиннар һәм Илсөяләр, Фәниярнең сә
ламәтлеге ечен көчләрен дә. вакытларын да кызганмаган медицина хезмәткәрләре, җәмәгать башлангычы тәртибендә авыру егетке белем биреп йергән укытучылар коллективы (бетен бор коллектив!), җитен комбинаты кызлары, укучылар, пионерлар.^ Шулай да минем үземә аеруча ошаганы хетерсеэ Нәсимә булды. Барыниан да ныграк шул образ куандырды.
Әсәрдәге енә шул кашелөрме күргәч.
күңелдә горурлык хисләре кузгала. Әнә нинди безнең кешеләр, дисең. Шунда ук тагын бер хис уяна. Ышану хисе. Нинди генә хәлдә калсам да, ташламаячаклар икән дигән хис. Укучы күңелендә мондый хис уята алган язучы — өлгергән язучы инде ул!
Дөрес, повестьның барлык өлешләре дә бер дәрәҗәдә язылмаган. Көчле, тыгыз язылган бүлекләр белән бергә, йомшаграклары да очрый. Минем үземдә, мәсәлән, әсәрнең баштагы бүлекләре, бигрәк тә чигенү рәвешендә язылган бүлекләр, шун- дыйрак тәэсир калдырды. Андый урыннар повестьның уртасында да очраштыргалый. Монда авторның гомуми тенденциясе дә комачаулаган шикелле. Сентиментальлек китә күрмәсен, кырыс булсын, җитди булсын дип тырыша торгач, язучы урыны-уры- ны белән күңелсез, коры кешегә әйләнеп киткәли.
Әмма ни генә булмасын, Фәнис Яруллин матур һәм файдалы повесть язган. Зур таләпләр куеп сөйләшерлек сәнгать әсәре, чын мәгънәсендә җитди әсәр язган. Олы максатларга омтылып яшәүче актив геройлары булган әсәр иҗат иткән. Бик кирәк безгә мондый әсәрләр, бик кирәк безгә мондый геройлар!
...Алда урта буын хакында байтак язылды. Ул сүзләрнең күбесе Шамил Бикчурин- га да кагыла. Урта буын прозаикларның күбесе кебек үк, Ш. Бикчурин да байтак еллар бер урында таптанды. Аның күптәнге бер тальян гармуны бар иде. Тегеләй дә тартты ул шул гармунны, болай да сузды. Соңгы вакытларда без инде аннан өмет үк өзә башлаган идек. Без өмет өзәргә җыенып йөргәндә, ул яңа роман төгәлләп яткан икон. Шактый кызыклы, игелекле булып чыкты аның яңа романы. Ул авторга югала башлаган репутациясен кире кайтарды, язучының моңарчы без белмәгән яңа якларын ачып салды.
«Каты токым» — нефтьчеләр турындагы, дөресрәге, н^ртьче-разведчиклар турындагы роман. Әсәрдә нигездә бер бригада кешеләре, аяарның эше, тормышы турында сөйләнә. Роман үзенең җыйнаклыгы, композицион төзеклеге белән аерылып тора.
Зөбөеров бригадасы бораучылары яңа мәйданга күчәргә җыеналар. Күнегелгән, ияләнелгән җирләр кала. Танышып, дуслашып беткән кешеләр кала. Никтер китәсе килми, бик тә ямансу. Роман әнә шул вакыйгаларны сурәтләү белән башлана. Күпмедер вакыттан соң бригада кешеләре Яз- тургай мәйданындагы яңа скважинаны да бораулап бетерәләр. Тагын күченергә кирәк— Әсәр аларның тагын бер яңа урынга күченүләрен сурәтләү белән тәмамлана.
Ике күченү арасында күп булса 4—5 ай вакыт. Автор безне разведчикларның шул вакыт эчендәге авыр һәм мәшәкатьле тормышы, тынгысыз һәм борчулы хезмәте белән таныштыра. Бригада кешеләре, аларның гадәт-холыклары белән таныштыра. Төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләрдән, төрле милләт вәкилләреннән торган бригаданың бердәм коллектив булып туплануын күрсәтә. Авторның төп игътибары соңгы икесенә — образлар иҗат итүгә һәм коллективның ныгуын күрсәтүгә юнәлтелгән. Иң мөһиме — шушы мәсьәләләр. Бер тигез югарылыкта ук булмаса да, автор аларның һәр икесен нигездә уңышлы башкарып чыккан.
Авторның көче, барыннан дз бигрәк, образлар иҗат итүдә ачык күренә. Романның иң зур уңышы — кызыклы образлары. Зөбәеров бригадасында күпме кеше бар, язучы шуларның һәр кайсын индивидуаль бер шәхес итеп бирергә тырышкан. Бригаданың һәр кешесе уйламаган бер моментта балкып-ачылып китә, ниндидер бер ягы белән хәтердә кала. Бер алар гынамыни! Авыл халкын, Язтургай кешеләрен алыгыз: Фәридәләрне, Камилләрне, төксе Галләмнәрне, калтыравык Сабирҗаннарны—
Шул уннарча кызыклы образлар арасыннан аеруча нык хәтердә калганы Мот- гәрәй, әлбәттә. Нәрсәсе белән шулай хәтердә кала, кай ягы белән үзенә тарта бу образ? Югыйсә, әллә ни искитәрлек җире дә юк бит инде. Тәбәнәк гәүдәле, кыска аяклы, балан бәлеше кебек җәенке битле гап-гади бер авыл егете. Ә ифрат сөйкемле үзе. Әллә, сабый баладай, беркатлы, самими булуы ошый инде?.. Әллә җиргә, игенче хезмәтенә булган мөнәсәбәте шулай якын итә инде?.. Әллә мәхәббәт мәсьәләләрендә бик саф, чиста күңелле булуы сокландыра инде?..
Фәридәсе дә Мотгәрәйдөн ким түгел. Дөрес, баштарак язучы аның тышкы матурлыгы белән күбрәк мавыга. Ул, мин сиңа әйтим, йомры тез башлары, калку күкрәкләр, дисеңме. Ул юан ботларын ян- якка ташлабрак атлап китүләре. Гел көлеп, елмаеп кына торган күзләр. «Егет булсаң— үп шуны!» дип, бүлтәеп торган дымсу иреннәр. Җитмәсә, тол хатын үзе. Тот та тизрәк Мотгәрәй белән бер түшәккә сал. Безнең кайбер яшь авторлар булса, шулай
эшләрләр иде дә. Шамил Бикчурин түшәккә салырга ашыкмый. Җае чыгып, вакыты җиткәч, Фәридә кинәт икеләнеп, куркып- каушал кала. Шул моменттан башлап, укучы каршында Фәридәнең дә, Мотгәрәйнен дә абруе, дәрәҗәсе тагын да күтәрелеп китә. Әгәр «Казан утлары» журналының быелгы икенче санында Фатих Хеснинең •Без китмәскә дип килдек!» дип исемләнгән мәкаләсе басылып чыкмаган булса, егәр ул мәкаләдә «Каты тскым» романы турында сүз бармаса, мин әсәрдәге бу ике образ хакында озаграк та яза алыр идем. Фатих Хәснидән соң сузып тору кирәкмәс шикелле.
Хәтердә калырлык образлардан тагын Фәрхетдин бар. Бусы да бик колоритлы һәм кызыклы шәхес. Бернинди шартларда да югалып калмый торган үткен егет, шома егет. Эләктергән җирдән тешли, тешләгән җирдән өзә торган егет. Мәзәк сөйләргә бик оста кеше, бригададагы бөтен кешене келдереп, бөтен кешенең күңелен күтәреп йөри торган җор егет. Романның баштагы бүлекләрендә ул өнә шундый мәзәк сөйләүче, кеше көлдерүче бер егет булып кына йери дә. Шул хәлендә калса, ихтимал, минем аңа артык исем дә китмәс иде. Хикмәт тә шунда, ул шул хәлендә генә калмый.
Шулай бер вакыт мактаулы егетебез хурлыкка кала бит. Әле нинди мәсьәләдә диегез. Бөтен кешене авызына каратып тоткан егет сәхнәгә чыгып ике куплет шигырь сейли алмый. Менә шунда Фәрхетдинебез ачыла да китә. Ш. Бикчурин үз геройларын еш кына әнә шундый хәлләргә куярга ярата. Образның асылы ачылырлык ситуацияләр, вакыйгалар таба белә. Малае армиягә китеп, ялгыз калу куркынычы ту- маса, Галләм безнең алда, ихтимал, кеше белән рәтләп сөйләшә дә белми торган, төксе һәм пырдымсыз председатель булып калыр иде еле. Нишлисең, малаен армиягә алалар. Галләм япа-ялгызы кала Менә шунда ул, ниһаять, тәвәккәлләп, тол хатын Фәридә тәрәзәсен кагарга була. Килсә, анда инде Мотгәрой утыра. Бу соңга калган... Бик тә кызганыч булып китә шул чак председатель Галләм.
«Социалистик Татарстан» газетасының быалгы 14 январь санында М. Зариповның «Каты токым» романына багышланган рецензиясе басылды. Уйландыра торган, кызыклы рецензия. Бер урында рецензент Зебәоровны халык байлыгын әрәм-шәрәм итүдә гаепли. Сүз Фазыл Зөбосроаның калтыравык Сабирҗан ишегаг тезелешләрдә бер мичкә керосины һәм (лар юк та юк утын турында бара. Бәлки җен фоны, су-лыдыр. Әмма минем үэечурында газета бу жесты бик ошады. Н<енча белгәнне- колач һәм кеч күрдем мбер өсти ал- шушы эпизод булмаса, по сәләтле язу- киенеп, кызлар торагына кер^малов ке- булмаса, Фазыл образына нидернә дә иде. Без аның бригада хәтле бригад җитәкчелек итә алуына да, Рейса кеоеп кызны үзенә карата алуына да ышанып бетмәс идек. Ә бит Ибраһим-Задө кебек мастер булырга, таудан биек, кыядан каты, диңгездән колачлырак җитәкче булырга хыялланып йөргән Фазылыбыз роман ечен бик тә кирәк образ.
Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, Ш. Бикчурин үз остенә алган икенче мәсьәләне дә нигездә уңышлы башкарь.п чыккан. Сүз менә таралам, менә таралам дип торган бригаданың таза бер коллектив булып оешуы турында бара.
Язтургайдагы берничә ай вакыт эчендә Зәбөеров бригадасы, чыннан да, шактый ныгый. Кешеләр күзгә күренеп үзгәрә, алар арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да яхшыра тешә. Кырыс разведка тормышы хәтта Мотгәрәй. Сапарбай кебекләрне де акрынлап тәртипкә сала. Бригада кешеләре үзара дуслашып, тагын да якынаеп китәләр. Бүген китәм, иртәгә китем дип, күпме генә үзләрен алдап кермәсеннәр, аларның берсе до бригададан китмәячәк, китә алмаячак. Язучыдан әнә шул идеяне раслау сорала иде шикелле. Без бу када- ресенә ышанабыз.
Әмма автор ышанмаслар дип курка. Безне маңгайга сугып, көчләп ышандырырга тотына. Шул эш белән артык мавыгып китеп, чама тойгысын онытып җибәрә. Әсәрдәге байтак кимчелекләр, ышандырмый торган нәрсәләр шуннан килеп чыга.
Фатих Хөсни дерес әйтә, баш-аягы белән авылга береккән, беткәнче авыл кәшәсе булган, җитмәсә, яңа гына Фәридәгә өйләнгән Мотгәрәйдон нефть патриоты ясауның, аны бригадага тагып җибәрүнең һич тә Кирәге юк, билгеле. Әнә шул мавыгу, чама хисен белмәү харап итә.
Роман күченү белән башлана, күченү белән бетә, дидек. Ике күченү арасындагы аерманы күрсәгез иде. Беренче күчен- гандә бригада кешеләренең һеркайсының башында караңгы, төшенке уйлар гына. Соңгы күченүне карагыз: Тин-Тиныч Валя- сын тапкан, Мотгәрәй әйләнгән. Фәрхетдин
күңелдә ropypj4MCa Сапарбайныкында — нмиди безнең бегэн Миргазиянның, Ка- тагын бер хис обэеровнЬ1Ң да дөньялары генехелде кал. кадәр шомартыргаТ Яз- диген хис. Уку*,да искитәрлек. ДӨНЬЯның уята алган яз»ч,ашвкатьлэрен 0НЬ1ТТЬ|Рыр- булмады бит. Бригада тагын Дерес, ныгый теште. Бары шул гына.
дө беР.арны шул ук нефтьче-разведчик ?2Ь|.ышы: авыр һәм мәшәкатьле эш көтә...
Романда тагын мастер Зөбәеровның бик тә уңган хатыны бар. Рәйсә исемле. Болай аның ни өчен әсәргә килеп керүе дә, нинди вазифа башкарырга тиешлеге дә бик ачык. Бер заман авторыбыз шул хатын белән мавыгып китә бит. Нинди генә геройлыклар эшләми ул1 Сөйләп тә. язып та бетерерлек түгел. Рәйсә килеп коткармаса, бетәселәр икән бу Язтургай кешеләре. Бигрәк каралар, бигрәк артта калганнар инде... Бусы да чама хисен онытып җибәрү бәласе.
Чыннан да, бу романда артталык, искелек исе бик көчле. 50 еллардагы нефтьчеләр. 50 еллардагы авыл. Мин моның өчен авторны гаепләргә җыенмыйм. Ул шул чор- | дагы нефтьчеләр турында яза, шул чордагы фонны сакларга тырышкан. Шулай да ротамның фонын азрак яңартырга, бүгенге көнгә якынайтырга кирәк булмадымы икен?1 Бу — бәхәсле мәсьәлә, билгеле, һәрхәлдә, уйлашып карарга ярый. «Каты токым» документаль әсәр дә, тарихи роман да түгел бит. * 1 ■" ■---
Үзенең югарыда телгә алган кызыклы рецензиясендә М. Зарипов роман авторын производство мәсьәләләренә җиңелрәк караган, аларга киңрәк тукталмаган өчен шелтәли. Чыннан да, әсәрдә хезмәт процессларын сурәтләүгә урын азрак бирелгән. Язучы производство мәсьәләләрен мөмкин хәтле читләтеп узарга тырыша. Хәтта читләтеп узарга ярамаган чакларда да... Нигә алай, нәрсә бу? Производство мәсьәләләренә керергә курку, нефтьчеләр хезмәтен йомшак белү бәласеме?.. Минемчә. түгел. Сәбәп башка нәрсәдә. Автор әсәремне укымаслар дип курка. Шуңа күрә производство мәсьәләләрен мөмкин хәтле читләтеп узарга тырыша. Инде һич тә мөмкин түгел икән, бик чамалап, җаен белеп кенә туктала. Аларны ул я буровойдагы яңа кеше Камил күзлегеннән карап сурәтли, я булмаса башка берәр җаен таба. Хйкмәт һич тә нефтьне белмәүдә түгел, юк. Нефть, буровой тормышы аның үз җырына, үз моңына әйләнгән.
Әнә шуңа күрә дә эшче темасына, про-изводство мәсьәләләренә багышланган бу роман мавыгып, яратып укыла. Авыл темасына караган, мәхәббәт мәсьәләләренә багышланган әсәрләр кебек укыла. Бик күңелле, бик куанычлы хәл бу. Мәсьәләгә шул яктан килеп караганда, «Каты токым» романының әһәмияте бер Ш. Бикчурин иҗаты белән генә чикләнми төсле. Бил-геле булганча, бүгенге совет әдәбияты барлык милләт язучыларының уртак тырышлыгы белән үстерелә, һәр әдәбият уртак хәзинәгә үзеннән билгеле бер өлеш кертә. Берәүләрдә — бер як, икенчеләрдә икенче як көчле. Рус совет әдәбиятында, әйтик, авыл темасы көчлерәк эшләнгән. Урта Азия һәм Балтик буе әдәбиятларында тарихи-революцион роман нык активлашып бара. Безгә насыйбы эшче темасы-дыр, бәлки?! Татар прозасы, татар әдәбияты шушы өлкәдә үз сүзен әйтергә тиештер, бәлки?! Татарстан бүген иң эре промышленность үзәгенә, иң зур төзелешләр республикасына әйләнде. Безнең әдипләр дә алынмаса, бу темага тагын кем тотыныр икән?! Безнең проза йөз белән заман темасына борылып кына калмады, ул аны хәл итүдә дә шактый югары дәрәҗәгә ирешеп килә хәзер. Ш. Бикчурин романы тагын әнә шул хакта да сөйли.
Ә Мөсәгыйт Хәбибуллин повесте? Барлас Камаловның «Урамнар киңәя» повесте? Бүгенге прозаның дәрәҗәсе бу әсәрләр белән дә билгеләнмимени?! Минемчә, билгеләнми. Безнең прозаның гомуми дәрәҗәсе бу әсәрләрдән шактый югары. С. Рафиковның «Тын елга буенда» һәм Ө. Баяновның «Ут һәм Су» романнарын искә төшерегез. Нихәтле сүз булды, күпме тиргәдек без аларны. Хәзер менә уйлап карыйм: Б. Камалов, М. Хәбибуллин по-вестьлары белән чагыштырганда, алар бер баш югары булганнар икән. Ә. Баянов романында бүгенге төзелешкә бәйле кызыклы мәсьәләләр күтәрелә, ахырга кадәр эшләнеп бетмәсөләр дә, оригиналь образлар бар иде. С. Рафиков үзе яза торган өлкәне, төзелеш кешеләренең тормышын нык белә, шул ягы белән ихтирам уята иде...
Соңгы елларда безне Б. Камалов кебек куандырган прозаиклар ничә генә булды икән?! 1970 елда «Казан утлары» журналында язучының «Күршеләр» исемле повесте басылды. Барлык өлкән азучыларыбыз аның бу әсәренә әйбәт бәя бирделәр. 1971 елда авторның «Күңел кыңгы
раулары» исемле яңа җыентыгы чыкты. Башка хикәя-ловестьлары белән бергә, анда «Жан кардәшләр» дигән матур бер повесть та бар иде. Шул ук 1971 елда «Казам утлары» журналында язучының «Ялыкмаслар» исемле тагын бер повестен укыдык. Тәнкыйть бу әсәрдәге Хафиз Кадер- гулоа образын әдәбиятыбызның бер каза-нышы дип бәяләде. Шулерның һәммәсеннән соң, әлеге яңа повесть: «Урамнар киңәя».
Дәрес, аның бу повестенда да матур- матур эшләнгән аерым бүлекләр, кызыклы гына образлар бар. Зөһрәбану карчыкны алыгыз — коеп куйган образ) Морзахан абзыйга да сүз әйтеп булмый. Халык мәкальләрен дә чама беләнрәк кулланса, ярыйсы гына карт буласы. Тик КамАЗга багышланган әсәрнең уңышын Зәһрәбану карчык белән Морзахан картка карал билгеләү дөрес булырмы икәиП.
Ниндидер бер җыелышта Б. Камалов: •КамАЗ төзелә башлагач, әлеге тезелешкә читтән бик күп татарлар кайтты. Шулар турында яңа әсәр яздым»,— дил сөйләген иде. Ул, мөгаен, шушы повестен күздә тоткандыр. Бу повестьта кайтучылар чыннан да бар. Алар берничә кеше. Вәдүт белән Рәйхан моңарчы Төмән якларында яшел ятканнар икән. Берсе — укытучы, икенче- чесө—тезүче. Берсе—яңа армиядән кайткан яшь егет. Икенчесе — ире үлгән тол катын. Бер-берсен табышалар, яратышалар, гаилә корырга булалар. Шунда кайту мәсьәләсе де хәл ителә.
— Сүзем шул: мин риза.— ди Рәйхан өйләнешик дип килгән егеткә.— Алай да бер шартым бар. Уку елын тәмамламый торып өйләнешмибез, яме?
Эш шарт куюдан киткәч, Вәдүт те югалып калмый:
— Туй иткәч, Чаллыга кайтабыз. Бөтенләйгә. Автомобиль заводы төзергә. Яңа шәһәр салырга,— дип, үз шартын куя.
Кайтучыларның әчөнчесө — Яфиз исемлә үсмер егет. Уналты яшь тә тулмаган килеш, Сергачтагы мектәп-интернаттан качып килгән. Өчесе дә Чаллыга, Морзахан абзыйның шыгырдап торган йортына кайтып тешәлер. Кайту-кмтү мәсьәләләре асылда шушы йорт эчендә хәл ителә, нигездә Зеһ- рәбану карчык хәл итә. Дерес. ул бик каршы торгач, Яфиз месьеләсе бераз катлаулана. Бу эшкә Самородкинны да тар-талар. Өмме кайтучылар мәсьәләсе шуннан да ары китми--
Бу повестьта чын мәгьнәсенде төзелеш белән бәйләнгән, бары зур тезелешләрдә генә очрый торган характерлар юк та юк инде. Ичмасам, чын төзелешнең фоны, сулышы булсын иде. КамАЗ турында газета материаллары, очерклар буенча белгәнне- ребезгә Б. Камалов яна әйбер өсти алмаган. Бик кызганыч. Ул бит сәләтле язучы. Менә шуңа күрә Барлас Камалов кебек прозаикның нинди генә әсәренә дә без битараф карый алмыйбыз.
Чаллыга килү мәсьәләсен М, Хәбибуллии да әле генә тикшереп узган «Урамнар киңәя» әсәрендәгечә хәл итә. Жәйге ялга кайткач, Зөлфәт үз авылларындагы бер матур кыз белей танышып ала. Яратышып китәләр. Егет кызны ничек те үзенеке итәргә була. Миңа кияүгә чык, Казангә алып китәм, ди. Кыз, нәкъ 6 Камалов повестен- дагыча, егет алдына бер шарт куя:
— Әйдә Чаллыга™ Анда зур тезелешләр башлана... Кайт шунда,— ди.
Матур кызның бер сүзе җитә. Казандагы менә дигән эшен, көйләнгән тормышын ташлап. Зелфәт Чаллыга чабып кайта. Көч-хөл белән иачар гына эшкә урнаша. торыр урын юнәтә. Инде сейген кызы Мәснәвияне дә алып килим дип авылга кайтса, тегесе кияүгә чыккан - Тормышта болай булмый, билгеле. Яраткан егетенә кыз кеше ниндидер шартлар куел тормый. Егетләр до. алдын-артын уйламый гына, мондый зур эшкә тәвәккәлләмиләр.
Ярар, ни булса ул. егетебез Чаллыда яшәп кала шулай. Баксаң, моның кулыннан Мәснәвияне тартып алган кара мыеклы егет тә шушында ук икән. Җитмәсә, Зелфәт белен бер үк автохуҗалыкта эшли икән. Сүз дә юк. болар башта ук бер-берсен яратышмыйлар - Алар арасындагы дошманлык повестьның урталарына кадер терты- лып-сузылып килә де, бер вакыт туктап, сүрелеп кала. Зелфәт белән Ислам арткы планга чигенәләр, алга Сәгъди Ни за мое килеп чыга. Әсәрнең Ни замов турындагы өлеше блшлана.
Мине шофер егетләр арасындагы кон-фликтның ярты юлда сүрелеп калуы да, повесть үзәгенә һич уйламаганда Сәгъдинең килеп керүе де артык гаҗәпләндермәде. Әсәрдәге образларның чын йеэе ачык түгел. Ниндирәк кеше икәнлекләрен чамалап булмый. Иң нык аптыратканы әнә шул булды. Повестьның баштагы өлешләре буенча. Ислам безнең алга шактый начар бер кеше булып килеп баса Зөлфәт аңа каршы көрәшә башлагач, шатланып ук куясың. Менә ул аны фаш итәр, менә уя
аның чын йөзен ачар, дип көтәсең. Баксаң, үзенең дө Исламнан артык җире юк икән. Ислам кебек үк, ул да тыелган юл белән Бекыйдан моторын көйләтеп ала. Ислам кебек үк, дан, акча артыннан куа башлый. Хетын-кыз мәсьәләсендә исә Исламнан да уздырып җибәрә. Әле кайчан гына Мәснәвия дип елап йөргән иде. Карыйсың, квар-тира хуҗасы белән дә эшләре көйләнеп килә, балалар бакчасында эшләүче Хәят исемле чибәр кыз белән шаярып алырга да каршы түгел... Нәрсә бу? Нинди кешеләр болар? һич аңларлык түгел.
Шулай да ныграк уйлана торгач, бу мәсьәлә дә бераз ачыла төшә сыман. Соңгы елларда без язучыларга адым саен бер фикерне тукып килдек. Геройларыгыз бер генә калыптан сугылган булмасын! Коеп куйган уңай герой да, коеп куйган кире герой да кирәкми безгә. Күп яклы, күп планлы, тулы канлы образлар бирегез! Геройларыгыз тере булсын, тормыштагыча җанлы булсын, янәсе... Күп кабатлый торгач, арттырыбрак җибәргәнбез булса кирәк. Әнә, күрәсез, вульгар социологизм заманнарындагы «ак-кара» урынына яңа бер шаблон, яңа бер схема туып килә икән. Уңай да, кире дө түгел, хәтта кем икәнлеге, нинди кеше икәнлеге бөтенләй анык булмаган геройлар модага әйләнеп бера икән. М. Хәбибуллин шул модага ияргән диясе килә.
Повестьтагы Сәгъди Низамов образы болай кызыклы гына уйланган. Урыны-уры- ны белән ул матур гына ачылып та китә. Ләкин аңа да аныклык, конкретлык җитми. Унберенче бүлектә Сәгъдинең биографиясенә бәйләнешле тетрәтерлек вакыйгалар сөйләнә. Әмма ул вакыйгалар Сәгъдинең характерын ачарга булышмыйлар. Киресенчә, мәсьәләне шактый бутый, чуалта гына төшәләр. Автор бик кызыклы, үз урынында белеп кулланылганда ифрат отышлы материалын бу әсәргә кертеп әрәм генә иткән.
М. Хәбибуллин «Унсигезенче яз» исемле кызыклы повесть белән әдәбиятка килде. Шул әсәре белән аны Язучылар союзына алдылар, шул әсәре белән ул язучы булып танылды. Шуннан соң бер урында таптана башлады. 1971 елда гына «Икмәк кадере» исемле повесте өчен тәнкыйтьләнгән иде. Менә тагын бер ахыргача эшләнеп бетмәгән әсәр бастырды. Кызыклы гына образлары, матур гына эпизодлары булуга карамастан, повесть безне канәгатьләндерә алмый.
Шушы төштә берочтан, «Адашканга юл кая?» һәм «Милиция лейтенанты» повесть-ларына да тукталып узарга кирәктер, мөгаен. Икесенең дө авторлары — хатын-кызлар. һәр ике өсөр детектив әдәбият төренә карый.
Журналда «Милиция лейтенанты» басылып чыккач, бер төркем язучылар шактый вакыт дулап йөргәннәр иде. Баштарак аларның бу кадәр дулаулары аңлашылып та җитмәгән иде. Чыннан да, нигә бу кадәр исләре китә икән?.. Гадөти, урта кул повесть инде, һәр детектив әсәр кебек, җиңел укыла торган повесть. Башка халык-ларда мондый әсәрләр языла тора, басыла тора. Аннан соң Р. Ишморатова үз әсәрен яхшы ният белән язган бит әле. Автор безне милиция хезмәткәрләренең тынгысыз һәм авыр эше белән таныштыра. Укучыларда аларга карата ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тели. Шуның өчен тырыша.
Повесть белән ныклабрак танышкач, шулай да шиккә каласың. Нияте бик изге, ә нәтиҗәсе ничегрәк? Нәрсә бирде, нәрсә белән баетты ул безне? Минем үземә, мәсәлән, әллә ни бирмәде. Үзе дә милициядә эшләгән, бу эшнең нечкәлекләрен, рәтен белгән автор ни өчен безгә берни дә бирә, безне баета алмады? Ни өчен по-весть безне битараф калдырды? Сәбәбе бик гади. Автор детектив әдәбиятка хас мәгълүм шаблоннардан котыла алмаган. Зөлфәтнең, Шерлок Холмс кебек, гел генә җинаятьчеләр артыннан чабуы да, мәхәббәт белән хезмәте арасындагы конфликтлар да, милиция хезмәткәрләренең куна-төнә эш урыннарында ятулары да — һәммәсе иске, һәммәсе күп тапкырлар кабатланган, шаблонга әйләнгән нәрсәләр. Иң аянычы шул, кызыклы вакыйгалар, маҗаралы хәлләр артыннан куып, автор ге-ройларының җанын, характерларын ачарга оныткан. Образларның эш-хәрәкәтләре, кылган гамәлләре мотивлаштырылмаган. Шуңа күрә геройларның язмышы безне битараф калдыра. Шуңа күрә әсәр дулкынландырмый, шуңа күрә әсәр безне баетмый.
Мәдинә Маликова повестенда мактап телгә алырлык яклар шактый гына. М. Маликова гади, табигый итеп яза ала. Ул шәһәр тормышын, шәһәр кешеләрен, аларның көнкүрешен әйбәт белә. Повестьта бигрәк тә шәһәр мещаннары — Люси, Нателла, Рифлар дөньясы оста тасвирлан-ган. Әсәрнең сюжет-композиция ягы да ярыйсы кебек.
Шул ук вакытта әсәрдә кимчелекләр дә швктъй әле. Зөлфә белән Атлас арасындагы мвнесәбәтлэргә аныклык җитми. Нина болай шактый кызыклы уйланган образ. Урыны-урыны белән ул матур гына ачылып та китә. Зелфәне, машинага утыртып, кырга алып чыгып киткән урыннарны искә ташерегез! Әмма ни генә булмасын, бу егетнең, тикшерүче роленә кереп, детектив булып китүе, җинаять ачучы изге шымчы булып йөрүе, ничектер, акланып җитми. Турысын гына әйткәндә, бу яңа повесть белән М. Маликова безне әллә ни шатландыра да, куандыра да алмады.
М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романын киң катлау укучылар массасы да, әдәби җәмәгатьчелек тә җылы каршылады. Ул һәммәбезнең игътибар үзәгендә булды. Бу роман буенча куп урыннарда конференцияләр, фикер алышулар уздырылды. Матбугат битләрендә, үзебездә булсын, башка тугандаш халыкларда булсын, күп кенә мәкалә-рецензияләр басылды. Мин үзем Ф. Хөсни һәм Ф. Урманчиев белән Т. Га-лиуллин мәкаләләрен аеруча кызыксынып укыдым. Романның төп пафосын, яңалыгын Һәм үзенчәлеген әүвәл алар ачты. Мин алар башлаган сүзне дәвам иттерүче генә.
«Фронтовиклар» — укыр өчен кызыклы, әмма тикшерү, фикер әйтү өчен шактый кыен роман. Кыенлыгы шунда, ул моңарчы без укып, тикшереп гадәтләнгән әсәрләрнең күбесенә охшамаган. «Фронтовиклар» — ифрат үзенчәлекле әсәр. Үзенчәлек романның теленнән, язучының хикәяләү стиленнән үк башлана. «Без кырык беренче ел балалары» дигән повесте ба-сылып чыккач ук күрдек: аның прозасы акылга һем ирониягә бай иде. М. Мәһдиен әсәренде лиризм һәм юмор табигый рә- аештә бергә үрелеп бара ида. «Фронтовиклар» романында язучы стиленең әлеге сыйфатлары тагын да үсә. тагын да камилләшә төшкән. Монда инде лиризм белән юмор гына түгел. Бусында инде гади хикәяләү стиле, лиризм, юмор сатира һәммәсе бергә үрелеп бара. Язучы бер торле хистән икенче төрле хискә, бер иа- строениедән икенче настроениегә гаять җиңел, гаять табигый күчә. Кырыс реализм юмор белән, җылы лиризм сатира белән чиратлаша. Шуларның һәммәсе бик табигый, бик тормышчан чыга. Стильдәге менә шул күп төслелек, күп тавышлылык романга үзгә бер ямь, үзенчәлекле яңгыраш бирә
Татар прозасының күл еллар буена туплана-иыгыЗ килгән үзенә хас сыйфатлары бар. Безнең күпчелек ромаи-повестьлары- бызга салмак агымлы, тәфсилле стиль хас. Алардач аермалы буларак, «Фронтовиклар», соң чиккәчә кысылган пружина кебек, тыгыз язылган әсәр. М. Мәһдиев бер битлек-бит ярымлык мәйданга зур бер хи-кәялек материал сыйдыра ала.
Роман үзенең формасы, архитектоникэ- сы ягыннан да шактый үзенчәлекле. Тыи>- там караганда, әсәрдә буйдан-буйга сузылып килгән үзәк конфликт та, андагы бетен вакыйгаларны, эреле-ваклы үсеш сызыкларын үз тирәсенә җыйнал торырлык ситуация дә юк кебек. Ә эчке бөтенлек, эчке киеренкелек бар. Күзгә күренми торган ниндидер җепләр романны таратмый тотып тора, андагы вакыйгаларны бер төенгә бәйли. Ниндидер бер эчке көч безне гел киеренкелектә тота. Әлеге киеренкелек һаман үсә, көчәя, киңәя бара, һәм җиңү бәйрәменә багышланган мәҗлестә ул үзенең иң ю^ары ноктасына күтәрелә. 9 Май бәйрәме — бетен романның иң биек ноктасы, 9 нчы дулкыны.
Билгеле булганча, роман Рушад белой башлана. Автор безне геройның тормышы, яшьлеге белән таныштыра. Бүлектән бүлеккә ул ачыла, тулылана бара. Менә ул Акбалык мәктәбенә килә, балалар укыта башлый. Үзе белән бергә, акрынлап, безне дә мәктәп тормышына алып керә. Без Акбалык мәктәбенең укытучылары, укучылары белән таныша барабыз. Безнең алда мәктәп тормышы, андагы кешеләр ачыле, аларның шатлык-кайгылэры, борчу-мешө- катьләре, җаннары ачыла. Роман торган саен киңәя, тармаклана бара. Мәктәп тор-мышыннан авыл, колхоз хәлләренә күче- бех Бераздан романга район, республика күләмендәге вакыйгалар, ахырга таба бетен ил күләмендәге вакыйгалар килеп кере. Вакыйгаларның кысалары киңәйгән саен, кешеләр арта, язмышлар зурая, хәл ителергә тиешле мәсьвлаләр күбәя. Әсәрнең колачы, сулышы киңәя бара.
Шулай да нәрсә турында соң бу әсәр! Аның үзәге, умыртка сөяге бармы! Төп мәсьәләләре бармы!- Минемчә. андый мәсьәләләр бар. Телгә алып сейләрлего. зуры ике бугай. Дөрес, аларның берсе икенчесенә бәйләнгән. Шулай да нигездә ике мәсьәлә.
Роман «Фронтовиклар» дип атала. Әлеге ике мәсьәләнең берсе әсәрнең исеменнән үк килеп чыга: фронтовиклар... Бөек Ватан сугышында без коточкыч әшәке дош-
манны җиңеп чыктык. Ләкин узган сугыштагы җиңүнең әһәмияте моның белән генә чикләнми. Бөек Ватан сугышында катнашу Рушадларның, Гаталарның бөтен тормышына тирән бер эз сала, сугыштан алар үсеп- зураеп, чыныгып кайталар. Фронт чынбарлыгы аларны тормышның көндәлек вак-төякләреннән өстен булырга, намуслы булырга өйрәтә. Тыныч тормышта да алар фронтовиклар булып калалар. Иң кыен чакларда чит җирләрдә үлеп калган фронтташ дусларын искә төшерәләр, күңелләреннән алар белән киңәшәләр. Кырыс сугыш чынбарлыгы аларны үз язмышларын ил язмышы белән бәйләп карарга өйрәтә. М. Мәһдиев данлы Совет Армиясен, совет солдатының тиңдәшсез батырлыгын мактый, аларның батырлыгын онытмыйк, ди.
Мәсьәләләрнең икенчесе укыту-төрбия эшләре, мәктәп тормышы белән бәйләнгән. Автор үзе озак еллар укытучы булып эшләгән кеше, хәзер дә шул эшен дәвам иттерә. Сүз дә юк, ул бу өлкәне шәп белә. Аның тәрбия, уку-укыту мәсьәләләренә карата уз фикере, әйтер сүзе бар. Ул, мәсәлән, укыту-тәрбия эшендә укытучының шәхси үрнәге хәлиткеч роль уйный, дип уйлый. Әллә нинди дәреслекләр, бик шәп кулланмалар чыгарырга мөмкин. Әмма ахыр чиктә мәсьәләне укытучы, аның нинди кеше булуы хәл итәчәк, ди. Хәзер безнең мәктәпләрдә ир укытучылар азаеп бара икән. Моның инде күңелсез нәтиҗәләре дә күренә башлаган. Малайларда ирлек сыйфат-лары кимеп бара, ди. «Фронтовиклар» ро-манындагы Гаталар, Рушадлар бәлки педагогика фәненең нечкәлекләрен белеп тә җиткермиләрдер. Кызып китеп, педагогика кануннарына сыеп бетми торган тәрбия ысуллары да кулланалардыр. Әмма алар күпне күргән фронтовиклар. Алар балаларны шәхси үрнәкләре белән үк тәрбиялиләр. Дөрес карашмы бу? Килешәсезме? Анысы сезнең эш. Роман авторы шу- лайрак уйлый һәм шул фикерен безгә дә җиткерергә тырыша.
Әгәр романдагы һәр образны, һәр эпизодны әлеге ике мәсьәлә белән генә бәйләп карый башласак, билгеле, без шактый уңайсыз хәлдә калыр идек. Роман роман инде ул. Күпмедер дәрәҗәдә халык тормышының энциклопедиясе. Әсәргә авторның гомер буе җыйган күзәтүләре, аз-азлап туплаган ачышлары кереп киткән. Мон-да аның тормыш, кеше гомеренең мәгънәсе турындагы уйланулары, идеаллары, ‘теләк-омтылышлары. Монда авторның дөньяны аңлавы, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәте. Монда ул үзе. Билгеле, аларның һәммәсе әлеге ике мәсьәләгә генә сыеп бетмидер. Әмма шулар булмаса, әсәр күп мәртәбә саегыр, тоныкланыр, төссезләнер иде. Әгәр шулар булмаса, романның матурлыгы, шигърияте нык кимер иде, андагы чор сулышы, заман рухы бу кадәр үк булмас иде.
М. Мәһдиев истә калырлык образларның бөтен бер галереясен тудырган. «Иптәшләр, бу — минем гаеп» дип, укыту-тәрбия эшендәге бөтен җитешсезлекләрне үз өс- тенә алып килә торган акыллы һәм хәйләкәр мәктәп директоры Сабир Ишмурато- вичны алыгыз, аның хатыны — матур итеп авырый белә торган, егылганда да «гран-диозно» итеп егыла белә торган, тавышы дөньядагы бернинди гармунга туры кил- мәсө дә. җырчы данын күтәреп йөргән Гөлчирәне алыгыз! Ике сүзнең берендә «бәлки, мин ялгышамдыр...» дип кабатларга ярата торган надан Хушияг, мут күзле Мәсрурә, акыллы һәм әдәпле Бәлкыйс, нәзакәтле Нәркис... Алар бик күп. Ф. Хөсни дә, Т. Галиуллин белән Ф. Урманчиев та язучының образлар иҗат итүдәге осталыгына шактый киң тукталалар. Аларны кабатлап тормыйм. Мичем бары Гата образы турында гына берничә сүз әйтәсем килә.
Бу образ турында шулай ук күп язылды. Аның кайнар канлы, бунтарь йөрәкле булуы да искәртелде. Гатаның көтелмәгән хәлләр, сюрпризлар кешесе икәнлеге дә әйтелде. Гата Сәләхиев образының әсәр ахырына таба тоныклана төшүе дә билгеләп үтелде. Мин боларның һәммәсе белән килешәм. Тик Гата образының социаль әһәмиятенә генә ныграк басым ясый төшәсем килә.
Әйе, Гата — көтелмәгән хәлләр, сюр- призлар кешесе. Төрле сюрпризлар эшләргә ярата торган Гата, чиратка тезеп, авыл агайларын аракы белән сыйлый. Кайнар йөрәкле, бунтарь Гата гармун күтәреп университетка килеп керә. Бусының да үзеиә күрә логикасы бар. Гата бик шәп белә: Октябрь революциясе булмаса, аны уни-верситетның коридорына да аяк бастырмаслар иде. Ә хәзер ул әнә рәхәтләнеп йөри ала!.. Дөрес, совет власте биргән хокуклардан ул үзенчәрәк, малайларчарак файдалана. Нишлисең, шулай булмаса, ул Гата да булмас иде.
Ләкин без әле икенче бер Гатаны да беләбез. Яшьли ятим калып, көтү көтеп
үскән Гатаны. Әйе шул көтүче малай ты- рыша-тырыша педучилище бетерә, университетка барып керә. Шул кетуче малай, яшьли сугышка эләгеп, кыю разведчик булып китә. Зур батырлык эшли. Орденнар белән буләкләнә. Гади кетуче малае өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә. Берлинны алуда катнаша, Җиңү парадын күрә... Без әле тагын олы максатлар, зур идеаллар белән янып яши торган, зур мәсьәләләр турында кайгыртып яши торган Гатаны, район башкарма комитетының председателе булып эшләгән Гатаны беләбез Ил язмышын үз язмышы иткән Гатаны, дәүләт кешесе дәрәҗәсенә күтәрелгән Гатаны беләбез. Көтүче малай дәүләт кешесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә! Совет власте менә иииди кешеләр тәрбияләп үстерде! Гата образының төп әһәмияте әнә шунда, минемчә.
Ифрат колоритлы, тормышчан һем җамлы булулары өстене, М. Мәһдиевнең образлары тормыш шартларына карап үзгәрә дә торалар әле. Билгеле, автор ярдәме белән, автор кушуы белән. Бусы — аеруча зур осталык сорый торган әйбер. Бусы — сирәк кеше кулыннан килә торган эш. Фикеремне бер генә мисал белән дәлилләп китим. Кышкы ял көннәренең берсендә Ру- шад белән Гата Казанга китәләр. Сорочи базарына барып икесенә дә пальто сатып алалар. Шуннан аерылалар. Килгәи-килгөн, Рушад университетка сугылып чыгарга була. Шул тиредә йөргәндә Акбалык мәктәбендә үзе белен бергә эшләүче чибәр Нәркисне очрата. Сөйләшеп китәләр. Нәр-кис белән зур мәсьәләләр турында гәп корып барганда, Рушадны бер исерек туктата. Күтәрелеп караса, каршында Меби — Рушадның яшьлек дусты, заманында бер телем икмәкне бүлешкән якын иптәше басып тора. Үзегез беләсез: Рушад бик итагатьле, әдәпле, кече күңелле егет. Җитмәсә, педагог, романның уңай герое. Сүз дә юк, ул, килеп, Мебине кочаклап алырга, хәлем сорашырга тиеш иде кебек, ләкин Рушад икеләнеп кала. «Дәшәргәме! Бер читтә Нәркис карап көтеп тора. Әле генә бик тәмле, тыныч әңгәмә иде. Әле генә янда күңелне кытыкларлык помада исә бөркеп торган принцесса бәхет турында сәйли иде. Әле генә бик рәхәт иде. Нигә бу дөньяда һәр вакыт шулай — ак янында кара, ут янымда су—» Дәшми калу хәерлерәк булыр дип уйлый, Рушад танымаганга салыша. Моби китеп бара Ләкин Рушадның күңеленә борчу, газап салып китеп бара. Аңа вөҗдан газабын салып китеп бара. «Гафу ит, Мөбарәк! Мин сине барыбер эзләп табармын. Барыбер табармын, тик бүгенгесе өчен гафу ит! Тик зинһар үпкәләмә!..»
Әнә шулай, тормыш шартларына карап, вакытына, җаема карап, роман геройлары гел үзгәрә торалар, укучы алдында әле бер яклары, әле икенче яклары белән ачылалар. Автор үз геройларын үсештә, үзгәрештә бирә белә.
Романдагы кайбер кимчелекләргә, җитешсез якларга күз салыйк. Йорт салынып беткәч, аның әйләнә-тирәсен чистарту, җыештыру эшләре башлана. Бетен артык ейбер җыеп алына. Эшләгәндә йерерго уңайлы булсын дип салынган басмалар сүтелә. йорт тирәсендәге чүп-чар җыеп түгелә. Йорт тирәли юллар салына, чәчәкләр утыртыла. Бары шуннан соң гына ул файдалануга тапшырыла. Безнең күп кенә проза-икларга шул нәрсә җитми. Алар яңа әсәрләрен тарап, чистартып чыгарга иренәләр. Шул ук нәрсә «Фронтовиклар» романымда да сизелә. Әсәрдә очы-очка ялганып җитмәгән аерым урыннар, бер-берсеиә каршы килә торган раслаулар романның төп рухына ятышмый торган әйберләр калган. Бер сүз белән әйткәндә басмалар сүтеп алынмаган, йорт тирәсе чистартылмаган. Алар ямьле әсәрнең ямен җибәреп, аны котсызландырып торалар. М. Мәһдие» романын җиңел генә гади генә итеп башлап киткән иде. Эш йомгаклауга барып җит-кәч, тәмамлый алмый интегә Артык суза торгач, роман сүлпәнәя, геройлар тоныклана тешә. Баштагы тәэсир шактый кими. Дөрес, Мәһдиеп һаман да Мәһдиев булып кала. Юк-юк дигәндә дә. берәр шәп күзәтүе булыр. Инде тәмам сыекланды дигәндә дә. берәр кызыклы образ бирел ташлар. Шулай да бик кечле башланган романның сүрелә тешеп тәмамлануы кызганыч, әлбәттә.
Узган ел А. Гыйләҗәвнең «Кызлар хатлары» исемле повестьлар җыентыгы чыкты. Яңа җыентыкка авторның ом повесте кергән. Аларның -Дүртәү» исемлесе безгә электән таныш иде «Урталыкта» һәм «Кызлар хатлары» дип исемләнгәннәре соңгы елларда иҗат ителгән повестьлар.
Яңа повестьларның һәр икесе кызыксыну белән укыла. Ул әсәрләрдә без әдәбиятыбызны кызыклы гына сәхнә әсәрләре, әйбәт хикәяләр, повестьлар белем баеткан элекке танышыбыз белен, безнең әдәбиятка шигьри күңелле зәңгәр күккә йолдызларга сокланучы романтик табигатьле ге
ройлар алып килгән язучы белен, бүгенге кешеләрнең уй-хисләрен, замандашлары- бызның характерын, психологиясен ейрәнү юлында, бүгенге кен геройларының образларын иҗат итү юлында өзлексез эзләнүләр алып барган автор белән, безнең әдәбиятта үз урыны, уз йөзе, үз почеркы булган А. Гыйләҗев белән очрашабыз. Ул һаман бүгенге дөнья мәсьәләләре, бүгенге кешеләр, аларның тормышы белән кызыксынып яши икән.
«Кызлар хатлары» — бүгенге яшьләр турындагы әсәр. Повестьны укыганда, без бүгенге яшь буынның тормышы һәм дөньяга карашы белән, аларның уй-теләкләре, идеаллары, омтылышлары белән танышабыз. «Кызлар хатлары» — 17—18 яшьлек кызлар турындагы әсәр. Хатларда кызларның иң саф, иң яшерен серләре: бәрәнче мәхәббәтләре, шатлык-сеенечләре, кайгы-хәсрәтләре. 17 яшьлек кызларның рухи халәтен, иң саф хисләрен, хатларыннан тыш, тагын каян белер идек? Хатлар повестьның кысалар«.1н киңәйтергә, әсәргә заман сулышы бирергә булыша. Яшьләребез бай күңелле икән, бер-берсенең язмышы өчен борчыла, кайгыра беләләр, битараф түгелләр икән. «Кызлар хатлары» белән танышкач, без әнә шуңа ышанабыз. Тик шунысы гына бераз эчне пошыра. Әсәрдә бер төрлерәк хатлар, бер төрлерәк кызлар күп. Хатлар санын да, кызлар санын да киметә төшәсе килә. Повесть Лена белән булган фаҗигале хәлне хәбәр итүдән башлана. Әнә шул шомлы, ямьсез хәбәр безне әсәр буена изеп, басып тора. Хатларны табигый хәлдә укырга комачаулый. Көләсе килгәндә көлеп, шатланасы килгәндә шатланып булмый. Теге шомлы хәбәр тыеп тора, ничектер уңайсыз кебек...
Җыентыктагы әсәрләрнең иң җитдие — «гУрталыкта» повесте. Бу әсәр авторның бүгенге дөнья, бүгенге тормыш турында җитди уйланулары хакында сөйли. «Урталыкта» рухи торгынлыкка, күңел тынычлыгына каршы юнәлдерелгән әсәр. Авторның игътибар үзәгендә бер иешә язмышы. Әсәрдәге көрәш, конфликт бер кеше күңелендә бара. Көрәш, давыл — идеалларын, тыйгысызлыгын, иҗат дәртен югалтып, дача кешесенә әйләнеп барган Сәгыйт күңелендә.
Фани дөнья рәхәтләренә ияләшеп, йөрәген май баса башлаган Сәгыйткә шомлы хәбәр җиткерәләр. Сәгыйтнең остазы, аның бик күп кайгы-шатлыкларын бүлешкән сердәше, иҗат газапларын, иҗат шатлыкларын уртаклашкан якын дуеты — Баязит карт үлем түшәгендә ята икән. Бу шомлы хәбәр аны сискәндереп, уятып җибәрә. Уянып, тирә-ягына, үз тормышына күз сацса, аптырап һәм гаҗәпләнеп кала егет. Апты-рар. борчылыр нәрсәләр күп икән, һай, күп икән шул. Әле кайчан гына ул зур идеаллар, зур максатлар өчен янып йөргән тынгысыз иҗат кешесе булган. Ашкынып, дәртләнеп яшәгән, бетмәс-төкәнмәс иҗат планнары белән рухланып йөргән. Руэалия Сәгыйт абыйсына әнә шул көннәрдә гашыйк булган...
Тыштан караганда, аның хәле әле дә артык начар түгел кебек. Планын үтәп, премиясен алып бара. Мактыйлар, сәләтле инженер, диләр. Элекке дан бетеп җитмәгән, аңа әле һаман ышаналар. Ләкин Сәгыйт үзе сизә: ул инде элекке инженер түгел. Элекке дәрт, элекке ялкын ка"маган. Иҗат кешесе буларак, сүнеп килә. Хәер, Сәгыйтнең хәлен Баязит абыйсы да күреп ята, Рузалия дә сизенә башлаган бугай. Сәгыйтнең үзен дә, Баязит картны да әнә шул нәрсә пошаманга сала. Нигә мондый хәлгә төште ул?.. Нигә иҗат ялкыны сүнде?.. Шундый уйлар газаплый егетне. Уйлаган саен уй арта, уйлаган саен уй зурая. Сәгыйт үз тормышы, үз язмышы турында уйлана. Үзе турындагы уйларга үз буыны турындагы, Баязит абзыйлар буыны, Рузалия- г.әр буыны турындагы уйлар килеп ялгана. Әсәр герое буыннар арасындагы мөнәсә-бәтләр турында, бүгенге дөнья, аның иминлеге турында уйлана. Сәгыйт белән бергә, автор да уйлана. Монда без авторның үз уйлары, үз фикерләре, үз күзәтүләре белән дә очрашабыз. Повестьта без А. Гыйләҗев- нөң шәхси кичерешләре, шәхси борчулары белән дә танышабыз...
Безнең алда, акрынлап, Сәгыйт кичергән газапларның мәгънәсе ачыла, Сәгыйт үзе ачыла. Дөрес, Сәгыйтнең бу хәлгә төшүен төрле кеше төрлечәрәк аңлата. Сәгыйт үзе бер төрле. Рузалия икенче төрле, Баязит карт өченче төрле аңлата. Кайсысы дәрес? Өзеп кенә әйтүе кыен. Әмма бер нәрсә бәхәссез: Сәгыйт инде элекке инженер түгел. Аның иҗат дәрте, иманы сүнеп бара, ул гади көнлекчегә әйләнеп килә. Бусы — бәхәссез нәрсә.
Шушы урында тукталып калса, минем бу әсәргә артык исем китмәс иде. Автор тукталып калмый. Ул Сәгыйт күңелендә кабат иҗат ялкыны кабынып килүен дә күрсәтә. Дөрес, башка прозаикларыбыз кебек үк, бу мәсьәләдә А. Гыйләҗев тө артыг
рак тырышып, артыграк шомартып ташлый. Әмма ни генә булмасын, баз Сө- гыйт күңелемдә борылыш тууга, аның зур эшкә алынуына һәм >ңиңеп чыгачагына ышанабыз. Буыннар арасындагы бәйләнеш езелми, тормыш дәвам итәчәк. Иң әһәми- ятлесе әнә шул. Мин әсәрне шулай аңладым, ул миндә шундыйрак фикерләр уятты. Ә менә Фатих Хөсни «Урталыкта» повесте турында башкачарак уйлый икән. «Казан утлары» журналының февраль санында басылган мәкаләсендә ул болай яза:
«—Ләкин бер хакыйкатьне онытмаска кирәк: без кешенең эчке күлмәкләрендә казыну чорында яшәмибез, без гомум халыкның уртак шигаре булган бердәм хәрәкәт, юктан бар итү, гомуми иҗат энтузиазмы, кешеләр һәм халыклар белән кулга-кул тотынып, яңа донья тезү юнә-лешендә яшибез. А. Гыйлөҗсвнең исенә тешерергә һәм вакытында иптәшләрчә кисәтергә кирәк: әгәр ул чорның кире кагып булмастай бу хакыйкатен тиешенчә төшенергә тело/аичә, гел аерым шәхесләр җанында казыну юлы белен китсә, аның иҗатының чор иҗатыннан аерылу куркынычы бор» (179 бит).
Күрәсез, А. Гыйләҗев өстоно гаепиең эурысы, бик олысы ташланган. Ләкин дәресме ул? Минемчә, юк, дөрес түгел. Фатих Хөснине әдәбият белеменең элементар кагыйдәләрен белмидер, дип уйламыйм. Әдәбиятның төп объекты — кеше тормышы, кеше үзе икәнлеген дә белә булыр. Художникның төп эше — кеше тормышын өйрәнү, кеше җанында казыну, дип әйткәннәрен дә ишеткәне бардыр. Лев Николаевич Толстой бер вакыт әйткән бит: язучылар кеше күңеленең яшерен серләрен ойрәнсргә тиешләр, дигән. Аннан соң Фатих абый күтәргән лозунгның әллә ни яңа булмавын да искә төшереп узасы кило. Өле 30 олларда ук кайбер иптәшләр: безнең чорда төп герой — масса, шулай булгач безгә аерым— типлар тудыру мәсьәләсе белән чуалмаска кирәк, массаны бирсоң — шул җито, дип чыктылар. Совет әдәбиятының үсеш тарихы аларның бу карашын кире какты.
Бәлки А. Гыйлеҗевнең бу эсере артык озын гомерле булмас. Бәлки ул әдәбиятыбызның алтын фондына ук кермәс. Әсәрнең теп образы Согыйт тоныграк, таркаурак чыккан. Ихтимал, шуңадыр, безгә Сәгыйтнең үзеннән бигрәк аның уйлары якын. Әмма, ни генә булмасын, бу по-весть безнең бүгенго көнебез очан кирәк.
Ул безне бүгенге тормыш атмосферасына алып керә, замандашларыбызның уй-фи- керләре, борчулары белән таныштыра. Нигә яшереп маташырга; Сәгыйтне борчыган мәсьәләләр күбебезне борчый ич. Күпмедер дәрәҗәдә Сәгыйт уйлары беэ- нең уйларыбыз да ич. Шуңа күрә, Фатих Хөснидән аермалы буларак. «Урталыкта» повестен мин файдалы әсәр дип са-ныйм, безнең һәммәбезгө гражданин булырга булыша торган әсәр дип бәялим. Ф. Хөсни, билгеле булганча, бик таләпчән, туры сүзле, усал телле тәнкыйтьче. А. Гый- лөҗөә иҗатына да ул зур таләпләр биеклегеннән торып якын килгән. Бу кадәресе аңлашыла. Әмма таләпчәнлек игътибарлы караш белән дә чиратлашса файдалырак булыр иде.
Шундый ук таләпчән бәягә һәм игътибарлы мөнәсәбәткә мохтаҗ авторларның тагын берсе Азат Ганиев булса кирәк. Матбугатта чыккан беренче хикәясе белән үк ул укучылар арасында төрле бәхәсләр, капма-каршы фикерләр уяткан иде. Аннан бирле яшь автор яңа повесть бастырды, бөтен бер җыентык чыгарды. Бәхәсләрнең исә тынар исәбе күренми. Бу аңлашыла да, А. Ганиоанең шундый чагы, иҗатта киеренке эзләнүләр алып барган чагы. Ул заманча геройлар, заманга хас стиль эзли. Шул ук вакытта үз шәхесен расларга, берәүгә дә иярмәскә, беркемне до кабатламаска тырыша. А. Ганиев иҗаты билгеле бер эзгә төшү, формалашу процессында.
Әйткәнемчә, автор заманча, заманга хас стильдә язарга ярата. Ул фикерен чәйнәл бирми, укучының көченә, эрудициясенә ышана. Кайбер нәрсәләрне юри мотивлаштырмый, аңлатып тормый. Шул ук вакытта аның әсәрләрендә шаблонга әйләнгән алымнар, артык традицион стильдә язылган эпизодлар очрый. А. Ганидә куе, романтик буяулар ярата. Шунда ук кырыс реалиэм ярылып ята. Язучы үз геройларын калку итеп, идеаллаштырып бирергә ярата. Аның геройлары шактый чудаграк, сәеррәк кешеләр итеп биреләләр. Ләкин ул сәер кешеләр вакыты белен артык аек акыллыга әйләнәләр, бик конкрет, бик реаль эшләр белән шөгыльләнәләр. Хәзергә аның иҗатында терле алымнар, төрле стильләр бергә аралашып яши. Шул нәрсә аның есерләронө шактый чуар бер төс бирә. Шулай да А. Ганиеә әсәрләрендә шаблоннан бигрәк оригинальлек, искелектән бигрәк яңалык кемле, башкаларга ия
рүдән бигрәк үзенеке күп. Бу нәрсә авторның «Сүзсез җыр» исемле яңе повестенда да шактый ачык сизелә.
А. Ганиевнең бу әсәре күп яклары белән игътибарны җәлеп итә. Минем үземә повесть иң элек тыгызлыгы, җыйнаклыгы белән ошады. Композицион яктан ул шактый тезек, пөхтә эшләнгән. Безнең матбугатта бу әсәрдәге Габделхак образы турында төрле фикер булды. Аны эгоистлыкта, мактанчыклыкта гаепләүчеләр булды. Аның күңеле, җаны чиста түгел, дию-челәр булды. Ләкин бер нәрсә бәхәссез: ул — кызыклы эшләнгән, тере, җанлы образ. Габделхак тормышта гади бер винтик булып калырга теләми. Ул үз урынын эзли, үз шәхесен расларга тырыша. Асылда ул тормыштагы кимчелекләр белән килешеп яши алмый торган тынгысыз кеше. Бу сыйфатлары өчен аны хөрмәт итми дә мөмкин түгел. Укучылар арасында иң нык ризасызлык уяткан нәрсә Габделхак белән Хәят арасындагы интим мөнәсәбәтләр булды. «Социалистик Татарстан» газетасында Ф. Му- синның әлеге повестька багышланган зур гына рецензиясе басылды. Ул анда Габделхак белән Хәят арасындагы интим хисләр мәсьәләсенә дә ачыклык кертә. Нигездә мин аның фикерләре белән килешәм.
1972 ел безнең прозага яңа бер автор алып килде. «Казан утларымның 12 санында Гөлшәһидәнең «Минем кала алуым» дигән повесте басылды. Яшермим, гаҗәпләнеп һәм сагаебрак, сәерсенеп һәм шикләнебрәк укый башлаган идем. Дөнья бу, төрлесен күрдек, күреп торабыз... Укыгач, сөенеп, җиңел сулап куйдым. Яшь авторның беренче әсәре матур чыккан. Алай да берьюлы ышанып җитмәдем әле. Тагын бер кат укып чыктым. Журналның шул ук санында басылган башка проза әсәрләре белән чагыштырып бактым, Ф. Хөсни, Б. Камалов кебек прозаикларның повестьлары янына куеп карадым. Юк икән, ялгышмаганмын икән.
Бик мактагач, сез инде дөньяда шушыннан да камил сәнгать әсәре юк икән дип уйлый күрмәгез. Сүз мәсьәләне принципта хәл итү турында бара. Сәнгать әсәреме ул? Әллә булмаса салкын, коры акыл җимеше генәме? Автор укучыга әйтер яңа сүзе булганга күрә каләмгә тотынганмы? Әллә, тукта, мин дә бер язып карыйм әле, дип кенә тотынганмы? Сүз әнә шул мәсьәләләрне ачыклау турында бара. Ә болай повестьта тәҗрибәсезлек тә җитәрлек, ышандырмаган урыннар, һәр яшь язучының беренче әсәрендә була торган башка терле җитешсезлекләр дә шактый. Уры- ны-урыны белән Наҗия артык акыллы, тәҗрибәле кешегә әйләнеп китә. Аптырап ук куясың: бу соң әле кичә генә 8 класс-ны бетергән сала кызымы?.. Вакыт-вакыт автор белен Наҗия икесе бер кешегә өйләнеп китәләр, аларны бер-берсеннән аерып булмый башлый. Наҗия авызыннан сибелгән афоризмнар, йомры-йомры сүзләр шуның галәмәте булса кирәк. Күңелда тагын бу сала кызы бик җиңел алмыймы каланы дигән шик тә туа. Башка язучылар кебек, Гөлшәһидә дә бөтен нокталарны куеп бетерергә, барлык мәсьәләләрне ахыргача хөл итеп бетерергә ашыга. Нигә ашыгырга? Наҗия яшь кыз бит. Аңа әле яшисе дә яшисе. Калалар да берьюлы алынмый. Калалар бик авыр алына, гомер буе алына... Минем үземне профессор гаиләсенең бер авыл кызы өчен бу кадәр үлеп торуы да ышандырып җиткермәде. Тормышта андый кешеләр булмый дияргә җыенмыйм. Профессор гаиләсен начар итеп күрсәтергә дә кирәкми, калсын шул көе. Тик дәлилли, мотивлаштыра төшәргә иде. Бик тырышып эзләгән кеше әсәрдән башка төрле җитешсезлекләр дә табар. Хикмәт анда түгел. Кимчелекләреннән бигрәк, көчле, матур яклары белән игътибарны җәлеп итә повесть.
Иң элек повесть (бәлки повесть ук та түгелдер, хикәядер) ягымлы җылылыгы, самимилеге белән үзенә тарта. Әсәрнең үзәгендә — Наҗия язмышы. Ул Наҗия белән башлана, Наҗия белән бетә. Таралмый, чәчелми. Ул миңа җыйнаклыгы, пөхтәлеге белән ошады, һәм барысыннан да бигрәк Наҗия үзе ошады. Аның, сарыклар төягән машинага утырып, беренче тапкыр авылдан чыгып китүләре матур сурәтләнгән. Аның шәһәр балалары янында югалып калмавы, тырышлыгы ошады. Ул булгач- булгач, барысы да шәһәрчә булсын инде дип, толымнарын кистереп атулары, гусар итекләре киеп алулары белән үзенә тартты. Язучы яшь кыз күңелендә мәхәббәт хисләре бөреләнеп килүен матур ачкан. Наҗия балаларча беркатлы булуы, самимилеге, эчкерсезлеге белән үзенә тарта. Наҗия оста язылган портреты белән хәтергә сеңеп кала. «Мин сирәк очрый торган экземпляр! Табигать миңа кап-кара чәч биргән дә аны ике толым итеп ак бантик белән үреп куйган. Маңгай астына ук зәп- зәңгәр ике күз төрткән. Алай да аз тоелган табигатькә: минем битемә учлап кара
174
сипкел сипкән. Шуннан соң минем биттәге күз явыңны алырдай төсләрдән үзе үк куркып калган, күз тияр бит моңар дип уйлаган һем... бармак очы белән минем борыныма китереп баскан. Чеенке борынлы, сипкелле, күк әчү ташы кебек зәңгәр күзле, шомырт кара чәчле кыз бу озын чәчле ирнең ушын алды, ул миннән күз-ләрен алмый карый...» Шәп бит!
Наҗия художник булырга хыяллана. Ул алырга тиешле иң зур кала — әнә шул. Үзеннен-үзе аңлашылса кирәк, әсәрдә рәсем сәнгате турында күп сейләнә. Миңа калса, язучы рәсем сәнгатенә хас нечкәлекләрне, бу эшнең хасиятләрен әйбәт белә. Ул бу өлкәне ярыйсы ук нык ей- рәигән. Әйе, нәкъ менә өйрәнгән. Язучы үзе әйбәт белгән өлкә турында язса гына есор әйбет чыга. Бу — бәхәссез хакыйкать. Әмма һәр язучы бары үзе белгәнне гене язып ятса, безнең әдәбиятның тематикасы нык тараер иде. Шуңа күрә алар үзләре белмәгәнне дә өйрәнергә тиеш булалар. Минемчә, бу әсәр тормышны махсус өйрәнел язылган. Аның ышандыру кече әнә шуннан килә. Әсәрдә Наҗия язган оч картина телгә алына. Авылын, анда калган оти-енилерен сагынып, юксынып йөргән көннәрдә Наҗия «Каен кызы» диген картина тәмамлый. Икенчесе — Рөстәмгә ачу итеп кенә, аннан үч алу өчен генә ясалган «Автопортрет». Өченчесе — профессор Нурмөхәммәт абзыйсы. Без оч рәсемнең дә уңышлы чыкканлыгына шикләнмибез. Чөнки автор Наҗия язган рәсемнәрне тасвирлау белән генә чикләнми. Ул Наҗиянең әлеге картиналарны язган чактагы рухи халәтен дә бирә алии. А. Гый- ләҗеанең Сәгыйтс, гомумән, иҗат кешесе. Сегыйт инженер булырга мөмкин, шул ук вакытта Сегыйт язучы, артист яки композитор булырга да мөмкин. Гөлшәһидәнең Наҗиясе бары рәссам, бары художник кына була ала.
Ниһаять, соңгы мәсьәлә. Әсәрнең ышандыру кече, эмоциональ тәэсир көче ахыр чиктә әсәрдәге автор образына, әсәрнең пафосына бәйләнгән. Без автор образы, авторның кайнарлыгы дигән нәрсәне онытабыз. Шуның аркасында бәяләребез бер яклырак булып чыга. Узган ел басылган роман-повестьларыбызга күэ салыйк. Иң яхшыларын, эмоциональ тәэсир кече аеруча зур булганнарын аерып карыйк. Ул әсәр-ләрнең көче әлеге кайнарлыкка, пафоска да бәйле бит. Авторның карашлары, фикерләре нинди? Өлгергән карашлар, кызыклы фикерләрме алар? Автор үзе нинди кеше? Мөстәкыйль фикерле, өлгергән кешеме? Ахыр чиктә сәнгать әсәренең я> мышын әнә шулар хәл итә. Гөлшәһидә по- вестенең уңышы да соңгы чиктә шуңа бәйле. Әсәрдә акыллы фикерле автор образы бар, аның тормышка мөнәсәбәте бәр. Шулар булмаса, бер җылылык, самимилек белән генә әллә ни ерак китә алмас иде.
Бездә җылы, матур язылган әсәрләр күп очрый. «Казан утлары» журналының 5 санында Ф. Мансуровның «Яктытауда бүз тургайлар» исемле повесте басылды. Болай бик тә җылы, матур язылган әсәр. Кызыклы образлары бар. лирик җылылык белән сугарылган матур эпизодлар бар. укучыны тетрәтерлек аерым күренешләр бар. Шулай да, тулаем алганда, әсәр мине канәгатьләндереп җиткермәде. Әсәрдә авторның үзе сурәтләгән хәлләргә мөстәкыйль карашы сизелми. Бездә мондый характердагы әсәрләр байтак булды. Ф. Мансуров шулердан уздыра, аларга яңалык өсти алмаган. һәрхәлдә, В. Нуруллинның «Шинельсез солдатларыпыннзн соң Ф Мансуровныкыи яңа, оригиналь әсәр итеп кабул итүе кыен.
Өлкән буын прозаиклар иҗаты турында берничә сүз. Ифрат тырыш һәм эшчән, ифрат игелекле һәм озын гомерле булып чыкты безнең ул буыныбыз. Ярты гасыр буена диярлек алар татар совет прозасын үз кулларында тотып килделәр. Алар әдо- биятыбыэны дистәләрчә романнар, йөзләрчә хикәя-ловестьлар белән баеттылар. Ул әсәрләрнең байтагы әдәбиятыбызның алтын фондына керде. Халыкка күрсәткән зур хезмәтләре өчен, без алар алдында күп тапкырлар ихтирам белән башыбызны идек. Алар әле һаман да тынгысыз иҗат тормышы белән яшиләр.
1972 елда да өлкән буыныбыз күп һәм нәтиҗәле эшледе. Аларның яңа җыентыклары чыкты, газета-журналларда бик күп яңа әсәрләре басылды. Бер «Казан утлары» журналында гына да елкән әдипләребеэнең еч яңа повесте белән таныштык. Тормышчан һәм табигый булулары, ышандыру кеченең зурлыгы ягыннан ул повестьлар безнең күп яшьләргә үрнәк булырлык.
Сүзне Мирсәй Әмирнең «Балыкчы ялган-нары» исемле повестеннан башлыйсы киле. Мирсәй аганың бу повестен укучылар да. тәнкыйтьчеләр дә нигездә җылы каршылады. Аның нинди дө булса җитди кимчелекләрен күрсәтеп мәкалә язган кешене хәтерләмим. Андыйлар булмады шикелле. Киресенчә, җәмәгатьчелек тарафыннан ул кы-
ЗБтклы Һем үзенчәлекле әсәр дип бәяләнде. Бу к ә дәресе берәүгә дә сер түгел.
Тик менә повестьның үзенчәлеге, әһәмияте һәм яңалыгы нәрсәдә? Аңа кайсы яктан якын килергә? Аңа ничек бәя бирергә? Мәсьәләнең кыен ягы шунда булды, һәм бу мәсьәләдә инде һәркем үзенчәрәк фикер йертте. Повестьның иҗтимагый әһәмиятен терпе кеше терлечәрәк аңлатты. Берәүләр әсәрдәге җитди моментларны алгы планга чыгарырга, аңа шул яктан килеп бөя бирергә тырыштылар. Бу әсәрдә табигатьне саклау, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелә, диделәр алар. Повестька гомуми бәя биргәндә, шул мәсьәләләрне игътибар үзәгенә куйдылар. Билгеле, күпмедер дәрәҗәдә алар да хаклы иде...
Минем өчен исә «Балыкчы ялганнары», барыннан да бигрәк, шаян повесть булуы белән игътибарга лаек әсәр булды. Аның төп кыйммәте, әһәмияте һәм үзенчәлеге әнә шунда иде. Шул ноктадан карап бәя биргәндә, «Балыкчы ялганнары» — әдәбиятыбызны баета, аның жанр чикләрен киңәйтә торган әсәр дип каралырга тиеш.
Бездә шаян әсәрләргә ихтыяҗ элек- электән зур иде. Бүген ул тагын да арта төште. Эш шунда ки, татар әдәбияты үс- кеннән-үсә бара. Язучылар саны күбәя, алар иҗат иткән әсәрләр саны елдан-ел арта бара. Кыскасы, без хәзер әдәби әсәрләргә зур байлык, муллык чорында яшибез. һәммәбеэгә мәгълүм: мул яшәгән, та-магы тук булган саен, адәм баласы ризык төрләндерергә ярата. Бу яктан якын килеп караганда, «Балыкчы ялганнары» күптән көтелгән тансык аш, нәкъ кирәк чагында, үз вакытында туган әсәр булды диясе килә.
Башта ук шул кадәресен дә әйтеп куярга кирәк, Мирсәй Әмир, тулаем алганда, яратып һәм мавыгып, рәхәтләнеп укырлык әсәр язган. Повестьта кызыклы ситуацияләр, көлкеле хәлләр күп. Бу яктан әсәрнең баштагы өлешләре аеруча отышлы чыккан. Повестьта бер тын алуда йотыла торган, бөтен дөньяны оныттыра торган бүлекчәләр бар. «Такыр башлы кеше», «Мөхәммәтша», «Иртәгә балыкка чыгасы көннең киче», «Иртәгә балыкка чыгасы кичнең төне», «Чистай сәгате һәм Тула самавары», «Хәтер төзәтү тарихы», «Сәгатьле чуртан» кебек бүлекчәләрне искә төшерик. Нихәтле шаянлык, күпме мәгънә аларда!
Әсәрдә көлә һәм көлдерә белә торган мәзәкчел кешеләр бар. Үтә заманча киенеп йөрергә ярата торган Латыйп карт үзе генә ни тора! Повестьның иң матур, иң шаян урыннары шушы карт белән бәйләнгән. Дөрес, урыны-урыны белән образның дәрәҗәсе шактый кими төшә. Әйтик, бер урында Латыйп карт тормыштагы вак- төяк кимчелекләрдән зарланырга тотына («Нәрсә эчне пошыра?» дигән бүлекчә). Шул төшләрдә газета стиле көчәеп китә. «Балыкчы ялганнары»на мондый алым ятышмый, Латыйп картка бигрәк тә. Бу мә-зәкчел картның бүгенге тормышта очрый торган кимчелекләргә реакциясе үзенчәрәк, Латыйпчарак булырга тиеш иде кебек.
Икенче бер урында: «Ул үзенең... хәтта берникадәр вакыт райком секретаре булып торуы турыларында да әйтте», дигән җөмлә бар. Латыйп картны элекке райком секретаре итәргә кирәкмәс иде кебек.
Беренчедән, бу — ышандырып җиткерми, Латыйп картның характерына, биографиясенә ятышмый. Икенчедән, бу нәрсәнең укучыларда кирәксез һәм урынсыз фикерләр уятуы мөмкин. Әмма ни генә булмасын, Латыйп образы — авторның зур уңышы. Әлеге образы белән М. Әмир татар совет әдәбиятындагы әдәби геройлар галере ясен тагын да баета һәм төрләндерә төшкән.
Хәтердә калырлык, кызыклы образларның тагы берсе — «пошляк» Мөхәммәтша. Латыйп карт кебек үк, ул да ифрат сочный һәм колоритлы шәхес. Билгеле, әсәрдәге кызыклы образлар болар белән генә чикләнми. Оптимист Мәхмүтне алыгыз. Аның янына ата балыкчы Таҗины китереп куегыз. Андрюшиннарны, башка образларны искә төшерегез. Язучы аларның һәркайсын индивидуаль бер шәхес итеп бирергә тырышкан. Повестьтагы һәр образ диярлек уйла-маган бер моментта ачылып китә, ниндидер бер ягы белән хәтердә кала. Шулай да Мехәммәтша белән Латыйп картка җиткәне юк. Әсәрнең уңышын нигездә шул ике образ билгели.
Кайбер кешеләргә әлеге повестька кай-чандыр басылган иске хикәянең килеп керүе ошамаган. Сүз М. Әмирнең «Склероз» исемле мәгълүм хикәясе турында бара. Мин аны яратып, бер дә сәерсенми укыдым. Беренчедән, әлеге хикәя үзе бик шәл, ничә кат укысаң да туйдыра торган түгел. Аннан соң ул әсәрнең гомуми тукымасыннан артып, бүселеп тормый. Аның повестьта сөйләнгән вакыйгаларга, андагы геройларга турыдан-туры катнашы бар. Автор аны әсәрдәге вакыйгаларга
бвйли белган, повестька китерел кертүнең жми,
«мелей талкан,
Алда бер талкыр әйткәнчә, «Балыкчы
ялганнары» — ифрат кызыклы һәм үзенчәлекле
әсәр, безнең әдәбиятны баета торган әсәр. Шулай
да ул минем шаян әсәрләргә булган сусавымны,
сусынымны канәгатьләндереп бетермәде.
«Балыкчы ялганнары» бик матур башланып китә,
чын шаян әсәр булып башлана. Аны мавыгып
һем яратып укырга тотынасың. Рәхәтләнеп
келәсең, шатланасың. Әмма тора-бара әсәр
сүрелә, сүлпәнәя тешә. Алай да емет езмисең әле.
һаман нидер көтәсең. Болай гына булмас, моның
белән генә калмас, дисең. Көткән әйбер һаман
килеп чыкмый, ул арада повесть бетеп тә китә.
Сәбәбе нәрсәдә? Матур башланган әсәр нигә
сүрелә? Шаян повестьта нигә шаянлык бетә?
Билгеле, моның сәбәпләре байтактыр. Һәммәсен
дә ачыклап бетереп булмас. Шулай да әсәрнең
сәнгатьчә бе- тенлегенә зыян китергән бер
сәбәпкә тукталмый үтеп булмый. Миңа калса,
автор иелүнең коченә ышанып җитми. Югыйсә,
аның шушы шаян әсәргә көчли-көчли җитди тес
бирергә, җитди мәсьәләләр китерел кертергә
тырышуын башкача ничек аңлатасың?! Иң элек
ул уз тирәсеннән юморга бай кешеләрне куып
бетерә. Алар урынына Азат, Фәнил кебек
күңелсез кешеләр җыелып кала. Бер килеп
кергәч, автор аларны ахырга кадәр сөйрәп
барырга тиеш була. Әлеге күңелсез геройлар
шаян повестька күңелсез вакыйгалар алып керә-
ләр. Шул рәвешчә, повестьның келәчлеге, төп
яңгырашы сүрелә тошә, әсәрнең тәэсир кече
шактый кими. Кем ничек уйлыйдыр, мин
«Балыкчы ялганнарынның авторы келүнең
җитди нәрсә булуына ышанып җитми, ахырга
кадәр матур итеп «ялганлый» белми, әсәрнең
тәэсир кемен шул нәрсә киметкән дип саныйм.
Ф. Хеснинең ел саен яңа повесть бирми
калганы юк дияргә була. Кайбер елларны хәтта
бер белән генә чикләнеп капмый. Шуңа күрә «Без
яшь идек» дигән яңа повесте дә гадәти бер
күренеш буларак каршы алынды. Берии язмый,
бер повесть та чыгармый калса, гаҗәпләнер идек
Бу повесть әйтелми калган мәхәббәт
турында. Әйе, мәхәббәт хисләре әйтелми
калган... Бер-берсеннән оялганга гына түгел,
әлбәттә. Моның зуррак, тирәнрәк сәбәпләре
булган. Алыр сугыш еллары. Яңа гына 10 иы
бетергән кызны ерак бер авылга эшкә җибәрәләр.
Укытучы итеп.
Бара, урнаша, эшли башлый кыз. Шунда моңа 10
класста укый торган бер егет гашыйк була. Фоат
исемле. Кыз да егетке битараф түгел. Тик ярамый.
Берсе укытучы, берсе укучы. Бер елдан мәсьәлә
җиңеләя тешә. Егет, унны бетерел, колхозда эшли
башлый. Ул арада Миңлеголнең хәлләре
катлауланып китә. Кызыбыз авырып китә.
Миңлегөл тазарып кайтуга Фоатның хәлләре
катлауланып китә. Чираттагы бер тилелеге өчен
егетне комсомолдан чыгаралар. Шул чагында
кыз авызына су кабып утыра, яклап чыкмый.
Шуңа ачу итеп, Фоат читкә китеп бара. Мәхәббәт
әйтелмәгән килеш кала. Әсәрнең кыскача
эчтәлеге әнә шундый.
Ф. Хеснинең һәр әсәре кебек үк, бу повесть та
җиңеп һәм мавыгып укыла. «Без яшь идек»
повесте матур язылган бик күп урыннары белән
истә кала. 10 класс малайлары белән Миңлегөл
арасында булган маҗаралар аеруча колоритлы,
аеруча шәл чыккан. Образлардан Фоат ныграк
истә кала. Үзенчәлекле характеры, кылган га-
мәлләре, кызыклы эшләре белән истә кала. Туры
сүзле, принципиаль егет булуы белән үзенә
тарта. Тик шунысы бераз эчне пошыра. Ул Ф.
Хөсни ечеи бик үк яңа образ түгел инде. Фоатның
шәҗәрәсе Айдарларга. Сәфәргалиләргә барып
тоташа. Тилелеге дә, дуамаллыгы да, чуар йө-
рәкле булуы да шулардай ук яилә.
Болай Миңлегол дә ярыйсы гына образ.
Әсәрнең баштагы бүлекләре буенча, ул бик
молаем, бик сойкемле бер кыз булып күз алдына
килә. Ахырга таба Миңлеголнең әнә шул
мөлаемлыгы, самимилеге югала тешә. Аннан соң
әсәрнең Миңлегөл белән бәйләнешле
бүлекләрендә дәлиллонеп җитмәгән,
ышандырып бетерми торган урыннары бар.
Менә ул мәктәпкә килә. Аңа иичек тә
укучыларны үз кулына алырга кирәк. Ничек итеп
кулга ала, диярсез. Ифрат җиңел итеп: чыга
каршыларына, сугыш турында, сугыш китергән
авырлыклар турында сөйли һәм сорый:
— Сүз бирәсезме тырышып укырга? Юкса,
кайтып китәм,— ди.
Балалар бер авыздан;
— Укыйбыз, тырышабыз, китмә, anal- дип
кычкыралар
Шуңа ышанып, кыз укытучы булып кола. Соң
бу вәгъдәләрен алар иконче дәрестә үк
онытачаклар бит... Минем үземне >г тешләү белән
бәйләнгән маҗаралар да ышандырып бетермәде.
Бер башлагач,
12. «К. У» М 0.
шул шигемне дө әйтим: Фоат Айдарлардан килсә,
Миңлегол сызыгы Фатих абыйның соңгы
елларда язган әсәрләреннән, «Язмыш шуклыгы»
кебек әсәрләреннән башлана сыман. Начармы бу,
әллә макталырга, хупланырга тиешле
сыйфатмы? Билгеле, бер типтагы образлар
кулланган, бер характердагырак мәсьәләләр
күтәргән ечен генә язучыны гаепләп булмый.
Язучы иҗатындагы кабатланган мәсьәлә һәм об-
разларның тенденциясе нинди? Әсәрдөн- әсәргә
үсә, көчәя, тирәнәя баралармы алар? Әллә,
кимүгә, сүрелүгә йөз тотып, кирегә тәгәриләрме?
Бөтен хикмәт өнә шунда. Үсә. тирәнәя барганда,
моның өчен язучыны мактарга кирәк. Түбәнгә,
кирегә киткәндә — тәнкыйтьләргә. Кызганычка
каршы, Ф. Хөсни повесте соңгы төргә керә.
Әлбәттә, «Без яшь идек» повесте берәр
башлап язучы прозаик тарафыннан язылган
булса, мин аңа бу кадәр каты бәрелмәс идем,
хәтта мактар идем. Теләсә кайсы башлап язучы
мондый әсәр белән мактана, горурлана алыр иде.
Әмма Фатих Хөсни өчен «Без яшь идек» мак-
танырлык та, горурланырлык та әсәр түгел.
«Казан утлары» журналының 9 санында Ә.
Еникинең «Без дә солдатлар идек» дип
исемләнгән яңа әсәре басылды. Жанры анык
түгел. Бары «Фронт дәфтәреннән» дил кенә
куелган. Әсәр белән танышкач, шул нәрсә
ачыклана: ул гадәти истәлек кенә түгел, очерк та
түгел. Ул — чын әдәби әсәр, чын сәнгать әсәре,
билгеле. Стиле, язылу рәвеше ягыннан —
истәлекләргә тартым повесть. Бәлки пояесть-
истәлек дип куярга кирәк булгандыр.
Каравыл хезмәтендәге солдатлар турында бу
әсәр. Шуңа күрә повестьның геройлары да
сугышның алгы сызыгында, ут эчендә сугышучы
солдатлар түгел. Алар барысы да
нестроевойлар, алгы сызыкта сугышырга
ярамый торган солдатлар. Алар арасында күпме
фронтта йөреп бер мәртәбә мылтык атып
карамаган кешеләр бар. Алар арасында, шулай ук
алгы сызыкта булып, сугыш эченнән шактый өте-
леп чыккан кешеләр дә бар. Болары каты
яраланып, госпитальләрдә ятканнан соң, не-
строевой булып, кире фронтка кайткан сол-
датлар. Хәзер әнә гади генә, шапырынмый гына
үз эшләрен башкарып, солдат хезмәтен үтәп
яталар. Язучы безне шул солдатларның
тормышы белән, алар башыннан узган
вакыйгалар, кызыклы эпизодлар белән
таныштыра. Вакыйгаларның төрлесе:
кечкенәләре, зурлары бар. Ку- ләмнәре нинди
булуга карамастан, алар- ның һәркайсы
мәгънәле, һәркайсы гыйбрәтле. Вакыйгалар
безне әсәрдәге образлар белән таныштыра,
вакыйгалар барышында аларның характерлары,
гадәт-холыклары ачыла. Вакыйгалар да. ул
вакыйгаларда катнашучы кешеләр дә Ә. Еникигә
хас пөхтәлек һәм төгәллек белән эшләнгән.
Язучы төрле милләт кешеләренең истә калырлык
образларын тудыра алган. Бу яктан авторга тел-
теш тидерерлек түгел. Шул ук вакытта без аның
«Саз чәчәге», «Рәшә», «Әйтелмәгән васыять»,
«Вөҗдан» кебек әсәрләр белән янәшә торырлык
булмавын да әйтми кала алмыйбыз.
Менә без өч өлкән әдибебезнең өч әсәрен
карап уздык. Өчесе өч төрле, өчесе өч
характердагы әсәр. Ләкин аларба кайбер уртак
сыйфатлар да хас шикелле. Бу әсәрләрнең
берсендә дә бүгенге тормышның беренче
чираттагы мәсьәләләре күтәрелә дип булмый.
Моның ечен мин аларны гаепләргә җыенмыйм.
Шулай да дөреслекне әйтеп китәргә кирәк. Бу по-
вестьларның өчесе дә әлеге әдипләребез- нең
алдагы әсәрләреннән кайтыш, йомшаграк.
Боларның күләгәсе «Агыйдел» һәм «Саф күңе
лиләргә, «Йөзек кашы» һәм «Җәяуле кеше
сукмагы»на, «Саз чәчәге» һәм «Әйтелмәгән
васыятьвләргә төшмәсме икән? Бу әсәрләрнең
күләгәсе әлеге язу- чыларыбызның данына,
популярлыгына зыян китермәсме икән? Мине
мәсьәләнең әнә шул яклары борчый. Аннан соң,
өлкән әдипләребез һаман элекке запаска
ышанып яталар шикелле. Тәэсоратларны,
материалны яңарта төшсәләр дә начар булмас
иде. Мөмкинлекләре, вакытлары җитәрлек.
Талантлары чәчрәп тора, тәҗрибәләре хәттин
ашкан. Аларга әле иҗади киеренкелекне
киметергә, тынычланып калырга иртәрәк дип
уйлыйм...
Узган әдәби ел безгә кызыклы романнар,
кызыклы повестьлар алып килде. 1972 ел безнең
прозага кызыклы яңа авторлар алып килде.
Әдәбиятта яңа буын үсеп җитте. Алда бер тапкыр
әйтелгәнчә, алар безнең прозаны йөз белән
заман темасына бордылар. Бу — безнең
прозаның иң көчле ягы. Алар әдәбиятка күп кенә
яңа темалар, яңа мәсьәләләр альт килделәр.
Прозаның горизонтлары тагын да киңәя төште.
Әдәби сурәтләү чараларыбыз да байый,
төрлеләнә төште. Алар безнең прозаны күп кенә
кызыклы образлар белән баеттылар. Замандаш
образын, бүгенге көн
героен иҗат итү юлында телгә алып сөйләрлек
уңышларыбыз бар
Булган кадәр уңышларыбызны, эшләгән
эшләребезне бездән беркем дә тартып ала алмас.
Игътибарны алда торган бурычларга, хәл
ителмәгән мәсьәләләргә юнәлтик. Без әле зур
сәфәргә чыктык кына. Алда —без узасы юллар,
без күтәреләсе урләр, без яуларга тиеш
биеклекләр күп. Ярты юлда тукталып калмас
ечен, күп кенә мәсьәләләрне бүген үк сөйләшеп,
бүген үк хәл итеп китәргә кирәк. Мин, 1972 ел
безнең прозага күп кенә кызыклы образ лар алып
килде, дидем. Чыннан да. узган ел чыккан проза
әсәрләрендә зур идеаллар, зур максатлар белән
яши торган байтак образлар бар. Әмма олы
характер дәрәҗәсенә күтәрелгәннәре, тарихка
кереп калыр- лыклары күп түгел.
Сәнгать елкәсендә гел шулай, бер кимчелек
икенчесенә бәйләнгән, бөр җитешсезлек икенче
җитешсеэлекне китереп чыгара. Олы
характерларның аз булуы, үз чиратында, олы,
зур конфликтларның азлыгына бәйләнгән.
Заманнар узу белен безнең әдәбияттагы
конфликтлар да. ул конфликтларның характеры
да үзгәрә барды. 30 еллар әдәбиятының ни-
гезендә сыйнфый кереш ята иде, ул чордагы
конфликтларның характерын сыйнфый кереш
билгеләде. Бөек Ватан сугышы темасы безнең
прозаны бик күп әсәрләр белән баетты. Ул
әсәрләр конфликтларының зурлыгы, көче белән
аерылып торалар. 50 еллар ахырында, 60 еллар
башында күп кенә кызыклы әсәрләр язылды.
Бүгенге проза эчен, йез белән заман темасына
борылган проза эчен, ул конфликтларның күбесе
искерде. Новатор зшче белен консерватор завод
директоры, бюрократ җитәкче белен масса
арасындагы конфликтлар да йери-йәри
шомарып, шаблонга ейленеп бетте.
Бүген роман-повестьларыбыздагы кон-
фликтлар тагын вагаеп, сыегаеп бара. Бер гаилә
эчендәге конфликтлар, аерым шәхес күңелендә
барган конфликтлар күбәеп китте. Чорга хас
конфликтлар табу, бүгенге кендеге үсешебезне
тоткарлый торган кимчелекләрне ачу. бүгенге
заманга хас каршылыкларны күрсетү —
прозаиклар алдында шундый бурыч тора.
Архитектоника мәсьәләләре, сюжет-ком-
поэиция төзү мәсьәләләре безне һаман борчыл
килә. Без яңадан бәхетле тәмамланыш
полосасына әйләнеп кайттык. Нокталарны үз
урынына куеп, бәтен мәсьәләләрне ахырга кадәр
тәмам хәл итеп бетерү гомуми күренешкә әйләнеп
бара.
Жанрлар өлкәсендә аныклык җитми.
Романны повестьтан, повестьны хикәядән аерып
булмый башлады. Бу бигрәк тә повестьларга
карый. Повесть жанры сыегайды, вакланды.
Күтәргән мәсьәләләрнең күләме һәм җитдилеге,
образларының эшләнеше ягыннан якын килеп
караганда, узган ел басылган әсәрләрнең
байтагы чын повесть булып җитмәгән. Жанрның
шуннан да түбән төшүенә, арзанаюына юл куярга
ярамый.
Кыскасы, безнең алга хәзер бөтен зурлыгы,
бөтен җитдилеге белән әдәби осталык
мәсьәләләре килеп баса. Халкыбыз бик нык үсте,
бик нык күтәрелде Әдәбиятны нечкәләп,
тирәнтеи аңлый белә торган укучы үсеп җитте.
Әнә шул үскен, күтәрелгән укучыга, бөек эшләр
башкаручы халкыбызга лаеклы әсәрләр
тудырыйк! бүгенге көннең төп лозунгысы менә
шундый булырга тиеш.
Инде совет әдәбиятының бөтен дөнья
күлемендәге зур миссиясен дә истә тотып фикер
йөртсәк, әдәби осталык мәсьәләләренә тагын да
җитдирәк игътибар бирелергә тиешлеген
күрербез. Бүгенге буржуаз сәнгать, буржуаз
әдәбият турында без әле һаман да искечәрәк
фикер йөртәбез. Имеш, аларда модернизм көчле,
имеш, аларда абстракционизм сәнгате генә.
Модернизм да, абстракционизм да буржуаз
сәнгатенең үткән этабына әйләнеп бара. Бу юл
белән массаларга тиешле йогынты ясый
алмаячакларыиа алар, ниһаять, төшенеп
киләләр. Бүгенгә буржуаз сәнгать башка
нәрсәләргә йез тота: секска, париографиягә,
төчелеккә, мелодраматизмга. арзанлы күз
яшьләренә. Бүгенгә буржуаз деиья хезмәт
ияләренең игътибарын чорның, заманның
актуаль мәсьәләләреннән читкә алып китә торган
сәнгатькә, массовый әдәбиятка, массовый
сәнгатькә йез тота. Аларның бу тенденциясенә
җавап төсендә, без үз әдәбиятыбызның
сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсен тагын да үстерә,
әдәбиятның иҗтимагый ролен тагын да күтәрә
барырга тиешбез. Сыйнфый дошманнарыбыз
совет әдәбиятының, социалистик реализм мето-
дының мөмкинлекләрен шик астына куярга
азапланалар. Язучыларның теп бурычы — день я
аренасына чыгарлык сәнгать әсәрләре иҗат итү.
Сыйнфый дошманнәры- бызның яла сүзенә иң
кечле җавап әнә шул булыр!