Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛИРИК ШИГЫРЬЛӘР


Дусларча бер киңәш
Дөнья бу, бел: картайса да, бер-бер хәлгә тарыса да,
син кизәнмә ялгыш — мәгърур җанлы мәҗрух арысланга!
Мәсәлдәге мәхлук ишәк кебек, килеп тибә күрмә;
арысланга хас зур, горур хискә
саксыз тия күрмә!
Аңла: рухы белән җиңәр сине, җаны шул ук, көчле...
Ваклыклардан өстен гәрчә һәрчак арысланнар үче.
Яшьме, картмы — шул ук гали исеме, ул — арыслан затлы.
Табылырмы арыслан белән тик бер алышкан атлы?
...Мәңге бу адымнан саклана күр,
мәңге асылын аңла:
— Үлгән бу! — дип якын килмә... йоклап яткан арысланга!
Көзге утлар кабынып ялмадылар агачларны тагы...
Офыкларга кабыныр төсле яна чаган яфраклары.
Нигә алдың яфрак кочак тутырып, бүген бетәр төсле?! —
Мин курыктым: баскан урыныбыз янып китәр төсле.
Сүндерергә иде ул утларны, сүндерергә... көзне!
...Нигә әле язлар түгел, көзләр якынайтты безне?
Көз утлары сүрелер, яфрак кояр бу агачлар тагы... Мәңгелекме бәхет?
Ә бит кулда бары яфрак янды. Көзнең ялкыннары...
Шигырьләремә тәнкыйтьтән соң юату сүзе
Сезнең өчен әрни җаным, сезнең өчен, йомшакларым! Ап-акларым, елакларым, юашларым, тыйнакларым, барыгыз да бердәй якын, тигез сызлар бармакларым, күз нурымдай балаларым! Аермый һичберегезне, иркәлимче үзегезне!
Я, килегез, юаныгыз, кочагымда ял алыгыз. Аннан юлга кузгалырбыз алга таба карап тагын, онытмыйча көрәш барын, безгә дигән Кояш барын.
Я, әйдәгез, балаларым, ап-акларым, йомшакларым, усал гына юашларым!
Пушкин бәйрәмендә
Шагыйрь күңеледәй якты бер көн, якты июнь көне.
Шигъри бәйрәм... алып килде бәхетем бу җирләргә мине.
Даһи сөйгән, даһи баскан җирләр — елга, урман, таулар...
(Черкиләре хәтта шигъри кебек!
Мөтәшагыйрьләрне тешли кебек... усал икән алар)
Усадьб ад ан усадьбага чабам, (Онегиндай — атта.)
Керн йөргән аллеядә туктап, няня торган чатта.
Йортта монда алла — шагыйрь:
әнә
Байрон портреты.
...Кабинетта ак каминның
мәңге
янар кебек уты.
Капкаларын ачып
илаһи йорт
гел дусларын көтә.
Еллар килер, чорлар —
Пущин кебек буранлы һәр кичтә.
Ә бүген — җәй. Пушкин җырларыдай якты июнь көне.
Алып килде бәхетем, очраштырды.
Муза белән мине!
Юлда
Кайтырга да тизрәк җан атарга Кадерле Казанда!
Вакыт үтә. Күргәннәреңне син тик өлгер язарга:
Син Литвада. Неман ярларында, Вильнюс урамында;
Латвиядә — Рига, Сигулдада, Балтик буйларында.
Син — Псковта, Пушкин эзләреннән алып бара юлың.
Шагыйрь ишеген шакый изге йортта калтыранган кулың.
Син Мәскәүдә, Уфа, Пермьнәрдә, я Төмәндә кинәт.
Астраханьда, Ташкент-Гөлстанда,— җыр юлында, димәк.
Син — Чаллыда, син КамАЗда бер көн, бөек заманыңда тойсын җаның яхшысын да, үзе кусын яманын да;
Кушылырга шушы заманыңа,— язарга, язарга!
Юллар бик күп, вакыт аз тик, үтә яндырып һаман да.
...Кайтырга да тизрәк, җан атарга кадерле Казанда!
Бүген әллә нәрсә булды миңа!
Кичә башка идем:
Сиңа багышлаган җыр көченнән күккә аша идем!
Бәйрәмнәрдә бергә булдык, күрдек күпме кыен бәйге...
Җиңеп үттем. Бүген атым тора аранында, бәйле;
Бүген... ни бу? Каләм төшә кулдан, шуны иелеп алыр көчем дә юк! Хыял үзе никтер таш шикелле, авыр.
Эшем бармый алга, җырлар — үле, минсез уза бәйге.
...Тау күтәрер көчем!
тик барысы
Синең сүзгә бәйле.
Күңел бүген бәйле!