Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕВОЛЮЦИЯ ТАРИХЫНА ЯҢА СӘХИФӘ


еек Октябрь революциясенә багышланган
һорбер яңа китапны без зур кызыксыну
белен каршы алабыз. Соңгы елларда
Казан тарихчыларыннан М. Мехеррәмоа, Р,
Нәфиков, И. Ионен- ко, А. Борһанов, И.
Таһировларның Октябрь турындагы фәнни
хезмәтләрен укыган идек. Әле күптән түгел Казан
дәүләт университеты нәшрияты «Урта Идел
буенда революцион хәрәкәт» дигән тагын бер ки-
тап бастырып чыгарды.
Тарих фәннәре кандидаты Рәмзи Вә- лиевиең
бу хезмәте 1917 елның июль һәм октябрь
айларында Урта Идел буендагы революцион
хәрәкәтне ейрәнүгэ, бу хәрәкәтнең моңарчы
гвлимиәр күзе төшмәгән кайбер урыннарын
ачыклауга багышлангач.
Китап кереш сүздән һәм зур булмаган 3
бүлектән тора. Укучыларга берникадәр
мәгълүмат бирү ечен, кыскача гына ул бүлекләр
белән танышып чыгыйк.
Менә китапның беренче бүлеге. Ул
«Большевикларның халык массаларын со-
циалистик революциягә мобилизацияләү буенча
зшчәнлеге» дип исемләнгән. Автор әлеге
мәсьәләне берничә өлешкә бүлеп карый. Башта
ул партиянең VI съезды яктылыгында Урта Идел
буендагы хәлне, анда Советларны
большевиклаштыру ечен барган көрәшне
яктырта. Р. Велиев үзенең игътибарын нигездә
Урта Идел буендагы зуррак шәһәрләргә — Казан.
Самара. Саратов, Сызраньга һәм алардагы
большевиклар оешмаларының эшчәнлегенә
юнәлтә. Авторның күрсәтүе буенча, бу вакытка
большевикларның Казан оешмасында 650 кеше
була һәм алар, Вакытлы хөкүмәтнең кулга
алуларына, төрле провокацияләренә дә
карамастан, массалар арасында зур эш алып
баралар. Автор үз хезмәтендә «Рабочий»,
«Кызыл байрак» газеталарында ул елларда
басылган мәкаләләрдән дә өзекләр китерә.
Бу бүлектә большевикларның Казан оеш-
масында вшьлер арасындагы зшнең дә нык
җанланганлыгы әйтелә. 11 августта, мәсәлен,
Казанда эшче яшьләрнең социалистик союзы
тезелә һем ул массаларны оештыру буенча зур
«шчәнлек җәелдерә
Беренче бүлектә тикшерелә торган икенче
бер әһәмиятле мәсьәлә — ул фабрика-завод
комитетлары, профсоюз оеш* малары һәм
заводларда урнаштырылгач эшчеләр контроле
турындагы мәсьәлә.
Р. Вәлиевнен раславынча. Урта Идел буенда
эшчеләрнең югарыда саналган оешмалары
Петроград һәм Мәскәү эшчеләре үрнәгендә 1917
елның язында ук барлыкка килгән. Шәһит
Әхмәдиев тарафыннан төзелгән «Приказчиклар
союзы» Казандагы әно шундый оешмаларның
берсе була. Бу оешма Мөселман социалистлар
комитеты йогынтысында эшчеләрнең экономик
һәм политик таләпләрен үтәү ечен көрәш алып
бара. «Приказчиклар союзы»- ның 27 майда
булган утырышында, мәсәлән, бай
сәүдәгәрләрдән С. Бөхтиев, С. Мусин, С.
Садыков, В. Насыйроә һәм Г Бәхтисвләр эше
карала. Ә үзенең икенче бер утырышында союз
сәүдә хезмәткәрләренә эш хачын 50—100
процентка күтәрү турында карао кабул ите. Бу ка-
рарга буйсынмаган байлардан Хөсәен Таһиров
эше югары органнарга тапшырыла. Шунысын да
әйтеп үтәргә кирәк, башта мөселман
эшчеләренең генә оешмасы булган
«Приказчиклар союзы» Октябрь революциясе
алдыннан интернациональ оешмага әйләнә Өнә
шундый фактлар китереп, автор бу бүлектә Каэвн
шәһәрендә генә түгел, ә бетен Урта Идел
буендагы фабрика-завод комитетлары
эшчәнлегеи шактый тулы күз алдына китереп
бастыра.
Билгеле булганча Беек Октябрь социалистик
революциясе үсешенә илебезнең төрле
урыннарындагы революцион вакыйгаларның
нинди йогынты ясавы бәзнең фәндә әле ныклап
ачыкланып, өйрәнелеп бетмәгән. Әнә шуңа күрә
«Вакытлы хөкүмәтнең җирле органнары
кризисы» дип аталган II бүлектә авторның, совет
те- рихчь'Ларыннан беренчеләрдән булып, Ва-
кытлы хөкүмәтнең җирле органнарының «искече
идарә ите алмауларын» тикшерергә алынуы
бездә зур кызыксыну уята. Автор хезмәтенең бу
бүлегенә дә бай фактик материал туплаган. Ә бу
материаллар уз чиратында авторга алган теманы
тирен һәм тулы итеп яктыртырга мөмкинлек
биргәннәр. Бүлектә китерелгән һәрбер факт Ва-
кытлы хөкүмәт тарафыннан урынмард-з
тезелгән органнарның үз вазифаларын
Б
үтәргә бетенлвй сәләтсез, көчсез булуын
күрсәтеп тора. Мәсәлен, бу чорда өязләрдә,
кечкенә шәһәрләрдә Вакытлы хөкүмәт
комиссарларының бик еш алышынулары гадәти
хәлгә әверелгән. Казан губернасының Чабаксар
шәһәрендә дүрт ай эчендә генә дә дүрт комиссар
алышынган. Ә Лаеш еязендә өч ай буе урын өчен
көрәш барган һәм Октябрь революциясенә кадәр
биредә ныклы власть булмаган. Күп урыннарда
исә халык үзенә ошамаган, үз интересларын
үтәүдән баш тарткан идарә органнарын я
бөтенләй тараткан, яки аңа буйсынмаган.
Шундый хәлләрнең берсе Казан өязенең Кукмара
волостенда була Анда волость крестьяннары
азык-төлек һәм җир комитетларын бетерергә
карар чыгаралар, сходкаларыннан өяз комисса-
рын һәм секретарен куып җибәрәләр. Моңа
охшаш хәлләр солдатлар арасында да була.
Мәсәлән, Казан хәрби округының штаб
начальнигы Караулов һәм шәһәр коменданты
Григорьев «искече идарә итә алмауларын»
үзләре үк танырга мәҗбүр булганнар.
Күп милләтле Урта Идел буенда ха-
лыкларның социаль көрәше милли азатлык
хәрәкәте белән бергә һәм бер-берсеннән
аерылгысыз булып барды. Китапның соңгы
өченче бүлеге әнә шушы проблеманы өйрәнүгә
багышланган. Биредә укучы Урта Идел буендагы
милли-азатлык хәрәкәте һәм аның кайбер
үзенчәлекләре турында кызыклы фактлар,
фикерләр таба ала. Татарларның милли-азатлык
хәрәкәте мәсьәләләренә кагылып, автор аны өч
агымга—милли буржуазия хәрәкәтенә, револю-
цион-демократлар хәрәкәтенә һәм проле* тариат
хәрәкәтенә бүлеп карый. Бүлектә Мөселман
социалистлар комитетының эш* чәнлеге киң
яктыртыла. Аның җитәкчеләреннән М. Вахитов,
Г. Сәйфетдинов, Ш. Әх- мөдиев, Ә.
Мөхетдиноваларның бу чордагы революцион
хәрәкәттә зур роль уй* чаганлыклары күрсәтелә.
Әнә шундый кызыклы фактларга бай китап
зур игьтибар белән укыла. Аның белән
танышкач, безгә 1917 елның июль— октябрь
айларында Урта Идел буендагы революцион
күтәрелешнең нинди шартларда барганы ачык
аңлашыла.
Ләкин шушы файдалы һәм кирәкле
хезмәтнең кайбер кимчелекләрен дә күрсәтеп
үтми булмый. Милли хәрби частьлар турында
сөйләгәндә, автор аларны кораллы восстаниегә
кадәр «революцион обороначылык» һәм
милләтчелек позициясендә тордылар дип
күрсәтә (128 бит). Бу тезиска, әлбәттә, ачыклык
кертү кирәк. Шулай ук икенче урында да (135 бит)
автор «II Бетенроссия мөселман съездының сул
фракциясе көчле оешма төзеде» дип кенә
күрсәтеп үтә. Аннан соң хезмәттә телгә алынган
кайбер фамилияләрдә дә төгәлсезлекләр очрый.
Китапның аз тираж белән чыгуы шулай ук
күңелдә канәгатьсезлек хисе калдыра.
Әмма ни генә булмасын, Р. Вәлиевнең бу
китабы Бөек Октябрь социалистик революциясе
турындагы хезмәтләр арасында үзенең тиешле
урынын алыр дип ышанабыз.
М МӨЛЕКОВ, тарих фәннәре
кандидаты.