Логотип Казан Утлары
Повесть

ОЧАР КОШЛАР


Баек Ватан сугышында һәлак булган комсомолецлар истәлегенә.
Торналар чыңы
рак офык читендә таң беленә генә башлаган әле. Табигатьнең татлы йокыда изрәр чагы. Моннан ярты сәгать чамасы элек ул, чынлап та, талгын оеп, киң дәрьядан күтәрелгән һаумалдай III йомшак, сыек томан эчендә йөзә, дөньясын онытып йоклый иде. Әйтерсең сугыш та юк. үлем-кырылыш та... Тик сугыш алласының йокысы сизгер, шәфкатьсез зиһене уяу: самолетларның ерак гөрелтесе эңгер тынлыгын бозуга җирдә гарасат купты, таң алдының илаһи тынлыгын пулеметларның аяусыз тырылдавы, зениткалар гөрселдәве челпәрәмә китерде. Күп тә үтми, кызгылт төскә кергән һавада ак нокталар пәйда булды. Алар, җиргә якынайган саен зураеп, дистәләгән парашют чатырына әверелде .
Нәкъ әнә шул таңда № че десант бригадасының уналты яшьлек радисты Кәрим Лтнабаев уйламаган-кетмәгән бәлагә тарыды да инде. Бүтән парашютчыларның кайсы тәңгәлгәрак төшүен күзәтепме, күк йөзен телгәләгән яктырткыч пулялар сызымыннан, колак тондыргыч атыштан куркыпмы — ул җиргә якынлашуын абайламый калды. Аяк астында кинәт яфрак шыштырдавы, ботакларның шартлап сынганы ишетелде. Исен җыеп өлгергәндә, парашютының чатыры агачка эләгеп, Кәрим һавада асылынып тора иде.
Очраклы бу хәлнең акылга сыймас мәгънәсезлеге. укенече шунда иде — яшь солдат, күзен чекерәйтеп, тнрә-ягына күпме каранмасын, ул төшкән жирдә урман юк, анда-санда, берәм-сәрәм генә агач күренә иде. Кәрим эләккән ялгыз имән тирән чокыр читендә тора, урман исә, шушы ярга табан иңкәйгән сөзәк калкулыкның аргы ягында, карауга бер чакрым чамасы ары иде. Үзән өстенә ябырылырга җыенган яу төсле, ул тынып, сагаеп калган ла алга шушы имән сымак берничә ялбыр пәһлеванын сакка чыгарып бастырган. Аста, үзәннең уртасында, тан алды эңгерендә ниндидер биналарның чак аерырлык тонык шәүләсе
III һаумял — «no ceytnH ceyei
төсмерләнә. Яктырткыч пулялар нәкъ шул тәңгәлдән өерелеп чыга иде.
Өйрәнүләр вакытында берәр иптәшенен, урман уртасына төшеп, парашюты агачка эләгүен, я, күлгә чумып, сусар сыман юешләнеп, бузарып чыгуын күргәне бар иде Кәримнең. Анда ни — эшнең азагы билгеле; с\га төшкәне бер-ике көн йөткереп-төчкереп йөри дә — син күр дә мин; агачка эләккәне исә, битен-башын ботак сыдыруын исәпкә алмаганда, аннан да җиңелрәк котыла.
Анда бер хәл, монда — икенче шул. Бәхетеңә иптәшләрең килеп чыкса, ни әйтер идең. Десантчыларны ут ачып каршылаган дошман да тик ятмый. Тозакка эләккән кош кебек, учларына тупылдап төшәргә торасың. Бәлки парашютыңны ычкындырып та азапланмаслар, шушылай җилгә җилбердәп торган килеш шарт-шорт атарлар да китәрләр. Мондый хәлдә яхшылык көтү кыен, чөнки безнекеләр, аяклары исән-сау җиргә тиюгә, алдан тәгаен әйтелгән урынга — сунарчылар алачыгына ашыгачак. Текә яр өстендә «менә мин!» дип серәеп утырган ялгыз имән түгел, әнә теге карурман тартачак десантчыларны.
Кәрим елардай булып иренен тешли, яктырып килгән күк йөзенә текәлеп, кан тирәгәрәк төшүен билгеләмәкче була. Ләкин самолетта килгәндә лейтенант Чукреев: «Сукыр кеше дә күрерлек»,—дигән бил-геләрнең, ичмасам, берәрсе күзенә чалынса. Юк, лейтенант әйткән җил тегермәне дә, юл чатында торган биек кәшәиә IV дә күренми. Анын каравы, кинәт зур дәрьяның куәтле сулышын тоеп, Кәрим бөтенләй аптырауга калды. Булмас,* алай булырга тиеш түгел, дип күңеленнән күлме үҗәтләнмәсен, ул Днепрга якын гына төшүен аңлады. Самолетның ялгышуын хәтта күз алдына китерү дә кыен иде, Кәрим бар гаепне үз өстенә алды: «һава агымына эләккәнмен, парашютыма баш була алмаганмын»,— дип уйлады ул. Ә бит Чукреев, Днепрдан егерме чакрым ары төшәбез, дип аңлаткан иде. Самолет моторына снаряд ярчыгы тиюен, шунлыктан десантчыларга биш кенә минутка элегрәк сикерергә боеруларын белми иде Кәрим. Немецлар оборонасының ике эшелоны уртасына туры килүен дә соңрак белде. Ә хәзергә мәгънәсез, очраклы шушы бәладән котылу юлын табарга тырышып, ул тирә-якта яңгыраган атыш тавышына колак сала, аста, үзән уртасында, дөрләп янган печән эскертеме, ниндидер бинамы янында чайкалышкан шәүләләрне күзәтә.
Хәле мөшкел иде егетнең: әгәр немецлар килеп чыкса, ул һичнинди каршылык күрсәтә алмаячак. Корал-ярагы, парашют элмәкләренә кысылып, култык астына табан шуышкан, автоматы, гранаталар сумкасы кымшандырырлык та түгел. «Җанлы мишень мин»,— дип уйлады Кәрим, көяләнеп. Шушы күңелсез уйны җөпләгәндәй, күкне яктырткыч пулялар сызымы каеп үтте.
Очраклы ярдәмгә өметләнеп, шушылай асылынып торудан мәгънә юк. Кәримнең аягын көзән җыера башлады, парашют элмәге кыскан кулбашы сулкылдап сызлый иде. Үзен әсир иткән имән кәүсәсенә ябышырга тырышып, ул жан ачуы белән атынырга тотынды. Тик моннан берни дә барып чыкмады, аяк-кулы гына баягыдан да яманрак сулкылдады. күкрәгенә беркетелгән «РБ» рациясенең батареяләр тартмасы авырттырып иягенә бәрелде. Туктарга ярамый, ярамый! Ул, парашют җепләренә ябышып, бар көченә өскә тартылды һәм, ниһаять, автоматының җай гына алга шууын тойды. Җиңел сулап, шабыр тиргә баткан маңгаен учы белән сыпырды, автоматының салкын көбәген сыйпап куйды.
Тик куанычы күпкә бармады, яр астында үлән кыштырдаганы, кемнеңдер уфылдап тын алганы ишетелде. Тәне эсселе-суыклы булып,
IV К ә ш ә н ә — часовня.
Кәрим затзорны артка күчереп куйды, автоматын әлеге тавыш килгән якка, караңгы яр астына төбәп:
— Кузгаласы булма, атып үтерәм! —дип кычкырды.
Имән төбенә үрмәләп менеп житкән карачкы әллә аялады бу искәртүне, әллә юк — аһылдап жиргә ауды да, русчалап:
— Исәрләнмә, яме... Тын алганны көт Берәр әмәлен табарбыз,— ♦ диде.
Кәримнең кабыргасына ниндидер каты нәрсә килеп терәлде, ул да түгел, гәүдәсе агач кәүсәсенә таба бара башлады. Ниһаять, кулы кытыршы имән кайрысын тойды. Тырнакларын каера-каера, ул бар көченә зур гына ботакка ябышты.
— Я, кызурак кылан, хәзер бастырып килеп житә тегеләр,— диде Кәримнең коткаручысы.— Ишетәсеңме?
Астан, вак куаклык арасыннан, эт өргәне, ят телдә акырышкан тавышлар торган саен ачыграк ишетелә. Парашютны агачтан ычкындырып. яшереп торырга вакытлары юк иде. Коткаручысын төсмерләп тә өлгерми, Кәрим аның артыннан йөгерде. Бәладән котылу куанычы, татлы төер булып, тамагын өйки, буыннарын язылдырып, бөтен тәненә тарала. Җилкәсенә аскан йөгенең авырлыгын да тоймый, ул. йөгәнен салып качкан кырыкмыш тай сымак, оча-калка алга омтылды
Ах-ух килеп бер тын йөгергәч, юлдашы туктады, тирә-ягына колак салды, жиргә утырып, итек табанына ябышкан балчыкны кырып ташлады. Шушы шөгыленнән туктамый гына:
— Кайсы бригададан син? — дип сорады.
Кәрим үз бригадасының шартлы номерын әйтте Сине үлемнән коткарган кеше белән качышлы уйнап торыр чакмы? Күренеп тора — безнең солдат, җитмәсә, Кәрим аны кайдадыр күргән кебек әле.
— Үзебезнеке булып чыктың,— диде солдат та.
Тавышыннан куанганын да, ризасызлыгын да белү кыен иде. Хәер, ризамы син, юкмы — язмыш синең юлына коты чыккан шушы үсмер солдатны чыгарып куйган икән — сыкраимый-нитми кабул итәсең Ничә әйтсәң дә, моннан ары ялгыз түгелсең. Файдасы тиярме, юкмы — әмма иптәшле булдың.
— Яры-й,— диде солдат,— фриц торып калды шикелле . Чине таныйсыңмы сон? Я? Соң Рябчиков лабаса мин. оружейный мастер! Таныдыңмы? Вот, молодец! Ваня Рябчиков белән хур булмассың!
Әйе. бу, чынлап та, корал-ярак төзәтүче оста, теленә, халык әйтмешли. шайтан төкергән, жор сүзле Ваня Рябчиков иде Моннан бер-ике ай элек, бригадалары Мәокәү янында торган чакта. Кәрим анын мастерскоена мушкасы кыйшайган өч-дүрт автомат алып барган иде Ваня- ның әллә нинди көйле догамы, такмакмы әйтеп, батыраеп тотынуы бүгенгедәй исендә. «Жили-были дед да баба, ели кашу с молоком Рассердился дед на бабу—хлоп по пузу кулаком!* — дип. Рябчиков, аңгармастан, аның корсагына төртергә үрелгән булып, тегесе ике кулы белән сагаючан хәрәкәт ясагач, кара майга буялып беткән бармаклары белән Кәримнең борынын кысып алган иде. Тагын шунысы да хәтереңдә— солдатлар. Рябчиковтан ишеттем дип. әледән-әле һәртөрле көлке сүз, әдәп ягы чамалы мәзәк сөйләп, эчләрен уып көлешә торган иде .
— Алай да йомшак урын сайлагансың, молодея Мин каты юл өсте- нә килеп төштем,—диде Ваня көлеп — нишләптер танымыйм сине, әллә яңаларданмы?
— Нишләп яңалардан булыйм ди! Өч ай инде Чукреев карамагында.
Яшь солдатнын үпкәләвеннән Рябчиков хәтта кәефләнеп үк китте. Елмаеп:
— Серкән су күтәрми икән Зарар юк. гарьчел кеше яуда да сынатмый ул,—дип ’ куйды.
ӘХИЯР ХӘКИМОВ ф ОЧАР КОШЛАР
Кәрим эре-эре атлаган юлдашыннан калмаска тырышты, шабыр тиргә батса батты, сынатмады. Баягы куркуы да онытыла төшкән иде. Ни дисәң дә, Рябчиковның киң җилкәле таза гәүдәсе, ышанычлы адымы күңелгә ныклык өсти, алан-йолан каранмаска, ирләрчә сабыр булырга өнди. Шулай да аның «яңаларданмы әллә?» дигән соравы һаман ярсыта иде әле Кәримне. Вакыты булса, сөйләп күрсәтер иде ул аңа. Әнисенең кара хаты килгәч, ул фронтка китү әмәлен эзли башлады, комсомол райкомын, военкомат бусагасын таптады, шуннан Любага серне чиште, дәү әнисенә хат язып калдырды... Бер эшелоннан куып төшергәч, икенчесенә утырды, караңгы тәрәзәләренә аркылы-торкылы кәгазь тасмалар ябыштырган Мәскәүгә мең бәла белән килеп җитте. Боларны сөйләү әллә ни кыен түгел дә, мактанчык дип уйлавы бар. Ә менә десантчыларга ияреп китүен, парашют белән ун тапкыр сикерүен (унбиш дип җибәргәндә дә зыян итмәс!), өч ай дигәндә радистлык һөнәренә өйрәнеп алуын сөйләми калдырырга ярамый. Югыйсә, тапкан сүз: «Яңалардан!» Дары иснәмәгән, янәсе, борын асты кипмәгән!
Шушыларны уйлый да Кәрим, кулын куенына тыгып, моннан бер атна элек кенә күкрәгенә лейтенант Чукреев үз кулы белән беркетеп куйган гвардия билгесен сыйпый, түш кесәсендәге йолдызның (Зиннур абыйсының бүләге!) үткер очына бармагын тидереп ала.
— Китер әнә тегене, тартмаңны, әзрәк булышыйм,— диде Рябчиков, арттарак калган юлдашына борылып.
Ләкин радист иңбашын гарьчел җыерып, чырт итеп теш арасыннан төкерде дә адымын тизләтте.
Нәкъ шул мәлне алдагы куак арасыннан автомат тырылдап ата башлады, Кәрим җиргә ауды һәм шундук агач артына поса-поса килгән дәү гәүдәле немецны күреп калды.
— Чү, атмый тор, минем арттан шуыш,—дип пышылдады Рябчиков.— Төбәп атмый кабахәт, куркытмакчы була, тереләй алмакчы...
Ул аркасына биштәрләп аскан брезент сумкасын кабаланып чишеп, Кәримгә бирде:
— Ул-бу була калса, кара аны, сакла. Монда минем бөтен инструмент...
Шуннан җиргә сеңә язып, немецка таба шуыша башлады. Сәгатьләр буена сузылган бер минут вакыт узды. Немец та. Рябчиков та таң алды караңгылыгында эреп югалдылар. Еракта, үзәннең аргы ягында, автомат утларыннан кү<к яктырып китә, ләкин атыш тавышы монда килеп җитми.
Тирә-якка колак салып, Кәрим йөрәгенең ярсып тибүен онытырга тырыша, автомат сабын чытырдатып кысып, кулының мәкерле калтыравын басмакчы була. Күзе Рябчиков киткән якка, әрәмәлекнең серле караңгылыгына төбәлгән. Ләкин анда шылт иткән тавыш юк.
Ул инде, иптәшенең эзеннән шуыша башламакчы булып, алга омтылган иде, шул мәлне берьюлы диярлек ике автомат чәчәп ут ачты. Берсенең тавышы— тимергә тимер белән суккандагы кебек, тупас, ят: немецныкы, «шмайсер» автоматы, дип уйлап өлгерде Кәрим, башын басып; икенчесе, саңгыраурак авазлысы — безнеке, Рябчиковныкы.
Тагын бер минут үтүгә бөтенләй башка җирдән, уң яктан, уфылдап, немецның автоматын иңенә аскан Рябчиков килеп чыкты. Буш кулы белән Кәримгә ымлады, ачы сүгенеп:
— Сыпырттык, туган! Койрыкка баса кабахәтләр! — диде...
Тагы үргә, якын ук калган урман сызыгына карап йөгерделәр. Кәрим алдан, Рябчиков аз гына арттанрак.
йөгерә торгач, иптәшенең нишләптер өлгерә алмавын тойды Кәрим. «Куркудан шулай элдерә», дидер әле Рябчиков»,—дип уйлады да, оялып, адымын әкренәйтте, байтак артта калган Рябчиковны көтеп алды.
Рябчиков, янтая биреп, сул кулы белән күкрәген басып килеп житте дә «ыһ!» дип сыгылып төште. Азрак тыя алгач, баягысыннан да әчерәк сүгенеп:
— Юк! Рябчиковны болай гына бөгә алмассың!..— дип, урыныннан кузгалды. Тик шундук, ирексездән чүгеп, тагы җиргә ауды.
Кәрим ни эшләргә белми әвәрә килде, иптәшенең шинель итәгенә ♦ буялган канны күргәч кенә аның җәрәхәтләнүен анлады. Шашынып, кабаланып, Рябчнковның бил каешын, шинель каптырмаларын ычкындырды, лычма юеш гимнастеркасын күтәрде. Жәрәхәте күкрәктән аста- рак, корсагының сул ягында иде. Җентекләп карарга форсат юк. Кәрим, кулы калтырап, тамагына килеп бөялгән үксү авазын чак басып, Рябчиковны, баланы биләгән төсле, бинт белән чорнарга кереште.
— Жәлләмә, ныграк кыс, ныграк...— дип, Иван, терсәгенә таянып, авыр гәүдәсен күтәрергә, ярдәмләшергә, тешен кысып ыңгырашмаска тырышты. Эш беткәч: «Кара син аны, бөтенләй җиңеләеп киттем ләбаса! Хәтта элеккедән дә шәбәйдем!» — дип шаярткан булды. Автоматына таянып, аягүрә басты.
Тик ике-өч адым да атлап өлгерә алмадылар. Алдан, сай гына чокырдан, десантчыларның юлын кыеп, бозау хәтле этен озын каешка тагып алган немец килеп чыкты. Эт беренче мәлдә боларны сизми калды, күрәсең, хуҗасын урманга табан тартты. Шушыннан файдаланып, десантчылар күз ачып йомган арада җиргә яттылар да ата башладылар.
— Кая атасың, пешмәгән! Немецка төзәп ат, немецка! — дип җикерде ярсыган Рябчиков.— Кабаланма, калкынганын көт! Овчаркасын үзем
дөмектерәм.
Дошман хәйләкәр булып чыкты. Еландай боргаланып, әле уңга, әле сулга күчте, патронын саклапмыдыр — абайлап, кыска-кыска чират белән атарга тырышты. Ләкин күп тә үтмәде, котырынып өргән овчаркасы ыргырга әзерләнгән килеш чинап җибәрде дә ачулы ырылдап тынып калды.
— Чәчрәде! — дип куйды Рябчиков, кыргарак шуышып.
Немец бик әзгә генә аптырауга төштеме, башын калкытып, этенә күз салуы булды, нәкъ шушы мәлдә аңа әллә Кәримнең, әллә Рябчнковның пулясы тиде.
Кәрим бугазын буган шатлыктан сикереп торды, дошманны онытып, ике-өч ыргуда үлән басып киткән мина чокыры эргәсенә, Рябчиков янына барып җитте.
Рябчиков иик эндәшми? йөгерергә, тизрәк качарга кирәк! Атыш тавышына немецларның бүтәннәре дә килеп җитәр. Ә ул кузгалырга ашыкмый, маңгаен чокыр читенә төртеп, чүкәеп утыра. Әйтерсең нидер югалткан да шуны үлән арасыннан эзлиме, яңа гына чык төшкән салкын җирне үбәме...
— Ваня! — дип пышылдады, йөрәген курку баскан яшь солдат.— Ни булды сипа? Нигә болай ятасын?!
Рябчиков бөтен гәүдәсе белән дер-дер калтырый, куллары үләнгә ябышкан Кәрим аны сак кына әйләндереп, чалкан яткырды да коты очып читкә тайшанды: иптәшенең бите кара кан баскан тоташ чи ярага әйләнгән иде.
__ У-у-х, кабахәтләр...— Рябчиков, яшь бала сымак, үксеп куйды.— Канатып каерды Ваньканын җир йоткыры фашистлар! Капут Вань- кага...
Сугышны, кан коешны тәүге мәртәбә күргән яшь солдат аңа нинди ярдәм күрсәтә алсын? Әгәр жаиын биреп, Цаняны саклап кала алса, һич икеләнми эшләр иде ул моны. Юк шул, мөмкин түгел. Сугышта һәркемнең үз язмышы...
>к. у.> м в.
ӘХИЯР ХӘКИМOB ф ОЧАР КОШЛАР
Битен, муенын юеш чүпрәк белән сак кына сөрткәч, Рябчиков әзрәк тынычлангандай итте. Җәрәхәте авыр, чигәсенә шартлагыч пуля тигән. Янак сөяген җимереп, тамагына үткәнгә охшый. Тын алган саен авыз читеннән кып-кызыл күбек чыга.
Сул күзен көрәнсу-кызыл шеш каплаган. Кәрим ныклы бер карарга килеп, корал-ярагын кулбашына асты да, иелеп, иптәшен җай гына торгыза башлады. Ләкин Рябчиков, әле генә йокысыннан уянган кеше сымак, исән күзен чак ачып, әкрен генә эндәште:
— Куй... Юкка интегәсең...
Чынлап та, Кәримнең көче җитәрлек түгел иде шул аңа. Ваняның киң җилкәле дәү гәүдәсе, йомшарып, җиргә сеңеп бара, аяк-кулы, буынсызга әйләнеп, изрәп төшкән. Ипләп яткырудан башка чара юк. Кәрим, кулы калтырап, аның ирененә флягасын якынайтты, ләкин Рябчиков суны йота алмады, кан катыш сыекча муенына, ялангач күкрәгенә агып төште. Кызгылт сыекча эзенә текәлгән дә Кәрим, үкереп елап җибәрмәскә тырышып, кара янган иренен тешли.
— Син... нит, кит җәһәтрәк...— дип гырылдады Рябчиков.— Тизрәк урманга сыпырт... Үзебезнекеләргә әйт: Ванька Рябчиков сынатмады... фрицны дөмектереп үлде, диген... Документларны, инструментны ал...
— Юк! Икәү китәбез!—диде Кәрим, аны кабат торгызырга омтылып.
Рябчиков Кәримнең кулын этәрде, иренен ялап алды да, чак ишетелерлек итеп:
— Менә хикмәт, очрашканнан бирле искә төшерергә тырышам, чак килеп таныдым сине,— дип сүзен дәвам итте.— Радистлар бер малайны ай буе яшереп асраган, дип сөйләгәннәр иде... Шул малай син буласың инде, алайса...
— Соң...
— Ни дип монда алып килделәр сине... күрәләтә үлем гарасатына?.. Үзең тагылгансыңдыр әле...
— Үзем,— диде Кәрим, гадәтенчә иңбашын җыерып.— Әлбәттә, үзем,— дип кабатлады — Якташым Бакиров авырып киткәч, аның урынына куйдылар.
— Тукта, тукта,— дип, Рябчиков калкына бирде.— Беләм бит мин синең ул якташыңны! Бик һәйбәт беләм... Бахыр Фаинаны шул юлдан яздырды... Эх, Фаинка. Фаинка, Ванька Рябчиков ярамады сиңа, җилкуар, янәсе, күп сөйли... Тел сөяксез инде ул, кайчакта эч пошканнан юкны бар дип фәстерәсең. Ә чынын әйткәндәме — хатын-кызның күз карашыннан коелып төшәм мин. Куркам... Куркам да, жәллимен дә шул арны...
Рябчиков, туктап, сулышын рәтләде, хәлсезләнгән кулын чак күтәреп, Кәримне аркасыннан сыйпап куйды да тагы сөйләп китте. Ул әйтерсең күпме вакыт күңелен борчыган, юшкын булып утырган авыр кичерешләреннән арынырга тели иде.
— Бая сине рәнҗетеп ташладым шикелле. Пешмәгән, дип ычкын-дырдым... Үпкәләштән булмасын, яме... Ару егет булып чыктың... Ә якташың, теләсәң ни әйт,— кәнтәй ул! Әшәке кәнтәй һәм куркак җан. Шайтаным да чирләми ул, туган, алдашып калды. Фаинканың фатир хуҗасы Сима әбекәйдән сорарсың әле... Бакиров үз аягын үзе җәрәхәтләп шештерде, ди...
— Ялган! — дип сикереп торды Кәрим. Кабат чүгәләде, Рябчиков- ның хәлен онытып, беләгеннән тотып алды. Ишеткән хәбәре шул тикле яман һәм куркыныч иде —ул, коты очып, иптәшенең йомылып барган күзенә текәлде: — Ничек инде... кеше үз аягын җәрәхәтләсен!!
Ул Бакировның елмаюдан кысылган шешенке кабаклы күзен, бит уртасы чокыраеп торган түгәрәк йөзен, пилотка читеннән кабарып чыккан кара бөдрәләрен күз алдына китерде, башын артка ташлый биреп,
сузып мырлаган моңлы жырларын хәтерләде. Юк, Кәримне уз итмәде Ьакиров, якташ дип өзелмәде, сер бирмәде. Аралары якын түгел иде, тик моннан гына кешене азгынлыкта, куркаклыкта гаепләргә ярыймыни- Ялгышадыр Ваня. Булмас, алай булырга тиеш түгел!..
Рябчиков еш-еш тын ала башлады Очкынланып елтыраган сау күзен әледәя-әле керфеге каплый — җәрәхәтле солдат, әйтерсен авыр эштән ♦ талчыгып, черемгә китәргә җыена. Менә ул, сагаеп, тирә-якка колак а. салды, «т-с-о дип кулын күтәрә бирде дә, иренен чак кыймылдатып: 5
— Ишетәсеңме? Тыңла әле, тыңла... Торналар оча,— диде.
4ынлап та, әле яктырып «итмәгән аяз күктә торна тавышы ишетелә а иде.ь
Эх, күренмиләр шул... Тагын бер генә күрсәм дә үкенечтә калмас g иде-—Дип көрсенде Рябчиков.— Нигәдер малай чактан ук яратам шул торна тавышын. Бәләкәй чакта, торна өере күрсәм, кеше күзеннән качып * елый торган идем... ®
Кәрим иптәшенең кулын кысып куйды. Нидер әйтеп аны юатырга. я сугышта яраланмый буламы кеше, кайгырма, савыгырсың, бер әмәлен = табып үзебезнекеләр янына гына җитик, дип дәртләндерергә теләде. ~ Ләкин ирене язылмый, курку алган йөрәге ярсып тибә, торналар кана- и тыннан чәчелеп калган сагышлы моннан күңеле тулыша иде. с.
Рябчиков тагы сүз башлады. Кәрим, үксүен басып, эндәшми ятып х тор, дисә дә, Ваня туктамады: =
— Яктыра... Рация кирәктер тегендә, көтәләрдер. Тизрәк кит. о Немецлар хәзер җанвар аулаган сымак сагалап торачак безнекеләрне Син нитмә, туган... уйлама Фаинканың үчен кайтара, дип... Төкертм мин ул Бакировка. Эт белән эт булганчы... Ә Фаинкага сәлам әйт кайткач. Фотокарточкасын әниемә җибәргән идем, булачак килене, янәсе... Бичара әнием...
Шулай диде дә Рябчиков, гырылдау катыш уфылдап, иркен тын алып куйды. Әйтер сүзен буып, тамагыннан шаулап кан китте Менә ул, күзен зур итеп ачып, кулы белән ниндидер ишарә ясарга тырыша, ләкин эндәшә дә, хәрәкәтләнә дә алмый, бары тик тамак төерен кыл- кылдатып кан ага. Кинәт бөтен гәүдәсе дерелди, көзән җыергандагы кебек тартыша башлады, аяклары сузылып турайды, башы кырга янтаеп төште.
Кәрим анын күкрәгенә ятып. «Иван, Ваня!» дип эндәшеп карады. Кулын тотып, кан тамырын капшады. Тамыр, хәлсезләнеп, бер-ике тапкыр беленер-беленмәс кенә типте дә тынып калды Ваня, шушы бер сәгать эчендә кичергән коточкыч газаплардан котылып, мәңгелек йокыга талган иде.
Тыела алмый елаган Кәримне аякка бастырырдай, йөрәген тетрәткән, анын томалаган фажига урыныннан алып китәрдәй көч юк иде бу мәлдә. Үлем белән беренче тапкыр йөзгә-йөз очрашкан яшь солдат куркудан, башын диңкеткән кайгыдан сыгылып төшкән иде Елап күңеле бушангач та әле ул, таң яктыра башлауга карамастан, китәргә ашыкмады, мәет өстенә ирексездән коры үлән йолкып өя-өя, уйсыз- хиссез калгып утырды
Күктә тоныкланганнан-тоныклана барган йолдызлар әкренләп сүнә; урман артындагы ерак болытларның читен алсу-сары ялкын каймалый, чиркандырып тан жиле исә. чыкка дымланган шинелен каплый биреп, Кәрим тирә-якта яңгыраган сирәк атыш тавышына колак сала Башта сискәнергә, сагаеп иелергә мәҗбүр иткән сугыш авазлары хәзер аның ваемында да юк. Колагы ниндидер бүтән бер тавышны аулый, менә бу илаһи таң мәлендә аеруча тупас булып тоелган гөрселдәү арасыннан нечкә кыл чынына охшаш нәфис моңны эзли
Чынлап та. шундук әлегә күзгә күренмәс кояшның алтын нуры балкытып җибәргән һавадамы, Кәримнең үз күңелендәме, зарлы иңрәү бу
лып. торна тавышы яңгырады. Сак кына канат жәя башлаган көй агымына бирелеп, ул күзен йомды.
Торыйк-торыйк! — торна тавыш бирсә, Нәкыш чиккән жебем чуала...
Канчандыр, кемнәндер — дәү әнисеннән бугай — ишетеп, күнел тирендә бикләнеп калган шушы җыр исенә төшүгә, буыннарын камырга әйләндереп, Кәримне татлы йокы изрәтте.
Череме күпмегә сузылгандыр, усал ырылдау тавышына сискәнеп, ул күзләрен ачты. Чокыр ярына күтәрелеп караса, күзе белән генә түгел, җаны-тәне, гөрселдәп тибәргә тотынган йөрәге белән тоеп, коточкыч хәлне күрде. Яна күтәрелеп килгән саргылт-кызыл кояш, офыкның яртысын диярлек биләп, дөньяны нурга коендыра, ә балкып янган шушы дәү түгәрәкнең нәкъ уртасында, тешен ыржайтып, бая дөмегеп җитмәгән овчарка тора!
— У-у-х, кабахәт фашист! — дип, Кәрим чокырдан атылып чыкты да, бөтен ачуын туплап, автомат сабы белән этнең башына сукты.
Рухын богаулаган, аңын томалаган ваемсызлык хисе әзрәк җибәргәндәй итте. Ул, кабаланып, чокырга сикереп төште, Ваняның гәүдәсен плащ-палатка белән япты да урманга карап атлады.
Урманга якынайган саен тау текәләнә барды. Күтәргән йөгенең авыр-лыгын тоймаган төсле, Кәрим алга иелә биреп, гел атлавын белде. Батареялар тартмасының тар каешы иңбашына батып бара, Рябчиков- ның брезент сумкасыннан сурайган ниндидер тимер кисәге кабыргасын өйки, аркылы-торкылы аскан автоматлар атлаган саен ботына сугыла. Күкрәгендә нәрсәседер янып, көл-күмергә әйләнде аның, җанының мөһим бер өлеше йокысыз үткәргән шушы төннең хәвефле маҗарасында югалып калды. Уналты яшьлек үсмер дип әйтүе кыен иде хәзер аны. Күтәргән йөге генә түгел, күңелен айкаган кичерешләре шулай хәрәкәтенә олпатлык, сабырлык өстәде, якында гына тырылдаган пулемет тавышына, куаклар кыштырдавына игътибар итмәслек көч бирде. Ул хәтта баш өстендә ярылган шрапнельдән дә читкә тайчанмады, иңбашын. кычыткан чаккан төсле, нидер көйдереп алгач та адымын үзгәртмәде.
Урманга җитәргә күп булса йөз-йөз илле адым ара калгандыр. Кәрим, уралып-сырмалып үскән куаклыкка борылмый, үҗәтләнеп, ялангач тигез үргә атлады. Бердәнбер теләге — тизрәк үзебезнекеләрне табу, батареясыз рация күтәреп йөргән сержант Толкунов белән очрашып, десантта ларга шул тикле зарур элемтәне бәйләп җибәрү иде. Билгеле, Толкунов рәхмәт әйтмәс аңа «Кисәттем лейтенантны, бу имгәктән эш чыкмасын алдан белеп тордым»,— дияр. Дөрес сүзгә җавап юк. Юньле кеше хәтта үзе теләп тә ялгыз агач өстенә төшә алмас иде...
Радистын югалтуга, рациясын эшләтер әмәл тапмауга шартлар чиккә житеп ачуланган Толкуновны күз алдына китергәч, Кәрим ирек- сездән адымын тизләтте Менә ул билбау буе күтәрелгән кояш нурында чык энжеләре җемелдәшкән үрнең соңгы киртләченә карап йөгерә. Артта пулеметлар тырылдавы ешайды, аяк астыннан балчык чәчрәтеп, пулялар выжылдады. Кинәт якында гына ачы сызгыру тавышы ишетелде. Бераздан — тагы, аннан тагы... «Шул! — дип уйлады Кәрим — Толкунов!» Урман читендәге куак өстенә аһылдап егылып, ул шартлы сигналга җавап бирергә тырыша, тик чатнап ярылган иреннәрне һич ипкә килми, сызгыру урыныча авызыннан ысылдау гына чыга.
иде. Тик, аягүрә баскач, автоматларын аска каратып тоткан ике солдат- ® ны күрде дә атлый алмый катып калды. а
Тәбәнәк буйлы, киң җилкәле кыргыз егете разведчик Мәхмүт Жа- = киевне ул авызына капкан кап-кара трубкасыннан гына таный алды. * Жакисвнец өс-башы, бүре талаган кебек, тетелгән, ертык гимнастерка м астыннан күренгән ак күлмәгенә кан катыш туфрак укмашкан. Көлке- ь бек агарып суырылган йөзе, йомылыр чиккә җитеп кысылган күзе, хәл- к сезләнеп салынып төшкән кулы — бөтенесе аның коточкыч арганлыгын = күрсәтеп тора. Толкуновның кыяфәте аннан да яман: башы кан тапла- * ры саркып чыккан пычрак бинтка уралган, җирән төк баскан йөзе берничә урыннан күгәргән, сул кулы муенына эленгән бил каешына асулы. Чандыр буйлы, какча Толкунов элеккедән дә озынрак, ябыграк булып калган иде...
Бер-берсенә текәлешеп, күпмедер вакыт кымшанмый басып торгач, Кәрим, башын иеп, Толкуновка табан бер адым атлады да кыюсызланып туктады. Тик нигә соң каты бәгырьле, кырысрак холыклы сержантының күзен яшь томалады, иреннәре дерелдәп китте?
Кинәт Толкуновның ике метрлы дәү сыны алга чайкалды. Сержант автоматын ыргытып, сау кулы белән Кәримне кочаклап алды да, әйләндереп, куе үлән өстенә екты, яратып аркасын дөмбәсләргә тотынды. Шуннан, сикереп торып:
— Яле, яле, болай әйлән, күргәндәй булыйк! — дип куанып хырылдады.— Мәхмүт, кара әле, сап-сау бит бу! Ә син ни сөйләгән идең?..
Мәхмүт калгып торган җиреннән, көтмәгәндә җитез кузгалып, болар янына ашыкты.
— Кайда югалдың син, шайтан малае’ Эзли-эзлн җан калмады!..— дип сүзгә катнашты. Кәримне башыннан сыйпады, төрле җиреннән капшап карады, бер адым артка чигенеп, тагы якынайды. Телен шартлатып:— Теп-тере! Вәт, молодец, егетең! — дип аптырап әвәрә килде.
— Кайда йөрдең бу заманга чаклы? — диде Толкунов та, гадәтенчә кырыс кыяфәткә кереп — Самолеттан бергә сикердек бит!
— Агачка эләктем,— диде Кәрим, аска, үзән ягына ымлап.— Анда Рябчиковны... үтерделәр...
Толкунов, радистның сүзе беткәнен дә көтми:
— Пәрисең шунда,—дип борын астыннан мыгырданды да кинәт кызып китте — Нигә син, күзен алган кигәвен кебек, тап-такыр ялан буйлап атлыйсың? Артыңнан немец шрапнель яудыра, ә ул, исәр, посып та тормый . Ә моны ни пычагыма күтәреп йөрдең? Соң бит бу иләккә әйләнгән!..
Шулай диде дә Кәримнең аркасыннан батарея тартмасын каерып алды.'Чынлап та, тартманың бер почмагы умырылган, әллә ничә жирен пуля тишеп чыккан иде. Сержант аны куак астына, тирән чокырга ыргытты.
Торырга, алга атларга кирәк! Сызгыру кабатланмады, димәк, десантчылар аны күрмәгән. Алар хәзер урманга кереп юк булачак!
Корал-ярагын шалтыр-шолтыр китереп, аягүрә баскан иде, тамагы карлыккан берәү якында гына:
— Әй, кайда олактың? Җир йоттымы әллә? —дип тавыш бирде.
Кәрим, кабаланып:
— Пароль? — дип кычкырды да жәһәт кенә читкә тайпылды.
Җавап урынына баягы тавыш:
— Тор, тор, чәбәләнмә! Үзебезнекеләрне танымыйсыңмы әллә? — дип, Кәримгә якынлашты — Төшер пушкаңны, я абайламастан атып егарсың... Бер минут элек, үзебезнекеләрдән кемне генә очратса да, Кәрим аның кочагына атылырга, кичергән куркуы, Рябчиковның үлеме, кояшка үрмәләгән ерткыч овчарка турында түкми-чәчми сөйләп бирергә әзер
ОЧАР КОШЛАР ф
— Ә монысы нәрсә тагын? — дип, сумкага үрелде.— Инструмент дисеңме? Ташла чокырга!
Кәрим ике куллап сумкага ябышты.
— Юк, Рябчиковныкы ул... Тапшырырга кушты, бирмим!
— Йөрт, алайса, йөк аскан чегән кебек. Көчең ташып торадыр! Ә менә автоматларың өчен рәхмәт әйтергә була...— Толкунов Рябчиков- ныкы белән немец автоматын кулбашына асып алды да: — Я, җитте! Таярга кирәк моннан,—дип, башы белән урманга ымлады.
— Анда Рябчиков калды. Кем җирли аны? — дип карышты Кәрим.
Толкунов дәшми генә агач арасына атлады. Җакиев, авыр көрсенеп, кулын Кәримнең иңбашына салды да, аны җиңелчә алга этәреп, сержант артыннан төште.
— Сугыш бу, туган...—дип, баш чайкап куйды.
Хәзер, иптәшләренә килеп юлыккач, соңгы ике сәгать эчендә булып үткән вакыйгалар Кәримгә төштәге сымак тоела иде. Еракта гөрселдәгән туп тавышлары да, үзәндә яңгыраган сирәк атыш та кайдадыр бүтән җирдә, аның язмышыннан читтә төсле. Рябчиковның үлеме исә, Толкунов белән Жакиевнең үзләре дә теләмичә шулай игътибарсызлык күрсәтүеннән соң, гаҗәпкә каршы, Кәримнең күңелен баягыдай әрнетеп тормый инде. Тик шунысы уйландыра: ничек инде бу—кеше яшәп килә-килә дә кинәт күз алдында юкка чыга? Бәлки ул тумаган дадыр, Рябчиков дигән солдат гомумән булмагандыр? Тик менә бит аның куркыныч минутта да онытмаган, һичшиксез, иң зарур нәрсәгә исәпләгән сумкасы, документлары... Рухы, уй-хыяллары, монача кылган эше, сөйләгән сүзләре — бөтенесе төш. Кешечә тәрбияләп тә күмелмәгән гәүдәсе —чын. Ул үлән баскан мина чокырында череп, туфракка әйләнергә дучар ителгән...
Тагы шунысы аңлаешсыз, гайре табигый бер хәл: нигә әле икесеннән нәкъ менә Рябчиков үлеп калды. Моңарчы да сугышны күргән, акыллы, булдыклы солдат ни эшләп пуля белән аймылыша алмады? Шуларны уйлагач, Кәрим тетрәнеп китте. Нәрсәсен аңламаска?! Рябчиков бит баягы бәрелешнең икесендә дә иң хәвефле өлешне үз өстенә алды, иптәшен аралап, утка керде! Ә син, һични булмаган төсле, аны җир куенына тапшырырга да куркып, урман шырлыгына кереп пос- макчысың...
«Юк,— дип уйлады Кәрим,— туктап сержантка әйтәм дә, кире барып, җирләп киләм Рябчиковны». Ул инде Толкуновка дәшәргә авызын ачкан иде, тегесе, тешен кысып ыңгырашты да:
— Привал, егетләр! Баш чатнап бара...— дип, сукмактан читкә чыкты. Коралларын җиргә куеп, утырып алгач, Кәримгә эндәште: — Ни әйтергә идең? Рябчиков хакында булса, авыз ачасы булма! Беләсеңме, анда,— Толкунов кулы белән кайдадыр ишарә ясады,— безнекеләр күпме ятып калды? Ә син балавыз сыгарга торасың. Баста!..
Кәрим дәшмәде, читкәрәк китеп ятты. Жакиев, тәмәкесез трубкасын чупылдатып суыра-суыра, тау селәүсене сымак сак басып, әле тегендә, әле монда йөри, тирә-якка колак сала. Кәрим аның сугышка кадәр зоотехник булып эшләвен, фронтка үзе теләп китүен, Великие Луки тирәсендәге десантта катнашуын ишеткәне бар иде. Мәхмүт ике-өч айдан бирле, тәмәке ташлыйм дип, буш трубка суырып йөри, иптәшләре исә, җае чыккан саен шаяртып, аңа папирос тәкъдим итәләр. Әнә шул Мәхмүт аны десантчы итте. Югыйсә, авылга кире кайтарып җибәрәләр иде.
Кәрим командиры Толкуновка күз салды. Әллә яралы булудан, әллә берәрсенә ачуы килеп, Толкунов үзалдына мыгырдана иде. Бүтән радистларның сөйләвеннән Кәрим аның фронтка ничек эләгүен дә ишеткәне бар.
...Сугыш башланырга ике-өч ай калганда гына Толкунов, заводта ниндидер авариягә юл куеп, бер елга хөкем ителә. Болар торган калага
дошман якынайгач, эшнең нидәнлеген сизгән Федор Толкунов төрмә ишеген жимереп чыга да, тоткыннарны коткарып, көнчыгышка таба алып китә. Ниндидер кечкенә бер калага җитеп, хәрби комендатурадан корал таләп итә. «Вәт шулай-шулай, иптәш командир, өстебездәге жинаятьне каныбыз белән юарга телибез»,— ди. Менә-менә дошман камавына төшәргә торган частька эләгеп, Толкуноэ фашистлар ♦ белән тәүге канлы бәрелешләрдә катнаша, юлдашларының күбесе кыры- а. лып кала, үзе исә, жәрәхәтләнеп, тылга озатыла. Ул вакытлардан бирле ч ике елдан артык гомерен Федор я фронтта, я госпитальдә уздыра, | «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә... х
Аның белән очрашуы — үзе бер тарих Кәримнең.
1943 елның жәй урталарында ачлыктан йончыган, өс-башы ертылып, g ташкүмер корымына буялып беткән Кәрим, фронтка юнәлүче эшелонга эләгеп, Мәскәүдән чыгып бара иде. Тик менә ничәнче мәртәбә инде * ниндидер станциядә аны тагы тамбурдан куып төшерделәр.
Ярсып чапкан поездның соңгы вагоны күздән югалганчы карап s торды да ул юлдан байтак читтә аһылдашып-көлешеп кое суы белән = юынган солдатлар янына барып басты. Башта аңа игътибар итүче бул- « мады. Менә алар калай тартмаларын пөхтәләп җыештырдылар да, * агач күләгәсенә утырып, табын әзерләделәр, Кәримнең төшенә дә кер- а. мәгән консерзаларын ачып, итне хуш исле арыш икмәгенә кушып ашый ~ башладылар. *
Бу могҗиза табынны каш астыннан гына күзәтеп торган Кәрим, ° төкреген йотып, башы әйләнүдән егылып китмәскә тырышып, җиргә чүгәләде, аркасын агачка терәп, күзен чытырдатып йомды.
Сөйләшкән сүзләренә колак салып, зәнгәр якаларына жиз канат беркеткән бу солдатларның яңа рация сынап йөрүче десантчы радистлар икәнлеген төшенеп алган иде инде ул. Ачыгуы онытылды, кызыксынуын жинә алмый, ирексездән, тонык елтыраган күк тартмаларга табан шуышып куйды.
— Әй, кара танау! Сыпырт моннан! — дип, солдатларның берсе Кәримнең җиңеннән тартты.
Ләкин озын сәфәре вакытында ул инде бер хакыйкатькә төшенеп алган иде: тамагы туйдымы — солдат иң мәрхәмәтле кешегә әйләнә, күңеле тамаша тели, яшь булса, малайлык гадәтләрен хәтерләп, шаярырга тотына, олырак яшьтлгесе, бала-чагасын уйлап. Кәрим кебек үсмерне күрде исә, эреп төшә. Шуңа ул артык исе китмәгән кыяфәт белән тупасрак итеп:
— Жәлмени сиңа? Харап...—дип. кире борылып утырган булды
Солдат кружкасындагы чәен .аягүрә генә чөмереп бетерде дә, туры килгән тамашадан файдаланып, тел чарлап калу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырышты, йөз-йөз илле адым җирдә, чыр-чу килешеп, исемсез-максятсыз мәңгелек сәфәрләрен тагы дәвам итәргә җыенган чегән таборына табан ымлап:
— Әллә таярга уйлыйсыңмы тегеләр яныннан? Сннсез ни эш кыйрата алар? — дип көлде
Аның сүзен бүтән солдатлар да элеп алды
— Әйтерен бармы! Мондый башлыкларыннан аерылгач, таяксыз мосафирга әйләнә дә куя инде алар!
— Әй. таптыгыз сүз! Ат эзли ул. Тавык төшенә тары керә дигәндәй, чегән ятса-торса ат белән саташыр...
«Кара танау» дип эндәшкән солдат Кәримнең каршысына чүгәләп утырды: л л .
_ я. нигә дәшмисен’ Күрәзәлек кылып җибәр булмаса, буш итмәм!
Иптәшләре аны көлә-көлә читкә эттеләр:
— И надан! Чегәннең хатын-кызы гына күрәзәче була бит ул. Ә моңа ат кирәк, ат булмаса, әнә синен ипи капчыгың да ярап торыр. Аң бул! Я, ни әйтерсең, егет! Эшләр ничек?
— Эш ару, тик корсак пустой,— дип елмайды Кәрим, солдатларның шук сүзенә, шаяруына туры китерергә тырышып.
Ул арада чегәннәр, кыйку-сөрән салып, шыгырдавык арбаларына төялешеп, юлга төште дә рәшә дулкынында йөзгән яшь каенлык эченә кереп күздән югалды. Шунда гына Кәрим чегән түгеллеген әйтте. Баягы яшь солдат, үзе башлаган уенның бозылуына кәефе кырылып, буыннарын шартлатып киерелде дә читкә китте. Ләкин башкалары очраклы бу хәлне кинәт икенчегә борып җибәрделәр.
— Чегәнгә ни сан,— дип куйды олырак яшьтәге солдат,— бөтен ил кырмыска оясы кебек гөж килгәндә... пәркем юлда, берәү фашист туздырган оясын ташлап кача, берәү фронтка ашыга.
Эндәшми байтак вакыт уйланып утыргач, ул сикереп торды.
— Яле, чишен тизрәк! — дип боерды Кәримгә.
Күз ачып йомган арада аны тагы сырып алдылар, көлешә-көлешә, каешланып каткан иске пинҗэген, төсен аермас хәлгә җиткән күлмәген салдырып, юындырырга тотындылар. Юындырып бетергәч, бер түтәрәм икмәккә май ягып, консерва ите куеп, кулына тоттырдылар, янына пар бөркеп торган кайнар чәйле кружка куйдылар. Кәрим ачкүзләнеп азыкка ташланмады, тыйнак кыланырга тырышып, җай гына ашый башлады. Солдатлар исә, кызыксынып, уенлы-чынлы сорауларын яудыра торды, һәм, ниһаять, сәфәре вакытында Кәримгә йөз тапкыр ишетергә туры килгән төп мәсьәләгә килеп җиттеләр:
— Кая юл тоттың болай? — дип сорады «кара танау» дип эндәшкән баягы яшь радист.
Кәрим күңелендә уянган өметен яшерә алмады:
— Сине эзләп йөрим,— дип көлде дә, җитди төскә кереп: — Лл үз яныңа, үкенмәссең,— дип өстәде.
Тагы көлеш, шау-шу китте. Кәримнең башкорт малае икәнен белгәч, сүзгә катышмый рация белән булашкан кече сержантны җилтерәтеп китерделәр.
— Әй, Бакиров, таныйсыңмы бу шырт чәчне? Якташың икән ләбаса! Бәлки авылдашыңдыр әле, бичәкәеңнән сәлам китергәндер,—дип, солдатлар аның саен гү килеп хахылдашты.
Бакиров дигәннәре, ачулы мыгырданып, кул селтәде, читкә тартылды, ләкин иптәшләре, аеруча Володя Петров дигән әлеге яшь радист, аның ай-ваена куймый:
— Юк, юк, Фатих, сөйләшеп кара, бәлки шыттырадыр! — дип, аны аягүрә баскан Кәрим каршысыпа этәрде.
— Я,— дип дәште Бакиров башкортчалап,— күрмәгәннең күргесе килә, күргәннең эче китә, дигәндәй, нимә кыдырасың монда?
Кәримнең гаҗәпләнүенә каршы, Бакиров аны әрләп ташлады, бу кыяфәтеңдә адәм көлдереп йөрисен, дип орышты, кайтып китәргә димләде. Ләкин солдатларның бүтәннәре пышылдашын сөйләште дә ниндидер шук бер карарга килде, күрәсең, Кәримне үзләре белән алып китеп, кичен җирән чәчле, озын буйлы мәһабәт сержант каршысына бастырды.
Сержант баягы Бакировтан да яман ачуланырга тотынды:
— Олактырыгыз моны, шайтаныма кирәкме ул?! Тапканнар эш. балалар бакчасы ачарга уйлыйсызмы? — дип, Петровның тетмәсен тетте.
Ләкин Петров бирешергә уйламады:
— Соң бит, иптәш сержант™ ике айдан унсигезем тула ди ләбаса™ Барыбер солдатка алыначак...
Толкунов, какча, озын буйлы Кәримне баштанаяк карап чыккач, әзрәк йомшый төштеме — мыскыллабрак:
— Кая. документынмы күрсәт әле,—диде.
Кәримнең ICO таныклыгыннан башка бер документы да юк иде.. Комсомол билетын пинжәк эченә тегеп яшергән иде, аны телгә дә алмады. ГСО катыргысын алай-болай әйләндергәләп торды да Толкунов, чырт итеп төкереп:
— Липа! — дип борылып китмәкче булды.
Нәкъ шунда Жакиев яклап чыкты да инде Кәримне.
— Син нәрсә, сержант! Нинди документ таләп итәсең? Документы — теле аның,— дип, Кәримгә кыргызча эндәште. Жакиевнең кыргыз икәнен Кәрим соңрак белде, ә ул чакта, аптыравыннан күзен түгәрәкләндереп, Мәхмүтнең күп сүзе аңлаешлы булуын тойды.
Жакиев радистлар белән киңәш-табыш итеп өлгергән, күрәсең, үзе- нен артык төпле түгел фикерен үжәтләнеп Толкуновка сөнләвен белде:
— Эшнең башы документтамыни, Федя? Кеше булсын! Ә моннан бер дигән радист чыгачак, киендереп кенә жибәр! Аннан үзеңне уйла. Теге вакыт, кырык беренче елны, нинди документың бар иде?
Шушы дәлил Толкуновның каршылыгын тәмам жнңде шикелле. Радистлар, разведчиклар белән сүз куешып, Кәримне командирлар күзеннән айга якын яшереп йөрттеләр, үз азыкларыннан өлеш чыгарып, ашатты-эчергтеләр, өс-башын юнәттеләр. Шул арада ул. солдат тормышына ияләшеп, радистларның катлаулы һөнәрен өйрәнеп өлгерде. Тыңлаучан, зирәк акыллы үсмер егет, яңа дусларының куанычына, күзгә күренеп төс алды, көчкә утырып, авыр батарея тартмасын ыһ итми ун- унбиш чакрым җиргә күтәреп йөртә башлады
Ләкин яңа килгән рацияләрне сынау чоры үтеп китте, моннан сон радистлар күбрәген я казармада, я бригада штабында эшләргә тиеш булдылар Радистлар взводына менә-менә командир билгеләнәчәк Ул килгәнче Кәримне чын исәпкә кертү әмәлен эзләп, иптәшләре баш ватты. Кеше инә түгел, күпме яшереп асрыйсын аны, тәвәккәллик, штабка барыйк та әйтик, коеп куйган солдатны кем урамга куып чыгарсын дип, тоткан жнрдән сындырырга өндәүчеләр дә булды.
— Юк,—дип, Толкунов бу кинәшне кире какты.— Аңда барып җиткәч, эшнең ахыры билгеле инде Баягыча, бер документсыз, кеше... Көне-сәгате белән эзен себертәләр
Взвод командиры итеп билгеләнгән лейтенант Чукреев япь-яшь егет булып чыкты Толкунов Кәримнең мажарасын сөйләп биргәч, эчен тотып күзеннән яшь чыкканчы көлде дә:
— Яле, яле, күрсәтегез әле мина шул качкынны! — дип, яшь радистны чакырырга кушты.
Кәрим, кереп, чын солдатларча, җиренә җиткереп, килүен хәбәр иткәч, Чукреев аны кыса башлады:
— Өйдә кемнәрең бар? Ала-ай... Хат яздыңмы сон дәү әниеңә’ Ала-ай.. Мондалыгынны беләләрме?
Егет ык-мык итте, кызарып-бүртенеп. дәшми нитми аска карап тик торды.
— Аңлашылды,—диде Чукреев. ияген учлап,—яле, утыр әле!
Толкунов Кәримнең кабыргасына төртеп
— Я, ни дип аңгыраеп торасың? — дип пышылдады
Лейтенант Кәримнең алдына бер бит кәгазь, ручка куйды да:
_ Яз! —дип боерды,—«Кадерле дәү әнн! Минем өчен һнч тә бор* чылма. Өйдән чыгып киткәч, мәрхәмәтле язмыш мине менә дигән һәйбәт кешеләр белән очраштырды...» Яздынмы? «Аеруча Федор Толкунов дигән сержант, үз итеп, җил-яңгыр тидерми йөртә, хәрби һөнәренә өйрәтә Мин хәзер данлыклы армиябезнең солдаты Хат ятып тор, дәү әни. менә адресым » Хәрби почта номерыңны яз. Булдымы’ «Солдатларча кайнар сәлам жнбәрәм» диген.
Кәримнең маңгаен бөрчек-бөрчек тир каплады, ышаныргамы моиа.
ӘХИЯР ХӘКИМОВ ф ОЧАР КОШЛАР
юкмы дигәндәй, бер Чукреевка, бер Толкуновка карап, хатын өчпочмак лап бикләде, эре итеп адресын язды. Лейтенант алчак елмаеп:
— Рядовой Атнабаев! Сезне Петров рациясенә запас радист итеп билгелим. Кабатлагыз боерыкны!..— диде.
Кәрим әнә шулай десантчы-радист булып китте. Озакламый бөтен бригаданы парашют белән сикерергә өйрәтә, көне-төне, алсыз-ялсыз солдат уены уйната башладылар. Рация башлыгы булуы белән бергә, Толкунов взвод командиры Чукреевнын ярдәмчесе дә итеп билгеләнде. Сержант Кәримне яшь дип аяп тормады, башка солдатлардан аермыйча, аларны күпме йөгертсә, моннан да шул тикле үк таләп итте. Уены- чыны белән көлеп:
— Солдат икмәген бушка ашатмыйлар. Бер зур кеше: «Өйрәнгәндә кыен булса, яуда җиңелгә төшә»,—дигән. Ул-бу җирең чиләнмичә чын солдат була алмассың. Аңладыңмы? — дип, Кәримне үзенчә дәртләндерә торды.
Соңгы көннәрдә, кырык өченче елның көзенә табан, өйрәнүләр аеруча катлаулана, азырая төшкәч, ял итәргә туктаган мәлдә десантчылар еш кына:
— Болай булгач, озакламабыз... Атнабаевны казарма сакларга кал-дырырбыз да — выжт дошман тылына! — дип шаярта башладылар.
Петров кына, әтәчләнергә торган Кәримне жәлләп:
— Кайгырма, туган! Бәхетеңә боларның берәрсе, мөгаен, парашют белән сикергәндә аягын сындырмый калмас. Әнә шунда инде лейтенант синең алдыңа тезләнеп: «Зинһар өчен, иптәш Атнабаев, коткар бәладән!» — дип ялыныр. Хөрт радист булсаң, Володька Петров үз янында йөртер идемени сине? — дип сөйләнде.
Кәрим, иңнәрен сикертеп, сер бирмәгән булды, ләкин үзенең запас радист хөкемендә йөрүен искә төшергәч, бригада сагаеп көткән заданиега ничек эләгү чарасын уйлап баш ватты.
Дөнья хәлләрен командирларның тын алуыннан, штаб тирәсендә уралучы писарьларның мәгънәле итеп тамак кыруыннан, тагы әллә нинди билгеләрдән, ым-ишарәдән сизеп өйрәнгән солдат халкы бригаданың менә-менә фронт сызыгы аръягына җибәреләчәген дә көне-сәгатенә хәтле аныклаган иде инде. Нәкъ шул мәлне Толкунов рациясендә радист булып йөргән Бакиров авырып китте.
Петровка җитә калды. Кәримнең аркасын бала башы хәтле йодрыгы белән дөмбәсләп:
— Әйткән идеме сиңа абзаң! Китәбез, туган, болай булгач! Кикригеңне текә тот!..— дип әвәрә килде.
Чынлап та, бер-ике көн үтүгә Кәримне лейтенант чакыртып алды. Гадәтенчә, ияген учлап, ишекле-түрле йөрде дә, дәшми генә ымлап, аны, тышка алып чыкты. Сагаеп, ни ишетәм инде, дип борчылып атлаган Кәримне, кинәт беләгеннән эләктереп, баш аша очырды. Кайдандыр килеп чыккан Жакиевнең аптырап калган егеткә:
— Сак бул, Атнабаев! Хәзер пычак белән чәнчә! — дип кычкыруы булды, чак аягүрә басып өлгергән Кәримнең баш өстендә финка ялтырады.
Эшнең нидәлеген аңлап өлгергән иде инде Кәрим Озын буйлы, жн- тез хәрәкәтле Чукреевның кизәнгәнен көтеп, чүгә төште, яшен кебек ялтыраган пычактан чак кына читкә тайпылды да «дошман»ның беләгеннән эләктереп алды. Лейтенант әллә көтмәгән иде мондый хәрәкәтне, әллә юрамалый юл куйды,— әмма Кәрим, еландай боргаланып, анын пычаклы кулын иңбашына салды да бер секундка гына аркасына төшкән авыр гәүдә астыннан атылып чыкты. Чукреев йөзтүбән җиргә капланды, Кәрим анын кулын каерып, пычагын тартып алды.
Өс-башын кага-кага елмаеп аягүрә баскан лейтенант:
Кулны сындырасың дип торам! Нинди усал, ә! — дип беләген уды. Шуннан, жиде-сигез адымда торган дәү чыршыга төбәп, финкасын ыргытты.
— Кабатла!—дип боерды Кәримгә.
Чукреевның финкасы яртылаш диярлек агач кәүсәсенә кадалган иде - Кәримнеке исә сабыннан тотуга жииел генә килеп чыкты. Бу күнекмә- нең кыенлыгы шунда иде — финканы очыннан түгел, сабыннан тотып < ыргытырга кирәк. Әгәр дә тиешле тизлек булмадымы, пычак ук кебек g туры очмый, әйләнә башлый, агачка я сабы, я кабыргасы белән барып g бәрелә. Кәрим туры ыргытырга өйрәнде өйрәнүен, тик менә анын b Чукреев я Толкунов сымак, финкасын яртысына тикле агачка кадарга < көче җитенкерәми иде әле. о
Күнекмәне кимендә егерме тапкыр кабатлаткандыр лейтенант. Буш < трубкасын чуылдата-чуылдата чүнкәеп утырган Жакиев я
— Кабаланма, ныграк кизән! Пычакны ыргыткан чакта бөтен гәү- g дән белән алга авыш! — дип киңәш бирә торды.
Соңыннан Кәримне рациядә эшләтеп, машинада егерме биш чакрым- 3 нар ары киткән иптәшләре белән элемтә бәйләтеп карадылар. Иртәгесен » лейтенант аның Толкуновка икенче радист итеп Бакиров урынына * билгеләнүен белдерде. “•
Ләкин Толкунов кинәт кызып китте:
— Алмыйм мин ул имгәкне, теләсәң ни эшләт, иптәш лейтенант! — к дип, озын кулларын селтәп каршы төште.— Аның әле сарык бәрәне ° көтеп йөрер чагы! Бүтән кеше бир...
— Бүтән кеше юк. Үзен дә беләсең,— диде Чукреев.— Эзләргә дә вакыт юк, иртәгә эшелонга төяләбез...
Ике тәүлек буе поездда барганда, аннан, парашют киеп самолетта утырганда Толкунов, чыраен сытып, Кәримне рациянең берәр жире бозылганда ничек төзәтергә, кайсы сәгатьтә, кайсы дулкында эшләргә өйрәтте, имтихан алгандай, кабат-кабат тикшерде, кисәтте. Гажәпкә каршы, радистның зирәклеген, үткенлеген күргән саен кашы җимерелә барды, ачуы кабарды
— Әйтерсең илдә солдат беткән, бала-чаганы интектереп йөртмәеә- лэр...— дип мыгырдады —Ни шайтаныма күнәргә иде мин ахмакка! — Шуннан тимердәй каты бармакларын Кәримнең иңнәренә батырып- — Кара аны, авызыңны ачып йөрмә, батареяны сакла! Акыллы бер үлгәнче, исәр биш үләр — тиешле-тиешсез кәпрәймә! Сизеп калсам, песи баласы кебек буып ыргытырмын...— дип пышылдады.
... Ял иткән арада шушыларны хәтерләде Кәрим Чалма кебек итеп марля уралган башын готып. иптәшләренә аркасын биреп яткан Толкуновка карады да, ачынып: «Менә хәзер буып ташласаң тап-таман инде...—дип уйлады —Ни файда күрдең миннән? Кайдан табарга телсез калган рацияне эшләтер батареяларны? Штаб начальнигына элемтә кирәктер, ул безне эзлидер...»
Шушы уйны сержантка әйткән иде. тегесе борылып ятып:
— Элемтә, элемтә...— дип йөзен җимерде.— Кемгә кирәк синен элемтәң? Штаб самолетын атып төшерделәр, бу тирәгә, күп булса, йөзләп десантчы сикергәндер... Безнекеләр хәзер Черкас урманында, ә ул моннан унбиш чакрым...
— Сон, шунда китик без дә!
Толкунов торып утырды.
— Аучы белән аю турындагы әнгәмәне ишеткәнен бармы? — диде.— Юкмыни? Тыңла алайса «Аю тоттым, аю!-дип сөрәнли икән берә\.
Алып кил монда! — диләр моңа Бармый бит,— дип жавап бирә аучы. Соң, үзең кил, алайса,— дигәч: Жибәрми шул! — дип кычкыра, имеш, бахыр аучы...» Менә шулай эшләр, Кәрим дус. Немец җибәрсә, китәбез генә... Бар, Жакиевне чакыр.
Кәрим ыргып тормакчы булган иде, кулбашы авыртуга «ыһ» итеп, бөгелеп төште.
— Бу ниткән эш тагы? — диде Толкунов, аның янына килеп. Эх, син, хәсрәт сугышчы! Яралангансың лабаса! Нишләп башта ук әйтмәдең? Чишен!
— Нинди яра ди ул? Юктыр...— Кулбашының әрнеп сызлавыннан Кәрим үзе дә шиккә төшкән иде.
— Юктыр, юктыр, имеш... Яле, чиш диләр сиңа! Гимнастеркаңны да сал, күлмәгеңне дә,— дип хырылдады сержант.— Ә ябыклыгын күрегез моның! Каклап киптергәннәрмени!
Ул Кәримнең кулбашын нәрсә беләндер әчеттереп уарга тотынды.
— Ярый әле, сөягеңә тимәгән икән... Я, киенсәң дә була.
— Ничек. Хәвефле түгелме? — дип, Кәрим аның күзенә карады. Тегесе йомшаргандай итеп:
— Хәвеф дисеңме? Монда, туган, адым саен муеныңны өзәргә торалар. Тик син жебеп төшмә, яме. Эт сыртындагы яра сымак, ике-өч көндә, сыпырып ташлагандай төзәлер,— дип елмайды.
Боларның булашканын күреп якын килгән Жакиев тә:
— һи-и, җәрәхәтмени бу! Песи тырнаганнан да бәләкәй бит,— дип юаткач, Кәрим бөтенләй тынычланды, иптәшләре артыннан төшеп, алга атлады.
Юллары, барган саен югарыга үрмәләп, я адәм аягы басмаган караңгы, дымлы шырлык аша бормаланды, я яшь каенлы аланнарга алып чыкты. Төнге кичерешләре чак кына басыла төшкән Кәрим көзге ят урманның матурлыгына беренче тапкыр игътибар итте. Колач җитмәс мәһабәт агачларны кыеклап төшкән яктылык аралый, карасу-яшел, сары, чия-кызыл төстәге яфраклар талгын җилдән җилфердәшә. Табигать әйтерсең сугышка, үлем һәм кыйралышка үч иткәндәй, бәйрәмчә ясанган да жиңү тантанасы кичерә. Үзенә яшәү биргән җир-әнкәсенә сутлы җимешләрен, тук орлыкларын бүләк итә, хуш исләрен чәчә. Башын аргка ташлап, зәңгәрсу күк йөзенә карый да Кәрим, иркен сулап, ирәвән асманда утлап йөргән ап-ак болыт-бәрәннәрне күзәтә.
Тик болытларны бәрән итеп күз алдына китерүе булды — рухыя биләгән тылсым юкка чыкты, уйлары бүтән якка күчте.
«Сержант сүзе дөп-дөрес,— дип уйлады ул,—бәрән көтеп йөрергә генә шул сина! Кирпеч чаклы батарея тартмасын сакларга да кулыңнан килмәде, һавада хәзер күзгә күренмәс радио дулкыннар, адашкан бәрәнен эзләгән көтүче малай кебек: «Кама», «Кама!», мин — «Волга»н «мин — «Волга», нигә җавап бирмисең?» — дип безне чакырадыр. Их, Рябчиковка түгел, сиңа ятып калырга иде үлән баскан мина чокырында...»
Уйлары, урманны аралаган бу беленер-беленмәс сукмак төсле, тагы кискен борылыш ясый: акылы, яшәүнең могҗизалы көчен, үлемнең дәһшәтле серен аңларга тырышып, читлектәге кош сымак галпына- сугыла. Табигатьнең шушылай бәйрәмчә купшыланган, җанга тыныч рәхәтлек вәгъдә иткән мәлендә кешенен үлеп юкка чыгуы коточкыч хаксызлык булып тоела иде...
Өйдә чакта сугышны бүтәнчәрәк күз алдына китерә иде шул Кәрим. Күрше-күләнне, туган-тумачасын зар елаткан кара хатлар түгел, хәтта үз әнисенең яки Зиннур абыенын үлеме ничектер вакытлы бер кайгы сымак тоела торган иде. Күңел түрендә менә сугыш бетәр дә югалган, һәлак булган авылдашлары шау-гөр килеп кайтып төшәр дигән өмет чаткысы көйри иде. Бүген исә ул беренче тапкыр сугышның чын фажи-
гасен күрде, кеше гомеренең өзелүенә шаһит булды Зиннур, Харрас абыйларының, Фазыл җизнәсе белән Мәгъсүм кодаларының, үз әнисенең, дистәләгән авылдашларының тормыш юлы, кинәт кайдадыр юк булган бу урман сукмагына охшап, аяусыз җуелуын, йөрәге кансырап, яңадан кичерде. Бичара дәү әнисенең: <...Кыр казлары кайта язлар җиткәч, солдат кына кайтмый бер киткәч...» дип такмаклап, күз яше ♦ түгеп елаганы хәтерендә. Әйе ләбаса! Көз артыннан салкын кыш килә, ъ аннан тагы яз якынлый. Табигатьнең кабат яңаруын туктатыр көч юк, п бу үзгәреш мәңгелек. Тик үлгәннәр генә кайтмый 3
Шуннан Бакировны уйлый. Дөньяның гарасаты купкан бу заманда х кемнең дә булса посып калырга, үз йөген бүтәннәр җилкәсенә күчерергә тырышуы һич кенә дә башка сыйдырыр нәрсә түгел. Юктыр, дип уйлый Кәрим, булмас. Рябчиков ялгышкандыр. Нишләп кеше үз тәненә үзе . зыян-заурат салсын? Бервакыт Бакиров, консерва ачканда кулы кисе- * леп, җәрәхәтем бозылмаса ярар иде, дип куркып йөргән нде. Шул кеше ® үз әгъзасына үзе кул күтәрә буламы? Китәр алдыннан медсанбатка ба- g рып, Кәрим аны үз * күзе белән күрде. Бакировның аягы гөбе кебек = шешкән, башы уттай кызу иде Шушы газапны кем үзе теләп алсын!.. ~ Рябчиков та инде — Сима әби әйтте, имеш! Җитмешне узган карчыкка м ышан син... ш
Арттарак калып атлаган Толкунов иптәшләрен куып җитте дә: в
— Ху-уш, Кәрим, немец белән ничегрәк танышуыңны сөйләмәдең “ бит әле,—дип, аның уен бүлдерде.
Кәрим сискәнеп китте. Берьюлы башына төшкән мен бәладән алҗып, үз-үзен күрәлмаган чакта кемнең сөйләшәсе килсен. Хәбәре кыска, буталчык булып чыкты, Толкуновка ошамады.
— Нигә син оялчан кызлар төсле авызыңда йөзек яшерәсеи1 — дип, сержант төпченергә, радистының башыннан үткән хәлләрне берәмлекләп сорашырга тотынды. Әйтерсең өчесенең дә алдагы язмышы Кәрим сәйләгәннәргә бәйле иде.— Әйе,— диде Толкунов, сорашып туйгач.— Шәп түгел эшләр... Алай да син балтаң суга төшкән сымак бәлтерәми тор. Табылыр берәр әмәле... Ә Рябчиков жәл Мин аны күптән беләм, госпитальдә танышкан идек, һәйбәт егет иде, әйтер хәлем юк. Тик нигәдер төрлечәрәк лыгырдыйлар аның хакында..
— Әнә шул шул! Өстенә бастың — лыгырдыйлар.^—дип, Кәрим кызып китте. Күз алдында һәлак булган кешегә сүз тидертәсе килми иде аның.— Юкны чәйнәргә һәркем оста! Ә Ваня, беләсең килсә...
— Мин дә һәйбәт дидем ләбаса. Тик... күрәсең, сүзгә мавыгып, үз өстенә үзе чүп өюен юймаган. Кемнең кемлеге маңгаена язылмаган 1дул, туган.
— Аныкы язылган! — дип каршы килде Кәрим
— Юкка чәпчисең,— диде Җакиев, Кәримне култыклап алып,— ■^ябчиковны яманлап әйтми бит ул... Их. Ваня, Ваня, кылмаган гөнаһын да кылдым дип ычкындыра торган иде шул. Янәсе, егетлек күрсәтә. Шуны ишетепмедер — сөйгәне башка берәү белән чуалып киткән, имеш... Ул мескен кызыкай да гаепсездән гаепле булып чыга...
Кәрим, Рябчиковның соңгы сүзләрен хәтерләп, иптәшләренә сөйләп бирмәкче булган нде, тик бу мәхәббәт маҗарасына бәйле башка хәлләрнең дэ барлыгын уйлап тыелды. Толкунов та башланган әңгәмәне бүтән яккарак борып җибәрде:
— Кешене яхшы сүз белән искә алуын әйбәт, Кәрим дус, югыйсә бит, 6v дөньяда берәү дә, фәрештә кебек, сөттән ак. судан пакь түгел. Тнк син шунысын уйла я. Ванянын ни зыяны тиде немецка’ Өен бастымы. я җиренә хаслаштымы1 Төкерде ди ул немецына! Юк, ярамадык кабахәт фашистка, . тә илгә ни каза китерде — Толкунов күзеннән эчкын чәчеп, хырылдап сүгенде дә- — Усалрак, кансызрак булырсың моннан болай! — дип йодрыгын төйде.
Алданрак атлаган Жакиев кулын күтәрде. Бу аның ан булырга кушуы иде. Автоматларын әзер тотып, аның янына барып җиткән десантчылар, агач ботагын аерып, юлларын бүлгән яр астына карадылар да шаккаттылар. Аулак үзәнне икегә ярып яткан тирән ерганак буйлап йөзләгән танк, ала-кола итеп буялган исәпсез-сансыз машина тезелеп тора иде. Бормалы-бормалы текә яр ышыгына поскан колонна корбанын сагалап яткан имәнеч зур еланны хәтерләтә иде.
— Да-a, сабан туй корырга булыр иде монда,— дип көрсенде Толкунов. Шуннан мәгънәле итеп Җакиевкә карап куйды. Их, рация эшләсә!.. Менә нәрсә, Мәхмүт... Петровның кайда егылганын хәтерлисеңме?
— Күземне бәйләп җибәрсәң дә табам мин ул ут йоттырган җирне!
— Яхшы,— диде сержант, күзен очкынландырып.— Анда агач ара-сында батарея тартмасы булырга тиеш. Бәлки исәндер...
— Аңладым, Федя,— дип, Жакиев, итеген салып, чолгауларын ипләп урый башлады. Корал-ярагын барлады, парадка әзерләнгәндәй, билен кысып буды, төймәләрен каптырды.
— Мин дә...— дип, Кәрим урыныннан кузгалган иде, Толкунов:
— Сиңа да эш табылыр! — дип, аңа аппарат тартмасын сузды. Мәхмүтне кочаклап: — Әйләнеп килергә бер сәгать вакыт бирәм. Ул-бу булып, аймылышсак, кич комбриг төркемен эзләп табарга тырыш,— диде.
Жакиев, Кәримнең кулбашына сугып алды да, йомшак кына басып, юлга чыкты.
Ике лампаның ватылуын исәпкә алмаганда рация исән иде. Кәрим запас лампаларны урынына куйгач, Федор, кәефләнеп:
— Ә хәзер радиограмма әзерлибез! — дип, сумкасыннан карта, кәгазь, каләм чыгарды. Телен аркылы тешләп: —Менә бит ул безгә кирәк үзәнкәй, нәкъ үз генәсе! Квадратлары болай була...— дип сөйлә- нә-сөйләнә кәгазь битенә нидер язарга кереште. Кәримгә, урман чите- нәрәк чыгып, самолеттан күренердәй билгеләрне табарга кушты.
Батарея кайтса — рация көйләнә.
Эшләре ярты сәгатькә дә бармады. Бер-берсенә әйтмәсәләр дә һәр икесе, борчылып, Җаюиевнең хәвефле сәфәре хакында уйлый, сиздерми генә ул киткән якка күз сала иде.
— Лейтенант та шушы тирәдә түгелме икән? — дип, Кәрим әллә Толкуновтан сорады, әллә үз-үзенә эндәште.
— Минемчә дә шулай... Тик таба алмадык, тизрәк ычкынырга туры килде... Үлгәннәр калды, яралыларны алдык та урманга сыздык.
— Кайда соң ул яралылар? л
— Сөйләшү буенча, теге вышка тарафына үтәргә тиешләр.— ди<ъ Федор үзән аръягына, күрер күзгә дүрт-биш чакрым җирдәге биек калкулыкта торган вышкага ымлады.— Без сине эзләп калдык... Тик бу тәңгәлдән үзән аша чыгып булмас, үргәрәк үтәргә кирәк булыр...
Сержантның теле ачылганын күреп, Кәрим аның ничегрәк җәрәхәт-ләнүен сорады.
. Федор, дөрләп янган печән эскертенең эргәсенә генә төшеп, парашютын ычкындыруы була, өстенә, тереләй эләктерергә ниятләп, өч фашист ташлана, җиргә егып, кулын каера башлый. Толкунов бөтея көченә тартыла, тибенә, тик сиздермәстән басып алган өч кешегә ничек каршы торсын. Алай да бер секундка гына бушанган кулына финкасын эләктереп, фашистларның берсен чәнчеп ташлый, шуның автоматын, көбәгеннән тотып, тагы берсенең башына суга. Ләкин читкәрәк шуышып өлгергән өченче немец ата башлый. Әгәр Жакиев килеп җитеп, фашистны атып екмаса, Федорның хәле мөшкел: ул, башын тотып, куак төбенә ауган иде. Бәхеткә, җәрәхәте артык куркыныч түгел. Мәхмүт аны
жәһәт кенә бәйли дә атыш барган урман читенә карал йөгерә. Безнекеләрне кысрыклап урата башлаган немецларның артында көтмәгәндә гранаталар гөрселди, чәчәп ике автомат ут яудыра... Толкунов белән Жакиевнең килеп өлгерүе эшне хәл итә. Дистәләп мотоцикл якынлашуын күреп, десантчылар, яралы иптәшләрен күтәреп алалар да, урман ф эченә кереп югалалар. Җәрәхәтләнгәннәр арасында бригада команди- - ры да була.
Толкунов белән Жакиев урман читләп күпме йөрмәсеннәр, Чукреев- □ не дә, автоматчылар взводының командирын да таба алмыйлар Күрә- 2 сең, алар олы юлнын аргы ягына төшкәннәрдер, чөнки анда да таңга ь хәтле атыш барды. <
Кәримнең уен яралы комбриг белән киткән төркем били иде. Анда ° ничәләп кеше булуын, төркемнең кайда юнәлүен төпченеп сорашырга ♦ тотынды. а
Толкунов десантчыларның кырыктан да артмавын, аларның да ун- 2 лабы җәрәхәтләнүен, төркем башында — бригаданың начхимеме, нач- s финеме— ниндидер моңарчы ул күрмәгән майор торуын сөйләп бирде, s
Сүзгә мавыгып, билгеләнгән бер сәгать вакытның үткәнен тоймый да £ калганнар. Жакиев һаман юк. Толкунов, борчылуын сиздермәскә тыры- х шып, урман грушасы төбенә коелган җимешләрне жыеп йөри, Кәрим к агач арасыннан үзәнне күзәтә. =
һавада безнең солдатлар яратып «кукурузник» дип йөрткән кечкенә * самолет күренде. Менә ул Кәримнәр тирәсендә боҗра ясап әйләнде дә үзән чокыры буйлап бормаланган юл өстеннән очты, әйләнеп килеп, тагын кирегә үтте.
— Эх, сукыр! Күрә буламы соң инде,— дип, Толкунов Кәрим янына килеп утырды.— Болары да хәйләкәр. Яр астына посканнар да, ичмасам, берәрсе ялгыш атып җибәрсә!.. Ә безнең Мәхмүтне җир йотты
Шул мәлне Кәрим үзен бигрәк тә күрәлмый иде. Я инде, рация шаулап эшләп утырса хәзер! Фронт сызыгы Днепрның аргы ярында гына. Тавыш биргән теләсәң кайсы радиостанциягә тот та «Фәлән- фәлән квадратта дошман техникасы посып яга. Ут бирегез шунда!» дип сал идең хәбәрне. Ун минут эчендә җир белән тигезләп ташлар иде безнең самолетлар...
Тик Кәримнең пошынуы озакка бармады. Аста, юлның төрле өлешендә, кайдандыр очып килгән ике-өч снаряд ярылды да шушы очраклы сымак тоелган гөрселдәүдән соң үзән эчендә кыямәт купты. Юк, моны бер-бер артлы яңгыраган шартлау дип тә булмый иде. Җирне туктаусыз гүләү тетрәтте, тамырлары белән актарылып чыккан юан агачлар, коточкыч аждаһалар кебек, һавага күтәрелде, үзән өстен тузан катыш төтен басты.
— Ят! Ят! Монда шуыш!..—дип ярсып кычкырды Толкунов Гөбе су юудан җанвар оясы кебек уелган имән тамыры астына поскач. Кәримнең колагына: — Менә моны музыка дисәң дә ярый! «Катюшалар» җырлый, туган! — диде
Аулак урын табулары да хәерлегә булды, чөнки миналар ара-гирә болар яткан яр башына да төшеп ярыла иде.
— Жәлләмә, дөмбәслә фашистны! Уңгарак ал, шулай! — дип. Федор куанычыннан ярсып сөрән сала, кулын селтәп, безнең артиллеристларга команда биреп торгандай кылана, ә тегеләре әйтерсең аның тавышын ишеткән сымак, утны үзәннең әле бер, әле икенче очына күчерәләр
Ярты сәгатькә сузылган ут гарасаты кинәт тынып калды. Колаклары тонган ике десантчы, өннәреннән чыгып, яр чигенә ашыкты \зән буйлап тартылган жил-тузан болытын ерак борылма аръягына, урман читенә кысрыклый, юл өсте ачыкланганнан-ачыклана бара
Ниһаять, десантчыларның күз алдына коточкыч күренеш килеп басты. Әле күптән түгел генә корбаным корыч кыршауга буып яньчер-
гә әзерләнеп яткан имәнеч елан токмач кебек турап ташланган иде. Кая карама, ярга үрмәләп туктаган, борыннары җиргә төртелгән танклар өсте-өстенә өелешкән машиналар дөрләп яна. Оясы туздырылган кырмыскалар сыман немец солдатлары әрле-бирле йөгерешә.
Куанычыннан түбәсе күккә тигән Толкунов Кәримнең аркасын төя, күзен елтыратып:
— Менә, ичмасам, эшләделәр! Изделәр измәсен...— дип хырылдый.— Тик безгә насыйп булмады, соңладык... Димәк, өлгеррәк егетләр бар, ә?! Чукреев эше түгелме икән?
Кайдандыр килеп чыккан унлап штурмовик немец колоннасын тәмам җир белән тигезләргә тотынды.
— Концертның икенче бүлеге башлана! — диде Толкунов.
Ләкин монысын карап тормаска, китеп юк булган Жакиевкә каршы атларга, аны табып, яралы комбриг төркеменә барып кушылырга булдылар. Атлый торгач, Толкуновлар дошман белән бәрелешкән җиргә ук җиттеләр. Иртән һәлак булган десантчыларның мәетләре кайдадыр югалган. Гильза өемнәре, канга буялган шинель кисәкләре, алюмин котелоклардан башка күп булса дүрт-биш сәгать элек аяусыз сугыш барганын раслардай бүтән билге калмаган иде монда.
Кире борылудан башка чара юк иде. Толкунов, өнсез-тавышсыз, җай гына атлап, нидер уйлана, маңгаен җыерып, иртәнге бәрелештә каймыккан кулын уа, беләген бер турайтып, бер язып, ипкә китереп азаплана. Баягы шатлыкның эзе дә калмаган иде.
Менә Мәхмүт тә китеп югалды. Кәрим моңа үзен әрли, әгәр ул батареяны саклый алган булса, Жакиев мондый хәвефле сәфәргә китмәс иде. Очраклы рәвештә бригададан аерылулары җитмәгән, инде бер имгәк аркасында иптәшләре кыенлык кичерә...
Әйе, хәзергә яу язмышы артык миһербанлы түгел иде шул десантчы-ларга. Тирә-яктагы хәл-әхвәлне ачыклаганчы да ничәмә табышмакны чишәселәре бар. Ә ул табышмакларның һәрберсендә үлем хәвефе яше-ренгән. Бердәнбер юанычлары — исән калулары иде, тик моңа нинди хак түләнүен уйласаң, маңгай чәчең үрә торыр.
Кәримнең күңелсез уйларын җөпләгәндәй, аяз күктә торналар кыч-кырыша. Кыш якыная шул. Очар кошлар сугыш дип тормый, мәңгелек сәяхәтләренә ашыга. Ниндидер дәһшәтле вакыйга алдыннан бик әзгә генә, ихтимал, атна-ун көнгә генәдер, тыныбрак торган фронт сызыгы тәңгәленнән, сагышлы моң чәчеп, торналар оча.
Торна өере тип-тигез, очлы почмак ясап, кояшка карап омтыла. Та-бигатьнең тылсымлы куәте аларны, ашкындырып, җил-давылларга каршы юл ярырга, нинди генә хәвефләргә карамый, алга, аяз ирәвән- леккә табан очарга кыстый. Жир әйләнүен, ел мизгелләрен үзгәртерлек көч булмаган кебек, очар кошларны да туктатыр әмәл юк. Хәерле сәфә^ сезгә, изгелекле җан ияләре!
Тик бу ни хәл? Ук кебек алга омтылган торна өере нигә болай кинәт тузгып, тырым-тырагай оча башлады? Десантчылар, эшнең нидәлеген аңларга тырышып, карашлары белән күк йөзен айкаган арада, мамыктай күпереп торган сирәк кенә болыт өеме арасыннан ике самолет килеп чыкты. Берсенең канатына кызыл йолдыз, икенчесенә сары тәре төшкән.
һавада пулеметлар татылдады, ике самолет, бастырышып, бер югары үрләде, бер, уктай, аска ташланды. Ә торналар һаман шушы тирәдә өерелә.
Бавыры өзелеп төшкәндәй булды Кәримнең. Их, акылы җитәме сон инде бу кошларның тизрәк хәвефле урыннан качарга. Әнә берсе, юк, икесе, канатлары тузып, җиргә төшеп китте, ә куышып очкан самолетлар, сиреналарын улатып, тагы торна өеренә якынайды.
«Ч
Сагышка бирелгән Кәрим, бичара кошларны коткарырлык көче булмауга ачынып, адымын тизләтте.
— Их, эше хөрт, ахрысы, безнекенең...— дип, Федор да кул селтәде.
Чынлап та, Кәрим туктап кабат күккә караса, кызыл йолдызлы самолет, кырга янтая биреп, яу урыныннан ераклаша, немец исә, аны атып төшерергә кулайлап, яңадан борыла иде. Ләкин дошманның ярты минутка гына күздән югалуы булды, безнең самолет, кинәт юнәлешен үзгәртеп, күккә үрләде. Болыт арасыннан самолетын ажгыртып килеп чыккан немец бик әзгә генә аптырап калды шикелле, нәкъ шул мәлдә аның өстендә туп шартлады. Хәзер инде немец самолеты кача иде Озак та үтми, ул, артыннан кап-кара төтен койрыгы сузып, жиргә капланды.
Тузгышып очкан торналар, көчкә бер-берсен табып, йөрәк әрнеткеч тавыш белән кычкырыша-кычкырыша, чак өзелми калган юлларын дәвам иттеләр. Тик, гажәп, һәлак булганнарының урыны буш иде. Ике очы тоташкан почмакның як-ягында берәр торна сыярлык кына ачык урын калган иде.
Күз алларында булып узган очраклы фажигадән йөрәге тетрәгән ике солдат, озак вакыт башларын иеп, тавыш-тынсыз атладылар.
һәрберсе үзенең аянычлы фикер җебен сүтеп, жай гына китеп барганда кинәт:
— Тукта! Күтәр кулыңны! — дигән тавыш ишетелде
Сукмактан читкә ыргып өлгермәделәр, каршыда өч десантчы күренде. Берсе разведчиклар взводыннан икән — радистларны танып, кабаланып сөйләргә тотынды Бу өчәүгә — үлеме, тереме — Толкуновны эзләп табарга кушылган. Отрядка рация кирәк икән. Алар, батарея тартмасы күтәргән Жакиевне ярты сәгать элек кенә урман төпкеленә, комбриг отрядына озатканнар.
Урман барган саен караңгыланды, сукмак ерып йөргесез шырлык, сазламык иңкү аша бормаланды. Ул да түгел, сакта торган автоматчылар яныннан узып, тирә-ягын куе урман ышыклаган, биек текә яр ураткан кечкенә аланга килеп чыктылар.
— Да-а...— диде Толкунов, алан өстендә чатыр ясап кушылган мәһабәт агачларга күз салып —Монда ятып, сугыш беткәнен дә ишетми калырсың.
Кечкенә буйлы, ыспай киемле майор, кап-кара мыегын сыйпап, Толкуновның докладын тынлап та тормый сүгенергә тотынды.
— Абайлабрак, иптәш майор! — диде Федор, яралы комбриг эргәсендә утырган Таня исемле сестра кызга ишараләде.—Хатын-кыз бар монда...
— Телләшмә! — дип җикерде майор — Бу нинди партизанщина? Т»з басып тор офицер кзршысында! — Сагаешып калган десантчыларны күздән кичереп, ачуын басарга тырышты Эре кыяфәткә кереп әйтте: Приказ шул сиңа, сержант: элемтә бәйләп, фронттан самолет чакыр!
Майор җилкәсе аша баш бармагы белән комбригка таба күрсәтте дә, кырт борылып, алан читендәге яр астында нидер чокып азапланган десантчылар янына китте.
Мәхмүт тапкан батарея тартмасы исән булып чыкты Радистлар, лагерьдан байтак читтә торган үр өстенә менеп, рацияне корып жибәр- деләр. Комбригның шартлы исемен әйтеп чакыруларына фронт рация- ләрепеп берсе шундук жавап бирде, шифрланган радиограмманы кабул итеп алгач, унбиш минут кына көттерде дә. майор тәгаенләгән сәгатьтә, билгеләнгән жнргә самолет төшәчәген хәбәр нгте.
в. <к у.» » в.
ӘХИЯР ХӘКИМОВ ♦ ОЧАР КОШЛАР ф
...һәм менә кояш урман артына яшеренеп күп тә үтмәде, десантчылар, аркылы-торкылы тасма сузып прожекторлар яктырта башлаган күккә карап, түбән генә очкан кечкенә самолетны озатып калдылар.
Жакиев трубкасын ныграк чупылдатырга тотынды. Лач итеп төкереп, кыргызча сүгенеп кунды.
— Нәрсә сөйләнәсең? — днде Толкунов.
— Нәрсә булсын... Комбригны саклый алмадык, өерле пешмәгән! Теләсәң нәрсә әйт, әмма теге кара майорга күңел ятмый. Федя.
Толкунов үзе дә, ачуын басарга тырышып, уртын чәйни иде.
— Китәләр аны полковник белән, самолетка утырып...— дип мыгыр-данды.
— Төкердем самолетыңа! Урын булса, әнә кан косып яткан өчәүне озатыр идем әле. Аларны ни эшләтәбез хәзер?
— Соң сөйләште бит инде майор летчик белән...
— Сөйләште, сөйләште! — дип, Мәхмүт үҗәтләнүен белде.— Немецны кабат самолет үткәрергә исәр дисеңме әллә? Тот капчыгыңны!
Самолет кунган аланга снарядлар төшеп ярыла башлаган иде. Де-сантчылар кабаланып лагерьга таба атладылар.
— Әнә күрдеңме? — диде Жакиев.— Алар хәзер уч төбендәге кебек тотачак бу урман кишәрлеген... Ичмасам, врачы да юк. Шушы сестрага калдымы инде көнебез? «Танечка, аягым өзелде, Танечка, күкрәгемә пуля тиде!..» Ярый ла курчакларын онытып калдырган булса...
— Бәйләнде бит. ә.—диде чыгырыннан чыга башлаган Федор.— врач кирәк, имеш! Сия башта сугыш әле немец белән, аннан күз күрер. Ә сестрага сүз тидерәсе булма!
— Кайсы сестра? Таняны әйтәсеңме?
Кәрим моны берәр нәрсә уйлап сорамады, әлбәттә. Аэродромда самолетка төялгән чакта десантчыларның: «Таня, безнең янга утыр!» «Таня ул-бу була калса, шүрләмә, яме; мин монда!» дип шаяртканын, адәм күтәргесез сумка аскан кызыкайиың исә комбриг утырган самолетка карап йөгерүен хәтерләгән иде ул.
Әмма радистының эчкерсез соравы болай да чак тыелып килгән Толкуновка җитә калды.
— Син тагы ни шайтаныма сүзгә кысыласың? Вәт бәйләнчек!..— дип адымын ешайтты.
Кәрим, аптырап, иңбашын җыерды, Мәхмүт исә:
— Менә шулай, энем, пәһлеваннарны да егарлык көч бар дөньяда,— дип, күңелсез генә елмайган булды.
Дәрмансыз калып йончыгын десантчыларның яр читенә коры яфрак өеп ятуы булды, алан уртасына җыелырга дигән боерык бирелде.
Майор, кемдә нинди ашамлык булса, бөтенесен строй алдына җәелгән плащ-палаткага салырга кушты. Ләкин солдатларның күбесе капчыкларын иртәнге бәрелеш вакытында югалтып бетергән иде. Бар азыкны гадел генә бүлешеп тамак ялгадылар да, иртәгесен ишәк кайгырткан, дип көлешкән булып, ятарга җыена башладылар. Жакиев кешегә күрсәтми генә Кәримгә кечкенә төргәк куйды.
— Бар. шым гына Таняга илтеп кил. Федор бирде, диярсең...
Кәрим аннан-моннан гына әмәлләгән куышка карап юнәлде.
Җәрәхәтләре җиңелрәк солдатлар, ара-тирә ыңгырашып, уяу йокыга киткән. Авыр җәрәхәтл ел әрнең берсе йөзтүбән яткан, күрәсең, аркасына пуля тигән; икенчесенең, курчак кебек итеп, башы, ике кулы марляга чорналган; тагы берәүсенең коточкыч юанаеп киткән аягы агач ботагына асып куелган. Кырдарак боларга күз-колак булырга куелган берничә десантчы, тәмәке утын шинель җиңенә яшереп, пышылдап сөйләшә-сөйләшә, тәмәке тартып утыра. Танымаса да, Кәрим алар белән баш кагып исәнләшеп, кайгылы кыяфәттә тезен кочаклап утырган сестра янына чүгәләде.
— Таня...— дип эндәште.— Нигә елыйсын, Таня?
Кыз Кәримгә утырырга кушып ымлады, түш кесәсеннән кулъяулык алып, тиз генә күзен сөртте дә:
— Ни булды? Берәр дару кирәкме әллә? — дип сорады.
— Юк. Болай гына.
— Син радист бит әле... Я, ни хәбәрләр ишетелә? ♦
— Ишетелми,— диде Кәрим, йомышын йомышлап тизрәк китә алма- ь
вына ачуы килеп. «Елап утырса да, төпченергә ярата, күрәсең, бу кы- * зыкай. Күпне белсәң, тиз картаерсың,..> 3
Шулай уйлады уйлавын, тик үзе дә аннан артыгын белми иде шул. » Башта батарея юкка көенделәр, ә хәзер, Жакиев ярдәме белән эш көй- ләнгәч кенә, һич көтмәгән бәла килеп туды. Рациянең майор куышында g бикләнеп ятуын әйтеп буламыни бу җитен чәчле кызыкайга? Ә көндез, радистлар фронт радиостанциясе белән элемтә бәйләп, самолет чакы- * ры-л кайткач булган хәлне бәла дими, тагы ни дисен? ®
Эш болай булды. «Менә, ичмасам, безнең дә бер файдабыз тиде», г дип куанышып кайткан радистларны майор түземсезләнеп көтеп утыра = иде. Аръяктан алынган өч-дүрт сүзлек кенә җавапка күз йөртеп “ чыкты да: х
— Яхшы, яхшы, хезмәтегез онытылмас! Ә хәзер рацияне китереп ь
куегыз! — дип, баш бармагын җилкә аша куышка таба төртте. Толкуиовның: ®
— Бүтән десантчылар белән элемтә.. —дип сүз башлавына, кыза- a рып-бүртенеп:
— Молчать,— дип җикерде. Тирә-ягына карана-карана, пышылдауга күчте: — Болар язмышы өчен кем җаваплы? Минме, синме, сержант? Әнә шул шул!.. Рацияне немец неленгага тотса, лагерьның көле күккә очачак.
— Соң, ни пычагыма безгә бу лагерь? Ял итәргә килмәдек бит! Кайсы ерганакка төртелмә — дошман гаскәре посып ята Разведка кирәк, элемтә...
Майор күзен кыса биреп, башын бер читкә янтайтып, Федорга карап торды да:
— Башбаштаклыкка юл кунмам! —дип ысылдады.—Отряд сугышырга сәләтсез, бердәнбер чара — фронт килеп җиткәнен көтү Моннан ары лагерьдан чыгып йөрмәскә! Буйсынмаган кешене үз -кулым белән атачакмын! — диде, пистолет кабурасына шапылдатып сугып.
Шулай итеп алар рациясез калды. Толкунов, сөмсере коелып, көн буе нидер уйлады, аулак җиргә утырып, картасын җентекләп тикшерде, ниндидер билгеләр белән чуарлап бетерде. Бер сәгатенә, бер баеп барган кояшка карап, -кич булганын көтте.
Кәрим, шул күңелсез хәлләрне уйлап, Таня янына нигә килүен дә оныткан иде шикелле. Тегесе пышылдап үзе сүз башлады
— Ишетелми, дисең инде... Бригада кайда булды соң? Федор нәрсә ди? Әллә ул да шушы зәхмәт чокырында посып ятарга җыенамы?
Кәрим беләгенә ябышкан кызның кулыннан көч-хәл белән ычкынып аягүрә басты Шулай да күңеле эрегәндәй иткән иде аның. Танянын ярсынып яудырган сораулары аның үз борчуларына аваздаш иде.
— Кулсыз калдырасың бит,— дип көлгән булды да. кесәсеннән баягы төргәкне чыгарып, Таняга сузды.— Федор җибәрде
— Нәрсә соң ул? — дип. кыз да сикереп торды
Иңбашына салган шинеленең шуып төшүенә игътибар да итми, балалар төсле, куанычыннан әвәрә килгән кыз әлеге борчылуларын бер минутка гына оныткан иде. Кәрим. Федорның самолет озатып кайткандагы сәер кыланышын хәтерләп, нигәдер күңеле тулуын тойды. Ярый әле, Таня үз эше белән мәшгуль иде.
— Шоколад икән! Нинди һәйбәт булды әле, ичмасам, җәрәхәтле
солдатларга бирермен,— дип сөйләнэ-сөйләнә төргәкне сумкасына яшерде.
Күпме вакыт бергә хезмәт итеп, сержантының сөйгәне барлыгын белмәгән егет, бердән, ана әзрәк үпкәләсә, икенче яклап, горурлык тойгысы кичерә иде. Шушындый сылу кыз һич тә башка берәүне яратмаган, ә нәкъ менә Толкуновны, Кәримнең сержантын сайлаган! Бу хәл үзе генә дә Таняны башкаларга охшамаган изге җан иясе итә иде.
‘ — Син нит... Таня, үзең дә аша,— диде Кәрим, баягы кырыслыгыннан оялып.— Мин тагы китерермен.
Җавап урынына Таня анын кулын сыйпап куйды. Китәргә унлаган радистны туктатыл:
— Федя әйткән иде дә. нишләптер онытам да куям исемеңне. Кәрим дисеңме? Кавказданмы әллә син? Ә-ә, башкортмыни? Укыганым бар сезнең Салавытыгыз турында. Батыр егет булган!..— дип ихлас сөйләп китте. Шуннан тын гына көлеп: — Федяга әйт, килсен. Башын рәтләп бәйләрмен, ичмасам, югыйсә, төрек солтаны шикелле йөри...— дип, Кәримне озатып калды.
Толкунов бая яткан урынында юк иде.
— Каядыр китте,— диде Мәхмүт —Хәтта миңа да әйтмәде. Җилкәсенә ике автомат асып алды да юк булды... «йокла, йокла», ди миңа. Әйтерсең йокы ала күзне мондый чакта...
Жакиев плащ-палаткасын агач ботаклары, коры яфрак өстенә җәеп яткан да карашын ерак йолдызларга төбәгән. Кәримнең Таня белән ничек очрашуын тыңлап бетергәч, озак вакыт дәшмәде: нидер уйлап, көрсенде, торып утырды, дусын кулбашыннан кочаклады.
— Яхшы иттек әле теге шоколад белән,— дип, боек, басынкы тавыш белән сөйләп китте.— Шатланды дисеңме? Бик әйбәт... Сугыш дип мәхәббәттән ваз кичәргә ярамый. Әлбәттә, мәхәббәт чын булса, якташың Бакировныкы сымак бул.маса, дим... Башын әйләндерде бит Фаинканың. Өйдә бичәсе, бәләкәй малае бар, нигә шулай кыланадыр. И шайтаныма искә аламмы! Ә шоколадны сержантка әйтә күрмә! Белеп калса, җаныңны алыр.
— Бәрәкәт, ул бирмәдемени шоколадны? Алдау була лабаса болай...
— Уй-бай, нинди алдау ди? Яхшы ният белән эшләнгән эш алдау булмый ул. туган... Их. тизрәк бетсен иде бу сугыш! Җыелып безгә килер идегез кунакка. Ыссык-Күл буена чыгып, казанасар идек... Минем Мәйрәмем кунак сыйларга шул тикле әүвәс ул!.. Әнә шунда инде тотабыз да әйтәбез: «Менә шулай-шулай, ардаклы 1 Таня дускай, теге вакыт шоколадны сиңа Федор түгел, үзебез биргән идек... Вәт кызык булыр!.. Бәлки әйтмәбез дә. Нигә әйтеп торырга? Куансын әйдә адәм баласы, кыңгырау булып зыңласын!
— Балаларың да бармы. Мәхмүт агай?
Жакиев тын гына көлеп куйды.
— Каян булсын! Әле хатыным да юк минем...
— Ә теге... Мәрьям — кем соң ул?
— Мәрьям—сезнеңчә була. Бездә — Мәйрәм... Бер кыз инде ул. Кәләш үк дип әйтә алмыйм, әмма да илле чакрым станциягә озата килде, истәлеккә кулъяулык биреп җибәрде.
Жакиев тагы көрсенде, төрепкәсен әйләндергәләп куйды.
— Тәмәке төтенен яратмый...— Шул алама нәрсәңне ташламасан, кайтып күземә күренмә, дигән хатында. Өйрәнгәнче буш төрепкә суырырга туры килә...
— Матурмы соң? — дип сорады Кәрим.
’ Ардаклы — хөрмәтле.
— Сержантың белеп әйтә бәйләнчек дип Тигәнәк икәнсең син! Ят ♦
тизрәк. Федор кайтса, күрсәтер күрмәгәнеңне. ®
Ни тикле арымасын, күзен йокы алмады Кәримнең. Иртәнге киче- ° решләренә, шик-шөбһәләренә яңалары өстәлде. Вакыт әйтерсең пружи- = на сыман кысылган да, айга-елга җитәрлек вакыйганы шушы бер көн » эченә сыйдырган иде. Менә анар моңарчы бөтенләй диярлек белмәгән " өлкән дусларының тирән серләре ачылгандай булды. Баксаң, беренче карашка кырысрак тоелган Толкунов гашыйк булып йөри, имеш! к Өрлектәй егет шул нечкә билле кызыкайның исемен ишетүгә үк ничег- = рәк коелып төште... Шуннан ул пичәмә мең чакрым җирдәге сөйгәне- * ней сүзен екмый, гаделлек саклап, тәмәке тартмый чыдаган Мәхмүтне уйлый; авыр яралы солдатларның хәлен җиңеләйтер әмәл тапмавына кайгырып елап утырган Таняны искә төшерә. Толкуновның хәсрәте бүтән шул, бичара кызыкайга игътибар итәргә форсат кайда ана’ Димәк, дип фикер йөртә Кәрим, Таняга күз-колак булу, кирәк чакта кулдан килгән ярдәмне күрсәтү — минем өстә...
Кайда йөри икән бу сержант? Әллә Черкас урманына, дошман белән аяусыз сугышкан бригадага киттеме, югыйсә’ Юк, булмас, китмәс ялгызы. Әгәр ул әйләнеп кайтмаса, мондагы десантчылар белән бергә Кәрим дә, Жакиев тә немецларның бу тирәдән үзләре качканын кәгеп ятарга тиеш булып чыга ...
Төп таңга авышканчы уйланып яткан Кәрим Мәхмүтнең дә йокламавын тоя, тик дәшми, хәтта ойый башлаган беләген кузгатырга кыймый. Күз алдында тагы шушы бер тәүлек эчендә булып үткән төрле вакыйгалар теземе чиратлаша. Текә яр читендә торган ялгыз имән, усал ырылдап, кояш өстенә үрмәләгән овчарка, үзән уртасында тырым-тыра- гай йөгерешкән соры шәүләләр, дөрләп янган танклар, әллә нинди җан әрнеткеч тойгы калдырган торналар чыңы... Талчыккан җаны ял сорый, тик борчулы уйлар кыршавыннан котылу җиңел түгел.
Бер уйласаң, адәм үтмәс сазламык әйләндереп алган менә бу аулак алан — бүтән берәр планета сымак Ярты дөньяны ялмаган сугыш ялкыны әйтерсең чиксез галәмнең фикер җитмәс ерак бер почмагында дөрли. Тик Кәримнең йолдызлар янып торган, әле бер, әле икенче тарафта гөлт итеп яктырып киткән төнге күккә каравы була — зиһене җиргә әйләнеп кайта Курку хисеннән арынып җитмәгән иде әле ул. Шулап да «Дуглас» самолетының ачык ишегеннән колак ярып гүләгән кара упкынга сикергәндәге, бер ялгызы имән ботагында асылынып торгандагы яки Рябчиков белән хушлашкандагы тойгылары сүрелә төшкән иде инде. Юк, анда да үлем куркуы кичермәде, бары тик үз-үзеннән курыкты.
— Мәйрәмне әйтәсеңме? И матур гынамы! Саф йөрәкле кыз ул, туган. Аилда бер уңган, кун караучы Төскә-биткә килгәндә. Танага кара да аны күр: томрап торган озын кара чәчле, айдай якты йөзле. Буйга гына әзрәк кайтыш булса булыр
«Бөтенләй киресе икән,— дип көлде Кәрим эчтән генә.— Тана житен төсле сары чәчле, какча яңаклы...» Тик үпкәләмәгәе дип Мәхмүткә ул .хакта әйтмәде, сүзне икенчегә борып, көндез майор җиткергән хәбәрне сорашырга тотынды.
— Арыткан икән алай да,—диде Жакиев, плащ-палаткасына ура- нып.— Әйдә, ят син дә Батырга да ял кирәк, дигән борынгылар.
Кәрим, һаман киреләнеп
— Шул инде, йокларга гына калды. Әйтерсен безнекеләр Берлинга барып җиткән.. — дигәч. Мәхмүт кызды да китте
ОЧАР КОШЛАР ф
Әйе, әйе. дошман каршысында жебеп төшмәсэм ярар иде, дип борчылды ул. Ләкин һәр түмгәген, сикәлтәсен ана калкан итәргә торган дымлы җир яшь солдатка куәт бирде. Кулбашын авырттырып типкән автоматы чәчәп ут яудыра башлагач инде, Кәрим гади гына бер хакыйкатьне төшенеп алды өлгер бул, үләсең килмәсә, алдыңда пәйда булган дошманыңны үзең үтереп кал. Колагында әллә кайчангы, әле авылда чакта ук радиодан ишеткән дәһшәтле өндәмәнең көйдергеч сүзләре яңгырагандай булды: «Үтер, улым, фашистны!»
Шушыларны уйлый торгач, Бакиров исенә төште. Әгәр Рябчиковның сүзе дөрес булса, Бакиров — иң бәхетсез кеше бу дөньяда! Әйе, бәхетсез. Чөнки ул үзенең көчсезлегенэ. газиз җанының күбәләктәй зәгыйфь булуына ышанып, арысланны миңгерәүләтердәй көче барлыгын оныткан...
Мәхмүт черемгә китте шикелле, иренен чупылдатып, дымлы, курач плащ-палаткасын иңбашына тартып куйды. Кәрим аркасын куеп ятып, шинель итәген аның өстенә шудырды. Сизгер Жакиев йокы аралаш, ризасызлык белдереп:
— Уй-бай. ни дип йокламыйдыр инде бу шайтан баласы...— дип мы-гырданды.— Нәрсә уйлыйсың?
— Әй, бер буш нәрсә шунда... Ярый, йокла, йокла.
— йокларсың сезнең белән,— дип, Мәхмүт төрепкәсен кармалап алып авызына капты.— Ул сержанты! Ул солдаты!.. Я. сөйлә.
— Сөйлә, дип... Искитәрлек хәбәр түгел лә ул... Сорашмакчы гына идем. Ни. . Мәхмүт агай, әгәр дә берәр солдат нитсә... заданиегә бармас өчен кулын, я аягын зыянласа...
— Шуннан да акыллырак уй килмәдеме исәр башыңа? Юньле сүзме дисәм... йокла, давай! — диде дә Мәхмүт, кабат җайлап ятарга җыенып:— Монда, туган, Жакиев белән түгел, трибунал белән киңәш итәргә кирәк.— дип кинәнеп иснәп куйды.
Кәрим дә, телен тешләп, кешене юкка уятуына үкенде, башын шинеле астына тыкты, тик Жакиев кинәт торып утырды да Кәримнең шинелен өстеннән сыдырып алды. Төрепкәсен сыбызгы сыман сызгыртып, хырылдавык тавыш чыгарып бер-ике суыргач:
— Сүзгә күчсәк тә ярый,— диде пышылдап.
Тартай теленнән табар. Я. ни әйтәсең хәзер, йомгакның очын сүтеп куйгач? Рябчиковның хәбәре — әлегә ни бары гөман, дөреслек ягы үтә чамалы Аны расларлык бер генә төпле дәлиле дә юк Кәримнең. Ә телиме соң әле ул андый дәлилнең булуын? Кая инде, болай да арыган зиһененә, ичмасам, шушы хәсрәт өстәлмәсә... Шуңа ул, күңеленнән Рябчиков белән бәхәсләшеп, сүз әйтә алмый. Абайласаң, Рябчиков та бит Бакировның хәлен очраклы рәвештә генә белгән, Сима әбинең сүзе аның ярсулы күңеленә шик салган... Ләкин бу шикне ничек сызып ташлыйсың? Хәл эчендә яткан, менә-.менә дөнья белән исәп-хисабын өзәргә торган кеше нахак сүз сөйли буламы? «Үч алудан түгел, Фаинканы жәлләп әйтәм...» дип кисәтмәдемени ул?
— Я, нигә дәшмисең? Төн уртасында уятты да хәзер ләм-мим...
Тик Кәрим һаман сүзен башлый алмый, Рябчиков, ихтимал, теге карчыкның хәбәрен ялгыш аңлагандыр дип, Бакировны якларга тырыша. Әйе, әйе. мөгаен, нәкъ шулай булгандыр! Ул инде койрыкны сыртка салырга, «Әй, Мәхмүт агай, һич тә шаярганны аңламыйсың икән?» — дип, эшне уенга борырга ниятләгән иде, Жакиев үзе кулын Кәримнең иңбашына салып:
— Бакировны, якташыңны әйтәсеңмени? — дип сорады.
Кәрим, сискәнеп, үзе дә сизмәстән, Мәхмүтнең беләгеннән тотып алды, һәм шушы ярсулы хәрәкәте аның фикерендәгене фаш итте дә куйды Чигенер, ул-бу дип акланыр юл калмаган иде, баш кагып, Жаки- евнен соравын җөпләде.
— Хуш... Әллә үзе ычкындырдымы? — диде тәмам йокысы ачылган Жакиев.— Тик кара аны, егет, ут белән уйныйсын түгелме?
— Әллә инде, утмыдыр, сумы —үләр алдыннан Ваня Рябчиков әйткән иде...
Кәрим сөйләп бетергәч. Жакиев байтак вакыт дәшми уйланып утырды. Егет инде әйтеп ташлавына үкенә башлаган иде, ниһаять. Мәхмүт, кабат телгә килеп, кыргызча ачулы мыгырданып куйды да.
— Хәбәрең йөрәкне куй мае кебек эретә торганнардан түгел. Бүтән кешегә сөйләп үрчетми торсан да ярар ..— дип сүз башлады.— Дөресен әйткәндә, минем дә күңелне шиккә охшаган нәрсә тырнап килде килүен, тик аннан ни мәгънә. Кыскасы, әлегә оныт Бакировны, ансыз да баш чатнаган чак Исән-сау әйләнеп кайтыйк әле — күз күрер...
Рухын изгән йөкне уртаклап бүлеш кәйгәдерме, Кәрим, җинел сулап, шинеленә уранды. «Әйе. Рябчиков инде сөйләгән хәбәрен раслый алмас, ә Бакировнын, кирәге чыкса, үзен акларга теле бар. Ай-Һай. жинел эш түгел бу!» — дип уйлады ул. борчулы черемгә чумып...
Таң алды булдымы икән —караңгы упкынга очкан төсле, бастырылып саташкан, сискәнеп, йокы аралаш автоматын чытырдатып кыскан Кәрим, эргәсендә генә пышылдашкан тавышка уянып, колагын тырпайтты.
— ... Ишеткәнсеңдер кичәге сабан туй шавын? Әйткән идем дә, Чукресв эшедер дип Дөрес булып чыкты (монысы — Федор тавышы).
— Ә ничек хәбәр итә алган? — дип сорады Мәхмүт.
— Нужа печән ашатыр, ди...— Чукреев тапмыйммы соң инде рәтен! Унлап кына солдаты белән тоткан да немецның рациясен басып алган. Төнлә
булса бер хәл. көпә-көндез'.. Их, егетләр жәл . Сашка Внхрев белән сезнең лейтенант, тагы ике солдат ятып калды, ди.
Жакяевнен төрепкэсе гадәттәгеңнән дә ныграк хырылдый, чинап сызгыра башлады.
— Я. аз гына черем итеп алыйк,— диде Толкунов — Иртәгә лейтенантның хәбәрен әйтел. Кәримнән сөенче алырлык булды Син кара. Мәхмүт, күз-колак бул егеткә...
Ничә яшьтә син, солдат?
Иртәгесен Кәримнәр соң гына уянды Көн шактый ук яктырып, урман кош-корт шавына тулган иде. Томаннан арына башлаган аланда жанлылык. Кечкенә лагерь күптән аякка баскан, солдатлар аптыраган кыяфәттә арлы-бирле йөгерешә, туктал, кулларын селтәп, нидер сөйләшә Федорның соравына десантчыларның берсе
— Син нәрсә, күктән төштеңме әллә? — диде дә үз сүзеннән үзе көлеп куйды. Янәсе, күктән төшми, кайдан төшсен десантчы
— Я. ыржайма юкка, сөйлә! — дип. Федор аягүрә басты.
— Иртэ уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, командирсыз калдык,— диде солдат һәм кабаланып сөйләргә тотынды
Ыгы-зыгының сәбәбе аптырарлык та иде шул — отряд башлыгы майор Левин каты яраланган иде.
Майор, ике автоматчыны ияртеп, таң белән разведкага киткән Автоматчыларның әйтүенчә, ул. картасына карап, отряд тукталган урманның кин дәрья сымак жәйрәп ятмавына, ә вак-вак корама төсле, уй- дым-уйдым бүленеп, күп жирендә тар гына тасма булып сузылуына бик нык хәвефләнә икән. Күрәсең, шул хәвефне тикшереп карарга, кул астындагы иллеләп десантчының язмышын дөрес хәл итүенә үз-үзен тагы бер тапкыр ышандырырга уйлагандыр.
ӘХИЯР ХӘКИМОВ ф ОЧАР КОШЛАР ф
Урман читенә чыгып, киң караңгы ерганак ярына ятканнар да болар каршыдагы кечкенә авылны күзәтә башлаганнар. Ара якын, бинокльдән карганда хәтта өйләрнең тәрәзә рамнары, бакча ышыгына поскан чуар машиналарның номерлары күренеп тора. Көн иртә булганлыктан, тирә-якта шылт иткән тавыш, хәрәкәт юк, бары тик унлап немец, бербер артлы тезелешеп, авыл читендәрәк торган иске сарайга таба китеп баралар...
— Ах, кабахәтләр! — дип сүгенә дә майор, дошман төркеменә төзәп, •кулындагы снайпер мылтыгыннан ата башлый. Немец солдатларыннан әллә берсен, әллә икесен яралап өлгерүе була, сарайга якын түгәрәк үр буеннан эре калибрлы дошман пулеметы «даг-даг-даг» килеп ут ача. Боларның баш өстендә, агач ботакларын токмачтай турап, шартлагыч пулялар ярыла, десантчыларның берсе, күкрәген тотып, авып төшә, икенчесенең автомат сабын луля ярчыгы чарпалап ташлый.
— Ар-пка! Урманга! — дип кычкыра да майор, торып йөгерә. Нәкъ шушы мәлдә аягын пуля тишеп чыга...
Кәримнәр майор землянкасы янына барганда, анда бөтен отряд җыелган иде инде. Солдатларның кайсысы тәмәке пыскыта, кайсысы, пышылдап, соңлабрак килгәннәргә дөнья хәлен аңлата. Агач кәүсәсенә аркасын терәп утырган майор ыңгырашмаска тырышып тешен кыскан. Кәгазьдәй агарып калган йөзенә, зур соры күзләренең курку катыш газап белән елтыравына караганда, ярасы җиңелгә охшамый.
Таня, ничәнче тапкыр инде аның аягын бәйләргә омтылды, майор икеләнеп:
— Кулыңнан килерме соң? Ярасы азып, соңыннан аякны кисәрлек булмасмы? — дип сорады.
— Җитте, иптәш майор, тик ятыгыз! — диде Таня, ачуланып.— Монда миннэн башка медик юк. Белгәнемчә тәрбиялим...
Эше беткәч, сагаешып калган десантчыларның сораулы карашына ул:
— Госпитальгә җибәрәсе иде дә бит...— дип пышылдап җавап бирде дә куышы янына китте.
— Врач чакырырга кирәк,— диде Жакиев.— Шуңа да ярамагач, ул рация нәрсәгә...
Майор әллә ишетте аның тәкъдимен, әллә юк — дәшми күзен йомды. Землянкага табан омтылган Кәримне ишек төбендә торган автоматчы туктатты.
— Я, нигә карап каттыгыз?—диде майор, күзен ачып.— Таралышыгыз! Офицерлар —минем янга!
Отрядтагы ике офицерның берсе урыныннан да кузгатырлык түгел иде. Ул, күкрәге яраланып, кан косып, саташып ята, уттай кайнар иренен чак кыймылдатып: «Сергей, Сергей! Уңгарак күчер утыңны! Граната белән дөмектер кабахәтләрне, граната белән!..» дип һаман да яу алып бара. Таня аны таңга хәтле үк үләр дигән иде. Юк. көрәшә һаман, яшәү даулый Ярый инде, врач килеп җитсә, операция ясаса, җылыга урнаштырса...
Икенче офицер, юка гәүдәле, яп-яшь кече лейтенант, дугасы сынган түгәрәк күзлеген төзэтә-төзәтә, майор янына чүгәләп утырды. Бу Кәримнәр бригадасының тәрҗемәчесе иде. Кичәге аяусыз бәрелештә сынатмаганга охшый: күзе-башы күгәреп чыккан, муены шарф ураган төсле, марляга чорналган, кулында «шмайсер» автоматы.
— Да. туган, болай ни. . сиңа эш тә юк шул монда...— диде майор, кече лейтенантка күз сирпеп.
— Эш җитәрлек, иптәш майор! — диде кече лейтенант, автоматын сыйпап.— Солдатның эше — сугыш .
Майор дәшмәде, һаман шушы тирәдә таптанып торган Кәримне ымлап үзе янына чакырды да;
сугышырга кирәк. Ә безнең кулдан күп нәрсә килә! w
Сержант, кинәт суынып, уйчан кыяфәт белән аланны күзәтә баш- g лады. Эшсезлектән, билгесезлектән аптыраган десантчылар, вак-вак = төркемнәргә бүленеп, берәүләре, сагаеп, еракта гөрселдәгән сугыш шавына колак сала, икенчеләре, нидер сөйләшеп, тыйнак кына көлешеп * куя. а.
—• Ай-Һай, сайлап талканнар урынын, ә! — диде Толкунов кабат тел- к гә килеп.— Тозак бит бу. җәтмә! Унлап автоматчы урап алса, чыгып * өлгерерлек тә түгел... Минемчә, монда яралылар гына калырга тиеш э Аларны сакларга өч солдат җитә... әйбәтрәк урын табылгач, бөтенесен дә бергә күчереп алырга... Ә хәзергә, отрядны өчкә бүлеп, тирә-якны күзәтә башларга, азык-төлек хәстәрләргә...
— Синең ихтыярда булса, йомран төсле, посып та ятмас-идек болай. Маршал ясарга иде сине,— дип, Жакиев күңелсез генә елмаеп куйды.
— Маршал — үз урынында, солдат—үз урынында. Икесенә дә эш җитәрлек,— диде Федор
Шунда гына ул үзенең майорга урынбасар ител билгеләнүен әйтте Иптәшләре, бу хәбәргә куаныргамы, борчылыргамы, дип аптырап торган арада, сержант, аягүрә басып, өс-башын төзәтте дә алан уртасына атлады. Күп тә үтми, солдатларны сафка басарга чакырып, боерык яңгырады.
Отряд тезелгәч, Федор иң башлап һәр солдатның корал-ярагын барлап чыкты. Аннан десантчыларны үз теләкләре белән өч төркемгә аерды, һәр төркемгә берәр кул пулеметы туры килде, автомат һәм карабиннар тигез бүленде.
Төркем командирлары итеп Толкунов Жакиевне, тәрҗемәче кече лейтенантны һәм олырак яшьтәге олпат кыяфәтле автоматчы сержантны билгеләде. Шуннан кече лейтенантка лагерьны сакларга. Мәхмүткә һич кичекми азык әзерләргә кушты да, төркемнәрнең берсен ияртеп, каядыр китеп барды.
Толкуновның җитди усал кыяфәтеннән, ышанычлы хәрәкәтеннән аның ниндидер хәвефле сәфәргә җыенуы сизелә иде. Кәримнең, әлбәттә, сержант белән бергә буласы, ул ниятләгән эштә катнашасы килә иде, тик Толкунов авыз да ачырмый-
— Кушканны үтә. Кара син аны, яралыларны сакларга калдырмавыма рәхмәт әйтәсе урында ризасызлык белдерел тора. Марш үз группаңа! — дип кырт кисте.
һәм менә Кәрим, яңа командирына якынрак булырга тырышып, иптәшләренә күз сала-сала, гомерендә беренче тапкыр хәрби заданиега китеп бара. Кырыклап кешене канәгатьләндерерлек азыкны кайдан эзләүләрен, нәрсә табачакларын Кәрим генә түгел, хәтга Жакиевнең үзе дә белмидер, мөгаен Ә хәзергә ул. күрәсең, разведка ясап карарга, тирә-якка күз салып, нәрсәнең кай җирдэрәк ятуын аныкларга уйлаган-
— Бар, сержантыңны жибәр минем янга,— диде.
Федор киткәч, Жакиев Кәримнең колагына:
— Эшләр көйләнә, Кәрим дус, Чукреев табылды,— дип пышылдады.
— Нигә соң сержант белән бергә килмәгән?
— Нигә, нигә... Алар бит ерганакның аръягына төшкән. Ә ерганак үзәне буйлап юл уза. Юлда ни барын үз күзең белән күрдең. Федор әйтә...
Жакиев сүзен бетерә алмады, кашы җимерелгән Федор әйләнеп килде. Иптәшләренең сораулы карашына игътибар да итмәстән, ачулы мыгырданырга тотынды.
— һаман үзенекен тукый майор. Юк, ди, дошман белән очраш маска, солдатларны сакларга, фронт сызыгы килеп җиткәнен көтәргә... Нигә, мин әйтәм, ул сызык жил искәннән күчәмени? Давай, дим, без дә күчерешик. Исән чакта атлаган саен һөжүм итәргә, кулдан килгәнчә
ОЧАР КОШЛАР ф
дыр Группанын яртысын иртән майор яраланган төштә урман читенә якын гына аланда калдырды да, биш-алты десантчыны ияртеп, авыл ягына сузылган тирән ерганакка таба шуышты.
Дымлы, караңгы чокырны, адәм үтмәслек булып, уралып-чорналып үокән тигәнәк, гал, кычыткан басып киткән. Атлаган саен аякка кабак зурлык сазлы балчык иярә, я итек табанын куптарырдай куе ләпек, имәнеч сазламык очрый.
— Ходай каргаган җир икән,— дип мыгырданды Жакиев. Ләкин Кәрим күреп тора, башына төшкән язмышка сыкрап әйтми моны Мәхмүт, киресенчә, ирләргә хас җаваплы эш табуына канәгатьләнеп әйтә.
Ниһаять, ике-өч йөз метрга сузылган мәхшәр юлны үтеп, әрәмәлек читенә җиттеләр, вак куак астына ятып, авылны күзәтә башладылар. Шик-шөбһә салырдай тавыш ишетелми. Фронт сызыгына якын авылларга хас борчулы тынлык, бушлык. Тик десантчылардан күп булса утыз адым чамасы арырак торган кечкенә өйдә генә җан әсәре барга охшый — морҗадан, күгелҗем дебеткә охшап, нәзек кенә төтен җебе •күккә үрли. Өйнең тәрәзә капкачлары ябулы, тәбәнәк болдырда зур соры песи кояшта кызына
Ун минут ятканнардыр, йорттан чыккан-кергән кеше күренмәде. Жакиев иптәшләренә аң булырга кушты да өйгә таба үрмәләде. Менә ул. автоматын әзер тотып, аягүрә басты, тирә-ягына каранып, тавышларга колак салды. Өй эчтән бикле булды, күрәсең: Жакиев ишекне сак кына шакыды да, аяк тавышы ишетепмедер, читкәрәк китте. Яртылаш ачык ншек авызында арык гәүдәле, чәче-сакалы тырпайган карт күренде. Мәхмүт, аның белән нидер пышылдашып, өйгә кереп китте, аннан озата чыккан картка тагы нәрсәдер әйтеп, әрәмәлеккә табан ымлады да иптәшләре янына ашыкты.
Нәрсәсе беләндер Кәримнең авылдашы Гатау бабайга охшаган, ләкин яше аныкыннан байтак олы. кыяфәте йончу карт озак көттермәде, тезенә җиткән озын пинҗәк төймәләрен каптыра-каптыра. агачлыкка карап атлады. Десантчыларны күрел, ул һич тә аптырамады, иске танышларын очраткан сымак, һәрберсе белән күрешеп чыкты. Аның игътибарын тарткан бердәнбер нәрсә — солдатлар кулындагы автомат булды шикелле. Сөйләшкән арада да ул әле бер, әле икенче десантчының коралын сыйпый, түгәрәк дискысын селкетергә уйлап, тотып куя.
— Ошыймы'-* — дип сорады Жакиев.
Картның җавабы тел очында иде шикелле:
— Бичәмени ул ошарга? Атып карамыйча каян беләсең...— диде.
Әкрен генә көлешеп алгач, Жакиев сүзгә күчте. Карт монда да артык уйлап тормады, җавабын күптән әзерләп куйган кебек:
— Соңладыгыз, улларым. Немец сездән өлгеррәк булып чыкты. Аш- - лык сукканчы эндәшми торды да, вакыты җиткәч, бар булганын сыпырды да алды,— диде көрсенеп.
Бабайның әйтүенә караганда, якын-тирәдә немецның азык-төлек склады юк, авылда торган дошман солдатларына көненә ике тапкыр кайдандыр тәгәрмәчле кухня ашарга китерә икән.
— Немец автоматын салдырып алырга көч кирәк,— диде карт. Жа- киевнең автоматына ымлап.— Авыл халкы азаккы телемен бирер иде — үзе ач Шулай булгач, оланнар, баш тирәли уйларга кала инде... Хәер, старостаны кысканда ул-бу чыгуы ихтимал. Теләсәгез, чакырып китерәм мин аны...
Десантчылар урманга борылырга, ә карт алар янына старостаны алып килергә сүз куештылар.
— Килерме соң? — диде Мәхмүт
— Килү генәме? Юргалап, аягы сынса — мүкәләп барып җитә ул. Хәзер ул сатлык җаннар еландай боргаланачак безнекеләр алдында!..
Чынлап та, Кәримнәрнең киредән урманга керүенә бер сәгать тә узмады, куаклык арасынта башта баягы кечкенә, елгыр карт күренде, анык артыннан түгәрәк кара сакаллы, олы гәүдәле, аксаграк кеше килеп чыкты.
Карт, иңенә аскан сумкасын чишеп, солдатларга алма өләшергә кереште.
Азык кирәк,— диде Жакиев, старостаның сәләменә жавап биреп тормыйча.
Староста, сакалын учлап, уйланып торды, шуннан жайлырак жар табып утырып, аягын язды да.
— Ничә кешегә? — дип сорады.
— Анысы синен эш түгел! Кара син аны, белә, мәлгунь, ни сорарга! — дип, карт нечкә тавыш белән кычкырып жибәрде,— Әйтә күрмә, командир, хәзер немецка житкерә ул!
— Шауламый тор әле, Платон бабай... Ярамын икән, әйтмәсен. Тик, үзен беләсең, мин дә әллә ни эш кыйрата алмыйм. Тапсам берәр капчык кукуруз табармын
Картка житә калды Старостаның алдына ук йөгереп килеп, жир төсенә кергән кара йодрыгын аның борын төбендә сслки-селки, төкерек чәчеп тәтелдәргә кереште:
— Юк дисең инде Ә син уйлый төш! Баш тирәли фәһемләп кара* Я? Искә төшмиме?..
Староста, мыек астыннан ипсез елмаеп, әтәчләнеп барган картка ни әйтергә белми аптырап калды. Ул эндәшмәгәч, Платон бабай чүгәләп ике кулының имән бармагын, мөгез кебек итеп, баш өстенә куйды да
— Мә-ә-ә! — дип мөгрәп жибәрде.— Инде дә аңламыйсыңмы? Ай- һай,
хәйләкәрсең енн, Петро Онуфрич! Әллә инде, немецның артын ялый торгач, зиһенеңне йоттыңмы? Кыскасы шул үгезне китер егетләргә!
— Туктап тор, бабай...— дип, Жакиев кулын күтәрде.— Менә нәрсә, әфәнде дисәмме, гражданинмы... димәк, үгезең бар булып чыга, ә?
— Үгез, үгез... Юкны сөйли ул, төшенә кергәнне лыгырдый. Авылда тавык, кош-корт калмаганда үгез каян булсын.
Староста, сүз беткәнне аңлатып, урыныннан тормакчы булган иде, икс ягыннан икс автоматчы иңбашына кагылгач, көрсенеп, тәмәке урый башлады.
— Алдый, иптәш командир* Ышана күрмә. Әйдәгез, мин беләм кайда яшереп асраганын
— Ярык барабан син, Платон бабай—-менә кем! — дип староста иңбашыннан десантчыларның кулын селтәп төшерде дә аягүрә басты. Ачынып елмайгандай итте,—Тфү, телеңә тилчә төш кере! Кайдан белеп өлгергән...
Карт тәкәббер кыяфәттә сакалын сыйпап куйды.
— Платоиның белмәгәне юк! Тик, күпме баш ватмыйм, бер нәрсәгә акыл җитми: ни дип асрыйсың ул үгезне? Немецка дә бирмәдең, ннде үзебезнекеләрдән дә яшерәсең...
Староста аңа, чебен куалаган кебек, кул селтәде дә. сагаешып, күзләреннән нәфрәт атып торган десантчыларга борылды. Кырыс таныш белән сүз башлады:
— Менә нәрсә, иптәшләр...
— Капка астындагы кәкре койрык сиңа иптәш,—дип мыгырдады Платон бабай.
— Әйе... Теләсәгез ни эшләтегез, үгезне бирмим,— дип украинчалап сүзен дәвам итте староста — Бирә алмыйм, чөнки ул минеке түгел, колхозныкы. Суеп ашарга уйласагыз, ите тамагыгызга торыр. Сугыш чыккан елны үзем, Архангельск ягына барып, нәселгә дип алып кайттым
ӘХИЯР ХӘКИМOB ф ОЧАР КОШЛАР ф
мин аны. Ягъни колхозның сыер токымын яхшыртырга... Фашистны куып олактырган, кабат тотынырга чамалыйм...
— Башта синең үзеңне чамалап карарга кирәк әле. Стенага терәп, ни рәвешле фашист ялчысы булып йөргәнеңне сөйләтергә...— дип, Платон карт тагы түзми суз кыстырды.
— Сөйләтерләр...— дип куйды староста.— Ярый, мина китәргә вакыт. Күз бәйләнгәч, нәкъ шушы җиргә ике капчык пешкән кукуруз китерербез, һәйбәт, туклыклы азык, тоз гына юк.
Солдатлар иңде, бу сатлык җан безне кәкре каенга сөяп китмәкче, үгез урынына тозсыз кукуруз биреп котылмакчы дип, сукраныша башлаганнар иде. нидер уйланып, төрепкәсен авызының әле бер читенә, әле икенчесенә күчереп дәшми торган Жакиев, тын булырга кушып, кулын күтәрде. Маңгаен җыерып, җилкәсен кашуына караганда, ул табышмак чишеп азапланган кешене хәтерләтә иде. Менә төрепкәсен чупылдатып бер-ике суырды да старостага карамый гына:
— Авылда ни хәлләр бар? — дип сорады.
— Билгеле инде ни хәл булуы...— дип җавап бирде староста.— Фронт эргәсе. Днепрга моннан дүрт чакрым, ә анда, яр буйлап, немецның оборона сызыгы үтә. Менә шулай... Авыл саен юл сакларга пост куелган, бездә дә унбишләп кеше иде, үткән төндә эсэс солдатлары килеп тулды. Хәзер бөтенесе кырык-илле кеше. Этләре, минометлары бар. Урманны тарап чыгарга җыеналар бугай...
— Кайчан? — дип сорады десантчыларның берсе, тирә-ягына каранып.
— Хәзер барып белешермен,— дип көлемсерәде староста.— Төнәген энем Максимка күрше авылда булган иде. Анда да шул ук хәл, ди. Фронттан бер взвод автоматчы чакырып алганнар. Сездән куркалар. Хәер, сезнекеләр юаш халыкка охшый алай...
Жакиевнең шешмәк кабаклы күзендә ачу елтырап китте, ләкин ул, ярсуын басып, старостаның кинаясын аңламаганга салышты. Иптәшләренә утырып ял итә торырга кушты да, старостага ымлап, читкә атлады.
Кире әйләнеп килгәндә Мәхмүтнең чырае ачылып, йөреш-торышы бөтенләй үзгәргән иде. Хәйләкәр елмаю очкынланган кысынкы күзенә, сак кына басып атлавына караганда аны усал, көчле җанвар сагалаган аучыга охшатырга мөмкин иде.
Көзге кыска көн кичкә саркый Кояш инде, шактый түбән тәгәрәп, урман киртләчләгән офыкка чумарга якынлаша. Ерганактан әчкелтем төтен катыш салкынча дым тартыла. Тирә-якта ирәвән тынлык. Хәер, ныграк колак салсаң, кайдадыр исәпсез-сансыз машиналар гүләвен дә, туплар гөрселдәвең дә ишетергә булыр иде. Тик сугышның табигый бу авазы сискәндерми инде солдатны, аның колагы якындагы тавышларга сагаючан. Яфрак кыштырдадымы, пешкән җимеш тупылдап җиргә төштеме— десантчылар, сагаешып, күзләрен түгәрәкләндереп, шырлыкка текәлә, автомат сабын кыса, һәр кыштырдауга игътибар итеп, бер-бер- сенә карашкан яшь солдатларын күздән кичерде дә Жакиев, юри кычкырыбрак:
— Их, урманның матурлыгы! Сугыш беткәч, мотлак күрергә киләм. Тик җәй килергә кирәк... Монда якында гына Канев каласы, анда Шевченко кабере диләр ..— дип сөйләнеп кунды.
Солдатларның берсе шундук:
— Нигә сөрәнлисең? Әкренрәк — дип пышылдады.
— Ә син иркенрәк тын ал, сулышыңны кысма Үзебезнең җир бу, туган, нигә куркырга? Фриц посып ятсын! — диде Жакиев.
Мәхмүтне кисәткән солдат аңа якынрак шуышып ятты, хәзер коман-дирына пышылдап дәшсә дә, ишетелерлек сүзен нигәдер кычкырыбрак әйтергә булды.
— Юкка ышандык теге сатлыкка Ычкындырмаска иде...
Мәхмүт аны аркасыннан кагып куйды, елмаеп, нидер әйтергә жыен- ган иде, лагерьга җибәрелгән элемтәче әйләнеп кайтып, Жакиевне урман эченә чакырды.
Күпме баш ватмасын, Кәрим командирының нәрсә уйлавын белә алмады. Тик шунысы ачык Жакиев аксак староста китерәсе кукурузны ♦ гына көтеп утырмый монда Лагерьга элемтәче җибәрүе дә юкка түгелдер. Нидер бар уенда, нидер тәвәккәлли... Ә старостаны, чынлап та, җибәрмәскә кирәк иде. Син аннан азык көтәсен, ә ул десантчылар керфек какмый күзәткән, карасу-яшел төскә кереп караңгылана барган баягы ерганактан түгел, бөтенләй икенче яктан немецларны ияртеп килеп чыкса? Үгезен тартып алырга, ә үзен агачка терәп атарга иде аны!..
Агач арасыннан Жакиев күренде. Аның артында ук җитез, кискен хәрәкәтле, өс-башы, корал-ярагы, хәтта башына ураган марлясы чип- чиста Толкунов килеп чыкты. Ул, аягын аерып басып, шәп-шәп атлап, десантчыларга баш кагып кына үтте дә урман читенә, сакта торган солдатлар янына ашыкты.
«Менә ничек,— дип уйлады Кәрим.— Сержант үзе килгәч, юкка түгелдер. Башлана болай булгач » Нәрсә башланырын белмәсә дә, ул хәзер ниндидер мөһим вакыйга көтелүенә шикләнми иде инде. Әнә бит Толкунов белән Жакиев, сакчылар яныннан әйләнеп килеп, карта җәеп салдылар, кызып-кызып пышылдашырга тотындылар. Эшләре беткәч. Толкунов алып килгән солдатларны да Жакиев төркеме янына чакырып утырттылар. Нәкъ шушы вакытта староста күренде Ул. чынлап та, ерганак үзәненнән түгел, бүтән яктан килеп чыкты Староста артыннан кулларына немец автоматы тоткан, аркаларына зур-зур капчык аскан өч кеше ияргән иде.
Аларның берсе — күпереп торган ап ак мыеклы, йомры, зур гәүдәле кеше, капчыгын җиргә куйды да, тыны кысылып, сүзне танышудан башлады:
— Гай. Яшерен өлкә комитетыннан...— Ул нидер әйтергә унлаган Толкуновның беләген кысып куйды — Беләм, беләм. сержант Мин монда үтеп барышлый гына. . Менә, мәйтәм, күрим әле егетләрне Сүз шул: бүген төнлә фронт сызыгына якын авылларда немецларның җәза отрядларын туздырырга карар ителде. Бу акциянең максатын төшенәсездер. Черкас урманындагы сезнең бригадалар баш-күз алганчы дошманның игътибарын бу якка тартырга. Ә азык.. — Гай, йөнтәс, саллы йодрыгын селтәп, һаваны чүкеп куйды.— Горпищевоны үз өстегезгә аласыз, дип ишеттем. Безнең кул җитәрлек түгел иде. рәхмәт. Калган ягып Василенко иптәш белән хәл итәрсез. Ә син борчылма, Петро Онуфрич, бичәкәең белән кызыңны кунак сыенда тотарбыз — дип елмайды.
— Безгә врач кирәк иде, Гай иптәш, авыр яралылар бар,—-диде Жакиев.
Гай әз генә уйланып торды да:
— Иртәгә,—диде.— Әйе. иртәгә менә шушы иптәш килер. Яралыларны безнең’ базага күчерергә туры киләчәк. Анда сезнекеләр байтак хәзер.
Шулай диде дә Гай старостаны кысып кочаклады, аның янында басып торган бөдрә чәчле, купшы яшь партизан белән кул биреп хушлашты. Әледән-әле сиздерми генә сәгатенә күз салган юлдашын ымлап чакырып, урман эченә кереп китте.
— Менә, командир, кукуруз китердек,— диде Василенко йөкләрне күрсәтеп.—Әзрәк икмәк, май, өч-дүрт банка ит консервасы да табылды.
— Яхшы ..—диде Федор Шуннан солдатларга үз кулы белән ике-
ӘХНЯР ха к и м о в ф ОЧАР КОШЛАР
шэр баш пешкән кукуруз өләшеп бирде дә төеннәрне лагерьга озатырга кушты. Сәгатенә карап —Унбиш минуттан кузгалабыз.—дип өстәле.
— Менә сиңа староста! — дип куйды десантчыларның берсе.
— Колхоз үгезен немецның борын төбендә ике ел күрсәтми асраган, ә? — дип икенчесе элеп алды.
— һай. бар булгыры!
Күнелләре күтәрелеп киткән солдатлар, көлешә-көлешә. башлы килеш пешерелгән кукуруз ашый башладылар.
Кайдандыр килеп чыккан Платон бабай, иске берданкасын агачка сөяп, Василенко алдына тезләнде, ике кулын күкрәгенә басып, еламсырап сөйләргә тотынды:
— Туйдыручыбыз, сакчыбыз! Рәнжемә инде. Петро Онуфрич, исәр картның лыгырдавына! Ай-Һай. хәйләкәр дә хәйләкәр, әмма да синдәй мут булмас бу дөньяда! Ходай саклады гөнаһтан, югыйсә бит. ничәмә тапкыр, шул берданканы тотып, юлына чыктым... Ә үзем уйлыйм: кем. мәйтәм, немецның фәлән җиренә борыч кыстыра? Тәки акыл җитми! Баксаң, синең эшең икән, колхоз башлыгы!
Василенко, иелеп, картны култык астыннан кочаклап алды, кечкенә бала күтәргән сымак, җилтерәтеп аягүрә бастырды. Мыек астыннан елмаеп:
— Беләбез, Платон бабай, синең этлекләрне дә беләбез. Я. әйт әле, кем немецның казанына тавык тизәге салды? Кем узган кыш обер-лейтенант машинасының тәгәрмәченә кадак тыкты? Бөтенесе дә билгеле! Менә фашистны дөмектерик әле. Күз күрер. Үзең әйтмешли, чамалап карарбыз. Күмүшкә кайнатканыңны да искә алмый булмас...
— Ай-вай. аксакал, көндез мин барганда күмүшкә кайната идеңме әллә? Морҗаңнан төтен чыга иде бит,— дип көлеп Жакиев тә старостаның сүзен куәтләп җибәрде.
— Юк.— диде Платон бабай, аска карап.— Юк. берданкага кургаш эретә идем бу юлы. Утсыз ничек эретәсең аны, кызган табада тәгәрәтми?..
Солдатлар, көлешеп, картны берсе махорка, икенчесе «Беломои» белән сыйлый башладылар. Ләкин ул папиросны иснәп кенә карады да. башын чайкап, кесәсеннән зур калай тартма чыгарды, саргаеп беткән иске газета кисәгеннән дәү «кәҗә тоягы» төрде, һавага үт кебек ачы сасы төтен таралды. Хәтта сугыш чыкканнан бирле тәмәкенең авызга алмас зәһәрләрен тартып караган солдат халкы, бу төтеннән чәчәп, читкә тайпылды.
— Бәлки минеке ошар? — диде бөдрә чәчле партизан, чабулары кырпулы, купшы күн курткасын ычкындырып. Куен кесәсеннән сигарет чыгарганда ул. ихтыярсыздан кыланган төсле, пинжәк якасына беркетелгән өр-яңа «Батырлык өчен» медален күрсәтеп куйды.
Немец сигареты солдатларга ошамады.
— Мүк ни дә, бу ни...— диде берсе.
— Хасияте шул. имеш.— диде икенчесе,— ешрак тартсаң, бичә-чәчә искә дә төшми, ди. Безнең махоркага җитәме соң!
Шулай да яшь партизанны сырып алдылар, һәркем күз кырые белән генә аның түшенә карап куя. медаль иясенә сүз куша. Десантчыларның күбесе дошман белән беренче тапкыр йөзгә-йөз очрашырга әзерләнгәнлектән. медальле егет аларның карашында ут-су кичкән батыр иде.
Кәримне кызыксындырганы да, әлбәттә, сигарет түгел иде. Ул. җаен китереп, үзенә кирәкне төпчи, партизан егет белән дуслашу ягын кайгырта:
— Исемең кем? Ничә яшьтә син?
— Максим,— дип җавап бирде купшы партизан.— Ә синең исемеңне беләм инде мин: Кәрим — дөресме?
— Яшең, яшең ничәдә?
— Яна елда унсигезем тула,— диде Максим, олы кыяфәттә папиросын суырып.
— Алдаша,— дип, Платон бабай чырк итеп көлеп куйды.— Шыттыра. Ул ни рәвешле унсигез тула ди^ Бүгенгедән хәтеремдә, мәрхүм Грицко белән әниен Килинанын туе бер мен дә тугыз йөз дә егерме бишенче елның көзендә, ягъни
моннан төп-төгәл унсигез ел элгәре булды. Ә ни өчен хәтерлим? Чөнки үзем башкода булып бардым .. Менә хикмәт, синен сүзеңә ышансаң, туйдан бер ел элек туган буласың лабаса!
— Син үзен шыттырасын, Платон бабай! — дип олылыгын онытып, малайларча нечкә тавыш белән кычкырып жибәрде Максим.
— Чәпченмә, зирек тәртә! ’ Атаң мәрхүмгә охшап, син дә, ай-һай, жицел холыклы булмакчысың,— диде карт,—Хәер, жаны теләгән елан ите ашаган — әйдә, мина калса, тагы биш яшь өстә Тик фашист кулыннан шәһит киткән ата-анаңны юкка рәнжетәсен. Өйләнешмәс борын бала тудырырга алар юньсез кеше идемени? Шөкер, ил күрке булып яшәделәр...
Максим сүрелә төшеп иренен кысты Пидер әйтергә авыз ачкан иде, өлгермәде — бер читтәрәк сөйләнеп утырган Федор, Мәхмүт һәм Василенко солдатлар янына килделәр.
<Мин — уналтыда. Максим — унҗидедә, Федор белән Мәхмүт егерме өчтә,— дип уйлады Кәрим - Платон бабай ничәдә икән? Мөгаен, җитмештә бардыр инде. Тик картайдым дип тормаган, тутыгып беткән иске берданкасын тотып, яуга чыккан. Димәк, ул да. без дә —солдатлар. Дошман танклары ермачлап, туплар актарып бетергән, ялкын ял- маган җиребез — бөтенебезнең газиз төяге. Горпищево авылының төрле тәңгәленнән шәм төсле калкып чыккан әнә ул тупыллар. тол бичәләр кебек, боегып утырганда, аяз күктә торналар иркен очар әмәл булмаганда кем җан тынычлыгы тапсын? Сугыш булмаса. Василенко, автомат асып, үз җирендә үзе посып йөрер идемени? Староста исемен күтәрер идемени? Юк. хуҗа булып йортын кайгыртыр, кыр эшләрен уйлый башлар иде.
Ә хәзергә барыбыз да солдат. Халыкның яше-карты яуга күтәрелгән... ,
Үпкәләбрәк читкә карап торган Максимны уйлады Кәрим. Баксаң, язмышлары уртак икән аларнын. Икесенең дә ата-аналары һәлак булган. икесе дә яшьләй кулына корал тотып сафка баскан Дөрес, Кәримнең әлегәчә әллә ни кыйратканы юк Максимга җитәргә иргә әле аңа. Медальне бит биегәнгә бирмиләр. Мөгаен, әнә Платон бабай кебек, немецның кухнясына тизәк кенә салмагандыр Шуңа да Кәрим задание вакытында мөмкин хәтле партизан егеткә якынрак булырга күңел беркетеп куйды.
...Иске сарай эргәсендәге постка һәм староста өендә оялаган эсэс отрядына берьюлы һөҗүм итәргә булдылар Толкунов монда да эшчең иң авырын үз өстенә алды Васчленконың әйтүенә караганда, аның өен немецлар, чынлап та, табышын саклаган козгын төсле, тәүлек буе күз яздырмый каравыллый, бакчадагы бронетранспортер рациясе аша штаблары белән туктаусыз хәбәрләшеп тора икән Моннан гыш күршедәге йортларга, хуҗаларым куып чыгарып, өстәмә сак кунганнар
— Юк. туганнар, өйгә, ни яктан гына сугылганда да сиздерми якынлашу мөмкин түгел. Бердәнбер юл — ындыр артлап. сазлык аша чыгарга Анда минем урылмаган җитен җире мунча ишегенә үк килеп терәлә. Тнк менә сазлыкны ипчек үтәргә? Киң дә түгел түгелен, күп булса биш-алты адымдыр. диде Василенко.
ӘХИЯР ХӘКИМ О В ф ОЧАР КОШЛАР ф
— Узган көз турап өйгән чыбык-чабыгыңны кая куйдың? — дип сорады Платон карт.
— һай, картың! — дип Василенко сикереп торды. Юкка гына иснәнеп йөрми икән бу тиктормас карт!.. Ләкин шунысы: шылтырап кипкән чыбык-чабыкны урыннан кузгата башласаң, төнге тавыш әллә кайдан ишетелмәсме?..
— Немецның игътибарын бүтән якка тартырга кирәк,— диде Федор, нигәдер Платон бабайга карап.
— Булдырабыз аны,— дип, бабай берданкасын сыйпады. Максимга карап куйды.— Тик соңыннан онытмасаң ярый да.. Югыйсә, партизан отрядына алмадылар. Картмын, янәсе. Малай-шалаена тикле медаль тагып йөргәндә...
— Сөйләштек,— диде Федор.— Без күпер эргәсенә чыккач та авыл очында атыш башлыйсың... Хәер, менә оиңа ярдәмче,— дип, бер солдатына төртеп күрсәтте.
Сарай буендагы блиндажны юк итү Жакиев төркеменә йөкләтелде. Төркем операция урынына, урман эчләп, дүрт-биш чакрым урап, Днепр ягыннан чыгарга, авылда атыш башлану белән һөҗүмгә күчәргә тиеш.
Жакиев төркеме шундук кузгалып китте, чөнки юл күрсәтүче итеп билгеләнгән Максимның әйтүенә караганда, бу маршрут артык хәвефле түгел, әмма шактый ук авыр. Берничә тирән ерганакны, дошман машиналары туктаусыз узып торган таш юлны кисеп чыгарга туры киләчәк.
Юллары башта күзгә төртсәң күренмәс, дөм караңгы урман аша барды. Маңгайлары белән агачка бәрелмәс өчен солдатлар капшанып диярлек атладылар. Жакиев төркемнең әле алдына үтте, әле артта калып, тәмәке тартмаска, корал-ярак шылтыратмаска кушты. Командирның сак булырга боеруы һич тә артык түгел иде: урман өстендә немецларның «рама» дигән разведка самолетлары бөтерелә, җим эзләгән тилгән кебек, десантчыларны сагалый, кайдадыр ят телдә акырышкан тавышлар аермачык ишетелеп кала.
Бер кавым сөйләшми генә атладылар. Урман күзгә күренеп сирәгәя башлады. Юл. иңкүгә тартып, ерак йолдызларның тонык нуры төшкән уйдым-уйдым кечкенә аланнар, эреле-ваклы ерганаклар аша үрмәләде. Менә урман тирән чокыр аша сикереп чыкты да, сирәк кенә куаклыкка әверелеп, үгез маңгае төсле текә янтайган такыр яр читенә килеп төртелде.
Төи караңгы булса да, Кәрим үзен шыр-ялангач чишенгән килеш урам уртасына чыгып баскандай хис итте. Бүтән десантчылар да, шым гына тамак кырып, бер-берсенә сыеныша, артта калган урманга үкенү- чән-борчулы караш ташлап куя. Тик хәзергә анда борылып кайтулар юк шул инде! Сугышның аяусыз законы сезне, хәлдән таеп аруыгызга карамастан, алга әйди, сарай ышыгына поскан блиндаж янына ашыктыра. Ихтимал, шушы каһәр блиндажны җимерүдән меңәр чакрымга сузылган фронтның язмышы чак кына да үзгәрмәс, кечкенә десант отрядының тир түгеп, кан коеп табачак җиңүе дә сугыш барышына йогынты ясарлык вакыйга булмас. Кем белә, күпләрегез өчен бүгенге төн гомер азагыдыр. Ләкин сез инде туктый да, чигенә дә алмыйсыз. Солдат дигән изге исемегез бар...
Максим, ярның сөзәгрәк җирен сайлап, аска, кайдандыр бормаланып килеп чыккан сай ерганак эченә сикереп төште. Десантчылар аның артыннан иярде. Ерганак төбеннән чылтырап су акканы ишетелә, аяк астында ләпек лычкылдый. Алда, ерганакны буып, ниндидер корылма серәеп тора. Корырак җир табып, утырып ял иткән арада Кәрим бу корылманың кечкенә генә күпер икәнен чамалап алды. Күп тә үтми, күпердән аллы-артлы ике машина гүләп узды. Шунда ук, пышылдап:
— Алга! — дигән команда бирелде.
Солдатлар юлга ташланды. Кәрим тезе белән нәрсәгәдер бәрелүен искә дә алмыйча, алар артыннан омтылды. Олы юл аша әллә йөгереп, әллә очып дигәндәй чыкты да аска тәгәрәде. Сикереп торып, алдз беленер-беленмәс күренгән әрәмәлеккә йомылды. Менә ул солдатларның башта берсен, аннан икенчесен, өченчесен узып китте, ә аяклары һаман алга элдерә иде. Куак ышыгында яткан бүрәнәгә утырып, нидер эшләгән солдатны күргәч кенә Кәрим шып туктады. Бу — Жакиев иде. Күрәсен, ул баягы машиналар узганчы ук юлны аркылы чыккан да, кабаланмый гына чолгавын урап утыра. Командирының жайлап, хәтта өйдәгечә иренебрәк маташуы Кәримне шундук тынычландырды. Ул, шул тикле ярсып йөгерүеннән оялып, читкәрәк утырды да пычрак чәчрәгән автоматын сөртергә, гранаталарын, запас дискыларын барларга кереште.
— Җыелып беттегезме? — дил сорады Жакиев, иптәшләрен күздән кичереп.— Максим кайда?
— Мин монда, иптәш командир... Күз салып килдем, юл буйлап блиндаждан элемтә кабеле сузыла. Агыш башлангач та өзеп ташларга кирәк,— дип сөйләнә-сөйләнә, Максим Жакиев янына чүгәләде.
«Күрдеңме! — дип куйды Кәрим эчтән генә. Син күзең ак-караны аермый куркып йөгергәндә ул эш бетереп йөри»...
— Финкаң бармы? — диде Жакиев. Ул моны көндез кычкырып сөйләшкән өчен шелтәләгән Кузнецов исемле солдатка әйтте.— Бик әйбәт... Тик колагыңа киртеп куй: атыш башлангач!
— Аңладым, иптәш командир,— дип, Кузнецов учына төкереп куйды.
Төркем, икегә аерылып, зур сөзәк үрне урап ала башлады Күп булса кырык-илле адым калган блиндаж үрнең нәкъ уртасында тора, аннан әледән-әле «дагылдап» аткан пулеметлар яктырткыч пуля сиптерә.
Үр киртләченә посып яткан десантчылар, сагаешып, авыл ягына колак сала, тик анда әлегә тынлык, ара-тирә немец сакчыларының алагаемга автомат тырылдатып алганы гына ишетелә. Ике-өч көн элек шаулап явып үткән яңгырдан сон дымга туенган жпр һаман кибеп житмәгән. Тез-терсәкләр шундук юешләнеп, тамакны коры ютәл өйки, тәнне ирексез калтырата башлады.
— Максим, Максим,— дип пышылдады Кәрим янында яткан партизан егеткә.
— Ни булды?
— Булмады... Бүтән партизаннар юкмыни бу тирәдә?
— Бар иде, хәзер, фронт якынайгач, көнбатышка күчтеләр Кирәк хәтле генә калды...
— Немецны кугач нишлисең?
— Фронтка китәм,— диде дә Максим, бармагын ирененә басып, «т-с-с» дип сөйләшмәскә кушты.
Ләкин Кәрим түзмәде, бераз тын яткач, тагын сүз кушты:
— Медальне ни өчен бирделәр’
— Әй, булды инде...— дип куйды Максим. Янәсе, әллә ни кырган юк, әмма бушка да түгел.
— Алай да?..
Нәкъ шул вакыт авыл очында көчле шартлау яңгырады. Максимның: . . , .
— Платон бабайның берданкасы! — дил әйтеп өлгерүе булды, баягыдан кайтышрак тагы бер мылтык шартлады, аннан тагы...
Десантчы тар — Жакиевнең сызгырганын әллә ишетте, әллә ишетмәде—ярсып алга, ныгытма торган түбәгә ташланды. Амбразура авызына гранаталар очты; траншея эчендә башта кычкырышкан, ачы сүгенгән тавышлар ишетелде, аннан автоматлар тырылдык башлады. Тыштагы сакчылар белән эшне бетергәч, десантчылар блиндаждан читтәрәк в. «к у.» ль е.
ӘХИЯР ХӘКИМОВ ф ОЧАР КОШЛАР ф
торган землянкага һөҗүмгә ташландылар, чөнки постның күпчелек солдаты, сменадан бушап, аяда ял итә иде. Ә хәзер алар, исләрен җыеп, аяусыз каршылык күрсәтергә тотындылар.
— Кая, булыш! — диде Максим, землянка авызына карап йөгергән Кәримне гуктатып.
Икәүләп блиндаж ишегенә тол бәйләме беркеттеләр дә, нечкә чыбыкны суза-суза, ашыктырып торган Жакиев янына йөгерделәр.
— Ятыгыз! — дип кычкырды Максим.
һаваны куәтле шартлау тетрәтте. Эчкелтем-татлы төтен таралгач, десантчыларның күз алдында юан-юан бүрәнәләре сураешып чыккан, асты өскә килгән ныгытма пәйда булды.
Землянка янындагы траншеяда һаман атыш гүли. Граната ыргытырга дип калкынган десантчы, башын тотып, чалкан әйләнеп төште, аның янына ашыккан икенчесе дә шунда ятып калды.
— Уратып алырга! — дип кычкырды Мәхмүт.— Арттан төшәргә!
Ике десантчы күз ачып йомган арада, траншеядән чыгып, иелә-иелә читкә йөгерде. Күп тә үтми, аларның берсе землянка түбәсендә күренде. Солдат сыек кына төтен пыскытып торган тимер морҗаны автомат түтәсе белән эчкә сугып төшерде дә землянка эченә бер-бер артлы граната ыргытты...
Тар-мар ителгән пост тынып калды. Жакиев солдатларын авылга, аяусыз атыш барган староста өенә ашыктырды.
Алар барып җиткәндә староста өе ялкынлап яна. Толкунов төркеме, атыша-атыша, урманга таба чигенә иде. Кәрим, Жакиевтән күз яздырмаска тырышып, киртә аша урамга сикерде, безнекеләрне кысрыклап йөгергән кара шәүләләргә төзәп ата башлады. Ике ут уртасында калган фашистлар урам читенә сыенып, кире староста өенә, аннан, ындыр артлап, олы юлга таба сибелделәр.
Нәкъ шул вакыт яктырып килгән күктә самолет күренде. Аны, мөгаен. әле дөрләп янган бронетранспортер дөмеккәнче үк рациядән чакырып өлгергәннәрдер. Немец козгыны эшнең нидәлеген бик тиз аңлап алды, күрәсең — түбәннән генә очып үтте дә кире борылды. Ышыкка поса алмый калган десантчылар өстенә мина ыргытырга, пулеметтан ут яудырырга тотынды.
Урманга җитеп килгән иптәшләреннән калмаска тырышып. Кәрим аһылдап йөгерүен белде. Аның алдыннан курткасын җилбәгәй җибәргән Максим, шинель итәген бил каешына кыстырган Жакиев йөгерә иде. Толкунов егетләре күренми, алар, мөгаен, урманга барып җиткәннәрдер инде.
Якында гына аллы-артлы ике мина шартлады. Кәримнең башы шаңкып китте. Ул күз алды караңгылана баруын тоеп тешен кысты. Тагы бер омтылса, урман читендәге текә яр ышыгына җитәчәк. Тизрәк, тизрәк! Баш өстендә самолет гүләве көчәйгәннән-көчәя, эч-бавырыңны айкап, буыныңны алып, җиргә сеңдерә. Менә самолетның тырым-тыра- гай йөгерешкән десантчылар турысыннан, имәнеч аждаһа сымак, ажгырып узуы булды, артына карый-карый иптәшләрен ашыктырып-дәрт- ләндереп йөгергән Жакиевнең аяк астыннан гына гөрселдәп ут өермәсе калкып чыкты Коточкыч шартлаудан миңгерәүләнеп, Кәрим’ йөзтүбән капла нды.-
Исенә килгәндә, ул йомшак итеп түшәлгән коры яфрак өемендә ята иде. Күзен ачса —- тирә-як тып-тын. һавада төрле төстәге матур күбәләкләр канат җилпеп оча. югарыда агач ботаклары җай гына чайкала. Ул үзен, парашюты эләгеп, имән ябалдашында асылынып торгандай
хис итте. Тик нигә сон болай якты? Рябчиков аны тан атканчы ук ыч-кындырган иде ләбаса! Парашют җепләре дә күренми...
Кәрим, кулын сузып, автоматын алмакчы булды, ләкин беләкләре, гер таккан диярсен, кымшанмады да. «Парашют элмәгенә кысылгандыр, менә хәзер иңнәремне ипләбрәк язам да...» дип, чак кузгала башлаган иде, аиын кыштырдавына кемнендер жир астыннан килгәндәй ♦ тонык тавышы ишетелде:
— Уяндыңмы? — Вакыт, торсаң да ярар..
Әкренләп төнге маҗаралар исенә төшә башлады Кәримнең. Блиндаж янындагы кыска, ярсулы бәрелеш, баш өстеннән гүләп очкан «рама», янгын яктысында чайкалышкан, жан-фәрман йөгерешкән карачкылар...
Башының шаулавы басыла төшеп, колагында урманның тонык, мөлаем тавышлары яңгырый башлагач, ул абайлап кына терсәгенә таянып торды да каршысында утырган Федорны к^рде.
Якын-тирәдә бүтән беркем юк. Толкунов, ваемсыз кыяфәттә бер ноктага караган да, кулында Жакневнекенә охшаган, кисәү башы төсле кап-кара төрепкәне әйләндерә. Кәримнең күңеле шомланып китте, тик ярсып тибә башлаган йөрәген басарга тырышып
— Мәхмүт кайда? — дип сорады
Толкунов дәшмәде, нигәдер, күз яшереп, читкә карады.
— Федор! —дип кычкырыбрак дәште Кәрим — Ник әйтмисең? Мәх-мүтне сорыйм бит!
Жавап урынына Толкунов башы белән читкә ымлады. Ул күрсәткән якка борылды да Кәрим, берни анламый, аптырап калды Мәхмүт юк иде анда. Хәер, шул тирәдә булса, тавыш ишетүгә үзе дә эндәшер, я сунарчы сымак йомшак басып килеп җитәр иде Ни булган бу сержантка? Шаярта дисәң, кыяфәте болытлы, Кәрим ана якынрак шуып утырды да соравын тагы кабатлап өлгермәде, Федор, башын тотып, җиргә ауды.
— У-ух, бәйләнчек сагызак! — дип хырылдады ул. үксеп.—Җәзала әйдә, из Толкуновнын мие черегән ахмак башын! Юк Мәхмүт, юк' Аңлыйсынмы син, аңгыра бәрән? Саклый алмадым, шундый асыл егетне саклый алмадым .
Кәрим йөрәксенеп урыныннан сикереп торды, әле генә Толкунов ымлап күрсәткән якка ике адым атлап, туктап калды. Каршысындагы вак кына чиялек ышыгына чит-чите кәс белән капланган ком катыш кара балчык өеме сыенган иде. Кәрим, үз-үзен белештерми, башы әйләнеп, кабер эргәсенә бөгелеп төште, салкын балчыкка битен куеп, күзен йомды.
— Мәхмүт агай, Мәхмүт агай! — дип дәшә иде ул күңеленнән, йомшак туфракны сыйпап — Ниләр булды сина? Нигә болай вакытсыз китеп бардың? Тор. Ыссык-Күлеңә юл ерак бит эле. Анда Мәйрәмең зарыгып көтәдер...
Күпме яткандыр Кәрим. Толкунов килеп имнәренә кагылуга, йокыдан уянган кеше сымак, күзен ачты. Толкуновны танырлык та түгел: бите кара янган, яшь томалаган күзендә әйтеп бетергесез газап, әрнү, нәфрәт. Ул Кәримне, иңбашыннан кочаклап, бер секундка гына күкрәгенә кысты да аягүрә торгызды.
— Әйдә. Кәрим, озакладык, көтәләр,— дип. урман куелыгына карап атлады.
Кәрим канлы ярага әйләнгән күнеленеи әрнеп сулкылдавына чара таба алмый, тагы кабер өстен.-» иелде. Кесәсеннән тотылмаган ак кулъяулык чыгарып, аны чия агачына ныгытып бәйләп КУЙДЫ, финкасын алып, ике-өч адымда торган юан ючәнен кайрысына дәү «М» хәрефе уйды Шуннан гына башын агачка терәп тыела алмый үксегән сержанты янына барып басты.
ӘХИЯР ХӘКИМ OB ф ОЧАР КОШЛАР
— Гафу ит, туган,— диде Федор, өс-башын рәтләп.
Ник гафу үтенүен аңларлык түгел иде: бая кычкырынганын искә алганмыдыр, дусын югалтуны, шулай кеше күзенә күрсәтеп, авыр кичерүен уйлаганмыдыр...
Кәрим төпченеп торыр хәлдә түгел иде. Канаты каерылган кош төсле, башын аска иеп. сержанты артыннан китте.
Алар озакламый иптәшләренә барып кушылдылар.
Отряд кайтканда лагерь аякка баскан иде. Авыр яралыларны аннан-моннан гына әтмәлләп алган носилкага яткырганнар, үз аяклары белән барырдайларының кулында таяк. Кече лейтенантның әйтүенә караганда, юл күрсәтүче партизаннар озакламый килеп җитәргә тиеш икән, шуңа тоткарлык булмасын дип алдан ук әзерләнеп куйганнар.
Толкунов баш кагып кына ризалык белдерде дә носилкада яткан майор янына барып утырды. Кәрим дә, аларга якынрак урын табып, Таняның бушаганын көтәргә булды, чөнки башы чатнап авырта иде.
— Ничә кешенең башына җиттең? — диде майор, әллә ярасы сыкраудан, әллә ачуыннан тешен кысып.
Федор әрепләшеп тормады, гаепле кеше сымак, аска карап, төнге операциянең нәтиҗәсен сөйләргә кереште. Барлыгы дүрт кешенең үлеп калуын, өч кешенең җиңелчә яралануын, дошманның ким дигәндә егерме солдаты һәлак булуын, моннан тыш бронетранспортер, ике йөк машинасы, өч-дүрт мотоцикл һәм юл саклап торган ныгытманың юк ителүен кыскача гына аңлатып бирде.
— Ике пулемет, унлап автомат, байтак патрон кулга төшердек. Отрядны ике-өч көн асрарлык сохари, каклаган май, консерва табылды,— дип, Толкунов сүзен бетерде.
Майор байтак вакыт уйланып ятты. Шуннан төркем командирларын чакырырга кушты. Киләсе кешеләр килеп беткәч:
— Кадерле лачыннарым! — дип, тантаналы кыяфәтгә сүз башлады.— Кызганычка каршы, сезне юл башлап, кабат яуга алып керергә язмады. Командирлык вазифасын сержант Толкуновка тапшырам... Дошманга үлем!..
Көтелмәгән бу купшы сүздән аптырап, иңбашларын җыерган иптәшләренә карагач, Федор елмаеп куйды.
— Әйе,— диде көрсенеп.— Сугыш уен түгел. Син дә үтерәсең, сине дә үлем сагалый.
— Төрттермә, сержант! Мин бит, барчагызга да яхшылык теләп, оборонага күчәргә уйлаган идем. Тыңламадың, күпме кешене әрәм иттең. Инде болары өчен ил алдында җавап бирергә туры киләчәк,— дип. майор, кулын җәеп, тирә-ягына күрсәтте.
— Бирербез! — диде Федор. Ул урыныннан торды, төркем башлыгы итеп билгеләнгән Протасов дигән солдатка отрядка азык өләшергә кушты.
Ул арада Таня яралыларны карап бетереп, Кәрим янына чүгәләде. Радистның контузияләнүен җиткергәннәр, күрәсең:
— Я, ишетәсеңме инде хәзер? — дип, аның учына сәдәфтәй генә ак дару салды.— Яле, эч тизрәк,— дип, фляга тоттырды.
Сестра, нәзек бармакларын җитез хәрәкәтләндереп:
— Федорга ни булды? Нигә шул тикле сөреме коелып кайтты? — диде.
— Жакиевне үтерделәр. Сержантның дусын...
— Жакиев?! Мәхмүтнеме? — дип, Таня сикереп торды. Кулыннан сумкасы төшеп китте — Федор янына йөгерде.
Аларның ни сөйләшкәнен ишетмәде Кәрим. Ишетмәде, ләкин күз әелән күреп тә аңларлык иде. Таня. Толкуновның автомат каешыннан тотып, нидер әйтте, тегесе читкә борылды. Таня башын иеп, боегып, кире килде. Кәримнең иңнәренә маңгаен куеп, үксеп еларга тотынды
Кәрим, Ганига кушылып елап җибәрмәс өчен, юрамалый тупасрак итеп: Ф
Алай балавыз сыгар булгач, өендә генә утырыр идеи... Бар, әнә ь кече лейтенант чакыра үзеңне! — диде. г
Кызый, күзен сөртеп, кабалана-кабалана сумкасын җыештыра баш- 5 лады. Шул вакыт Кәрим Федор янына килгән партизан егет Максимны х күрде. Разведкадан кайткан Максимның нинди хәбәр китерүен тәгаен генә бел.мәсә дә, сизенә Кәрим: яхшылык көтү кыен бу хәлдә. Тузды- g рыл га н эсэс оясы белән пыран-заран китерелгән постның үчен алмый каламы соң немец! Мөгаен, Максим шул хакта берәр нәрсә белеп кил- * гәндер. Әнә бит Федор, хәсрәте зур булса да, үзен кулга алып, тагы “ гадәтенчә кырыс, җитди кыяфәткә кергән. Кулы белән һаваны телеп, % нидер сөйли, нидер айлата. я
— Нишлибез хәзер, китәбезме берәр якка? Ишетмәдеңме? — диде “
Кузнецов, Кәрим янына килеп утырып. м
Кәрим баш чайкады. Кузнецов кесәсеннән елтырап торган бәләкәй ь генә пистолет чыгарып Кәримгә бирде.
— Мә, миннән бүләк булсын. Ал, ал, миңа монысы да җитеп то- = рыр,— дип, муенына аскан «шмайсер»ны сыйпап куйды —Үземнекен «> ташлап китәргә туры килде. Сабына пуля тиеп, юн ышкы сымак, чәрдәкләп ташлады
Солдат гадәтенчә Кәрим дә бүләккә бүләк кайтарырга тиеш иде. Ул, һич уйлап-икеләнеп тормый, кесәсеннән сөяк саплы, биш-алты япьле пәкесен алып, Кузнецовка бирде.
Кузнецов, пәкенең барлык япьләрен ачып, чәнечке-безләрен барлап, үткерлеген тикшереп чыкты да, балалар сымак куанып, телен шартлатты.
— Менә бу — әйбер, ичмасам! Жәл түгелме?
Кәрим ваемсыз кыяфәттә иңнәрен сикертеп куйды. Кузнецовның, кинәт боегып, чырае караңгыланды.
— Кара әле. Кәрим,—диде, пәкене Кәримнең түш кесәсенә салды — Сип нитмә... Жакиев жәл, әлбәттә. Андый кешене көндез шәм яндырып эзләсәң дә табып булмас. Тик нишләмәк кирәк, сугыш, туган...
«Эх, Кузнецов, Кузнецов,— дип уйлады Кәрим, яңа иптәшенә күңеле эреп.—Белмисең шул син Мәхмүт агайның миңа ничаклы якын, кадерле булуын! Аңламыйсың күңелемдә нинди йолдызның сүнүен »
Кузнецов иптәшенең хәлен аңлый иде — көрсенеп читкә китте. Күп тә үтми, Толкуновның кузгалырга кушкан боерыгы ишетелде Солдатлар, һәркайсы үз урынына басып, урман шырлыгына атлады. Кәрим, үчлек- ланеп, рацияне аркасына асты, батарея тартмасын күтәрергә үзе теләп ризалашкан Кузнецовка ымлап, алга, колонна башына, ашыкты.
— Бәлки, партизаннар базасына китәрсең? — диде Толкунов, төсе качкан Кәримгә. Ләкин Кәрим җавап биреп тормады, иңбашын җыерып, атлавын белде.
Тирән чокыр ярына җиткәч, отряд икегә бүленде. Кече лейтенант кул астындагы ун кешелек төркем, яралы солдатларны алып, көнбатышка табан сузылган чокыр буйлап китәргә тиеш иде Максимның әйтүенә караганда, партизаннар иң хәвефсез юлны сайлаган, сукмаклары гел шул чокыр эчләп, адәм аягы басмаган сазламык үзәне буйлап тартылачак. ярты чакрым саен партизан дозоры тора. Әгәр ул-бу булмаса, якты күздә үк базага барып җитәчәкләр.
Десантчылар кайсысы кочаклашып, кайсысы кул бирешеп хушлашкан арада, чокырдан Василенко белән кичә Гайны озата киткән яшь
партизан килеп чыкты Василенко үзе юл башлап алып китәсе төркемне күздән кичерде дә Толкунов янына килде, авыр көрсенеп:
— Их. яна Горпишево,—диде.—Авылга биш-алты машинага төялеп немецлар килеп тулды. Урманны тарап чыгарга җыеналар. Миномет коралар. Димәк, башта концерт була, сизәсеңдер, сержант. Әллә, мин әйтәм, бергә базага китәбезме?.. Юк, дисең инде. Я, ачуланма, юлны аркылы чыгарга өлгерерсеңме дип шикләнүем.
— Өлгерергә кирәк!—диде Федор, йодрыгы белән һаваны ярып.— Анда Чукреев көтә.
— Ярый, хәерле сәгатьтә!
— Платон бабай кайда? — диде Кәрим.
Староста аска карап дәшми торды да, тавышы карлыгып:
— Максимны үзең белән ал, сержант. Бу тирәдә күзен йомган килеш тә адашмый ул,— дип хушлаша башлады.
Урманның төрле төшендә миналар шартлый башлаган иде инде. Василенко аксый-туксый кече лейтенант янына ашыкты. Тегесе, кул болгап, кузгалырга кушты.
Шунда гына Федор, радистлар арасында торган Таняны күреп, аның янына тиз-тиз атлап килде дә:
— Ни эшләп торасың, йөгер тизрәк! — дип кычкырды.
— Кая йөгерим? — диде кызый, шактый җиңеләеп калган сумкасын рәтләп.— Минем урыным шунда. Яралыларга бүтәнчә ярдәм күрсәтә алмыйм. Ә анда врач...
— Соң бит... беләсеңме, безне ни көткәнен?
— Сезгә... сина ни — миңа да шул. Бәлки, кирәгем тияр,— дип, Таня бирешергә теләмәде. Сүз көрәштерүдән мәгънә чыкмасын аңлатып. читкә борылды.
Кәрим, сержантның сөмсере коелган йөзенә күз сирпеп:
— Молодец!—дип, Таняның иңенә кагылып куйды.
— Ну, ярый, үзегез карагыз, сезне иркәләп торырга форсат тимәс! — диде Федор һәм, түземсезләнеп, тирә-ягына караган Максимга таба атлады. Икәүләп карта өстенә иелделәр.
һавада, десантчыларны эзләп, немец самолеты әйләнә, бер якын ук төшеп, бер ерагаеп, миналар гөрселди, авыл ягында дистәләгән мотор гөрелдәве ишетелә. Толкунов егерме биш кешелек отрядын, тозакка әйләнгән урман полосасыннан тизрәк алып чыгарга ниятләп, олы юлга табан ашыктыра. Менә бит, кая монда бер-береңнең хәтерен саклап тору! Тизрәк юлга, аннан Черкас урманына! Ләкин ничек ул юлга сиздерм тчә якын барырга? Үч иткәндәй, бу яктагы урман полосасы, юлдан йөз-йөз илле метрлар чамасы урында өзелеп, сөзәк яр читенә чыга. Шуңа күрә отряд урман полосасының юлга якынрак булган җирен эзләп, кадерле минутларын әрәм итә.
Юллары кинәт тирән ерЬанак читенә барып төртелде. Федор, иркен сулап, иптәшләрен чокыр эченнән аска әйдәде, нәкъ шул мәлне артта абалап эт өргән, кычкырышкан тавышлар ишетелде, пулемет тырылдый башлады.
— Тизрәк! — диде Федор. Туктап, десантчыларны яныннан үткәрә торды—Пулеметны минем янга!
Алдагылар, юлны аркылы чыгып, ком-ташлы текә ярга үрмәләп менә башладылар. Максим әллә ни арада агач ботагына озын җеп бәйләгән дә солдатларны өскә тартып менгерә. Менә Кузнецов белән Таня биек ярның аръягына чумдылар. Тагын берничәсе күтәрелде. Аста күп булса биш-алты кеше калып бара.
— Максим! Ба я сөйләшкән җиргә алып бар отрядны! — дип кычкырды Федор, яр читенә ятып.— Без туктатабыз боларны. Йөгерегез!
Артта гүләгән атыш тавышына колак сала-сала, отряд, урман куенына чумып, күздән югалды...
... Рация өстенә иелгән Кәрим «Мин — «Кама», мин — «Кама»! .» дип, нинди дә булса берәр радиостанция белән элемтәгә керергә тырыша. Эшкә тотынганына бер сәгать бардыр инде, ник кенә бер радист « җавап бирсен. Хәтта элекке көндә комбригны алырга самолет җибәргән х «Сокол» да дәшми. Хәер, ул, бүтәннәр белән элемтә бәйләп, әледән-әле S тавыш бирә, тик нигәдер Кәрим белән генә сөйләшергә теләми.
— Буламы-юкмы? — дип, Кузнецов әледән-әле сорап җанны үрти 2 Ана ни алма пеш, авызыма төш! Аппарат янына утыртыр нден — ь кулыннан килми, батарея тартмасын ватмый йөртсә дә, риза инде. *
Эх, Федор монда булса! Юк шул. Олы юлда немецлар белән атышып ° калганнан бирле тавыш-тыны юк. Эзләргә җибәрелгән солдатларның ♦ икесе кайтмады, икесе буш кул белән әйләнеп килде. Шундый борчулы я чакта элемтә булса да җиңелрәк булыр иде
— Син кайгырмый тор әле, Кәрим, нит кабаланмый гына тагы бер -
карап чык рацияне. Бәлки, бозылган-ниткән җире бардыр,— дип киңәш х итте Кузнецов. £
— Мен кат карадым инде,—дип, Кәрим, мыгырдана-мыгырдана.
плащ-палаткага бөркәнеп, кесә фонарен кабызды х
Рация эшләмәсә, башта батареяны тикшер, дип өйрәтә торган иде = Федор. Батарея имин, димәк, аппаратны карарга кирәк. Лампалар яна. * якын-тирәдәге радиостанцияләр генә түгел, хәтта Мәскәү тавышы күршедәге кебек аермачык ишетелә. Димәк... тукта, тукта, ә нигә соң «Прием» дип язылган ноктадан «Передача» дигәненә күчергәндә, чырт иткән тавыш юк. Әй. ачык авыз! Сәгать буе юкка кычкырып утыргансың лабаса! Үзең ишетәсең, ә синең тавышыңны һичкем ишетми, чөнки тапшыргычын эшләмәгән
Кәрим, тирләп-пешеп, күчергеч тотканы сүтеп алды да сызгырып җибәрде. Тотка оясына бармак башы зурлык таш кысылган иде.
Радист:
— Эш көйләнә болай булгач! — дип. шинеленә уранып яткан Кузнецовны кабат төрткәләп уятты Эшен бетереп: «Сокол», «Сокол», мин — «Кама», җавап бир!» — дип чакыруы булды, тегесе шундук телгә килде:
— «Кама», мин — «Сокол», тыңлыйм сине».
Куанычының чиге юк иде Кәримнең. Үлем, кан белән узган шул ике тәүлек вакыт эчендә бу аның беренче тапкыр рәхәтлек тойгысы кичерүе булгандыр. Үзе дә сизмәстән кычкырыбрак эндәште бугай — Кузнецов анын җиңеннән тартты:
— Нигә кычкырасын шул хәтле? Кайда икәнеңне онытма! — диде.
Чукреев калдырып киткән радиограмманы тапшыргач, «Сокол» белән ике сәгать саен элемтәгә керергә сүз куешып, Кәрим әз генә черем итеп алырга булды.
Күзләрен йокы алмаган десантчылар элемтә янаруын ишеткәннәр иде инде. Берәм-берәм рация янына җыелып, бу шатлыклы хәбәр турында иркенләбрәк әңгәмә корырга уйладылар Тик Кузнецов аларны якын да җибәрмәде, Чукреев отряды белән очрашканнан бирле керфек какмаган радистны борчымаска кушты Йокыга китеп барган Кәримнең колагына өзек-төтек сүзләр генә ишетелә иде инде.
— Булдыклы малай...
— Эт аруын сиздермәс, бүрегә сыртын кабартыр, диме .
— Әй. лыгырдык! Беләсең килсә, безнен язмыш радист кулында хәзер...
— Әйтсрең бармы! Көнен шул юеш танауга калгач...
w. Күк зәнгәр. Болытлар ак. Федор белән Таня, аларга ияреп Кәрич жылы якка очып баралар. Торнага әйләнгәннәр. Канат кага-кага сөйләшәләр. һавада Жакиев тавышы булып моңлы җыр ишетелә.
«Әй. ирекле кошкайлар,— ди Мәхмүт.—Юлыгыз Ыссык-Күл туры-сыннан үтәдер. Минем җан сөйгәнемә сәлам әйтегез! Туктап ял итәр булсагыз, ул казан асар, бүлтерекV суеп кунак итәр. Бәрәннең башы — Федорга! . Мәйрәмгә җыр җырлагыз. Моңлы кыз ул Мәйрәм, җыр ярата. һәйбәт җырласагыз, кымыз белән сыйлар. Алдырның2 беренчесе — Кәримгә!..
Басынкы холыкны Жакиев моңлы тавыш белән сөйли, Кәрим сулы- гып-сулыгып елый...
Болытлар куера, кара-кучкыллана, Жакиев такмаклап сөйли башлый.
«Әй, очар кошлар, ди. Юлыгыз авыр, ял итегез, йоклагыз! Аннан тагы юлга! Мин туйга көтәм сине, дуслар... Бакировны беләсезме? Күрерсез, килеп җитәр. Кит дияргә дәлилегез юк...»
... Кәрим күзен ачып җибәрде. Караса — Жакиев тә, торналар да юк, иптәшләре кайсы кая авып йокыга киткән. Батарея тартмасын кочаклап. Кузнецов бөгәрләнеп ята. Аның эргәсендә, аркасы белән агачка сөялгән килеш, Протасов оеп утыра. Таня, дару сумкасын мендәр итеп, Кәримнең аяк очына җайлашкан. Арырак әкрен генә сөйләшеп сакчылар йөри...
Кәримнең соравына сакчыларның берсе Толкуновның да, Чукреев- ның да һаман кайтмавын хәбәр итте.
«Сокол» билгеләгән вакыт җиткән иде. Кәрим, рациясен көйләп, аның белән бәйләнешкә керде, яңалык юклыгын белдерде дә кабат ятты. Тик йокысы качкан иде инде. Баягы төше, йөрәген иңрәтеп, күз алдыннан китми, колагында Жакиевнең сагышлы тавышы, тузгышып очкан торналар чыңы яңгырый. Төше өнгә, өне төшкә бәйләнә, фикере чуала. Юк, болай гел уйланып ягарга ярамый, торырга кирәк.
Иптәшләрен уятмаска тырышып, тын гына кузгала башлаган иде, Таня, пышылдап:
— Нигә йокламыйсың? — диде. Җавап биргәнне дә көтми, Кәрим янына килеп утырды.
Кәрим сизә: кызый төн буе керфек какмый чыккан. Йокы кайгысымыни кешедә, әнә бит Федор һаман юк. Бәла-казага тарымаса, Толкунов отрядны әллә кайчан эзләп табар иде...
Жакиевнең туфрагы суынып өлгермәс борын, инде Толкуновның да югалуы коточкыч гаделсезлек булып тоела иде аңа. Федор алай тиз бирешмәс, бер әмәлен табып, немецлар кыршавын ерып чыгар, дип өметләнә иде. Ә менә хәзер, әллә шомлы төш тәэсиренә бирелеп, әллә югалтуларга күнегә башлаган күңеленең ниндидер шикчел искәртүенә колак салып, вакыт узган саен өмете кимегәнен тойды. Шуңа Таня көткән сүзләр теленә килми, ә рияланудан, буш гәп сатудан мәгънә юк, дип дәшми иде.
Урман яңгыратып кычкырган байгыш уфылдавына сискәнеп, сестра Кәримгә сыеныбрак утырды да:
— Сүз дәшмәскә ант иттеңме әллә? — диде.
Җавап урынына Кәрим аның кулын сыйпап куйды. Их, ичмасам, бер генә юату сүзе талсаң ни була!
— Юк, юк, булмас, ышанмыйм! Менә күр дә тор, кайтыр!—дип ярсып пышылдады Таня.
V Бүлтерек — сарык
1 Алдыр — тустаган.
бәрәне.
Аның ашкынулы өметеннән Кәримнең дә эченә җылы йөгергәндәй итте. «Чынлап та, шул тикле зарыгып көткән кешесе булгач, ничек югалсын ул! Бәлки, безне тапмый йөридер яки иптәшләренең берәрсе яралангандыр да шунын белән жәфа чигәдер»,— дип уйлады.
Әйе, әйе, сугышта моның ише генә очраклы хәлләр була инде ул. Тәгаеп үлгән, кара пичәтле хаты килгән ничәмә кешенең соңыннан сау- ♦ сәламәт кайтып төшүен ишеткәне бар иде Кәримнең. «Өметсез — шай- тан, ди торган иде дәү әнисе,— кече улы Харрасын уйлап — Көтик, § төшкә гелән ак күлмәк киеп, елмаеп керә. Исәндер ул...» Кәрим үзе дә, § иптәшләренә юлыкканчы, башта агачка эләгеп, азактан Рябчиков белән ~ икәүләп немецлар кыршавыннан ычкына алмый иза чикмәдемени? Ә < Федорның хәле бигрәк тә хәтәр, чөнки ул өч-дүрт кенә солдат белән g ничәмә дистә дошманның юлын кисеп калды. Шундый хәвефле эшкә йөрәге җиткән кеше котылу әмәлен дә тапмый булмас. Көтәргә, сабыр итәргә кирәк... “
Шул уйларын сөйли торгач, аларның дөреслегенә Кәрим үзе дә s тәмам ышанды Мөгаен, шулайдыр, берәр очраклы хәлгә тарып кына 3 кайтып житә алмыйдыр. Тәвәккәлләр Федор, җаен табар... Таня исә. п жинел сулу алып, балалар төсле куанып китте. Кичәдән бирле авыз х ачып бер сүз әйтмәгән, йөзенә елмаю чыкмаган кыз. кинәт сүзчәнләнеп. ь хыялларын сүтә башлады: *
— Сугыш беткәч. Федор белән безнең якларга китәргә вәгъдәләш- * тек. Беләсеңдер инде, ул бит Воронеж өлкәсеннән. Күрдем мин аның ° туган якларын, искиткеч матур урыннар... Тик диңгез буена җитәме сон инде! Федор да шулай ди... Ә безнең Новороссийск каласында җаны теләгән эшне сайлап ала ул. Күкеле тартса, матрос була, күңеле тартма* са. заводта эшли, яки кораб ясый
Кәримнең йөрәгенә ниндидер моң кагылып үткәндәй булды. Ул торна иңрәвен дә хәтерләтә, диңгез шавын да...
— Ә ниндирәк ул диңгез? —диде Кәрим.
— Зур. Күзең дә, уен да җитмәслек зур,—диде Таня.
— Ә төсе нинди, зәңгәрме?
— Әйе, зәңгәр дә. Ләкин диңгезнең төсе мең төрле. Бер карасаң, күксел рәшә булып уйный, шуннан күп тә үтми, көрәнсу, яшькелт-зэң- гәр, я алсу төскә керә. Вакыты белән хәтта, эрегән кургаш кебек, кара- кучкылланып ята...
Уй йомгагын сүтә-сүтә, әле тын гына елмаеп, әле әкрен генә көрсенеп, караңгы күккә текәлеп яткан Таня кабат торып утырды
— Кара әле, Кәрим...—дип сүз башлады ул һәм шундук туктап, әйтәсе фикерен барлап алды —Син ачуланма, яме... Күптән сорашыйм дим, һич жае чыкмый... Нишләп бодай солдатка китәсе иттең? Сер
I түгелме?
— Сер дип... Сере шул инде аның —шулай килеп чыкты
— Ә теге вакыт Федорлар алмаса? Барыбер кайтмас идеңме?
_ Кайтмас идем,— диде Кәрим, тиешсез әңгәмәне туктата алмавы
на үкенеп. . „
Ә нигә шулай килеп чыкты, ә бүтән төрле түгел’ Кәримнең дәү әтисе моны язмыш дияр иде: «Маңгаеңа ни язылса, шуны күрми хәлең юк. Тәкъдир йөртә бәндәне...»
Тәкъдир микән?
Таняның соравына Кәрим: «Шулай килеп чыкты»,—дип жавап бирде, ләкин күңелдә җавапның икенче яртысы да әзер
«Шулай булырга тиеш!»
Әйе. аның фронтка китүе очраклы хәл түгед, бу хәвефле һәм җитди адымның үз сәбәбе бар...
Юлга чыгар алдыннан
...Дөм караягы көзге төн. Сибәләп яуган яңгыр астында салам түбәләре жебеп утырган ваемсыз кыяфәтле авылда жан иясе күренми. Хәер, түбәнге очтарак бер өйнең ябык тәрәзә капкачы аша зәгыйфь кенә нур саркыла. Әллә кура эчендә, әллә чолан астында эт улаганы ишетелеп кала. Шуннан тагы тирә-якны тынлык баса.
Өй эчендә дә матәм тоткан йортларга хас моңсу тынлык. Мае шак- ты кимегән шәм караңгылык белән тартыша, мич астыннан эчпошыргыч чикерткә көе сузыла.
— Ә-ә-ә... Әлли-бәлли-бәү...
Япь-яшь ана, сәкегә утырып, аягына салган мендәргә оланын яткырган да, тын гына такмаклап, аны тирбәтә. Менә ул яше тулмас борын ятим калган нәниенең өстенә иелде. Сабый, төшендә иренен чупылдатып, маңгаена тамган кайнар яшь тамчысын да тоймый елмая.
Таң якын. Бер-берсен уздырып кычкырган әтәчләр тавышына ана сискәнеп куйды, кемнәндер баласын саклагандай, ирексез хәрәкәт ясады да, калгып, тагы күзен йомды. Өч-дүрт көн рәттән авырып, керфек какмый елаган сабый бүген тынычланды. Әле әнә чирдән котылуын тоядырмы, кинәнеп елмая, бәләкәй йодрыкларын мендәргә ташлап, ■изрәп йоклый. Шылт иткән тавышка сискәнеп күзен ачкан әнисе әрнүле куанычыннан тыела алмый елый...
Әй, ана! Канатың каерылып егылгач, йөрәгеңә шифалы тамчы булып, сонгы газапларыңны бәләкәчеңнең шул елмаюы жнңеләйткәндер. Мәрхүм ирең Сәлим сымак, син дә бит аның киләчәге, бәхете дип жан аттың, көрәштә яндың. Чыдам булдың. Берегез арысландай батыр коммунист, икенчегез авылның ялкынлы комсомолы идегез. Пар торна булып очтыгыз. Берегез егылгач, аның юлын икенчегез — әни кеше, син дәвам иттең...
Улыңны да атасы кебек кыю көрәшче итеп үстерергә ант иткән идең син. Тынгысыз, шаулы заман иде. Толлык кайгысын озак иркәләргә вакытын булмады, моңа горур табигатең дә юл куймады. Төн йокыңны аямый эштә кайнадың, укыдың. Ирең васыять иткән бөек хыял сиңа канат бирде. Улың үсә төшкәч, яшьтән үк тынгы бирмәгән врач булу теләгеңә ирешер юл ачылды Сигезе тулар-тулмас улыңны дәү әтисе белән дәү әнисенә тапшырып, калага киттең.
Иртәгә юлга чыгам дигән көнне улыңны атасының кабере янына алып бардын.
Сәлим авыл зиратыннан читтәрәк күмелгән иде. Куәтле ботакларын тырпайткан йөз яшәр ялгыз имән, кабер рәшәткәсе өстенә иелеп, ялсыз- кизүсез сакта тора. Тирә-якта япь-яшь, буйчан үсентеләр, билгә житкән куе үлән.
Син, үрелеп, рәшәткә эчендәге таш багананың очына беркетелгән йолдызны сыйпадың вакыт табып, рәшәткәнең дә, йолдызның да буявын яңартканда ару булыр иде дә бит, өлгермәдем шул, дип көрсендең. Шунда улың син сагаеп көткән сорауны бирде. Күз яшьләрең кипкән иде инде, сигез ел гомер аз түгел, шулай да, улың атасын сорагач, еламый түзә алмадың.
— Аны кулаклар үтерде,— дидең син, балаңны күкрәгеңә кысып. Елаганыңны күргәне юк иде аның, аптырап күзеңә карады Күңелең бераз бушангач, сүзеңне дәвам иттердең: — Яңгырлы, суык көзге төн иде. Эт улаганга йөгереп чыксам, капка төбендә жигүле ат торганын шәйләп алдым, йөрәксенеп атлыйм, абынам, сөрлегәм Әтиең суынып беткән иде инде. Йөрәген ядрә телгән... Ә син ул чакта җиде айлык сабый идең. Үсә төш әле, колынчыгым, аңларсың...
Әйе, аплар Кәрим Аклар да бердәнбер юлны сайлар. Ул моны бәлки артык мәгънәләп тормый: «Шулай килеп чыкты. Шулай булырга тиеш!» дип кенә бәйләр. Ләкин ул көннәр алда шул әле, үсә төшүләре кыен. Гатау бабасы «Имән әкрен үсә, улым, ни өчен дисәң, чөнки ул каты агач, бирешмә», ди дә бит, әгәр син нибары тугыз-ун яшьтә булсак, әти дип өзелеп эндәшер кешек булмаса, бирешми нихәл итәсең. Малайлар аклыймыни аның хәлен?
Мазһар ялан аякка киеп алган өр-яна күн итегенә кунган тузанны учы белән сөртә-сөртэ:
— Әтием каладан алып кайтты,— ди.
— Иртәгә әти белән базарга барабыз. Мүкләк тананы сатабыз,— дип жибәрә Сәки. Моны ул мәңге тиктормас кулында берәр агачнымы, эшкә яраклы тимер кисәгенме әйләндерэ-әйләндерә, олыларча житдн кыяфәттә әйтә. Кыланышын күр, әйтерсең Сәки атасына тагылып йөрми, әйтерсең атасы аңа ияреп бара. Сәки булмаса, базарның бер почмагы китек булачак.
— Әти туп алып кайтты,— ди өченчесе.
— Әти урманга киткән иде, кайтыр инде...
— Әти... Әти... Әти...
һәр вакыт шулай. Атасыз бала сирәк очрый иде шул Кәрим үскән заманда. Әгәр син малай икәнсең — синең, һичшиксез, этнең, була. Барысының aiacbi бар Берсенске — яшь, якенчесенеке — олы. Барыйның атасы Гатау бабай япон сугышында сугышкан, Мазһар атасы Хәбибулла абзый тирә-якта дан тоткан көрәшче Аз сүзле ул, аны «юаш Хәбибулла» дип йөртәләр, ә ябык гәүдәле, чирләшкә адашыннан аерыр өчен «аю Хәбибулла» дип тә жибәргәлиләр.
«Аю» диярлеге дә бар. Бер көн Хәбибулла абзый, яңгырда лычма булып кайткач, бичәсенә мунча ягарга кушкан, ди. Үзеңдә юкны күрше- күләннән сорыйсын бит инде. Иләк кирәкме, чиләкме, кунакка барырга толыпмы... Агач-таш чамалы, бөтен авылга өч мунча. Менә шул, Мазһарның әнисе, урам аша чыгып, Сәлман картларга барса, карчыгының биле сызлап, кәефсезләнеп йөргән чагы, имеш. «Кунак кәгәбез, мунчабызны чын ясау итеп юып куйган идем, бүтән кешедән сорап кара»,— дип чыгармасынмы моны!
Хәбибулла — юашын юаш та биг. женен котыртып жибәрсәнме?! Аяк асты тынганны гына көтеп тора да бу китә Сәлманнәр мунчасына. Бастырыкны ннгез астына тыгып бер каеруы була, мунча авып та китә. Соңыннан Сәлмән карт, Хәбибулланы чакырыл алып, бик әйбәтләп сыйлап, мунчасын яңадан бураткан, дип сөйләделәр...
Ләкин авылнын иң күзгә күренгән кешесе—Барыйның агасы Гатау бабай иде
Була бит шундый кешеләр — син аны һич кенә дә бер сүз белән әйтә алмыйсың. Гүя ул, дөньяның яхшы-яманын туплаган да бу сыйфатларның, ичмасам, бер-икесен генә дә азагынача үзенеке ясый алмаган. Тагы шунысы гажәп: анын беренче карауда күңелгә ятмастай тоелган кынанышы көтмәгәндә уңай нәтнжә бирә дә куя.
Дәү әнисенең: «Нигә син, Гатау карг төсле, бер эшеңне бетерми, икенчесенә тотындың әле?» — дигәнен еш ишет.» нде Кәрим. Чынлап та, Барыйлар ихатасына барып керсәң, яртылаш буралган кое бурасымы, үрәчәсе юк чана я сыңар тәгәрмәчле кул арбасымы кая карама, җиренә җиткерелмәгән, очлап куелмаган әллә нихәтле эш күзгә ташлана торган нде. Өенең урам як тәрәзәләренә ямь-яшел белән сары катыш буяуга буятылган купшы капкачлар эленсә, ихата эченә караган тәрәзәләрнең капкачы түгел, хәтта пыяласы да бөтен булмас, буш өлгеләре кара көзгә хәтле иске бишмәт я мендәр тыгылгаж көе өңрәешеп торыр иде.
ОХ и ЯР ХӘКИМ OB ф ОЧАР КОШЛАР ф
Гомерен җинел-жилпе эштә: я каравыл торып, я бау ишеп, я камыт- ыңгырчак төзәтеп үткәрсә дә, сугыш башлангач, Гатау бабайга да төпкә җигелергә, сабанын сөрергә, авыр капчыкларны җилкәсендә йөртергә туры килде. Шуңа ул, тәртәдән чыкканчы йөк тарткан карт алаша сымак, йөргәндә башын иеп, бөкрәебрәк атлый. Япон сугышында имгәнгән аягы да ныграк сөйрәлә иде кебек...
Ә сугышка кадәр. Кәримнәр бала чакта, ул җор сүзле, әйбәт холыклы кеше иде. Кунак-төшем, туй мәҗлесеме, колхоз җыелышы, я актив киңәшеме — Гатау бабай катнашмаса, кашсыз йөзек, сусыз кашык булыр иде.
Япон сугышында үпкәсе шешеп, аягы җәрәхәтләнеп кайтканнан бирле: «Барыбер бер көн банзай булабыз инде, нигә ул чаклы җан атарга әле»,— дип яши торгач, ул елларда ук иллене үткән иде инде байгыш.
Гатау бабайның эш сөймәве дә үзенчә иде. Юк, аны ялкау дип булмый, тик ул башлаган эшендә чак кына тоткарлык килеп тудымы — ташлый да бүтәненә тотына. Мунча бурыйм дип урамга читән буена китереп өйгән бүрәнәсе, ким дигәндә, ун ел яткан булырга тиеш. Шул бүрәнә өстенә яшь-җилкенчәк җыелып утырыр да сәхәргәчә Гатау бабайның әңгәмәсен тыңлар иде.
Япон сугышына утыз елдан артык гомер үтеп киткән, аннары герман явы, революция давылы дөньяны айкап узган. Ә Гатау бабайның сүзе, ни хакта гына әңгәмә, киңәш-төңәш чыкмасын, шул япон сугышына барып ялганыр, шуның белән очланыр.
Кәримнең хәтерендә: көннәрдән бер көнне Гатау карт, һичнигә исе китмәгәндәй: «Бу япон дигәннәре харап бер шыксыз ерткыч икән. Олы башлы, кабан тешле, өрлектәй таза халык. Бичәләре — албастыдан ямьсез»,— дип сөйли башлагач, Хәсән күлендә сугышып кайткан Әхмәт-сафа: «Анысын шыттырасың, бабай. Японның хатын-кызы — беренче сорт. Безнеңчә әйткәндә, во! — дип, баш бармагын ирененә тидереп алды —Ә ирләре безгә охшанкырый, тик буй-сын мәсьәләсе хөрт. Бәләкәйләр...» Гатау бабай аптырап калмады. Булса да булыр шул. Ни өчен дисәң, чөнки кырык елга якын вакыт үтеп бара. Халык үзгәрми буламы дип, аның сүзен җөпләп куйды.
һай, бу бүрәнә өстендә ишеткән сүзләр! Кайсы чакта Кәримгә Гатау бабайның нәк әнә шул яртылаш чын, яртылаш уйдырма хикәяләреннән дөнья тарихы башланган сымак тоела. Әгәр шулар булмаса, балалык елларына ниндидер яктылык, җылылык җитмәс, ул еллар нурсыз калыр иде.'
Менә Гатау бабай, тыңлаучыларның ышаныр-ышанмас кинаяле елмаюын да, «монысын шыттырдың, карт!» дип йөз ертып әйтүен дә игътибарга алмый, үз сүзеннән үзе ләззәт табып, кинәнеп сөйли. Бала- чагага бүрәнә өстендә урын калмый. Кәримнәр, бер-берсенә сыенышып, читән буена тезелешеп утыра да тылсымлы маҗаралар дөньясына чума. Тарих әкияткә, ялган чынга бәйләнә, дөиьянын хикмәте, фәһеме ачылгандай була.
Мактанчыграк булыр иде бахыр Гатау бабай. Кешедән ким-хур түгеллеген раслар өчен юкны да бар дип ычкындырыр. Бер көн кисәү башы кебек караеп, яртылаш янып беткән төрепкәсен бүрәнә башына тукылдатып какты да:
— Ярый, оланнар, иртәгә бәйрәм түгел, кайтышыйк,— дип урыныннан торды. Тын гына кереп китсә, ни әйтәсең дә бит, юк: «Каладан алып кайткан яңа юрганны ябынып кына черем итеп алыйк, самурайның йөрәге янсын»,— дип өстәде бу.
Мазһар белән Кәрим кайтыр якка уңайлаганнар иде инде, егетләрнең шаркылдап көлешкәнен ишетеп, туктап калдылар.
Кәрим, җаен табып,, тәрәзәдән караса, чынлап та. түр сәкегә СУЗЫ- О лып яткан Гатау бабайның күкрәге турысында гына морҗага охшаш 2 нәрсә серәеп тора. Баксаң, ул иске тунын ябынып яткан да, шунын = каешланып каткан җиңе сураеп калган, имеш...
«Моржалы юрган» атна-ун көн авыл халкының теленнән төшмәде. * Ләкин картның кырык ямаулы туны кебек, бизәкләнеп беткән исеменә о. монысы ябышмады. Күрәсең, фәкыйрьлектән көлү гөнаһ саналгандыр. ~ Ә малайлар өчен ул картайганчы «Банзай бабай» булып калды
Банзай бабайдан халык күпме генә шаяртып көлмәсен, Кәрим өчен ® барыбер якын, барыбер үз кеше, анын күңел серләрен анлаган изге җан иясе иде. Аның бу ышанычы бер вакыйгадан сон бигрәк тә ныгыды.
Кәримнең дәү әтисе көнозын тик тормас, кулыннан чүкеч-балтасы төшмәс тынгысыз карт булды. Бер көн, кура астында гукытдап, нидер юнәткәнен ишегеп барса, Әхмәтгәрәй карт, өч-дүрт банка буяуны иске чиләккә бушатып, изеп утыра.
— Көннәр һәйбәт тора, рәшәткәне буятам әле. һә дигәнче кибеп чыга ул,—ди.
Ике кешегә күпкә барамыни —төш җиткәнче урам як койманы ялт иттереп буяп та бетерде болар. Чиләк төбендә ике-өч илле буяу калды. Шул мәл авыл советы секретаре Самат әссәләмәгаләйкүмләп килеп керде. Шым басып атлавына, читкә борылып гаеплерәк төсле елмаюына караганда — налог сораргадыр, мөгаен. Болар өйдә сөйләшкән арада Кәрим чиләкне алды да ындыр артлап зиратка йөгерде.
Кабернең тимер рәшәткәсе тутыгып, караеп беткән иде. Кәрим шул тикле мавыгып эшкә тотынды, янына Банзай картнын килеп басуын да тоймый калды.
— Менә монысы егетләрчә,—диде карт, аны сискәндереп Төрепкә- сен тутырды карт, ияк очында гына тырпаеп үскән сирәк сакалын сыйпап, уйга калды. Байтак шулай сүзсез басып торганнан сон: — И гомерләр... Арысландай ир иде... Сәлимҗанны әйтәм,— дип куйды
Сәлимҗан дип Кәримнен атасын әйтүе, югыйсә, халык аны Сәлим дип, коммун Сәлим дип кенә искә ала.
— Тәки сүзен сүз итте Сәлимҗан. Ни өчен дисән, чөнки җанын фида кылса кылды, мәгәр авылны тазартты кулактан. Әртилен дә көйләп җибәрде...
Ул кадәресен Кәрим белә иде Шуна күрә бабайнын сүзенә колак салмыйча, эшен дәвам итте. Картлар бер сөйләргә тотындымы — сөйли инде ул.
Гатау карт ул көнне коммун Сәлим турында улы Кәрим ишетмәгән нәрсәләрне сөйләде — Кәрим, эшен онытып, пумаласын үзе дә сизмәстән бер тирәдә ышкый-ышкый, дөньясын онытып тыңлады аны. Әкрен
Сүзгә мавыгып, игътибарга алмаганнар, төн шактый салкынча икән. Елгадан сөт сымак ак томан авылга таба саркыла, бер кат кына күлмәк аша, чиркандырып, тан жиле үтә. Кәримнен дә тизрәк кайтып, жылы урынга чумасы килә.
Малайлар, Гатау бабайның исни-исни каралты артыннан чыкканын, өйгә кереп киткәнен көтеп, читән буена постылар. Күп тә үтми, олы егетләр урам як тәрәзәгә барып каплангач. Кәримнәр дә шунда ашыкты. Тәрәзәдә пәрдә-мазар юк, ай яктысында өй эче көндезге төсле күренеп тора. Ә егетләр, тавышларын басарга тырышып, эчләрен уа-уа көлешә.
Уф-ф, үләм! — дип, җирдә ауный берсе.— Суйды карт, үтерде!
Кара-кара, Гатау бабайның яна юрганы морҗалы икән ләбаса! Уй-й, мен яшәгере!..
— Вәт сина яңа юрган!
ОЧАР КОШЛАР ф
ләп көн кызуланды, баш өстендә жиз кыңгырау булып зыңлаган тургай тавышы ишетелмәс булды.
— ... Кыдырач бай белән Әптерәхим мулладан гомер куркып яшәде халык. Курыкмаслыкмыни? Мал дип мал, акча дип акча шуларда. Син, ачтан аягың сузып, банзай бул — уенда да юк ул самурай токымының». Әнә урам уртасында утырган таш лафка Кыдырачныкы иде. Мәктәбегез — шул ике карунның өй-каралтысын атаң мәрхүм күчертеп салды. Монысы соңыннан. Ә әртил чыкканчы халыкны кан елатты мәлгуньнәр, ни өчен дисәң, чөнки заман үзгәреп житмәгән иде...
Әртил хәбәре килеп җиткәч, Сәлимҗан җыен җыйдырды. Әнә Ычтапан урысның Әләксәе. Хәбеш энесе Зиннур — өчесе алмаш-тилмәш сөйли, әй аңлата болар, әп тукый. «Менә шулай, агай-эне, моннан болай ызан яру, межа бүлү бетте, җирне, мал-туарны кушабыз да, бергә көн итә башлыйбыз»,— ди болар. Халык авышырга гына тора, ни өчен дисәң, чөнки без — ярлылар үз файдабызны шунда ук фәһем иттек. Кыдырачларга бу хәл ошамый. Кызарып-бүртенеп кычкыралар — бал эчеп килгәннәр: «Сип соң. босяк, нәрсәңне кушасың? Миннән ун баш ат, дүрт баш сыер, ургыч, өч сабан, ә синнән нәрсә? Җан бирергә торган йөз яшьлек бияме? Акылын алтын икән!» — ди берсе. Икенчесе: «Гомергә ат-тун күрмәгән өерле йолкышның бүресен улатам дисең инде! Бичәләрне дә әртил ясыйсыңмы?» — дип хахылдый...
Ну, иң авыры җир мәсьәләсе иде.
«Чамала, Сәлим, өч аршин җир сиңа да табылыр!»—дип янаучылар да булды. Чак бугазга бугаз килешмәделәр. Тегеләр дә бирешми. Әләксәй, кесәсеннән алтатарын чыгарып: «Посмотрим!» — ди... Кыскасы, ай дигәндә әртил булып эшкә тотындык. Әмәлгә калгандай, ул елны актарылып иген уңды, көн коры чакта эскертләп бетердек. Ни өчен дисәң, чөнки көч кемдә? Бердәм халыкта. Эленке-салынкырак йөргән, бәхетен читтә эзләгән кайсы бер агай-эне дә безнең якка аумасынмы! Җыелышып, игеннең бер өлешен сатарга, машина алырга киңәш итештек. Хөкүмәт трактор бирде. Китте эшләр хутка! Ну. теге мөртәтләр барыбер тынгы бирми бит. Тиктолмалдан бер эскерт бодай көлтәсе төн чыкканчы янып бетте, биш-алты баш атыбыз үлде. Сизәбез — шу-лар кулы. Волостьтан килеп, тикшереп йөрделәр, очын таба алмадылар. Тотылмаган карак — карак түгел.
Сәлимҗан жае чыккан саен кисәтә килде. Бирешмәбез дошманга, бер көн килеп тамырларын корытырбыз, дияр иде мәрхүм. Үзе, ябыгып, яңаклары суырылып, карасы коелып йөрде ул көннәрне. Янды, көйде, төн йокысын йокламый ил байлыгын саклады. Иллә мәгәр үзен саклый алмады...
Гатау карт, урыныннан торып, Кәримнең кулыннан пумаласын алды да рәшәткәнең калган өлешен үзе буяп бетерде.
— Әзрәк кызыл буяу бар иде, улым. Барый белән килеп, йолдызын да буяп куярсыз инде...— диде.
Карт бераз сүзсез торгач, Кәримне башыннан сыйпап:
— Атан изге юлда шаһит булды, балам. Атам юк дип кимсенмә, илдә чыпчык үлми, түзем бул...— диде дә аксаклап үз юлына китте. Шуннан бераз баргач, туктап, артына каерылды, кулын сузып, яшь имәнлеккә ымлады: — Әнә агачтан гыйбрәт ал, үсә әни канаты астында...
Кәрим, Гатау карт артыннан йөгермэкче булып, омтылып куйды. Шул чак кинәт, төшлеккә җиткән кояшның зурайганнан-зурая барып, туп-туры үзенә таба тәгәрәвен. битен, чәчләрен көйдергеч ут ялмавын тоеп, «аһ» итеп сыгылып төште. Күз алдында кап-кара ялкын өерелде дә дөньяны тынлык басты.
Башына эссе капкан иде Кәримнең. Әнисе аны төрле дару, сөт-катык эчереп, ике-өч көн урамга чыгармый асрады Кәрим, әлбәттә, ааа кара мае, әнисе юкта җаен табып ычкыныр иде, дәү әнисе саклап утыра. * Аз тына кузгалыр хәл юк, мендәрең иплеме, чәй эчәсең килмиме, дип шундук килеп житә.
Кәрим көне буе өйгә кайтмаган әнисен уйлап ята.
Уңган кеше аның әнисе. Ж.әй буена утау утап, көлтә бәйләп, яшь- җилкеичәккә баш булып, басудан кайтмый. Ул да булмый, азылда медпункт ачам дип, көн аралаш районга чаба, яна салынган бинаны юып-жыештырып, курчак өе кебек итеп зивнэтләндереп гомере уза.
Кәрим әнисенең уңганлыгына, Гатау бабай әйтмешли, «афтаритле» булуына сөенә.
Ул тынычлана, ләкин Гатау картны искә төшерү белән, кайчандыр ул сөйләгән вакыйгалар зиһенен чуалта «Борын Күсәк-бей дигән бер батыр булган,—дип сөйләр иде Гатау бабай —Атасы Бабсакны Кара- көлембәт дигән явыз үтергәч, Күсәк-бей. атамның каруын кайтарам, дип яу күтәргән Зур кырылыш купкан, илле мен батыр бер яктан, илле мең — икенче яктан, ук-сазактан, кылыч-сөнгедән үтеп, үлем тапкан...» Революциядән алда гына әле күрше авылның бер кешесе, сунарда чакта ялгышлык белән дусын атып үтергәч, мәрхүмнең уллары, «үч алабыз» дип, моны сагалый башлаганнар, шуңа күрә ул картайганчы казак арасында мөсафирлык кичергән, имеш. Искелек касафаты, томаналык, иблис фигыле ди иде Гатау бабай. Әгәр Кәрим атасының дошманнарын очратса, кулында мылтыгы булса, ата алыр идеме?
Кәримнен башы уттан кыза, фикере чуала. Атар идем, дип кычкырасы килә. Юк, үзенен ятим булып үсүе, әнисенең һаман басылмас кайгысы өчен генә дә түгел — дошман булганнары өчен, фашист яклы булганнары өчен атар иде. Ә кулаклар белән фашистларның бер чыбыктан куылганына Кәрим һич кенә дә шик тотмый.
Саташып, кычкырып елап уянып китсә, янында ни арададыр кайтып кергән әнисе белән дәү әнисе утыра. Әнисе йомшак кына итеп битеннән сыйпый, юата:
— Куй, балам, юкны уйлама Нинди үч ул?
Кәрим әнисенең ай-ваена куймый торып утырды.
— Кем сон, әни? —дип күзенә каралы.
— Белмим... Күпме ел гомер узды... Атаң болай үч алырга йөрүеңне хуп күрмәс иде
Шул сөйләшүдән күп тә үтми, Кәрим савыгып урамга чыгуга атна тулганда, әнисе китеп тә барды
Алар дә}' әниләрендә торалар иде.
Әннсе китәр алдыннан Кәримне ияртеп үз өйләренә кереп чыгарга булды. Ишек ачып керүгә, кешесез өйләргә хас тынчу һава биткә бәрелде. Бер тәрәзәиен капкачын ачып, өстәл янына утырдылар.
Байтак вакыт сүзсез утыргач, әннсе:
— Ж.ылы кулда савыт-сабаны, китапларны дәү әтиеннәргә күчер.
Башка нәрсәләр торсын,— диде.
— Нигә, әни’ — диде Кәрим — Без инде үзебездә тормабызмыни’
Әнисе: «Юк ла, нигә тормаска!» — дип елмайса да. Кәримнең күңелен борчу алды. Сизендеме икән әллә ата йортының мәңгелеккә бикләнүен, учакның сүнүен? Әнисе дә. сәер игеп, әле бер >йберне тотып карый, әле икенчесен. Стенада эленеп торган сурәтләрне ала. пөхтәләп иске газетага төрә. Дәү әниеннен сандыгына бикләгез»,— дип, Кәримгә суза. - ,
Әннсе, ин тикле ваемсыз, шат күренергә тырышмасын, бу юлы баш
ӘХИЯР ХӘКИМ О В ф ОЧАР К0ШЛА1
ка китүләренә караганда ничектер борчулырак күренде Кәримга. Август башында ук кабаланып юлга чыгуы да сәеррәк тойгы калдырды.
Авыл халкы Кәримнең әнисен гел хөрмәтләп телгә алыр иде. «Чая. тырыш бичә булып чыкты бу Галия, тагы ике ел укыса, харап зур духтыр итеп куялар, ди... Тик менә Кәрим генә жәл. атасызлыгы җитмәгән, ана иркәсеннән дә мәхрүм...» — дип кайгыртып сөйләгәннәрен еш кына ишетә торган иде ул. Башкачарак сүзләр дә булмады түгел, әмма Кәрим аларына я колак салмас, я тиешле җавабын бирер иде.
Бер көн Сәхиләр янында уйнап йөргәндә, йөгерешеп аргач, су зчәргә керделәр. Сәкинең әнисе Гайниҗамал җиңги әллә нинди ят бер әби белән чәй эчеп утыра икән.
Кунак әби:
— Кем балалары болар? — дип кызыксынгач, Гайниҗамал җиңги:
— Монысы...— Мазһарга төртеп күрсәтте.— Хәбешнеке. Әнә монсы аю Хәбибулланыкы. Монысы Банзай Гатауныкы. Монысы коммуа Сәлимнеке...
— Ах-ах, шулаймыни? — дип, әби урыныннан кузгалды. Камзул кесәсеннән ике-өч бөртек борчак кәнфит алып, Кәримгә сузды.— Нинди зур малае бар икән, узган гомернең ни... Ничә яшьтәсең? Уникедәмени?— дип әвәрә килде.— Атасыннан яше тулмый калды, дигәннәре истә шул. Әниең исәнме соң, балам? һаман шул духтырлыкка укып йөриме?
— Тере ятим инде бу бала,— диде Гайниҗамал җиңги.— Әнисе ни... чәчен кыркытып, марҗага әйләнеп бара. Ул нинди бетмәс уку? Өч ел укыды, тагы бер елы бар, диме... Иргә чыгарга йөри, имеш...
Әбинең сүзен ишетмәде Кәрим. Үз-үзен онытып:
— Алдыйсың! Укуын бетерә дә авылга кайта ул! — дип. сулы чүмечне әллә табын уртасына, әллә Сәки әнисенең өстенә ыргытты да ярсып чыгып китте.
Кояш сүнгәндәй булды аиа. Көне буе болында йөрде, аулак җир табып, үләнгә ятып, туйганчы елады. Теләр-теләмәс кенә өйгә кайтса, дәү әнисе орышып каршы алды. Кырысрак шул Сәкинә карчык. Ул дигәнчә булмадымы — үзе дә тынмас, кешегә дә тынгы бирмәс иде.
— Әниеңнән хат бар. Кая, укы әле. Өйдә син була торып күршегә йөгеримме тагы?
Кәрим хатны дәү әнисенең кулыннан тартып алды, күз йөртеп чыкты. Берәмлекләп укып та өлгермәде, ләкин күңел күзе белән, йөрәге белән тойды — Гайниҗамал җиңги сөйләгән шомлы хәбәр, я шуна ишарә ясаган сүз анда юк иде. Кәрим, дәү әнисен гаҗәпкә салып, аны кочаклап әйләндерергә тотынды.
— Тәүбә, тәүбә әстәгьфирулла! Бу нишләвең, балам. Укы инде. Ни язган, кайтам дигәнме әллә?
Дәү әнисе, ах-ух итеп, сәке йөзлегенә утырды, Кәрим тынычлана төшкән иде инде —укый башлады.
«Әти. әни. колынчыгым Кәрим! — дип язган иде әнисе — Исән- саумын. Уку башланганчы кайтып әйләнермен, дип тора идем, булмас, ахрысы. Моннан ары, уку белән бергә, хәрби мәктәп курсантларына үзем дәрес бирә башлыйм. Эш күп, ләкин бу хәвефле заманда кул кушырып утырып буламы? Минем өчен көенмәгез.
Кәрим, китад һәм башка кирәк-ярагыңны, өстенә пальто алып җибәрдем. Хат артыннан ук барып җитәр. Тырыш, балам, һәйбәт укы. Дәү әниеңне тыңла».
Соңгы сүзләрне Кәрим эчтән генә укыды. Ләкин дәү әнисе нәкъ әнә шул сүзләрнең барлыгын сизенгәндәй:
— Бетте дәме?— дип үкенеп куйды.— һай, бу килен! Булыр да булыр. мондый тынгысыз җан булмас. Ни дип ул ир-ат арасына барырга күнгәндер’ Ходай үзе саклый күрсен... Янә тагы бер укып бир әле.
Ул хатны өч кат укытты, чырае ачылып, яулык очы белән күзен сөртә-сөртә: «Сәлимҗаным булса, болан итеп урыс арасында йөртер идеме соң инде»,—дип такмаклады.
Дәү әтисе кайткач, хат тагы ике-өч тапкыр укылды, Кәрим инде аны яттан белә иде. Дәү әтисе хатны үзенчә юрады:
— Киленне әйтәм — атаң мәрхүм колачы анда, һы! Тәки әнә комай- ♦
дир булачак егетләрне укытып йөри инде, ә? Биек оча, биек. Юлын тап- а. ты, азамат иреңә торырлык. S
Шуннан ул ишек төбендәге чөйдә эленеп торган кием-салым ара- | сыннан кешелеккә тоткан кара постау пинжәген алып киде, жәй буе * башыннан салмаган колакчынын килене бүләккә алып кайткан яна ь эшләпәгә алмаштырды. Хатны түш кесәсенә тыкты да:
— Идарәгә барып кайтам,—дип чыгып китте. ф
Ул кичке аш вакытына гына әйләнеп кайтты. Кәефләнеп, сүзне я һаман килененә борды, идарәдә кемнең нәрсә дип аны мактап телгә © алуын бәйнә-бәйнә сөйләде Шуннан, бер арада карчыгы чыккач, кет- ж кет көлеп, Кәримгә пышылдады
— «Дәү әниеңне тыңла», дигәнен тәки укымагансың безгә, ә? Ише- а
теп калса, ай-һай!.. х
Дәү әтисенең ачуланмавын күргәч, Кәрим дә, батыраеп
— Болай да тыңлыйм бит инде,—диде.
Әнисе хакындагы килде-китте сүзләр ишетелмәс булды, малай күке и лендәге юксыну тойгысын горурлык алмаштырды Кәримнең зиһенен ° бүтән вакыйгалар да биләп алган иде «Суык август башларында атасы белән бергә колхоз төзеп йөргән, авылда «комсомол башлыгы» булган, ә хәзер очучы-истребитель Зиннур абыйлары ялга кайтып төште.
Бер көн Кәрим кайдандыр кайтып керсә, дәү әнисе:
— Әллә кайда йөрисең. Мазһарың килгән иде Испаниядә сугышкан Зиннур кайткан ди бит. Дәү әтиең дә шунда китеп батты Бакчага каз тулган, куалаучы гына да юк, ичмасам,—дип, гадәтенчә орышып каршылады.
Каз куу эшмени ул! Кәримнең киртәгә басып бер-нке сызгыруы булды, казлар, каңгылдашып, уттан качкан сымак юк булдылар Ышанычлырак булсын өчен артларыннан таш ыргытып, Кәрим Мазһарларга йөгерде. Гата\ бабай әйтмешли, ни өчен дисәң, чөнки Зиннур — Мазһарның атасы Хәбибулла агайның туган энесе.
Мазһарны күрсәң! Абыйсының уч яссылыгы ялтыр каешын бнланә буып, башына зәңгәр читле өр-яиа фуражка киеп алып, болдырда конфет суырыл утыра Шап егет тә сон Мазһар! Каешны шунда ук дусына будырды, кәгазьле бер уч конфет бирде. Мактануына да һич ачу кнлми. ~ , ,,
— Вәт, малай.—ди бу күзен елтыратып — Түшендә орден! Кызыл байрак ордены Бер вакыт елга якын югалып, хаты кнлми торган иде бит— шунда Испаниядә булган. — .Мазһар кабаланз-кабалана сөйли, гадәтенчә бутала, сүзләрнең яртысын йота, кулын селти Башка вакыт булса. Кәрим, кабыргасына төртеп: «Нигә, авыз эчендә ботка пешерә* сең? Ипләп сөйлә!» —дип үртәр иде, хәзер ярамый Вакыты бүтән
— ӘЙе бит. хәтерлисеңме5 Әтием командирына хат яздырып та йөр- Iән иде.. Ничәнче ел иде әле?
Кәрнм алай ла түзмәде, дусының беләгеннән тотып селекте
— Я. исемдә, исемдә Чутырдама шул хәтле Кәнфитең качмас, юньләп сөйлә...
т. «к. у.» А» а.
— Әй... минем белән күрешкәндә, нипачарам дип, кулын күтәргән иде, йодрыгы — баш хәтле. Каешы икәү. Монысын миңа бирде...
— Но пасаран —дип төзәтте Кәрим,—Фашистны үткәрмибез дигән сүз була безнеңчә — Ә үзе ишектән күзен алмый. Өйдән ара-тирә хөлешкән. «һай, ирең!», «афарин!» дигән авазлар ишетелеп кала. Кәрим, .Мазһарның җиңеннән таргып, ишеккә ымлый. Әллә ни арада Барый да килеп җиткән дә икенче беләгенә ябышкан.
«Ярый инде, дуслык хакына алып керсәм керим, югыйсә, мин үзем күреп туйдым» дигәндәй, Мазһар теләр-теләмәс кенә ишек тоткасына үрелде.
Өй эче, колхоз җыелышы диярсең,— шыгрым тулы, гел ир-ат. Күбесенең авызында озын саплы, алтын бизәкле папирос. Төтен өстәлдә бөркелеп утырган самавар тирәсендә болыт булып урала да, яссы күк тасмага әверелеп, түрдәге ачык тәрәзәгә сузыла. Зиннур — бакырдай булып кояшка янган тулы йөзле, кырлач-текә борынлы, киң кашлы чибәр кеше — кителен ычкындырып җибәреп, бер аягын икенчесе өстенә чалыштырып утырып, һәр сүзен йотлыгып тыңлаган халыкка нидер сөйли.
Малайлар, сокланудан телсез калып, әле командирның якасындагы өч кубикка, әле түшендәге орденына, әле куәтле хәрәкәт ясап кулын селтәвенә карыйлар да бер-берсенең бөеренә төртешәләр.
— .. Син шулай дисең дә бит, агай, кем әйтмешли, көч саламны да сындыра Фашистта иде шул көч. Нык торырга кирәк, алар белән йөзгә-йөз очрашасы, бугазлашасы көн алда әле... Шунда ул ишек төбендә таптанып торган малайларга игътибар итте дә:—Нихәл, егетнең асыллары! Үсеп буламы? Кем батырлары болар?—диа елмаеп урыныннан торды.
— Бар. бар, күрешегез,— дип, ишек төбендә чүгәләп утырган ирләр малайларны түргә табан төрткәли башладылар.
— Син Сәлим малае булырга охшыйсың,— диде ул Кәримгә, олылар белән күрешкәндәй кул биреп.
Кәрим исә кулын бушата биреп, йодрыклап җилкә турысына күтәрде дә, кызарып:
— Но пасаран! — диде.
һәм шул чак ул кинәт очып киткәндәй булды. Зиннур абыйсы аны күтәреп алып, күкрәгенә кысты.
— Молодец,— диде ул, аны идәнгә бастырып.— Сәлимҗан агайга охшасаң, лачын йөрәкле егет булырсың. Шуннан аның кепкасына алтын читле кызыл йолдыз беркетеп бирде.— Сакла, Испанияне урап кайткан йолдыз ул! — диде.
Куанычыннан ни эшләргә белмәгән Кәрим ишеккә үрелде, тик Маз-һарның әнисе җиңеннән тотып алган да: «Кая атлыгасың шул хәтле, менә күчтәнәчтән авыз ит»,—дип, аңа печенье, конфет суза. Нигә ул — печенье! Кешенең кепкасында Испаниядән әйләнеп кайткан йолдыз янып торсын да, син шуны туйганчы карый да алма! Халык алдында бала-чагадай кепка әйләндерә башлау килешми бит инде.
— һай, мең яшәгере!
Ишек ачылып китеп, такмаклап сөйләнә-сөйләнә, Гатау карт килеп керде:
— Балыкта йөреп, ишетми калганмын. Гаеп итә күрмә, улым. Болар ни рәтләп каршылый белдеме, юкмы? Ни өчен дисәң, чөнки җиде яшәр юлдан кайтса, җитмеш яшәр күрешә килер, дигән борынгылар, һай. бәрәкалла, һай машалла! Әссәләмәгаләйкүм, улым!
Малайлар бер-берсенә төртештеләр дә болар ике куллап күрешкән арада чыгып сыздылар.
Мазһарның билендә баягы каеш, Барый куанычыннан телсез кал-
ган: кулында чын компас! Менә ул. ачык капканы күрми, койма аша урамга сикереп төште дә чак телгә килде
Их, күпме эзләгән идем бит мин моны. Адашып йөрүләр бетте моннан сон!
Кәрим, кепкасын чишеп, йолдызны сыйпый. Мазһар, күкрәгенә табан ж шуышкан кыска күлмәген каеш астына кыстыра-кыстыра. эре кыяфәт белән арттанрак килә. Кәрим, үзе дә сизмәстән, зират юлына төште. <
Карт имәннең яфракларын шаулатып, салкынча кичке җил исә 5 Шәфәкъ ялкыны офык читендә тау сыртлары кебек куерган болытлар- 3 ны каймалаган. «Нык торырга кирәк, ул фашист белән йөзгә-йөз очра- “ шасы көн алда әле», дигән сүзләр Кәримнең колагыннан китми. Әнисе < дә: «Мондый хәвефле заманда...» — дип язган иде бит. Сугыш хәвефе- з ме? Булмас, батырчылык итмәсләр. Итсәләр инде — үлемнәре шул булыр!.. Но пасаран! ♦
Кәримнең күңелен биләгән ярсулы хис дусларына да күчкән = иде.
— Давай,— ди Мазһар, күзен елтыратып,—бүгеннән башлап мәңге = дус булырга ант итешик!
— Фашистларны үткәрмәскә!.. 2
— Зиннур абый кебек, Кәримнең атасы кебек батыр көрәшче бу- х
лырга!.. к
Малайлар бер уч туфракны өчкә бүлеп, иң татлы җимеш чәйнәгәч- = дәй чәйниләр. Балчыклы кулы белән күзен сөртеп. Барый битен пычра- * тып бетергән. «Күзгә чүп керде», дип мыгырдый Мазһарның маңгаен борчак-борчак тир каплаган. Кәримнең иңнәренә кулын салып. «Сәлим агайны әнә шул фашист яклылар үтергән»,—ди.
Кәрим, тылсымлы әкият дөньясына барып кергәндәй, таңгача йоклый алмый, күңел кошы канатланып, әллә кайларга оча. Үзе. мендәр астына кулын тыгып, кепкасын эзли дә йолдызчың үткер очлары бармагына төртелүдән әйтеп бетергесез рәхәт таба.
Йокысыннан Мазһар килеп уятты. Малайлар карангылы-яктылы. Зиннур абыйларын алып, елга буена кармак салыр!а киттеләр Юлда аларга Барый белән Сәки килеп кушылды. Барый әллә ни арада гирә- якның картасын сызып алган да. компасына карап юлны билгели.
— Давай, Оер җыр өйрәтәм,— ди Зиннур.— Русча
Иң элек ул беренче куплетның сүзләрен ятлатты, аннан көен көйләп берничә тапкыр үзе җырлап күрсәтте дә, буш кулын селги-селти, көр тавыш белән сузды. Малайлар, бик тиз отып алып, җырга кушылдылар:
Если завтра война, если завтра в поход.
Үзәндә жыр яңгырый. Эйтерсен Оу Зиннур нбый да. унвер-унике яшьлек дүрт малай да түгел, ә дошманнарга каршы яуга күтәрелгән Кызыл Армия шулай аваз сала
Зиннур абыйлары киткәч тә әле ул малайларның ин яраткан җыры булып калды. Аны пионер сборында да, төнгелеккә ai көтәргә чыкканда да җырлый торган булдылар Канатларында куәт тоя башлаган очар кош сымак, йөрәкләре җилкенә, күкрәкләре киңәеп китә малайларның, нинди генә дошман очраса да, җиңәрләр төсле тоела..
Менә алар елганын текә борылыш ясап гал куаклары арасына кереп югалган җирендә кармак сала башладылар.
Зиннур абыйлары кармагын җимләп төкрекләде дә.
— Алтын чабак йөгереп кап, яр башында ялтырап ят! — дип суга ыргытты.
Малайлар тын гына көлешеп алды — янәсе, летчик, кызыл командир, ә үзе ырым-шырымга ышана. Ләкин Зиннур абыйлары, күрәсең, балык җене кагылган кешеләрнең берсе булгандыр. Кашларын җыерып, дөньясын онытып, калкавычка текәлгән. Малайлар кычкырыбрак сөйләшә башладымы, я кармакларын шапылдатып ыргыттымы — җитди төс белән бармак яный, «тс-с-с» дип, тын булырга өнди. Калкавычы селкенгәнен күрсә, үзе дә утырган җиреннән калкына, түземсезләнеп, кулларын уа, бөтен кыяфәте, чырае су төбендәге балыкны тыны белән тартып алырга җыенган кешене хәтерләтә.
Менә бер вакыт Мазһар, суга егылып төшә язып кабалана-кабала- на, кармак чыбыгын баш аркылы артка ыргытты. Шактый зур чабак Һавада яшен булып ялтырады да шап итеп суга төшеп юк булды. Мазһар, һич исе китми, кармагын яңадан җимләргә җыенды. Чөнки төшеп калган, җепне өзеп качкан балык һәр вакыт иң зурысы булса да, малайлар өчен бу артык искитмәле хәл түгел. Ычкындымы — ризыкка язмаган Ә Зиннур абыйлары өчен бу зур югалту иде.
— Ах, шайтан алгырысы!— дип кычкырып җибәрде ул.— Я. кем инде кармакны йолкып тарта? Бер дигән чабакны әрәм игтең. Балык дигәч тә. исәр дисеңме әллә син аны? Син хәйләкәр—синнән битәр ул хәйләкәр...
Китте бу Мазһарны кыздырып. Малайлар хәтта, шөрләп, бер-берсе- пә карашып алдылар. Ләкин Зиннур абыйлары ничек тиз кызып китсә, шулай ук тиз суынды, чөнки нәкъ шул мәлне аның ике кармагының да калкавычы бер батып, бер калкып тора башлады.
Малайларның эше мөшкел иде. Кеше башына өч-дүрт вак алабуганы санамаганда, табышлары — юк исәбе. Кояш күтәрелә — балык чиртми. Ә Зиннур абыйлары ике кармагын алмаш-тилмәш алып тора, оимез чабакларны сулы чиләгенә сала тора. Малайларның балыктан гайрәтләре чикте, Зиннур абыйларының җилкәсен җыерып ризасызлык белдерүенә игътибар да итми, чырык-чырык көлешә, юк эшне бар итеп, әле- дән-әле куаклык арасына кереп югала башладылар. Менә, ниһаять, Зиннур абыйларының да калкавычы селкенмәс булды. Ул сәгатенә карал:
— Ярый, батырга да ял кирәк. Яле, чыбык-чабык җыегыз, шулпа пешерәбез.— дип кычкырды.
Печәнчеләрдән берәм-сәрәм калган карлыганны чүпләп йөргән җиреннән Кәрим аланга атылып чыкты. Тиз үк учак юнәтеп җибәрделәр.
Балык шулпасын Зиннур абыйлары үзенә генә билгеле бер ысул белән исләр китәрлек тәмле итеп пешергән иде. Мактый-мактый ашадылар. Зиннур абыйлары, балалар сымак кабынып, балыкны сөягенә хәтле чупылдатып суыра, шулпаны борычлап торып эчеп җибәрә дә эх! дип куя.
Кәрим түзмәде:
— Абый, Испаниядә малайлар балык каптырамы? — дип сорады. Янәсе, сүзне ерактан уратып башлый инде.
Иптәшләре аңа мыскыллы караш ташлады. Шулай да Зиннур абыйларының капыл уйчанланып китүен, чырае караңгылануын күреп, якынрак шуып утырдылар.
— Испаниядә дисеңме? — Зиннур агай папиросын кабызды, уртын чокырайтып, кат-кат йотлыгып суырды—Авыр анда хәзер...
— Ә нигә безнекеләр күбрәк гаскәр җибәреп фашистларны тар-мар китермәде? — дип, Мазһар сикереп торды.
— Эх, батырлар! — дип ачынып елмайды ул.— Эш көчтә генә дә түгел иде шул... Хәер, килер ул көн — Испания фашизм төрмәләрен җимереп ташлар.
Зиннур абыйларына тел ачкычы килгән иде шикелле. Юлдашлары, тын да алмый, аның авызына карап торалар. Ул сузылып ятып, кулындагы үлән сабагын тешлән, җан гына сөйләп китте:
Менә безнең Яубаткан авылының өскә җимерелергә торган кыялы тавы да. шаулап утырган карурманы да юк. Бердәнбер байлы- гыбыз менә шушы елга. Алмашыр идегезме бүтән бер җиргә шушы тугайларны, шушы әрәмәлекләрне? ' <
Малайлар, командирның тел төбен бик үк аңлап җиткермәсә- 5 ләр дә: 5
— Юк, юк...— диештеләр. ж
Кеше гомеренең иң кадерле вакыты итеп бала чагын, дөньяның < ип матур җире итеп туган җирен саный шул...— диде ул, үзалдына 5 сөйләгәндәй. Аннары малайларга да ишеттерерлек итеп әйтте: — Әйе... сагындыра туган яклар. Колач киереп печән чапкан чаклар искә төшсә, эчләр өзелеп китә... Сезгә .хәзер ничә яшь? Унике дисезме? Сезнең яшьтә мин. таң сарысы белән торып, әнә-ә. умарта куагына барып, тышаулы атларны тотып алыр да сабанга китәр идем. Иртән һава салкын, чыкка чиркана-чиркана, ялан аяклап йөгерәсең, ә артыңнан тубыкка җиткән үлән өстендә кара-кучкыл эз сузылып кала... Кояш төшлеккә авышкан саен ныграк кыздыра, атларны кигәвен сыра, чыгымчылый башлыйлар. Күч яше белән елаган чаклар була торган иде. Ташлап кайтыр идең, койрык ябышкан. Кулак көчле иде шул әле. Кыдырач байдан кыш көне үк әҗәткә алып ашалган. Түзәсең... Ә барыбер сагындыра Сабаның көйле булса, атларың тыңлап, эшең күзгә күренеп уңай барсамы — күкрәк киереп сулыйсың да, тургай сайравыннан исереп, җырлап җибәрәсең. Атлар, януарың, колакларын кайчылап, синең уеңны аңлаган сымак, тагы да елдамрак, тагын шәбрәк атлыйлар...
Болармы nurd сөйли икән. Испаниягә ни бәйләнеше бар аларның, диебрәк бер-берсенә карашып утырган малайлар әкренләп Зиннур абыйлары тасвирлаган гади генә куанычларның тылсымына бирелделәр. Юк, аларга Кыдырач ише карун байларга хезмәт итәргә дә. көчләре җитмәс авыр эш эшләргә дә туры килмәде. Ләкин бу сүзләр шундый якын иде аларга, шундый таныш!
— Игенченең, җир кешесенең шул изге куанычын тартып алдыңмы — аның яшәве яшәү түгел, күңел кошы читлеккә бикләнә.— дип дәвам итте ул.— Әйе... Безнең интернациональ бригадага иңгә-иң фронт тоткан испан отрядының пулеметчы Хосе исемле кеше белән дуслашкан идек. Кояшка көеп, ярылып беткән испан жире төсле, куллары беләүләнеп каткан, йөзен тирән җыерчыклар ергалаган, имәндәй нык егет иде. Мадридтан өч-дүрт чакрымдагы авылның ярлы крестьяны Фронтта әз генә тынлык булып торамы, патрон ташучы булып йөргән ундүрт яшьлек улына пулеметын тапшыра да авылына кайтып китә иде. Җир эшкәрткәнне, тир белән сугарганны ярата. Фетнәчеләрне җиңгәч тә, икмәк ашамый торып булмас. Бер-ике сәгать чокчынып киләм», дияр иде.
Зиннур абыйлары көрсенеп тагы тәмәкесен кабызды. Кара-кучкыл йөзе суырылып киткәндәй булды.
— Шуннан, шуннан, агай? — дип түземсезләнде тыңлаучылар.
— Шул... фашистлар Мадридка басып кергән көнне һәлак булды. Ике кулы, кан катыш туфракка буялып, пулемет тоткасына ябышкан, чак аерып алдык... Улы калды Республикачылар Франция граннцасына таба чигенә башлагач, командирыннан рөхсәт сорап, авылына кайтты. «Әнием авыру, сеңлем өч яшьтә генә, аларны кемгә ташлап китим», ди. «Коралыңны тапшыр»,—.диде командир, һәм Хуан — исеме шулай иде — атасыннан калган пулеметын, карабинын, гранаталарын янында басып торган испан егетенә сузды «Боларын да».—диде командир, малайның нидер тырпаен торган сумкасына ымлап. Хуан эндәшми генә
ӘХИЯР хокимов
сумкасын чиште дә анын эчендәге нәрсәләрне шылтыратып җиргә түкте. Карасак, тырма тешләре, агач сука очына куя торган тимер башак, кечкенә генә урак.. Командир малайны күкрәгенә кысты. Шул тикле яуда чыныккан баһадир кеше иде — түзмәде, үксеп елап җибәрде. Иелеп баягы тимер-томырны сумкага тутырды, биштәрен бәйләп Хуаннын аркасына асты.
— Испания жиңелә буламы шундый лачыннары үскәндә?! — диде ул, малайны озаткач...
Зиннур абыйлары 1^ш кесәсеннән күн тышлы кечкенә генә куен дәфтәре чыгарып, бер фотокарточка алды.
— Менә ул батыр.
Сурәт кулдан кулга китте. Куе бөдрәләре маңгаена төшкән, үткен карашлы, озын буйлы ябык малай, Кәримнәрдән бер-ике яшькә генә олы булса булыр, ә янында карабин, бил каешында граната. Акалайлар сурәтне сак кына әйләндереп, язуын укымак булдылар, ләкин аңламадылар. Зиннур абыйлары тәрҗемә итеп бирде: «Без мәңге бергә. Фашизм үтә алмас! Хуан»
— Ул исәнме икән? — дип, дулкынланып, Кәрим Зиннур абыйсының күзенә карады.
— Их. монда булса’.—диде Мазһар.
Барый, сиздермәскә тырышып, күзен сөртеп куйды.
Авылга, ничектер, тынып уйчанланып кайтты малайлар.
* * *
Алар ниндидер хәвефле дә, мавыктыргыч та дөньяга кергән иде. Зиннур абыйлары генерал Лукач, Хосе Диас, ялкынлы Долорес турысында, төрле илләрдән испан халкының азатлыгын сакларга килгән батырлар турысында сөйләде, малайларның уй-тойгыларына, хәтта уеннарына өр-яңа юнәлеш бирде.
Тик бу хәл озакка бармады Бер көн көтү каршыларга дип Мазһарлар тирәсеннән узып барышлый Кәримне дусы чакырып алды.
— Абыем китә,— диде ул күңелсез генә. Штабыннан хәбәр килеп төште.
Шул кичне үк, колхозның нәсел айгырын җигеп, Хәбибулла агай Зиннурны станцага озата китте.
Хушлашырга ярты авыл җыелган иде. Кәрим Зиннур абыйсына якын барыр әмәл тапмый аптырап бетте, ниндидер бик кирәкле сүзен әйтә алмый калуына, ул сүзнең телгә килмәвенә үрсәләнде. Менә Зиннур абыйлары озатучылар белән күрешеп чыгып, тарантаска менеп утырды, елмаеп хушлашты һәм, якын килә алмый читтә торган малайларны күреп. уң кулын йодрыклап, иңбашы турысына күтәрде. Өч дус — Кәрим, Мазһар. Барый — шул ук хәрәкәтне кабатлап, абыйларының кинәт җитдиләнеп киткән йөзенә соклану катыш борчылып карап калдылар.
.. Сугыш чыгар алдыннан Кәримнең күңелен кузгатып калган икенче кеше — Степан карт булды.
Ж.ӘЙ гомере —бер сулыш дигәндәй, тугайдагы чалгы чыңы, басудагы ургыч шавы белән сиздерми генә ямьле жәй үтеп китте. Көзге йончу көннәр дә артта калды. Яңгыр явып сафландырган һавада җылы якка очучы торна тавышлары чыңлый, \рмәкүч пәрәвезләре елтырый иде.
1940 елның октябре иде. Бер көя Карим мәктәптаи кайтып капка ачуга, дәү әнисенең кемнедер әрләгәнен ишетеп, сагаеп калды Өйгә керсә, колхоз председателе ишек төбендәге эскәмиягә утырган да нидер сөйли. Әхмәтгәрәй карт, башын иеп, сүзсез генә камыт төзәтә. Сәкинә карчык, ишекле-түрле йөреп, кунакның бер сүзенә биш сүз белән җавап кайтарып тора: >
Аллам сакласын! Кертәмме соң чит кеше5! Кертәм.ме соң? Баш- - ларымны ташка орсам орам, әмма дә ләкин кертмим чит көше! Менә шушы кортка әйткән иде диярсез! |
— Сон бит, Сәкинә инәй,— дип, карчык тын алырга туктаганда «
председатель ашыгып сүз кыстыра,—хакын түлибез, ремонтын үткәрә- 5 без. Өегез буш торып черегәнче, ичмаса, акчалы булырсыз.. <
— Хак гүлиләр! Әстэгьфирудла! Чит кешегә төяк биреп, акча ашап
ятам буламы? Ачтан үлгәнең артык Авызыңны да ачма! Әнә үзеңнең * аран кебек куш өең бар, бер ягын бушат та керт... ®
Дәү әтисе Кәримне чакырып алды. а
— Улым, әнә персидәтел агаең йомышка килгән бит әле Ни эшлик =
икән? Степан бабаеңны беләсең инде. Бөтенләй безнең авылга кучен * килергә булган. Ну, кыш якын, өен күчереп «өлгертә алмый. Кыскалы, х язга хәтле синең өеңне сорап тора. а.
, — Бирик,— диде Кәрим, уйлап та тормый.
Дәү әнисе, тузынып, ал сатиннан тегелгән киң күлмәгенең итәген “ ялкындай өерелдерен чыгып китте. э
Степан бабай—зур җирән сакаллы, якты зәңгәр күзле карт — колхозның яшелчә үстерүчесе, Кәримнең дәү Зтисенең дусы иде Җитмәсә, аның улы Алексей агай Кәримнең атасы белән бергә колхоз төзеп йөргән, җан дус-сердәш, көрәштәш коммунистлар булганнар.
Бәләкәй чагында Кәримне, әз генә тыңламый башласа, дәү әнисе әйткәнчә, кәҗәсе тотса, «әнә Степан карт килә, капчыгына салып җибәрербез!» дип куркытыр иде. Дәү әнисе картның хезмәт көненә тигән яшелчәне авызына да алмас
— Ходай сакласын, шул урысның бисмилласыз кыярын ашап утырырга... Әллә ни гомер итен, суганнан башка яшелчә җимеше күрмәдек тә. бер дә ятып үлмәдек,—ди торган и te
Менә шул Степан карт, авыл халкын жнлэч-жимеш, яшелчә үстерергә өйрәткән, башкортны үз итеп, гомеренең соңгы елларын алар язмышына бәйләгән кеше, күп тә үтми, Кәримнәрнең бикле торган өенә күчеп килде.
Дәү әтисе Степан картны гел хөрмәтләп телгә алып, карчыгын
— Соң бит, ахмак бичә, илгә кот кигерэм. дип тырышкан из!е бәндә бит ул. Аның динендә ни эшең бар? һәй, исәр, һәй, надан,— дип үгетләр иде.
Урамнан үткәнен күрсә, туктатып сөйләшер
— Здрава. Степан гадук,—дияр иде мәрхүм. Мал-мало отдыхай, маяныкы старуха өйдә юк. Хочешь, чәй пьем.
Ә Степан карт, кесәсеннән кыярмы, шалканмы чыгарып Кәримгә суза да, жиз торбадан чыккан кебек көчле тавышын яңгыратып көлә- көлә: „
— Смогри, Әхмәтгәрәй, старуха узнает — бәлә будет... Ладно, чай пить — не драна рубить,—дип өйгә керергә ризалаша
Кәримнең русча белүе. Гатау карт әйткәнчә,— нпилек-тозлык кы <з Шулай да дәү әтисе белән Степан бзбайнын сөйләшкәненә колак салын, ул’сыны катып көлә торган иде. Әңгәмә аңлаешлырак булсын дипме, картларның берсе —үзе белгән хәтле русча, икеняесе вәтып-жнмереп башкортча сукалый. Ике телнең сынык-саягыннан үзләре генә төшенерлек гаҗәеп тел хасил була.
— Ну, как живем-можем, Ахмет дус.
— Хараша. Мал-мало хворал, баба баня топил, крепкий чэй пил. Иртәгә базар гуляем. Твоя как?
— Моя — старый алаша. Хожу! Иртәгә в Култанайский базар тоже яшелчә тащим. Председатель акча ярата...
Сүз әкренләп дөнья хәлләренә күчә.
— Ох, порохом пахнет,—ди Степан бабай.— Туго будет с Гитлером...
— Аллах поможет.
— Жди. поможет...— Степан бабай, чәен жай гына чөмерә, уйчанланып, самавардан күтәрелгән буны күзәтә.— Помнишь, Алексей янына барган минеке? Ул теперича завод директоры бит. Танки делает. Много танков...
Кәрим түзмәде, дәү әтисе каршысына барып басты:
— Бабай, нәрсә ди ул, танкы диме? Сугыш буласымыни?
— һы, син нишләп чәрелдисең монда! Бар, бар, келәт ишеге ачык иде, онытканмын. Кош-корт тулгандыр...
— Кума аны.— диде Степан бабай,— мал-мало белсә дә, зарар не будет. Тик син сөйләнеп йөрмә, Каримка. Сугыш төтене исе килә. Утсыз күмер кызмый ул.
Дәү әтисенең кашы җыерылганны күреп, Кәрим тышка атылып чыкты...
Степан карт күчеп килгәннән бирле Кәримнәрнең өе бәйрәм төсе алды. Саламы череп, яртылаш коелып беткән каралты түбәләре юнәтел- де, киртә-кура кош-корт та үтмәслек итеп ныгытылды, өйнең ярык- иорыгы сыланды, кышкылыкка нигез салынды.
Иртәләрен Кәрим тәрәзәдән тышка, үз өйләренә карарга, ап-ак ител сылап, акбурлап җибәрелгән морҗадан күгелҗем төтен күтәрелүен күзәтергә күнегел китте.
Сәкинә карчык та тәрәзәдән шул якка карый, көрсенә, «тәүбә, тәүбә» дип, авыз эченнән укынып куя да, кулын кушырып, башын бер якка янтайта биреп, нидер уйлый.
Карчык белән оныгы арасында сүзсез-өнсез, кызыклы бер көрәш бара. Дәү әнисе, Степан карт күчеп килгәч, ике йорт арасындагы кечкенә капканы тимер чыбык белән бикләп куйды. Шул тәңгәлгә генә чыбык-чабык өйде, баз куышы янында торган кәйлесен тәгәрәтеп күчерде. Кәрим, аның кайдадыр киткәнен сагалап торып, капканы яңадан ачып куйды. Карчык моңа сүз әйтмәде, иртәгесен оныгы мәктәптән кайтуга тагы бөтенесен дә үзенчә эшләде. Бу хәл көн дә диярлек кабатлана, әйтер сүзен авызына йомарга гадәтләнмәгән Сәкинә карчык ләм-мим дил эндәшми, үҗәтләнеп үз дигәнен итә, ә Кәримгә көлке — ул дәү әнисе эшләгәннең тагын киресен эшләп куя.
Степан карт Люба исемле оныгы белән генә тора иде. Аларның Рославль дигән кечкенә генә авыллары ул елларда ук бетеп бара иде инде. Олы юлдан читтә, сусыз-инешсез, мал йөртер, печән чабар тугае да булмаган авыл, юньлерәк урын эзләп, күрше Елизаветинога күченә башлаган иде.
Степан бабайның оныгы Люба башкортчаны бик тиз өйрәнеп алды. Ярты кышка кадәр рус теле укытучысының өендә берүзе сабак алып йөрде дә Кәримнәр классына төшеп укыды да китте.
Ул көзне Степан бабайның яшелчәләре котырып уңган иде, колхозның бердәнбер кечкенә машинасы кәбестә, кыяр, помидорны базарга ташып та, калага озатып та өлгерә алмады. Карт авыл халкын, өй борынча диярлек йөреп, кыяр тозларга, суган бәйләргә өйрәтте, кичлә-
рен Кәримне үзләренә чакырып, Люба белән икесен яшелчә орлыгы тазартырга, аны кечкенә генә капчыкларга тутырырга кушты.
Эш арасында картның теле тик тормый. Ул я берәр мәзәк сөйләп көлдерә, я үзенең Митрофанов дигән байда ялчылыкта йөргән елларын, карчыгының, шул йорт эшендә имгәнеп, мантый алмыйча дөнья куюла- ф рын хәтерләп көрсенә. Аның иң яратканы — шигырь тыңлау. Любасы _ да, әгәр туктатмасаң, сәгатьләр буе шигырь сөйләргә риза; дүртәр- < бишәр битле шигырьләрне яттан сөйләп чыга. Ләкин Степан карт сүзне ипләп кенә Кәримгә бирергә тырыша, аның ватып-жимереп сөйләвеннән 5 көләргә генә торган Любаны тыеп.
— Молодец!—дип, Кәримне мактый. Әйтерсең ул яттан сөйләгән < шигырьне һич тә Пушкин я Лермонтов түгел, Кәрим үзе чыгарган.— ь Ничек дидең әле? — дип төпченә.— «Жалок тот, в ком совесть нечиста...» дидеңме? Нәкъ өстенә бастың! Ике нәрсә кешене бизи. Карим- * ка, берсе — батырлык, икенчесе—намус. Башкасы — ну, ничек әйтергә а сипа... кояшка үрләгән үлән төсле әнә шул ике сыйфатка тартыла. 2
Шуннан ул, байтак вакыт үткәч, Кәрим бая шигырь укыганда ыч- = кыздырган хаталарны төзәтә башлый: «
— Чорпого «түгел», «чорнава» дип әйтергә кирәк. Аннан ул нинди 2
«утомительно грелит?» «Гремит» булырга тиеш. Гром гремит, пустое t ведро гремит... «
by сөйләшүләр бушка китмәде. Степан бабайның «йрәтү-төзәтүләре = өстәмә бер сабак була иде. Аның әңгәмәләреннән Кәрим рус сүзенең * үзенә генә хас мәргәнлеген, ниндидер куәтле дә, нечкә дә моңын абайлый башлаган иде инде. Хәтта аңламаган сүзләрен дә (яңгыравыклы булганнары өчен!), эчке бер аһәң белән үзалдына кычкырып кабатларга ярата иде. Шар сукканда яки кар бәрешкәндә җилле сугып, чәпкә тидерсә, «Так его, растак любезного!» — дип куяр. Мазһар я Барый белән көрмәкләшкәндә, егылса. Степан карт сымак итеп: «Лиха беда начало», дип әйтә иде. Мәгънәсен белү кайда! Матур яңгырый, шуңа кабатлый ул.
Ә Степан карт жае чыккан саен.
— Зирәк малайка син. Тиз смекаешь. Давай, минем белән дә. Люба белән дә русча гына сөйләш,—дип искәртеп куя да, Кәрим башкортча эндәшсә, юрамал ишетмәгәнгә салыша, я. «режь, не понимаю» дип. ике кулын ике якка жәеп җибәреп, шап итеп ботына суга.
Бу хәлләрдән Сәкинә карчык та читтә калмый
— Урыска әйләнеп беттең инде. Әнә сабынлап юу кулыңны. Нәрсә ашатты, авызын майланып беткән...—дип сукрана
Кәрим рус теле дәресен кычкырып кабатлый башласа, колагын басып, укына-укына чыгып китә. Оныгы аның артыннан, коты очкан кеше булып:
— Господи, помилуй!—дип кычкырып кала.
Әхмәтгәрәй карт, авыз эченнән нидер мөңгерәп утырган җиреннән торып, эшен читкә куя.
— Урыс теле — дөнья ачкычы, улым,— ди.— Алан да дәү әниең белән юкка хаслашасың. Надан кеше, авылның иң олы карчыгы дисәң дә ярый...
— Килегә көче житә әле.— дип көлә Кәрим
Дәү әтисе дә кеткелдәп көлә, хәйләкәр төс белән күзен кысып, пышылдап кына: .
— Ә син аны мунча артына ук тәгәрәтеп куй —дип котырта.
Ул елны көз бик коры, җылы килде. «Әбиләр чуагы» әллә ничаклыга барды. Шулай да тап алдыннан кыраулата, якын ук килеп җиткән кышның салкын сулышы тоела башлаган иде инде. Авылда басу эшләре күптән тәмамланган, бөтен халык чыр-чу килеп, һайт-һайтлап молотилка әйләндергән ындыр табагына күчкән иде.
Степан карт ни кыларга белми әаәрэ килә, чөнки колхозда яшелчә кайгысы түгел — кар төшкәнче ашлык сугып бетерергә ашыгалар. Бердәнбер ышаныч — мәктәп балалары. Дәрес тәмам булу белән алар- ны бакчага алып китәләр.
Степан карт балаларны «молодцы, молодцы» дип алдан ук мактап каршы ала. яна гына тоз сеңә башлаган кыяр, кып-кызыл эре помидор белән сынлый Хәтта күз карасыдай итеп саклаган ике-өч бөртек алмагачының җимешен дә кызганмый.
Балалар помидор җыешырга барган иде. Бер-ике сәгатьтә Степан бабайның куышы янында зур ике өем хасил булды.
Кояш, ялгыз тирәк тәңгәленә җитен, офыкка якынлашкан. Үзән эргәсеннән салкын тарта башлады.
— Кырау төшәр, ахрысы,— ди Степан карт.— Бик вакытлы җыеп алдык. Давай, төйибез.
Помидорны кәрзинләп-кәрэинләп ящик арбага тутырдылар, калганын калын итеп салам белән каплап яптылар.
— Кич кереп чык, Каримка, покалякаем,— дип, Степан карт малай-ларны озатып калды Мазһар белән Кәрим, атка утыртып, помидорны колхоз келәтенә бушатырга алып киттеләр.
Бакчадан чыгып, тигез юлга төшү белән малайлар, сүз куешкан кебек, икесе берьюлы «Если завтра война...» дип җырлап җибәрделәр.
Тагын нинди вакыйгаларны искә алыр иде икән Кәрим? Мөгаен, сугыш чыккач, хәрбн киемнәр кигән, якасына шпал таккан әнисенең ике көнгә генә кайтып китүен, кыр казы бәбкәсенең бозга кагып, туңып үлүен хәтерләр...
... Соңгы кайтуында әнисе, гадәттәгегә караганда, күбрәк өйдә булды, кайнатасы белән кайнанасына ярдәмләшергә, улына ныграк игътибар итәргә тырышты. Ләкин ике көн вакыт үтте дә китте, сугышның зяусыз законы яшь хәрби врачны юлга ашыктырды.
— Я. әти. хушлашыйк,— диде Галия, аны гомерендә беренче тапкыр кочаклап.— Рәхмәт сиңа, әткәй... Рәнҗемә инде, дошманны җиңгәнче Кәрим тагын сезнең өстә кала...
Картаеп, кечерәеп калган Сәкинә карчык килененә бәләкәй генә бер янчык сузды.
— Күп урын сорамас, кесәңдә йөрт... Өеңнең нигез туфрагы... Кәримең өчен хафаланма, без бар — ул бар. Үзеңне саклый күр, балам. Ут эченә керергә ашыкма, ят күзгә чалынмаска тырыш... Харрасымны очратмассыңмы... һич кенә дә үлгән кебек түгел менә, төшләремә гелән ак күлмәкләр киеп, елмаеп-көлеп керә,— диде.
Кәрим әнисен авылны чыкканчы озата барды. Алар, тарантастан төшеп, сүз куешкан төсле, зират сукмагына борылдылар.
Җитдиләнеп ябыгып киткән улын кочаклап, Галия рәшәткә янына тезләнде, басынкы, моңсу тавыш белән:
— Менә тагы килдем, Сәлим... Тере булсаң, бергә китәр идек...— дип пышылдады.— Улыңа тиешле игътибар бирә алмадым, үпкәләмә инде Хәер, син аңларсың, рәнҗемәссең Син миңа: «Тоткан юлыңнан тайпылма, туры атла, йөрәгең курку белмәсен»,— дигән идең. Тыныч йокла, Сәлим, мин синең юлыннан тайпылмам. .
Таза айгыр алга, болытлар куерган алсу офыкка табан элдергән юлдан күзен алмый карап калды Кәрим, әнисенең ак кулъяулыгы, кош канаты төсле, һавада талпынганын гомергә хәтеренә сеңдереп калды...
Кече улы Харрасның кара хатыннан өшәнеп киткән Әхмәтгәрәй карт, инде килене дә фронтка китеп баргач, тәмам буынсызланды. Болан да аз сүзле кеше, сәгатьләр буе бер ноктага текәлеп, сүрән КЫҺ- ♦ фәттә уйланып утыра торган булды. Сиксән ел гомерендә кайгы- с. хәсрәтнең иң авырларын күтәреп, сабырлыкка, күндәмлеккә өйрәнеп г беткән карт, шулай, капыл йомшарып, дөнья белән исәп-хисабын 3 тәмамларга җыена башлагандыр, күрәсең. §
Алдырыр көн яздырыр, ди. Иң үкенечлесе шул булды — Кәрим бел- ь гәннән бирле авыру-сырхау күрмәгән дәү әтисе, олыларга кушылып г елап йөргән арада, бер-ике көн генә ятты да дөнья куйды
Кайчандыр шау-гөр килеп торган йорт, тузгыган кош оясы кебек. ♦ тынып калды, һәркемне үз урынына куючы, өйдә-курада каты тәртип я саклаучы, дистәләгән еллар буе күнегелгән йолаларны тайпылышсыз 2 үтәүче Сәкинә карчыкның кырыс тавышы ишетелмәс булды. «Үтте з дәмени бу гомер?» дигән төсле, ул хәзер кирәге беткән җиһазларга - заманында бөртекләп җыелган мал-туарларына, мөлкәтенә аптыраулы * караш ташлый. Я теге әйберне, я монысын, беренче күргәндәй, әйләнде- х реп-әйләндереп тора да ни рәвешле итеп эшләргә икәнен тапмый, телә- х сә кайда калдырып китә. =
Киртә-курадагы ир-ат хәстәре генә түгел, өй эшләренең дә күбесе * әкренләп аның өстенә күчә барды Кәрим эштән тайчанмады, әлбәттә, тик йортын чын ясау итеп тотарга күнеккән дәү әнисенең шулай ваемсызлануы. сүлпәнлеге борчый иде аны.
Бу хәл авылдашларның игътибарыннан да читтә калмады
— Дәү әниең йончу күренә, улым йорт тирәсеннән алай озак күз яздырма, ни өчен дисәң, чөнки дөнья хәлен белеп бхлмый — дип. бер көн иптәшләре белән тимер-томыр җыеп йөргән Кәримне Гатау карт кайтырга ашыктырды
Степан бабай исә җилкәсен кашып торды да-
— Болай ярамый, Каримка, эш табарга кирәк әбиеңә.—дип. идарәгә юнәлде.
Күп тә үтмәде, колхоз парторгы, авылның әби-сәбиен җыеп, фронтка бияләй-оекбаш, шарф кебек җылы әйбер әзерләргә кирәклеген аңлатты, бу эшкә Сәкинә җиңгине баш итеп билгелик, диде
Баштарак әллә ни әвәслек күрсәтмәгән карчык торабара батыраеп китте. Әйтерсең ул гомере буе нәкъ менә шул максатка омтылган да, менә хәзер морадына җитеп, бөтен көч-куәтен, вакытын яраткан эшенә бирә иде.
Кышын төннәр буе Кәримнәрдә эш кайнады Хәзер, өмәчеләрнең колхоз биргән керосинына алданып, Сәкинә карчык өенә әби-сәби генә түгел, бичә-чәчә, кыз-кыркын да җыела торган булды. Янадан жан кергән, элеккедән дә ныграк шау-шулыга әйләнгән өй илнең кара кайгысын. күз яшен, саран куанычын бергә туплагандай тоела иде. Чынлап та, хатын-кыз, кичке эшен бетереп, җыела башлауга газета тоткан укытучымы, Гатау картмы, яраланып кайткан Хәбибулла я бүтән берәр солдатмы килеп керә. Әңгәмә аның саен куера, көндәлек сүз әкренләп дөнья хәлләренә барып тоташа, көрсенү-уфтанулар, шыпырт кына елаулар белән тәмамлана
Менә шул эреле-ваклы тәшвишләре, хафа һәм йөз елманткан сир >к шатлыклары белән сугышның беренче хәвефле кышы үтеп китте Кәрим укуын бетереп, колхоз эшенә тотынды. Халыкка-ин — миңа Да шул. дип бригадир кушканны көтми, олылар тирәсендә уралды Җир кыртышы кибеп, нәфис яшел үләнгә күмел» башлаганнан кара көзгәчә я басуда булды, я ат белән урман эшенә йөрде.
Тыштан караганча, тормышында күзгә күренердәй вакыйга да. телгә алырдай үзгәреш тә юк иде. Дөрес, Кәрим буйга тартылды, тавышында, карлыккан кешегә охшап, калын авазлар барлыкка килде, карашында ниндидер монсу уйчанлык пәйда булды. Беренче күргән кеше аны унбише белән барган үсмер димәс, унҗиделәргә чыккан егет дип уйлар иде. Гәрчә соңгы вакытта Степан бабайның Любасн Кәримне күрүгә кызарып аска караса да, малай үзе йөрәк тәшвишеннән азат иде әле. Шуңа ул йомрыланып, матур булып үсеп килгән кызы- камны ике ятып бер төшендә дә күрмәде.
Бер көн дәү әнисе Кәримгә казларны алып кайтып ябарга кушты. Ун-унбиш көн бикләп ашаткач, аларны өмә ясап суячаклар. Кәрим бу бала-чага йомышына теләр-теләмәс кенә ризалашып, төн чыкканчы юча боз каплаган күл буена атлады.
Җәйге шау-шудан арынып, җир тыныч ял көткән, ап-ак төшләр күреп йокларга әзерләнгән чак. Көз күптән үтеп китсә дә, кыш башланмаган иде әле. Ара-тирә каңгылдашып очкан йорт казлары гына күренеп кала, очар кошлар исә бу замангача әллә кайчан китеп беткән иде инде.
Нидер уйлап, җай гына атлап барганда Кәримнең артында аяк тавышы ишетелде. Ул да булмый:
— Мөмкиндер бит?..— дип, Люба килеп җитте.
Кәрим дәшмәде, иңбашын җыерып, атлавын белде.
Каз көтүен эзли-эзли, күлнең «убыр күзе» дип йөртелгән тәңгәленә үк барып чыктылар.
Казлар, ниндидер сәер уен уйнагандай, биешәләр. Әле каңгылдашып күл читенә йөгерешеп баралар, әле, канат кагып, яр башына ашыгалар. Мондый гаугага нәрсә сәбәп булды икән, дип аптырабрак калган Кәрим тирә-ягына каранган арада Люба, учы белән битен каплап:
— Ах! — дип ыңгырашып куйды.
Кәрим дә эшнең нидәлеген аңлаган иде инде. Йөрәге сыкрап, күл уртасына текәлде ул. Җәй үтеп, ниндидер сырхаумы, җәрәхәтме аркасында мантый алмый, канат-каурые үсми калган бәбкә кыр казы елтырап торган бозга катып туңган иде.
Шул очраклы, мәгънәсез фаҗига әйтерсең ниндидер ым-ишарә, язмыш искәртүе сымак, ике үсмернең күңелен шомландырды. Люба, күз яшен сөртергә онытып:
— Ичмасам, җирдә дә үлмәгән... Нигә генә күл уртасына керде икән,— дип такмаклап елый.
Кәрим аны юатырга теләп беләгенә кагылуга, кызы тагы да ярсыбрак еларга кереште.
— Уф, нигә генә килдем икән, нигә генә күрдем икән бу коточкыч хәлне! — дип, Люба Кәримнең күкрәгенә башын куйды.
— Люба,— диде Кәрим, тамагы карлыгып. Тирә-ягына каранып алды.
— Нәрсә бар?
— Юк та... Моннан болай минем арттан йөрмә, яме.
— Нигә?
— Малайлар көлә...
— Көлсеннәр! Аларның ни эше бар?
— Алай да йөрмә,— дип, Кәрим казларын куарга китте. Люба исә, ниндидер бер карарга килде, күрәсең,— үксүен басып, авылга таба йөгерде.
Кичен ул, Кәримне чакырып чыгарып, кыр казын боз кыршавыннан коткаруын, яр башына күмеп куюын хәбәр итте...
Иртәгесен мәктәптән кайткач, Кәрим утынлыкка чыкты. Ничәмә ел буе яңгырда юешләнеп, кояшта «акланып яткан адәм күтәргесез каен
кискәләрне чөйләп ярырга тотынган иде, янына Степан бабай килеп басты.
— Бирешмиме әллә? Кая, мин дә азрак буын язып алыйм,— дип, нигәдер кызарып киткән малайның аркасына шапылдатып сукты да <эһ» дигәнче ике-өч түмәрне ботарлап ташлады. Туктап тын алган араДа: ДӘҮ эниен арумы? Кара аны, егет, ярдәмләш, эшкә мавыгып ♦ артык өшәнеп китмәсен, Люба да
булышыр,— дигән иде, кайдандыр килеп чыккан Сәкинә карчык:
Өшәнердәй үттек инде. Яшьләрдән калышмаска әле исәп,— диде. Үзең ни хәл, Степан? Любаң күренми. Сау-сәламәттер бит?
— Сәламәт...
«Нәрсә болар, сүз куешканмы әллә5 Люба да Люба дип авыз сулары корый. Әйтерсең бүтән сүз беткән!* — дип уйлады Кәрим.
Карчык нидер әйтергә, Степан карт белән киңәш итәргә уйлыймы икән — китәргә ашыкмый. Шул ук вакытта сүзен дә әйтә алмын, иренен бөрештереп, каш астыннан гына карап тора Ниһаять, күңелендә тартышкан хисләрен ачыклады шикелле, яулыгын төзәтә-төзәтә, сүз башлады:
— Кара әле, кем... Степан агай, төнәген халыкны, сәвиткә чакырып, читтән кайтучыларга фатир бирергә димләделәр, диме Мина әйтүче булмады. Сәминә карчык, янәсе,— надан кеше, иске фикерле.. сорашыйм, дигән идем кайсы җенеснеке алар?
Карт аңламыйча Кәримгә ияк какты.
— Милләтләрен сорый.— дип аска карады Кәрим
— Ә-ә, анысымы?.. Үзебезнең милләт, Сәкинә. Ленинград белән Украинада нинди чит милләт булсын? Әйтмәкче, болары сугыш чыккач та
Уфага килгән, төрлесе төрле җирдә эшләп, башкортчаны да өйрәнеп беткән, диләр. Әле авылда кеше җитешмәгәч, үзләре телән күчә икән...
— Шулайдыр дигән идем аны! Харрасым югалганчы хат саен украин җирен мактап язды Сәлимем, шул Ленинградны бер күрелм, һич үкенечем калмас иде. дип җан атты, мәрхүм .. Кара син. ә! Әнә билсез яткан Сәлмән карчыгы белән чатан Гатавына хәтле «Килә күрсеннәр, өемнең түре — аларныкы, тапчаным — уртак!» — дип яхшатланып йөр гәндә, кул кушырып, читтән карап тораммы! Тетмәсен тетәм әле переплате лиең.
Китәргә җыөнган дәү әнисен туктатып, Кәрим дә сүзгә катышты
— Ни эшләп якшатлансын алар? Гатау бабайның: «Өем хан сарае түгел түгелеп, иллә мәгәр ярын икән — рәхим итсеннәр. Төяксез калган мөсафирга ярдәм итү — һэрберебезгә фарыз»,— дигәнен үзем ишеттем.
— Гатау белгәнне без белмибез, дисеңме?.. Шөкер, минем дә өем чын ясау. Олы якны бүгеннән бушатып бирәм,— дип, Сәкинә карчык, җәт-җәт атлап, авыл советына юнәлде. Капкадан чыкканда - Кәрим, самаварны яңартып жибәр, балам. Хәзер кайтып җитәрмен. Степан бабаең белән чәй эчә торыгыз,— дип кычкырды.
Болар икесе берьюлы көлеп җибәрделәр.
— «Кайсы җиргә утырды? Кайсы чәшкедән эчте?*—дип. Кәрим,
дәү әнисен үчекли башлаган иде, Степан бабай, җитдиләнеп, аны орышып ташлады. ,,
— Монысы артык. Каримка. юкка рәнҗетәсең олы кешене Ничә әйтсәң дә, әйбәт күңелле кеше ул Ә чәйгә килгәндә*
— Чәй пить —не дрова рубить!—диде Кәрим Балтасын түмәргә чабып, картны өйгә чакырды.
Тик чәй эчәргә язмады а ларга бу көнне. Авыр эшкә ярамын башла
ӘХИЯР ХЭКИМОВ ф ОЧАР КОШЛАР
ганнан бирле почта ташырга куелган Гатау картнын атын күреп. Степан бабай капкага таба атлады.
— Бар әле. сораш, хат-хәбәр юкмы икән? — диде Кәримгә.
Гатау карт, Кәримне күреп, атын туктатты.
— Такта чәй тапкан идем, яртысы дәү әниеңә булыр,— дип, арба-сыннан төшми генә чәйне урталай бүлде, учында авырлыкларын чама» лап торды да бер кисәген Кәримгә бирде.
— Безгә хат юкмы, бабай?
Җавап урынына карт зарланырга тотынды. Шунда гына Кәрим аның кызмача булуын сизде.
— Аптыраган...— диде Гатау карт еламсырап.— Озаккарак китте бу сугыш. Хак сүз: хәзер кырык беренче ел түгел түгелен. ни өчен дисәң, чөнки безнекеләр көн дә фашист самураеның томшыгын җимерә. Тик тәмам чәнчелдергәнче күпме арысландай ирләр зая буласы бар... Юк, булмый миннән бу пушты эше. Сөрлегеп егылганчы таш ватарга, сыер янына җигелеп сабан сөрергә ризамын, иллә мәгәр моңа кул бармый. Ни өчен дисәң, кара кайгы ташыйсың адәм башына...
Кәримнең йөрәге жу итеп китте, нигәдер күз алдына кичәге кыр казы бәбкәсе килеп басты Куркудан күзен түгәрәкләндереп, ул Гатау картның җиңенә ябышты.
— Яле. сәвиткә кертим дә бу хәсрәт сумкасын, атны көтүгә җибәрим,— диде карт, дилбегәсен кагып. Үзе кебек үк йончу, арык алашасы, башын иеп. яшьләнгән моңсу күзен хуҗасына сирпеп, чак кузгалып китте.— На-а, рәхмәт яугыры нәмәстә! Бер аягыңны алганчы, икенчесен эт ашар, ни өчен дисәң, чөнки., — дип, Гатау бабай аты өстендә чыбыркы шартлатып алды.
— Ни сөйли бу карт? — дип, Степан бабай урам уртасында басып калган Кәрим янына килде. Кәрим дәшми генә баш чайкады да авыл советына китте. Карт аның артыннан иярде.
Алардан алда гына авыл советына киткән дәү әнисе, болар барып кергәндә, башын өстәлгә салып, өнсез-тавышсыз елый. Гатау карт, гаепле төстә аска карап, ишек төбендәге эскәмиядә утыра, авыл советы башлыгы — агач аяклы Хәбибулла агай — тәрәзә буена баскан да йодрыгын йомарлап, маңгаен стенага терәгән иде.
Степан бабай эшнең нидәлеген шундук аңлады, күрәсең, кемнәндер курыккан кебек. Кәримне, кочаклап, күкрәгенә кысты. Кәрим тартыла, картның кулыннан ычкынырга тырыша, тегесе җибәрми. Күпмедер вакыт шулай тавыш-тынсыз көрәшкәннән соң малай, аның куәтле кочагыннан арынып, өстәл янына барып басты.
Өстәл өстенә салынган зур пыяла, күлне каплаган яшь боз төсле, тәрәзәдән төшкән кояш нурында тонык ялтырый, шул чиксез дәрья уртасында, кичәге бичара кыр казы сымак, уч яссуыдай гына кәгазь кисәге агарып ята. Кара читле кәгазьнең ташка басылган, йөрәк өшет- кеч миһербансыз хәрефләре арасына «майор Атнабаева» дип кара кара белән язган ике генә сүз кысылган иде...
Алгы көндә ни эшләрен ачык кына күз алдына китермәсә дә Кәрим сабырсызланып яз житкәнен көтте. Аяк асты сарыккач, җәяүләп районга барды, төрле оешмаларның ишеген шакып, бер ай вакытын әрәм үткәрде.
Аның нигә район юлын таптавы һичкемгә билгеле түгел иде. Кызыксынып төпченгән кешегә ул: «Әниемнең кәгазьләрен юллыйм»,—дип ♦ кенә жавап бирде. Алай да Люба сизенде, юлдан арып кайтып, кара көеп утырган Кәримне бер көн аулакта тотып, ан-ваена карамый серен чиштерде.
— Ох, Карим! —диде ул азактан — Синең урыныңда булсам, мин дә нәкъ шулай эшләр идем... Дәү әниең өчен хафаланма, өйдәшләрегез һәйбәт, аннан... мин дә бар бит әле,— дип аска карады.
Өстеннән тау-таш төшкәндәй булды Кәримнең
Шул сөйләшүдән атна-ун көн үтүгә ул тәвәккәлләп юлга чыкты..
Әңгәмәнең азагы
... Таң алдыннан гына черемгә киткән Кәримне Чукреав кайтып уятты Покысызлыктан күзе кызарган, йончу, сүрән кыяфәтле лейтенант Кәримнең Федорны соравына баш чайкап кына жавап бирде дә фронтка радиограмма жибәрергә кушты Кәрим кәгазь битенә эре-эре итеп язылган саннарның дошман гаскәре тупланып яткан аулак төбәкләр икәнен аңлады.
Радиограмманы кабул итеп, ярты сәгатьләр чамасы көттергәч, <Сокол»нын тавышы кабат ишетелде. Ул «Сез кунакка чакырган урыннар хуҗаларның күңеленә юш килде»,— диде дә десантчыларга яр читенә якынлашырга, Днепр аша чыгачак ротаны каршыларга боерык тапшырды.
Бу хәбәр отрядның язмышын аеруча кискенләштереп, бүтән якка борып җибәрде Черкас ягына үтү ни тикле кыен булмасын, анда берьюлы ике бригада хәрәкәт иткәнлектән, дошман гаскәре урман эченә сыенып тора алмый Максимның әйтүенә караганда, беренче нке-өч чакрым араны үтү генә авырга төшәчәк иде Аръягы — ирәвән яшел киңлек, дистәләгән чакрымнарга сузылган к\е шырлык Ә монда бөтенләй киресе. Мәһабәт елганың сул як ярына килеп терәлгән Берек* че Украина фронты гаскәрләренә җан аямын каршылык күрсәтергә әзерләнеп, фашистлар тау-таш зы, сирәк урманлы ун ярның буеннан- буена, кош үтмәслек итеп, «Днепр валы» исемендәге оборона сызыгы корганнар Олы юл түгел, хәтга кечкенә сукмакларга хәтле күзәтү астында.
Дөрес, рота чыгачак җир, картага караганда, адәм аягы басмаган ташландык урынга охшый Моны Максим да раслады Тик әнә шул дүрт чакрым араны ничек итеп сиздермичә узарга?
Кәрим рациясен җыештырып бетерер-бетермәс, тирә-якта миналар шартлый башлады. Немецлар, күрәсең, радиостанциянең кайсы тәңгәлдән торып хәбәрләшүен аялап өлгергәннәрдер. Лейтенант десантчыларны хәвефле җирдән читкә ашыктырды
Патроннарын атып бетерә язган, арыган-талчыккан кечкенә гөркем •чен иң авыр сәгатьләр башланды Дошман оборонасының мыжгып торган үзәге аша Днепрга үтү әмәлен эзләп. Чукреев десантчыларны бер урыннан икенчесенә күчерде, немецлар белән очрашмаска, очрашканда исә отрядны тизрәк хәвефсез җиргә алып китәргә тырышты. Ләкин, ул ни тикле саклык күрсәтмәсен, дүрт-биш кешесен югалтты, сон|ы бәрелештә Кузнецов һәлак бхлды, яна ярдәм күрсәтергә омтылган Твняныц күкрәге яраланды Лейт» < ил р ш га ге кү ■ »ртер -
HI
ӘХИЯР X Ә К и М О в ОЧАР КОШЛАР
билгеләде, чөнки моннан сон сестрага күз-колак булу, аны саклау, тәр-бияләү бурычы Кәрим өстенә төшкән иде.
Отряд эз яздырып, немецлар сиз.мэстәй тоелган аулак юлны сайлап йөри торгач, төнлә рота чыгасы тәңгәлгә якынлашты. Протасов белән Максим отряд узачак араны тикшереп килделәр. Лларның әйтүенчә. «Сокол» билгеләгән урын аулак, машина түгел, хәтта җәяүле кеше да көч-хәл белән генә ерып үтәрлек вак агачлык, камыш үскән сазламык икән. Дошман игътибарын тартмас өчен әлегә яр читенә чыкмаска^ урман грушасы әлморан, чия куаклары каплаган тау өстенә менеп, ялга туктарга булдылар.
Иреннәре көлсу төскә кереп чатнап ярылган, йөзе сурылып киткән Таня, носилканы җиргә куюга, ыңгырашып, күзен ачты. Су эчергәч, җиңел тын алып, менә ничәнче тапкыр инде Федорны сорады. Аның бу ' соравына туры җавап бирмәскә күнеккән иде Кәрим.
— Сөйләшмә, Таня, тыныч ят. Озакламый үзебезнекеләр белән очра-шырбыз, эшләр җайланыр,— дип юаткан булды, тик яралы кызын азапланып булса да сүзен дәвам иттерде.
— Федор күрсә, рәнҗер инде, сүземне тыңлап, партизаннар базасына китсәң, болай имгәк булмас идең кешегә, дияр...
— Юкны сөйлисең. Таня. Менә аз гына ял итәрбез дә...
Тик бу юлы да ял итәргә туры килмәде десантчыларга. Утырып өл-гермәделәр, тау битләвенә сакка куелган солдатларның берсе:
— Немецлар! — дип кычкырып җибәрде.
Шундук аяусыз атыш башланды, гранаталар гөрселдәп шартлады. Чукреев «эһ» дигәнче аякка баскан отрядына тауны уратып үткән тирән ерганак эченә йөгерергә кушты да, фашистларның юлын кисәргә ике солдат калдырып, үзе атыш яңгыраган җиргә ташланды.
Таняны күтәрергә кушылган десантчылардан берсенең сикереп торуы булды, башын тотып, чалкан авып төште; икенчесе, Кәрим белән бергә, носилканы алып агачлыкка карап йөгергәндә егылып калды. Ун-унбиш адымнарда гына гүләгән яу-атыш тавышларына колак та салып тормый. Кәрим носилканы тау итәгенә чормалып үскән куаклыкка сөйрәде. Тик ялгызы гына юлны дәвам итәрлек түгел иде. Ул һушсыз яткан сестраны куе үлән баскан вак агачлык арасына урнаштырды да, автоматын кысып, бер секундка гына уйга калды. Пулеметчылар янына йөгерергәме, әллә, ни күрсәк тә бергә, дип хәзер аннан башка кыл кыймылдатырлык та хәле юк Таня янында калыргамы?
Нәкъ шул вакыт Максимның:
— Лейтенант! Бу якка йөгер! — дип кычкырганы ишетелде.
Максим үзе күренми, уба өстендә пәйда булган Чукреев, посып та тормый, аякларын аерып баскан көйгә, кулындагы пулеметыннан ут яудыра; аңардан чак кына читтәрәк тагы бер пулемет татылдый.
Чукреев аягүрә баскан көе атышкан арада икенче пулемет кинәт тынып калды. Акырышып-сүгенешеп, автоматларыннан ут чәчә-чәчә, немецлар килеп чыкты. Чукреевның зур гәүдәсе агачлыкка кереп юк булды.
Фашистлар пулеметчыларга типкәләп карап, үлек икәнлекләренә ышангач, әле генә Чукреев сикереп төшкән ерганакка ябырылдылар. Тик алдагылары куаклык читенә дә барып җитә алмады, дошман төркеменең нәкъ уртасында аллы-артлы ике граната шартлады. Атыш тагы бик аз гына дәвам итте дә тирэ-якны тынлык басты. Немецлар, яраланган солдатларын күтәреп, кире киттеләр.
Үлем бу юлы да читләтеп үтте Кәримне. Моңа ышаныргамы-юкмы дигәндәй, ул икеләнебрәк автоматын төшерде: немецлар тирә-якка кара- на-карана күздән югалганчы кузгалмый ятты да, борылып, Таняга күз салды.
Носилка буш иде.
Кәрим урыныннан сикереп торды, ярсып типкән йөрәген басарга тырышып, кичке караңгылыкның шомлы күләгәләре куера башлаган лак агачлыкны карашы белән араларга кереште. Таня, битен салкын жиргә терәп, биш-алты адымда гына куак төбендә ята нде. Кәрим, йөгереп барып, аны сак кына чалкан әйләндерде дә ирексездән читкә тайпылды. Кызый күкрәгенә граната кыскан, ә кечкенә генә пистолеты ♦ көпшәсенә балчык тулып, үлән арасында ята иде.
Танянын буыннары ап-ак булып агарган нәфис бармаклары арасыннан, тонык елтырап, гранатаның шакмаклы кабыргасы күренә. Уң кулының чук бармагына дүңгәләк эленгән. Сестра әз генә кузгалса да. үлем йомган шул кечкенә дүңгәләк урыныннан суырылып чыгачак!
Кәрим, тир бәреп чыккан маңгаен җиңе белән сөртеп, Таняга якынлашты, тын алырга дакуркып, аның кулына үрелде. Ләкин бармагына эленгән дүңгәләкне җай гына бушата башлауга, кызыкай кинәт:
— Якын килмәгез, кабахәтләр! — дип кычкырып җибәрде дә, кизәнеп, сул кулын артка ташлады
Колак тондыргыч шартлаудан башы диңкеп, Кәрим үз гәүдәсе белән Таняны каплады...
Кәримнең тәвәккәлләп ерганакка төшүенә ике сәгатьләр булды инде, атлаган саен сөзәкләнә барып, бормаланып сузылган ерганакның әле һаман очы-кырые күренми. Баш өстендә, ике текә ярны бергә кушып, агачлар чатыр корган, якында гына чылтырап чишмә акканы, тупылдап тамчы тамганы ишетелә, куе яфрак арасында йокысы бүленгән кош-корт кыштырдап куя, шомлы тавыш белән күкеләр хәбәрләшә.
Күзгә төртсәң күренмәс караңгы чокыр ярыннан дошман ныгытмалары үтә, күрәсең. Ара-тирә кычкырган, автоматтан аткан тавыш ишетелеп кала, аннан тагы дөньяны җан өшеткеч тынлык баса.
Аяк астында лычкылдаган су Кәримне туктарга мәҗбүр итте. Юк, болай ярамый, Танянын хәле ансыз да авыр, әгәр өс-башы юешләнсә, тагын да начарланыр. Ул носилка очына бәйләгән бавын чишеп алды, аны нигәдер пөхтәләп җыйды, кабаланмый гына кесәсенә тыкты. Эне ләбаса! Егылыр чиккә җитеп арыган егет, үз-үзен алдап, шулай ял итмәкче була. Ләкин туктарга ярамый, алга, гел алга барырга кирәк. Ул тагын носилка өстенә иелде, ыңгырашмаска тырышып тешен кыскан сестраны сак кына торгызып, корырак җиргә сөяп утыртты
Менә ничәнче тапкыр инде Таня, бик азга гына аңына килеп:
— Куй, Кәрим, юкка азапланасын., һәлак итмә үзеңне Калдыр шунда,—дип инәлде.— Гранатам жәл.. һичнидән курыкмас идем .
«Әйе, курыкмас идеи,—дип уйлады Кәрим көрсенеп. Грачата шартлаган мизгелне хәтерләде —Ярый әле, Таня кулын артка ташлауга, гранатасын тартып алып, читкә ыргытып өлгердем...э
Кәрим тнрә-якка аз гына колак салып торды да. колагы шаулаудан чайкала-чайкала, иптәшләре китеп юк булган якка таба атлады Таняны хәзергә калдырып торды Ип мөһиме — носилканы шудырып төшерергә кулай, сөзәгрәк яр табу иде Байтак йөргәч, ярның яңгыр суы юудан такыраеп беткән урынын билгеләп, Таня янына борылды.
Бер генә уй бораулый нде аның мнен: тизрәк юлга төшәргә, ансыз да байтак солдатын югалткан отрядка өстәмә тәшвиш салмаска, чәнчи Чукреев Таня белән Кәримне эзләргә кеше җибәр -': ж. Днепр аша чыгачак ротага ярдәмләшер берничә десантчы вакытын бушка әрәм итәргә тиеш булачак.
8. «К. У.» М 8. Hl
ӘХИЯР ХӘ КИМОВ ф ОЧАР КОШЛАР
Уйланып кире атлаганда Кәрим Максимга юлыкты. Юлыкты дпп әйтү кыен иде моны. Партизан егет, колач ташлап, йөзтүбән ята. Кәрим аның, немецлар тау өстенә килеп менгәч: «Лейтенант, бу яккг йөгер!» — дип кычкырганын хәтерләде. Димәк, ул. командирны саклад аңа хәвефле җирдән чигенергә вакыт биреп, дошман белән йөзгә-йөз торып калган.
Финка белән тар гына чокыр казып, Кәрим ныклап танышырга да өлгермәгән яңа дусын жир куенына тапшырды. Күз алдына һәлак булган Ваня Рябчиков. Мәхмүт, Кузнецов, Платон бабай килеп басты. Алар соңгы сулышларына хәтле сугыштылар. Аларның яшәп бетел.мәгән гомерләре, бөреләнгән шатлыклары, кайнаган изге нәфрәтләре — бөтенесе сиңа мирас булып калды. Ихтимал, йөрәген ярсып көткән батырлыкның әлегә тәүге баскычын гына үткәнсеңдер, ләкин үлем, кан, кый- ралыш эчендә алган сабакларың — үч һәм нәфрәт сабагы булды, «Ватан» дигән сүзнең бөек мәгънәсен аңладың. Исеңдәме, Кәрим, туган туфрак хакында Зиннур агаең сөйләгән сүзләр? Испан малае Хуанны да хәтерлисеңдер. Ватан!.. Шул батырларның көч-куәтен арттыра, кешегә талмас канат бирә, рухын очар кошка тиңли...
Кәрим әйләнеп килгәндә Таня урыныннан торырга азаплана иде. Кулын алга сузып йөгергән иптәшен күрүгә ул:
— Юк, үзем! Атлый алам мин...— дип, кычкырды да, ыңгырашып, Кәримнең беләгенә ауды.
...Ул вакыттан бирле тагын өч сәгать вакыт узды. Ә юлның әле һаман очы күренми. Кәрим тәмам хәлдән тайды, ләкин, ял итәргә утырсам, йоклап китәрмен дип курыкты, караңгы ерганак төбендә адым саен очраган сикәлтәгә, чокыр-чакырга, ташларга абына-абына алга барды. Моннан соңгы сәфәре тагын да авырлаша, чөнки хәле беткән Таняны носилкадан алып жилкәгә күтәреп барырга туры киләчәк.
Баштарак Кәрим, менә-менә Чукреев жибәргән десантчылар килеп чыгарлар да носилканы күтәрешеп алып китәрләр, дип өметләнгән иде. Тик, күпме генә көтмәсен, күзен чекерәйтеп, караңгы ерганакны күпме генә күзәтмәсен, көткән ярдәм килмәде. Күрәсең, ул әллә ничә тармакка аерылган ерганакның тиешле тармагын, иптәшләре киткәнен сайлый алмагандыр.
Кабат һушын җуйган сестраны мен бәла белән җилкәсенә салып, Кәрим, аяк астындагы күзгә күренмәгән баткакны лычкылдата-пыскыл- дата, юлын дәвам итте. Бераз атлагач, алда тонык кына яктылык күренде. Тар. тирән ерганак төбендәге сазлыктан күтәрелгән авыр ис, күңелен болгатып, тәмам хәлен алган иде Кәримнең. Кинәт битенә саф һава килеп бәрелде, каршыда сирпелеп калган яктылык киңәя башлады.
Кәрим үҗәтләнеп алга барды. Анда, ярыннан чыгардай булып, мәһабәт зур елга шаулый, су өстен, аҗаган яктысы сымак, аркылы-торкылы прожектор нурлары телгәли иде...
Мәскәү, 1971.